Логотип Казан Утлары
Хикәя

СӘЛӘХ БАБАЙ МӘХӘББӘТЕ


ау битенә салынган бу кечкенә курорт Әлмәтгэн әллә ни ерак түгел. Шөгер тирәсендә генә. Анда ләм белән дәвалыйлар иде.
Сәләх бабай бирегә килгән көннәрендә күңеленә җылы таба алмый йөдәде. Өендә калган карчыгын, янгын сарае янындагы эскәмияне, шунда гәп сата торган авылдашларын сагынды. Мондагы суы да ошамады: авылдагысы йомшаграк та, тәмлерәк тә иде. Җитмәсә, үч иткәндәй, аның белән килүчеләр арасында сөйләшеп утырырга корсам, узар иде әле...
Сәләх бабай курортның каен катыш чаган агачлары утыртылган бердәнбер аллеясын килгән көннәрендә гәүлегенө бишәр урады. Бигрәк тә каеннар аның күңеленә хуш килде: үзләре ак. үзләре төз. Яшел яфракларында бер генә саргылт тап та юк.
— Безнең тирәдән алып кайтып утыртканнардыр боларны. Шу, лай булмыйни, мондый зифа каеннар бездә генә — Сарман якларында гына үсә шул,— дип уйлады карт.
Ул, авылдагы гадәте буенча, биредә д» көтү куган вакытта уяна. Ак халатлы сестралар моның өчен аны әрләп тә, куркытып та карадылар:
— Иртә торуыңны баш врачка әйтербез, дәваламабыз. Тәртип бозасың,— диделәр.
Бабай а.чарга елмайды гына:
— Сезнең тәртипнең миңа кирәге юк, балалар. Минем үз тәртибем бар. Авыл кешесе җәйге көндә кояштан иртәрәк горырга. кояш
а. «к г.» м ю
даш кешеләр дә юк. Үзен-үзе тиргәде карт:
— Җитмешкә җиткәндә, аякларым сызлый дип, нн пычагыма
юләрләнергә иде! Андый яшьтә кемнең аягы сызламас та кемнең сөяге сыкранмас. Карчыгым атнасына икешәр тапкыр мунча яга, шунда мәтрүшкә аралаштырып бәйләгән каен пиннеге белән чабын
тан соңрак ятарга тиеш.
81
Ике-өч тапкыр әйткәннән сон да, бабай барыбер үзенчә эшләгәч, сестралар артык бәйләнмәделәр.
Карт иртән торып бүлмәсеннән чыгу белән тирә-якка колак сала. Беренче булып курортка терәлеп утырган авылның аргы башыннан көтүченең быргы уйнаганы ишетелә. Бабай көрсенеп куя, башын чайкый: м
— Быргы елату гына бу. Менә безнең Әхтәрҗан уйнап җибәрсә, яшь чаклар искә төшә, җырлыйсы килә башлый... Юк инде, безнең як көтүчеләренә җитү кая ул!..
Килгәненең өченче көнендә, ахры, ул курортның коймасы буйлап үзе өчен яңа булган сукмактан атлады. Уңда да, сулда да сәрби агачлары тезелешкән. Дәваланучылар тирән йокыда әле. Шылт иткән тавыш юк. Кинәт, картны сискәндереп, куаклар арасыннан бер кош сайрап җибәрде. Бабай туктады. Тынын да алмый тыңлап тора башлады. Ифрат матур итеп, үзәкләрне өзеп, күңелләрне җилкендереп сайрый.
— Безнең яклардан килеп чыккан коштыр бу. Миңа сәлам әйтергә килгәндер. Сайрар, сайрар да. сәламнәрен тапшырып бетергәч, яңадан үзебезнең якларга очып китәр,— дип уйлады карт.
Сайрау тынгач, бабай ике адым атларга да өлгермәде, кошчык куаклар арасыннан канатларын җилпеп атылып чыкты да курортның югары ягына — тау өстенә таба очып китте. Аңа карт чигүле түбәтәен болгап калды:
— Исән йөреп кайт! Миннән дә сәлам тапшыр...
Ул, сукмакны ташлап, хәтфә үлән белән капланган кечкенә аланга чыкты, түбәнгә — тау астына карады: анда күз явын алырдай чәчәкле болын. Чыклы үләннәрдә кояш нуры җемелди. Көтмәгәндә картның күзләре кысыла төште. Болын уртасында җирән ат утлап йөри. Кайсы мәгънәсезе җибәрде икән аны? Җәйнең бу вакытында бер уч печән ашаса, бер потын таптап әрәм итә бит ул.
