Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ВЛАСТЕНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЕЛЛАРЫНДА ТАТАРСТАНДА КИТАП БАСУ


илли телләрдә китап басу миен юлга салу Баек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә ирешелген эур казанышларның берсе дияргә була.
Революциянең беренче кеннәреннән үк басма сүз яңа тормыш тезү эшенә җиге- ле. Большевиклар партиясе һем совет хөкүмәте марксистик-ленинчыл матбугатны үстерүгә ифрат эур игьтибар бирәләр. Китап, басма сүз халыкка революциянең төп максатларын аңлатып бирергә, хезмәт ияләрен яңа тормыш төзү эшенә тупларга, эшче һәм крестьяннарның дуслыгын ныгытырга, халыкның гомуми культурасын үстерергә. хезмәт иясе массаларында доньяга марксистик караш тәрбияләргә, кыскасы, халыкка, революция эшенә хезмәт итәргә тиеш була.
Патша Россиясендә китап басу эше түбен дәрәҗәдә торган. Милли телләрдә китаплар аз басылган. Күп кенә халыкларның полиграфия базалары ук булмаган. Совет хәкүмсте эшне нәкъ әнә шуннан — милли нәшриятлар оештырудан, милли полиграфия базалары булдырудан башлый. Резолюция җиңүгә, Милләтләр эше буен-ча Халык Комиссариатының барлык бүлекләре милли телләрдә газеталар. китаплар, терлв брошюралар һәм плакатлар чыгарырга керешә. Культура ягыннан артта калган милләтләрнең ихтыяҗын истә тотып, Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты каршында ике махсус нәш-рият — Көнчыгыш һәм Көнбатыш нәшриятлары тезелә. Бор үк вакытта милли республикаларның үзләрендә нәшриятлар оештыру эше башлана.
Казан шәһәре элек-электән Идел буенда яшәүче халыклар өчен үзенә күрә бер культура үзәге саналып килгән. Совет властеның беренче елларында күп кенә шәрык халыкларының, шулай ук Идел буендагы башка тугандаш халыкларның милли матбугатын үстерүдә ул әһәмиятле роль уйный. Мәсәлән, үз автономия-ләре оешканчы. Мари. Удмурт һәм Чуваш нәшриятлары безнең шәһәрдә эшләп киле. Шулай да Казанның китап басу эшен юлга салуда тоткан төп урыны татар халкы. Татарстан белән бәйләнгән.
В. И. Ленин милли окраиналарда, аерым алганда 'атарстанда. китап бөсу эшенең торышын игътибар белой күзәтеп барган. Мәсәлән, 1918 елның 28 июлендә ул Милләтләр эше буенча Халык Комиссариатыннан татар теленде күпме әсәр басылганлыгын хәбәр итүне үтенә. Партиянең X съезды барган кеннәрде Казан журналисты В. Бахметьев юлбашчы белән очра-шып сөйләшә. Әңгәмә вакытында В И. Ленин аңардан Татарстанда матбугат эшенең торышы, республиканың полиграфия базасы, аның мөмкинлекләре турында да сораша Татарстан АССРны төзү өчен хәзерлек барган көннәрдә Шорын халыклары коммунистик оешмаларының узок бюросы хезмәткәрләре 8. И. Ленин янына безнең крайда китап басу эшенең торышы турын-да махсус доклад белен керәләр.
В И. Ленинның Кремльдәге китапханәсендә егерменче еллар башында Казанда басылган ике дистәләп китап саклана < Бу факт үзе генә дә аның Татарстандагы матбугат эше, аерым алганда, Казанда
• «Дружба народов» журналы. 1957 ел. 11 сан 29 бит.
• В Аристов. Прочитано Ильичам. Рус телендә. Ксзан 1970 ел.
М
чыккан иҗтимагый-пслитик басмалар белей якыннан кызыксынып баруы турында сөйли.
Татарстанда китап басу эшенең бик бай, шактый гыйбрәтл* һәм кызыклы үсеш тарихы бар. Беренче чорда бездә газета- журналлар һәм китап басу, аларны тарату белән күп төрле оешмалар шөгыльләнә. Менә кайберләре: партиянең Казан губерна комитеты һәм аның милли секцияләре; Казан губерна башкарма комитетының матбугат бүлеге һәм аның милли бүлекчәләре; РСФСР Наркомнацының Үзәк мөселман, чуваш, мари, керәшен бүлекләре; РКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Шәрык коммунистик оешмаларының үзәк бюросы; Көнчыгыш фронтының Икенче һәм Бишенче армияләренең политбүлекләре; РСФСР Наркомнацы каршындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясе._XVII Бо- лардан тыш, егермеләп хосусый нәшрият рус һәм татар телләрендә китаплар, га- зета-журналлар чыгарып килгән.
