ДИЛӘРӘ ХАНЫМ
езнең В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында меңгә якын фән эшчесе санала. Алар арасында исемнәре бик ерак илләрдә дә атаклы профессорлар бар. Язучы каләменә лаеклы дистәләрчә профессорлар, доцентлар, өлкән укытучылар һәм ассистентларны санарга мөмкин.
Фән ул шундый нәрсә, ул берәүне дә кызганмый, берәүгә дә ишеген ачып куймый. Аның баскычыннан югары күтәрелү өчен барлык көлеләре.
Ләкин тормышта һәрбер галимнең үзенчәлеге бар. башкаларда күрелмәгән сыйфатлары бар. Бу яктан мин Диләрә Тумашеваны беренче урынга куяр идем.
Алда без аның фән докторы булу дәрәҗәсенә ничек ирешүен күрербез, ләкин хәзер берничә деталь белән аны башка галимнәрдән аерып аласым кнлә.
Диләрә Тумашева тарих-филология факультетының бертавыш- тан сайлап куелган деканы. Ул — хәзер фәннәр докторы, профессор. Гыйльми Совет утырышлары аның җитәкчелегендә уза.
Шунысын да әйтик, факультетның Гыйльми Советы ике. Аның берсе факультетның эчке эшләрен карый, икенчесе диссертацияләр яклау буенча эш алып бара. Соңгысында Казаннан гына түгел, төрле шәһәрләрдән килеп, филология һәм тарих фәннәре буенча кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклыйлар. Докторлык дәрәҗәсе алу өчен яклау соңгы елларда була башлады. Диссертация яклаучылар — тарихчымы ул, филологмы — Советның профессор
чеңне салып эшләргә, эзләнергә, тикшеренергә, ачыш ясарга кирәк. Тырышлык, тырышлык һәм тагын бер тапкыр тырышлык! Көчеңне юк-барга сарыф итмичә — эзләнү, тәҗрибә ясау, тикшеренү, чагыштыру... Фән ул үзенә Мәҗнүн мәхәббәтен таләп итә, бүленми торган мәхәббәтне!
Фәнгә фанатикларча бирелгән кешеләр бездә дә күп, алар үсә тора һәм даны планетага таралган Казан университетының традициясен алар алга алып китәчәк. Фәнгә фанатикларча бирелү — ул архивлардан, лабораторияләрдән, китапханәләрдән чыкмыйча утыру дигән сүз түгел. Бездә совет галимнәре, алар фәнне марксистик- ленинчыл методологиягә таянып үстерәләр, үзләре дә тормыштан аерылган, мәгарәдә бикләнеп белем алган һәм халык интересларыннан ерак торган кешеләр түгел. Алар галимнәр һәм җәмәгать эшлек-
Тумашева җитәкчелегендә узуын яраталар, янәсе, аның кулы җиңел була, ВАКта (Югары Аттестация Комиссиясе) диссертация озак йөрми, тиз расланып кайта. Яклану Советы җыйнак, эшлекле һәм күңелле уза.
Факультетның икенче Советына күз салыйк.
Тумашевага кадәр дә без бик күп деканнар кул астында эшләдек. Аларның берсе дә начар түгел иде, үзебез сайлап куйган могтәбәр абзыйлар, исемле галимнәр иде. Ләкин Тумашева килгәч, Гыйльми Советларның эшлеклелеге көчәйде. Элек, мәсәлән, чал чәчле яки «фән кимергәндә» чәче бөтенләй коелып беткән кафедра мөдире аягүрә баса да:
— Без кафедрада шулай сөй-ләштек, Гыйльми Советтан раслауны сорыйбыз! — дия иде. Гыйльми Совет чал башка ихтирам йөзеннән аның сүз белән әйт
кән тәкъдимен раслый һәм «соңыннан рәсмиләштерергә» мөдирнең үзенә калдыра.
Хәзер мондый хәзерлексез чыгулар бетте.
Тагын шупдый кечкенә бер деталь.
Гыйльми Совет утырышлары гадәттә 93 нче аудиториядә уза. Ул аудиториягә бүлмәнең ике башыннан да керергә мөмкин. Профессор Тумашева декан булгач, алгы як ишек утырыш башлануга бикләп куела торган булды. Янәсе, җыйнак булыгыз, Совет утырышы барганда, элеккечо тугарылып, кереп-чыгып йөрмәгез. Докладчыга яки диссертация яклаучыга, утырышны җитәкләүче председательгә комачауламагыз. Соңга калмагыз, калгансыз икән, кешегә күренмичә, арттагы ишектән атлагыз!
Без шулай итәкләрне җыеп йори башладык.
Студентларның индивидуаль уку планнарын раслаумы, теге яки бу спецкурс программасын яки укытучыны раслау кебек, элек җиңел генә узып китә торган мәсьәләләрне декан иң элек җентекләп үзе тикшереп чыга. Кайвакыт мәсьәлә кире дә кагыла.
Элекке Советларда теге я бу мәсьәләнең, әгәр Совет членнарыннан берсе күтәреп чыга икән, каралмыйча калганын мин хәтерләмим. Хәзер:
— Бу мәсьәләне кафедра әзерләп җиткермәгән!
— Иң элек уку-методик комиссиясе карарга тиеш иде моны! — кебек сәбәпләр белән кон тәртибеннән төшеп калалар.
Гыйльми Советның бер утырышында яшь укытучылар белән эшләү һәм аларны тәрбияләү мәсьәләсе каралды. Югары уку йорты киләчәктә бүгенге яшьләр кулына күчәчәк ич, шуңа күрә яхшы алмаш тәрбияләү мәсьәләсе бик мөһим һәм ул Совет членнарының активлыгы белән узды. Яшь укытучыларның практик эшен тикшергән комиссия дә үз сүзен әйтте, кафедра мөдирләре дә үзләрендәге хәлне аңлатып, конкрет тәкъдимнәр ясадылар, карар проекты да укылды. Хәзер инде бер сүз дә өстәргә кирәк түгел шикелле иде. Деканыбызның эшне өстән-өстән генә түгел, чын мәгънәсендә гыйльми, политик югарылыкта хәл итәргә омтылуын без тагын бер тапкыр
күрдек. Ул мәсьәлтае Совет карамагына чыгарганчы үзе өйрәнгән, комиссия фикерләренә сукырларча ышанып калмаган һәм яшь укытучылар белән эшнең кайсы кафедрада ничек булуына анализ ясаган. Кайбер кафедралар яшь укытучыларны, әле тиешле методика белән коралланып җитмәгән килеш, башлыча татар бүлегендә эшләтәләр икән. ж
Бу — дөрес адым түгел.— диде Диләрә ханым. Совет анын _ тәнкыйтен кабул итте. 3
Факультетта интернациональ тәрбяя алып баруның торышы— < шулай ук Совет утырышында тикшерелгән җитди проблемалардан * идс. Бу аңлашыла да, чөнки без милли республика шартларында ? эшлибез, университетта милли бүлек бар. Дистәләрчә милләт бала- § ларын дуслык-кардәшлек рухында тәрбияләү аеруча әһәмиятле һәм = мактаулы хезмәт. Декан үзенең чыгышында идеологах факультетта һәрбер лекциянең интернационализм һәм патриотизм идеяләре белон ♦ сугарылган булырга тиешлеген әйтеп, патриотизмның мәгънәсен дә & киң рәвештә аңлатырга чакыра. Тар карашлылык интернациональ < идеяләргә сыймый, туган илгә мәхәббәте — туган авыл белән чиклә- з неп, өй артындагы каен яфракларына эленеп калмаска тиеш... Ул з Ватанның, халыкның героик көрәше һәм хезмәте, аның интернапио- < наль миссияне үтәү традицияләренә бәйле.
Профессор Тумашева, декан буларак, факультеттагы спецкурс- ~ лар системасын җентекләп өйрәнә, ләкин бу — мәсьәләнең бер ягы < гына әле. Ул спецкурсны кем алып бара, нәтиҗәсе нинди, ни өчен бу - кафедрада гыйльми дәрәҗәсе булмаган кешегә тапшырылган ул? Ник тәҗрибәле галимнәрнең еллык лекция сәгатьләре аз куелган? — әнә шундый мәсьәләләр уку процессының сыйфатын күтәрергә булышалар. Мондый мәсьәләләрне тикшергәндә декан Тумашева бик принципиаль позициядә тора һәм шуның белән ул кафедра мөдирләрен дә гыйльми җыйнаклыкка, дисциплинага өйрәтә.
