Логотип Казан Утлары
Драма

ҺӘЙКӘЛ


ДРАМАТИК ПОВЕСТЬ
ахраларга чыксам.
Елгаларда, диңгез өсләрендә чайкалсам,
Кемне булса яратсам я яратмасам,
Сагынсам я нәфрәтләнсәм,
Үләннәрнең, агачларның чыңлап кыяк һәм яфрак чыгару
ларын күрсәм я ишетсәм,—
Бер-берсенә үрелә-үрелә үсеп,—
Тирәмдә күптән таныш көйләр бөтереләләр.
Моңлы көйләр, тынгысыз көйләр, дәгъвалы гавышлар.
Уйлар, хатирәләр, хыяллар.
Аларны мин шушы көнгә чаклы туктата һәм җиңә алмадым.
Хәзер беләм:
Мәңге инде җиңәлмам.
Көннәр арты көннәр...
Әкрен-әкрен, тавышлар, чыңнар — силуэт һәм сыннарга әвереләләр дә — Күрәм, каршымда
Ят бер сәер дөнья ачыла.
Тереләр дә, үлгәннәр дә, исәнләшеп, миңа кул сузалар.
Юк, ят тормыш түгел икән, кайчандыр үзем туган өйгә кергәндәй, алга узам.
Бөтен нәрсә таныш бу җирдә.
Кырык ел күрешмәгән әтием белән исәнләшәм.
Елмая да каядыр югала.
Әниемә эндәшәм.
Хәзер дә исәнгәме, ул сөйләшә.
Аларның танышлары, замандашлары телгә килә.
Инде күрәм,
Вакыт дигән илаһи кодрәтне җиңэ-җнңә, тораташлар, миңа буйсынып, мин теләгәнчә атлап китә.
Могҗиза!
Кара, мин кешеләрнең төсләрен, исемнәрен, хәтта яшьләрен үзгәртә алам!
Вакыт чикләрен рәхәтләнеп узып йөрер өчен аларныкын гына түгел, үземнең дә исемем-яшемне үзгәртеп куям. Хакимгә әйләнәм.
С
Тик беркемнең җанына, кылган эшенә кагылмыйм: һәркем монда бетен нәрсәне үзенчә тоя.
Кемдер курай уйный...
Шундый моңлы!
Күз алдымда — дөнья.
Бу дөньяга мин көйләр, тавышларның сүзгә әверелә торган чикләре буйлап килдем — Агыйделдән Базы елгасына кергән шикелле.
Күз алдымда — гомерем буе тынмый яңгыраган рапсодия..,
ӘТКӘМ, КИҢӘШ БИР-
Яшел таулары, урманнары, болыннары, вак-вак күлләре, тегермәннәре. тирән ярлары белән бергә гасырлар буйлап ага Базы елгасы.
Аны бер генә кабат күрсәң дә гомер буе сагынырга мөмкин.
Мин аны инде ничә кабат сагынып кайтканмындыр — саны юк моның.
Ләкин бу юлы башка хисләр, бөтенләй башка уйлар белән килдем — киңәшергә килдем, сөйләшергә.
Шушы суда калган аның гомере, Мәңгелеккә кушылып су белән, Үлемсезлек тапкан минем атам.
Яз җиттеме, упкын төбеннән Ул чыгарга тырышып тиберченә Әйләнә дә язгы суларга;
Агызып китә буа, күперләрне... Ә җәй җитсә, үкенеп шуңарга. Кала тып-тын.
Әткәм!
Кайттым тагын,
Су телендә, әйдә, эндәш бер.
Кирәк сүзең, акылың — киңәш бир!
Чишмә чылтыравы, акчарлаклар, чөлдиләр i авышы. ишетелә. Баласын җуйгандай, тәкәрлек моңая.
Бу тавышлар синең сүзләр бугай, Хәл сорыйсың, беләм, син, әткәм. Кабат кичерүләр авыр миңа, Ә шулай да сөйләп күрсәтәм, Тыңла минем ниләр күргәнне.
...Бер авылдаш безнең: зур галим — Исеме аның, даны ил гизә.
Киңәшләре белән юл аралап, Алып керде фәнгә мине дә. Син беләсең аны, ул — Юламан. Мин аңарда кунак.
Бакчасында ялгыз уйланам.
Кинәт күрәм күктән иңгән сыман, Нәкъ фәрештә сыман бер чибәр Пәйда булды. Ул Лениза.
һични вәгъдә итмәсә дә сүзләр, Серләр ачар кебек бу күзләр. Янып тора кырыс чибәрлек.
Сүз әйталыый телем тибрәнеп.
Лениза. Фирудин, шатлан, яхшы хәбәр алып килдем.
М и н. Карлыгач үзенең канатларында язны алып килгән кебекме?
Лениза. Ихтимал.
Мин. Зинһар утырыгыз.
Лениза. Карлыгачлар килә май аенда. *
Мин. Яз белән бергә, алар яшеннәр, күк күкрәүләре дә алып ч килә. х
Лениза. Бәлки мин дә шулай... Сак булыгыз.
М и н. Ни булса шул, әйтегез, нинди хәбәр?
Лениза. Сез үз авылыгыз хакында китап язасыз икән. Ф М и н. Әйе. Кем өчендер бу да яңалыктыр. Ә сез аны каян беләсез? 5
Лениза. Күктән аваз килде. Шул аваздан сихерләнеп, үзем а шәһәр кешесе булсам да, авылга гашыйк булдым, сезнең авылга. «
М и н. Ә кешеләренә? п
Лениза. Кешеләренә дә. ~
Мин. Мин шул авыл кешесе. ®
Лениза. Минем өчен андагы бөтен нәрсә изге.
М и н. Тагын әйтәм, мин шул авылныкы.
Лениза, һәр шаяртуның начинкасы — дөреслек.
М и н. Мин чын сүз әйтергә дә биш куллап әзермен.
Лениза. Алайса, әйтегез әле: сез яза торган геройларны минем һәйкәл теленә күчерәсем килсә, сез моңа ничек карар идегез?
М и н. Шулаймыни! Менә ничек! Әйбәт, мин шат.
Л е н и з а. Аннары нәрсә әйтер идегез?
М и н. Аннары... Аннары сезнең күңелне безнең авылның нәрсә белән мавыктырганын белергә теләр идем.
Лениза. Сезнең авыл моңарчы бер әкияттә дә кабатланмаган, поэмаларда җырланмаган яңа романтика почмагы сыман тоела миңа. Аның кызыклы тарихы, геройлары бар. Гомумән, ачылмаган бер дөнья. Ә без, сезнең белән. Робинзон шикелле...
М и н. Ләкин анда безне кыргыйлар көтми.
Л е н и з а. Ә ачышлар көтә.
Мин. Ачышлар, җиңүләр, ихтимал — җиңелүләр.
Лениза. Юк. юк, только җиңелү түгел.
Күк йөзендә яшен белән, Көрәшләрдә ал кан белән Язарбыз геройлар исемен — Ерак еллар укылыр.
Герой, геройлар!
Сезнең сүз, сезнең васыятьне Мәңге-мәңге
Җырга тиңләп җир тыңлар. Даныгызны яфрак сөйләр, Исемегезне язар җилләр, Хәреф тезәр дулкыннар — Ерак еллар укырлар.
Геройлар, геройлар’
Сезнең сүз, сезнең васыятьне Мәңге-мәңге
Җырга тиңләп җир тыңлар.
Ах, геройлар, геройлар! Сезнең заманга барып кайтзеы иде. Шаулы заман, изге заман, бөек заман.
