Кыска шигырьләр
• НИ УЙ БЕЛӘН ЯШИМ ДИСӘҢ...
Яшим —
ил, ата-анам хупларлык
бер кылыр эшем өчен.
Гомергә рәхмәт укырлык
бер газиз кешем өчен.
• БӘХЕТ ТОЙГАН БУЛСАҢ
Кылдың икән — инде үкенмә мәхәббәттә, эшләрдә.
Бу дөньяда гомер түгел, кабатланмый төшләр дә.
• ТӨШНЕ ОЛЫЛАУ
Өндә син юк...
Төшкә керсәң,
күңелдә — бәйрәм чыңы!
Өнем түгел, син күренгән төш бугай минем чыным.
• ӘҮВӘЛ ДӘ БУЛГАННАР
Бөекләр булган. Җуйганбыз,
Гасырлар — ерак ара
Тотабыз да Тукай дибез,— ул шул яңарак яра...
• ХАЛЫКЛАР ТУГЛАНГАН ЗАМАНДА
Шагыйрь булсаң, дөнья ә-«ен давың, януың кирәк.
Януыңны халыкларның күмәк тануы кирәк.
ОЧА-ОЧА
Кошлар оча-оча югала.
Аерма шул: кошлар юлы эзсез, Бездән — азмы-күпме эз кала.
Кошлар оча-оча югала...
е КАР ӨСТЕНДӘ АЛ ГӨЛЛӘРЕМ
Нәфис гөлләр яратасың.
Үзен дә шул бер гөл илдә!
Инде ничәнче кат киләм, син тагын да юксың өйдә. ... Кар өстендә сиңа дигән ал гөлләрем яна җилдә.
• ҮЗЕҢНЕ КҮРӘМ ДӘ...
Төнлә шундый кызык уйлар килә.
Иртән искә төшми. Онытылган. Сиңа шундый сүзләр әйтер булам!
Үзеңне күрәм дә тотлыгам.
• ҖИР ТУЛЫ ЧӘЧӘКЛӘР
Җир тулы чәчәкләр!
Гүзәлләр барсы да!
Кайсына
күз нурын түгәргә?
Мең-мең ел яшәрдәй очына-кагына бер көнлек күбәләк...
• ИМЕШ, КҮКТӘ ФӘРЕШТӘ...
Юк ул күктә фәрештә!
Безнең хыяллар анда — җирдә ашмаганы эшкә, ашканнар шулай өскә...
• КАЙЧАН — ЯКЫН...
Күккә кайчан
иң якын була бәндә?
Сөйгәндә, сөелгәндә!
Әгәр бәхетсез икән —
Хәтта галәмдә очса да, күктән ул
иң еракта...
ВАКЫТ ИЛИ..
Кемгә җим — алтын читлектә.
Кемгә — җирдә, чүплектә.
Кемнең сүзе — дан этлеккә.
Кемнең — дан бөеклеккә!
Кайдан ашадың дими — Вакыт барсын да или!
• ЧАГЫШТЫРУ
Җир яна! Эчтән яна Җир! Кемгә — Җирнең ут сулавы — тик факел ялкынлавы...
Шигырьләрем — бер халәте тәнгә сыймаган җанның! Кемгә алар — язу бары...
• ТЕЛӘК
Өздереп сайрый сыерчык — аһәңе колагымда!
Кайтып җитү шатлыгыннан гыйбадәт кыла бугай.
Туган ягын онытканга кош җанын бирсен ходай!
• Ә НИК ТАМДЫ...
Әйттең: «Рәхәт! Нинди хозур!
Нинди бәхет бу яшәү!» ...Ә ник тамды балдагыңа ике бөртек күз яше?
• БОРЧЫЛМА
Син — тормыштан сугышып алган илаһи минутларым.
Борчылма — начар уйламам, боекма — онытмамын!
ф САУЛЫК
Бар бит — гәүһәр, алмаз бөртеге дип, канын, җанын аямаучылар.
Җитәме алар мунча түшәменнән сау тәнемә тамган тамчыга!
• КОМ СӘГАТЕ
...Вакытың үтсә, җирең китсә аяк астыңнан,— мәңгелеккә гүгел, беткәнлеккә ишарәли икән ак комнар.
БЕР БАНКЕТТА
Бар сөйләнгән купшы тостлардан мәгънәлерәк иде ал шәраб. Тагын истә калган — бер сылуның күзләрендә күргән ишарә...
• КАЙЧАК КИЛӘ...
Кайчак җир сөрүче буласы килә. Кайчак — галәм белән юанасы йолдызчы галим булып. Кайчак килә гомерлек ярың булып уянасы...
Ө АЙЫЙММЫ СОҢ!
Гармун — сузар өчен, гомер — узар өчен, яшьлек — тузар өчен, йөрәк — сызар өчен. Айыйммы соң җанны туар чын җыр өчен!
• БӘХЕТ
Инешләрнең башы чишмә булыр. Яхшылыкның асылы — тугрылык.
Яшәү — бәхет, илең — синең өчен, син — ил өчен булсаң горурлык.
• ИЛЛӘР ОЗАТА
Кошлар очып китә...
Җилләр озата.
Кышлар сызып китә Силләр озата.
Бөек җаннар китә. Илләр озата...
С ТЕЛӘСӘҢ НИШЛӘ
Җир чәчәкле Җилләр талгын. Күк аяз. Кемнәргәдер дөнья — иртә яз. Теләсәң нишлә: көл, ела язга карап. Вакытка барыбер, ул — битараф.
• БЕРГӘ ЧАКТА
Очрашкач — сүз онытыла. Аерылгач — килә сүз. Бергә чакта тын тору да сүздән артык, күрәсең.
• СИҢА
Син улыма кара, күзләренә, мине сагынганда.
Күңлең керсез булса күралырсың, чагылырмын анда.
• КЫЕНРАК...
Кыен бәхет кошын тоту, оя кору.
Кыенрак — тоткач, коргач, саклап тору.
• МИН АШЫКМЫЙМ
Рәнҗеттең син бүген, бик рәнҗет гең...
Тик ашыкмыйм хөкем итәргә Яхшы чакларыңны уйлар өчен гомер бар бит әле иртәгә.
• САУ КЕШЕГӘ-
Галәм бар омтылырга.
Шәраб бар онтылырга.
Омтылу да, онтылу да җыр тудыра.
• ЫШАНУ КЫЕН
Ах. беренче карның яктылары!
Күңелләр шыр ачык — ак-пакька!
Бу чакта —
ышану кыен — кемдер сөңге төзи, имеш, арт яктан.,.
Ах, беренче карның яктылары!
• СИН киткәч
Түздем. Юри бакмадым мин төбәл яшерен сер сыйган йөзеңә Яз түзмәде: серең алмак булып гөрләвекләр чапты эзеңнән...
• Ә ДӨРЕСЕН.-
Минем яшьләр белән каен елый.
Күңелем белән көлә гөлчәчәк
Кемдер «>Каны туңган, беткән...» — диде.
Ә дөресен — боз эрегәч дулкын әйтәчәк!