АГЫМСУЛАРГА КАРАП
й, нинди соклангыч һәм кабатларга да куркыныч сүзләр! Шаккаттым, әнә ничек ялкынланып та китә белә икән ул! Аның бу сүзләре ниндидер сихерле көч белән үзләренә тарта күңелне. Бу — минем өченче дөньям хәзер, зәңгәр хыяллар дөньясы! Әле кайчан гына Юныс байдан да бай булу хыялы — минем канатлы атым иде, ә хәзер ул миңа бик көлке, хәтта хурлыклы көннәрем булып күренә. Гаҗәп, заман сине саз суыннан суырып алып, бөтенләй бер саф агымга кертеп җибәрүен сизми дә каласың икән. Шул ук заман озакламый мәктәп бусагасыннан өченче дөньяга да алып чыгар мине, ул да гади чынбарлыкка әйләнер. Тнк хәзергә мин анда хыялым белән генә яшим. Татлы да, газаплы да... Чөнки аның уртасында шул хыяллар төсле нке зәңгәр күз белән алтынсары ике толым да бар бит әле. Миннән бер парта аркылы гына алда ул ике толым, һәр көнне күрәм. һәр иртәне баш иеп сәламлим, кулым белән түгел, күңелем белән генә сыйпап куям. Тнк нке зәңгәр күзне күрергә генә зар-интизар. Чөнки алар язып-таеп миңа караса, тиз генә үз күзләремне җиргә тәртәм, кып-кызыл булып битләрем януын бик яхшы сизгәнгә күрә, читкә китеп барам .
Инде байтактан бирле моңнар-моңаюлар, уйлар-уйланулар ургыла, айкала, чайкала күңелдә. Түгелер дә агылыр күк ашкына. Нишләргә соң, ничек бушанырга? Шәмәк белән Тулбай арасындагы «дөнья уртасын» җырлап та узган булам, үзем белән сөйләшеп тә кайткан булам, юк — эчләр бушанмый, җырлар төкәнми, җанга рәхәт тынлык җәелми...
«Языгыз!..» диде Фарукъ абзый. Күптән эзләнеп тә узен таба алмаган тылсымлы тартманың сихри ачкычын кулга биргән шикелле яңгырады бу сүз. Үземә үзем ышанмыйча, кыюсыз гына тотындым мин ул ачкычка. Үз эчендә нинди көч ятканын берәү дә белми. Җир катламына яшеренгән «алтын тамыр»ны яки алмаз бөртекләрен бик күп эзләнүләр, күп көч түгүләрдән соң гына ачарга мөмкин, ә куп кенә очракта ул катламнарның бөтенләй буш булып чыгуы да бик ихтимал. Шуңа күрә
Диаамы. Башы 8. 9. 10 саннарда.
бәләкәй бер «хикәя» генә язып карадым. Кышкы каникулда әти белән төнлә урман урларга барган идек. Кайтканда котырып буран чыкты да төн буе адашып йөрдек. Авылдан әллә ни ерак та булмаганбыз икән, безнең тавышны урам очындагы Әсәт абый белән Галимулла абзый ишетеп, кулларына шахта лампасы яндырып, килеп алдылар Әй шундагы сөенүләр! Менә шул «Адашу» дигән хикәя булып чыкты Фарукъ абзый мактады, журналда да «басылды», ә мин куанмадым. Чөнки хикәя — вакыйганы сөйли, ә күңел тулы уйлар, хыяллар, ургылып агар юл тапмаган үз сүзләрең—әйтелми кала икән...
Беренче санда ук «Яңа юл» дигән шигырь «бастырган» идем инде, тагын яздым: «Яшь күңел» һәм «Язгы җыр» иде бугай болары. Шигырьлекләре, әлбәттә, фәләнчә генә булгандыр, ләкин ул юлларда уналты яшь белән бара торган «егет»нең үз сүзләре, үз дөнья тануы, үзенең язгы моңаюлары әйтелгән иде. Фарукъ абзый аларны да кире какмады, журналга да керде... Ни өчендер шигырь миңа, хикәяләргә караганда, ныграк тәэсир итә, күңелне җылыта торганы бер укуда хәтергә сеңеп кала иде...
Шигырь белән маташа башлагач, исем-фамилия мәсьәләсе дә алга килеп баса, икән. Моңарчы дәрес дәфтәрләремдә Шәйхелислам Фәрхулла угыл’ы Фазлытдинов йөри идем. Мондый озын, ике этажлы сүзләрдән торган исем-фамилия белән ничек шагыйрь буласың? Исемнең соңгы яртысын кисеп ыргыттым да Шәйхи булып калдым. Казына торгач, ерак бабамның берсе Маннур атлы булганын таптым Моннан да шәп фамилия булуы мөмкинме? Беркемдә юк бу! һәм мин Ш. Маннур булып киттем...
Үз гомеремдә очраткан әйбәт остазларым арасында иң әйбәте, иң кадерлесе булып, бик яшьли үлеп киткән Фарукъ абзый Билялов калды минем әчеп Чабаталы авыл малаеның гади күңеленә, кара ипигә дә туймаган ул елларда шундый матур, шундый изге идеал салучы, ул малай үзе дә белмәгән, бөтенләй уйлап та карамаган эчкәрге яшерен көчләрен, яхшы хисләрен уятып җибәрүче, авыр һәм татлы шигърият дөньясына сукмак күрсәтүче бу остазыма гомер буе рәхмәт укып яшим мин. Ә ул елларда укытучының үз хәле дә искиткеч авыр иде бит: гөрәнкәле паек такы-токы гына, чәй-шикәр, сабын-тоз, шырпы керосин берсе дә юк. Чыра яктысында дәфтәр карый, дәрескә әзерләнә, үзенә дә, класска да бер китап. Мәктәп суык, өс киемнәрен салып утыру мөмкин түгел Хәер, ул чакта суык та гаҗәп түгел, «юк» та гаҗәп түгел, «бар» гаҗәп иде. Әмма Фарукъ абзый үзен кайгырта белә иде микән — әйтүе кыен. Мәктәпкә килеп кергәндә аның башында гади куян бүрек, өстендә яшел шинельдән бозып тектергән пальто, аягында олтанлы киез итек була. Бияләе дә юк бугай аның, күшегеп күгәргән кулларын дәрес биргәндә, үзе дә сизмәстән, шактый озак уып йөри ул. Мәктәптә нинди суык булса да, класска пальтосы төсле үк яшел френчтән генә керә. Ә безнең бишмәтләрне салырга кушмый.
— Менә озакламый утын да күп килеп җитәр, язга таба көннәр дә җылыныр, шунда бишмәтсез утырырсыз,— дип юаткан була ул. Безнең әләмә-сәләмәне дә бик тиз күреп ала һәм ниндидер юлын табып, ярдәм итәргә тырыша. Берничә малайның өс киеме бөтенләй рәтсез, бишмәтләренең кылкасы коелган, минем өченче елны тектергән теге зәңгәр бишмәт тә шактый кыршылып, курачланып калган иде. Фарукъ абзый каяндыр солдат шинеленнән зурлар өчен тегелгән дүрт куртка юнәтеп, безнең өскә кидерде. Шул куртканы киеп, озын җиңнәрен кайтарып куйгач, өстән ак алъпкыч ябып, билен кысып бугач, әче бураннарда Шәмәк белән Тулбай арасын таптаулар шактый михнәтсез булып китте. Ул безнең өчен укытучы гына түгел, дусыбыз да, киңәшчебез дә иде. Белмим, партиядә тора иде микән Фарукъ абзый, әмма ул минем күңелдә беренче коммунист образы булып, чын кеше булып калды.
«Түтәй сатып» ат алдык
Без хәзер жирле дә булдык (дүрт имана!), салам-печән дә күбәйде, ипигә дә тиендек дияргә ярый. Башта уртактан чәчтергән булсак та, быел көзен тулысынча үзебезнең арышны чәчтек, киләсе язда сабанга ♦ житәрлек орлык та бар. Бу еллар эчендә урман яклары да рәтләнеп = китте. Фартал 1 бирүләре өстенә урлап та кисәргә була. Элекке «өсте- < рилек» дигән газраил «үлде». Агач, салам булгач, каралты-куралар да < рәтләнде. Безнең хәзер ике лапас бар, «бер ярым» абзар бар, шуларга “ амбарны да кушып, түбәләрен тоташган яңа салам белән ябып жибәр- 2 гәч, диһи 2 кеше сыман булып күренә башладык. Ничәмә еллар буена < «коры куыш» булып яткан амбарга әти үз кулы белән яңаклар куеп, 5 ишек эшләде, сайгак жәйде, иген-тару салырга өч-дүрт лар ясады. 2 Аннары килеп өйгә өстәл-урындык ясады, ян сәке корып жибәрде, өй 3 бөтенләй ямьләнеп киткән сыман булды. «Югары өй»гә идән жәйде. < стеналарын чутлап 3 чыкты, ишек борысларк утыртты, тәрәзә яңаклары, ф рамнар ясап куйды. Әгәр кирпеч табып моржа чыгартсак, пыяла табып тәрәзә куйдырсак, унбиш ел буена безнең өстә караңгы бура булып £ торган югары өй киләсе жәйдә чын оҗмахка әйләнәчәк! з
Ишегалды коймасы буенда шулай ук унбиш елдан бирле мүкләнеп = яткан имән бүрәнәләрне дә кисеп-юнып, шомартып дигәндәй, капка 5 баганалары сыйфатына кертте әти. Димәк, шыгырдавык жил капкадан л да озакламый котылачакбыз. Өй артын, «юкагач»тан гына булса да, я рәшәткә белән дә әйләндереп алды, мин анда алмагач үсентеләре * утырттым. га
Үзебезнең эш беткән арада Гатаулла Йосыбы дигән кешегә келәт 3 бурап бирде әле ул. Әйтерсең чын балта остасы! Мин анын бу төрле күп һөнәр белүенә шаккаттым. Бер уйласаң, бер дә аңа, үзе әйтмешли, «шахтада череп» ятасы түгел икән ләбаса, шушы ил җирендә дә үлмәячәк «чыпчык» икән ул!
Эше белән генә түгел, тагын бер егетлеге белән дә таң калдырды әле мине карт: быел сабан туенда безнең авылда беренче тапкыр мәйдан уртасына биек шома колга утырттылар. Башында бик матур «марҗа чигешле»4 сөлге җилферди Багана төбендә әйләнеп-әйләнеп йөриләр дә китеп баралар, берәү дә менүче юк.-Әти дә килеп карап-карап торды да башын кашыгандай итте. Аннары аягындагы читек-кәвешен салып мина тоттырды, казакиен җилбегәй жибәрде. Аннан килеп ике табан астын, уч төпләрен төкерекләде дә колга башына үрмәли башлады. Без, малайлар, шундук колга төбен сырып алдык, без генәме сон. җыелды халык, җыелды яшьләр — без мескен малайларга бөтенләй урын да калмады. Мин читкә тайпылып карый башладым: менә дә менә бит әти, бер дә түбән сыдырылмый, колганы икс тез арасына, балтырына кысып беравык тын ала да һаман өскә шуыша. Котларым алынып торам инде берүк ычкына күрмәсен иде, менеп кенә җитсен иде, менеп җитә алмаса, хурлыгы ни тора бит, күзеңне дә ачырмаслар!..
Шулай бөтен кеше авызын ачып, югары карап, тын да тартмый торганда тәки менеп җитте бит бу, җитте дә сөлгене чишеп муенына салды, аннары ике кулы белән колга башына тотынып, аякларын як-якка ерып уйната башлады — кәмит күрсәтәмени! Бөтен халык берьюлы шау-гөр килеп көлеп җибәрде. Шул шау-шуда, күз ачып йомганчы дигәндәй, түбәнгә төшеп тә җитте әти. Яшь чакта гармунчы булган, көрәшче булган
1 Фартал -аралап кисәргә бирелгән квартал.
3 Д н һ и — ярыйсы ук
s Чутлап — блрлык бүрәнәләрне тигезләп Юну.
♦ Маржа ч и гс ш л с — канва аша аркылы типчеп чигү
дигәннәрен ишеткәнем бар, әмма колга башына ла менә алыр дип башыма да килгәне юк иде!
Ник соң мин шундый булдыклы түгел? Ник берсе дә юк миндә бу сәләтләрнең? Хәер, сәләте дә булыр иде аның, бәлки ул эчтә бөгәрләнеп кенә ята торгандыр. Төп бәлә шунда — кыюлык юк минем. Кеше алдында, мәйдан каршында бер эш башкарасы булса, коелам да төшәм оялудан. Ә безнең әтинең мәйданга чыгып көрәшергә дә, гармунчы булып урамда йөрергә дә, әнә колга башына менәргә дә — кыюлыгы тау хәтле икән. Мин үземнең бу юашлыкны өйдәге канат каергыч тигезсезлектән күрә идем. Алай дисәң, әти үзе дә бәләкәй чакта минем хәлдә булган икән бит әле: үз атасы өендә ул да «үги малай» булып үскән. Мин моны күптән түгел генә Мөбарәкша абыйдан ишетеп белдем.
Безнең Пазый бабай җиде малай үстереп, шактый җир тотып, мал- туар асрап, хәлле кеше булып яшәгән. Ә борынгыда Тулбайның җир- суы, урманы-болыны әйләнеп чыккысыз булган, имеш. «Аю күле», «Төлке урыны» дигән куелыкларына авыл кешесе барып та җитә алмаган. Заманасында аны Тауиле, Кабыккүпер авыллары да кистереп алган, авыл халкы үзе дә күбәя баргач, хәзерге җир кытлыгы килеп туган...
Ул чакта да кешеләрдә ярату дигән нәрсә булган, күрәсең, Пазый бабайның да йөргән кызы булган, тик аны башка авылдан өйләндергәннәр йөргән кыз онтылмаган. Бабай кеше төп йортта үзе хуҗа булып калгач, әлеге яраткан кызы Хәбибҗамалга өйләнеп җибәргән. Билгеле инде, олы хатын Гыйззи әби мондый хәлгә ләббәйке дип тора алмаган. Йортның пумаласы-табагачы, тукмагы да бәләге, иләге дә чиләге дигәндәй, ду күчә дә пыр-туза, дөбер-шатыр шалтырый башлаган. Яшь хатын ике яшьлек Фәрхулла исемле улын калдырып, бу йорттан китәргә мәҗбүр булган. Шунда эт типкесендә үскән малай икән ул. Ә бабай кеше ашау-эчү, фарсит итүне бик яратучан булып киткән. Җәй булса — тимерхут кузласына, кыш булса — чыпталы чана башына бәләкәй Пәр- хулланы утырткан да Кабыккүпергә, Тауиленә кабакка чапкан. Иртән китсә, төн урталарында кайту гаҗәп булмаган. Ул фарсит иткәндә әлеге малай чана башында туңып-корышып утырган. Өйдә чакта бөтен йорт эше: мал-туар карау, су ташу, утын яру, мич ягу, бәрәңге әрчү, аш пешерү, хәтта коймак пешерү дә шул малай өстендә булган, Гыйззи әбинең беренче килене төшкәч кенә бу «рәхәтләрдән» котылып, уналтыдан читкә чыгып киткән ул. Бар тапканын шул йортка алып кайткан. Үзе өйләнгәч, тагын ун ел шул йортка икәүләп хезмәт салганнар. Унберенче җәйдә әти читтә чакта безне «Сәләхи өе» дигән ташландык бер йортка башка чыгарганнар. Пазый бабайдан сынык кашык та эләкмәгән. Бу — әтинең йөрәгендә калган тирән бер җәрәхәт булса кирәк, җае чыкканда бу сүзне бик өзгәләнеп әйтә ул.
Менә хәзер, заманнар үзгәргәч, хокукларны даулар көннәр килүен сизептер инде, безнең әти төп йорттагы Мөхлисулла энесеннән шул өлешен кайтармакчы булып йөри башлады. Энесе ике ат тота, революциягә хәтле өчәү иде. Узган ел берсен «киметте».
— Хәзер эләктереп калмасаң, актык атын да «киметер» ул җүн- сез! — дип сукрана әти. Ә үзе ил-көн эчендә тавыш кубарып, сутлашып йөрергә дә уңайсызлана. Шулай да бер җае чыкты: кеше әллә кайчан бетергән булса да, безнең көлтәләр басуда утыра иде. Шуларны ташырга дип, Мөхлиснең биясен җитәкләп кайтты ул. Көлтәне кертәбез, ат бездә ашый, бездә куна. Атна-ун көн узды, тавыш-тын юк, без дә шауламыйбыз, «үзләштереп» киләбез бияне. Көндезләрен яңа пуҗумда- гы 5 үләнгә арканлап та йөртәбез. Әйе, безнең иске пуҗум җиде генә
5 П у ж у м — ихата.
сажин иде, шуңа өстәмә итеп ындыр юлы дигән бер кин тыкрыкны безгә бирделәр. Киртәләп алдык, ат шунда йөри...
Ә бер көнне биядән жилләр исте: илтеп арканлавыбызга сәгать тә узмагандыр, карарга дип барсам — казыгы ята, арканы ята еландай боргаланып, ә бия юк1 Йөгерә-йөгерә тирәдәге бөтен ындырларны, әллә кемнәрнең кибән артларын әйләндем — юк. Елардай булып өйгә кайт- ♦ тым. Чөй белән арканны тоткан килеш, дер-калтырап әти каршында - басып торам. <
— Ни булган? — диде ул. <
Көчкә әйтеп бирдем.
— Каты борын! — диде әти,— шунын эше генә бу... £
Аркан белән кыйнар дип бик шөлләгән идем, алай булмады, ашы- <
гып ишегалдыннан чыгып китте. Күпмедер йөреп, буш кул белән кай- 5 тып керде. Тик соңыннан гына белдек: әтинең яшьли үлгән туганы s Галимулла абыйның Каюм исемле малае Мөхлис йортында үсә иде. 3 шуны котыртканнар икән. Бияне шул урлап китеп, каядыр икенче бер < кеше сараена яшергән. Шулай итеп, без тагын атсыз калдык. < Ләкин башкача атсыз яшәү мөмкин түгел иде, инде күпмегәчә тик ат өчен генә кеше күзенә тилмереп карарга? Әмма ничек итеп ул атны > булдырырга соң? Бик күп баш ватты бу хакта әти карт. Шул баш = ватып йөргән көннәрдә яучы килде безгә. Кызы бар икән ләбаса соң ~ безнең әтинең, унсигез тутырган кызы! Ул Шәмәк әбиләргә кунакка бар- s гач, шул авылның Асылгәрәй малае Сәетгәрәйнең минем Хөршит түтәй- _ гә күзе төшкән, яраткан, имеш! Үзе инде ике хатын аерырга да өлгер- ® гәп икән, үзе шулай да мәсьәләне бик каты куя ди: «Чишмә суыннан с кайтканда бер генә күрдем, күңелгә керде дә утырды. Шул Хөршитбану- » ны алып бирсәгез бирәсез, бирмәсәгез, бүтән өйләнеп тә маташмыйм, 3 дип әйтә, имеш...
Ә түтәйнең аны белгәне дә, күргәне дә юк икән Ничек белсен? Унсигез яшьлек кыз ике хатын аерган карт буйдакны каян исенә кертсен? Алай гынамы соң әле Югары Тәкәнештәге абыйларга сабан урагы бетерешергә баргач, аның белән шул авылның Мәжит дигән мөгаллиме танышкан. Түтәй моны шул тәрәзәсез югары өйдә бөтен бәйнәсе белән миңа сөйләп, сер бүлешен утыра, ә түбән өйдә башкода көтәләр.
— И ылан,— ди ул зарлы тавыш белән, ---------- ниләр генә кылыйм
икән инде? Тәки башымны ашарлар күк тия безнең әтигә карышып буламы соң? Үз анаң булса якларые, ә үги анага нәрсә, килмешәкләр дип атый бит ул безне, аңар тизрәк озату гына кирәк үги кызны... Ә Мәжит бик ару егет күренгәнне. «Хөршит туташ,—дип кенә тора,—мин сине укытырмын, ди, икебез дә мөгаллим булырбыз, бик матур яшәрбез»,— ди. И аның сөйләүләре—кош сайравы инде менә. Киткәндә бит Урта Тәкәнеш зиратына хәтле озата килде, кулымны үпте, минем билчәнле, солы урып, кытыршыланып-яргаланып беткән шушы кулымны үпте! И алла ходаем, көлсәң — көл, жыласаң — жила! «Хушыгыз, ди, онытмагыз, ди, хат языгыз, тагын килегез», ди. Аннары менә шушы кәртечкәне бирде...
Түтәй үзенең чөйдәге яна күлмәге кесәсеннән чыгарып, аны миңа суза. Ул «елына күрә ясмык бәлеше» дигәндәй, тонык кына буяулы бер открытка. «Казанда сабан туе» дип татарча язылган. Арт ягында Мәжит мөгаллимнең «Сөекле Хөршит туташка гомерлек ядкарем ..» дип башлаган кайнар сүзләре тезелеп китә.
Түтәй сөйләвенә һәм бу открыткада язылган кайнар сүзләргә караганда, Мәжит мөгаллим аны ярата булса кирәк. Аның түтәйне үзе укытып «кеше итәргә», аңа өйләнеп матур яшәргә теләүләре, әгәр юмалап кына әйтмәгән булса, шул ярату була торгандыр инде. Әмма түтәйнең үз күңелендә чынлап торып, жан-тән белән ярат\ дигән нәрсә уянмаган бугай әле. Ник дигәндә шул ачык Мәҗит өчен өзәләнеп торганы күрен-
мн Ул аны үз буе җитмәслек биек булыр дип уйлый шикелле. Шуның өстенә тегесе мулла малае да икән. Бөтенләй башка тормышта, башка тәрбия алган егетнең мужик кызын яратуына, бигрәк тә «гомерлек яр» итүенә ничек ышанасың?.. Түтәй безнең укый алмады шул. Дөрес, китап таный ул, бәләкәй чакта коръәнгә хәтле барып төшкән "кыз, үзлегеннән өйрәнеп сәлам хаты да яза белә. Әмма мөгаллимгә тиң булу—юк, ул монысына ышанып җитә алмыйдыр. Булмас, алса да, ташлар дигән уй аңлашыла тел төбеннән. Шул ук вакытта бу кешегә дә күңеле ятмаганы ап-ачык. Сон мыскалланмаган 6 ефәктәй кызның ике хатын аерган кешегә ничек инде җаны эресен?
Мин тулысы белән аның ягында, аның өчен ут йотып утырам:
— Барма, түтәй, яратмаган кешеңә!—дим.— Башта Мәҗиткә хәбәр салып кара, яз хатыңны, үзем илтеп тапшырам,— дип шәпләнәм.— Ул алмаса да, монысына барма! — дип кабат кисәткән булам.
— Я ылан,— ди ул,— ата-ана сүзенә кем каршы килә алган? Белми-сеңмени безнең тормышны’ Бар, әйтеп кенә кара риза түгел дип. Күрсәтерләр күрмәгәнеңне, кая керер тишек тапмассың!
— Бер дә курыкма, үзем әйтәм синең өчен! —дип. тагы батыраям мин.— Куып чыгарырлар, дисеңме? Чыгарсыннар, икәү бергә китәрбез, хәзер элекке заман түгел инде, илдә чыпчык үлмәс. Без бит хәзер эшкә ярыйбыз, нижәли тамак туйдыра алмабыз?
Түтәй сүрән генә көлә:
— Малай шул әле син, ылан! — ди.
Ә кодалар килде. Мин эшнең ни белән бетәрен белер өчен «тынчы» булып түбән өйгә төштем. Кече яктан нидер эзләгән булып әйләндем дә кире чыгышлый ишекне әз генә ярык калдырдым. Үзем әлеге балчык идәнле өйалдында таптанам, сайгак булмагач шыгырдамый, рәхәт. «Егет»нең атасы белән апасы килгән кода булып. Асылгәрәй карт олы гәүдәле, олы йөзле, чигәдән үк төшкән сары сакаллы, җирәнчәрәк кеше икән Ишек ярыгыннан ишетелгән тавышы мөңгерәп чыга, сабыр сөйләшә, кабынып китә торган гадәте юктыр, ахрысы. Карчыгы каратут чырайлы, кара күзләренең янып торуы әле дә сүнмәгән, тавышы да бик тере ишетелә, телгә осталыгы әйткән сүзе саен сизелеп тора, «йорт тоткасы», «килен зобаные» карчыктыр инде бу...
— Яшермибез, Фәрхулла,— дип башлады ул.— Улыбыз укалы түгел. Ике катын аеруы хак. Вәләкин бу аның усаллыгыннан түгел, әйтергә кирәк, минем әшәкелектән дә түгел. Мин әйттем Сәетгәрәйгә, тимә, дидем, кемдә булмый андый хәл. үзеңә яраса, безгә ярар, дидем. Безнең белән сүз булыр дип курыксаң, башка чык, йорт әмәлләп бирербез, дидем. Теләмәде. «Мин ут эчендә йөргәндә җаман ат чыгарып яткач, булмый инде, әнәи», диде. Аерды. Икенчегә өйләнгән генәе, тагы сугышка алдылар. Ул кайтканчы монысы үзе китеп барды тагы, ошатмады бугай. Вәләкин безнең Сәетгәрәйнең ошатмас җире җук. Шушы яшенә җитеп, ашап-эчеп йөргәнен, ата-анага, туганнарына авыр сүз әйтүен, кешегә тел тидерүен, күрше-күләнгә начар булуын ишеткән-күргәнебез җук. Аллага шөкер, патшасына да, сәвитенә дә туры хезмәт итеп, баш бармагын өздереп кайтты. Җорт-җир өчен үлеп тора...
Аның бу сөйләгәннәрен әти, әлбәттә, белә, күрше авыл ич, хәтта мин дә беләм, йорт-җирләре дә начар түгел, урта тормышлы кешеләр. Мирсалих дигән кече малайлары белән ике кыш бер мәктәптә укыдык. Әни кешенең дә түтәйне бу йортка бик бирәсе килә, ул инде әтигә бу хакта төн-көн тукый торгач, аны тәмам күндереп бетерә язганы да билгеле. Әти үзе дә. кыз бала унсигезгә җиттеме, алай-болай яман аты чыкканчы, сазаган кыз булып калганчы, тизрәк урнаштыру яхшы, дигән
6 Мыскалланмаган — кул тимәгән.
фикердә тора, тик егетнең шул ике хатын аерган булуы гына берхәтле тоткарлаган сыман аны.
Кодагый буласы карчык тагын сүзгә тотына:
— Безгә монда килү жиңел булмады. Хөршитбануның улыбызга
караганда шундый яшь булуын, су сөлегедәй зифа кыз икәнен күреп ф торабыз. Авылыбызга кунакка килгән саен сокланып карыйбыз да. тиңсенмәс ул безне, дип офтанабыз. Вәләкин нишләмәк кирәк, Сәетгә- 5 рәемнең шул фәрештә затына үләрдәй булып гыйшкы төшкән бит. $s Мәхтүмә тутасына сөйли икән: төн жокыларым качты, түтәкәем, ниләр х генә кылыйм микән, дип әйтеп әйтәдер ди. Танышырга теләп хат бирсәм < бу карт жүләр диваналанган мәллә дип әйтеп, әйләнеп тә карамас, дип ь әйтеп әйтәдер ди. Ж.ә син сөйләшеп кара, җә әтәй-әнәнләргә белдер, ~ җаучы булып барсыннар, өйләнсәм—Хөршитбануга гына әйләнәм, о бармаса — кәмиссия торам да жанадан сугышка китәм, дип әйтеп әйтә- 3 дер ди. Бала газиз бит ул, ни кыласың — килдек менә каршыгызга, Фәрхулла кода... г
Ишеткән колакларыма ышанырга белмичә, көлеп торам. Шул хәтле юма тел, шул хәтле юха тел булыр икән, әллә өйрәтеп җибәргәннәр £ тагы! Инде «кода» ясап та куйды бит, оялмый да! Ашый бу түтәйнең = башын, бер кабуда йота!.. ®
һәм чәй эчеп бетерүгә шулай булып чыкты да. Түтәйнең үзеннән з сорап маташмадылар да. Хәер, шәригать буенча никах вакытында гына = сорала бугай ич ризалык. Иске акча белән йөз тәңкә «тарту» алып, х туй ашына ит-май, карабодай ярмасы (дөге хәзер юк инде, бездә сачы Е ярмасы гына), тагын ниләрдер турында килешенеп, кыз тарафыннан g түшәк-ястык, сөлге-тастымал һәм башка чүпрәк-чапрак китереләсе булып, эшне бетерделәр. Мин уф орып югары өйгә менеп киттем.
— Сатылды, түтәй, башың! йөз тәңкә Микулай акчасына, ит майга, карабодай ярмасына саттылар сине! — дип, аның каршына идәнгә килеп утырдым Берни эшли алмый торган сабыйлар шикелле, икебез дә тик елап утыра бирдек. Ник без шул хәтле тинтәк сарык бәрәннәре булдык икән?
Әйбәт сыйфатларына күпме сокланып, булдыклы эшләре белән күпме горурланып йөри идем мин әтинең, ә түтәйне шушылай сатып җибәргәч, һични аңлый алмый башладым. Нигә кешеләрдә яхшы як та, әшәке як та бергә укмашып яши? Ник кеше холкы көн кебек ачык түгел?..
Бу сорауларга җавап табу кыен иде
Туй булды. Кеше аты. кеше тимерхуты белән кунаклар ташып йөрдем, аннары барып җизни кешене алып кайттым Караңгылы-якты- лыда басу капкасын узганда кемдер таш җибәрде. Кияүгә дигән ул «күчтәнәч» минем колак төбеннән генә сызгырып узды. Кыз белән кияүне шул түбән өйгә ябып, үзебез Мактый бабайларга куна чыктык. Әти өй тәрәзәсен, ишегалдын саклап төн уздырды Озакламый Хөршнт түтәй туган-үскән бу чокырыннан китеп тә барды. Бик моңсу булды ул көннәр. Кинәт кенә дуссыз, киңәшчесез, сердәшсез ялгыз калдым Ә Шамил бәләкәй малай...
Микулай акчасы белән «тарту» алуның бик кирәк ягы булган икән шул Микулай акчасына әти язгылыкта Чистай базарыннан ат алып кайтты. «Балта биреп чөшле алдым, алдаладым татарны» дигән, имеш, берәү. Без дә шундыйрак хәлдә идек бугай. Бу мәкальне әти үзе дә еш әйтә иде. ә бу очракта бер дә исе китмәде. Хәер, кызын сатып ат алган татар — үзен бик бәхетле саный иде ул заманда Кыз — нәрсә ул, аның җире дә юк, ул барыбер очып китәсе кош кына ич!..
Ул ат озын торыклы, корсагы-башы жнргә салынмаган ыспай гына гәүдәле, кабарынкы йонлы «кызыл туры» иде. Тик ул хайван чамадан тыш үшән булып чыкты. Әйбәт кенә чөңгереп, дилбегә тартып кына әйдәгәнне дә. чыбыркы-чыбык белән сыптыруны да белми, хәтта үрдән төшкәндә дә юыртмый иде. Тик мыштырдый бирә шунда үз жаена. Атка салам белән дә сукмыйча, дилбегә кагып кына юырттыруны яраткан әтигә бер дә килешмәде бу.
— Карале, карале, барган җиреннән йоклый бит, алланың бар итке- ре! Алды аягын алганчы, арт аягын эт ашый. Нә-әсәнә!—дип. юл буе сукранып йөри иде ул.
Бик нык утыртканнар аны Чистай базарындагы барышниклар. Тик ул ничек алданганын һичкемгә сөйләми, атның шундый черешкән ялкау икәнен кешегә сиздерү була бит, эчтән тына...
Шулай да үзебезнең ат булды бит әле, кече-кара яшьтән хыял иткән ат! Сабан туе саен сөрәнче малайлар безнең турдан узганда күзләрне яндырып, йөрәкләрне әчеттереп, мине кызыктырган ат! Мактый бабайның карт алашасын атланып түгел, житәкләп кенә сугарып кайтсам да ’ жаннарым рәхәтләнгән ат! Үткән ел Колчакны куып баручы «әрме»ләр авылга туктагач, бездә өч аты белән өч кызылармеец торган иде. Лапастагы ул иярле атлар янында кайнашу, асларын тазартып, өсләрен кыргычлап, тамакларына салып йөрү, хужалары күрмәгәндә иярләп Шамил белән сугарырга төшү, шул уңайда ярты гына урамны булса да икәүләп, «гүәрдинчә» җилкә сикертеп, чабып әйләнергә маташу — иң зур бәхеттән иде безнең! Ниһаять, үзебезнең ат бар! Ишегалдына чыксаң, утлыктан печән күшәгәне, пошкырып куйганы ишетелә, ат исе килә. Тик нәрсә булды икән соң миңа? Күңел, горур канатларын жәеп. ат тирәсендә очынмый. Әллә ат белән сихерләнгән малай чаклар узып киттеме? Әллә аның шундый «йөнтәс», шундый үшән булуы, янына кереп ялын сыпырсаң, әйләнеп тә карамавы миндә дуслык уята алмыймы? Белмим, белмим, нидер булды, минем ул атка ис китмәде. Әллә бар ул, әллә юк...
«Чукып карга булмас...»
Шул язда әтине авыл Советына секретарь итеп куюлары билгеле булды. Моңарчы бу эшне Зариф Миңнеханы башкара иде һәм ул авылда бердәнбер дигәндәй русча грамоталы кеше иде, быел аны сайламаганнар. Революция башына хәтле атасы староста булып торган, шул ярамаганмы, бүтән сәбәп булганмы, мин белмәдем.
