БҮГЕНГЕ АВЫЛ КЕШЕЛӘРЕ
Тәнзилә
әнзилә. Бу исемдә көмеш кыңгырау тавышы бар. Бу исемдә таң җиле җиңеллеге бар. Тәнзилә Рәхимҗанова исеменең җисемен аклый. Фермадамы, җәйләүдәме — дус кызлары аның көмеш кыңгыраудай чыңгырдатып көлгәнен ишетәләр. Кыен чакта да Тәнзилә иң алдан фермада,— кур- мы китермәгәннәр яки автопоилка эштән чыккан,— сеңлебез кул кушырып, мөдир кушканны, осталары килгәнне көтеп утырмый, телефон трубкасын ала да председатель иптәшнең туп-туры өенә шалтырата. Ахирәт дусты Хәнифә ничәмә-ничә тапкыр
әйтте инде аңа, телеңне тыеп тор, өстеңә бәла алма, сиңа гына бик күп кирәкмени соң, диде; юк, холкың шундый тынгысыз, үзец шундый тиктормас булгач, берни дә эшләр хәлең юк, эшең эш, көлүең көлү булсын!
Күптән түгел шундый бер хәл булды.
Буадан башлыклар килеп төште. Өйрәнгән гадәт буенча аларны колхозның иң яхшы савымчысы Тәнзилә янына алып килделәр. Башлыклар сораша, хәлләр ничек, эшләр көйлеме, рәнҗетмиләрме! янәсе.
Сеңлебез әйтте дә салды.
— Рәнҗетмәгән кая ул! Елның елында радиоалгыч бүләк итә' ләр. Ой тулды радиоалгыч белән. Быел мин яңа йорт салдым, тии менә... өй туе үткәрергә кыенсынып торам. Председатель телевизор бирмәсме дип көтәм. Бирә-нитә калса, түр башына ук менгереп куяр идем дип уйлыйм, ә ул, рәхмәт яугыры, мине шатландырырга ашык мый.
Идарәдә быел кыйммәтле бүләкләр бирмәскә дигән карар чыгар гапык да белеп тора Тәнзилә, колхозчыларның телевизор ише әйбер алырлык акчалары барлыгын да белеп тора, ә менә теле тик торма ды, район җитәкчеләре алдында әйтте дә салды. Председатель бер кайчан югалып калмый торган кеше бит инде, ул булып ул кып-кы зыл булып кызарды, парторг Симунов хәтта бер читкә үк ките! барды.
Район җитәкчеләре җитди халык, председательгә әйттеләр, ида рәдә хәл итегез, диделәр. Бер мәртәбә хәл иткәнне тагы нигә хә;
итеп торырга, карар чыккан, аңлаешлы итеп әйтелгән, тагын ни кирәк. Күңеле түзмәде Тәнзиләнең, җитәкчеләрне ферма капкасы төбендә куып җитте дә бая әйткәннәренә аңлатма бирә башлады:
— Сез ялгыш уйлый күрмәгез. Өй туен үткәрү көне билгеле
янде, минем үземнең ун телевизор алырлык рәтем бар. Ә бүләкнең кадере зуррак, аны кешеләргә күрсәтеп була, ул бит ихтирам дигән ♦ суз... Әйтсеннәр генә, Тәнзилә сеңелкәем, радиоалгычыңны кибеткә к илтеп бир, ул бит әле өр-яңа, өстәмәсен түлә дә алып кайт телевизор £ дисеннәр, үз акчама алам, колхоздан бирелгән бүләк булып исәп- £ леясен. 3
Җитәкчеләр көлеп җибәрделәр. Хак сүз әйтә Рәхимҗанова, ал- “ дынгы савымчыны ихтирам итәргә, телевизорына көмеш калай бер- |- кетеп, бүләк дип язарга кирәк. з
Тәнзиләне савымчы дуслары бик ярата. Андый кешене яратмый < буламыни?! Үзе өчен тырышмый биг, барысы өчен тырыша, матур « булсын, күңелле булсын, эш авыр йөккә түгел, бәйрәмгә әйләнсен = дип тырыша. Аның тирәсендә мәктәп эскәмиясеннән генә килгән - кызлар бөтерелә. Тизрәк эшкә өйрәнәселәре, Тәнзилә төсле матур 5 итеп яшиселәре килә. Эшкә өйрәнү дигәннән... хәзер бит сугыштан сонгы заман түгел, бер урынга ике-өч өйрәнчек килә, эшли белсәң эшлә, эшли белмәсәң, урыныңны башкаларга бир. Тиздән буш урынга конкурс игълан итә башлыйсылар, имеш. Хезмәт хакы аз түгел, механизаторлардан ким алмыйлар.
