ГҮЗӘЛ СӘНГАТЬ БЕЛӘН ОЧРАШУ
М Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының Казан каласындагы гастрольләре уңае белән.
il, «К. У.» N Ю.
Кызганычка каршы, тамашачының күңелен тетрәндерә торган спектакльдер сирәк туа. Берничә ел моннан элек «Сүнгән йолдызлар* спектаклен караганда тамаша залының киеренке тынлыкта утырганын күргән идем. Кәрим Тинчуринның ул трагедиясе татар театрында әле дә булса зур уңыш белән бара. Казан тамашачылары Казакъ академия драма театры гастрольләре вакытында Җәүдәт ага Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясен караганнан соң да шатлык хисләре кичергән иде.
һәм, ниһаять, менә бүген дә тамаша залы башкорт академия драма театры спектакльләрен карап шундый ук тойгылар кичерә. Мирхәйдәр Фәйзи әсәре нигезендә эшләнгән «Галиябану» спектакле тәмам булгач та, тамаша залында беравыкка тынлык урнашты. Гүзәл сәнгатьнең сихри тәэсиренә бирелеп, тамашачылар онсез калганнар иде. Бер мәлдән соң зал дәррәү кул чаба башлады.
Нәрсәсе белән тетрәтә соң «Галиябану» спектакле? Исмәгыйлнен җинаяте тетрәндерәме? Тамашачы автор тудырган үлемсез әсәргә сокланамы? Актерлар осталыгы шулай тәэсир иткәнме' Я булмаса режиссер яки рәссам хезмәтенә шулай сокланамы халык? (Спектакльнең режиссеры Рифгат ГафарАа*"$&самы — РСФСРның атказанган сәнгать эшлоклесе, РСФСР дәүләт премиясе лауреаты Галия Имашсва.)
Бу пьеса республикабызның бик күп театрларында барган һәм бара Бүгенге кендә Татар академия драма театры сәхнәсендә дә уйнала. «Галиябануяны куйма
ган бер генә үзешчән драма коллективы да юктыр. Димәк, Казан тамашачысы пьеса белән таныш дияргә тулы хакыбыз бар. Тамашачы өчен бу әсәрнең сюжеты да. ни белән тәмамланачагы да мәгълүм, әлбәттә. Исмәгыйл Хәлилне атып үтерә. Галиябану сөйгәненең үле гәүдәсе янында кан-яшь түгә.
һәр вакытта диярлек «Галиябану»ны мелодрама итеп уйный торганнар иде. Бүгенге спектакль башкалар белән чагыштырганда бик нык аерылып тора. Режиссер әсәрне мәхәббәт турында легенда итеп куйган. Бу спектакль татар-башкорт театры сәнгатендә зур яңалык булып туган.
Тамаша залына килеп кергәндә үк күңел кыллары режиссер камертоны тавышына кейлоне башлый. Бөтен сәхнәне матур ител чигелгән зур пәрдә биләп тора. Бу пәрде- не күргәч, күңел гүзәл сәнгать белән очрашуны сизенеп тибрәнә башлый. Бу сиземләү. бу дулкынлану оркестр уйный башлагач тагын да арта тошә: күз алдында сәнгать тудырган могҗиза башлана.
Беренче пәрдә мохитендә әле бәхетсезлек аһәңе һим ишетелми Бәдри кар> белән Галимәбану арасында тыныч, гадәти еңгемә бара. (БАССРның атказанган артисты Хәй Фәхрие* һәм БАССРның халык артисткасы Асия Нафикова.) Искиткеч матур куелган күренешләр, актерларның оста уены, башкаручылар тарафыннан оста табылган матур, табигый мәзәкләр тамашачыны рәхәтләнеп иелергә мәҗбүр итә. Бу елешләр — чын комедия, зур зәвыкъ белән эшләнгән комедия.
