СОЛДАТ КУТУЙ
Гадел Кутуйның тууыма 70 ел тулу ченнаре якынлашканда мин аның «Тапшырылмаган хатлвр»ь:н тагын бер мәртабә укып чыгарга булдым. Шул ният белен КПСС- нын Воронеж влкә комитеты мәгариф йорты китапханәсенә мерәҗәгать иттем.
— Ул китап бездә бар,— диде китапханә медире. 3. Худякова,— ләкин, беренчедән, ул хәзер кулда, икенчедән, аның битләре шул тикле теткәләнеп беткәй, сев аны рәхәтләнеп укый да алмас идегез. Воронеж университеты китапханәсеннән сорап карагыз сез аны. Анда белешмәләр ечеи саклана торгам махсус данәсе булырга тиеш.
Университет китапханәсендә «Тапшырылмаган хатлар», чыннан да. бар иде. Әмма анысы да бик нык таушалган булып чыкты. Тик мии моңа куандым гына. Яхшы китап гел шулай таушалган була бит ул. Шулай да бу очракта бер нәрсәне искәртеп үтмичә булдыра алмыйм: «Тапшырылмаган хатлар»ны рус телендә ешрак һәм зуррак тираж белән бастырасы иде. Миллионлаган китап сеючеләр тарафыннан яратып укыла торган әсәр ич ул.
Кутуйнын әйбәт язучы булганлыгы һәм ачың әсәрләрен укучылар яратып укыганлыгы — мәгълүм факт. Шуңа күрә бу мәкаләмдә мин язучы Кутуй турындэ түгел, бәлки Беек Ватан сугышында фашистларга каршы керешеп йергәм сугышчы Кутуй турында сүз алып борырга булдым.
Гадел Кутуй белән мии беренче тапкыр кырык икенче елның декабреида таныштым. Чатнама суык каннәрнеи берсе иде. Безнең әле яңа гына оешкан ааыр гвардия минометы бригадасы Мәскәү товар станцияләренең берсендә тшелоннар а тел- леп, Сталинград ягына юл тотты. Дон фронты гаскәрләре дошманның фельдмаршал Паулюс командалыгындагы группировкасын чолганышта тоткан кеннер иде бу. Димәк, дошманның ул группировкасын темам туздырып ташлар ечен безнең ярдәм дә кирәк булган, дип уйладык бех
Юлда барышлый бригаданың политбүлеге сугышчылар «расында политик аңлату эшен тагын да киңәйтеп җибәрде. Партия, комсомол җыелышлары, политик темаларга әңгәмәләр үткәрелде, яңа техниканы ейрәнүгә зур әһәмият бирелде Беркемне шулай бригада командиры белән бергәләп сугышчылар утырып бара торгам вагоннарны тикшереп йергеидә мин бер вагондагы тәртипнең аеруча әйбәт булуыма игътибар иттем. Бу вагондагы барлык солдатларның да саивл-ыыегы кырылган, кием-нәре чиста һем пехтә иде. Утыз биш яшьләр чамасындагы чибәр генә бер кызыт*- армоец вагондагылвр белән политик әңгәмә үткәреп тора. Үзе белей форма буенча киенгән бупса дә, аның кадровый солдат түгел икәнлеген чамаларга була иде. Ләкин мәсьәләне бик белеп сәйли. Сугышчылар аны зур чгьтибәр белем тыңлап утыралар иде.
— Сезнең батареядә яңгәмә элып баручы кеше кем уя/— дидем мич безме озата чыккан капитан Кожель ников там.
— Рядовой Кутуев ул,—диде дивизион командирының политик урынбасары. — Зур белемле, культуралы иптәш. Мин аны агитатор итеп билгеләдем БКП(б) членлыгына кандидат. Көнбатыш фронтта сугышкан чакта үзен кыю һәм тәвәккәл итеп күрсәтте. Солдатлар арасында да авторитеты зур.
Мин шундук Кутуевның фамилиясен блокнотыма язып алдым һәм аның үзе белән сөйләшергә кирәк булыр дип күңелемә салып куйдым Тиздән сөйләшергә җае да чыкты. Икенче көнне бригаданың агитаторлары киңәшмәсе булды. Анда Кутуев та катнашып, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шул чыгышыннан соң ул миңа тагын да күбрәк ошап китте Һәм мин аның үзен генә алып калып, тормышы хакында сораштыра башладым.
— Фамилияне сез инде беләсез.— диде
— Әйе шул, — диде ул кинәт җитдиләнеп. — безнең халыкны артка калган дип әйтеп булмый. Бездә хәзер кеше язганны укып кына калмыйлар, үзләре
дә язалар.
