Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

САРАШ АВЫЛЫНДА


ИСТӘЛЕК ДӘФТӘРЕННӘН
рак басуда солы урган чакта, кичке әбәткә тук- Етап, тәмләп кенә чәй эчеп утырганда, әти җир өстендә яткан көлтәләргә күз төшереп алды да:
— Көз якынлаша, улларым, сабакка төшәр чакларыгыз җитә, әмма ләкин...
е Сүзен әйтеп бетермәде, Зыя абый белән миңа карап, уйланып калды. Әтинең шул сүзләрен ишетүгә минем йөрәк жу-у итеп куйды. Үзенең /Җг шыксызлыгы, шапшаклыгы, сабагыңны белмә-
сәң, шартына китереп тәһарәт алмасаң, тал чыбыгы, я пеше таяк белән аркаңны каезлый торган усал хәлфәләре белән Янбарыс авылы мәдрәсәсе күз алдына килеп басты.
Юк, надан мужик булып калырга риза мин, дин сабагын белмәгән өчен «теге дөньяга» баргач җәһәннәм утында янарга да риза, тик шул мәдрәсәгә генә барырга булмасын. Белеп торам, Зыя абый да бу мәдрәсәне пәри кебек күрә. Теләсә нинди сабакны миңа караганда тизрәк отып ала торган, төпле акыллы, зирәк шәкерт булса да яратмый. Хәер, әти үзе дә бер дә яратмады үткән кыш без укыган Заһид мулла мәдрәсәсен. Яз башында безне Янбарыстан Йосыф авылына алып кайтканда ук әйтә-әйтә кайтты.
— Ни кадим, ни җәдит! Ни аллага, ни муллага бу мәдрәсәдән,— диде.— Юк,— диде әти ул чакта,— киләсе көзгә сезне мин, насыйб булса, икенче мәдрәсәгә бирәм. Заман өчен лаеклы белем бирә тор
ган мәдрәсәгә.
Сизәм мин, аның «әмма ләкин» дигәннән соң уйланып калуы һаман шул заманга лаек мәдрәсә турында.
Ләкин нинди була соң ул заманга лаеклы мәдрәсә? Нәрсәләр укыталар анда? Ничек укыталар?
Минем баштан әнә шундый уйлар үткән арада әти өзелеп калган сүзен дәвам итте:
— Заһид мулла мәдрәсәсенә түгел, башка мәдрәсәгә бирәм мин сезне,— диде ул.— Я шкулга бирәм. Хәзерге заманда урысча укы- масаң, бер кая да барып булмый...
Урысча уку... Бу инде әти авызыннан беренче генә кат чыккан сүз түгел. Шулай да бу әллә ничегрәк тоела миңа. Ай, кыендыр ул урысча уку. Әти белән Гундыр базарына баргач озын чәчле ике урыс бабаеның сөйләшеп торганын күргәнем бар минем, һи-и, малай.,.
Әкәмәт икән ул урысча... Тудый да судый, чәпчи дә бичи... һич аңлар хәл юк. Мужет анысы, яхшырак укытсалар, бара торгач бәлки аз-маз сукаларсың да, тик башка ягы да бар бит әле. Картый VI әйтә, урысча укыганнарның күңеле карала, ди, күңеле каралганнар ислам диненнән бизә, ди. Ә ислам диненнән бизгәннәргә әлеге шул теге дөньяда ОЖ|1'^Х НШег« бөтенләй ябык, ди. ♦
Монысы да шәп түгел. Мөселманча укыган малайлар оҗмахка < кереп хөрмә белән өрек кенә ашап торганда, син ожмахның ишеге 5 төбендә, тышкы якта каңгырып утыр әле. Тик шулай да теге дөнья з дигәннәре әллә бар аның, әллә юк. Хәзергә әле безгә бу дөнья кадер- 3 ле. Хәзергә әле, аллага шөкер, катык, сөт ашап, җир өстендә, якты кояш астында яшибез...
Ул арада уйларымны тагын әти өзде:
Әйдәгез, урылган көлтәләрне җыйнап чүмәләгә салыйк та кояш баеганчы тагын берәр кишәрлек урырбыз,— диде. Аннары, - амин-фәлән дә тотып тормый табыннан кузгала башлаган әнигә ка- pan: Син, анасы, бар, ура тор. Көлтәләрне без балалар белән үзебез генә дә җыеп өярбез,— диде.
Сүзгә караганда, эшкә дәртрәк, уракны да әтигә караганда ике 5 өлеш артыграк ура торган әни әти сүзен кире кагып тормады.
— Ярар, атасы, ярар. Улларың инде җиткән егет хәзер, булы- 55 шырлар,— диде дә көлтәгә кадап куйган урагын алып, иңсәсенә сал- = ды һәм, башындагы яулыгын төзәтеп бәйли-бәйли, җирнең аргы ба- “ шына, урылмаган урынына китте.
Зыя абый белән без ярыша-ярыша көлтә җыярга тотындык. 2
Кыр эшләре бетеп тә өлгермәде, безне укытыр өчен яңа мәдрәсә - эзләп, әти якын-тирә авылларның байтагына барып кайтты. Аксәеткә барды. Гундырда да булды. Чокыр авылына да барды. Күрдеыгә дә сугылды. Тик үз күңеленә ошаган, заманга лаеклы белем бирә, тәрбия итә алырлык мәктәп-мәдрәсә таба алмады. Аңа мәктәпләрнең әле бер ягы, әле икенче ягы ошамады. Шулай да әти бер көнне бик дулкынланып кайтып керде. Ул без яшәгән Йосыф авылыннан яхшы ук еракта, Гойнә иле дип йөртелә торган якларда, Сараш авылында, бер-ике ел гына элек ачылган русско-татарская школа барлыгы турында ишетеп кайткан икән. Бигрәк тә бу школаның укытучылары Казанда Татар учительләр семинарын тәмамлаган яхшы укытучылар — агалы-энеле Шәриф һәм Сәгыйт Сүнчәлөйләр булуы ошаган әтигә. Ул елларда татар телендә чыккан барлык газета-журналлар- ны укып барган әти Сәгыйт Сүнчәләйнең Габдулла Тукай, Мәҗит Гафурилар шикелле үк шигырь язуын яхшы белә иде. Димәк, Шәрлф белән Сәгыйт Сүнчәләйләр милләтебезнең алдынгы кешеләре.
Әти әнә шулармы сөйләгәч, Зыя абый белән мин Шатлыгыбыздан нишләргә дә белмәдек. Әтинең фикере белән бик тиз килешә һәм безнең киләчәктә укыган кеше, бәхетле кеше булуыбызны тели торган әниебез дә шатланды моңа. Тик Сараш авылының бик еракга, алтмыш чакрымнардан да артыграк җирдә булуы борчыды аны. Һәм ул күзләренә килгән яшь бөртекләрен бездән яшереп кала ал-мады...
Дөресем әйтергә кирәк, Янбарыо мәдрәсәсенең җан өшэткеч тәртипләре, уку-укыту ысуллары белән якыннан танышып, бер кыш укып кайтканнан соң, Сарашка да бераз куркыбрак бардык. Нинди булып чыгар бу шкул. Бигрәк тә укытучы абыйлар? Сабакмы бел
VI Кортнпийно бала чакта без шулай дип йортз идек.
• Сараш — Пермь олкәешоц Бирда районындагы бор авыл.
