Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАТУРЛЫККА БАЙ УЛ БЕЗНЕҢ ЗАМАН...


И. Юзеевның иҗат портретына эскизлар
Табигатем минем ерганактай..,
лдар Юзееә татар поэзиясене «Таныш моңнар» поэмасы белан килеп керде Шаулап килеп керде һәм тиз арада яшьләрнең яраткан шагыйрә булып китте. Дөрес, бу — аның беренче әсәре түгел. Шигърият өлкәсендәге гәүге адымнарын ул илленче елларның башында ук ясый башлый. Әмма ул әсәрләр шагыйрь иҗатында сизелерлек эз калдырмаган.
Илдар Юзеев «Таныш моңнарвдан соң да йөзләрчә шигырьләр, дистәләрчә поэмалар, баллада һәм җырлар иҗат итте. Ләкин хисләренең киеренкелеге, лирик аһәңе, мавыктыргыч сюжеты һәм геройларының самимилеге ягыннан чыгып караганда, бу поэма һаман да шагыйрь иҗатындагы иң уңышлы әсәрләрнең берсе булып кала килә. Коры риторикадан, тормышны натуралистик кабатлаудан баш тартып, бу поэмасында шагыйрь психологик анализны алгы планга чыгара. Күңел дәфтәреннән, хатлардан өзекләр кертү, кеше хисен, мәхәббәтнең матурлыгын җыр һәм моң аша ачу, диалог һәм эчке монолог алымнарын кичерешләр үсешен сурәтләүгә буйсындыра белү шул хакта сөйли.
«Тоныш моңнар» бик вакытлы язылган, көтеп алынган поэма була. Кешенең рухи халәтен, эчке дөньясын табигый камиллегендә сурәтләүгә омтылыш ахырдан шул еллар поэзиясенең үсешен билгеләгән юнәлеш булып китә. Ш. Галиев, Г. Афзал, X. Камалов, Ә Баянов һәм И. Юзеев шикелле «беренче дулкын» шагыйрьләр иҗатында бу сыйфат аерата ачык төсмерләнә Әлеге шагыйрьләр сугыштан соңгы поэзиядә нык тамыр җәйгән декларативлыкка, шаблон фикерләргә каршы чыгалар, «укучы белән гади һәм табигый тонда, күптәнге дуслар кебек сөйләшергә»1 тырышалар.
Шул еллар тәнкыйте И. Юзеевны бертавыштан «яшьлек һәм романтика» җырчысы дип атый. «Илдарнең иҗаты башыннан ахырына чаклы яшьлек турында,— дип яза Сибгат Хәким,—аның чордашларыннан бу теманың стихиясенә кереп, узе- •<сң тәмам романтикасына әйләндергән башка бер шагыйрь дә юк. Ул картайганчы яшьлектән айный алмый торган шагыйрь булып калачак»2. Дөрес, И. Юзеевның
’ Р Мостафин. Җаваплылык хисе. «Казан утлары» журналы. 1972 ел. 1 сан. 170 бит.
2 С. Хәким. Үз тавышың белән. 1969 ел. 203—209 битләр.
И
• Милых белем '■ейлешүә. ■CoRrw сынау», «Язылмаган поэма» кебек әсәрпәое белем Миыш укучының соңгы җемләдәге фикерләр белән килешеп бетмәве дә мөмкин. Чанки аларда ул, яшьлектән айный алмый торган автор булудан бигрәк, гомум гуманистик төшенчәләр белән эш итә, батырлыкка дан җырлый, фәлсәфи киңлеккә омя тыла торгам җитди шагыйрь буларак куз алдына баса. Хәзергә бер нәрсә бәхәссез: шагыйрь олы поэзиягә яшьлекнең күркәм сыйфатларын, матур бүгенгесен һәм тагы да гүзәлрәк киләчәген романтик биеклеккә күтәреп җырлаган әсәрләре белән килеп керде «Таныш моңнар» янына «Миләүшә», «Таймас». «Фәрит-Фәридә», «Өчәү чыктык ерак юлга».. шикелле поэмаларын, дистәләгән шигырь-җырларын өстик. Үзәктә шул ук яшьлек, мәхәббәт, әхлак һәм батырлык темалары ята.
Яшьлек, мәхәббәт темасы әдәбиятыбызның буеннан-буена кызыл җеп булып сузылып килгән иң үзәк темаларның берсе. Яшьлек хисләре белән рухланмаган, бу хакта бер генә булса да әсәр язмаган сүз остасын табуы ифрат кыен эш. Башка әдипләрнең шул ук темага багышланган әсәрләреннән И. Юзееэ поэмалары кайсы яклары белән аерылып торалар соң?
Беренчедән, аның әсәрләренә мелаем лиризм, самимилек һәм тирән моң хас Үз замандашының характеры ныгу, дөньяга карашы формалашу турында шагыйрь салкын һәм ваемсыз тон белән түгел, ә тирән борчылып, дулкынланып, кирәк икән әсәрләнеп яза. Шагыйрь белән аның геройлары арасында тирән аңлашу, әхлакый һәм эстетик якынлык хөкем серо. Лирик «мин»нең әнә шундый активлыгы әсәрнең моментын ала һәм, аны соң чиккәчә үстереп, геройларын куе буяулар аша хәтергә ф сеңеп
калырлык итеп тасвирлый. Шагыйрьне яакыйга-хәлләр агышыннан бигрәк, _ шәхеснең рухи деньясы, киеренке әхлакый эзләнүләре, давыллы, яшенле каршы- 2 лыкларның чишелеш процессы кызыксындыра И Юэеев поэзиясенә хас психологик ч романтизмны менә шул үзенчәлекләр тудыра да инде.
Композициясе һәм ритмик аһәңе буенча гаять үзенчәлекле булган «Өчәү чык- 3 тык ерак юлга...» поэмасында тормышта үз юлыңны эзләү һәм табу мәсьәләсе үзәк- ч кә куела: u
Сезнең алда ике юл бар.
Теләсә кайсын сайлагыз <
Үзегез, ди кәккүк!
Алда әле борылмалар бик күп, кәк күкI
Я түзегез, н
Я китегез
Яшьлек — кеше гомеренең кабатланмый торган иң гүзәл һәм шул үк яакытта иң җаваплы бер чоры. Бер яктан, җиңел тормыш сандугачлы бакчалары балан яшьлекне үзенә тартып, кызыктырып тора. Ә икенче якта — авыр юллар романтикасы, кырыс тормыш реализмы. Шагыйрь әлеге юллар арасындагы киеренке каршылык турында җитди уйлана
И. Юзеев бу поэмасында үзен композиция һәм форма остасы итеп тә таныта. «Өчәү чыктык ерак юлга...»ның ритмикасы тормышның үзе шикелле үк күп тавышлы: бер урында ул, челтерәп аккан тау чишмәседәй, уйнак, дәртле, тынгысыз, икенче бер тештә, ләйсән яңгыры кебек, йомшак, иаэпы. уйчан.
