Логотип Казан Утлары
Публицистика

Романтик омтылышмы, аек акылмы?


ңа теманы үзләштерүнең классик схемасы шундый: башта «җиңел кавалерия» һеҗүмгә ташлана — очерклар, мәкаләләр, репортажлар языла. Аннан — хикәяләр, поэмалар, күпмедер вакыттан соң повестьлар барлыкка килә, һәм бары шуннан соң гына «авыр артиллерия» эшкә керешә — романнар кү-ренә башлый. Бездә исә киресенчә булды. КамАЗ турындагы беренче очерклар һәм шигырьләр белән бер ук вакытта Ә. Баяновның «Ут һәм Су»1 романы басылып чыкты. Аннан соң Б. Камалов һәм М. Хәбибуллиннарның повестьлары басылды. Ә КамАЗ турындагы хикәянең әлегә хәтле күренгәне юк.
Сүз дә юк, Ә. Баянов КамАЗ темасына алынып бераз ашыккан. Ашыгуның эзләре романның үзендә дә сизелә. Әсәр артык озынга сузылган, икенче дәрәҗәдәге сюжет линияләре исәбенә артык калынайган, анда автор күтәргән төп проблемага бәйләнеше булмаган эпизодлар күп. Романга стиль берлеге җитми. Аллегорик манерда язылган бүлекләр публицистик пассажлар белән чиратлаша, таза, нык реализм җирдән сөйрәлә торган натурализм белән килешеп яши. Әсәрне укыганда әледән-әле шул нәрсәләргә сөрлегәсең, күңелдә ризасызлык хисе көчәя. Әмма анда әсәрне ахырга кадәр укып чыгарга мәҗбүр итәрлек ниндидер тылсымлы көч тә бар. Әсәрне укып чыгып, соңгы битен ябып куйгач, кабат автор тасвирлаган күренешләргә әйләнеп кайтасың, аларны үзеңнең шәхси күзәтүләрең белән чагыштырып карыйсың, кайдадыр автор белән килешәсең, ниндидер урыннарда автор белән эчтән генә бә-хәсне дәвам иттерәсең.
Авторның укучыга әйтер яңа сүзе бар. Күрәсең, хикмәт шунда булса кирәк. Ул
• Ә. Баянов Ут һәм Су, Роман. Татарстан китап нәшрияты 1973 ел. табигатьне саклау кебек мәңгелек мәсьәлә белән дә баш вата (чөнки КамАЗ илебезнең моңарчы кеше кулы тимәгән иң матур урыннарының берсендә корыла), аны ке-шеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең кат- лаулылыгы, КамАЗ төзүчеләрнең тормыш- көнкүреше һәм башка күп мәсьәләләр дә борчый.
Тагын анда бөтен әсәр буенча кызыл җеп булып сузылып барган бер үзәк проблема бар. Мимем нәкь әнә шунысына киңрәк тукталасым килә. Чөнки ул — тормыш үзе көн тәртибенә куйган мәсьәлә, һәм аның әһәмияте әлеге төзелеш кысалары белән генә чикләнми төсле.
Романның эчке конфликтын һәм драматик киеренкелеген капма-каршы ике характер, тормышка, дөньяга ике төрле караш билгели. Әсәрнең үзәк геройлары Фәез Насыйбуллин белән Борис Филинов арасында ур-ак яклар да шактый. Икесе дә төзелеш инс-итутын тәмамлаган дипломлы инженерлар, чагыштырмача яшь булуларына карамастан, икесе дә шактый зур тәҗрибә туплап өлгергән төзүчеләр. КамАЗга хәтле Фәез илебездәге күп кенә төзелешләрдә эшләгән, Борис исә хәтта чит илләрдә үк эшләп кайткан. Әмма әсәрдәге вакыйгалар үскән саен аларны бер-берсеннән аера, ерагайта торган, ут белән су кебек, бер-берсенә капма-каршы куя торган сыйфатлар алгы планга чыга.