— Бәлки сез үзегез дә язучыдыр. Әллә булмаса артистмы сез? Шулайрак сизелә Тик тәгаен генә әйтә алмыйм. Ә беләсе килә.
Шул чакта безнең эшелон тиешле станциясенә килеп җиткән иде, сүзебезне артык дәвам итә алмадык
Эшелоннан төшкәч, бригада машиналарга төялеп, югары командование тарафыннан күрсәтелгән туплану урынына килде.
Сталинград далаларында ачы җил уйный, төкерек төшмәслек каты салкын. Яңа елга каршы көн иде ул. Бригада сугышчыларының күңелләрен күтәреп җибәрү өчен нидер эшләргә кирәк иде. Шул мәсьәләне хәл итү өчен без командирларны штабка чакырттык.
— Иң элек солдатларны суыктан сакларга кирәк,— диде бригада командиры,— Аннары яхшылап ашатырга һәм кайнар чәй эчертергә кирәк. Ә калган ягын солдатлар үзләре чамаларлар Барыгыз үзегезнең частьләрегезгә кайтыгыз да землянкалар казуны оештырыгыз*
Землянкалар әзер булганда сәгать кичке уннар җиткән иде инде Ул землянкаларның өсләрен палаткалар белән каплап, эчләренә салам җәйгәнче тагын шактый вакыт үтте Солдатлар сакал-мыекларын кырынган арада, поход казаннарында итле кәбестә ашы һәм карабодай боткасы да пешеп өлгерде. Котелоклар, кашыклар эшкә кереште. Яңа ел тууын белдереп, Кремль курантлары суккан тавышны радиодан тыңлагач, без бригада командиры белән икәүләп, землянкаларга кереп, сугышчыларны Яңа ел белән котлап йөрдек. Гвардиячеләрнең кәефләре яхшы иде. Землянка саен диярлек күңел ачалар: кайсында җырлыйлар, кайсында шигырь укыйлар яисә мәзәк сөйләшеп, көлешеп утыралар иде. Гадел Кутуйны да без шигырь укып торган чагында туры китердек. Русча укый иде ул Шигыре бик әйбәт иде. Тик, кызганычка каошы, мии аның ул шигыренең исемен язып алмаганмын.
Әйдәгез, шаяр-
ул. бик ягымлы елмаеп,—Исемем — Гадел.
Л^илләтем буенча татармын. Укый-яза белем. Сугышка кадәр төрле эшләрдә эшләдем Сугыш башлангач үзем теләп фронтка киттем.
— Укый-яза алуыгызны мин болай да яхшы беләм. иптәш Кутуев,— дидем мин
вңа. — Татарлар арасында укый-яза белмәүчеләр гомумән юк хәзер, мыйча гына сөйләшик әле.
Г. Кутуй фронтовик.
—- Монда да Кутуев активлык курса?» икан бит! Яхшы оештыоучы булырга тиеш ул,— дидем мин бригада командирына, землянкадан чыккач.
— Шулай булуы гаҗәп тә түгел,—диде командир,— Язучы икән бит ул!
— Шулаймыни? — дидем мин мәгънәле иттеоеп.— Кызык» Әйдәгез, без аны политбүлеккә алыйк та бригада тарихын язып баруны тапшырыйк.
— Мәслихәт булыр.— диде бригада командном, минем тәкъдим белән килешеп. ♦Шул хакта боерык бирергә вәгъдә итте. с
Икенче кенне үк Гадел Кутуй иңенә күн сумка асып минем янга килеп җитте £
— Иптәш подполковник.— диде ул, ягымлы тавыш белән,— боигада командиры- i
ның боерыгы буенча рядовой Кутуев сезнең карамакка килде! н
— Килүегез бик яхшы булган, иптәш Кутуев,— дидем мин ача.— Хәзер сез no- литбүлектә эшли башлаячаксыз. Сезнең язучы икәнлегегез миңа инде билгеле Бездә § сезгә дә эш җитәрлек булыр. Тик башта миңа шуны әйтегез әле: политбүлек кара- ° магына җибәрелүегезгә үзегез ризамы соң! Минемчә, канәгать булыога тиешсез. Бу ф бит хезмәт буенча күтәрелү!
— Мин бик үк риза түгел, иптәш подполковник,— диде ул, миңа туры карамыйча гына.
— Ә нигә риза түгел икәнен әйтә алмыйсызмы?
— Дивизионда моңарча мин гел солдатлар белән бергә була идем. Ә монда, белмим, ни эшләрмен икән. Аннары минем сезгә язучы икәнлегемне расларлык бер нәрсәм дә юк бит әле янымда. Шулай булгач, нинди язучы булыйм инде мин.