Ярдәм сорап килгән яшьләрне вакытым юк дип борып җибәрми Рәхимҗанова. Беренче мәртәбә бозаулаган тананы саварга өйрәтә, савар алдыннан сыер имиенә массаж ясауны да күрсәтеп бирер, хайванның холкына төшенергә дә өйрәтер. Бер карасаң, болар барысы гади бер нәрсә, үзеннән-үзе белеп була торган эшләр кебек, ныклабрак уйлап карасаң, борын-борыннан килгән, ана кызын үсмер бала чагыннан сыер саварга, мал-туарны яратырга, үз итәргә өйрәтеп килгән.
Тормыш булгач, бар да ал да гөл булып кына тормый. Дәгъвалашып киткән чакларың да була. Савымчыларыңны әледән-әле алыштырып торалар икән, инде өйрәтеп кенә җиткерим дигән бер үсмер урынына, кулыннан эш килми, «кәк узсын, чабата тузсынга» йөри торган әлләзи боламыгын бирәләр икән, туганың булса да турысын әйтеп бирергә туры килә.
Фермага яки җәйләүгә Гарифә апа килгән чаклар бәйрәм була. Атказанган колхозчы, тәҗрибәле савымчы, хәзер көннәрен пенсиядә үткәртче, үтә дә ягымлы, кече күңелле бу апага Тәнзилә матур итеп җыру җырлый. Гарифә апа җырны тыңлый белә. Кызлар җырлап бетергәч, ул бераз моңаеп утыра да үзе эшләгән заманнарны искә ала. Фермада егерме биш ел эшләгән ул — искә алыр эшләре бар. Җанын биреп эшләгән — дәрәҗәле исемне юкка гына бирәләр дисеңме!
— Минем сыерларым көтүнең башында йөри торганнар иде. Сабан туенда беренче килгән юртаклар кебек. Тик замана башка иде. Хәзер генә ул, ресторанда меню төзегән кебек, рацион төзелә. Хайван. җан кисәгем, бер үк, хәзер ничек булса, элек тә шул иде: ашат саң бирә сөтне, ашатмасаң — юк. Бер кочак артык печә» саласыңмы, башакка онны өстәбрәк җибәрәсеңме, савымчылар ташлана сиңа, ялардай да бигрәк башлыклар көн күрсәтми. Якты көнең караңгы лакып китә, дөньяда торасың килми башлый, билләһидер газим. Ә бит гел ферманыкын гына биреп тә тормыйсың. Ничә еллар җәйләү ГО урак тотып йөрдем. Бер кочак үлән урып кайттыңмы — үз сыер ларың гына түгел, бүтәннәрнеке дә үләнгә үрелә. Нишләргә дә апты раган. Савымчылар үпкәли, сыерны саварга кирәк, ә сыерлары минем янга китеп баралар. Ул гына да түгел, өстәп азык бирмәсәң.
рәмзн МАКСУДОВ
сөтне яшереп калдыра сыерлары. Тора-бара башка савымчылар да өстемә азык бирергә күнегеп киттеләр.
Гарифә апа сүзен очлагач, тагын беркавым уйга калып утыра. Урыныннан тора башлый, биле катып киткән, яза алмый азаплана, кызлар, көлешә-көлешә, ике яктан култыклап торгызалар аны. Тәҗрибәле сыер савучыны тыңлау гыйбрәтле. Үткәннәрне искә төшерә, хәзергесе белән чагыштырып карап була. Хәзер бит әнә азык сыерларга җитәрлек булсын дип тырышалар. Бирми кара азыкны! Җәйләүгә яшел печәнне атлар ташый. Узган ел әнә корылык иде, сугарып үстерә торган болыннан ташыдылар.