Гыйльми Советта гына түгел, һәркайда уку-укыту процессының сыйфатын күтәрү чараларын эзли, таба һәм аны коллективка җиткерә белә.
Хәтердә әле, факультетның партия җыелышы КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында»гы карарын өйрәнүгә һәм шул уңайдан факультетның бурычларын билгеләүгә багышланган иде. Докладчы да, чыгып сөйләүчеләр дә бу тарихи карарны бик хуплап сөйләделәр, факультетның филология бүлекләренә йөкләнә торган бурычларны да бик дөрес күрсәттеләр. Ләкин Диләрә Тума- шевага нәрсәдер әйтелеп бетелмәгән төсле иде әле. Ул, мамык шәлгә төренеп, зур залның уртасында игътибар белән генә тыңлап утыра. Салкын тидергән булса кирәк. Шулай да ул мондый мөһим документ турында үз сүзен әйтмичә кала алмады. Аның тарихи әһәмиятен төрле яклап ачканнан соң, үзебезнең өскә йөкләнгән бурычларга тукталды:
— Без бит укытучылар, шушы карар нигезендә без үзебез укыта торган программаларны тирәнәйтү турында уйларга тиешбез!
Татар телә кафедрасын Тумашевага кадәр Мирфатих Зәкиев җитәкләде. Ул университетка сугыштан соң гына студент булып килгән сәләтле егетләрнең берсе. Университетны тәмамлады, аспирантураны гәмамлады, кандидатлык диссертациясе яклады, факультетның партбюро секретаре булып эшләде, шул ук вакытта баш күтәрмичә цокторлык диссертациясе яклар өчен киң фронтта гыйльми эзләнү-
1. <К. У.» М 10. 113
ләр алып барды. Докторлык диссертациясе дә якланды, элекке укы- тучыларының күз алдында ул доктор, профессор, кафедра мөдире дәрәҗәсенә күтәрелде.
Яшь галим университетка, фәнгә бик нык тамыр җибәреп, как-шамаслык булып береккән шикелле иде. Юк, калдырмадылар. Синең кебек яшь, энергияле һәм чын фән кешесе башка җиргә кирәк, диделәр. Профессор Зәкиевне Казан педагогия институтының проректоры, аннары ректоры итеп билгеләделәр!
Фән һәм административ эштә уңыш теләп, университет аны данлы юлга озатты. Хәзер мондагы кафедраны җитәкләү мәсьәләсе алга килеп басты. Кем булыр соң ул? Хәер, доцентлар җитәрлек, кирәк икән — телчеләрне Фәннәр академиясеннән дә табып була.
Университетта кафедра кебек урын бушаса, галимнәр арасында гаҗәп җанлану китә. Шул фән өлкәсендә эшләүчеләрнең кызыксынуы аңлашыла да, чөнки аның өчен кафедраны кем җитәкләве проблема! Синең гыйльми тикшеренү планыңны ул хуп күрерме, әллә син теләмәгән башка проблемага күчәргә кушармы.
Шунысы гаҗәп, башка кафедра кешеләре, хәтта икенче югары уку йортларында эшләүчеләр дә:
— Ул урынга кем килә?
— Кемне күздә тотасыз?
— Ә фәлән фәләнич берегезнең дә исенә килми булыр?! — кебек сораулар белән сине урамда туктатып, бик озак киңәш-табыш күрсәтәләр.
Билгеле, кафедра чаклы кафедра мөдире урыны бушагач, анда нәкъ мин эшләргә тиеш! — дип йөрүчеләр дә шактый була икән. Шуңа күрә, рәхим итегез, ачык конкурс белдерелә. Гаризаңны бир, документларыңны тапшыр һәм...
Мирфатих Зәкиев киткәннән соң, тел кафедрасын җитәкләргә теләүче галимнәр шактый булган, мин аны соңыннан гына белдем. Ләкин конкурс комиссиясе дә, университет җитәкчелеге дә Диләрэ Тумашева кандидатурасына тукталганнар. Гыйльми Совет аны бер- тавыштан раслый һәм кояшлы көннәрнең берсендә безнең коллектив аны тәбрик итте.
Кешене вакыт сыный, диләр. Вакыт узды. Диләрә Тумашева ка-федрасын менә дигән итеп фән юлыннан югарыга таба алып китте. Китап артыннан китап өлгерә, университетның нәшрияты аларны басып бетерергә өлгерә алмый. Әледән-әле фән кандидатлары исемен яулап диссертацияләр яклана. Алар арасында Тумашева җитәкләгән аспирантлар да бар.
һәм без яшь тел галиме белән юлда очраштык. Юлыбыз университетка таба иде. Мин кафедра хәлләрен, теге я бу иптәшнең хезмәте ничек бара икәнлеген сорашам, ә ул ашыкмый гына җаваплар кайтара.
— Бик әйбәт галим бит ул Диләрә ханым,— ди минем дустым.— Аның урыны миңа дәүләт аппаратында кебек тоела.
Ул башы белән Кремльгә таба ымлый.
— Анда ул җәмгыять өчен күбрәк файда китерер иде дип уй-лыйсыңмы? — дим мин.
— Нигә, дәүләт масштабында колач җәеп эшләүче кешеләр анда кирәкмимени?
— Бер уйлаганда, синең сүзләрдә дөреслек бар,— дидем мин.— Тормыш шуңа таба бара: һәр министр кимендә фөн кандидаты, алга табарак — докторы булырга тиеш! Ләкин Диләрә ханымның университет коллективыннан китәсе киләме соң?!.
— Әлбәттә, килмәс. Тик тормыш таләбе бар бит әле!»
Тормыш таләбе... Ә тормыш ана яшь кадрларны тәрбияләү бурычын йөкләгән. Һәм ул аны намус белән алып бара.
Чираттагы Гыйльми Советларның берсен Диләрә ханым бик салкын сүзләр белән ачып җибәрде. Авыру идеме ул, әллә улы авырыймы, ни өчен борчыла, нинди кайгысы бар?!
Мин арттагы рәттән күзәтәм һәм деканның күңелсезләнеп уты- ♦ руына үземчә сәбәп эзлим. Трибунада профессор Шофман сөйли. р башкалар тыңлыйлар. Диләрә ханым да тыңлый кебек, тик — күре- з нә, күңеле әллә кайда. Ул арада деканатның секретаре кереп. Тума- 5 шевага телеграмма тоттырды. *
Шундук Диләрә ханым телеграмманы укыды... Я ходай, үзгәрсә о дә кеше үзгәрә икән. Шул ук секундта Диләрә ханымның йөзе бал- т кып китте, ул шатланып көлде һәм телеграмманы гыйльми секре- = тарьга сузды.
Аудитория яктырып киткән кебек булды. Ниһаять. Шофман ♦ докладын тәмамлауга, декан аягүрә басты һәм:
— Әле генә Алма-Атадан телеграмма килде. Вахит Хаков док- < торлык диссертациясен уңышлы яклаган! — дип кул чаба башлады, g Яңа докторны Совет бердәм тәбрик итте. g
Барысы да аңлашылды: Диләрә Тумашева түземсезлек белән < яклау нәтиҗәсен көтеп торган икән. Иртән үк килергә тиешле теле- х грамма көндезге ике сәгатьтә дә алынмагач, коллегасы өчен бик нык х борчылган һәм ул аның йөзенә чыккан иде. ”
Музыкага баланы кече яшьтән өйрәтә башлыйлар, ә фәнгә? Югары уку йортыннан башланамы ул. аспирантураданмы? Миңа калса, фән дә музыка кебек, иртәрәк керешкәнне ярата. Билгеле, һәрбер ата- ана үз баласының киләчәген якты итеп күрәсе килә, тик профессорлыкка алдан ук әзерләмиләр булыр. Шулай да яшьлек юлынын кайсыдыр бер өлешендә, баланың сәләтенә карап, аның күңеленә орлык салып калдырырга тырыша.