— Анысын соңыннан сөйләшербез. Ә хәзер бригада командованиесе сезгә бригада тарихына караган материалларны җыйнап һәм кәгазьгә теркәп баруны йөкли. Солдатлардан аерылам дип курыкмагыз. Сугышның алгы сызыгымда булырга да, атакага барган танкларны күзәтергә дә, «Катюша>лар залпын күрергә дә туры килер әле сезгә, һөҗүмгә ничек әзерләнгәнне дә. һөҗүм вакытында кемнәр аеруча батырлык күрсәткәнне дә. әлбәттә, белеп торырсыз. Шунсыз бригаданың тарихын язу мөмкин дә түгел бит.
— Алай булса мин каршы түгеп!—диде Кутуй, шундук җанланып китеп. Кесәсеннән блокнотын чыгарды да —Минем монда кайбер нәрсәләр язылган иде, тыңлап карагыз әле, иптәш
подполковник,— дип кычкырып укый ук башлады: «Югары командование стаэкасының боерыгы нигезендә, өченче авыр гвардия миномет брнге- дасы 1942 елның 20 декабрендә төзелде Бригаданың командиры итеп гвардия подполковнигы A. В. Михайлов, политбүлек начальнигы итеп гвардия подполковнигы С. А. Закладный билгеләнде. А В Михайлов урта буйлы, нык. тәза кеше. Политбүлек начальнигы да шулай ук нык күренә, тик ул буйга бераз озынрак Бригада бик тиз арада төзелде. Михайлов белән Закладный иптәшләр 1942 елның 19 декабрендә Оборона Халык Комиссариатына чакыртылып, бригад» тезәргә боерык алып кайттылар, е икенче кение сәгать унда алар инде тезелгән бригадалары беляи бергә эшелоннарга төялеп, фронткз киттеләр»
_ Менә бик шәп, бу эшне сез инде башлаган да булгансыз икән!— дидем мим, куанып.— Инде бу эшкә ныклап торып тотынырга һәм бригададагы хәлләрме көй саен язып барырга чирек булыр. Ә хәзер политбүлеккә барыгыз да андагы иптәшләр белән танышыгыз, урнашыгыз!
— Кулдан килгәнчә тырышырбыз, иптәш подполковник,— диде Кутуй. Честь бирде до, тиз-тиз атлап, заманында немецлар тарафыннан төзелгән, ә хәзер безнең политбүлек урнашкан блиндажга таба китте.
Дом фронты командующие боерыгы нигезендә безнең бригада генерал Бвтое командалыгындагы 65 нчо Армия карамагына тапшырылды һем үз тарихында беренче мәртәбә булачак һөҗүмгә әзерләнү эшләремә кереште. Алда торган һөҗүмне уңышлы башкарып чыгу очен политбүлек бригаданың сугышчылары арасында агитация- масса эшләрен тагын да киңәйтә тештә. Политбүлек хезмәткәрләре, шул исәптән Гадел Кутуй да. частьларга, дивизионнарга барып, сугышчылар алдында торган бу-рычларны аңлаттылар. Гвардиячеләр ул көннәрдә ару-талуны белмичә тырышып эшләделәр: тун җирне казып, минометларны нувргә мәйданнар ясадылар, иңнәренә иүтәрап. авыр снарядларны тиешле урыннврыне ташыдылар. Сугышчыларга аеруча кыенга туры килгән чакларда Кутуй да шулар янына тукталып, тмрлөп-лешеп ярдәм
САМСОН ЗАКЛАДНЫЛ
итеш*. Бишер потлы снарядларны бервр сугышмы белен икөүгәп күтевеп барган чакларында: «Менә бу «күчтәнәчләр» тиздән фашистлар естенэ очачак. Исән капу, чылары булса. «Иван Грозный» дип атала торган бу коралның нәрсә икәнен «омер- ләре буена хәтерләрендә тотарлар!» — дип сөйләнгәләп тә куя торган иде.
һөҗүм кырык өченче елның унынчы январена билгеләнде, һөҗүм башланасы көнне таң сызылу белән бригада командиры, штаб начальнигы һәм мин. Кутуйны да үзебез белән ияртеп, алгы сызыктагы күзәтү пунктына киттек. Тымызык һәм тын иртә иде бу.
— Давыл алдыннан була торган тынлык менә шушыдыр инде ул! — дип куйды шунда Кутуй.