Мондый хәл китап басу эшендә зур кыенлыклар тудыра. Бердәм үзәкнең булмавы, барыннан да бигрәк, китап, журналларның сыйфатына начар тәэсир ясый. Көн тәртибенә нәшрият эшен ныклы юлга салу, үзәкләштерү мәсьәләсе килеп баса. 1918 елның сентябрь аенда Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты «РоОсия телеграф агентлыгы турында» карар чыгара. Бу карар нигезендә Халык Комиссарлары Советы каршындагы матбугат бюросы һәм Петроград телеграф агентлыгы, шулай ук урыннардагы барлык информация учреждениеләре бердәм үзәк информация агентлыгына берләштереләләр (кыскартылсак исеме — «РОСТА»), Урыннарда ин-формация агентлыгының җирле бүлекләре оештырыла. Губерна шәһәрләрендәге бүлекләр— «ГубРОСТА», а өяз шәһөрләрен- дөгеләре «УездРОСТА» дип йөртелә башлый.
1919 елның 21 ноябренда партиянең Казан губерна комитеты губернада «РОСТАоның җирле органнарын тезү турындагы мәсьәләне карый. Шунда ук Казан «ГубРОСТА» составында татар бү-леге оештырыла. Бераз соңрак барлык өязләрдә «РОСТАпның өяз бүлекләре төзелә. «ГубРОСТА» барлык җирле информацияне туплаучы үзәккә әйләнә, ул җирле матбугатны һәм үзәк матбугатны гу
узаконении и распоряжений
,il’“«Iw,HCKoro 11|'<1пнтельст1Ч1 1*>1П ел 3H5 бит комитетының партия архи
берна тормышы турындагы хәбәрләр белән тәэмин ител тора.
Партиянең Казан губкомы матбугат таратучы органнарны ныгыту һәм камилләштерү буенча да зур эш башкара. Совет властеның беренче айларында һәр нәшрият каршында аерым экспедицияләр эшләп килгән була. Хезмәт ияләрен газета- журналлар һәм китаплар белән тәэмин итү эшен тагын да яхшырту максатыннан чыгып, 1918 елның икенче яртысында, совет дәүләтенең махсус карары белән, башкалада һәм урыннарда матбугат тарату буенча үзәкләшкән органнар оеша башлый. ВЦИКнын матбугат тарату буенча Центро- печать агентлыклары барлыкка килә.
1918 елның октябрь аенда шундый ук оешма Казан губерна башкарма комитеты каршында да төзелә. Матбугат тарату эше белән шөгыльләнгән бетен учреждениеләр: аерым газеталар каршындагы экспедицияләр, конторалар, газета-китап киосклары Центропечатьның губерна агентлыгы карамагына тапшырыла.
1919 елның февраль башларында партиянең Казан губкомы карары белән Центропечатьның губерна агентлыгы базасында өч бүлекчәдән торган (гомуми бүлекчә; әдәбият-нәшрият бүлекчәсе; экспедиция бүлекчәсе) матбугат бүлеге төзелә. Шул ук елның май аенда әлеге матбугат бүлеге каршында нәшрият коллегиясе оеш-тырыла. Казанның бөтен нәшриятлары шушы коллегиягә буйсындырыла, аңа шу-* лай ук матбугатта чыккан барлык әйберләрне күзәтеп бару эше дә йөкләнә *.
Матбугат бүлеге турыдаи-туры нәшрият эше белән дә шөгыльләнергә, плакатлар, өндәмәләр, халык алдында уку өчен төрле җыентыклар, декламацияләр бастырыл чыгарырга тиеш була. Бүлеккә шулай ук матбугат эшчеләре хәзерләү, журналистларның белемнәрен күтәрү, төрле күргәзмәләр, «сатира тәрәзәләре» оештыру бу-рычы да тапшырыла2. Бүлекнең эшчән- леге бөтен кантоннарга җәелдерелә. Казан губерна башкарма комитетының карарында күрсәтелгәнчә, нәшриятлар матбугат бүлегенең рөхсәтеннән башка бер нәрсә дә баса алмаганнар. Типографияләр аннан узып заказ кабул итмәгәннәр. Шундый чаралар ярдәмендә матбугат бүлеге китап басу эшен билгеле бер тәртипкә са-луга ирешкән.
