«НИК АКМАДЫМ ДӘРЬЯГА БОЗ БУЛЫП»
БӘЕТЛӘРДӘ ХАТЫН-КЫЗ ЯЗМЫШЫ
МӘСЬӘ ЛӘЛӘРЕ
әетләр — татар халык иҗатындагы тал һәм үзенчәлекле жанрларны* берсе. Жанрның борынгы болгар чорыннан безнең кениәргәчә сузылган куп гасырлык үсеш юлы бар. Бәетләрнең эчтәлеге һәм обрезлар системасы үзенең байлыгы һәм күп терлелеге белән аерылып тора. Жанрның иң зур тематик теркемнәреннэн берсен хатын-кызлар турындагы бәетләр тәшкил итә. Билгеле булганча, күпчелек бәетләрнең эчтәлеге эчен фаҗигалелек хас Феодализм һәм капитализм дәверләрендә туган бәетләрдә хатын-кызларның ифрат мыр һәм кимсотүле хәле шактый тулы яктыртылыш тапкан Моңа, күрәсең бәетләрнең авторлары еш кына хатын-кызлар үзләре булуы да тәэсир иткәндер.
Бәетләрнең авторлыгын билгеләгәндә, алардагы бер сәнгать үзенчәлегенә — вакыйгаларның күпчелек очракларда беренче зат исеменнән сеилетелүеме игътибар итәргә кирәк. Бу алым хәтта һәлак булган кешеләр турындагы бәетләрдә дә саклана. Вакыйганы үлгән кеше исеменнән сейләтү. безнеңчә, бәетне чыгаручы шул үлгән кешенең әнисе яки якын кыз туганы булганда психологик яктай күбрәк аклана. Хәзерге вакытта да елкән яшьтәге хатын-кызлар арасында бәет чыгаручылар һәм аларны оста итеп башкаручылар очрап тора Кыскасы, бәетләрнең тууында һәм таралуында хатын-кыз авторлар әһәмиятле роль уйнаган. Алдарак күрсәтеп үткәнебезчә, нәкъ менә шушы хәл бәетләрдә хатын-кыз язмышының киң яктыртылуына мәһим бер сәбәп булып тора Жанрның иң борынгы үрнәкләреннән кү-ренгәнчә, мондый традиция инде шактый күптәнге заманнардай бирле килә. Мисалга «Ханәкә-солтан бәете»и алыйк
Башта әсәрнең исеме турында берничә сүз. һ. Атласов һәм Г. Рәхим белән Г. Газиз бу бәетне «Илаһи йыру>* дигән исем астында бастырып чыгаралар «Илаһи» сүзе охшашы-тиңдәше булмаган, изге дигән мэ< ьнәне аңлата Ә «йыру« (дересрәге, «җыру») дип элекке таманнарда эпик характердагы тезмә әсәрләрне яки борынгы озын җырларны атап йәрткәннәр «Жыру» атамасы бәетләргә карага соңгырак заманнарда да кулланылган.
Һ. Атласов бу әсәрнең нинди жанрга каравын билгеләми. Г Рәхим һәм Г. Газиз эчтәлегеннән чыгып, аны бәетләр рәтенә кертәләр һәм. шартлы рәвештә тарихи әсәр итеп карыйлар. Дәрес, анда конкрет тарихи вакыйга сурәтләнми тарихи шәхесләр дә телгә алынмый. Бәетне, шартлы рәвештә булса да. тарихи әсәр итеп санаганда. Г. Рәхим һем Г. Газиз аның теле һәм эчтәлеге шактый борын.-ы заманга караган булуын истә тоталар Чыннан да, бу бәетне бастырганда һ. Ат пасое яның 1732—1733 елларда язылган иске кулъязмадай алынуын күрсәтте Димәк, бәетнең
1 Һади Атласов Казан ханлыгы. Казан. 1914 ел 64 бит, Г. Р е * и м, Г. Газие. Татар әдәбияты тарихы. 1923 ел. 144—145 битләр.
Б
йыг арылуы XVIII гасырның беренче чирегеннән дә соң була алмый Әсәрнең борынгылыгын андагы тап геройның Ханәкә-солтан исемле кыз булуы да раслап тора. XVIII—XIX гасырларда кеше исеменә «солтан» сузе встәп әйтү ирләргә карата гына кулланыла, һәм ул «иң яхшы егет» дигәнне аңлата (егет солтаны). Элеккерәк заманнарда исә хатын-кыз исемнәренә дә «солтан» сүзе өстәл әйтелу очраклары билгеле. Казан ханы Хәлилнең хатыны Hyp-солтан исемле булган'. Адик-солтан (соңрак Квсыйм-хан) хатынын Солтан-Нигәр-ханым дип атаганнар2. Касыйм патшасы Сәет-Борһанның (XVI! гасыр) әнисе Фатыйма-солтан-бикәм исемен йөрткән’.