Илдарның яшь герое ярты юлда тукталып кала торган булдыксыз каша түгел. Ул-кечле шәхес Мисал рәвешендә «Светлана». «Шундый безнең егетләр-. «Табигатем минем ерганактай», «Ике малай китә армиягә». «Ул әлеге фамилиясез Sep— кебек шигырьләрен атап булыр иде.
Тау башында ул җыелып торды, һәм бер кәйне, ашал ташларны.
МАТУРЛЫККА ЬАИ УЛ ВВЗНКЦ ЗАМАН
ышандыру көчен, шигъри сөйләмнең эмоциональ тәэсир коыен арттыра, шул ук вакытта аны җанлы сөйләм теленә якынайта. Икенче үзенчәлек шуннан гыйбарәт, яшьлек И Юзееәиы гадатн бер халәтендә генә кызыксындырмый. Ул сюжет канвасы итеп меһим сынау, әхлакый борылыш
Кирегә, Хәл итегез
Үзегез, ди кәккүк! Кәк-күк!
Тын суларны әйдәп үз артыннан, Биек таудан аска ташланды.
Җил үткәрмәс тауга ышыкланып. Күлләр генә акмый тын тора._ Табигатем минем ерганактай. Шау-шуларга, алга омтыла.
(«Табигатем минем ерганактай...»)
Кеше язмышы хакында уйлану рәвешендә язылган «Светлана» шигыренә тукталыйк Яшьлек елларын кире кайтарып булмавын аңлаудан туган җиңелмә сагыш та, кешелекле моң һәм үкенеч тә бар биредә. Ләкин шигырьнең композицион үзәге ул түгел.
Шагыйрь тегермәнче кызы образында гади халык вәкилләренә хас чаялыкны, тәвәкәллекне һәм тормышка «иксез мәхәббәтне күрсәтергә ниятли. Геройга характеристика биргәндә, тарихи җырлардан килә торган традицион чагыштыру да урынлы яңгырый, ул шигырьнең эмоциональ рухына, гомуми интонациясенә ятышып тора:
Тегермәнче кызы Светлана Атылып киткән җитез ук иде, Ул йөрмәгән урмен, ул менмәгән агач, Ул шумаган таулар юк иде.
«Ике малай китә армия-ә» шигырендә И. Юзеев башка бер сыйфаты белән ачыла:
•згы ташуларда Аккан бозга басып. Икәү килә елга буйлатып; Берсе җырлый шашып, Изүләрен ачып. Икенчесе килә уйнатып: — Сау булыгыз, кызлар, Сагынырсыз, кызлар, Таң атканда инде булмабыз.
<Шушы бер күренеш һәркемдә әллә никадәр хис уята. Кыю, батыр, шашкын яшьлек» ' хисе уята. Биредә бер генә артык сүз юк. һәммәсе үз урынында, кирәк җирендә. Автор шигъри сөйләмне соң чиккәчә тыгызландыра, аның эчке җегәрен ача һәм прозада берничә бит таләп иткән күренеш-картинаны берничә юлга сыйдыра. Ике егетне табигый фонда төгәл һәм колоритлы итеп күз алдына бастыруы, пластик сурәте белән шигырь рәсем сәнгатенә якын. Ил сакларга китүче әлеге яшьләрне тот та бөтен килеш-килбәтләре белән киндергә төшер.
И. Юзеев лирик табигатьле шагыйрь, дидек. Ул поэмаларында да хәтта драматик әсәрләрендә дә төбендә лирик булып кала. Шул ук вакытта шагыйрь, дилбегәне тулысынча «лирик стихия» кулына тапшырып, үз хисләрен, кичерешләрен сурәтләү белән генә дә чикләнми. Югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, автор хәтта лирик шигырьләрендә дә вакыйгалы сюжетка таяна, характерлар тудырырга омтыла.
Шагыйрь яшьлек турында яза икән, димәк, ул мәхәббәт коллизиясен дә читләтеп үтә алмый. Чөнки яшьлек үзен күбрәк шул олы һәм изге хис аша таныта. Илдарның «Таныш моңнар», «Таймас». «Миләүшә» кебек поэмалары, дистәләгән шигырьләре мәхәббәтне олылауга багышланган.
•Миләүшә», «Таймас» поэмалары сәнгатьчә үзенчәлекләре ягыннан «Таныш моңнарга якын тора. Ләкин алар арасында аерма да бар. Тәнкыйтьче Р. Башкуров бик
1 С. Хәким. Уз тавышың белән. 208 бит.
Хвклы рәвештә болей дип яэгаи иде' «Тениш моңнар» һем башка шундый беренче есәргәренда конфликт нигездә кеше хисләренең үзара эчке бәрелешемә корылган, "ьб вҮШЭ “Твй-« поэмаларында исә яшь геройларның тирән өметләре. эамә- хас идеаллары драматик вакыйгалар белән кискен бәрелешкә керә, шул бәрелештә ныгый һәм чыныга-'.
Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге тематикага караган әсәрләр арасында «Таныш моңнар» үзенә бер үр булып калды. Аннан соңрак язылган әсәрләрендә ясалмалык, сентиментальлек шактый нык сизелә. Үз вакытында уңай бәв алган «Ммләүшә.гә өйләнеп кайтыйк Биредә ике кешенең мәхәббәте Ил дарча бер иплелек, нәзакәтлеч белән сурәтләнә.
Укучы яшьләр үзара аңлашыр, мәхәббәт чәчәк атар, дип кете. Менә шунда арага өченче берәү хром итекле, галстуклы, ялыктырып бетергән традицион тискәре герой—Хәмзә килеп керә Миләүшә Хәмзәгә «текәп карамый, күңелендә аның башка егет» Шуның аркасында конфликт та үзенең тормышчан нигезен югәлта шикелле Ләкин ул да түгел, шагыйрь хыялы яңа ситуация тудыра. Хәмзә иң тупас әшәкелеккә бара: Миләүшәне көчләп хатынлыкка урлап китә. Лиризмны комик ситуация алыштыра. Житди белән көлкене, лиризм белән юморны кушарга омтылу юлында ясалган эксперимент кызыклы һәм үстерелергә тиешле алым булса да, поэманың мондый бетеме укучыны ышандырмый. Хәтта Шамил белән Милеүше мәхәббәтен дә баштагы шикелле җитди кабул итми башлыйсың. Мәхәббәт белән батырлык, яшьлек белән үлемсезлек янәшә атлыйлар. «Ферит- «Вәридә» поэмасында И. Юзеев шул хакта уйлана. Башыннан ахырына чаклы романтик алымда язылган бу поэмада «яна гына ачылыр'а торган чөмәкләрне» хәтерләткән мәхәббәт белен явыз ерткычлык, яктылык белен караңгылык, кеи белен теи бәрелешә. И. Юзеев яшьләрнең сөешүен, батырлыгын куе төсләр аша тасвирлый.