М и н. Заман шаулы булган, тик гел геройлардан гына горма-
ган. Хәзер герой булып йөргәннәрнең дә кайберләренең каоык р чак кына кырсаң, аннан бөтенләй бүтән адәм килеп чыга. _,.йрмм
Лениза. Минем алай кырып, ваклап, кисәкләп ка^ килми. Бөтен заман — бөек бер һәйкәл. Изге нәрсәне тикшер Р» аңа ышаналар гына.
Мин. Ныклап тикшерә башласаң, ходай юкка чыга,
Лениза. Сез нәрсәдәндер шикләнәсез. „
Мин. Әйтегез әле, сезгә безнең авыл хәлләре турында кем сө -
Лениза. Шул заман геройларының берсе. Ул шундый шәп истәлекләр сөйли!
Сүзебезне Юламан кереп бүлдерде.
Юламан. Комачауламадыммы?
Лениза. Юк, юк! Киресенчә, бик кирәк чакта кердегез.
Юламан. Әллә сез эш хакында ук сөйләшә башладыгыз инде .
Лениза. Түзми күңел.
Юламан. Бераз гына сабыр итик. (Өстәлгә җилэк-җимешлэр куя.) Барысы да үзебезнең бакчадан. Рәхим итегез. Менә виноград. Татарстан җирендә виноград! Кызык бит?
Лениза. Кызык! Матур символ: тормышта да, табигатьтә дә, фәндә дә — үзгәртүче... көрәшче. Җиңү бәхете — өстәлдә. Кая без татып карыйк әле. (Виноград каба һәм йөзе сытыла.) һым... Әйтмәс идем мин... Әйбәт, ярый. Яңалык башта ук татлы булмаска мөмкин. Главное — үскән бит әле. Беренче тапкыр, беренче!
Юламан. Дөрес. Мин үземчә үстереп күрсәттем, хәзер аны камилләштерү — сезнең бурыч, яшьләр бурычы. Рәхим ит, Фи- рудин.
М и н. Ә мин куактан өзеп караган идем инде. Рәхмәт.
Юламан. Фирудинның кәефе бик шәптән түгел, дияр идем мин. \
Лениза. Минемчә, сезнең икәүдән-икәү генә сөйләшеп җавап табасы сорауларыгыз бар. Рөхсәт итсәгез, мин розалар тирәсеннән әйләним әле.
Мин. Туплар шавын тыңлауга караганда, розалар исен сулау күңеллерәк. Шулай.
Лениза. Эшләрегез артиллериягә үк барып җитмәс дип ышанам. (Китә.)
Уңайсыз тынлык.
Юламан (креслога җайлап утырган). Мин сезне шатландыра алам, Фирудин.
Мин. Безнең авыл темасын әйтәсездер инде. Президиумда карап, планга керткәнсездер.
Юламан. Әйе, үзем тәкъдим иттем. Кызыклы тема: авылда революция.
Мин. Мин аны башладым да инде.
Ю л а м а н. Алай ашыгырга ярамый. Катлаулы һәм, әйтергә кирәк, шактый буталчык вакыйгалар. Аларга бер генә кеше тикшереп төпле бәя бирә алмаячак.
Мин. Ул темага сезнең катнашуыгыз уңайсыз булыр шикелле. Үзегезгә үзегез бәя бирү килеп чыга бит.
Ю л а м а н. Без синең белән авылдашлар, материал икебезнеке дә. Өстәвенә, без күптәнге соавторлар. Минемчә, гаҗәпләнерлек хәл тумас.
Мин. Әйе, безнең фамилияләр күп китапларда бергә тора. Менә
болар да. (Өстәлдәге китапларны кулга алам.) Сезнең фамилия алдан йөри.
Юламан. Моңарчы гел үзегез үтенә идегез.
Мин. Хәзер оят. Сезнең атаклы фамилиягә ияреп, җиңелрәк яшәү юлын эзләгәнмен.
Юламан. Бу юлы мин үзем генә алынмакчы идем дә. ♦
Мин. Үзегез генә? Мин тәкъдим иткән темагамы? _ ч
Юламан. Гражданнар сугышы — безнең чор. Миңа күбрәк 3 аңлашыла. Ләкин сине дә рәнҗетәсе килми. Шулай дөресрәк тә § булыр. Кемдер әйткән, сәнгать — ул мин, фән — ул без. -
Мин. Минем андагы вакыйгаларга бәя бирүем икенчерәк. Ф Юламан. Фәндә бәхәссез булмый, тора-бара килешсәк, бик шәп булыр.
М и н. Ә килешә алмасак? я
Юламан. Дөреслек өчен фәндә кайбер хисләрне корбан итәргә к дә туры килә. Шунысын онытмасагыз, калганы хәл ителер.
М и н. Нинди хис? Атага тугрылык хисеме?
Юламан. Син алгы планга үз әтиеңне чыгармакчы буласың. = Куелачак монументның да шундый булуын телисең. Ленизага да u үз әтиеңне ясарга тәкъдим иткәнсеңдер. Шулай бит?
М и н. һәйкәл куярлык кеше түгелме минем атам?
Юламан. Куярлык. Ләкин үзе генә түгел иде ул, күбәү идек без.
Мин. Юламан агай, мин бит бөтен нәрсәне беләм, ишетәсезме, ул чакта булган бөтен хәлләрне.
Юламан. Кеше сүзе буенча. Ә мин үзем шулар эчендә кайнаган кеше. Хәзер онытылып беткәч, кем нәрсә сөйләмәс! Аннары, үз атаң. Юк, син объектив була алмаячаксың. Темага миннән башка тотынырга киңәш бирмәс идем. Бу сүзне директор буларак әйтүем.
Мин. Сезнең бу темага кагылырга хакыгыз юк. Чөнки минем атамны...
Юламан. Мин аңа тырнак белән дә чиертмәдем. Минем бөтен гаеп — аны яклый алмауда. Анысы да бала чак гаебе. Моны cm гафу да иттең, ялгышмасам.
М и н. Сез миңа авыр чакта институтка керергә булыштыгыз, аспирантурага тәкъдим иттегез. Кайчандыр булган хәл өчен хәзер үч алу кыргыйлык булыр иде. Ләкин сез дөреслекне бутап калдырырга. атама һәм кайбер бүтән кешеләргә хыянәт итәргә этөрмәкче буласыз икән, гафу итегез...
Юламан. Син мине гафу иттең!
М и н. Ләкин бит әти бар. Ул гафу итәргә тиеш. Үзе!
Юламан. Балалык юләрлеген ул чал чәчле кешедән түләтер иде дисеңме?
М и н. Әйтә алмыйм, үзеннән сорагыз.
Юла м а н. Үлгән кешедән. Ничек итеп?
М и н. Белмим. Ләкин сорагыз, шунсыз ярамый.
Юламан. Моның өчен аны терелтергә кирәк.
М и н. Ул тереләчәк.
Юламан. Лениза шуңа алынамы? Ул ботенләй киресенчә уйлый иде бит?
М и н. Аңлагач килешер. Аңламаса. бүтәннәр табылыр. Ничек булса да, теләсә нинди хәлдә дә сез кайтуга минем атам авыл түрендә басып торыр. Атам сүзен бары тик шунда гына ишетерсез.
Ю лама н. Син — коточкыч сәер кеше!