1919 өлның 21 маенда Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты «Дәүләт нәшрияты ту- рыидапгы законны раслый. Әлеге закон нигезендә барлык совет, партия, кооператив нәшриятлар бердәм дәүләт нәшриятына берләштереләләр. Галимнәрнең, әдәби берләшмә һәм оешмаларның, шулай ух башка оешмаларның нәшрият эшчәнлеге Дәүләт нәшрияты контрольлегенә алына...XVIII
Әлеге закон нигезендә. Казан губерна башкарма комитеты каршындагы матбугат бүлеге Дәүләт нәшриятының Казан бүлегенә әйләндерелә. Анын мөдире итеп Татарстан Халык Мәгариф Комиссариатының коллегия члены Кочергин билгеләнә.
Дәүләт нәшриятының Казен бүлеге 1919 елның 22 июлендә оеша һәм 1920 елның июнь аена кадәр шул исем астында эшләп килә. Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасы төзелгәч, ул Татарстан дәүләт нәшрияты дип йөртелә башлый. Үзенең берьеллык эшчәнлеге дәверендә Госиздатның Казан бүлеге төрле тармакларга караган йөзләрчә китап чыгара. Ул китаплар белән якынианрак танышу киң катлау укучылар өчен дә кызыксыз булмас дип уйлыйм.
Культура революциясе ихтыяҗлары беренче планга киң массага адресланган китаплар чыгару мәсьәләсен куя. Совет властеның беренче елларында шундый әдәбият чыгару белән барлык совет нәшриятлары шөгыльләнә. Шулай да мондый төр әдәбият чыгаруның төп урыны РСФСР Госиздаты һәм аның урыннардагы бүлек-ләре була. Казан бүлегенең пропаганда- агитация бүлекчәсе 1920 елның бер аенда гына да 16 исемдә төрле брошюралар, листовкалар һәм плакатлар бастырып чыгара. Аларның гомуми тиражы 120 мең данәдән артып китә, шуның 33 меңе татар телендә басылган әдәбият Казан нәшрияты чыгарган беренче басмалар арасында шулай ук «Коммунистлар партиясе манифесты» бар. Ул 50 000 данә тираж белән басыла.
Нәшрият даими төстә сорау һәм җаваплар рәвешендә язылган локция-әңгәмә- ләр чыгарып бара 1920 елда, мәсәлән. 3000 данә тираж белән «Коммунистның беренче уку китабы». 2000 данә тираж белән Таняеяның «Безнең партия» исемле брошюрасы басыла. Массаларга революцион тәгълиматны аңлатканда татар пропагандистлары һәм агитаторлары бу кулланмалардан киң файдаланалар.
Билгеле булганча, революциядән соң РКП(б) Үзәк Комитеты И. Ходоровскийны Казанга җитәкчелек эшенә җибәрә. Биредә ул марксизм-ленинизм тәгълиматын по-пулярлаштыруга багышланган күп кенә хезмәтләр яза: «В. И.
XVIII тасиирламн. 23 эш 8 биг.
Ленин — пролетариат революциясенең бөек юлбашчысы», «Партиялеләр һәм партиясезләр». «Өченче коммунистик Интернационал һәм аның барлыкка килүе», «Съездлар һәм аларның әһәмияте» һ. б. Ул хезмәтләрнең Һәркай- сы Казанда зур тиражлар белән басыла. И. Ходоровский хезмәтләренең төп әһәмияте шунда, аларда һәркемгә аңлашылырлык гади тел белән Ленин тәгълиматының тел положениеләре, сыйнфый көрәш тарихына караган катлаулы мәсьәләләр бәян ителә.
Нәшрият шулай ук гражданнар сугышы вакыйгаларын яктыртуга зур игътибар бирә, хезмәт иясе массаларына социалистик ватанны саклауның никадәр әһәмиятле булуын аңлата, аларда туган илгә, хезмәт халкына мәхәббәт тәрбияли. Эслеиың «Колчак патшалыгында бер ел» дигән брошюрасы шул максатларны күздә тотыл чыгарыла. Нәшрият чыгарган политик бас-малар арасында «Революция һем профессиональ союзларның III Бетснроссия съе> ды карарлары», «Хезмәт турында законнар кодексы» кебек рәсми документлар мөһим урын тота.
Бөтен ил буенча В. И. Ленин әсәрләрен чыгару көчәя. В. И. Ленин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү эше революциягә кадәр үк башланган иде. Бездә бу эшне оештыручылар һәм башлап җибәрүчеләр беренче профессиональ татар революционеры Хөсәен Ямашев һәм күренекле татар язучысы Гафур Коләхметовлар була. Ок-тябрь революциясеннән соң В. И. Ленин әсәрләрен тәрҗемә итү һем бастырып чыгару эше ныклы системага салына, киң колач ала. Архив документларына караганда, В. И. Ленинның революциядән соң татар телендә, беренче булып, гүбәндәге әсәрләре басыла: «Тынычлык солыхын ратификацияләү турында доклад», «Солых турында декрет». «Җир турында декрет» һәм РСДРП(б)ның VIII съездында, шулай ук Советларның гадәттән тыш IV съездында сөйләгән докладлары. Болардан күренгәнчә. татар матбугаты, беренче чиратта.