Күңеленә шомлы уй килде: әгәр үзләре болынында да мондагы сыман атлар фарсит итеп йөрсә? Атлар янына сыерлар өстәлсә?.. Үзе каравыллаганда, печәнен җыеп өймичә, мал аягы бастырмаган иде дә, быел ул каравылчы түгел шул. Яңаны билгеләделәр. Картны курортка җибәрәбез, диделәр, аяклары төзәлсен, янәсе.
Бабай иртәгә үк кайтып китәргә булды, әмма нияте барып чыкмады. Беренче тапкыр ләм ваннасы алгач, кыш буе тынгылык бирмәгән аякларының сызлавы көчәеп китте, икенче ваннадан соң таяксыз йөри алмас булды. Дәвалаучы врачына хәлен сөйләп бирде:
— Ваннагыз килешмәде, кызым. Рәт чыгарлык булмагач, мине газапламагыз инде сез. Кайтарып кына җибәрегез.
Врач ханым бабайның аркасыннан сөйде:
— Авыртуга сөенегез генә, абый. Эшегез уңайга бара, димәк. Авылыгызга яшь солдат кебек шык-шык кына басып кайтырсыз. Апаның да исе китәр әле менә! — Аннан соң бабайның таягын кулына алып карагач, өстәп куйды: —Монысын өегезгә кайтканда безгә калдырырсыз. Истәлек очен...
Картка, теләсә-теләмәсә дә, курортта калырга туры килде. Өйдән аяк белән чыгып, авылдашлары каршына таяк белән кайтырга гарьләнде ул. Тик күңеле һаман киреләнде: сабан тургае сайравын тыңлаганда да, зифа каеннар янында тукталып торганда да гел туган якка каерды.
Йокысыз төннәрнең берендә моңа кадәр кешеләрдән читләшеп ялгыз гына йөргән Сәләх бабайның күңеленә яңа фикер килде: «Курортта безнең тирәдән мин генә түгелдер. Якташларны эзләп карарга кирәк. Алар белән сөйләшеп утырсам, вакыт та тизрәк узар, өйне юксынудан тыпырчынган йөрәк тә тынычланып китмәсме?»
Икенче көше иртән, гадәтенчә, тау астына төшеп китте. Болынга күз салды: утлап йөрүче мал-туар күренми. Печәне тәмам күпереп җиткән. Иртәгә булмаса, берсекөнгә чабарга керешерләр, мөгаен. Үз авылларында да болынга төшәбез дип чалгы кайрап торалардыр инде.
Карт тирән сулап куйды. Шулай да әллә инде болын өстендә җирән ат булмаганга, әллә инде терелерсең дип аркасыннан врач сөйгәнгә, бу иртәне аның кәефе яхшырак иде. Ул монда килгәннән бирле беренче тапкыр алдына куелган ризыкның тәмен табып ашады, дегет кебек кара итеп, рәттән өч стакан чәй эчте. Ашханәдән чыккач, аллея буйлап китте. Тизрәк авылдашларын табасы килә иде аның. Алдагы эскәмиядә салам эшләпәле ир утыра. Папирос тарта. Башта шуның белән сөй- ләшмәкче булды. Янына килеп җиткәч, Сәләх бабай аңа сәлам бир-де, әмма эшләпәле сәламне алырга өлгермәде, ютәлләргә кереште. Бабай белә: бу ютәл үпкә авыртканнан да, салкын тигәннән дә түгел, тәмәкене чамасыз тартудан. «Тәмәкече ютәле» дип йөртелә торганы. Эшләпәле котсыз итеп, шул кадәр ярсып ютәлли, янәшә үскән
каен бөтен буе белән калтырана. Ютәлләүче үзе дә әле артка бөгелә, ♦ әле алга сыгылып төшә. Шулай газаплана торгач, әүвәл аның эшлә- в пәсе эскәмия артына тәгәрәде, аннан соң күзлеге аяк астына килеп о төште. Сәләх карт күзлекне эскәмиягә алып куйды да кызу адым- = нар белән аның яныннан китеп барды. Эшләпәле исә. эшләпәсез кал- Z са да, дөнья яңгыратып ютәлли бирде. п>
— Бу бичара безнең як кешесе булырга охшамый,— дип уйлады о бабай,— безнекеләр тәмәкене эшләпәләре очканчы, күзлекләре төга- 3 кәнче тартмыйлар. ®
Карт үзәк аллеядан сукмакларның берсенә каерды. Якташлары 2 бәлки андадыр.
Беренче итеп, куаклар күләгәсендә утырган ике хатынны күрде. Хатыннар кызык хәл турында сөйләшәләр иде бугай, икесе дә рәхәтләнеп көләләр, икесенең дә йөзләрендә нур уйный. Түгәрәк ак сакаллы картны күргәч, икесе дә шым булдылар. Берсе тезеннән югары күтәрелә төшкән күлмәк итәген аска таба тартып куйды. Икенчесе, бабайны бар дип тә белмәгәндәй, шактый киң итеп куйган аякларын да кушырмады, өстәвенә, яныннан бабай узганда, авызын кече телә күренерлек итеп, зур ачып иснәп калды.
