КАБАТ КАЙТТЫ ЯШЬЛЕК
ыятдин кыска төнле җәй көннәрендә дә йокыдан кояш белән бергә уяна. Торгач та беренче эше — балкондагы чәчәкләргә, гөлләргә су сибү^ КамГЭС поселогындагы зур торак йортның дүртенче катындагы 229 номерлы аның квартирасын урамнан ук белергә мөмкин: балконы һәм кояшка караган тәрәзәләре төрле төстәге чәчәк-, ләргә, үрмә гөлләргә төренгән булыр. Кыш көне аларның күбесе өйгә күчә, март аенда ук чәчәк ата башлый, ә инде кырау төшми башлагач |к,1 балконга, тәрәзәләрнең тышкы ягына чыгып ур- наша. Беренче карашка шактый кырыс чырайлы,! үткен зәңгәр күзле, саргылт чәчләренә инде яр
тылаш бәс кунган бу илле яшьләрендәге кеше чәчәкләр ярата, гому-1 мән, табигатьне ярата. Язгы таңнарда, вакыты булганда, сандугачлд| сайравын, күке кычкыруын сәгатьләр буена тыңларга әзер ул. Ө эш-: тән кайткач, нинди генә һава булмасын, Кама елгасы буена чыга. Кулларын аркасына куя да, күзләрен елга киңлекләренә төбәгән: килеш, һәйкәл кебек тынып кала. Йомшак чәчләре Камадан искән җил уңаена сибелә, диңгез суы кебек зәңгәр һәм тирән нурлы күзләре дымлана. “
Нәрсә уйлый икән соң ул мондый чакларда?..
Бала чактан нечкә күңелле һәм шул ук вакытта бик шук, жнти: Зыятдинга унике яшьтән үк тормыш дилбегәсен үз кулына тлырге. туры килмәсә, ул ата-ана тәрбиясен күреп үссә, мөгаен, я шагыйрк я берәр сәнгать кешесе булыр иде. Юк шул, бик яшьли атасын-анА сын югалтты ул. Әлбәттә, меңнән артык хуҗалыгы булган Кеч1. Чынлы авылында аңа сыеныр урып табылган булыр иде, әмма ыа; лайның горур йөрәге ят кешеләрдә күз көеге булып калырга теләме де. Аннан шунысы да бар иде: үз авылыннан тыш та дөньяның ик.’ сез-чиксез икәнлеген белгән нинди генә малайның чит җирләрне кү рергә теләге булмасын! Зыятдин Уралга, Чиләбе шәһәренә ничек барасын сорашып бөлде: башта Ульянга (Ульяновск шәһәрен алар авылында шулай кыскартып йөртәләр), шуннан поездга утырыг- Чиләбе шәһәренә барып җигәргә була. Ә Чиләбедә аның туганнаг туган абыйлары тора иде. 3
...Бөек Ватан сугышы башланганда Зыятдинга унҗиде яшь «•; тулмаган иде әле. Шулай да ФЗӨ мәктәбен бетереп һөнәр алган- Урал заводларының берсендә үзен ударник һәм уңган активист ите» , күрсәтергә өлгергән комсомолец иде инде ул. Яше җиткәнче Ү1 фронтка да үзе теләп китте...
...Вахта автобусы. Унсигез егерме яшьлек егетләр-кызлар — авто- „вод һәм аңың йөрәге булачак ТЭЦны тезүче герле һеьер млере - шау-rep килеп көлешәләр, бер-берсена мәзәк сүздер әй?е“шаТры. шалар. Алар арасында өстенә брезент комбинезон, башына кепка, аякларына резина итекләр кигән олырак яшьтәге бер кеше дә бар. Ул читтән караганда, иезенә күз салмасаи, юлдашларыннан тәб. нәтрәк буйлы булуы белән генә аерылып тора кебек. Тагын шунысы да бар нкан. ул яшь-җилкенчәкләрнең шау-шулы мәзәкләренә кушылмый, иреннәренең бер кырые белән генә елмайган килеш, трасса читендәге ЗУО төзелеш пйиппзизлш, күзәтеп бара
рып, сугышка кадәр эшләгән җире- ' нә — Уралга, Карпинск машина тозү Заводына кайтты һәм кулына икенче Ч төрле утлы корал — утлы булса да ♦ ■*
тыныч хезмәт коралы — сварка an- параты алды. Озак еллар дәвамында Я тимерне газ һәм электр уты белән 'Я эретеп ябыштыручы булып эшләде. ’
Тора бара, сугышта алган яралар һәм .
контузияләр үзләрен .тык сиздерә Я башлагач, тынычрак эшкә — Нязен- ЯЯ*?
петровск ит комбинатына күчте. Га- ■ веталардан Татарстанда, Кама буенда ■ автогигант корыла дигән хәбәрне укы- f гач, күңеле туган якларга кайтырга k
әйдәде. Биш куллап каршы алдылар Зыятдинны төзелештә. Хәтта, Бөек Ватан сугышы герое һәм төзелешкә бик кирәкле белгеч икәнле
Зыятдин ике елга якын ТЭЦ төзелешендә, Украина егете Мари- Нец җитәкчелегендәге комсомол-яшьләр бригадасында эшләде. ТЭЦ Нигезенең 550 тонналы арматурасы, ике йөз илле метр биеклектәге морҗа каркаслары аның катнашында монтажланды.
Автогигант төзелешендә иң мөһим тармаклардан булган икенче автохуҗалыкның автомастсрскоена тәҗрибәле белгеч кирәк булгач, Зыятдинны газ һәм электр белән эретеп ябыштыру остасы итеп бирегә күчерделәр...
Икенче автохуҗалык — ТЭЦ тукталышы белән рәттән генә. ТЭЦ Калкурак урында булганга, моннан төзелешнең күп өлеше ачык күренә. Әнә кою заводы, әнә җыю заводы каркаслары, ә арырактагы Тезелеш.чор иртәнге зәңгәр томанга төренгән. Ә күктә, элек бире, о РЙлеп үскон иген басуларын сагынып бугай, тургайлар сайрый.
Сугыш кырында да тургайлар сайрый иде, туп, мылтык-пулемет
КАБАТ КАПТТЫ ЯШЬЛЕК
читендәге зур төзелеш панорамасын Өч ел эчендә бу төзелеш Зыятдин
өчен җанга иң якын урын булып әверелде. «Олы башыңны кече итеп, җыен яшь-җилкенчәк арасында эшләп йөрмә»,— дип тынычрак урын һәм эш тәкъдим итсәләр, һич тә риза булмас иде ул. «Тыныч эш эзләп кайтмадым мин туган якларыма, Уралда да мин шундый эштә идем бит»,— дияр иде.
Әйе, 1945 елда Эльба елгасы буенда автоматын старшинага тапшы
ген искә алып, чираттан элек бер бүлмәле генә булса да квартира да бирделәр. Хәер, ялгыз кешегә бер бүлмәсе дә бик җиткән, кызлары Уралда ук үсеп буйга җиттеләр, башлы-күзле булдылар. Ә хатыны күптәннән инде гүр иясе.
тавышлары тынган арада сандугачлар сайраган вакытларда да ун сигез яшьлек Зыятдинның йөрәге үрле-кырлы сикергәне бар... Хәер андый ашкынулар сандугач сайраганда гына түгел, һөҗүм алдын нан да була торган иде...
Волхов фронты. 1943 елның 11 январь көне. 12 сенә каршы тен дә ачлыктан интеккән Ленин шәһәре кешеләрен блокададан коткар] өчен хәлигкеч һөҗүмгә күчү турындагы приказ барлык сугышчы ларга жшкерслде. Ә иргә белән Волхов фронтының барлык тәр туп лары артиллерия әзерлеген башлады. Дошман оборонасының берен че, аннан икенче сызыкларына меңләгән туплардан меңләгән тошн корыч яуды, «катюша» миналары яман сызгырып, артларыннаг утлы сызыклар калдырып бер-бер артлы дошман оборонасы ягыш очты. Җпр дерелди, ату тавышларыннан кысылган һава колакк: каты бәрә, ә сугышчыларның йөрәге ашкынулы иде. Ниһаять, һә җүм. Беренче артиллерия әзерлеге 140 минут дәвам итте. Дошма! оборонасының алгы сызыгында уналты километр озынлыгындагь фронтта җәһәннәм угы улады. Шул ук вакытта Ленинград фронты ның 67 нче армиясендәге бер мең дә җиде йөз орудие телгә килде..