Яшь Диләрәнең күңеленә фән орлыгы кайчан салынган, әйтүе кыен. Шулай да мин бу яктан ата-ананың роле зур дип уйлыйм. Диләрәнең әнисе — Әминә ханым татар мәктәбендә укытучы була, ул үзе Пермь өлкәсеннән, укытуы Төмән өлкәсендә. Дәреслекләр җитми, ләкин бу хәлдән чыгу юлы табыла. Ананың апалары кулдан дәреслекләрне күчерәләр. Моны Диләрә бала вакыттан ук күреп, белеп тора.
Уку яше кергәч, Диләрәне рус мәктәбенә бирәләр, Әминә ханым аны татарча да укыта. Җитмәсә, музыка мәктәбенә дә йөрергә мәҗбүр итә. Диләрә Сәйдәш маршларын. Җәүдәт Фәйзинең «Урман кызы» ноталарын өйрәнеп үсә. Ләкин мәктәптә ул математикадан да бик яхшы укучы исәпләнә.
Әтисе — Гариф абый — шулай ук эшчән кеше була. Ул пароходта кочегар, ФЗУда токарь. Соңыннан һөнәр мәктәбендә укыта һәм пенсиягә чыкканда училищеның директоры булып эшли. Гариф абый мебельләрне үзе ясый, үзе полировать итә; үзенә дә. балаларына да таләпчән була. Шул сыйфатны ул Диләрәдә дә булдырырга тырыша.
Ата-ана тәрбиясе уңдырышлы була: урта мәктәпне Диләрә отличнога тәмамлый. Шуның өстенә ул актив җәмәгать эшчесе: уч ком председателе, комсомол оешмасының секретаре... укуын җәмәгать эше белән бергә алып бара.
— Анасы укытучы, атасы директор булгач, дисезме?
Юк. Диләрә кайгы-хәсрәтсез үскән кыз түгел.
— Бишенче класста укыганда, миңа беренче тапкыр елка ясадылар,— ди Диләрә ханым.
Ләкин бу — Әминә ханымның кызын соңгы тапкыр куандыруы була. Март аенда ул туберкулездан үлеп китә...
— Әти белән икәү генә яшәдек. Әни үләр алдыннан әтигә «Диларә үскәнче» өйләнмәскә кушкан...
Унөч яшьлек Диләрәгә дәрес әзерләп кенә утырырга туры килмәгән.
ВЛКСМ Үзәк Комитетының рекомендациясе буенча Диләрә Җаббарова (кыз фамилиясе) Мәскәү дәүләт университетының көнчыгыш бүлегенә, филология факультетына укырга керә. Отличница буларак, аны имтихансыз алалар.
Мәскәү университеты аны эзлекле рәвештә фән юлына әзерли, чөнки Диләрә Гарифовнада нәкъ әнә шул фән кешесенә кирәкле сыйфатлар күренә. Мәдинә Богдановага ул кыргыз әдәбияты буенча курс эше башкара, төрек, үзбәк телләренең белгече булырга хәзерләнә, шул ук вакытта гарәп, фарсы, француз, немец телләрен өйрәнә. СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты Н. К. Дмитриев аны татар теле белән дә кызыксындыра. Төрек теле буенча университетны тәмамлаган Диләрә Җаббарова аспирантураны татар теле буенча уза.
Университетта биш ел, аспирантурада өч ел Диләрә Җаббарова белән бергә укыган шагыйрь Шамил Мәхмудовтан мин Диләренең студентлык еллары турында сөйләвен үтендем. Ул нинди максат белән кызыксынуымны сорады, мин әйттем.
— Алайсаң,— диде Шамил,— мин шагыйрьләрчә җавап бирим. Юкса, мин аның турында яхшы яктан бик күп сөйли алыр идем. Ул — Диләрә — эчтән балкый торган студентка иде. Белеме, культурасы, кешегә яхшы мөнәсәбәте белән балкый иде.
Яшьтән үк Себер татарларының сөйләшүләрен ишетеп үскән кызның игътибарын Н. К. Дмитриев Төмән-Тобол якларына юнәлтә. Аның җитәкчелегендә өч ел аспирантура сизелми диярлек уза. Нәтиҗәдә Көнбатыш Себер татарларының тел үсешенә багышланган диссертация яклана һәм Диләрә, инде Тумашева фамилиясен алып, 1952 елның азагында Казан дәүләт университетына килә.
Ассистент, өлкән укытучы, доцент, кафедра мөдире, профессор, декан... Ләкин бу баскычларны берәү дә бер елда, җиңел генә узмый. Еллар кирәк, аннан да бигрәк фәнгә гашыйк булу кирәк, аның үрләрен яулап алу өчен тырышлык һәм таш яуса да тукталмыйча хәрәкәт иттерә торган эчке яшерен көч булуы — одержимость кирәк. Диләрә Тумашевада шул көч мул булган, күрәсең. Укыту методикасын да ул җиңел үзләштереп ала. Сүз укыту методикасын теоретик белү турында түгел, үз җилкәңдә аның серләренә төшенү турында бара. Диләрә Тумгшева беренче лекциясен хәзер юмор аша гына искә ала:
— Ике сәгатькә җитәрлек конспект әзерләдем. Аудиториягә кергәч, ул 20 минутка гына җитте... Студентлар да усаллар, төрле сораулар биргән булып, минем белемне сыныйлар...
Аннан соң... үзенә таләпчән булу, йомшаклык күрсәтмәү, авырлыклар алдында тукталып калмау... Чыннан да аз гына вакыт эчендә ул фонетика, лексика, хәзерге татар теленең морфологиясе, тел белеменә кереш, төрки телләрнең төньяк-көнбатыш группаларының чагыштырма грамматикалары буенча спецкурс, татар һәм төрки телләрнең фигыль грамматик категорияләре буенча спецкурс кебек дисциплиналардан лекцияләр укый. Шуның өстенә өзлексез гыйльми тикшеренү, фәнгә өлеш кертү буенча эш алып бара.
Мәскәү университетында укыган чакта, 1947 елда, Диларә Себер > татарлары яшәгән җирләрдә тел өйрәнү экспедициясенә катнаша. Бу аның беренче экспедициясе. Беренче авырлыклар белән очрашу аңа беренче куанычлар алып килә: яңаны ачу шатлыгы!..
Шуннан соң ул тоташ егерме ел диярлек бик күп экспедиция* “ ләргә катнаша. Хәер, катнаша сүзе бу урында төгәл мәгънә бирми, чөнки ул экспедицияләрдә Диләрә Тумашева үзе җитәкче, ул — ■•оештыручы, маршрутны, тикшерү методикасын, эчтәлек юнәлешен һәм күләмен билгеләүче.
Бу экспедицияләргә хәзерләнүнең соңгы бер ун елы минем күз алдымда барды. Диләрә ханым кыш уртасыннан ук ул экспедиция- зләрнең программасын эшли, катнашырга тиешле студентларны әзерли, мәсьәлә кафедра утырышына күчә, аннан деканатка, ректоратының фән бүлегенә. Анда исә акчаны бик нык учлап тоткан булалар, ? бармак араларыннан сытылып чыккан унлыклар студентлар санып кыскартырга мәҗбүр итә. Чөнки әнә теге кафедра буенча да, монысы буенча да фәнни экспедицияләр шактый... Кеше санын кыскарту — калган катнашучыларның программасына өстәмә йөкләмә булып төшә... Ниһаять, экспедициягә юнәләләр... Кайткач, тагын хисап биреп бер мәш киләләр, экспедиция нәтиҗәләрен эшкәртү исә икенче елга чаклы сузыла. Шулай итеп, Диләрә Тумашевага 18 ел буе ял итәргә туры килми. Еллар узган саен, экспедиция материаллары да катлаулана, тормыш та катлаулана...
Алга китеп шунысын да әйтергә кирәк, кайчандыр Тумашева җитәкчелегендә экспедицияләргә катнашкан студентларның дистәдән артыгы фән юлыннан китәләр. Алар арасыннан фән кандидатлары, ассистентлар, редакция һәм партия эшчеләре үсеп чыкты.
Диләрә ханымның үз балалары да үсеп килә. Аларны да карарга кирәк. Җәйге ялның бик күп өлеше экспедициягә багышланган, яңа уку елы башланганчы атна-ун көн вакыт кала икән, путевкасыз-ни- сез, кыргыйларча (диким путем, ди бит халык) Кырымга барып чыгалар, монда әни кешегә яңа кайгы өстәлә:
— Ләйсән кая югалды соң, суга бата күрмәсен!..