мәгән өчен бәлки алар да чыбык белән аркага сыздыра торганнардыр? Коръән, хәдис укытмасалар да, анда урысча укыталар. Хәзергә кадәр бер сүз дә урысча белмәгән башың белән ничек урысча укыйсың да ничек аңлыйсың ди аны... Шундый сораулар куркытты безне.
Ләкин куркуыбыз юкка булган икән. Гариф исемле кешенең ике катлы өенең югары катындагы зур ике бүлмәгә парталар тезелгән. Монда школа. Бүлмәнең зуррагында беренче, икенче класслар, ә кечерәгендә өченче класс укый икән. Зыя абый белән мине, гәрчә моңарчы ике ел сабак укып, татарча укый-яза белсәк тә, хәтта гарәп телендә язылган коръәннең кайбер сүрәләрен, шулай ук намаз-нияз шартларын яхшы ук үзләштергән булсак та, русчаны бөтенләй белмәгәнгә күрә, учитель абзыебыз Шәриф Сүнчәләй беренче класска урнаштырды. Без инде моңа да бик шат. Урысча укыйбыз ич без! Кыш буе укып яз көне авылга кайткач, бергә уйнап йөри торган дус- иш малайлардан Миңнемөхәммәт, Гарифҗан, Хәтмуллаларның авызын урыс сүзләре белән генә томалаячакбыз. Аннан безнең белән бергә беренче класста укучы малайлардан һәм кызлардан (монда малайлар белән кызлар бергә укыйлар) яшебез белән дә аерылмыйбыз. Миңа сигез яшь тулып килә, абыйга тугыз. Беренче класс укучылары күпчелеге шул яшьтәгеләр. Унбердәгеләр, уникедәгеләр, хәтта аннан зурраклар да бар. Ләкин андыйлар күп түгел. Безне иң шатландырганы — монда дин сабакларының булмавы. Коръән сүрәләре, төрле догалар ятлап, намазлар укытып берәү дә сине азапламый. Монда тик, әти әйткәнчә, заманга лаеклы дөнья гыйльме. Русча да, татарча да дөрес итеп укый-яза белү. Аннан арифметика, җәгърафия. табигать белеме, тарих. Стеналарда җәгърафия карталары эленгән. Төрле ерткыч хайван сурәтләре — аю, бүре, төлке, куян... Тагын без гомеребездә ишетмәгән ерткычлар, төрле җәнлекләр. Парталар алдында кара такта, һәрбер партада карасы түгелми торган кара савытлары. Кыскасы, безнең өчен өр-яңа дөнья, өр-яңа тәртип. Котсыз Янбарыс мәдрәсәсе белән чагыштырганда бу — хан сарае. Ә укытучылар? Шәриф абый белән Сәгыйт абый? Аларны Заһид мулла һәм Мәгъсүм хәлфәләр белән янәшә куеп чагыштырып карау да зур гөнаһ булыр кебек. Шәриф Сүнчәләй... Ул чагында әле 25 яшендәге мәһабәт сынлы, чем-кара һәм озын чәчле ир-егет. Ул чәчләрен яхшылап тарап уң як читеннән аерып куя да үзенең мөлаем карашы белән сихерли сине. Тирән акыллы, сабыр холыклы, үзенең бөтен укучыларына яхшы белем һәм тәрбия бирергә, аларны чын кеше итәргә тырышкан бу хөрмәтле зат беренче танышуда ук безнең ихтирамыбызны яулап алды. Ул чакларда һәр укымышлы кешегә мулла дип хөрмәтләп дәшү гадәт булганга, без аңа да Шәриф мулла абый дип дәшә идек. Әгәр бераз кызурак канлы, кырысрак табигатьле булуын искә алмаганда, шул ук хөрмәтләү сүзләрен Сәгыйт абый Сүнчәләйгә карата да әйтер идем мин.
Беренче класстан алып дүртенче классны тәмамлаганчы, ягъни 1911 елның сентябреннән 1915 елның май урталарына кадәр укыдым мин бу школада. Русча да, татарча да укырга, язарга өйрәндем. Арифметика, җәгърафия. берникадәр тарих фәне, табигать фәне белән таныштым. Халкыбызның атаклы әдипләре, шагыйрьләре — Габдулла Тукай. Мәҗит Гафури. Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал һәм башкалар турында ишеттем, аларның күп кенә әсәрләрен укыдым. Рус әдипләре Толстой, Тургенев. Некрасов. Гоголь, Пушкин, Лермонтов, Кольцов, шулай ук Гейне кебек дөнья классикларының да кайбер әсәрләре белән таныштым. Гейненең Сәгыйт абый татарчага тәрҗемә иткән «Әлмәнсур»ның берничә битен яттан да белә идем әле. Моңа Шәриф һәм Сәгыйт Сүнчәләйләрнең үзләре генә тү-
гел, бәлки аларның әнисе Һаҗәр әби тәрбиясендә яшәү дә ярдәм итте.
Шушы дүрт ел эчендә Шәриф абый ник бер генә тапкыр тән җәзасы бирсен. Хәтта тавышын күтәреп тиргәми дә иде ул безне. Зыя абый белән мина карата гына түгел, үзенең барлык укучыларына да шундый яхшы мөнәсәбәттә иде ул. Дөрес, безнең кайчак артык шая- ♦ рып, хәтта әйберләр дә ватып, аның ачуын китергән чакларыбыз була иде. Кайбер укучылар дәресләрен дә белми, өйрәнмичә киләләр. Андый хәлләрдә ул укучыны ашсыз-әбәтсез калдыра һәм, дәрестән соң, барлык укучылар өйләренә кайтып киткәч, аны ике сәгать чамасы вакыт класста утырта, өйрәнмәгән дәресен өйрәнергә мәҗбүр итә. Я аны үзе өйрәтә. Монысы да укучы өчен авыр җәза. Бөтен иптәшләрең кайтып киткәч, берүзең класста утырып кара әле син. Бигрәк тә карының ачкан килеш. Шуңа укучылар Шәриф абыйның бу җәзасыннан бик куркалар һәм һәр вакыт дәресләрен белеп килергә тырышалар иде.
Ә Сәгыйт абыйның талкан бераз корырак. Дәрес вакытында шаяртсаң, я сабагыңны белми килсәң, колагыңны борып та куйга- лый, шып итеп маңгайга да чиертеп ала. Кулында линейка булса, кайчакта шуның белән дә эләктереп ала. Кырысрак холыклы иде ул. Ә шулай да укучылар аны бик яраталар. Чөнки ул дәрестән соң, о атна кич махсус билгеләнгән дәрес вакытында бөтен укучы балаларны бергә җыеп җырларга өйрәтә һәм шул вакытта бик матур итеп, моңлы итеп скрипка уйный. Без, укучылар, аңа кушылып җырлыйбыз. Дәрес саен яңа көй, яңа җыр өйрәтә безгә Сәгыйт абый. Ә безгә инде бергәләп, күмәкләшеп җырлау рәхәт! Дөньябызны онытып җырлыйбыз, җыр тавышыннан Гариф бабайның өй тәрәзәләре селкенеп тора.
Күбрәк Тукай шигырьләрен җырлыйбыз без. һәр шигырьгә аерым көй. «И бәһале, и кадерле...» дип башланган җырны «Сәлим бабай» көенә җырлыйбыз. Ә «Туган тел» шигыренең үз көе бар. Ул аеруча дәртле булып яңгырый. Аны яттан белмәгән һәм аның көен үзләштермәгән бер генә укучы да юк.