М н н. Чөнки сезнең ул чактагы эшегез коточкыч. Сез анда — авылда инде онытканнар дип уйлыйсызмы? Үзегез хакында минем белой бергә китап язып, анда шулай бүтән кешегә әйләнеп кайтмак
чы буласызмы? Ялгышуыгызны хәтта сез үзегез де сизеп торасыз. Югыйсә, киткәннән бирле, утыз елдан бирле бер генә кабат булса да кайтып карар идегез. Куркасыз, дөрес эшлисез.
Юламан. Моңарчы мин үзем кайтырга теләмәдем.
Мин. Инде белгән, күргән кешеләр үлеп бетте, сүз әйтмәсләр дисезме? Барыгыз, кайтып карагыз.
Юламан. Күпме тырышлыкларым, ярдәмнәрем өчен ничек итеп әйтте ул рәхмәтне! Менә ничек!
М и н. Юк, сезне ачуландырмыйм дип, үз атама үзем хыянәт итә алмыйм. Аны талаган кебек итеп, күрәләтә, тереләтә, үземне талата алмыйм — сезнең өчен хәзер китап яза алмыйм, гафу итәсез.
Юламан. Синеңчә, мин — разбойник, кеше талаучы, кеше хезмәтен үзләштерүче. Кара, нинди шәп сүзләр!
Мин. Сез хаклы. Ләкин бүгеннән соң алай булмаячак.
Юламан (озак тынлыктан соң). Минем сезгә билгеләнгән вакытым бетте.
Мин. Ярый, мин китом.
Безнең сүзне Лениза тыңлап торган, ахрысы — нәкъ кирәк урында каршыма килеп басты.
Лениза. Юк, китмисез. Болай ярамый, сез килешергә тиеш: дөреслек хакына, эш хакына. Изге эш хакына.
Юламан. Аның өчен изге нәрсә юк. Ул бер генә нәрсәне белә: аңа ничек булса да үз атасын герой итеп шаулатырга кирәк.
Мин. Әйе, безнең бәхәс катгый. Сүз аталарыбызга бәя бирү турында бара. Кемнәрне без герой дип кабул итсәк, шуларча яшәргә дә тиеш булабыз.
Лениза. Берни аңламыйм.
Мин. Чын художник моны аңларга тиеш.
Юламан. Ул гына башлы, ул гына белә. Нинди молодец, каян табылган! Ләкин боларны исбат итәргә туры киләчәк, исбат итәргә!
Мин. Әйе, сүз сезнең кем булуыгыз хакында да бара, Юламан абый, урталыкта яшәүчеләр, яраклашучылар хакында. Андыйларга нинди көч, кайсы як җиңсә дә барыбер. Тир һәм кан түкмичә генә, качып ятып, соңыннан җиңгән якка кушылып, әзер капиталь һәм мораль баплыклар эләктерергә, дан яуларга тырышучылар электә булган, хәзер дә бар.
Лениза. Юламан абый шундый кешеме? Юк, ул чын кеше чын герой. Мин сезгә ышанмыйм, это ужасно! Мөмкин түгел, мөмкин түгел! Мин менә шул чал чәчләргә ышанам.
М и н. Әгәр чал чәчләр алдаса?
Лениза. Алдаса? О. дөньяда аннан да коточкыч җинаять буламыни! Юк, мин аңа ышанам, мөмкин түгел, мөмкин түгел!
Мин. Алайса, мин сезне үзебезнең авылга кунакка чакырам".
Юламан. Шушы сүзләрдән соң икебезнең бер институтта калуыбыз ихтимал дип уйлыйсыңмы?
М и н. Кемнәрдер белән килешү өчен дөреслекне, тарихны үзгәртим дисәң, шул чорга кайтып яңадан яшәргә кирәк. Бүген кемнәрдер үзләрен герой итеп тасвирларга һәм шул кыяфәттә тарихка теркәлергә маташалар икән, моннан берни дә чыкмаячак. Аларга һәйкәл куймаячаклар — беркайчан һәм мәңге!
Шул сүзләрне әйттем дә киттем. Озакламый институт белән дә хушлашырга туры килде. Анысын сөйләп тормыйм — үзе бе рих. Ләкин эштән тукталмадым. Хәзер башта бер генә уй ■ исба' итәргә. Әле исбат ителмәгәнмени? Кемнәрдер өчен шулай. Шила' Т Язганнарымны тикшерү, ялгыш булса дөресләү өчен тагын авы U'“ ма, туган ягыма кайтып төштем — менә шушында. лы~
Әтием! Моңарчы Юламан Ардашировны бары минем белән генә көрәшә дип йөргән идем, юк, алай түгел, ул миннән бигрәк синең белән көрәшә икән. Ни өчен? Ник? Ә мин нишләргә тиеш? Әтием? Мин синнән шуны сорарга кайттым.
Авылдан авылга күчеп йөргән хәбәр чын түгел, ахрысы... Ниндидер вакытта шушы дәрья төбеннән минем әтием кычкыра диләр... ♦ Ничәмә-ничә еллар инде! Әллә чын. әллә легенда... Ләкин мин моңа t- ышанам. Легендага ышанам. Синнән сүз көтәм.
■ га
Елга буйлап, урман буйлап атлыйм... Күңелдә әллә нинди уйлар Л тирбәлә.ф
Ак каеннар минем уйны сөйләп, ®
Минем моңны көйләп утыра. х
Ак каеннар сөйли бүгенгене.
Узган еллар талган йокыга. *
Саз буйларын буйлап төш елгага.
Карт тегермән анда тын тора. ®
Кәвесләргә күптән тулмый сулар, о
Күңелләргә бары моң тула. *
Сулар шавын тутырып кочагыма. Битләремне куям җилләргә.
Бер елыйсы килә, бер җырлыйсы Әткәм-әнкәм сөйгән көйләргә. Әй, заманнар, кушылыгыз бергә. Кемнәр үлгән, кайтсын өенә. Иркәләнеп әткәм-яшьтәшемә. Асылыныйм аның иңенә.
Вакыт та тар кешегә, киңлекләр дә —• Чикләрен тик акыл, уй вата.
Ара түгел, чорлар гизсәң икән Галәм дигән киңлек буйлата. Заманнарга нигә кирәк чикләр. Йөрсәң икән чикләр бүлмичә. Теләкләргә сүзсез җавап булып. Узганнардан бугай җил исә...
Алтыпочмаклы бүрәнә өй. Түргә узам — өйдә беркем дә юк. Борынгы сәгать йөрешен тыңлап, уйга калам. Сәгать кичке җидене суга...
Караңгы төшә...
Кемдер асылмалы лампага ут кабыза.
Өйдә — үткән заман.
Сылубикә. Арсланның тагын кайтмавы микән инде? Озак сәфәрләрдә йөреп күзне күгәрткәне җитмәгән, кайткач та кулга тими башлады.
Мәгъдәния. Ир кеше өйгә кайтмый башласа, хатын гаепле буладыр...
Сылубикә. Мин гаепле. Шулай диген. Авызыңны ачыбрак әйт.
Мәгъдәния. Синең урында булсам, мин дә тынычсызланыр идем. Уен эш түгел: хатынын күрәсе килеп ир кеше тәүлек буе бер тапкыр кайтмасын да...
Сылубикә. Син минем ирем хакында авыз чайкама. Ичмасам. сүз чәйнәгәнче, чүбек чәйнә: ал клнҗәлә. җеп җегерлә.
Мәгъдәния. Ялчың нтыәкчс буласыңмы? Хәзер революция!
Сылубикә. Рибалитсә эшсез утырырга кушамы? Көннәр бу шушылай бөкшәеп, үзеңне-үзең кочаклап утырырга кушамы.