Генерал Минзакир Әпсәлэмов дивизиясе составындагы 414 нч< полк сугышчылары, алты көн дәвам иткән каты сугышларда! соң, немецларның Синявин калкулыклары итәгендәге ныгытмада рына барып җиттеләр.
Моңа кадәр күбрәк оборонада булсалар да, сугышлы разведкаларда катнашкалаган Зыятдин Арсланов һөҗүм вакытында тирә- юнендә очкан пуляларның, снаряд һәм мина ярчыкларының үзеш тию мөмкинлеге турында уйлап та карамады. Әллә балалык чыгып бетмәгәнгәме, сугыш аның өчен уен кебек иде. Үлемнән курыкмады ул: үлемне күп күргән иде инде. Аннары елап калучы ата-анасы, бала-чагалары юк. Сугышның һәр минуты никадәр кешеләрнең башына җитә — гадәти күренеш. Әмма шунысы: гомерне бушка бирмәскә! Әнә күрше взвод командиры Яков Богданның артиллерия әзерлеге вакытында исән калган доттан унике иптәшен кырып салган дошман пулеметына каршы берүзе китүен барысы да күреп тордылар. Дотка килеп җитәрәк яраланды, пуля корсагына тиде бугай, әмма ул соңгы көчен җыеп кинәт сикереп торды да амбразурага ташланды. Доттагы пулемет тончыгып тынып калды. ГимнастеркасыныЦ сул як кесәсендә саклана торган комсомол билетын тугыз пуля тишеп узган иде Яковның. Чын батырларча һәлак булды ул һәм алга ашкынган ротага юл ачты.
Сержант Миңлебаен, инде яраланган булуына карамастан, һөҗүмгә ташланган взвод белән командалык итүне үз кулына алдьь Дошман траншеялары алдында чәнечкеле тимер чыбык киртәләр взводның юлын бүлде. Миңлебаев озак уйлап тормады, аркасы белөя чәнечкеле тимер челтәр әстенә ятты да:
— Минем гәүдә аша алга! — дип команда бирде. Тере күпер аша атылып чыгып, немец траншеясына бәреп кергән сугышчылар үз- үзләрен белми сугыштылар. Автомат, мылтык түтәләре дә, сапер көрәкләре дә, хәтта йодрыклар да ходка китте. Исән калган дошман солдатлары чигенде.
Синявин калкулыгы итәгенә урнашкан 5 нче номерлы эшчеләр поселогы берничә мәртәбә кулдан-кулга күчте. Анда дошманның Су участокта бик көчле ныгытылган терәк пункты урнашкан иде. Ниһаять, 414 нче полк сугышчылары поселокны һәм ныгытмаларны штурм белән алдылар. Дөрес, күп кенә солдатлар бу ныгытмалар янында мәңгелеккә ятып калды. Ләкин алар гомерләрен бушка бирмәделәр. Ленинград блокадасы өзелде: 1943 елкың 18 январенда Волхов фронтының Икенче удар армиясе составындагы 18 нче укчы
128 1
дивизия сугышчылары Ленинград фронтының 136 нчы укчы дивизиясе солдатлары белән очраштылар...
Ниһаять, зарихи көн килде. Уналты ай буе дәвам иткән блокада езелде, Ленинградка капка ачылды. Ладога күленә кысрыкланьш. камалуда калган немец гаскәрләре көньякка таба боҗраны кисәргә маташып карадылар, ләкин үзләре тәмам тар-мар ителделәр. Ленин * шәһәрен Ватан белән тоташтыручы коридор барлыкка килде. Дөрес, х коридор зур түгел, бары сигез-унике километр киңлектә иде. Әмма п бу сугышлар Бөек Ватан сугышы тарихына әһәмиятле операция = булып кереп калды. Утыз километрлап озынлыктагы коридор буй- 5 лап шул ук көнне азык-төлек, медикаментлар һәм башка кирәк-ярак- д лар төягән машиналар колоннасы Ленин шәһәренә таба юл алды... р
1943 ел дәвамында фашист гаскәрләре, бу коридорны ябып Ле- < яннград шәһәрен кабат блокадада калдыру нияте белән, күп мәртә- ~ бөләр куәтле һөҗүмнәр оештырып карадылар, сугышка, кырылып < беткәнноре урынына, яңадан-яңа частьлар керттеләр. Күп кенә < торак пунктлары, хәрби әһәмияткә ия булган калкулыклар әллә - ничә тапкыр кулдан-кулга күчте. Әмма совет солдатлары Ленин ф шәһәре белән Ватанны бәйли торган бу гаять мөһим юлны нык сакладылар. Ә өч ай әзерлек күргәннән соң, 1944 елның башында Вол- ° хов һәм Ленинград фронты гаскәрләре Новгород һәм Мга юнәлешен- н дә үзләре хәлиткеч һөҗүмгә күчтеләр.
18 нче, Кызыл Байраклы. Суворов орденлы Мга дивизиясенең £ алеккеге командиры отставкадагы генерал-майор Минзакир Әпсә- * ләмов үзәнең истәлекләрендә бу сугышлар турында болай дигән иде: х «Дошманны тар-мар итеп, аның куәтле ныгытмаларын, каршы- р ЛЫК күрсәтү төеннәрен җимерә-җимерә. күп санлы контратакаларын < кире кага-кага. 18 нче укчы дивизия Мга. Тосно. Плюсса, Струги s Красные, Карамышево шәһәрләрен һәм бик күп авылларны азат итте. Бу операциядәге уңышлы сугышчан хәрәкәтләре, Мга шәпврен азат итүе өчен дивизиягә Мга исеме бирелде. Тосно шәһәрен азат итүе очен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде. Ватаныбыз башкаласы Мәскәү ике тапкыр, ә аннары блокададан котылган Ленинград җиңүчеләр хөрмәтенә, шулар исәбеннән 18 нче, Кызыл Байраклы Мга дивизиясе хөрмәтенә салют бирде...
Бу юл бик авыр һәм катлаулы булды, ул физик һәм мораль киеренкелек таләп итте. Бу юлны без җиңү- шатлыклары, сугышчан дусларны югалту кайгылары белән үттек. Солдатларның да. командирларның да шәхси һәм массовый батырлыклары исәпсез булды. Башлыча юлсыз, сазлыклы, баткак урыннар аша. тылдагы частьлар ярдәменнән тыш (алар мондый урыннарда безнең арттан өлгерә алмыйлар иде), туйганчы ашамын, эчми, тиешенме сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин ителмәгән килеш, һөҗүмгә барырга туры килде. Безнең сугышчылар бирешмәделәр, барысына да түзделәр. Җиңү шатлыгы алга рухландырды, ерткычларча җәзалап үтерелгән совет кешеләре һәм партизаннарның мәетләре, фашист г басарларының ерткычлыклары турында исән калганнарның сөйләгәннәре дошманнардан рәхимсез үч алырга чакырды...»
Шул дивизиядәге рядовой солдат Зыятдин Арслановның бу сугышларда кичерешләре, ул күрсәткән батырлык үрнәкләре генерал »йткәннпргә менә дигән мисал булып тора. Мга шәһәре өчьн сугышларда Зыятдиннар полкы иң җаваплы участокта — дивизиянең квангардында иде. Алар ротасы, шәһәргә бәреп кергәндә көчле пулемет уты астына эләгеп, ятарга мәҗбүр булды. Вак чыршы куакла- эы арасына ышыкланып артиллерия снарядларыннан яшеренеп салган доттан фашист пулеметчысы өзлексез ата. йөгергән исәпкә
кайда туры килсә, шунда яткан сугышчылар өстеннән сызгырышьц пулялар сибелә, кайберләре чуер ташлы җир өстенә бәреләләр дә зыңгылдап, читкә очалар. Ротада инде әллә ничә кеше һәлак булды яраланучылар да шактый иде. Ә доттан рота яткан ачык ялан уч төбендәге кебек күренә булса кирәк. Зыятдин ачудан тешләрен кыс ты, никадәр сугышчан дусларын һәлак иткән ул фашистны пиче» кенә булса да үтерәсе килде аның.