Идарәче даирәдәге хатын-кызларның исемнәренә төрле дәрәҗә атамалары (солтан, хан, ага) кушу, гомумән, бөтен Көнчыгыш дөньясында киң кулланылган. •Гүр-углы» дастанын тикшерүгә багышланган хезмәтендә бу моментка фольклорчы 6. А. Каррыее та игьтибар итә. «- Кер-оглы»ның төркмән һәм үзбәк версияләрендә,—дип яза ул,— батырның хатыны Ага-Юныс дип атала. Ономастика (тел белеменең ялгызлык исемнәрне өйрәнү бүлеге—Ф. У.) күзлегеннән караганда, бу беркадәр сәер тәэсир калдыра Ләкин китерелгән тарихи факт электә ирләр исемнәоенә генә түгел, бәлки хатын-кыз исемнәренә дә «ага» сүзе кушылуы традициясе турында сөйли. Бу — төркмәниәрдә бүгенге көндә дә кулланыла» ’ Өстәп шуны әйтәсе килә, "Гүр-углы» дастанының татар версиясендә батырның кәләше Нигәр-ханым исемле’. Татар халкының «Кол патша» әкиятендә Гүзәл-хан исемле кыз бар.
Бу әйтелгәннәр барысы да һ. Атласовның «Ханәкә-солтан» бәете герое танылган нәселдән булган дигән фикерен куәтлиләр. Әсәрнең эчтәлеге дә шуны раслый. Бәет әсирлеккә төшкән кыз исеменнән сөйләнелә. Аның сүзләреннән аңлашылганча, моңа кадәр ул гаҗәп рәхәт тормышта яшәгән, ни теләсә шуны кигән, ни теләсә шуны ашаган. Шушы бәхетле вакытларны искә төшерергә теләгәндәй, әсәр гүзәл табигать күренешләрен тасвирлау белән башлана:
Агач башы бөрләнер, Язга чыкса төрләнер, Кояшлар чыкса нурланыр. Яуга төшкән хурланыр.
Бу строфаның соңгы юлы кызның тормышында булган кискен үзгәреш, аның башына килгән зур бәхетсезлек турында хәбәр итә. Дошманнар аны туган җирләреннән аерыл читкә алып китәләр.
Госман бер Хафиз кызы идем, Ханәкә-солтан атлы идем. Сахтиян кимәс наз идем.
Чабата тапмый барамын.
Соңрак иҗат ителгән бәетләрдәге кебек үк. бу әсәрдә дә герой үзенең фаҗигале язмышыннан зарлана, туганнары һәм якыннары белән бәхилләшә Әсәрдә хикәяләү югары эмоциональ киеренкелек ала. Хәтта табигать тә күңелсез, ямансу күренешләре белән генә сурәгләнә:
Агач башы күк томан, Мин бу җирдә күп тормам, Ут китәрмен, су бирмән. Кирәк тә чакта /лин булмам.
■Ханәкә-солтан» әсәре бәет жанрының безгә мәгълүм булган борынгы үрнәкләре арасында үзенең югары сәнгатьлелеге, жанр үзенчәлекләрен аеруча тулы чагылдыруы белән аерылып тора.
1 һ. Атласов. Казан ханлыгы. 62 бит.
* В. В. В е л ь я м и н о в-3 е р н о в. Исследование о касимовских царях и царевичах. Рус телендә. Санкт-Петербург. 1863 ел. 2 кисәк. 193 бит.
s Шунда ук, 3 кисәк. 191—192 һәм 461—502 битләр.
‘ Б, А. Каррыев. Эпические сказания о Кер-оглы у тюрко-язычных народов. Рус телендә. Мәскәү. 1968 ел. 14 бит
‘В. В. Радлов Образцы народной литературы тюркских племен 4 кисәк. Санкт-Петербург. 1872 ел. 258—261 битләр.
Эсер турында сүзне тәмамлап. тагыи шуны әйтергә кирәк, Ханәкә-солтаи образының тарихи прототибы юк кебек. Ул төрки халыклар фольклорында киң таралган эпик традицияләр нигезендә тудырылган җыелма образ булырга охшый. Академик В. Жирмунский күрсәтеп үткәнчә. Каныкей (татарча әйтелеше — Ханәкә) исеме төрки халыклар эпосында шактый еш очрый. Кыргыз халкының эпик герое Манасның хатыны Каныкей исемле була. Туктамыш ханның Идегәйгә әсирлеккә төшкән кызларының берсе Каныкей, икенчесе Гаиыкей исемле. Алар соңыннан Идегәйнең хатыннары булалар. «Чура-батыр» җырында Каныкей һәм Таныкей — калмык ханы Караманның сеңелләре. Караманны җиңгәч. Чура Каныкейга аның дусы Исембай Таныкейга өйләнәләр. «Кобланды-батыр» җырында калмык ханы Алшагирның кызлары Каныкей һәм Таныкей батыр Кобландыга әсир булып эләгәләр..1
Күренә ки, Ханәкә-солтаниың исеме дә, язмышы да терки халыкларның бик күп дастаннарында һәм эпик җырларында сурәтләнгән хатын-кыз образларын хәтерләтә. Монда шунсы бик моһим ясалган чагыштырулар күрсәткәнчә, татар фольклорының үзенчәлекле лиро-эпик жанры булган бәетләр үз үсешләренең башлаүгыч чорында төрки халыклар фольклорларының эпик традицияләрен киң файдаланганнар. һәм жанрның иң борынгы үрнәкләреннән берсендә тел урынны хатын-кыз образы алып торуы да игътибарга лаеклы.