Мәгъдәния. Кочаклар кеше булмагач, нишлим инде, си ирең була торып та бит әнә... .
Сылубикә. Тимә минем иремә! Тимә! Шәһәр ялкавы.
Мәгъдәния. Кайтмый бит ирең. Тәки кайтмый.
Сылубикә. Синең аркада... Сине күрәсе килми. Шуңа күр дә кайтмый.
Мәгъдәния. Күрәсе килмәсә, Уфа тикле җирдән Минзәл өязенә хәтле алып кайтмаган булыр иде.
Сылубикә. Уфа тикле җирдән! Кала читендә, кышкы сал кында уштан язып, үләргә яткан җиреңнән коткарып калган би* ул сине. Үз толыбына син юньсезне төреп алып кайткан.
Мәгъдәния. Начар кеше булсам, ямьсез булсам, әйләнеп т; карамаган булыр иде.
Сылубикә. «Матур, ямьсез...». Ул сине кызганып, жәлләп үлмәсен дип... Йомшак күңелле шул минем Арсланым, йомшак.
Мәгъдәния. Шулай шул.
Сылубикә. Сине буржуйларың әнә кем кызы дип тормаганнар, үзеңне хәлдән тайдырганчы, үләр чиккә җиткәнче җырлаткан- биеткәннәр дә шәһәр читенә ыргытканнар. ,
Мәгъдәния. Мин алардан үзем качтым, кызыллар ягына. Чыгып кына җиталмадым, авыруым басты.
Сылубикә. Арслан коткармаса...
Мәгъдәния. Коткармаса да ярыйсы икән, дөньясыннан котылыр идем.
С ы л у б и к ә. Ит яхшылык, көт явызлык.
Мәгъдәния. Буржуйлардан котылдым, хәзер коммунист ялчысы.
Сылубикә. Мескен, бигрәк каты эшлисең шул!
Мәгъдәния. Эшләсәм, эшләтер идегез, оялмас идегез, революция дип тә тормас идегез.
Сылубикә. Ике бидрә су гына да алып кайталмыйча, дүмгәк- кә абынып егылган башы белән, сөйләнә бит. Телне ходай биргән — бытбылдык!
Мәгъдәния. Бытбылдык түгел, сайрар кош, илләр гизәсе кош. читлектә ябылып ятам.
Сылубикә. Дүрт ягың кыйбла: бар оч, олак!
Мәгъдәния. Син кемне куасың? Ни хакың бар?
Сылубикә. Үз өемнән куарга нишләп хакым булмасын?
Мәгъдәния. Син нәрсә, өй салдыңмы?
Сылубикә. Ирем салды, үз ирем.
Мәгъдәния. Үз ирем, имеш. Синекеме, минекеме — билгеле түгел әле!
Сылубикә. Ничек? Нәрсә дисең?
Мәгъдәния. Ирең ник кайтмый, алайса?
С ы « у б и к ә. Синең анда эшең булмасын.
Мәгъдәния. Булсын! Ул синеке генә түгел, хәзер революция — барысы да уртак! Уртак!
Сылубикә. Җир бит!
Мәгъдәния. Ул мине ярата, сине түгел. Күзләреннән, бөтен торышыннан сизәм.
Сылубикә. Себерке! Сине кем яратсын!
Мәгъдәния. Ирләр шундыйларны ярата, өй тавыкларын түгел.
Сылубикә. Бар чыгып кит, нигеземне пычратма. (Итекне киереп ача.) Бу сиңа фәхешханә түгел, шанситкалар кирәкми баэ эзең калмасын. ’ р’
Мәгъдәния. Чыкмыйм.
Сылубикә. Чык! Үзең дә хәсис, сүзең дә. Пычратма дөньямны. Бар! Себерке! Бар, шанситка.
Мәгъдәния. Синең өең түгел. Иреңнеке. Бәлки әле мин монда калырмын, хозяйка булып. Бәлки әле сине куып чыгарырбыз Арслан белән икәү! *
Сылубикә. Өемдә җылан жылыткач ни аны! Бар, олак, те- - ләсәң кая! (Чәчләреннән эләктереп ала, ишеккә таба тарта.)
Мәгъдәния. Үтерәләр! Коткарыгыз! Караул! Үтерәләр! =
Караңгыдан күтәрелеп мин аларга якынлашам, туктатырга ты- ф рышам. Ә алар ишетмиләр, бар дип тә белмиләр.
Мин. Сезгә ни булды, ник сугышасыз? (Хатыннар эндәшми.) ° Сезгә ни җитми? Нәрсә бүлешәсез? (Хатыннар һәйкәл тесле хәрә- ~ кәтсез кала.) Сез мине ишетмисез! Сез шул гасыр башында, ә мин — * уртасында. Арада озак еллар, шуңа ишетмисез. Мин сезгә ярдәм итә алмыйм, киңәш тә бирә алмыйм, тик кызганам гына. Мескен- ~ нәр! Кайда минем әтием! Юк, ул юк. (Тагын тынып калам.) u и a
Сылубикә белән Мәгъдәния яңадан тарткалаша башлауга атам кайтып керә.
Арслан. Бу ни дигән сүз? Монысы нишләвегез?
Сылубикә. Әнә. шанситкаңнан сора!
Арслан. Сылубикә!
Сылубикә. Симерде, ир кирәк була башлады, сине үзенеке итмәкче, мине куып чыгармакчы.
Мәгъдәния. Кирәк булса куарбыз да, шулай бит, Арслан? Сылубикә. Шулай булмыйни? Шул гына калды. Әшәке! Мәгъдәния. Сиңа гына димәгән, мин дә синең кебек үк хокуклы, революция тигезләде.
Сылубикә. Бар. бар, буржуйларың янына.
Мәгъдәния. Миңа коммунист та ярый.
Арслан (каты җикереп). Җиттеме сезгә, юкмы?
Тынып калалар. Сылубикә сәкегә табак белән аш китереп куя. Мәгъдәния кечкенә тәлинкә белән ужау китерә.
Сылубикә (Мәгъдәниядән ужауны тартып алып). Үз ризыгыңны куярсың, үз күкрәк көчең катнашкан ризыкны.
Арслан. Сылубикә.
Арслан ашаганда хатыннар икесе-ике яктан аңа карап торалар.
Сылубикә. Тагын салыйммы?
Арслан. Җитеп торыр.
Сылубикә. Итеннән авыз ит... Юлга да пешердем. Ипи дә суынгандыр.
Арслан. Капчыкка салырсың. Мин кайтканчы.
Сылубикә. Тагын чыгып китәсеңмени инде? Бөтенләй кулдан ычкындың син.
Арслан. Ярый, соңыннан. (Пауза.) Мәгъдәния, киен!
Сылубикә. Бу ни дигән эш тагын?
Мәгъдәния. Китәбезме бу өйдән? Икәүме? Кая?
Арслан (Мәгъдәниягә). Синең өчен өй белештем: шунда торырсың.
Мәгъдәния. Кем белән?
Арслан. Берүзеңә бер өй.
Мәгъдәния. Берүземә бер өй? Мин анда нишлим берүзем?
Арслан. Үзең теләгәнчә яшә, иркенләп.
Мәгъдәния. Миңа монда җылырак.
Сылубикә. Кунак кызы. Өйрәнеп җитте. Бар, үз өеңне үзең җылыт. Утынын үзең кис, үзең як.
Мәгъдәния. Минем утын кисәсем килми.
