ХАЛЫК МОҢНАРЫНА ҺӘЙКӘЛ
адәттә, халыкның музыкаль фольклорын популяр җырлар һәм йола җырлары дип йөртелгән зур ике төркемгә бүләләр. Шуларның беренчесе — популяр җырлар — бездә ярыйсы ук нык өйрәнелгән. Моңарчы чыккан җы-ентыклар нигездә шундый җырлардан төзелә килде. Бер аларга таянып кына татар халкының катлаулы һәм ифрат бай музыкаль культурасы хакында төпле фикер йөртеп булмый, билгеле. Төпле фикер әйтер өчен, археологлар кебек, куп казынырга. «моң чишмәләре»нең астагы кат-ламнарын күтәрергә һәм, фольклорга булган романтик карашлардан арынып, фәнни нигезләргә күчәргә кирәк булды.
Аннан соң халыкның музыка мирасын Казан татарлары белән генә чикләргә теләү дә фәнгә шактый зыян китерде.
1950 нче елларда керәшен татарларының «Суда балык йөзәдер» җыры яңгырый башлагач, күпләр аптырап калды. Колакта ниндидер таныш, ерак моңнар чыңлап киткәндәй булды. Мишәр татарларының җырларында күп кенә үзенчәлекле аерымлыклар барлыгы беленде. Шуның өстене, себер татарларының безнең колакка ятрак интонацияләре барлыгы ачыкланды. Музыкаль фольклорга к£раген барлык бәхәсле якларны фәнни нигезләрдә хәл итү мәсьәләсе көн тәртибенә басты. Шушы максатлардан чыгыл булса кирәк, 1958 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан тел әдәбият һәм тарих институты каршында халык музыкасы кабинеты оештырылды. Бүген кулыбызда шул кабинетның беренче фундаменталь хезмәте — «Татар халык җырлары»1. Аларны җыючы һәм фәнни нигездә тикшерүче кеше — музыка белгече Мәхмүт Нигьмәтҗанов2.
Бу китап чыкканчы, автор магнитофон белән Горький, Пенза. Саратов. Волгоград һәм Әстерхан өлкәләрен. Мордва һәм Татарстан АССРның күп кенә авылларын аркылыга-буйга иңләгән. Йөзләгән җыр- көйләрнең күп төрле вариантларын язып алган. Ахырдан, шуларның иң оригиналь үрнәкләрен нотага салып, әлеге җыентыкны төзегән.
«Төзүчедән» дигән зур булмаган бүлектә татар халык музыкасын җыю һәм бастыру тарихы яктыртыла. «Кереш сүэпдә Казак татарлары, мишәр һәм керәшен көйләренең стиль аерымлыклары һәм уртак яклары тикшерелә. Җыентыкның ахырында һәр көйнең кемнән, кайда һәм кайчан языл алынуы хакында тулы мәгълүмат бирелә, аерым көйләрнең интонация һәм лад үзенчәлекләре аңлатыла.
Татар халкының хезмәт белән бәйләнгән җырлары моңарчы бер кайда да басылганы юк иде. Алар белән беренче тапкыр без М. Нигъмәтҗанов төзегән шушы җыентыкта танышабыз. Шулардан берсе — «Тула басулары авыр эш» дигәне әле 20 нчө елларда да Мамадыш районында яшәүче керәшен татарларының тула басу өмәләрендә еш яңгыраган. Аларда печән чапканда, урак урган вакытларда башкарыла торган махсус җырлар булган («Урсам —
• М Нигмөтзянов Татарские народные песни. Рус телендә. «Советский композитор» нәшрияты. Мәскәү. Редакторы А. С. Ключарев.
Җыентыкта фольклор галиме X Ярин, композиторлардан Җ Фәйзи. 3. Хәбибуллин һәм И Шәмсетдннов язмалары да файдаланылган.
Г
уракларым үтмидер»). Боларга өстәп, саран көе булуын да әйтеп үтәргә кирәк.