— Тьфү! — дип җиргә төкерде карт, аларны узгач,— авызы кара мунча ишеге кадәр бар. Анысы безнең якныкы булмас. Ә тегесенең, әдәп белә торганының, күрше-тирәдән булуы ихтимал. Ялгызы гына туры килгәндә кайсы авылдан икәнен сорап карар әле.
Арырак баргач, Сәләх карт ялгыз үскән карт имән янына килеп чыкты. Имән күләгәсендә, үләнгә сузылып яткан килеш, дүрт ир-ат карта сугалар. Алларына җәелгән гезета өстендә берәр, икешәр тиенлек акчалар ялтырап ята.
— Карга тугызлыгы кайсыгызда соң? — диде арадан пеләш башлысы.
Уйнаучыларның татар икәнен белгәч, бабай алар янына килде, олыларча тамак кырды:
— Эшнең зурысына тотынгансыз икән...
Пеләш башлысы картка күтәрелеп карады да урын күрсәтте:
— Утыр, бабай, син дә бәхетеңне сынап кара.
Карт сакалын сыпырды:
— Кәртле уйнарга дигән акчам чабата кесәсендә калган шул.
Пеләш баш акланырга теләде булса кирәк:
— Берәр тиеннән генә ул. Биш сәгатькә, күп булса, 2U тиен тг* тырырсың,— диде.
сәләх БАБАЙ МӘХӘВВӘТВ
— Отарсың дисәң, утырыр да идем. Оттырырга булгач басып кына торам инде.
Тегеләр уеннарын дәвам иттерделәр. Бабай аларга күз йөртеп чыкты: кайсысы алар ягыннан булыр икән? Пеләш башлысы шәһәрнекедер: бармагында асыл кашлы йөзеге бар. Авыл җирендә йөзекне хатын-кыз гына кия, шулай булмыйни, ирләр бармагы балдаксыз матуррак бит ул.
Икенчесе егерме-егерме биш яшьләрдәге егет, ә яңакларында кара урман кебек кара сакал. Ияге шәрә. Сакалын түш кесәсендәге тарагы белән вакыт-вакыт тарап куя. Картның чырае сытылды:
— Тумас борын картайган нәмәрсә. Кара сакалны ничек үстерергә дә белми икән, юньсез. Стиляга дип шундый кыланчыкларны тиргиләрдер инде. Юк, безнең ферманыкы түгел бу койрыксыз әтәч.
Уйнаучылардан өченчесенең кулында муштук. Муштугы кыз бала кыяфәтендә эшләнгән. Егет кулындагы сигаретын баланың авызына каптыра да. шырпыдан ут элдергәч, шул кызның аякларыннан төтен суыра. Бабайның күңеле болганып китте:
— Бу ахмак бөтенләй безнең илнеке түгелдер. Я француз, я немец булыр.
Дүртенчесе ир уртасы кеше. Каратут йөзле, киң җилкәле, карта тоткан бармаклары ярылып, чатнап беткән. Карт аны күңеле белән якташына юрады. Тракторчы яки комбайнчы булырга тиеш. Тик алдында акчасы аз. Безнең якта оттырышлы уеннар уйнамыйлар шул. Болар арасына ялгыш кына килеп кергәндер.
Муштук суырганы карта өләшкән арада, Сәләх бабай яргаланган куллыдан сорап куйды:
— Кайсы якныкы буласың, энекәш?
— Җәлил шәһәреннән мин, абый. Мәгыйз исемле.
— Шулаймыни! Күршеләр икәнбез, алайса. Сезнең шәһәр безнең районга борын төртеп кенә тора бит. Үзең тракторда эшлисеңме?
— Җир бораулыйбыз, нефть чыгарабыз, абый кеше.
— Нефтьче дә, якташ та булгач, сынатма инде. Алдыңда ике тиен генә калган бит.
Мәгыйз, карталарын кулына алып караганнан соң, бабайны ты-нычландырды :
— Курыкма, абый. Бу юлы минем бәхет.
Якташы чыннан да вәгъдәсендә торды: тегеләрнең өчесеннән дүрт тиен отып алды. Карт кәефле итеп кеткелдәде:
— Якташ булуың рас икән. Башың эшли.
Җәлил егетен тапкангамы, картның күңеле тагын да күтәрелебрәк китте. Бүген сигез тулу белән ятасы да килмәде аның. Кичке уенны карарга барды.