Арслан. Сиңа бүтәнчә бу өйдә калырга ярамый, начар сүзләр йөри башлады.
Мәгъдәния. Нинди сүз син куркырлык?
Арслан. Революция ясап йөргән кеше, үзе ялчы тота, диләр.
Сылубикә. Шәп ялчы!
Мәгъдәния. Үзеңне бел!
Арслан. Киен! Үзем илтеп куям. Ну!
Мәгъдәния теләр-телэмәс киенә. Сүзсез генә чыгып китәләр. Сылубикә, бусагага килеп, Мәгъдәния басып узган җирләрне себерә.
Сылубикә. Я аллам, өемә бүтән аяк бастырма пычрак бәндәләрне. рәнҗетмә бусагамны! (Өй артында кемнәрнеңдер сөйләшкәнен ишетеп.) Болары кемнәр икән инде тагы?
Өйгә 3 а һ и т керә.
3 аһ ит. Товарищ Арслан өйдәме?
Сылубикә. Арслан сиңа ниткән товарищ булсын. Синең иш булырлык нинди малың, нинди туарың булсын?
3 а һ и т. Ул да коммунист, мин дә.
Сылубикә. Шул кадәр әйттем, адәм актыгы кеше белән бер партиядә булма дип. Гарьләнеп үләрсең.
3 а һ и т. Мин адәм актыгы? Мин кемнән ким? Кемнән?
Сылубикә. Шундый да шарлатан, шундый да ялганчы, шундый да хөрәсән...
3 а һ и т. Абыстай! Керпе дә керпе, син дә керпе бит.
Сылубикә. Товарына күрә бәясе, үпкәләмә.
3 а һ и т. Син үзеңне кем дип беләсең? Сез дә әллә кем түгел, ике атыбыз дип масайма, берсе егылып үлсә, берәү генә кала.
Сылубикә. Ә синең үләсе дә юк. Савар сыерың гына да үзең- неке түгел бит — Юламан энең калдырып киткән сыер. Шуңа күрә дә энеләрең кубызына биеп яшисең.
3 а һ и т. Атым юк урамда, кайгым юк буранда. Пырлитар. Безнең заман хәзер! Безнеке! Пырлитарлар җиңә!
Сылубикә. Бөтен пырлитар синең кебек булса, алла сакласын инде. Минем Арсланым әйтә: пырлитарлар, ди, ил-көннең, ди, иң алдынгы төркеме, ди, акыллы әтрәде, ди.
3 а һ и т. Дөрес әйтә. Арслан күбрәк белә шул, укыган кеше Синең кебек тавык баш түгел.
Сылубикә. Мулла буласы кеше иде дә бит. Куярга шул хәтле кыстадылар, ризалашмады. Үзем үгетләдем, сүземне колагына да элмәде. д
Заһит. Мелкий буржуаз син, абыстай. Мир җыелышына Kve аерттырам мин сине, коммунист белән торырга хакың юк. У п
Сылубикә. Бә-бә-бә! Синең белән сөйләшеп торган м җүләр. мни
3 а һ и т. Мин дә бик сагынып йөрмим. Эш төшкәнгә күрә кердем. Кайда Арслан?
Сылубикә. Эшсез йөрмәс, эше бардыр.
3 а һ и т. Мин дә тәк йөрмим.
Нидер сойлән.хөйләнә, Юламан белән Гобәй ксра.
Юламан. Әссәләмагейләкүм.
Гобәй. Исән-саулармысыз.
Сылубикә. Бик исән, бик саубыз. Бәй, Юламан энем, син түгелме соң бу?
Юламан. Мин шул, Сылубикә җиңгәчәй, мин.
Сылубикә. Кайчан кайттың, рәхмәт төшкере, күпкәме дигәндәй.
Юламан. Бераз торылыр әле, шактый озак торылыр.
Сылубикә. Сезнең кебек кала мәдрәсәсе бетергән галим кешегә салада ямь дө, тәм дә юктыр ул. Картәтәгез юлыннан китеп, мулла булсагыз инде. Хәзрәтебез күптән түгел вафат булды, керчә- ле шуның урынына. Арсланга шул кадәр әйттем, еландай телләремне чыгарып ялындым — юк, сүземне колагына да элмәде. Мулласыз яшибез.
Юламан. Юк әле. җиңгәчәй, мин беркем дә булмыйм әле — дөнья тынычлангач карарбыз.
Заһит. Мулла белән этне сатып аласы юк, җиңгәчәй, табылыр, кайгырма.
Сылубикә. Мин инде болай, сүздән генә. Әйдәгез, утырып торыгыз.
Гобәй. Арслан абый кайда соң?
Сылубикә. Хәзер кайта абыегыз, көтә төшегез.
Гобәй. Бик үк ерак китмәгән, алайса?
Сылубикә. Теге себеркене олактырырга.
Юламан. Шансонетканымы? Кая?
Сылубикә. Теге кемнәр өенә— Бер үзен бер өйгә.
Юламан. Дөрес эшли Арслан абый, бик дөрес.
Гобәй. Кайда, җиңгәчәй, бер йомры белән бер кисәк суган бир инде, алайса.
Сылубикә. Ниткән суган ди ул. Хәзер чәй китерөм, самава рым куелган (өй алдына чыга).
Гобәй. Арсланны әйтәм, риза булырмы икән?
Юламан, һич тә әйтә алмыйм.
Заһит. Күнмәсә, бүтән җай табарбыз.
Юламан. Ничек?
Заһит. Уйлагыз, сез бит грамотный кешеләр.
Гобой. Шансонетка аша дисеңме?
Заһит. Ярамый дисезме?
Юламан. Башта үзе белән сөйләшергә кирәк. Риза булмаса. әлбәттә, карарбыз.
Сылубикә. Арслан үзе дә кайтып килә. Бергә-бергә күңелле булыр.
Гобәй. Менә, ичмасам, җиңги. Ә дигәнче самаварын да китереп утыртты.
Заһит. Безнең җиңгинең теле ачы булса да. сые тәмле инде аның.
Юламан. У! Арслан абый! Әйдүк, түргә уз, үз өеңә кергән төсле кер, тартынмыйча.
Арслан. Юламан! Капчан кайтгкң?
Юламан. Кичә генә, Арслан абый.
Сылубикә. Мактап кына йөриләр икән, чәй алдыннан кплеп керделәр.
Арслан. Ярый, әйбәт.
Гобәй. Безнең чәй алдыбыз да бар иде бит, Арслан абый, рөхсәт итсәң.
Арслан. Рөхсәт дип, нинди рөхсәт кирәк аңа, урланган әйбер түгел, үз көчебез.
Урамда җыр ишетелә:
Ак үрдәккә, күк үрдәккә Җимнәр салдым дүмгәккә.
Эчем жана. тышым җана, Әл дә капмый күлмәккә.
Сылубикә. Гомөр эчеп алгандыр.
Юламан. Әмма да, егетләр, хәзер шундый заман ки, һич тә җырлап йөрисе килми.
Арслан. Җырлап кына йөрерлек булмаса да, заман әйбәткә бара.
3 а һ и т. Кайда. Гобәй, чыгар инде тизрәк.
Гобәй. Чыгарасы юк аны. ул монда гына (куен кесәсеннән аракы чыгарып., йомрыга коя). Беренче йомры — хуҗага.
3 а һ и т. Әллә син агу салгансың... башта үзең эч.
Арслан. Куй әле пүчтәк сүзне. (Аракыны ала.) Без киткәч имин яшәгез. (Эчә.) Шәп. Кайтуыңны әйтәм. Сиңа эш табып бирергә кирәк бит инде. Кая чамалыйсың?
