Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯШЬЛЕК УТРАВЫМ


ПОВЕСТЬ-ИСТӘЛЕК
I
Көтелмәгән юл
әгыйдәне, ягъни егерме ел бергә тормыш кичкән иптәшемне, курортка озатырга җыенганда, ишектә звонок шалтырады: дин-дин.
— Телеграмма!
Кайгылы хәбәр китергәндә йөзебезгә күтәрелеп тә карамыйча, тиз генә чыгып таю ягын шәйләгән почта кызы бу юлы елмаеплар тора:
— Сөенче, абый! Мин күзлегемне табып өлгергәнче, телеграмма Сәгыйдә кулында иде инде. Сөенечеңне бүлешергә ана куш. Андый чакта ул җиңеләеп үк кнтә, хәтта биеп әйләнергә тотына. Сәгыйдә бу юлы нишләптер тынып калды, серле мәгънә белән алсу иреннәрен генә кыймылдата.
Телеграмма минем кулга күчте.
«Көньяк Сахалинны һәм Куриль атауларын япон империалистларыннан азат итүгә егерме биш ел тула. Сезне, хөрмәтле Әхнәф Галимо- вич,—дигәннәр,— шул сугышларда катнашучы буларак, олы бәйрәм белән тәбрик «әбеа, тормышыгызда иминлек һәм корычтай сәламәтлек телибез...»
Бу юлларны мин, әлбәттә, сөенеп, горурланып, тыныч кына укыдым Ләкин телеграмманың ахырына җиткәч, түземем бетте, дулкынлануым ны яшерә алмадым:
— Юбилейга чакырганнар ич!
Күпме гомер узганнан сон, ул чагындагы гади бер сержантны кем хәтеренә алыр да бәйрәм таптанасына чакыртыр икән?
Көне килеп терәлгән. Бүген булмаса, иртәгә юлга чыгарга кнрәк. Әйтүе генә ансат. Мәскәү — Южно-Сахалинск самолетына эләгүләр, ай-һай! Билетлар ана бер ай алдан сатылып бетә, диләр Бәлки бармый калыргадыр, рәхмәт әйтеп, үзләрен дә юбилей көне белән кмдап, лиыкю телеграммасы гына бирергәдер?
Адәм баласы дөньяга чыкмый, кузгалмый торса, казык итеп утырткан өянке ботагы шикелле, тамыр җибәрергә әзер. Аны тиз генә кымшатырмын димә. Мина да Сахалинга бармый калырга йөз төрле сылтау бар. г
Хатыным курортка җыена, яшелчә-җимеш бакчасы, өй, аквариумдагы балыклар ялгыз кала. Бу — бер. Икенчедән, яна уку елы башланырга тора Авылга, әбиләренә кунакка киткән улларыбыз сагынып кайтырлар безне. Аларны кем каршылар?
Сәгыйдә ягына карап алдым. Минем авыр кузгалу гадәтемне белә ул, карар чыгаруымны көтә...
— Бик озак уйлыйсын,—диде хатыным, түземен җуеп,—я, сүзенне
әйт! •
Тел очына килгән беренче сүзне әйтттем:
— Барып булмас, ахры...
Юбилей күрмәгәнмени, янәсе.
Сәгыйдә мондый җавапка сөенгәндер дисезме? Киресенчә, мине үшәнлектә гаепләде
— Обком тикле обком чакыра сине,— диде ул, кырысланып,— мон-дый хәл кеше гомерендә бәлки бер генә буладыр.
Сәяхәттән баш тартсад, җүләр булырсың!
Чыннан да, телеграммага обком секретаре үзе кул куйган шул.
Сәгыйдә бераз йомшарып, хискә бирелеп, сүзен дәвам итте:
— Синең өчен бик истәлекле урыннар бит, Әхнәф. Өйдәге ыгы-зыгы бетмәс. Ике кулыңны селтә дә чык та кит.
...Менә мин юлда. Мәскәүгә килеп төшүгә, чакыру телеграммасын тотып, Оборона министрлыгына кердем. Билет, пропуск ягы тиз хәл ителде.
Ике салонлы һава корабле, әллә күпме язмышларны үз канаты астына җыеп, Ерак Көнчыгышка таба оча. Күңелемдә туган уйлар хәзер һич тынгылык бирмиләр. Егерме биш ел күрешми торган арада Утрау күп үзгәрешләр кичергәндер. Берәр полкташымны очрата алырмынмы? Хәтеремдә тирән уелып калган Харамитогэ сопкаларын тизрәк күрәсе килә.
Артта Европа һәм Азия торып калды. Ярты тәүлек эчендә ярты дөнья үтелгән. Әллә Җир шары кечерәя төшкәнме? Элек, без армиягә барган чакта. Ерак Көнчыгыш бик ерак булып тоелган иде. Кызыл вагоннардан төшеп, ике урында мунча керүебез хәтердә. Күпме солдат ипие ашалганын бер старшина гына белгәндер. Ә бу юлы чибәр стюардесса кыз кулыннан алган тәмле ашлар янына бер телем ак ипи дәжи- теп куйды. Бөтен юл азыгы шул, хәтта запас төенчегем дә юк.
Сопкаларда, тайга төпләрендә калган пилоткалы яшьлегем искә төшә Ничә ел буе бер котелоктан ашап, ятсак —бергә, торсак —бергә гомер кичергән сугышчан дусларым бар иде. Берәүләр хезмәт срогын тутырып, туган якларына кайтты. Икенчеләре ятып калдылар, Сахалинны япон илбасарларыннан азат иткәндә, шул җиргә <мәнгелек прописка»га керделәр. Арабыздан китсәләр дә, окопташ дусларны күңелдән җуеп булмый. Каберләренә баш иярмен .
Шулай итеп, егермебиш яз узып та киткәнмени?
Пассажирлар, йомшак утыргычларын яртылаш аударган хәлдә, кайсы йокымсырап, кайсы китап укып бара Минем күзләрем иллюминаторда. Аста төпсез тирәнлек. Диңгез белән атмосфера катламы бергә кушылып, куе зәнгәр төскә кергән. Әллә океан корабы, әллә катер йөзә шунда Безгә ул ун мең метр биеклектән тагарак шикелле генә
булып күренә. Татар бугазы биредә шактый кин булырга тиеш. Аның дингезгә әйләнгән урыны.
Стюардесса кыз салонга чыгып хәбәр итте:
— Самолет түбәнәя, кадерле юлчылар, алда —Сахалин!
Мин иллюминаторга ныграк иелдем. Яр сызыгы күренә. Ул зәнгәр томан белән өртелгән. ф
s
• «Южный...» ~
Сахалин — таулар утравы. Әйтерсең урын җитмәгәнлектән сопкалар S берсе өстенә берсе менеп утырганнар. Алар һаман үзгәрмәгәннәр: һа- S ман моңсу, мәгърур. Түбәләрендә алтын каурыйлы болытлар ял итә. 3 Күккә нур сөигеләре чөеп. Атау кояшы күтәрелә. Илнен беренче кояшы!
Мангаена «Южно-Сахалинск» дип язылган өч катлы аэровокзал. ♦ Капка зурлыгы пыяла ишекләр. Вестибюльдәге фигуралы ак чүлмәк- и ләрдә күз явын алырдай матур чәчәкләр елмаеп утыра о
Аэровокзал тирәсендә арлы-бирле сугылганнан сон. беренче очра- S ган автобус белән шәһәргә китәргә булдым. Самолет рейсын күрсәтеп, п Мәскәүдән телеграмма биргән идем бирүен. Хәер, бүген ял көне бит... <
Шул вакыт вокзал түбәсендә көмеш репродуктордан бөтен тирә- г юньне яңгыратып, минем фамилиямне кычкырмасыннармы:
— Иптәш Мәүлитов, сезне ун як рәттә... нче номерлы «Волга» ма- ®
шинасы көтә! о
«Волга»ны эзләп табуга, пөхтә генә киенгән, ак күлмәк өстеңнән зәңгәр галстук тагып җибәргән бер егет исәнләшеп, кулымны кысты. Машина ишеген ачты да:
— Рәхим итегез, кунак. Сезне Хәрби Совет гостиницасына илтергә куштылар,—диде. Юл буенча ул башка сүз дәшмәде. Шәһәр эченә керә башлагач:
— Газны киметә алмассызмы?—дидем мин.
Егет килеште, бераз җанланып та куйды:
— Мөмкин. Шәһәрне күрәсегез киләдер, мөгаен. Южно-Сахалин- скины монда «Южный» дип кенә йөртәләр.
Мин үземне чыннан да көньяктагы шәһәрләрнең берсендә шикелле хис итә башладым. Йортларның беренче катлары пыяладан коелган. Пыяла заллар, пыяла ишекләр узучы-баручыны үзләренә дәшәләр. Эреле-ваклы кибетләрме, мастерскойлармы яки кафемы —эчтә кемнең нәрсә эшләгәне күренеп тора. Шәһәр яшеллеккә төренгән. Тротуар буендагы бөдрә каеннар, биек нарат һәм миләш агачлары, тайгадан рөхсәт сорап, зур бәйрәмгә килгән сыман, шундый да купшы киенгәннәр, шундый да шат күренәләр.
Зур урам чатына җиткәч, светофорда яшел ут кабынганын көтеп, бераз тукталып тордык. Тротуар ташларына чек-чек басып, заманча мода белән киенгән кызлар уза Алар үзләренең жир читендә, диңгез уртасында яшәүләрен тоялармы икән? Арада сумала шикелле ялтырап торган чем-кара чәчле, кысыграк күзле кореянкалар да күренә Саф рус телендә, бераз тамак төбе беләпрәк сөйләшәләр, гөлдердәтеп көләләр.