Алга таба без Галиябану белән Хәлилнең очрашуларын күрәбез. (БАССРның ar
161
казанган артистлары Нурия Ирсаева, Фидан Гафаров.) Шигърият һәм нәфислек белән сугарылган, романтикага кадәр күтәрелгән зур мәхәббәтне күреп тамашачы соклануын яшерә алмыйча аһ_итә. Артистлар тиз арада тамашачының күңелен биләп алуга ирешәләр. Каһарманнарны тамашачы никадәр көчле яратса, шул кадәр үк теләктәшлек белдерәчәк, алар өчен җан атып утырачак. Артистларның бу казанышы спектакль азагындагы тетрәнүгә әзерлек булып тора Артистларның тавышы йомшак, моңлы тавыш. Тааышлары көчле булса да, алар сак кыланалар, салмак сөйләшәләр, моңлы итеп җырлыйлар. Әйтерсең лә бу җырны алар түгел, ә мәхәббәт үзе җырлый, ике гашыйкның йөрәкләре бергә кушылып җырга әйләнә кебек. Мәхәббәт аңлатышу күренешләре гаять зур саклык вә нәфислек белән эшләнгән. Мәхәббәт гүзәле Галия- бану-Нурия дә, мәхәббәт каһарманы Хәлил-Фидан да баштанаяк гыйшык утына чумганнар. Уңышлы мизансценалар, пластик хәрәкәтләр һәм актерларның үз уеннарына ныклая инанулары—барысы бергә тупланган. Музыка да ике гашыйкның хисләрен тоеп соклана кебек; ча« ишетерлек итеп кенә оркестр уйный, әйтерсең лә музыка бу чиста мәхәббәтне өркетергә теләми. Музыка каядыр тирәндә, мәхәббәтнең үз эчендә яңгырый сыман. Болар һәммәсе, бер югары максатка буйсынып, спектакль- ансамбль тәшкил итәләр.
Тагын Бәдри белән Галимәбану. Тамашачы тагын елмая, тагын рәхәтләнеп көлә башлый. Галиябануга яучы булып Бадига карчык килә. (БАССРның атказанган артисткасы Фәридә Камалетдинова.) Галиябануның ата-анасы яучыны Исмәгыйл йомышы белән килгән дип уйлыйлар. Комедия жанрына хас булган буталчыклык туа. Әле һаман да фаҗига күренми дә. ишетелми дә. Барысы да ачыкланыр, барысы да берберләрен аңларлар да бар да яхшы тәмамланыр шикелле тоела башлый.
Якынаеп килгән фаҗига хакында музыка иң беренче хәбәрне сала (спектакльнең музыка өлешен Рим Хәсәнов эшләгән). Фаҗига турында искәртеп торучы бу аһәң бертуктамый алга бара, үсә бара. Шулай итеп, шул музыка белән фаҗига образы сәхнәгә керә Оркестр биредә сак уйный. Булачак афәт тавышы ерактан, тирәннән ишетелә. Ләкин, еракта булса да, фаҗига аһәңе ныклы адымнар белән якынлаша. Тора-бара бу афәт аһәңе азакка чаклы барып җитә. Артист Гайса Хәсәнов башка-руында Исмәгыйл коеп куйган явыз образ түгел. Исмәгыйл сабыр. Ул акыллы. Ул — мәһабәт һәм горур кеше. Исмәгыйл-Хөсә- нов чын-чынлап Галиябануга гашыйк. Горур кыяфәтле, җиргә нык басыл йөри торган егет ул Исмәгыйл. Көр, ләкин салмак тавышлы, уз абруен белеп кенә яши торган ул Исмәгыйл. Шул егет Галиябану алдына тезләнергә мәҗбүр була. Логик үсешт» бирелгән катлаулы образ буларак истә кала Хәсәновның Исмәгыйле. Яшь актер ышандыру көченә ия булган образ иҗат иткән. Менә шушы көчле характерлы, үзсүзле, каты буынлы кешенең горурлыгына тап те-шәргә тора: Галиябану Хәлил белән вәгьдә- ләшкән, Исмәгыйл бу хәлгә түзеп тора алмый. Ул бер дә исе китмичә генә Хәлилгә ата. Актер ышанычлы адымнар белән рольнең үтәли сызылган юлыннан Исмәгыйлне финалга кадәр китереп җит-
Спектакльнең иң тәэсирле, иң тетрәндергеч урыны үлем ярасы алган Хәлилнең егыла бару күренешендә.
