Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН БЕЛӘН БЕРГӘ


иза Ишморат — татар совет драматургиясе үсешендә зур урый тоткан күренекле язучыларыбызның берсе. Ул — утыздан артык комедия һем драма авторы. Аларның һәрберсе уз вакытында профессиональ һам үзешчән театрлар сәхнәләрендә уңыш белән бара. Татар сәхнәләреннән тыш, аның кайбер пьесалары башкорт, казакъ, рус, чуваш, үзбәк һ. 6 театрларда да популярлык казана.
Заман сулышын тоеп, яңалыкны актив пропагандалау, илебез тормышы белен тыгыз бәйләнешле вакыйгаларны үз вакытында яктырту — Р. Ишморат иҗатының иң характерлы яклары. Аның бөтен әсәрләре диярлек тормышның актуаль мәсьәләләрен сурәтләүгә багышланган.
Риза Фәхретдин улы Ишморатов 1903 елның 1 ноябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Бәдрәш авылында туа. Аның әтисе башта муллалык итә, балалар укыта. Аларга бөтен семьялары белән бер урыннан икенче урынга күчеп йөрергә туры килә. 1913 елда Фәхретдин ага, муллалык итүен ташлап, Татарстанның Актаныш районы. Уразай авылына — үзенең туган якларына кайта. Ризаның да шуннан соңгы тормышы бай табигатьле шул яклар белән бәйләнеп китә.
Ризаның яшүсмер чоры, әдәбият һәм сәнгать белән ныклабрак кызыксына башлаган чоры революцион хәрәкәтләр, халык азатлыгы өчен көрәш куерган давыллы елларга туры килә. Октябрь революциясе. Совет власте Ризага да киң юл ача. Үзенең белемен тирәнәйтү өчен, егерменче еллар башында ул Уфага килә. Шунда комсомол сафына кабул ителә. 1920 елда, коммунистлар отряды составында, контрреволюцион бандаларга каршы керәшә.
Бу чорда Уфа газеталарында Р. Ишморатның беренче шигырьләре күренә башлый. Боларда яшьләрне комсомолга керергә өндәү, азатлык, бәхет өчен көрәшче чакыру мотивлары яңгырый. Р. Ишморат иҗатында яшьлеккә дан җырлау, совет яшьләренең нык ихтыяр көчен, тормышка кайнар мәхәббәтен, туган илгә бирелгән-^ леген, бөек идеаллар белән яшәвен гәүдәләндерү мотивлары башта ук көчле була һәм бөтен иҗаты буенча кызыл җеп булып сузылып бара.
Уфада бу елларда татар театры уңыш белән эшләп килә. Аның барлык спектакльләрен карап барган Р Ишморатта артист булу теләге көннән-көн ныграк урнаша. Шул ук теләк 1923 елда аны Казанга, яңа ачылган татар театр техникумына алып килә. Бу техникумда еч ел белем алу. атаклы артистлар, язучылар: Ф. Әмирхан, 3. Солтанов, К. Тинчурин, С. Сәйдәшев белән якыннан аралашып яшәү Р. Ишморатның иҗат юлый театр сәнгатенә борып җибәрә. Иҗат дәрте ташып торган яшь шагыйрь тора-барв артист, режиссер һәм драматург булып китә.
1926 елда аның «Йокы патшалыгында», «Өтек философ» кебек беренче комедияләре языла һәм шул ук елны үз режиссерлыгында Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела. Сатирик юнәлешле бу комедияләр көннең актуаль мәсьәләләрен күтәреп чыгулары, Совет власте дошманнарын фаш итүләре, агитацион рухта язылулары белән аерылып торалар. Шул чор тәнкыйте дә бу әсәрләргә карата үзенең УКа" мөнәсәбәтен белдерә. Мәсәлән, «Йокы патшалыгында» комедиясе куелу уңае белен
Р
журналист Һәм тәнкыйтьче М. Персии, «бу әсәр безнең сәхнәбез ечеи яңа һәм кадерле бүләк» дип язып чыга.