Шәһәрне танымадым мин. Ул үзгәргән генә түгел, алмашынган, өр- яңадан туган. 1945 елның августында безнең разведка взводы, удар батальон составында. Тойохарэга килеп кергәндә, яның исеме дә. җисеме дә башка иде. Япон шәһәре иде бу. Түбәләре толь яки дранча белән ябылган такта-фанер өйләрдән балык исе лнкып тора. Вак кына эл геле озынча тәрәзәләр дөньяга ят күз белән карыйляр Мондый Портлар турында: «Хуҗасы яшәгәндә тора, хуҗасы китсә, ишелеп
төшә»,— дигәннәре истә калган Япониядә кышын да җылы булгач, илаһи Микадо үзләрендә урнашкан гореф-гадәтне бозмаска — торак өйләрдә мич чыгармаска боерган, имеш. Әмма баерак түрәләр үз җайларын белгәннәр, менә дигән җылы, матур виллалар салдырып куйганнар. Алары хәзер дә исән. Түбәләре урталай бөгелгән, тәрәзәләре вакыт узу белән җиргә сеңгән хибаркалар да сирәк-мирәк очрап куя. Аларына әле «мәрхәмәтсез» бульдозерларның «кулы» җитмәгән, күрәсең.
«Волга»быз таулар ягына борылды, күләгәле тын тыкрыкларның берсенә кереп китте. Тыкрыкның исеме үк «Тихая» дип атала. Тармакланып үскән карагайлар, яктан-якка кулларын сузып, баш өстендә яшел түбә корганнар. Агачлар ышыгында ап-ак бина күзгә чалынды.
— Хәрби Совет гостиницасы...
Мондый гостиницаларда, белүемчә, командировкага килгән югары чиндагы хәрбиләр: полковник ишеләр, генераллар тукталучан була. Мин, армиядә каныма сеңеп калган гадәт буенча, үземне һаман рядовой яки сержант итеп хис итәм. Рядовой булып йөргән чакларым хәтердә ныграк саклана. Янымнан кызыл лампаслы генерал узганда әле хәзер дә йөрәгем уч төбенә күчәрдәй була. Минем өчен бик үк кулай гостиница булып чыкмас, ахры...
Өстенә ак халат кигән, иреннәреннән елмаю түгелергә торган гаҗәеп мөлаем бер ханым машина янына каршы алырга чыкты.
— Әйдәгез, рәхим итегез,— диде ул, бер үк сүзләргә басып ясап.— Әле генә обком дежурные да шалтыратып белешкән иде, тагын бер иптәш тә сорап килде сезне.
Күңелемнән яшен тизлеге белән сорау йөгереп узды: кем булыр икән? Яшел келәмнәргә йомшак кына басып, өске катка күтәрелдек.
— Иркенләп урнашыгыз,— дип, номерны күрсәтте хуҗа ханым,— әгәр ошамаса...
— Бик әйбәт, бик рәхмәт,— дидем мин, ихлас күңелдән сөенеп,— моннан да артыгы кирәкми.
Эш өстәле, аш өстәле, телефоны, ваннасы... Күз алдыма кинәт ике төрле Сахалин килеп басты: хәзергесе һәм элеккеге мин белгәне. Авыл мунчасы зурлыгы землянкада, ылыс түшәлгән тоташ сәкеләрдә егермешәр солдат бергә тезелешеп яткан чаклар бар иде бит. Арыган тән ястык сорамый, әгәр уятмасалар, шунда берәр тәүлек йокларга да риза була идек.
Юл кирәк-яракларын төрле тартмаларга бушаттым да кырынып алырга булдым. Үлә язып йокы килә. Күңелсез җыелышта утыргандагы шикелле иснәтә дә иснәтә. Хет бармакларыңны тешлә, иренеңне чәйнә. Бәлки «пифалы тайга һавасының тәэсиредер бу. Самолетта озак очу да исәнкерәткәндер. Исемә төште: Татарстанда бит хәзер төнге унике, республикамның бик тәмләп йокыга киткән чагы. Тугыз сәгать вакыт аермасы. Яна режимга күнеккәнче кыен булыр...
Тиз-тиз генә кырындым да, бераз ял итеп алу нияте белән, крахмаллап юган ак җәймә астына кереп чумдым. Озак та үтмәде, ишек шакыдылар. Җирән чәчләренә чал йөгергән, сипкелле йөзле берәү, үз алдына сөйләнә-сөйләнә, бүлмәгә килеп керде:
— Әхнәф Мәүлитов биредә тукталды, диделәр. Ул икәненә шиклән-мим. Таныйсызмы? Танымас булсагыз, кул биреп тә тормыйм... Кузгалып та маташмагыз...
Исеме җисеменә бик туры килгән шул:
— Рыжиков!—дидем мин, фамилиясен шунда ук хәтерләвемә сөе-неп,— я ходай, ник танымаска?! Алексей Рыжиков!
— Йә, йә?
— Николаевич...
Ул йөзендәге бөтен җыерчыклары белән нурланып бер елмайды да урындык артына зур сары портфелен сөяде, аннары сәгатенә күз төшереп, мина команда бирде:
— Сахалинга килеп, көпә-көндез йоклап ятмыйлар. Подъем! Җыенырга өч минут!
Рыжиков дусларча шелтәләп алганнан сон, тиз киенүемне күреп, * сүзен дә кызганмады: s
— Молодец, молодец! Запаста тотарга ярый. Хәзер офицермы? о
— Запастагы капитан... J
Картинага караган шикелле, күзләрен миннән алмыйча, ул бераз £ артка чигенде, аннары яныма килде: х
— Мираж гына түгелсеңдер бит?! Я. саумы, полкташ!
Битемне каты сакалы чәнчеп алды, борыным тәмәке исен тойды, £ Без, бер-беребезнең аркаларын каты итеп дөмбәсли-дөмбәсли, ирләрчә к кочаклашып күрештек. Шуннан гаепле кешеләр сыман икебез дә тынып . калдык. *
Мин Рыжиковны 1940 елдан башлап белә идем. Без анын белән я беренче мәртәбә Александровск шәһәрендә, Сахалин дәүләт музеенда 2 очраштык. Ул анда фәнни хезмәткәр булып эшли иде. Бөек Ватан х сугышы башлангач, Алексейны Совет Армиясенә чакырдылар, дави- зия газетасына хәбәрче итеп алдылар. Ул безнең полкка бик еш килгә- s ләп йөрде. Килгән саен миннән солдат тормышы турында мәкалә яки зарисовка йолкып китә, язарга өлгермәсәм, землянкада кунып кала, 2 барыбер җилкәдән төшми иде. «
— Гафу ит, Әхнәф,— диде Алексей, шактый паузадай сон,—без ° сине үлгәннәр исемлегенә терки яздык Флягаң гаепле
Мин берни аңлый алмыйча, аптырап, хәтта каушап калдым.
— Фляга? Нинди фляга?!
— Бер дә борчылма, хәзер күрсәтәм,— диде Рыжиков, сабыр гына кыймылдап,—кара син аны, ә? Тарихи хата китә язган бит
Ул портфеленнән газетага чорналган бер төрсәк алды да аны сүтә башлады. Төргәк эченнән корсагы яньчелеп эчкә баткан, бераз шадраланган иске фляга килеп чыкты. Су тутырып, билгә тагып йөри торган солдат флягасы. Бер ягында энә күзе зурлыгыдай төрткеләр белән бизәлгән «мемориаль» язу. Рыжиков;
— Менә укы, туйганчы кара,—дип, фляганы миңа сузды. Үзе сүзсез генә елмаеп, сигарет кабызды да форточканы барып ачты.
Укыйм:
«Әхнәф Мәүлитов.
Благовещенск. 1939—1940.
Сахалин, 19-40.-»
диелгән. Ин өстә әллә биш чатлы йолдыз, әллә йөрәк рәсеме. Анысы җуела төшкән Ышанмас та идем, барысы да үз кулым белән язылган. Монысына шигем юк. Сорарга булдым
— Каян килеп юлыкты бу сезгә, Алексей Николаевич? Берәр складта аунап ятмагандыр ич?
— Гафу ит, дустым, мин хәзер аэропортта булырга тиеш,— диде Рыжиков, күп мәгънәле итеп,— коньягыңны әзерләп куп'
Алексей сары портфеленнән ипләп, кадерләп кенә тагын бер әйбер тартып чыгарды. Монысы шактый калын, күләмле иде. Үзе китап сыман итеп тышланган.
Безнең иске подшивкалар, Сахалин дивизиясенең тарихы. Сил карый тор.. Кайткач сөйләшербез.
«За Советскую Родину!»—дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калганмын. Әйе, безнең газеталар. Поимапыла «чзетьтая алып чыгарса ярамый» дип язылган. Ике битле ул газетаны җыйнаулашып укысан-
нан сон, тәмәкегә ертып төрә идек... Битләре саргаеп беткән. Биредә минем дә хәрби язмаларым, зарисовкаларым булырга тиеш. Алар берсе дә үземдә сакланмаган.
Рыжиков китүгә, мин комсызланып подшивканы актарырга тотындым Тере тарих... Күңелдән җуелмас, йөрәк өзгеч тере тарих. Битләрен ачкан саен таныш исемнәр, таныш йөзләр калкып чыга. Һәр җөмлә артында бер гомер, олы язмышлар тора. Исән калганнар инде олыгайган. аларны сакал-мыек. дөнья мәшәкате баскандыр. Кызларын кияүгә биргәннәр, улларын армиягә озатканнардыр.
Ә үлгәннәр картаймый Алар тарих хәтеренә, әүвәлгечә япь-яшь килеш, мәңгелек солдат булып теркәлгәннәр.
Актара торгач, үзем язган очеркка юлыктым... «Ефрейтор Миңнулла». Уртада — фоторәсеме. Пилоткасын кыңгыр салып, туп-туры миңа карап тора Күзләрендә тормыш яктысы. Миңнулла Миннекәев... Походта бер йотым суны бүлешкән чаклар булды. Кызлардан килгән мәхәббәт хатларын бергә укыдык...