Романтизм стиленә хас булганча, ул вакыйга-хелләрне мотивлаштыруны, тормыш ♦ кануннарына яраштыруны да кирәк тапмый Мәсәлен, күгәрчен, халык җырларында- х гыча. төрмәде утыручы яшьлор ересь нда хат йөртә, туган табигать яшьләрнең җырын = еракларга илтә. Фәритеннән аерып торган төрмә стенасын Фариде түбәндәгечә күрә: >
Ул еракта... 4
Ай, бнк еракта, u
Биек таулар, к
Бозлы карурманнар <
Каплап тора аиы ул акта.
Ф
Романтик шартлы алымнарга таянып, автор сугышка, явызлыкка нәфрәт уята, w шәхси омтылыш белән иҗтимагый идеаллар бердәмлеге нигезендә туган батырлыкка дан җырлый. Шагыйрь алдагы елларда да шул нигездәге эзләнүләрен дәвам иттерә. «Авылым легендасы», «Идел-Даугава», «Язылмаган поэма», «Тынлык белән сөйләшү», «Соңгы сынау» әсәрләре шул юлның мәгълүм үрләрө булдылар
И. Юзеев поэзиясенең халыкчан нигезләре елдаи-ел тирәнәя бара. Ул үзен халык күңеле, халык рухы, халык тормышы, халык тарихы белән бәйли торган җайлы җепләрне ныгытырга, камилләштерергә тырыша. Шуңа бер үзенчәлекле дәлил рәвешендә шагыйрьнең художество деталенә, тормыш-көнкүреш нечкелегеиә игътибарлы булуын атап үтәргә мөмкин. Сәнгатьчә детальләрдән һәр шагыйрь файдалана. Ләкин күпчелек шагыйрьләрдән аермалы буларак, И. Юзеевта ул әсәрнең үзәк идеясен һем шәхеснең психикасын, кичерешләр тезмәсен ачып бирү чарасына әверелә. ■Тып-тын иртә». «Ике күз карый дөньяга.-.», «Ертылган рәсем», «An-ак клавишларга кагылдың да...», «Этне истәлеге». «Толымнар» шигырьләрен искә төшерик. Бу әсәрләремдә шагыйрь үзенең конкретлыгында зур гомумилек көчемә ия булып, иурлар уйнатып торган тыгыз мускуллы тормышчан детальне үзәккә ала. Әйтик, шагыйрь сугышка каршы булган нәфрәтен чагылдырырга ниятли. Бу хакта, газета мәкаләләремдәге шикелле, җәелеп сөйләргә де мөмкин Әдип башкарак юлны сайлый.
* И Юзеев. Миләүшә. Казан. 1968 ел. 128 бит.
МАТУРЛЫККА ВАЛ УЛ БЕЗНЕҢ ЗАМАН
ул тыныч бео мотәдө урамнан атлаучы инвалидка игътибарын юнәлтә, протез шыгырдавын 1еш сызлавына тиңләп, гомумирәк фикер әйтергә җай таба:
Тып-тын ирта.
һәр шыгырдау искә тешерә таза чагын. Шыгырдый ул. шыгырдый ул адым саен. Тып-тын иртә.
Таяк гуя Морзе кебек хәбәр йертә, «Сак булыгыз дошманнардан!» — диеп үтә.
И. Юзеев халык иҗатына тирән мәхәббәт тотучы, аның энҗеләрен хуҗаларча саклап, кирәк урыннарда гына аннан файдалана белүче шагыйрьләрнең берсе. Хикмәт фольклорның традицион образларын, символларын шигырьгә кочагы белән алып керүдә, ритмик бизәкләрен яңача яңгыратуда гына түгел. Шагыйрь борынгыда туган сәнгать белән бүгенге көн арасында якынлык эзли, чагыштыра, бәхәсләшә, исбат итә.. В. Терешкованың космоска очуы унае белән язылган «Көянтәңне куй да...» ши- 'ыре халык арасында киң таралган легенданы искә алу белән башланып китә. Легендада сөйләнгәннәргә караганда, ятимә кыз Зөһрә, үги анасының кыерсытуына, җәберләвенә түзә алмыйча, айдан ачы үзенә күтәреп алуын үтенә. Ай ятимәне кызгана һәм Зөһрәнең ярлыкасын кабул күрә. Менә шул рәвешле, татар кызы кжянтәсе- чиләге белән мәңгегә айда торып кала.
Шул легенда ярдәмендә укучы күңелендә үзенә кирәкле тойгылар уяткач, И. Юзеев совет кызының космоска очу вакыйгасын тасвирлауга күчә. Шигырьнең композициясе катлаулана, әгәр шулай әйтергә яраса, икенче мәгънәви баскычка күтәрелә, халык хыялының җимеше чынбарлыкка урын бирә. Автор төрле иҗтимагый шартларда яшәгән ике шәхес язмышын чагыштыра, аларны капма-каршы куя. Әкият, легенда мотивларына, халык иҗатының үзенчәлекле сәнгатьчә ысулларына таянып, И. Юзеез колоритлы, романтик омтылышлы, халык характерының асыл сыйфатларын үзенә җыйган образлар тудыра. Кеше рухының олылыгына дан җырлый. Күтәренке патетик рухлы һәм йөгерек телле балладаларында шагыйрь халык иҗаты гәүһәрләренә бигрәк тә киң таяна. «Егет һәм курай» балладасында ул матурлыкны сиземли белә торган, хискә, тойгыга бай җанлы табигать баласын иҗат итә. Егет, җәбер-золымнарны, кара көчләрне өстеннән ташлап, яңа тормышка аяк баса. Туган ил белән бердәмлек шәхескә бәхет алып килә. «Авылым легендасыпнда шагыйрь кешегә дан һәм рухи үлемсезлек алып килгән идеаллар турында уйлана.
Ниһаять, И. Юзеев иҗатының тормышчанлыгын, аның халык сөенече, халык көенече белән яшәүче шагыйрь икәнен раслаучы тагы бер мисал китерик. Мин шагыйрьнең замана каршында җаваплылык тоеп, ил сулышын, иҗтимагын-тарихи прогрессны иҗатында чагылдырырга омтылышын күздә тотам. Көндәлек тормышның һәр вакыйгасы турында рифма коюга керешмәсә дә, чор алып килгән шатлык һәм низаглардан шагыйрь йөз чөерми. Ул фән-төхника үсеше, космосны яулау турында дәртләнеп шигырь яза («Ул әлегә фамилиясез йөри»), физиклар белән лириклар арасында кабынып киткән бәхәскә катнаша («Ризалар»). Соңгы әсәрендә әдип физика ачышлары белән поэзиянең кеше йөрәген чагылдыру юлында ясаган ачышлары арасында эчке якынлык, бердәмлек таба:
Галәмчеләр, батыр очучылар
Лириканы канат итәләр;
Планеталар
яңа физикларны,
яңа лирикларны кетәләр.