Ә безнең әти нинди секретарь инде ул? Урысчасы юк бит аның, ә язу-сызуны гел урысча йөртергә кирәк, волость үзәге дә урыс авылында. Мин укуны бетереп кайтып кына кердем, әти шундук кәгазь белән күмде. Түбән өйдәге аш өстәлен югары өйгә меңгереп. киләчәктә тәрәзә буласы бәләкәй тишек каршына куйдык та кәксәләр ачып җибәрдек. Авыл Советы дигән йорт та юк әле безнең авылда' Элекке каравыл өен аңа яраклаштырып булмый, шулай булгач, монда бик «шәп» кәнсәләр инде. Кеше шунда килә башлады: кайсына тегермән талоны, кайсына мүк язуы, кайсына бүтән белешмә. Тегермән инде Сапый кулактан Совет кулына күчкән, көрәк оны казнага китә, талонсыз тарттыру ярамый хәзер.
Авылның бертуган өч бае арасында иң әшәкесе Сапый иде. Ул үзе олы яшьләрдә булса да. төзек буйлы, тук гәүдәле, ыктымат киемле, күркәм чырайлы кеше. Кара сакал-мыегы һәр вакыт килешле итеп кыркылган. байларча камалы бүрке әз генә кырын салып киелгән булыр. Явызлыгы да йөзенә чыкмаган, күңелдә һич салкынлык уята торган түгел. Ә инде «Әйткән сүзен эт җыймас» дигәннәре аңа туры килә тор-
гандыр «Ач хәерче», «Вак керәшен». «Бетле тәре». сКеше дисәя —сынын юк. дуңгыз дисәң — йоның юк!» Бу аның Тулбай кешесенә әйтә торган көндәлек сүзләре. Хәер, сүз белән генә калмый ул: башка авыл тегермәнендә тарттырган кешене кабат үз тегермәненә җибәрми, бөягә өлеш кертмәгән кешеләрне күпердән йөртми, ярлы юаш кешене шул күпер өстендә тотып яңаклый, я башкача мыскыл итә иде. Озак еллар ♦ читтә йөреп, революциядән соң авылда яши башлаган «Тәвә Бәтие» с (Бәдерттин) абзыйның солы көлтәсе төягән арбасын күпердән түбән < яктагы сазга аударып җибәрүен без малайлар үз күзебез белән күреп < тордык. Самат исемле кешене аның көлтәсен урлауда гаепләп, каравыл лапасы алдында канга батырганчы кыйнавын да күрдек. Авылның иң S үзәгенә үткән явыз иде ул. Бирәләр иде аңын кирәген шул чакта, тик < авыл кешеләреннән качып котылды дошман!.. 5
Авылда һәр төрле жыем-салымнар да аз түгел хәзер. Йон, йомырка, ~ сүс, май жыю — бар да секретарь өстендә. Югары оч Шәпикъ абзый- 3 ларның олы амбарына барып утырам да китергән нәрсәләрне үлчәп < алам, кәгазьгә терким. Ниндиләре генә булмый ул әйберләрнең! Кайбер ф жиңгиләр бик хәйләкәр: сары майга туң май кушып, турта белән изгән бәрәңге бутап китерәләр, йомырканың да тавык астында чебисез чер- £ гәннәре, болай бозыклары күп була — кире борырга, сүзгә керергә туры я килә. Менә кая китте эшләр!.. ~
Кәнсәләр эше тавык та чүпләп бетермәстәй күп булгач, сабанны әти s берүзе сөреп чәчте, тырмага Шамил йөрде. Урак өстендә дә һаман кәнсәләрдә утырырга туры килде, әни кешенең тешләрен шыкырдатып “
— Уттан эш өстендә ул ниткән кәнсә-мәнсә тагы? Йөрсен уракка! с Янмас әле кыягазлары! — дигән матур тавышы ишетелә астан Мина » кыжырый ул, мин «эшлекссз»гә. Үги кызны үткән көз көчләп кияүгә 3 бирдергәч, быел ана тыгызрак килә, күрәсең. Әти аның сүзләрен жәлләми:
— Белмисең, белмәгәч, тыгылма,— ди.— Әйдә киттек, ат бар. утырт малайларны, булышырлар шунда.
Алар шыгырдавык жил капканы үзләре ябып, ишегалдыннан чыгып китәләр. Бермәлгә тын утырам, әни кешенең җиңә алмавына мыек астыннан гына куанам шикелле. Ләкин әллә ничек уңайсыз булып китә: уттай эш өсте бит...
Бик барыр идем, җәйнең щушындый ямьле көннәрендә басуда рәхәтләнеп эшләүгә ни житә! Тик ни кылыйм, монда бит пичәмә төрле кәгазь, кәгазе саен пичәмә төрле сорау, ничәмә төрле исемлек — шуларның һәммәсе җавап көтеп ята. Барлы-юклы урысчаң белән ул кәгазьләрдәге яңа сүзләрне, ачык төшмәгән хәрефләрне аңлап бетерә алмый да җаның чыга. «Инвентарь, классификация, социальный состав, образов ценз, зафиксировать, гужповинность» — боларны мин гомердә ишеткәнем юк. каян эзләргә, кемнән сорарга? Ындыр табагы хәтле була торган «Исем- лек-мәгълүмат»ларны ничек төзеп бетерергә? Монда чын оста писер кирәк. Кая ул минем ише танавы кибеп житмәгән малайга! Ә шулай да тырышкан булам, әтидән сорыйм, оят булса да элекке секретарь Миңне- хан абзыйдан сорыйм, ничек тә кәмәленә китереп, волостька жнбәрәм. Кире кайтармыйлар тагы
Пичәт Сәләх абзый кулында. Ул аны, телен зур чыгарып, ялардай итеп авыз каршында әйләндерә-әйләпдерә өрә дә мин әзерләгән кәгазьләргә китереп баса. Беркауымнан соң пичәтен алып, кәгазьне күз төбенә үк китереп карын
— Булды,— ди,- - урак-чүкече әйбәт чыккан, җибәр.
Минем аны үзем белә-бслгәннән бирле күргәнем юк иде. хәтта безнең авылда андый кеше барлыгын да белми идем. Ә ул бездән ике өй аркылы гына яшәүче күршебез Жамалый абзыйның олы малае икән, егерме еллап читтә йөргән. Әйтүләренә караганда, Камашаудагы завод
та «төтен»дә VI эшләгән, үпкәсе гыжлап тора, нечкә тавышы да карлыгып чыга.
Белмим, язу тануы ничектер, волостьтан килгән кәгазьләрне укыганын бер дә күргәнем юк, шулай да халык аны белми сайламагандыр: холкы-фигыле белән ипле кеше, авылның ярлы катлавына ничек тә булса ярдәм итәргә тырыша, бай катлауның яшергән икмәген табып, рабочий класска (аның сүзе) озаттыру ягын карый. Ул елны авылга беренче тапкыр бугай шактый күләмдә ситсы кайтты Сәләх абзый, өй борынча диярлек йөреп, кызылармеец гаиләсенә, иң күп бала-чагалыга, иң тетелгәннәргә генә өләштерде аны. Кайсына күлмәк-ыштан, кайсына бишмәт тышлыгы, кайсына казакилык, кайсына чалбарлык тиде. Көтмәгәндә Сәләх абзый миңа да өлеш чыгарттырды.
— Менә, жәмәгать, бу малайны да онытмыйк әле без,— диде ул ситсы бүлү кәмисиясендә — Көн-төн кәнсәләрски дилә белән утыра, басу эшенә дә чыга алмый, ә жалунҗәсе — аена утыз көн бит аның. Минемчә, әнә шул буйлы материалдан бер чалбар белән бер пинжәклек бирергә кирәк аңар Киеп җибәрсен бер жегетләрски иттереп!
Минем эчкә ут төште башкалар ни әйтер? Юк, кәмисия кешеләре дә каршы килмәде' Хәтта әле: «Кирәк, кирәк, ату сикләтар жегетебез алача ыштан белән йөри», дигән булдылар.
Баш күккә тиде. Озакламый аны Галәттин абый тегеп бирде. Кара- зәңгәр-шәмәхә-алсу-кызыл буйлы бик матур әйбер иде ул. Бишмәт жылысы да бирсен өчен пинжәк эченә теткән чүбек түшәп, эчлеген юан чүбек киндереннән куеп җибәрдек. Нишлисең, мамык та, фабрик эшләгән эчлек тә юк ич хәзер. Хәер, аның эчлеген, эчендәге чүбеген кем күрә? Тышлыгы булсын. Ә тышлыгы менә дигән' Ул яңа киемнәрне киеп җибәргәч, мин хәзер бөтенләй егет сымак тоям үземне. Кәкже, без кешедән киммени!..
Кичке биләмгә дә чыккалый башладым. Тик «егет булып йөргән чакта төрле хәлләр булгалый» икән. Дусай очындагы Майшәкәр исемле кызларда аулак өй сыман нәрсә бар, имеш. Шунда килеп кергән идем, карангы өйалдыңда ике яктан кысып алдылар да әз генә «кәҗә мае»н чыгардылар. Чыгып качарга ишек тапканчы ничек тә чыдарга туры килде. Соңыннан белдем, Корбый Хуҗасы белән әлеге гыжлавык Зиннәт булган икән: юри генә, безнең оч кызлары тирәсендә кызынмасын дип кенә санаганнар, имеш, кабырганы...
Ярар, йөрмәбез аулак өйләренә: минем хәзер үзем генә белгән яңа бер дөньям бар. Авыл Советы исеменә һәр төрле плакат, брошюралар белән бергә, «Эшченең крәстиянгә җавабы». «Татарстан Шуралар җөмһүрияте» дигән татарча хитапнамәләр, «Җырлар көлтәсе», «Габдулла Тукай шигырьләре», «Садрый Җәлал хикәяләре» һәм тагын байтак исемдә китаплар килә башлады. Кәгазьләрдән әз генә бушандыммы, шулар эченә чумам Анда мина әллә нихәтле яңа серләр ачыла.
Шундый почта арасыннан бер көнне «Алтынларым» дигән бәләкәй генә, юка гына бер китапчык килеп чыкты Чүбек кәгазе тышлыктагы таныш исем кинәт сискәндереп җибәрде. Тукта, гаҗәп бит әле бу: «Хөсәен Абушаев» дигән. Безне Себердә укыткан Хөсәен абый Абушаев микән әллә? Җыентыктагы шигырьләрне йотлыгып укырга керештем, тик алардан Себер турында бер сүз дә табылмады. Җитмәсә, ул шигырьләр кадимче авыр тел белән җансыз һәм сурәтсез итеп язылган иде. Шигырь — сүз көче, җөмлә агышы белән уйнап тормаса, тешкә тия башлый. Шулай итеп, «Алтынларым» дигән бу китапчыктан бер генә бөртек алтын да килеп чыкмады. Бу фамилия үзе дә соңыннан әдәби дөнья эчендә очрамады. Кем булды икән ул?_
VI «Төтен» дә— 13ЭДЗ.
Шулай көз житте Мин тәмам «түрә егет» булып килгәндә генә хәлләр үзгәреп куйды. Җәмәгать эшендә чабып йөри торгач, Сәләх абзый кинәт кенә авырып егылды. «Чихуткәсе ачылган икән», диделәр Анын элек тә йөткергәләп, гыжлап йөрүе тикмәгә булмаган, күрәсең.
— Бу каһәрдән арынып, әзме-күпме рәтләнү өчен әкаль ’ ике ай
срок кирәк миңа, жәмәгать,— дип, урыннан төшерүләрен сорады ул. ♦ Безнең әти дә үзен алыштыруларын үтенде. s
— Үзегезгә билгеле, минем урысча грамот юк, барлык язу-сызуны ? малай алып барды, ә малайның хәзер укырга йөрер чагы житте,— диде < ул — Бер җыелганда монысын да карагыз инде, картлар...
Шулай итеп, авыл Советына яна кешеләр куелды, ә мин янадан £ Шәмәк мәктәбенә китәргә җыена башладым Инде болан да соңга калып < барам бугай, сентябрьнең ахыры җитеп килә хәзер.
Ләкин көтмәгәндә генә «типте бия тәртәгә» булып чыкты бу эш, s Мине укырга җибәрмәделәр. Без җир-сулы, ат-тунлы, мал-туарлы кеше 3 икәнбез хәзер. Йортта эш ишелеп ята: ындыр сугасы, курмы ташыйсы < нихәтле икән, урман кисеп, утын китерәсе язга җитәрлек итеп. «Хаман- ф хаман бер карт атасы йөрер микәнни? Үзенә дә белер вакыт җиткән, ь бот буе малай түгел, кыш уртасында уналтыны тутыра. Андыйны инде > җүнне кешеләр өйләндереп, башлы-күзле итәләр Җитәр, күп йөрде сел- = кеиеп. Укып мулла булмас, чукып карга булмас!..» ®
Моны кече яктан әни кеше пырлый. Үзе каба төбендә, тәрәшлесен g шытыр-шытыр тарта да орчыгын ачу белән зырлатып җибәрә. Мин олы якта, ишек катындагы бүкәндә чабата тезеп утырам. Әти түрдәге намаз- * лык өстендә әттәзияты белән мәшгуль. Тышта бүген иртәдән бирле к пыскак яңгыр сибәли, шуңа күрә без барыбыз да өйдә утырабыз. Шу- ° лай итеп, әни кеше минем язмышка «ясыйн» укыды да куйды, «төржә- 3 гун»ен дә әйтте, әтигә дога кыласы гына калды. Белә бит бу хатын, хәйләкәр: күптәннән эчен көйдереп йөргән уйларын картының намаз ахырына гына китереп кыстыра, аллаһәкбәр! Әйтерсең мин юк бу өйдә. Үземә әйтеп, авыз пычратып та тормый!
Әтидәй мәрхәмәт көткән идем, булмады. Ул ниндидер икеле-микеле җавап тапты:
— Шәйхелислам хәзер югалырлык түгел инде, татарчасы да җитәрлек, урысчасы да бар. Әнә бит язу-сызу эшләрен ничек алып барды. Калган ягын, акылы булса, үзе табар...
Минем баш түбәсенә суык су органдай булды. Ничек соң әле бу5 Укыр вакыты җитте дип. җыенда үзе әйтте ич' Минем бөтен омтылышларыма шулай кисәк кенә көрчек куелды микәнни? Бөтен якты теләкләр белән, Фарукъ абзый уятып җибәргән матур хыялларым белән мәңгегә саубуллашырга микәнни? Юк, мең тапкыр юк! Күңел моңа һич кенә дә риза була алмый. Ул әллә кайларга, үзем дә белмәгән еракларга ашкына. Аңа тау хәтле алтыннарың да кирәкми хәзер. Киләчәктә дә үги бала булып яшәми торган яңа бер дөнья эзли ул. Аны беркем дә туктата алмый инде, чөнки минем эчкә «уку корты* оялап өлгергән, һичбер әфсен-төфсен, өшкерү-төкерүләр белән дә терелтеп булмый торган «китап зәхмәте» кагылган!
Өйдәгеләрнен бу хөкеменә каршы мин, әлбәттә, бер сүз әйтә алмадым, әйтсәң дә файдасы булмас иде. Әмма шул көннән башлап эчкә усал ният кереп ятты: качарга, качарга!
Тик кая һәм ничек?.. Каян башларга белми аптырап йөргәндә, арыякныц Биктаһир малае Бәхти очрады. Үткән ел Шәмәктә миннән бер сыйныф түбән укыган иде, быел аны да җибәрмәгәннәр икән. Сөйләшә киттек.
— Әйдә, Казанга ычкыныйк,— диде бу.
■ Ә к в л ь — әэ дмгәвла, ишендә.
Ж. «К. У.» м JU
— Ничек?—Мин аптырап калдым.
— «Ата-анасыз ятимнәр» дип язу алыйк та балалар йортына барып керик. Шунда тик укып ятырбыз...
Бик кызыклы тоелды бу, шәп булачак’ Язуын да табып булыр. Үзем әле генә кәнсәләрдән чыктым ич, жайлап сорасам, яна секретарь каршы килермени? Тик икенче ягы бар: без бит ата-аналы малайлар. Тегендә баргач, безнең ялган ачылса? Кире кайтарып, хур итеп йөртсәләр, ниш-ләрсең?.. Әйбәт түгел...
Шулай итеп, бу ният ябышмады безнең. Инде көзге пычраклар узып, җир туңды. Урманнар кисеп, быел бик күп булган имән чикләвекләрен жыеп чердек. Тора-бара ноябрь кереп, чана юлы да төште. Шул көннәрдә Шәмәктән яшь кода Мирсалих килде. Әтиләрне кунакка чакырырга җибәргәннәр аны. Ул да быел укымый икән. Ул миннән ике яшькә олы, буйга да, атасы шикелле, озын, бөтенләй егет булып киткән малаен. Мәктәп турында сөйләшә башлагач, аның авызыннан тагын бер яңа хәбәр төште: Фарукъ абый быел анда укытмый икән, аны Мамадышка күчергәннәр, ниндидер өчьеллык курсларда укыта ди...
Кинәт минем күңел күге яктырып китте менә кемне эзләп барырга! Ул мине аяктан екмас, ничек тә булса урнаштырыр. План шундук өлгереп житте, күңел белән мин инде Мамадышта!
Кичләрен каравыл өенә чыккалый торгач, Ситдикъ Шакиренең Мамадышка барачагын ишеттем. Бу — теге өй эче тулы вак малайлы, хәзер биш-алты иманалы, атлы-тунлы булып киткән Шакир абзый. Эңгер төшкәндә йортына сугылдым утыртып барырга булды. Бар бит дөньяның яхшы кешеләре! Юлга чыгуны атна көнгә ниятләп тора икән, монысы да бик шәп, нәкъ безнекеләр кунакта чакта була. Әйтерсең сүз берләшеп эшләгәнбез. Шакир абзыйдан серне үзе генә белүен үтендем...
Шәмәктә безнең якын кардәш-ыру өч йортта хәзер: түтәй белән жизни һәм кодалар, әни кешенең үги анасы, аннары килеп әтинең үз анасы Хәбибҗамал әби дә шул авылга кияүгә барган, шунда балалар үстереп гомер итә Шулай булгач, безнекеләр өч кичсез дә кайтмаячаклар...
Җомга көйне караңгыдан ук тордым да үзем мәдрәсәгә йөрткән киез белән мендәрне төреп капчыкка тыктым, булган бер пар күлмәк-ыштанны салдым, сөлге алдым, китап-дәфтәрне дә калдырмадым. Аннары чәй эчеп, өс-башны киендем. Җәй тектергән чалбар белән пинжәкне, кып- шылганрак булса да, зәңгәр бишмәтне кидем. Теге кыска кунычлы ак итек тишелмәгән иде әле, тула оек белән ул да бик ярап куйды, бер кием яна чабатаны капчыкка салдым. Аннары, киштәдә тезелеп торган арпа күмәчләреннән өч зуррагын сайлап алып, шулай ук капчыкка батырдым. Шактый җыелды болар хәзер. Кирәкле язуларны да кесәгә тыктым. Боларның һәммәсенә дә сәерсенеп карап торган Шамил энекәш:
— Абый, кая китәсең? — дип куйды.
Әйтеп бирергә туры килде, ә ул елый ук башлады:
— Китмә, абый, ник җибәрдең дип мине үтерәчәкләр бит!
— Елама, ылан, сина берни дә булмас,— дидем. «Мин әйттем, тың-ламады,— диярсең.— Итәгенә ябышкач, сугып җибәрде» диярсең, дип, үземчә юаткан булдым малайны.
Ул арада Шакир абзый капка төбендә иде инде. Капчыкны күтәрдем дә чыгып киттем. Капка ябып маташканда, Шамилнең ян тәрәзәгә үрелеп- «Абый, китмә!» —дип тилмереп кычкырганы ишетелеп калды. Шакир абзыйның үрәчәле чанасы түренә капчыкны сөйкәдем дә күп итеп салынган печән өстеиә менеп кырын сузылдым. Чана табаннары тын гына шыгырдап юлга борылды. Көн суык түгел иде. җиле дә әллә ни сизелми, әкрен генә уйнаклап, иртәнге кояш катыш күбәләк кар
төшкәли. Нигәдер күңел нечкәргәндәй булып китте Каерылып өйгә карадым «ирдән әз генә өскә калкыган ике түр тәрәзәсе белән, өстәге әле һаман эшләнмәгән «күзсез» бурасы белән моңсу гына утырып калды ул. Урам буш. күрше-тирә буш. Гыйльми дә күренми, ичмаса. Һади да юк... «Са> бул. туган өй! Сау бул, Тулбаем! Тагын китә сездән бу малай...» дип әйтәсе килде. ♦
Ярты ипи |
Әкрен уйнаклаган кояшлы кар тора-бара туктап калды, без Күчәнгер £ тавына килеп җиткәндә көн бөтенләй ачылып киткән иде инде... Ике- < без дә чанадан төшеп, ат артыннан атлый башладык. Ни дисәң дә кыш >• бит әз.ме-күпме тәнгә йөгергән суыкны тау менгәндә коеп калдыру, s укмаша төшкән буыннарны язып жибәрү үзе бер рәхәт Чакрымнан 3 артыкка сузылган сөзәк үрле бу тауның исемен яратам мин: «Күчәң- < гер». Эчендә ниндидер сере бар шикелле. Аңлашыла да, аңлашылмый ♦ да. Бәлки шуңа күрә матур ишетелә торгандыр. Мин аның мәгънәсен ь күп мәртәбәләр сораштырып карадым, белүче булмады. «Шүләңгер*. >. «Битләңгар» дигән авыл исемнәре дә билгесез. Борынгылар безгә күп ® табышмак калдырганнар... <
Күчәнгердән сон Комазан урманын чыгып, ун чакрым тип-тигез кар- s диңгезе белән баргач, Мамадышка килеп кердек. Безнең авыллар двор тотучы Шәмәк Ганигә туктала. Без дә шунда борын төртеп чәй эчтек и тә, Шакир абзый атын карый калды, мин педкурсларны эзләп киттем, к Якында гына икән. Фарукъ абзыйны табу да кыен булмады Хәлемне ” сөйләдем Ул мине курслар мөдире янына алып керде: Зиннуров дигән d тәбәнәк, юан гәүдәле, кара чырайлы бер кеше икән
— Ай-Һай. егет, сон булыр бит, башкалар ике ай укый инде,—диде ул. Эчкә шундук курку төште: кире борса, нишләрсең? . Ләкин Фарукъ абзый мине коткарырга ашыкты «Тырыш малай ул, куып житәр». диде. «Качып килгән шәкерт бит, узып та китәр әле», дип өстәде әйбәт кенә көлемсерәп. Мөдир абзый артык карышмады. Иртәгесен миңа ана теле, рус теле һәм математикадан имтихан ясадылар. Уздым, уздым! Шул көнне үк курсантлар яши торган тулай торактан урын да бирделәр Капчыкны җилкәгә асып, Шакир абзый белән саубуллашканда әйтергә туры килде:
— Мин монда укырга калам инде, Шакир абзый,— дидем,— әтиләр сораса, әйтерсең...
— Ярый, агай-эне,— диде ул,— тырыш, әйдә, тырыш. Укый торган замана килде...
Шулай итеп, курсант булып та китте абзагыз хәзер. Элек калаччы булган Белов дигән бай йортының югары катындагы бер бүлмәгә урнаштым. Без анда алты малай, барысы да миннән ике-өч яшькә олырак, авыллары таныш: кайсы Акчишмә, кайсы Өскебашы. тик үзләре генә таныш түгел. Түрдәге олы бүлмәдә иске танышым Шәһит Кәри- мовны очраттым, без аиың белән Дусайда бергә укыган идек Бик яхшы булды әле бу: сабакташ һәм «табакташ» булып киттек. Әйе, табакташ, йортның аскы катындагы ашханәдә көндез бер тапкыр безгә кайнар аш пешә. Савыт-саба житмәгәннәндер инде, аны ике кешелек итеп, табак хәтле олы бер бадыян белән мөлдерәмә тутырып бирәләр. Кипкән балыктан пешерелгән ул яшькелт-соры төстәге сыек шулпаны без Шәһит белән «ялт» итеп кенә куябыз. Шуның өстенә безгә әле бер кадак ипи дә бирелә, иләми генә пешерелгән солы күмәче...
Укулар авыр булып чыкмады. Беренче курс хәтта мине канәгатьләндерми дә. чөнки күбесе узган ел без Шәмәктә укыган дәресләр кабатлана иде. Берәр ай узгач, шәпләнеп китеп, Фарукъ абзый ярдәме белән
икенче курска күчкән идем, «тугызлык» җитми башлады, еш кына «чөгендер сатарга» туры килә хәзер... Укытучылар табылмауданмы, белмим ни сәбәптәндер, ана теленнән башка бөтен фәннәр рус телендә бара, ә үзебез татар мәктәпләрендә укытучы буласы кешеләр. Тактага чыгып, хисап мәсьәләләрен дөрес чишәм, шуны сөйләп бирергә тел җитми: ык та мык. Менә шунда ике битең — ике олы чөгендер: кадагы бер тиен! Башкалар да шул чамадарак. Ушма авылыннан тәбәнәк буйлы, юан тавышлы Харрас дигән бер малай бар. Укытучы сөйләгәндә берәр сүзне аңламый калса, парта арасыннан тора да: «А што такой сиблизация?» дип сорый. Укытучы, дәресен бүлеп, аңлатырга мәҗбүр була. Озак та узмый «А што такой самодержавия?» дип кычкыра теге. Дәреснең тәме китә, укытучының эче поша башлый. Мондый юл белән русча өйрәнергә маташу да әйбәт түгел, күрәсең.
Фарукъ абзый өч курска да ана теленнән керә, аның дәресендә рәхәт-ләнеп утырасың. Ул һаман шулай: кагыйдә аңлатып кына калмый, еракларга алып китә сине, әллә ни хәтле яңа мәгълүмат бирә. Ләкин ул атнага өч кенә тапкыр керә, Шәмәктәге шикелле киң аралашып булмый. Ни өчендер быел ул безне әдәби мавыктырулар белән дә шөгыльләнми, журнал чыгару белән дә кызыктырмый. Вакыты җитмиме, белмим.
Монда минем бер юл шигырь язып караганым юк әле, хәтта онытып барам бугай инде. Хәер, язардай сәбәп тә юк, кирәге дә күренми шикелле. Гомумән, дәрес сәгатьләреннән тыш безнең белән кызыксынучы юк, кантон комсомол оешмасыннан да һичкем килми. Без — үзагымга куелган үсмерләр. Шулай да китапханәгә йөргәлибез, гәзитләр укыштырабыз. тәмәкегә урлап та кайтабыз, акча булганда кино да карыйбыз.
Монда мин беренче мәртәбә татарча театр күрдем, «Галиябану»ны куйдылар. Я алла, булса да булыр икән матурлык! Саф авылча гүзәллек белән тулган җырлар, уен-көлкеләр, сөю сагышлары, ирешә алмый калган өметләр! Дивана малай шикелле гел «балавыз» сыгып, Исмәгыйлне үз кулым белән буып үтерерлек булып утырдым. Шул кичтән башлап минем бәләкәй дөньяма Мирхәйдәр Фәйзи дигән олы шагыйрь, авыл кешеләрен яратучы нечкә күңелле һәйбәт язучы килеп керде...
Озакламый кышкы каникул килеп тә җитте. Миңа бу бигрәк тә тиз тоелды. Безгә ул көннәр өчен дә «паюк» тия икән, барысын бергә исәпләп унсигез кадак солы оны бирделәр, тик кая куярга аны һәм үземә кая барырга? Әле генә качып киттем, кайтсам — кертерләрме?.. Күпме уйлама — башка юл юк. Онлы капчыкны аркага йөкләдем дә авылга юнәлдем. Буш кул белән кайтып керәсе булмауга сөенеп атлыйм, уку җиреннән дә ризык китерәм, янәсе!
Кичке караңгы төшүгә ишекне юаш кына ачып өйгә кердем. Лампага яна гына ут элдереп, куык сөртеп йөри иде әни кеше. Әти сәке түрендә ахшам намазында утыра, вак малайлар кече якта тавышсыз гына кайнашалар. Учакта гөжләп торган күмер шәүләсе уртадагы олы сандык башына төшкән, казанда пешеп килә торган ашның тәмле исе өйгә таралган... Караңгылы-яктылы ишек катында басып калган беренче мизгел бик кыен булып китте. Берәү дә көтми иде мине өйдә. Хәер, кем көтсен? Әнә бит малайлар да күрми, әти инде намазы белән мәш- гульдер, әни кеше дә күрмәмешкә салына. Ә бит мин ишектән керүгә үк күз кырыен төшереп алды, югыйсә; шулай да түзмәде ул:
— Бәрәч, әнә бит. кайтып та кергән качкыныгыз! — дигән булды. Кайчандыр читтән кайтып кергәндә дә шундыйрак сүз белән каршылаган иде ул мине. Шул чакны уйлый-уйлый, капчыкны салып идәнгә куйдым да, берни дә булмагандай, мөмкин хәтле йомшак тел белән юри аңа эндәштем;
— Әни, бу капчыкны кая куярга икән? Әзрәк он алып кайткан идем, күп түгел ул — ярты пот кына...
— Ниткән он тагы? — диде ул зәһәрсезрәк тавыш белән.
— Мамадыштан биреп җибәргәннәр иде, каникул вакытында аласы паюк өчен...
— Ник, амбарда урын бар ич,—дип куйды, тагын да жылымсарак *
итеп.— Бар. Шамил, чыгарып куй ®
Кая инде ул Шамилгә кушу, үзем чыгарам, мондый шәфкатьле £ тавыш ишеткәч, жир читенә илтеп куярга да була' Алла рәхмәте, ипекн х дигән нәрсәң ташны да йомшартуы мөмкин икән! Ул аның атка сибәргә < генә яраклы икәнен белсә, «Башыңа капла кибәгеңне!» дип кенә ычкын- £ дырыр, ярый әле, анысын әйтмәдем. Иртәгесен үзе күрер әле... ч
Шулай итеп, әз генә боз эрде. Өс-башны чишенеп, бит-кулны юып ‘3 табын кырыена утырдым Олы табак белән аш килде: бәрәңгесе тулы, | тукмачы тулы каз шулпасы' Мондый ашның төсен күрү түгел, исен дә 2 татымыйча ике ай «ураза» тоткан үсмер малайның башы әйләнеп китсә, гаҗәпмени?.. Башны түбән иеп сыпыра бирәм токмачны! Әтинең ♦ тузынып китүеннән кот чыгып утырам. Аннары ашау онытылачак. Ләкин а. түзем булды, ачуын эченә йота белде. *
— Ата-ана өйдә юк чакта йорт ташлап чыгып китмиләр аны,— дип 2
башлады ул суыграк тавыш белән.— Вак бала-чага ни белә ул, ут-күз < чыгарып, йорт-җиренпе көлгә очырса, ни кылырыең?.. Примиргә ерак s барасы түгел, әнәтерә Сөләйман малайлары нишләде5 Үз күз алдыңда = бит!.. м
Әйе, бик килешәм әти сүзе белән Бигрәк тә пыр тузып дуламыйча. с сабыр гына әйтүенә бик риза мин аның. Мине дә әрли, янәсе, тегеңә дә 2 сөяк ташлый.
Ә Сөләйман абзый малайлары, чынлап та, моннан ике ел элек бик зур бәхетсезлек тудырдылар. Әле көз башы гына иде Ата-аналары авыл белән бергә урман кискән чакта бу ике малай лапасларына ут ягып уйнаганнар. Ут бик тиз арада шундагы салам-печәнгә, түбәгә үрмәли һәм урамның бер очын жил искән якка ялмап та чыга. Халык урманда, сүндерер кеше юк: уйлап хуҗалык кыл-бөртек әйберсез кала
Шулай итеп, минем «качкын»лык хәлләре артык тавыш-гауга кузгатмый гына узып китте. Өстемә язык алып булса да ялган белән ялгаштырдым:
— Фарукъ абзый быел анда укыта икән бит... Ул чакырткан мине, энесе Мирзаһит артыннан әйтеп җибәргән . Аның сүзен аяк астына саласы килмәде. Ә сезгә әйтергә йөрәк житмәде... Ачуланырсыз, дидем...
Ышандылармы? Белмим Хәер, ышанулары да мөмкин мин ялганчы малай булып танылмаган бит әле. Аннары шул ягы да бар әти аның яхшы укытучы икәнен белә, аны мактап күп сөйләгәнем бар. Шундый укытучы аның малаен Мамадыш хәтле җиргә чакырткач, ни дисен? Малаена гына түгел, үзенә дә дәрәҗә!
«Яхшы якка ялган да ярый» дигән сүз ишеткәнем бар Белмим, дөрестерме ул, әмма бу очракта минем өчен бик ярап куйды
Ә каникул бик шәп узды. Аның шәплеге шунда: безнекеләр ат суйды. Әйе, әйе, кырык сигез яшенә хәтле атсыз яшәгән Пәрхулла ат суйды! Теге карт, үшән аттан котылмакчы булганнар икән. Үзләренчә симертеп суйсалар да, хәтта поттан артык мае чыкса да, сап-сары сеңгер булып каткан итенә безнең яшь арысланныкыдай тешләр дә үтәрлек түгел иле. Шулай да ат сую —байлык галәмәте инде ул. амбарыңда дүрт аяк ит эленеп торсын әле! Үпкә бавыры, эчәге-картасыннан пешерелгән бөккәннәр, шулпалы бәлешләр, баш аягыннан әзерләнгән койкалар көндәлек ризыкка әйләнеп китте.