Баягы сөйкемле ханым каршы бүлмәдән, ачык ишектән, бу юла үз итеп кенә миңа сүз кушты:
— Рыжиков шалтыратты, ямансуламаска кушты сезгә,— диде ул, кулындагы ак мендәрен кабарта-кабарта,—океан күгенең капкасын ябып өлгергәннәр. Петр Тимофеевич Сердюк белән Сабит Жумакае- вич утырган самолет Хабаровскида тукталып калган икән.
Беренче фамилияне ишетүгә, калын таза гәүдәле, солдатлар белән «син» дип, җаныңа кереп, ягымлы итеп сөйләшә белгән, дивизиянең элекке политбүлек начальнигы подполковник Сердюк күз алдыма килеп басты. 1944 елның салкын кышында, тайгада хәрби өйрәнүләр барган арада, ул миңа партия билеты тапшырган иде. Кулымны кысып әйткән сүзләре әле дә хәтердә. «Син хәзер коммунист. Тормыш иярендә нык утыр, иптәш Мәүлитов...» Аның бу сүзләре гомергә онытылмаслык булып, күңелгә уелып калды.
Ә Сабит Жумакаевич... Минем элеккеге полк командирым подпол-ковник Жумакаев булып чыга түгелме соң? Бу бүлмәне аның өчен әзерли микән әллә?
Хуҗа хатын, уйларымны сизгәндәй, болай диде:
— Полковник белән күршеләр булачаксыз. Ул хәзер отставкада. Бик әйбәт кеше. Уен-көлкеле, шаян. Сахалинга, мин белгәне, өченче тапкыр килүе. Гел шушы гостиницага туктала.
Ханым, үзе мине күрмичә генә, ачык ишекләр аша сөйләвем дәвам итте:
— Узган көз бер кәрзин алма төяп килгән. Берсе-берсе чәйник кадәр. Алма-Ата алмалары, үзем үстердем дип, һәммәсенә өләшеп йөрде.
Мине баштанаяк кызыксыну тойгысы биләп алды. Армия хезмәтендә көн белән төнне аермый торган, үз эшенә ахыргача бирелгән уттай командир иде ул. Полкның тезгенен кулында нык тотты. Таләпчәнлеге, гаделлеге өчен без аны ихтирам итә идек һәм аңардан курка да идек. Ул чагында Жумакаевка кырык-кырык биш яшьләр чамасы булгандыр. Хәзер, димәк, җитмеш тирәсе... Мине танымас, әлбәттә. Өч мең солдат арасыннан кемне генә хәтерләп бетерсен.
«Алма» дигәннән. минем Мәскәүдә алган лимоннарым бар бит әле. Сөйкемле ханыма текааим итим булм аса...
— Юк. юк!—дип, артка чигенеп караса да, «үзебездә, Әлмәттә үсә» дигәч, ышанды, җиңелде Ул сап сары лимонны борын турысына китерде, тагыя бер мәртәбә рәхмәт әйтте.
Көн кояшлы матур Ачык тәрәзәдән чәчәкләр исе бөркелеп керә. Подшнвканын саргайган битләрен кыштырдатып, тайга җиле шаяра. Мкнмулла рәсеме төшерелгән битне җил бер ача, бер яба. Әллә бөтен-
ләйгә шулай ябылып кына калсынмы’ Безнең араларны бят хәзер мәңгелек аерып тора... Юк, булмый. Тарих хәтере бу. Аны күнелләодән җуярга хакыбыз юк.
Кайчан башланды соң ул утлы сынаулар кичкән солдат дуслыгыбыз. Бергә узган авыр поход юлларын хыялымда бер урап чыкмыйча, күңелем тынычлана алмас, ахры.
Исән булсак, бер кайтырбыз |
1939 елның көзендә Башортстандагы Тәтешле военкоматыннан без = бергә чыгып киткән идек. Кынгыраулы атларга төялеп, тимер юл станциясенә кадәр җырлап баруыбыз хәтердә Аның Мәйсәрәсе, күрәсең, чая кыз булган, «басу капкасын чыкканчы гына...» дип, Миңнулла янына сикереп менде дә шул килеш арбадан төшмәде. Аларны яңгырдан ышыклана торган чыпта белән баштанаяк бөркәп куйдылар. Яна табышкан ике яшь йөрәк станциягә җиткәнче нинди вәгъдәләр бирешкәндер, беркем ишетмәде. Ишетерлек келәмени, олау саен гармун үкерә, белгәне-белмәгәне җыр суза.
Сандугачлар да саГфамый.
Сандугачлар да сабЫр Яшьли сөйгән ярларыбыз Нужели ятка калыр?.
Һәркемнең үз-үзен онытасы, онытыласы килә, күңелен бушатасы. Өстән салкын яңгыр сибәләп торуын сизмәдек тә бугай.
Станциягә килеп җиткәч, безгә вокзал күрсәтеп тормадылар. Вагон әзер. Ишеге иңенә ачык. Вагон уртасында ташкүмер яга торган чуен мич. Ике якта икешәр катлы сәндерәләр Алар өр-яңа такталардан. На рат исе аңкып тора үзләреннән
Военкоматтан безне озата килүче лейтенант шаяртып
— Түшәк-ястыкларыгызны җәя торыгыз, мин озак тормам,— диде дә, арабыздан иң озын гәүдәле гармунчы егетне вагон старостасы итеп билгеләп, каядыр китеп югалды.
Ярый әле, миче озатып килүче юк монда, шула сөендем Күкеле тул ган әниемнең күз яшьләре военкомат янында коелып калды. Әти алай сынатмаска тырышты, тик читкә борылып, кү злеген *м.*нә сөртклләп алды Менә Миңнулланың хәле мөшкелрәк. Шундый чая булып күренгән Мәйсәрәсе безгә арты белән борылган да мышык-мышык «балавыз сыга».
— Бар, юньсез, биленнән кочакла,—лиләр иптәшләре, Миңнулланы дәртләндерергә тырышып. Арада үртәп торучылары да табылды
— Ояла бит ул, башта, әнә, телефон баганасын кочаклап карасын
Миңнулла бөтенләй каушап калды Тал чыбыгыннан үреп ясагач кәрзинеп әле кулына ала, әле жиргә куя. Алар сүзсез генә саубуллаштылар. Тик олау кузгалып киткән арада гына Мәйсәрәсе яшь аралаш елмаеп, сонгы сүзләрен әйтте.
— Хатыннан өзмә, яме. Миңнулла! Үзең кайткач, бергәләп укырбыз.
Паровоз бу вагонный кайсы ягына китереп төртер икән’ Көнбатыш ка алып китәрме безнен башларны, әллә кояш чыккан якларгамы? Минем өчен кая булса да барыбер шикелле. Әлбәттә. Казан аша китсәк, шәбрәк булыр иде Күрәсе иде шул «моңлы Казан, дәртле Казан»ны
Көн кичкә авышын килә Станция өйләрендә моксу гына булып саргылт утлар кабынды Алар безне җылытмыйлар Биеп тә җылынып булмый. Өстәге киемнәр җеп бөртек чыланган Кургаш кебек авыр болыт-
әднп МАЛИКОВ
лар куерганнан-куералар. Яңгыр аралаш кар бөртекләре күренеп кала. Ноябрь үзенекен итә. Кемдер болын ягыннан бер кочак печән күтәреп килде. Без дә йөгердек. Чүмәләнең төбе генә торып калды. Без аунап барасы сәндерәләр туган як болынының хуш исе белән тулды. А1ичкэ ягып җибәрдек. Станция кибетенә «командировкага» киткән егетләр дэ үз вакытында урап килде. Лейтенант кайтуга, тәнгә әтәч каны йөгергән, «түшәк-ястыклар» җәелгән иде. Ул кесә фонаре белән караңгылыкны телгәләп, безнең йөзләргә карап чыкты, кырыс кына елмайды.
— Молодцы, егетләр, болай булса югалмассыз!
— Баш исән булса, югалмабыз, иптәш лейтенант,— дип җавап к ай- тардык без аңа.
Исән булсак, бер кайтырбыз, Кетегез, абзыкайлар...—
дип җырлап та алды берсе.
Фонарь яктысына шәм яктылыгы өстәлде, һәркем үзенең чемоданына, капчыгына иелде. Күмәк табынга пешкән тавыклар чыга башлады. Янымда гына Миңнулла. Ул да тал чыбыгыннан үрелгән чемоданын алдына китереп куйды. Кадак шикеллерәк тимер кисәге белән аның кай җиренәдер төртүе булды, чемодан капкачы шылт итеп үзе ачылды. Эчендә пружинасы бар икән.
Без Миңнулла белән военкоматта каралып йөргән көннәрдә генә та-ныштык. Эчкерсез, гади һәм беркатлы булуы өчен аны үз итеп өлгердем. Егерме биш йорттан торган Җиремаз авылында, урман арасында көтү көтеп үскән ул. Кышын фермада, сыер савучы кызлар тирәсендә «чуалган», ат белән салам-печән ташыган. Үз гомерендә берәүне дә үпмәгән, киресенчә, кызлар аны егып, битен тешли торган булганнар. Чөнки алар күбәү, ә Миңнулла берүзе.
Җиремаз үзе кечкенә бер колхоз. Игеннәр өлгергәч, урман аралык-ларына комбайн кертеп тормаганнар, кул белән генә урганнар. Комбайн, трактор руле тотардай егетләр күрше МТСка китеп беткән. Миңнулла иркә егеткә әйләнгән. Җәй көне сыер савучы кызлар лагерьда кунып яшәгәндә аны урталарына алып та ята торган булганнар.
Җиремаз кешеләре кыш буе кап, чыпта сугалар, талдан кәрзин үрәләр. Миңнулла да бу һөнәрләрнең һәммәсен белеп үскән. Күрше авыл мәктәбенә йөреп, җиде классны тәмамларга да өлгергән.