Фәнгә гашыйк булган очучылар
Эчтән шигырь ятлап узалар—
Бәхәс тынды—
Физиклар да, Лириклар да инде ризалар.
Борчулы-уйчан интонациясе, гуманистик пафосы һем тормышка җитди карашы белән И. Юзеев иҗаты бүгенге совет сәнгатенең югары казанышлары белән янәшә тора.
Сакмы йокың, Кеше!
Тормыш ыгы-зыгысы артыннан йерел аруның соңгы чигенә җиткән яшь ана изе * леп йокыга талган Сабыйиың исә монда гаме юк. Ул үз эшендә — уйнавын белә Уен белән мавыгып, бер вакыт ул биек караватның читенә үк килеп җитә. Менә-менә < сабый бала идәнгә егылып тешәр дә тавыш күтәрер... Иң начары — имгәнер, гомер- < г.ек гарип калыр... °
Көндәлек бер вакыйга, артык гадәти бу эпизод шагыйрьгә укучының күңел Е кылларын чиртү һәм контрастлы символик сурәт тудыру өчен кирәк. Баксаң, газиз £ бала язмышы белән җир шары язмышы арасында ниндидер эчке якынлык, уртаклык щ бар икән:
Кеше хәзер Җир-анадан
Кечлерәк. и
Кеше — ана. е Җир — сабый Төслерәк.
(«Сакмы йокың, Кеше?»)
Җир шары һәм сабый бала... Төрле яссылыктагы төшенчәләрне бу рәвешле якынлаштыру, янәшә куел чагыштыру көтелмәгәнчә булуы белән игътибарны үземә г тарта. Шагыйрь Җир шарының киләчәге, язмышы эчен тирән борчыла, дулкынлана, ф Сакмы йокың, Кеше? Кулларыңнан Җир шары ычкынмасмы соң? кебек риторик co- ,, рауларның кабатлана-кабатлана килүе дә шул хакта сейли. Планетабызның язмышы = кеше кулында, ди шагыйрь.
Әлеге идея И. Юзеев иҗат иткән байтак әсәрләренең лейтмотивы булып бара Шартлы, романтик елымнарны реалистик сәнгать казанышлары белән синтезлап, сән- ~ гать белән тормыш арасындагы бик күп катлаулы мөнәсәбәтләрме үзәккә алган :' «Тынлык белән сөйләшү» поэмасына тукталыйк. Поэма сугыш уты белән уймаучылар- u га, атом маньякларына һәм гомумән кешегә явызлык теләүче иҗтимагый көчләргә _ каршы юнәлдерелгән. Үзәктә Бөек Ватам сугышы тора. Бу афәттән соң чирек гасыр- < дан артыграк вакыт узуга карамастан, сугыш яралары һаман да саркып тора, анын “ куркыныч күләгәсе халык күңеленнән һаман да китми әле. Сугыш афәте еле де ко о шеләрне куркытып, шомландырып тора Вьетнамда кан кою дәвам итә. Газеталар кеше үтерә торган яңадан-яңа кораллар хакында хәбәр игәләр. Кыскасы, сугыш кылычы, менә-менә төшөм дип, баш очында эленеп тора Мондый фаҗигале киеренкелекнең сәбәбе нәрсәдә соң? Шагыйрь аны бер сүз белән билгели: гамьсезлек! Фашизмның йогышлы чире тамыр җибәргән вакытта да гамьсезлек, ут әле безнең капкага килеп капмаган, күрше чыксын Дил, бор дә пошынмыйча яши биргән Ә соңыннан инде соң булган: 50 миллионлап кешенең гомере киселгән. Гамьсезлек әле бүген дә сугыш чукмарлары тегермәненә су коюны дәвам итә. Шагыйрь кешелек тарихын, аның үсеш перспективасын революцион гуманизм позициясеннән килеп яктырта. Пассивлык фәлсәфәсен, язмышка баш бөгеп яшәүне кискен кире кагу белән бергә, коммунизм идеаллары белән рухланган әдип дөньяның киләчәгенә тирән ышаныч белән карый.
Сугыш афәтенә каршы чыгу мәгънәсезлек, язмыштан узмыш юк дип яшәүче кешеләрдән аермалы буларак шагыйрь кешедәге сәламәт һәм актив башлангычны хуплый.
Гуманизм һәм явызлык темасына И Юзеев ош кына бөтенләй көтмәгәндә, уйламаганда килеп чыга. Менә лирик герой бетен барлыгы белен онытылып, сихе(>- ләнеп һем әсәрләнеп Америка пианисты Ван Клибернны тыңлап утыра. Кинәт моң өзелә. Музыкаль ноталарны «Пентагонның янап җибәрелгән» ноталары алыштыра, колакка бомбалар шартлаган тавышлар ишетелә башлый—
һәрбер узучыны үзенә тартырлык, кызларны көнләштереп, «уф алла» дип әйттерерлек чәч толымнары икенче бер картинаны тудыра
Без кинода,
Ут сүнә...
...Әнә... Фашист шундый матурлыкка Вәхши кулы белән урелгән.
«Үлем фабригында», тау-тау булып, Озын кара чәчләр аелгән.
(«Толымнар».)
Шигырьләрнең композицион алымы «Сакмы йокың, Кеше?» әсәре белән уртак. Үзәк вакыйганы, идеяне гадәти бер тормыш күренеше тудыра, ике төрле келәт капма-каршы куела, кискен контрастлы-килешүсез сурәт туа. Антитеза табигатьтә, чынбарлыкта барган каршылыклар көрәшен образлар аша чагылдыра. Шигырьдән- шигырьгә күчә-күчә килгән бу алым—контрастлар антитезасы — вакыты белән кабатлануга. стереотиплыкка алып килсә дә. күпчелек әсәрләрдә уңышлы яңгырый, И. Юзеевның романтик сәнгатенә ятышып тора.
Сугыш турында язылган әсәрләренең нигезе итеп И. Юзеев үзе яхшы белгән яисә кат-кат сыналган вакыйга-хәлләрне генә ала. Үзәктә реаль чынлык, хәтта документальлек ята. Ф. Кәрим, X. Мөҗәй, М. Җәлил турындагы әсәрләрне искә гөшерик. Барысы да реаль фактларга таянып язылган шигырьләр һәм поэмалар.