Р. Ишморатның «Йокы патшалыгында» һәм «Өтек философ» кебек комедияләре ул чорларда киң таралган агит- театр әсәрләренең типик үрнәге булып торалар. Сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан алар әле әллә ни югары булмый. Реализмнан бигрәк, формализм белән мавыгу күзгә ташлана. Тормыш фактларын гомумиләштереп бирә алмау сизелә. Р. Ишморатка иҗади осталыгын камилләштерүдә 1927—30 елларда Ле-нинградның сәнгать тарихы институтында укуы зур ярдәм итә. Ул А. А. Гвоздев, В. Н. Всеволодский-Гернгросс, И. И. Сол- лертииский, С. С. Мокульский кебек күренекле сәнгать белгечләреннән осталыкка әйрәнә Бу вакыт эчендә ул «Ун ел тулганда» (1927), «Пожар» (1929) һәм «Данлы чор» (1930) драмаларын яза. Р. Ишморатның беренче сәхнә әсәрләре комедиячел ситуацияләргә корылган булса һәм аларда шартлылык зур урын алса, боларда исә драматик конфликт үзәк планга куела, тормыш осталыкка әйрәнү, чыныгу чоры дип карарга кирәктер, мегаен.
Язучының иҗат юлы һәр вакыт диярлек әдәбият һәм сәнгать оешмаларында җитәкче эшләрдә этЬләү, теге яки бу оешмада җәмәгать эшләре алып бару белән параллель рәвештә дәвам итә. 1930 елда Ленинградтан кайтканнан соң, ул башта Татарстан мәгариф халык комиссариаты каршындагы сәнгать бүлеге мәдире булып зшли, оннары Татар дәүләт академия театрының художество җитәкчесе һәм режиссеры итеп билгеләнә. Академия театрында күп еллар оештыру эшләре алып бару белән бергә, Р. Ишморат татар һәм рус драматург ларының күп кенә әсәрләрен үзе дә сәхнәгә куя. Мисал тәссндә К. Тинчуринның «Беренче чәчәкләр» һәм «Алар ечәү иде», Г. Иделле- нең «Дәүләт Бәдриов», С. Батталның «Сынау». В Киршонның «Икмәк» һем «Искиткеч эретмә», В. Шкваркинның «Чит кеше баласы» әсәрләре буенча эшләнгән спектакльләрне китерергә момкин Р Ишморат театрда эшләгән чорында һәм аннан соң да яшь драматургларны үстерүгә нык игътибар бирә, аларга һәрьяклап ярдәм итә.
1 «Кызыл Татарстамә газетасы. 1926 ел. 9 ноябрь.
конкретрак, тирәнрәк, калкурак чагыл- дырыла.
Егерменче елларда һәм әле аннан соң да ил хуҗалыгында корткычлык күренешләре, Совет властена теләсә нинди юл белән аяк чалырга тырышучылар күп була. Җиңелергә теләмәгән сыйнфый дошман, соңгы качен җыйнап. Совет властена каршы мәкерле һәм астыртын хәрәкәт итеп килә. Бу тема Р. Ишморатның «Ун ел тулганда», «Пожар», «Данлы чор» драмаларында бигрәк тә калку гәүдәләнә. Аларда социалистик хуҗалык вәкилләре белән хосусый милекчелекне яклаучылар, капиталистик җәмгыять калдыклары арасындагы кискен керәш тасвирлана. Бу әсәрләр мавыктыргыч ситуацияләргә һәм кечле конфликтка нигезләнүләре, вакыйгаларны реаль җирлектә сурәтләүләре белән игътибарны җәлеп итәләр. Шуның белән бергә, драматург әле һаман формализмнан да аерылып җитә алмый. Бу бигрәк тә «Данлы чор» драмасында үзен нык сиздерә. Бу әсәрне Р. Ишморат соңыннан яңадан эшкәртә һәм аның «Мәдинә» исемендәге яңа варианты барлыкка килә. Р. Ишморатның башлангыч чор иҗаты югарыда телгә алынган әсарләр белән тәмамлана дисәк тә ярый. Моны
Һонүа МОХМҮТОВ
1940 елның көзендә ул яңадан сәнгать эшләре идарәсенә күчерелә һәм анда театр бүлеге мөдире хезмәтен алып бара.