Миңнулла чемодан капкачының эчке ягына Мәйсәрәнең фотосын кыстырып куйган. Кыз фотода чибәррәк күренә. Чәч толымнарын ике якка үреп төшертөн, колакларына тамчы алка таккан. Ирен турысындагы кара миңе дә сизелеп тора.
— Яратасыңмы?
Миңнулла кинәт уңайсызланып куйды, маңгаена вак тир бәреп чыкты, Шәм яктысында аның йөзе балавыз шикелле сары булып күренә, күзе кысынкыланган. Көлемсерәп: «Әллә синең яраткан кызың бер дә юкмы?»—дип үземә сорау бирде. Мин дәшмәдем, ул да төпченеп, төбенә тоз коеп тормады.
Табыннар киңәеп киткәч кенә, һәммәбезне сискәндереп, вагон тарел-калары чыңлап-чылтырап куйды. Без утырган вагон караңгыда паровоз белән «чәкеште».
— Көнбатышка, егетләр, җылы якка!
Сөенергә иртә иде әле. Чуен тарелкалар чәкәшкәннән соң, безне бер сәгатькә якын урыннан-урынга тәгәрәтеп йөрттеләр. Ахыр чиктә, очы- кырые күренмәгән эшелонның урта бер төшенә кыстырып куйдылар. Тимер юл составы, авыр гына кузгалып, көнчыгышка таба юл тотты. Күңелдәге нечкә кыллар чыңлап өзелгәндәй итте. Шул китү — китү булды...
Алдыр Урал буйлары. Геллер Урал буйлары Ал булса ла, гөл булса да. Кала Урал буйлары Чал Урал тауларын кисеп, кара чыктык. Без утырган <колхозчы»лар
ләрен төягән вагоннар өстәлде, йөгәнсез яшьлек туган илен сакларга я китеп бара. Зур шәһәрләрдә тукталып тору да юк, ә картага төшмәгән i разъездларда берәр тәүлек ятабыз. £
Миңнулла вагоннан бик сирәк төшә, торып калудан курка, ахры > Шулай да ул бер көнне каяндыр табып, макароннан бушаган зур әрҗә х күтәреп килде.— Вагоннарга!—дигән команданы ишеткәч, аяклары “ аның күзгә дә иярмәде. Башына әрҗә киеп, тыр-тыр йөгерүен бөтен вагон белән күзәтеп тордык. d
— Сынык-санык ипекәйләрне шушы әрҗәгә салып барырбыз, егетләр,— диде хәлдән тайган Миңнулла якташларына,— күрше вагонда ипине буханкасы белән юлга ыргыталар, имансызлар Азулары җиткән...
Әржә икмәк сыныклары белән тулгач, сыерларына ашатырлар дип, без аны станция буенда сөт сатып утыручы апаларга бушатып китә торган булдык.
Челтәрле озын күперләр кала, бер урам булып сузылган Себер авыллары... Кулларын сузып, каршыбызга тайга наратлары йөгерә. Эшелон белән җыр бара. Миңнулла күбрәк вакытын йоклап үткәрә. Ферма кызлары тәки йокы бирмәгәннәр сипа дип, үртәп тә карыйм үзен.
Миңнулла, әлбәттә, армиягә барасы көнен көтеп алган, үзен шуңа алдан хәзерләп торган. Нечкә талдан матур итеп кәрзин үргән, кызлар ана кулъялык чигеп бүләк иткәннәр. Ә минем өчен бик кинәт, бер дә көтелмәгәнчә килеп чыкты бу китеп барулар. Пермь педагогия училищесын тәмамлаганнан сон, исәбем укуны дәвам итү — вузга керү иде. Я Уфага, я Казанга. Күңелгә кайсысы якынрак? Икесе дә бердәй газиз. Әти белән әни Уфада — берсе «Галия», икенчесе «Госмания» мәдрәсәсендә укыганда бер-берсен табышканнар Әти хәзер мәктәптә башкорт теле укыта, татар әдәбиятыннан да керә. Галимҗан Ибраһимов, Сәйфи Кудаш, Мәҗит Гафуриларнын үзләрен күреп белгән ул. Елына бер тапкыр Уфага барып, шунда калган яшьлек эзләре буенча хыялга би-релеп йөрмәсә, аның күңеле китек була. Еш кына үзе белән мине дә ияртә иде. Уфа минем җаныма әти-әнн каны, ә Казан Тукай белән Такташ шигырьләре. Сәйдәш моңнары аша кереп урнашкан.
Мин Уфага да, Казанга да китә алмадым. Педучилищедан сон, закон кушканча, ике ел эшлә, энем, диделәр. Барда районы, Тол елгасы буендагы бер авылда укыта башладым. Буйга җиткән кызлар, өрлектәй егетләр... Кызлар арткы партадан мина карап, күзләрен кыландырып утыралар. Ай ярым гына эшләп калдым. Яна Указ чыкты. Урта белемле булганнарны унсигез яшьтән Кызыл Армиягә ала башладылар. Теге кыланчык кызлардан котылуыма сөендем генә. Әле котылып бетмәгәнмен икән, иртәгә китәсе дигән көнне алар, кесәмә бөти-хат салып, мине аулак өйгә чакырдылар. Кич буе чикләвек ярдык. Такташ шигырьләрен укыдык, «күз бәйләш-сукыр тәкә» уйнадык. Яшем унсигез аша сикерсә дә. күңелем сабый булган әле... Каралу өчен мине туган ягыма—Тә-тешле военкоматына кайтардылар...
Безнең район егетләрен соңгы елларда гел Ерак Көнчыгышка таба озаталар. Сугыш шуннан башланыр, аны япон самурайлары кабызып җибәрер дигән фикер күңелләргә нык сеңеп калган нде. Алгы өч тешен ыржайткан, кулына канлы пычак тоткан күзлекле самурайны аз күрдекмени без плакатларда Халык йөрәген тетрәтеп узган Хасан күле, Халхин-Гол вакыйгалары зур кисәтү булды безгә...
— Вагоннарга!
в «К. У.» М 11.
урманнар аша Себер кинлекләренә | вагоны янына шахта, завод егет- ♦
ӘДИП МАЛИКОВ
' Озын эшелон буйлап сузылган көчле команда дулкыны безне ерак, моңарчы күрелмәгән ят юлларга озата барды. Красноярскида кышка кердек, Иркутскида салкыннар кырык градуска житте. Безгә җырлар буенча гына таныш Байкал күле тунарга өлгермәгән иде әле. Баш әйләнгеч борылмалы юллардан, түбәдә асылынып торган кыя асларыннан уздык. Дистәләгән туннельләрне кичтек. Байкал, Байкал... Моңсу зәңгәр киңлек Нинди матур, мәһабәт күренешләр. Карталардан өйрәнгән туган ил географиясен үз күзләребез белән күреп, аңыбыз белән тоеп бардык без.
Армиягә кнтүнен үз романтикасы бар. Мин чик сакчысы булырга хыяллана идем. Кулыңа мылтык тотып, түшеңә бинокль асып, ике дөнья сызыгында керфек тә какмыйча сакта тору үзе нинди зур горурлык! Синең артында туган ил җәйрәп ята: бишектә сабыйлар йоклый, әниләр кием тегә, әтиләр корыч коя, җир сөрә... Син шуларнын тынычлыгын саклыйсың. Бу хисләрне шигырьдә генә матур итеп әйтеп була. Бер киткәч, китәсе, диңгезләр кичәсе, күз күрмәгән, аяк басмаган зәң- аәр утрауларга барып җитәсе иде. Диңгез суы тозлы, йөзә белмәгән кешене дә күтәрә, диләр. Чалкан ятып карыйсы иде диңгезгә!
Чал Амур буенда
Поезд безне Ерак Көнчыгыш магистраленнән аерып, көньякка — Благовещенск шәһәренә таба алып китте. Киемнәргә ияргән туган як печәнен кагып төшерергә кызгана-кызгана, Амур туфрагына аяк бас- •ык. Тозлы дингез суларын татып караганчы, безгә җиде-сигез ай буена биредә үз тәнебездән тоз сыгарга туры килде.
Благовещенск Амур елгасы буйлап берничә чакрымнарга сузылган. Урамнары ком гына. Таш казармалар күп күренә. Без хезмәт итәсе полк шәһәр эчендә булып чыкты. Гарнизон капкасын ачуга — бер яклы урам, аннары текә яр. Шунда ук пограничниклар будкасы.
Гарнизон мунчасыннан безне солдат киеменә төреп чыгардылар. 5ер-беребезне танымыйча аптырап беттек башта.
Кичләрен тирә-як караңгылык кочагына чума. Электр фонарьлары бик аз күренә Казарма тәрәзәләренен капкачларын кояш баюга ябып суялар. Дәүләт чиге уза моннан. Амурнын теге як ярында Маньчжурия җирләре. Анда японнар хуҗа. Хәйхә дигән шәһәрләре безгә күренеп кенә • ора. Кичләрен анда да утлар сирәк кабына. Җилсез көннәрдә атлар пошкырганы, хәтта кешеләр сөйләшкәне ишетелеп куя. Караңгы төшү белән теге ярда япон, маньчжур этләре өрергә тотына. Бигрәк тә айлы төннәрдә сузып-сузып, шомлы итеп улыйлар. Хәйхәдә этләр фермасы бар дип сөйлиләр. Ферма этләрен, имеш, гранат астырып, танк астына серергә өйрәтәләр Алар күн сумка киеп йөриләр икән. Амур өсте боз белән каплангач, сумкалы бер эт безнең якка чыккан, диделәр.
Безне бер ай чамасы «карантин»да тоттылар. Командирлар күп, кайсысы башрактыр, әле белеп бетергән юк. Әмма старшина Громов дигәненнән инде Миннулланын коты алынырга да өлгерде. Хәлебезне белергә чал чәчле, башына йолдызлы папаха кигән, бик җитди кыяфәт- .ie бер начальник килгән иде. Урам шикелле озын казарманы дер селкетеп команда янгырады:
— һир-р-а-а-а!!!