Язылмаган поэма»сын И. Юзеев үзе дә бик ярата бугай. Укучылар белән очрашулар вакытында гел шул әсәрен укый, һәр юлын-сүзеи янәдән кичереп, дулкынланып, татар шагыйре Мөҗәй өчен горурланып укый. Поэма мөрәҗәгать-моиолог алымы белән башланып китә Фашистлар тарафыннан крематорийда яндырылырга хөкем ителгән шагыйрь-коммуниет Хәйретдин Мөҗәй тормышының соңгы минутларында Иделенә. Казанына, яңа буын татар шагыйрьләренә мөрәҗәгать итә. Алдагы юлларда поэма тагын да ачылып, тармакланып китә. Күп сыйдырышлы композиция, бер яктан, эре штрихлар белән тирәлекне, фонны сурәтләргә мөмкинлек бирсә («Германия. Дахау. Концлагерь»), икенчедән, батырның тормыш баскычларын иңләп алырга җай тудыра. Үлем җәзасын көткәндә Мөҗәй яшьлек җырын («биек-биек тауның башларына менәселәр безнең бар әле...»), тормыш иптәшенең җылы куенын, карурманда дөрләткән учакларын, анасының йомшак түшәгендә күргән татлы төшләрен исенә төшерә. Шунда ук патетик киңлек, караңгы Европа күген томалап торган кара болытны алып ташлап, киләчәккә ыргылган оптимистик гомумиләштерү:
Дөрләп яна-яна:
«Тормышымның
«Дәвамы бар!» —диеп кычкырам.
Баеп барган кояш нурларында Каннарыбыз яна, күрегез!
Безнең януларны Кызыл Байрак итеп. Киләчәккә илтеп элегез!
Мөҗәйнең батырлыгы сирәк очрый торган илаһи бер хәл ител каралмый. Совет илендә тәрбияләнгән һәм авыр сынау көннәрендә биек идеалларына турылыклы калган геройлар меңләгән, ди шагыйрь. Мөҗәй дә үлеме алдыннан дан турында, тарихта исемен калдыру турында уйламый. «Язылмаган поэма» — романтик стильдә иҗат ителгән әсәр. Ләкин поэманы укыганда аның шартлылыгын бөтенләй сизмисең. Ул бер тын, бер сулыш белән укыла. Бу инде олы эчтәлеккә бәрабәр форма, дөресрәге, алар арасында тулы гармония табылган дигән сүз.
«Соңгы сынау» поэмасы да әле генә карап үткән әсәргә бик якын тора. И. Юзеев, Муса Җәлилнең төрмәдәге көрәше һәм батырларча үлеме турында сөйләгән чыганакларга таянып, герой-шагыйрьне иң авыр һәм хәлиткеч бер момвнтта сурәтли. Шул мизгелдә аның туган иленә тугрылыгы, намусы пөм рухы соңгы сынауны кичерә. Буйсынмас рухы һәм киләчәккә ышанычы белән ул тираннан да көчлерәк. Бу ситуациядә Мефистофель образының поэмага килеп керүе дә аклана. Фантазиясенә нигез итеп шагыйрь бер тормыш детален алган: «М. Җәлил үлем җәзасы алдыннан Гете-
ның «Фаустами соратып китерткән. Гете трагедиясендәге шикелле ук Мефистофель монда да явыз һәм хәйләкәр рухлы булып калган. Сыналган чаралары ярдәмендә ул шагыйрьне алдарга тырыша: аның алдына гүзәл таң кызын китерел бастыра, шәраб вәгъдә игә. туачак көннең дәһшәтләрен сурәтли, шагыйрьнең күңел ныклыгын, идеалын какшатырга хыяллана. Мефистофельгә шагыйрьнең җаны, элеккеге иманыннан йөз чөерүе кирәк. Шуның бәрабәренә ул аңа йөз ел гомер вәгъдә итә. Гаҗәп хәл: шагыйрь рухи ныклыгы, гуманизмга һәм үлемсезлеккә омытылышы белән иблистән дә * куәтлерәк булып чыга. Мефистофель мәхбүскә мондый кәчнең туган җирдән. Алып _ батырлардан. Алпамышлардан килүен аңламый. Явызлык, караңгылык социалистик < идеал белән көрәштә чигенергә, җиңелергә мәҗбүр була.
Без алда рак И. Юзеевны яшьлек һәм мәхәббәт җырчысы дигән идек. Соңгы елларда ул илһамын ешрак сугышка һәм иҗтимагый явызлыкка каршы юнәлтә икән, ы Шул ук вакытта шагыйрь иҗатының бу ике тематик юнәлеше арасында фәлсәфи ур- п таклык күрүе дә кыен түгел. Вәхшилек яшьлекнең һәм матурлыкның явыз дош- щ маны. Ул утлы күсәген яшьлекнең изге хыялларына, күркәм омтылышларына каршы с; күтәрә. Яшьлекне романтик калкулыкка күтәреп җырлау сугышны реалистик фаш "" итүгә, ләгънәтләүгә алып килә, ~
Q
х х 3
Урам буйлап җырлап үтәм мин., -
Я
И Юзеев иҗатын музыкадан, җырдан башка күз алдына китерүе кыен. «Та- ф ныш моңнар», «Фәрит-Фәридә», «Өчәү чыктык ерак юлга...» поэмаларында, мәсәлән, _ яшьләрнең тирән тойгыларын, характерларын һәм деньяга карашларын ачуда кой ~ белән моң мөһим роль уйный Әйтелмәгән мәхәббәт хисен, сагышны җыр төгәл- — рөк, күркәмрәк итеп җиткерә. «Миләүшә» поэмасында җыр ике кеше арасында элем- тәче, арадашчы ролен үти торган символик үзәк образ дәрәҗәсенә күтәрелә. Мон- 3 дый илаһи һем гүзәл, иртәнге авыл һавасы шикелле саф мәхәббәтне гади сүз- г; ләргә күчерсәң, ул матурлыгын югалтыр иде сыман.
..Яшь егет, яшел тугайларын, зифа шомыртларын, туган авылының борылмалы- сыгылмалы юлларын һәм «зәңгәр косынкалы» сөйгәнен калдырып, читкә китә Хисләо аның ахыргача тартылган скрипка кыллары шикелле. Алар ташыл, ярсып китәргә генә —
Ң торалар. 9
я
Артка карадым да каерылып. Түзелмәдем, җырлап җибәрдем: «Син каласың миннән аерылып, Я, хуш инде җаным, чибәрем». Туган якларымның чәчәкләре, Ак каеннар,
твллвр,
тирәкләр,
Сау булыгыз..
(«Җырлап уздым урман «расын...»)
Халыкта якын кешеңә чәчәк бүләк итү гадәте бар. Поэмада шагыйрь шул йоланы үзгәртә, аның герое сөйгәненә истәлек итеп гөлләр калдырмый, пенни алар шиңәчәк, Ул ярагканына җырлар бүләк итә:
Җырлар бирәм.
Гүзәл җырлар бирәм.
Җил дә алмый һәм кырау да тими еларга.
(«Җырлар бирәм».)