Тәнзилә фермага килгән чакта алай кыен түгел иде инде, шулай да Гарифә апаның сөйләгәннәре аның да күңелен кузгата. Моңсуландыра. Ләкин моңаеп йөрү аның холкында юк, ул урыныннан сикереп тора, юлындагы беренче кызны кочаклап ала да көмеш кыңгыраудан чыңгырдатып көлә, рәхәтләнеп бер җырлап җибәрә, тигез, бердәм тавышлар аның исырын күтәреп алалар, куәт өстиләр, әйе, куәт өстиләр. Тәнзиләнең тавышы, көтүне башлап йөргән сыерлар төсле, юртак атлар төсле, көмеш кыңгырауларын чыңлатып, алдан бара...
Нурулла
Ат заводы дип әйтсәм зуррак булыр, колхозның чабыш атлар үстерә торган фермасы бар. Эшне башлап җибәргән чакта ул тирәдә байтак кына бәхәсләштеләр, әле дә бәхәснең беткәне юк. Язын, юллар өзелчән чакта, машиналар гына түгел, чылбырлы тракторлар да үтеп чыга алмаган чакта, яки сабан туйлары җитеп, эшлияле- чучлы атлар бәйрәмгә кузгалган чакта, әлбәттә, бәхәс тынып тора. Юллар кипкәч, бәйрәмнәр үткәч, бәхәс тагын өскә калка, тагын шыңшып йөрүчеләр табыла: нигә, имеш, безгә ат фермасы, нигә, имеш, сыер-сарыкларга ашатасы азыкны атларга әрәм итәргә? Мәсьәлә идарә утырышына тикле килеп җитә. Ун ел инде шул мәсьәлә тирәсендә баш ваталар.
Парторг Симунов кем яклыдыр, ул кадәресен белмим, шулай да ул мине атлар аранына алып килеп, ат фермасын оештырган кеше Нурулла Гафуров белән таныштырды. «Гигант» колхозындагы байтак кешеләргә хас булганча, Нурулла юмор хисеннән мәхрүм түгел икән.
— Син, Леонид Васильевич, монда кунак алып килердән элек, атларга солы җибәртергә әмер бирер идең, юкса бит, бодай саламына гына калып бара эшләр,— диде ул елмаеп.
Симунов, ләм-мим сүз дәшмәстән, борылып үз юлына китеп барды. Ат караучы Нурулла мине ат араннары буйлап йөрткән чакта, мин сырт өсләре, савырлары икегә ярылып торгам, йоннары елык- елык килгән таза-көр рысакларны күреп аптырабрак калдым:
— Мондый көр атлар бодай саламы белән генә тукланамыни? — дип сорамыйча булдыра алмадым.
— Карабодай саламы да, кукуруз да, солы да бар безнең. Андый затлы азык күбрәк кырыкмышларга китә. Безнең эш шундый: башлыклардан вакытында каерып алмасаң, авызыңны күтәреп калырга туры килә. Алар уенда ат түгел, сыер. Йа хода, сыер дигәндә алар тиреләреннән чыгарга әзер! Сыер бер курмыны ашамый икән, алар ана шундук икенчесен төртәләр. Ә бит чынлап торып уйласаң, сыер талымсыз мал бит ул. Суның ул теләсә ниндиен эчә, чишмә суы, саз суы дип талымлап тормый.
Ир канаты ат, ил канаты — егет, — дип сөйләнә-сөйләнә, ул ат аранын яоып, бу якка чыкты. Әле генә ягымлы, йомшак чырае кинәт җитдиләнде, миңа карап сүзен дәвам иттерде: — Аттан да чистарак нинди хайван бар дөньяда? Аттан да нәзберегрәк нин- ни хаивая иар? Юк, туганкаем, саз суын эчмәс ат, ул сиңа сыер түгел, юк-бар хайваннан калган курмыны ашамас ат, аның үзенә бир, яңаны бир, ихтирам итеп бир. Атны яманлаган, атның көне бетте дигән бушбугазларны күралмыйм мин. Машина да булсын, трактор-комбайны да булсын, алар үз урынында, ат үз урынында!