— Эх, полковой пушка булсын иде!.. Туры наводка белән...
Зыятдин тавыш килгән якка әйләнеп карады. Моны әйтүче взвод командиры кече лейтенант Кречетов иде. Зыятдин җавап бирерга сүз тапмады. Хәер, командир өчен аның сүзе кирәкми дә иде. Зыятдин күзләрен кабат алга текәде. Юк, турыдан дотка хәтта шуышып та бару мөмкин түгел. Флангка чыгып булмыймы икән! Ул ун метрлап читкәрәк шуышты. Тагы да егерме-утыз метрлап читтәрәк снаряд чокыры каралып күренде. Аннан чыршылыкка таба сай гына ерганак сузылган иде. Зыятдин шуышып Кречетов янына кабат килде.
— Иптәш кече лейтенант, дотның артына чыгарга рөхсәт итегез,— диде, сулышын еш-еш алып.— Дөмектерәсе иде фашистны граната бәйләме белән.
Командир, күзләрен туктаусыз ут сибеп торган дотка текәп, беравык дәшми торды,— үзен Зыятдин урынына куеп, шуышып тылга чыгу мөмкинлеген күңеленнән кичерде булса кирәк. Бераздан кыска гына итеп әйтеп куйды:
— Тырышып кара.
— Була ул, иптәш кече лейтенант.
— Ике бәйләм гранаталар ал. Әмма сак бул!
Фашист пулеметчысы лента алыштыргандырмы — бик аз вакытка гына пулеметтан ату тынып торды. Зыятдинга шул гына кирәк иде. уя аяк өстенә сикереп торды да бар көченә әлеге снаряд чокырына йөгерде. Чокырга килеп егылуы булды, өстеннән, котырган шөпшәләр өөре кебек, пулялар сызгырышып узды. Зыятдин кычкырып көлеп җибәрде.
— Әһә, кабахәт, өлгерә алмадыңмы!..— Аның тавышы ярсулы иде.
Ерганак эчендә кар шактый тирән иде. Уң як кырына карга шапылдашып туктаусыз пулялар чума, ә ул һаман алга шуыша. Әллә Зыятдинны немецларның шәһәр читендәге позицияләреннән дә күрделәрме — тирә-юньдә миналар төшеп ярыла башлады. Мина шартлавы, мина ярчыкларының зырылдап очуы пулялар сызгыруына кушылды.
Кече лейтенант Кречетов инде күпне күргән солдат, ул минаның яки снарядның кеше өстенә туры килеп төшүенә бик очраклы була торган хәл дип карый. Ә читкә төшеп ярылган мина ярчыклары, дот пулеметы уты кебек үк. Арслановка зыян китермәячәк, чөнки ул ерганак төбеннән шуыша. Шулай да командир Зыятдинга якынрак мина төшен, металл, төтен катыш кар баганасы күтәрелгән саен, сискәнеп кит» — сугышта төрле хәлнең булуы мөмкин бит. Төтен таралып, ерганак төбендә тирән карны ерып шуышучы Зыятдинны кабат күргәч кенә ул җиңел сулап куя.
Менә Зыятдин шулай шуыша-шуыша чыршылыкка кереп югалды. Командир өчен минутлар сәгатьләр кебек озын тоелды. Ә доттан пулемет һаман тыкылдый. Бөтен ротаның бу минутлардагы язмышы Зыятдинның л;итезлегенә бәйле иде... Ниһаять, көчле шартлау тавышы тирә-якка яңгырады. Фашист доты булган урын өстеннән
Роталар, батальоннар «ура!» кычкырып шәһәр читендәге дошман >боронасына ташландылар. Фашистлар штык сугышына каршы тора ымады. дошман беренче траншеядан, аннан икенчесеннән, өчеьче- •еннән алып ташланды.
Зыятдин Мга шәһәренә беренчеләр сафында бәреп керде. Яра- 1ЯНДЫ. контузия алды, әмма сафтан китмәде... Ә 27 январь көнне Ц4 нче полк командиры аның күкрәгенә «Батырлык өчен» медален садады.
Зыятдин Арслановның беренче хөкүмәт бүләге иде бу...
, ^Мастерскойда әле беркем дә юк иде. Зыятдин киң итеп ишекне < 1чып куйды. Эш коралларын барлады, рубильник тоткычын күтәреп < гикшереп карады: ток киләме?
Эштә дә сугыштагы гадәте Зыятдинның. Беркайчан да началь- ♦ шкның эш күрсәтүен көтеп тормый, башкаларга да салынмый, һәр а лоферныц гозерен тыныч кына тыңлый. Аннары шундук эшкә ябы- о ua: машинаның экскаватор чүмече эләгеп яньчелгән яки ярылган £ сузовын ябыштыра, сынган яисә чатнаган детальләрне «әһ» дигәнче z юзотеп бирә.
Зур төзелештә машиналар еш имгәнә. Автохуҗалыктагы КраЗ. * ПАЗ, МАЗ, ГАЗ һ. б. заводларда эшләнгән зур йөк күтәрә торган ма- * Диналардан башка ике кулсыз калыр иде төзелеш. Сугышта яра- «анган, имгәнгән солдатларга беренче ярдәмне санинструкторлар < сүрсәтә иде. Ә биредә машиналарга беренче ярдәмне Зыятдин һәм Я щың ике иптәше — Виктор Зиновьев белән Андрей Степанов күрсә- ‘Э. Икесенә бергә кушып санаганда да Зыятдин яше юк әле аларда. ) начальниклары — Янимов, Николай Федорович — анысына да 'тыз да тулмаган. Шулай да алар яшендә мин фәлән-төгән идем дип. Fa-үзенә ташлама ясамый Зыятдин. Һәр көнне диярлек эшкә ул иң (оренче килә. Чөнки ул яхшы белә: һәр машина төзелешкә төзек Еыгарга тиеш. Ә моның өчен Зыятдиннар җаваплы бит. Фронттан .алган гадәт буенчадыр инде, ул һәр эштә дә үзен зур җаваплы treri тоярга өйрәнгән. Башкача булдыра алмый.
Машиналары тозек булмаган шоферлар да эш сәгате башланган- bi ук килеп җитә. Әнә капкада Анатолий Глазов күренде. Уң кулын утерей, Зыятдинга сәлам бирде дә тиз генә машинасы янына йө- ерде. Күп тә үтмәде, мастерской янына иң беренче булып аның сашинасы килеп туктады. Анатолий копоттагы ярыкларны ямап ирүне һәм кузовның як ягындагы очлы кырыйларын түгәрәкләп исеп ташлауны үтенде. Зыятдин, сүзсез генә ым кагып, ризалык елдерде һәм машинаны җир белән тоташтыру өчен кузов артына ечкә тимер труба сөяп куйды. Аннары, башына битлеген элеп, эше- ә дә кереште. Копоттагы ярыкларны ямау кыен булмады, әмма узовныд калын тимер як-якларын түгәрәк итеп тигезләү нык кына ИЛәндерде. һәр миллиметрын кисү өчен көчле электр дугасы кар- шнда шактый тир түгәргә туры килде. Дөрес, аның вазифасы түгел дс заводтан шул килеш чыккан машина кузовына үзгәреш кертү, мма егете тырыш, иртән торып иң беренче булып килеп җиткән, кскаватор чүмече эләгеп кала да теңкәгә тия. ди. Үзе хуҗалыкта лдынгы шоферларның берсе. Андыйларга ничек ярдәм итмисең иде. Өлегә чират көтеп торучы машиналар да юк...
Озын буйлы, киң җилкәле, гәүдәсен бераз иебрәк йөрергә гадәт- внгон Виктор Зиновьев та килде. Зур борыны астында калын ирен
гвт«н таралырга да өлгермәде, Зыятдиннар ротасы атакага күтәрелде.
— Ватан өчен!..
нәре очлаеп тора. Беренче карашка астыртын кебек күренсә да, би1 күндәм һәм мөлаем егет ул. Виктор да вакланып, монысы миңа ка рый. тегесе сиңа дип, эш бүлешеп тормый. Килеп туктатмасаң, көш буе берүзе баш күтәрми эшләргә мөмкин. Ярдәмчел, кешелекле егет Баш иеп. сүзсез генә исәнләште дә яңа килеп туктаган машиналь • дәваларга» кереште...