Ашханә каршында гына зур мәйдан бар. Мәйдан уртасына такта җәеп сәхнә сыман нәрсә эшләнгән. Сәхнәнең дүрт ягында да эскәмияләр.
Карт мәйдан янына килеп җиткәндә, сәхнә тирәсе гөж килә, шаркылдашып көләләр иде. Эскәмияләрдә буш урын юк. Күбесе аяк өсте торалар. Бабай кешеләр арасыннан кыенлык белән генә узды да, нәрсә бар икән дип, сәхнәгә карады. Сәхнәнең ике читендә дә дүртәр урындык. Беренче читтәге урындыклар өстендә берәр чиләк су. Икенче читендәге урындыклар өстендә берәр стакан. Дүрт хатын-кыз, йөгерә-йөгерә, чиләктән кашык белән стаканнарга су ташыйлар. Кемнең стаканы алданрак тула — шул җиңүче була. Бабай сөенеп куйды:
— Безнең як уеннарын хәтта курортларда да яратып уйныйлар икән!
Кемдер йомшак кына аның терсәгенә кагылды:
Якташ абый, утыр. Караса — Мәгыйз икән. Аңа үз урынын бирә. «Шулай шул,— дип уйлады карт,— безнең якташлар олыларны олы итә беләләр». Бабай утырды. Уен кызганнан-кыза барды. Карап торучылар су ташучыларга көч биреп төрле яктан төрле тавыш белән кычкыралар:
Мәрьям, ваграк атла! ♦
— Әлфия, ашыкма... ы
— Суны кеше чиләгеннән алма...
Кем җиңәр икән — картның бөтен уйлаганы шул иде.
Сәхнәдә су ташучыларның өчесе урта яшьләрдәге хатын. Дүртен- g чесе яшьрәк, егерме ике тирәләрендә булыр. Бабай башта иң өлкән 2 хатынның җиңүен теләде, әмма ул хатын ике әйләнештән соң ук _ башкалардан күп артка калды. Картның ул хатыннан күңеле < кайтты: <
— Бер аягын алганчы икенчесе бозга ябышып ката. Безнең як- а ныкы булмас. g
Хәзер инде, бабайның уйлавынча, муенына кызыл шарф бәйлә- « гәне җиңәргә тиеш иде. Тик анысы артык каудар булып чыкты: бер ° кашык суын ярты юлда түкте, икенче кашыгын стаканга салам дип, ♦ әллә кая — читкә салды. Шуннан соң картның күңеле озынча күл- а мәк кигән хатынга күчте. Килеш-килбәте дә авылныкына охшаган, о йөрешендә дә мәгънә бар. Тора-бара бабай аннан да өмет өзде: тәккә = генә йөгерә, стаканына барып җиткәнче кашыгында суы ике генә ~ тамчы кала. £
Иң яше җиңеп чыкты. Болай артык кабаланмады да инде үзе, о булса булды, булмаса юк дигәндәй генә йөрде, шулай да беренче 3 булып аның стаканы тулды. s
— Мәгънәсез кабаланудан файда юк шул,— дип уйлады карт, 2 ашыкмыйча җитез эшләүдә хикмәт. Кайсы якныкы икән ул кыз?
Җиңүчегә бәби имезлеге бирделәр. Кыз, шаяртып, имезлекне авызына капкан килеш, сәхнәне бер әйләнде дә җиргә төште. Сәләх бабай янында гына басып тора башлады. Карт урыныннан торды.
— Кил, балам, утыр.
Кыз табигате белән шаян иде, ахры, кычкырып көлде:
— Егетнең асылы икәнсең, абый. Рәхмәт. Минем сезнең белән янәшә утырасым килә,— диде. Аннан соң бабай белән рәттән кунаклаган, чигә сакалы кара урман кебек егеткә эндәште:
— Чибәр егет, бәлки миңа сез үз урыныгызны тәкъдим итәрсез?..
Сакаллы теләмичә генә кузгалды:
— Рәхим итегез. Ханымнарга хөрмәт.
Бабай ят хатын-кызга сүз куша торганнардан түгел иде, әмма бу юлы түзә алмады:
— Уңган икәнсең, кызым. Бөтенесенең сиңа исе китте.
Кыз тагын шаркылдады:
— Исләре китүдән тәгәри яздылармы?
— Ачкан авызларын да ябарга оныттылар,— диде бабай.— Кайсы яктан үзең?
— Барысын да берьюлы белергә телисең икән син, абый,— диде кыз елмаеп,— Бөгелмәдән мин. Официантка булып эшлим. Кирәк булса исемемне дә әйтим: Мөсәббиха.