Утызынчы елларда Р. Ишморатның драматургии эшчәнлеге ил язмышына кагылышлы тагын да зуррак, киңрәк проблемаларны сурәтләү белән бәйле рәвештә камилләшә бара. Ул елларда илебездә барган үзгәрешләрне, халкыбызның фидакарь хезмәтен, яңа кеше тәрбияләнүен, яңа тормыш төзелүен чагылдырган әсәрләр белән бергә, драматургиядә илне тышкы дошманнардан саклау темасы үзәк планга калкып чыга. Бу халыкара хәлнең кискенләшүе, дөнья сугышы кабыну куркынычы туу, ил чигендә булып торган канлы бәрелешләр көчәю белән аңлатыла. Р Ишморатның «Ил өчен» (1936) һәм «Ватан» (1938) драмалары да нәкъ менә шушы темаларга язылалар һәм бу юнәлештә татар драматургиясендә җитди адым булып саналалар.
«Ил өчен» пьесасында яшьләрнең туган илне саклау өчен үз теләкләре белән Кызыл Армиягә китәргә әзер торулары, патриотик хисләре, омтылышлары чагылды- рыла Пьесада үзәк планда алдынгы тракторчы Зәки образы бирелә. Колхоз кырларында матур күрсәткечләргә ирешкән бу* яшь егет үзе теләп армиягә китә. Пьесаның нигезен тәшкил иткән шушы патриотик тойгы хезмәт кешеләрен, яшен-картын үз тирәсенә туплый, вакыйгалар уен-көлке аша һәм оптимистик рухта сурәтләнә.
Европада фашизм котырынган вакытта кешеләрне уяулыкка өндәгән «Ватан» драмасын язучының бу чордагы аеруча зур уңышы итеп санарга кирәк Вакыйганың сугыш барган чорга күчереп сурәтләнүе көчле драматизм белән сугарылган зур проблемалы, тирән эчтәлекле әсәр тудырырга мөмкинлек биргән. Зур бер завод коллективының сугыш барган чорда тылдагы фидакарь хезмәте, фронтка ярдәме, заводта оялаган контрреволюцион элементларны — фашизм ялчыларын фаш итү драматург тарафыннан катлаулы образлар системасы аша яктыртылган. Әсәрдә халыкка хезмәт итү. азатлык өчен көрәш турында фәлсәфи фикерләр бар, анда шулай ук үрнәк булырлык образлар бар.
Р Ишморат туктаусыз эзләнә, тормышта үзен борчыган һәм киң җәмәгатьчелекнең омтылышларына туры килгән актуаль мәсьәләләрне төрле жанрларда чагылдырырга омтыла. Ул лирик комедия һәм драмаларның авторы буларак та таныла бара. Аның бу юнәлештәге уңышлы әсәрләреннән берсе — тормыш-көнкүреш темасына багышланган «Гөлзадә» (1939) драмасы булды. Лирик-драматик характерда язылган бу әсәрдә яшьләрнең укуга, семья һәм мәхәббәт мәсьәләләреме, иҗтимагый тормышка мөнәсәбәтләре сурәтләнә.
«Гөлзадә» драмасында драматург, нинди дә булса вакыйганы сурәтләүдән бигрәк, геройларның рухи дөньясы, эчке кичерешләре белән кызыксына, яшьләр арасында яңа совет морале урнашу процессын лирик-драматик төсмерләрдә тасвирлый. Бу алым шулай ук драматургның иҗат алымнары байый баруы турында сөйли. Билгеле, драматур-ның бу әсәре дә аерым кимчелекләрдән азат түгел. Мәсәлән, «Ил өчен» пьесасында конфликтның беркадәр йомшаклыгы, кайбер персонажларның үзара мөнәсәбәтләрендә урынсыз беркатлылык сизелә, җыр-биюләр артыкка китә. «Гөлзадә» драмасында исә сюжет таркаулыгы күзгә ташлана. Аерым кимчелекләре булуга карамастан. Р. Ишморатның 1926 елдан башлап иҗат иткән сәхнә әсәрләре татар совет драматургиясенә сизелерлек өлеш булып керә, республикабыздагы пәм башка бик күп өлкәләрдәге татар театрлары репертуарын баетуга нык ярдәм итә.
