Логотип Казан Утлары
Очерк

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ


ИЮЛЬ-АВГУСТ, 1972.
Язучы Иван Пивяев «Советская Мордовия» газетасында (1 июль) Кама буендагы удар төзелештән алган тәэсирләре белән уртаклаша. Ул үзенең якташы, комсомол оешмасы секретаре Аня Бибина турында бик җылы, матур итеп яза.
«Вечерняя Уфа» газетасында 5 июльдә газета хәбәрчесе «Урал-377» машинасы кабинасында Уфадан Чаллыга сәяхәте турында репортаж бастырып чыгарган. Анда ул Башкортстан кызларының һәм егетләренең автогигант төзүдәге тырышлыклары турында сөйли.
«Советская Россия» газетасы 6 июльдә «КамАЗны бөтен ил този» дигән баш астында удар төзелеш турында фоторепортаж биргән.
«Правда» газетасының үз хәбәрчесе Р. Сабиров газета укучыларын 12 июльдә Чаллыда СССР төзелүгә 50 ел тулуга багышланган кинофестивальнең «Рус кыры» дигән яңа фильмның премьерасы белән башлануы турында хәбәр итә.
Пермь өлкәсенең комсомол газетасы «Молодая гвардия» 14 июльдә тугызынчы бишьеллыкның индустрия гиганты — КамАЗ төзелешен шактый киң сурәтләгән мәкалә бастырып чыгарган.
«Строительная газета»ның 3 нче бите тулысы белой КамАЗ төзүчеләрнең нигез салуда борауланган коеларга тимер-бетон субайлар кою ысулын куллану тәҗрибәсенә багышланган. Бу ысулны өйрәнү' бөтен Союз алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Аиың чираттагы дәресләре Чаллыда үткәрелде (19 июль).
«Советская торговля» газетасының 22 июльдә чыккан салында хезмәт ияләре депутатларының Чаллы шәһәр Совете депутаты, комплекслы бригада җитәкчесе Гөлфия Медведевпның мәкаләсе урнаштырылган. Анда автор автогигант төзүчеләргә хезмәт күрсәтүче сәүдә һәм көнкүреш хезмәте оешмаларына эшлекле тәкъдимнәрен әйтә.
• Московская правда» газетасынын 25 июльдә чыккан санында «Москвичлар КамАЗга» дигән рубрика астында «Бөтен ил белән бергә» исемле мәкалә басылып чыккан. Анда Мәскоү проектчыларының, архитекторларының, машина төзүчеләренең КамАЗ беләк дуслыгы, башкала хезмәт коллективларының тугызынчы бишьеллык индустрия гиганты төзелешенә керткән өлеше сурәтләнә.
26 июльдә «Строительная гаэета«да Казан инженер-төзелеш тикшеренүләре тресты баш инженеры М. Горячев «Договор һәм нәтиҗәләр» дигән мәкаләсендә КамАЗда тикшеренү эшләре тәҗрибәсен анализлый.
ТАСС хәбәр итә: Минск шәһәрендәге автомобиль, мотор, подшипник һ. б водларда КамАЗ заводларында эшләячәк 300 дан артык егетләр һәм кызлар һонәр үзләштерәләр.
12 августта «Северный рабочий» газетасы Мәскоү. Минск автомобиль заводлары һәм Ярославль моторлар төзү заводы коллективлары ясаган КамАЗ автомашиналары үрнәкләрен юлларда сынау барышы турында яза. Яна машина башкалардан тигез, йомшак йөрешле булды, маневрлыгы, идарә нтудә җиңеллеге белән аерылып тора диләр сынаучылар. Ярославль заводында ясалган двигательнең сыйфаты да иң яхшы бәягә лаек.
Кама автозаводынын пресс һәм жьпо цехлары корпусларыңда катлар арасындагы сырлы плитәләрнең зур партиясен Приднепровск тимер-бетон конструк- □ияләр заводы Чаллыга озатты. Бу турыда ТАСС хәбәрчесе яза.
13 августта чыккан санында «Строительная газета» «Камада... Мәскәү» дигән мәкалә урнаштырган. Мәкаләдә башкала вәкилләренең КамАЗдагы эшләре һәм тормышлары сурәтләнә. Төзелеш көннән-көн яна позицияләр яулый. Ләкин штурмовщина дигән нәрсә биредә һич юк, тормыш үз ритмы белән ага. Мәскәүлеләр, башка төзүчеләр кебек үк, нормаль ял итәләр, күңелле, кызыклы итеп яшиләр, дип яза газета.