Бу җырлар —М. Җәлилнең палач балтасы астында язылган җырлары. Җыр биредә, үзенең теп функциясен яңартып, көрәш коралы, азатлык идеалы буларак су. рәтләнә.
Җырга, моңга мәхәббәт ул — табигый матурлыкка, туган җиргә мәхәббәтнең бер чагылышы.
Әмма җыр ярату, аның белән илһамлану әле бер хәл. Композиторны рухландыра алырлык җыр тексты язу бөтенләй башка әйбер. Дистәләрчә шигырь язучы авторларның бик сирәге генә җыр жанрында уңышлы эшли. Яшь шагыйрьләр бу катлаулы, авыр жанрны ерактан ук әйләнеп үтәләр.
И Юзеев — халык теленнән төшми торган уңышлы җырлар авторы. «Төнбоек», «Яшь наратлар», «Кайтам инде- «Шофер- шикелле җырлар, спектакльләргә язган күп кенә җырлары халык илһамы тудырган лирик әсәрләр белән бер абруйда йөри. Аларга образ ачыклыгы, фикер тыгызлыгы, эмоциональ куелык һәм ритмик пөхтәлек хас. Шагыйрь милли җыр стихиясенә киң таяна, аның эчке гүзәллегенә тирән үтеп керә.
«Төнбоек» җырының үзәк шигъри образы — әдипнең үз иҗат җимеше, уз казанышы, халык җырларында таралган обрез түгел. Шул ук вакытта төнбоек сурәте, мәгънәви һәм стилистик функциясе, яңгырашы буенча, халык рухы тудырган традицион образларга якын тора, дөресрәге, шулардан үсеп чыга. Төнбоек, халык җырларындагы үзәк шигъри образлар шикелле үк, туры һәм күчерелмә мәгънәләрендә алынган. Лирик сюжетның агышы да күп мәгънәлек белән бәйле. Җырның эчгә- леген лирик геройның эмоциональ төсмергә бай һәм динамик үсештә алынган мәхәббәт кичерешен сурәтләү тәшкил итә.
Иң әүвәл шагыйрь, «төнбоеклар, төнбоеклар күзләрен йомып йоклар» дип, табигатьнең тыныч, гүзәл бер күренеш-картинасын күз алдына бастыра. «Сөйгәнеңне төнбоекка карап сагынырга кала» дигән юллар сурәтне киңәйтә, алдагы юлларның мәгънәсен, хикмәтен ачыклый, дәлилли төшә. Төнбоек сөйгән яр, аны өзелеп ярату, моңаю символы буларак үстерелә. Эмоциональ хисне табигать образы аша чагылдыру җырга күркәмлек, лиризм бөрки, кичерешне лирик җырда мөмкин булган чикләрдә эзлеклелек белән күңелгә сеңдерергә җай тудыра. Шуның өстенә, соңгы куплетта беренчел семантик төсмердә кабатланган төнбоек образы алкалы композиция төзи:
Килер көтелгән минутлар.
Уяныр төнбоеклар.
Алар, кояшта елмаеп, Безнең кавышуны котлар.
«Яшь наратлар» «Карлыганым, бөрлегәнем» җырларында да шул ук алым өстенлек итә, кичереш «дилбегәсе» табигать сурәтенә ышанып тапшырыла.
И. Юзеев эзләнүләрен төрле юнәлештә алып бара. «Кайтам инде» җырында, туган ил матурлысын сурәтләүгә зур әһәмият ителсә дә, үзәк шигъри образ юк. Әсәргә шәхес турыдан-туры үзе килеп керә:
Кайтам инде, сез кетегез.
Болыннар.
Җәйге таңнар,
кара күзләр, толымнар.»
«Казан — Алма-Ата» җырында өдиг., әлегә кыюсыз гына булса да, публицистик һәм иҗтимагый җыр традицияләренә якын килә. «Лира җыры» да — игътибарга лаек әсәр Биредә эпик колачлы мәһабәт табигать кеше рухының катлаулы тибрәлеш- дулкынлануларын җисемләштереп сурәтләргә мөмкинлек бирә. Та- хи тәҗрибәне үзенә сеңдерә килгән карт тирәк белән Лира арасындагы диалог и.ырга романтик рух бөрки, галәм киңлекләренә алып чыга:
Карт тирәклар әйтә: чҖидегән йолдыз Сүнәр инде, йокла, сеңелем...» Минем «чей яңа йолдыз балкыр, Юк, сүрелмә», минем күңелем.
Иң соңыннан йолдыз яңа мәгънәдә ялтырап ачыла: «шикләнүләр, уфтанулао белән уз йолдызын кәтә күңелем» Үзәк шигъри образның шул рәвешле үсеше баскычтан-баскычка катлаулана баруы җырга аерым бер нәфислек бирә, психологик _ анализ алымнарын баета, кеше белән табигать арасындагы рухи һәм физик якын- < лыкны тоярга мөмкинлек бирә.
Кыскасы, И. Юзеев җыр жанрын үстрүгә зур элеш кертә. Замандашыбыз анардан тагын да кыюрак фикерле, тирәи хисле, кешене яшәешнең төрле чагылышлз- и рында (мәхәббәт сферасында гына түгел) сурәтләгән җырлар «этәргә хаклы. Ша- ~ гыйрь үсә барган саен аңа куелган таләпләр дә катлаулана һәм арта тәшә.
Такташ һәм мин.. = ш
Әдәби җәмәгатьчелек И. Юзеевны бик тиз күреп ала. Әмма аның «Таныш мон- S нар-. «Тау инеше» шикелле тәүге җыентыкларына бәя торлечәрәи була Берәүләр — яшь каләмне дәррәү күтәреп хуплый, үз темасы, үз моңы, үз шигъри күреме бул- п гаи әдипләр исемлегенә терки. Икенчеләре исә бу мәсьәләгә башкачарак карый Алар фикеренчә дә, Илдар Юзееа. һичсүзсез, сәләтле шагыйрь, яшьләрнең рухи < эзләнүләре, мәхәббәт-нәфрәтләре ләззәт-сагышлары турында дәртләнеп, күңел кыл- * ларын тибрәндерерлек итеп яза белә торган шагыйрь Ләкин урыны-аакыты белән ул V Такташ интонациясен кабатлый, остазының табышларын әсәрләренә турыдан-туры алып х керә— Мондый фикер, мисаллар ярдәмендә исбат ителмичә, интуиция'» сиземләүгә ~ генә таянып әйтелсә дә, күпләрнең игътибарын үзенә тарта. И. Юзееа «Такташ һәм _ мин» шигырендә бу хакта үзе дә язып чыкты:
X
Шагыйрьләр куп бездә. Сукмаклар да— *"
Йереп булмый сукмак салмыйча. Мин каңгырып йерим. Такташ абый. Үз юлымны таба алмыйча. Әйбәт кенә узем җырлый башлыйм — Егылам да сиңа тотынам— Үзем сизми калам. Кайчагында Шигъри каран булып тотылам. Синең юлдан тагын чыгып китәм. Атлап карыйм — тагын егылам һәм кулларым белән ярдәм сорап. Синең чабуыңа сузылам.