Утызынчы елларда татар драматургиясе һәм театры тормышның төрле якларын һәм актуаль проблемаларны яктырту юнәлешендә үсә бара, заман темасы һәр вакыт үзәк планда тора, халкыбызның үткәнен, үсеш тарихын, революцион көрәшләрне, сыйнфый каршылыкларны тасвирлау буенча җитди адымнар ясала. Бу чорда төрле милләтләрнең әдәбият һәм сәнгатьтәге казанышларын Мәскәүдә күрсәтү практикага кергәлә башлый. Татар әдәбияты һәм сәнгате дә бу яктан өлгереп җитә. Декада үткәрү өчен конкрет чаралар күрелә Ләкин, кызганычка каршы, декада булмый кала. Фашист илбасарларының туган илгә бәреп керүе комачаулый. Бөек Ватан сугышы башлана. Бетен халык фашизмга каршы көрәшкә күтәрелә.
Төрле профессия кешеләре, шул исәптән язучылар, драматурглар, сәнгать эшлеклеләрс үзләре теләп фронтка китә башлыйлар. Шулар арасында танылган
драматург Һәм ргжиссер Р Ишморат та була. Р. Ишморат сугышның башыннан ахырына кадәр диярлек фронтта була. Ул Беренче Украина фронтында биш телдә чыга торган «Ватан намусы өчен» газетасының редактор урынбасары булып эшли Бу газетада аның алгы сызыкта торып язылган бик куп очерклары басыла. Боларда ул совет сугышчыларының батырлыкларын тасвирлый, аларны җиңүгә рухландыра, фашизмның җиңеләчәге турында өмет уята. Фронт белән бергә Р. Ишморат Берлин- » га кадәр барып җитә һәм Берлин өчен барган урам сугышларында каты яралана. - Госпитальдә ятып сәламәтләнгәч, яңадан частька кайта һәм 1946 елга кадәр армия д. сафында була. Сугышны гади солдат булып башлаган Р. Ишморат майор дәрәҗәсенә а күтәрелә. ,.
Ватан сугышы чорында Р. Ишморатның иҗаты очерклар язу белән генә чиклән- g ми. Ул драматургии эшчәнлеген дә дәвам иттерә һәм сугыш чоры рухын чагылдырган £ «Дошман лагеренда . (1941). «Ватан кызлары» (1942) һәм «Кайту» (1942) драмаларын _ иҗат итә. Болардан бигрәк тә соңгысы зур игътибарга лаек, һәм ул —Р. Ишморат < иҗатында яңа этап башлануын күрсәтә торган әсәр. Бу драмада тыл һәм фронт темасы үзенчәлекле чагылыш таба. Колхозчы крестьяннарның, авыл халкының тылда- ° гы тырыш хезмәтен, сугышка бәйле булган уй-теләк һәм омтылышларын тасвирлаган «Кайту» драмасы тиз вакыт эчендә бик күп театрларда популярлык казана. «Кайту» драмасы сугыш чорындагы авыл тормышын, хатын-кызларның, картлар һәм яшьлер- нең колхоз кырларындагы фидакарь хезмәтен чагылдырган уңышлы әсәрләрнең берсе булып драматургиябез фондына керде.
1946 елда тыныч тормышка кайтып яши башлау белән Р. Ишморат яңадан сәхнә әсәрләре язарга тотына, бу өлкәдәге эшчәнлеген нык активлаштыра. Аның иҗаты төрлеләнә, байый, ул актуаль мәсьәләләр күтәргән драма һәм комедияләр тудыр» Аның иҗат диапазоны киңәюне, сурәтләү ысуллары баюны, камилләшүне күрсәткән героик драма жанрындагы әсәрләре барлыкка килә.
Р. Ишморатның сугыштан соңгы иҗаты беренче чиратта тыныч тормышны, хезмәт фронтын, семья һәм мәхәббәт мәсьәләләрен тасвирлау, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә булган күркәм сыйфатларны ачу. кимчелекләрне тәнкыйтьләү юнәлешендә бара. Бу циклга аның «Бүләк» (1947). «Якты юл» (1947), «Якын дус» (1949), «Бистә кызы Гөлсинә» (1951) һ. б. пьесаларын кертергә мөмкин.
