Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУСЛАР ҖЫРЫ


Василий Горяйнов
Моң
Күрү белән яраттым бу якны, Яраткандай туган ягымны. Камышлы Ык белән ак Минзәлә, Нигә соң сез шулай ягымлы?!
Үзәкләрне өзә сандугачлар, Бу, ахрысы, сөю тавышыдыр. Төнбоеклар үрелгәннәр таңга — Табигатьнең назы шушыдыр.
Таң җиленә кушылып и сыздыра, И сыздыра татар гармуны... Ык суына сеңгән микән әллә Туган җирнең, илнең бар моңы.
Михаил Яременко
Социалистик Хезмәт Герое Г. Латыйпов белән сөйләшү «Тукай-Җәлил илендә» дигән шигырьләр циклыннан
Килеп төште дә ул кулны кысты, Председатель Госман Латыйпов.
— Тын алыйммы бераз, юл арытты, Урак өсте, туган, вакыт юк...
— Украинадан, дала егете мин, Михаил,— дим,— минем исемем. ...Көнләшәдер хәтта эшчән кояш Эшен күреп мондый кешенең. Күкрәгендә балкый Алтын Йолдыз, Хыяллары мине уйлатты.
Якты юлга, нурлы якты чорга Әйди Госман, әйди «Гигант»ны. Одессаның «Аарора» ‡‡‡‡сын Госман Туган кырларына чәчәр дә «Бер басуның игеннәре кебек Язсын,— дияр,— бергә яшәргә!..»
‡‡‡‡ -OA.CI. «л..Логр. ........................................................... ол.р..™... «үр»
«» тор .. ui.r* бор." срр.м- .Г.Г.ҺТ. «рл.о.р ■»
Мин сүз кушам:
— Безнең олы дуслык
Мәңгелек — дим — иген шикелле.
— Мулрак уңыш алыйк,— дип елмая һәм кочакка кыса ул мине.
АСФАН БУРАНОВ тәрҗемәләре.
уңыш