Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Әйтәсем килә
Корап сырган иске юрган тесле, Чуарланган дөнья картасы — һай, шул кирәкмәгән ямауларның Барысын да сүтеп атасы!
Яки аның бөтен буяуларын Юып ташлап океан-суларда, «Кешелек иле — Бөек республика» Дип өстенә язып куярга!
Җирне илләр-дәүләтләргә бүлеп, Төрле чикләр уйлап чыгарган Кешеләргә рәнҗи кебек Дөнья, Арынасы килә шулардан.
Талаучылар басып кермәсен дип. Бикләп куйган йортлар шикелле Тора илләр, чиген сырыл алган Сакчылары, кортлар шикелле...
Атлап чыгар булсаң чик-сызыктан — Күкрәгеңә көпшә төбәлә, Әзер тора илләр ызгышырга, Талашырга һәм кан түгәргә...
Тапкан-баккан үзенең улларына Табигатьнең тигез карашы:
Акмы, карамы — без бертуганнар — Барыбыз да адәм баласы.
Кайчагында ерак киләчәккә
Күчеп китәм дә бер хыялда:
— Гражданины мин бу планетаның! — Дип әйтәсем килә җиһанга.
1W2
Кичке этюд
Кермән төбендәге тыныч ярда Бер кыз басып тора.
Сылу гәүдәсендә бәхет-шатлык Тулып-ташып тора.
Ул үзенең бик яшьлеген белә. Көләчлеген белә.
Шуңа, ахры, акчарлаклар белән Бергә көлә-көлә,
Казан суы көзгесенә карап Нидер юрый сыман.
Ак болытлар, югарыдан төшеп, Карый кызга судан.
Батып барган бакыр кояштан су Кызыл төскә кергән.
Казан суы каннан кызарганны Кем бар хәзер күргән?..
Җилләр сөеп тарый сылу кызның Ефәктәй чәчләрен.
Аның бәхете өчен күпме меңнәр Түккән күз яшьләрен...
Аңа яшьтәш күпме кызлар киткән Әсирлеккә шуннан:
Озын юлда изге Идел өсте Аһ-зар белән тулган...
Аның бәхете өчен бу туфракка Күпме кан саурылган, Аяк асларында сөякләрдән Түшәп юл салынган...
Рәнҗемәсен изге сөякләре Батыр бабайларның:
Яңа туа — туфрак, көлләреннән Үткән заманнарның.
Октябрьдан килә аның бәхете, Азат бу яшьлеге, Ерак, чытык язмыш аша карый Таңдай көләчлеге...
Тик әлегә уйлар-сагышларны
Кыз бар дип тә белми:
Ул шат, аның гамьсез матурлыгын Бар табигать көнли!
Фани дөнья! Гамьсезлегең белән Танылган син күптән:
«Нинди файда, дисең, сагышлардан?
Бар да үткән-бәткөн!»
Бер карасаң шулай — мәңгелек юк —
Үтәчәк бит без дә...
Тик телибез калуын киләчәккә Җирдә безнең эз дә.
Бер уянмый калмас йөрәгендә
Сагыш шушы кызның.
Ә хәзергә: аңа таңнар алсу, Шәфәкъ — комач-кызыл.
1973
Хаҗи-Тархан
Хаҗи-Тархан 1 утыра яр буенда, Башына чорнап болыт чалмасын, Тирән уйга талган, яңа язмыш Каршысында иеп чал башын.
Уйлый микән узган заманнарын?
Хәзергесе микән уйлата?
Үткәннәр дә, бүгенге дә аңда Кинәт сәер хисләр уята:
Кырылышканнар монда тугандашлар,— Тар булган бу сәйран далалар... Узганнарга рәнҗеп файда юк та, Ни әйтик соң сезгә, бабалар?!.
Идел дә киң хәзер, ирек тә киң, Кадерен белә халык ирекнең.
Тик кай ягы белән шул иреккә Дәхеле2 бар сезнең ирлекнең?