Кыз ашханәләренең номерын әйтте. Бөгелмәгә килсәң, безгә кагылмый китмә, ашның иң тәмлесе бездә, таныш абый итеп чиратсыз сыйлармын, диде.
Бабайның йөзе балкып китте:
— Бөгелмәдәнмени! Якташ икәнсең, алайса. Безнең станса бит
ул. Самолетка дпсәк тә, поездга килсәк тә Бөгелмәгә инде. Аз гына сүзсез торганнан соң өстәде: — Рәхмәт, кызым, рәхмәт.
Мөсәббиха гаҗәпләнде:
— Нәрсә өчен рәхмәт, абый?
— Никадәр кеше арасында җиңеп чыктың. Безнең якның дәрәҗәсен төшермәдең. Менә шуның өчен рәхмәт.
Бу кичне Сәләх бабай яту белән изерәп йокыга китте. Узган төннәрдәге сыман тузга язмаган төшләр күреп тә газапланмады. Иртән торгач, сәрби куагы тезелгән сукмак буйлап аска төште дә болынга карап тора башлады. Колагына моңа кадәр биредә ишетелмәгән тавыш чалынды. Нәрсә тавышы булыр бу?.. Автомашина дисәң дә... Бабай кулларын каш өстенә куйды. Шунда ул. болынның аргы читендә, текелдәп кенә печән чабучы ике «Беларусь» тракторын күрде. Болынга төшкәннәр! Хәерле сәгатьтә булсын! Тракторлар, берсен икенчесе узарга теләгәндәй, җитез йөгерәләр. Йөртүчеләре уңган егетләрдер. Картның кичә җөйләнә башлаган сагышы яңадан ачылды:
— Бездә дә печәнгә төштеләрме икән? Тракторлары сәгать кебек текелдәп кенә йөриме икән?
Их, быел булмады инде, катнаша алмады болын эшенә. Гомерендә беренче тапкыр! Башка елларны болынга чыгасы көнне бригадирлары, мотоциклын пытырдатып, иң әвәл Сәләх картлар капкасына туктар иде. Күзләрен хәйләкәр кыска лап:
— Сәләх абзый,— дип әйтер иде,— зинһар, тракторчыларга күз- колак булсана, кызурак йөрсеннәр, төптәнрәк чапсыннар,— дип әйтер иде. Аннан соң Сәләх абзый мотоцикл бишегенә утырыр иде да китәрләр иде болын юллары буйлап!..
Сәләх бабай нәрсәдер югалткандай башын күтәрде. Тракторлар тавышын югалткан икән. Икесе дә туктаганнар.
— Тьфү! Чыкмас борын ватылмасалар! — диде карт ачынып.— Машиналарын өйдә чакта юньлерәк карарга ярамагандыр шул». Юк, безнекеләр хәстәрлерәк халык!..
Баскан җирендә карт ярты сәгать чамасы торды, әмма тегеләр урыннарыннан кымшанмадылар. Бабайның яман ачуы чыкты. Шушындый чалт аяз көнне дә җир жимертеп эшләмәгәч... Болай мыштырдасалар, печәннәрен уракка төшкәнче дә җыеп бетерә алмаслар. Ул, туктаган тракторларны күрмәс өчен, кырт кына борылды да тау өстенә менеп китте. Аллеяга җитәрәк таныш гөрелте яңадан ишетелде. Әйләнеп караса, тракторлар тагын куышырга тотынганнар икән. Җилкәсеннән тау төшкәндәй җиңел сулап куйды ул. Имин эшләсеннәр инде.
Аллеяга чыгу белән таныш тавыш ишетте:
— Хәерле иртә. Сәләх абый!
Каршысында Мөсәббиха елмаеп тора.
— Шулай булсын. Рәхмәт, кызым.
Мөсәббиха йомшак куллары белән бабайның кытыршы учын кысты, кашларын кыйгачландырып алды:
— Бүген кәефегез егетләрчә күренә. Төшегездә авылыгызга кайтып килдегезме әллә?
Карт аңа җавап бирергә өлгермәде, яннарына Мәгыйз килде. Ул, исәнлек-саулык та сорашып тормыйча, бармак янады:
— Сәләх абый, кызлар белән йөргәнеңне карчыгыңа язам.
Мөсәббиха картны култыклап ук алды:
— Хат та яз, карточкабызны да җибәр!..
Көлешеп алгач, бабай шатлыгын әйтте:
Болынга төшкәннәр бит, оланнар, болынга! Безнекеләр генә кичекмәсәләр ярар иде...
