Бөек гуманист шагыйрь
Нэсиминең тууына — 600 ел
ушы көздә күп милләтле илебез халыклары, барлык прогрессив кешелек дөньясы белән
берлектә, боек Әзербәйҗан шагыйре, философ. Якын Көнчыгыш поэзиясе классигы
Имадетдин Нэсиминең тууына 600 ел тулу тантанасын билгеләп утәпәр.
Нәсимн — XIV йөз ахыры, XV йоэ башларында алдынгы гуманистик идеяләрме алга
сөрүчеләрнең берсе. Ул Көнчыгыш халыклары арасында хор фикерле, югары культуралы, кочло
рухлы булуы белән шөһрәт казанган.
Нәсими әсәрләренең күбесе аның үз туган телендә язылганнар. Ләкин аиын фарсы һәм гарәп
телендә язылган шигырьләре дэ байтак.
Кон чыгыш поэзиясенең ботеи нечкәлекләренә тошенсп, бетен катлаулы формаларын
үзләштереп иҗат иткән Нәсими поэзиясенең топ үзенчәлеге — тематик яктан гаҗәеп киң диапазонлы
булуында, тирән мәгънәле фәлгэфи шигырьләрнең мәхәббәт лирикасы белән тыгыз үрелеп
баруында.
Имадетдин Нәсимн 1370 елда борынгы Әзербәйҗан каласы Шемахта туа. Оза* еллар
Әзербәиҗанда яшәп дин белеме ала. Соңрак фәнни китаплар укый башлый Ул математиканы,
астрономияне, философияне, табигать белемен тирэнтен өйрәнә Аның әзербәйҗан, фарсы, гарәп
телләрендә язылган шигырь җыентыклары (диваннары] безтпң көннәргә кадәр килеп җиткән.
Шагыйрьнең тормышы һем иҗаты Аксак Тимер эпохасы, ягъни әзербәйҗаи халкының азатлык
өчен кореш еллары белән бәйләнгән. Нәкъ менә шушы чорда Әзербейҗанда ислам догмасына һәм
Тимеридләр хакимлегенә каршы сектантлар хәрәкәте (хуруфнзм] җәелеп китә. Бу хәрәкәтнең
башында торган галантлы әэер- бәйҗан язучысы Фаэлуллах Наими күпләргә мәгълүм. Аның
тәгълиматы, күпмедер дероҗэда чикләнгән булуына карамастан, халык дошманнарына каршы
көрәштә сизелерлек роль уйный. Бу хәрәкәткә катнашучыларны «лбасарпар рәхимсез эзәрлек
лиләр. Фаэлуллах Наими 1402 елда Тамерлан малао Мираншах боерыгы буенча үтерелә.
Нәсимн Шемахта яшәгән чакта ук инде Наими белән таныш була. Аның дөньяга карашы да
Наими тәгълиматы тәэсирендә формалаша. Фаэлуллах үтерелгәннәи сон Нәсими, остазының кыю
фикерләрен киң катлау халыкка җиткерү нияте белән. Якын Көнчыгышка сәяхәт ясый. Теркиядә
була, Сүриягә килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр Апепло шәһәрендә яши. Шагыйрьнең ирек
өчон, хаклык өчен көрәшкә өндәүче, кайнар дәрт белән сугарылган шигырьләре җәмгыятьнең
барлык катлаулары арасында киң яклау таба. Хакимлек итүче даирәләр арасында исә Нәсими
динсез һәм фетнәче дип игълан ителә. 1417 елны, динчеләрнең гаепләүләре нигезендә, Нәсимннс
кулга алалар һәм җәзалап үтерәләр. Шагыйрьнең нәселдәшләрен Алеплода әло бүген дә очратырга
мемкин. Алар Нэсиминең тербәсеи күз карасы кебек саклыйлар.
Борынгы гарәп чыганаклары Нэсиминең фаҗигале үлеме хакында шактый ук тулы мәгълүмат
бире. Ничектер бер кенне Алеппо урамында бунтарь шигырьләр укып
Ш
торучы егет, Нәсиминең бер шәкерте тотыла. Кара фикерле мөселман руханилары егеттән әлеге
шигырьләрнең авторын сорыйлар. Ләкин егет Нәсими исемен атаудан катгый рәвештә баш тарта,
шигырьләрне үзем яздым, ди. Дини фанатиклар егетне үлем җәзасына хекем итәләр. Тик хөкем
алдыннан мәйданда Нәсиминең: «Җибәрегез аны, ул шигырьләрне мин яздым!* — дигән горур
тавышы яңгырый. Җәлладлар егетне азат итәләр һәм, руханилар фәрманы буенча, Нәсимине
тереләй тиресен тунап үтерәләр. Риваятьләр сөйләвенә караганда, хекем вакытында заһидлардан
(изгеләрдән) берәү болай ди: «Әгәр дә Нәсими каны кемгә булса да чәчрәсә, тәнегезнең шул елешен
кисеп ташларга туры килә. Ченки ул кан — динсез каны. Бөтенләй очраклы рәвештә Нәсими каны
әлеге заһидның үз бармагына чәчри. Тегенең йезе кел кебек агара. «Изге» әле генә әйткән
сүзләреннән ваз кичәргә тырыша. Шул чагында канга баткан Нәсими хәлсез тавыш белән:
Кисә башла син заһидның бер бармагын гына, бар. Хакыйкатьтән
ваз кичәр ул, рәхим вә шәфкать сорар. Бак, заһидлар тере килеш
туный минем тиремне. Тик мин гашыйк — җәза, үлем куркытмый һич
тә мине,—
дип, «изге» руханиларның икейөзлелеген фаш итә.