Мастерской алдында ике урында утлы очкыннар чәчрәвен Нико лай Федорович Янимов ерактан ук күрде, очкыннар аңа гүя нин дидер могҗизалы көчкә ия булган кара тимер маскалы ике җан иясе авызыннан сибелә кебек тоелды...
Нечкә күңелле кешеләрдә генә була торган моңсу карашлы, тыйнак һәм кыюсызрак хәрәкәтле, ябык чырайлы начальник иң элек сварщиклар янына килде.
— С-с-степанов нишләп күренми!— диде, гадәтенчә бераз тотлыгып, аннары исәнләшергә онытуыннан уңайсызланып, ашыгып өстәде:
— И-и-исәнмесез...
Сварщиклар аппаратларын беразга сүндереп тордылар.
— Хәерле иртә. Николай Федорович.— моны сул кулы белок битлеген югары күтәргән шәпкә Зыятдин әйтте.— Ә Андрей төшкә кадәр сорап китте. Ашыгыч эше килеп чыккан икән...
— Алай булса ярый. Т-т-тик машиналар т-т-тоткарланмасын. Армый эшләгез.
— Дөресен әйтергә кирәк иде, Зыятдин Миңлебаевич,— диде Виктор. Янимов күздән югалгач,— Андрей кичә үк сәрхуш иде бит. Рәтләп эше дә булмады.
— Өлгерербез. Витя. Дүшәмбе көнне үзе белән рәтләп сөйләшербез. Эшлисе килмәсә — китәр. Ә хәзергә Николайны борчырга иртәрәк... Кулы алтын ул егетнең. Андыйлар КамАЗда бик кирәк.
Виктор дәшми генә риза булды. Алар икәүләп тә өлгерәләр, хәзер кыш көне яки язгы, көзге пычрак вакытлар түгел: машиналар күп имгәнми. Шулай да чиратлашып эшләү җиңелрәк инде... Машиналар эшкә китеп бетте. Парк тынып калды. Хәзер инде, кайбер машиналар юлда андый-мондый ватылып «дәваланырга» дип килгәнче, ял итеп алырга да була.
Әмма тәмәкеләрен кабызырга гына өлгергәннәр иде, Николай Фе-дорович тагын килеп җитте, һәм Зыятдинга мөрәҗәгать итеп сүз башлады.
— Син ТЭЦ монтажникларын беләсең икән, Зыятдин Миңлебаевич,— диде үтенечле тавыш белән.
— Әйе. беләм, Николай Федорович. Мин элек шунда эшләгон идем бит.
Николай Федорович аклангандай итеп, сүзен дәвам итте: XVI
— Баш инженер да шулай диде. Бер баллон да газ калмады бит безнең. Дүшәмбе көйне генә китерергә вәгъдә бирәләр. Сорап тормассыңмы икән дусларыңнан.
— Була ул, Николай Федорович. Әлегә машиналар да юк. Килсәләр Виктор карап җибәрер. Хәзер барып киләм.
Зыятдин папиросын тирән итеп суырды да дусларча елмаеп на-чальнигының җилкәсенә кулын салды.
— Үзеңә генә уңайсыздыр, Николай,— диде якын итеш.— Семьяңны кайчан алып киләсең инде.
— Т-т-тулай торакта уңайсыз бит. Яшь бала белән. К-квартира биргәннәрен көтәм инде?
— Әйдә, бүген кичкә миңа кил,— Зыятдин Зиновьевка карап күзен кысты.— Виктор да килә. Өч буйдак күңелле итеп үткәрик әле ялны.
— Рәхмәт, Зыятдин Миңлебаевич. Рәхәтләнеп киләм...
132
I, Кунакларга табынны менә дигән итеп әзерләде Зыятдин. Өй дә иатурлап җыештырылган, идәннәр юылган иде. Биредә буйдак кеше тора дип һич уйламассың. Менә звонок шалтырады.
Болай да интеллигент кыяфәтле Янимов. яңа костюм кигәч, ак ♦ күлмәге якасына модалы галстук тагып җибәргәч, бигрәк спайла- х нып киткән. Урамда очрап кыйнап китсә дә танымассың.
Ә Виктор өстенә нинди кием кисә дә, шул ук Виктор булып кала = инде: таракка буйсынмас каты сары чәчләре маңгаена төшкән, зәң- я гэр күзләре көлеп тора. Өстендә — диңгезчеләр киеме.
— Хәерле, кич, герой! — диде ул, керә керешкә, һәм кесәсеннән z
өстәлгә коньяк шешәсе чыгарып куйды. Николай Федорович гаҗәп- - ләнеп Викторга карады. -
— К-к-кем герой? н
Виктор биредә үз кеше — ул Зыятдин белән ТЭЦта ук бергә ~ эшләгән иде — зур-зур атлап түргә узды, сервант тартмасын ачты - һәм аннан бер-берсенә тоташтырып беркетелгән орденнар — зур-зур ф бронза, көмеш һәм алтын йолдызлар алып, Викторның әрсез гадәтләрен килештермичә карап торган Николай Федорович алдына сал ® ды. Янимовның күзләре шар булды.
— Оһо.— диде ул,— полный кавалер.
— Николай Федорович КамАЗда яңа кеше бит әле.— диде * Зыятдин, елмаеп.— Белмәве бик табигый.
Янимов орденнарны кулына алды, түшенә такты һәм балаларча х кукраеп, күкрәген киереп көзге алдына килеп басты. [ — К-килешә бит, ә?
— Их. син, горе герой, колодкалы орденнарны уң якка тагалар- - мыни?— Виктор Янимов түшеннән орденнарны алды да дөрес итеп үзенең бушлатына беркетте.
— Охшаганмы мин геройга. Зыятдин Миңлебаевич?
Орденнарны тагып кына карау да аларның икесендә дә үзенә күрә бер мактану, горурлану хисе уятты.
— Бу орденнарның т-т-тарихын сөйләсәгез иде,— дип. Янимов, үтенечле карашын Зыятдинга төбәде.
— Анысы качмас, егетләр. Әйдә утырышыйк!..
Алар таң атканчы сөйләшеп утырдылар. Зыятдинга моннан утыз ел элек булып үткән вакыйгаларны кабат сөйләп бирергә туры килде.
...Совет гаскәрләре Үзәк һәм Көньяк фронтларда гитлерчыларны көнбатышка таба көннән-көн зуррак тизлек белән куалар, илебез җирен фашист баскыннарыннан азат игү торган саен киңрәк колач ала бара иде. Ленинград һәм Волхов фронтларында да һөҗүм сугышлары көчәйде. Полклар тәүлеккә биш-ун километр көнбатышка таба күчә иде. Азат ителгән торак пунктлары көннән көн күбәйде. Гаскәрләр Балтик диңгезеннән Ильмень күленә кадәр өч йөз кило-метрдан артык арада көчле һөҗүм сугышлары алып бардылар. Бер ай сугышлардан соң фронт сызыгы Ленинградтан йөз илле ике йөз километрга күчте. Дошман армияләренең «Төньяк» группасы бөтен ләе белән диярлек тар-мар ителде, аның калдыклары Балтик буена чигенде. «Чигенгәндә фашистлар юлларны эштән чыгара, күперләрне җимерә, елгаларны кичү өчен яраклы барлык нәрсәне юк итә. элемтә линияләрен боза иде. Безнең гаскәрләргә һөҗүмне юлсыз, сазлыклар, күлләр, күп санлы елгалар аша дәвам итәргә туры килде. Мондый урыннар дошманга оборона тотар өчен уңайлы. ә безгә һөҗүм итү өчен бик җайсыз иде.
Мегроозеро, Аккош, Мандроозеро күлләре районын дошман аеруча ныгыткан иде: озакка чыдамлы ут нокталарына броня калпаклар кидерелгән, танкларга каршы тимер баганалар утыртылган, чәнечкеле тимер чыбык киртәләр корылган, миналанган. Барысы да бик нык маскировкаланган — килеп төртелмичә һич белерлек түгел...
Дошманны бу ныгытмалардан һөҗүм итеп килгән шәпкә бөреп чыгару мөмкин түгел иде. Авангардтагы 414 нче полкны дошман көчле пулемет уты белән каршы алды»,— дип язды соңыннан дивизия командиры Минзакир Әпсәләмов.