Юламан. Әйтеп булмый шул әле. Алыш җен туе шикелле: әле берсе өскә чыга, әле икенчесе. Дөньяның кая барып чыгасын һич белерлек түгел, һич тәртип юк.
Арслан. Тәртип дип, ни. Менә шуны урнаштырырга кирәк тә инде.
Юламан. Кем урнаштырсын аны?
Арслан. Кем дип. Менә син. мин, без.
Юламан. Ярый, син монда урнаштырдың, ди. Ә башка җирләрдә? Мин бит губернадан. Мин ул биеклектән күбрәк күрдем бугай.
Арслан. Алайса, турысын гына әйт: син безгә ярдәм итәргә кайттыңмы, кирегә сукаларгамы? Болай гына йөрергә тиеш түгел, син бит губисполком кешесе.
Юламан. Әйе, соңгы вакытта мин анда депутат булдым.
Арслан. Кайсы партиядән?
Юламан (ишетмәгәнгә салышып). Хәзер калада Колчак. Исполком таркалды.
Арслан. Таркалмады, күчте. Ә син качтың.
Юламан. Нинди сүз ул качтың? Мин просто киттем — вакытлыча крестьян булып яшәргә. Синең кебек үк.
Арслан. Мине монда өяз исполкомы тәкъдим итте, халык сайлады. Дезертир булып кайтмадым.
Юламан. Нәрсә, Арслан агай, син мине дезертир димәкче буласыңмы?
Арслан. Карарбыз, тикшерербез.
Гобәй. Сүз кыекка китте, туганнар. Без бит. Арслан агай монда сине туган итеп килдек, совет башлыгы булганың өчен TV’ гел. (Аракы сала.) Монысы, Юламан, сиңа. *
Юламан (аракыны эчәр алдыннан). Без бик җитди хәлл хакында сөйләшә башладык. (Сылубикәгә карый.) ЛӨР
Арслан. Безнең монда сүз бар иде, Сылубикә.
Сылубикә. Тагын берәр патша төшерәсезме? Ярый, төшерегез. (Чыга.)
3 а һ и т. Аллага шөкер, патшалар бетте.
Юламан. Мин яхшы ният белән, синең иртәгә чыгасы юлыңның хәтәр икәнен исеңә төшермәкче идем.
Арслан. Анысын үзем дә беләм, юл авыр. Ничә мең сум акча ♦ сакларга кирәк. Ничә мең сум акчага ашлык сатып алырга ки- _ рәк — алданмаска. Ул ашлыкны илтеп үзебезнекеләргә исән-аман 3 тапшырырга кирәк. Юлда бандитлар да юк түгел.
Юламан. Менә шул шул. Ә синең эшме соң бу. саилчы кебек * икмәк җыеп йөрү совет председателе эшеме? Кем куша, нәрсә мәҗ- ф бүр итә?
Арслан. Кем? (Йөрәген күрсәтә.) Менә бу. вөҗдан. Шул куша. ® Юламан. Нәрсә ди? =
Арслан. Ул миңа әйтә: Совет дәүләтен дошманнар боҗрасы “ буып тора — Уфа, Себер ягында Колчак чыелдый, Тула ягыннан а Деникин улавы ишетелә, Петроградка таба Юденич үрмәли. Ә тыл- _ да, шуыша-шуыша, ачлык, ялангачлык, тиф дигән, тагын да яман- п рак өрәкләр аларга кул чаба. (Кулын тагын йөрәгенә куеп.) Үзенең ” бөтен көчен җыеп, Ленин сүзләре белән, дөньяның бүгенге иң ачы е сүзләрен кычкыра. Совет дәүләтен саклап калыгыз, социалистик Ватан куркыныч астында, ди. Менә ул миңа нәрсә, ди. Ә син ул тавышны ишетмисеңмени?
Юламан. Ә мин әйтәм, ашлык ташу, олау артыннан юргалау синең бурыч түгел, аның үз кешеләре булырга тиеш дим. Бу эшиең үз оешмасы — Көнчыгыш фронтның махсус првдкомиссиясе бар. дим.
Арслан. Алайса, мәгълүм булсын, бездәге продкомиссарны бандитлар үтерде. Аның урынына бүтән кешеләр куеп карадык, алары да һәлак булды.
Гобәй. Хәзер башында мие булган кеше шул юлга чыгамыни инде?
Арслан. Заһит белән без. мисез кешеләр.
Заһит. Әйе шул. өч тапкыр өч караван ашлык илттек инде, өчесендә дә исән калдык, аллага шөкер.
Юламан. Дүренче кабат та исән калырбыз дип ышанасызмы?
Арслан. Анысын әйтә алмыйбыз, әмма Совет дәүләтенең исән калачагына шигебез юк.
Юламан. Валлаһи, бу бөтенләй ычкынган икән. Табигатьнең үзен саклау законыннан да колак каккан.
Гобәй. Анысы ниткән закон тагы?
Юламан. Сүз өчен, фикер очен үлемгә бармаска куша бу закон. Ике Алып сугышып, берсен-берсе һәлак итә икән, итә бирсен, дөнья сиңа кала, син акыллырак бул. ди бу закон.
Арслан. Акыллы! Өченче юл тапкан. Ә Ленин әйтә, өченче юл юк. ди. Димәк, син дошман ягында.
Юламан. Мин буржуймы сиңа? Мә. ат, алайса.
Арслан. Сыйнфый дошманнар беткәч, сезгә дә җитәр чират.
Юламан. Гобәй, ишеттеңме, ул бөагә яный.
Заһит. Сезнең эш хәтәргә китте. Мин сыпыртыйм әле моннан.
Юламан. Үзең кара. Заһит.
3 а һ и т. Әллә ниләр сөйләшәсез. Аңлап та булмый сезне. Үзегез карагыз инде. (Китә.)
Г о б ә й. Син безгә юкка күсәк күтәрәсең, Арслан агай, без синең файдага әйтәбез. Үзеңне дә. кулыңдагы байлыкны да әрәм итмәү нияте белән.
Юламан. Без моны туганлык бурычыбыз дип санадык.
Арслан. Мин сезнең бу изге ниятегезне дә сизөнәм. әлбәттә.
Юламан. Шәп. Алайса, тизрәк килешүебез ихтимал.
Г о б ә й. Я, ничек карыйсың?
Арслан. Минем кулдагы байлык — дәүләтнеке.
Гобәй. Ашлыкны башта сез бит акча түләмичә генә җыйдыгыз. Шуны илтеп тапшыргач кына хөкүмәт акча бирде ләбаса.
Юламан. Ул акчаларны сез. ашлык алган кешеләргә түләргә тиеш тапсагыз да, алай эшләмичә, яңадан ашлык сатып алып, яңадан илткәнсез.
Арслан. Халык һәм ячейка ризалыгы белән.
Юламан. Дөрес, Совет дәүләтен ныгыту өчен. Анысы^шулай.
Гобәй. Менә бит, җайсыз килеп чыкты бит әле, ячейка сине үлемгә җибәрә.
Юламан. Син, Гобәйдулла, арттырып җибәрмә, ячейкага тел тидермә.
Арслан. Әйдәгез, турысын әйтеп бирегез: тел төбегездә ни ята?
Юламан. Аңлыйсың бит инде!
Гобәй. Без өч кенә кеше... Минемчә, артык ваклап җибәрергә ярамас.
