ШИГЫРЬЛӘР
Туган елым—1952 Туган җирем — Мөслим районы Метрәй авылы. Мөслим урта мәктәбен тәмамладым Мәктәп бусагасыннан мәктәп бусагасына — 2 ел Баек сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыттым Хәзер университетта әдәбият бүлегенең I кураенда укыйм.
•Бу юлга кергәннәр кире кайтмыйлар».— диләр.
Ә шигърият — озын юл... юлда калмасам иде. дигән теләктәмен.
.-Юлга чыктым.
Мин гашыйк сиңа, Казан
Ук канатлы карлыгачлар Телгәли Казан күген. Тукай Казаныннан матур Күрендең миңа бүген. Баскыч-баскыч ташлы сукмак Мусага килгән юлың. Горурланасыңдыр, Казан, Ул һәйкәл — синең улың. Туристлар тамаша кыла. Кремль... Кемнәр салган? Көч куйган, яшәгән, үлгән— Җирдә матурлык калган. Шушымы без яшәячәк Т үребез-почмагыбыз?
Шушы җир иҗат итәчәк Хурыбыз-оҗмахыбыз?! ...Синең бу сары көзеңә Килдем мин ерак яздан... Аңлатып сүзләрем бетмәс, Мин сиңа гашыйк, Казан!
Асия Минһаҗева
<4/1/MVWVVVVVVVVVVVW'AAZVVVVVVVWVVVVVVVVVW>
Унсигез яшьлек хисемне, Белем инде, табалмам. Эзләп йөрим аваз салып Газапларны яңадан.
Соң булса да киләчәген, Дөньяда барын беләм. Ризамын, килсә дә кабат Насыйпсыз яры белән. Сызыла, күңел сызыла, Өзелеп китәр кебек. (Кайда син, гармуның белән Төшләргә кергән егет?..) Унсигездәге хис белән Әллә бәлки яналмам.
Эзлим шулай да., элекке Газапларны яңадан.
Җеп җегерли җиде бала анасы... Япа-ялгыз. Читтә барлык баласы.
Йон җөбеме... Гомер җебе чорнала. Их, авыр соң ялгыз яшәү дөньяда!
Җиде бала җиде якта, җиде ят... Әниләрен күрерләрме соңгы «<ат?
Дөньяныңмы йөге баскан аларны?!
Оныттылар мәллә баккан ананы?..
...Әллә орчык, әллә еллар тавышы, Җиде җирдә бер ананың сагышы.
Бүген минем көнем эле: Кар ява да кар ява.
Беркем бакмаган хис белән Карап торам дөньяга.
Тантаналы сорылык бу. Болытлар иңгән җиргә. Чаганнарның чыдамлыгы Сынала бүген җилдә.
Нигә тормыш ак кар түгел?! Гел җилләр дә, гел җилләр. (Я сына, я түзә диләр Сыналган чакта ирләр )
Соңгы күбәләге көзнең — Салмак кына кар ява Кабатланмас хисләр белән Карап торам дөньяга.
Хатадан хали түгелдер әле без.
Сабырсызлык, мин-минлекме? Бар да бар? Я ни җитми саф булырга, хаклыкка?.. Кешелеклек, хөрлеккәме урын тар?1
Инде бүтән ялгышмам дип туктагач, (Нигә шундый мәрхәмәтсез булдың, я?) Адым атларга куркасың, валлаһи!
Элеп алып, селкеп сала бу дөнья!
Хисләремә учак яктым әле Барлык сагышларны эретеп. Юкса, яшәү читен бу күңелне Гел-гел сагыну белән өретеп.
Хисләремне өеп учак яктым, Сүнгән сөю кабат терелсен! Янсын йөрәк! Зарый елап-елап, Парә-парә булып теленсен.
Булмый болай зәмһәрирдә яшәп. Кыш болай да салкын... туңдыра. (Гаҗәпмени?! Ярты җәйдә генә Эреп бетсә ярты тундра?..)