Бәйгеләрдәге ат! Җиргә тоягы гына тиеп китә, лачын булып оча бит ул. Атланып чаба белмисеңме — ат өстеннән җил очырып төшерә. Ялына ят, һәр күзәнәгенең, һәр мускулының тетрәнеп торганын тоярсың, ат үзе генә түгел, бәйгене икәүләп аласыз — син уйлап кына бетердең, ат шундук син уйлаганны үти дә куя — аттан да акыллырак хайванны табып кара син бар, бөтен дөньясында таба алырсың микән?
— Атның холкын белергә кирәк. Ульяновск ипподромында бер рысак һәлак булды. «Срок» исемле иде. Ничек һәлак булды диген? «Срок»ны ипподромга машина белән китерделәр. Усков үзе,— атның хуҗасын әйтәм,— стартта икән. «Срок»ны кузовтан төшерергә тиешле кеше, бә1гге карап, авызын ачып калган, машинада рысак барын оныткан. Ахмак халыкка ат ышанып тапшырырга ярыймы соң? Гонг — атлар чабышка атылган. «Срок»та алар белән китмәкче! Кузовтан җиргә сикергән дә йөрәге ярылып үлгән. — Нурулла сулыш алган арада туктап торды, аннары тагын сөйләп китте:— Атны караган врачлар әйтте, йөрәге ярылып үлгән дип. Атның холкын иелергә кирок, аның белән исәпләшергә кирәк, туганкаем. Тукта, нигә әле мин синең алда атны яклап лекция сөйләргә тотындым? Килгәнсең бит монда, димәк, атны яратасың, яратмасаң. килмәгән булыр идең... Әйдә, мин сиңа рысакларны күрсәтим, юкса, хәзер минем алмашчым, энем Әнәс килеп җитәр. Без аның белән ун ел инде бергә эшлибез монда. Ярата атны. Мин аны дипломлы наездник игәргә телим, шуңа өйрәтәм. Өйрәнергә аны Ульяновск ипподромына җибәрергә кирәк, моннан ерак та түгел ул, һаман шул, әлеге дә баягы — кешеләргә аңлатып гомер үтә: кирәк эшме соң ул дип шикләнәләр...
Ат араннары буйлап киттек. «Кипучий» дип табличка эленгән буш аран янына туктадык.
— Монда минем иң яраткан атым торадырые. шуңа күрә хәзер буш тотам, аны алыштырырдай ат булганны көтәм.
Бераз баргач, тагын табличка: «Авангард. Ике яшь ярым».
Нурулла Гафуров ат аранына кулын тыгып, ак кашкалы кара туры кырыкмышның башын сыпыра башлады:
_ Менә шушы араннан башланды безнең рысаклар фермасы. Хәтеоемдә, көз иде. беренче рысакны, нәселле чаптарны алып кайттык. Исеме «Мечта» иде. Кычкырганны, дорфа кыланганны бер дә яратмый идс. Бәйгедә кирәк түгелгә бер тарттыңмы, яки бүтән бер хәрәкәт ясадыңмы — шундук көйсезләнә, я дистанциядә» чыга, я ю. «к. У.»
Кигте сыерларны тетеп, китте, мин сиңа әйтим! Мин хәтта аның сөт эчүенә, сыер ите ашавына да шикләнә башладым.
Ат турында сөйли башлауга, йөзләре үк ягымлыланып, күлләре үк нурланып китте. Менә ул Җирән кашканың муенын сыпыра башлады, тегесе идән сайгакларына тоякларын бәреп, усалланып пошкырып җиоәрде.