Билгеле булганча, бу елларда драматургиядә «конфликтсызлык» шаукымы көчәал ала. Күпмедер дәрәҗәдә бу «авыру» Р. Ишморатка да кагылмый калмый. Мәсәлән, партия һәм хөкүмәтебез куйган таләпләрдән чыгып, авыл хуҗалыгын алга җибәрү, иген уңышын күтәрү өчен көрәшне яктырткан «Якты юл» пьесасында конфликт кирәгеннән артык көчсезләндерелгән иде Әмма бу тенденция драматургның башка әсәрләрендә артык сизелмәде
Әгәр Р. Ишморат драматургии эшчәнлеген комедияләр белән башлап, аннан соң рәттән күп санлы драмалар бирсә, илленче елларда аның комедия әсәрләре язудагы осталыгы яңадан өскә калкып чыга. Мәсәлән, аның «Шайтан таягы» (1954) һәм «Серле моң» (1959) комедияләре бу жанрның үзенчәлекле мисаллары булып тора.
Сатирик юнәлешле «Шайтан таягы»нда, бер яктан, кеше хисабына яшәргә, җиң . л юл белән үз кесәләрен калынайтып, үз тормышларын гына җайларга омтылучы әрәмтамаклар фаш ителсә, икенчедән, яшьләрнең семья һәм мәхәббәт мәсьәләләренә уяу карарга тиешлеге турында әһәмиятле фикерләр үткәрелә. «Серле моң» комедиясе исә үзенең лирикасы һәм юморы белән характерлы, монда намуслы хезмәткә һәм Саф мәхәббәткә дан җырлана. Р. Ишморат бу комедияләре белән дә сәхнәбезне, драматургиябезне баета, аларда тормышчан һәм конкрет ситуацияләр гәүдәләнә, шуңа күрә до алар күп санлы укучы һәм тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә.
Р Ишморат, бүгенге тормышның төрле якларын, эшче, колхозчы һөм интеллигенция вәкилләрен, аларның үзара мөнәсәбәтен, характерын, язмышын, тормышта тоткан ролен тасвирлау белән бергә, тарихи шәхесләрне, героик вакыйгаларны гәүдәләндерү юнәлешендә дә актив эшләп килә. «Үлмәс җыр» (1956). «Алар дүртәү иде» (1961) һәм «Давылга табан» (1963) героик драмалары аның бу юнәлештәге эшчоилегә- нә ачык дәлил була ала.
Сәхнә әсәрендә башлап М. Җәлил образын тудыручы кеше Р. Ишморат булды. Аның «Үлмәс җыр» героик драмасы Җәлил һәм җәлилчө каһарманнарга дан җырлэ-
& 0 Н Ү 3 МЭХМҮТОВ
ган эсэр буларак сәхнәгә килеп керде, күп театрларда куелды, шушы драмасы белән Р Ишморат союз күләмендә танылды. Драманың үзәгендә Муса образы гора. Автор аны күпкырлы һәм калку итеп бирә Муса яхшы ата һәм саф күңелле ир дә, талантлы шагыйрь һәм үз иленең чын патриоты да. Бер үк вакытта ул оста оештыру* чы, кешеләрне көрәшкә күтәрүче курку белмәс каһарман да.
һәр яңалыкны Р. Ишморат үз вакытында тотып ала һәм сәхнә әсәрендә чагылдыра бара Мәсәлән, Тын океанда 49 тәүлек үлем белән көрәшкән дүрт совет солдатының батырлыгын кем генә ишетмәде һәм моңа кем генә сокланмады! Бу вакыйгадан соң күп тә үтмәде, Р. Ишморат «Алар дүртәү иде» героик драмасын язып чыкты, әсәр Казанда, республикабызның күп кенә татар һәм рус театрларында куелып, популярлык казанды.