— Равил,— дип дәшә ул иренә,— Айдар күренми бит, кая китте икән тынгысыз малай?!
Бер елны, яңа уку елы башлангач, без Диләрә ханым белән кафедрада очраштык. Ул миңа бик йончыган, ябыккан кебек күренде.
— Әллә быел да ял итмәдегезме? — дип сорадым.
— Чират тимәде шул,— диде Диләрә ханым һәм ягымлы гына елмаеп куйды.
Мин соңыннан сорашып белдем, Диләрә ханым, бер студентканы ияртеп, экспедиция урнашкан авылдан 16 километр ераклыктагы бер татар авылына барып кайтырга уйлый. 16 километр — Татарстан яки Башкортстан өчен куркыныч маршрут түгел, ә Себердә? Тнрә-ягы сазлык белән чолганып алынган, әллә кайда югалып яткан авылга барып чыгу өчен үзеңә канатлар куярга кирәк. Ботен җанлы тормыштан аерылып яшәгән ул авылга ат белән дә, машина белән цә баруы мөмкин түгел. Самолет утырырлык та урын юк, бары сукмакны белүче махсус кешеләр озатуы белән генә барып чыгарга мөмкин. Авылда клуб мөдире юл күрсәтә:
— Менә шушы сукмактан бер сукыр карчык узган. Сез дә шуның эзеннән китегез!..
Әгәр сукыр карчык таягы белән капшапа-капшана сазлыкны рзып, авылга барып җиткән икән, безгә — күзле кешеләргә — пигә /змаска! — дип уйлый Диләрә Тумашева.
Чыннан да, юлда андый-мондый хәвеф-хәтәр очрамый һәм Тумашева студенткасы белән кирәкле авылга килеп җитә. Курку авылда башлана:
— Ничек килдегез?
— Тирә-як аю белән тулган...
— Озатучыгыз да юк...
Фән белән мавыккан кайнар йөрәкле кызларга бозлы су коелгав кебек була... Ләкин килгәч инде эшне төгәлләмичә китү юк. Кирәкле белешмәләр алына, тел, диалект өйрәнелә, җирле сүзләр кәгазьга теркәлә. Хәзер инде килгән юлдан экспедиция үзәгенә кайтасы гына кала. Ләкин курыкмыйча ничек кайтырга? Кем озатыр? Кирәк чакта аның кешесе дә табылмый бит әле? Бик нык ялынгач, бер сунарчы боларны озатырга яллана. Ләкин ул Тумашеваларны ярты юлга чаклы да озатмый, сазлыкның иң куркыныч җиренә килеп җиткәч:
— Менә бу — аю юлы, менә монысы — сез барасы сукмак, бу якта да аю юлы, тегесе дә аю юлы. Сез шушыннан китегез!..— ди.
Диләрә ханым ул хәлне хәзер куркыныч төш шикелле искә ала һәм:
— Шуннан соң сазлыктан йөрмәскә ант иттем...— ди.
Ләкин бу эштә антка тугрылыклы булу читен икән, Диләрә Ту- машевага аны еш кына бозарга туры килә. Чыннан да, Төмән, Омск, Новосибирск, Томск, Кемерево өлкәләрендә берсе икенчесеннән йөзләрчә километр ераклыкта, урман араларында, сазлык уртасында калган утрауларда яшәүче дистәләрчә авылларның һәркайсысын йөреп чыгу һәм фән өчен кирәкле материалны туплау максат итеп куелган икән, ант истән чыгып тора.
Бер елны студентлар, экспедициядән кайткач, Диләрә ханымга сокланып та, аның исеме белән горурланып та болай сөйләделәр:
— Бер авылга һич ничек бара алмадык. Сазлык, сазлык... Диләрә апа вертолет яллап барып кайтты...
һәм шуннан соң ул авылга вертолет регуляр оча башлый.
Төмән өлкәсендә йөргәндә, Диләрә ханымга бер елганың икенче ягына чыгарга кирәк була, көймәченең алачыгы икенче якта, тик ул каядыр киткән. Ул арада су буен көтү сырып ала, Диләрә ханым көтү уртасында кала. Нишләргә? Сөзәргә әзер торган үгезләрне күреп, галим сыерлар арасыннан юлга таба йөгерә. Ул үгезләрнең аңа аларып карауларын башта аңламый, соңыннан гына үзенең кызыл сарафаннан икәнен күреп ала...
Егерме елга якын экспедицияләрдә йөргән кеше нинди генә маҗараларга очрамый, аның барысын яза китсәң, зур бер повесть килеп чыгарга мөмкин.
Кеше аягы тимәгән җирләрдән йөрү, билгеле, җиңел түгел, баштан төрле хәлләр кичә. Ләкин максат зур. Диләрә Тумашева «Себер татарларының диалекты»н тикшерү максаты белән яши. Ләкин тикшерүнең методлары төрле: мәсәлән, яңа бер диалекталь сүзгә очрадың, ди. Аның мәгънәсен ачыклау белән үзеңне чикләргә була, шулай ук диалектны татар һәм башка төрки телләргә мөнәсәбәттә өйрәнергә дә мөмкин. Монысы инде катлаулы эш. Диләрә Тумашева соңгысын сайлый.
Себер татарларының телен өйрәнүнең үз тарихы бар. Башта аны XVIII йөз азагында миссионерлык максаты белән өйрәнергә керешкәннәр. В. В. Радлов исә бу өйрәнүне гыйльми нигезгә сала. Себер татарларының диалектларын беренче булып классификацияли. Н. Ф. Катанов, совет чорында В. А. Богородицкий үзләреннән өлеш кертәләр. Соңгы елларда Л. Җәя әй, С. Эмиров, Г. Әхәтов, Н. А. Баскаков бу өлкәдә эшләп киләләр.
Ләкин боларның берсе дә мәсьәләне тулысынча иңләп алып, аның барлык проблемаларына тукталуны максат итеп куймаган. Тюркологлар Себер татарлары диалектларын төрле методика буенча, төрле максатлардан чыгып, һәрберсен башкаларыннан аерып алып өйрәнгәннәр. Шуңа күрә тел системасы гыйльми төстә язылмаган, булган диалектларның фонетик системаларын һәм грамматик төзелешен ф гыйльми рәвештә күрсәтеп бирергә кирәк була.
Бу бурыч тикшерүчедән Себер яки Көнбатыш Себер татарлары 3 дип аталган барлык төрки тел группаларын комплекслы тикшереп < чыгуны таләп игә. Димәк, Диләрә Тумашева Уралдан алып Кемеро * во өлкәсенә чаклы киң территориядә яшәүче барлык төркемнәрне £ өйрәнергә тиеш була. Әнә шундый глобаль тикшерү генә диалект £ массивларын билгеләргә, аларны берсен икенчесеннән аерып карар- § га мөмкинлек бирә, ваграк диалект берәмлекләренә бүлгәләргә, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, уртак һәм аерымлык сызыкларын бил- ♦ геләргә юл ачыла. е
Мин Диләрә Гариф кызы Тумашеваның докторлык диссертация- < сен менә икенче тапкыр укыйм. Укыган саен ул миңа кызык, укы- 3 ган саен аның гыйльми тирәнлеге күбрәк ачыла бара. Узылган 3 юлларның километрын исәпләп чыгарга мөмкин, язып алынган * диалектик сүзләрнең санын билгеләргә мөмкин, йокысыз төннәр, _ укылган китапларның саннарын да ачыкларга була, ләкин бу капи- “ таль хезмәтне башкарып чыгар өчен кирәк булган иҗади көчне һич- < ни белән дә тиңләргә мөмкин түгел. u
Ихтыярсыз, чорыбызның иң атаклы язучыларыннан берсе, ялкынлы публицисты һәм галиме Мариэтта Шагинян сүзләре хәтергә килә. Ул очерк язар өчен материал туплауның корзин кага гөмбә җыю түгеллеген әйтеп, бу хезмәтне бал кортының эше белән тиңли. Тормыш фактларын күңелеңдә эшкәртмичә, уз ширбәтең белән сы- гындырмыйча образ тумый.
Монда да шул ук, йөзләрчә авыллардан язып алынган сүзләрне портфельгә тутырып кайту белән эш бетми, тагын да катлаулырак эш, анализлар, чагыштырулар, үз ширбәтең белән сыгындыру еллар буе дәвам итә.