И туган тел. и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле. Доньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы...
Безнең белемебез, яшәвебез, бәхетебез әнә шул матур телебезгә, туган телебезгә бәйләнгән кебек тоела иде безгә.
Кайвакытларда Сәгыйт абый үз шигырьләренә язылган үз көен дә өйрәтә иде. Мәсәлән:
И тогало, рпхмптеңнон безне мәхрүм кылма син. Күңелебезнең ак күгәрчендәй догасын тыңла син!
Авыррак өйрәндек без бу көйне. Шулай да бер өйрәнгәч, һәр ялкыт яратып җырлый идек.
Ә кайчакта Сәгыйт абый укучыларга скрипкада «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Карурман» шикелле озын-озын көйләрне дә уйный һәм без аларны бөтен күңелебезне биреп тыңлыйбыз. Скрипка уйнаган чагында Сәгыйт абый бөтен дөньясын оныта. Смычогы белән бергә аның бөтен гәүдәсе хәрәкәт итә. Бигрәк тә иреннәр хәрәкәттә. Смычок барышына карап кыйгаялар, тагын төзәяләр. Башта балалар моннан көләләр дә иде. Ләкин Сәгыйт абыйның усал гына итеп бер карап куюы аларны көлүдән туктатты. Менә шулай безне сихерли иде Сәгыйт абый.
Укучыларны үзенә тарта торган аның әле тагын бер сыйфаты бар. Ул дәрес алып барганда кычкырып, артистларча бнк әйбәт итеп» ши
НИЗА ИШМОРАТ ф САРАШ АВЫЛЫНДА
гырьләр укый иде. Күбрәк Тукай шигырьләрен укый. Ул укыганда без бу шигырьләрнең мәгънәсен тагын да тирәнрәк аңлый идек, матурлыгын да ныграк тоя идек.
— Сәгыйт мулла абый, Тукайның үзен күргәнең бармы синең? — дип сорау бирде аңа бер конне укучы малайларның берсе.
— Бар. Без аның белән бик якын танышлар гына түгел, хәтта дуслар да. Үзара хатлар да алышабыз,— дип җавап бирде Сәгыйт абый. Казанга барган саен (ә ул укулар беткәч үк Казанга китеп бара торган иде), Тукай белән очрашып, сөйләшеп йөрүен, үзе язгап шигырьләрне Тукайга укып күрсәтә баруын сөйләгәч, безнең аңа карата булган хөрмәтебез тагын да артып китте. Әнә кем бит ул безнең Сәгыйт абыебыз... Тукай белән хатлар алышып тора... Үзе дә шигырьләр яза... Укытучыбыз шундый шагыйрь кеше булу безнең өчен зур горурлык иде.
Ә безнең Шәриф абый? Сабыр холыклы, дөньядагы бөтен гыйлемне дә яхшы белә торган Шәриф абыебыз? Ул Сәгыйт абыйга да абый. Дөрес, ул шигырь язмый, ләкин бөтен шигырь язучыларны укытырлык зур белеме бар аның. Ул да Тукай белән яхшы таныш. Казандагы башка шагыйрьләр, әдипләр, галимнәр белән дә таныш, скрипканы да шундый оста уйный. Дөрес, уйнаганда аның гәүдәсе Сәгыйт абыйныкы кебек боргаланмый, иреннәр дә чалышаймый, ләкин шулай да бик моңлы яңгырый аның кулында скрипка. Ул да безгә шигырьләр укып күрсәтә. Артык кычкырып та җибәрми, кулларын да селтәп куймый. Сәгыйт абый укыгандагы кебек озын чәчләре дә тузгаланмый. Гадәти генә укыган кебек ул. Шулай да ши-гырьнең мәгънәсе безнең йөрәккә ярып керә. Дулкынландыра безне. Кайчакларда күзләребез яшь белән тула. Әйе, әйе... «Көзге җил»не укыганда нәкъ шулай булды.
Көзге тоя, мин йоклый алмыйм. Өй түрендо җил җылый.
Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый.
Шәриф абый укып кына да калмый. Тукайның нәрсә әйтергә теләгәнен. халкыбызга, кешеләргә карата мәхәббәтен бик гади генә итеп аңлатып та бирә.
Аеруча Тукайның балаларны яратуы турында сөйли. Үзенең сүзләрен раслар өчен, Тукайның балалар өчен дип махсус язган шигырьләрен укып күрсәтә. Уку өчен, ятлап килү өчен шигырь басылып чыккан китапларны өйгә дә биреп җибәрә. Тукайны гына түгел. башка шагыйрьләрнең шигырьләрен дә укый. Мәҗит Гафури, Дәрдмәнд, Укмасый... Икенче, өченче классларда укый башлагач ул безгә рус шагыйрьләре Пушкин, Некрасов шигырьләрен дә укый, алар турында да сөйли иде. Без барын да аңлап бетермибез. Шулай да күбесен аңлыйбыз...
Әйт әле, күбәләк.
Сөйләшик бергәләп, Бу кадәр күп очып Армыйсың син ничек.
Бала чагында беренче классларда ук ятланган бу шигырь безгә бик аңлашыла һәм без аны һәркайчан, һәр җирдә кычкырып укып йөри идек.
Беренче классны тәмамлаган чакларда без инде русча да үзебезгә күрә ярыйсы сукалый идек.
Жил-был у бабушки
Серенький козлик,
Вот как. вот как Серенький козлик,—
вы рәхәтләнеп кычкырып укып йөри идек. Бигрәк тә безгә, абый белән миңа, раз, два, три, четыре, пять,— дип башланган шигырьнен азагы: <
Пкф, паф! Об, об. ой! Умирает Зайчик мой,— дигән сүзләре ошый иде.
Сараш авылында укыганда, безнен өчен аеруча зур бәхет Шәриф абыйлар белән бергә яшәү булды. Шәриф абый Галәветдин исемле бер бай кешенең зур гына өендә, икенче катта, фатирда тора иде. Кап урталай бүленгән өй. Сул ягында зур зал. аның бер почмагында кечкенә бүлмә. Шәриф абыйның йокы бүлмәсе. Залда ашау-эчү өчен дә, язу-сызу өчен дә хезмәт итә торган -зур өстәл. Савыт-саба тутырылган пыяла ишекле матур шкаф янында китап шкафы, бер почмакта киң диван, урындыклар... Сәгыйт абый үзенең хатыны Фәридә апа н һәм улы Фәрит белән күршедә, Мәшрәф-Мәшкә кушаматлы кеше- '' лөрдә яши. Гаиләсе Казанга киткәч,-Шәриф абый янына, залга күч- £ те. Өйнең икенче яртысында, түр бүлмәдә, зур кухня. Анда аш өстә- ~ ле, зур сәке. Бу бүлмәдә Һаҗәр әби яши. Ә ишекне кергәч тә әз генә = бүленеп куелган һәм зур гына ян сәкесе булган бүлмәдә Зыя белән = мин яшим. Сәке яхшы ук киң, урын-җир дә каты түгел, йомшак. < Кыскасы, иркен безнең яши торган урын. Ашау-эчүне барыбызга да 2 беррәттән Һаҗәр әби әзерли. Коедан су алып керү, утын ярып кер- £ тү кебек эшләргә без булышабыз. Хәер, утын яру безгә бик эләкми дә. Атна кич сабактан кайткач (ул көнне гадәттәгедән бераз иртәрәк кайта идек) өелеп куйган бик яхшы әрдәнәне, чыршы һәм каен утынын, Шәриф абый үзе яра иде. Ә безгә, малайларга, ярган утынны ташырга гына кала. Утынны ташып, чоланга өеп кую берни түгел иде безгә. Җитмәсә әле, Галәветдин бабайның кече малае Гаптрәхим дә булыша иде. Ну шайтан малайчда иде ул Гаптрәхим. Яшькә дә миннән бер яшь кечкенә, буйга да« тәбәнәк. Ә үзендәге көч! һн-и... Карахмәт батыр көче бар диярсең. Шулай булмый, муен юан, җилкә киң шул аның. Гәүдә дө базык, калын. Шуңа кочагына утынны алагаем итеп төйи дә җилдерә генә. Гаптрәхим белән минем кочакка утынны гадәттә Зыя абый төяп тора. Абый кеше бик хәйләкәр: утынны күтәреп баруга караганда төяп тору җиңелрәк шул!