Ниһаять, төрле жанрларда һәм төрле чорларны, проблемаларны чагылдырган әсәрләр иҗат итеп тәҗрибә туплаганнан соң, Р. Ишморат 1963 елда «Давылга табан» драмасын төгәлли. Бу — аның иң өлгергән һәм иң җитди әсәрләреннән берсе. Бу драма өстендә автор озак еллар эшли һәм нәтиҗәдә тирән эчтәлекле, киң масштаблы тарихи-революцион драма барлыкка килә.
«Давылга табан» драмасы В. И. Ленинның Казандагы тормышын һәм революцион эшчәнлеген яктырта. Бу әсәрдә студент яшьләрнең, бигрәк тә Казан университеты студентларының югары уку йортларында хөкем сөргән мәрхәмәтсез тәртипләргә, хокуксызлыкка һәм гаделсезлекләргә, патша самодержавиесенә каршы чыгулары чагылдырыла. Р. Ишморат бу драмасында күп эзләнүләр һәм архив материаллары нигезендә XIX йөз ахырындагы Казан тормышын, халыкның тормыш-көнкүрешен, уй-хыялларын, омтылышларын тирән яктырта. Монда акыллы һәм олы йөрәкле ана Мария Александровна, студент яшьләр, төрле карашлы профессорлар, авыр тормышта яшәгән һәм азатлык өчен көрәшкә тартылган эшче образлары бирелә. Драмада бөтен персонажларны, вакыйгаларны тоташтыручы үзәк фигуралардан берсе итеп яшь Володя образы алына.
«Давылга табан» драмасын иҗат итеп, Р. Ишморат татар драматургиясен һәр вакыт актуаль яңгырый торган тагын бер тарихи-революцион әсәр белән баетты. Әсәр идея-художество дәрәҗәсенең югарылыгы, тормышны тарихи планда танып белү өчен кирәклеге һәм тәрбияви кыйммәтенең зурлыгы белән дә аерылып тора. Бигрәк тә яшь буынны Ленин шикелле бөек шәхес, иң кешелекле кешеләрнең берсе үрнәгендә тәрбияләү өчен аның әһәмияте зур.
«Давылга табан» драмасы татар драматургиясен бөтен союз аренасына алып чыкты. «Үлмәс җыр-дан соң бу Ишморатның иң уңышлы әсәре булды, татар һәм рус телләрендә кат-кат басылды, бик күп театрларның репертуарында урын алды. Мәсәлән. ул Казанда Качалов исемендәге зур драма театрында, Башкорт дәүләт академия театры сәхнәсендә һәм Ташкентта Ниязи исемендәге үзбәк дәүләт академия театрында куелып, уңыш белән барды.
«Давылга табан» драмасын Р. Ишморатның чагыштырмача ераграк чорларны эченә алган бердәнбер әсәре дияргә була. Аның бөтен иҗаты заман, шул әсәр иҗат ителгән чор белән тыгыз бәйләнгән. Аның күпчелек әсәрләре язучы күз алдында, үзе яшәгән чорда барган вакыйгаларны чагылдыралар. Ул үзенең пьесаларын гүя җанлы вакыйгалар эзеннән яза. Ләкин биредә шуны да истә тотарга кирәк: әгәр сайланган материал бөтен яклап уйлап җиткерелмәгән һәм тиешенчә әдәби эшкәртелмәгән булса, әсәрнең уңышсызлыкка да очравы мөмкин. Әмма Р Ишморат тормышны һәм драматургия кануннарын яхшы белгәнлектән, аның әсәрләре тамашачыны кызыксындырырлык була һәм нигездә әйбәт яңгыраш ала.
1967 елда Р. Ишморатның яңа шәһәр төзүчеләр тормышына багышланган һәм мораль-этик теманы эченә алган «Шаулыйлар дулкыннар» драмасы Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелды. Әсәрнең геройлары — әле тормышка яңа гынз аяк баскан, үз көннәрен үзләре күрергә, үз бәхетләрен үзләре табарга тырышып йөрүче комсомол яшьләр. Драматург бу әсәрендә кешеләр рухланып эшләсеннәр, үзләренә яңа, матур тормыш корсыннар, бер-берсен ирекле һәм саф мәхәббәт белән сөеп яшәсеннәр, ялгышмасыннар өчен җәмгыятьне бозык һәм мәрхәмәтсез кешеләрдән арындырырга тели. Мораль яктан саф һәм һәр вакыт намуслы булырга чакыра, коммунистик тәрбия бирүдә коллективның уңай роль уйнаганлыгын күрсәтә.