...Таң беленеп кенә килә иде. Нарат урманы иртәнге җилдән салмак кына шаулый. Пехота тавышсыз-тынсыз гына алга бара. Менә пехотаны танклар, авыр туплар таккан тягачлар, снарядлар, миналар төягән автомашиналар куып җитте. Дошман ныгытмаларына җитәргә шактый бар әле. Привал. Кинәт җир тетрәгәндәй булды. Ялга туктаган пехота, танклар һәм артиллерия өстенә снарядлар, миналар ява башлады. Күктә самолетлар күренде. Дошман самолетлары төркем-төркем киләләр дә, яман үкереп, нәкъ полк урнашкан урын турысына танаулары белән кадалып төшәләр, төшкән уңайга эре калибрлы пулеметлардан, пушкалардан аталар, бомбаларын коялар. Бомба туры тиюдән бер машина шартлап күккә очты. Җир актарыла, дәү-дәү наратлар тамырлары белән каерылып авалар, снарядлар, миналар әледән-әле агач кәүсәләренә тиеп шартлыйлар да тирә-юньгә бик күп металл ярчыклар сибәләр. Яралылар кычкыра, ыңгыраша, елый...
Юан бер нарат төбенә поскан Зыятдинның күзләре уң якта агачлардан биек булып өскә күтәрелгән очлы кыяга төште. Киртләч кыя ышыгыннан чыгып килгән кояш нурында нәрсәдер ялтырап киткән кебек булды.
— Корректировщик!— Арсланов автоматын күкрәгенә кысып тотты да алга атылды.
— Петя, командирны күрсәң әйтерсең: мин кыяга оялаган фашист каргасын бәреп төшерәм,— диде ул юлда очраган солдатка.
_ Солдат сүзнең ни турыда барганын төшенмәде бугай, нәрсәдер әйтергә теләп, шактый китеп өлгергән Зыятдинны үз янына чакырды. Зыятдин әйләнеп тә карамады. Озакламый аның кечкенә, ябык, әмма җитез гәүдәсе таштан ташка сикерә, текә кыя буенча өскә үрмәли иде инде. Ул хәзер снаряд, бомба шартлауларын да ишетми иде. Хәтта безнең зенитка снаряды тиеп, каядыр урман эченә төшеп шартлаган дошман самолетына да игътибар итмәде. Бөтен дикъкате әлеге киртләч кыяда иде. Очлы гранит ташка киселеп канаган бармакларының авыртуын да сизмәде ул.
— Менә кая оялаган икән ул кабахәт.— Зыятдин ярсып тешләрен кысты.— Никадәр кешенең башына җитте явыз...
— һенде һох!
Рация микрофонына нәрсәдер әйтеп маташкан немец корректи- ровщигы сискәнеп китте, уң кулы автоматка үрелде. Ләкин үзенә төбәлгән автомат тоткан совет солдатын күргәч, сул кулын өскә күтәрде.
— Ташла автоматыңны, югыйсә, пух-пух итәм.
Немец аңламады. Зыятдин автоматының чакмасына басты, фа-1 шист баш очыннан бер өер пулялар сызгырышып узды һәм ул куркып таш өстенә ауды.
— Ташла коралыңны’— Зыятдин немец кулындагы автоматка төртеп күрсәтте.
Ниһаять. Зыятдинның әйткәне немецның башына барып җитте, ул, йөзтүбән яткан килеш, автоматын бер читкә этәрде, ә Зыятдин аны иелеп алды да сул як җилкәсенә элде.
134 I
— Тор аяк өстеңә. фриц? Встать... Менә шулай... Ә куллар... Ьенд— һенд... Менә... менә... Юк. юк... Менә моны җилкәңә күтәр — Зыятдин рациягә, аннан немецның җилкәсенә ымлады.
— Хәзер инде ком. форварте,— дип боерды аннары ул, немец рацияне җилкәсенә күтәргәч...
Ике көннән соң. немецлар әлеге көчле ныгытмаларыннан алып ташлангач, полкташлары Зыятдин Арслановны Дан орденының z өченче дәрәҗәсе белән котладылар...
Ә Дан орденының икенче дәрәҗәсе белән Зыятдин Висла елгасын | кичкәндәге батырлыклары өчен бүләкләнде.
Польша шәһәре Гданскидан ерак түгел. Тчев шәһәре турысында- Е рак, елга аръягына чыгып, полкка плацдарм яулап алу лейтенант = Кречетов взводына йөкләнде. Взвод елганы югалтуларсыз кичте, бу « вакытта дошманның алгы оборона сызыгын полк артиллериясе көч- ле ут астында тотты. Хәвеф-хәтәрсез сул як ярга чыгып җитү ту- ш рында хәбәр килү белән, артиллерия тынып калды. Взвод шундук х «ура!» кычкырып немец траншеяларына ташланды. Кул сугышы башланды. Дошман ничек кенә булса да совет солдатларын биек ♦ ярдан елгага тәгәрәтергә тырышты. Әлбәттә, көчләр тигез түгел иде. а Шактый кеше сафтан чыкты. Әмма ул арада дошман траншеяла- ’ рында сугыш алып барган Кречетов взводына ышыкланып, тагын s ике взвод елганы кичәргә өлгерде. Беренче траншея, аннан икенчесе ~ немецлардан чистартылды. Немецлар әле генә үзләренең алгы обо- Д рона сызыгы булган траншеяларына гранаталар. Ленинград һәм Волхов фронты сугышчылары арасында «дурило» дигән аты чыккан I алты көпшәле реактив минометларыннан мина яудырырга кереште- г ләр. Әмма траншеяларга ныгып урнашкан совет сугышчыларын чи- < генергә мәҗбүр итү җиңел түгел иде инде. Күбрәк психикасы сәла- ' мәт булмаганнарга тәэсир итәргә сәләтле, ачы чинап очып төшеп бик каты шартлый торган, безнең «катюша»лардан аермасы җир белән күк арасы хәтле булган «дурило» миналары безнең сугышчы ларга әллә ни зыян китерә алмады. Шулай да сугыш кызганнан-кы- за барды. Мина ярчыгы лейтенант Кречетовны яралады. Яман юыртудан тешен кысып, ул яралы кулын бәйләтте дә командалык итүен дәвам итте. Немец солдатлары безнең плацдарм тоткан су-гышчылар өстенә сукыр чебеннәр кебек ябырылдылар. Гранаталар, пулеметлар, автоматлар утыннан бик күбесе җиргә тәгәрәде, калганнары чигенергә мәҗбүр булды. Алда танклар, аларга ышыкланып аягүрә һөҗүм итеп килүче немец солдатлары һәм офицерлары күренде. Иң алдан килгән танк тубының беренче снаряды ук безнең станоклы пулеметны, расчеты белән бергә, сафтан чыгарды. Танкка каршы мылтык расчеты урнашкан оядан да тавыш-тын ишетелми иде. Зыятдин траншея буйлап шунда йөгерде. Киң җилкәле, зур гәүдәле Викулов, мылтыкның түтәсен иңбашына терәгән дә. башын сул якка салып, тынып калган. Күзләре нурсыз. Ярдәмчесе, кулларын як-якка җәеп, йөзтүбән ауган. Зыятдин һәлак булган дусларының гәүдәләрен бер читкәрәк урнаштырды да мылтык янына үзе ятты.
Танк һаман якынлаша. Ул туп-туры Зыятдинга карап килә ке- 5ек. Зыятдин мылтыгын бик җентекләп төзәде дә атып җибәрде. Әм- на танкка берни булмады. Хәтта ул тизлеген арттыра да төште 5угаы әле. Ничек онытты соң әле Зыятдин — бу бит «тигр», аның |лдагы бронясын хәтта 76 .w.w лы снаряд та ала алмый... Мичек тә шы ян белән борылырга мәҗбүр итәргә кирәк! Моның өчен... Зыят- 1ин мылтыкны танкның гусеницасына төбәде. Атып җибәрде дә. 1ӘТИҖӘН0 до карап тормастан, тиз-тнз генә мылтыкны кабат корды, 'усеницасы озелоп яны белән борылган танк бортына бер-бер артлы
тагын ике тапкыр броня тишә торган эре калибрлы пуля җибәрде. Ниһаять, «тигр» өстендә кара төтен пәрдәсе күтәрелде.