Шуңа күрә дә мин ул хезмәттә Себер татарларының тарихын, этнографиясен, археологик, антропологик белешмәләрен дә күрәм, этник группаларын һәм аларның диалектларын укыйм. Урыны белән Диләрә ханым статистикага да мөрәҗәгать итә, теге я бу төркемнең саннарын күрсәтеп уза. Ул җентекле рәвештә Тобол-Иртыш диалектын, аңа кергән төрле сөйләшләрнең фонетик, морфологик билгеләрен, Бараба диалектын, Томск диалектын — аңа караган яүштә, чат, калмак сөйләшләрен тикшерә.
Без зур хезмәткә рецензия язмыйбыз, шуңа күрә һәрбер проблемага тукталу һәм ул проблеманың нинди яктылыкта бирелүен күзәтү безнең бурычка керми. Ләкин озак еллар эзләнү-тикшеренүнең кайбер нәтиҗәләре укучылар өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм. Мәсәлән, Диләрә Тумашева тикшерү нәтиҗәсендә шундый йомгак ясый: нигездә кыпчак тибындагы төрле кабилә диалектларының йогынтысы-тәэсире, үзара мөнәсәбәткә керү нәтиҗәсендә грамматик структуралары барлыкка килгән диалектларның нык катнаш характерда булулары күзгә ташлана. Күрше (төрки һәм башка) телләрнең тәэсире әле дә төгәлләнмәгән.
Хәзерге вакытта Себер татарларына татар әдәби телендә хезмәт күрсәтелә. Аларның диалектлары исә татар теленең диалект системасына керә. Себер диалектлары бу очракта кече халыкларның тел үсешенә мисал булып торалар.
Себер татарлары бердәм гомумхалык теле тудырмаганнар, чөнки аларны берләштергән территориаль союз ныклы дәүләт төзелеше булып карала алмый, диалектлар исә аларга бердәнбер хезмәт күрсәтә торган тел берәмлекләре булып торалар.
Себер ханлыгы яшәгән чорда ук Себердә татар халкының нигезләре салына. Ләкин тарих дәвамында бу хәл тел, һәм территориаль берләшүгә алып килми. Бары Тобол-Иртыш бассейны территориясендә сөйләшләр якынлашалар һәм шул нигездә уртак диалект сыман, фәнчә әйткәндә, «койнэ» барлыкка килә. Ләкин ул да мөстәкыйль тел булып үсми.
Себергә татар теленен үтеп керүе һәм аңа йогынты ясавы Казан ханлыгы дәверендә үк башлана һәм аеруча XIX—XX йөзләрдә көчәя. Экономик һәм культура үсешендә югарырак баскычта торганлыктан, Идел буе татарлары Себер татарларының хуҗалык һәм тормыш-көнкүреш тәртипләренә зур йогынты ясыйлар. Себер формалашып кило торган татар буржуазиясенең тәэсирендә кала. Татарлар һәм бохара- лылар балаларын татар китап телендә укыталар. Әнә шул һәм башка факторлар Себердәге татарларның татар милләте белән кушылу процессын әзерли. Әдәби тел үрнәге итеп татар милли телен кабул итүгә китерә, тик бу процесс бары тик Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына төгәлләнә.
Ә сүзлек? Сез аңа да игътибар итегез. Биш меңгә якын сүз ялгыз сүз берәмлеге булып кына тормый. Сүзнең чыганагы күрсәтелә, кайсы төбәктә язып алынган, татар әдәби теленә һәм рус теленә тәрҗема ителгән, кирәксә — мисаллар белән ачыкландырылган. Монысы үзе генә дә бер диссертациягә тиң хезмәт.
Соңыннан аеруча зур ачыш булып бәяләнгән бу хезмәтнең башкарылу елларында мин Диләрә ханымга бер сорау биргән идем:
— Шушы эшләнгән кадәресе доктор исеме алырга җитәрлек ич, нигә сузасыз?!
Диләрә Тумашева болай дип җавап кайтарды:
— Җитсә җитәр, ләкин әле диссертацияне яклаганчы минем басылып чыккан китапларым да булырга тиеш...
Бу сүзләрдә Диләрә ханымның характеры күренмимени?!
Диләрә Тумашевага сорау биргән вакытта, аның шушы диссертациягә караган хезмәтләре генә дә университетның гыйльми язмаларында биш-алты исемдә басылган, аерым монография чыккан иде. «Көнбатыш Себер татарларының теле. Грамматик очерк һәм сүзлек» исемле 15 табаклык монография 1961 елда университетның гыйльми эшләр буенча уздырылган конкурсында икенче премия алган иде. Шуның өстенә аның соавторлыгында 1961 елдан алып урта мәктәпләр өчен тел дәреслеге басылып килә. Соңгы елларда IV—V класслар дәреслеген эшләде.
Бер караганда гаҗәп тә. Диссертация темасы буенча егерме табактан артык басма хезмәте булганда иң тыйнак кеше дә:
— Җитәр, инде югары гыйльми дәрәҗә алыр өчен бик күп бу! — дияр иде.
Ләкин фән Тумашеваның стихиясе. Ул ирешелгән белән канәгатьләнеп калмый. Ул һаман тикшеренә, һаман яза. Казан дәүләт университеты басмасында 1964 елда аның «Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе» исемле югары мәктәпләр өчен дәреслеге басылып чыга. Шунысын да әйтергә кирәк, ул инде күптән библиография дөньясында сирәк очрый торган китаплар рәтендә йөри. Аны сатып алырга мөмкин түгел: басылып чыгуга таралып бетә ул. Укытучылар аны китапханәгә килеп, күчереп алып китәләр.
1968 елда Казан дәүләт университеты нәшрияты Диләрә Тумашеваның «Себер татарларының теле» исемле китабының II кисәген бастырып чыгара, күләме 10 табак чамасы.
Фәннәр академиясенең «Наука* нәшриятында «Хәзерге татар әдәби теле» исемле монография (1969) басыла. Аның «Фигыль» бүлеге Тумашева тарафыннан язылган.
Барлыгы 150 табаклардан арткан хезмәтләр кабинеттан чыкмыйча гына язылмаган. Ул укытучылык эше белән, партия-совет эше белән үрелеп барган. Диләрә ханымның дүрт тапкыр Казан шәһәр ♦ Советы депутаты булып сайлануын, райком, партком, партбюро чле- - ны булып күп тапкырлар сайланып килүен искә алсак, гаҗәпләнмәс- 3 кә дә мөмкин түгел. Әйе, ул совет фәне кешесе, таш яуса да билге- < ләнгән үрне яулап алмыйча үзенә тынгылык бирми торган фән * кешесе! g
Ниһаять, диссертация тәмам. Ләкин аның әле чит кешегә күрен- п ми торган мәшәкатьләре җитәрлек. Минем бер сорашуым шул чорга 5 туры килде:
— Машинкада басылып ята, мин укып барам,— диде Тумашева.— Хәзер бу эшне башкарып чыгуыма үзем дә аптырыйм... Бик е нык арылган. Башымда диссертациягә караган проблемалар гына, * шулардан арынып булмый. Мине бераз арындыру өчен Равил спектакльгә алып китте. Сәхнәдә комедия бара. Әйбәт кенә уйныйлар да, әсәре дә начар түгел. Залдагы халык рәхәтләнеп көлә, ә мин берүзем « көлмим, көлә алмыйм... Үземә куркыныч булып китте, көлү сыйфа- я тымны югалттым шикелле... я
„ <
Ьу — аңлашыла торган хәл, иҗат кешесе дә спортсмен яки ча- u быш ат кебек. Бер ярсыганнан соң үз-үзеңне тыю кыен була, үзең иҗат иткән стихиядә яши бирәсең. Диләрә ханым, билгеле, көлү сыйфатын югалтмады, тик ул нинди генә оппонент булса да бәйләнерлек урын калмасын дип, ярсып эшләде..