Тикшерелгән мисал күрсәткәнчә, хатын-кызлар турындагы бәетләрнең иң борынгы үрнәкләрен конкрет тарихи вакыйгалар белән бәйләү кыен. Ләкин соңга табарак бу хәл үзгәрә Бер яктан, соңгырак заманнарда тугай бәетләрнең тарихи чыганаклары турында без инде күбрәк беләбез Икенче яктан, жанрның сәнгать принциплары үсеш һәм үзгәреш кичерә Нәтиҗәдә бәет жанры, борынгы эпос традицияләреннән арына барып, конкрет тарихи чынбарлыкка тирәнрәк үтеп керә Моның шулай булуын, мәсәлән, «Мәгъри кыз бәетеьндә күрергә мөмкин.
Бу бәетнең туу вакытын Әминә Халит, шактый ышандыргыч дәлилләр нигезендә, XVIII гасырның азагы белән билгели’ Бәетнең исеменә һәм эчтәлегенә караганда, ул янгын вакытында Мәһди исемле бер алпавытның кызы һәлак булу уңае белән чыгарылган. Бәеттә яшь һәм матур кызның шулай фаҗигале тесте һәлак булуына кызгану һәм әрнү белдерелә:
Ут зченә тешеп янган Зифа буйлы Мәгъри Гилмерел янганнан корган Әнкәсенең бәгыре.
Шушы фаҗигале вакыйганы поэтик тасвирлау белой генә чикләнгән очракта да бәетне жанрның уңышлы үрнәкләреннән санап булыр иде. Аны чыгаручы кеше, шушы фактка игътибарны юнәлтеп, кызга һәм аның ети-әиисенә карата кызгану- теләктәшлек тудырырга омтылса да. ул, чынбарлыкны дерес һем тулырак чагылдыру очен. башка фактларга да мөрәҗәгать итмичә булдыра алмаган. Боеттә алпавытның утта янган байлыклары санап чыгыла, утны, бай алпавыттан үм алу очан, «беглыйьлар төрткән булуы әйтелә Шулай итеп, бәетнең объектив эчтәлеге һем идея юнәлеше автор теләгеннән киңрәк һәм тиренрәк булып чыккан.
Хатын-кызлар турындагы бәетләр арасында «Хан кызы» бәете үзенчәлекле урын тота. Бу әсәрнең туу вакыты, геройлары, идел юнәлеше турында капма-каршы фикерләр әйтелеп кило. Берәүләр айда чыннан да хан кызы турында сүз бара дип саныйлар Һәм шул ни, езде бәетне борынгы әсорлор ротене кертәләр. Икенчеләр мәсьәләгә башка күзлектән чыгып карыйлар- Безнеңчә, бәхәсне хәл итү очен
'8. Жирмунский. Народный героический эпос. Рус геле идо. М.— Л. 1962. 306 бит.
'Әминә А а л и г. Бәетләр тикшерү тәҗрибәсеннән «Совет әдәбияты». 1934 ел. 6 сан 56—59 битлер.
J Кара: X. Я р м и. Татар халкыг-ыи поэтик иҗагы. Казан 1967 ел. 127 биг; М. М о lb- ди ее. Халык иҗатына бер чараш. «Кеэаи утлары». 1968 ел. II -ан.
• АТ ИХ УРЫАНЧНЕВ ф «НИН АКМАДЫМ ДӘРЬЯГА БОЭ БУЛЫП.
әсәрнең үзенә мерэҗәгать итәргә кирәк. Башта шуны искәртеп үтик, бәетнең герое әсәрнең барлык вариантларында да «хан кызы» дип йөртелми. Мәсәлән, X. Ярми чыгарган «Бәетләр» җыентыгының «Аңлатмалар» бүлегендә урнаштырылган вариантта егет кызга «туташ» дип эндәшә. Билгеле булганча, «туташ» сүзе кызларга хәрмвт. илтифат күрсәтүне аңлата. Ә «хан кызы» сүзләре безнең телебездә еш кына «иркә, назлы кыз» мәгънәсендә дә кулланылалар.
Әсәрнең эчтәлеге бик гади. Ул кыз һәм егетнең капма-каршы сейлөшүе (җырлашуы) формасында тезелгән Егет кызның ишек төбенә килгән һәм аңардан ишекне ачуын, йөзен күрсәтүен үтенә:
— Аччы, туташ, ишегеңне, мин керием, Йөзләреңнең ниндилеген бер күрием.
Кыз, назланып-чытлыкланып, егетнең теләгенә каршы төшә Чөнки аның йөзек күрү өчен ишекне ачу мәҗбүри түгел ләбаса:
— Йөзләремнең ниндилеген белмисеңме. Аяз төнне тулган айны күрмисеңме?
Егет яңадан үзенең үтенечен кабатлый, кызның күзләрен күрәсе килүен әйтә. Кыз бу юлы да баштагы җавабын кабатлый:
— Күзләремнең ниндилеген белмисеңме. Ай янында рушан йолдыз күрмисеңме?
Диалог дәеам итә. Егет кыздан аның кашларын, керфекләрен, иреннәрен, чәчләрен карарга рөхсәт итүен үтенә. Кыз исә аңа яңа тулган айга, җәядә киерелгән укка, җир җиләгенә, кара ефәккә карарга киңәш итә... Татар халык иҗатындагы мондый традицион чагыштырулардан киң файдалану әсәрдәге сурәт һәм тасвирларга искиткеч нәфислек, матурлык һәм камиллек бирә.