Тәхет өчен билдән канга батып Йөргән нугай, татар ханнары! Сез кайчандыр торган бу җирләрнең Исемә калса, җисеме калмады.
Хаҗи-Тархан утыра яшел ярда, Суларында ап-ак кораблар.
Муенын сузган зур краннар аша Күренә миңа ерак тарафлар,—
Ерак еллар — узган заманалар...
Сибәли дә яңгыр, сибәли... Хаҗи-Тархан мине тотып алган, Түзмидер шул сөрән сөйләми.
Ядгәр ханны юлга атландыргач, Ни гомерләр узган калада. Аннан — ятлар...
Аннан яулар йөргән, Ирек даулап «Волга-ана»да.
1 X а җ и-Т а р х а н — Әстерханның тел исеме. ’ Дәхеле — меносәбәте. катнашы.
Октябрьда бар халыклар белән Күтәрелгән халкы бу илнең. Мамай-курган күкрәгеннән даны Киң таралган изге Иделнең!
Хаҗи-Тархан, тынычлыгын җуеп, Торып баса Идел ярына, Сөйләп туймый миңа үз хәлләрень — Ә күпме,— ди,— фашист явына
Каршы мәйдан тотты минем уллар, Ир-егетләр менде атларга! — Ул тели күк үткән ялгышларын Хәзергесе белән акларга...
Ә башында борынгыдан калган Ефәк төрбән — болыт чалмасы. Иске вәкил тора яңа заман Каршысында иеп чал башын
1973
Кайгы, шатлык дуслар кебек җитәкләшеп Каршы ала, без дөньяга килер-килмәс.
Тәпи баскач та тотынабыз хәйләләргә, Хикмәт безгә акыл бүлеп бирер-бирмәс.
Бер күрүдә гашыйк булсак Мәҗнүн кебек, Сүреләбез: «Сөям, бәгырем!» дияр-димәс.
Гыйш-гашрәттә бер-бер артлы уза еллар...
Миннәт кенә — соңра яшәү сөяр-сөймәс.
Хыял тавын күтәрәбез болытларга! Ул җимерелеп төшә бик еш өяр-өймәс.
Ашыгабыз шатланырга: «Килде, дип, дан!» Язмыш ега безне, күккә чөяр-чөймәс.
Көләбез шатланып — рәхәт! Ә кай чакта Авыз елау төсен ала көләр-көлмәс.
Борынгыда кочаклашып күрешкәннәр
Уза ымлап кына,— башны ияр-имәс...
Кеше күпне беләм дип бик масайса да, Бу дөньядан китә бер көн белер-бөлмәс.
Борын чөя башлый бәндә дигән хайван, Җүнләп кеше сыйфатына керер-кермәс.
Үтеп китсә арысландай гәюр чаклар, Нинди мәгънә яшәвендә үләр-үлмәсИ,
Гомер күзе туймый, комсыз нигә? диләр: Йомылганга дөнья ямен күрер-күрмәс.
Кояш та бер сүнәр диләр галәмендә... Кояштай ян, йөрәк! Йөрмә сүнәр-сүнмәс.
һәр ни ага да үзгәрә бу дөньяда,— Ва дәрига! Бер нәрсә дә мәңге имәс.
1973
Иделдә
Җил шадралап йөри сулар өстен, Нинди кызык таба торгандыр? Күрфәз, утрауларын җәйгән Идел, Әйтерсең лә диңгез булган бер.
Кояш ватылып сибелгән дә төшкән,— Кисәкләре суда ялтырый.
Теләсә кая китсен кораб,
юлның
Алды ни дә миңа, арты ни!..
Уңда, сулда — сулар... Тып-тын елга.
Тәмам арынып борчу, уйлардан Утырам мин, тынычлыкка бирелеп, Тәнем рәхәт таба шуңардан.
Озаккамы? Бәлки кинәт җилләр Төшәр үтеп Идел астына,— Дулкын кубар, кояш парчалары Сүнеп юкка чыгар барсы да.
