Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Безнең яклар
Бөтерелеп an-ак карлар ява, Бер карасаң шундый тын дөнья. Ак карларны юлдан чөя-чөя, Кыңгыраулы атлар томырыла.
Туй килә, туй. Чая яшьлек туе, Зыңлап тора кышкы урамнар. Малай булсам, Мин дә чабар идем Аргамаклар үткән юллардан.
Алып бара кучер аякларын Җиргә тидермичә атларның. Ак юллардан Ак бәхетләр килә, Аргамаклар чайкый ак ялын.
Җиккән авыл, Яшьлек өчен җиккән Чабышларда җиңгән атларын. Дыңгырдатмый гына алып килә Машинада өлкән картларын.
Туй булгач, туй инде. Яше-карты — Бөтен авыл купкан тамырдан. Безнең яклар элек-электән үк Шул туйлары белән танылган.
Дөбердәтеп туйлар иткәннәр дә Гөлдерәтеп дөнья көткәннәр. Зат затына тарткан, Хөрмәт белән Хөрмәт ителгәннәр өлкәннәр.
Ак бәхетне каралтырга теләп. Килсә дошман чит-ят җирләрдән, Безнең халык мәйдан уртасында Берәүгә дә билен бирмәгән.
Яшик әле туйлар итә-итә. Көнләштереп яшик дөньяны. Шатлыкларын, Кайгыларын төяп, Әйләнә ул Барыбер Җир шары.
Шаран базары
Дәү әнинең
Җылы шәленә төреп,
Әткәй мине
Шаран базарына
Алып китте дөнья күрергә.
Әкиятләрнең алтын ишекләре Ачылгандый булды күңелдә.
Ашыктыра дөнья, ашыктыра.
Җирән кашка тарта бар көчкә, Ходай белсөн инде бу дөньяны, Ни чыккандыр минем өлешкә.
Җирән кашка авыр тоякларын Юлдан төшермим дип тырыша. Әткәй аны:
«Әй, син, карт юләр, дип. Юлдан язасың», дип орыша.
Аннан үзе
Бөр көрсенеп куя, Кимсеттеме әллә ул аны. Кыен иде безнең ишеләргә Төшенүе ул чак дөньяны.
Киләләр дә арттан
Чажжт иттереп, Менеп китә атлар үрләрдән. Берәүләр шул — һаман «акыллылар».
Берәүләр шул — һаман «юләрләр».
Бу дөньяга
Хаклык кирәк иде.
Ә бит аны каян аласы?
Кеше җиргә һаман килә, китә, Киткәннәрнең кала баласы.
Әткәй миңа:
— Улым, кайгырма,— ди.— Килеп җитәбез,— ди Шаранга.— Чәй эчкәч тә, Сине алып барам Кыңгыраулы кәмит карарга.
Кәмитен дә күрдем,
Базарын да, Әй сөенде әткәй, сөенде:
— Без кешедән киммени соң, улым!
Янәсе, ул тапкан көемне.
— Мин,— ди,— әле
Башым исән булса. Күрсәтермен сиңа җиһанны.
Дөнья һаман гел шул көе тормас. Әйләнә бит, улым, Җир шары.
Әткәй ул чак
Дөрес әйткән икән, Алдан сизгән, Тойган барысын.
Үпкәләми китте ул бу җиргә, Җырлый-җырлый хөрлек марышын.
Кышкы урман
Кышкы урман, ап-ак карлар ява, Зәңгәр кием кигән наратлар. Әйтерсең лә юлга җыеналар Каралачак ял-яшь солдатлар.
Төлке эзе, куян, көзән эзе, Пошый эзе ята ярылып, Тездән карга бата-бата йөреп, Бүре куган кебек арыдым.
Зур сугышлар үткән җирләр бит бу, Чиккән гаскәр, алган яңадан.
Җир һаман да ыңгыраша кебек Сугышларда алган ярадан.
Очрый монда солдат каберләре, Бмл тиңентен сынган имәннәр. Алар һаман сызгыралар әле Каршы яктан искән җилләрдән.
Аяк өсте басып яши урман. Соңгы чиккә кадәр аумый ул.
Мин сау чакта сайрар кошларың да, Җәнлекләр дә исән-сау, ди ул.
Можайск урманнары.
Су өстендә ап-ак бер көймә, Көч-хәл белән килә бер көйгә, Исән чыкса ярар иде дип, Яр читендә халык гөж килә.
