Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәсле гөлләр


I
Көтәсеңдер:
«Шуннан ары, Оясыз бер кош кебек, Йөрмәс, кайтыр...» Юрауларың
Бетмәде шул юш килеп. Үкенечләр белән калдың,— Яшерен түгел, күз алды: Ваклыклары бу дөньяның Арабызга боз салды. Йолкынмасын өмет, сүндер, Җилләр каршы борылган... Сулкылдатып үтте нидер Нәкъ йөрәгем турыннан. Оныттырыр, дидем, дала һәм кыены эшләрнең.
Ерагайган саен ара Түзә алмасым искәрдем. Юк, сүнәргә түгел өмет, Тиккә булмас юраулар: Аера белгән юллар кебек, Кавыштырган юллар бар! Шулай булыр иде бәлки, Җаным белән тартылып, Кайтып килер идем тәки. Башка төшкән кар кебек. Син елмаер идең менә Шундый якын-якыннан; Карадыммы күзләреңә, Яз кояшын чакырмам. Эсселәнер иреннәрең, Тәндә ялкын кабыныр. Кояш синең бу халәтең Язга баглап калдырыр. Сагынулар, Юксынулар, Күпме сабыр булмасын. Берьюлы, әй, китереп кочар. Ычкынган күк буасы.
Ничек үткән көннәр синсез, Ничек синсез йөрелгән!
Гөл шикелле ихтыярсыз Нур чәчелер йөзеңнән. ...Хыял гына болар бар да, Тынгысыз юл сайладым: Чакыруы тибә канда Бер сынаган тайганың Асыл ташны моннан эзлә, Монда якты өметең...
Шаулый Себер, җырлар үзгә,— Ияленең иңе киң!
Көтмә монда, табалмассың. Җиңел табыш, җиңел эш. Бер каргасаң Себер кышын Яратырсың мең өлеш! Әйләнмәмен салкын ташка Кырыс таулар холкыннан. Йөз төбәсәң башка ярга, Ул кадәрле йолкынмам; Тик санама ялгыз итеп, Сүзен егар көчсезгә; Ташлама син артык рәнҗеп Көтәр сәгать чиксезгә. Сулар койса өсләремнән, Син ерактан җылыттың. Себер гизәм, итәгенә Тотынып мин болытның. Киң тайганың ак җәймәсе Оныттырды төсләрең; Урал тавы әйләнәсе Тулгый сагыну хисләрем... Иңнән төшми майлы кием. Кайчак уйлап торам да, Җир карага манган, димен, Югалмаска буранда. Культбудкага кайтып кер дә Шул киемнән ау, димәк.- Ә син миңа кибетләрдә Эзлисеңдер ак күлмәк! Шаулап тора урманнарың, Безнең эштә ул шулай: Забойларда борауларның Алмаз теше кыршыла. Сулышлары белән башка Бу дөньяга күз ачкан; Кеше җаны, тормыш кушкач. Чыдам икән алмаздан. Юк, яктырмас иде күңелең. Кайтып күреним ишектән. Ак карыдай тау иленең Пакь булуга ни җиткән! Сайламадым бүтәнен: Күңелемдә атап сиңа Бәсле гөлләр йөртәмен. Нинди сынаулары кабат Килмәсеннәр ялганып. Мин тирәннән кояш габам Уятырга тайганы!
II
Кар илендә тоташ мәрмәрдән Шундый сарайлар мин төзедем. Күрсәң икән килеп бер г,енә, Явын алырлыктыр күзәңнең. Җил хакимлек итә аларда. Эшсез ятып түзә-түзә дә Бер ташлана текә тауларга, Бер ашкына ярсып үзәнгә. Юкка эзләр сине... Кар көртен Ташлап тауның үзенә мираска, Югала җил өзеп өметен. Мин дә китәм бире кайтмаска. Көннәр барам, Айлар барам, Ел барам, Сызлатканчы тәмам җилекне. Нурлы хәзинәгә юл ярам, Серләр ятмасына җитеп мин. Баш очымда — зәңгәр күк йөзе, Чал кыялар иңе — иңемдә. Урманнарның карлы керфеге Ун сискәнә көнгә кимендә. Йолдыз чагыла гүя чем-карв Җир маен син учка алдыңмы; Разведкага кабат чакыра Вышкаларның корыч адымы. Хөр яшәргә үзең рух биргән: Күрешмәбез бәлки тиз ара; Күз алдымнан китмәс гөлләрдәй Иртәләрен кояш кызара.
Ill
Аланлыкта, Әкияттәге төсле, Көрт иңенә будка сыенган. Нур биешкән чишмәсенә тикле Пошиларга изге тоелган. Балавызлы чыршыларның иңен Мамык шәлләр урап җылыткан; Эзләгәндәй ак чәчәкле көнен Түбән игән башын шомырткай. Разведчиклар ярган сукмакларга Өермәләр карлар ташыйлар. Салкын тимер дөнья шаулатканга Өне алынып кача пошилар. Сагаялар әле шикләнүдән, Без — зыянсыз халык, югыйсәк. Ник тарсыныйк, Әгәр бер чишмәдән Сулыш кабынганчы су эчсәк. Ышанычны җуймый үз күгенә, Дәрәҗәне бер көн төшенеп,
Якынлаша поши песи генә Яккан учагына кешенең. Күзләрендә шәүлә уйнар аның... Сөенеч, әй, булмый басынкы: Җир куеныннан бөркеп кайнарлыгын, Сәлам бирер утлы косынка!
IV
Кышның әле монда үз нужасы, Күк йөзендә чыңлап ай йөзә. Йөрерсең дип кайчак сызасың, Күпмегәчә шулай зилзилә? Гамьсез үткән яшьлек көннәреңнең Сүтелмичә булмас йомгагы: Сабан туйларында йөрәгеңнең Нинди дәртләр белән янганы...
Ярап тора иске тарихларың, Сөйлә кушып чынын, ялганын. Син тайгадан сора ир-атларның Башын нигә кырын салганын.
Сүзсез калып шунда шашкан хистән, Күмер өсти мичкә берәве. Ул моңсу да, ул татлы да икән Сагыну учагының көйрәве...
Талганчы бер күзәт таулар ягын Сагышланып йөргән көнеңдә Күңелгә син яктылыклар салдың Яз кояшы булып килдең дә. Ышанычым белән канатлымын, Кичерергә әзер барысын. Кар аланын кочып капланамын Синдәй сөенечем бар өчен. Синең өчен, ерак кояшым ла. Шундый киңлекләрем бар өчен. Бәсле гөлләр яна баш очымда, Язларыма төбәп барышым!
1972—73.