Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Әлмәт яклары
Моңаеп озатам,
Сагынып каршылыйм
Җылы яктан кайткан кошларны.
Найларга барсам да,
Сагынып кайтам мин
Әлмәттә яшәгән дусларны.
Ак тасма сузылган самолет юллары Болытлар өстендә югары, Болытлы көннәрдә зәңгәр моң ябынып Чайкала Урсала урманы.
Гүя ки ярсыган сабан туй атлары,
Җиде ил.
Җиде юл чатлары,
Елховой, Миңлебай, Бөгелмә яклары Яңарган, яшәргән чаклары.
Мөгезе дерт итеп
Мезазой сискәнде,
Сизенеп буровой күчкәнне,
Корычтай, алмазлы-атомлы замана Теш белән таш кыя тишкәнне.
Болынны яңгыратып моторлар үкерде, Торбалар зыңлавы колакта.
Байраклы бәйгеләр батырлар үстерде — Даннары яңгырады еракка.
Дөньяны шаулатып
Девонны уяттык, Фонтаннар атылды бу якта. Күңелләр аклыгын, Җиңүләр шатлыгын
Сөенеп яздык без китапка.
Урамнар аръягы яфракка төренгән, Челтерәп чишмәләр йөгергән, Кояшта карала карлыган, бөрлегән, Алмалар аллана — бер дигән.
Тиеннәр сикерә нараттан наратка, Азнакай юллары наратлык.
се
Аландай хуш исле көннәрне яраттык, Күңелнең моңнарын тараттык.
Йөрәктә сакланыр Сарманы, Шөгере, Талларга төренгән Зәй буе, Тургайлы таңнарда суларга иелеп, Таллары тирбәлә җәй буе.
Мин әле гомердә бик куп күрермен Язларны, җәйләрне, кышларны. Кайларга китсәм дә, Сагынып йөрермен
Әлмәттә эшләгән дусларны.
Буранда
Җир белән күк тоташ ак томан, Ак томанда дөнья ят сыман. Кайда гына әле юл башы, Сакал очы инде ак сыман.
Ак томанда дөнья ят сыман.
Җир белән күк тоташ ак томан. Бер карасаң, туган як сыман.
Ат дулатып буран эченнән Чабып кына үтәр чак сыман. Бер карасаң, туган як сыман.
Чабып кына үтәр чак сыман, Ялын болгап чапкан ат сыман, Утыр да кит ерак-еракка, Яшьлегеңә урап кайт сыман, Ялын болгап чапкан ат сыман.
Язгы юаныч
Биек күкләр зәңгәрләнеп киткәч. Җылы көннәр өмет арттыра. Бу язны да күрәсе бар икән, Яз артында яшел җәй тора.
Җәй соңында яткан мул уңышлар биреп, Сары яфрак сибеп көз килер; Пошмыйк әле яшьлек үтә диеп, Туксан бише үтсә, йөз килер.
Кешене акларга тырышсаң, Кешеләр катлаулы хосусән: Берәүләр шәхесне кысучан. Берәүләр ярыкка посучан. Берәүләр тырпаел торучан, Берәүләр мал-мөлкәт җыючан, Берәүләр туганын буучан, Берәүләр карьера куучан.
Кешене аңларга тырышсаң, Кешеләр катлаулы хосусәм: Гөнаһлы кешеләр куркучан, Тынгысыз кешеләр борчучан.
Алтыннар биреп алабыз,
Алкын суларга салабыз,
Мөлкәт кадерен каян белик, Нужа күрмәгән бала без.
Далада утлар ягабыз,
Калада озак калабыз,
Ана хәтерен каян белик, Дөнья күрмәгән бала без.
Тамчылар
Тамчы-тамчы нәни шигырь яздым, Тамчы-ядкәр итеп гомергә. Тама-тама тамчы ташны тишә, Ташны тишсен иде шигырь дә1
Таштан ташка басып тауга мендем, Тамчы булып ташка таммадым. Ташлар басып хур итәсен белдем, Таш бәгырьле була алмадым.
Үлгәннәрнең үчө минем җанда, Килгәннәрнең көче минем җанда, Былбыл булалмадым бөдрә талда, Кайнап торган яшен минем канда.
Мин утырам күзгә күзне терәп, Үз намусым белән кара-каршы. Ялгышсаң да кайчак сирәк-мирәк, Намус белән тату тору яхшы.
Алтын күргәч фәрештә дә азган — Тар булса да йөргән урамым, Бер йөк алтын бирсәләр дә азмам, Кылыч йөзе кебек иманым.
Күкрәк киереп башладык җыр:
«Менә, без килдек, без килдек...»
Ата-баба күрмәгән чор.
Муллык, иркенлек! Иркенлек!
Уймак дулкыннарын чөеп-чөеп, Урман буйлап ага бер инеш. Табигатьнең иң саф моңы диеп, Мин яратам аны шул килеш.