’ Собранно рабо'кч •> н Рус телен ••■»
> КПСС -ЯН
кгг5эшчетгетх cos ет опастеның топ бурыч-ларына. илдә иминлек урнаштыруга һәм контрреволюция белән көрәш мәсьәләләренә караган хезмәтләренә игътибар биргән.
Иҗтимагый-лолитик әдәбиятны, бигрәк тә В. И. Ленин әсәрләрен чыгарганда, нәшрият объектив характердагы күп кенә кыенлыклар алдында кала. Квалификацияле тәрҗемәчеләр һәм редакторлар җитешми. татар телендә политик терминологиянең эшләнмәгән булуы кыенлыклар тудыра. Госиздатның Казан бүлегенә бу кыенлыкларны җиңүдә РКП(б) Үзәк Комитетының культпромы зур ярдәм күрсәтә. Тагын шуны да әйтеп китәргә кирәк, В. И. Ленин әсәрләрен, төрле сәяси хезмәтләрне һәм рәсми документларны өйрәнүне җиңеләйтүдә редакция исеменнән бирелә торган зур булмаган керешләр яки йомгаклау сүзләре әһәмиятле роль уйный. Аларда гади тел белән партиянең һәм дәүләтнең политик мәсьәләләргә карашы аңлатыла. Татар укучыларына В. И. Ленин әсәрләрен үзләштерүне җиңеләйтү максатыннан чыгып, китап ахырында аерым сүзләргә һәм терминнарга аңлатмалар бирелә.
Совет властеның беренче елларында ук Татарстан тарихын өйрәнү буенча киң күләмдә башланып киткән фәнни эш тарихи әдәбият чыгаруны юлга салырга булыша. Халык Комиссарлар Советы Октябрь революциясен һәм РКП(б) тарихын өйрәнү буенча Үзәк комиссия төзү турында махсус карар кабул итә. Бу карар нигезендә Дәүләт нәшриятының Казан бүлеге каршында «Испарт»ның Казан подко- миссиясе оештырыла һәм ул партия тарихына Казан губернасындагы революцион хәрәкәт тарихына караган материаллар җыю һәм аларны бастырып чыгару мәсьәләләре белән шөгыльләнә башлый. Губернадагы җирле халыклар тарихын, аларның этнографиясен өйрәнү эше киң колач ала. Мисал төсендә, Никольскийның «Идел буе халыкларының тарихы буенча конспект». «Чуваш этнографиясе буенча кыс- кача конспект» дигән брошюраларын күрсәтергә мөмкин.
Агитация-пропаганда һәм иҗтимагый- политик әдәбияттан тыш, нәшрият фәнни- популяр әдәбият һәм үзлегеннән укучылар өчен төрле кулланмалар чыгару эшенә дә җитди игътибар бирә. Зур тиражлар белән төрле кулланмалар, сүзлекләр, белешмәлекләр басыла. Үзлекләреннән укырга-язара өйрәнүчеләргә ярдәм йөзен-* нөн «Наданлык бетсен». «Җиңелләштерел- гән матур язу белешмәсе». «Гаиләдә һәм мәктәптә», «Кешеләр арасында һәм әкиятләр патшалыгында», «Уку өчен беренче китап». «Уку өчен икенче китап» кебек кулланмалар чыгарыла.
Крестьяннарны политик яктан тәрбияләүгә партия һәр вакыт зур игътибар биреп килә. РКП(б) Үзәк Комитетында крестьяннар белән эшләү буенча махсус бүлек булдырыла. Крестьяннар арасында пропаганда эшен җәелдерү авылга реаль ярдәм күрсәтү белән бәйләп алып барыла. 1920 елдан крестьяннар арасында ифрат зур оештыру һәм агитация эшләре башланып китә. Массаларга коллектив хуҗалыкларның өстенлекләрен аңлату мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баса. Бу бурычларны уңышлы хәл итүдә басма сүзгә, китапка зур урын бирелә. Әлеге чараларны тор-мышка ашыру йөзеннән, татар телендә «Авыл нинди налоглар түли?». «Крестьяннарга саклык кассасы нигә кирәк?» кебек брошюралар чыга. Арада аеруча зур популярлык казанганы «Авыл коммунасы» дигән брошюра була. 1920 елдан башлап нәшрият авыл хуҗалыгының аерым тар-маклары буенча (үсемлекчелек, терлекчелек һ. б.) махсус кулланмалар чыгара башлый. Шул ук елдан Госиздатның Казан бүлеге «Советлар Россиясенең авыл хуҗалыгы китапханәсе» дигән серия чыгарырга керешә. «Уртак игенчелек», «Совхозлар турында минем белгәннәрем», «Яшелчәләрне кышын саклау» кебек популяр брошюралар нәкъ шул сериягә керә. 1920 елның январь аеннан, «Знамя революции» газетасының кушымтасы төсендә, «Деревенские думы» дигән газета чыга башлый, шул ук елда «Халык хуҗалыгы» дигән журналның да беренче саны дөнья күрә.