Икмәк мәсьәләсе шулай ла кысынкырак иде. Мал-туарга имән чикләвеге оны сибәләр, ул он ишлерәк семьялы кешенең хәтта ипиенә дә
кушыла Шуның өстенә хәзер һәр өйдә житен күмәче. Элек житен орлыгын базарга чыгарып саталар иде. хәзер аны алучы юк. Ул орлыктан май сыгып, керосин урынына яндыралар, коймак майларга да тоталар. Онын тарттырып, төче күмәч пешерәләр. Чәй эчкәндә кетердәвек бер күмәчне ашап була, ә икенчесе тамактан үтми, күңел болгана башлый, бик «бәрәкәтле» ризык...
Каникулдан киткәндә миңа да әни кеше шул ризыкны бер дә жәлләми төяп җибәрде. Әллә житен күмәчен бик ярата, әллә мине? Икмәк берәү генә эләкте, ә инде ит-май дигәне капчыкка бөтенләй кермәде. Хәер, үзем гаепле түгел микән. «Безгә анда көн саен сарык итеннән пешерелгән обед ашаталар», дип мактандым бугай. Шулай булгач, карт алаша ите тыгып, мине мәшәкатьлисе килмәгәндер...
Шуның өстенә, өндә булган ун көн эчендә шәһәр хәтле шәһәр җирендәге «зур уку»дан кайткан «кунак шәкерт» булыбрак йөрдем. Ул мине бик «тешли» алмады Чынлап та, безнең авылдан моңарчы шәһәргә китеп кем укыган. Андыйны белгән-ишеткән кеше юк, мин үзем дә белмим Әти моны сизә һәм горурлана иде булса кирәк. Шулай да ул мине илтеп куймады, юлаучы да эзләмәдек, жәяү кайтып кергән шикелле, аркага капчык асып, жәяү чыгып та киттем.
Белов бай йортына тагып җыелып, китаплар эченә яңадан чумдык, кыш тавының кояшлы ягына төшә башладык. Килгәч тәрәк дөньялар матур иде, дәресләр дә борчымый — кешедән ким укымыйм, күңел күтәренке. Белмим, кыш уртасында уналтыны узып киткәнгәме, борынга кызлар исе дә керә башлады шикелле. Тәкәрлек күкәе төсле чуп-чуар битле, елтыр күзле, тәбәнәк кенә буйлы бер йомры кыз белән кинода танышып, караңгыда кулын кысып утырдым. Уч төпләре бик тә җылы иде, өенә дә озатып куйдым, тагын очрашырга сүз дә бирештек. Әмма берәр ай узуга кикрикләре шактый шиңә төште егетнең. Каткан кыерчык та җибәрмиләр өйдән. Үзем белән килгән бер ипине юка-юка телемләп кенә тотсам да, беткәнен сизми дә калдым. Ашап булмый торган «бәрәкәтле» житен күмәче дә юкка чыкты. Көннәр озыная барган саен тамак ачыга бара. Чиле-пешле бер кадак солы ипие, йодрык хәтле генә булгангамы, кече телгә дә йокмый кала. Күпме теләсәң шул чакны чөмерергә мөмкин булган кипкән балык шулпасын тутыргач, корсак каптай булып кабара да шарык-шорык килә, берәр сәгатьтән шиңеп төшә, эчтә шайтаннар яңадан утын кисә башлый.
— Шайтан түгел,— ди Шәкүр,— анда ач җылан кереп яткан, шул суыра безнең карын төбен.
Көлешкән булабыз. Шәкүр Вятка арыягыннан килгән, каеры тунлы, бозау бүрекле, карсак кына буйлы малай. Аның да минем шикелле «ачка тук» булып йөргәне әллә каян ук сизелеп тора. Тагын шундый биш-алты малай бар. «Балыкчы балыкчыны...» дигәндәй, без дә ничек- i тер бер-беребезне ерактан күрәбез. Сәлим дигәне «кәҗә боты»н суыра- суыра безнең янга килеп баса.
— Эч эзләнүгә иң яхшысы менә шушы аның,— ди,— чуваш тәмәкесе. Илла майлы да сон берне тартып җибәрсәң, симез каз ите ашагандай гел кикереп кенә йөрисең...
Ул тәмәкене Мамадыш базарыннан мин дә чыгып алдым. Гәзиткә чорнап, тартып җибәрүгә башлар әйләнеп, күзләр урыныннан купкандай булып китте, тын юлларына кинәт дегет тулган шикелле тончыгып йөткерә башладым. Шулай да ияләндем, чыннан да, ашыйсы килгәнне басып җибәргән төсле ул Кяшки шулай булсачы! Юк шул, ялган юаныч кына, чын ипи ашаган чаклар барыбер төшкә керә Көн саен бер тапкыр Шәмәк Ганиләр дворыннан авылдашлар күренмәсме дигән өмет белән әйләнеп кайтам, берәүне дә очрата алмыйм. Бер көнне Максутова фамилияле бер кыз мина үзе өчен кухняда кизү торырга кушты Ул бер аягы аксак булу сәбәпле, Вятка ярыннан су ташый алмый Бик рә-
хәтләнеп риза булдым. Ичмаса, туйганчы бәрәнге ашадым. Өстәвенә, ул әле мина өч-дүрт чәйгә житәрлек сохари бирде. Әх, шундый кызлар күбрәк булса! Булмый шул, һәркем үзе тора, үз кизүем дә ерак әле... Минем табакташ Шәһит Кәримовка икмәгедер, бәлештәй зур орлык бөккәнедер һәр вакыт килеп тора. Кайчакта ул мина да берәр сынык сузгалый, ә кайчакта, оялудан бурлаттай кызарып булса да, «әжәткәэ ♦ сорап алам. с
— Кызыл кар яугач бирерсеңме? — дип көлә ул. Мин дә тапкыр 2 телләнгән булам: х
— Язган булса — яз көне, кушкан булса — кыш көне,— дим < Ә февраль ахырларына таба инде бөтенләй рәт китте: баш әйләнә. £ күзләр әлже-мөлже килә башлагандай булды. Ичмаса, житен күмәче < булса да җибәрсеннәр иде. Әллә теге чакта аннан борын чөергән булу- £ ның киялеге килде микән? . Сатар әйбере дә юк, сатып икмәк алыр я урын да юк... Ташлап кайтып китәр идең, уку жәл. Хурлык: шәпләнеп £ качкан бул да кайтып кил — җир тишегенә кер аннары!
Астагы ашханә залына узганда уң якта чолан бар. Барысының да ♦ әйбер капчыклары шунда тора, минем капчык та шунда — эчендә вак- а төяк чүп-чары бар, ипие генә юк, ә башкалар алай түгел... Көннәрдән > бер көнне бик тамак өзелгәч, кеше юк чакны туры китереп, ишекнең ~ тимер эшергечен тарттым да шул чоланга кердем Ялт-йолт карануга < бер симез капчыкны күреп, тиз генә авызын чиштем олы-олы өч түгә- s рәк ипи! Дүртенчесе бүген генә башланган булса кирәк. Калай саплы х бәләкәй пәкем белән шуннан бер телем каерып кистем дә кесәгә тон- и дырдым, өстенә бияләйне тыктым, капчык авызын бәйләдем, аннары сак Е кына чолан ишеген бикләп чыгып тайдым Аллага шөкер, берәү дә * күрмәде! Кая барганымны абайламыйча, урамнар буйлап жәһәт-жәһәт а атлый бирдем. Әйләнә торгач, югары очтагы базар жыела торган мәйданга килеп чыктым. Кояшка караган бер йорт кырыена утырып, тирә- якны күзәтә башладым. Мине танырдай кешеләр булмавына тәмам ышангач кына кесәгә кулны тыгып, урлаган телемне урлап кына сыйдырып алдым да урлап кына авызга каптым, урлап кына чәйнәп йоттым Тагын кабатладым, шулай чәйни торгач, телем бетеп тә китте, кесәгә җыелган валчыгын да кырып-себереп, чүп-чардан да аермыйча ашап бетердем, ә тамак туймады. Оятсыз тамак!.. Бирән тамак!..
Шулай да бу кәсеп белән мин атна-ун көн чамасы маташып йөрдем. Хәтта кай көннәрне ике кесәгә ике капчыктан ике телем салып чыккан чаклар да булгалады. Бөтенләй комсызланырга тотынды кеше! Тора- бара күңел төбенә әллә нинди корым утырган сыман була башлады. Әллә каян гына ямьсез уйлар килеп туа: «Үзең укып йер. хәтта качып килеп укы, үзең караклап, кеше әйберсенә кул суз. Үзен гаделсезлекне бер дә яратмаган буласын, үзең шуны ук эшлисең Юк, курсант түгел, вак бур гына син!..» Бу инде: мин әле ул чакта ачык белмәгән вөҗдан газабы булгандыр, шул әрләгәндер. Ә шул ук вакытта эчтән икенче бер тавыш мине акларга, хәтта бу оятны «сыйнфый җәймә» белән капларга тырыша- «Син бит юкныкын түгел, барныкын гына аласын. Аларнын капчыклары тулы күмәч тә бөккән, тәбикмәк тә күзикмәк, ит тә май. Алар бай да мулла баласы, алар тук булып, син ач булыргамы? Юк, синең бер телемең генә бик хәләл ризык ул! Тотылма гына! Тотылмаган — карак түгел!..
Баксана, юатучы да бик шәп сөйли бит. Кайсы шайтан, кайсы фәрештә боларнын?.. «Тамак тәмукка кертер» дигән суз бар бугай Озакламый минем башка да шундый хәл килә язды. Кичләрнең берендә торакның түрдәге киң бүлмәсенә малайлар, кызлар җыелды. Гайшә Насыйбуллнна дигән кыз елый-елый сөйли башлады:
— Бездә ипи караклыгы китте. Бүген чоландагы капчыктан минем ипине урлаганнар Нәрсә булып чыга инде бу? .
— Кемнән шикләнәсең? — дип сорадылар.
— Маннурдан гына... Аңар икмәк килмәгәнен барыгыз да күреп тора...
Яшен суккандай булдым. Коелып төшкәнемне сиздермәскә, кызармаска тырышам. Башны югары тотып, туп-туры карап утырган булам. Нишләргә инде миңа хәзер? Харап бит эш, харап!
— Күргән кеше бармы? — дип сорады кайсыдыр.
— Күргән кеше булса, бугазыннан буар идем мин ул каракның!
— Күпме урлаган? — дип кычкырды кемдер.
— Капчыкта ике бөтен, бер ярты ипием бар иде, әнә шул яртысы юкка чыккан,—диде Гайшә, һаман әле күзен җебетеп-
Кинәт минем эчкә җылы кереп китте. Димәк, бу мин түгел! Минем беркайчан да ярты ипи урлаганым юк. Аны чоланнан ничек алып чыгасың да кая яшерәсең? Капчыгыңа тыгар идең, тенти башласалар — хәзер эләгәсең. Күрәсең, миннән шомараклар да бар икән әле монда. Тордым да:
— Юк, минем урлаганым юк! — дип кычкырдым.
— Урламаган булса, коръән үбеп ант итсен! — диде Гайшә. — Только белеп торам — шул гына.
Менә кайчан көрчеккә килеп эләктем! Нишләргә миңа хәзер? «Юк, мин урламадым», дип бу малайлардан котылу юлын эзләсәң дә коръән үбеп ходайны ничек алдыйсың? Ул бит минем урлаганны күреп, белеп тора. Нәкъ ялган сүз белән коръән үпкәндә генә авызыңны чалышайтса, я китап тышына ябыштырып катырса — нишләрсең? Хәер, ул рәхим- шәфкать иясе бит. Тиз генә ходай тәгаләнең үзе белән сөйләшеп алмак- чы булдым: «Минем ул телемнәрне тамак ачлыктан гына алганны да, берьюлы ярты ипи чәлдермәгәнне дә син яхшы беләсең... Шулай булгач, «ярты ипи урлаганым юк!» дип ант итсәм, ярлыкарсыңмы мине, ходаем?» дип сорадым эчтән генә. Ходай эндәшмәде. Аның дәшмәвен үз файдама юрадым да:
— Китерегез, ант итәм,— дидем мин батыраеп.
Тарих мең дә тугыз йөздә егерме беренче елның язында, совет властеның дүртенче елы барганда. Мамадыш каласындагы педкурслар- да укучылар арасында коръән табылмас дип уйлаган идем, хата булып чыкты, бик тиз табып китерделәр, һәм мине аягүрә бастырып (ярый әле, тәһарәт алдырмадылар), ике кулыма коръән тоттырдылар. Түшәм? гә табарак карадым да: '
— Минем ярты ипи урлаганым юк, ходай шаһит! — дип, коръәй тышын үбеп алдым. Мин моны чын күңелем белән эшләдем, чөнки хо-( лайга бик нык ышана идем. Ләкин бик нык ышансам да, телемләп ур] лауларым йомылып калды. Монысы өчен мин алла каршында гына} түгел, кешеләр каршында да ап-ачык гаепле идем. Нишләргә соң?, «Ярты ипи алмавым хак, ә телемләп урлаштырганым бар, иптәшләр...»] дип әйтсәм, ничек булыр иде?.. Иптәшләр генәме соң Монда?.. Әйтеп| кенә кара. Шул ук Гайшә — Биләтле авылының калаччы Әскәр 6aflj кызы бит ул, шул ук Акчишмәнең бай малае Шәңгәрәй, шул ук кара1 коелып утыручы бүтәннәр — хәзер изеп ташлап, җаныңны алачаклар!.]
Шул жан саклау инстинкты буенча, дус-дошман алдында дигәндәй,» акланып калдым. Әмма бу хәл мине җәйгә тикле газаплап йөртте? Җилкә өстемдә ниндидер кара козгын утыра, һәм шул козгын көн caew йөрәкне чукып тора кебек иде. Теге «сипкелле сөйкемле» белән кабай кинога барырга да туры килмәде, аның Рәйханә дигән апасы безда? укый иде. Әлбәттә, җиткерми калмагандыр бу тәти егетнең хәлләрен... '
Гарьлекнең соңгы чигенә җиткән башны җиргә салындырып, ашха-| нәгә узганда чолан ягына бөтенләй карамас булып йөри башладым^ Каешны ныграк кысып, тәмәкене сузыбрак суыргач, түзеп була икән...]
«Ырыйстан» әти
Бу хәлләр басылуга берәр ай узган иде бугай. Кояшлы көннәрдә карның күзгә күренеп сыза барган чагы, түбә читләреннән тамчының чат-чот тамган чагы һәм гөрләвекләрнең ага башларга юл эзләп * маташкан чагы иде. Шәмәк Гани дворында Мәхмүтне очраттым, җитен = маена тоз алмакчы булып килгән, чәй эчтек. Имән чикләвеге оны ь кушылган булса да, ипи белән чәй эчтек! Хәлләрен сораша башлавым S булды: ^2
— Пәрхулла абый да монда әле...— дип куйды бу. х
Ничек инде? Әти монда, ә миңа кермәгән дә... Бик гаҗәпләндерде £ бу мине. 5
— Өтермәндә утыра ул,— дип өстәде Мәхмүт...
Күз алларым кинәт караңгыланып китте. £
— Әтекәем-әнекәем. монысы нинди сүз тагы, уйнап сөйлисеңме? — дип аның күзләренә терәлеп каттым Ул аңлатып бирде: ♦
— Трутпобиннес буенча урман кисәргә бармаган өчен бугай. Инде а. җибәрелгәненә бер атна бардыр.. *
Менә сиңа кирәк булса-а! Нишләргә хәзер? Мәхмүт тә рәтле киңәш ® бирә алмады. Хәер, кем монда акыл өйрәтә алсын? Төрмәнең капкасы < кая таба ачылганын да белүче юктыр безнең нәселдә. Яныннан узган- я да да кеше куркынып китә бит аның... Ничек итеп әтине күрергә соң, я хәле ничек икән анык, чирләп ятмый микән?.. м
Бер киңәшчем дә юк, төрмә турында теләсә кем белән сөйләшеп тә с булмый. Уйлый торгач, Фарукь абзый янына киттем. Оятымнан бутала- 2 бутала хәлне сөйләп бирдем.
Ул да бик аптырап утырды. Суд беләнме, срогы күпме икәнен сораштырды. Мин ул якларын белми идем. Шуннан ул бер кәгазь язды да мөдир иптәш Зиннуров янына кереп китте Байтактан соң чыгып, пичәтле, штемпельле һәм имзалы кәгазьне минем кулга тоттырды.
— Төрмә начальнигының үзенә күрсәт,— диде.
Курка-курка гына төрмә капкасы төбенә килдем. Янда гына бәләкәй тәрәзәле будка бар икән, шуны кагып кәгазьне суздым, әтине күрергә теләвемне әйттем. Эчтә утырган хәрби киемле кеше язуга күз йөгертте дә:
— Атаң кем? — дип сорады.
— Фәрхулла Фазлытдинов,— дигәч, олы бер кенәгәдән карап алды да бәләкәй капканы ачып, ишегалдына кертте, аннары төрмә ишеге янына китереп, шуннан эчкә узарга, беренче каттагы алтынчы камера’ ны сорарга кушты.
И дөнья! Шушы башымнан төрмә эчләрен күрермен дип кем уйлаган? Китаплардан уку буенча ул бит иң куркыныч йорт булып, каты- лык-шәфкатьсезлек урыны булып, пычрак, сасы бер пәри оясы булып күңелгә сеңгән. Аяклар калтыранып атлый, күз-колак бик нык сагаеп, абайламаганда гына бер әшәкелек булуын көтә..
Ә төрмә эче нигәдер пычрак түгел, борынга сасы ис тә бәрелми Киресенчә, коридорның бөтен идәннәре сап-сары нтеп юылган, бер почмагында да чүп-чар күренми Стеналары да чиста, ә мин кан таплары күренер дип уйлаган идем. Шуның өстенә коридор тәрәзәләренең челтәре аша язгы кояш кереп, бу михнәт йортына әз булса да сөенеч сибәргә теләгәндәй яктылык чәчеп, идәннәрдә, мич кырыйларында уйнап яткан була «Нәзерәтел» дигәне дә мин көткәнчә тупас телле, төксе йөзле булып чыкмады. «Сиңа кайсы бүлмә, энекәш?» — дип сорады да алтынчы камерага кертеп җибәрде Бу да бик гаҗәп тоелды миңа.
Ә камераны ачып керүгә ишек катында тукталып калдым Авыл
өендәгечә тоташ сәке түренә намазлык җәеп, бер карт шуның өстендә утыра. Кайда булса да — шул икән бу әтинең. Төрмәдә дә намаз калдырмый, имеш! Калган биш-алты кеше йөзлек буена тезелгән. Монда да көлеп торган чисталык, мдән-сәкеләр әле генә юып чыгарылган төсле, дымлы сыман булыбрак күренә, камера эче җылы, кешеләр күлмәкчән генә. Ә түрдәге бердәнбер тәрәзәдән төшкән кояш бу бүлмәгә дә күнелле бер ямь өсти. Кинәт төрмәнең минем уйга сеңгән бөтен куркынычлыгы, бөтен әшәке шыксызлыгы югалып китте, өшеткеч бозы эреде. Элек тә шушылай булды микән соң бу? Китапларда арттырып язылды микәнни?..
Әти намазын төгәлләп, җәймәсен төргәндә мине күреп алды, йөгереп килеп ике кулымны суздым:
— Исәнме, әти, саумы? — һәм, күз мөлдерәп, тавыш сынып китте.
Ул минем малай баштан төрмә хәтле төрмәне ачтырып керүгә шактый гаҗәпләнгән иде бугай, күзләрен җемелдәтеп озак карап торды, аннары гына:
— Аллага шөкер әле, улым, ничек киләсе иттең? — диде.
Мич тирәсендәрәк урнаштык та, ярым пышылдап дигәндәй, сөйләшеп утырдык. Кайсылары тартырга дигән булып коридорга чыкты, кайсылары сәкегә сузылып ятты. Алариың гади авыл кешеләре икәне күренеп тора иде. Әтинең биле кузгалган булган икән. Аның сирәк- мирәк кабатлана торган шундый өянәге бар. Катырак салкын-фәлән эләктерсә, чамаламыйрак авыр күтәрсә, шул биле тота. Читтә чакта ул аны «киндер бәлсәне» дигән нимес даруы белән майлый-сыпыра иде. авылда — мунча пары, мәтрүшкәле себерке. Менә шул билсез чагы туры килеп, урман нәрәтенә бармый калган
— Ә менәтерә хәзер таш капчыкка ятап белән китереп тыккач, язылды да китте җүнсез бил! — дип көлгән була карт.— Төрмә дигәч, кот чыга бит, ниләр күрәм инде дип әйтеп, курыкканыем, ярый тагы, хода рәхмәте белән мондагы бәндәләр миһербанлы икән, алай кагып- сугып йөртмиләр. Кар түгәбез, урам-ишегалды тазартабыз, утын кисәбез, идән-сәкеләрне үзебез юабыз бик шәпләп. Хәерле булсын, егерме көн күп түгел, исән булсак...
Минем монда килеп керүгә Фарукъ абзый ярдәм итүен белгәч, аңа күп итеп рәхмәт әйтергә кушты.
— Бик әйбәт кеше булса кирәк, аның сүзеннән беркайчан да чыкма син, улым, тырышып укы,— диде.
Бик һәйбәт сүзләр әйтте, ә минем ничек яшәү турында һичнн сорашмады. Сәер кеше безнең бу карт. Бер карасаң — алтын, бер карасаң—чуртым дигәндәйрәк. Малаеның монда телемләп кеше ипиен чәлдерүен һәм ярты ипи урлауда гаепләнүен белмәсә дә, ачлы-туклы йөрүен чамаларга тиеш иде бит ул. Мин күтәрен кайткан шул ат оныннан ук хәлне аңларга була ич. Ә ул күрми Хәер, өйдә дә шулай иде бит: уттай эш өстендә бер ипине берүзең сугардай булып кайтып керәсең, табынга утырсаң — аллыңа бер телем ипи куялар Дәрес, бик үк юка телем булмый ул. шулай да бер чынаякка бетми, ике чынаякка җитми. Ике каптың — бер йоттың дигәндәй, кече телгә дә йокмый кала. Нишләргә белми утырганнан соң авызыңнан чыгар-чык- мае кына тавыш белән: «Әнәй, ипи кис әле...» дисең. Иң элек ике күз кадала» сиңа, аннары потнуска бәрелгән пычак шылтырый, аннары бәләкәй генә бер телем «дык» итеп алдыңа ята, яртысы чынаягына түгелгән чәй килә. Болары инде тамакка таш булып утыра...
Шуларның барын да күреп түр башында утырган әти: «Кис күбрәк! итеп, ашасыннар туйганчы — эштән кайтканнар бит’» —дип әйтә алмый. Әллә курка микән ул яшь хатыннан?..
һич югы, җитен күмәче яки бәрәңге җибәрсәләр дә рәхмәт укыр идем. Бәлки үзем дә җебегәндер инде мин: менә күпме утырдык, ә шул
ЯЛ
хакта бер сүз әйтә алмадым. Хәер, тоткындагы кешедә ул кайгымыни?..
Чыгышлый мине төрмә башлыгына алып керделәр Котым чыкты. Нәрсәгә икән дип куркудан тешләрем шак-шок килгәне мине алып керүче нәзерәтелгә дә ишетеләдер кебек иде. Бик шәп мыеклы, олы юаш күзле, урта яшьләрдәге кеше мине үз каршына утыртып хәл ♦ сорашты, аннары: -
— Стало быть, сез инде укып бетергәч кем буласыз? — диде. *
— Исән-сау укып чыксак, укытучылар булабыз инде,— дидем мин 5 тартыныбрак.
— Стало быть, үзебезнең яшь советски педагоглар булып, авыл г ларда просвещение таратасыз инде? — дип елмайды ул.
Сүзенә русчаны еш кыстыручы бу абзый шулай ачылып сөйләшкәч, 5 эчкә җылы керде, баягы куркулар юкка чыкты Гади кеше булып я тоелды ул, халык эченнән чыкканлыгы күренеп тора иде аның. Әйбәт £ кеше икәнен сизгәч, чишелебрәк киттем, үзебезнең гомер буе бер * имана белән ат-тунсыз яшәгән ярлы катлаудан булуны, картның бил ♦ белән җәфаланганда урман кисәргә бара алмый калуын сөйләп бир- ь дем. Тел төбем билгеле инде: әтине йолып булмасмы, янәсе.
— Так, так,— дип утырды ул мин сөйләгәндә. Аннары, бик ашыгыч - бер эше барлыгы исенә төшкәндәй, кинәт кенә кузгалды да:
— Ладны, брат, апдумаем, күмер юк, утын юк, мәктәпләр суык, 3
больнислар суык, ә мужик бик кыймылтамый,— дип миңа кулын сузды. я Аның көрәк хәтле учында минем малай кул югалып калды и
Ачык кына ничек дип уйларга да белмәстән, чыгып киттем. Төрмә ® хәтле төрмәгә шулай ансат кына барып керүем дә, бу кешенең мине з үз янына чакыртып, сөйләшеп утыруы да бик сәер иде. Тагын да сәеррәге ике көннән соң булды Ике көннән соң әти төрмәдән котылып, безнең торакка килеп керде.
Ни дияргә белмичә, шаккатып калдым.
— Кәбинетенә чакыртып алды,— ди әти. «Бар, бабай, кайтып тор, моннан ары сәвит быласы сүзенә ныклабрак колак сал», дип әйтте,— ди.
Картның бик күңеле булган, шөкерана кылып бетерә алмый. Ә безнең торакта самавар кайнату мөмкинлеге дә юк иде. Шәмәк Ганиләр дворына киттек, картның төрмәдән чыккан ипие белән туйганчы чәй эчтек тә, мин аны озатып җибәрдем. Буш корсакта бакалар чурылда- вын тагың әйтми калдым Хәерле булсын, түзәрбез..
Гөрләвекләр әллә кайчан агып бетеп, Мамадыш урамнарында беренче үләннәр баш төртә башлаганда Вятка иделе ташыды Аргы як болыннарына күз күреме җитмәс булып су җәелде. Астан ике катлы ап-ак пароходлар менә башлады, без гел пристань тирәсендә чуалып, аларны озатып калабыз Шуларга утырып, әллә кайларга китәсе килә. Хәер, бик әллә кайларт булмаса да, җыйнаулашып Соколкага хәтле төшеп тә мендек. Безне Казанга экскурсиягә алып бармакчылар иде, булмады Казанда тиф котыра, имеш, кире бордылар.
Укулар унбишенче июньдә генә төгәлләнде. «Педкурсларның ике курсын тәмамлады» дигән язу алып, өйгә кайтып киттем
Ә кайтым керсәм — шаккаттым да калдым безнекеләр пыр тузып Себергә китәргә җыенып ята! Әйе. әйе! Ачлык буласы икән, яз башыннан бирле бер тамчы яңгыр төшмәгән, кырдагы бөтен уҗым көеп беткән, ә сабан тишелмәгән дә. имеш Мамадышта ятып, шундый афәт куркынычы барлыгын мин бөтенләй белмәгәнмен дә Ә бу хакта өйдә- геләрдән мина ләм-мим бер хәбәр килмәде. Минсез генә китеп бармакчы булуларына бик нык хәтер калды. Түзмәдем, үпкәмне авыздан чыгардым.
— Мине шунда ташлап калдырмакчы булгансыз икән.— дидем үги анага.
Бер дә исе китмәде.
— Ник. үзен качкынныкка чыгып киткәч, без инде ата-ананың кирәге жуктыр дип уйлаганыек,— дип кенә куйды...
Михнәт юлы
Икенче көнне басуларга чыгып киттем, үз күзләрем белән күрәсе килде. Юл буйлап «Түбә өсте», «Үзән асты». «Гөбердәвек башы», «Аю күле», «Төлке урыны», «Кызлар елгасы» дигән урыннардан бара торгач, урман читендәге «Янык» басуына менеп җиттем. Ышанмаслык берни дә юк икән шул: арышлар нечкә генә булып ике буын чыгарган да саргаеп каткан. Хәтта Яныктагы кара балчыклы тигез җирләрдә дә күз кинәнер нәрсә күренми. Мондагы кара туфрак, табада кыздырган төсле, ярмаланып тора, борынга китергәч, көек исе аңкыта.
«Борын түбәсе» ягындагы сабан басуларында бөтенләй өмет юк икән: солы белән борайның бармак буедай беренче кыяклары ук көеп ята. Ясмык-борчак, карабодайның да берәм-сәрәм зәгыйфь яфраклары күмкә өстенә шәлпәеп төшкән. Ниндидер могҗиза белән бүген үк яңгыр башланып, ике атна буена көн аралаш явып тормаса. бу игеннәрдән бер генә бөртек ризык та әдәм авызына керәчәк түгел...
«Шылангыр» чишмәсенә төшеп су эчтем дә тау кашындагы межа куаклары төбенә утырдым. Кая гына карама, күз күреме җиткән җирдә ялангач кызыл балчыклы ямьсез таулар да сыртлар, үрләр дә түбәләр. Шулар белән аралаш басуларны аркылы-торкылы ярып, язгы сулар вакытында иген җирләренең бар маен агызып китә торган коры елгалар. Бөтен тирәдә шәрәлек-шыксызлык. Сусаган күзләрең белән урман эзли башласаң, җиде-сигез чакрым киңлектә ниндидер бер кызның шәльяулыгы төшеп калгандай бәләкәй генә яшел билге күрәсең. Фәкыйрь безнең бу яклар, фәкыйрь .. Авыл кешесенең йөдәү-җитмәүче- лектән башы чыкмый. Бармаклар белән санап утырам- безнең авылның ун гаиләсе балчык өйдә тора икән. Ә тәрәзә аслары, почмаклары бүселеп. туксан терәү терәткән, борыны белән җиргә чүккән, аксак Пәхерттин абзый күк бер якка кыйшайган йортлар, түреннән бәләкәй генә «сыңар күз» караган өйләр күпме?! Ил җире шулай жимсез-имсез булгангадыр инде, читкә агылган безнең бу як. Мәгәр анда казганып та мантый алмаган. Күпме читкә йөреп, сыңар тиенен дә күз карасыдай саклап тота торган безнең әтинең «югары өе» дә әнә уналты ел инде сукыр карачкы булып тора ич. Тәки эшләтеп керә алмадык шуны.
Себергә китәсе булу, дөресен генә әйткәндә, сөендерде мине. Болай төп-тамыр белән йолкынып киткәч, кабат кайтмабыз инде, җиргә, урманга бай Себердә нигезләнеп калырбыз дип уйладым. Сагынмабыз да шикелле тоелды...
Кайтуга атна тулганда әзер булдык. Күченеп китә башлагач, үзек белән сөйри алмый торган әйбер-сәйбер дә дөнья хәтле була икән. Сатылырдаен хак белән озатып, сатылмастаен агай-эне. күрше-күләнгә таратып бирдек. Сату дигәннән, кайсыдыр сүз чыгарган: Себердә Микулай акчасы йөри, имеш! Безнең әти тагын ышанды моңа. Теге вакытта түтәйне Микулай акчасына кияүгә биргән шикелле, үзебезгә юллык ризыкны әзерләгәннән калган бер капчык онны да (иң газиз, иң кыйммәтле нәрсәне) шул иске акчага сатып җибәрде. Дөньяны бик белгән, бик акыллы саналган кешенең дә шуңа ышануы искиткеч сәер иде!
Иртәгә атна кич. Җыен бәйрәме башланасы көн.
И жыеннар, жыеннар.
Су буйлары, болыннар,
Шаулый-гөрли уеннар,
Сайрап туймый гармуннар... ф
Ак чабата, ак оек.
Әйдә, бергә атлыек. с
Китнк озын уенга, 2
Кер, жаныем, куенга...—
дигәннәрен такмаклыйсы килә... Ә безнең як җыеннарын санап бетер- £ гесез. Җәйнең беренче матур көннәре дөньяга җәелгәч тә Комазан < җыенына китәләр. Аннары Янбай жыены, безнең Туктамыш җыены, * Күкчә жыены. Төенчек жыены булып уза. Иң соңыннан, арыш урагына s гөшәр чак житкәндә генә. Казанский жыены башлана. Сабан туйла- S рыннан да күңеллерәк була ул жыеннар. Яшь-жилкенчәк өч көн буе 4 болыннарда, чишмә башларында уйнап, жырлап. туйганчы көлеп ди- ф гәндәй ирек ачып, үз жыенын уздыргач, башка авыл җыеннарына да бармыйча калмый әле. Берәүләр чуклы-чачаклы атларда чаба, ә бе- х рәүләр «пишкунжга утырып китә...
Без дә барган идек ул җыенга... Әле кайчан гына Хөршит түтәйнең < кыз чагы иде бит Яна Мәкчем авылындагы Гөлбану түтәйләр үтереп з кыстап чакыргач, әтиләр безне Казанский җыенына җибәрделәр. Бер = дә барасым килмәде, картлар көчләп дигәндәй түтәйнең каравылчысы * игеп җибәргәч, нишли аласын? «Назлы кәҗә» булып маташу түгел бу, s бик мөһим сәбәбе бар: минем кәзәки юк. Ә кәзәкиен дә булмагач. ’ биш минуттан егет булып өлгерәсе унбиш яшьлек сәмрәүгә башка авыл 3 җыенына баруның нинди кызыгы бар?..