Баш инженер, бераз соңрак зур бер төзелеш участогының начальнигы Фәез Насыйбуллин, Борис ярым шаярып, ярым җитди төстә әйткәнчә, энтузиаст, «герой». Таңнан алып кичкә хәтле ул төзелеш буйлап чаба, прораблар белән талаша, дефицит материаллар таба, кичләрен иге- чиге булмаган киңәшмәләрдә, төрле уты-рышларда уздыра. Ул тәҗрибәле, белемле, теоретик һәм практик яктан нык әзерлекле инженер. Дөрес, һавадан йолдыз чүпләми, әмма алынган эшне вакытында
Я
башизрчп чыгу өчен көчен да, вакытын да
кызганмый. Артык зурга үрелми, шул ук вакытта
мактауга һөм данга да битараф түгол. Тезелеш
җитәкчеләре аны һаман күтәрә торалар, Фәез
длоңа һич тә каршы* лык күрсәтми.
Участок начальнигы Борис Филинов исә
гудок буенча, фәлән сәгатьтән фәлән сәгатькә
эшләргә гадәтләнгән кеше. Сменасы бетүгә ул
демонстратив тестә үз «Волга»сына утыра да
еенә китеп бара (хәтта участогына зур
начальниклар килгән булса да). Иртәгә хәтле сау
булып торыгыз, янәсе. Аны үгетлиләр, тиргиләр,
шулай да аңарга таяналар. Чөнки ул талантлы
инженер, Фәез әйтмешли, гади кешеләргә пар
түгел. Әйтик, Борис Филинов участогына су
үткәргеч магистраль сузу эше тапшырыла.
Икенче берәү булса, тизрәк эшкә тотыныр, аны
ничек итеп булса да билгеләнгән срокка үтәп
чыгу ечен тыр- машыр иде. Ә Борис башта
ныклап өйрәнә, тегеләй уйлап карый, болай
уйлап карый һәм баштагы проектны үзгәртергә
кирәк дигән фикергә кило. Аның бу тәкъдиме
магистральнең озынлыгын шактый кыскартырга
ярдәм итә. Нәтиҗәдә бик тә дефицит саналган
күпме трубага экономия ясала, нихәтле доүлот
акчасы янга кала. Яки башка бер мисалны алыйк.
Моңарчы төзелешкә кирәкле комны һәм
балчыкны уннарча километр ераклыктан
ташыганнар. Машина җиткерә алмый
интеккәннәр, шуның аркасында төзелештәге
күпме кеше эшсез утырган. Борис тезелешнең
үзе янында гына карьер өчен яна урын таба.
Ләкин үзенең бу ачышын берәүгә дә әйтми.
Моның өчен ана башта тиешлесен түләсеннәр, ул
аны шул чагында гына әйтәчәк».
Элекке дуслар шәхси тормышларында да
бер-берсеннән нык аерылалар. Фәез романтик
табигатьле кеше, ул үз идеалын, хыялындагы
кызны эзли. Дөресен әйткәнкына килгән
чагында бу аңлашыла торган хәл. Монда әле күп
нәрсә ачыкланып җитмәгән, күп үрыннарда
хуҗасызлык хөкем сөрә, иң кирәкле нәрсәләргә
хәтле җитешми. ©йтик, Борис Филинов
участогына бетонны, графикта күрсәтелгәнчә,
иртәнге сигездә түгел, кичке алтыда гына китерә-
ләр. Бу вакытта, билгеле инде. Филинов кайтып
киткән була. Вибраторлар эшләми. Бетонны
ничек эләкте шулай салалар, шуның аркасында
буш урыннар кала. Нәтиҗәдә җитди брак килеп
чыга. Бу хәлне күреп Фәез нишләргә белми,
Борис исә үзен бик тыныч тота. Чөнки үзен
гаепле санамый. Гомумән. Борис инженерларны
толкач, йомышчы малай ролендә йөртүгә
принципиаль рәвештә каршы. Әгәр иң югары
инстанцияләрдә расланган график бар икән, дип
фикер йөртә Филинов, ул һичшиксез үтәлергә
тиеш. Бер яктан, ул, әлбәттә, хаклы. Әмма
тормышта кайвакыт башкачарак та килеп чыга
бит. Тезелеш материаллары җитешми, график
әле- дән-әле езелеп киле. Мондый тәртипләр
хөкем сэргәндә, Борис кебек инженерлар түгел, ә
кем өлгер, кем остарок, кем үз-үэен аямый чаба
— шулар алга чыга. Борис җитәкчелек иткән
участок башкаларга караганда начаррак тәэмин
ителә, план даими тестә үтәлеп җитми, эшчеләр
азрак хезмәт хакы ала, нәтиҗәдә алар башка
участокларга китә башлыйлар. Борисны
түбәнрәк эшкә күчерәләр, ахыр килеп, ул
тезелешне бөтенләй ташлап китәргә меҗбүр
була. Миңа калса, язучы үз әсәрендә ифрат
тормышчан һем үткен конфликтны тотып алган,
тик шуны ахырга кадәр эзлекле төстә хәл итеп
кенә чыга алмаган. Роман буенча фикер
йөрткәндә, бетен эш Фәез белен Борисның
шәхси сыйфатларына кайтып кала. Минемчә,
мәсьәләне киңрәк планда алырга кирәк иде.