ГӘМЗИ МАКСУДОВ Ф ВҮГСНГВ АВЫЛ КЕШКЛЭРЯ ф
Нурулла миңа таба иелә төште, йөгән сабагын тарткандай, бармакларын кыймылдаткалап, серлерәк тавыш белән сөйләргә ке- ррште;
сине ин азаккы итеп алып килә. Без аның белән дус яшәдек, үз сабан туебызда да, районда да беренче бүләкләрне алып килдек. Менә шушында торадырые ул. Хәзер аның нәселе, яшь атлар чабышка йөри. Менә бу да аның токымы. Малай холкы бетмәгән әле, я иркәләнә, я тибеп җибәрергә чамалап тора. Күрдең, күрдең — колакларны ничек шомарта, ничава, җилбәзәклеге бетүгә акыллы ат чыгачак аннан. Шәп ат чыгачак. Кышын җиңел чанага җигеп өйрәтсәк, язын сабан туена алып чыгарбыз. о
Нурулла Гафуров мине бер араннан бер аранга йөртеп, атларның яше, холкы, нинди бәйгеләрдә катнашуы турында сөйли, республика һәм ил күләмендәге бәйгеләрдә катнашырлык атлар һәм наездник- лар әзерләү хыялларын сөйли.
Саубуллашкан чакта авыр гына көрсенеп куйды:
— Атны аранда түгел, бәйгедә карарга кирәк. Менә анда аның барлык сыйфатлары, холкы-фигыле, булдыклылыгы билгеле була. Кеше кебек. Әйтик, берәү и матур сөйли, и матур сөйли, теле-телгә йокмый, эш эшли башласа, бер тиенгә торырлык адәм булып чыкмый. Икенче берәүнең авызыннан сүзне аркан белән дә тартып ала алмассың, эш эшли башласа, кулыннан гөлләр коя, карап торулары ук җан рәхәте! Тагын нәрсә әйтим, сабан туена килегез, сюрпризларым бар, күреп китәрсез, кем белә, бәлкем файдасы да тиеп куяр...
Проворовлар
Җәйләүдә мин мотоциклга атланып чапкан көтүче күрдем. Сыерлар читкә, еракка ук китә башладымы, мотоциклын кабызып ала да борып алып килә. Миңа бу кызык тоелды. Эт белән көтү көткәннәрен күргәнем бар минем, мотоцикл белән көтү көткәннәрен күргәнем юк иде. Шуңа күрә мин икенче көнне дә парторг Симунов- тан мине мотоцикллы көтүче янына алып баруын үтендем, новатор белән якынванрак танышасым килде. Ләкин без көтүченең үзен очрата алмадык, аның алмашчысы кашларын җыерып:
— Мотоцикл өчен председательдән эләкте инде безгә. Сыерлар сөтне киметте, күземә күрсәтмәгез ул тырылдавыгызны, ди. Тынычлык кешегә генә түгел, мал-туарга да кирәк, ди, ә сез пытыр да пытыр — дөнья бетереп чабасыз, ди. Алып килмәдек мотоциклны,— дип өзеп кенә әйтеп бирде яшь көтүче.
Кайткан чакта парторг миңа төрттеребрәк куйды:
— Да, туганкай, сенсация барып чыкмады. Ярый, борыныңны салма, мин сиңа шундый бер могҗиза күрсәтермен, аһ итәрсең!
һәм ул миңа кунакханә каршындагы почмак йортны күрсәтте. Әзер өй түгел, бура иде әле ул. Дөресрәге, аның инде шифер белән түбәсе дә ябылган, тик тәрәзә-ишекләре куелмаган. Әлеге йорт шундый да дәү, аның янәшәсендәге алты почмаклы йорт бәләкәй бер сарай кебек кенә күренә иде. Мин аны берничә мәртәбә күргән идем инде, тик әһәмият бирмәгән идем: авылларда бит хәзер андый каралтылар күп салына, я аптекадыр, я мастерской-мазардыр дип фикер йөрткән идем.
Симунов минем әлеге йортка бик әллә ни исем китмәгәнне күргәч, үпкәләгән сыманрак әйтеп куйды:
— Әгәр бик беләсең килсә, бу йортны безнең иң яхшы комбайнчыбыз Александр Иванович Проворов өлкән улына сала. Ә син алар- ның семьясы нинди икәнне беләсеңме? Барлык балалары механиза-
торлар. Хәтта кызын да комбайнчыга кияүгә бирде. Хәзер алар уран өстендә өч комбайн белән иген урдыралар.