Төн тынлыгы ятып җирне коча, Кара пәрдә ябып тауларга. Төнне ярып самолетлар оча, Кемнәр ашкынадыр, кайларга...
Шагыйрь дөньясы хыялдыр, Кырыйсыз кара урмандыр. Шигырь язмаган кешеләр Ни кызык таба торгандыр, Шагыйрь дөньясы — хыялдыр.
Шигырь — агу,
Шигырь — ширбәт, Йолдызлы хыял кебек, Эчеп тә туймам кебек.
Эчемдә ут,
Эчемдә нур.
Эчемдә буран кебек, Буранда торам кебек.
Шагыйрь дөнья белән сөйләшә, Каш җыерып заман тыңлап тора. Акыллы сүзләрне, теләсә, Мыек шәрифенә урап тора.
Сакалымны җилфердәтеп, дулкынлатып, Күреп туймас илләрдә лә илләрдә Йөрсәм иде бер шатланып, ил буйлатып, Йөз яшь тулган көннәрдә дә көннәрдә, Җем-җем итеп чаларган каш белән лә. Патшалардан акыллы баш белән!
Данлыларның данына сырыштың, Дансызларга карамадың.
Бик күпләргә ярарга тырыштың, Беркемгә дә ярамадың.
Бу җирдә яшьлек бар, картлык бар, Бу җирдә кайгы бар, шатлык бар, Бу җирдә туу бар, үлем бар — Барчасын кичергән күңел бар.
Тау битеннән сикереп аккан Саф көмештәй чишмә бул син, чишмә бул,
Ыбыр-чыбыр ваклыгыннан Өстә бул һәм чиста бул син, чиста бул.
Гаделлекне вакыт сизгер тойган, һәр асылны үз урынына куйган;
Дөньяларга сыймас тәкәбберләр Тар кабергә сыйган.
һәр яфракның битен сыйпап узам:
— Тырыш, яшә, сулма!
Бәрәңге булсаң да, гөл булсаң да, Матурлана дөнья.
Үрелә-үрелә үргә менәм, Үрләрне күрермен дип, Үрләрдә йөрермен дип. Үрләрдә болытлар түбән, Үртәлеп җилләр исә, Үрләрне җилләр кисә.
Тау астында яткан чал арыслан Чор пульсен капшап үлчи дә, Исәнме, туган, дип сәлам бирә Тау башында йөргән песигә.
О
Ялгыз карга чакырып яз китермәс, Дигән халык кайчан-кайчандыр; Ялгыз шагыйрь шигъри яз китергәч, Тәрәзәсен киереп ачкандыр.
Бәби тапкан ана сыман Басулар тып-тын ята,
Болыннар тып-тын ята. Авыр сулый көзге урман, Елмаеп таңнар ата, Көрсенеп кояш бата.
Басулар иңендә зәңгәр моң. Нигәдер ямансы бу айда. Өзелгән кыл кебек күңел тын. Җаныма урын юк бер кайда, Нигәдер ямансы бу айда.
Күзләрең күгелҗем күк икән, Сөйлисе сүзләрең куп икән, Еласаң яшьләрең генаһсыз. Көлүең таңнарга тиң икән, Чәчәкләр иркәсе күбәләк — Табигать баласы син икән.
Кулларың — аккошның канаты. Күлләрдәй күзләрең карашы, Каендай буйларың, дускаем, Җаныма кеч бирә көн саен.
Ирештереп, сөзештереп юри, Көнләштереп, үртәп, йөдәтеп, «Мин-мин» дигән ата шайтан йөри Кешеләргә этлек өйрәтеп.
Күңелсез күк дала, буш дала, Суык җил сыкрата дөньяны, Еракта җемелдәп ут яна;
Ни эзләп йөридер, кем җаны...
Арт якка карама, як-якка кара. Вак якка карама, шат якка кара. Ахмакка карама, әхлакка кара. Ак якка кара син, саф якка кара!
Каты бул, дустым, усал бул, Мәми авыз булма.
Каты бул, дустым, усал бул. Әмма явыз булма!
Көрән болыт, сүрән болыт Яварга уйламый да, Күңеле тулган сабыйдай, Көлми дә, еламый да.
Көрән болыт, түбән болыт, Күңелсез иртә кебек, Давылнымы, яшеннеме Сагаеп көтә кебек.
Кызык түгел яшәү, Үрдән-үргә генә, Түрдән-түргә генә Үтүче булып. Их, мин эшләр идем Урман буйларында, Яшел тугайларда, Көтүче булып!
Дәрәҗәң арту буламы,
Даннарга бату буламы, Сиңа бүләк, сиңа хөрмәт, Аңламассың бу дөньяны.
Дәрәҗәң төшү буламы,
Авызың пешү буламы, Кичәге дус сәлам бирми, А«фламассың бу дөньяны.