Сәгать ярым-нке сәгать эчендә бер атнага җитәрлек итеп ярылган утынны чоланга ташып өеп тә куябыз. Шәриф абыйның һәм Һаҗәр әбинең рәхмәтләрен ишеткәч — әйдә! Уенга! Дөнья безнеке ул чак. Кайларга барып, нинди генә уеннар уйнап бетермибез. Кышларын тау шуабыз. Сарашта. шул авылдагыча «шуабыз» дип түгел, «ела- быз» дип сөйлөшо идек. Сөйләшкәндә дә үзебездәгечә «әнә ич», «менә ич» дип түгел, «әнә кый», «менә кый» дип кыелдап кына җибәрәбез. Күп чакта шуарга авыл уртасындагы тауга барып түгел, ә ише-галдыбызда, кардан өеп үзебез ясаган тауда шуабыз. Ул тауны без кар төшү белән үк ясый башлыйбыз. Ә кыш урталарына коймадан да биегрәк итеп җиткерә идек. Бу тау асылда Сәгыйт абыйның беренче улы, безне үз туган абыйлары кебек якын күргән, холкы белән дә, күз карашлары белән дә сөйкемле малай — Таһир өчен эшләнә иде. Тау ясаганда да, шуганда да башлап йөрүчеләрнең берсе Гаптрәхим була. Сабыр холыклы бу малай дәшми-тынмый гына йөрергә ярата. Эшен җиренә җиткереп эшли. Гадел, акыллы, туры сүзле. Юкка- барга ачуланыша да белми. Ләкин бер ачуландымы инде, саклап! Кирәгеңне аласың аңардан. Муеныңнан кочаклап ала да җиргә ега да сала. Шунда ук тәпәли дө башлый.
VtfH!4tf!4HV rnv.ivo
Үпкәләшәбез дә кайчак. Ләкин безнең үпкә озакка бармый. Шул ук көнне, Гаптрәхим, әйдә, уйнарга чык дип, мин барып керәм аңа, я тәрәзәдән кычкырам. Я ул үзе кереп җитә, үзе чакыра. Без, арабызда берни дә булмагандай, тагын дус кына уйный башлыйбыз. Шулай итеп дусларча уйнап, шаярып, ара-тирә тәпәләшеп тә алып, 4 ел яшәдек Гаптрәхимнәр өендә. 4 елдан соң аерылыштык. Ул Сарашта торып калды. Гомерем юлы мине икенче җирләргә алып китте. Гаптрәхим турында сүз чыккач, ул турыда сүземне төгәлләү өчен, аның белән икенче очрашуыбыз хакында да әйтеп китим инде.
Бу хәл 1967 елны булды. Нәкъ илле ике елдан соң үземнең бала чакларымда 4 ел укыган, дөньяны танып белә башлаган җирем —• Сараш авылына барып чыктым. Язучы буларак, мәктәптә (хәзер инде анда зур урта мәктәп) укучы һәм укытучылар белән очрашырга дип бардым. Ләкин мине, барыннан да бигрәк, бала чагымда уйнап, бергә укып үскән кешеләр кызыксындырды. Кешеләр генә дә түгел, ул чактагы өйләр, каралтылар, урамнар, анда үскән агачлар барысы, барысы да. Билгеле инде, иң беренче, иң кызыксындырганы Шәриф абыйлар белән бергә яшәгән өй һәм анда исән-сау калган кешеләр булды. Әйтергә генә ансат. Бу илле ике ел эчендә ниләр генә булып узмады. Беренче империалистик сугыш, революция, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы... Күпме кешеләрне алып китте алар. Ә Сарашта хәлләр ничек? Кем бар, кем юк? Өйләр бары да яңа. Элеккедән сакланып калган нибары берничә өй дә таштан салынган, элек кибет булып хезмәт иткән биналар күренә. Сарашның үзәк урамнарында элек-электән икешәр кат итеп салынып, түбәләре калай белән ябылган яхшы өйләр байтак иде. Сәүдәгәр һәм байлар өе иде алар. Хәзер инде алар урынында өр-яңа өйләр. Шулай ук матур итеп салынган, я калай түбәле, я шифр белән япкан өйләр. Анда колхозчылар яши. Зиннур сәүдәгәр өе урынында колхоз идарәсе йорты. Каршысында унъеллык мәктәп. Элек, без укыган чакта, школа өчен махсус бина юк иде... Колхоз идарәсеннән ерак түгел генә җирдә, урамның икенче ягында, Галәветдин бабайлар, Гаптрәхимнәр өе булырга тиеш. Дөрес, әле дә ул өй бар. Ләкин тиз генә танырлык түгел. Яңартылган, шәп итеп, бер генә кат итеп салынган өй. Сорашып белдем, анда үзенең хатыны һәм балалары белән Гаптрәхим яши икән. Моны ишеткәч сөенүемнең иге-чиге булмады. Сарашка килеп төшкән беренче сәгатьләремдә үк Гаптрәхимнәргә барырга ашыктым. Килеп ишек төбенә- туктадым да дәшәм:
— Гаптрәхим өйдәме? Күрергә мөмкинме аны?
Кемдер берәү ишекне ачып кына карады да кире кереп китте. Озак та үтмәде, минем алдымда инде таза гәүдәле, киң җилкәле, түгәрәк битле, үзенең юан беләге, зур куллары, кыскасы, тышкы кыяфәте, килеш-килбәте белән цирктагы көрәшче батырларны хәтерләтә торган мәһабәт ир басып тора иде.
Коңгырт күзләренә сорау галәмәте чыгарып, минем белән кызыксынучы бу кеше кем икән? — дигәндәй миңа карады...
Мөгаен, бу каратут йөзле, күз карашларыннан ниндидер ягымлылык, яктылык бөркелеп торган мәһабәт кыяфәтле кешене кайда да булса икенче бер җирдә очратсам — Гаптерәхим дип уйламаган да булыр идем. Ә мин инде Гаптерәхим икәнен белеп килгәч, бигрәк тә күзләрем аның күз карашы белән очрашкач, ул минем бала чагымдагы дустым булуына әз генә дә шигем калмады. Мин аңа әле кичә генә аерылышкандай гади генә итеп:
— Исәнме, Гаптрәхим! — дип кулымны суздым.
— Бик исән әле хәзергә...— дип җавап кайтарып, юан бармак-
малае да бар иде,— дип өсти. .