Шулай игеп, егет никадәр генә ялынмасын, кыз аңа ишекне ачмый:
— Аччы, туташ, ишегеңне мин керием. Мине сәүсәң, мине дисәң, бер үбием.
— Сине генә сәүгәнемне белмисеңме, Сөвәм диеп алдап кына йөрмисеңме?
Соңгы җавабында кыз инде ишекне ни өчен ачмавына бернинди дә сылтау китерми. Әмма бәетнең икенче вариантында ул ишекне ачса әти-әнисе һәм туганнары күрүдән куркуын әйтә. Билгеле булганча, элек татарларда егет белән кызга туйга кадәр очрашу рөхсәт ителмәгән. Монда да шул гадәт чагылмыймы, дигән сорау туарга да мөмкин. Ләкин бәеттә консерватив гадәтләрне гаепләп бер сүз дә әйтелми. Күрәсең, кызның үз-үзен тотышын аның назлануы, ялындыруы белән генә аңлатырга туры килә. Әлбәттә, шундый шартларда егетнең кызга «хан кызы» дип эндәшүе бик табигый. Бу — әсәрнең рухына, аның эмоииональ яңгырашына ятышып тора. Әсәрнең эстетик табигатендәге шушы үзенчәлекне истән чыгару аның эчтәлеген бозып аңлатуга китерергә мөмкин. Биредә һич төрле фаҗига яки драма да социаль тигезсезлек тә күренми. Әсәрдә хан сарайларындагы тормышны тасвирлый торган бернинди детальләр дә очрамый.
Үзенең эчтәлеге белән дә, формасы ягыннан да бу әсәр бәет жанрының башка үрнәкләреннән аерылып тора. Аның сәнгатьчә эшләнешенең соклангыч камиллеге халык эстетикасының гаҗәп югары дәрәҗәгә күтәрелүе турында сөйли, һәм бәет һичшиксез, борынгы заманга түгел э яңа чор фольклорына, XVIII яки хәтта XIX гасырларга карый.
Татар хатын-кызларының язмышын чагылдырган бәетләр безгә XIX гасырга кадәрге чордан аз санда, аерым үрнәкләр рәвешендә генә килеп җиткән. Аларда хатын-кыз тормышының кайбер яклары гына тасвирлана. XIX гасыр фольклоры исе
бу темага кегылышлы бай материал бирә. Бу чор өчен бает жанрының тормышка тагын да тирәнрәк үтеп керүе, чынбарлыкны киңрәк һәм күп кырлырак ител яктыртуы хас.
Татар кызларының революциягә кадәрге тормышы турында сөйли торган борынгы бәетләрдән халык арасында аеруча киң таралганы — «Җиде кыз бәетег Ул XIX йөз башларында туган булырга тиеш. Г. Толымбай җыентыгында бу бәетнең бер варианты түбәндәге строфа белән башланып китә:
Тарих мең дә сигез йәздә Кырыгынчы ел эчендә. Мондый хикмәт һич булмады Безнең гомер эчендә
Г. Толымбай, бу бәет чыннан да XIX йөзнең 40 нчы елларында чыккан булырга тиеш, дип саный. Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсендә сакланган бер кульязмага таянып, X. Ярми дә якынча шушы ук датаны яклый. 1825 елда җиде байның кызы, ирләр киеменә киенеп, Каргалы (Оренбург) мәдрәсәсенә киләләр һәм, кем икәнлекләрен белдермичә, анда 17 (?1) ел укыйлар’. Димәк, кызларның фаш ителүе һәм бәет чыгарылу XIX йөзнең башына туры килә.
Бәет бу кызларның тормышын шактый тәфсилләп тасвирлый Мәдрәсәдә укыганда аларның кызлар икәнлеген озак вакытлар беркем дә белми. Әмма барыбер соңыннан сер ачыла Шәригать кануннарын бозган өчен, кызларны мәчеткә ябып бикләп куялар. Бәеттә әйтелгәнчә, халык арасыннан аларга теләктәшлек белдерүчеләр дә була:
Арада аңлы халык бар, Безне азрак яклыйлар.
Әлбәттә, ул вакыттагы тәртипләр таләп иткәнчә, кызларны мәдрәсәдән куалар Тик аларның берсенә мулла үзенең улын әйләндерә. Бу факт вакыйганы тагын да кызганычрак ите. Бәеттә мулла өендә калган кызга күп кенә көенечле юллар багышланган:
Карчыга йонын коядыр Канатларын кагынып. Бәдриҗамал саргаядыр Үз әнкәсен сагынып.
Үзенең идея эчтәлеге белән бәет шәригать кануннарына каршы юнәлтелгән. Бәетто сөйләнгәнчә, кызлар, ислам дине богауларын озеп, иҗтимагый тормыш аренасына чыгарга омтылалар. Ул заманнар өчен бу артык кыю адым була, һәм кызларның омтылышы уңышсызлыкка очрый. Ихтимал, хатын-кызларның семья рамкаларыннан чыгып, иҗтимагый тормышта катнашырга омтылу фактлары чынбарлыкта ешрак та булгандыр. Чөнки гаилә тормышы хатын-кызлар ечен ифрат авыр, тынчу була, анда рәхимсез патриархаль тәртипләр хөкем сере Иҗтимагый строй, социаль-экономик һәм мораль шартлар, ислам дине хатын-кызны иң кечкенә хокук һәм иректән дә мәхрүм иткән.