Юламан. Заһитны өлешсез калдыру килешмәс.
Арслан. Артык баеп китсәгез, помещиклар байлыгын конфисковать иткән кебек сезнекен дә бит...
Гобәй. Күпме икәнен кем белә? Кычкырып йөрергә дигәнмени.
Юламан. Сатулашма инде, Арслан агай, ярар инде.
Гобәй. Гомерлек бәхетеңнән баш тартмакчы буласыңмы әллә!
Арслан. Гомерлек бәхетемнән? Юк, баш тартмыйм.
Юламан. Ризамы син?
Гобәй. Әйткән идем аны, Арслан үз кеше, аңлар дип.
Арслан. Мин аңладым сезне.
Юламан. Молодец!
Гобәй. Рәхмәт, Арслан, яшә! Әйдәгез, бүлешәбез. Кайда акчалар?
Арслан. Мин шуны аңладым: сез — казнокрадлар!
Юламан. Нәрсә?
Гобәй. Арслан, шаяртма. Шаяра торган эш түгел.
Арслан. Казна караклары! Чыгып сызыгыз хәзер моннан, яхшы чакта. Югыйсә...
Гобәй. Нәрсә, югыйсә?
Арслан. Рәтен табарбыз.
Юламан. Янама, Арслан агай, янау егетлек түгел.
Арслан. Янамыйм, кисәтәм.
Гобәй. Кисәтмә дә!
Ишек ачыла. Аннан Гомәр керә.
Гомәр. Кара син боларны, ә’ Күршеләреннән качып, эчеп утыралар! (Өйдәгеләр аңа сүз кушмагач.) Сез курыкмагыз. минем үземнеке дә әле, менә! (Кесәсеннән эчелеп бетмәгән аракы чыгара.) Сезнең белән утырасы килеп кенә керүем. Авылда сездән дә рәтле кеше юк бит инде безнең. Яратам мин сезне, чукынмышлар. Яле, Арслан эчеп җибәр әле минем исәнлеккә. (Аракыны салып бирә.) ’ ’
Арслан. Бик вакытлы кердең. Гомәр, рәхмәт. (Эчә.)
Юламан (урыныннан кузгалып). Я, туганнар, сүз беттеме безнең?
Арслан. Бетте.
Гобәй. Килештекме?
Арслан. Килешмәдек.
Юламан. Арслан, соңыннан безгә үпкәләмә, кара.
Гобәй. Терсәгеңне тешли алмассың.
Г о м ә р. Куегыз әле хатыннар кебек әрепләшүегезне. Җыен дус очрашканда матур итеп утырыйк. (Аракы салып Юламанга бирә.) * Әйдә, авылдаш, минем исәнлеккә. е:
Юламан. Яшә, Гомәр. (Эчә.) 5
Г о м ә р. Яшәячәкбез, алла бирса. (Җырлый.)
Ак үрдәккә, күк ҮРДӘККӘ— Ф
Юламан. Синең һаман бер җыр, Гомәр. ®
Гомәр. Мин теләсә кем җырын җырламыйм, Гомәр диләр = мине, үз җырым бар минем. Арсланның да үз җыры. Җәле, к Арслан.
Юламан. Чынлап та, Арслан. Шәп җырлыйсың бит син.
Гобәй. Әйдә, Арслан.
Арслан (уел көенә). и
м
Әрәмәгә керсәм, үлән сирәк, Сәхраларга чыксам, җир җиләк. Эчемдә генә минем утлар ана. Ник җилкенә икән бу Лөрәк.
Гобәй. Арсланның нәкъ үзе турында бу җыр.
Гомәр. Мишәйт итмә, туган.
Арслан.
Арслан да киек һич кабгырмас, Каршысында биек тау булса. Егет тә кеше һич кайгырмас, Газиз башы анык сау булса.
Гобә й. Башны сакларга кирәк сиңа, Арслан, сакларга.
Гомәр. Я, Гобәй дус, син дә күрсәт һөнәреңне.
Гобәй. Мин җырлый белмим шул.
Гомәр. Син. Юламан?
Юламан. Җырлаганым юк, үзең беләсең.
Гомәр. Әйтәм бит, үзегезнең җырыгыз юк сезнең. Теләе» кемнекен җырлап йөрисез.
Арслан. Безнең җырлар аерыла башлады әле, Гомәр, дөрес әйтәсең.
Гобәй. Үзең гаепле.
Юламан. Безнең бөтенебезгә бер уртак җыр бик кирәк, югыйсә. (Ишек кагалар.) Кем бар анда?
Гомәр. Минем җырны җырлчгыз әле. адәм буласыгыз килсә.
Арслан (ишеккә таба атлый). Кемдер бар. мин ишек ачыйм инде. (Чыга.)
Гомәр (җырлый).
Ак үрдәккә, күк үрдәккә Җимнәр салдым дүмгәккә. Эчем яна. тышым яна...
Гобәй (ишектән кергән Заһитны күреп). Моның да эш уңмады, ахрысы.
Заһит Нигкән уңмай ди ул. Бик уңды минем эш. Сәфәр чыгарга бөтенесе әзер минем — арбалар дегетле, атлар тышаулы.
Юламан. Алайса, ярты йомры нракы сиңа дч әрәм түгел. Бирчәле салып, Гобәй.
х «к. У.» м ю. 17
Гобәй (аракы салып). Я, ничек?
Заһит (Юламан белән Гобәй янына килеп, ярым пышылоыи). Мәгъдәния риза!
Гобәй. Аның шулай буласы көн кебек ачык иде.
Гомәр. Нәрсә, Заһит, Мәгъдәнияне хатынлыкка алмакчы буласыңмы?
Гобәй. Әйе, начар кыз түгел бит?
Гомәр. Начар түгел, бөтен дөньядагы барлык ирләр өчен яхшы кыз. Әйдә, Заһит! Булдыргансың...
Ак үрдэкка, күк урдекке...
Юламан. Ташлыйсыңмы шул үрдәгеңне, юкмы?
Гомәр (кереп килүче Арсланга). Карале, син кем, Арслан, Заһит хатын ала бит, син ялчыңнан колак кагасың икән.
Арслан. Нинди ялчы?
Юламан. Я, яшермә инде, монда чит кеше юк — туганнарың, дусларың.
Гобәй. Бөтен авыл белә инде бу хакта.
Заһит. Бүгеннән башлап Мәгъдәния бу өйдә тормый. Арслан — маладис, хатасын төзәтте.
Гомәр. Менә шул хатынны Заһит үзенә караткан, риза ди.
Арслан. Риза? Мәгъдәнияме?
Гобәй. Нәрсә, Арслан, кәефең киттеме?
Юламан. Кешегә җитми, ә! (Көлә.)
Гомәр. Бәйләнмәгез әле рәтле кешегә. Арслан — безнең кебек җилкуар түгел ул.
Ишек кагалар. Арслан чыга. Күренеш алышына — өй тирәсендә Мәгъдәния. Арслан аның янына килә.
Арслан. Ни булды? Ник килдең?
Мәгъдәния. Ул өйдә берүзем йоклый алмыйм, шундый караңгы. шундый куркыныч, бөтен авылга кычкырасы килә. Кычкыруын да кычкырып карадым: беркем ишетмәде, беркем килмәде.
Арслан. Килде ич, Заһит килде!
Мәгъдән ия. Син нәрсә, көнләшәсеңме?
Арслан. Ни сөйлисең син, Мәгъдәния?!
Мәгъдәния. Әйдә, монда беркем юк, үзебездән үзебез курык- мыйк: мин сизенәм: син аз гына булса да мине яратасың бит.