Тыз да быз килде әни кеше һәм җаен тапты: күрше Һадиулланың кара сатин кәзәкиен гозерләп алып чыкты да өскә кидерде. Артын тартты, алдын тартты да:
— Менә бит, коеп куйган күк! — диде.
Яхшылык эшләде ул, рәхмәт әйтергә кирәк иде ана, ә мин авыз турсайттым, ник дисәң, кеше киеме бер чакрымнан кычкырып тора бит инде ул. Җитмәсә, култык асты кыса, якасы тар, тагын әллә кай төше әллә ничек шунда. Әти дәшми, ачуланмый да. Олы малайиын кәзәки- сез булуы шәп түгеллеген үзе дә сизә, күрәсең.
Киттек без шулай итеп пишкунга утырып, Яна Мәкчем авылына. Басу капкасын чыгу белән кәзәкине салып кулга тоттым, авылларны узганда гына киям дә тагын салам Кеше киеме кылчыклы, гел чәнчеп юра тәнне. Минем хәзер чалбар да бар, югыйсә, оек-чабата да яна, әйбәт укыган өчен мәктәптән бирелгән күлмәклек тә сабан туена гына тегелгән, башта кырпулы бүрек тә бар, ә кәзәки юк менә, юк кәзәки!..
Шыя буендагы киң болында буда икән җыеннары
Шау да гөр, уен да җыр, әллә ничә авыл яшьләре җыелган, әллә пичә урында уен бара Болыннары бер дә рәхәтләнеп йөгерерлек түгел икән — гел түмгәк кенә. Беренче көн ярыйсы гына узды, ә икенче көнне багана буйлы бер егет «озын уенжга өстери башлады түтәйне. Иген арасына, урманга таба алып китәргә исәбе. Күрәм, түтәйнең ул бел- мәгән-күрмәгәп егет белән һич кенә дә барасы килми, һаман артка >артыла. ничек тә ычкынырга тели, ә йөзеннән — коты очкан Килдем дә араларына төштем. Тиз генә егетнең кулын аерып ташлыйм да түтәйне алып кнтәм, янәсе.
— Туктале. кайнеш,— диде егет авызын ерып —Безнең әз генә сүз бар, әнә шул тирәләрне генә әйләнеп кайтыйк, мишәйтләмә Ука чуклы, алтын чигүле кара хәтфә түбәтәй синең башта буласы, онытма шуны!..
— Әй, такылтык! — дип, мин яңадан ташландым. Ә ул мине, нихәтле генә тыпырчынсам да, култык астымнан эләктереп, йомычкадай гына читкә чөйде. Елардай булып, тагын килеп тарткалаша торгач, тәки түтәйне аерып алдым. Дөньяның яме сүнде, болыннан ук кайтып киттек.
— Нәрсә булды, гөлкәйләрем,— диде Гөлбану түтәй,—ник иртә кайттыгыз?
Сөйләп бирдек, аннары чәйгә утырдык. Эссе булгач, кәзәкине салып элим дисәм, уң култык асты умырылып чыкканын күрдем. Түтәйгә суздым. Икебез дә телсез калдык. Ул аны кич буе ямап утырды. Ни пөхтәләп ямаса да, гаеп барыбер сизелә иде шул.
Икенче көнне иртүк кайтып киттек... Кәзәкинең ертылган булуын барыбер күрделәр. Шул нәләт кәзәки аркасында күршеләр белән әчелешле булдык, ә Һади мине тотып кыйнарга йөрде. Әй ул кәзәки!..
— Ничек яшисең, бик җәфа чикмисеңме, бик җәберләмиләрме? — дип сорадым. Тормышы бик начар булса, «Әйдә, безнең белән китик, анда баргач, икебез дә эшләрбез, әтиләрдән аерым торырбыз, ничек тә үлмәбез», димәкче идем.
— Юк, ылан,— диде түтәй,— бик әйбәт яшим. Җизнәң бик яхшы кеше булып чыкты. Ул мине ярата. «Синнән башка бер көн дә яши алмыем», ди. Мин дә ярата башладым аны хәзер. Бәхетем шулдыр дип куанам. Карчык та начар түгел: үзе дә какмый, кызларыннан да каты сүз әйттерми. «Балам» дип кенә торган була...
Менә сиңа, аңла бу дөньяны! Ике хатын аерган кешегә көчләп кияүгә бирелгән кыз — нәрсә сөйли? Юк, минем малай башка сыймый бу. Әллә яшерә микән? Төпченеп карыйм, барыбер түтәй үзенекен сайрый.
— Юк, ылан, юк,—ди.—Синнән яшермәсием инде. Күз генә тимәсен. бик әйбәт торабыз!—ди.
Ярар, бирсен ходай. Шушындый озакка аерылган чакларда, ул бәхетсез тормышта тилмереп калса — нишләр иде?..
Эңгер төшүгә Мөбарәкша абый ат белән ишегалдына килеп керде, аның артыннан Мактый бабай да үз аты белән кереп җитте. Әйбер- сәйберне төягәч, алдагы арбага ике кечкенә малай белән картлар менеп утырды. Мактый бабай арбасына Шамил белән Лотфулла кунаклады, мин дә шунда утырып барасы. Ишегалдына күрше-күлән, агай-эне тулган. Хушлашу, кул бирешү, хәерле юл теләү сүзләре озак дәвам итә. Ниһаять, җил капканы шыгырдатмый гына күтәреп ачу һәм атлар чыгып киткәч ябып, аратасын тыгып кую минем өскә төшә. Озата чыгучылар җәй уртасының сыек караңгысында соңгы мәртәбә кул изәп, соңгы теләген укып кала. Арбалар артыннан без өчәү атлыйбыз. Түтәй I шулай бәхетле булгач, җизни хәзер миңа якын булып китте. Мин i аларның уртасыннан барам, миңа рәхәт. Туган авыл кала, туган йорт1 кала, суын эчеп үскән Олы чишмәләр кала. (Ә Себердә чишмә юк, су тәмле түгел.) Аунап-тәгәрәп каз көткән, җырлап йөргән болыннар кала, күз аллары күк төтен булганчы су коенган дугайлар кала. Пичәмә тапкыр җиләкләрен-гөлҗимешләрен ашаган зиратта ничәмә тапкыр сабый яше түгелгән әни кабере кала, аның Мактый бабай белән Гап- тулла абый ясаган гади генә бура чардуганы эчендәге ялгыз каены, без барган саен моңсу гына җилбердәп каршылый торган ак каены кала. Бары да кала... Ә мин нигәдер тыныч, түтәйләр белән сөйләшеп баргангамы, бер дә артык уйланмыйм. Әллә сәфәр йөрүләргә, аерылы- шу-кавышуларга күнегеп киткәнме бу күңел, әллә яшьлек барын да ' шулай җиңел генә кичерә белә микән?..
Тегермән күперен узгач, арыякның югары очына менеп, Кечтй Шакир абзыйлар тыкрыгыннан басу юлына чыкканда без инде егерме бер олау булган идек. Кечти Шакир абзый үзе дә, кияве Галимулла да,
әни кешенең биш балалы ту тасы Гөлфаныйттәй белән ире Мехәмәтгале җизни дә, Җәләли Фәезтине дә, теге усал Зиннәтләр дә, гражданнар сугышында күп йөргән һәм бик шәп шлем киеп кайткан «камисар» Хәйберәхман абый да, көтүче Галәү дә һәм тагы бик күпләр ачлыкның беренче качаклары булып, туган авылдан китеп барабыз..
Басуга чыккач, әз генә төн салкынчасы беленсә дә, аяк астындагы ♦ тузан һаман коп-коры, җил бул.маса да. «пырак оны» 1 шикелле үзен- с нән-үзе күтәрелеп, борыннарга тула. «Бирге елга»га җитәрәк җизниләр ? алгы арбадагы әтиләр белән саубуллашып килде. Безнең янда түтәй < елый башлады, аерылышасы килмичә балавыз сыга ул. «И ыланнар, “ сездән башка пичекләр яшәрмен инде...» дигән була. -S
Ә бсзнен истә дә юк. Арбадагы әйберләр өстенә атланып утырган < унике яшьлек Шамил; «Җылама, түтәй, без бит читкә китәбез, чит- S кә!» — дип көлә. ~
«Бирге елга» күперендә түтәйләр «хәерле юл!» дип кул изи-изи ? туктап калдылар. Без күперне чыгып үргә күтәрелүгә, алар инде күләгә < булып кына күзгә эленәләр иде. Болай төнлә чыгып китүнең дә бер ф әйбәт ягы бар икән: туган авыл да. чәчәкләрендә аунал үскән болын- х нар да, җанга якын урыннарның берсе дә ачык күренми, үзәкләрне өзеп калмый — онытуы да җиңел булачак. Кыска төн яктыра башла- = ганда Тулбай инде үрләр артына күмелгән иде. Көн буена күп авыл ~ кырларын уздык, һәркайда бер үк хәл: саргаеп каткан игеннәр, басу я өсләрен күксел сөрем төсле рәшә сарып алган һавадан көек исе килеп тора. =
Җитмеш чакрымдагы Бүрсет тамагына без икенче көннең кичке с ягында гына килеп җиттек. Әйберләрне бушатып яр буена өйгәч, фатир ” кереп чәйләр эчкәч, атларын туйдыргач, Мөбарәкша абый белән 3 Мактый бабай кайтыр юлга чыгасы булдылар. Белмим ни өчендер, Мактый бабай белән аерылышып калу бик читен булды миңа. Мөбарәкша абый үз туганыбыз, бик әйбәт кеше, аның тугы» баласы янында без тагып өч бала — үзенекеләр шикелле үк тигез булып яшәгән чак-ларыбыз булды, бер авыр сүз ишетмәдек, кырын күз күрмәдек, әмма шулай да Мактый бабай миңа тагын да газизрәк, тагын да үзрәк. Ихтимал, кечс-кара яшемнән үк аның һаман күз алдында булуы, әти читтә чакларда безнең ишегалдында утын ярулары, баһадирларча олы гәүдәсе белән кизәнеп селтәнә торгач, нинди бөгәрләнеп-чукмар- ланып беткән часры төпләрен дә чәрдәкләп ташлавы, җиде төн уртасында чыккан янгын вакытында безне йомшак кына тавыш белән уятып, югары очка менгереп куюлары, каешланып беткән олы уч төбендә чалгы пәкесен янап, бер дә авырттырмый гына чәчне кырулары. үсәрәк төшкәч, мине алашасына атландырып сугарырга җибәрүләре мәңге онтылмас булып күңелгә сеңгәндер. Әнә бит, хәзер дә онытмаган ул. атын җиккәч, яр буена, без әйбер саклап утырган җиргә саубуллашыр өчен килгән. Шамил белән икебезне бөркет канатларыдай ике кул астына кертеп, дөньяның күпме авыр эшләрен күтәргән авыр учларын җилкәбезгә салды.
— Җәгез, балалар, сау булыгыз инде,— ди ул картларчарак калын тавыш белән.—Ил-җирләрен дә онытып бетермәгез исән-сау барып җиткәч тә бер хат язып салыгыз. Без дә хәлләрегезне белеп торыйк .
Артык бер сүз дә әйтмәде. Җылы, ягымлы учлары белән башлардан сыйпады да китеп барды.
— Сау бул, бабай. Гаптулла абыйга, Гадел җиңгигә сәләм әйт! — дип кычкырып калдык.
Күз чылануын энекәш алдында күрсәтәсе килми, капчыкларның икенче кырыена чыгып утырдым Мактый бабай шул сыйфатлары
> Пырак о н ы — teiepMwH иеналарын» мамыкта! булып кума торган вак он, туаам.
өстенә әкияттәге батыр шикелле булып та күз алдында тора минем. Күптән түгел белдем монысын: китәр алдыннан өйләренә кереп утырган идем, сүз иярә сүз чыгып, бабайның ни өчен «Мактый» дип аталуын Гаптул абый белән Гадел җиңги көлә көлә сөйләп бирделәр.
Безнең яктагы элекке «өстерилек»ләр усаллык бел^н дан тотканнар Русча стрелок сүзенең «өстери»гә әйләнеп китүе дә юктан гына килеп чыкмаган, күрәсең. Сапа өстерилек, Шыяп өстерилекләрнең кансызлыгын авыл телендә яман әкият итеп сөйлиләр иде. Озак еллар буена Александр патша муштрасында телен дә, кешелеген дә җуйган Сапа солдат өстерилекләрнең иң әшәкесе булган. Кышкы озын төн уртасында утынга барган кешеләрне дә сагалап торып, балта-пычкысын алып кала, тәртәсен чапкалый, я булмаса атның колак төбендә генә мылтык атып җибәрә икән. Җәен булса: җиләккәме, себеркегәме барган хатын-кызның савыт-сабасын, башындагы яулыгын алып кала, кайберләрен урман төбенә таба өстери, имеш...
Көч ташып торган таза, озын гәүдәле Газизулла исемле егет атасы белән таң алдында урман төяп ятканда да өсләренә шул Сапа өстери
төзәп тә өлгергән.
Әле генә мыекларын ата мәчедәй тырпайтып, яман да зәһәрләнеп торган Сапа солдат шыпан-шыпан гына урман эченә таймасынмы! Ә егет белән атасы, балта-пычкыларын да югалтмыйча, чананы да бушатмыйча, мылтыкны да ташламыйча, Тулбай юлы белән сыздырта биргән. Иртәгесен үк Сапа өстерилек авылга төшеп җиткән. Староста-фәләнне дә эзләмичә, туп-туры егетнең өенә килгән. Кешегә әйтүе дә гарьлек бит: авылның шундый бер мескен бүрекле «чабаташ- ииге», Әләксандр патша кулында ничәмә еллар службыда булган, ничәмә сугышлар пурыхын йоткан гаярь солдатның, атчайнилеге белән тирә-якка дан тоткан Сапа өстсрилекнең корулы .мылтыгын тартып алсын, имеш! Моны нәчәлстуа белсә, алла сакласын, «смисте далой!» диячәк бит. Менә шуңа күрә дә бу урман бүресе егетнең өенә килеп керүгә үк бүреген салып, солдат җирендә озак йөрүдән яртылаш онытып бетергән татарчасы белән аны юмалый башлаган:
— Маладес, маладес!— ди икән башын чайкап —Син шипке
Теге кабатларга мәҗбүр булган Шуннан соң, егетнең аталары аны кунак итеп, чәй эчертеп, мылтыгын кулына тоттырып, чыгарып җибәргәннәр. Бу хәбәр бик тиз авылга таралган һәм егетнең Газизулла дигән исеме онытылган. Ул — «Мактый» булып киткән...
Әнә шул баһадир Мактый бабайдан аерылып калдык. Мин аның үз мәнсезлегем аркасында, ничә яшьтә икәнен дә белмим, болай әле бнк нык сыман күренсә дә карт инде ул. Күрешүләр тагын насыйп булырмы?.. '
лек килеп чыккан.
— Аха, урман караклары! Давай балта, давай пычкы! — дип, мылтыгын төзәгән, имеш Егетнең атасы кинәт куркудан балта-пычкысын аның аяк астына китереп салгач, Сапа тагын да котыра төшеп:
— Вәләй сани! — дип, чаналарын да бушаттырмакчы булган.
Моңарчы сабыр гына торган егет:
— Була ул, бушатабыз,— дигән дә, яшен тизлегендә өстерилек өстенә ташланып, тегенең ике көпшәле мылтыгын каерып та алган.— Матри, якын киләсе булма, ату «пук-пук!» үзеңне! — дип, куш көпшәне
храбрый йөрәкле икән, никак курыкмый син, даже миннән дә! /Мактый мин сине, мактый! Давай, брат, на мировай: мылтык минеке, патша урманы синеке. Мин сине күрми, син мине белми, кисә бир!
Идән уртасына нараттан баскан егет әйтә моңар:
— Ашыкма, — ди,— смирны бас. аннары әйт: әби-бабаңа, ата-ана- ңа, җиде буын балаңа урман юлы ачык булыр, зыян салсам, кулым корыр! — диген.
Бүрсет тамагында без озак ятмадык, иртәгесен төш турыларында пароход килде. Моннан китүче халык әллә ни күп түгел иде. безне кешечә урнаштырып йөрделәр, теге чактагы төсле хәтәр тавышлы кондукторлар да күренмәде. Пароход эчен беренче тапкыр күрүдән ис-акыллары киткән малайлар арасында мин инде «карт чыпчык» идем, машина бүлекләрен, үзем белгән почмакларны—барын да күрсәтеп ♦ йөрдем, хәтта өске палубадан да ялтын-йолтын гына әйләнеп төштек. с
Пароходлар олырак пристань саен палубаларына хәтле яшел усак < утыны тутыралар икән хәзер. Әле генә урманнан чыгарылган шул чи < усак белән тартса да. без артык озак бармадык, дүртенче тәүлектә Пермьгә килеп төштек. Менә монда инде хәлләр катлаулана башлады 5 төрле яклардан килеп тыгылган халык белән Пермь вокзалы һәм анын < тирә-ягы мәхшәр көнендәге шикелле иде Әйтерсең бөтен дөнья уры- > ныннан купкан һәм бар да Себер тарафына агыла. Ә вакытында - озатырга эшелоннар, паровозлар җитми икән. Атна буена таш вокзал 2 төбендәге эсседә, тузанда, чебен эчендә ята торгач, бала-чага арасында < эч китү, кызылча, кызамык шикелле чирләр тарала башлады, ризык ф капчыклары да шактый бушый төште. Бары тик унынчы тәүлектә генә озын бер эшелон булып сузылган кызыл вагоннарда Пермьнән чыгып £ киттек. Төялгәндәге ашыгычлык арасында кем кая өлгерсә, шунда = утырды. Без Вятка аръягындагы Мурт һәм Дөм-Дөм авыллары белән * туры килдек. Урыныбыз әйбәт: өстәге сәкедә, кыйбла як тәрәзә буенда. s Җәйге җиләс җил белән җилләп кенә барасы Юлдашларыбыз да әйбәт кешеләр булып чыкты, бик тиз аралашып киттек. Ләкин тора- = бара хәлләр авырлаша барды. Аскы сәкедәге Минһаҗ абзыйның алты * яшьлек кызы төн-көн эч китү, туктаусыз косу белән изалана башлады о Бер төрле дә «тышка чыгу» җайланмасы булмагач, аның бөтен тәрәте 5 идәнгә ага, анасы җыеп өлгерә алмый, вагонда тын алыр хәл калмый, дәвалау чарасы да юк. Берничә көннән сон Ишимгә килеп җиткәч кенә ул балада холера табып, лазаретка алып киттеләр, башка вагоннарда да мондый хәлләр булган икән. Безнең эшелонны бер тупикка кертеп, кат-кат дезинфекцияләр ясап, атна буе тоттылар. Үзебез дә шул вагоннар тирәсеннән бермая йөри алмыйбыз, җибәрмиләр. Ә ризык капчыклары буш, каяндыр ашарга табасы бар. Дөрес, кайбер станса- ларда безгә манный болгаткан шулпа белән җан башына яртышар кадак чамасы ипи бнргәлиләр. Бер көнне шундый ашны алып кайтып, без малайлар ашарга гына тотынган идек, ап-ак манный ашы бик тәмле дә тоелган иде, көтмәгәндә табактан бәләкәй бер кисәк дуңгыз мае килеп чыкты, тиресендәге шитинасы да өтелеп бетмәгән. Нишләргә дип торганда, әти күреп алмасынмы!
— Ниткән нәҗес бу!—дип кычкырды ул.—Барыгыз, бар, хәзер ук чыгарып ыргытыгыз!
Җылы аш бик кызганыч булса да, чыгарып җиргә капларга, чиләген «кипәтүк» белән кат-кат кайнарлап юарга туры килде Озаграк торылган җирләрдә һәркем ризык табу ягын карый. Монда да берничә кеше, сандыгында яткан берәр кадерле нәрсәсен кыстырып, төнлә белән якын тирәдәге бер авылга качын барды. Тан алдыннан бер яшьлек тай ияртеп, капчыкларына бодай ипие төяп кайттылар. Безнең әти дә Микулай акчасы күтәреп барган иде алар белән. «Син. князь, иске бай мәллә?» — дип, буш борганнар үзен. «Авызларын корт чаккыры!» дип, кешеләр тай суйганда сукранып йөрде ул.
Ниһаять, без тагын кузгалып киттек. Еш кына берәр тәүлеккә тук- тала-туктала бара торгач, Омски янындагы Коломзино стансасында тагын тупикка сөрделәр — эшелонга тиф кергән иде. Монда без әни кешенең Нәкыйп исемле бер яшьлек имчәк малаен җирләп калдырдык. Муртның Минһаҗ абзый да гүр иясе булды. Тагын дезинфекция, мунча кертүләр, бет көйдерүләр китте. Безнең вагоннан тагын бер җиңги з. «к У.» № и. 33
юкка чыкты. Ул бер бәләкәй стансада поезд туктау белән төшкән дә вагон астына кереп үз йомышына утырган. Шундук поезд кузгалып китә башлагач, ашык-пошык чыгарга маташканда, уц аягын сыйрагыннан вагон көпчәге кисеп узган. Аны шундагы медпунктта калдырдылар. Муртның Бәдри абзый вак-төяк дүрт баласы белән ялгыз калды хәзер. Кайчан да булса бер-берен табышыр микән алар? Мондый хәлләр көн саен диярлек булып тора...
Бу михнәт юлы кырык биш тәүлеккә сузылды безнең. Арттырырга мөмкин булган кием-салыммы, башка әйберме — бар да тамакка кереп бетте. Эшелон халкының бик күпләренә өрәк төсе кергән иде инде. Бик күпләр билгесез стансалардагы больнисларда. бик күп бала-чага вокзал перроннарына чәчелеп калды. Бишенче августта гына Анжерка шахталарына килеп туктадык. Эшелонның бер өлеше тагын да еракка, Өркет тирәсендәге Черемхово шахталарына китеп барды. Монда калганнар унбиш кон карантин узганнан соң эшкә урнаша башлады. Юлдашларыбыз Анжерка, Судженкадагы төрле шахталарга таралды. Авылдашларның күпчелеге белән бергә безнең әтиләр дә Андреевский дигән яңа рудникка җибәрелде. Унсигез тулмаган үсмерләрне шахтага төшермиләр икән, мина Анжеркадагы хозотделда кара эшче булып калырга туры килде. Бер көнне кокс төйибез, икенче көнне электр стансасында шлак түгәбез, өченче көнне тимер юлда ком таратабыз. Шундый «шәп» эшләр табылып кына тора. Озакламый спецовка да бирделәр: соры парусин күлмәк белән шундый ук чалбар киеп җибәрдем. Аякта — бродии. Күн кунычлы, йомшак олтанлы бик җиңел бер әйбер ул. Шулай оек-чабатаны ташлап, алача ыштанны каплап дигәндәй, мондагыча йөрим хәзер. Баштагы киез эшләпә генә калды. Яшәр урын да бар: Мехәмәтгале җизни мондагы җиденче шахтага керешеп калган иде, алар шул ук шахтада күптән эшләүче Зәйнулла забойщик* ның бәләкәй генә бер алачыктай өенә фатир керделәр, мин дә аларда тора башладым. Гөлфаниттәйнсң биш баласы бар, дүртесе кыз, төпчеге малай. Алар берсе дә эшкә ярарлык түгел — ваклар. Җизни — аңгы-миңгерәк бер юаш кеше. Русча сыңар авыз сүз дә белми. Ул үзе сәүдәгәр Гатаулла малае, тук тормышта үсеп, дөньяның әчесен-төчесен татымаган, аны күрше авылның әнә шул уңган һәм акыллы кызы Гөлфанигә өйләндергәннәр, бай йортыннан башка чыгарганнар. Үзенә тигән бер иманасы өстенә атасы аңа әвен корып биргән. Җизни кеше авылда әнә шул әвен кую белән моңарчы бала-чагасын туйдырып килә иде. Ачлык җилләре аларны да кубарып, монда китерде Шахта эшен ул авыр кичерә, сменадан кайткач ыңгырашу-сызланулар бик күп була. Алты сәгать эшләп чыкса, унике сәгать йокы кирәк ана.
Забойда эшләүчегә пот та ун кадак он бирелә, гаилә әгъзаларына да ун-унбиш кадак чыга. Җиде тамакны туйдырыр өчен бу, әлбәттә, җитми. Тормышның бөтен авырлыгы, кайдан бер умачлык он табу кайгысы, бала-чага хәстәре бары да шул хатын өстенә төшә. Җитмәсә, ул балаларның өчесе шулай ук аталарына охшап туган, акылга зәгыйфь булып үсәләр. Әмма Гөлфаниттәй ал арның берсен дә араламый, тигез карый, тигез ярата. Шулар өстенә ул бер тиен түләүсез мине дә тәрбияли, өс-башымны юа, алып кайткан егерме биш кадак онымнан ипи пешерә, ярма-токмач бирелгән чакларда аш пешереп ашата. Үз балаларыннан яхшырак карый ул мине. Бу әйбәтлегенә шаккатарсың аның. Мин бит аңа сеңелесенең үги малае гына. Шул яхшылыгы белән ул миңа үз анам шикелле кадерле хәзер.
Без килеп озак та тормастан, кура җиләге пешеп җитте, урманга йөр!: башладык. Анжерка тирәсендәге яныкта котырып куралык үскән, аның җиләген җыеп бетерә торган түгел иде ул елны. Мин эштән кайтуга Гөлфаниттәй белән кызларын ияртеп урманга китәбез Ике сәгать эчендә зур-зур ике кәрзин җиләк җыела. Без аны, күрше-тирәдәге
электән торучы хәллерәк өйләргә йөртеп, онга-ипигә, бәрәңгегә алмашабыз, мш янына куш була. Үзебез дә туйганчы ашыйбыз, киптерәбез, как коябыз, шикәр бирелгән чакларда хәтта варенье кайнаткан булабыз. Җиләк бетүгә искиткеч күп булып шомырт та өлгерде. Агач төбенә килеп ботакларын иясең дә яфрак яшеллеген күмәрдәй чем-карз булып сыгылган эре-эре шомыртлы тәлгәшләрне кәрзингә кул белән ♦ сыдырып кына төшерәсең. Шомырт шул хәтле өлгерән — кул тиюгә с чөменнән кубып, изелми-сытылмый үзеннән-үзе коела башын. Урман- $ нан кайтканда авызлар кап кара була. Шомырт безгә бигрәк тә ярап < куйды: бер котелогына бер котелок он бирә марҗа түтәйләр. Алар шомырт оныннан пешергән пирожкины бик яраталар икән. Гөлфанит- ‡‡ тәй дә пешергәли башлады аны: шикәре дә күбрәк булса, телеңне < йотарсың! Үзе бик туклыклы була икән тагы. Ә безгә иң кирәклесе— 5 шул ягы!.. 2
Шулай да Себер хәтле Себертә килеп тә ачлыктан качып булмады 3 бугай. Ул безнең ишек төбендә генә сагалап тора. Умач белән көлчәдән < узып булмый, Ф
а.
Уңлдады кәсепләр =
Көзен Нукай (авылдагы кушаматы) жизни белән мин» тиф бәрел S екты. Икебезне бер арбада Судженка больннсына алып киттеләр. Шан- я тан алгыры, михнәт юлларын кичкәндә эләкмәгәнне, монда килеп х урнашкач чирләп ят, имеш! Дөрес, мин озак юанмадым, яшьлек алдыр- = тандыр инде, унбиш көн эчендә терелеп тә чыктым, ә җизни кеше өч айсыз котыла алмады. Гөлфаниттәйнең кече малае белән кече кызы да эч китүдән җәфаланды. Өйдәге тормыш бик тә начарланып китте. Юх, минеке түгел, минем хәл, киресенчә, элеккедән уңайлырак иде хәзер. Терелеп эшкә йөри башлагач, көннәрдән бер көнне мине «материальный отдел» дигән конторга рассыльный итеп җибәрделәр. Төрле урыннарга пакет ташый башладым. Дәрәҗә күтәрелде, мине хәзер «Стар-ший куда пошлют»1 дип атыйлар. Кыш кергәч, өс-баш та үзгәреп китте: аякта көрән киез итек, сырма чалбар, өстә кыска кайры тун, олылар өчен тегелгән булса да, җиңнәрен кайтарып, билне каеш белән буып куйгач, тап-тамап гына. Башта да кәжүннн колакчын бүрек. .Хәер, барысы да кәҗүнни — эш киеме итеп контордан бирделәр.
Гөлфаниттәйгә бик авыр. Җизнинең бальничнига чыга торган оны потка да тулмый хәзер. Шул чирлеләр аркасында Гөлфаниттәй кешегә кер-фәлән югалаудан да туктарга мәҗбүр булды, бәрәңге-чөгендер- торма казу, кәбестә кисү шикелле эшләргә дә чыга алмады, шулай итеп, ай ахырларында умачка да туймый башладылар. Чирдән арынып килүче балаларга да рәтлерәк ашатырга, җизни кешегә дә өстәмә илтергә кирәк. Ә тифтан терелә башлагач, үзем беләм, шул хәтле ашыйсы кнлә, күршең коры ипи генә чәйнәгәндә дә авызыңнан сулар кнлә. Тик каян алсын соң Гөлфаниттәй? Алмашырдай әйберләре дә калмаган, кайчангыдыр зур яшел кияү сандыгының эче дә шып-шыр. Ничә генә ачып, ничә генә актарса да, ертылып беткән иске күлмәк, иске чүпрәктән башка бер нәрсә дә килеп чыкмый аннан. Шулай да ул зарланмый, эчтән тынарга тырыша. Миңа бнк уңайсыз: ничек булышырга белми аптырап йөрим. «Ылан, бер умачлык кына оныңа керик әле...» дигән чакларында җаннар тетрәп китә. Талонга килгән ярма-токмач ише әйберне Дә биргәләгән булам, тик андый вак-төяк белән генә берни дә үзгәртеп булмавы көн күк ачык.
‡‡ «Старший куда пошлют» — «кая җибәрсәләр, шунда чабучы башлы» дигән мәгънәдә нелеп әйтелә торган сүз.
Шул чакта гаепле бер эш эшләп ташладым. Нәкъ ай ахыры иде, яна эшли башлаган җиремә беренче тапкыр азык-гөлек карточкасына баргач, «әни беләч энем бар» дип, курка-курка гына өстәмә ике карточка яздырдым. Ышандылар, бирделәр Иртәгесен кибеттән, шулай ук к>рка-курка гына, үземә егерме биш. «әнигә» унбиш, «энекәш»кә ун — барлыгы илле кадак он, тагын әллә нихәтле токмач-ярма, бәрәңге күтәреп кайттым Юл буе як-ягыма карандым: менә-менә килеп тотарлар шикелле тоела. Ә инде өй ишегеннән исән-сау узгач, бер дә галәмәт юмарт кешеләрчә:
— Гөлфаниттәй, менә бу онның утыз кадагы сезнеке! — дип кыч-кырдым— Ярмалары да сезнеке!
Ә кем кесәсеннән юмартландым?..
Хәзер дә аңлый алмыйм: яхшылыкмы бу. әшәкелекме? Күз алдыңдагы мохтаҗларга булышыйм дип, кемнедер икенче берәүне өлешсез калдыру дөресме? Юк, дөреслек минем якта түгел иде бугай... Дәүләт исәбенә яхшы атлы булучылар барыбер казна каракларыдыр инде ул...
Ярый әле. бу хәл озакка сузылмады, егерме икенче елның февраль айларында базарлар ачылып китте. Авыл кешеләре Анжеркага ит-май, бәрәңге, иген-тару китерә башлады. Талонга шактый шикәр, тозлы чуртан, тәмәке, шырпы бирелә, азмы-күпме мануфактура да чыккалый, шуның ише нәрсәләрне снга алмашырга мөмкин, акчаң күл булса, сатып алырга да була. Бу инде безнең хәлне берхәтле җиңеләйтеп куйды...
Ял көннәремнең берендә әтиләргә бардым. Себергә килгәннән бирле ал арда булган юк иде әле. Әни кеше кунак итеп чәй эчертте, аннары мине котырта башлады:
— Сабын җук бит, күзгә кырып салырлык та җук, бөтен рутник катыннары интегә,— дип тотынды ул.— Ә Тумскидә тулып ята ди. Кеше дигәнең тик тормый, шуннан җук кына хакка алып кайта да монда әллә нихәтле он каера икән! Ә без монда төче көлчә кимерәбез...