Автор искиткеч кызыклы социаль-пси-
хологик процессны тотып алган Безнең
көннәрдә техника үзе генә үзгәреп калмый,
хезмәтне оештыру да кешеләрнең хезмәткә
булган мөнәсәбәте до үзгәрә икен. Идарә итүнең
элекке методларына алмашка тагын да аеграк
расчет Һем эшне сигез сегатъ вакыт эчендә дә
унике сәгатькә караганда күбрәк итеп башкарыр-
лык итеп оештыра белү киле шикелле.
Укучыларда, мәсәлен, Фәез Насыйбуллин
симпатия гына уятып калмый, аны күлмедер
дереҗәдо кызгана да башлыйсың. Аның китап
укырга да, тагын да җитдирәк.
дә, оның шәхси тормышы ечен вакыты да калмый.
Борис хатын аерган кеше, хәзер үзе теләгәнчә
яши: машинасында чибәр кызлар йөртә,
мәҗлесләр оештыра, кыскасы, үзен берни белән
до чикләп яшәми.
Шул рәвешчә, романда югары романтик
омтылыш белән исәп-хисапка корылган оек акыл
бәрелешә. Авторның симпатиясе ачыктан-ачык
романтик табигатьле Фәез ягында. Төзәлеш, Фәез
кебек, вакыт белән дә, кыенлыклар белән до
санашмый торган энтузиастлар җилкәсендә бара
КамАЗ кебек зур тезелеш әле башланып
зуррак мәсьәләләп хакында уйланырга да,
шәхси тормышын рәткә салырга да вакыты
калмый. Автор купме генә ышандырырга
тырышмасын, мин аннан зур масштаблы чын
җитәкче чыгачагына ышанмыйм: гадәткә кергән
тәртипләр белән ул артык килешеп яши, булган
кадәресеинән артык канәгать күренә. Ә Борис,
никадәр генә бармагы уэенө кәкре булмасын,
күпме ген» башка кимчелекләре булмасын,
болай эшләргә ярамый ди, башкача эшләргә ки-
рәклеген раслап тора. Шуңа күрә дә аннан тизрәк
котылырга тырышалар. Асылда аннан бик аз
нәрсә сорала: «Кыланып йөрмә, башкалар кебек
эшлә», янәсе. Аны капиталистик эш алымнарын
куллануда гаеплиләр. Ләкин бит Филинов чит
илдә дә совет инженерлары белән бергә
эшләгән, һем шул коллектив тәртипне шундый
итеп оештыра алган ки, билгеләнгән сәгатьләрдә
генә эшләп, штурмсыз-нисез дә алар макталган
чит ил фирмаларын әллә кайда артта
калдырганнар. Нигә менә мондагы зур
төзелештә дә эшне шулай оештырып булмый
икән, дип аптырый ул.