Көрәш бара ике арада, Кеше белән диңгез тартыша. Йөгәнсез ат кебек ыргылып, Таудай дулкын килә каршыга.
Килә-килә көймә дигәнең һаман үсә, һаман зурая. Тугыз баллы дулкыннарыңны Урталайга тота да яра.
Хәвеф-хәтәр йөрткән дулкыннар Буйсынырга бер дә теләми; Ташлар ава, минем гадәтне Яр буйлары күптән белә, ди...
Юк, югалып калмый кешеләр, Кешеләрнең җирдә эше бар. Диңгез белән акыл тартыша, Бар көченә эшли ихтыяр...
Акчарлаклар оча борчылып, Канатлары тия дулкынга. Акчарлаклар шатлык китереп, Яр читенә төшеп утыра.
Мин көньякның янар розаларын Алып кайтып киләм Казанга.
Кырым исе керсен әле диеп, Соңлап килә торган язларга.
Яңа шатлык, яңа куанычлар, Түбәм күккә тиде — сөендем. Чәчәкләрем соңра боектылар, Башкайлары түбән иелде.
Ник кузгаттым икән мин аларны, Уттай балкып яналар иде.
Хуш исләре җанга шифа биреп, Тирә-якка таралган иде.
Кире илтеп куяр идем дә бит, Терелмәсләр алар — китмәсләр.
Гел рәнҗерләр кебек алар миңа, Ни кылсам да гафу итмесләр.
Тыным белән җылы өреп карыйм, Өмет дигән нәрсә күңелдә. Розаларны, Янар розаларны һич бирәсе килми үлемгә.
Бик яшиселәре килептерме,
Назлыйм дипме минем күңелне, Бер дә бер көн хәлсез тамырларның Сулыш алулары беленде.
Яна хәзер,
Яна розалар
Бер тамчысы булып Кырымның.
Чәчәкләрнең алсулыкларыннан
Әйтерсең лә язлар җылынды.
Аккош күле
Аккошлары киткән инде, Күптән киткән.
Ишетелми иртә-кичен Аккош җыры.
Болытларга тигән купшы наратларга Якыная бара һаман металл чыңы.
Авыз тутырып әйтә халык:
— Аккош күле,
— Аккош күле.
Ярата шул матурлыкны Кеше күңеле.
Ярап тора
Безнең шәһәр кешесенә Аккош күленә
Барам диеп әйтүе дә, Аккош күленнән
Кайтам диеп әйтүе дә.
Рәхмәт инде аккошларга, Рәхмәт димен.
Сагынмаклык булсын дипме, Исемнәрен калдырганнар.
Шулай итә Олы җаннар, Изге җаннар,
Кешеләр дә Аккошлар күк, Килә-китә, Килә-китә, Җан җылысын — Яктылыгын
Калганнарга бүләк итә.
Берәүләрнең үзе киткәч, Истәлекле исеме кала. Ә берәүләр, Ә берәүләр Төтен була да югала. Булгандырмы, Юктырмы ул Бу дөньяда.
Тау чишмәсе кебек якты идең Себбух Рәфиковныа якты истәлегенә
Төшләремә кереп сөйләшәсең, Өннәремдә мин дә сөйләшәм. Үтеп барган кешеләргә кайчак Сөббух диеп һаман эндәшәм.
Сагынуларым шулай чиктән ашып, Эзләп йөрим сине һаман да. Киттеңме син әллә Коктебельгә? Тынычтарак роман язарга.
Мин диңгезне күргәнем юк диеп, Сөйләгәнең әле хәтердә.
Барыйк әле,
Күрик әле, дидең, Юлыңа бераз акча әзерлә.
Гел борчулар белән үтте гомерең,
Күпне күрдең, Күпне кичердең.
Тау чишмәсе кебек якты идең, Биек йөрттең Кеше исемен.
Иркәләнә-нитә белмәдең син. Каты куллы булды бу дөнья Кайгыларын кешенең уртаклаштың
— Үтәр әле,— дидең,— Егылма!
Кешеләргә егылмаска куштың,
Үз иңеңне куйдың терәүгә
Мәрхәмәтле булыйк җиргә дидең,
Мәңгелеккә түгел берәү дә
Синең белән горурланам, Сөббух, Синең белән яшим мин һаман. Синең кебек олы җанлыларны Таңнан торып эзлим дөньядан