Нәшрият планнарында хатын-кызларга багышланган әдәбият, шулай ук атеистик пропаганда буенча китаплар чыгару да елдан-ел киңрәк урын ала бара. Дөрес, дингә каршы әдәбият бастыру эше шома гына бармый. Совет властеның беренче елларында бу төр әдәбият системасыз төстә һәм бик аз санда басыла. Без, мәсәлән, Гудкованың «Алла турында кайбер нәрсәләр» дигән бер брошюрасыннан башка, телгә алып сөйләрлек нәрсә тапмадык. Дингә каршы татарча китаплар чыгару эше тагын да сүлпвнрак бара. Билгеле, бу бер Казан нәшрияты өчен гене
хас күренеш түгел. Башка милли нәшриятларда да хәл шул чамадарак була.
Йомгак рәвошендо шуны әйтергә кирәк, Госиздатның Казан бүлеге үзенең киң халык массаларына адресланган китапларында шул чор очен хас бетен иҗтимагый мәсьәләләрне күтәреп килә. Бу, үз чиратында, большевиклар партиясенә һәм эшче-крсстьян дәүләтенә хезмәт ияләрен политик яктан тәрбияләү эшен нык җиңе-ләйтә. Бу җәһәттән караганда, агитацион әдәбият «үз эшен коралның башка төрләрсмн— пушка, пулеме*. винтовкаларга караганда һич ким башкармый, ул хезмәт ияләренең бөтен фронтларда җиңүен тәэмин итә»'. Шул кадоресен дә билгеләп үтәргә кирәк, совет властеның беренче елларында массовый әдәбиятны укучыга карап диффереициацияләү практикасы булмый. Ул, барыннан да бигрәк, гомумән киң массаларга адресланган агитация-пропаганда әдәбияты була. Актуальлек, партиялелек. һәркем аңларлык гади телдә язылган булу — аның төп сыйфатлары. Массовый әдәбият чыгарып, Госиздатның Казан бүлеге үз өстенә тешкәй тел бурычларны үтәргә омтыла. Сүз массаларга по-литик тәрбия бирү, гомум хуҗалык мәсьәләләрен конкретлаштыру һәм аңлатыл бирү, социалистик җәмгыять тезү тәҗрибәсен өйрәнү, хезмәт ияләренә атеистик тәрбия бирү турында бара.
Халык мәгарифен чын фәнни нигезләрдә үстерү эше дә Бөек Октябрь революциясеннән соң гына башлана. 1917 елның декабрендә башлангыч һәм урта мәктәпләрне, шулай ук югары уку йортларын, дини учреждениеләр карамагыннан алып. Халык Мәгариф Комиссариаты карамагына бирү турында декрет кабул ителә. Тагын бер елдан чиркәүне дәүләттән һәм мәктәпне чиркәүдән аеру турында закон чыга Ә 1918 елның 18 февралендә Мәгариф эше буенча дәүләт комиссиясе «Совет мәктәбе турында»гы карарны халыкка җиткерә. Бу карар нигезендә, мәктәпләрдә дин укыту, дини йолалар башкару катгый те сто тыела. һәм, ниһаять, «Бердәм хезмәт мәктәбе турындагы декларациямдә совет халык мәгариф системасының төп принциплары формалаштырыла. Революциягә кадәрге төрле типтагы күп терпе мәктәпләр урынына ике баскычтан торган бердәм хезмәт моктобе тезелә. Укучыларның соци-
• Госудп чстпеиное Издательство эд пять лот. ■«’■••иди. Мәскиү. 1924 ел. ИО бит. аль составы нык үзгәрә, мәктәпләргә эшче һәм крестьян балалары килә. Уку-укыту эшенең максатлары, бурычлары һәм характеры үзгәрә. «Бердәм хезмәт мәктәбе турындагы закон», төп һәм мәҗбүри таләп төсендә, укытуны җитештерүчем хезмәт белән бәйләү мәсьәләсен куя. Хезмәт эш- чәнлеге. аны оештыру эше укытучыларның һәм халык мәгарифе җитәкчеләренең төп игътибар үзәгенә куела.