Китте бу. китте тезеп. Юкка мин йөрим икән малайлыкта чабып, бушка гомер уздырып, чабата туздырып. Шул Томскидан сабын алып кайтып онга сата башласам, күр дә тор, бөтен дөньялар ал да гөл булачак икән, үзебезнең дә тамак туячак, рудник хатыннары да сабынга рәхәтләнәчәк, һәм тагын әллә ниләр, әллә ниләр булачак! һәм мин котырдым. Дөрес, үземнең «сабын мелианеры» булуыма бик үк ышанып җитә алмадым, чөнки бер тапкыр «Юныс байдан да бай булдым» бит инде мин, мәгәр бу йөрү шулай да кызыклы булыр сыман иде. Бердән, мин малай чакта ук әтинең Томски дә Томски дип күпме мактап сөйләгәне бар. ә мин Себергә икенче рәт килеп тә аны һаман күргәнем юк. Икенчедән, анда берәр укуга эләгеп булмас иде микән, бу кыш тәки әрәмгә узды бит. ни мәгънәсе бар ул курьер булып йөрүнең? Өченчедән, иптәш тә бар: күршедә генә торучы Мәснәви дигән кордаш малай анасы белән шунда сабынга йөри һәм ниндидер табыш та итә-ләр икән. Шулай итеп, җир-сулар кипкәч, әни кеше малайларының авызыннан өзеп әзерләгән бер пот онны аркага асып, киттем мин тегеләр белән Томски каласына. Анжерка стансасында кача-поса гына күмер пульманына кердек тә, капчыкларны антрацитка күмеп, бер почмакка сыенып утырдык. Капчыкчылар бер без генә түгел икән, шуңа күрә проводниклар күзенә чалынсаң, хәзер үк куалар да төшерәләр. Бик озак күмер эчендә утырганнан соң поезд кузгалып китте. Егерме җиде чакрымдагы зур гына Тайга стансасына ике сәгать килеп, шулай ук кача-поса гына вагоннардан төштек. Томскига поезд төн уртасында гына буласы, көн буе перронда «кызындык». Монда әллә нихәтле беспризорник малайлар җыелган иде. Миннән олыраклар да, бәләкәйләр дә бар, һәммәсе дә безнең яктан килгән татар, чуаш. урыс, мукшы
малайлары. Юк, алар бер дә бозык, усал түгелләр, гсеше эиберсенә дә тимиләр. Вокзалда яки перронда берәр ашап утыручы күренсә, аның тирәсен сырып алалар, үзенә түгел, ипиенә карыйлар. Тик ул кешенең дә ипне бер сынык! Ә инде тәмәке тартучы тирәсеннән анын т-эпчеген алмыйча китмиләр, һәм ул бичара төпчек, унлап малай «бер генә, бер генә!» дип суыра торгач, кайсыныңдыр ирененә ябышып сүнеп кала. А Байтагысының янбаштан кигән бәләкәй капчыгы бар. ләкин соранчы- _ лык билгесе түгел, «хужалык» капчыгы. Аның эчендә агал кашык. < калай кружка, тагын ниндидер тимер-томыр кисәкләре, төрле иске- москы барлыгы күренә. Алар перронның бер башыннан бер башынэ чапканда, шул капчыклары шылтырап, үзенә бер оркестр тудыра. 5 Ерактан килүче «курьерски»ләрVIII дә Тайга стансасында шактый < юанып китәләр. Менә шунда инде бу егетләрнең бәйрәме булып ала. £ һәр тәрәзә турында диярлек урысча, татарча, чуашча көйләү башлана. ~ Миннән бәләкәйрәк буйлы, шактый зур алача капчыклы, тез күзләре з авызын ачкан һәм каешланып беткән «күн» ыштанлы, олы соры күзле < Сапсшка дигән татар малаеның тавышы моңлы гына яңгырый икәп:
Безнең илләр кай якта, дип. Кыр казыннан сорадым.
Кыр казлары гангылташкач. Бер утырып жыладым шул, Бер утырып жыладым ...—
дип җырлый иде ул. Бер урында бирмәсәләр, икенче вагон каршына килеп тагын дәвам итә:
Китә казлар, китә казлар, Теләмиләр калырга.
Атам да юк, анам да юк. Белмим кая барырга шул. Белмим кая барырга...
«Международный» дигән вагон янында карлыккан юан тавышлы рус малае Пашка: «И никто не узна-е-ет
Где могилка моя-а»ны суза. Күршедәге тәрәзә турында Пилатка дигән бәләкәй генә, сипкелле генә чуаш малае туты- гып-яньчелеп беткән жиз подносны каралып беткән сабый бармаклары белән деңгелдәтә. Бу беркатлы зәгыйфь кенә тавыштан ниндидер бию көе чыга шикелле Пилатканың үзе шикелле үк чандыр, сары чәчле мукшы иптәше, ыштан кылкасын күтәрә тәре, шул көйгә биеп маташкан була. «Акмаса да тама» дигәндәй, боларагың «тырыш хезмәтен» күргәч, юлчылар я ак күмәч кисәге, я колбаса, я акча, я конфет суз- 1алыйлао. Поезд кузгалып киткәч, бермәлгә малайлар да югалып тора. Алар җимерек вагоннар арасындагы үз «оя»ларына китеп, табышларны бер-беренә күрсәтешәләр икән. Моны безгә Сапешка әйтеп бирде Анын чын исеме кайчандыр Сафиулла булган, Кукмара тирәсендәге Мәчкәрә авылыннан килгәндә ата-анасы холерадан шушы Тайгада икесе бер көнне үлгәннәр, бер көнне күмелгәннәр. Сафи шулардай аерылып китә алмый йөри икән. «Әр көнне бер барып кайтам яннарына»,—ди ул.
Кичкә таба алар вокзал артындагы йортларга таба йөгерешә башладылар анда «эвакопункт* дигән мәрхәмәтле урын булып, боларны көненә ике тапкыр тары өйрәсе белән сыйлый икән...
Томски поездына төнге бердә генә «куян» билеты белән утырып киттек, капчыкларны түбәнгә сәке астына түргә үк яшердек тә үзебез нц өскә сәндерәләргә постык Ьөтен вагонга бер шәмле «сукыр» фонарь яна, караңгылык безне бик әйбәт саклый, тогсалар — шәфкать юк. чөнки бездәйләрне спекулянт дип атыйлар икән. Исем шәп! Таң яктыр
VIII Курьерски — уд чакта шул исемдә поездлар бар иде.
Ш 0 И X H МАННУР
ганчы вокзалга килеп төштек, бу да әйбәт узды: кайсыбыз ишектән, кайсыбыз тәрәзәдән чыгып, тотылусыз котылдык. Капчыклар күтәреп, әллә ничә урамнар үтеп, базарга килеп кергәндә иртәнге алтылар булгандыр — базар мыж кайный иде инде. Әйтерсен элекке заман базары. Ончылар рәтендә озак юанмадык: кулга ничәдер миллион «совзнак» тоттырып, «товар»ны алып та киттеләр Сабынчылар рәтендә сайлана башладык. Сабын заводтан чыкмаган, һичбер кләймә-фәләне юк, аны шушы сатучылар үзләре кайната, имеш. Яртышар аршинлы борысларны такта өсләренә тезеп куйганнар, жаның ниндиен тели. /Мәснәвинең анасы ниндиен алса, мин дә шундыйны алырга тырыштым. Сабынны хатын-кыздан оста кем белсен? Он акчасына тигән ничәдер борысны капчыкка төреп, сүс белән бәйләдек тә кире вокзалга юнәлдек. Беркая йөреп, бернәрсә күреп булмады. Ярар, икенче килүдә мин үз сукмагымны табармын әле. Шундый ук мең мәшәкать белән, кергә-пычракка батып кайтып кердек.
Менә без хәзер элекке «вак товар бае»ннан «сабын бае»на әйләндек, йөрим рудник буйлап, сабын тутырган кәрзин күтәреп. Бер дә алай бик ябырылып төшмиләр. Он һәркемнең үзенә такы-токы. Ә сабын дигәнең, юньсез, көннәк-көн кибә бара. Әстенә су бөркеп, идән астына куеп саклаган да булам, юк, барыбер кипшенә. Иртә беләнгә өстен балык тәңкәсе төсле елтыравык тоз каплаган була. Аны кырып таш- ламасаң, сабыныңа әйләнеп тә караучы булмый. Атна-ун көн дигәндә көчкә иллә-алла сатып бетереп, утыз биш кадак он җыйдым. Ай-яй, зур табыш! «Алтыга ал, бишкә сат, атың булсын сәүдәгәр»...
Карточкаларга килгән ул бер пот онны балалар авызыннан өзеп биргән иде бит әни кеше. Шулай да ул, дулый-дулый булса да, тагын биш кадак өстәп, тагын җибәрде мине. Тагын киттек Мәснәвиләр белән. Тагын шулай таң алдында Томскига барып җиттек. Вокзалга туктавыбыз гына булды, «облава!» дигән куркыныч сүз таралды. Вагондагы капчыкчылар ду-кубып әрле-бирле чапкынлый башлады. Кайсыларыдыр арт кырыйдагы тәрәзә рамнарын төшереп, шуннан ике юл арасына сикерергә тотынды. Мин дә. капчыкны аркага киеп, берсе артыннан сыдырылып түбәнгә төштем. Төшүем генә булды, эләктереп тә алдылар. Мылтыклы, хәрби киемле юл сакчылары «А, паразиты, попались!» — дип, әйдәп тә киттеләр безне. Кая алып баруларын уйлап та өлгермәдем, төрмә ишегалдына китереп тә керттеләр һәм камераларга тутыра да башладылар. Белмим нилектәндер, мине беренче каттагы бәләкәй генә камерага берүземне тыктылар. Авыр чуен бикләвечләр «шалт-шолт!» итеп кенә калды. Башка суккандай миңгерәп торганнан сои капчыкны салып, таш идәннең бер почмагына куйдым да әстенә угырып елый башладым. Яшьне гуктата торган түгел: әйтерсен маңгай астыннан чишмә бәреп чыга. Куркып елыйм, гарьләнеп- хурланып елыйм. «И ходаем, яшь кенә башларыңнан төрмәләргә килеп кер инде. Ристан бүлуларым шушы микәнни?.. Суд ясап, әллә ничә елларга олактырсалар, нишләрсең!» дип, тагын да мөлдерәбрәк китәм. Ике-өч сәгать узгандыр, берәү-бер килүче, сораучы юк. Агасы яшь агып бетте бугай, күз төпләре әчетеп кипшенә башлады, үзем дә тынычлана төштем шикелле. Хәтта:
Ннчә еллар бу бинада ялгыз утыра башым
Бер савыт су. бер телем икмәк ирер бәнем ашым,— дигән бер жыр да искә төште. Мин аны кайчандыр «Тәфтиләү» көенә үземчә бик шәп итеп җырлый да идем. Үземне озак еллар төрмәм ялгыз утыручы, тәрәзәгә карап шул җырны җырлаучы итеп күз алдыма китердем, һәм... көлеп жибәрдем. Ишектә тимер челтәрле бәләкәй ген» тәрәзә бар. шунда карыйм, кемдер килеп шуннан кычкыруын көтәм. «Судсыз гына балалар йортына жпбарсеннар иде, рәхәтләнеп укы» ятар идем...» дип телим ходайдан,
Көндезге уникеләрдә тәрәзә түгел, ишек үзе ачылды, аннан кэргән кеше документ сорады. Педкурслардан алган белешмәне бумажник төбендә йөртә идем, шуны күрсәттем. Файдасы тиде бугай: каталажкадан чыгардылар. «Бүтән болай йөрмә'» дип, каты кисәтү дә ясадылар, әмма детдом дигән сүз авызларыннан чыкмады Мин тагын капчыкны асып, базарга юнәлдем. Үзем табып, кая да булса урнашу юлларын ♦ эзләргә тагын йөрәк җитмәде. Шул каһәр тигән сабыннарны төяп, _ Мәснәүләрне дә тапмыйча, тагын кайтып киттем. Өйдәгеләргә барын < да сөйләп бирдем, бүтән йөрисем килмәвен аңлатырга да тырыштым. < Шулай да, алып кайткан сабынны күтәреп, рудникны тагын күпмедер “ тапкыр әйләнергә туры килде әле. Сабын сатуның бу юлы да рәте * чыкмады, җыйган он утыз кадакка төште. Әни кешенең дә дәрте сүрел- < де бугай, мине артык кыстамады... g
Ул арада хатын-кыз, яшүсмер якын-тирә авылларга эшкә тарала ~ башлады Әни кеше моны шундук абайлап алды. Гөлфаниггәй белән з мине ияртте дә, өчәүләп уракка чыгып киттек. Бу тирәдә генә эш < табылмас дип ерактагы Итат стансасына хәтле «куян» булып барсак ф та, урак өсте әле җитмәгән булып чыкты. Әниләр кайтып китте. Ә мин бер хәлле генә кешедә тамак хакына печән чабарга калдым. Ипие £ бодайныкы булса да, ашы яшел суган тураган квас похлебкасы гына в булгач, кысыр басудагы каты печәнне аюдай таза «чалдон» агайлар = белән беррәттән чабып бару «кәҗә майлары»ңны чыгара икән. Атна- 5 дан артыкка чыдап булмады. Юлга бер ипи белән өч-дүрт кыяр бирде- * ләр, атналык эш хакы шул булды. s
Мин кайтканда арышлар өлгереп килә иде инде. Берничә көннән * кабат чыгып, Иҗморка районындагы бер авылда уракка ялландык. » Хуҗабыз бай кеше түгел, гадәти генә йорт-җнрле, ике генә атлы яшь Э бер крестьян. Хатынының, берсе бишектә, берсе итәктә дигәндәй, өч-дүрт баласы бар, шуңа күрә генә кеше ялларга мәҗбүр икән. Үзләре әйбәт кешеләр, тамак ягын кысмыйлар, дисәтинә башын да унике кот онга килештек. Ә дисәтинәләр Себердә иңгә дә, буйга да йөзле икән, урак белән кырка-кырка башына барып чыкканчы күзләрең күгәрә, билләрең таш булып ката, кулга кан төшә. Шулай да кышлык икмәк эшләп каласы килә. Гөлфаниттәйгә генә читен, ялгызы гына булгач, ана инде бермә-бер ким тиячәк, ә өендә бнш бала!
Ике атнадан артык казганып, аркаларга икешәр пот он асып, кайтыр юлга чыктык. Күбрәген дә күтәреп булыр иде, тик вагон баскычларында, буфер өсләрендә шыкыеп йөрүче «куяннарга» кинәт келә сикереп төшәргә, вагон асларыннан кача-поса чыгып, икенче бер тамбурга йөгерергә туры килә. Бу юлы без Владивостоктан Мәскәүгә йөрүче «скорый»нын «международный» вагонындагы киң баскычларга эләгеп, исән-аман гына кайтып җиттек. Калган оннарны, кабат барып, шундый ук мәшәкатьләр белән ташырга туры килде.
«Миндә бар, синдә юк»...
Ул елны эрбет чикләвеге бнк шәп булды. Август ахырларында рудникның төп халкы ат-тун белән барып, куна-төнә тайгада ятты, кап- чык-капчык чикләвек ташыды. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, без дә киттек Шамил энекәш белән тәпи-тәпи генә. «Пихтач» разъездыннан нихәтле эчкә керсәк тә, башкалар коеп киткән җирләрдән уза алмадык. Без соң әле кедр суккан малайлармы? Шулай да үзебезчә маташкан булабыз махсус ясалган тимер тырнакларны аякларга беркетеп, зифа буйлы эрбет агачының таҗына хәтле менәм дә ботак очларында калган «күркә»ләрне таяк белән бәреп төшерәм Шамил ал арны куе үлән арасыннан җыеп капчыкка тутыра. Ләкин ул түзми, икенче бер агач
табып, ялан тәпиләрен сагызлый да өскә менеп китә, үзе коя, ячәсе — егетлек күрсәтә! Ә үлән арасына, төп куышларына поскан борындыклар шуны гына көтеп торалар икән: без төшкәнче әллә нихәтле «күркәжне кимереп эштән чыгаралар, куышларына ташып бетерәләр. Йөри торгач, өч тәүлек узды. Зур итеп учак ягып, тайга төбендә кунган төннәр, аркаларны vrra җылытсак, күкрәк туйган, аяк тунган чаклар, шылт иткән тавыш ишетелгән саен яныбызга таяк таянган «аю хәзрәт» килеп чыгуын көтеп яткан шомлы һәм татлы минутлар истә калды. Икебезгә ярты капчык чиста чикләвек алып кайттык, бу инде коры йөреп буш кайткан ише түгел, картлардан да оят булмас, өйдәге малайларга да «эш» табылачак.
Озак та үтмәде, тагын тиф белән егылдым Бусы «возвратный» дигәне икән Тамырга кан җибәреп, унбиш көндә терелтеп чыгардылар. Кан бирүче кыз—шундагы Рита исемле санитарка иде. Терелә башлагач, ул миңа елмаеп йөрүчән булып китте. Урта бармакта илдән үк киеп килгән бик шәп «тульски» балдак бар иде. Ялтыратып җибәрсәң, гел чын көмеш төсле булып китә иде ул, шуңа күзе төште. Терелеп чыккан чакта ул шәп балдакны шул сөйкемле кызга истәлек итеп биреп калдырырга туры килде...
Себернең иртә көзе тиз узып, беренче кар җиргә ятканда мин инде тәмам савыгып җиткән идем, каядыр эшкә урнашырга кирәк иде. Сәер безнең бу әни кеше, һич аңламассың, каян гына уйлап таба: бер карасаң, мине Юныс байдан бай итә, икенче карасаң, укудан туктатып йорт ялчысы итә, өченче карасаң, «сабынчы» итә, ә хәзер нәрсә ди?
— Әнә, кеше юк бит безнең Әндриескидә, бала-чага укытырга керсен, гыйлеме тулып аркылган ич,— ди.
Шаклар да каттым, кеше әйткәнме, үзе уйлап тапканмы ул моны? Ә минем башыма да килгән нәрсә түгел! Әти дә аны куәтли тагы:
— Барып сөйләш, булдыра алырга тиеш син хәзер,— ди.
Мин, ахры, кеше сүзенә бик тиз бирелә торган малай бугай — шундук бу эш мине кызыктырып та куйды. Чынлап та булдырып булыр микән? Эх, шәп тә булыр иде соң! Юк, барып чыкмас. Рудникта утыз- кырык бала бардыр, алар ничә класска бүленәчәк, ничә төрле холык- фигыль бар аларда Малай гына башыңнан тыеп кара син ул ташбашларны! Ике көн уйланып йөрдем. Үземнең әйбәт укытучыларым күз алдыннан кичте. Бер уйлаганда Хөсәен Абушаев булдым, икенче уйлаганда Хөсәен Габитов булдым, өченчесендә Фарукъ абзый булып карадым. Шулар шикелле укыта алсам, эшләр барып чыгар төсле күренә. Тик менә минем тәртә кыскарак, тыңлаусыз малайларны чәпәп ташламам микән? Гыйлемне «куллап бирү» заманнары узды бит хәзер. Ә өйдәгеләр һаман котырта: «Бар да бар! имеш, ычкындырма урынны, калырсың авыз ачып». Иң элек файданы күздә тота торган әни кеше «жалунҗәсе» белән дә кызыксынмый. Тамакка җитәрлекме — белгән кеше юк.
«Хөсне хат» дәресендәгедәй бик тырышып, пөхтәләп гариза яздым да Судженкага киттем, анда хәзер район үзәге. Мәгариф бүлеген табып, «нацмен» IX инспекторы бүлмәсенә кердем. Керүгә ис-акылларым китте, күргән күзләремә ышанмагандай, бир мизгелгә тукталып калдым: китаплар, плакат-карталар шикелле әсбаплар өелгән олы бер өстәл артында миңа бик таныш кеше утыра!
— Гайнеттин абый, сезме бу? — дип йөгереп килдем дә ике кулымны аңа суздым. Ул да кинәт калкынып:
— Тукта, тукта... Шәйхелислам, син түгелме соң? — дип, мине кочаклап алды. Өстәл аркылы килеп чыкты бу эш. Шулай да һәйбәт минут иде бу. Мин дә, туган абыемны күргәндәй, аңа сыенып калдым.
IX Наимен — азчылык мнллатләр.
Әйе, моннан жиде ел чамасы элек шушы Судженкада бер баракта яткан һәм төннәрнен берендә юкка чыккан Гайнеттин абый иде бу.
— Кара әле, брат, син полный егет булып жяткәнсең хәзер! — дип гажәпләнде ул.— Әле кайчан гына ялан тәпиле ярканат идең бит?..
Ә мин аның элекке матур чәчләре чал белән чуарлануына, сөйкемле генә сирәк шадра сибелгән маңгаена шактый тирән сызыклар ятып. ♦ сизелерлек олыгая төшүенә гаҗәпләндем. Татын да бигрәк, аның с монда, Судженкада, булуы гаҗәп иде. Ә мин шушы ук тирәдә инде бер £ ел торып, аның хакында кешедән дә ишетмәгән идем, үзем дә күрә б алмадым. Беренче сүзем шул хакта булды. <
— Гажәп түгел, дустым,— диде ул.— Дальний Еостокта актык £ сугышлар беткәнче тоткарланырга, аннары госпитальдә кабыргаларны < ремонтлатырга туры килде. Мин әле монда яңа кеше...
Шунда гына күзем төшеп, тагын бер шаккатып калдым: аның яшел s постау «Лренчеге» түшендә... әллә ялгыш күрәм инде... юк, чын үзе 2 бугай... Минем әле аны чын тере кеше түшендә күргәнем дә юк... шул < микән соң?., һәм мин кыюлыкны жыйдым да: ф
— Гайнеттин абый, бу... ни... чын үземе? — дип, бармак белән
төртеп сорадым. £
— Үзе инде...— дип көлемсерәде ул, башын селкә-селкә, бәләкәч х
малайларга аңлатканчарак итеп. ®
Кинәт Гайнеттин абый миңа бик югары булып, бик зур кеше булып күренә башлады. Ник дисәң, аның түшендәге кызыл лента өстендә: сугышта зур батырлык күрсәткән кешеләргә генә бирелә торган Кызыл = Байрак орденының чын үзе беркетелгән иде. Сокланудан нишләргә бел- к мичә, күзләрне һаман шуннан ала алмыйм. Хәтта үземнең ни йомыш о белән килгәнне дә онытып, әдәп саклауны да истән чыгарып, сорашыр- Э га тотындым. Бер сөйләшә башлагач, барына да кагылырга туры килде. Теге вакытта үзен тотарга киләселәрен алдан сизеп, Красноярга качкан икән ул. Мәгәр аннан барыбер озакламый тотып алганнар аны. Революцияне «Иркутский центральэдә каршылаган. Чыгарылгач. Черемхово шахтерлары арасында эшләп. Колчак кузгалуга, тагын «идән астына» кергән, аннары актык атышкз хәтле Ерак Көнчыгыштагы ак генераллар белән сугышып йөргәндә ике кабыргасыз калып, госпитальдә яткан...
Боларны ул бик кыска итеп, хәтта бик коры гына сүзләр белән әйтеп узды, ордены турында бөтенләй телгә дә алмады. Малай чагымда ук яраткан кешемнең шундый соклангыч юллар узуы күңелдә горурлык тудырды һәм үзем дә шунда йөргәндәй рәхәт булып китте...
Хәзер инде ул сораштыра башлады. Баштан үткәннәрне сузмый гына сөйләп, әтинең Андреевка шахтасында эшләвен, шунда яшәвебезне әйтеп бирергә туры килде.
— Үзең ничек соң? — дип сорады ул аннары.— Эшлисеңме, укыйсынмы дигәндәй?..
Шунда гына үз йомышым искә төште. Ык мык итебрәк тордым да. куен кесәмдәге гаризаны чыгарып, аңа суздым.
— Монда килүем менә шунын өчен иде.. — дип өстәдем.
Кәгазьгә күз йөгертеп чыкты да гаҗәпсенебрәк миңа карады: «Ай- һай, бик югары үрелмисеңме соң?» — дигәндәйрәк иде бу караш. Белем яклары белән кызыксынды. Икенче баскычта алты класс бетерү өстенә педкурсларда укуымны да әйтеп бирдем. Теге вакытта мине коткарган белешмәне дә гаризага теркәгән идем, Ул әле миңа, әле шул кәгазьләргә карап-карап торды да:
— Практикаң бармы сон синең? —дип сорады.
Коелдым да иңдем: мондый сүзне беренче тапкыр ишетүем, мәгьнә- се ничек икәнен дә белмим Инде ничек җавап бирергә? Нәрсә икән ул? Шунсыз укыту мөмкин түгел микәнни? Нинди дә булса берәр доку-
Менттыр инде, күрәсең?.. Башка тай типкәндәй, һил нәрсә шәйли алмый тик утырам. Ничек дип җавап бирергә соң? «Бар» димме, «юк» димме? «Юк» дип әйтсәң, алмаячак инде ул. Ә бу эшкә мин күңелне тәмам беркетеп җиткергән идем инде, бик әйбәт булыр төсле күренә иде. «Бар» дияр идем, «Күрсәт, алайса», дип сорый калса, нишләрмен? Каян чыгарып күрсәтим мин аңа ул практика дигән нәрсәне? Ялганын тотылгач, сиңа кем ышансын аннары? Ни дияргә белми икеләнеп, бурлаттай кызарып, башны түбән үк иеп, шактый утырганнан сон: «Әзрәк бар инде ул», дип пышылдадым. Күзләргә карап ялганны тотмагае дип куркам үзем.
Гайнеттин абый үзе дә минем хәлне аңлап алды бугай, яңа сораулар белән артыгын төпченмәде. Укытучылар җитмәвен әйтеп, тырышып эшләргә кушып, гаризама резолюция салды. Аны күрше бүлмәдә рәсмиләштергәч, бер атнадан балалар исемлеген төзеп, ничә класска бүленәчәкләрен билгеләп, күпме дәреслек һәм башка әсбап кирәк буласын чамалап, җигүле ат белән яңадан килергә кушты.
Баш күктә! Биш атлыйсын бер атлап дигәндәй, өйгә кайтып барам. Мин — укытучы! Әйтерсең йөз ел теләгән теләгемә ирешкәнмен! Ә ничек укытырмын икән? Ул хакта әле уйлап бетерә алмыйм. Анысы әле ерактагы яшен шикелле генә тоела — куркыныч түгел.
Шулай да теге нәләт сүз һаман баш миен кыргычлап тора. Беренче очраган кешедән сорамый түзмәдем.
— Практикамы? — диде шитина мыеклы бабай.— Практика — кыш көне бәкедә коену!
— Ә-әй! — дип кул селтәдем дә китеп бардым. Уйламый авыз ачсаң, әллә ниләр ишетерсең...
— Дөресе шул! — дип кычкырып калды карт.— Менә үзен коенып кара!..
Кайткач әтидән сорадым.
— Прахтикәме?..—диде ул уйлангандай итеп. Аннары күзләрен шаян җемелдәтеп кенә әйтә куйды: — Миндә бар, синдә юк!.
Менә әкәмәт, ул да табышмак уйный бит!
— Нәрсә, әллә тегендә сорадылармы? — дип куйды әти бераздан. Мин әйткәч, анлатып бирде:
— «Укытып караганың бармы?» дип сораган синнән Гайнеттин абыен,—диде —Син соң, күпме укып йөреп, шул сүзне дә белмисеңмени?..
Үтерде дә салды! Юк шул, үземне бик белдеклегә санап йөрсәм дә. (хәер, анысы инде аның бик ансат!) шул гади генә сүзне дә белмим икән!..
Әйтелгән көндә ат белән барып, дөнья хәтле китап-дәфтәр. каран- даш-каләм. кара савытлары һәм башка кирәк-яраклар төяп кайттым. Китаплар барысы да яңа, быел гына Казанда басылып чыкканнар. Алардан буяу исе белән бергә туган як исе дә килгән шикелле. Дәреслекләрдән тыш Г. Тукай, Ф. Бурнаш шигырьләре, Г. Камал пьесалары һәм Г. Ибраһимовның аерым-аерым китап итеп чыгарылган әсәрләре бар иде. Баштан арык мәктәп һәм китаплар эченә чумдым. Өйгә бары тик ашарга һәм кунарга гына кайтам. Балалар «нуль» класстан алып дүртенчегә хәтле. Шуларны утыртырга ике бүлмә бар. Иртән «нуль»ләр белән беренче, икенчеләр укый. Әлеге «практика» дигән нәрсә шунпа кирәк икән инде. Бер бүлмәдән икенчесенә чаба-чаба шактый әлсерисен. методик кулланма юк. Күбесенчә, Хөсәен Абушаевны искә төшерәм. аның бер бүлмәдә дүрт классны ничек укытканын күз алдыма китерергә тырышам. Төштән соң «өч», «дүрт»ләр укый. Алар белән җиңелрәк һәм авыррак та: күбрәк шаярырга яраталар, аның каравы, хәреф таныту белән чиләнәсе юк. Иң соңгы дәрес — физкультура. Белмим, кайда өйрәнгәнмендер, үзем белгәнчә тырыштырган булам, һәм
ул «димнастика» уйнауны балалар бик ярата. Ниһаять, класста берүзем калып, төн уртасына хәтле дигәндәй китап, дәфтәр белән утырам. Баштарак дәреслекләрне ятлый-ятлый диярлек укып чыгарга туры килде. Аннары матур әдәбиятка тотындым. Галимҗан Ибраһимовның дистәләп хикәясен беренче тапкыр шушында укып, тан калдым, анын канатлы сүзләрен кабатлап йөри башладым. Кемнәндер аның «Безнен ♦ көннәр» дигән романы барлыгын ишеттем. Эзли торгач, унбиш чакрым- в дагы Судженка китапханәсеннән аны да табып алдым. Бит почмакла- £ ры ашалып, төпләре кат-кат ябыштырылып беткән бер китап иде ул. б Бу романны укып чыккач, аны язган кешегә бөтенләй гашыйк булдым. < Ул үзе дә шул зур ксрәшләр эчендә йөргән батыр булып күнел түремә S кереп утырды. Аңа багышлап шигырь яздым. '
Шигырь дигәннән, шушы мәктәптә көн-төн ятканда, яз башлары 5 белән күңелдә тагын шигырь туа башлады. Ул өч елга якын каядыр s югалып торган иде. Унбиш яшьтә шигырь язып маташуны Фарукъ 3 абзый «котыртуы» аркасында бала чакның очраклы бер очынуы гыча < булгандыр дип уйлый башлаган идем инде, ялгышканмын икән. Унси- > гез яшьлек егет язгы ашкынулар канатында хыялланып йөргәндә, ул ниндидер сайрар кошчык сыман һәр хисемне, уйларымны көйләргә £ кереште, дөнья үзем дә аңлап бетермәгән яңа төсләре белән күренә х башлады. Мәктәптә эшли башлау, гомумән, минем вакланып-керләнеп “ бара торган күңелгә яңа сафлык өрде, кайчандыр Шәмәк мәктәбендә 5 уянган олы теләкләрне тергезеп җибәрде. Бөтен искедән, чорнап алган вак тормыштан тизрәк арыну, тизрәк олы юлга таба атлау омтылышы = туды. с
Балаларның олыраклары белән Ф. Туйкә дигән язучының бер пэр- о дәлек пьесасын куйдык, рудник халкы безнең бу эшне яратып кабул 3 итте. Билгеле, безнең әти дә, әни дә «тиятер» карый торган кешеләр түгел инде, алар килмәде. Мәгәр «тиятер» уйнап йөргән өчен сүз дә әйтмәделәр Шуннан соң без, рудниктагы яшьләр җыелып, драмтүгәрәк оештырдык та зурлар өчен дә спектакльләр куя башладык. «Әртис» булу ла кызык икән: рудник кызлары минем исемне дә белә башлады хәзер. Рольләрне иң оста уйнаучылар забойчы Закир абзый Шакиров белән Җәмил Хатипов булып чыкты. Боларда сәхнә галанты барлыгы күренеп тора. Ә Җәмил абый шуның өстенә бик оста гармунчы да иде...
Минем күптән инде комсомолга керәсе килә, иптәшләр дә кыстый. Тик чишүе ифрат кыен булган бер проблема бар ходай проблемасы! Безнең барак каршында гына Комитет бакчасы. Кичләрен шунда чыгып ак кар өстенә ятам. Башта колакчын бүрек, өстә кыска кайры тун, аякта сырма чалбар белән киез итек: төн буе ят, тунарлык түгел. Күккә карыйм, йолдызлар белән сөйләшәм, галәм һәм яшәеш турында уйланган булам. Берсе дә җавап бирми... Китаплар, брошюра һәм журналлар укыйм. Берсе дә алла юклыгын исбат итеп күрсәтми, шулай да шактый нәрсә аңлыйм. Бөтен диннәр ин борынгы яһүд диненнән төрле тармакка аерылган икән. Барысы да кешене «кол» дип атый. Мөселман дине «алла колы» ди, христиан дине «раб божий» ди. Ә минем кол буласым килми. Бөтен ирекләрдән мәхрүм ителгән мескен бер җан иясе булып чыга кеше. Юк, мин моңа риза түгел. Бөтен ирекләрем үз кулымда булган, берәүгә дә табынып яшәми юрган азат кеше буласым килә минем!..
Белмим, мина хәтле комсомолга кергән миллион санлы яшьләр бу «проблема»ны үзләре өчен ничек хәл иткәннәрдер, мин үземчә болай уйладым. Ленин белән Маркс, дөньяның ни бөек акыллары, әдәм баласының иреге өчен бөтен гомерләрен сарыф иткән шундый әйбәт кешеләр, әгәр чынлап та алла дигән абсолют көч булса, аны танымаслар идемени?.. Әдәм баласы аллаларны үзе уйлап чыгаруы бик табигый хәл булып калды хәзер...
Шулай итеп, яшь комсомолец булып киттем. Бу инде бала акылы- нык үткән көннәреннән — ягъни art богавыннан котылуның беренче сикереше иде. Шуннан сон комитет ишеге өстенә зур хәрефләр һәм төсле буяулар белән: «Бетсен дин, яшәсен фән!» дип язып кую да артык куркыныч булмады.
«Комитет» дигәнебез — рудник уртасында бер бина. Партия һәм комсомол ячейкалары, профсоюз оешмасы, русча, татарча көтепхагэ шул йортка урнашкан. Мәктәптә булмаган китапларны һәм татарча гәзитләрне шунда барып укыйм. Хәзер инде «Азад Себер» гәзнтенә үзем дә хәбәр язгалый башладым, кайберләре басылып та чыкты, ә шигырьләрне җибәрергә куркам әле, көләрләр генә, басмаслар...
