Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


БРЯНСКИДА СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ
КӨННӘРЕ
Ленин премиясе, СССР дәүләт премияләре
лауреаты, күренекле шагыйрь һәм публицист,
«Советский Союз» журналының баш редакторы
Николай Грибачев җитәкчелегендәге язучылар
бригадасы Брянск өлкәсендә совет әдәбияты
көннәре үткәрде. Әдәбият бәйрәме Брянск
өлкәсенең фашистлардан азат ителүенә 30 ел. Ф
И. Тютчевнын тууына 170 ел тулуа багышлап
уздырылды Маскәү, Ленинград, Казан,
Ярославль. Ставрополь һәм Брянск язучылары
өлкәнеи тормышы, тугызынчы бишьеллыкның
хәлиткеч елында Брянск хезмәт ияләре
ирешкән уңышлар белән таныштылар.
Дятьково хрусталь заводын да, «Дормаш»
машиналар төзү заводында, Фокино цемент
заводында, уку йортларында, культура
сарайларында, колхозчылар алдында
чьпышлар ясадылар.
Брянск җирендә туып-үскән күренекле
шагыйрь Федор Иванович Тютчев музее
урнашкан Овстуг поселогында ун мен кешелек
шигьри митинг үткәрелде
Язучылар бригадасы, атаклы IlapiH- заннар
аланында булып. сугышта һәлак булган
партизаннар һәйкәл-монументына. машина
йөртүчеләр һәйкәл-монументына чәчәк
бәйләмнәре салдылар. Партизан аланында
язучыларны партизан-ветераннар каршылап,
данлы көннәрнең истәлекләре — землянкалар,
сугыш барган урыннар белән таныштырдылар.
Соңыннан КПССныи Брянск өлкә комитеты
беренче секретаре М. К- Крахмалев язучыларны
кабул итте, өлкәнең Бөек Ватан сугышыннан
соң ирешкән уңышлары турында сөйләде,
язучыларның сорауларына җавап бирде.
Бу зур әдәби бәйрәмгә Казаннан Гариф
Ахунов катнашты.
ЖУРНАЛ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ
Татарстан язучылары союзы идарәсенең
чираттагы киңәйтелгән утырышында «Казан
утлары» җурналынын 1—b саннарында чыккан
әсәрләр турында фикер алышу үткәрелде.
Проза әсәрләре турындагы докладны
филология фәннәре кандидаты Ф. Ганиева
ясады Ул башлыча журналда басылып чыккан
ике зур әсәргә —Э. Касыймовныц «һаваларда
тургай» романына һәм X. Хәй- руллиннын
«Канатлар талмасын» повестена тукталды.
Э Касыймов романында әсәрнең нигезе
булырдай җитди вакыйга — эзлекле логик үсеш
юк,—диде докладчы,—сюжеты таркау. өзек-
өзек кисәкләр бер-берсенә ялганмын, ул
кисәкләрдә сурәтләнгән вакыйгалар геройлар
язмышында хәлиткеч роль уйнамый. Хәтта
кайвакытта вакыйга үзе күренми, автор яки
әсәрнең герое сүзләренә генә ышаныр-а
мәжбүр булабыз. Әйтик. Госманның Зөфәргә,
директорга, жыелыштагыларга сөйләгәннәре
тасвирлауны алыштыра Геройлар арасындагы
мөнәсәбәтләр дә тиешенчә тыгыз түгел. Күп
кенә эпизодлар тәмамланып та бетмн.
Госманның туган авылында әнисенең амә-
нәтен үтәү вакыйгасы нона мисал була ала.
Шулай ук Госман җитәкчелек иткән
табораторияиең завод тормышындагы роле дә
язучы игътибарыннан читтә калган. Менә
шундый кимчелекләр романның төп герое
Госман образын да зәгыйфьләндер- гән
Әсәрнең төп конфликты булырдай вакыйгалар
өстән-өстән генә сөйләнелгәнгә Госман һәм
башка геройларның характеры да йомшак
булып чыккан.