Старшина рапорт бирде. Полковник тавышын күтәрмичә, үз бәясен белеп кенә исәнләште. Хәрбиләрчә өздереп әйтә торган <3драст!> урынына, карантин чуар һәм сикәлтәле авазлар белән җавап кайтарды. Җитмәсә берсе тырышлык күрсәтеп, артыгын сузып та җибәрде:
— Здрастуйте!
Миңнулла иде бу. Әкияттәге бичара куян хәлендә калган якташым үзен ничек кенә сиздермәскә тырышса да, старшина Громознын чая күзләреннән ычкына алмады. Полковник чыгып китәч, тегесе: «Бирермен мин сина «туй-те»...ләрне дип, Миңнулланы куыра да башлады. «Теленне тешләсән. яхшырак булмас идеме?!» Пәһлеван шикелле таза гәүдәле, кин күкрәкле старшина алдында якташым курчак кебек кенә ♦ булып күренә. Керфекләре түбән төбәлгән. Өйрәтелмәгән солдаттан ни х сорыйсын инде. Громов үзе дә сизенде, ахры, соныннан йомшара төште, 2 елмайгандай итте. Без ул көнне тамаклар карлыкканчы, дөньябызны < онытып, исәнләшергә өйрәндек. Миннулла гел старшина янында басып & торды. *
Громовның алдан ук әйтеп куйган сүзе булды: «Мин сезне инә кү- S зеннән үткәрәчәкмен!» 2
Бу кадәр чуар халыкны, ай-һай. ничек бер төрле итеп бетерәсең. =
Дневальный «подъем!» кычкырганда казармага сыеша алмыйбыз. Е Сәндерәләрнең югары катында йоклаучылар беренче каттагыларнын ♦ җилкәләренә сикерә, кулларына баса. Итекләр, чолгаулар буталып бетә. в Без Миңнулла белән киемнәребезне күтәреп казарманың аргы башына о йөгерәбез. Чөнки арада иң кыска буйлылар без. шуңа күрә урыныбыз _ сул флангта. . с
Шул арада старшина «карантин»ны тезеп, тигезләп өлгергән була. *
— һир-ра-а! *
Сафка басканы ла. басарга өлгермәгәне дә үрә катып, хәрәкәтсез =
кала. Кайсы сыңар итектән, кайсы чалбарның бер генә балагын кияргә “ өлгергән. Ә кайберәүләр итек, гимнастеркаларын кочаклап, ак штаннан » гына «смирно» басып торалар.
— Менә күрдегезме бу типларны?!—ди старшина Громов, стройны шулар ягына каратып,— әгәр сугыш тревогасы була калса? Ил чигенә моннан ике минутлык юл. Самурайларның аяк баскан тавышлары да ишетелеп тора.
Кыяфәтләр җитдиләнә. Бер дә уен-көлкесе юк Без монда «пехота» гына түгел, чик сакчылары да икән бит...
Әниләр безне солдат тәртибенә тугач та өйрәтә башлаганнар. Аяклар төз булсын, куллар һавада буталмасын өчен кысып биләүгә биләгәннәр. Дөньяга туры карасын дип, башыбызны мендәргә җайлап, турылап салганнар. Биләүдән ычкынуга, без бу кагыйдәләрне онытканбыз. Кызык бит, тәпи йөреп киткәннән бирле җиргә ничек басарга белмичә Йөргәнбез. Физкультура укытучысына аз гына үпкәм дә калган. Бишенче-жнденче классларда безне физкультурадан өлкән яшьтәге тарихчы абый укытты Борыла башласа, аягында көчкә басып кала иде ул. Анын башы әйләнә иде бугай. Ә «марш» атлавын күрсәк, гел дә көлке. Аякларын җирдән аермыйча, гәүдәсе белән генә чайкала Без моны физкультура укытучысының итекләре зур булудан күрә идек. Бәлки ул итек эчендә генә марш атлый торган булгандыр. Лейтенантлар монда барысы да шәм шикелле төз гәүдәле, зифа буйлы. Артык хәрәкәт ясамаслар, артыгын сөйләшмәсләр. Адымнары төгәл, тантаналы. Итекләре шыгырт-шыгырт. кунычы балтырга сыланып тора
Декабрь салкыны битне кыздыра- Салкыннар кырык биш-илле градуска җитә. Юк. командирларның салкынга исләре дә китми. Шлем колакчыннары күтәрелгән, куллар ялангач Шинель итәге бил каешына кыстырылган. Без шулай стройда йөрергә, җиргә басарга өйрәнәбез. Гәүдәңне жнңелчә генә этәреп, «һайт!» дигәндә бер адым алга күчәсен. Читтән күзәткәндә бик җиңел төсле тоелса ла. утын кискәннән дә бола < арыта. Тез астындагы сенерләр жәя бавы сыман тартыла, маңгайдан кара тир ага. Табаннар уттай яна, аяк сөякләренең зыңгылдавы сыз-
лаута әйләнеп, җилекләргә төшә. Кар юк, җир тун, таш кебек каты. Нык басабыз. Безнең адымнарны «теге» яклар да ишетеп торсыннар.
Тәпи йөгереп киткәннән бирле, мин беренче тапкыр аяк табаны астында җир барын тоя башладым. Гади җир генә түгел, илленче параллельдә яткан ике дөнья сызыгы, җир шары үзе иде бу.
Казарма коридорында да, юынырга барганда да строевой адымнар белән генә йөрибез. Миңнуллага бу мәзәкләр ошап куйды, ахры, минем турымнан шык-шык басып, һәр вакыт честь биреп уза. Моңа хәтта старшина да игътибар иткән бер көнне «молодец, Миннекәев», дип калды.
Миңнуллага карантинда чакта «молодец» сүзен старшина Громов авызыннан тагын бер мәртәбә ишетергә туры килде.
Мондый хәл иде. Гарнизон мунчасыннан хәрби форма киеп чыкканнан сон, чемоданнарга бирка тагып, аларны бер почмакка өяргә куштылар. Миңнулла биркага адресын язмыйча калдырган. Роталарга таралыр алдыннан Громов «карантинаны җепкә тезде, тал чыбыгыннан үргән чемоданны саф каршысына китереп куйды.
— Хуҗасы бармы?
Беркем дә дәшми.
— Хуҗасы бармы дим?!
Миңнулла белән без һаман сул флангта. Уртада нинди тамаша барганын рәтләп ишетмибез дә. Громов, чемодан күтәреп, безнең якка атлый башлауга, якташым саф алдына атылып чыкты.
— Мин, Миңнулла...— дип мыгырданды ул, ни әйтергә белмичә, тот-лыга торган кеше сыман, күкрәгенә сугып,— моя чамаданка!
— Ачып күрсәт!
Хуҗасы бераз «сихерләгәннән» соң, чемодан капкачы шылт итеп үзалдына ачылып киттте. Старшина елмаерга мәҗбүр булды.
— Үзең үрдеңме?
— Мин, мин...
Громов Миннекәевнең кулына макароннан бушаган фанер тартма тоттырды һәм әйтте:
— Әйберләреңне шунда бушат!
Тал чыбыгыннан нечкәләп, матурлап үрелгән чемоданны старшина тагын бер мәртәбә күздән кичерде. «Моның берәр җөе бар микән» дигән сыман, астын да, өстен дә әйләндереп карады. Кабатлап сорады ул:
— Үзең үрдеңме?
Якташым бу юлы кыюланып киткәндәй булды. Ул, борынгы солдат-ларча, үкчәләрен бер берсенә бәреп, көр тавыш белән җавап бирде:
— Так точно, иптәш старшина!
— Чемоданың миндә булыр,—диде Громов, Миңнуллага ягымлы итеп карап,— без аны хәрби учетка алабыз. Молодец, Миннекәев!
Шушы чемодан авторитетын күтәреп җибәрде дә инде Миңнулланың. Җиремазда үскән сыек тал чыбыклары сихри көчкә ия булып чыктылар. Бу турыда соңыннан. Ә хәзергә...
Сабан сөргән, сандал суккан, каләм тоткан куллар мылтыкка ябышты. Белгән һөнәреңне куеп тор, солдат законнары белән яшә. Карантин срогын тәмамлауга, безне батальоннарга тараттылар. Миңнулла да, мин дә разведка взводына, икебез бер отделениегә эләктек. Разведчик булу өчен кайсы ягыбыз килгәндер, анысын бездән сорап тормадылар. Тик Миңнулла гына үзенчә бер нәтиҗә ясап куйды:
— Күзлек кисәм, мин коеп куйган япон булам. Буебыз да кечкенә, морҗадан кереп, юллыктан чыга алабыз...
Старшина Громов та разведчик икән бит. Хәзер ул бездә взвод ко-мандиры урынына. Ул инде берүзе ике японны капчыкка салып, аркасына асып кайта ала. Разведкада андый лар да кирәктер.