Күп еллык хезмәт, ниһаять, галимнәр хөкеменә күчте, һәм әйтерсең барлык тел галимнәре Тумашеваның докторлык диссертациясен көтеп торганнар. Кайдан гына бәяләмә килми ул хезмәт турында! Аз вакыт эчендә. Калганы конвейерга салган кебек тоткарсыз эшләнде. СССР Фәннәр академиясенең тел белеме институты Гыйльми Советында 1969 елның 10 Октябренда яклау була, декабрьда Югары Аттестация Комиссиясе (ВАК) яклау нәтиҗәләрен раслый һәм Тумашевага доктор дигән исем бирә, ә бер айдан — 1970 елның январенда, аны профессор итеп раслыйлар. Мондый тизлекне галимнәргә хыял итәргә генә кала.
Менә мин диссертациягә язылган бәяләмәләрне укып утырам. Алар, әйткәнемчә, күп һәм аларның фикерен монда күчерү кирәк түгел. Шулай да кемнәр югары бәя биргәнлеген әйтеп китү урынсыз булмас: СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты А. Н. Кононов, профессор А. П. Дульзон (Томск), Төркмәнстан Фәннәр ака демиясенең член-корреспонденты М. Н. Хыдыров. Педагогия фәннәре академиясенең член-корреспонденты М. И. Махмудов, Казагыстан Фәннәр академиясенең тел өйрәнү институтыннан Ш. Сарыбаев, СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтыннан Ә. Нәҗип, профессор Э. М. Ахунҗанов, профессор X. Госманәв (Казан).
Венгрия тюркологы, филология фәннәре докторы Г. Хазан, профессор М. Рагимов (Баку). Башкортстан дәүләт университетының тел эйрәнү кафедрасы мөдире Т. Гарипов, филология фәннәре кандидаты Р. Бердыев (Ашхабад), филология фәннәре докторы В. Решетов [Ташкент).
Шунысына игътибар итегез, бу галимнәрне мактау сүзләре язарга берәү дә мәҗбүр итми, алар бу эшне намус кушуы буенча эшлн-
ләр, зур ачышның аларда канәгатьләнү хисе уятуы, сокландыруы, ниһаять, таң калдыруы кулга каләм алдыра.
Әмир Нәҗип үзенең бәяләмәсендә, мәсәлән, Тумашеваны өйрә-нелмәгән бик күп сөйләшләрнең генә түгел, бәлки моңарчы билгеле булмаган сөйләшләрнең беренче ачучысы дип таный. Ул саз ягы, тәвриз сөйләшләрен, Көнчыгыш-Тобол урынчылыгын һ. б. күздә тота.
Венгр тел галиме Г. Хазаи, немец тюркологы профессор Дёрфер фикерен дә кушып, бик матур бәя бирә. Дёрфер: «Болар белән автор тюркологиядә нык һәм хаклы урын алды»,— дигән. Хазаи ул фикергә кушыла. Дёрфер үзенең рецензиясен немец телендә бастырып чыгарган.
«Остяк теленең этимологик сүзлеген эшлибез»,— ди Хазаи. Шул сүзлекне эшләүдә бу хезмәтнең әһәмияте зур булганын әйтә.
Болардан тыш рәсми оппонентлар бар бит әле, алары диссертациянең һәрбер сүзенә игътибар итеп, һәрбер фикернең дөреслеген төрле яктан үлчәп карый торган, «бәйләнергә» сәбәп булырлык йомшак якларны эзләүче галимнәр, алар тагын да таләпчәнрәк, хәтта усалрак та. Рәсми оппонентлар барысы да фән докторлары, атаклы галимнәр: Казагыстан Фәннәр академиясенең действительный члены Смет Кенесбаев, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы Әхнәф Юлдашев һәм филология фәннәре докторы, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе Эрванд Севортян — барысы да диссертациягә югары бәя бирәләр.
— Әгәр диалектологның — хатын-кызның экспедицияләрдәге әледән-әле күченүләрнең барлык авырлыгын үз җилкәсендә алып баруын искә алсак,— ә ул эш юл газаплары белән, Себер сазлыкла- рының яңгырдан соң начар һава шартларында юлсызлыгы белән бәйле — без хәзер тикшерә торган хезмәтне төгәлләүнең никадәр катлаулы икәнлеге көн кёбек ачык,— ди академик С. Кенесбаев.— Хәтта минем һәрбер материалны җентекләп, бәйләнергә тырышып укуым да нинди дә булса принципиаль тәнкыйть сүзе әйтерлек материал бирмәде.
Кояш елмаюы кебек, мондый югары бәя һәм мактау сүзләре ишетү өчен, билгеле, тырышлык кына җитми, гыйльми-тикшеренү куль-турасының югары баскычта торуы да кирәк. Рәсми оппонентларның берсе, профессор Э. Севортян нәкъ әнә шул сыйфатның күзгә бәрелеп торуын басым ясап әйтә. Тикшеренү материалларының Тумаше- вага тарихи-лингвистик концепцияне алга сөрергә һәм аны исбат итәргә мөмкинлек бирүен әйтеп, Севортян, төрки телләрне өйрәнүдә, милли телләрнең формалашу тарихына мондый караш әле бөтенләй диярлек кулланылмаган иде, ди.
Казан дәүләт университетының Зур Советында Диләрә Гариф кызы Тумашеваны яшерен тавыш бирү юлы белән профессор итеп сайлыйлар. Ул шул Советта үзе дә катнаша. Советтан чыкканда, мия Диләрә ханымны университетның вестибюлендә очраттым. Аның йөзе көлә, күзләре көлә, бите алсуланган, ул тагын да яшәргән, ничектер бөтен барлыгы белән балкып тора. Ул шат иде һәм аны яшермичә:
— Әле генә Зур Совет мине профессор итеп сайлады! — диде ягымлы елмаеп.
Мин аны, күрәсең, беренче булып тәбрик иттем... Борчылулар, юл газаплары, «көлү сыйфатын» югалтулар онытылган иде. Зур
»шне башкарып чыгу шатлыгы аның бөтен күңелен биләп алган һәм ул алдагы гыйльми тикшеренүләр өчен ашкына иде шикелле. Яшермим, күз алдымда зур галим үсеп чыгуын кү*рү һәм аның инде фәп дөньясында танылуын белү, җитмәсә, шул галим белән дус булып яшәү миңа да бик күңелле.
Хәер, миндә генә тумый бит ул андый изге хис — бөтен халык ф горурлана, бөтен халык шатлана. Шуның бер чагылышын мин Татарстанның 50 еллыгына багышланган юбилей тантанасында күрдем.
Муса Җәлил исемендәге зиннәтле театрның тамаша залы шыгрым тулы. Анда республиканың иң атаклы кешеләре, төрле республикадан һәм өлкәләрдән килгән исемле кунаклар. Үзәктән килгән җитәкчеләр һәм кунаклар... Тирән дулкынлану белән без КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы члены, Үзәк Комитет секретаре А. П. Кириленконың ялкынлы речен
тыңлыйбыз. Ул Партиябез Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы ♦ Президиумы һәм СССР Министрлар Советы исеменнән Татарстанның е барлык хезмәт ияләрен республиканың илле еллыгы һәм аның < Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнүе уңае белән тәбрик а итә. з
КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре < Ф. Табеев безне тагын бер кат дулкынландырып доклад сөйли. ж
Шуннан соң котлаулар башланды... Алар күп. һәрбер республи- s кадан, һәрбер өлкәдән диярлек... <
Котлау сүзләреннән соң КПСС Үзәк Комитетына, Совет хөкүмә- 14 тенә, тантаналы мәҗлестә катнашкан барлык котлаучыларга җавап сүзләре яңгырый башлады. Эшчеләр исеменнән, колхозчылар исеменнән, яшьләр исеменнән рәхмәт сүзләре әйтелде. Мәҗлеснең рәисе фән һәм техника эшчеләре һәм гомумән интеллигенция исеменнән җавап сүзе өчен профессор Диләрә Тумашева чыгыш ясавын белдерде.
Диләрә Тумашева зәңгәр ефәк күлмәктән, гади генә, тыйнак кына, ләкин пөхтә кабартылган прическадан, яшьләрчә, җиңел генә трибунага чыгып басты. Ул дулкынлануын басу өченме, әллә тыңлау сәләтләрен киметкән кешеләрне уяту өченме үткен күзләре белән залга карап алды. Зал кинәт сагайды һәм барысының игътибары трибунага юнәлде.
Ул — җыйнак, чибәр. Беренче карауда фәнгә бик үк якын тормаган кеше сыман, бәлки артискадыр...