Шунысы кызык, хезмәт җырлары нигәдер керәшен татарларында гына сакланып калган. Аларның нигезендә өч. дүрт яки биш тавыштан торган лад формалары •та Үз чиратында, бу формалар Казан татарларының традицион фольклорына да хас. Димәк, ул җырларны Урта Идел татарлары фольклорының иң борынгы үрнәкләре дип карарга була.
Халкыбызның йола поэзиясеннән кыз елату һәм туй җырлары филолог-фолькло- рмс*лар тырышлыгы белән шактый тулы өйрәнелгән иде. Алар башлаган эшне М. Нигъмәтҗанов та дәвам иттерә. Әйтергә кирәк, уңышлы дәвам иттерә.
Туй йоласына караган җырлар арасында кыз елатуга багышланганнары аерым игътибарга лаек. Алар турында филолог- фольклористлар шулай ук шактый күп язды1. И. Надиров бу гадәтнең мишәр һәм керәшен татарлары арасында киң таралган булуын һәм кыз елату җырларының төрле җирләрдә төрлечә («Таң кучат», ..Әҗәл итеп елау». «Әтеки әйттерү», «Тудыкай- лар») йөртелүен әйтә. И. Надиров китабын да мишәр татарларының бу йолага караган үрнәкләре күп булса да, керәшен та-тарларына караган бер генә мисал китерелә.
М. Нигъмәтҗанов китабында да кыз елату җырларына күп урын бирелгән. Монда кызны елатырга килгәч («Саулармысез»). өйдән бирнә чыгарганда («Аппак, аппак карлар ява»), кызның үз өе белән саубуллашканда һәм егет өенә барганда башкарыла торган («Айникәрәм») җырлар бар. Керәшен татарларыннан да икс үрнәк китерелгән. Тик бу үрнәкләрнең турыдан- туры кыз елату йоласы белән бәйләнгән булуына гына ышанып бетәсе килми.
Кыз елату җырлары Казан татарлары арасында очрамый диярлек Күргәнебезчә, керәшеннәрдә дә бар белән юк арасында гына. Әллә бу йола аларда бөтенләй булмаганмы? Күп кенә тикшеренүчеләр, шул исәптән М. Нигъмәтҗанов та, кыз елату җырларының Казан татарларында сакланмавын шәригатьнең мәҗүси йолалар һәм ышанулар белән бәйләнешле һәр нәрсәне тормыштан кысрыклап чыгаруы белән аңлаталар. Мондый фикер җырларның башка
' И Надиров. Татар халык җырлары. Казак 1965 26—27 битләр. X Ярми. Татар хл якының поэтик иҗаты Казан. 1907 195 — 1*>н бнтлир. төрләренә карата да еш кулланыла һичшиксез, дин әһелләре мәҗүсилек чорыннан килгән иске йолаларга каты каршылык күрсәткән. Тик кыз елату җырларының сакланмавын дингә генә бәй әп аңлату ышандырып җиткерми. Дин әһелләре күпме генә кысмасын, скрипкә, курай, кубызны юкка чыгара алмаган, җыеннарда җырлауларны. яшьләрнең җәйге уеннар вакытында. язгы һәм көзге кичләрдә, аулак өйләрдә музыка, җыр һәм биюләрне тыя алмаган. Җитмәсә, соңгы гасырның икенче яртысында, ислам куйган киртәләрне җимереп татарларга тальян гармун килеп керә. Яңа җырлар да чыгудан туктамый. Ислам татар музыка культурасын юкка чыгара алмаган. Чөнки халык иҗатының үзенең объектив үсеш законнары бар.
Җыентыкның зур елешен мәҗлес җырлары биләп тора (халкыбызның кунакчыллыгы җырларда да урын тапкан). Шулерның егерме икесе керәшен татарларыннан язып алынган. Ә берсе («Чү-чү, абзыем») кайчандыр Казан ханлыгыннан качып киткән татарларныкы (хәзер алар Волгоград өлкәсендә яшиләр). Авыл халкының сөйләвенә караганда, бу мондагы татарларның иң борынгы кәйләреннән берсе икән. «Ике кисәкле булуы һәм ладның субдоминанта- тоника юнәлешендә үсүе белән бу кәй Казан татарлары фольклорына якын тора», ди автор.