Революциягә хәтле, гомуми белем бирү дигәндә, укучыларның мәгълүм бер даирә фәннәрне, нигездә гуманитар фәннәрне, үзләштерүләре күздә тотылган. Совет мәктәбе гомумән грамоталы кеше тәрбияләп чыгару белән генә канәгатьләнә алмый иде. Ул кеше белен табигать, шәхес белән җәмгыять, экономика, политика белән культура, үткән белән бүгенге арасындагы катлаулы мәсьәләләрне дерес аңларлык гражданин тәрбияләргә тиеш иде. Бу исә укучыларда дөньяга материалистик караш. тирә-юнь тормышка яңа мөнәсәбәт, яңа кешелек сыйфатлары тәрбияләү дигән сүз. Укучыларның белемнәрне үзләштерүләре генә җитми, алармы үзбаш фикер йөртергә, мөстәкыйльлеккә ойретергә кирәк иде. Шуның белән бергә үк, агарга социаль, политик, хезмәт тәрбиясе, эстетик, физик тәрбия бирү мәсьәләләре кон тәртибенә куелды.
Мәктәпне үзгәртеп кору юлындагы аеруча актуаль месьәлелермоң берсе дөреслекләр чыгару белен бәйләнгән иде. Шул'мәсьәләне уңай хәл итми торып, совет мәктәбе яши дә, үсә дә алмаячак иде. Дәреслекләр басып чыгару иң үзәк мәсьәләләрнең берсенә әйлене.
Патша Росси ясеммөм аермалы буларак, совет педагогикасы баштан ук төрле милли мәктәпләр, шулай ук шәһәр һәм авыл мәктәпләре өчен аерым дәреслекләр булдыру политикасын алга сөрә. Баштарак дәреслекләр чыгару эшс белен Халык Мәгариф Комиссариатының әдәби ят-нәш- рият бүлеге, эшче, крестьян һем солдат депутатлары җирле советларының нәшри-ятлары шөгыльләнә. Дәүләт нәшрияты оешкач, дәреслекләр чыгару аның карамагына күчә, һәм бу дәүләт нәшрияты башкарырга тиешле иң төп эшләрнең берсе булып кала.
Революцияден соң азчылык милләтләргә уку-укыту эшлерен үз ана телләрендә алып бару хокукы бирелә. Илебез халыклары моны революция нәтиҗәсендә ире- шелгән иң зур казанышларның берсе то-
сендә шатланып каршылыйлар. Укытуны ана телендә алып бару, үз чиратында, милли телләрдә дөреслекләр һәм кулланмалар булдыру мәсьәләсен көн тәртибенә куя.
Бездә дәреслекләр чыгару белән башта губерна башкарма комитеты каршындагы матбугат бүлеге шөгыльләнә, аннан бу эш Казгосиздат карамагына күчә. 1919 елда нәшрият, бераз үзгәртеп һәм яңа шартларга яраклаштырып, иске дәреслекләрне чыгарып килә. Беренче чиратта, иң кирәкле дәреслекләр — әлифбалар, уку китаплары басыла.
Казан нәшрияты I һәм II баскыч мәктәпләр өчен татар телендә дәреслекләр яздырту буенча гаять зур эш башкара. Татар телендә дәреслекләр төзү буенча нәшрият каршында өч коллектив оештырыла: беренчесе татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр, кулланмалар тезү өчен, икенчесе математика фәне буенча дәреслекләр төзү өчен, өченчесе табигать белеме буенча дәреслекләр һәм кулланмалар төзү өчен, һәр өч коллективка татарлар арасыннан күренекле галимнәр һәм педагоглар тартыла.
1919 елда барлыгы 75 исемдәге дөреслек бастырып чыгару планлаштырыла. Аларның гомуми күләме 1154 басма табак булып, тиражлары 3 365 000 данәгә җитә. Елның беренче яртысында I баскыч мәктәпләре өчен 28 исемдәге дәреслек чыгару күздә тотыла. Алар арасында татар әдәбияты һәм грамматика дөреслекләре, математика, география, физика, табигать белеме, тарих китаплары бар. II баскыч татар мәктәпләре өчен планлаштырылган дәреслекләр саны иллегә якын. Алар арасында татар әдәбияты тарихы. Көнбатыш Европа әдәбияты тарихы буенча очерклар, борынгы әдәбият тарихы, рус әдәбияты тарихы. Рим әдәбияты тарихы. Көнчыгыш әдәбияты тарихы, социология буенча хрестоматия, социализм тарихы, рус революциясе тарихы, геометрия, алгебра, тригонометрия, физика, математика һәм башка фәннәр буенча дәреслекләр бар.