И. Юзееа Такташтан поэзия дәресләре елуын, аның иҗаты белән соклануын, ямь алуын яшерми.
Шул ук вакытта ул әлеге тәнкыйтьчеләр белән полемикага керә, әдәбиятта уз урынын, үз юлын раслау эчен керәш алыл бара:
Юл чатында тора тәнкыйтьчеләр. Ө берсенең авыр чукмары. Синең юлны таптап иәргән эчен. Ай-Һай, малай, каты тукмады.
(«Такташ һәм мин».)
Вакыт барысын да үз урынына куйды. Такташ шигъри мәктәбенең талантлы вз- кипләреннән берсе саналса да, хәзер берәү дә И. Юзеевны эпигонлыкта гаепләргә җөрьәт итмәс. Поэзиясе идея-эстетик яктан камилләшкән, «тәпиләре ныгыган» саен И. Юзеев шигырь-поэмаларының «тышкы киеме» буенча Такташ стиленнән ераклаша, ләкин фикерләү үзенчәлекләре, поэзиясенең эчке хасияте буенча остазының иҗади рухына тирәнрәк үтеп керә бара.
Бу ике шагыйрьнең табигый талантларында (сүз талантларының дәрәҗәсе хакында бармый, әлбәттә) эчке якынлык бар. Бу якынлыкны лиризмның иркен агышында, тормыш драматизмын күрсәтә белүдә, тематик һәм жанр диапазонының киңлегендә, эчтәлеккә зарар китермичә, ирекле ритмикага, сөйләү формасына киң таянуда ачык сиземләргә мөмкин.
Ләкин биредә Такташны кабатлау турында сүз бармый. И. Юзеев өчен Такташ лирикасы кыю эзләнүләр юлында якты маяк, үзенә бер илһам чыганагы. Еш кына Такташ идеяләре, аның эстетик эзләнүләре И. Юзееаның хыялын, зиһенен уятыл җибәрә, яңа шигырь тудыра. И. Юзеев революция шагыйренә яшьлек һәм тормыш романтикасын дәртләнеп, теманың эченә, кабатланмас стихиясенә кереп җырлый, табигый гүзәллекне калку итеп сурәтли белүе белән якын. «Таныш моңнар», «Миләү-шә», «Таймас», «Өчәү чыктык ерак юлга...» кебек поэмаларында ул Такташ әле «Мәхәббәт тәүбәсе», «Алсу», «Мокамай», «Бүгенге матурлык» шикелле әсәрләрендә башлап җибәргән эзләнүләрне дәвам иттерә. Икесенең дә максатлары уртак: революция һәм яңа иҗтимагый мохит алып килгән әхлакны кешенең канына, психологиясенә сеңдерү, шәхеснең рухында бөреләнә, туа килгән яхшы сыйфатларны чәчәк аттыру, үстерү. Проблема уртаклыгы ачык ярылып ятса да, аны чишүдә һәр ике шагыйрь үзгәрәк юл белән атлый.
Такташ, чор заруриятеннән чыгып, кеше аңыннан тотнаксызлык, җавапсызлык, үзенне генә ярату шикелле искелек калдыкларын, тумыш тапларны кысрыклап чыгаруны беренме планга куя. «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасында ул социалистик җәмгыятьтә интим-шәхси мөнәсәбәт бөтенләй башкача, яңача булырга тиеш дигән фикерне ассызымлап үтә.
И. Юзеевның «Таныш моңнарпында мәхәббәт уртаклыгы мәсьәләсе янына иҗтимагый идеаллар бердәмлеге коллизиясе килеп кушыла. Зөфәр белән Резеда бәхетне һәркайсы үзенчә аңлый. «Егет күңеле — далада, кыз күңеле — калада» дигәндәй, Зөфәр тракторчы хезмәтеннән, «тузан, май, эчендә» үткән көннәреннән ләззәт һәм канәгатьләнү таба. Дөньяга карашы тәмам формалашып, «акылга утырып» җитмәгән чуар йөрәкле Резеда бәхет муллыгын мәктәп партасыннан югары уку йорты өстә-ленә күчеп утыруда гына күрә:
Резеданы көтә институт.
Театрлар, асфальт урамнар. Шәһәр парклары, яңа дуслар, Татлы уйлар, татлы хыяллар.
Резеданың бу татлы хыялларын тормыш челпәрәмә китерә, ахыр чиктә, бәхетнең дипломда түгел, ә үзеңнең илеңә һәм кешеләргә кирәклегеңне тоеп яшәүдә икәнне аңларга булыша.
И. Юзеевның тормышны иңләбрәк сурәтләргә омтылган «Тынлык белән сөйләшү» һәм «Соңгы сынау» поэмалары бер дә юктан һәм буш урында барлыкка килмәде. Ул, әлбәттә, үзен Такташ традицияләре белән генә чикләми, рухына якын бик күп шагыйрьләрдән илһам-ямь ала. «Тынлык белән сөйләшү» поэмасы кайбер яклары белән «Җир уллары» трагедиясенә барып чыга. Турыдан-туры чагыштыру, параллельләр үткәрү кыен, шулай да алар арасындагы якынлыкны инкарь итү фәнни булмас иде. Ике әсәрнең дә үзәгендә сәнгатьчә шартлылык ята. Ситуацияләре генә түгел, образлары да романтик, шартлы. Икесендә дә чорның катлаулы проблемалары, иҗтимагый коллизияләре укучыга метафорик сюжет аша җиткерелә. Такташ җир шары һәм галәм белән әңгәмә алып барса, И. Юзеев егерменче гасырны тетрәткән вакыйгаларның уртасыннан атлый.
Шунысы кызыклы, романтик-фәлсәфи драма формасына Такташ, яшьлегендә ки- ,
леп, соңрак аңардан читләшә И. Юзееа катлаулы форма ишегенә «Такташ яшен» узып киткәннән соң гына шакый башлый.
Такташ белән И. Юзееа иҗатлары арасындагы якынлык һәм аерма табигать күренешләрен сынландыруда да ачык күренә. Бу өлкәдә татар совет поэзиясенең классигы ясаган сыйфат революциясе һәркемгә мәгълүм. Ул бакый чынбарлык күренешләрен образлар аша сынландыру белән генә чикләнмичә, табигать сурәтен еш кына мөстәкыйль сюжет сызыгы итеп ала. ♦
И. Юзеевта табигать сурәте мондый мөстәкыйльлеккә ия түгел. Аңарда таби- __ гать сюжетка яраклаштырып алына, ул таләп иткәнчә үзгәрә, төрләнә, шәхес кичере- < шен җисемләштереп сурәтли. «Фәрит-Фәридә» поэмасында ак каен иң әүаәл үзенең < нефис күлмәген чибәр кыз Фәридәгә салып бирә. Фәридә батырларча һәлак бул- п тач, каен ак күлмәкне, аның тәсе итеп, үзендә калдыра. Романтик поэмада батырлар £ каны тамган чәчәкләр, гөлләр үзгәрәләр, ал байрак төсен алалар.