Романның икенче бер герое Зөлфәгә бәйле
вакыйгалар да — мотивлары булмаган
мөнәсәбәтләр, максатсыз, эшсез аптырап
йөрүләр генә. Зөлфәнең Зәбир дигән егет
турында уйланып йөрүе. Фуат- тан качуы,
очрашырга туры килсә, кирегә борылуы,
Асиядан гел көнләп өч нарат арасында адашып
йөрүе укучынын кәефен ала башлый Аның
мәхәббәт дип өзгәләнүләре стакандагы
давылны хәтерләтә. Асия образы да әсәрдә
куелырга тиешле проблемаларга бик үк
бәйләнеп бетми. Өстәвенә, алар икесе дә татар
хатын-кызларына хас булган тыйнаклык,
нәфислек, ягымлылык кебек матур сый-
фатларга ня түгелләр
Гомумән алганда, «һаваларда тургай»
тәмамланган бер бөтен әсәр булып җитмәгән,
анда авторның үзе сурәтләгән вакыйгаларга да.
геройларга да мөнәсәбәте аңлашылмый Шуңа
күрә укучы өчен дә әсәрдә нәрсә яхшы, нәрсә
яман, кем хаклы, кем хаксыз икәне ачык түгел.
Байтак вакыт химиклар арасында яшәгән
язучының химия өлкәсендә эшләүче кешеләрне
ныклап өйрәнмәве, алар- нын характерын калку
итеп бирә алмавы әдәби осталыгын арттыру
ягыннан җитәрлек эшләмәвен күрсәтә.
«Канатлар талмасын» — яшь авторның
беренче зур күләмле әсәре. Әйтергә кирәк, бу
повесть—1973 елның беренче яртысында
дөнья күргән уңышлы әсәр.
Автор авыл хуҗалыгы темасының бүгенге
кон өчен хәлиткеч әһәмиятле ягын таба алган.
Повестьта конфликт кискен, геройлар мөнәсәбәте
тыгыз. Тормышның төрле каршылыклары белән
көрәштә аларнын характерлары ныгый
Геройларның үз йөзе, уз язмышы бар. Менә шуна
күрә дә аларнын һәркансы — Рәшаг Га- лиевич та.
Рамай да, Шәкүр белән Заман картлар да, Кәрам
да, һәнүз. Дамир лар да, Сәвия. Сәкинә һ. б.
геройлар да — истә калырлык образ булып җит-
леккән.
Әсәрдә бәхәс уятырлык вакыйгалар һәм
мөнәсәбәтләр дә юк түгел Мәсәлән, Рамайның
хужалык итүдәге кайбер алымнары, Рамайнын
Мәрьям белән, Сәвиянең Дамир белән
мөнәсәбәте Әлбәттә, автор повестьны китап итеп
чыгарганда, боларны истә тотар дип ышанырга
кирәк.
Аннары докладчы Р Батуллиниын «Бер
юлда*. М Галиевнең «Ана». С. Сө- ләйманованын
«Шаһигә» хикәяләренә тукталды. алардагы
уңышлы һәм кимчелекле якларны күрсәтте
Тәнкыйтьче Н. Хнсамов үзенең докладын
журналда басылган поэзия әсәрләренә
багышлады.
Беренче ярты еллыкта төрле жанрдагы
шигъри әсәрләре белән журналга 25 автор
катнашкан. Басылган әсәрләренең барысы да
диярлек поэтик процессның тиешле югарылыкта
дәвам итүен сөйли.
С. Хәким КамАЗ темасын үзенчә һәм тиран
итеп яктырта. Аның шигырьләренә шушы жирнен
хужаси булган халкыбыз образы килеп керә.
Шагыйрь туган жнрдәге зур вакыЙ1аларга, бөек
үзгәрешкә шушы образ аша карый. Авыл темасы
да анып әсәрләрендә халык язмышы аша яктыр
тыла.
Халык һәм тарих, туган тел һәм шигърият
мәсьәләләре Ш Галиевнең «Уй елгасы»,
Зөлфәтнең «Каюм» исемле шигырьләрендә дә
поэтик тирәнлек белән куела.