Шул истәлекле иртәдә булган хәлләрне Кутуй үзенең блокнотына соңыннан менә ничек итеп теркәп куйган иде: «8 05 — менә ул күптән көтелгән минутлар. Еракка ата торган туплар барысы да берьюлы атарга тотынды, һавада «Катюшаиларның ялкынлы койрыклары биешә һәм җырлаша башлады. Ә 8.55 тә безнең «Андрюша»лар эшкә кереште. Фашистлар өстенә шундый ут өермәсе сибелде—туп тавышларыннан хәтта бетен җир гүләп һәм тетрәп торды.
Безнең гвардиячеләрнең залпыннан соң, бер секундка да кичекмичә, танклар һәм пехотачылар күтәрелеп, алдагы Шәрә тауга һөҗүмгә киттеләр. Меңләгән авыр миналар, йөзләрчә тонна снарядлар тиешлө урыннарына барып тиеп, дошманның бик күп ут нокталарын юк итте. Миномет һәм артиллерия утының куәтеннән рухланган пехотачылар тизрәк хәрәкәтләнә башладылар. 27 нче гвардия укчы дивизиясе частьлөре бернинди югалтусыз диярлек дошманның бик яхшылап ныгытылган оборона ныгытмасын өзеп. Сталинградка таба китте. Шәрә тау мина һәм снаряд чокырлары белән теткәләнеп бетте. Дошман оборонасының алгы сызыгындагы барлык тере җан иясенең көле күккә очырылган иде—»
Шулай итеп, бригада үзенең алдына куелган беренче бурычны уңышлы үтәп чыкты һәм Дон фронты гаскәрләре составындагы әле бер армиягә, әле икенче армиягә күчерелеп, һөҗүмен дәвам итте. Чолганыш боҗрасы һаман кысылды, дошманның югалтулары иөннән-көн арта барды.
Әнә шул көннәрдә, коммунистлар партиясенә алуны үтенеп, политбүлеккә алдынгы сугышчылардан йөздән аотык гариза керде. Шул гаризаларның берсе Гадел Ку- туйныкы иде. «ВКП(б)га член итеп алуыгызны үтенәм. Ленин эшенә, партия эшенә һәр вакыт турылыклы булырга суз бирәм. Дошманны җиңү өчен көчемне дә, тормышымны да кызганмам»,— дип язган иде ул гаризасында. Партия комиссиясенең кырык өченче елның январь ае ахырында үткәрелгән утырышында Кутуй бертавыштан коммунистлар партиясе сафына член итеп кабул ителде. Утырыш тәмамланганнан соң Кутуй минем янга килде дә:
— Партия сафына кабул итүегез өчен рәхмәт, иптәш подполковник. Киләчәктә тагын да тырышыбрак эшләрмен. Иң җаваплы участокларга җибәрүегезне үтенәм.— диде.
Мин аны, сез болай да бригаданың иң киеренке сугышлар барган урыннарында булдыгыз бит бу араларда. Барыгыз, хәзер яхшылап ял итегез, дип землянкаларына кайтарыл җибәрдем.
Берничә көннән сон партиягә яңа алынган иптәшләргә билетлар тапшыру тантанасы булды. Анда да Гадел Кутуй бик дулкынланып чыгыш ясап, паотия принципларына турылыклы булачагын әйтте. Кутуйга партия билеты тапшырган чакта төшерелгән фоторәсем миндә әле дә саклана. Менә ул рәсем: карагыз. Гадел Кутуй әнә ничек чын күңеленнән куанып, сул кулына партия билетын тотып тора. Аңа билет тапшырган бригада командиры иптәш Михайловның йөзе шулай ук шат. Ул бик теләп аталарча бер җылылык белән Кутуйның кулын кыскан. Ә уртада утыручы кеше — бу юлларның авторы. Аның йөзендә дә канәгатьлек, дустанәлек чагылып тора.