Траншеягә якын ук килеп өлгергән икенче танкны Зыятдинныд сугышчан дусты Петр Жданов гранаталар бәйләме ташлап яндырды. Сугыш кырында дүрт танкысын, дистәләрчә үле солдат һәм офицерларын калдырып, дошман бу юлы да чигенде.
Гитлерчылар биш талкыр атакага күтәрелде ул көнне, каты сугышлар иртә таңнан караңгы төшкәнче туктамады.
Ә икенче көнне иртән Висланы кичеп өлгергән безнең гаскәрләр, куәтле артиллерия әзерлегеннән соң, киң фронт буйлап фашист ил-басарларын Польша җиреннән тәмам куу өчен зур һөҗүм башладылар...
Гданск шәһәрен алу өчен безнең гаскәрләргә иң башлап, Быдгош — Тчев — Гдыня тимер юлы буенча сузылган дошман ныгытмаларын җимереп, фронтны өзәргә кирәк иде. Һөҗүм, шушы ныгытмаларга терәлеп, тукталып калды. Тимер юл буйлап дошманның бронепоездлары йөреп торды, безнең сугышчыларга, танкларга снарядлар, пулялар яудырды. Фашистлар, соңгы көчләрен туплап, совет гаскәрләренең һөҗүмен бу сызыкта туктатырга теләделәр. Тимер юл тирәсе танкларга каршы корыч баганалар, миналар, тирән итеп казылган чокырлар белән тулы иде. Шулай да совет солдатлары адымлап-адымлап булса да алга баруларын туктатмадылар, көннән- көн дошман оборонасына эчкәрәк юл сала бардылар.
Лейтенант Кречетовның автоматчылар взводында соңгы каты сугышлардан соң бары сигез солдат калган иде. Шулай да әле ул хәрби берәмлек, взвод. Хәрби приказда аңа отделение түгел, взвод хәл итәргә тиешле бурыч куелган: сугышлы разведка ясарга—тимер юлның көнбатыш ягына үтеп чыгып, дошманның көчен белер гә, ут нокталарын, инженерлык корылмаларын аныкларга һәм разведка нәтиҗәсен радио аша дивизиянең команда пунктына хәбәр итәргә!
Лейтенант Василий Кречетов «взвод»ны дүрт төркемгә бүлде. Һәр төркемдә... икешәр автоматчы.
Рядовой Арсланов белән рядовой Петр Жданов иң беренче булып тимер юл калкулыгының көнбатыш ягына үтәргә, җайлы урын табып яшеренергә һәм күргәннәрен радио аша команда пунктына хәбәр итәргә, ә калган өч төркем, төрле урыннан ут ачып, дошманның игътибарын Зыятдиннардан читләштерергә тиеш иде.
Зыятдин, взвод командирыннан бинокль алып, нейтраль зонадан тимер юл калкулыгының һәр метрын күзәтергә кереште. Күзләре талгач, бинокльне Ждановка бирде. Алмашлап алар дошман ягын көне буе күздән кичерделәр.
Тимер юлга таба тигез дала буйлап сай гына ерганак сыман уйсулык сузылган иде. Димәк, калкулык аша су агу өчен ачыклык калдырылган булырга тиеш. Чыннан да, бинокль аша күренеп тора, бу ерганак калкулыкка килеп терәлгән урында тирәкләрдерме, әллг узган елдан калган үсемлек кураларыдырмы, куерак булып үскән».
Егетләр тәвәккәлләделәр. Арка капчыкларына күп итеп диска- лар тутырдылар, бил каешына «лимонка»лар элделәр һәм ярты төя җиткәч, автоматларын алдылар да бик зур саклык белән алга шуыштылар. Ниһаять, калкулык. Әлеге ерганак терәлгән урынны эзләп, сулгарак шуыштылар. Кинәт якты йолдыз булып ракета атылды һәм иң югары ноктасына менеп җитте дә, бөтен тирә-якка яктылыя сибеп, эленеп калды. Җир өстендә энә ятса да күренерлек иде. Ике се дә сулыш алырга да шикләнеп тынып калды. Пулеметтан аткая тавышлар ишетелде. Артларыннан утлы җеп кебек сызык калды рып, безнең алгы сызыкка таба яктырткыч пулялар очты. Димәк гитлерчылар Зыятдиннарны абайламадылар. Гитлерчыларга каршь
еч төркемгә бүленгән алты солдат, автоматлардан һәм пулеметлар җавап уты ачтылар. Дошман позицияләре хәрәкәткә килде. Фашистлар автомат һәм пулеметлар гына түгел, минометларын, алты көпшәле «дурило»ларын да эшкә җиктеләр.
Егетләр, шау-шудан файдаланып, кызурак алга омтылдылар Менә якында гына әлеге куаклык шәүләсе төсмерләнде. ♦
— Труба!— дип пышылдады алданрак шуышып барган Петр. -
— Кеше сыярлыкмы?
— Бер генә түгел, ике кеше сыярлык. Тик яртылаш су тулган. =
— Анысы пустяк! ' х
— Син гәүдәгә дә җиңел, җитезрәк тә. Алдан кер әйдә!.. а Зыятдин алга чыкты. Автоматын сул кулына күчерде, бил кае- р
шиндагы гранаталарны аркасынарак шудырды, капчык ләмкәләрен = җайлабрак беркетте дә пычрак су ерып трубага кереп китте. Бераз- - дан Жданов та кузгалды. ь
: Немецлар пычрак су тулы труба аша үз позицияләренә чыгу 5 мөмкинлеген башларына китермәгәннәр — аргы якта да бернинди к дә сак юк иде. Якында гына немецча сөйләшкән тавышлар ишетелде. *
Егетләр, труба аша дошман ягына чыккач, беравык тын да чы- а гармыйча хәл җыйдылар, аннан шул ук ерганакның дәвамы буйлап £ тагы да сулгарак тайпылдылар. Шуыша торгач, немецларның ты- = лына таба сузылган бер траншеяга тап булдылар. Зыятдин юлны ? шушы траншея буйлап дәвам итәргә ниятләде. Петр да моңа ” каршы килмәде, чөнки немецлар калкулыкның бу ягында үзләрен һәртөрле куркынычтан азат дип сизәләр, траншея буйлап түгел. = тигез җирдән аяк өсте йөргәндә дә пуля тиюдән шикләнмиләр... п Шулай бара торгач, траншеядан шактый читтә зур-зур кара өемнәр * шәйләделәр. Шул яктан әкрен генә җил исеп куйды. Җил бензин л һәм янган резина исе алып килде — димәк, безнең снаряд яки мина тиеп җимерелгән машина булырга тиеш. Анда немецлар да юктыр, әлбәттә, җимерек машинаны нигә саклап торсыннар, ди. Чыннан да, шулай булып чыкты, бер генә түгел, дүртәүләп. Төзегрәк кабн- налысын сайлап, эченә кереп утырдылар. Бик вакытлы булып чык ты бу — сибәләп яңгыр яварга кереште. Трубадан чыкканда юешләнгән, пычранган маскхалатларны салып куйдылар да рацияне җайладылар.
— Килеп җиттек, әйбәт кенә урнаштык. Таң атуын көтәбез,— дип командованиега хәбәр иттеләр, чамалап үзләре урнашкан квад ратны да белдерделәр.
Озакламый алгы сызыкта атышлар тынды. Таң беленде. Ә яңгыр һаман ява иде. Яусын әйдә, күзәткәндә бинокль пыяласыннан кояш нурлары чагылмаячак, аннары немецлар да яңгыр астында ул хәтле арлы-бирле тузгымаячак...
Тимер юл буе тоташ озакка чыдамлы ут нокталары белән ныгытылган. Икенче эшелонда дотлар шахмат тәртибендә — һәр дотны бүтәннәре уты контроль астында тотарлык итеп урнаштырылган Пехота белән һөҗүм итеп кара син аларга! Танклар әле шактый артта, аларны Висла елгасын кичү һәм күлләр, сазлыклар тоткарлады. Авыр артиллерия дә шулай ук. Дивизия белән полк батарея- лары гына хәрәкәт итә. Җитмәсә тагын, взводларда гына түгел, батальоннарда да сугышчылар нык сирәгәйде. Бу шартларда һөҗүм не гаять сак оештыру мәҗбүри — моны һәрбер солдат белә иде. Ә приказны барыбер үтәргә кирәк!