• Известия»нең 24 августта чыккан санында газетаның махсус хәбәрчесе А. Турбанов завод төзелеше барышы, торак йортлар, культура-көнкүреш биналары салганда туа торган проблемалар турында яза. Чаллы шәһәренең яңа йөзе формалаша,— ди ул.— Анда яшәүчеләр, шат күңелле, шау-шулы егетләр һәм кызлар, яңа кала һәм автозавод төзү белән бергә үзләренең киләчәк тормышларын да төзиләр.
ТАСС хәбәр итә: Чаллыда торак йортлар төзелешендә күрше Удмуртия республикасы вәкилләре ударникларча хезмәт үрнәкләре күрсәтәләр. Күптән түгел Ижевскидан Чаллыга ташчылар, штукатурчылар, балта осталары һәм башка Һөнәр ияләре — барлыгы 200 төзүче килде.
Зөлфия Нуриева туган авылыннан удар төзелешкә абыйсына ияреп килә. Абыйсы тәкъдиме белән азык-төлек кибетенә өйрәнчек сатучы булып керә. Тиз вакыт эчендә бу яя» һөнәрен үзләштереп кенә калмый, сәүдә эшендә иң тырыга хезмәткәрләрнең берсе булып әверелә. Бу турыда 29 августта чыккан «Советская торговля» газетасында «Комсомол путевкасы белән» дигән мәкаләдә сөйләнелә.
Казан инженер-төзелеш тикшеренүләре тресты коллективы проект-техник документларны әзерләү буенча договор срокларын кыскартырга, ә «Татграждан- проект» институты август аенда Зәй көпчәк заводы, Чаллыда культура һәм ял паркы чертежларын бирергә йөкләмә алды. «Промстройматериал» тресты коллективы һәм Казанның КамАЗ заказларын үтәүче башка предприятиеләре дә үз продукцияләрен вакытыннан элек җитештерәчәкләр. Удар төзелеш заказларын үтәү срокларын күзәтеп тору өчен махсус контроль постлары булдырылды. Бу турыда ТАСС хәбәрчесе язв.
Украина комсомол Үзәк Комитеты органы — «Комсомольское знамя* газетасы «Татарстанның яңа һөнәре» дигән мәкаләдә (30 август) укучыларын бишьеллыкның удар төзелеше белән таныштыра. Мәкалә авторы Камадагы автомобиль комплексы төзелешенә илебездәге республикалар, крайлар, өлкәләр керткән өлеш турында сөйли.
ТАСС хәбәр итә: КамАЗда Чиләбе машина төзү заводында ясалган 40 тонна йөк күтәрә ала торган ике авыр трайлар эшли инде. 60 тонналы өченче трайлар- ны да Урал машина төзүчеләре вакытыннан элек өлгерттеләр. Ул инде КамАЗ төзелешенә җибәрелде.
• Камада автозавод» дигән гомуми баш астында «Строительная газета» 30 августта удар төзелешнең көндәлек эшләрен сурәтләгән һәм төзүчеләр хезмәте турында зур фоторепортаж бастырып чыгарган.
• Волжская коммуна» газетасы 31 августта чыккан санында соңгы еллардагы ике бөек төзелеш — Тольятти шәһәрендәге Идел автомобиль заводы һәм КамАЗ арасындагы мөнәсәбәт, үзара ярдәмләшү, Куйбышевгидрострой белән Камгэсэнер- гострой коллективлары арасындагы социалистик ярыш турында «Кама колачы» исемле мәкалә басып чыгарган.
• Вечерняя Пермь*. «Вечерние новости» (Вильнюс), «Марийская правда», «Рабочий путь» (Смоленск) газеталары КамАЗ төзелеше барышын сурәтләгән АПН материалын басып чыгардылар.
ТАСС хәбәр итә: Тольятти шәһәрендәге Идел автомобиль заводында Чаллыдан килгән эшчеләр монтаж, станокларны, автомат линияләрне көйләү, ходка җибәрү һәм эксплуатацияләү һөнәрләренә өйрәнәләр. Ел ахырына кадәр биредә 2000 гә якын белгеч әзерләнәчәк.