Дәреслекләр чыгару эше зур кыенлыклар белән бара. Ана телен белүче набор- щиклар җитәрлек булмый, кәгазь җитми, барыннан да бигрәк, тулы кыйммәткә ия дәреслекләр язу өчен авторлар коллективы тупланмаган була, программаларның эшләнмәсен булуы җитди кыенлыклар тудыра. Әмма ни генә булмасын, Дәүләт нәшриятының, Казан булеге үз өстемдәге бурычны нигездә уңышлы башкарып чыга. 1919 ел дәвамында татар телендә бик күп дәреслекләр басыла. Комплекслы программаларны күздә тотып эшләнгән байтак кулланмалар дөньяга чыга. Мәсәлән, «Авыл хуҗалыгы». «Умартачылык», «Ветеринария», «Кооперация», «Хезмәт мәктәбе» һ. 6.
География, геометрия, табигать белеме кебек фәннәр буенча дәреслекләр, кагыйдә буларак, русчадан тәрҗемә итү юлы белән эшләнә. Әмма тәрҗемәчеләр, җирле шартларга яраклаштыру йөзеннән чыгып, аларның эчтәлекләрен шактый үзгәртәләр, тулыландыралар. Ул дәреслекләр татар халкы тормышыннан алынган иллюстрацияләр белән чыгарыла.
Дәреслекләрнең үз вакытында чыгуы, шулай ук, Татарстан һәм РСФСР Халык Мәгариф Комиссариатларының өлгерлегенә дә бәйле була, алар дәреслекләрне раслауны еш кына тоткарлап киләләр. С. Потапов «Милли телләрдәге дәреслекләрне чыгару эшен яхшыртырга» дигән мәкаләсендә бик хаклы рәвештә болай яза: «Кулъязмалар, производствога тапшырылганчы, тикшерү һәм раслау белән бәйле озын юл узалар. Урыннарда дәреслекләр мәҗбүри төстә рецензияләнә һәм Халык мәгариф органнарында расланганнан соң, РСФСР Халык Мәгариф Комиссариаты ка-рамагына тапшырыла, анда кабат рецен-зияләнәләр. Дәреслекләр айлар буе чират көтеп яталар. Кагыйдә буларак, бер утырышта 30—40 дәреслек раслана. Дәреслекләрне раслау хокукын урыннардагы органнарга, аерым алганда, автономияле республикаларның Халык Мәгариф Комиссариатларына... тапшыру максатка ярашлырак булыр иде»
Партия һәм Татарстан хөкүмәте дәрес-лекләрнең эчтәлегенә генә түгел, ә аларның тышкы бизәлешенә дә зур әһәмият бирәләр. Әмма бу эштә кыенлыклар да күп була. Эш монда бер художник белән редакторның нинди кеше булуыннан гына да тормый, ә материалларның (кәгазь, буяу һ. б.) сыйфатына да бәйләнгән була.
Совет властеның беренче елларында Госиздатның Казан бүлеге төрле кулланмалар чыгаруга да зур игътибар бирә, ул шулай ук методика буенча периодик басмалар чыгара. Мәсәлән, «Хезмәт мәктәбенә бару юлында», «Мәгариф хәбәрчесе» һ. б. Татар телендә чыга торган «Мә
’ «Резолюция и национальности» Рус телендә. 1937 ел. 9—10 саннар. 58 бит.
гариф» журналының эшчәнлеге аерым хөрмәткә һәм игътибарга ласк.
Госиэдатның Казан бүлеге оешуының беренче көннәреннән үк хезмәт иясе массаларын матур әдәбият белән тәэмин итә башлый. Нәшрият чыгара торган бюллетеньдә бу хакта түбәндәгечә язылган: «1919 елның ахырыннан башлап Россиядәге бетен нәшрият эше Дәүләт нәшрияты тарафыннан берләштерелә башлый. Дәүләт нәшрияты, кәгазь кытлыгына һәм башка кыенлыкларга да карамастан, китап басу елкәсендә сизелерлек уңышларга иреште. Агитация-пропаганда материалларыннан һәм брошюрадан тыш, марксистик әдәбият күпләп басыла, әдәбиятның барлык тармаклары, сәнгать, төгәл фәннәр һәм башка фәннәр буенча яңа китаплар чыга, искеләре кабат басыла» '.
Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы еллары — милли әдәбиятлар барлыкка килүнең һәм үсүенең иң моһим чоры. Бу елларда Г. Ибраһимов, Г. Камал, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, һ. Такташ, К. Тинчурин кебек алдынгы татар язучы-лары революция вакыйгаларына багышланган иң яхшы әсәрләрен ижат итәләр. Татар язучыларының иҗаты тыгыз тестә яңа чынбарлык белән бәйләнгән иде, алар социализм жөмгыяте тезү юлында ирешкән уңышлар белән илһамланып эшләделәр.
Казан нәшрияты татар язучыларының оригиналь әсәрләрен чыгару, рус һәм дөнья әдәбияты классикларын тәрҗемә итеп бастыру буенча зур эш башкара. Нәшрият М. Горькийның «Фома Горде- евиын, А. Толстойның «Касатка» комедияләрен татар телендә чыгара. Каринскийның хезмәт ияләренең революцион корәшенә багышланган «Алар һәм без» исемле драмасы 10 000 данә тираж белән басыла. Казан нәшрияты чыгарган матур әдәбият китаплары арасыннан татар әдәбияты классикларының әсәрләре аеруча зур популярлык белән файдаланыла. 1920 елда Г. Ибраһимовның революция һәм шәхес мәсьәләләрен сурәтләүгә багышланган «Безнең көннәр» драмасы чыга. Революциянең беренче елларында Ф. Бурнашның «Таһир белән Зөһрә» һәм «Яшь йөрәкләр» исемле сәхнә әсәрләре басыла. Шул ук авторның 1919 елда чыккан «Дала каны» позмасы азатлык көрәше мәсьәләләренә
‘ Д*ҮП,'У ""Ж’пты"ы'’ Калай пулегебюл- мтеньнәры. 1921 ал. | са1|. 3 внт багышланган. Шул ук елларда М. Максуд нәсерләре, Г. Камалның «Декламацияләр» җыентыгы дөньяга чыга, М. Гафури, М. Фәйзи кебек язучыларның әсәрләре еш басыла.
Нәшрият балалар әдәбияты әсәрләрен чыгаруга зур игътибар бирә, татар клас-сикларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү эшен юлга сала. П. Радионов тәрҗемәсендә рус телендә Габдулла Тукайның «Өзелгән өмет» исеме белән шигырьләр җыентыгы, «Кәҗә белән сарык» исемле балалар әкияте чыга.
Революциянең беренче елларында басылган матур әдәбият әсәрләрендә яңа кеше өчен көрәш, хатын-кыз азатлыгы, мәхәббәт мәсьәләләре күтәрелә. Гражданнар сугышы тәмамланып, илне торгызу эшләре башлангач, хезмәт темасы көчәеп китә. Матур әдәбият әсәрләренең чагыш-тырмача күп басылуы бездә матур әдәбиятның югары дәрәҗәдә булуы һәм нык алга киткәнлеге тур>)нда сөйли.
Госиэдатның Казан бүлеге чыгарган китап продукциясенә анализ ясау шуны күрсәтә: совет властеның беренче елларында бездә иҗтимагый-политик әдәбият, дәреслекләр һәм матур әдәбият әсәрләре аеруча күп басылган.
Иҗтимагый-политик әдәбиятның тематикасы шул чордагы тормышның ихтыяҗлары белән тыгыз бәйләнгән. Мондый китапларда иҗтимагый яшәешнең аеруча актуаль мәсьәләләре чагылыш таба. Бу — Госиэдатның Казан бүлегенең социалистик җәмгыять төзүдә якыннан торып актив катнашуы, партиянең якын ярдәмчесе булуы турында сойли.
Казан бүлеге дөреслекләр һәм кулланмалар чыгаруга зур игътибар бирә. Ул шулай ук татар теленә дәреслекләр тәрҗемә итү, татарча яңа дәреслекләр яздыру эшен киң җәелдерә. Нәшрият чыгарган дәреслекләр коммунистик тәрбия бирү, дөньяга марксистик караш тәрбияләү, наданлыкны бетерүдә ныклы таяныч булалар.
Дәүләт нәшриятының Казан бүлеге тотар классикларының, шулай ук рус һәм дөнья классикларының иң яхшы әсәрләрен дөньяга чыгару эшенә зур өлеш кертә.
Губернада яшәүче халыкларны барлык төр әдәбият әсәрләре белән тәэмин итеп тору — нәшриятның төп бурычы өнә шул була. Күргәнегезчә, үз өстене йөкләнгән бу зур эшне ул нигоэдә уңышлы башкарып чыга.