XIX йөздәге бәетләрнең күбесендә яшь кызларның тагын да авыррак һәм кызганычрак хәле сурәтләнә. Семьядагы коточкыч ярлылыкка түзә алмыйча, алар байларга һәм муллаларга асраулыкка барырга мәҗбүр булалар Менә «Асрау кыз бәетем. Анда яшь кенә кызның әнисе үлеп китүе, әтисенең хәер сорашуы турында сөйләнелә. Аптырагач, әтисе кызны шәһәргә илтергә һәм берәр бай семьяга асраулыкка урнаштырырга карар бирә:
Яхшырак җиргә бирсәм, Төзәлер өстең-башың. Фәкыйрьлек тә онытылыр, Күзеңнән түккән яшең.
I Г. Толымбай Бәетләр. Казан. 1935 ел. 147 бит.
I X. Ярми. Бәетләр. Казан. 1960 ел. 345 бит 11. «К. 1 • М *Ь
ФАТИХ УРМАНЧИЕВ > «ннк АКМАДЫМ ДӘРЬЯ!А БОЗ БУЛЫП
161
Шәһәргә баргач, кыз белән әтисе бик озак асраулык урыны эзләп йорипор. Ниһаять, бер бай кызны алырга риза була. Баштарак бей һәм аның хатыны кызга яхшы гына карыйлар, киендерәләр, ашаталао. Әтисе шәһәргә килгәч, кызың акыллы һәм пөхтә дип мактыйлар Ләкин кыз 15 яшьләргә җиткәч, аның тормышы ботенлвй үзгәреп китә. Байның үсмер кызга күзе төшә, ул аңа бүләкләр алып кайта башлый, карт хатынын аерып, кызга өйләнергә вәгьдә бирә. Иренең асрауга мөнәсәбәтен бай хатыны да сизә һәм кызны төрлечә мәсхәрәләргә, авыр эшләр кушарга тырыша:
Абыстай карый ямьсез. Телләре ачы, тәмсез; Хезмәтне куши авыр. Сөйли бигрәк яман сүз.
Кызны алдап үз теләгенә ирешкәч, бай да асрауга кырын карый башлый, үзенең баштагы вәгъдәләрен оныта. Хуҗа хатынның җәбер һәм мәсхәрәләренә түзә алмыйча, бай тарафыннан алданган яшь кыз үз авылына кайтырга һәм бер карт кешегә кияүгә чыгарга мәҗбүр була.
Бу бәетнең композициясе төзек, андагы хикәяләү өчен эзлеклелек, детальләрнең тулылыгы, драматик киеренкелек хас.
Мондый вакыйгалар ул вакытлар өчен типик бер күренеш булып, бәетләрдә □ларның агоуча фаҗигалеләре генә чагылган. Мисал өчен тагын "-Мәгъсүмә бәетвьи китереп үтәргә мөмкин. Анда асрау кызның мулладан йөккә узуы һәм, серне фаш итмәс өчен, мулла белән абыстайның Мәгъсүмәне үтерүләре турында сөйләнелә. Бәет мулланың әхлаксызлыгын, бозыклыгын фаш итә. Әсәр кискен драматизм һәм көчге сатира бегән сугарылган.
Күргәнебезчә, бәетләрдә яшь кызларның коточкыч авыр һәм фаҗигале тормышлары шактый тулы яктыртыла. Революциягә кадәрге тормыш картиналары арасында кыз сату кебек күренешләр дә очрап торган. Соңгы чик хәерчелеккә тешкәй крестьяннар семьяларын туендыру өчен, үз кызларын сатарга мәҗбүр булганнар. Бәетләрдә әнә шундый фаҗигаләр дә чагылыш тапкан. Мәсәлән, «Кыз сату
Хикәяләү 16 яшьлек кыз исеменнән алып барыла, Ниндидер бер кансыз кеше, ата-аналардан яшь кызларын сатып алып, аларны башка якларга сатып җибәрү белән шөгыльләнә, оу кызны да ул әтисеннән 115 тәңкәгә сатып ала.
Унҗиде кыз чыгып киттек, Урын юктыр ятарга;
Без мескенне алдылар Базарларда сатарга.
Бәеттә әйтелгәнчә бу җан тетрәткеч вакыйга иген уңмаган каты ачлык елны була. Бер якта — үз баласын сату кебек иң соңгы чиккә җиткерелгән ата-ана, икенче якта — чит кешегә сатылып, кол, товар хәленә төшкән кыз бала. Аның әти-әнисенә үпкәләп, рәнҗеп әйткән сүзләре әсәрдәге драматик киеренкелекнең иң югары ноктасы булып тора:
Әй, әткәем, әнкәем,
Бәне утка аттыгыз. Бала дип тә белмәдегез, Мисле хайван саттыгыз.
Татар кызының язмышын сурәтләгән традицион бәетләр арасында сирәк очрый торган, гадәттән тыш вакыйгаларга нигезләнгән әсәрләр дә бар. Шундыйлардан берсе — халыкта киң таралган "'Зөлхәбирә бәете». Мостафа исэмле бер мулла, исправник белән карта уйнап, бар мал-мөлкәтен оттырып бетерә. Ахырда ул картага үзенең кызы Зөлхәбирәне куя һәм аны да оттыра. Дин әһелләренең шушындый кансызлыгы һәм әхлаксызлыгы халыкта тирән ризасызлык һәм ачу тудыра:
Мостафа мулла, йөзе кара, Кәртле уйнап кызый оттырган.