Сугыш корбансыз гына булмый, әлбәттә. Узган һөҗүм көннәрендә безнең бригадада да югалтулар булды. Политбүлек сугыш корбаннарын тиешенчә хөрмәт белән күмүгә дә зур әһәмият бирде. Үлгән иптәшләрнең истәлегенә багышланган митингларда Гадел Кутуй да катнашты һәм дулкынландыргыч сүзләр сөйләде. Батарея командиры өлкән лейтенант Д. Н. Молянев белән рядовой И. М. Багинны күмгән чагында үткәрелгән соңгы тапкыр хушлашу митингында аның сөйләгән сүзләре хәзер дә
■«теремдә саклана: «Чуваш егете Молянев, рус егете Багин. Бүген без сезне соңгы юлга озатабыз. Сез ил азатлыгы ечен керәштә корбан булдыгыз. Совет халкы сезне беркайчан да ондтмас. Дошманны җиңеп чыкканнан соң без тагын сезнең каберләрегезгә килербез, хермәт белән сугышчан байракларыбызны иврбез. Ә хәзер без сезнең ечен дә дошманнан үч алырга, аны тизрәк тар-мар итәргә тиешбез. Немец илбасарларына үлем! Безнең сугышчан антыбыз менә шул. Бу антыбызны дала җиле ♦ бик еракларга илтеп җиткерсен!» — дигән иде ул. с
Дошманны урап алган бсҗра шул тикле кечерәйгән, безнең минометлар аткан {2 миналар хәтта аның аргы ягына ук барып тешә ала иде инде. Дошманга борылырга £ да урын юк иде. Шулай булуга да карамастан, аларның командованиесе һаман әле к
бирелергә теләми. Тик үзләре теләп безнең якка чыгучы немец солдатлары «әнкәйкәй күбәя бара. Алар белән политбүлек хезмәткәрләре әңгәмә алып барган чакта Кутуй да һәр вакыт шунда була торган иде Аның бригада тарихы ечен языл барган кәндәлек язмаларында әсир немецларның әңгәмә вакытында сейләгои сүзләре дә китерелгән: «Мин элек аллага ышанмый идем — диде унтео-офицер Франц Шибер.— Ләкин кичә сезнең авыр минометлар безнең әскә ут яудыра башлагач һәм траншәя- ларыбызга рус танклары һәм солдатлары ябырылгач тезләнеп алладан мине исән калдыруны сорап ялварырга туры килде Тнк ул мине коткармады Мине әсир иттеләр.
— Юк эчен борчылма. Андыйлар бер сии генә түгел Өне. каре.— диделәр Шиберга, безнең якка үз теләкләре белен чыгып килүче немецларны күрсәтеп,— йезлорчә, меңнәрчә фашистларны әсирлеккә бирелергә мәҗбүр игәбез без хәзер! Исен калганыңа шекер ит син!»
Г. Кутуйга партия билеты тапшыру.
САМСОН ЗАКЛАЛИ ЫП
1943 елның 27 январь кичендә 64 иче Армия командиры генерал Шумилов бәзнең бригада командирына телефоннан боерык бирде
— Сезнең бригада — диелгән иде ул боерыкта—Сталинградның фельдмаршал Паулюс армиясе штабы урнашкан районга залп бирергә тиеш Ул залп безнең армиянең җиңүен дошманга хәбәр итүче набат булып яңгыокын. Ут готициасенә кайда урнашь р а һем кайчанга әзер булырга икәнлеген тиздән штабтан явбәр итәрләр
Бу боерыкны алуга безнең командир бригаданы тревога буенча аякча бастырды. Политбүлек хезмәткәрләр», шул исәптән Кутуй да. булачак җиңү залпы турындагы әлеге боерыкны сугышчыларга яхшырак аңлату ечен окопларга киттеләр. Шул ук твндә, армия штабы боерыгы нигезендә бригада марш ясап, икенче ут позициясенә күченде. Марштан соң Кутуй белән очрашкач, ул миңа:
— Табигать тә безнең һөҗүмнең уңышлы булуын тели кебек, иптәш подполковник. Карагыз әле күктә йолдызлар ничек матур һәм якты булып җемелдәшә! Солдатларның да кәефләре яхшы, дошман өстенә ут өерергә ашкынып торалар.— диде.
— Үзең дә яхшылап әзерлән, Кутуй,— дидем мин аңа.—Сиңа да язар нәрсәләр күп булыр дип уйлыйм.
— Борчылмагыз, иптәш подполковник,— диде ул, гадәтенчә ягымлы елмаеп.— Миннән эш калмас!
һәм, чыннан да, соңыннан ул бу һөҗүм турында бик белеп дөрес итеп язган иде. Л\исал өчен берничә генә җөмләсен китереп үтәм: «Бөтен бригада сугышчылары ашкынып, зур түземсезлек белән көткән залп 11 сәг. 50 минутта башланды. Менә бу залп дисәң дә залп иде, ичмаса! Хәтта җансыз миналар да, дошман группиров- касының иң явыз калдыклары өстенә баруларын сизенгәндәй, гадәттәгедән ныграк, ачулырак сызгырышып очалар иде. Бригада үзенең куәтле минометлары белән дошманның уннарча дзотларын җимерде, күп кенә ут нокталарын, автомашиналарын һәм сугышчыларын юк итте. Фельдмаршал Пзулюс та, ниһаять, котылып кала алмаячагын аңлады булса кирәк, үзенең генераллары белән әсирлеккә бирелде. Менә шулай итеп Сталинград янындагы тарихи сугыш 1943 елның 2 февралендә тулысынча безнең җиңү белән тәмамланды...»