Юк, профессор, Казан дәүләт университетының кафедра мөдирә дип тәкъдим иттеләр ич!..
Күршесе белән нидер сөйләшеп утырган кунак абзый да кинәт трибунага борылды һәм Диләрә Тумашева сөйләп бетергәнче, бөтен зал белән берлектә, аңардан күзен алмады.
Залның күзе трибунада, һәркем күңеленнән, менә бездә ниндч фән кешеләре үсеп чыкты, дип горурлана иде!
Ә нәрсә уйлады икән ерактан килгән кунак? Бәлки ул бу тамашаны көтмәгәндер, бәлки көтсә дә, болай тәэсирле итеп сөйләр дип уйламагандыр! Ни әйтсәң дә татар хатын-кызларының элек коллыкта яшәгәнлекләрен ул яхшы белә ич. Элек кол хәлендә яшәгән хатын-кызлар вәкиленең берсе — бүген республика каршына басып, бөек трибунага чыгып, саф әдәби рус телендә матур итеп речь сөйли.
Аның рече кыска, ләкин тыгыз эчтәлекле иде.
— Республикабыз хезмәт ияләре, бөек Ватаныбызның барлык халыклары белән бергә. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, җимереклектән, ачлыктан, хәерчелектән һәм наданлыктан экономика, фән һәм культура биеклекләрен» менүнең авыр юлын намус белән узды.
ДИЛӘРӘ ХАНЫМ
Ул сүзен шулай башлады һәм Совет власте елларында Казан галимнәренең һәрбер өлкәдә атаклы фәнни мәктәпләр традицияләрен уңышлы үстереп, хәзерге заман фәненең иң алдынгы чикләренә чыгулары турында үтемле итеп сөйләде, һәм зал Тумашеваның үзен дә фәннең алдынгы сафында баручыларның берсе итеп таныды һәм кайнар алкышлады. Бу алкышлауда Татарстан хезмәт ияләренең дә. кунакларның да горурлыгы яңгырады.
Мондый горурлану чагылышын мин тагын күрдем.
Университетның өченче каты белән дүртенче каты уртасында, киң баскыч шактый зур мәйданга китереп куя, аннан баскыч ике якка аерылып менеп китә. Ике кат уртасындагы стенада расписаниеләр, төрле белдерүләр, афишалар. Алардан да өскә бер вакыт эре хәрефләр белән язылган транспарант менеп утырды:
— «Ленин ордены белән бүләкләнгән профессор Д. Г. Тумашева- ны кайнар рәвештә котлыйбыз!»
Бу — студентларның, факультет коллективының чын күңелдән әйтелгән ихтирам сүзләре иде!
Кешене төрлечә өйрәнергә мөмкин: анкетасына карап та, кеше биргән характеристика аша да, эшкә һәм кешегә мөнәсәбәте буенча да, речьләрен тыңлап та. Кайгы-хәсрәтне һәм шатлыкны кичерә белүен күрү дә бик мөһим. Дуслык юлда сынала, диләр, бер үк эшне бергәләп башкарганда тагын да күбрәк күреп, танып була кешене.
Моннан берничә ел элек Татарстанның партия өлкә комитеты безгә бик җаваплы бер эш тапшырды. Без — Диләрә Тумашева, Мөхәммәт Гайнуллин һәм мин — өчәүләп, ул эшне башкарып чыгарга тиеш идек. Безгә шактый авыр һәм четерекле бурыч йөкләнде: заманында саксыз әйтелгән сүзләргә таянып, кайбер галимнәр тарафыннан ямьсез ярлыклар тагылып, кирәкле-кирәксезгә әвәләнә башлаган мәрхүм бер галим һәм җәмәгать эшлеклесенең революциядән соңгы 20—25 еллык хезмәтенә объектив дөрес, партиячел принципиаль бәя бирергә тиеш идек.
Бу катлаулы һәм икеләтә җаваплы эшкә без вакыт кызганмадык. 1919 елдан алып архив документларын күтәрергә туры килде, галим язган мәкалә-хезмәтләрне җентекләп өйрәнергә һәм аларны бүгенге караштан чыгып бәяләргә кирәк булды. Эш эшләнде, тиешле белешмә өлгертелде һәм партия галимнең данлы исемен фәнгә кайтарды.
Эш башкару процессында мин Диләрә Тумашеваның нинди көчле галим булуын күрдем. Аның көчлелеге комиссия утырышларына кичекмичә килүендә һәм актив катнашуында гына түгел, бәлки фикерне дәлилли белүендә, һәрбер фактның җирлеген, нигезен күрсәтеп, аны гыйльми телгә салып әйтә белү — дәлилләү осталыгын күрдем мин Тумашевада. Формаль белешмә язу өчен һәм аны матур итеп сурәтләп күрсәтү өчен безгә өстә яткан фактлар да җитә иде шикелле. Ләкин тарихка хыянәт итәргә безнең хакыбыз юк, күбрәк фактларны актарып чыгарырга һәм төрле яктылыкка куеп карарга кирәк иде. Хезмәт язылган вакытта ул никадәр актуаль һәм дөрес булган, нинди яңалык китергән, вакыт сынавын ничек узган һ. б. һ. б. яктылыкларга тотып карау тиешле табылды.
Шул чакта миндә Тумашева турында очерк язу теләге уянды һәм мин материаллар туплый башладым. Җыя башлагач, ул шул кадәр үсте, аларны очеркка сыйдырып бетерү мөмкин булмады. Мин галимнең фәнни конференцияләрдә катнашуын, чит илләргә докладлар белән чакырылуын язып тормыйм.
Фән кешесе туктауны белми, ул һаман хәрәкәттә, фән проблема1 лары эчендә; аның дәреслекләр дә язасы бар, төрки телләр атласы комиссиясендә дә эшлисе бар, яшь галимнәргә җитәкчелек итәсе бар...
Галимнең тормыш иптәше Равил Тумашев — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — Татар дәүләт республика күчмә театрының баш режиссеры булып эшли. Димәк, аның* да гомере тынгысыз эштә, һәр вакыт хәрәкәттә — сәяхәттә үтә. Шунлыктан гаилә тормышын гармонияле алып бару кызыклы проблема булып алга баса. Балалар таза булсын, укуда бер генә юнәлештән китмәсен- ♦ нәр, эстетик тәрбия, музыкаль белем алсыннар... Вакытында аша- 5 сыннар, вакытында уйнасыннар... Гомумән тормышның ул ягын да i яктыртасы иде, юкса, Диләрә ханымга тормыш гел көлеп кенә тора < икән дип уйлаулары ихтимал. х
Юк, тормыш алай елмаеп кына тормый, ул катлаулы һәм кы- ? рыс, үзе белән еш кына борчылулар алып килә. Әле Айдар авырып £ китә, әле үзе, я әтисе грипп ияртеп кайта. Әле студентлар, я студент S булып уза алмаган яшьләр килеп балавыз сыга башлый... Укытучыларның мәрхәмәтенә ышанып, җиңел генә имтихан бирергә йөрүче ♦ студентлар — бигрәк тә читтән торып укучылар — кемнең эчен по- е шырмый. Ниндидер сәбәп белән лекциягә килмәгән укытучы декан- < ны борчымыймы тагын! □
— Без студентларның үзешчән сәнгать коллективларын универ- Э ситет дәрәҗәсенә күтәрә алмыйбыз,— диде миңа Диләрә Тумашева * бер вакыт.— Бу мине бик борчый. Җырда вокаль культура җитми. " Мин бу юлда бик күп эшләдем, шулай да...
Әйе, бу җитди борчылу! Университет студенты үзешчән сәнгать < өлкәсендә дә профессиональ югарылыкта торырга тиеш!
Юлбашчыбыз Ленин исемен йөрткән университетта студент булу да мактаулы эш, билгеле. Ләкин һәрбер укытучы яшь студентлардан киләчәк галимне эзли башлый.
— Бер яхшы шәкертем бар иде,— ди Диләрә ханым,— ул да шагыйрь булып чыкты.
— Нигә, шагыйрь булу начар түгел ич!
— Шулай да ул фән өчен туган кеше иде!
