Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Әллүки
Мондый җырны еллар, заманалар Тыңласыннар һәм баш исеннәр!
Мәңгелеккә туган җырлар бар бит, Мәңгелеккә туган исемнәр...
Заманында,
Дөньяларын онытып, Әллүкине Тукай тыңлаган. Әллә Тукай сөеп тыңлаганга, Әллүкиләр һаман тынмаган. Әллүкине тыңлап, Моңлангандыр Тукай, Елагандыр, бәлки, сиздерми. Елагандыр...
Елатканга микән, Әллүкиләр безне биздерми... Заманалар белән бергә һәр чак Безнең җырлар дөрләп яналган. Әллүкине мин тыңлаган саен Гел Тукайны уйлыйм яңадан. Моң кагыла җанга, Моң агыла.
Әллә тылсым инде, әллә көй?!
Нәкъ Тукайны тетрәндергән сыман Тетрәндерә мине Әллүки.
Россия учаклары
В. Шлёнскийдан Россия, Синең язмыш ачы камчыларга, Төрмәләргә барып юлыкты. Шул чагында сине йөзәрләгән, Меңәрләгән учак җылытты.
Ул учаклар янды Сөргеннәрдә...
Учак иде үзе ул чаклар— Россия, Сине җылыта һаман Смольныйда янган Учаклар!
Кешеләр киләләр... китәләр — Яшәешнең кырыс кануны. Тик язмыштан сораганым булмас Мәңгелеккә монда калуны.
Башкалардан артык яшәу нигә? Түгел лә мин җирнең каруны. Өстен күрәм исән-имин генә Вакытында китеп баруны.
Китүләре, бәлки, кыендыр да.
Бу дөньядан әле туймасаң?
... Бер мизгеллек шушы гомернең дә Иге-чиге юктыр, уйласаң.
Кларага
Мин сиңа күз яше генә, Әрнү генәдер инде. Нишлисең, сөю-сөелү Әрнү белән бер инде!
Көчәйгән саен мәхәббәт, Борчулар арта бара.
Безнең йөрәкләр тулыдыр Сөюдән калган яра.
Кичер бу газаплар өчен.
Әллә миңа рәхәтме?!
Тик беребез дә теләми Башкача мәхәббәтне.
Ак әкият
Җир бәхеттән оеп ята.
Нейлон аклык.
Нейлон карлар.
Нәкъ шушы аклык шикелле
Пакь күңелле
Безнең ярлар...
Ак тынлыкта тын калганнар
Ак чаганнар, Ак чыршылар.
Кагыл гына бу тынлыкка — Ташып ак моң. Ак җыр чыгар.
Кыш оеган.
Торганы бер
Ак әкият,
Тылсым инде!
Бу аклыкта, кулы барып, Кем яманлык Кылсын инде?!.
Кылыч
Тоткач чыңлап тора кылыч.
Бер карасаң, гади корыч.
Нинди тыныч — кында чакта. Тик куркыныч — кулда чакта.
Булмас иде һич куркыныч.
Кем кулында биг ул кылыч?!