Без Проворовларга килгән чакта, хуҗа үзе, алтмыш яшьтән инде узган булса да, әле һаман төз гәүдәле, тап-таза ир, фуганок белән такта шомартып тора иде. Верстак, аннан-мониан гына каккалап куйган бер нөмәрсә түгел, нык кул белән, озакка җитәрлек итеп + ясалган верстак, булачак веранданы.i тышкы ягында иде. Провороз м үз эшенә шундый бирелгән иде, безнең сәламгә дә тиз генә җавап % бирмәде. Фуганогын тактаның буеннан буена алып чыккач кына ул § безгә карап исәнләште һәм чәчен машинка белән алдырган ун яшь з чамасындагы малайны, оныгын булса кирәк, иске өйдән эскәмия “ алып килергә җибәрде. ч
Төзелә торган йорттан озын буйлы, кояшта уңган сары чәчле, з утыз яшьләрендәге бер кеше чыкты. Симуновиың миңа сөйләвенә < караганда, бу Проворовның өлкән улы Петр булырга тиеш. Ком- а байнда ун ел эшли. Урак өстендә иген ура, калган вакытын шофер = булып машина йөртә икән. Аның артыннан ук ишектән башын ты- 2 гып шундый ук озын буйлы, ирен өстенә бала йоны гына үскән бер 2 егет карап алды. Монысы Николай, комбайнда Петрның ярдәмчесе. Менә хәзер өй салганда да ул Петрга булыша икән. Без килгән чакта алар олы якта идән җәяләр иде, аларның эшен карап чыккач, эш » кешесенә комачауламас очен без өлкәң Про воров белей верстак яны- на чыгып, малай алып килгән эскәмиягә утырдык. *
— Урак урганны сөйлә дисеңме? —дип, өлкән Проворов парторг- " ка карап алды.— Аның нәрсәсен сөйлисең? Күпмегә генә җитә ул < урак өсте? Кайчан чыктык әле уракка? =
— Уналтынчы июльдә, — диде парторг. я
— Та-аак, уналтынчы июльдә чыктык, егерме сигезенче июльдә -> точка куйдык. Менә шул. Бар булганы унике көн. Ә борчакны дисәң, я аның без өч көндә эшен бетердек. 2
Монда да әллә ни материал табылмаганны күреп, Снмунов мине юатырга булды:
— Беренче көнне сводка алу белән, (анда Проворовлар беренче булып баралар диелгән иде), киттем мин боларга. Өчесе бер участоктан уралар. Ьәр комбайнныкын, бүтәннәр кебек, аерым-аерым үлчәтмиләр, өлкән Проворов барысын бергә, бөтен семьяга яздырырга кушкан.
Безнең янга Петр да чыгып утырды. Сүзнен ни турында барганын шундук аңлап, көлемсери төшеп гыңлый башлады.
— Ә бит беренче урынга вымпел берәү генә, премия пакеты па берәү. Кемгә бирергә? Ярый әле, Петр коткарды, ул беренче комбайнда бара иде. Әйдәгез, ди, вымпелны да. премияне дә әтн комбайнына бирик. Моңарчы ничек булса, шулай булсын.
Петр елмаеп куйды.
— Ә нәрсә,— диде ул, сүзгә кушылып.— Гузан эченнән вымпелның кайсы комбайнда икәнен дә аера алмыйсын. Премия акчасы да әтидә булса ышанычлырак, арыган чакта аз-маз сыйлап та куя. Әгәр, әйтик, премия синең үзеңдә генә булса, күмәк казанга — өйгә бирер иден дә койрыгын да күрә алмас идең.