Язның сирин гөл суы йөгерткән кичке офыклары, әйтеп биргесез бер гүзәллеккә төренеп, әллә нинди серләр яшергән төсле булып күренә. Шул офыкларда янган йолдызларны барып алып, кемнеңдер алдына учлап сибәсе килә... Мине кызарта торган мондый хисләр каян туа соң әле? Җылы җилләр алып килдеме, әллә кыр казларымы? Тулбай өстеннән узган кыр казларын бала чактан бирле күпме каршылаганым, күпме тапкыр кул изәп калганым бар. Алар Себер өстеннән дә узалар икән! һәм узганда: «Исәнме!» дип кенә түгел, «Әйдә безнең белән!», «Син көткән куанычлар безнең юлда!» дип тә кычкыралар икән. Юк, дусларым, булмый шул, беркая да китә алмыйм, минем «бала казларым» итәгемә ябышкан әле. Гаҗәп хәл, шул утыздан артык бала белән уртак тел таптым бугай, ахры. «Абый»да «абый» дигән булып, яннан китмиләр Шукларга да ачкыч табып була, тик менә «нуль» класстагы аңы-зиһене ачылып җитмәгәннәр кыен икән. Алар бит әле. күп өйрәтә башласаң, елап та җибәрәләр. Юат аннары син аларны! Ә инде зиһен күзләре ачыла төшеп, хәрефләрдән сүз тудыра башлагач, аларның шатлыгы тау хәтле зураеп китә, сөйләп сүзләре бетмәс була, кайда язу күрсәләр, шунда хәрефкә хәреф куша-куша, ничек тә укымыйча китмиләр. Мин үзем дә нәкъ алар шикелле сабый, ахры: туларның урамда хәрефләрдән сүз ясап маташуына куанып йөрим. Тик рудник зур түгел, язулы такталар җитми дә кала безгә...
Ул чакта мәктәпкә реформалар кертү чоры булганлыктан, язгы имтиханнар бетерелгән иде. Шулай да укулар тукталыр алдыннан безгә Гайнеттин абый килеп чыкты, дәресләрдә утырды, баланың җавап бирүләре, дәфтәрләре белән кызыксынды «Гаебем» табылмады, хәтта:
— Ярый, ярый, болай булгач,—дип, хуплап куйгандай итте. Аннары көлде дә: — Ничек, практикаң бармы инде хәзер? — дип сорады. Мин дә көлеп җибәрдем һәм үземнең ул чакта «практика» дигән сүзне белмәвемне әйтеп бирдем.
— Сиздем мин аны,— диде ул,— коелып төшүеңнән үк күренеп тора иде.
Өйдә чәй эчтек, әти белән теге чактагы барак тормышын, уртак танышлар язмышын сөйләшеп утырдылар.
Сүзләре күбрәк Төхфәт абый тирәсендә булды. Былтыр без анын белән бер дә көтмәгәндә генә күрешеп куйган идек. Тифтән терелеп больнистан чыккач, өйгә кайтышлый тимер юл күпере аркылы узганда, бәләкәй генә будка төбендә бер сакчы күрдем. Әллә кай төше генә мин белгән әллә кемгә генә охшаган сыман тоелды. Мин аңа карыйм, ул да миңа карый. Өс-башын хәрбиләрчә ыктымат киенеп, киң каеш белән гимнастерка билен артка бөрештереп кыскан, күн итеген көзгедәй итеп чистарткан, ә башындагы зур йолдызлы шлемын әз генә кырын салып кигән, нечкәрәк кенә бөтеркә мыек җибәргән ә үзе мылтыгыннан чак кыиа калку вәүдәле, чандыр йөзле бу кеше кем икән соң’ дип таный алмый аптыраган идем. Кайдадыр күргәнем бар, югыйсә, 44
ә хәтергә һич килми! Караша торгач, әз генә елмаешкан да булдык. Шуннан соң әйтә куйды бу.
— Әллә Шәйхылислам инде?..
Шундук тавышыннан танып алдым:
— Төхфәт абый, синме?!
Мылтыгы-ние белән кочакларга туры килде. Үзгәргән ул, бик нык * үзгәргән, олыгаеп та киткән шикелле, шул ук вакытта, күзләреннән - элекке моңсулык шәүләсе каядыр чигенеп, ниндидер наян, яшь чаткылар да сибелә төсле иде. Очрашуыбыз гаҗәп түгел, аның мондый кием- » дә булуы гаҗәп тоелды мина. Ул бит патша сугышына да алынмаган < кеше иде. £
Сүз иярә сүз китте. Унҗиденче елны ук Кызыл Гвардиягә язылган $ икән.
— Шуннан бирле мылтыкның җилкәдән төшкәне юк әле. малай,— Е
диде ул.— Безнең бу тирә шахтеры партизанга агылды бит. Тайга эчен- u дә ята торгач, Колчакның койрыгын кисеп кулына тоттырдык, аннары Өркетскидә үзен дә «оҗмахжа озаттык... Үги анада гына түгел икән, ♦ дускай, әдәм баласының бәхетсезлеге... ь
Менә шул Төхфәт абый хәрби хезмәттән бушангач, яңадан шахтага х төшкән. Гайнеттин абый аңа кыз яучылап, өйләндерешеп йөргән. Ә ул ~ кыз Нәфисә атлы икән, ә ул Нәфисә без китәсе елны Мәгьмүрәттәйнёң < баласын караучы үсмер Нәфисә булып чыкты Гыйшыклары Нәфисә s уналтыга җиткәч тә башланган, имеш. Ә туйларында туксан өченче барактан чыккан бар кеше дә катнашкан Нәфисә хәзер үз баласын х карый икән. Ә Гайнеттин абый Төхфәт абыйны бик ныклап «арба-чана» = китабына утыртып, наданлыгын бетерткән дә күптән түгел генә Томски ’ партшколасына җибәргән. а
— Бер ел булса да укысын,— ди Гайнеттин абый — Төхфәт шикелле кешеләр бик кирәк безгә хәзер...
Шуннан соң Гайнеттин абыйны тиз генә күрә алмадым мин Аның үзен дә Томски губкомына милләтләр эшенә алганнар булып чыкты.
Тормышлар шактый рәтләнеп китте хәзер, ризык карточкалары бетерелде, умачлы көннәр онытыла башлады. Базарда, магазиннарда товар дигәнең каерылып ята. ал, акчаң гына булсын! Ә инде акча дигәнен алтын белән тәэмин ителгән червонец хәзер Чыңлап торган саф көмеш тәңкәләр дә бар Әле кичә генә мең тәңкә торган бер кап шырпы бер тиенгә төште. Мин хәзер червонец белән егерме өч тәңкә эш хакы алам, егермесен картларга биреп барам Алар моңа бик шат. малай тәүфыйклы, тапканын әрәм-шәрәм итмичә, йортка кайтара, янәсе. Ә «тәүфыйклы» малайның эченә иблис кереп утырган, котырта да котырта: «Өстендә җилкәсе салынып төшкән кайры тун, ботында өч тиенлек зәңгәр тышлы сырма ватник, аягында олы шахта ботинкасы. Болармы сиңа курьер чакта биргәннәр иде. ә хәзер кем син? Шул кыяфәттә йөрергә тиешме укытучы? Шундый буламы унсигез яшьлек егет? Ник алмыйлар алар синең өс-башыңа? Син биргән акчалар кая китә?..» ди. Әгьвәли, эчкә пошаман сала. Чынлап та, мин хәзер бу кыл- ка белән йөрергә ояла башладым Җитмәсә, көннәр һаман җылыта, тунны салыр чаклар бик тә җитеп килә. Ә картлар нигәдер бер дә ашыкмыйлар, бу хакта тавыш-тыннары да юк. Дөрес, әти үзенә эш киеме өчен шахтадан бирелгән күн итекне кечерәйтеп, олтан читләрен бик матур сырлап, өр-яңа итек тегеп куйды: минадыр дип уйлыйм, тик өс-баш кына һаман юк. Тагын ун-унбиш көн көтеп тә булмагач, апрель получкама буй-буй кара материалдан френч белән кепка, күк төстәге сырлы драптан галифе тектереп җибәрдем, әти теккән күн итекне киеп алдым. Бу башбаштаклыкны картлар, әлбәттә, яратмады, мин тектергән нәрсәләрне яманлап, гел юкка чыгаргандай иттеләр. Әйдә, хәерле булсын, авызлыкны читкә бер чөйгәч, яңадан кабасы килми, бәйсезрәк
кылана башладым: чәчне дә кешенекечә җиткереп җибәрдем, кичләрен кызлар-яшьләр белән таган атынырга, киноларга да йөргәлим.
Рудникта актык зимагур булып калган карт егет Гыйльманша абзый бар иде, шуның бер иске гармунын сатып алдым. Барак каршындагы абзар башына меиәм дә печәнгә чумып гармун кычкыртам, әти моңа да сүз әйтми әле. Хәер, үзе дә кайчандыр гармунчы булган ич. Гармунны минем үз гомеремдә өченче тапкыр тотуым. Беренчесендә, Төхфәт абый гармунын урлап «уйнап» хур булган идем, һаман онытылмый. Икенчесе: Дусайда укыган елны Шакир дигән дус малай үзенең «гыж-гыж» килә торган бер искесен биреп җибәргән иде. Шуны, югары өйнең түбәсенә үк менеп, җәй буе кычкыртсам да, көй бөтенләй чыкмады, ә бичара гыжлавык, түбәдә ята торгач, тәмам таралып төште. Өченчесе менә бу печәнлек башы: уйныйм, көй дә чыгарам, тик ул агылып бармый, үзем бирергә теләгән моң салынмый көй эченә. Бары да акыл кушуы белән генә эшләнгән шикелле. Бармаклар да шома гына йөрми, телдән телгә дырык-дырык сикерә. Моны мин үземнең сулагайлыктан күрәм, сул бармаклар үзләреннән-үзләре биеп торалар. «Әх. бу гармунны сул кул белән уйный торган итеп ясасалар, сайратыр идем'» — дип куям. Астын өскә әйләндереп, сулагай кул белән уйнап карыйм. Алай бигрәк хәтәр икән: шүрәле елаган, кәжә көлгән авазлар чыга шикелле... Юктыр, ахры, гармунчы булу хыяллары бушка гынадыр минем...
Язгы пычраклар кибәр-кипмәстә үк безнең михнәт юлы белән килгән якташларның байтагысы киредән илгә җыена башлады. Исәпләре — бәрәңге утыртырга кайтып җитү. «Бәрәңге утыртсак — ач булмыйбыз», диләр. Анжерка стансасындагы кызыл вагоннар эшелоны бер атна эчендә төялеп тә бетте. Безнекеләр кузгаласы итмәде, гомергә төпләнергә бугай исәпләре. Мехәмәтгале җизни дә үзенең биш баласы белән бер вагонның аскы сәкесенә урнашты. Тик Гөлфани түтәй генә кайта алмый. Шул мокыт иренең, шул биш баласының тамагын ач итмәс өчен үзе ачлы-туклы торып, бар көченә гомер буе казганып, ашказанын тәмам рәттән чыгарган ул. Авыр хәлендә аны больниска илтеп салырга туры килде. Бөтен шахтер арасында атаклы доктор Новицкий үзе операция ясаса да, мантымады. Рәтләнеп килә дип өметләнгәндә дөнья куйды Гөлфани түтәй. Бу изге ананың, бу саф күңелле яхшы кешенең бер өем туфрагы ерак җирләрдә ялгыз калды...
Бу эшелонда күгәрчен тамагыдай күгелҗем күзле, сары сандугачтай мөлаем йөзле Мөфәрри дигән бер кыз да китеп барды... Кулымдагы бүләк яулыгын ана җилпедем. Аның соңгы елмаюы булып язгы җилдә озак җилфердәде ул...
Күп тә узмастан, минем тормышта да кәмит кенә бер үзгәреш булып куйды. Анжер базарыннан кайтып, френч белән кепканы ишек катындагы чөйгә элдем дә чәйгә утырдым. Шахтадан кап-кара булып кайткан әти кухняда озаклап юынгач, шул ук ишек каты чөйдәге сөлгене алып сөртенә башлады. Ул сөртенеп бетүгә, мин тамак туйдырып табыннан кузгалуым булды, әти тып-тын һәм тиз генә олы яшел сандык артыннан беләк юанлыгы шомырт таяк тартып чыгарды да «шарт-шорт!» минем аркага, билгә тондыра башлады, һични аңламыйча тик торам күзләрне шарадай итеп: көләргәме, еларгамы? Тагын бер-ике селтәнгәч, телгә килде бу һәм сүзләрен теш арасыннан гына чыгарып тезергә тотынды:
— Оятсыз, ыштыр бит! Чәч җиткереп, башына сыер дучмагы киеп, урыс булып, тәмәкегә сасып йөрисең! Камсамул булып иманыңнан ваз кичеп, комитет ишегенә динне мыскыллаган язу язып, әдәм актыгы мөртәт булып киттең! Җир күтәрмәс сине, яхшыдан яман туган нәрсә!..
Ни кылырга белмичә мыгырданган булам:
— Ни бит... тәмәкене Хәйберәхман абый сорагач кына алып кайткан идем...
— Ялганнама, ахмак!—дип кычкырды әти—Кешегә дип алгач, кабы ачык булмый аның!..— Һәм тагын кизәнә башлады.
Иман заты булмаслыгы күренеп тора. Тиз генә ишек катына килдем дә френч белән кепканы кидем. Шунда гына күрдем: түш кесә ачык ♦ калган һәм башланган папирос кабы күренеп тора икән! Башка сүз с катмыйча, җәһәт кенә өйдән чыгып тайдым. Бу—актык чыгып китү « булды. ’ 5
Анжеркада Уфа ягыннан килгән Бэкер Альфии дигән организатор бар иде, хатынлы кеше булгач, аңа квартир биргәннәр. Аларның чола- u нында җәй уздыру миңа да бик яхшы булды. Альфин иптәш, «комсо- < мол башлыгы» булудан бигрәк, сәхнәне ярата иде Җәен без аның 5 тырышлыгы белән Анжер-Суджен шахталарында байтак спектакль ~ куйдык. Ул мине сәхнәдә чын артистча уйнарга, кыйный-кыйный дигән- 3 дәй, өйрәтә иде. Ә үзе «Җөйче Гайшә»дә карт ролен, «Галиябану»да < Бәдрине уйнаганда сокланмаган кеше калмый, «бис»кә чакырып ф «жанын алалар» иде. Түгәрәк шактый үсеп китте. Аның Бәдәр һәм Банат Асманова, Закир йосупов, Әптери Әптерәхманов, Сафа Гобәй- £ дуллин, Гаптерәшитов шикелле оста уйнаучы артистлары барлыкка = килде... =
Альфин мине галстук тагарга да өйрәтте әле. Хәтта үзенең бик матур сыек зәңгәргә ялтыравык бизәк төшкән бер галстугын, искерәк булса да, өч кенә тәңкәгә миңа «бүләк» итте. Шуны тагып Судженкага - бер-ике тапкыр «вечер»га барган идем, «Андреевка мөгаллиме өч тиен- с лек муенчак тагып, кызлар әл бумын а «шыгырлар» язып йөри» дип. « стена гәзитенә чыгардылар. «Муенчак»ны тиз генә салып атарга туры Э килде...
Август урталарында уку йортларыннан разверстка килеп төште, шахта яшьләре укырга китә башлады. Минем бәхеткә дә өлеш тиде: Свердлов каласына җибәрделәр.
Беренче омтылыш
Малай чакта вокзаллары аркылы берничә тапкыр киләп сарып узган «Кәтримбур» каласына мин хәзер студент булып килдем Гаҗәп тә, куанычлы да бу. Дөрсе, мине әле Халык мәгарифе институтының хәзерлек курсына гына алдылар, урта белем юк, шулай да студент! Барыбер студент!
Укучы яшьләр шактый күп икән монда. Татбашпедтехнику.м. партия мәктәбе, рабфак, тау техникумы, медтехникум һәм бүтән уку йортла рында бик күпләр белем ала. Шуның өстенә татбашклуб, балалар йорты, мәктәпләр, китапханә һәм өлкә совет-партия оешмаларында эшләүчеләр бар Спектакльләр, концерт, әдәби кичәләр белән мондагы мәдәни тормыш үзенчә гөр килеп яши. Болардан тыш бөтен Урал өчен чыгарыла торган «Коммунист» гәзите белән «Шәпи агай» журналы да бар бит әле. Тот та чум бу күлгә һәм батмый йөзә генә бел!
Себердә чакта ук «Коммунист» гәзитен яратып укый идем, аңа хәбәрләр язгалый башладым һәм алар миңа рабкорлык билеты да җибәргәннәр иде. Килгән көннәремдә үк редакцияне табып, кешеләре белән таныштым Гәэитнсң талмас эшчесе Нәкыйп абзый Бәхтигә күңелдә ип җылы хисләр урнашты Кайчандыр патша солдаты булган, соңыннан Смольныйда «Правда» гэзвтен таратып йөргән бу аксак кызыл гвардеец без яшьләрне һәр вакыт үз итеп, кече күңел белән свйләспеп, һарберебезие хәбәрче, шагыйрь, хикәяче, фельетончы итәргә
тырыша, «үткен язарга, үткен тешләргә» өйрәтә иле. Ул «Коммунист» гәзитен әйбәт мәгънәсендә кызыклы итүгә, күп таратуга, Урал эшчесенең туры үзеннән хәбәрчеләр хәзерләүгә зур көч куйды. «Шәпи агай» журналы да аның тырышлыгы белән чыга башлады. Аның фатихасы белән күп кенә каләм тибрәтүче яшьләр бу гәзит һәм журнал битләрендә көч сынап, беренче тапкыр мәйданга чыктылар. Шулар арасыннан оста фельетончы булып киткән «Җамакай» иптәш редакциягә китерелде. Ак чехларның «үлем эшелоны» белән Себер түренә хәтле «сәяхәт» кылса да, гомер буе яшь күңелле, жор телле булып калган бу егет — Идрис Туктаров булып чыкты. Монда эшләгәндә ул фельетончы гына түгел, нечкә күңелле шагыйрь дә, хикәяче дә, соңрак повесть һәм романчы да булып китте. Гражданнар сугышы белән килгән Апуш Гатауллин да шигырьләре белән шушында дөньяга күренде. Газиз Иделле белән Абдулла Әхмәт дусларны да шул ук Нәкыйп абзый редакциягә тартты. /Минем дә беренче өйрәнчек язмалар аның яхшылыгы аркасында шул «Коммунист» белән «Шәпи агай»да урын тапты. Унике юллык беренче шигырем чыккан көн (1923, ноябрь) беренче бәйрәмем булды.
Ләкин безнең арада әдәби әсәрләре белән танылганрак, шигырь, поэма, хикәя, драма язуның төп закончалыкларын белә торганрак кеше берәү дә юк иде әле. Барыбыз да фәкать эчке сиземләү яралгылары белән, күңелгә тулган теләк-омтылышларны әйтергә ашкыну белән сукыр рәвештә генә хәрәкәт итә идек. Арабызда төп курс студенткасы Таһирә исемле бик талантлы бер шагыйрә бар иде. Ул безнең шикелле кычкырмый, яңгыравык лозунглар тезми. Аның шигырьләре җылы дулкын бәреп, эчке бер моң белән агылып тора иде. Ә без аны «пессимист» дип, «үзеңне генә җырлыйсың» дип әрлибез һәм төрлечә көләбез. Әгәр үз вакытында өйрәтүче-юнәлтүче булса, Таһирәнең бик әйбәт шагыйрә булырга мөмкинлеге бар иде.
Бүтән байтаклар да шул җитәкләүче булмаудан тынып калдылар. Нишлисең бит, ул чакларда без язылган әйбернең иң элек сыйнфый ягын, сәяси дөрес яңгыравын бик берьяклы гына тикшерә идек. Бу хакта бик күп бәхәсләр, бик әче тәнкыйтьләшүләр, «тетмәсен тетү»ләр була. Ә инде әдәби әсәрнең сәнгатьчә югары сыйфаты турында фикер йөртә белмәгәнгә, «әйбәт язылган», «йомшак чыккан» дию белән генә чикләнә идек. Ихтимал, шуңа күрә дә ул елларның бик күп шигырьләре белән бик күп шагыйрьләре туар-тумас үлә баргандыр.
Үз «тәнкыйтебез» үзебезгә шундый мәрхәмәтсез яшеннәрен атып торса да, шигырь язуның барыбер үз тәме, үз рәхәте бар иде. Тулай торакның кайсыдыр бер почмагына кешеләрдән качып, бер бит кәгазь өстендә дөньяны онытып, яңакка таянып, еракка карап хыяллану, күңел түреңнән серле сүзләр, көтелмәгән рифмалар эзләп утыру, беренче дүрт юлны тудыруның иң авыр газабын кичерүдән дә татлы берәр нәрсә тагын бар микән дөньяда! Дан турында да уйлый белмисең әле, кая ул! Шагыйрь дип атасалар, бурлаттай кызарып каласың. Сәхнәгә чыгып укуы да мең бәла — каушаудан бугалып бетәсең, нәкъ сабагын белмәгән малай хәленә каласың. Ә шул ук вакытта укыйсы да килә! Акчасына кызыгыр урын да юк. Әгәр дә мәгәр берәр шигырең басылып чыга калса, аның өчен барыбер гади хәбәргә түләгән шикелле генә түлиләр. Шуңа да гаҗәпләнәсең, чөнки бу шигырьне басып чыгарган өчен син үзең редакциягә акча түләргә тиешсең кебек тоела, чөнки сиңа бик зур яхшылык эшләде бит ул. Юк, акча шикелле вак-төяк нәрсә турында кем уйласын ул чакта! Шигырь сүзе—изге сүз. Йөрәгең тавышы дөньяга яңгырый! Менә нәрсә мөһим, менә нәрсә бөек! Син үзең дә, күңелең дә пәйгамбәрдән сафрак, югарырак булырга тиеш! Аннары безнең тамак ягы тәэмин ителгән ич! Ә инде бик килеп текәлсә, тимер юлга төшеп утый бушатасын, бер дә ис китми! Юк, ул чайта безтен буын ниндидер мГары пафос €елән, үзе дә ачык аңлап
бетермәгән мавыктыргыч романтика белән, дөньякүләм революцион омтылыш белән яши иде. Болар бар да сабыйларча беркатлы, читтән караганда бик наив тоелса да, барыбер матур иде, кызык иде, ләззәтле иде, бөек иде һәм чын иде безнең өчен! Бәлки шуңа күрә дә көненә икешәр-өчәр шигырь язылгандыр, һәр көнне берничә урында әдәби кичә булып торгандыр һәм аларда шигырь, жыр, музыка яңгырагандыр ♦
Мин башта Таһирә шигырьләренә яшертен гашыйк булып йөрдем. и Юк, үзенә түгел. Белмим, ни өчендер, кыз кеше буларак, ул мине 5 кызыксындырмады, яшькә дә миннән зуррак иде бугай, бәлки буй £ җитмәс чәчәк булып күренгәнгәдер... Ә менә шигырьләренә чЫн күңелдән мөкиббән идем. Ике арадагы бүлмә тактасы ярыгыннан пышылдап S кына шигырьләрен сорап алам. Гади дәфтәрне урталай бөкләп тегел- < гән тар озынча кәгазьгә вак кына энҗе бөртегедәй хәрефләрдән тезел- S гән сүзләр, юллар... Никадәр хис аларда, ялкын, моң, кичереш, сөю. з Иясез сөю, җавап тапмаган сөю, берәүгә дә ачылмаган күңел кизләвен- 3 нән тик дәфтәргә генә түгелгән мәхәббәт! Алдагы Билгесезне юксыну < һәм тын моңаюлар, үзенчә әйтсәк, «йөрәк аһылары» ничектер миңа да уртак шикелле һәм алар миңа да йога башлады. Үзем куркам, чөнки сизеп торам: болай язу«гөнаһлы» эш, «пессимистэлыкка китү булачак, £ ә шулай да кызыктыра, йогынты ясый!.. я
Син исәнме, Таһирә? Еллар, язмышлар агышында никтер тынып. = дөнья күрми калган нечкә хисле шагыйрә! Саклыйсыңмы син ул ~ яшьлек моңнарыңны? Синең ул дәфтәрләрне ничек табып, тагын бер кат ничек укырга?.. -
Шулай итеп, мин Тукайдан башлап Таһирәгәчә, алар арасындагы = Гафури, Дәрдмәнд, Рәми, Бабич шикелле һәрбер көчле шагыйрьгә о гыйшык тота идем. Көчсезләр һәр вакыт шулай була диләр бугай 3 Ихтимал, бу дөрестер дә... Ләкин «көчле дә көчледән көч ала» дигән сүз дә бар бит әле...
Ә шул көннәрдә, һәр яңа китапны йотлыгып йота барганда, «Җир уллары» дигән бер җыентык кулга килеп эләкте. Бу минем өчен искиткеч бер ачыш булды. Һади Такташ дигән бер шагыйрь бар икән. Ул үзенең шушы китабы белән минем аллаларым тезелгән гыйбадәтханәдәге барлык гыйшык шәмнәрен сүндереп ташлады да иң югарыдагы урта бер җиргә яна бер көчле ут яндырып куйды һәм мин, һич аңсызлан, бары тик шул утка гына табына башладым Ул ут мәңгелек булып калды, сүндерә алырдай бүтән бер көч тә табылмады...
Өркемәгән кошлар иле
Безнең институт гомерле булмады ике-өч ай укыдык микән — яптылар. Төрлебез төрле уку йортларына таралдык Мин берничә иптәш белән партшколаның татар-башкорт бүлегенә эләктем Шулай итеп, өч айлык «студент» булып кына калдым. Тагын үз теләгәнемчә тирән- гәрәк чумып булмады’ чөнки монда укулар бер генә еллык. Бу бүлекне тәмамлагач, безне төрле җиргә эшкә җибәрәчәкләр
Минем өлешкә дөньяның төньяк читендәге Тобол округына нзбач булып китү бәхете эләкте. Патша заманында кешеләрне монда сөргенгә куа торган булганнар. Миннән дә «кәтер китәсең икән» дип көлде иптәшләр. Әйләнә-тулгана аккан тар гына Тура суы буйлап бәләкәй генә бер катлы пароходта Төмәннән Тобол каласына егерме дүртенче ел җәендә бер атна сәяхәт кылгач, тагын йөз егерме чакрым эчкәре саз ягындагы Тукыз авылына ат белән килеп төштем Юлым уң булды әйбәт каршыладылар. Авыл Советы рәисе Алиш агай Садыйков үз квартирына урнаштырып, табыны түреннән урын бирде Шул ук авыл
I. «К. У.» № 11.
49
укытучылары ирле-хатынлы Рагачуриннар да беренче очрашудан ук һәйбәт дуслар булып китте, чит-ят җирдә ялгыз моңаеп калырга туры килмәде.
Бу авылда элек волость үзәге булган, хәзер аның бинасында авыл Советы. Шул бинаның элекке «каталажка» бүлмәсендә уку өе урнаш* кан икән. Ат башыдай чуен йозагын ачып эчкә уздым. Аның бердәнбер ■ әрәзәсенә куш бармак юанлыгы тимер челтәр корылган. Бердәнбер өстәлдә аунап яткан брошюралар, вак-төяк китаплар әллә кайчан саргаеп, тузанга батып калган. Стеналардагы берәм-сәрәм плакатлар да үз төсләрен җуеп, пәрәвез оялары белән уралып беткәннәр. Шундый ук хәлгә төшкән кепкалы Ленин рәсеме дә, «менә бит, энекәш, тагын эләк- -ем мин тимер читлеккә...» дигәндәй, акыллы күзләрен кыса төшеп, моңсу гына елмаеп тора. Бу хәлләрне күргәч, миңа да моңсу булып •.итте. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән җир булса да, үземчә дәрт белән, әллә ниләр майтарырдай ялкын белән килгән булган идем бит... Сүрәсең, бу бүлмәгә бик күптән аяк басучы булмаган, мин дә кайсы баштан тотынырга белмичә аптырап калдым. Бу тимер рәшәткәле шыксыз бүлмә кинәт кенә күңелне суытып җибәрде, ничек кенә итмә, төрмәне хәтерләтә ич ул. Атна буе тузанын-пычрагын тазартып, берхәтле рәткә китергән булдым, «ыспа-читалнай»ны ачып җибәрдем. Килүче булмады. Бөтен бәлане шул тимер челтәрдән күреп, Алиш агай белән Гали Рагачуринга (икесе дә коммунистлар) үземнең зарны сөйләдем. Алар, партячейкага куеп сөйләшкәннән соң. уку өе өчен авыл Советы- 1ың утырышлар бүлмәсен бирергә булдылар. Тукызда биш-алты кешелек комсомол ячейкасы да бар иде, алар якын-тирәдәге өч-дүрт авылга сибелгән, егерме өчтән күптән узып (ул чактагы комсомол яше), өйлә- :еп җибәргән «егетләр». Авылларына йөреп чакыра торгач, беренче •кыелышны уздыру мөмкин булды. Моннан соң бик шәп эшләргә булып, бик шәп карарлар чыгардык.
Алдагы атнада тагын җыелып, яңа бүлмәне тазарту өмәсе ясадык, ватык-җимерек өстәл-урындыкларны төзәтү, чүп-чар түгүдә ирләр эшләсә, стеналарны агарту, ндән-тәрәзәләрне юып чыгару, гөлләр табып <итерүдә бу иптәшләрнең җәмәгатьләре күп ярдәм итте. Шулай итеп, эез хәзер якты, таза бүлмәле булдык, өстәлгә җәяргә авыл Советы зскерәк бер комачын да кызганмады Аның өстенә булган кадәр китап шикелле нәрсәләрне тезеп салдык. Ләкин алар тышлары белән генә түгел, эчтәлекләре белән дә бик искергәннәр иде, ә гәзит-журналлар бөтенләй алынмый ^кән. Җитмеш биш чакрымдагы район үзәгенә ике тәүлек олау белән барып, андагы политпросвет аша китаплар алдырырга, үзем белгән редакцияләргә хатлар язып, гәзит-журналлар сорарга туры килде. «Яна себерке яхшы себерә» диләр бугай, мин дә шулай бик кыдырынып йөргән булам. Районнан кайту белән стена гәзите чы- арырга керештем Тик мәкалә-хәбәр каян алырга соң? Комсомолларым кул гына куя беләләр, укытучылар җәйге ялга китте, Алиш агай кул селкеп кенә куйды: «Әйдә, үсең пулаштыр инте», диде. Уң кул белән шигырь язам, сул кул белән мәкалә-хәбәр язам, өченче кул белән рәсемнәр ясыйм, дүртенче кул белән редакциялим, бишенче кул белән гәзитне зур бер кәгазьгә язып чыгам, алтынчы кул белән стенага элеп куям. Уку бүлмәсенә тагын бер ямь өстәлгәндәй булды. Ләкин аның бер почмагы барыбер китек әле: анда Ленинның яңа рәсеме кирәк, тегесен бөтенләй эләрлек түгел. Районда да эзләп карадым, хәтта исполкомның бер бүлмәсендәге портретны, теләнеп-теләнеп тә бирмәгәч. йолкып алырга маташкан идем, булмады, үземне әрләп кенә чыгардылар. Каян табарга соң? Ник күбрәк итеп чыгармыйлар икән аны?..
Шул бүлмәдә кич буе ялгыз утыра торгач, бер уй килде башка, һәм мин эшкә керештем шактый эур гыиа бер дүрт почмаклы ак
кәгазьне дәфтәрдәге шикелле вак кына тигез шакмакларга нечкә генә карандаш белән бүлеп чыктым. Аннары Ленинның теге иске рәсемен дә шундый ук шакмакларга бүлдем, һәм рәсемдәге сызыкларны шакмаклар санынча ике тапкыр арттырып, ак кәгазьгә күчерә башладым. Ин элек кепка сызыклары, аннары йөз чалымы, каш-күз билгеләре килеп чыкты, борын, авыз барлыкка килде, сакал-мыек, янак күләгәлә- ♦ ре төште, яка-галстук булды... Ике көннән соң эшемне тәмамлап, сабын = баладай сөенә сөенә, түр стенага элеп куйдым Ишек катына ук китеп, £ ерактан карыйм, уңнан карыйм, сулдан карыйм—охшаган бит. валла- 5 һи, охшаган! Гомердә рәссам булганым юк. бәтәкәй чакта мәчет сурәте < ясаудан, мәктәптә укыганда дәрес буенча әрҗә-чүлмәк ясаудан узга- £ ным юк иде. Инде килеп үзем дә шаккаттым башыңа төшсә, чынлап та < башмакчы булырга мөмкин икән! Алиш агайны, бик яшерен серем бар * кешедәй эшеннән aeni.in, уку бүлмәсенә алып кердем дә тантаналы s рәвештә кулны сузып стенага күрсәттем. Ул башта берни дә аңламыйча £ минем кәефне җибәрде. Тик сернең нәрсәдә икәнен төшендереп биргәч * кенә, мыегын кыймылдатып: ♦
— Тучнай үсе! — дигән пичәт сукты. Әйтерсең ул Ленинны күреп белә. Минем баш тагын күккә тиде... >,
Килгәнгә ай тулып бара. Хәзер инде уку өенең якты, чиста бүлмәсе я лә бар, стена гәзите дә эленеп тора Ленин рәсеме дә бар, ай башыннан ® «Коммунист», «Азад Себер», «Эшче». «Игенчеләр» гәзятләре дә, 5 «Шәпи агай». «Яшь эшче», «Безнең юл» журналлары да килә башлады. Яна китапларның да беренче төргәге килеп җитте — бар да бар, тик = «ысла читалнай»га килүче генә юк. Юк! Кызларны әйтәсе дә түгел к инде, егетләре дә аяк басмый. Күпчелегенең укый-яза белмәве бил- ® геле. Ичмаса, болай кызыксынып, сүз тыңларга булса да кермиләр. 3 Ә кызлары шактый караңгылыкта һәм шактый кыргый карыйлар мон-дый нәрсәгә. Авылда байрак кешеләрнең кызлары да бар, әзме-күпме укымыш яклары да юк түгел, имеш Мәгәр аларны да кымшатып булмый Алдыйлар килсә, бүтәннәре дә иярер иде бәлки. Менә бит гармунчы булмауның бәласе кайчан суга икән тез астына! Күпме маташгым шуны өйрәнергә, тәки барып чыкмады. Менә хәзер гармун белән шушы җәйге кичләрдә бер-ике тапкыр урам әйлән идең, көтүе белән синең арттан йөрерләр иде. Егетенә кызьгып булмаса. кызык итеп, яңа нәрсә итеп иярерләр иде. Ник дисәң, монда гармун юк, бу Тукызда гына түгел, бүтән авылларда ла юк БУ якларда гзрмун уйнау гадәте гомумән кермәгән. Скрипка уйныйлар да курай тарталар...