Тыныч сәгатьтән сон Мөсәббиха. бабайның әйтеп торуы буенча, хат язды. (Карт үзе яза белсә дә, куллары калтыраганга, хәрефләре танырлык чыкмый иде.) Монда печәнгә башладылар. Сезгә дә вакыттыр. Эшне корырак тотарга тырышыгыз, диде. Шук Мөсәббиха хат читенә чәчәк тә ясап куйды. Монысын бабай өнәп бетермәде:
Өлкәннәр хатына чәчәк килешми,— диде.
Мөсәббиха Сәләх картны холкы белән үз әтисенә охшата, шуңа күрә аны хөрмәт итә иде. Көлде генә:
— Мондагы болын чәчәге ул, абый. Хуш исе сезнең авылга да барып җитсен.
Шушы ук көнне кичен Сәләх карт тагын бер якташ тапты. Эскәмиядә ялгызы гына трактор гөрелдәвен тыңлап утырганда колагына җыр ишетелде:
Сарман буйкайлары — сары алая. Печәннәре житәр бер заман... Их, туган як моңы! Карт яшьләрчә җәһәт кенә урыныннан торды
да җыр ишетелгән якка китте. Аулак сукмак буендагы эскәмиядә ♦ янәшә утырып өч кыз җырлый иде. и
Беренчесе сары чәчле, сипкелле, куллары ирләрнеке кебек.
— Авыл кызы,— дип уйлады карт. “
Икенчесе киң битле, басынкы борынлы, күзләре аз гына кысык, я куе кара кашлары бер беренә тоташкан. Бабай фикеренчә, донысы п чын татар кызы иде. u
Өченчесе кыска җиңле күлмәктән, аягында кадак үкчәле туфли, 3 иренен кызылга буяган, йомры гәүдәсе шул кадәр җиңел күренә. ® аны кулъяулыгыңа төреп, кесәдә йөртергә мөмкин кебек.
— Шәһәр чыпчыгыдыр...
Кызлар ашыкмыйча гына, көйнең бөтен нечкә борылмаларын җиренә җиткереп җырлыйлар. Йөрәктән чыккан моң. тын һавада тирбәлә-тирбәлә. аллея һәм сукмаклар буйлап бөтен курортка тарала. Бабайның үз уйлары.
— Безнең як көен шәһәрдә дә җырлыйлар, авылда да! Кайда җырласалар да. кайчан җырласалар да. үзәкләрне өзә шул безнең як көе!..
Моңнан сихерләнгән кешеләр, җыр беткәч, ярсып кул чабарга тотындылар:
— Тавышларыгыз сандугачны көнләштерерлек. Рәхмәт!..
Тыңлаучылар арасыннан Кадыйр исемле утыз яшьләрдәге егет алга чыкты. Бабай бу егетне белә һәм яратмый иде. чөнки Кадыйр кичке уңайга көн саен кызмача була. Мине башкалар белән бутамасыннар дигән сыман, үзе чуар, үзе сөлге озынлыгындагы галстук бәйли.
Кул чабулар тынарга өлгермәде, Кадыйр кызлар каршында гәүдәсен камырландырып баш иде:
— Талантыгызга дан һәм хөрмәт!
Сипкелле кыз белән кара кашлысы пырхылдап җибәрделәр, кызыл иренлесе ни өчендер башын читкә борды. Ике кызның пырхылдавыннан батыраеп киткән Кадыйр сүзен дәвам иттерде:
— Җырыгызга чиксез ихтирам йөзеннән үзегезне бер үбәргә рөхсәт итегез.
Ул, берсенең дә җавабын көтмпчө. хәзер генә аягына баскан епп- келлене биленнән кочаклап алды. Сжпкелле көлә-көлә кычкырырга тотынды:
— Үтерәсең бит. җибәр, имансыз—
Бу күренештән бабайның күз кабагы тартышып куйды. Әдәп бел
сәләх ВАВАИ мэхәввәгв
гән хатын-кыз ят ир кочагында көлеп торырмы? Монысының кайдан икәнен сорап торасы да юк. Сәләх картларга туган түгел ОУ-
Кара кашлысы сипкеллеге ярдәмгә килде. Ике куллап Кадыйрның беләкләренә асылынды:
— Җибәр дигәч, җибәр инде...
Сипкеллене КадыГф кулларыннан ычкындырды һәм шунда ук, бәби күтәргәндәй иттереп, кара кашлының үзен күтәреп алды:
— Аны бушлай гына җибәрдем, ә сине, үпмичә, еласаң да юк!
Кара кашлы, егет кулларында яткан килеш, чәбәләнергә тотынды :
— Кытыгым килә, үләм, үләм...
Сипкеллесе аны кисәтергә ашыкты:
— Аякларыңны болгама инде...