Взвод егерме егеттән, ягъни өч отделениедән генә торса да. старшина команда биргәндә карантиндагы шәйгә җибәрә. Аның каршысына гүя биш йөз солдат баскан диярсен. Ул разведка взводын тезгәндә, бер казармада яшәгән пулеметчылар, минометчылар да, корт чаккан кебек, урыннарыннан сикерешеп торалар. Ахырдан, ялгышларын анлагач, авыз эченнән генә сүгенә башлыйлар. ♦
Минем отделение командирыма ничә яшь биреп тә булмый. Ул ту- s мыштан ак чәчле. Маңгаенда өч жыерчыгы бар Фамилиясе Батраков. -| Армиягә кадәр Кизель шәһәрендә милиционер булып эшләгән. Башта < безне бер дә өркетергә теләмәде ул. Сабый бала урынына көйләде. Үз £ акчасына энә, жеп сатып алып, һәммәбезгә өләшеп чыкты. Аякка чолгау урарга да, гимнастеркага ак яка тегәргә дә өйрәтте. Койкасын җыеш- ы тырса, коеп куйган шикелле була. Бер җыерчык күрмәссең. Салам мат- 5 рас дип уйламассың да. Кабарып, түшен киереп ята. Мылтыкны ялт g кына сүтеп ташлый, безнең күз алдында ялт кына җыя
— Мылтык, хатын-кыз шикелле, җайлаганны, майлаганны ярата,— ♦
ди Батраков. Ә без, хатын белән яшәп карамагач, бик белеп тә бетерми- а без. Ләкин бу «көйләүэләр озакка бармады. Хәзер гел аныңча булсын. ° Койкада бер җыерчык күрсә, урын-җирне туздырып, яңадан җыйдыра - Алдына дөрес килеп басмасаң, кире куып җибәрә. ч
Минем иң теңкәмә тигәне честь бирү иде. Ул замандагы устав буен- * ча, үкчәләр «чек» итеп бәрелүгә, уң кул «ялт» итеп козырек читеннән л ычкынырга тиеш. Әле аның тагын кырык төрле вак детальләре бар ® Менә шуларнын берсе килмәсә, Батраков сине зырылдатып борып җи бәрә. Ә мин «ялгышмасам ярар иде» дип. һәр хәрәкәтемне уйлап эшләр- э гә тырышам. Аякларының күплеге турында уйласа, кыргаяк та йөрүен оныта, адымнарын саташтыра, имеш
Батраков мине бер вакытны җиде мәртәбә рәттән борып җибәрде, һәр куылу йөрәгемә ук булып кадала. «Син, якташ, нечкә күнелле булма, башыңны дураклыкка сал»,— дип әйтеп тә куйган иде Миңнулла. Юк бит, тотмадым анын киңәшен. Бик нервыма тигәч, сигезенчесендә кире әйләнеп килмәдем, үз хаҗәтем белән бүтән якка йөгердем. Артымнан ике кызылармеецны жибәргән. Берсе — армиягә кадәр тимерче булып эшләгән таза беләкле Себер егете Анохин, ә икенчесе — озын борынлы. камыт аяклы Белодедов.
— Командир сине конвой белән алып килергә кушты!—диләр
— Конвойсыз да барам,—дидем. Инде суынырга өлгергән идем. Тагын шул ак чәчле Батраков каршысына килеп бастым Маңгаендагы җыерчыклары арта төшкән. Күзләрендә нәфрәт чаткылары. Үгет-нәсихәт биреп тормады:
— Төнлә казарма идәнен юарсыз!—диде дә сүзен тәмамлады.
— Есть, казарма идәнен юарга!
Швабра белән идән юуны «танк йөртү» дип атыйлар икән. Башына төшсә, «танкист» та буласың дип көлешеп куйдылар.
Кичке аштан соң мин үз миссиямне көтеп уйга бирелдем Укытучы булган, имеш .. Менә ничек бөгәләр үзеңне. Ярый ла. сынын чыкмасан. Төкерәләр синец белемеңә. Җитезлеген, жегәрен булсын .
Миңнулла минем моңаеп утыруымны күреп, ахры, яныма килде.
— Синең тай өйрәткәнең бармы, якташ?—диде ул тик торганда.
— Юк,—мин әйтәм,— хәтта өйрәткәннәрен дә күргәнем юк.
— Сөйлимме шул турыда?
— Сөйлә...
— Бер ятим колынны тәрбияләп үстерергә туры килде мина,—дип башлады сүзен Миңнулла, караңгы стена буена чүгәләп.- Җәй буе сыерлар арасында көтүдә йөрттем. Сөеп кенә, сауган сөт эчереп кенә үстердем. Поши бозавы сыман матур иде. Маңгаеннан сыйпасаң ла, күзеннән үпсәң дә карышмый. Иллә мәгәр аркасына кул салганны ярат
мый. Кытыгына тия. Үсеп тай булды бу. Бик тә сылу, бик тә горур. Барыбер йөгән киярсең, мин әйтәм, тай булып кына йөрмәссең. Лутчы үзем өйрәтим. Ничек кирәк алай авызлыкладым да менеп атландым. Күз ачып йомганчы өй почмагына бәреп качты бит мине Өч сәгать буена сыным катып, тынсыз яттым.
Ни булса шул дидем дә икенче көнне тагын тотып атландым. Авызыннан ак күбекләр чәчри, үрле-кырлы сикерә таем. Күзләре аларган, кыргыйланган. Әй очырып, җилдереп алып китте бу, жир дә бер, күк тә бер, малай. Я үләм, я калам. Бу хәлне әти дә күреп торган икән. Таем инде яр астына сикерә дигәндә, кинәт борылуы булды, мин очып төш тә кал. Ярдан тәгәри-тәгәри, чишмәгә су алырга килгән апаларның чиләкләрен бәреп ектым. Оятыннан жир тишегенә кер...
Без казарманың караңгы почмагында таш идәнгә чүгәләп утырганбыз. Үзенчә мине юату, тынычландыру өчен сөйли инде бу хәлләрне Миңнулла дип уйлыйм эчемнән. Әйдә, сөйли бирсен, әле «отбой»га кадәр вакыт бар...
Ул сүзен дәвам итте:
— Мине санга сукмады таем, тәрбиямнең кадерен белмәде. Аны акылга әти өйрәтте. Юан арканнан буылмаслык кына итеп элмәк ясады да тайның муенына кидерде. Арканның икенче башын юан өянкегә бәйләп куйды. Хәзер кырыкмышның кытыгын качырабыз, улым, ди. Озын чыбыркы белән чаж да чож, кирәкме ярырга. Таем үрле-кырлы сикерә, яшьле күзләрен мөлдерәтеп .миңа карап ала. Арканын өстерәп, һаман өянке тирәли чаба, гел урала бара. Ахыр чиктә, мескен атым, хәлдән таеп, башын өянкегә салды. Әти дә шыбыр тиргә баткан.
— Менә шулай акылга утырасың ул,— диде әти, тайның куен тирә-ләреннән. аркасыннан сыйпап. Ә мина:—А1ә. жебеп торма, атлан атына. Тезгенне нык тот!—дип ачуланып та алды.
Бераз тире катканнан сон. таема атланып болынга чыктым. Кытыгы качкан, биеп кенә бара. Бер заман башын югары тотып, шундый да матур итеп кешнәп җибәрде бу. Әйтерсең дөньяга сөрән сала: «Менә күрегез, мин дә эшкә ярадым», янәсе.
Нигә дип сөйләде сон әле Миңнулла боларны?
Без, командирларыбызның каһәренә юлыккан берничә «жиз котелок» ’, төнге йокы исәбенә озын казарма идәне буйлап «танк» йөртәбез, үз тузаныбызны юабыз. Төрлебез төрле яктан. Беребез шахтер, икенчебез рәссам, өченчебез укытучы булган... Бөтен ил буеннан җыйганнар безне — авызлыкланмаган «кырыкмыш тайлар»ны. Арабызда һавалылар да, минем шикелле, тәртәгә тибүчеләр дә бардыр. Ләкин хәрби устав каршында без һәм.мәбез бертигез. Белмәсәң — өйрәтәләр, теләмәсән — мәҗбүр итәләр.
Мин һаман бер нәрсә турында уйланам: буйсынырга теләмәгән яшь тайны Миңнулланың әтисе өянкегә бәйләп ярган. Күрәсең, башкача мөмкинлеге булмаган. Шул көнгә калмас өчен, үз кытыгыңны үзен качыру яхшырак түгелме?
Армия өянкесе нык. Хәтәр давылларга, гарасатларга каршы торган, тамырларын гасырлар төбенә җибәргән өянке ул. Аны какшата алмыйсың...
Мина карата гына усал түгел иде Батраков. Миңнулла да бер капты «<апкын»га. Дөресрәге, бу юлы бергә эләктек. Якташым тәмәкесез тора атмый. Рус әйтмешли, колаклары күгәргәнче тарта. Төнлә дә торып берне төрә. Әллә Мәйсәрәсен өзелеп сагына инде.
1 Жиз котелок —яшь солдатларны шулай дип Йвртәләр.
Бер вакыт аяыи одеал астыннан гына пыскытып ятуын күргәч, мнн дә компаниягә керергә булдым. Батраков моны сизенгән. Иртән уянуга хәтта тәмәке төпчегебезне дә табып алган. Сорау алу башланды:
— Төнлә кайсыгыз төтәтеп ятты?
— Мин!— дип жавап бирде Миннулла.
Мин дә анын сүзен үк кабатладым: ♦
— Мин! я
Отделение командиры:
— Әле сез группа беләкмени? Монын өчен Згакон катырак,— диде дә < койкадагы ак жәймәне йолкып алды, аны дүрт почмагыннан дүрт кы- н зылармеецка тоттырды. Тәмәке төпчеген жәймә уртасына салдык.
— Шагом марш! 5
Казармадан чыгып, конюшня янына юнәлдек. Без Миннулла белән з алдан барабыз. Кулыбызда сапер көрәкләре. Безнен арттан ак җәймәле Н «процессия» атлый. Узганы-күргәне көлеп озата. Тун жирне ярты метр к тирәнлектә казып, саргайган тәмәке төпчеген «кабергә» төшердек... ~
Якташым шул көннән башлап. Батраковка үч итеп дигәндәй, бөтенләй тартмас булды. Ә мин та;туымны ташлый алмадым. Элек, армиягә кадәр, төннәр буе шигырь язып азапланган чакларда, авыздан папиросны бер дә өзми идем. Шул илһам китерә кебек, эзләгән рифмаларны табарга ярдәм итә. Тагын шигырь язасылар булмас дисенмени? Әмма мин дә бирешмәдем Отделение командирына үч итеп честь бирергә өйрәндем. Аиа үч итеп, занятиеләрдән сон, турник, брусья янына киләм. «ат» аша смкерәм, хәрби уставларга кадалып утырам.
