Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Неон яктысында уйлану
Иң соңыннан кем калыр бу Җирдә?
Берәү?.. Икәү?.. Меңнәр?.. Миллионнар?..
Иң соңгысы булып Син калырсың, һәм нәкъ Сиңа тиңнәр, миллионнар.
Син калырсың! Чөнки Синдә генә Камиллеге якты дөньяның.
Дүрт гүзәлен биргән сиңа Галәм: Чыгыш, Батыш, Төн һәм Көн ягын.
һәм тагын да биргән дүрт гүзәлен: Җирен, Күген, Утын һәм Суын.
Йорт төзергә ташлар биргән тагын, Иген чәчә торган басуын.
Ә бомбаны бирмәгәндер сиңа, Бу — тик ялгышыдыр дөньяның. Куян ясыйм диеп бомба чыкса? Зыяны бармыни куянның?!
Сизеп торам, куян дигәч синдә Потенциаль аучы уяна.
Нәсле корсын, халыкара бер ау Игълан итик бомба-куянга.
Чын куяннар калсын! Калсын ташлар, Чыгыш, батыш, төн һәм көн ягы! Җирең, күгең, утың, суың калсын — Бизәл торсын алар дөньяны.
Күр, урамда неон яктылары, Ал нурында коена ак каен.
Юк, кайгырма, шулар белән Җирдә Син калырсың, Кеше дускаем!
Малайлыктан уздык бугай инде, Булмасак та әле ир-ага.
Безнең җилкә, безнең иманыбыз Кирәк бугай инде дөньяга.
Безнең иман — малайларга иман, Ә агайлар бездән эш көтә. Заманага хөкем — безгә хөкем, Җавап бирми булмый ничек тә.
Безгә инде рөхсәт ителмидер Чыгарырга уймак уеннан.
Без бит җирдә адәм рәтле тормыш Дәвам итсен өчен куелган.
Бездән тора бугай инде хәзер Дәүләтләрнең ничек эшләве. Түбәнлекнең өскә үрләмәве, Бөеклекнең түбән төшмәве.
Малайлыклар артта калды инде, Озакламый без дә ир-ага.
Ә бүгенгә без — утыздагылар, һәм җаваплы без дә дөньяга.
Читтән генә сиңа карап торам.
Дөнья сиңа шундый килешә: Күлмәгеңә болын рәсме төшкән, Ә күлмәгең рәслле — инештә.
Күзләреңә кичке эңгер йоккан.
Мин, зәңгәр күз, диеп җыр язам. Чәчләреңдә җылы җилләр йоклый — Алар күчкән сиңа бу яздан.
Сандугачлар сиңа көй биргәннәр, Җикән-камыш сиңа буй биргән. Ялгыз казмы, моңлы талмы, әллә Алсу таңмы — моңлы уй биргән.
Ялгыз гына басып торасың син, Язгы рәсмең уйный инештә. Читтән генә сиңа карап тордым — Дөнья сиңа бик тә килешә.
Синең иҗат
Мин сокланам синең иҗатыңа.
Синнән, шиксез, бик зур галим чыгар. Күпме ачыш ясадың син җанда — Күңлем чыңлый хәзер талир сыман.
Син аңлаттың миңа гади күзгә Җирнең һәрбер сере күренгәнен. Язын шомырт чәчәкләргә түгел, Безнең ап-ак моңга төренгәнен.
Хәзер инде мин кояшка карыйм Зур бер учак кына итеп түгеп, Аның кебек, шушы дөнья өчен Мәңге балкыш тели минем күңел.
Болыннарда яна ал чәчәкләр — Алар, иркәм, безнең саф теләкләр. Җаныбызның матур уө булып Очып йөри кызыл күбәләкләр
Ә бу җилләр тергезәләр булыр Курганнарда келган батыр җанын. Офыкларда һаман кызылланып Янып тора шул батырлар каны.
Күңлем чыңлый талир тәңкә сыман, Үзгәрттең син мине. Ал рәхмәтем! Мин сокланам синең иҗатыңа, Синең иҗат — минем мәхәббәтем.
Дөнья бөтен
Күрче, иркәм, дөнья безнең өчен Нинди төгәл бүлгәч байлыгын. Икебезгә нәкъ бер кояш биргән, Тулы бер ай, киек каз юлын.
Аз да, күп тә түгел — бер җир шары, Бер зәңгәр күк, ап-ак бер Казан.
Без бәхетле булсын өчен, зурлап, Бүләк иткән бөек бер Ватан.
Без тиешбез, иркәм, моның барын Бөтен килеш кенә сакларга.
Юк, бүлешмик. Кыен чакларда да Гаризалар язмыйк судларга.
Без бүлешсәк, ярты кояш белән Җылытырбыз кемнең сөюен.
Ай да тулы чакта яктырак бит, Тулы булса матур җир-күгөң.
Ярты Казан халкын кыерсытсаң. Ни әйтерләр бабаң һәм атаңЛ Кемгә кирәк, әгәр Ватан булып, Ярты гына булса ул Ватан!
Юк, бүлешмик. Кыен чакларда да Гаризалар язмыйк судларга.
Дөнья бөтен. Аны нәкъ шул килеш, Нәкъ шул килөш кирәк сакларга.
Үзгәрсәк тә
Мәхәббәттә бәз күпләргә үрнәк булдык, Бор тамырдан чыккан ике гөләп булдык. Аерым-аерым уйламадык бер уйны да, Бер үк хисне кичоргән куш йөрәк булдык.
Күпләр бездән көнләште дә бугай әле, Безгә каршы көрәште дә бугай әле. Тик без сөю дигән изге ныгытмага Дошман якын килалмаслык терәк булдык.
Сагышларны, каргышларны санламадык.
Ни ул кайгы, ни ул хәсрәт, аңламадык. Бер-беребезгә җирдә иң зур бәхет биргән Идеал һәм иң-иң изге теләк булдык.
Тора-тора без үзгәрдек, нишләп беттек, Син ул якка, мин бу якка карап киттек. Еллар безгә шундый кырыс шартлар куйды — Син ул җиргә, мин бу җиргә кирәк булдык.
Юк, көлмәгез элек бездән көнләшкәннәр, Шатланмагыз безгә каршы көрәшкәннәр — Мәхәббәтне сакламасак — вакламадык! Куш йөрәктән без ике зур йөрәк булдык.
Оныттың бугай
Сине уйласам, мине моң баса, Борчылып йөрим инде ничә ай. Күңелем сизә, назлы язларны Оныттың бугай, оныттың бугай.
Еракта калды дәртләнеп-ярсып Без җырлап үткән ул яшел тугай. Кабатлап булмый торган чакларны Оныттың бугай, оныттың бугай.
Сөй дип үтенмим, ләкин үкенмим Яшьлектә сине сөйгәнгә шулай. Син мине түгел, яшьлекнең үзен Оныттың бугай, оныттың бугай.
Соңладык
Уңда ак ай батты, сулда ал таң атты... Күзгә-күз карарга кыймадык.
Кеше күрер, кайтыйк инде, дидек. Әллә иртәләдек, әллә соңладык.
Унҗиде яшь иде безгә ул чак, Кыңгыраулар кебек чыңладык. Күрешербез әле, дип аерылдык, Әллә иртәләдек, әллә соңладык.
Бүген менә ничә еллар үткән.
Кинәт тирән бер уй уйладык:
Без сөйгәнбез. Моңа төшенергә Без соңладык, ахры, соңладык.