Әйе, онытмагансың, молодец! Ә менә анда синең белән бер н яшьтәрәк ике малай тора иде, аларын оныткансың...
— Риза белән Зыянымы? Юк! — ди бу кинәт ачылып. Күзләре £ дә, йөзе дә, иреннәре дә балкый моның. Әйтерсең аңа нәкъ шушы •минутта гамьсез бала чагы әйләнеп кайтты.
— Ризасымы, Зыясымы син? — ди бу, кинәт минем ике кулым- s нан ук кысып алып.
— Ризасы, Ризасы,— дим аңа, ашыгып.
Без кочаклаштык. Шатлыгыбыз эчебезгә сыймады. Яшь тамчысы =• булып җиргә дә тамды ул шатлык хисләребез.
Әле моннан берничә ел элек кенә булган шушы вакыйганы сөйләгәннең соңында, мин сезне тагын борынгы Сарашка, борынгы заманга кире кайтарыйм әле, хөрмәтле укучылар.
Шәриф абыйларда торган чорда иң кызыклы, иң истәлекле сәгатьләрнең берсе — атна кич була иде. Шәриф, Сәгыйт абыйларның үзләреннән бигрәк бу кичне без. Зыя белән мин, сагынып көтеп ала идек. Иртәгәге көнгә тыңлатырга дәрес әзерлисе булмаганы өчен түгел, ул кичне иң тәмле ашлар пешерелеп, алардан безгә дә өлеш чыкканы өчен дә түгел, ул кичне Шәриф абыйларга авылның, авылның гына түгел, якын-тирәнең иң хөрмәтле һәм укымышлы кешеләренең кунакка килеп, күңел ачу мәҗлесләре үткәрүе була иде. Өстәл тулы ризык, Һаҗәр әби кулы белән пешерелгән төрле-төрле камыр ашлары... Бик әз генә, безгә, малайларга, күрсәтмәскә тырышып кына эчә торган шәраблары да була иде, ахры... Юк, Зыя абый белән миңа аларның ашап-эчеп утыруларын карап тору кызык түгел, ә иң кызыгы аш, чәй килгәнче һәм >әйдән соңгы хәлләр.
Кызып-кызып төрле темаларга алып барылган сүэ-бәхәс. Дөнья хәлләре, әдәбият, театр, музыка турында гәпләшү. Сәгыйт абый үзенең яңа шигырьләрен кунакларга кычкырып укып күрсәтә. Атарның бу шигырьләренә карата фикерләрен тыңлый. Я булмаса яңа алын ган «Аң» я «Ак юл» журналында басылган берәр шигырьне кычкырып укый... Тукай шигырьләрен укый, Тукайның ничек яшәве турында сөйли. Барыннан да күңеллерәге — ашау-эчүдөн соңгы мәж лес. Ике-өч кешенең берләшеп, төрле инструментларда уйнаган кой ләре. Сәгыйт абый инде бик оста скрипкачы, мандолинада да әйбәт уйный. Шәриф абый да скрипканы начар уйнамый, ләкин ул күбрәк гармунда уйнарга ярата. Гармун телләре аның кулында сайрап кына тора. Фатих абый мандолина уйный белә. '!« нп сшит трио. Скрипка, гармун, мандолина. Озын көй дә, кыска »». :.т г -• Bjmp. Ләкин пи хәтергә кереп уелып калганы «Мәхәббәтем» i .. Та-
лары белән ул да минем кулымны кысты да, мин сине танымыйм ит, син кем буласың соң дигәндәй, миңа карап торды.
_ тЛЛӘ Заны*»ыйсың инде мине, Гаптрәхим?
1айыйм да кебек, тик кем икәнеңне тәгаен генә әйтә алмыйм.
— Хәтерең начар икән...
Соңгы вакытта начарлана төште шул,— дип, минем кем икә- * немне хәтеренә төшерергә тырышты. Сизеп торам, ул минем, кемле гемне якын тирәдән һәм якын үткәннәрдән эзли.
Мин инде аны артык азапларга теләмичә әйтәм:
п- Ө” сезнең ка11Чандыр ике катлы иде.
Әйе,— ди Гаптрәхим,— ләкин бик күптән инде аңа.
Әйе, күптән,— дим, аның сүзен хуплап.— Өйнең икенче катында кайчандыр Шәриф белән Сәгыйт Сүнчәләй һәм аларның әни ләре тора иде. Әйе,— ди Гаптрәхим.— Сәгыйт абыйның әле Таһир исемле
САРЛШ АВЫЛЫНДА
тарның беренче романсы. Ул Сәгыйт абыйның шәхси тормышына, аның беренче мәхәббәтенә бәйләнгән җыр.
Йолдыз нуры. Оҗмах хуры — Син, Бибкәй!
Тажым-даным — Гомерем-җаным Син. Бибкәй.
Мине ник үптең?
Үптең дә киттең, Ник күп сөймәдең?
Үптең дә киттең.
Кайдан килдең.
Кайдан инде, Бибкәем?
Ник сөйдердең. Ник көйдердең...
Сәгыйт абый бу көйне мондый кичәләрдә генә түгел, ялгыз калган минутларында да дулкынланып уйный һәм авыз эченнән генә моңаеп, җырлап та куя торган иде.
Бу көйне уйнаганда, сүзләрен дә авыз эченнән көйләгәндә, Сәгыйт абыйның ниндидер бер моңсулыкка бирелүен, күңелендә авыр сагыш кичерүен сизәм...
Ләкин Сәгыйт абыйның үзеннән бу җырның, бу көйнең ничек тууы турында сораша алмадым. Андый уй хәтта башыма да килмәде. Бу җыр белән безнең бик нык мавыгуыбызны күреп, үзе дә бу көй башкарылганда артык нык дулкынлана һәм тирән кичереш үткәрә торган Һаҗәр әби:
— Бу шигырьне Сәгыйт Таһирнең әнисе Сәлимә үлгәч язды. Көен дә үзе чыгарды,— диде.
Шуңа мин озак еллар буе «Мәхәббәтем»не Сәгыйт абый үзе чыгарган көй дип йөрдем. Тик егерменче еллар уртасында гына аның җырчы һәм артист Фәттах Латыйпов тарафыннан язылуын белдем.
...Кичәнең без түземсезлек белән көтеп алган иң кызыклы өлеше Нурулла мулла абзыйның сандугач булып сайравы була торган иде. Я ходай! Бу кадәр могҗиза булса да булыр икән кешедә. Сайрар алдыннан ул түшәмгә асылып куелган 30 лы зур лампаны бераз батыра. Бүлмә бераз караңгыланып, кичке эңгер-меңгер вакытын, я иртән таң сызылып килә торган чакны хәтерләтә. Бүлмәдәгеләр, хәзер ниндидер бер тылсымлы моң көйләнә башлануын сизенеп, бары да тын калалар. Шуннан соң Нурулла мулла ике кулын ике яңагына, дөресрәге, авызы янынарак куя да әкрен генә сызгырып сайрый башлый. И-и! Булса да булыр икән. Гәүдәгә дә тупас, юантык, битләре дә итләч, иреннәре дә бераз калын булып турсаебрак торган кеше бит, югыйсә, Нурулла абзый. Ә сайрый башладымы — нәкъ сандугач! Үзенең нәфис моңы белән синең йөрәгеңне өзә. Үземне белә белгәннән бирле урман, әрәмәлек кочагында яшәп сандугач сайрауларын күп тыңлаганга күрә, аның моңы белән яхшы таныш мин. Үзе бик сак һәм бик үк сылу булмаган, кыяфәтен кешеләргә бик күрсәтәсе килмәгән нәни генә кош ул сандугач. Нәни һәм шундый нәфис тавыш. Ә Нурулла абзыйда бит нинди гәүдә! Сөйләгәндә дә тавышы гөбедән чыккан тавыш белән гөрелдәбрәк чыга, ә сайрый башлагач, әнә нинди бит ул... Юк, сандугач үзе дә мондый оста итеп сайрый алмый. Кая аңа Нурулла абзыйга җитәргә. Нурулла абзый сандугач булып сайрап кына калмый, скрипка я гармунда уйнала торган теләсә нинди көйне дә сандугач булып көйли. Сандугач тавышы белән сайралган көйләр тагын да тәэсирлерәк булып ишетелә иде безгә. Нурулла абзыйны күпләр сандугач Нурулла дип йөртәләр иде.