Әтиләре лә җанланып китте:
_ Син, корреспондент иптәш, ни өчен без, Проворовлар гел беренчелекне алып киләбез дип кызыксынасың инде, әйеме? Юкса, парторг сине безгә алып килеп тормас иде. Менә мина кара. Петрга кара, Колькага кара дә әйт: минем белән балалар арасында аерма күрәсеңме? Минем белем ике класс та бег коридор дигәндәй, ә алар- нын сигезьеллык та унъеллык. Өстәвенә, әле кытп көннәреңдә, озын теянәрдв ки ran тотып утыралар. Аларнын барысы бит бер казанга җыела. Аш казанына түгел. баш казапына.
аг
147
— Ләкин бит һаман да беренче булып барыр өчен башкалардан үзгәрәк эшләргә, тизлекне дә регулировать итәргә кирәктер? Бүтән төрле сәбәпләре дә бардыр?
— Менә-менә. Бүтән төрле сәбәпләре. Элек кенә ул комбайнда чаптар атта чапкан төсле чабалар иде. Хәзер рәтен белеп кенә, җайлап кына эшләргә туры килә. Саламында бөртек калмасын, камыл биек киселмәсен...
— Юк. Александр Иванович, тизлекне дә чуттан чыгарып ташлама әле син,— диде парторг.— Хәзерге заманда тизлек тә бәләкәй нәрсә түгел. Өстәвенә, сез бит җәяү йөрмисез, агрегатлар янына сезгә әбәтне дә китерәләр...
— Без нәкъ менә җәяү йөрибез,— дип эләктереп алды өлкән Пропоров һәм хәйләкәр генә көлемсерәде.— Сүз дә юк, поварыбыз Бибинур бик тә уңган, ашны ул җиренә җиткереп пешерә, ләкин бит үз өең дә бар. үз карчыгың да бар, аларны да онытып бетерергә ярамый. Өйгә гуртом кайтып ашадың, карчыкның түбәсе күккә тия, үзең дә шуннан сөенеп китәсең, кәефең күтәрелә... Ә бит. туганкайлар. уракны аны комбайн белән генә урмыйсың, кәеф белән дә урасың. Семьяда татулык — бөек нәрсә ул. Башта бер семьяда татулык, ягъни кечкенә семьядагы татулыкны әйтмәкче булам, аннары икен-че семьяда, зуррак семьяда, бөтен колхоз семьясында татулык. Барың бер булып, булсынга эшләсәңме... һи, җүләр, гөрләп-гөрләп китәсе эшләр. Бер карасаң, бик тә гади, бик тә күптәнге хакыйкать, ә менә шул хакыйкатьне барлык урында, барлык колхоз-совхозлар- да урнаштырып, дөресрәге, элекке хәленә кайтарып кара: хәзерге техникага татулыкны китереп кушсаңмы, таулар җимерергә була, таулар.
Беренче булып өлкән Проворов урыныннан күтәрелде. Анпары Петр кузгалды. Озакламый аларның Николай белән идән сайгаклары арасына чөй суккап тавышлары тонык кына ишетелә башлады.
Ул арада Проворовларның иң яше, төпчекләре Владимир кайтып, кибеткә кадак кайтып җитмәвен хәбәр итте. Өлкән Проворов һич тә нервыланмады, кибеттә кадак булмауга да кәефе китмәде, тыныч тавыш белән төпчегенә әйтте:
— Яшикта тактадан суырган кадаклар бар. Шуларны турайтып кагарбыз. Син. улым Володя, булмаса, шул эшне эшли тор әле.
Владимир веранданың аргы почмагындагы калын чуен плитаны үзенә табарак тартып, кадак төзәтергә утырды. Бер-ике мәртәбә суккач, «ай!» дип бармагын авызына капты. Күрәсең, ялгышып бармагына суккан, чит кеше карап торганда гел шулай була ул. Кәефе китеп, кәкре кадакны веранда артына атып бәрде.
Өлкән Проворов тактаны фуганок белән буеннан-буена йөреп чыкты да, әйләнеп килешли, Владимир янына туктап:
— Анда, улым, веранда артына бер кадак төшеп китте. Алып керсәң икән шуны. Яңа әле ул, эшкә ярый әле ул,— диде.
Буа районы.
«Гигант» колхозы.