һ. Такташтан аермалы буларак, И. Юэеев иҗатында табигать сурәтен юмористик планда үстергән әсәрләр очрамый. Шулай да тел бер ноктада бу ике шагыйрь ч үзара якынлашып китәләр. Икесендә дә табигатьнең төп функциясе шәхеснең рухи * дөиьясь.н, идеалын җанлы камиллегендә сурәтләү Әлеге якынлык үз чиратында об- = раэлар системасының, сурәтле фикерләү алымнарының уртаклыгына алып килә. а
Такташ табигатьнең ике сурәтен аеруча якын итә: алар — ай һәм җил. Халык < җырларында мәхәббәт һәм сабырлыкны, аерылышу һәм хәбәрләшүне символлаштыр- х гаи бу образлар Такташта мәгънәви һәм экспрессив функцияләрен киңәйтеп кулла- кылалар.
Жил сурәте Такташтагыча хәрәкәтчән, «тынгысыз характеры» белән И. Юзеевның иҗат рухына, образлы фикерләү манерасына ятышып тора. Бу символ еш кына Я «шаян җил», «җитез җил» шикелле эпитетлар аша гадәти функциясендә кулланыла ф «Чәчәкләрен алып китәр шаян җил генә Син җилләргә карал калырсың да оны- = тылырсың...» («Җырлар бирәм» ) «Яшьлегемне искә төшергәндәй, дәфтәр битен кичке = җил ача» («Фәүзия җыры») һ. б. *5
«Вагонда туй» шигырендә җилгә юмористик төсмер бөркелә. Биредә Такташ өлгесе ачык сизелеп тора: —
П
...Менә вагон эче тыныпкала. u
Торып кала егет, кыз гына. н
Тышта җилләр генә <
Ике яшькә
«Ачы-ачы!» — диеп сызгыра.
Традицион сурәт аша И. Юэеев табигыйлеккә, фикер һәм хис бердәмлегенә, композицион гармониягә ирешә Менә «Ертылган рәсем» шигыре
Ертып ^ашланган рәсем кисәген җил урам буйлатып йөгертә. Лирик герой игътибарын шуңар юнәлтә Аның карашы «сагыну, яратулар ташып» торган уйчан күзләргә, куе кашларга тешә. Рәсем лирик сюжетны төенләп, хисләрне куертыл җибәрә. Яшьлек, беренче мәхәббәт хатирәләре яңара. Лирик сюжет үсешенең иң киеренке бер ноктасында җил сурәте янәдән шигырьгә әйләнеп кайта, алкалы композиция теэи һәм җитди әхлакый нәтиҗә чыгарырга җай ача:
Бик еш шулай тормыш иртәсенде Яшьлек белән яшьлек хушлаша Мәхәббәтнең кадрен белмисең шуп. Үз сөюең җилдәй очмаса.
Такташның И. Юэеевка ясаган мөнәсәбәте аерым өйрәнүне сорый Төс бизәкләрен яратыл куллануда да, ши1ырь-лоэманың композициясен туктаусыз төрләндерүгә, рифма-ритмик байлыкларын хис агышына буйсындыруга омтылышында да И. Юэеев остазына якын юлдан атлый. Чор идеалларынз. кеше характеры байлыкларына тирен үтеп керә белгәнгә әдип Такташ традицияләрен иҗади үзләштерә, аның шигъри куәтен үэенә сеңдерел, яңа шартларда үстерә, баета.
Нәтиҗә ясарга иртә әле...
И Юзеевның язганнарын янәдән күздән кичерәм. Уйчан һәм моңлы, дәртле һәм омтылышлы, назлы һәм кырыс шигърият сине бик тиз үз артыннан ияртә, олы хисләр деньясына алып керә. Кеше шатлыгы өчен сөенү — романтик омтылыш; дөнья язмышы өчен борчылу — фәлсәфи тирәнлек, шәхес бәхете турында уйлану изге моң уята. Шигырь юлларыннан персонажлары белән кулга-кул тотынып Илдар үзе килеп баса...
Күзләренең уйчанлыгын калын пыялалы күзлеге дә яшерә алмый. Шаяртканда да ул мәгънәле һәм төпле ител, берәүне дә рәнҗетмичә, сүз кыстырып куя белә, ә ешрак, елмаеп, тыңлап торуны, кеше әйткәнне хәтер капчыгына төенләп куюны мәгъкульрәк күрә. Әсәрләренә хас лиризм, моң һәм табигый аһәң шагыйрьнең үз характерыннан юл ала шикелле- Поэзия иҗатчысының табигатеннән, характерыннан һәм йөрәгеннән шытып чыкканда гына ышандыра, уйландыра, вакытны үтеп, тарих киңлекләренә чыга ала. Тукай, Такташ, Җәлил, Кәрим поэзияләре шуңа үрнәк.
И. Юзееа иҗатының төп сыйфаты нәрсәдә соң? Мин аны бер сүз белән югары мәгънәсендәге кешелеклелек дип атар идем. Илдар Юзеевның герое ничек кенә ялгышмасын, идеалыннан тайпылмасын, зәңгәр планетабызда үз урынын эзләп ничек кенә хәвефләнмәсен, ахыр чиктә, аңарда акыллы, сәламәт башлангыч җиңеп чыга.
И. Юзеев поэзиясе күләгәле таплардан да азат түгел Ул вакыты белән кабатлана, сентиментальлеккә өлеш чыгара (бу нәрсә яшьлеккә багышланган поэмаларында үзен сиздереп куя), уңышлы табышларын бер шигырьдән икенчесенә күчереп утырта (мәсәлән, шигырьне гади бер тормыш детале белән башлап җибәрү алымы, шигырьнең композицион үзәге итеп табигать символын алу), шигьри образын артык куерта һ. б. Нәтиҗә ясарга иртә әле.. Ул үсештә...
Күптән түгел кырык яшен тутырган Илдар Юзеев әле һаман да яшьләр рәтендә йөри. Баксаң, санасаң, ул инде егерме ел буена татар поэзиясенә намус белән хезмәт итеп килә икән... Татар әдәбиятының, бөтен совет поэзиясенең гүзәл казанышларына таянып, Илдар Юзеев шигъриятебезне яңа образлар һәм сурәтләр белән баетты. Шул ягы белән аның иҗаты игътибарга, хуплауга һөм өйрәнүгә лаек.