Шул тарихи җиңүдә катнашкан сугышчыларга хөкүмәтебезнең орденнары һәм медальләре бирелде. Гадел Кутуйга «Батырлык өчен» медале тапшырылды. Ә бераз соңрак ул «Сталинградны саклау өчен» медале белән дә бүләкләнде.
•Без—сталинградчылар» исемле атаклы нәсерен Кутуй нәкь әнә шул Сталинград сугышларыннан соң язды да инде. «Хуш, сау бул, Сталинград! Безне яңа сугышлар көтә— Ләкин без һәр вакыт һәм һәр җирдә сине истә тотарбыз. Әгәр бездән:
— Сез кемнәр?—дип сорасалар:
— Без — сталинградчылар! — дип горур җавап бирербез.»
Сталинград өчен көрәшкән сугышчыларның ул чордагы халәте искиткеч дөрес чагылдырылган бу юлларда!
Сталинград операциясеннән соң безнең бригада Мәскәүгә кайтарылды һәм шунда алдагы һөҗүмнәргә хәзерлек эшләренә кереште. Ләкин озак та үтмәде, бригадага яңа урынга күчәргә боерык бирелде. Шунда барышлый безгә Ясная Поляна аша үтәргә туры килде. Үтеп барышлый автомашинабыздан төшеп, бригада командиры иптәш Михайлов. Кутуй һәм мин Лев Николаевич Толстой кабере янына тукталып, баш киемнәребезне салып тордык. Аннары Кутуй, бездән рөхсәт ссрап, Ясная Поля- нада әдипнең музеен да карап чыгарга дип калды.
Кутуй безнең колоннаны шул ук көнне кичке якта куып җитте һәм Голстойның тормышына бәйләнешле байтак кына нәрсәләрне күреп-белеп килгәнлеген әйтте. Шул ук вакытта фашистларның хәтта әдипнең музеена да бик зур зыян китереп, аны эштән чыгара язганнарына ачынып та кайткан иде ул.
Безнең бригадага ул чакта Брянск тирәсендәге урманнарга тукталырга һәм урнашырга боерык бирелгән иде. Шунди килеп урнашкач, мин Кутуйның тагын бер гадәтен белдем: урманга гашыйк кеше икән ул. Аз гына буш вакыты булдымы, хәзер урманга кереп китә иде дә, берәр алан буена сузылып ятып, блокнотын поход сумкасына куеп, яза да яза торган иде. Аннары кинәт кенә урыныннан кубып, арлы- бирле йөренеп ала. Туктап агач кәүсәләрен сыйпаштыргалап куя торган иде. Минемчә, урманда ул аеруча илһамлана иде. Чөнки ул чорларда Кутуй бик күп язды. Кәефе дә әйбәт, тәнгә дә тазарып киткән иде шул чакта. Миндә аның өнә шул Брянск урманнарында бер төркем солдат һәм офицерлар белән бергәләп төшкән рәсеме бар. Ул рәсемдә дө Кутуйның һәм рухи, һәм физик яктан халәте бик яхшы булганлыгы аермачык күренеп тора. Бу мәкаләм белән бергә мин ул рәсемне дә
«Казан утлары» редакциясенә ж.ибәрәм Лакин журналда бастыра алуларына бик үк ышанып бетмим. Чөнки кадрлары кечерәк '.
Брянск фронтында безнең гвардия бригадасы җәйне Волхов. Карачев, Брянск шәһәрләрен азат итүдә катнашты һәм һәркайда үл алдына куелган сугышчан бурычлар- ф иы тулысы белән башкарып чыкты. Дон фронтындагы шикелле үк. политбүлек хезмәткәрләре белән бергәләп, Кутуй да сугышчылар арасында ару-талуны белмичә көндәлек политик эшләрне алып барды. Ул инде тәҗрибәле политик хезмәткәр булып җитлеккән иде һәм мин аның үзенә тапшырылган партия эшенә авырсынып караганын белмим.