Армиягә кадәр мин татар, башкорт шагыйрьләренең барлык шигырь китапларын укып чыктым. Бигрәк тә Такташ, Туфан поэзиязе белән женләнеп йөрдем. Благовещенскига килгәч, әтидән Туфан шигырьләрен соратып алдым-
Көндезге ял сәгатендә, башкалар мыснап, гырылдап йоклаганда, мин одеал астында гына «Урал эскизлары»!» укып ятам. Бер көнне кәгазь кыштырдавын ишетепме, Батраков одеалымны тартып ачты да мина тиз генә киенергә кушты. Без анык белән аяк очларына гына басып. «Ленин бүлмәсе»нә кердек. Каршысына утыртып, ул мина үгет-нәсихәт укын башлады. «Син армиягә кадәр укытучы булган кеше, башкаларга үрнәк күрсәтергә тиеш»,— дигән сүзләре бигрәк тә йөрәгемә килеп кадалды. Батраковнын белем, үзе әйтмешли, «дүрт класс һәм бер коридор». Ул ничектер шуның белән масая шикелле, һәр җирдә үзенең өстенлеген сиздерергә тырыша. Күрегез, янәсе, дүрт класслыларны.
Командир шигырь китабын кулына алып, теләр-теләмәс кенә актар- галады, аннары коры гына:
— Нәрсә турында?— дип сорады
— Урал турында,— дидем мин ана һәм:
Әй. машинист, каула паровозны, Уралымны взслеп сагындым! —
дигән юлларны рус теленә тәрҗемә итеп укыдым Батраковнын йөзе кинәт яктырып китте.
— Мин дә Уралдан бит. тагын укы әле,—дип, яныма күчеп утырды. Күрәсең, соңгы юллар анын ин нечкә кылына кагылган. Туган ягын ул да сагына икән...
Булган бар байлык ранец эченә тутырылган: бер көнлек азык запасы. кер кунмаган күлмәк-ыштан, бритва, мылтык чистарту әйберләре, плащ-палатка... «Урал эскизлары» да шунда кереп утырды. Солдат
ӘДИП МАЛИКОВ
<амбар»ын артык-портык нәрсәләрдән арындырганда, Батраков аны күрмәмешкә салыша торган булды. Ә башка бер вакытны Эрнест Хемингуэйнең «Сау бул, мылтыгым» дигән романын ул миңа тәки укырга бирмәде.
— Исеме әйбәт түгел, калдырып тор,— диде дә кулыма «Каравыл уставы»н тоттырып кунды
Амур буенда, без хезмәт иткән-урында, кыш бер дә Урал кышына ох-шамаган. Кар ялындырып кына ява, аны да жил каядыр сыпырып алып китә. Мондагы җилләр хәтәр. Биттән сыйпап кына узмыйлар, чыбыркы очы сыман чирттереп-чирттереп алалар. Чалт аяз көнне һич көтмәгәндә ком бураны котыра башлый. Күк йөзе соры шинель төсенә керә. Кояш нурсыз шәүләгә әйләнә. Җил улый, аңа кушылып этләр улый. Амурный теге ягында ферма этләре улый...
1940 елның кышына аяк баскач, тревогалы төннәр ешаеп китте. Эт булып арып, татлы йокыга талганда гына шомлы команда тавышы ишетелә:
— В ружье!
Өч минут эчендә барына да өлгерәсең. Кулда мылтыгың, аркада ранец, иңдә противогаз, көрәк, билдә фляга... Әйе, Громов кулыннан алган фляга. Югалмасын өчен исемемне язып куярга да өлгергән идем: «Әхнәф Мәүлитов. Благовещенск. 1939...»
Өстеңә сары тун кисәң, соры шинелең, камыт шикелле булып, ранец әйләнәсенә урала. Аяк астында рәтләп кар булмаса да, чаңгылар бездән калмый. Алар солдатның иңбашына менеп яталар.
Старшина шул арада складтан әллә ничә ящик патрон, яктырткыч ракеталар, гранаталар алырга өлгергән. Взводны ул тревога буенча җыйнала торган урынга туплап, приказ бирә:
— Тулы булмаган мәгълүматларга караганда, Благовещенск шәһә-ренең төньяк районына дошман десанты төшерелгән. Безнең бурыч — десантның кайсы юнәлештә хәрәкәт итүен, ничек коралланган булуын ачыклау.
«Мөгаен, чындыр» дигән шомлы уй йөгереп үтә күңелдән. Йөзе кара самурай Хасан күле янында, Халхин-Голда эшләгән этлекләрен тагын кабатлый алмас дисеңмени?!
Көнбатыш Европада фашизм котырына, мөстәкыйль дәүләтләрне аяк астына салып таптый Самурайның да аппетиты аныкыннан бер дә ким түгел. Себер киңлекләренә. Уралга өмет суза ул.
Шунысы гаҗәп, бездә тревога булган төнне Хәйхә гарнизоны да аякка баса. Ниндидер серле бәйләнеш бар. Элек, Маньчжурия җирләрен японнар басып алганчы, Благовещенск белән Хәйхә бер шәһәр шикелле булып яшәгән. Ярдан-ярга кунакка йөрешкәннәр, кыз бирешкәннәр. Хәзер дә ике арада элемтә бар, диләр. Ләкин яшерен төстә: күгәрчен тәпиенә тагылган бөтиләр, элемтә этләре ярдәмендә, яктылык сигналлары аша. Шәһәр урамнарының кичтән караңгылыкка чумуы, тәрәзә капкачларының ябылып куюы тикмәгә генә түгелдер. Бездәге хәлләрне, димәк, теге ярга хәбәр итеп торучылар да бар.
Җиде төн уртасында, тревога белән кузгалып, гарнизонның запас капкасыннан билгесез юлга чыгулар беренче тапкыр гына түгел. Таш казармалар бушап кала. Полк таң нурын аяк өстендә каршылый. Ачык далада штык урманы чайкала.
Төп көчләрдән аерылып китү өчен безгә, разведчикларга, берәр сәгать чамасы йөгерергә туры килә. Иңдәге йөк төрле яктан гәүдәне түбән тарта. Тын кысыла, күз аллары караңгылана. Кием аша пар бөркелә, керфекләргә бәс куна. Менә-менә егылам дигәндә, ниндидер көч сине тагын алга этәреп җибәрә. Батальоннан шактый аерылгач, йөгерүдән
кызу адымга күчәбез. Мина барыбер юртакларга туры килә Адымнар бәләкәй, старшина бер атлаганны мин ике атлыйм.
Әрәмәлек эченә килеп кергәч, кинәт кар барлыкка килде. Күн итекләрне салып, киез итекләрне кидек, чангыларга бастык. Үзе эссе, үзе салкын. Маңгайда —тир, ә бит очы, аз гына карамый торсан, түгәрәкләнеп тунып та чыга. Белодедовның борыны агарган. ♦
— Ышкы ятьрәк!— дип. Батраков анын янына килде, тукталып z тормастан, егетнең бөркетнеке шикелле кәкрәеп төшкән озын борынын з бияләе белән үзе үк уарга тотынды, кесәсеннән каз мае (посылка белән < килгән) алып сөртте. Батраков ахырдан усал көлеп, кисәтеп куйды: н
— Моннан соң борынына чехол элдереп йөре, алла бәндәсе!
Җылы чехол бар безнең. Ләкин аны борынга кидереп булмый... ы Белодедов менә дигән чаңгычы булып чыкты «Выжт» итеп алга 2 узып та китте. Аякларына күз дә иярми. Батраков аңа карата: «Җен!» Э дип кенә әйтергә өлгерде.
Чангыга баскач, хәрәкәт җиңеләйгәндәй булды. Аякларны җирдән ♦ өзеп атлыйсы урынга, таякларга авырлыкны саласың да чаңгыларны а гына шудырасың. Үлә язып су эчәсе килә, иреннәр коп-кыры. Бил кае- ° шындагы фляганы селкетеп карыйм, чайкалган тавыш ишетелми. Суы 2 тунган булырга тиеш. Бер арада тиз генә иелеп, кулыма кар алдым, ч Батраков моны күреп бармак янагач, кар ашау теләген жннәргә туры * килде. Шулай да бияләйгә эләгеп калганын яларга өлгердем. Авызга а ком бөртекләре ияреп керде, телгә бияләй тәме йогып калды. Икенче ел с хезмәт итүче «карт» солдатлар кесәләренә шикәр төреп салганнар Ул арыган чакта хәл кертә икән. Бердәнбер юл — хәзерге хәлем турын- ® да уйламыйча, башка «дөнья» белән мавыгу. Студент чакларымны хәтергә төшереп «арыйм. Такы-токы яшәсәк тә, ожмах булган икән ул көннәр. Кадерен генә белмәгәнбез. Төннәр буе шахмат уйнап, китап укып утырсан да, сиңа сүз әйтүче юк. Ял көннәрендә кинога я циркка чыгып чаба торган идек. Тулай торак күршесендәге конфет фабрикасына барып, мичкә тәгәрәтәбез, «акча сугабыз», туйганчы шоколад эремәсе эчәбез. Ана аз гына спирт та кушалар, фабрикадан кайткач, кәеф шәп була. Икенче көнне маемлата, ашыйсы килми. Кинолык акча янга кала. Ә дәрестән соң, ашау-эчүне онытып, әдәби журнал чыгарулар, аның чираттагы номеры өчен ярыша-ярыша шигырь язулар...
Чаңгы кроссларыннан читләшергә тырыштым мин. «Илһам иясе» кеше спорт белән шөгыльләнә димени?! Әйдә, йөгерә, сикерә бирсеннәр. Ә син, янәсе, муза пегасына атланып чап.