Үзенә күрә бер әдәби һәм музыкаль кичә сымак булып үткәрелгән бу мәҗлесләр хәтеремдә нык сакланып калдылар, һәм, әлбәтгә, шигырь һәм музыкага карата тирән мәхәббәт тудырдылар.
Шәриф абыйларда яшәгән чорда Зыя абый белән минем күңелемә хуш килгән тагын бер нәрсә бар иде. Күп кенә газета-журналлар белән бергә, Шәриф»абый балалар өчен махсус чыгарыла торган «Ак юл» журналы ала иде. Төрле хикәяләр, шигырьләр басылган бу жур- < налны без дүрт күз» белән көтеп ала һәм аны шунда ук, хәтта дәрес S әзерләүгә зарар китеүзеп булса да, укып чыга идек.
Шул елларда Сәгыйт абый Сүнчәләй Генрих Гейненең «Әлмән- 3 сур» исемле пьесасын тәрҗемә итте. Ул китапны шул кадәр яратып, < бирелеп, кат-кат укыдым мин. Хәтта күп кенә битләрен ятладым да - аның. Әле дә беренче битләре исемдә. Яшьлек елларымны искә ал- < ганда, я Генрих Гейне исеме ниндидер уңай белән телгә алынса, < <Әлмәнсур»ның беренче юллары исемә төшә. °
ЯЖабайларнын сарае син элек нинди идея.
Иске булсаң да хәзер, жаяга сөекле һәр жирен. и
Бу менә изге бабайлар таптаган хәтфә палас.
Мескенем кискән кая, беткән нәфис рәсмек синең... £
Атна кичләр әнә-шулай матур уза. Ә җомга? Бу көнне укымый- Э быз, ял көне, бәйрәм. Ул көн үзенә башка ямьле. Урамда уйныйбыз, = тау шуабыз. Чанабыз булмаса, агачтан үзебез ясаган таш табаны- < быз (коньки) бар. Дөрес, аның үзебез генә ишеп ясаган бавы өзелеп 2 тә азаплый. Таудан шуганда егылып борынны канаткан чаклар да Г әз булмый. Салкынрак көннәрдә куллар да өши, бит очлары да. колаклар да туңа. Ә шулай да без сер бирмибез, туңдык дип елап кайтып китмибез. Уеныбыз уен, шууыбыз шуу. Шуның өчен малайлар ла без! Икс чабата бер кием, ике дөнья бер тиен безгә. Кайткач безне Һаҗәр әби яхшы ук кыздырып та ала. Шәриф абыегызга әйтеп колагыгызны бордырам дип куркыта. Безнең аңа артык исебез китми. Шәриф абыйның безнең колакны бормаганын беләбез лә без. Аптырагач, әтиегез килгәч, әтиегезгә әйтәм, дип карый. Ләкин беләбез, Һаҗәр әби бик яхшы күңелле карчык, әтигә әләкләми ул. Куркыта гына. Әти килгәч, гел мактап кына тора безне. Малайларың бик уңганнар, йомышымны бик тыңлыйлар, дәресләрен дә гырышып укыйлар, ди...
Җомга көннәрнең иң кызыклы чагы Мулланурларда уйнап үткәргән минутлар була иде. Мулланур — безнең белән бергә укый торган малай. Укучылар арасында үзенең бик сөйкемле йөзе, иптәшләренә булган ягымлы мөнәсәбәте белән аерылып тора. Дәресләрен дә ул безнең барыбызга караганда да яхшырак белә. Өйгә бирелгән эшләрен дә бик яхшы итеп әзерләп килә. Дөрес, дөрес әзерләүгә килгәндә абый белән мин дә начар түгел. Хәзерләмәс идек, Һаҗәр әби дә, Шәриф абый үзе дә гел күзәтеп кенә тора. Ә Мулланур үзе әзерли... Хәер, аның да күзәтеп торучылары бар икән. Аның бер туган абыйлары, безгә кадәр үк инде школаны тәмамлаган егетләр, Сәүбән белән Зиннур. Апалары Шәмсенур белән Маһруй да дүртенче класста укыйлар. 13 — 15 яшьтәге кызлар. Ярым шәһәрчә киенеп йөрүче матур кызлар... Мулланурның үзенең киеме дә ярым шәһәрчә. Чөнки әтисе Гайса бабай, дөньяның уңын сулын аңлый торган, яңалык-ны хуплап каршы ала торган крестьян һәм шуның белән бергә сәүдә дә итә. Бик үк зур булмаса да, ике катлы өйләре бар. Безнең очен барыннан да яхшырагы — бик җыйнак итеп, кечкенә өйгә охшатып салынган мунчалары бар. Ишегаллары да уйнар очен бик иркен һәм чиста. Без күп вакыт аларның әнә шул мунчаларында уйнарга яратабыз. Сукыр тәкәле дә уйныйбыз, йөгерешеп, сикерешеп тә уйный
быз... Кайчак, тыныч кына утырып, лото уйныйбыз. Биеп тә, җырлап та җибәрәбез. Хәтта үзебезчә театр уеннары да уйныйбыз. Кунакка килгән бабай, әби булып кылынабыз. Егетләр белән кызлар булып та уйныйбыз. Күп чакта безнең уенга Мулланурның сеңе- лесе Фәүзия дә катнаша.
Ничектер бервакыт безнең кулга «Кайнана өйдә булса, эшнең асты өскә килә» дигән пьеса килеп төште. Без аны шул ук мунчада кычкырып укып чыктык. Чиратлашып укыдык. Ә кайбер урыннарын артист булып кыланып уйнап та карадык.
Гомердә бер тапкыр театр уйнаганны күргән булмыйча, бары тик Шәриф абый, Сәгыйт абыйларның сөйләвеннән генә ишетеп белгәнгә генә, уеныбызның рәте-чираты булмады. Шулай да бу үзенә күрә бер театр уены иде.
Мулланурның кызыклы бер ягы шунда, ул, белмим, каян өйрәнә торгандыр, төрле такмаклар, әйтемнәрне күп белә. Менә минем аңардан язып алган һәм ятлап хәтеремдә калган бер әйтем, такмак:
Чыптыр-чыптыр, вәлхәмдики, тәңкирү, тәңкирү, тәңки сүли, тәңки сүли тәбләвәй, тәбләвәй. Анда көндә юша, көндә тур-тур, Әзнәби, туди-суди чәбчи-бичи, кәйдер, кәйдер француз.