Кара кашлының әллә хәле бетте, әллә Кадыйр кочагыннан тизрәк ычкынасы килде инде, ул йөзен куллары белән каплады да хәрәкәтсез калды. Егет аны, чәчләреннән үбеп алганнан соң, аягына бастырып куйды. Бабай җиргә төкерде:
— Тьфү! Өендә ире. балалары бардыр. Монда исерекләр кочагында... Юк. безнең бакчада мондый әрекмәннәр үсми.
Кадыйр, иреннәрен ялый-ялый, кызларның өченчесе янына килде:
— Хәзер сезнең чират.
Кызыл иренле кыз урыныннан сикереп торды. Аның күзләре ут яна иХе:
— Якын килмә!..
Кызның кисәтүенә Кадыйрның исе китмәде, ул:
— Сез назландырырга яратасыз икән,— дип, бер кулын кызыл иренленең җилкәсенә салды. Кыз Кадыйр кулын ачу белән этеп җибәрде :
— Китегез дим! Сездән кәҗә тәкәсе исе килә...
Бу шаяру нәрсә белән бетәр дигәндәй, бөтенесе бер мәлгә тынып калды. Кызның кулны этеп җибәрүе Кадыйрның кызган канын кайнатып чыгарды, ахры, бу юлы кызны ике куллап җилкәсеннән эләктерде:
— Үбәм дигән кызны үпмичә җибәргәнем юк минем...
Ул очлайган иреннәре белән кызның маңгаена үрелде. Кыз һич көтмәгәндә чалт иттереп егетнең яңагына сугып җибәрде:
— Оятсыз!..
Тынлык челпәрәмә килде.
— Егет икәнсең! — дип кычкырдылар кызга. Кул чабарга тотындылар.
Оятыннан җир тишегенә керердәй булган Кадыйр бер агарды, бер күгәрде. Кызга яңадан якынлашмакчы булды. Әмма арага хәзер генә килеп җиткән Мәгыйз керде, кулларын йодрыклап Кадыйр каршына басты:
— Сиңа тагыл бер тапкыр аңлатырга кирәкме әллә?
Кадыйр күзләрен алартты:
— Нигә арага керәсең? Ул кыз кем сиңа?
Җавапны Сәләх бабай бирде:
— Безнең якташ ул. Рәнҗеттермәбез, алла боерса!..
Аннан кызга эндәште:
— Әйдә, балам, китик моннан.
Чиккән түбәтәй кигән ак сакаллы карт белән кызыл иренле кыз аллея буйлап янәшә киттеләр. Кыз, әкрен генә атлаган җайга, чәчләрен төзәтеп алды, ләкин эндәшмәде. Башы түбән иелгән иде. Сүзне Сәләх карт башлады:
— Кулыңа куан, кызым. Кайсы якныкы буласың?
— Мин Казаннан, абый.
— Казаннан булгач, үз кеше икәнсең ләбаса. Яңа Казанның яртысы — безнең Сарман яклары...
Каршыларына Мөсәббиха очрады:
— Менә ышан инде син Сәләх абыйга,— дип сүз башлады ул,
алар янына килеп җитмәс борын ук.— Башка кичләрне гел минем белән йөри иде. Бүген кызның чибәррәген эләктергән. ♦
Көнләшмә, Мөсәббиха апа. Якташлар бульш чыктык әле без... м Көннәр уза торды, картның якташлары арта барды. Якташлар £ арткан саен вакыт тизрәк тә, күңеллерәк тә үтә башлады. Монда g кешеләрдән тыш, бабай күңеленә якын тагын бер нәрсә — болын бар 3 иде. Аңа күз салмаган көне булмады аның. з
Трактор чабып киткән покосларга ике-өч көннән соң ук төс керДе. Дүртенче көнне аларны эскертләргә дә тотындылар. Печән җыю- < чыларны күргәч, картның йөрәге тагын чеметеп алды. Мондый чакта < да бригадирлары Сәләх бабайны эскерт яныннан җибәрми иде. Хәй- ® ләкәр генә елмая да әйтә иде ул картка: 3
— Зинһар, зскертчеләрне карабрак тор инде, абый. Син куйган § эскертләргә яңгыр чиләкләп койса да су үтми... °
Их, быел булмады шул... ф
Бабай көндезге ашның да тәмен тапмады. Ашханә тәрәзәсенә эленгән челтәрле пәрдәләр аша печән исе бөркелде, өстәл әйләнәсендә ® чәчәкләр, юкә балы исе аңкып китте кебек, колагына ерактагы авыл- - дашларының көлешкәне ишетелгәндәй булды.