Шунысын да искәртеп үтәсем килә, сугышларда язмыш Күтуйга рәхимле булды. Нинди генә кыен һәм хәвефле хәлләрдә калырга туры килсә дә. Кутуй аларның барысыннан да исән-сау котылып килде. Беркен шулай бик күп дошман самолетлары көтмәгәндә бригаданы бомбага тотты һәм безне зур югалтуларга дучар итте. Җитмәсә. бу хәл төн уртасында булды Политбүлек хезмәткәрләре йоклап яткан автомашинага да бомба кыйпылчыклары тиеп, машинаның әрҗәсен иләккә әйләндереп тишкәлө.1 бетергән иде. Машинадагыларның да берничәсе үлгән, кайсылары каты яраланган, ә Кутуйга берни дә булмаган. Мондый очраклар Кутуй тормышында бүтән чакларда да еш булды, әмма ул гел исән-имин кала килде.
Безнең бригаданы бер фронттан икенче фронтка (гадәттә, аеруча зур һоҗүм булыр! а тиешле юнәлешләргә) бик еш күчереп йөртәләр, шунлыктан безнең тормыш күбесенчә юлда, автомашиналарда үтә иде- Кырык өченче елның көзендә безне тагын яңа урынга — Балтик буе фронтына күчерделәр. Бер генә йорты да исән калмаган Великие Луки һәм бик нык җимсртелгән Невель шәһәрләрен үтеп тукталдык та Витебскины азат итү өчен әзерлек алып бара башларга боерык алдык. Ләкин ул көз бик яңгырлы килеп, пычрак булганлыктан, аны азат итү шактый озакка тартылды. Киеренке сугышлар алып бару җирләр туңып, карлар төшкәннән ары гына мөмкин булды. Гик барыбер, күп кенә районнары азат ителсә дә, Витебск кырык дүртенче елның кышында да дошманнан арындырылмагаи иде әле. Аны азат иткәнне көтмәделәр, безнең бригада тагын бүтән фронтка күчәргә боерык алды. Эшелоннарга төялеп, без Мәскәү ягына юл тоттык. Мәскәүгә якынлашып килгәндә бер тукталышта мин Кутуй утырып бара торган вагонга барып кердем. Кутуй нигәдер күңелсез һәм моксу кыяфәттә утыра иде.
— Ни булды сиңа, Гадел, авырмыйсыңдыр бит? — дидем мин хәвефләнеп.
— Авырмыйм, иптәш подполковник.— диде ул, тырышса да моңсулыгын яшерә алмыйча.—
Ләкин кәефне шәптән дип әйтә алмыйм. Семьямны, туганнарымны һәм гомумән Казанны искә алып, шуларны сагынып килә идем әле. Аннаоы бу араларда нигәдер хатлар да килгәне юк.
— Туганнарны сагынмаган кеше юктыр инде ул монда. Гадел. Мин үзем дә менә хатынымны һәм балаларымны өзелеп сагынам. Әгәр мөмкинлек булып, хәзер өйгә кайтып китәргә туры килсә, атлап түгел, очып кайтып китәр идем шикелле. Түзик инде, Гадел. Күбенә түздек, азына ничек тә чыдыйк. Сугыш бетәргә күп калмый бит инде.
Үзем Кутуйга шушы сүзләрне әйттем, ә күңелемнән: «Бу егетне кыска вакытлы ялга кайтарып булмас микән соң!— дип уйладым.— Кайчаннан бирле тырышып хезмәт итеп йөри, бер тапкыр кисәтү дә алганы юк. Аннары Казан белән Мәскәү арасы, бердән, әллә ни ерак түгел, икенчедән. Казан олы тимер юл үзәге: теләсә кайчан утырып кайтырга да. китеп барырга да мөмкин Шулай булгач, форсаттан файдаланып, нигә туган иленә кайтарып китермәскә икән кешене!»
Чираттагы тукталышта ук мин бу фикеремне бригада командирына әйттем. Иптәш Михайлов минем тәкъдимгә берсүзсез риза булды Шундук командирның тыл буемча ярдәмчесенә Кутуйт-ы ялга яңа киемнәр һәм ял көннәренә азык-төлек белән тәэмин итәргә боерык та бирелде. Хәтта фронтовикларга сугыш вакытында бирелә торган аракы порциясен дә биреп җибәрергә әйтелгән иде ул боерыкта. Суз җаенда
1 Иптчит ЗакладныП хаклы булган vn яптвеоген гасемдв Кут^й ачык чыккан вузеа да. кадрлары кечкенә булу сәбәпле аны журналда бирергә мөмкин булмады — Редакция
САМСОН ЗАКЛАДНЫП ф СОЛДАТ КУТУЙ
шунысын де ачыклап үтим: Кутуй бер еакытта да эчү белән мавыкмады. Фронтовикларга тиешле булган йез граммын, дерес. эчә иде. Әмма шуннан артыгына нәфесен сузган чагын мин әйтә алмыйм. Ә менә чәйне ярата иде ул. Чәй янында сөйләшеп утырырга да бик һәвәс иде. Сугышлар тынып торган арада учакта кайнатып чәй эчкәндә кәефе аеруча күтәренке була торган иде...