Бала чакта ятлаган бик күп шигырьләр, җырлар, такмаклар онытылды. Ләкин менә бу мәгънәсе белән берни дә сөйләми, ләкин эчке яңгырашы белән кош сайравын, сандугач җырын хәтерләтә торган такмак минем хәтеремдә мәңгегә сакланып калды. Сараш авылыннан, аның малайларыннан откан бик күп истәлекләр арасында ни өчендер бу такмак иң кадерлеләрдән булып саклана.
Шушы такмакны укысам, келт итеп, Мулланур һәм Сараш авылының дус малайлары исемә төшә.
1967 елның маенда анда укып үткәргән көннәремне сагынып Сараш авылына баргач, урта мәктәп укучылары һәм укытучылары белән очрашып, үземнең иҗат юлым һәм Сараш авылының бәрәкәтле тәэсире турында сөйләгәндә бер тыннан шушы такмакны да укып күрсәттем. Балалар бик кызыксынып тыңладылар, кул чаптылар. Мин аларга бу такмакны үземнең «Гөлзадә» исемле пьесамда файдалануымны һәм аның пьесаны бизәкләргә ярдәм итүен аңлаттым.
Сараш авылы. Бик зур һәм ямьле авыл ул. Бер ягында калын карурман. Чыршы, нарат урманы. Аркылысы гына да аның 7—8 чакрым, буйга йөзәр чакрымга сузыла. Ә икенче ягында түбәләрен чыршы һәм каен агачлары каплаган бик биек тау. Аның итәгендә зур гына елга — Тол елгасы. Тауның күп кенә урыннарында агач юк. Ялангач ул. Ташлы кызыл балчык. Читтән киң юл шикелле күренеп тора. Ләкин ул юл түгел. Анда арбалы ат түгел, ялгыз атлар да менә алмый. Текә, бик текә ул. Кайчакларда без, малайлар, үрмәли-үрмәли булса да, аның башына менәргә тырышып карыйбыз. Ләкин урта бер җиренә җиткәч, борылып карыйбыз да, котыбыз очып, тукталып калабыз. Аннан тәгәри-тәгәри кире төшеп китәбез.
Сәгыйт абый Сүнчәләй үзенең «Тау биекме» дигән шигырен дә шушы Сараш тавын күргәч язды, ахры.
Тау биекме, син меиәмсең, Мен, менә алсаң, туган, меп, Күр яланнар, күр япаннар. Күр бу деньяның ямен.
Гөнаһны яшерми генә әйткәндә, минем беренче тапкыр шигырь язып каравым да Сәгыйт абыйның шушы шигыре белән бәйләнгән. Бик тырышып язып, икенче көнне үк ертылып ташланган сигез юллык «шигырь»нең баштагы юллары менә болайрак иде.
Биек тауларга менәм мня. Кин яланнар курам мин. Дөньяларның ямен күргәч. Кире әйләнеп тошэм мин.
Яздьтм да Сәгыйт абыйга укыганчыга кадәр шигыремне Һаҗәр әбигә укып карарга булдым. Укыдым. Ул тыңлап торды да: — Юк, әйбәт түгел шигырең. Бу авыл җыры гына. Шигырь түгел. Аннары син моны Сәгыйт абыеңны үртәп язган кебек. Күрсәтеп торма аңа, _ ертып ташла,— диде. Югыйсә, бер дә үртәмәдем инде Сәгыйт абыйны. Ул үз шигырендә тауга менеп кара, ди, ә мин тауга менәм, дөньяның ямен күрәм. дим. Күрәм дә кире төшәм. Бары шул гына. Аның киңәшен тотып, ул кушканча эшлим дә шул турыда шигырь язам. Һаҗәр әби аны авыл җыры ди. Ә мин җыр белән шигырь арасындагы аерманы белми идем әле ул чакта. Хәер, мин бик күп еллар буе аларның аермасын белә алмый йөрдем. Миңа калса, һәрбер яхшы җыр, мәгънәсе ягыннан тирән, яңгырашы белән музыкаль ф булган җыр — шигырь һәм һәрбер яхшы шигырь — җыр булып кү- н ренә иде. Әнә. Сәгыйт абыйның үзенең үк «Мәхәббәтем* шигыре < шигырьме ул? Әллә җырмы? Минемчә, шигырь дә. шул ук вакытта t җыр да. Ә бу фикер, бу мисал шул чакта башыма килгән булса, һпч- 2 шиксез, аптырашта калдырган булыр пдем әле мин Һаҗәр әбине, д Нишлисең бит, башыма килмәгән. Һаҗәр әбинең сүзенә ышандым да Д шул беренче язган шигыремне Сәгыйт абыйга да, Шәриф абыйга да < күрсәтеп тормыйча, ертып ташладым. Ул чакта шигырь язарга ом- п тылу шуның белән тәмамланды. Икенче омтылуым Уфада булды. = Анысы турында сүз алда булачак. Хәзер Сараш авылында укыганда “ күңелгә сеңеп калган истәлекләремнең тагын берсен сөйләп китим әле. 1913 елның апрель ае иде бу. Карлар эреп, елгаларда су ташыган чак. Каеннар яңа гына яфрак ярып, яшеллеккә төренеп килә. Кояш үзенең җылы нурлары белән яңа гына башларын күтәреп дөньяга елмаеп карый башлаган умырзая чәчәкләрен иркәли. Бар табигатьнең уянган чагы, сыерчыклар һәм сабан тургайларының безнең якларга кайтып моңая, сайраша башлаган чагы.
Тиздән безгә, мәктәптә укучы балаларга да, зур шатлык киләчәк. Укуларыбызны тәмамлап, җәйге каникулга, ялга таралачакбыз. Ә Зыя абый белән мин үз авылыбызга. Посыф авылына, әниебез, әтиебез янына, туганнарыбыз янына кайтачакбыз. Бик сагындык әниебезне. Бергә уйнап үскән иптәш малайларыбызны да сагындык. Шундый кадерле минутларны көтәбез. Апрель артыннан тагын да җылырак, чәчәклерәк, хуш ислерәк җылы май ае, аннан июнь киләчәк, әнә шундый зур шатлыклар көтә безне, һәм кинәт безнең йөрәкләрне генә түгел, бөтен җирне, җирне генә түгел, хәтта ай. кояш йолдызларны да тетрәтерлек (һәрхәлдә, ул чагында безгә бу шулай тоелды) шомлы хәбәр килә. Белмим, кем китергәндер бу хәбәрне, телефонмы, телеграфмы, газеталармы... Ләкин ул шул кадәр тиз таралды, әйтерсең бөтен дөньяны яктыртучы нурлы кояш сүнде... Безнең көләч йөзләребезне генә түгел, бөтен табигатьне караңгылык басты. Вакыйгаларның нинди тәртип белән агышы анык хәтеремдә түгел, ләкин йөрәгебезне тетрәткәне шул булды: Шәриф абый барлык укучы балаларны бер бүлмәгә җыйды да:
— Балалар! Зур кайгы килде. Сез бик яратып шигырьләрен укый торган, җырлый торган, балаларны да, халкыбызны да чын күңелдән яратучы бөек шагыйребез Габдулла Тукаев вафат булды. Бу зур талант иясен безнең халкыбыз беркайчан да онытмас. \зе үлсә дә, аның шигырьләре беркайчан да үлмәс, халкыбыз күңелендә мәңге яшәр! — диде.