Озакламый Нәсиминең фаҗигале үлеме батырлык җыры булып әзербәйҗан һәм бетен Якын
Канчыгыш шагыйрьләре, ашуглары тарафыннан җырлана башлый Нәсими исеме исә тугрылык
һәм ныклык символына әверелә.
Нәсиминең шигъри мирасы искиткеч бай. Аның шигырьләре укучыны бигрәк тә фәлсәфи
тирәнлеге, чын йөрәктән язылуы, акыл һәм матурлык тантанасына чакыруы белән җәлеп итә.
Нәсими шигырьләрендә матурлык идеалы кешене олылау, аның куәтенә ышану кебек гуманистик
концепцияләр белән бер бөтен булып сентизла- шып бсра. Нәсими карашынча, мәхәббәт — рухи
җиңү. «Гашыйк,—ди Нәсими,—кешене), чиксез куәтен, көчен раслап, эшафот күперчегеннән «мин —
алла» дип кычкыручы Мансур1 кебек, теләсә нинди газапларга да түзәргә, һәм, әгәр дә кирәк икән,
сөюе хакына үз-үзен корбан итәргә тиеш».
Саф мәхәббәтлеләр генә мәхәббәт серен аңлый, Мәхәббәттән
мәхрүм мәхлук моны ничек аңласын? Җәлладлар килгәч
каршыңа, мин үзем — алла, диген. Мәңгелек тормыш хакына җир
җәзасын ал, Мансур.
Бу шигыре белән Нәсими гашыйкларга һәм мәхәббәте хакына үлемгә барырга әзер
торучыларга эндәшә.
Сектантлар идеологиясен пропагандалап, матурлыкны бетен җаның-тәнең белән аңласаң гына
кешелек идеалларына турылыклы була аласың, дип фикер йөртүче Нәсими, сөйгәнен «җәннәт
бакчасы» белән чагыштыра һәм кыямәт көнендә алла хозурына бару турындагы дини абстракт
мифиең нигезен җимерә.
Җәннәт вәгъдә итте дәрвиш барча багылары белән, Җәннәт
бакчасын таптым мин тик синең күзләреңнән.
Нәсими идеяләре, әлбәттә, сектантлар идеологиясе рамкаларына гына сыймый. Ул күп кенә
шигырьләрендә җир тормышын, гади җир кешесенен уй-фикерен, омтылышларын сурәтли, еш
кына табигать күренешләренең реаль мохит, кеше хисләре белән гармоник бәйләнешен
чагылдырырга тырыша.
Нәсиминең кеше белән алланы тәңгәлләштерү рухында язылган әсәрләре ислам догмасын
тамырыннан какшата. Нәсими карашынча. бетен дөньяның, бөтен галәмнең хикмәте — кешедә,
фәкать кеше акылында.
' и с у р “динчепэр тарафыннан җәзалап үтерелгән күренекле пантеист
Ике дөнья сыйган миңа, мин сыймыйм
берсен» дэ,
Мин — чынбарлык — чынбарлыкта
урынсыз-җирсез бәндә.
Насиминең кечле хор тавышы кешеләрне наданлык деньвсыннан вктылыкка чакыра. Урта
гасыр караңгылыгында яңгыраган бу авазны шагыйрьнең бик күп замандашлары шатланып
тыңлаганнар.
Хакыйкатьне яклаганы очен шагыйрь бәген гомере буе коточкыч эзәрлекләүләргә дучар
ителсә дә, Нәсими үз фикерендә, үз карашында нык торган, гомере буе корычтай нык ихтыярлы,
кыю, саф күңелле һәм итагатьле кеше булып калган.
Нәсими иҗаты әзербәйҗәя поэзиясенең үсешенә искиткеч зур йогынты ясый. Аның шигырь
диваннары бүген конбатыш һәм кенчыгыш илләренең мәдәният үзәк ләрендә саклана һәм
җентекләп ойрәнелә.
Үз вакытында Нәсими Теркиядә, Сүриядә, Урта Азиядә, Әрмәнстанда шеһрәт казана. Соңрак
аның әсәрләре бетен Иранга билгеле була.
Нәсиминең фидакарь тормышы һәм иҗаты — шагыйрьнең халык белән бер җан, бер тән
булып яшәү үрнәге ул. Йерәк ялкынын һәм гомерен Нәсими кешеләргә бирә, гомере буе кешелек
һәм шагыйрьлек миссиясенә тугрылыклы булып яши.
Нәсими юбилеен бәйрәм итү шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән чорның тулы картинасын күз
алдына китерергә, Нәсими иҗатының матурлыгын, байлыгын тагын да киңрәк аңларга ярдәм итә.
Нәсими шигырьләре СССРда яшәүче бик күп тугандаш халыклар теленә һәм шулай ук чит
телләргә тәрҗемә ителгән.
Беек гуманист шагыйрь Нәсиминең 600 еллыгы — шигърият һәм дуслык бәйрәме, азатлык һәм
тынычлык очен корәшүче миллионнарча кешеләргә кадерле бәйрәм.
Заид АКПЕРОВ, филология фәннәре
кандидаты.
БАКУ.