Үзенә ял бирелүен белгәч, Кутуй шул тикле куанды, беркавым хәтта ни эшләргә дә белмичә аптырап торды. Аннары рәхмәт әйтеп, тиз генә җыенды да Мәскәүдәге безнең эшелон килеп туктаган Ленинград вокзалыннан Казан вокзалына китте. Ә эшелон үз маршруты буенча кузгалып китте.
Кутуй ялдан әйләнеп килеп җиткәндә безнең бригада Ленинград тирәсенә. Выборг юнәлешенә урнашып, «Маннергейм» сызыгын штурмларга хәзерлек алып бара башлаган иде инде. Кутуй да килеп төшү белән ныклап торып эшкә кереште. Бригада тарихына материаллар туплавын дәвам итү белән бергә сугышчылар арасында политик әңгәмәләр үткәрде, «Молния»ләр чыгаруда катнашты, узган сугышларда аеруча зур батырлыклар күрсәткән солдатларны популярлаштыруга булышлык итте. Алгы сызыктагы сугышчыларга ризыкның вакытында илтелүен тикшереп тору да аңа йөкләнгән иде.
Ленинград фронты гаскәрләренең һөҗүме бу юлы бик уңышлы булды. 1940 елда «Маннергейм» сызыгын алу өчен өч ай вакыт сарыф ителгән булса, быел шул ук ныгытма нибары ун көн эчендә безнең гаскәрләр кулына төште. Финляндия капитуляция ясады һәм фашистлар блогыннан чыкты.
Әнә шул кырык дүртенче елның җәендә бер көнне Гадел Кутуй минем янга килде дә:
— Иптәш полковник ', мин сезгә армия газетасы редакциясенә эшкә күчәргә җыенуымны әйтмәкче идем,— диде.
— Ни сөйлисез сез, Гадел? — дидем мин, бу хәлгә сәерсенеп.— Бездә нәрсәсе ошамый?
— Ошамаудан түгел,— ди бу ипләп кенә.— Барысы да бик әйбәт иде миңа бу бригадада. Ләкин тиешле урынымда түгел шикелле тоела миңа. Әле шушы араларда гына мин үзебезнең якташ журналистларны очратып сөйләштем. Алар да шулай диләр һәм үзләре янына армия газетасына эшкә килергә чакыралар. Анда эшләсәм мин илгә күбрәк файда китерермен дип уйлыйм, иптәш полковник. Озакламый мине шунда күчерү турында боерык килергә тиеш.
Нишлисең, мәсьәлә инде хәл ителгән булгач, Кутуйның бездән китүе кызганыч булса да, ризалашудан башка чара калмады. Берничә көннән аны газета эшенә күчерү турында югарыдан боерык та бирелде. Киткәндә Гадел минем белән бик җылы саубуллашып, истәлеккә фоторәсемен дә калдырып китте. Бу мәкаләнең башында урнаштырылган рәсем — әнә шул чакта бүләк иткән рәсеме инде Кутуйның.
Кутуйдан соң нибары берничә көн үтүгә минем үземне дә хезмәтем буенча югарырак урынга күтәреп, икенче урынга күчерделәр. Шулай итеп, бригада белән дә, Гадел Кутуй белән дә бәйләнеш өзелде. Тик сугыш беткәч биш-алты елдан соң Совет Армиясе Үзәк йорты юстиннцасында гвардия полковнигы А. В. Михайлов белән очрашып сөйләшкәннән ары гына Кутуйның вафат булганлыгын ишеттем.
— Язмыш аңа синнән соң да рәхимле булды — Кутуй сугыш тәмамланганчы исән- сау йөрде,— диде миңа полковник Михайлов.— Ә менә авыру дигән яман нәрсә снаряд һәм пулялардан явызрак булып чыкты —Гадел Кутуйны безнең арабыздан елып китте.
Ләкин һәр вакыт ачык йөзле, киң күңелле, теләсә кем белән бик тиз аралашып, уртак тел табып эшли ала торган Гадел Кутуйны мин үлгән итеп һич тә күз алдына китерә алмадым. Әле хәзер дә гел тере булып күз алдымда тора ул минем. Мөгаен, Кутуйны белгән бүтән фронтташлары да аны шулай хәтәрләрендә саклыйлардыр.
• Ул чакта миңа полковник дәрәҗәсе Смрелгөн иде инде.— С. 3.