Исправник, сотскийлар җибәреп. Зөлхәбирәне үзенә алып китә, Зөлхәбирәнең «Туган авылымнан чыгып киттем, шунда булды донья тәмугы» кебек сүзләре аиын нинди хурлыклы һәм авыр хәлгә төшүен бик ачык аңлаталар. Кызның үзен-үзе үтерүе шул чордагы иҗтимагый стройга һәм җинаятьче түрә-башлыкларга протест һәм ләгънәт булып яңгырый.
Иҗтимагый стройдан ризасызлык «Хәерниса бәете»ндә тагын да көчлерәк һәм ачыграк чагыла. Бәетнең вакыйгасы түбәндәгечә. Бер татар егете Маруся исемле рус кызын ярата һәм аңа өйләнә. Әсәр яшьләрнең мәхәббәтен тасвирлаган шатлыклы юллар белән башланып китә:
Татар егете, рус кызы Бер-берсен сөештеләр;
Аламын дип, барамын дип, Вәгьдәләр бирештеләр.
...Маруся исемен җуеп, Хәерниса куштылар
Ләкин ул замандагы тәртипләр, һәм мәчет, һәм чиркәү динне болай мәсхәрәләүгә түзеп тора алмыйлар. Хәернисаны эзәрлекләү, сорау алулао башлана. Тик ул түрәләр алдында каушап тошми:
Курыкмыйча җавап бирә
Хәерниса — батыр кыз:
«Үзем сөйдем, үзем бардым, Сезгә чүкмөем мин тез».
Алга таба вакыйгалар тагын да киеренкерәк тес ала. Хәерниса авылдагы дин = башлыкларына буйсынмагач, становой үзе килә. Хәернисаны Бөгелмәгә алып китә- - ләр, төрлечә мәсхәрәлиләр: ялангач кос урам буйлап йөртәләр, камчы белән ~ кыйныйлар.
Ләкин Хәерниса барлык җәзаларга түзә, үзенең мәхәббәтеннән баш тартмый, з. Шуннан соң аны төрмәгә ябалар һәм ахырдан атып үтерәләр.
X
Татарга чыккач Маруся,
Поп, түрә җыелдылар; <
Хәерниса гүзәл кызның
Газиз башын җуйдылар.
Егеткә дә үз авылында яшәргә ирек бирмиләр. Бигрәк тә дин әһелләре котырына. Егет һәм аның әти-әнисе мондый зэәрлекләүгө түзә алмыйча, авылдан качып китәргә мәҗбүр булалар. Шул ревешчә, ике яшьнең саф һәм кайнар мәхәббәте фаҗигале төстә өзелә. Бәеттә бу уңай белән тирән кызгану һем протест белдерелә:
Рус татарны сөйгән, Татар русны сөйгән. Тора бирсеннәр шатланып, Кемгә соң алар тигән?
Бәет авторлары, мондый бәхетсезлекнсң килеп чыгуына кемнәр сәбәпче икәнен күрсәтеп, аларны кискен рәвештә гаеплиләр:
Поп һәм мулла, становой Урамнардан үттеләр, Ил өстено кара кайгы Алар салып киттеләр.
Кыз баланың кияүгә чыгуы аның тормышында инде бик борынгы заманнардан (матриархат патриархат белән алмашынуы чорыннан) бирле үзенә күрә бер драма, бәхетсез вакыйга булып килә. (Сүз, әлбәттә, яшьләрнең сөешеп кавышу очраклары турында бармый.) Сыйнфый изелү һәм дини фанатизм шартларында
«НИК АКМАДЫМ ДӘРЬЯГА БОЗ БУЛЫП
туйга кагылышлы фаҗигале яклар тагын да күбәя һәм көчәя тешә. (Кызның яратмаган кешесенә көчләп бирелүе, яшь хатынлыкка баруы һ. б.)
«Туй бәете», «Тегү тектем, чигү чиктем» кебек бәетләр карт кешегә кияүгә бирелүче кыз язмышы турында сөйлиләр. Гадәттәгечә, хикәяләү кызның үз исеменнән алып барыла. «Туй бәетевнең герое, картның байлыгына кызыкканнары өчен, әти-әнисенә шелтә катыш рәнҗү белән мондый сүзләр әйтә:
Бармыйм, әткәй, бармыйм, бәгърем, Бармыймын мин бабайга; Аңа барганны барырмын Соранып йөргән малайга.
Билгеле булганча, кияүгә чыгу, өйләнү процессында кыз һәм хәтта егет тә бик пассив роль уйнаганнар. XIX гасырда инде тәмам урнашып җиткән туй йолалары күрсәткәнчә, татарларда һәм бөтен көнчыгыш мөселманнарында кияүгә бирү, өйләндерү мәсьәләләрен тулысынча ата-ана хәл иткән. «Туй бәетевндә нәкь әнә шундый очрак турында сүз бара. Әсәр күңелдә авыр тәэсир калдыра:
Карлыгачлар очкан чакта, Сандугачлар калдылар;
Фәрештәдәй яшь йөрәкләр Кайгы-хәсрәт алдылар.