САРАШ АВЫЛЫНДА
'Яшьле күзләрен сөртә-сөртә. хөрмәтле укытучыбыз сөйләгән бу сүзләр безнең йөрәкләргә кереп мәңге онтылмас булып калды. Шәриф абый гына түгел, бу хәбәрне ишеткәч, без, балалар да, күз яшьләребез белән еладык. Хәтерем алдамаса, без ул көнне укымадык та шикелле. Башларыбызны иеп, йөрәкләребезгә авыр хәсрәт төяп өйләребезгә таралдык. Кайтып керсәк, өйдә тагын шом. Һаҗәр әбиебезнең күзләрендә яшь һәм куркыну.
— Балалар, барыгыз әле. тиз генә су буена йөгерегез. Сәгыйт абыегызның хәле ничек икән? — ди.— Көн озын үкереп өйдә елап утырды да елга буена төшеп китте. Алай-болай онытылып суга төшә күрмәсен. Аның холкын беләсез бит...
Кая инде белмәгән?.. Шигырь язган чакларында да. «Әлмәнсур»- ны. я башка шигырьләрне кычкырып укып йөргән чакларында да дөньясын оныта торган гадәте бар иде аның. Дәрт, моң, хис кешесе Сәгыйт абый. Һаҗәр әби сүзләрен ишетү белән, каршыбыздагы иске зират аша турыдан гына су буена йөгердек. Җәен гади бер инеш кенә булып кала торган бу елгачык яз җиттеме — котыра. Әллә кайлардан, урман араларыннан, басулардан, ерганаклардан җыйналган суларны җыеп зур ташкын булып җәелеп ага. Аның бу дуамал гадәте Зыя абый белән миңа яхшы таныш. Моннан алдагы гына елны зур бозга утырып агып барган җирдән, бөтереп-бөтереп чак кына боз астына алып кереп китмәде ул мине. Зыя абый белән Хөрмәтулла кулында озын таяк булып, аны миңа сузарга өлгермә- сәләр, бәлки инде мин якты дөнья белән саубуллашкан да булыр идем. Ярый, бәхет бар икән әле...
Йөгерә-йөгерә килдек Зыя абый белән су буена. Елга үткән елдагыча котырынып ага иде. Ары карыйбыз, бире карыйбыз, су буенда күренми Сәгыйт абыебыз. Әйдә, өскәрәк, арырак барыйк әле, бәлки яр буйлап шунда киткәндер ул дибез. Кызу-кызу атлап бара торгач, ишетәбез — кемдер ыңгыраша, елый кебек. Карасак, Сәгыйт абыебыз зират коймасы буенарак, әле яңа гына борнап килгән яшел чирәмгә яткан да елый:
— Тукай җаный, бәхиллә мине! — дип кычкырып та куя.
Без аңа якын килергә кыймыйча басып торабыз. Бик кызганабыз аны. Чөнки без Тукай аның якын дусты да һәм шигырь язарга ярдәм иткән кеше дә икәнен, аның Тукайдан хатлар да алгалап торганын яхшы беләбез. Озак басып тордык без, Сәгыйт абыйга дәшәргә кыюлыгыбыз җитмичә. Ниһаять, үзе безгә таба әйләнеп карагач, мин эндәштем аңа.
— Сәгыйт мулла абый, аш ашарга кайт, Һаҗәр әби чакырды...
Ул минем әйтеп бетергәнне дә көтмәде, кулын да, башын да берьюлы селкеп:
— Барыгыз, кайтыгыз, кайт! — диде коры гына.
Без. читкәрәк китеп, кайтып китәргәме, юкмы дигән бер карарга килә алмыйча койма буенда тагын байтак кына басып тордык. Безгә бит Сәгыйт абыйны ашарга алып кайтудан да бигрәк Сәгыйт абыйны күзәтеп торырга кушты Һаҗәр әби. Без әле бәлки тагын бик озак вакыт шулай басып та торган булыр идек, ләкин Сәгыйт абыйның яткан җиреннән кинәт кенә торып утыруы, башы белән генә ымлап безгә хәзер үк китәргә кушуы безне кайтып китәргә мәҗбүр итте.
Без кире өйгә кайтып үзебезнең күргәннәребез турында сөйләгәч, Һаҗәр әби:
— Казанга үткән баруында Сәгыйт абыегыз Тукай белән үпкәләшеп кайткан. Соңгы күрешүләре булган икән шул бу... Тукай белән яхшылап татулашып та, бәхилләшеп тә кала алмаганына шулай үкенә, өзгәләнә ул,— диде.
Инде бу хәлләргә ярты гасырдан ары вакыт үтте. Ләкин Шәриф абыйның Тукайның үлеме турындагы хәбәре, аның күзенә тулган мөлдерәмә яшь, Сәгыйт абыйның су буена төшеп үксеп-үксеп елавы, бу хәбәрне ишеткәч үзебез дә кичергән авыр минутлар бүгенгедәй хәтеремдә әле. Тукай үлеме әнә шулай сакланып калды минем күңелдә. Сараш турында сүз барганда тагын шуны да сөйлисем килә.
Сараш мәктәбе, Шәриф һәм Сәгыйт Сүнчәләйләр, алар белән якыннан аралашу без — балаларның гына түгел, әтиебезнең тормышына да зур йогынты ясады. Кыш көннәрендә азык-төлек китергән арада әти Сарашта, безнең янда ике-өч көн торып китә һәм Шәриф абыйларда үткәрелә торган атна кич мәҗлесләрендә дә катнаша иде. Дөрес, ул җырлый да белми, нинди дә булса музыка коралында да уйнамый, ә инде тыңларга дисәң — аны куш. Шул кадәр бирелеп тыңлый иде ул музыканы. Аеруча скрипка моңын ярата иде ул. Шуңа күрә дә Шәриф абыйларның ике-өч скрипкаларының берсен сатып алды да, безне, аеруча мине, скрипка уйнарга өйрәнергә кушты. һәм мин аз булса да Шәриф абыйдан скрипка уйнарга да өйрәндем. Инде әйткәнемчә, әти бер төрле музыка коралында да уйный белми, җырлый да белми, Нурулла мулла кебек сандугач булып та сайрамый. Ләкин сөйләшеп утырырга, дөнья хәлләренең барышы, дөньядагы хәл-әхвәлләр турында әңгәмә алып барырга дисәң — монысына инде безнең әти оста. Ул барыннан да хәбәрдар. Чөнки ул татарча басыла торган газета-журиалларны җентекләп укып бара. Укый бару гына да түгел, ул һәр нәрсәдә яңалык тарафдары. Ул чын мәгънәсендә мәгърифәтче-тәрәкъкый пәрвәр кеше. Шуның өчен дә ул татарның яңа тип зыялыларына, укымышлыларына, хә-зергәчә әйтсәк, интеллигенциясенә чит кеше түгел. Ә әти өчен Шәриф Сүнчәләй укытучы буларак — идеал. Ул безне дә киләчәктә әнә шундый укытучылар итеп күрәсе килә. Милләткә, халыкка хезмәт, халыкның тормышын, көнкүрешен җиңеләйтү өчен, кешеләрне югары әхлаклы, кешелекле кеше итү өчен, тәрбиячегә иң элек үзенә белем, культура кирәк икәнлеген әти яхшы аңлый иде.