Бөтен сәхнәгә җете кызыл утлар сирпелә. Әйтерсең лә бөтен кеше ут-хәсрәт эчендә калды. Сәхнә уртасында, менә егылам дип, яралы Хәлил басып тора. Ян-якларда кайгыдан катып калган кешеләрнең шәүләләре. Режиссер кино алымнарын уңышлы кулланган. Егетләр-кызлар туктап калган кино кадрларын хәтерләтә, Хәлил акрынайтылган кинокадрлардагы кебек салмак кына, акрын гына шуышып җиргә егыла бара. Оркестр кылларга тияр-тимес кенә, үзәк өзгеч итеп лейтмотив уйный. Бу күренеш гаять зур тәэсир көченә ия. Бу алымнар шаккаттыру өчен генә эшләнмәгән. Бу күренеш спектакльнең асылыннан килеп чыккан.
Тамаша залында киеренке тынлык. Тамак төбенә менгән өче төер тамашачыларның тынын каплаган. Өнсез калган тамашачы^ бераздан кул чаба башлый, һәр тамашачының йөзендә яшь аралаш елмаю чаткылары яна. Кешеләргә гүзәл сәнгать тәэсир иткән. Кешеләрне актерларның оста уены, режиссерның талантлы эше, рәссамның хезмәте сихерләгән!
Кылынган җинаятьнең сәбәбе нәрсәдә соң? Исмәгыйлыең мәкерендәме? Бәдринең комсызлыгындамы? Миңа калса, төп сәбәп боларда түгел. Хәсәнов Исмәгыйлне усаллыктан күзе томаланган кабахәт кеше итеп уйный. Бәдри карт та чын күңелдән кызына бәхет тели, югыйсә. Бәхетне ул Исмәгыйл- нең байлыгында дип уйлый. Исәп-хисапка
корылган вак крестьян психологиясе Бәдри- не үз кызын ирексезләп бай кияүгә бирергә этәрә. Әгәр дә башта ук буталчыклык чыкмаса. башта ук Бәдри хыялыйда алтын сарайлары кормаса, бәлки Хәлилне кияү итүдән дә ерак йөрмәс иде.
Сәбәп тирәидәрәк. сәбәп социаль мохит шартларында. Фаҗига патша режимы вакытындагы татар авылында бара. Дөньяны рәхимсез, дуамал байлар тотып тора. Төп каһарман капитал биредә Ирексезләү, сату-алу. ришвәтчелек белән дөнья тулган. Йөрәк яргыч җинаятьләрне йомып калдыра торган заман. Исмәгыйл һич икеләнмичә кеше үтерә. Чөнки ул киләчәктә җәзадан котылачагына ышана. Без аны шундук күрәбез. Старостаның ришвәтче икәнлеге моңа ачык мисал. (БАССРның атказанган артисты К. Назаров.) Хәлилне Исмәгыйл үтерүе расланды Шаһитлар җинаятьчене җәзага тартуны таләп итәләр. Ләкин староста Исмәгыйлне үз канаты астына ала. Сүз белән түгел, эш белән. Егетләрнең берсе бу хакта кычкырып әйтә. Староста кирәмәйләл торып зур кулы белән егетнең авызына суга да егетне бер янга алып ата. Икенче төрле итеп әйткәндә: староста йодрыгы дөреслекне әйтергә ачылган авызны томалады!
Староста Исмәгыйлне алып китә. Хөкем итәргә түгел, йолып алырга.
Мәхәббәт һәлак булды. Тамашачы күзендә яшь Ә йәзеидә елмаю Кунакларның уңышына сөенүдән туган шатлык чаткылары ул елмаю. Гүзәл сәнгать белән очрашудан алган бәхет очкыннары ул елмаю!
Роберт БАТУЛЛА.