Мәҗлес җырлары белән танышкач, күңелдә тагын сорау туа: ә соң Казан татарларында бу жанрга караган җырлар булмаганмыни?!. Бу сорауга халыкның үз җыры белән үк җавап биреп булыр идә кебек:
Мәҗелесләр күркәм булсын Җырлап утырыйк әле.
Мондый куплетлар иксез-чиксез. Ә кәйләргә килгәндә? Казан татарлары арасында махсус мәҗлес көйләре очрамый диярлек Мондый очракларда алар төрле жанрга караган көйләрдән файдаланалар. Бу хәлне халык җырларының күп кырлы һәм көнкүрештә торле вазифаларны үти алырлык булып камилләшүе белән аңлатырга ки-рәктер бәлкем? Көйләрнең беркетелгән махсус сүзләре булуы һәм бары тик бер уңай белән генә башкарылуы — борынгылыкка ишарә булса кирәк Бер жанрның икенчесене бәйләнеп китүе, бер кәйгә күп һәм терле мәгънәдәге куплетлар җырлануы татар музыка культурасындагы гаять кызыклы күренеш Ул үзенең тикшеренүчеләрен көтеп ята.
12. «К. У.» М Ю.
Т77
Җыентыкта уен җырлары да шактый. Менә керәшен һәм мишәр татарлары арасында киң таралган «Нардуган» дигән йола җыры. Яна елны каршы алуга багышланган бу йола татарлар яшәгән аерым районнарда XX гасыр башларына кадәр сакланып килгән. Ул вакытта төрле җырлы уеннар уйналган. Китапта шуларның берсенең нота язмасы бирелә. Бу бүлектә хәзерге заман уен җырлары да байтак. Тик «Гармунчы булсын ярың» дигәне генә безне бераз аптырашта калдырды. Искәрмә бүлегендә көйне (димәк, сүзсез генә) композитор 3. Хәбибуллин язып алганлыгы әйтелә. Шундый ук көй, ләкин башка сүзләр белән А. Ключарев төзегән җыентыкта да бар', исеме дә бүтән. М. Нигъ- мәтҗановның 3. Хәйруллина төзегән «Халык җырлый» җыентыгына таянуы да нигезле дип әйтеп булмый. Анда бары тик сүзләре генә китерелә, көй турында мәгълүмат юк. Димәк, безнең заман җырларына да зур саклык белән якын килергә кирәк икән.
Әлеге җыентыгында М. Ниъгмәтҗаноэ, фольклорчылар арасыннан беренче буларак, бәетләрнең этнографик үзенчәлекләрен тикшерә, бу үзенчәлекләр аларның лад төзелешләрендә ятканлыгын ачыклый. Монда традицион «Герман», «Япон» һәм «Җиде кыз бәете», урманнарда качып яшәп, тирә-якны дер селкетеп торган качкын «Ташкай» (Горький өлкәсе, Сергач районында язып алынган), ябышып чыккан кыз («Кызыл билбавым») һәм мишәрләр арасында иң яратып башкарылган җырлардан «Абдельман купич»8 бәете һ. б. тикшерелә.
Әстерхан татарларының бәетләргә якын торган, речитатив характердагы кушавазлары бар. Аларны думбрага кушылып көйләп сөйлиләр. Тик нигәдер ике кушавазның да көе генә бирелгән, ә сүзләре юк. Сүзләрен дә китерергә кирәк иде. Чөнки аларның борынгы чичәннәребез иҗаты белән бәйләнеше булуы бик мөмкин.
Йола белән бәйләнмәгән зур бер өлешне лирик җырлар тәшкил итә. Җыентыкта вариантлары белән борынгы 248 исемендәге көй булса, шулерның 186 сы лирик җырлар. Монда «Алтын кармак», «Чатыр-лар», «Абау, гөлкәем». «Тал читәннәр», «Сәхраләргә чыксам», «Сагынам сине», «Кәләү Гайшә» һәм киң массага мәгълүм булган «Гөлҗамал», «Су буйлап», «Умырзая» кебек җырларны очратырга мөмкин. Лад, ритм һәм интонация төзелешенең киңлеге һәм катлаулы булуы белән аерылган, тарихи, этнографик һәм стиль катламнарын үзенә сеңдергән гаять күп кыр-лы жанр ул лирик җыр. Җыентыкны уй- нап-җырлап чыкканнан соң, беренче мәртәбә мишәр
' Татар халык көйләре. Төзүчесе һәм җыючысы А. Ключарев. Казан. 1955 ел 58 бит.