Арслан. Мәгъдәния!
Мәгъдәния. Бүгенге көнгә чаклы мин дә куркып йөрдем, мондый уйны күңелгә кертмәскә тырыштым.
Арслан. Безнең арада нинди уй булырга мөмкин?!
Мәгъдәния. Башта мин дә үземне шуңа ышандырырга тырыштым. Хәзер ялгызлыкка түзә алмыйм.
Арслан. Син ялгыз булмаячаксың, сиңа кеше табылачак менә дигән егетләр...
Мәгъдәния. Миңа бернинди егет кирәкми.
Арслан. Тик Заһит түгел.
М ә г ъ д ә н ия (куркып). Заһит? Син нәрсә беләсең?
Арслан. Беләм. син аңа кияүгә чыгарга ризалык биргәнсен
Мәгъдәния (җиңел сулап). Ә! Юк, ризалык дип белгәнлеп
Үзең уйлап кара, шул ни акыллы, ни җүләрне ничек ярата алыйм Арслан. Бүтәннәре булыр, сабыр ит. им*
Мәгъдәния. Миңа алар кирәкми.
Арслан. Ә кем кирәк?
Мәгъдәния. Син!
Арслан (бераз аптырап торгач). Мин сине акыллырак дип уйлаган идем, Мәгъдәния.
Мәгъдәния. Син күч минем өйгә.
Арслан (тавышын әкренәйтеп). Син... мине кем дип беләсең? Кем дип беләсең син мине?
Мәгъдәния. Син — Арслан, Сылубикә ире. Син мине үз ха- ♦ гтыныңа караганда артыграк яратасың. Сизми дип йөрмә. -
А р с л а н. Ә мин сизмим.
Мәгъдәния. Сизәсең, үзеңнән яшерергә генә тырышасың. = Ә хатын-кыз анысын да сизә. Мин дә, Сылубикә дә... Юкка көнли - дисеңме аны? Мине өйдән күчерүегез дә шуның аркасында түгел-
Мәгъдәния. Ул бар инде, син аны җиңә алмаячак. Безгә * аңлашырга кирәк, барыбер.
Арслан. Андый аңлашу синең өчен һәлакәт булыр иде.
Мәгъдәния. Янып торган учакка төнен килеп кунган күбәләк сыман, мин шуңа да риза, безнең кавышу шундый булса да мин риза. Янарга! Риза! (Тынлык.) Ә син куркасың! Куркасың!
Арслан. Куркам һәм кызганам.
Мәгъдәния (елап). Алайса, син мине кайдан алып кайттың, шунда илтеп куй.
Арслан. Монысын да эшли алмыйм. Күрәләтә һәлакәткә илтә алмыйм.
Мәгъдәния. Мин бит монда да, болай да яши алмыйм. Ичмасам, синең алда үлмәм...
Арслан. Син үлмәскә тиеш.
Мәгъдәния. Мине хәзер бер генә нәрсә коткара ала — синең мәхәббәтең!
Арслан. Мәхәббәтне мин вәгъдә итә алмыйм.
Мәгъдәния. Чынлапмы!
Арслан. Чынлап.
Мәгъдәния. Шәфкатьсез! Үтерүче! Син мине үтерәчәксең! һәлак итәчәксең! Теләсәң кая куй мине, теләсәң кая, мә, үтер, хәзер үк!
Арслан. Нинди гаҗәп кешеләр була икән!
Мәгъдәния. Алып кит мине, илтеп куй! Яңадан! Теләсәң кая! (Үкси.)
Арслан (тынлык). Ярый, тынычлан, алып китәрмен!
Мәгъдәния. Син бик нык үкенәчәксең әле, Арслан. Арслан. Китәргә до теләмисең! Ни эшләмакче буласың? М ә г ъ д ә н и я (озак сүзсез торганнан соң). Үкенерсең, мин булмам.
А р с л а н. Ә хәзер бар. өеңә. Таң аткач килерсең.
Мәгъдәния. Хуш! (Китә.)
Арслан томпкс торо, күтәрмәгә утырып тарта башлый Өйдән Ю л э м а н. Гобәй, 3 а 11 н т. Г о м о р чыгалар. Шактый кызма чплар.
Юламан. Ярый, Арслан, ачуланма инде. За һ ит. Арслан ачулана торган кеше түгел! Гобәй. Ну син, Арслан, бик нык ялгышасың!
ме? Мин барысын аңлыйм. Җүләргә исәпләмәгез.
Арслан. Нинди хатын син! Шайтан токымыннандыр... Берен- ® че тапкыр күрәм мондый хатынны...
Мәгъдәния. Күчәсеңме минем өйгә?
Арслан. Юк, күчмим.
Мәгъдәния. Син күчәргә тиеш, без кавышырга тиеш. Мәхәббәт җиңәргә тиеш барлык җайсыз гадәтләрне.
Арслан. Безнең арада мәхәббәт булмаячак. и
Юламан. Бәлки әле яңадан уйларсың.
Арслан. Менә монысын көтмәгез.
Г о м ә р. Ташлагыз әле сүз көрәштерүне. Сүзегезнең атасы- анасы юк.
Арслан. Иртәгә — юлга.
Г о м ә р. Үзегезгә эш табып, хәсрәт тудырып йөрисез дә инде. Менә минем кебек яшәргә кирәк.
Гобәй. Сиңа — диңгез тубыктан.
Г о м ә р. Әйе шул. Диңгездә дә батмый торган кеше мин.
Ак үрдәккә, күк үрдәккә...
3 а һ и т. Без синен белән сознательный кешеләр. Шулай бит, Арслан?
Г о м ә р. Синме сознательный? Тфу!
Юламан. Хуш, Арслан, ялгышма.
Гобәй. Үкенерлек булмасын.
3 а һ и т. Иртән үзем уятырмын.
Арслан. Соңга калма.
Кунаклар киткәч, атам тагын тәмәке төреп кабыза, тагы утыра, тагы тора. Мин аның янына киләм...
Арслан. Сарык исе килгәч, бүреләр нишләргә белми сикерешкән кебек... Алтын исе борыннарны кытыклыймы? Түзә алмагач, мине таларга җыенасызмы? (Кесәсеннән пистолет чыгарып карый.) Мин әзер, зинһар!
Әтәч тавышлары ишетелә. Ерактан җыр килә.
Ак үрдәккә, күк үрдәккә Җимнәр салдым дүмгәккә.
Эчем яна, тышым яна, Әл дә капмый күлмәккә.
Арслан. Аңа беркем дә янамый. Нишләп мин аның төсле була алмыйм икән? Аныңча яши алмыйм... Юк, мин барыбер үземчә бәхетле. (Өйдә сәгать уникене суга.)
Ә мин тыңлыйм вакыт авазын. Әти, ишетәсеңме, сәгать суга? Бу — синең язмыш... Син ишет аны, сакла үзеңне, сакла!
Атам тораташ булып торды да чак кына тагын кузгалды _________
кулын күкрәгенә куйды.
Мин моны шулай аңладым: язмыш кешенең үзендә, язмыш _________
йөрәктә. Йөрәктән аерылып булмый. Син миңа да шундый йөрәк калдырып киткәнсең, әткәм... Ә син тап юлын, тап. Исән кал! Син шул кадәр кирәк безгә, шул кадәр!
Юк, әткәм, син мине ишетмәдең, тәмәке төпчеген ташладың да үз заманыңа кереп киттең...
Дәвамы бар.