Дөресен әйткәндә, педучилишеда укыганда спорт белән шөгыльләнмәдем диярлек. «Йөрәге ритмсыз тибә» дигән рентген кәгазен күрсәткәч, мине физкультурадан азат иттеләр
Башкалар чаңгыда чыгып киткәндә, мин бер ялгызым аудиториядә калып, Чкаловларның, Гризодубоваларның батырлыклары, пограничниклар тормышы турында шигырьләр яза идем Шигырь һәм чынбарлык... Поэзия һәм батырлык... Тормыш үзе, тик тормыш үзе генә поэзия чыганагы икәнен, кәгазь атка атланып ерак китеп булмаячагын кем уйлаган ул чагында?
Дөнья барысы өчен дә уртак. Шагыйрь дә кулына балта, чүкеч, ә кирәк чагында мылтык тота белергә тиеш. Армия законнары берәүгә дә ташлама бирми. Табигать кочагында аунап, физик яктан чыныгып үскән егетләр биредә үзләрен хәтта өстенрәк тә сизәләр Алардан калыштыңмы — бетте. Син көлкегә әйләнәсен. Үзенә сиздермәсәләр дә, артында мыскыллап көләчәкләр: «ак сөяк . »
Кем чангыга баскан, кайсы берәүләрнең җилкәсенә, киресенчә, чаңгылар үзләре менеп кунаклаган. Әле мнннән калышраклар да бар икән...
Сәхрадагы дөя кәрваны шикелле, яктан якка чайкалып, озын колонна атлый. Мен кешедә — мен төрле уй...
Сашка Анохин белән Белодедов алдан юл ярып, взвод командирына төрле сигналлар биреп баралар. Анохнн җилдереп кенә кире әйләнеп килә дә үзенең күзәтүләре турында старшина Громовка доклад ясый. Аннары ухылдап, тагын яныбыздан чабып уза. Ул да арыган, ләкин сер бирми. Андый кеше бер егылса тора алмаслык булып егыла.
Анохиннын аяклары озын шул, чаңгылары да үзләре шуып гора. Көнләшмәс җиреңнән көнләшерсең...
— Прива-а-л!
Ранецыңа башны терәп, аякларны югары куеп, нзрн-изри тәмәке төтәтүләр... Керфекләр авырая, күзне йокы баса. Шул арада әллә нинди төшләр күрергә өлгерәсең. Ун минут эчендә арыганлык бетми, киресенчә. аны бөтен буыннарын белән тоя башлыйсың.
Приваллар ясый-ясый, без ул көнне кырык чакрым җир үткәнбез. Полк ике калкулык арасындагы әрәмә буенда вакытлы лагерь корып җибәрде. Яныбыздан гына, мылтык таганнарын аударып, кыр кәҗәләре чыгып чапты. Аларнын үз дөньялары.
Бер-бер артлы солдат учаклары кабынды. Котелокларны чишеп алып, чәй кайната, ботка пешерә башладык. Батраков взвод өчен дүрт буханка кара ипи алып килде. Алар кирпеч сыман шакылдап горалар. Балта белән генә чапкаларлык.
— Сугыш вакытында сина мичтән генә чыккан җылы ипи биреп тормаслар,— ди Батраков,— учак өстенә куеп эретегез.
— Грузия шашлыгы ясыйбыз,— дип көлешәләр егетләр,—кызганыч, Кавказ кешеләре юк монда.
Чыннан да, арабызда җылы як «фрукты>ларыннан берәү дә күренми. Күбесе Башкортстан, Татарстан малайлары һәм Себернекеләр. Безнең турыда нарком скырыс табигатькә бирешмәстәй чыдам халык» дип уйлый микән әллә? Ә сугыш дигәнең әкият гүгел. Ул чынга әйләнде. Яман аты чыккан «Маннергейм линиясе» бөтен дөньяның игътибарын үзенә тартты. Ленинград тирәсендә канлы сугышлар бара. Фин чаңгычыларының тәвәккәллеге, җитезлеге турында батальон комиссары бер дә киметмичә сөйләде. Ленинград тирәсе ут сулый. Шуның ялкыны безгә тия.
Кара пәрдәсен бөркәнеп, тау итәкләреннән, әрәмә буйларыннан төн шуыша.
Яктырак яналыр йолдыэ Төн кара булган саен...
Учаклар да шулай. Алар, шәһәр утлары сыман, балкып, җемелдәшеп торалар. Битне ялкын, арканы салкын куыра. Куллар чолгау киптерә, ә уйлар —еракта. Мен кешедә —мең төрле уй.„
Урта буйлы, төп сыман нык. таза гәүдәле Башкортстан егеге Аркадий Петров күзләрен бер ноктага төбәп, тынып калган. Милләте буенча ул чуваш. Татарча да аз-маз сукалый. Ни турында уйлый икән? Тракторын сагына булыр. Петров күбрәк «ЧТЗ» турында сөйләргә ярата. Ана еш кына Белодедов та кушыла. Армиягә кадәр алар икесе дә механизатор булганнар. «Эх, ганк училищесына эләгә алмадык бит».—дип уфтанып та куйгалыйлар. Белемнәре житми. алты класс кына. Ә мин, юләр, пехота училищесыннан баш тарттым. Ун класс тәмамлаганнарның һәммәсен диярлек карантиннан ук җыеп алдылар. Кайсысын Хаба- ровскига. кайберләрен Владивостокка хәрби мәктәпләргә укырга җибәрделәр. Ник юләр булыйм, минем укытучылык һөнәрем бар ич. Ике елымны тутырам да яраткан эшемә кайтам..
Миңнулла белән икебезгә — бер котелок ботка. Икенчесендә — чәй. Минем бер кабасым да килми. Шикәрләп чәй генә эчтем. Тәнем дер-дер
калтырана Битләрем, кызыша, уттай яна башладым. Тнзоәк казармага кайтып, салам матраска авасы иде...
Хәлем торган саен начарлана барды Тигез җирдә дә абына сергег ә генә атлыйм. Отделение командиры Батраков мине култыклап алды га йөгертергә азаплана. Ахыр чиктә ул түзмәде, чаңгыларымны Анохингг мылтыгымны Белодедовка бирергә кушты Миңнулла өлгеррәк бульп ♦ чыкты: «Үзем!» диде дә, миннән рөхсәт сорап тормыйча, чаңгы s бавына ябышты. Якташым алдында үземне гаепле, башкалар каршынха з кимсетелгән итеп сизсәм дә, ләкин нишлим. Алар әле минем авьцу < икәнемне белмиләрдер дә. Әгәр бу турыда отделение командирына әй*- £
Кар ашагансыңдыр!—дип, җикереп кенә куячак. Әйе. ашады:г. S түземем җитмәде. Бик сусагач, командирым күрмәгән арада бер уч кгр 5 эләктереп капкан идем. 3
Күк йөзе кара, йолдызлар кызыл төстә. Йолдызлар сикер! әләшет * биешеп торалар. Мылтыгымны Белодедовка бирмәскә булдым Солда - ♦ лар сугышта мылтыкларын кочаклап үләләр. Ә син поход баргаиха шул юеш борын алдында коралсызланып калырга тиешмени?
Казармада чакта отделение командиры әйткән сүзләр һаман кол» к төбендә: «Хуш. мылтыгым...» Исеме үк әйбәт түгел...» Менә хәзер шул сүзләр күңелемнән ут булып йөгерде
— Мылтыгымны бирмим!—дидем, җан ачуы белән читкә тайпылып,— шунда ятып калам.
Батраков миңа:
— Чираттан тыш бер наряд! Кабатла приказны!—дип ысылдады.
— Есть, чираттан тыш бер наряд...
Мылтык үзем белән калды. Шул арада безнен янга I ромов килеп җитте. Ул эшнеи нәрсәдә икәнен белеп, мина артын куеп иелде хә әйтте:
— Кочакла муеннан!
Старшинаның тавышында зәһәр ирония сизелде. Шунда егылып кына үләсе иде бит. Взвод командирының җилкәсенә менеп аглан га бөтен полк алдына адәм хуры булып бар, имеш. Ярый, эш ана барып җитмәде. Громов отделение командирына санитар бричкасын көтеп алырга кушты. Без Батраков белән икәүдән-икәү генә юл читенә чыгып бастык.
Чайкалып, талгын гына басып, укчы роталар килә. Каска, котелоклар ай яктысында ялтырап-ялтырап куялар. Очсыз-кырыйсыз колонна агыла. Урман полосасы шикелле. Мина да шул урман эченә кереп югаласы иде. Булдыксыз булып, игътибар үзәгендә калма икән Полкташларьң беЛән бергә, бер сафта атлау нинди зур бәхет...
Без көткән бричка килеп җитүгә. Батраков мине санитар карамагына тапшырды да үзе, бөкресен чыгарып, колонналар читеннән алга тз- ба йөгерде. Минем аркада ул хәзер ухылдап, хәлдән таячак. Ул да бит иненә без күтәргән йөкне аскан. Походта ин кыены — куын җитү.
Бричкага утырып озак бара алмадым, аякларым ойый, тәнем элеккедән дә ныграк калтырана башлады Санитар мина арба читенә тотынып тәпн-тәпн агларга кушты. Күпме атлаганмындыр, хәтерләмим Юл буенча йокымсырап, әллә нинди төшләр күрт-күрә бардым Янымда гына әти. Ул читкә борылып, күзлеген сөртә
Педучилище залында музыкадан имтихан тотам икән Бер вакыгга да әрләүне белми торган музыка укытучысы, сорау билгесе сыман, бөкре гәүдәле, кылыч борынлы карт, рояль көенә җырларга куша мина. Күпме генә тырышсам да. тавышым чыкмый Тулай торак бүлмәсендә бергә яшәгән иптәшем, бакыр башлы Биктимер кыюлык өчен дип мина бе-р стакан вино салып бирә. Шуннан «Галиябану» көеиә җырлый башлыйм..;
Ахыры бар.