Инде мин килгәндә үк сүтелгән иске мәчет бүрәнәләреннән клуб укмаштырып яталар иде. Бер көнне Алиш агай, авыл башлыгы буларак, өмә ясады Мәчет бүрәнәсеннән клуб салу шикелле «көфер эш» булса да, байтак халык килгән иде. Әзер сайгак һәм такталардан файдаланып. түшәм, идән җәйдек, түбә яптык, хәтта сәхнәсен дә әмәлләп ташларга, түшәм өстенә балчык менгерергә дә өлгердек. Клуб әзер, ишек-тәрәзәләр генә куясы калды. Бу миней өчен бик уңайлы булып чыкты. Авыл Советы җыйган җыелыш саен, хәтта бик кыенлык бел әп булса да яшьләр өчен аерым җыелыш та җыеп, хәзерге «текуши момент» турында, дөнья буржуазиясенең, Чемберлен. Клемапсоларнын этлеге турында «бик шәп» докладлар ясый башладым Ул докладларның һәрбере тиздән булачак мировой революция белән һәм Тукыз яшьләренең шуңа җиде төн уртасында да әзер булырга тиешлеге турындагы кайнар сүзләр белән тәмамлана иде Озакламый шул иш-*к тәрәзәсез клубта ниндидер бер спектакль дә куеп җибәрдек Әйбәт чыкты Тагын куегыз дип йөдәтә башладылар. Бик куяр идек, безгә яраклы пьеса юк. Хатын-кызыбыз бер Камилә апа гына Карчык булып уйнарга тагын бер егетебез бар — шуның белән вәссәлам. Ә кызларны сәхнәгә тарту турында уйлау да мөмкин түгел.
Тукызга орынып кына торган Җүкәвылда ярым шаман сыманрак бер мулла бар иде. Аның кәмит кыланышларын миңа сөйләп күрсәттеләр. Тиз арада «Хәсән мулла» дигән пьеса барлыкка килде һәм без аны сәхнәгә куйдык. Афишада мулланың үз исеме ачыктан язылган булгач, клубка халык сыймады, пыяласыз тәрәзәләр дә кеше белән капланлы. Шулар арасында качып-посып кына караучы Хәсән хәзрәт үзе дә булган, имеш. Нишлисең бит. Ул чакта муллалардан көлү бик модада иде шул...
Монда мин моңарчы белмәгән-күрмәгән үзгә бер халык эченә килеп кердем. Бу як кешеләре татар, башкорт, казакъ, үзбәк, монгол, остяк сүзләреннән укмашкан үзгә бер «тамыр шивә»дә сөйләшәләр икән. Аларны яхшы аңлар дәрәҗәгә килү өчен ике-өч ай күнегү кирәк. Үзләре бик кече күңелле, ачык чырайлы, уен-көлкене, жыр-такмакны, мәзәк- йомакны бик үз күрәләр. Ә безнең ише «Казаннык»ларны искәртмәстән генә исәр итеп, «әвәрә кылып», туйганчы бер көләргә яраталар.
Аларның көнкүреш гадәтләре дә бик үзенчәлекле иде ул чакта. Өйләренә килеп керсәң, мич күрмисең. Мич казнасы урынына киң ачык авызлы итеп учак ясалган, аның моржасы туп-туры түшәмгә менеп китә. Көз-кыш көннәрендә ул учакта ут өзелми: өч аяклы казан белән шул учак каршында аш пешә, табада балык кыза, әләвә 1 пешерелә, бүтән ризык әзерләнә, шул ук учак өйне дә җылыта. Ә инде икмәк мичләре — тышта. «Кыш көне ишегалдында ипи пешерәләр»,— дигән сүз көлке яңгырый. Бу як кешеләре өчен моның бер дә көлкесе дә юк. Шактый биек итеп мич казнасы корганнар да өстенә чуманнан олырак итеп озынча бер балчык куыш койганнар, мич авызы калдырганнар һәм бөтен жирен үзле балчык белән сылап-шомартып чыкканнар. Ана бер ат йөге утын ягалар. Ул өлгерүгә өйдә әвәләнгән ипиләрне яссы җилпучка тезеп чыгаралар да тиз-тиз генә шул мичкә озаталар, авызын каплыйлар...
Урман аларның өсләренә авып тора. Җәен әзерләп куйган утыннары шунда саклана, кышын аны, иртә саен барып, бер көнгә житәрлек алып кайталар. Печәнне дә шулай бер көнлек итеп кенә ташыйлар, чөнки аларның абзар түбәләре, сарай башлары юк, кайбер атлы-тунлы кешенең дә хәтта өй түбәсе дә ябылмаган була. Бу аларның ялкаулыгын күрсәтә дип әйтмәс идем мин, чөнки алар үзләренең төп эшләрендә бик өлгер һәм бик җитезләр. Табигать байлыгы шулай мул булган урыннарда әдәм баласы үзенең иртәнге көн хәстәрен бүген кайгыртуны артык кирәксенми, күрәсең...
Күп авыллар урман, саз арасындагы ачык җирләргә «бойдай» чәчкәли, «бойдай» ашый. Ләкин иң яраткан эшләре аучылык белән балыкчылык. Төз атучы мәргәннәр өй борынча диярлек. Тиеннең күзенә, аюның маңгай уртасына гына ата торган Корман әкә бар иде. Шул үз нүгәрләрен10 11 тыкрыкка алып чыга да ярыш башлый. Ул иске бер каңсаны12 уң кулы белән юг-ары күтәреп тора, икенчесе аңа кырык- илле метрдан «сыңар ук» белән атын җибәрә Тими. Башкаларның уклары да шәпшә булып чыжлап уза. Шуннан Корман әкә, «кана!» дип, үзе тотына һәм нәкъ чокырына тидереп челемне атып төшерә.
Агач башындагы тиеннең фәкать күзенә генә тидереп ату да юкка гына килеп чыкмаган икән. Башка урынга тисә, тире бозыла, хакын югалта, имеш. Аюга, аңга 13 йөрүчеләр дә шулай ук гадәти хәл. Аюны, гадәттә, атна буе дигәндәй тайгада ятып, ике-өч кеше бергә «чыгара» монда. Берүзе йөрүче дуамал башлар да була. Шул ук Корман әкә турында әллә ялган, әллә чын булган хәлне сөйлиләр иде.
10 Әләвә — бездәге борынгы әлбә.
11 Н ү г ә р — иш, дус.
12 Канса— челем, трубка.
* А н — болан.
Имеш, Корман әкә шулай аю хәзрәтләре белән бергә-бер очрашкан да, унбиш метрга тикле якын жибәреп, чәнчә бармакның яртысыдай булырлык үзе койган сыңар укны нәкъ тегенең уң колагы эченә генә батырып, «шалт!» егып салмакчы булган. Ә мылтык атылмаган: әллә нәрсә генә булган — әллә дары дымыккан, әллә пистон бозылган, әллә чакма чакмаган. Ул арада камытаяк-йөнтәпи үрә баскан да: «Кер куй- ♦ ныма, жаныем!» дигәндәй, мамык кочагын җәеп. моның өстенә килә дә башлаган. Кунычындагы сугым пычагын чыгарырга да өлгермәгән < Корман әкә, аю патша капланып та куйган моңа! Киткән алыш та < тартыш, әүмәкләү дә тәгәрәү, бер аска да бер өскә Ничек тә үзен бу ~ олы тинтәктән издермәскә, үткен тырнаклары ерткалаудан сакланыпгг £ тырыша торгач, тар бер чокырга килеп төшкән аучы. Шуны күрү белән ? аю «ха-ха-ха-а!» дигәндәй шашкын бер тавыш белән бөтен урманны үкертеп җибәргән дә аяк астында яткан чытыр-чытырманны кубарыг 2 моның өстенә өяргә тотынган, хәтта бер иске төпне умырып алып та з китереп каплаган, аннары үзе шунда сакка яткан, имеш. «Петте паш!т ? дип ята икән Корман әкә, ә үзе хәйлә эзли икән. Бу тар гына чокырда. остеңә өелгән төп-тумран астында нәрсә генә уйлап табарга сон? Келт итеп исечә төшә: аның көзге-кышкы суыкта ауга йөри торган бу туны * яшь аю тиресеннән ич! «Тукта, файдасы тимәсме?» дип уйлый һәм тиз = генә тунын, бүреген йонлы ягы белән әйләндереп кия. Ул үзе дә аю 3 төсле хәзер! Шуннан ары кунычындагы олы пычагы белән чокырның теге кырыен киңәйтә дә өскә чыга башлый. Кыштырдауны ишетү белән үк аю аның каршына ташлана! һәм кинәт артка чүгә: бу ниткән хәл? 3 Аның каршында кеше түгел, ә ниндидер бәрән башлы яшь бер аю * тора! Корман әкә, карт аюның шул аптырау хәленнән беравыкта фай- •» даланып, пычагын күрсәтми генә елыша да, эчен ярып җибәрә тегенең. 3 Гөрс итеп җиргә ава тайга патшасы. Туный аны Корман әкә. Ут яга,, аю итенен иң тәмле җирләрен генә кисеп пычагына тезә дә шашлык кыздыра, тамагын туйдыра. Ник дисәң, бу куркыныч тартышта бик ачыккан, бик алҗыган була ул...
Аучылар үз хикәяләрен: «Сиңа ялган, миңа чын», дип башлыйлар. Ихтимал, бу да чын белән ялган арасындадыр. Болай караганда, каң- сасын бер дә авызыннан төшерми торган Корман агай бик гади кеше, һич тә искитмәле батырга охшамаган. Конгырт калын кашлары бар ла, ике сыңар уктай янып торган ике күзе бар. Аннары шунысы да бар: үз батырлыгы турында ләм-мим бер сүз әйтми ул Андагы аучыларның тагын да әкияттәгечәрәк егетлекләрен ишеткәнгә күрә. Корман агайның бу хәленә дә чын итеп ышанасы килә.
Аю ите, аю мае белән алар мине дә сыйлады. «Әләвә» дигән бик тәмле ашларын аю мае белән ашаганда телләреңне йотарсың! Юк. аю мае гына түгел, мина алар «ау чире» дә йоктыра яздылар Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, кооперативтан бер берданка алып чыпчык- каргалар атып йөрдем дә, көзен, аларга ияреп, озанга XIV киттем. Кайтып кергәндә алар билендә ун-унбиш көртлек булса, минем кулда бер мескен була иде.
Белмим, хәзер ничектер, әмма ул елларда мондагы урман-суларда киек-җәнлек, кош-корт, жиләк-җимеш һәм балык исәп-хисапсыз иде. Нарат җиләген, торнакүзне2. козыкны3, карагатны ат йөге белән ташыйлар, шомырт, миләш, баланны санга тыккан кеше дә юк. һәм шул җиләк-җимешне Ишим-Павлодар базарларына алып чыгып, нөге- йөге белән бодай төяп кайталар. Сезонга нке-өч йөз баш тиен ату, берничә дистә кызыл төлке, ак төлке, кеш һәм башка киекләр ату да
XIV О з а н — кертлек. ’Торнакү1 — мүк жшгаге, * К о ә ы к — эрбет чнкләзеге.
’•абигый эш санала. Хисапсыз күп вак күлләрдән җәен-кышын балык тарту да аларнын төп кәсепләреннән берсе булып тора...
Август урталарында булса кирәк, Шәрәф Мәхмүт дигән бер иптәш килеп төште. Ул үзе Тобол шәһәре янындагы Затылган авылыннан чыккан җирле кеше булып. Казанда ТКУ бетергән һәм, футурист язучылар төркемендә торып, сәхнә әсәрләре яза икән. «Гаскәр» дигән бер пьесасын хәтта бастырып та чыгаралар, имеш. Минем әле тере футуристны бер дә күргәнем юк иде. «Айны аулап, кояшны бораулап» дигәндәй, ул замандагы матбугатта шактый көлке шау-шу кубаруларына караганда, алар үзләре дә шактый хәтәр егетләр булырга тиешләр иде. Ә бу озын буйлы, җилкәсенә төшкән озын чәчле, чак кына шадра йөзле, шушы як кешеләренекечә хәйләкәр очкын күзле Һәм юмшак елмаеп сөйләшүчән егетнең андый куркыныч яклары бер дә сүренмәде. Без аның белән бик тиз аралашып киттек. Ул мине юлга, «кызыклы сәяхәткә» котыртты һәм без, Алиш агай ярдәме белән оста 5ер каекчы табып, «әҗәл тагарагы»дан бәләкәй һәм сай көймәдә, Гукыз уртасыннан уза торган Агыт суы буйлап өскә үрләдек. Саз һәм сүлләрдән башланып тын гына, ялкау гына ага торган бу суның өсте кайбер урыннарда тоташтан төнбоек чәчәкләре белән капланган. Чын охшашын табу мөмкин булмаган шул ак фарфор чынаяк чәчәкләр ара- ыннаи ярып бару, таррак урыннарда яр буенда ук сыгылып пешеп /тырган кура җиләге, карлыган, шомырт, миләш тәлгәшләренең Зашларга тиеп калуы, камыш төпләре, төнбоек яфраклары астына ышыкланган чумга үрдәкләрнең, су тавыгы һәм тагын әллә нинди кошларның көтмәгәндә ишкәк астыннан гына дигәндәй очып китүе ниндидер сихри бер әкият дөньясын хәтерләтә. Юк, әллә кая качмый ул кош- чар. егерме-утыз атлам артка гына күчеп төшәләр. Шулай бара торгач, унбиш чакрымдагы Уат авылына килеп җиттек. Бу авыл шул исемдәге күлдән балык тоту белән көн күрә икән. Күл буенда утын шикелле өеп киптерелгән балык әрдәнәләрен беренче тапкыр күрү миңа бик сәер гоелды. Кышкы юл төшкәч, алар бу әрдәнәне Тубыл торага 1 чыгарып, лотребсоюзга тапшыралар, ә аннан азык-төлек һәм ау кирәк-ярагы кайта икән.
Без карт коммунист Абайдулла агайга тукталып, кунак булып, кунып чыктык. Үзе дә. малае Мокка да унтугызынчы елдан ук партиядә Зулып, егерменче елдагы сәнәкчеләр фетнәсенә каршы сугышканнар. Кече уллары Шәкә —уналты яшеннән комсомолец. Ярлы гына тормышчы булсалар да. бай һәм саф күңелле кешеләр иде болар. Безне мин күрмәгән-татымаган балык ашлары белән сыйлап, иртәгесен юлга озатып калдылар. Без, кояш белән кузгалып, тагын шул бормалы-сырмалы. чәчәкле-тугайлы Агыт белән кырык биш чакрым өскә күтәрелеп, <ояш баеганда Агытбаш авылына килеп җиттек. Бу да әз-мәз генә 1ген чәчә торган балыкчылар авылы икән. Мондагы авыл Советы рәисе Үетбаев дигән олы яшьләрдәге кеше, авылда партияле бер үзе генә булганлыктан, безнең ячейкада тора. Без аңа тукталдык. Бу абзый ярыйсы гына тормышлы урта хәлле кеше булса кирәк. Әйбәт кенә җиткерелгән каралты-курасы бар. ике катлы өе бар. ике өендә ике катыны бар. Мин шаккатып, кычкырып көлдем. Мондый хәл минем малай башка, «искелеккә ут үрләтүче» комсомол башка, сыя торган нәрсә түгел иде. Менә сиңа вәт: үзе коммунист, үзе авыл Советы башлыгы, үзе ике хатың белән тора!
— Нимә кылаен, нөгәр,— ди ул.— Микулайски заманда алып куйган. гуй! Хәзер инде икесеннән дә әллә ничә бала бар. Ничек аераен, кайсын аераен? Икесе дә яман түгел, икесенә ике ысба, икесенә дә пулнай тигез права! Тора ятсыннар!
'Тубыл тора—Тобол каласы.
Ул безне олы хатын өендә дә, кече хатын оендә дә кунак итеп, алгы юлга көймә һәм көймәче биреп, озатып җибәрде. Ун чакрымлы бер күлне аркылы кичкәннән соң аргы ярындагы тар гына канау авызына килеп туктадык. Алдагы күлгә көймә сөйрәп йөрмәс өчен моны Аетбаев казыткан. Без ярга чыгып җәяү атлый башладык, ишкәкчебез көймәне шул тар канаудан алга этәрә. Монда мәңгелек торф сазлыгы. Болай * караганда болын шикелле тигез жир яшел кыяк үләне белән капланган, с сирәк-мирәк әрәмә өемнәре, анда-санда карсак каен, кәрлә нарат, 2 ялгыз зирекләр дә тирбәлеп утыра. Ә инде баскан түмгәгеңдә озаграк а торсаң, күз алдыңда ул югала, быжыр-быжыр күбекләнеп чыккан < жирән су итек кунычын күмә башлый. Ярый әле, кулга күсәк алдык. £ шуның ярдәмендә тиз генә алга сикергәләп, андагы куак төбенә барып < басасың, ул ныграк була икән. Безнең «Букырлы» чишмәсе янында да * мондый урын бар иде, малай чакта без аны «төпсез кое» дип атый ■= идек. ?
Шәрәф Мәхмүт жор телле кеше булып чыкты: көлке сүзләрен * яудыра-яудыра, озын аяклары белән һаман алга сикерә. Бу як кешесе ♦ булгач — ана нәрсә, бәлки ул йөзенче тапкыр узадыр мондый юлны! х Ә мин анын артыннан өлгерә алмыйм. Җитмәсә, шул чакта нәкъ юл * өстендә елан пәйда була. Кайбере чем-кара, кайбере балчык төсле = соры, кайбере үләнгә тартым яшькелт төстә: күз аермый, табигать < битлеге кигәннәр. Яннарына ук килеп җиткәнеңне сизми дә каласын, z Ә миңа алар барысы да аждаһа булып күренә. Чөнки барысы да «әби = авыз»ларын ачып, жәплекә телләрен чыгарып, сихерле күзләрен чеке- * рәйгеп, «йотам!» дигән шикелле сиңа карап тора! Курку дигән нәрсәне Е белми дә. Аяк белән тибеп очырырга — тешләр дип куркам, әйләнеп ® узсаң — төпсез коега төшеп китәсе. Тотам да кулдагы тәртә буе күсәк а белән муенса буе еланга жан ачудан кизәнеп, «шап!» итеп китереп сугам. Әллә кайларга пычрак чәчрәп китә, ә елан күзен чекерәйткән килеш һаман тора бирә шунда! Чебенгә туп белән аттырган батыр патша искә төшә, әллә кайсы әкияттә генә иде әле ул!.. Бата барган итек кунычыннан су керә башлагач, елан аркылы жан-фәрманга алга сикерәм, ул ысылдап кына кала. Баксана, йота алмый икән ләбаса!
Биш чакрымга сузылган шушындый «рәхәт» юлны узып, алдагы күл ярына килеп җиткәч. яңадан көймәгә утырып, утраулы-түмгәкле, карабаш камышлы һәм тагын төнбоеклы күл эченнән бара башладык. Я хода, күргән күзләремә ышаныйммы, юкмы — ярты чакрым да китмәгәнбездер, уңдагы бер бәләкәй утрау итәгендә, бездән якынла гына аккошлар төркеме йөзә! Шунда ук кыр казлары сибелгән. Алар- ның безгә исе дә китмәде — ике якка аерылып, юл биреп кенә калдылар. Әз генә ары киткән идек, ике түмгәк башында озын нечкә аяклы, нечкә муенлы ике челән басып тора. Болары да безгә баш кыйшайтып кына карап калды.
— Алар монда бала чыгарад, кара көз йиткәнче торадлар,—дилө ишкәкчебез — Ич берәү атмайды...
Нинди сизгер кыр үрдәкләре дә төнбоек чәчәкләре арасында йөзеп йөргән җирләреннән, безне күргәч, һавага күтәрелмәде, каядыр яфраклар астына чумып кына калдылар.
Бу —«Оллы күл» дип атала икән. Анын иңе ундүрт чакрым, буе кырыктан артык, имеш. Булса да булыр, чөнки ул якка карасаң яр күренми, күл суы күк чите белән тоташа. Анын дулкыннары да башкача, безнең «эжәл тагарагы»н йомычкадай уйната башлады, авылга җиткәнче ярга сыенып кына бардык.
Бу күл буена вак-вак авыллар утырган, алар барысы да балыкчылык белән көн күрә. Монда урман да саз арасы, сабан төрәне борын төртер урын юк икән. Шул авылларның берендә безне Барый исемлә егет өенә алып кереп кунак итте. Тукызда укытучы Галн Рагачуринныа
комсомолец энесе иде ул. Яна гына күлдән чыккан симез табан балык ухасын, оста кыздырылган чабакны ашамаган кешеләр, нихәтле мактасак да, бу ашларнын ләззәтен барыбер тоя алмаячаклар!
Балыктан сон кайнар куе чәй килде, чәй табынына ак он камырыннан майда куырылган сап-сары бавырсак өелде. Аның һәрбере балалар такыясы төсле кабарып, түгәрәкләнеп пешкән. Авызга капсаң, шундук кетердәп эреп бетә. Бу як халкының традицион ашларыннан берсе икән ул. Табын түбәсеннән бавырсак булмаса, мәҗлес тә, туй да булмый, сый да булмый, имеш.
Монда без ике-өч көн торып, Оллы күлдә җылым тартканнарын карап, җыелышлар уздырып, мировой революция турында сөйләп, җырчылар һәм курайчыларны тыңлап, кире Тукызга кайтып киттек.
Шәрәф Мәхмүтнең бу якларга килеп чыгуы сазламыклар эчендә сәяхәт кылу өчен генә түгел икән. Егерменче елны бу якларда (Төмән — Тобол, Ишим — Тара буйлары) сәнәкчеләр фетнәсе дигән фаҗигале көннәр булып узган. Ак офицерлар, кулаклар коткысы белән шактый киң җәелгән ул сукыр стихиягә каршы сугышта бу тирәләрнең барлык коммунистлары, комсомоллары, алдынгы яшьләре катнашкан. Шәрәф Мәхмүт үзе дә. минем Гали Рагачурин дустым да, юлда әлеге без туктаган коммунистлар да, кулларына корал тотып, шушы сазламыкларны «тарап» узганнар. Шәрәф агай әнә шул хакта әдәби әсәрме, истәлек китабымы язмакчы иде. Кызганычка каршы, матбугатта андый әсәр күренми калды. Чөнки, шулай түбәннән күтәрелеп, соңыннан Мәскәүдә ИКП1 да укыган, аннары Башкортстанда политбүлек начальнигы булып эшләгән бу иптәшнең үз язмышы шәхес культы елларында күп авырлыкларга дучар булды. Шулай да әле ул соңгы елларда яңадан канатланып китеп, шул әсәрен тудыру өчен Мәскәү архивларында казынуы турында язган иде миңа. Мәгәр озакламый икенче бер хәбәр — аның көтелмәгәндә вафат булуы турындагы кайгылы хәбәр килеп төште...
Бу якларда күргән-белгәннәрем хакында ниндидер бер әйбер язу теләге миндә дә шул чакта ук уянган иде. Чөнки мондагы халыкның көнкүреш, гореф-гадәт, тел. фольклор, тарих, этнография үзенчәлеге минем өчен бар да яна, бар да кызыклы булып тоелды. Әйтик, бу як халкы Күчүм хан заманында гына (16 йөз) ислам диненә кертелгән. Аларга дин өйрәтү өчен Бохара әмирлегеннән өч йөзме, биш йөзме гаилә «укымышлы» үзбәкләр китерелгән. Болар авылларда үз заманына күрә мәдрәсәләр ачып, дин тарату гына түгел, халыкка әзме-күпме уку-язу да танытканнар, үзләре дә сизмәстән, бәләкәй генә мәгърифәтче булып киткәннәр. Икенче яктан, алар күпме тырышмасын, ислам дине әллә ни тирән тамыр җәя алмаган. Хатын-кызның ирләр алдында тел яшерүен, яулык чите белән генә булса да бит каплавын күрмәдем мин. Авыруларны өшкертү, чынаяк яздырып эчертүләр урынына шабыр тиргә батканчы, тәмам хәлдән тайганчы скрипкага биетеп «чирен куу», тагын әллә нинди им-томнар белән шаманчылык итү йолалары тулып ята. Өченче яктан исә, бу як кешесенең өендә тәбәнәк кенә сәкс. сәке өстендә кыска аяклы өстәл булу, шунда аяк бөкләп, я кырын таянып ашаулары, алда әйтелгән учак һәм ипи мичләренең шулай сәер корылуы— пәммәсе дә әлеге «бохарлык»лардан кергән булуын хәтерләтә иде.
Шул ук вакытта, мине Чурнайга2 алып барганда ат башына утырып, борынгы көйләрне бер дә ашыкмый гына бормалый-боргалый сузып, «ди торган»нарны кат-кат кыстырып, бик моңлы «айтып» бирә торган Касук бабай шикелле оста җырчыларына, Хәмзә Мәннәпов
'ИКП — Кызыл профессура институты.
- Ч j р най — район үзәге Черняковский.
шикелле оста курайчыларына гашыйк идем Казанлы авылындагы бай хәзрәт үлгәннән сон игенчелек итә башлаган варис улы «коммуниста Абушахмаевта яшь кенә башыннан батрак булып эшләүче комсомолец Ярукнын (Ярулла) халык башыннан узган сәнәкчелек фаҗигасе турындагы бәетне авыр бер моңлы көй белән:
Иртә торып аулар салдым Агымлы күл балыккау. Бу партизун сугышлару Айбрат булсын халыккау...—
дип җырлавына, аннары кинәт уен-көлкегә күчеп:
Эскрипкәм-сорнаем ти. Сикереп төшеп уйнаен ти. Сикереп төшеп уйнамаен. Бандит кызын урлаен ти! —
дип, җилкенеп биеп китүләренә дә гашыйк идем мин.
Менә шуларны язасы килгән иде.
Аннан килеп, бу як халкы кышкы ау сезоннары сүрелә ясарга тотына. Мина өйләнешү туенда түгел, Уат авылындагы урта х хәлле коммунист Корманалиевның сөннәт туенда булырга туры килде. “ Әйе, бу якта малайларны мәктәп яшенә җиткәндә генә сөннәткә утыр- s талар һәм ике-өч көнгә сузылган туй ясыйлар икән Туйга үз авылы _ гына түгел, тирә-яктан да киләләр — чакырылган да. чакырылмаган да. £ Иртәдән башлап төн уртасына хәтле табын өзелми. Бу туйның иң кызы с гы — ат чаптыру. Озын колга башына тиен, төлке, ас, хәтта кеш һәм ® бүтән тиреләр эленгән була. Урман арасындагы тар гына кышкы юлдан 3 ат чаба. Хәер, монда җәен ат чаптыру мөмкинлеге дә юк — күл дә сазлык. Шушы ат чабышы белән сабан туена охшаган бу бәйрәмне алар, ихтимал, шуңа күрә дә кыш ясый торганнардыр.
Тагын бик күп үзгәлекләре бар бу якларның. Шуларны төплерәк өйрәнеп, киләчәктә ни дә булса язарга дип йөргәндә генә Тукыздан мине алып киттеләр.
Нибары сигез-тугыз ай чамасы эшләп калдым микән, Тобол каласына чакырып, округ комсомол комитетының милли инструкторы ител куйдылар Шулай итеп, мин дигән малай «белтекн» генә түрә булып китте хәзер. Мондый кыен эшкә иртә күтәрүләрен, көче җитеп бетмәячәген сизсә дә, каршы килмәде. Ник каршы килсен, ерак саз арасындагы избачны Тобол каласына күчерәләр ич! Мәскәүгә күчерү белән бер бит ул! Белемсез дә. тәҗрибәсез дә, сары авызлы чыпчык баласыдай яшь тә икәнлек берни түгел хәзер, диңгез тубыктан аңа! Өс-башны да хәтәр бөтәйтеп җибәрде ул: җәйге челләдә кара постау френч белән шундый ук постау галифе киеп, шабыр тиргә батып, коп-коры көнне аягына сары күн итек өстеннән резин галош киеп. Тобол урамнарындагы такта тротуардан дык-дык басып кына окружкомолга килә. Чеховның «Футлярдагы кеше»сен дә укыганы юк әле аның! Сыек булса да кара бөдрә чәче җилкәсенә төшкән, бусы инде шагыйрьлек галәмәте. Хезмәтенә килеп >тыргач, андый-мондый тәҗел эш кушмасалар, шигырь язарга керешә ул. Дөрес, әле аны берәү дә шагыйрь дип таныганы юк. ләкин ул ана карамый, һаман яза бирә. «Азад Себер». «Коммунист», «Эшче», «Крәстиян гәзите». «Яшь эшче», «Шәпн агай», «Кечкенә иптәшләр» журналлары баскалап тора аның язганнарын, кайсы шигырь, кайсы хәбәр, кайсы хикәя сыман нәрсәләр шунда Хәбәрчеме, шагыйрьме, хикәячеме, бу — аның өчен барыбер. Хәер, юк! Алай дисә, ялганчы була. Шагыйре аның өчен барыннан да артыграк! Ни өчен? Ул моны үзе дә белми, әйтә дә алмый. Тик ниндидер рәхәт пешерә торган ялкын шикелле булып, яшерен бер куаныч кына яши эчендә...
Шулай шигъри хыяллар белән мә.мрәп йөргәндә эш сорый башладылар аннан. Әллә ничә губернадан зуррак булган Тобол округындагы авылларда берәм-сәрәм яшәүче татар-бохар комсомоллары белән ниндидер эш алып бару мөмкинлеген күз алдына да китерә алмады ул. Эшләгән кадәре эшеннән исәп-хисап язып бирә белү дә килмәде аның кулыннан. Шул сәбәпле эштән «азат иттеләр» ул тәти егетне. Егерме алтынчы ел язында килгән беренче пароходта Тобол каласыннан «кәжә билеты» белән китеп барырга туры килде аңа. Февральдә командировкага чыкканда гына кырык сигез сумга алган бөрмә билле жылы туны һәм чалбарлык отрезы бар иде. Шул арның икесенә окружком инструкторы Әхмеров иптәш унбиш сум акча бирде. Әйбәт кеше иде ул. Унҗиденче елны Сөембикә манарасына революция исеменнән ай куюда 1 күрсәткән зур фидакарьлеген дә бик ышандыргыч итеп сөйләргә ярата иде. «Мин» дигән егет, аңа чын дусларча баш иеп, ул биргән сәдака белән Төмән, Свердлов шәһәрен гизеп, Урал таулары арасындагы Карабаш комбинатына килеп чыкты...
Тагын... һәм тагын
Әйе, тагын Урал кочагында мин.
Монда колчедан шахталары һәм шул руданы эретеп бакыр, көмеш, чуен, хәтта бик әз генә өлеш алтын да" ала торган зур комбинат эшли. Якын-тирәдә бер башкорт авылы бар икән, Карабаш исеме шуннан алынган, имеш. Элек заманда болар барысы да Англия бае Уркварт кулында булган.
Карпинка шахтасына керешеп, аска төштем. Беренче тапкыр забой күрүем. Үзем шикелле «алаканат» буйдаклар тулган бер такта баракка урнашып, үз күленә чумган чуртандай булып киттем. Кулда бер төрле һөнәр дә юк. Авылдан кичәле-бүгенле дигәндәй килгән «көрәк осталары» белән закладкада йөрибез. Колчеданы чыгарылып, буш калган забойларны балчык белән күмү дигән сүз. Акчасы да чыпчык төкереге генә, күмәч белән чәйгә генә җитә. Астагы откаткага күчтем. Аргы забойлардан чыгарылган колчеданны вагонеткаларга төяп, клеть төбенә китерәбез. Ә мине иң кызыктырганы — бурильщик булу. Яна дустым Гарәфи дә шуңа кызыга. Көн саен забойда Баян бабай белән очрашкач, яныннан китә алмый торабыз. Бәләкәйрәк кенә чандыр бу кеше күп еллар шушы шахтада эшләгән. Кече күңелле, әйбәт холыклы ул, утырып тәмәке тартканда үткәннәрне сөйләргә ярата торган гадәте дә бар. Күп ялына торгач, без анын ике кырыена өйрәнчекләр булып килеп бастык Шактый авыр корыч перфораторны җилкә сөягенә терәп, өч электробур белән колчедан күкрәген тишә башлау — безгә бик күңелле булып китте. Зырлап әйләнгән бурлардан очкын чәчрәтеп чыккан күкертле руда тузанының авызларга, борын тишекләренә тулып, үпкәләргә утыруы, битләргә сылануы, күзләрне әчеттерүе дә берни түгел шикелле. Шахтадан чыккач, барактан якында гына булган урман читендәге күлгә барып чумабыз. Ул топ-тонык сулы бик матур күл. Тирә-ягын урманлы биек таулар камап алган. Алардан ары тагын да өскә калкынып, түбәсендә яткан ак карны кояшта жемелдәтеп, Юрма таулары күренә. Кайчандыр ерак үткән заманнарда «пугаччылар» яткан, имеш, анда.