1 «Ташкай һәм «Абдельман купич» җырларын филолог-фольклорист Ф. Урманчиев тарихи җырларга кертә. Кара «Казан утлары». 1969 ел. 3 сан.
татарларының лирик җырларга бай хәзинәсен бөтен тулылыгы белән диярлек күз алдына китереп була.
Җыентыкта шулай ук рекрутлар һәм көнкүреш җырлары һәм төрле уен кораллары башкаруында язып алынган көйләр тупланган. Аларның һәрберсенә бәйнә- бәйнә тукталып тормыйбыз.
Җырларның текстлары турында берничә сүз. 190 җырның 51 е берәр куплет белән генә бирелгән, җидесенә филолог- фольклористлар язып алган куплетлар өстәлгән. Иҗади ярдәмләшү мәслихәт эш. Тик өстәлгәннәрнең дә икесе (№ 15, 117) берәр генә килеш калган. Әгәр филологлар ярдәмгә килмәсә, алар «сүзсөз җыр» булып калган булырлар иде.
Җырларны басып чыгару гына җитми, аларны пропагандалау турында да кайгыртырга кирәк. Радио-телевидение, филармониянең музыкаль лекторие һәм. ниһаять, И. Шакиров кебек халык моңнарын «чын безнеңчә матур, милли көй» итеп башкарырга сәләтле талант ияләребез бар. Тик... бер куплетлы җырны сәхнәдә җырлау кыен булачак бит! Автор «лирик җырларда текст белән музыканың бәйләнеше һәр вакытта да абсолют түгел» икәнлеген әйтә, һәм бу караш күптән яшәп килә. Шулай булгач, бер ук дүрт юллык ике җырда очраса да, кабатланудан курыкмаска кирәк иде. Мәсәлән.
Утырдым ла көймә пй түренә Карадым ла сунын төбенә.— дип башланган җырның берничә оригиналь көе бар. Сүзләре кабатлана дип, без ул мөстәкыйль көйне җырламаска һәм китапка кертмәскә тиеш булабызмыни?
Ике «Түгәрәк уен көе» (№ 191 һәм 192) җыр көйләре бүлегендә. Искәрмәдә унике кешелек ирләр һәм хатын-кызлар группасыннан язып алынганлыгы әйтелә. Ә институтның фондында сакланган язмада ике җыр да сүзләре белән. X. Ярми язып ал-
ген «Үги ана җыры» белән дә шундый ук хәл. Бу нәрсә, ашыгумы? Бәндә хатадан хали түгел ди халык Мондый искиткән »еыр хезмәтне башкарып чыгучылар да шулай (чөнки музыкаит-фольклористлариы бөр уку йортында да хәзерләмиләр бит).
Ләкин югарыда әйтеп үтелгән кимчелек лөр генә бу хезмәтнең асылын күрергә комачауламыйлар. Ә җыентыкның асылы, безнеңчә, ике зур этник төркемнең — керәшен һәм мишәр татарларының күңелендә яткан һәм гомумтатар халык иҗатының ике зур бүлеген тәшкил иткән, ә шулай булуга карамастан, нигездә безнең көннәргә кадәр киң җәмәгатьчелек өчен генә түгел, фән өчен дә һәм композиторлар, музыка белгечләре өчен дә «томан артында» булган бай музыка культурасы мирасын ачуда. «Татар халык җырлары» — зур һәм житди фәнни хезмәт. Ул әле күп яклы тәфсилләп тикшерүне таләп итәргә бик хаклы. Без андый максатны үз алдыбызга куймадык. Бу киләчәк эше дип уйлыйбыз.
И. КАДЫЯРОВ.