Болытларга посар алтын кояш... Давылларга ачып җанымны, Ташланырмын мин шул өермәгә, һич кызганмый тыныч чагымны!
1973
Үскән саен
Кояш кебек таң-иртән дә, Кичен дә кызарасың, Ояласың да янасың, Яшь кенә кыз баласың.
Үзең генәмө?!.— мине дә
Каушата күз карашың... Каушау, кыюлыкны бергә Ничек куша аласың?!.
Кояш күләгәли суда Дулкыннарның арасын. Салкын Идел дә сүрәлтми Кояшның ут табасын:
Ул үрләгән саен кыза, Белми яну чамасын!
Син дә шулай, үскән саен Пешәсең-кызарасың... Тылсымлы кыз баласың!..
1973
Оптимизм
"Истән чыга яхшы кешеләр. Игътибарга алар мәхрүмнәр. Соңга калган җылы сүзләрне Ишетә алмый китә мәрхүмнәр »
М. ГАЛИЕВ.
Ниндидер мин?
Истән чыккан чаклар
Булгалады...— сабыр эш иттем.
Ләкин, күңелем җылы булгангадыр,
Җылы сүзләр шактый ишеттем.
Андый сүзләр — кадерен белсәң— дәва!
Хасиятләре шундый куәтле:
Мең мәртәбә җәберләнгән җанны
Бер җылы сүз эретеп юатты.
Аз булса да назга җик булмадым, Өлешләрдән булды уңганым!
Мин ышанам, мәрхүм булганда да
Игътибардан мәхрүм булмамын!
1973
Сәйфи Сарайны укыгач
«Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли, Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли*.
Сәйфи САРАН.
Гөлдерсеннең Сөһәйл тирәсендә
Әйләнүен тиңләп Җиргә ул:
«Җир әйләнә Кояш тирәсендә!» — Дигән серне әйтеп биргән ул Коперниктан йөз илле ел элек.
Шәрыкта бу, димәк, күптәннән Ачык булган Сарай тик аны Шигъри чара итеп үткәргән.
Мөмкинме шик тоту Коперникка,-
Тел тидерү аның кебеккә1
Тик гыйбрәтле шунысы — кайчак серләр Соң ачыла элек белеп тә...
1973
Йөрәккә
Бер ашыга — дөп-дөп итә, Бер — тып-тына:
Йөрәк тибә калтыранып, Куркып кына...
Кабаланма, типче сабыр, Тигез генә, Туктама да — котылмассың Бик тиз генә:
Егетләрдәй әле тагын
«Азасым» бар, Хәят мактап дәртле җырлар Язасым бар.
Ат уйнатып — илләр гизеп Йөрисем бар.
Кешеләргә бәхет-шатлык Телисем бар.
Хәйям әйткән җамны дәвам
Итәсем бар,—
Иҗат көен көйләп йөзгә Җитәсем бар...
Санап китсәң—вазифалар Бетәсе юк.
Шулай булгач — тынгы өмет Итәсе юк.
Әйдә әле, тип гадәтчә —
Тигез генә, Уйлама да котылырга Бик тиз генә!
1972
һич бупмаса...
«Шаһ-намә»сөн кабул итми шаһлар, Пайтәхетләр, илләр гизсә дә — Кире кайта арып-алҗып сәйяр. Төшермиләр озак искә дә—
Еллар үтә. Бер көн Әфган шаһы, Фирдәүсине никтер хәтерләп, Бүләкләргә тели кинәт аны,— Озата бер кәрван хәзерләп.
Кәрван килә. Ләкин язмыш көлә: Капкалары ачык шәһәргә Кыйммәт бүләк төяп кәрван керә, Шагыйрь чыга соңгы сәфәргә...
Мин Фирдәүси түгел... Хәзер инде Шаһлар да юк андый юклыгын.
Тик шулай да кабатласын иде Язмыш миңа да шул шуклыгын...
1973
Кайда сез, әй!..
Ник походта бергә барганнар Берсе уңга, берсе сулга киткән, Берәүләре туктап калганнар?
