Әхмәт Фәйзи—тәнкыйтьче һәм галим
хмәт Фәйзи мәдәниятебез тарихына туктаусыз эзләнүчән новатор шагыйрь, талантлы драматург, үзенчәлекле прозаик һәм балалар психологиясен тирән аңлый белүче педагог буларак кереп калды. Әдип яшәгән һәм иҗат иткән еллар бездән ераклашчан саен, аның мирасының кыйммәге, сәнгатьчә кече һәм хәзерге шигъри культурабызга булган тәэсире ныграк сизелә.
Шуңа күрә әдипнең иҗат мирасын җыйнау һәм халыкка җиткерү эшенә дә елдан-ел күбрәк игътибар бирелә бара. 1964—1966 елларда Татарстан китап нәшриятында аның еч томлык «Сайланма осәрлөрпе басылып чыккай иде. 1973 елда язучының тәнкыйть мәкаләләрен, публици-стик чыгышларын һәм хатларын туплаган «Әдипнең эрудициясе» исемле китап денья күрде *. 3. Фәйзиена белән Н. Юзиев те- зегөн, Татарстан китап нәшрияты зәвык белән бастырып чыгарган бу җыентык Әхмәт Фәйзи турындагы мәгълүматыбызны тагын да баета һәм тулыландыра тешә. Дөрес, бу китапка әле Ә. Фәйзинең тәнкыйть өлкәсенә караган материалларының бер өлеше генә тупланган. Ләкин шул хәт- лесе дә әдипнең исемен татар әдәбият белеме һәм тәнкыйтенең күренекле га-лимнәре белән янәшә куярга тулы хокук бире. «Әдипнең эрудициясе» китабын үтелгән үрләрнең бер сәхифәсе дип кенә бәяләү дәрес булмас иде. Чөнки биредә тупланган материаллар хәзерге әдәбият әһелләрен дә күл нәрсәгә өйрәтә алалар...
1 Әхмәт ФәЛои. Әдипнең эрудициясе Та- тарстпн китап нәшрияты Кизан. 11)73 <ы.
Тукай. Такташ. Җәлил турында язылган публицистик мәкаләләрне, яшьрәк буын шагыйрьләр иҗатына багышланган тирән хисле чыгышларны укып карагыз. Алар- ның нигезендә иҗат кешесенә мәхәббәт һәм хөрмәт хисе ята. Татар совет поэзиясе классиклары турында сүз йөрткәндә, ул, барыннан да элек, революция һәм яңа чынбарлыкның алар иҗатына ясаган савык-тыргыч тәэсирен, ягъни шагыйрьнең тарих һәм тирәлек, халык тормышы һем җәмгыять үсеше болән бәйләнешен ассызымлый. «Муса Җәлил турында шуны әйтергә мөмкин,—дип яза әдип,— ул революция белән бергә туып үсте. Революция аның тормыш юлын, эшен-хезмәтен билгеләде, ихтыяр һәм характерын чыныктырды» (95 бит).
Әхмәт Фәйзи аналитик фикерле тәнкыйтьче була. Ул язучының кабатланмас иҗат йөзен, индивидуальлеген ачып салырга омтыла, мисалларның уңышлыле- рын һәм ышандырырлыкларын сайлап ала белә. С. Хәким, М. Кәрим, X. Камалов, Ш. Галиевләр иҗатына багышланган мөка- лә-рецензияләро нәкъ әнә шундыйлар.
Ә. Фәйзи яңа бөреләнеп килгән сәләтләргә аерата мәрхәмәтле һәм игътибэрлы булган. X. Камалов белән Ш. Галиев — хәзер поэзиябезне төпкә җигелеп тартучы, танылган шагыйрьләр. Илленче елларда исә алар борор генә җыентык чыгарган япь-яшь шагыйрь булалар. Ә. Фәйзи алар- ны каләм тибрәтүче дистәләрчә вшьлөр арасыннан күреп ала, аерып кув. җылы сүзен таба канатландыра, уйландыра.
X. Камалов шигырьләре аңа кайсы яклары белән ошыйлар соңТ «Камалооның шигырьләрендә самимилек, реалистик ти
Ә
рәнлек очраклы хәл түгел. Моның нигезендә, гади генә итеп әйткәндә, бер нәрсә ята; шагыйрь үзен яза»,— ди ул (229 бит). Шагыйрь үзен яза... Поэзиянең бу хасиятенә Ә, Фәйзи бик еш игътибар юнәлтә. Тәнкыйть мәкаләләрендә дә, әдәби әсәрләрендә дә. «...Автобиографиягә килсәк, бу инде лирикага чит нәрсә түгел, кире-сенчә, лириканың тууында ул төп сәбәпләрнең берсе булып тора»,— дип яза ул «Бер тәнкыйть уңае белән» дигән мәкаләсендә ('72 бит). «Эзләр», «Флейталар», «Шагыйрь», «Тышта яз», «Кырык яшь» кебек шигырь-поэмаларының үзәгендә нәкъ менә шагыйрьнең үз рухы, үз кичерешләре ята, бу әсәрләрне язганда аңа шәхси биографиясе өлге булып тора. Менә шуңа да Ә. Фәйзи яшь шагыйрь X. Камалов шигырьләрендә үз иҗатының рухына якынлык таба, үзе инанган принципларның дәвамын күреп сөенә.