Г Афзал шигырьләрендә исә иҗтимагый
тормышның, дөньяның хәтәр, бор- чулы
күренешләрен тирән кичереп, образ лы, үткен
формада гәүдәләндерү ’бар. Д. Снрайның «Кеше
гурында жыр» исем ле әсәрендә дә шигъри
фикерләү шактый тирән
Р Харисның «Жнтмеш икенче ел икмәге»
исемле поэмасында кеше һәм табигать
темасының үзенчәлекле гәүдәләнешен күрәбез
Очерклар турында сөйләү өчен сүз язучы Д,
Зөбәеронзга бирелде.
Докладчы иң элек журналда ярты ел эчендә
төрде темага язылган, төрле проблемалар
күтәргән егермедән артык очерк басылып
чыгуын уңай күренеш дип билгеләп үтте.
Нинди тәэсир калдыра сон алар?
М Зарипов Түбән Камя каласының
бүгенгесен, киләчәген сурәтләгән «Тылсым көче»
һәм КамАЗ турында «Баһадир дөньяга килә»
дигән очеркларын бастырып чыгарды Бу
очеркларның икесе дә материалны яхшы
өйрәнеп, кызыклы итеп, аур эрудиция белән
язылган.
«Казан утлары» журналы белән «Новый мкр»
журналы арасында ижади >лемтә
урнаштырылган. 6 санда шушы элемтәнең
беренче жимеше — Ф Видраш- куның «Вахта»
исемле зур очеркы бирелгән. Анда сүз КамАЗны
әйдәп баручы жнтәкче кадрлар турында бара
Баһадир төзелешнең кыю комиссары Рәис
Беләев- иең унбер бала табып үстергән ана улы.
авыл малае булуын да, элегрәк комсомол
житәкчесе булып эшләвен дә. холкы-фи- гыленен
нннднлеген дә очерктан укып тулы беләсең Ул
тынгысыз-хәрәкәтчән, жор сүзле, вакыты белән
романтик та була белә Укучы бу очеркта КамАЗ
төзелеше начальнигының беренче урынбасары
Е. Батенчук һ б. лар белән дә якыннан таныша
Ш Гарифуллннның «Хәмит батыр һәм аның
балалары» исемле уңышлы очеркы да КамАЗда
эшлауче кешеләрнең тормышын, катлаулы
язмышларын сурәтли. Күренекле сәнгать
эшлеклеләре Ф Ильская. Айрат Арсланов. Сара
Садыйковл. М Хамзин турындагы очерклар да
матур тәэсир калдыра
М Хәмнтовнын «Егет булып йөрер чаклар
иде» исемле бай эчтәлекле очеркында Алабуга
педагогия институтының өлкән укытучысы. Бөек
Ватан сугышы ветераны. Дан орденнарының
тулы кавалеры Рифгат Гайнуллин сурәтләнә.
Очеркның язылышы салмак агымлы елганы
хәтерләтә. Ярларга чайпалмый, шауламый әкрен
генә ага да ага. Бу — Хәмнтовнын үзенә хас* бер
алымы.
At Вәлневнең «Америкага сәяхәт». В
Гудкованын «Гомер буе укытучы». М
Насыйбуллинның «Тормыш өйрәтә» очерклары
да, кайбер кимчелекләре булуга карамастан,
танып белү әһәмиятенә ияләр
Әмма шунысы кызганыч беренче ярты
еллыкта журналда бүгенге авыл хужа- лыгы
проблемаларын яктырткан, колхоз һәм совхоз
кешеләрен сурәтләгән очерклар бөтенләй
диярлек бирелмәгән
Филология фәннәре кандидаты. гәя- кыйтьче
Ф Хатипов журналдагы тәнкыйть мәкаләләре
турында сөйләде
Жу риалда бүгенге проза турында дискуссия
ачылу. — диде докладчы. — бүгенге
әдәбиятыбызда мөһим күренешләрнең берсе.