Бу дөньяга мин дә кирәк, син дә кирәк, Ник хаксызга рәнҗетергә сине, йөрәк? Кайчагында ваемсыз дип, әҗерсез дип, Күп вакытта бушсың диеп, бәгырьсез дип... Моңнар җыйна! Сагышсыз бул, чарасыз бул, Тәндә яра... Хиссияттә ярасыз бул!..
...Булма ләкин сәҗдә кылган коллар кебек: Иң бәхетсез, сүнгән, сынган кыллар кебек!.. Менә шулай... Кичер, йөрәк! Инде теләк: Без бит
Үзебезгә-үзебез түгел, чорга кирәк!!
«Каз канаты ак була ла,
Ир канаты ат була...»
— Җырламыйча барчы, агай, Күзгә никтер яшь тула.
Тотынып үсте бит ялга
Илгә туган ир бала...
Сүнгән учак, өзелгән җыр, Их, кала инде, кала!
Үзгәртте шәһәр, үзгәртте... Син дә — сакаллы агай. Кайтса иде яшь гомерләр. Мин — колын, ә син — малай.
Ир канаты ат була ла, Никтер күңелләр тула... Казан. Урамнарны буйлый Кыңгырау, шәлдер, дуга...
...Болынлыкта утлап йөри сылу ат.
(Ир егеткә яуны ташлау, сыну — ят.)
...Җәядәй нык, киеренке халәтле.
(Ә кызыкай ни күрекле, хаятле!)
Бөркет белән алыша алмый карчыга!
(Нибарысы унсигез яшь аучыга...)
Әминәдәй ак күңелле тирмәләр ..
(Ник кирәкте кешелеккә төрмәләр?!)
...Кыяк үлән. Сары чәчкә... Сылу ат. Тарих озын... Ул да булган... Салават!
Тәнзилә Юлдыбаева
AAAZVVVVWVVVAZVVVVVV'AAA/V>AAAAZVV'AZVVV\AAZV\AAAAAAAAZ
Жир үзенең сабыена илһамны да. җылыны да бердәй тигез бир». Шуңа күр» кеше шигырьне дөньяга килгән минутыннан яза башлыйдыр дигән фикердә йөрим.
Шигырьләрем беренче мәртәбә дөнья күрсә дә. мин инде чирек гасыр шигырь язам дисәм — ялгышмамындыр, чөнки Башкартстанның Күлләр авылында туып, якты дөньяда яшәвемә чирек гасыр.
Болытларга башым салып, Урал күкрәгәндә черем иттем... Төшләр мине тирбәттеләр, Хисләремнең серен сүттем.
Назлы җилләр үрде чәчем, Ак каеннар талир чулпы такты, Кашмау япты тәңкә нурлар, Баш очымда ал таң канат какты.
Сикереп мендем сиңа тагын, Кара юрга аткаем.
Әйдә, тулпар, яшьлек илен Янә бергә айкаек.
Җил-давылдай оча тулпар, Җиргә тими дүрт тояк, Ахак сымак ак тоякта Җем-җем итә нур-чуак.
Яшьлек белән җилне мичәп, егет, Кучер итеп синең җырларны, Таң кызартып, чаң-болыт кузгатып, Эзләп киттем синең юлларны.
Төсле ташлар чәчкә булып ята, Текә карап баса тау-йортлар — Кама тарих яза ярларына, Яңа кала йөзә ак утта.
Яшьлек белән җилне мичәп, егет, Кучер итеп синең җырларны, Таң кызартып, чаң-болыт кузгатып, Күреп кайттым синең юлларны.
Туй килде, килен төште, Киленкәе аккоштай. Ата-бабам йоласы — Мылтык атчы, кодакай.
Туй килде, килен төште, Сал әле бер, җиңгәкәй, Мамык кына мендәрең — Бассын шунда киленкәй.
Туй көннәрен сагынып, Әй уфтана бабакай. Шулай төшә киленнәр — Белеп тор син, малакай.