1971 елда Минзэлө дәүләт театрында драматургның «Хикмәтле Сәйфи» исемле яңа комедиясе куелды. «Хикмәтле Сәйфи» комедиясе, елкән яшьтә булуыча карамастан. Р. Ишморатның иҗат эше белән янып һәм уңышлы гына эшләп килүе турында сөйли. Хәзер дэ ул бүгенге кон проблемаларына багышланган яңа әсәр өстендә эшли.
Шул рәвешле. Р Ишморат 50 елга сузылган әдәби эшчәнлеге дәверендә төрле жанрларда бик күл сәхнә әсәрләре иҗат итте, теге яки бу чорның конкрет вакыйгаларын, актуаль мәсьәләләрен уңышлы яктыртып килде. Р. Ишморат, сәхнә сәнгатендә катлаулы, каршылыклы юллар үтеп, күренекле драматург дәрәҗәсенә күтәрелде. Аның әсәрләре татар һәм рус телләрендә кат-кат басылды һәм басыла. Театрлар да Р. Ишморат әсәрләренә репертуарда һәр вакыт зур урын биреп килделәр, аның драма һәм комедияләре төрло милләт сәхнәләрен иңләп чыкты, күп санлы тамашачының югары бәясен алды. Әдәбият һәм сәнгать белгечләре дә Р. Ишморат әсәрләренә уңай бәя биреп килделәр Аның әсәрләре, иҗаты турында М Персии Т. Гыйззәт, Г. Иделле, Г. Халит, Мин Шабай, Б. Гыйззәт, М. Гайнуллин. С. Сафуанов, Г. Гоян, В. Пименов, С. Антонов. Я Вииецкий, Ю. Розенталь, А. Кеслер кебек әдәбият һәм сәнгать белгечләренең күп санлы мәкаләләре басылды.
Драматург һәм режиссер буларак күп хезмәг күрсәткән Риза Ишморатның әдә- бият-сәнгать тәнкыйте өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Ул әдәбият һәм сәнгатьнең торышы, тоткан юлы. бурычлары турында бик күп мәкаләләр, төрле темаларга очерклар язды Аның аерым язучыларга багышланган мәкалә-истәлекләре хәзер дә әледәК-әле матбугатта чыгып тора. Болардан тыш, Р. Ишморатның 1957 елда басылып чыккан «Бәхет турында сөйләшү» дигән бик кызыклы һәм әһәмиятле китабы барлыгын да әйтергә кирәк. Дәрес, аның күләме зур түгел — ике табактан артмый. Әмма монда язучы яшәүнең мәгънәсе турында киң планда һәм тирән итеп уйлана.
Шул рәвешле Р. Ишморат драматург, режиссер, тәнкыйтьче һәм публицист буларак танылды, театр сәнгатебезне, әдәбиятыбызны үстерүгә, укучы һәм тамашачыны заман рухында тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Ул һәр вакыт заман сулышын тоеп иҗат итеп килде, илебездәге үзгәрешләргә теге яки бу формада үзенең мөнәсәбәтен ачык рәвештә белдерә барды, әдәбият һәм сәнгатьнең гел алгы сызыгында булды. Әнә шул заман сулышын тоеп, яңалыкны тотып ала белүе, башкалардан да шуны таләп итүе, һәр нәрсәдә принципиальлеге, чын мәгънәсендә партиячел художник булганы өчен ул күл мәртәбәләр Язучылар союзы каршындагы драма секциясенең җитәкчесе итеп сайланды.
Р. Ишморат, өлкән яшьтә булуына карамастан, туктаусыз иҗат итә, киләчәк ечен дә зур иҗат планнары белән яши. Үзенең белемен, тәҗрибәсен, осталыгын драматурглар, театр эшлеклеләре, үзешчән коллективлар белән бик телеп уртаклаша, алар- га төрле яктан ярдәм итә.
ҺӘНҮЗ МӨХМҮТОВ