Зыятдин белән Петр башта дошманның ут нокталарын картага гөшерделәр, аннан алар урнашкан квадратларны командованиега сәбәр иттеләр. Бу эшне бетергәннәр генә иде. Петр үзләре килгән граншеяга таба төртеп күрсәтте. Баштанаяк коралланган ике немец
солдаты ят телдә нәрсәдер сөйләшә-сөйләшә траншея буйлап каядыр баралар иде. Менә алар җимерек машиналар турысына килеп җитте, берсе, нәкъ шул урында туктап, машиналарга таба борылды. Икенчесе дә тукталды. Егетләр, сулыш алырга да шикләнеп, тынып калдылар. Кабинаның бу ягына утырган Зыятдин җиңел сулап куйды: үз йомышларын үтәр өчен генә тукталганнар икән... Солдатлар бардылар-бардылар да кинәт юкка чыктылар. Озак та үтме- де, алар югалган урынга тагын ике солдат пәйда булды. Аларның траншея буйлап әйләнгеч юлдан йөриселәре килмәде, ахрысы, турыдан гына элдерттеләр.
— Димәк, даими сак астында тотарлык бик мөһим нәрсә бар анда,— диде Жданов һәм картага шул урынны билгеләп сорау билгесе куйды...
— Караңгы төшкәч белербез, сакчыларны да дөмектерербез,— диде Зыятдин. Жданов, ризалыгын белдереп, башын какты.
Кичкә таба 15 сәгать 30 минутта безнең дивизиянең полк бата- реялары-— 76 мм лы туплар телгә килде. Алар кая җитте — шунда түгел, алдан билгеләнгән прицел белән тиешле урынга төзәп аттылар. Дошман оборонасының беренче һәм икенче эшелоны өстенда стена булып кара төтен күтәрелде. Бер дотка берьюлы берничә снаряд төшеп шартлады. Ут нокталарының күбесе сафтан чыкканны Зыятдин »белән Петр күзәтеп тордылар, алар ныгытылган ут ноктасына төз’тигән снаряд шартлаган саен үз-үзләрен «ура!» кычкырудан чак кына тыеп калалар иде. Артиллерия үз эшен әйбәт башкарды — күп1 кенә дотлар җимерелде. Әмма Зыятдиннарның дошман тылындагы эшләре бетмәгән иде әле — аларның тагы артиллерия налетының нәтиҗәсе, җимерелмичә калган дотлар турында командованиега хәбәр итәсе калды. Алдан корылган план буенча, взводның нейтраль зонада калган өч төркеме, таң алдыннан тимер юл калкулыгы янына Зыятдиннар юлыннан килеп, төрле урынга ныгып урнашырга һәм дошманнар өстенә автоматлардан, пулеметлардан ут ачарга тиеш иде. Зыятдин белән Петр алдында җавап уты ачкан ут нокталарын билгеләү һәм алар турында безнекеләргә хәбәр итү бурычы тора иде.
Ике егет калган вакытны бушка уздырмады. Төн урталары җиткәч, яшеренгән кабиналарыннан чыктылар, оеган тәннәрен яза-яза, инде шактый кибеп өлгергән маскхалатларын киделәр һәм зур саклык белән әлеге ике солдат кереп югалган урынга таба үрмәләделәр. Колхозларда яшелчә яки бәрәңге саклый торган базларны хәтерләткән озын гына землянка булып чыкты бу. Әлеге траншея шул землянкага төшә торган баскычка килеп төртелә. Сакчыны дөмектерергә дип кузгалырга гына торганда, арттан аяк тавышлары ишетелде. Егетләр тиз генә читкәрәк шуыштылар. Димәк, сакчылар алмашыр вакыт җиткән. Ярый әле, алданрак килеп, эшне бозып өлгермәделәр. Язмыш аларга бу юлы да рәхимле булды.
Ничә елдан бирле инде бу ике егет — Зыятдин Арсланов белән Петр Жданов — берсенең шинелен аска җәеп, бер шинельне ябынып бергә йоклап, бер котелоктан аш бүлешеп, бергә оборонада тордылар, бергә сугыштылар, ничәмә-ничә атакаларга бергә бардылар, бергәләп ничәмә-ничә үлемнең күзенә карадылар. Шулай да шөкер әлегә, икесе дә исән, хәтта икесендә дә бер ук хөкүмәт бүләкләре... Сутыш һәм тормыш тәҗрибәсе, үз-үзеңә нык ышану, тәвәккәлле® һәм кыюлык — ә солдат өчен бик кирәкле бу сыйфатлар яшь булсалар да аларның икесендә дә җитәрлек — моңа тикле уттан да, судан да сау-сәламәт чыгуларының, мең үлемнән исән калуларыныя сәбәбе шулардыр, мөгаен. Ә бу юлы аларны очраклылык коткарды.
Әйе. бәхетле йолдыз астында туганнар икән! Хәер, сугышта очраклылык. үлем кебек үк. адым саен бит ул...
Сак алышынып ярты сәгатьләп үткәч, ниятләрен гамәлгә ашы рырга дип. яткан урыннарыннан кузгалдылар. Сакчыларнын берсе тышкы ишек төбендә сигаретын суыра-суыра йөренә иде. Йөрәгенә хәнҗәр кадап, тавышсыз-тынсыз гына эшне бетерделәр. Икенчесен дәмектерү тагы да җиңелрәк булды. Тышкы ишекне аз гына ачып күз салганнар иде, карбид лампасы яктысында апачык күренде: сакчы буш әрҗә өстенә автоматын тезләре арасына кыстырып утырган да, башын бер якка салып, йоклап киткән. Чигәсенә автомат түтәсе белән тондырдылар — «эһ» тә итмәде, авып төште.
Корал склады булып чыкты бу — эченнән бетон белән ныгытылган землянка. Өр-яңа автоматлар, пулеметлар, гранаталар, миналар, дискалар. корылган пулемет ленталары...
Хәзер ни эшләргә икәнен сүзсез дә төшенделәр: землянка тирәсенә дүрт урынга дүрт пулемет алып чыгып, дошманга төзәп куйдылар. Тагын өчесен як-якка читкәрәк уңайлы урын сайлап урнаштырдылар. һәрберсе корылды, яннарына күп итеп дискалар һәм ленталар запасы, гранаталар ташыдылар. Дошман тылына чыгуларына бер тәүлек тулды дигәндә немецларның чигенү юлында дуга рәвешендәге көчле оборона әзер иде. Яктыра башлау белән, икесенә дә эш җитәрлек булачак...
Туган ил ягыннан сызылып таң беленде, һөҗүм башлануын ике дус түземсезлек белән дулкынланып көтте. Көн яктырыр-яктырмас. тимер юл калкулыгы аша Зыятдиннар юлыннан чыккан взводның калган алты сугышчысы төрле урыннан дошман позицияләренә ут ачты. Дошман траншеялары да хәрәкәткә килде. Немецлар үзләренә каршы аз санлы совет сугышчыларының һөҗүм итүен аңладылар, батальонга якын солдатлар һәм офицерлар атакага күтәрелде.
— Вакыт!— диде Зыятдин һәм ике баш бармагы белән пулемет гашеткасына басты. Бер егерме метрлап читтәнрәк Жданов пулеметы да телгә килде. Зыятдин лентадагы патроннарны тулысы белән дошман өстенә сибеп бетерде дә икенче пулемет янына йөгерде. Ике яктан ут эчендә калган фашист солдатлары арасында паника купты. Немецларның иң курыкканы чолганышта калу иде — алар атакага баруларын оныттылар, өсләренә тылдан да пулялар сибелүен белгәч, арлы-бирле йөгерергә керештеләр. Уңайлы позициягә урнашкан Зыятдин белән Петр да, взводның бүтән сугышчылары да аларны чебен урынына кырдылар. Сугыш күп булса ярты сәгатькә барды, немецларның исән калганнары, коралларын ташлап, кулларын күтәрде.