Мондый бәетләрнең тарихи нигезләре турында беркадәр сүз булды инде. Өстәп шуны әйтергә кирәк, гомер буе башлары хәерчелектән чыкмаган хезмәт ияләре яхшы тормышны материаль җитешлектән башка күз алдына китерә алмаганнар. Шуңа күрә кызларын бай кешегә биреп алар үзләренчә яхшылык эшлибез дип ышанганнар. Чынлыкта исә яшь кыз бай йортында бик азыр хәлгә дучар ителгән Еш кына ул монда икенче, өченче, хәтта дүртенче хатынлыкка килгән. Шуңа күрә дә кызларны кияүгә бирүне тасвирлаган бәетләрдән моң, сагыш, хәсрәт бөркелеп тора. Киленнең чит семьядагы авыр тормышын күрсәткән әсәрләргә мисал итеп «Бәхетсез килен бәетевн һәм «Киленнәр бәете»н күрсәтергә мөмкин. Күп санлы туй һәм кыз елату җырларындагы кебек, бу әсәрләрнең эчтәлеген кызның әти-әнисе йортындагы һәм килен булып төшкәч ире йортындагы тормышларын капма-каршы куеп чагыштыру тәшкил итә. Ата-ана янындагы тормыш иң якты буяуларда тасвирлана. Ир йортындагы тормыш — ямьсез, авыр һәм караңгы. «Киленнәр бәетехндә әнә шул икенче тормышның гомумиләштерелгән картиналары бирелә.
Бисмиллаһи вә биллаһи Бу бәетнең башлары, Калган салма, суык чәй Киленнәрнең ашлары.
Килен кеше бичара. Япма буа биленә; Юк гаебен бар итеп. Әләклиләр иренә.
Бу төркем бәетләр турында сөйләнгәннәрдән бер нәтиҗә килеп чыга: алар барсы да диярлек революциягә кадәр яшәгән татар хатынының яшь чагыннан алып соңгы көннәоенәчә булган тормышын авыр һәм кайгылы итеп күрсәтәләр. Әлбәттә, башкача булуы да мөмкин түгел. Ул чагында жанрның чынбарлыкны реалистик чагылдыру принциплары бозылган булыр иде.
Шулай да «Хан кызы» шикелле юмористик, я булмаса героик-трагик пландагы бәетләрдә хәл башкачарак тора. Соңгы тергә мисал итеп «Кыз солдат бәете»н күрсәтергә мөмкин *. Шәмсекамәр исемле кыз, ирләр киеменә киенеп, үзенең энесе
«Азат хатын» журналы. 196о ел. 7 сан. 17 бит. Ф Ахметова публикациясе.
урыньтха армиягә кит» һем фронтка эләгә. Бу хакта ул эур горурлык белен хәбәр итә:
Өч мең солдат арасында
Кыз солдаты мин генә ♦
Бәеттә әйтелгәнче, Шәмсекамәр гади солдат кына түгел, ә башкаларны өйрә- туче, күрәсең, командир була: 2
Шәмсекамәр зирәк бала, “
Өч мең солдат ейрәтә. я
Моңа кадәр бәеттәге хикәяләү гадәттән тыш фактлар һәм вакыйгалар турында барды. Алга таба әсәргә әйтерсең стихияле рәвештә, сугыш турындагы традицион £ бәетләр рухындагы бер строфа килеп керә:
и
Кара-каршы еегез, Солдат булды кызыгыз. Без сугышка кергән чакта Хәер-дога кылыгыз.
Ләкин, тулаем алганда, бәетнең эчтәлеге башка сугыш бөетләренекеннән аеры- * лып тора. Шуңа күрә хикәяләү яңадай үзенең элекке рухына әйләнеп кайта. Шу- х ның белән бергә анда борынгы героик-элик традицияләр белән бәйләнеш сизелеп S киткәли. Әйтик, халык эпослары эчен хас булган «12» саны файдаланыла:
♦
Унике ел мин сугыштым, я
Белмәделәр кыз диел... ш
Димәк, әле генә китерелгән бәет күрсәткәнчә, татар хатын-кызларының рево- э* люциягә кадәрге язмышын чагылдырган әсәрләрдә трагизм, фаҗигалелек бердән- ® бер линия булмаган. Аерым очракларда юмористик яки героик-эпик рухтагы ? әсәрләр дә туа торган («Хан кызы», «Кыз солдат бәете»).
• •• 5
4>
Традицион бәетләрдә һәртөрле хокуклардан мәхрүм булган, реакцион шәригать законнарына буйсынып яшәргә мәҗбүр ителгән, төрлечә кимсетелгән һәм җәберләнгән бәхетсез хатын-кыз образы тудырылган. Халык лирикасы хатын-кызларның язмышын аларның үз авызыннан ук әйттерелгән түбәндәй юлларда гаҗәп тегел һәм тәэсирле итеп билгели:
Нигә тудым деньяга кыз булып. Ник акмадым дәрьяга боэ булып!
Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң безнең илдә хатын-кызларның хәле тамырдан үзгәрде. Шуңа күрә дә совет чоры бәетләрендәге хатын-кыз образлары революциягә кадәрге әсәрләрдә тудырылган хатын-кыз образларына бөтенләй капма-каршылар. Алар — революция тарафыннан тулы хокук алган, яңа тормыш өчен актив көрәшкә күтәрелгән кешеләр. «Тәзкия матур бәе тонда совет укытучысы Тәзкиянең авылдагы җәмәгать эшчәнлеге җентекләп тасвирлана. Балалар һәм авыл кешеләре аны яраталар, хөрмәт итәләр. Тәзкия халык алдында муллаларны һәм кулакларны фаш итә, аларның чын йөзләрен ачыл бирә. Укытучы кыз совет дошманнары кулыннан һәлак була. Ләкин бәеттә төп игьтибар геройның үлеменә түгел, ә аның көрәшенә юнәлтелген. Бу көрәшнең тулы җиңү белен бетәчәгенә тирән ышаныч белдерелгән.
«Тәзкия матур бәетеянө бик аваздаш тагын бер әсәр — «Гаптиева бәете». Гаптиева да, Тәзкия кебек, кулакларга каршы керәштә корбан була. Бәетнең тел идея эчтэле'е бу фаҗигане тасвирлауга түгел, ә кулакларның ерткычлыкларын ачу, нәфрәт хисе тәрбияләүгә, дошманнардан уч алырга чаеыруга хезмәт ите. Бәетнең
соңгы строфасында әйтелгәнчә, көрәш. үч символы булып Гаптиезә кабере өстендә кызыл флаг җилферди.
Бу мисаллар күрсәткәнчә, революциядән соң иҗат ителгән бәетләрдә алгы планга актив герой образы куела, образны индивидуальләштерү һәм типиклаштыру процессы көчәя. Бер яктан, бу — жанрның эстетик мөмкинлекләре киңәю, икенче яктан, бәетләрнең халык лирикасы һәм профессиональ поэзия белән элемтәсе көчәю нәтиҗәсе булып тора. Мондый процесс Бөек Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соң хатын-кызларга багышлап чыгарылган бәетләрдә тэгын да тирәнәя төшкән. Моның бик мөһим нәтиҗәләреннән берсе итеп лирик бәетләр барлыкка килүне санарга кирәк.
Лирик агым революциягә кадәрге бәетләрдә дә (бигрәк тә хатын-кызларга багышланган әсәрләрдә) шактый ачык сизелә иде. Ләкин жанр тарихында саф лирик бәетләр булганы юк иде.
Традицион бәетләрдәге эмоциональлек башлыча вакыйгаларны җентекләп тасвирлаудан, фаҗигале картина тудырудан килә иде. Геройның эчке кичерешләре һәм хисләре вакыйгалар аша ачыла иде. Бөек Ватан сугышы чорында туган лирик бәетләрдә төп игътибар вакыйгаларга, фактларга түгел, ә геройның хис-кичерешләр динамикасына юнәлтелә. Мондый фикерне «Салих улым» исемлә бәет ярдәмендә расларга мөмкин. Бу әсәрдәге ана образы тирән лиризм белән сугарылган. Бәет ананың үз улын фронтка нинди җылы, эчкерсез сүзләр әйтеп озатып калуы турында сөйли. Башта ана улыннан хатлар алып тора һәм шулардай юаныч таба. Бер вакыт хатлар килми башлый. Ана йөрәге ниндидер бәхетсезлек булганын сизенә, тик моңа ышанырга теләми, ул әле көтә... Хикәяләү ана исеменнән алып барыла һәм бу да әсәрнең тәэсир көчен арттыра. Ананың кичерешләре риторик сораулар ярдәмендә белдерелә:
Әллә дошман җирләрендә Тоткын булып ятамсың, Әллә яуны тар-мар кыйлгач, Илебезгә кайтамсың?»
Улының язмышы турында сорап ана җилләргә, кошларга мөрәҗәгать итә. Ләкин җавап юк. Беразга гына кабынып киткән өмет нуры инде бөтенләйгә сүнә. Тик ана үз улының изге юлда, ил азатлыгы, халык бәхете өчен һәлак булуын яхшы аңлый. Шушы хакта уйлау аңа авыр кайгысын кичерүдә терәк-юаныч булып тора.
Сугыш елларында совет хатын-кызлары кичергән авыр язмыш турында сөйләүче бәетләр байтак. Без биредә аларның иң характерлыларыннан берсенә генә тукталып үттек.
Бер тематик төркемгә кергән бәетләрне генә тикшереп чыгу да жанрның үсеш тарихы буенча әһәмиятле нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Беренчедән, эчтәлек буенча. Хатын-кызларның иҗтимагый хәле һәм шәхси язмышлары урта гасырлардан алып безнең көннәргә кадәр бәетләрдә киң яктыртылыш табып киләләр.
Икенчедән, карап үтелгән мисаллар гасырлар дәвамында жанрның эстетик табигате ничек үзгәрә килүе турында ачык төшенчә бирәләр. Аның иң беренче үрнәкләрендә борынгы татар һәм гомумән төрки эпосы традицияләренең шактый көчле йогынтысы сизелә. XVIII—XIX гасырларда социаль-тарихи һәм социаль-көнкүреш вакыйгаларының асылына төшенү алгы планга чыга, бу хикәяләү ысулының эмоциональлегенә һәм киеренкелегенә китерә.
XX гасырда бәетләрнең халык лирикасы һәм профессиональ поэзия белән бәйләнеше нык көчәя. Шуның нәтиҗәсе буларак, бәетләрдә образларны индивидуальләштерү һәм аларның рухи кичерешләрен сурәтләү зур әһәмият казана.