Ш. Галиевнең «Яңа көйләр» җыентыгын әдип түбәндәгечә бәяли: бу әсәрләр «мөстәкыйль уйлый белә торган, индивидуаль йөзе булган шагыйрьнең иҗади омтылышы нәтиҗәләре. Аларда шигырь өчен иң кирәк ике элемент бар: уй һәм тойгы» (203 бит). Ә. Фәйзи яшь авторның аз сүз белән күп мәгънә бирә алу сәләтенә, сүзнең тәмен, кадерен белеп, эчке җегә- ренә үтеп керә алуына игътибар итә. Ләкин өлкән әдип шагыйрьнең ачыш-эзләнү- ләрен дәррәү хуплау белән генә чикләнми, киләчәктә Ш. Галиевнең иҗади үсешенә комачаулардай җитешсезлекләрне дә сызык естенә ала. Ш. Галиевне ул берише шигырьләрендә ясалма ситуацияләргә өстенлек биргәне, бертөслерәк ритмикага таянып эш итүе өчен дусларча әрли. Хәзер-е поэзиябезнең үзәк фигураларының берсе булып күтәрелә килгән Ш. Галиев, мөгаен, үзенең иҗат практикасында Ә. Фәйзинең әлеге искәрмәләрен дә исәпкә алгандыр.
< Әдипнең эрудициясе» китабы Ә. Фәйзине олы җәмәгать эшлеклесе итеп тә күз алдына бастыра. Ул талантлы композиторлар драматурглар, артистлар турында дәүләт кешесе, гуманист буларак кайгырту- чанлык күрсәтә. Бу нисбәттән аның фронттан режиссер Ш. Сарымсаковка язган хаты игътибарга лаеклы. Хат талантлы артист Абдулла Сәгыйтовның вакытсыз үлеие уңае белән языла. Ә. Фәйзи иҗат кешеләрен тәрбияләү, саклау зшен кемгәдер тапшырып, үзен читтә калдырмый. Бу изге эш өчен һәр коммунист, һәр намуслы кеше җаваплы, дип саный: «Сарымсак, егет дус. нидер эшләргә кирәк. Күбрәк ялкын! Калганнарны, терекләрне сакларга кирәк. Тиешле югарылыкка менеп, хөкүмәт трибунасына җитеп! Тиешле шартлар тудырып! Үзгәчә мөмкин түгел. Сугыштан соң сафларны барлаганда бу бездән соралыр. Моның өчен без һичшиксез җавап бирергә тиеш булырбыз. Бәлки мин моннан кайталмый калырмын. Ул хәлдә бу минем васыять булып калсын» (279— 280 битләр).
Җыентыкка әдипнең төрле елларда язылган мәкалә-чыгышлары тупланган. Алар буенча аның үсеш юлын күзәтеп була. Утызынчы елларда ук яшь әдип, публицистик характердагы әсәрләр язу белән беррәттән, татар совет әдәбиятының үсеш юллары, аның теоретик мәсьәләләре турында да җитди уйлана. 1933 елда язылган «Иҗат кыюлыгына — юл» мәкаләсендә әдип партиянең 1932 елгы карарын яклап чыга. Яшь тәнкыйтьче әдәбиятны тормыш таләбеннән, илнең гомуми үсеш перспективасы югарылыгыннан чыгып өй-рәнергә чакыра.
Ә. Фәйзинең тәнкыйте — хәрәкәттәге эстетика, ул туктаусыз үсештә. Илленче, алтмышынчы елларда язылган мәкаләләре киң проблемалы, төпле фикерле, эстетик акланган булулары белән аерылып торалар. «Халык шагыйре», «Әдипнең эрудициясе» (1956), «Осталык мәктәбе» (1950), «Иҗат дуслыгы өчен» (1955) шикелле күп санлы мәкаләләре бу фикергә матур дәлил була алалар. Заманында «Литературная газета»да басылып чыккан «Әдипнең эрудициясе» мәкаләсен алыйк. Ә. Фәйзи фикеремчә, теоретик белемен туктаусыз үстерү, баету өстендә эшләмичә, бары тик шәхси интуициясенә генә таянса, язучы хәзерге укучы таләпләрен канәгатьләндерә алырлык әсәр яза алмаячак. Эрудицияне баету, дөньяга үзеңнең төпле карашыңны булдыру өчен бөек шә-хесләрнең карашларына да төшенергә һөм сәнгатьнең чиктәш төрләрен, андагы ачышларны ныклап үзләштерергә кирәк. Чөнки «Сөнгатьнең төрле төрләре бер-берсе белән аерылгысыз бәйләнгәннәр, һөм сәнгать эшлеклеләре бөр-берсеннән башка яши дә, иҗат итә дә алмыйлар. Архитектор, скульптор, нәкышче, шагыйрь, композитор, график һөм романист барысы-ба- рысы бергә иҗат итәләр» (219).