Бер ял көнне без шул күлне әйләнергә киттек. Яр буйлап тоташ аллея сузыла. Элек ул вак таш төеп ясалган тигез, шома юл булган, хәзер аны таудан төшә торган язгы сулар яргалап бетергән. Шул аллея
' Ай кую —хәрби шура, милли шура һәм тагын башкалар арасында «беренче булып ай кую өчен» барган «көрәш».
буенча әйләнеп, күлнең урамга тоташа торган аргы башына барып чыкканда бер таш багана күрдек Анын башына аркылы чуен такта кагылган һәм анда...
Юк, үз күзләрем белән кат-кат укымасам, ышанмас идем Бер кат уку белән генә болай да ышанмадым әле. Элек мондый язулар булгг- нын гәзитләрдә күргәләсәм дә, арттыралардыр дип уйлый идем. Ә инде ♦ бу багананы берничә тапкыр әйләнеп, төрле яктан карап, берничә кат е укыгач, икеләнер урын калмады...
Әйе, ул чуен такта өстенә «Рабочимъ и собакамъ входь < воспръщенъ» дигән сүзләр бармак калынлыгы кара хәрефләр белән "* коелган идс! Без аңлап бетермәгәнне Баян бабай әйтеп бирде: патша S түрәләре белән әгелчән түрәләренең күңел ача торган ябык бакчасы < булган икән бу. Тауларында кыр кәҗәләре йөргән, поши яткан, күлдә! 2 балык аулаганнар, үрдәк атканнар, көймәдә йөргәннәр, сукмаклары.! я әйләнеп ирек ачканнар, гыйшык тотканнар...
Гарәфинең бик ачуы килде ул чакта. <
— Субалычлар! — дип куйды ул, күз акларына кан йөгертеп. Әле ф бер авыз
сүз дә диярлек урысча белми торган авыл егете Гарәфи. Бик ачу белән әйтсә дә, көлкерәк килеп чыкты бу сүзе.— Давай йолкып атабыз!— дип шәпләнде ул аннары, һәм барып багананы кочаклады да төрле якка боргалап кымшатмакчы, суырып атмакчы булды. Ә багана төбенә дүрт почмаклап цемент коелган иде. Без көлештек кенә.
— Торсын,— диде кемдер.—Гыйбрәт баганасы икән бу, акыл өйрәтә торган багана!..
Без бу күл буеннан ничектер талчыгып кайтып кердек тә урынга сузылдык. Гарәфи белән безнең тапчаннар янәшә. Юк-барга исе китм i торган шат күңелле егет ул. Уен-көлке сүзне яраткан шикелле, тәмәкене дә «атып» тартырга ярата. Бирмәсәң, башын чайкый да. «ярар, бер елны бүдәнә симерсә, бер елны тартай симерә», дип куйган була. Ул да үг.1 ана «рәхәтен» күргән малай икән. Ихтимал, шул да якынайткандыэ безне Гаҗәп бу дөнья, кая барма, үги ана да үги бала! Әллә дөньяны i яртысын баскан тагы! Бигрәк тә миңа гел очрап кына тора алар
Гарәфи үз күргәннәрен зарланып сөйләргә яратмый, күптән булы.ч узган бер кызыклы әкият шикелле генә итеп исенә төшергәли. Атасы утынгамы, башка берәр җиргәме китсә, яшь анасы Гарәфине мунчага ябып куя булган, имеш
— Әй утырам, малай, мунчада бер үзем, әй утырам,—дип башлый ул.— Җылы булса, бәк "рәхәт кана, атна буе ягылмаган булса гына арка буйлап суык кыргаяк үрмәли, әттә ләүкәдә дә тешләр тешкә орына. Шулай бөрешеп утыра торгач, чыга бер мәлне ләүкә астыннан пәри малайлары бер көтү килеп. «Әйдә уйныйбыз да әйдә уйныйбыз!» имеш. Мин башта коелып төшкәнием, бактың исә, бер дә куркыр җирләре юк икән алариың, Гел минем төел үк кыл муен, курай ботлы кырчын малайлар шунда. Түлке койрыклары бар да мөгезләре бар. Башта «Песи, песи, персЬле уйныйбыз, аннары «Читәнме-бүзме;». «Перс!» дигәндә ачык авыз пәри малае кулын ала алмый кала, мин «шап!» итеп кул аркасына китереп сугам. «Бүз» дип җавап бирсә, «бер чеметкәнгә түз!» дип, беләген борып алам «Читән» дисә, «бер чеметәм дә китәм» дип, тагын борып алам. Тегеләрнең беләкләре, кут аркалары гел шешеп бетә. Шуннан «күз томалашлы» уйнарга тотышбыз. Мине бер дә тота алмыйлар, ә мин. бер күз белән күреп, койрык-ларыннан эләктереп кенә алам тегеләрне. Шулай бер көнне ду күчеп уйнап ятканда, бу малайларны бер кабуда йота торган ата гыйфрит җене килеп керде мунчага. Үзе бер карыш, сакалы биш карыш, авыз J унбиш карыш! Капты-йотты, беттең-кнттең. тндия! Ә күзләре чәй чокыры хәтле булып янып тора!. «Фу-у, адәм исе бар монда!» днп кычкырды бу. Минем дуслар минут эчендә ләүкә астына сызып беп< •
Ш О И X И МАННУР
лор .Чипа нишләргә хәзер? Эш харап бит, күп уйларга ара юк, тоттым да ләүкә өстен 1ән гыйфритнең башы аркылы сикереп идәнгә төштем, йөгереп килешкә мунча тәрәзәсен баш белән сөзеп ваттым да чыктым да чаптым ялан аяк кар өстеннән! Кайтып керсәм өйгә, ни күрим: өстәлдә табын, чәй токмачы, разный кәрчә-мәрчә. Бер кырыйда югары очның ат барышнигы Кәнәфи. Утыра бу төрек патшасыныкы шикелле озын кара мыегын тырпайтып, симез күзләрен мимылдатып. Икенче кырыйда яшь катын. Шулай кара-каршы гына утырып, аулак чәй эчә икән болар. Пос мин тизрәк кече якка, сандык артына!
Сизми дә калдым: чеби артыннан килгән песи шикелле, мамык тәпи белән генә яшь ана минем арттан чыкты да, сандык кырыенда яткан чүкеч белән маңгайга «шык!» иттереп китереп сукты да. Бер көлтә ут чәчрәде күзләрдән! «Башың бетәсе булмады, имгәк!» дигән зәһәр пышылдавын гына ишетеп калдым, аннары нәрсә булгандыр, белмим. Вәт. денсезне, малай, ә? Сөяркә аркасында бит инде бу...
Мин аның сүзләреннән кычкырып көләм. «Ну, сибәсең дә, малай, карга борчагын!» дим.
— Вәт дуракны,— ди бу.— Ник борчак булсын ул! Менә, ышанма- саң, тотып кара, шуннан бирле маңгай жәнчелеп калды...
— Мунчадагы пәри малайлары да чын инде, алайса? __
— Чын! Ипекиләремдер, чын! — ди бу, күзен дә йоммыйча. Алай да ышандыра алмагач: — Бәй, әллә мин аларны шул мунчада ятканда төштә күргәнмендер дип елмая.
Аннары авыл мәзиненә унике яшьтән батрак булып керүен, хатыны бер дә моңа ит-май заты күрсәтмәгәч, базына төшеп, олы бер чүлмәк каймагын ярты ипи белән сыпырып куюын, шуның өчен куып чыгаруларын сөйләп көлдерә.
Рәхәт аның белән. Яшьлеген, шат күңелен жуймаган егет ул. Шушында үзен кыргычлап чын шахтер булырга, уку-язу ягын да эләктереп алырга, шуннан соң гына авылына кайтып, үзен күрсәтергә хыяллана Гарәфи.
Безнең баракта кызыл почмак бар, Сәрвәр исемле матур бер кыз .әзит-журналлар китерә. Гарәфи аның тирәсендә бөтерелеп йөри. «Давай әле, бетер минем надан башны'» дип инәлә. Безне кичәләр ясарга, спектакльләр куярга да котырта башлады ул кыз. Иң элек үзебезнең баракта бәләкәй генә концерт оештырдык, Гарәфи дә катнашты.
Губернабыз Уфимски.
Өязебез Бирски.
Безнең Бирски кызлары Тескз матур, килешли..—
дигән жырына бик шәп кул чаптылар аның. Тора-бара күрше рудник «Беренче май» яшьләре дә катнашы белән драмтүгәрәк төзеп, берничә тапкыр театр «уйнап» алдык, клубта кичәләр ешаеп китте. Шул көннәрдә мин көлкегә кала яздым. Ник дигәндә, Сәрвәр тирәсендә Гарәфи генә бөтерелми, мин дә ул матурга гыйшык хаты язган идем. Ә ул усал кыз. әллә үзе, әллә сөйгән егете, минем хатны тоткан да «Шәпи агай» журналына салып жибәргән. Анда эшләүче Җамакай дустым, ярый әле. мине хур итәргә теләмәгән, хатны кире үземә жибәргән һәм әйткән: «Шәйхи дус! «Шәпи агай» синең гыйшык хатыңны бу юлга бастырып чыгара алмый Итәк-жиңеңне жыебрак йөр, кызлар кызык итмәсен!..»
...Көннәр, эшләр шулай күңелле генә барганда салкын тидереп ютәлли башладым, тән кызулыгы да күтәрелде. Забойда колчедан катламы арасыннан суык тамчы тама ьркага. Белмим, шуның шаукымы тидеме, жәйге эсседә коххы-коххы килеп, бизгәк тоткан кешедәй туңып йөрүчән булып киттем. Өстәвенә, ул чакта безнең бәләкәй рудникта
ашханә дә юк, баракта гаиләле кеше тормагач, үзен сатып алып аш пешертү дә мөмкин түгел иде. Шунлыктан, без, буйдаклар, бер ашаганда ярты күмәчне чәй белән «бөгәрләп», каптай кабарган корсак белән шахтага төшеп китәбез. Элекке шахтер «Ат ите ашамыйча күмер чабып булмый», дип дөрес әйткән, күрәсең. Ипи дә чәй белән генә бурильщик булуы да кыен икән... Җитмәсә, ипие дә нэпач 1 калачы бит әле аның. Әче камыр белән кабарткан ыскырт тәмле, катысы чи каеш шикелле, теш белән тартып та өзеп булмый' .
Ничектер монда партия, комсомол ячейкаларының рольләре дә артык сизелми шикелле, шахта башлыгы да иске белгечләрдән куелган бер кеше иде. Бер җыелышта үзебезнең шушы хәлләр турында чыгыш ясарга туры килде, кызыбрак та кителде бугай, ахры, ләкин миңа җавап бирүче, ашханә һәм икмәк кибете булмауның сәбәпләрен әйтүче булмады. Ә инде бер унбиш көннән соң Рәхмәтулла Хәлиловтан хат килде. Уралобкомның гатбаш бюросын җитәкләүче акыллы һәм зур белемле кеше иде ул. «Маннур туган, син анда Карабаш шахтерларын забастовка ясарга котыртасың, имеш Үзеңне күреп белгәнгә күрә минем моңа ышанасым килми. Комсомолча ялкынлы булуың яхшы, ләкин ленинча дөрес юлдан барырга онытма. Вакытлы кыенлыклар узар, ашханә дә, бар да булыр...» дигәнрәк сүзләр бар иде анда.
Аптырадым да калдым. Хәер, озакка түгел. Өендә түл җыеп кына ята торган, эшчеләр аның фамилиясен дә белми торган бер организатор бар иде. Хәлиловка шул язып җибәргәнен аңлау кыен булмады..
Хәл һаман рәтләнми, ютәлләү, тирләү, туңу һаман дәвам итә. Әни искә төшә, аның камзул киеп, йон шәлен иңенә салып, урын өстендә утырганы күз алдына килә. Ютәл нәселгә күчә, имеш, дигән сүз бар төрлесен уйлыйм Бер дә әни шикелле иртә китәсе килми бу дөньядан . Берни дә эшләмәгән бит әле мин...
Шахта медпунктында яшь кенә фельдшер ханым бар. Ул миңа климат үзгәртергә куша Колчедан тузаны, завод газы бик зарарлы икәнен тукый, һич югы, берәр айга саф һавада булырга киңәш бирә. Ул Чиләбе кызы икән. Иң яхшы жир Аргаяш булачагын әйтә, башкорт кымызы белән кызыктыра, ә һавасы бушлай бирелә, ди. Кесәдә тарак in туйдырырлык та рәт юклыгын белми ул. Хәер, больничный акчасы билеттан өч тәңкә артып та калды әле. Аргаяшка китеп бардым
Карабашта узган көннәр, дуслар-иптәшләр турында шулай ук нидер язасым килеп, борлыгып йөрдем. Ләкин уйлар, күргән-кичергәннәр тиз гәүдәләнеп, тиз генә кәгазьгә ятмыйлар икән. Ихтимал, андый көч УЯНЫП та җитмәгәндер әле. Аннары ул елларда мин чәчмә сүз белән хикәя, повестьлар язуга чнттәнрәк карый идем, бар табынганым шигырь алласы гына. Ә шигырь дигәнен, йөгән кимәгән дала тулпары- дай, мина баш бирергә, атландырып чабарга бик теләми иде әле. I ик өч ел узгач язган «Колчеданлы таулар өстендә» поэмасында гына андагы тормыш, уй һәм хисләребезне әзме-күпме әйтеп бирергә тырыш
• Н э и u ч — ул чактагы нэпман, саүдәгар.
тым... _ . ..
Аргаяшта беренче очраткан танышым Әсма Кафнева булды Мин аны Свердлов каласы буенча беләм, педтехникумныц соңгы курсларында укучы Чиләбе кызы нде ул. Бергә аралашып, кичәләрдә, спектакльләрдә катнашкалап йөрдек. Юкарак озын зифа буйлы, сыек-зәңгәр күзле, мөлаем төс-битле, тыйнак кына холыклы, уйнап кына бер сү» әйтсәң дә оялудан битләренә кызыл йөгерә торган бу кыз, кыйгач салган башын югары күтәреп, ярым йомык күзләрен билгесез йолдызларга юнәлткән, бары тик үзе генә белгән хисләр эчендә бөтен дөньясын оныткан хәлдә, бик нәфис тибрәнү ава .лары яңгыратып мандолин , чиртергә ярата иде. Кайберәүләр юри шундый «сихри позалар» ясап
кыланган була. Юк, Әсма үзенең шундый баш әйләндергеч матурлыкта утыруын үзе дә белми торган кыз иде. Мин аны шагыйрә булыр, яшертен шигырь яза торгандыр дип уйлый идем, ләкин андый «гөнаһ- сы» сизелмәде.
Менә шул Әсма мондагы татар мәктәбендә укыта, кияүгә чыккан, баласы да бар икән. Йөргән юлымда яманнар гына түгел, яхшы кешеләр дә һәр вакыт очрый торды мина. Шул яхшыларның берсе булган Әсма Кафиева үзенең ире белән таныштырды. Кантон профсоюзларында эшләүче бу яхшы иптәш миңа хезмәт табып бирде. Ул елларда мондый бәләкәй җирләрдә эш табу бик кыен мәсьәлә иде. Авыл хуҗалыгы һәм урман эшчеләре профсоюзында секретарь булып хезмәт итә башладым. Бу комитетның сайланган рәисе, җәмәгать тәртибендә эш алып баручы Шәриф абый Зарипов, торыр урыным юклыгын белгәч, \з өенә алып китте. Аргаяшның иң аргы башында, тимер юл буенда бәләкәй генә, иске генә алачыктай ялгыз бер агач өй. Өйдә Шәриф абзыйның җәмәгате Шәргыя апа һәм кәрлә гәүдәле, җәенке тәпиле, алама ак йонлы бер эт. Шәриф абзый белән Шәргыя апа, сайлап кушкандай, икесе дә бер-беренә охшаган әйбәт, тыныч холыклы, саф күңелле кешеләр булып чыкты. Хәтта өч көн саен җылы суда сабынлап юындыра торган этләре дә акыллы икән. Үзенең этлеген белдереп, ичмаса, бер тапкыр да өреп күрсәтмәде.
Элек гражданнар сугышында йөреп, хәзер авыл хуҗалыгы магазинында гади сатучы булып эшләгән Шәриф абзый белән бар гомерен кул эшендә уздырган Шәргыя апаның балалары булмый икән, шуңа күрә алар эт асрарга, балаларга дигән күз нурларын, күңел җылыларын шул эткә бирергә мәҗбүр икән. Телләреннән әйтелми торган бәхетсезлек моңы, бала сагышы, өлешсезлек җәбере бар иде бу әйбәт кешеләрдә.
Аласы утыз сум хезмәт хакымның егерме ике сумын Шәргыя апага бирәм, моның бәрабәренә ул мине үзләре белән бер табында тәрбия кылачак, урын-җир бирә һәм өс-башымны юачак. Калган акчаның алты тәңкәсенә кымыз эчәргә, ике сумын тәмәке төтененә кушып җилгә очырырга исәп бар...
Бакча эчендәге элекке бай йортына сәүдә конторы урнашкан, аның кызыл почмак хезмәтен дә үти торган бер зур бүлмәсендә берүзем утырам. Хәзергечә әйтсәк, местком секретаре буларак, членлык взнослары җыю, кәгазь тегү шикелле бик мөһим эшләр алып барам. Ярты айлап маташканнан соң гына буш вакыт та була башлады. Шигырь язам да шигырь язам. Кимендә биш-алты редакциягә Аргаяш дигән мәшһүр каладан мәшһүр шигырьләр агылып кына тора. Тик УЛ «Мәшһүрәләрнең уннан бере басыламы, юкмы, калганы «кәрҗин» машинасына төялеп, чүплек базына озатыла...
Безнең ишеләр өчен иң куркыныч урын — гәзитләрнең дүртенче би-тендәге «редакциядән җаваплар» бүлеге. «Фәлән фәләнскигә: «Ши-гырьләрегезне капчыклап түгел, вагонлап җибәрсәгез, «Утильтрест- тан» пре.чия биреләчәк»... «Кадир Карагайлыга: «Сөякләрдән сарай салам» дигән «поэмаәгызны укыганда тешләр сынып бетә язды . » дигән төслерәк җаваплар бөтен дөнья алдында башыңны хур итә. Бәхеткә каршы дип әйтимме, мин мондый ук үтергеч җавапларга дучар булмадым. «Каләмегез өметле сыман күренгән шикелле күк тоела, сирәк- мирәк язгалап торсагыз да ярый...» дигәндәйрәк «канатландыргыч» сүзләр ишетә идем.
Шигырь белән җенләнүдән тыш мин әле, каяндыр уйлап чыгарып, профсоюз һәм башка темаларга мәкаләләр дә язам, хәтта басылгалый- лар да. Тик Уфадагы «Яна авыл» гәзитенә генә ачу килде: унике әйбер җибәреп, бер җавап бирмәделәр. Казан матбугатының кургаш стенасын да тишеп кереп булмый хәзергә...
Эштәй сон Шәргыя апаныц үз анам пешергәндәй тәмле ашлары белән тамак туйдыргач, аннары идән астында чиреге белән күпеоет утырган кымызны чөмергәч, футбол уйнарга чыгып китәм. Әйе, әйе, футбол уйнарга! Мин әле Тоболда чакта ук «зәһәр футболчы» булып киткән идем. Хәтта «тешле» буны белән үземне туп урынына тибеп, күкрәкне дә имгәтә язганнар иде. Җәен монда Мәскәү-Ленинград якларын ♦ нан кымызга килүчеләр байтак була икән. Шулар белән Аргаяш яшь с ләре бергәләп, тулы санлы бер команда төзеп, тимер юлның түбән ягын х дагы тигез урында мәйдан корып җибәрдек. Һәр көнне кичке якт i х яшел чирәм өстендә җан фәрманга футбол куабыз, гол сугабыз, ота- быз-отылабыз, куанычлар-кеенечләр сөйләп бетергесез була... Мондагы т врач та минем сул үпкәдән «шикле» урыннар табып, сөт белән эчәргә 5 бик әче дарулар һәм нык саклану кинәшләре биргән иде. Барын д: 5 җиренә җиткереп булмады. Саф һавада һәр көнне хәлдән тайганчы s чаба торгач, аннары әлсерәп кайтып кымызга ташлангач, Шәргый 3 апаның сихәт бирә торган ашлары белән туклана баргач, ютәл д> * бетте, туңу-хәлсезлек тә юкка чыкты. Яшьлекнең ямавы — өстендә, ди- ♦ гәнрәк бер сүз бар бугай. .
Сизелми дә көз килеп җитте. Футбол мәйданындагы үләннәр ярыл. >• саргаеп, куырылып, картайдылар. Алар өстендә ажгырып чабучылар ~ да юк хәзер, команда таралды Ялгыз аптырап йөрим: ничек моид. < кыш чыгарсың?.. Озакламый бу авыл җирен тоташ кар басар, дөньяны s тоташ җансызлык күмеп китәр, шул бәләкәй генә алачыктан кая чыгар _ га, кая борын төртергә белми ятарсың... м
Шундый кысыр хәсрәт белән моңаеп йөргәндә. «Азад Себер» редак е циясепнән хат килеп төште. Мин аны ике-өч кат укыганнан сод гынт ® аялый алдым, ниндидер ватык-җимерек хәрефләр белән язылган иде 4 ул. Ләкин эчтәлеге бик матур иде аның: гәзит редакторы Сарим Фәхри иптәш мине эшкә чакырган. Сөенечтән баш күккә тиде. Шул ук вакыт та шик-шөбһәләр дә баш калкытты: эшләп булырмьР Килешеп булырмы? Юк җирдән гаеп табып, сөреп чыгармаслармы? Мин инде авызы пешкән кияү бит. Дөнья гел яхшылардан гына тормавын үз сыргымд.. татып белә башладым. Шулай да якыннарым Шәриф абзый, Шәргыя апа белән саубуллашып, куанычлы тәвәккәллек белән тагын Себерм китеп бардым Алдагы матур хыяллар, билгесез киләчәкләр җилкендерә иде мине...
Сүнмәс факел
Редакциянең ике штаты бар икән редактор, секретарь Бу соңгы штатның бер өлеше авыл хуҗалыгы-агрономня материалларын штаттан тыш тәрҗемә итүче педагог һәм шагыйрь Кашшаф Рәшит иптәшкә түләнә. Калган җитмеш биш сумы — миңа! Я алла, мондый хезмә• хакын минем әле өнемдә түгел, төшемдә дә алганым юк! Шуның егерме биш сумын фатир хуҗасы йолкый. Ләкин барыбер миңа бөя бөяргә җитәрлек бу акча!
Сарим абзый Фәхри әйбәт кеше булып чыкты эшкә җайлан өйрә тә, кирәк урыннарда көлдереп, чеметтереп тә алгалый. Бик хуп. чемет терсен, түзәрбез, тик өйрәтсен генә! Бу бит минем хыял мәйданым Бердән, өйрәнсәм, журналист булып китә алам. Икенчедән, иҗатымны үстерүгә дә юл ачык! Баштанаяк эшкә чумдым Көндез редакциягә кергән хәбәрләрне әзерлим тотыныр жире гтая чып
чык борыныдай гына булса дз бер хәбәр ясарга кирәк Алдагы сангг макет төзим, типографиягә чабам, корректура укыйм, гәзит версткасы на катнашам. Ул көнне, «табадан төшкән беренче коймакэны алып,
дүрт битне дә яңабаштан укып чыкканчы төн урталары җитә. Башка кичләрдә подписка карточкаларын тәртипкә китереп, хәбәрчеләргә хатлар язып утырам. Юк, аларга гына түгел, Уралда, Тоболда, Себерда үзем белгән иптәшләрнең барына да хатлар җибәреп, «Азад Себерэда язышырга һәм аны таратырга котырткан булам Нәтиҗәсез калмады шикелле, ел башыннан гәзитнең тиражы ул чактагы традицион өч меңнән үсеп китте. Бу бәләкәй генә булса да алга сикереш иде. Айга бер тапкыр Себер яңалыкларын күрсәтә торган фото-сәхнфә дә оештырып җибәрдек, айга бер тапкыр әдәби сәхифә чыгару мөмкинлеге дә туды. Себернең Кашшаф Рәшит, Хәлил Әмин, X. Мөҗәй, С. Гафуров, Измаилов шикелле яшь шагыйрьләре һәм беренче башлап каләм тибрәтүчеләре катнашы белән чыгарылды ул. Сарим агай оста фельетончы булып чыкты. Мин язган шигырь, нәсер, хикәя шикелле әйберләр дә, аның таләпчән ярдәм иләге аркылы узып, гәзит битләренә керә барды. Мондый югары киеренкелек белән яшәү төннәрне дә шигырь язып үткәрергә көч бирә иде...
Безнең гәзит кеше күзенә чалына башлады бугай.
Ерак Көнчыгыштагы Учан күмер учакларыннан, Бодайбодан, Алтай, Бийск, Зайсан, Семипалат, Тобол. Төмән якларыннан язучылар шактый күбәеп китте. Көннәрнең берендә Гариф Галиев дигән бер иптәшнен «Кирпечләр» исемле хикәясе килеп төште. Укып-укып карадык та «кертергә яраклы» таптык. Мин белми идем, ул күренеп килә торган бер язучы икән. Мәскәүдә инде күптән шаулый торган Мансур Крый- мов та безгә бер шигырен җибәрде.
Монда эшләгән чагым мине күп нәрсәгә өйрәтте. Дөнья чикләре киңрәк ачылып, күбрәк әйберләр күренә, ишетелә, аңлашыла башлады. Әдәбиятның үткән тарихы, бүгенгесе, киләчәге бар, имеш. Аның теория-поэтика дигән нәмәрсәкәе дә бар икән әле. Шундый «бар»лар- ның миндә берсе дә юклыгын күргәч, үземнең берни дә белми торган шыр надан икәнемне тагын да яхшырак белә башладым. Әзме-күпме «калыпжа сыяр дәрәҗәдә шома язылган шигырьләр бастыру белән генә эш бетми икән әле, поэзиягә алып килерлек уй-фикерләрең, образларың булу, шуларны чумып алып чыгарлык күлең булу, халыкның тел байлыгын, иҗат хәзинәсен белү дә кирәк икән. Укырга кирәк миңа, укырга! Казанга китеп, берәр уку йортына чумарга кызыгам, бик кызыгам!
Кызыгам да бит, булмый шул әле. Борын төбендә армиягә китү мәсьәләсе тора. Егерме җиденче ел көзендә мин «набор»га керәсе егет. Хәрби хәзерлек үткәннән сон ял бирделәр. Анжеркага кайтып киттем. Үткән елны әти карт шахтадан пенсиягә чыккан да авылга күчкән, егерме чакрымдагы тайга эченә кереп утырганнар. Унбиш-егерме өнлек авыллары «Сухой» дип атала; инеш түгел, чүмечле чишмәләре дә юк, урман чокырындагы саз кизләвеннән су саркытып эчәләр. Каян тапканнар мондый черки оясын? Ник бу хәтле эчкәре кереп, урман әрчеп, төп каерып иңрәнүләр кирәк булган? Ә үзләренә бара торган юл өстендә ачык аланнар буйлап, уймакланып аккан Кэтат суы, Яе елгасы кала. Бер дә шуларны акыл күзе белән күрүче булмады микәнни соң?
йорт-җирләре дә яңа күченүчеләрнекечә: ишек-тәрәзәсе булса, өйалды түбәсе ачык, капкасы булса, коймасы юк дигәпдәйрәк. Картның хәзер яшь хатыннан алты баласы бар икән инде, шуларның берсе бишектә әле. Җиденчесе минем Шамил энекәш, үзләре икәү — барлыгы тугыз кеше бер бәләкәй генә өйдә мыжгып яталар. Ә кораблар корырдай зифа нарат урманы өсләренә аварга тора!
Картның ничектер сөйләгәне бар иде: энесе Галимулла абый белән Кытайда, Хэнган туннелендә эшләп, «баеп» кайткач, Пазый бабай алдына икесе дә йөзәр тәңкәлек микулайски акчаны чыгарып салганнар, имеш. Мин дә редакция «ту ннеленнән» шундый ният белән кайтып кер-
дем. Теге вакытта «таяк ашап» чыгып киткәннән соң дүрт ел гомер узган, иске үпкәләр юылган, күңелдә ата-ананы олылау хисе өстенлек алган. Кесәдә акча да бар. Шулай булгач, аларның Кытайдан кайтуына ничәмә еллар узганнан соң картның нәкъ үзен кабатлап, аны шаккат- тырмакчы булам, янәсе! һәм әйтәсе бик матур сүзләрем дә бар: «Сиңа ♦ бик зур рәхмәт, әти, өс-башымны ялангач итмәдең, кече-кара яшемнән с укытырга тырыштың, ачлы-туклы авыр елларда да мәктәптән аермый- ь ча, миңа дөньяга чыгу өчен олы юл ачтың» һ. б. һ. б... • х
Самавар кайнап, сәке өстенә менеп утырды, табынга җыелдык, кала < күчтәнәчләре куелды һәм, ниһаять, түш кесәдән советски йөзлекне £ кыландырып кына суырып чыгардым да әти алдына китереп салдым! * Бик эффектлы килеп чыкса да, әти никтер бик ачылып китмәде. Шулай да * бик озаклап дога кылды. «Рәхмәт, улым», диде. Күңелнең бик нечкәргән В чагы булгач, әлеге теге тәмле сүзләрне каян башларга белми утыра 3 идем, әни кеше үтә беркатлылык белән кинәт сорап куйды:
— Шамил синең җанда түгелме ул, Шәйхелсам? " ♦
Мин аңа карадым да аптырап калдым: һични аңламыйм. Ничек соң ь
бу? Әтинең дә сүзсез генә тамак төбен кырып куюы хәтта сагайтып * җибәрде. Чынлап та, кайда соң ул Шамил? Мин аны кайдадыр йорт ® арасындамы, урмандамы — эштәдер, шуңа күренмидер, кич кайтасы- < дыр, дип бер уйлап алган идем, бактың исә, аны миннән сорыйлар! s
— Гел җәүиәй җөреп, дегет саткан акчаның да җартысын гына кай- s
тарып, гел симерүе җитте, гел алып узды, шуңар чыгып качты инде х ул! — дип өстәде әни кеше. =
Аның баштагы соравында ниндидер борчылу сыман бер аваз ише- 3 телгәндәй иде. Ә соңгы сүзләре белән ул инде әүвәлгечә үз ролендә 3 икәнен күрсәтте.
Көтмәгәндә аның олы малае ундүрт яшьлек Лотфулла сүзгә катышты:
— Юк, без бит гел бергә йөрибез, бер тиен акча тотып калганыбыз юк! — дип кырт кисте ул.
— Син нәстә беләсең соң? Кысылмасана!—диде анасы, малайны читкә чөергәндәй итеп.
Сораштыра торгач, ниһаять, шул аңлашылды каен тузы, нарат чаерысы хәзерләп, шуннан үзләре дегет кайнаталар икән. Шамил белән Лотфулла шул дегетне тирә-як авыллар буйлап, шахтага илтеп сатып йөриләр икән. Дегет белән ярты авыл шөгыльләнә, имеш. Шамил мин кайтудан ике генә көн элек бу өйдән качып киткән, буш куллай гына түгел, акча үзләштереп качкан була. Ләкин ул минем янга килмәде, кайда булуы мөмкин?
Табып яме бозылды, уйда болытлар куера башлады. Шушылар һәр вакыт берәр күңелсезлек тудырып кына торалар Шыраганланып карт алдына йөз тәңкә чыгарып салу да көлке бер ахмаклык кына тоела хәзер. Кемнең исен китәрдем? Әллә кайчан киселгән кештәк кисәгенең кемгә кирәге бар соң монда?.. Шулай үзалдыма көеп, эчтә кайнаган ярсуны басын калыргамы, чыгарып түгәргәме белми утырганда, ишектән таза гына гәүдәле, хәлле генә өс-башлы, түгәрәк сакал-мыеклы бер кеше килеп керде, сәлам бирде, исәнлек сорашты, «у-у, кунак егете дә бар икән», дигән булып, мина кул бирде, аннары егылып китәрлек хәбәр салды:
— Киленнең беренче баласына бәби ашы дигән нәмәрсәкәй маташтыра иде катыи-кызлар, хәзрәт. Берәр сәгатьтән Шәмсебану абыстай белән бергәләп безгә рәхим итсәгез, яхшы булырые
— Рәхмәт, Ибраһим,— диде түр башындагы «хәзрәт» әти,— ярар, карарбыз...
Ахыры бар