Бу рейдның нәтиҗәсе шул булды: йөзләрчә немец солдаты һәм офицеры үтерелде. 38 е әсир ителде, меңнәрчә өр-яңа пулемет һәм автомат, ун меңнәрчә снарядлар, миналар, патроннар һәм гранаталар кулга төште. Иң мөһиме — безнең яктан бернинди югалтусыз диярлек, берничә километр арада дошман обороналы өзелде, дивизиягә Гданск шәһәренә һөҗүм итү өчен юл ачылды. Дивизия коман- дованиесе сугышчыларның бу батырлыкларына зур бәя бирде, алар- иың һәрберсе хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим ителде. Ике дус— Зыят дин Арсланов белән Петр Жданов — иң югары солдат бүләгенә — Дан орденының Беренче дәрәҗәсенә лаек булды.
1945 елның 18 апрелендә СССР Верховный Советы Президиумы исеменнән Армия командующие Зыятдин күкрәгенә 356 нчы номер лы. Петр Жданов күкрәгенә 357 иче номерлы зур алтын йолдыз гакты.
Ә җиңү көнен алар икесе дә Эльба елгасының уң як ярында саршы алдылар...
...Егетләр тын да алмый тыңладылар. Бигрәк тә Николай Федо рович. Ул кисәк кенә утырган урыныннан сикереп тора да бүлм буйлап кызу-кызу йөрергә керешә. Аннан тагын килеп утыра Һәь күзләрен бер ноктага текәп, тынып кала. Беравык шулай уйланьп торганнан соң, Зыятдиннан сөйләгәнен тагын кабатлавын сорый Ә Виктор беркатлы дорфалык белән, тик кенә тыңлап утыруны та ләп итеп. Япимовның күлмәк җиңеннән тарта, әмма бүтән вакытц башын иеп, кашларын җыерып, астыртын итеп — мондый карай әлегә кадәр үзләрен бик батыр дип йөргән адәмнәрнең дә тез буын нарын йомшарта иде — текәлеп карау файда бирми: начальнигының хыялы — хәзерге чынбарлыкта түгел, ул Зыятдин булып фа шистлар белән сугыша, атакага бара...
Июнь төне бик кыска бит ул. Тәрәзәләрдән бүлмәгә яңа көн — ял көне нурлары кереп тулды. Виктор торып электр утын сүндерде дә сигарет пачкасына үрелде. Пачка буш иде. Аннары Зыятдин гына тарта торган «Беломор» пачкасын капшап карады. Анда да тәмәке юк иде. Шуннан тәмәке көле савытыннан төпчек эзләргә кереште. Тапкач, җиңел сулап куйды, һәм телгә килде:
— Герой, Петр Жданов исәнме хәзер?— дип сорады, төпчеген кабыза-кабыза. Ә җавапны ишеттеме икән, чөнки шырпысы сигарет төпчегенә түгел, ә ирененә тиде һәм ул, тәмәкене уйлап тапкан бәндәне каргый-каргый, ванна бүлмәсенә салкын су астына йөгерде. Ә' Зыятдин болай дип җавап бирде:
— Запастагы старшина Петр Тимофеевич Жданов хәзер Липецк өлкәсендә. Колхозчы...
— Ә К-к-кречетов кем?— моны Николай Федорович сорады.
— Василий Сергеевич Себердән иде. Элек укытучы булган. Хәзерге язмышын белмим, хат алышкан юк...
Ул арада бүлмәгә болай да калын, әмма шырпы утыннан пешеп, тагы да күпергән аскы ирененә ниндидер крем сөртә-сөртә кергән Виктор сүзгә кушылды:
— Син ничек уйлыйсың, Янимов? Әгәр АТХ капкасына: «Бездә Бөек. Ватан сугышы ветераны. Дан орденнарының тулы кавалеры Зыятдин Миңлебаевич Арсланов эшли»,— дигән язу кадаклап куйсак, ничек булыр?
— Идея. Б-б-баш эшли синең, Виктор. Арслановның кем икәнен әле бездә күпләр белми. Ә аның эше һәм ул үзе һәркем өчен горурлык булачак. Ә коллективның үз кешеләре белән горурлануы ул — патриотизм... |
Янимов беравык тынып торды, ул да Виктор кебек үк сигарет һәм «Беломор» капларын капшады, аннары, карашын Зыятдинга төбәп, сүзен дәвам итте:
— Зыятдин Миңлебаевич, сезнең кебек мин дә чәчәкләрне яратам, табигатьне, гүзәллекне яратам. Мин дә авылда туып-үстем. Ләкин безнең якта — Курганда — җир уңдырышлы түгел. Сезнең Терентий Мальцевны ишеткәнегез бардыр. Ул үзе колхозчы һәм... академик. Ул мине күптән белә, мин дә аны малай чактан бирле беләм. Бергә эшләдек. Мин сигезне бетергәч тә тракторчы булдым. Ул ничек сөрергә, ничек чәчәргә өйрәтә иде. Аның киңәше белән техникумга кердем. Бетердем. Мастер булып «Сельхозтехника»да эшләдем. Мальцев кебек, уйдырышсыз җирне уңдырышлы итүче кешеләрне бик ихтирам итсәм дә, кечкенәдән үк машина җене кагылганга, менә монда килдем. Монда туфрак бездәге кебек түгел, уңдырышлы булган икән. Уңдырышлы туфрак катламын кырып алып бик дөрес эшлиләр биредә. Әрәм итмиләр. Андый катламны булдыру
йчея дистәләрчә еллар кирәк бит. Ә без төзи торган заводның укыш бирү сәләте — тагы да зуррак,— Николай Федорович боларны дәртләнеп. бер дә тотлыкмыйча сөйләде.
— Син дә озын итеп сөйли беләсең икән, Николай Федорович,— диде Виктор һәм урыныннан торып киерелде.— Конторадагы белдерүне укыгансыздыр. Бүген безнең коллектив Кама аръягында ял ♦ итә. Миндә тәкъдим бар: без хәзер үк кузгалыйк!
— Ә катерлар йөрми бит әле.
— Транспорт өчен кайгырмагыз. Көймә, ишкәкләрен салынды-
рып, сезне көтә. х
— Ә б-б-батырмассыңмы соң безне? -
Виктор бу сүзләрне үзеннән көлү, мыскыллау дип аңлады.
— Кем дип беләсең син мине,— дип сөйләп китте ул. кызып.— = Казаннан поезд белән чыккач та, Мәскәү юлында Обсерватория ди- х гән поселокны беләсеңме син? Нәкъ Идел дигән зур елга буенда ул. «- Бәлки география дәресләрен дә хәтерлисеңдер,— Виктор мыскыллы | елмайды.— Кама дигән елга да шунда коя. Менә шул поселокта ~ гуып үстем мин. Бездә бала-чага, тәпи йөри башлаганчы ук, йөзәр-
гэ өйрәнә. Сезнең Кургандагы кебек өстәл астында үрмәләп йөрми.. * Полундра! Җыену өчен сезгә ун минут. я
— Ә азык-төлек, т-т-тәмәке? °
— Парад белән мин командалык итем, барысы да әзер. Кичәдән =
үк. Бүтәннәр җыенып катер белән килеп җиткәнче, балык та тотар- s га өлгерербез әле, әйеме, герой. 2
— Молодец, Виктор,— диде Зыятдин,— синең белән дошман х
гылына разведкага барырга була. х
— Ишеттеңме?— диде Виктор. Янимовка карап.— Күпме күр- Е; гән карт солдат әйтә моны.— һәм ул кукраеп, күкрәген киерде дә < ■смирно» басты.
— КамАЗ төзелешенә хезмәт итәм, иптәш полный кавалер!
— Солдатын солдат, әмма карт түгел,— дип каршы төште Викторга Янимов.— Бездән дә яшь әле ул, күңеле белән генә түгел...
Әйе, дөрес әйтте Николай Федорович: һич тә карт итеп сизми }ыятдин үзен. Аңарда һаман әле — моннан утыз ел элек булган кшкыну, йөрәге һаман да яшьләрчә җилкенә, яшьләр арасында үзен IT итеп түгел, иш итеп тоя. рухы гел яшьләрчә күтәренке.
Юк, моннан утыз еллар элек сугыш кырларында бөтенләйгә кал- лады аның яшьлеге, биредә, бөек төзелештә — КамАЗда кабат кайт гы ул!