Ә. Фәйзи мәкаләләренең тагын бер сыйфатына игътибарны юнәлтәсе килә.
Ул — полемик дәртле, омтылышлы Кем лрииципиаль тәнкыйтьче. Бу яктан «Бер тәнкыйть уңае белән» исемле мәкалә аеРУча характерлы. Татар поэзиясенең үсешен тоткарлап килгән күләгәле якларга тукталып, X. Хәйри Ә. Фәйзинең «Флейталар», «Кара таш иик дәшми?», «Туу сулышы» кебек әсәрләрендә идеологии зәгыйфьлек, «совет чынбарлыгыннан, реаль тормыш җирлегеннән аерылган формализм таба» (Хәсән Хәйри. Әдәбият һәм тормыш. Кэзан. 1953. 123—129 битләр). Сүз дә юк, мисаллар уңышлы сайланма-ган, алар тәнкыйтьче әйтергә теләгән фикерне расламыйлар. Ә. Фәйзинең әлеге әсәрләре — татар поэзиясенең горурлыгы. Шагыйрь үзенең җавабында тәнкыйтьченең фикерләре белен килешмәвен әйтеп, үз иҗат практикасын, шигъри принципларын, хезмәтен яклап чыга. Мәкаләнең әһәмияте икс әдип арасындагы аң-лашылмаучылыкны ачыклаудан киңрәк. Ә. Фәйзи тәнкыйтьнең бурычы, эчтәлек белән форма арасындагы катлаулы мөнәсәбәт. лириканың чыганаклары турында төпле фикерләр әйтә: «...Формализм бездә никадәр начар мәгънәле сүз булса, форма шул кадәр уңай мәгънәле сүз бит ул. Тик ул безгә ничек хезмәт итә. менә эш нәрсәдә. Әгәр дә ул безнең эчтәлекне оештыручы булып, идеяне ачарга ярдәм итсә, бу яхшы форма була. Әгәр дә ул эчтәлекне ачарга комачауласа, эчтәлек белен исәпләшмәстән форма өчен форма булып калырга теләсә, бу инде зарарлы күренеш, бу формализм булып чыга» (175—176 битләр).
«Әдипнең эрудициясе» китабы тагын бер хакыйкатьне раслый. Тәнкыйтьче мәкаләсен укучысының әзерлек дәрәҗәсен күз алдында тоТып язарга тиеш. Ә. Фәйзинең китабы шул ягы белән дә үрнәк була ала. Бер төркем мәкаләләрен ул киң укучы өчен мавыктыргыч, популяр телдә яза («Габдулла Тукай», «Мәхмүт Галәү», «Муса Җәлилнең батырлыгы», «Истәлекле кеннәр» һ. б.). Икенчелэрендә Ә. Фәйзи әдәбият-сәнгатькә караган практик мәсьәләләрне күтәрә, замандаш әдипләренең, бигрәк тә яшь шагыйрьләрнең. тәүге китапларына рецензияләр яза («Татарча энциклопедик сүзлек кирәк», «Музыканы— көн тәртибенә!», «Уй һәм тойгы». «Шагыйрь биографиясендә — халык биографиясе» һ. б.). Өченчеләреидә фәнни анализ, теоретик юнәлеш өстенлек ала. Әдип совет әдәбияты үсешенең принципиаль мәсьәләләрен калку итеп куя. Үзәктә — социалистик реализмны пропагандалау, әдәби осталык, тәрҗемәгә һәм үз эшеңә, профессияңә намус белән карау, тәнкыйтьне яңа югарылыкка күтәрү мәсьәләләре тора («Иҗат кыюлыгына — юл», «Бер тәнкыйть уңае белән», «Такташ —рус телендә», «Осталык мәктәбе», «Әдипнең эрудициясе» һ. б.).
Шул кадәресен дә искәртеп китәсе кило: китапның композициясе дорос уй- ланылган. Бүлоклөр тематика һәм жанр таләпләрөннон чыгып тезелгән. Ә бүлек эчондә хронологик принцип үзәккә алынган. Җентекләп, тәфсилле бирелгән аңлатмалар. комментарийлар белен берлектә, бу принцип язучының эволюциясен, үсош этапларын күэ алдына бастырырга ярдәм итә. «Әдипнең эрудициясе» китабы партиянең әдәби тәнкыйтьнең ролен үстерү турындагы тарихи карары белен бер чорда дөньяга чыгуы белән дә шатлыклы күренеш. Элекке мирасны барлау, культура тарихыбызның мәгълүм казанышларын өйрәнү, аларга таяну — хәзерге тәнкыйть үсешенең, осталыкны һем фәлсәфи тирәнлекне үстерүнең моһим бор шарты. Бу месьәләгә без әле тиешле әһәмият бирмибез. димәк ки, үзебезнең бай едәби. киңрәк алганда культура мирасыбызга хуҗа булып, аны тиешенчә бәяли белмибез. Публицистика, едәби тәнкыйть, хатларны бастырып чыгару киләчәктә дә дәвам итсен иде. Икенчедән, мене бу төр җыен-тыкларны, тагы бер илек аша уздырып, русча чыгару практикасын да гамөлге кертәсе иде.