Яхшы, перспективалы студентлар күп. Ләкин начар студент каян килеп чыга соң? Конкурс имтиханнары биреп керәләр, кайбер елны бер урынга 5—6, яки аннан да күбрәк гариза алына. Шул биш-алты кешедән иң сәләтлесен, иң зирәген сайлап алган кебек буласың, ә укый башлагач, университет йөкләмәсе егетнең җилкәсен баса, кызларның күз яшьләрен сыгып чыгара.
Хәер, зарланулар җитәр. Минем каршымда бер сорау тора, шуңа җавап биреп, очеркны очлыйсым килә.
Ни өчен мин бу образны сайладым? Диләрә Тумашева татар хатын-кызларыннан беренче тел галиме түгел, ул беренче профессор да түгел. Совет власте елларында өлгергән татар хатын-кыз профессорларын Казанда гына түгел, үзәк шәһәрләрдә дә, төрле фән өлкәсеннән шактый табарга мөмкин (алар турында «Казан утлары» матур-матур очерклар да бастырып килә). «Беренче» дигән сүз белән хәзер кемне дә гаҗәпләндереп булмый. Заманы башка хәзер, эстафета да башкалар кулына күчте. Сыйфат заманы хәзер, чор таләпләренә җавап бирерлек фән үстерү заманы, фәннең алгы сызыгында торып эшләү заманы. Диләрә Тумашева. бердән, әйткәнемчә, хәзерге чор фәненең иң алдынгы сызыгында тора.
Икенчедән, фән диңгезенә чумып, хатын-кыз сыйфатларын югалткан галим түгел. Совет хатын-кызларында булырга тиешле сыйфатлар идеалына ул үрнәк була ала, моңа матурлык идеалы да керә. Бу — минем генә фикерем түгел.
Безнең университетта студентлар тарафыннан бик нык хөрмәт нтелә торган тарихчы В. Н. Смирнова бар. Вера Николаевна Смир-
нова «Революциянең демократик һәм социалистик этапларында хатын-кыз мәсьәләсе» дигән темага докторлык диссертациясе төгәлләде. Шул диссертациянең авторефератын ул, түбәндәге сүзләрне язып, Диләрә ханымга бүләк иткән.
♦Тирән акылы һәм нәзакәтлелек дәрәҗәсе белән булмаса да, иҗтимагый тормыштагы активлыклары һәм шул ук вакытта чын хатын-кыз булып кала белүләре белән хатын-кызлар мөмкин кадәр күбрәк Сезгә охшасыннар иде. Минем уйлавымча, хатын-кыз мәсьәләсенең хәл ителүе нәтиҗәдә нәкъ менә шуңа китерергә тиеш тә».
Әйбәт әйткән, хатын-кызны, Диләрә ханымны аңлап, белеп әйткән.
Борын-борыннан ук барлык шагыйрь-язучылар идеаль хатын образын эзләгәннәр. Үзләренең фәлсәфи карашларына, чорның зәвыгына яраштырып аны мактап язганнар. Эллада шагыйре Гомер, мәсәлән, Пенелопа образын Одиссейга тугрылыклы булуы өчен мактап җырлый. Урта гасырда хатын-кыз образы нинди геаә кыяфәттә сурәтләнми: ул тормыш бизәге дә, илаһи ләззәт чишмәсе дә, иргә кәнизәк һәм колларча буйсынган кеше дә. Шагыйрьләр аның матурлыгына сокланалар, зирәклеген мактыйлар, кайнар мәхәббәт белдереп баш ияләр... Ләкин нигездә хатын-кыз ирнең хезмәтчесенә, аның уенчыгына әйләнеп кала.
Социаль мөнәсәбәтләр үткенләнгән саен хатын-кыз образын җан-ландыруга да төрле һәм катлаулы үзгәреш керә. Хатын-кызның социаль йөзе, иҗтимагый тормыштагы роле, аның аяныч язмышы һәм хатын-кыз азатлыгы мәсьәләләре күтәрелә.
Татар әдәбияты тарихына килеп. XIX йөзнең икенче яртысыннан гына — Муса Акъегетзадә, К. Насыйри, 3. Бигиев әсәрләреннән алып тикшерә башласаң да, хатын-кыз образының сурәтләнү эволюциясен күзәтү гаҗәп кызыклы булыр иде. Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, М. Гафури, Ш. Камал, М. Фәйзи әсәрләрендәге бәхетсез язмышлы татар хатын-кызлары безне уйландырмыймыни?! Ә совет чоры хатын-кызлары?
Шунысы характерлы. Совет власте елларында хатын-кызның социаль актив ролен Г. Ибраһимов укытучы кызлар образы аша күрсәтә башлый. Революциянең беренче еллары өчен укытучы хатын- кыз образы идеаль иде һәм бу табигый хәл, чөнки алар, беренче булып. социалистик революциянең савыктыру җилен аңлау югарылыгына күтәреләләр һәм беренче булып революция идеяләрен массага җиткерүче пропагандистлар булалар.
Шәхси бәхет өчен түгел, халык бәхете өчен көрәшүче, революцион пафослы хатын-кыз образларын кайсы шагыйрь җырламаган?
Шулар арасыннан минем Һади Такташны аерып аласым килә. Гаилә тормышы, иҗтимагый хезмәт һәм җәмәгать эшенең социаль гармониясенә ирешү турында ул нинди борчыла һәм хыяллана иде!
Бүгенге көндә дә кешенең матурлыгы һәм аның социаль йөзе иҗтимагый хезмәтеннән аерым карала алмый. Матур гаилә төзү, иҗтимагый эштә дан казану — аның җәмәгать эшенә дә бәйле. Димәк, матур гаилә тормышы — иҗтимагый хезмәт һәм актив җәмәгать эше белән үрелеп барырга тиеш. Моны хәзерге тормыш үзе таләп итә һәм шул өч матурлыкның гармоник берләшүенә бөтен мөмкинлекләрне тудыра.
Иҗтимагый хезмәт бик җитди фактор, ул һәр нәрсәгә материаль җирлек әзерли. Социализм җиңгән илләрдә хатын-кызлар экономик яктан ирләренә бәйләнмәгән. Аларга ирләре белән бер үк дәрәҗәдә квалификация алырга мөмкинлек бирелгән һәм чынлыкта тормыш фактлары урта яки югары белемле хатын-кызларның саны ирләргә караганда югарырак булуын күрсәтәләр, димәк, аларның квалификацияләре дә — экономик бәйсезлекләре дә югары.
Гармоник тормыш өчен бу фактор хәлиткеч роль уйнаса да. ул әле җитми. Мәхәббәт мәсьәләсе дә мөһим. Моннан ике ел элек «Литературная газета» «Гаиләне нәрсә беркетә?» исемле репортаж баскан иде. Аның авторлары Варна шәһәрендә уздырылган VII халыкара социологлар конгрессында катнашучы галимнәр белән очрашканнар. Андагы галимнәр мәхәббәт — гаиләне беркетүдә беренче урынны тота дип карыйлар. Билгеле, мәсьәләне мәхәббәт кенә хәл итми. Атаклы поляк социологы Ежи Пиотровский тагын шул мәсьәләгә туктала:
«Тәҗрибә күрсәтә,— ди ул,— йорт хуҗалыгы белән генә шөгыльләнгән хатынга караганда, хезмәт итүче хатын-кыз үзенең тышкы кыяфәте, туалеты, манералары турында күбрәк кайгырта. Акыллы белемле, социаль актив, югары даирәдә теләсә нинди әңгәмә алып бара торган, үзенең тышкы кыяфәте белән һәр вакыт яхшы, матур, тормыш тонусы булган кеше — меиә хәзер шундый хатын идеалга якын тора».
Мин Диләрә Тумашевада идеалга якын торган хатын образын түгел, бәлки безнең Советлар илендә, Коммунистлар партиясе тарафыннан тәрбияләнгән бүгенге алдынгы актив хатын-кыз образын кү- рәм. Ул гаиләне, фәнне, иҗтимагый хезмәтен һәм җәмәгать-партия эшен бергә гармоник куша белгән хатын. Ул социаль актив, зур һәм кыю омтылышлы галим, тәрбияче һәм ана, гаиләне цементлаучы көч, үзенең кышкы кыяфәте белән матур-мөлаем, теләсә нинди югарылыкта, теләсә нинди темага әңгәмә алып бара белүче идеаль хатын!
Моны мин һичбер ташлама ясамыйча әйтәм. Чөнки Диләрә ханым аңа мохтаҗ түгел!