Мин Фәез кебек үз-үзләрен аямаучы
кешеләрнең героизмына аз гына да күләгә
төшерергә җыенмыйм. Ләкин хикмәт шунда, еш
кына әлеге героизм үзе кемдер эшенә җавапсыз
караган өчен, кемдер эшне оештыра белмәгән
өчен кирәк була, өстәвенә, әле моның өчен теге
бәндә бернинди җавап та бирми. «Сез мине
аномалиягә саныйсыз,— ди Борис дусты Фәез-
гә.— Әмма хезмәтне фәнни яктан дөрес
оештырганда мин норма саналыр идем. Эшне
оештырудагы, планлаштыру һәм тәэминат
өлкәсендәге җитешсезлекләрне сменадан тыш
эшләүләр, акыру-бакыру, гадәттән тыш
киеренкелек һәм утырышлар ыгы- зыгысы
белән капларга тырышучылар аномалия
саналыр иде». Болай ышандыра кебек. Ләкин
шул ук сүзләрдә Борисның көчсеэлеге до
чагыла. Аның сүзләренең мәгънәсе шуңа кайтып
кала: миңа бөтен шартларны тудырыгыз, шунда
мин сезгә эшләп күрсәтермен. Ләкин ул
шартларны кем тудырырга тиеш икән?
Төзелештә хәзергә иң авыр чор, зур эш
башланып кына килгән чор. Күрәсең, мәсьәлә
шактый четерекле һәм катлаулы икән,
КамАЗда һәм Түбән Кама ГЭСы төзелешендә
мин күп кенә инженерлар, мастерлар һәм гади
эшчеләр белән очрашып сөйләштем һәм шуңа
ышандым: анда хәзер җитөкчолск итүнең яңа
стиле туып килә. Кыскача гына аны: энтузиазм
плюс расчет дип билгеләргә булыр иде. Дөрес-
рәге, башта расчет, аннан соң энтузиазм. Монда
миңа шундый бер мәзәк ишетергә туры килде.
(Үзенең очеркында аны язучы А. Злобин да
китерә.)
Шулай бер вакыт төзелешкә АСУС дигән
машина сатып алалар, гади телгә өйләндерсәң,
төзелеш белән автоматик төстә идарә итү
системасы була бу. Әлеге ифрат акыллы һәм
ифрат кыйммәт машинага бөтен
мәгълүматларны салалар: кайда нәрсә төзелә,
нәрсә җитми, кая нәрсә ташыла һәм машинадан
күрсәтмәләр көтә башлыйлар. Ә машина
уфылдый, бөтен лампочкалары белән җемелди,
әмма һич кенә дә бер нәрсәне аңлый алмый:
ничек инде югары сыйфатлы бетонны юл читенә
аударалар, ә йорт төзергә дигән дефицит
панельләр белән юл түшиләр? Төзелә генә
башланган йорт нигә төгәлләнгән объектлар
рәтенә кергән дә, ботен нормалар буенча тиешле
материаллар алган объект аларны нигә тагын
сорый? Шундый характердагы мәгълүматлар
күбрәк кергән саен, машина ешрак җемелди,
күбрәк кызара һәм ахыр килеп бөтенләй янып
чыга. Нишләргә? Мәскәүгә, әлеге машинаны уй-
лап чыгарган академикның үзенә телеграмма
сугалар. Килеп җитә бу, озак кына машинасында
казына һәм әйтә:
— Машина сездә эшләмәячәк.
— Нигә алай?
— Чөнки тәртипсезлек белән идарә итеп
булмый,— ди академик һәм Мәскәүгә кайтып
китә.
Бу, әлбәттә, гадәти төзелеш анекдоты. Ләкин
ул шул ягы белән игътибарга лаек: хезмәтне
фәнни оештыруның кирәклеген хәзер һәр кеше
аңлый. Техника үсеше котылгысыз төстә хезмәт
культурасы турындагы, шулай ук эшченең уз
культурасы турындагы мәсьәләне дә кон
тәртибенә куя. Чөнки техник прогресс тегеләйме-
бо- лаймы кеше аша, аның социаль-психологик
мөнәсәбәтләре аша чагыла.
Менә шуңа күрә дә Ә. Баянов романын,
шактый кимчелекләре булуга да карамастан,
битараф төстә укый алмыйсың. Әсәр бүгенге
тормышның мөһим мәсьәләләрен күтәрә, күп
нәрсәләр турында уйландыра. Шул рәвешчә, «Ут
һәм Су» романының әһәмияте бер төзелеш
картинасын тасвирлау белән генә чикләнми. Ул
зур һәм җитди мәсьәләләрне кыю рәвештә
күтәрүе белән укучылар күңелен җәлеп итә.