Ашханәдән чыгу белән, болынны карарга дип, яңадан кечкенә * аланга төште. Печәнчеләр башлаган эскертләренең берсен бастыргычлап та куйганнар. Тик эскерт бабайга ошамады: түбәсе көтек, беренче яңгырдан соң ук төбенә кадәр су үтәчәк. Кәефе кырылган х карт сакалын сыпырды, муенын кашып алды. Атлар-атламас кына ә аллеяга күтәрелә башлады, тик яраткан эскәмиясенә барып җитмәде — артына әйләнеп карады. Тегеләр шау-гөр килеп һаман эшлиләр. «Берничәсе әрәмәдән бастыргычлар сөйрәп чыкты әнә. Димәк, икенче эскертне дә беренчесе кебек очламакчыларКарт чыдамады, җил-җил атлап, алар янына төшеп китте. Ерактан ук тая;ын болгый-болгый кычкырып җибәрде:
— Туктагыз дим, туктагыз!..
Таяклы картның ачулы тавышын ишетү белән, тегеләр тынып калдылар. Бабай, яннарына килеп җиткәч, бөтенесен дә күзләре белән сөзеп чыкты һәм үзе дә аптырап калды: җыенысы уналты-ун- җиде яшьлек кызлар, егетләр. Араларында бер генә карт-коры да юк. Бабай үзе озын, үзе нечкә егеттән сорады:
— Кайсыгыз старшы монда?
Каршына киң чалбар кигән тере генә кыз килеп басты:
—- Мин, абый. Закирә Садыйкова.
— Эскертне шулай очлыйлармыни, Закирә кызым? Кан дошманыңа да болай килде-китте эшләмиләр. Кемнәр сез? Кайдан кил дегез?
Яшьләрнең бер өлеше кызарынды, башын түбән иде, бер өлеше бала чага сыман борынын тартып куйды. Бары тик «старшы »лары гына югалып калмады:
— Студентлар без. Шәһәрдән колхозга булышырга килдек.
Сөйләшә торгач, бабайга тагын шунысы да мәгълүм булды: колхоз бригадиры аларга эскертне башларга гына кушкан, очларга оста җибәрермен, дигән. Яшьләр кызып киткәннәр дә, оста килгәнче ш.е вскертне дә үзләре очлап, бригадирны шаккаттырмакчы булганнар. Картның ачудан агарынган йөзе алсуланып китте: яшь чак — аш кынгав чак. Нәрсә әйтәсең инде аларга? Карт, тынычлана гөшеп, Закирәгә эндәште:
— Арадан дүрт егет эскерт өс генә менсен.
Аягы авыртканын да оныткан бабай эскерт түбәсенә беренче булып үзе менде, аның артыннан дүрт малай күтәрелделәр. Араларында озын егет тә бар иде. Калганнары эскерт өстенә печән ата башлады. Сәләх карт астагыларга юмьле-башлы игътибар итми, өсне карый, өстәгеләрне өйрәтә:
— Бу почмагың йомшак...
— Баскан җирең киртләч кала...
— Печәнне үзеңәрәк тарт... Читкәрәк эт...
Эскерт өстендә торуның серен беренче булып озын егет төшенде. Сәнәге кулында уйнап кына тора, салган печәне дә сыланып кына бара.
Ваннага кереп чыгарлык вакыт уздымы икән — эскертне очладылар. бастыргычлап та куйдылар.
Җиргә төшкәч, бабай, бабай артыннан каз бәбкәләредәй тезелешкән студентлар эскертне әйләнеп чыктылар, аны якыннан да, ерак- карак китеп тә карадылар. Карт куйган эскертнең сырты чәч пәкесенеке кебек үткен, ян-яклары тигез һәм текә иде. Озын егет көлеп куйды:
— Бу эскерткә яңгыр тамчысы ябышып тора алмас, килеп төшү белән җиргә тәгәрәр дә башы ярылыр...
Елмаешып алдылар. Бабай мактады:
— Сездә җен көче бар, яшьләр. Эш җаен гына белеп бетермисез әле... Хәер, теләк булса, эшкә өйрәнү берни түгел ул...
Карт саубуллашып китеп барды: аягы сыкрый башлаган иде. Таныш эскәмиясенә кайтып утыргач, яңадан болынга карады. Яшьләр, ашыга-ашыга, үзләре куйган эскерт өстеннән бастыргычларны алалар, димәк, беренче эскертне дә икенчесе кебек матур итеп очла- макчылар. Дүртесе өскә күтәрелде. Алар арасыннан озын егетне бабай шундук танып алды. Ул егет эскертнең әле бер, әле икенче башына бара, кулларын бутый-бутый, иптәшләренә нидер аңлата. Картның җыерчыклы йөзенә елмаю йөгерде:
— Уңган бала икән. Кайсы якныкы булыр бу?
Бабай анысын сорарга онытты шул. Бәлки якташыдыр?.. Бик ихтимал. Яхшы кешенең якташлары дөнья тулы бит!..
Ә