Аптырыйм... бит фәкать алда гына
Без җитәсе гаҗәп кәрваннар®
И күңелсез, уйлап карасаң:
Бер көн шулай ярар иде юлда
Бер ялгызың гына калмасаң...
«Кеше күңеле — кара урман...» диләр, Аһ, шул урман серен аңласаң!..
Сез бит миңа дуслар идегез.
Элек якын күреп, юаткандай:
«Син талантлы шагыйрь!»—дидегез.
Бар тавышыма җырлый башлау белән Нигә болай кара көйдегез?
Кайда сез, ир исеме алганнар?
Атланыгыз гүзәл ярышларга, Зур сәфәргә күңел салганнар! Алда гына — без җитәргә тиеш, Без узарга тиеш кәрваннар.
1973
Борчылу
Мин ачынып уйлыйм: бер болытсыз Якты көннәр ничек ясарга?’ — Төн шәүләсе бәлки беткәндер дә, Үз шәүләңнән ничек качарга?..
Вакыт җитте ыгы-зыгылардан Өстен булып яши башларга! — Егерменче гасыр! — качып булмый Мәгарәгә, тауга-ташларга...
Булсачы бер гомерем шәфәгында Сәнгать белән генә яшәргә!
«Ашау өчен яшәү кирәкми дә, Яшәү өчен кирәк ашарга»...
Аһ, романтик күңелем сыймый җиргә, Гел талпына күккә ашарга!
Ачкычлары кайда икән, Җибриль Күк капусын ничек ачарга?..
Кайгы юкта кайгы тапкан, дисез Сез — акылдан айнык башлар да: Борчыламы кеше кайгы эзләп7! Сыкрыйм сагышым хәттән ашканга!..
1973
Яшәү шунда
«Булса гвлсез — былбыл өнсез...» М. ЖОМ АБАЕВ.
«Үзем, үзем!» — дип алдама үзеңне, Кара туфрак ябар бер көн күзеңне... Чәчәк атмый җимеш бирми агач та, Чәчәксез — тик соры кош сандугач та. Сүзең булса чәчәк тыңлаучыларга,— Яшәү шунда, шагыйрь, истән чыгарма!
1973
Мактауның да тәэсире төрлечә
Бик борчылыр идем — әгәр миңа
Сез әйтсәгез бер дә ялгансыз:
— Ай-Һай, Нури, җырлар, шигырьләрне
Эләк нинди матур язгансыз!
Үз-үземнән бераз риза булып
Шатланудан җаным чымырдар Сез әйтсәгез әгәр чын күңелдән: _ Ай-Һай, сезнең яңа шигырьләр!
1973
— илһам фэрештасе.
Матәм шигыре
Җәүдәт Фәйзи истәлегенә
Ник әле сөз, дуслар, бер аяусыз, Җанны кыясыз,—
Уйларга да авыр — бөр-бер артлы Дөнья куясыз?..
Минем гомер әллә сезнекеннән Кадерлерәкме?! —
Барыгызга бүлеп бирер идем Шушы йөрәкне!..
Хәйям әйткән кебек, гүрдә туфрак-
Тузан гына без.
Соңра — шул туфрактан ясап куйган Бер җам гына без...
Остаз шулай дигән диюен дә, Күрсә дә алдан,
Үзеннән соң чүлмәк кенә түгел, Ширбәт тә калган!
Сезнең җамнар эчендә дә балкый
Энҗедәй ширбәт,
Чыңнарыннан гүзәл моңнар ага, Хисләрне тирбәп!
Күзләремдә һәм җамымда ачы Бәллүр тамчылар,— Ялгызлыкта мондый ятимлеккә Ничек җан чыдар!..
Матәм таптым кайтып язгы төндә, Таң каршыладым...
Күтәр, Нури, күтәр, зәкъкумV түгел, Яз тамчыларын!..
Уйлама син фани бу хәятның Сүнәсен, оныт!
Дусларыңның үлмәс рухы белән Сагышыңны җылыт.
1973