Узган ел Р Мостафнн кузгатып жнбәргән фикер
алышуга быел И. Нуруллин. At Валиев. Ф Мусин,
өлкән әдибебез Ф Хөсни кушылып, уз
тавышларын, уй-теләкләрен ишеттерделәр
Аларнын чыгышларында проза үсеше турында
ихлас кайгыртучанлык белән олы таләпчәнлек
аралаша
Сонгы елларда Татарстан язучылары союзы
идарәсендә «Кагая утлары>ндм басылган
әсәрләргә күзәтүләр оештыру популярлашып
бара. Бу сөйләшүләр бүгенге әдәбиятның мөһим
тенденцияләре турында фикер уртаклашу »өсеи
ала Әдәби күренешләргә карата жамәгәтьчелек
игътибары туплана 1973 елда шул сөй дәшүләрдә
ясалган докладлар нигезендә журналда Ш
Бнкчуриинын «Очеркның асылы», Ф
Урмаичиевны* «Бүгенге т»ч-
кыйть мәсьәләләре». Роберт Әхмәтҗанов- ның
«Заман утлары» дигән кызыклы, шактый тирән
эчтәлекле мәкаләләре басылып чыкты. Аларнын
берсе дә гади күзәтү генә булып калмаганнар.
Ярты ел эчендә журналда басылган
мәкаләләр безнең, әдәбиятта әдәби-теоре- тик
эзләнүләр интенсив рәвештә алып
барылганлыгын күрсәтәләр.
Ф Хатипов үзенең докладында журналда
басылган мәкаләләрне анализлап кына калмады,
аерым авторларның кайбер фикерләре белән
бәхәскә дә керде, үз тәкъдимнәрен дә белдерде.
Соңыннан утырышка катнашучылар
докладларга һәм журнал редакциясе,
редколлегиясе эшенә карата фикерләрен
әйттеләр.
Журналның редколлегия члены М. Әмнр
докладчы Ф. Ганиеваның Э Касыймов романына
карата әйткән тәнкыйть сүзләре белән килешүен,
тик докладның роман кебек үк озын, ялыктыргыч
булуын, фикерләрне җыйнап бирә белмәвен
әйтте. Шулай ук ул X. Хәйруллин повестена
карата, докладчы кебек үк, уңай бәя бирде.
Повестьта чын тормыш бар. әдәби яктан да әйбәт
эшләнгән. Әсәрдә күтәрелгән проблемалар
турында махсус сөйләшергә кирәк, диде.
Аңардан соң сүз алган Г. Бәширов мондый
утырышларга киң җәмәгатьчелекне тартырга
кирәклеген әйтте, докладларда редакциянең
авторлар белән эшләү мәсьәләсе дә куелырга
тиеш. диде.
Казан педагогия институты доценты
тәнкыйтьче Ш. Әхмәдуллиъ үзенең чыгышында
редакциянең оештыру эшләренә уңай бәя бирде.
Журнал редакциясенең эшен тагы да яхшырту
буенча үзенең тәкьдимнәрен әйтте.
1973 елда,—диде журналның баш редакторы
Г. Ахунов,— редакциягә егермедән артык зур
күләмле әсәр керде Шулар- нын унбише кабат
эшкәртелү өчен авторларына кайтарылды.
Җидесе басылып чыгачак Әмма алар арасында
бүгенге көнне сурәтләгән заманыбыз кешеләренә
хас сыйфатларны, катлаулы мөнәсәбәтләрне
гәүдәләндергән әсәрләр аз. Моның сәбәбе шул:
бүгенге тормышны җитди өйрәнмибез.
кайчандыр күргән хәлләргә, баштан узган
вакыйгаларга таянып кына иҗат итәбез.
Ә Э. Касыймовның «һаваларда тургай»
романын дөньяга чыгаруга редакция һәм
редколлегия аңлы рәвештә барды. Моның төп
сәбәбе — республикабызның йөзен күрсәтердәй
әсәрләрнең булмавы Хезмәт кешесенә
багышланган әсәрләрнең булмавы. Уку-
чыларыбызнын әдәби-эстетик зәвыклары зур,
җәмәгатьчелек романга үзе бәя бирсен, дидек. Г
Ахунов киләсе елда «Әдәби тел мәсьәләләре»
һәм «Язучының ижат лабораториясеннән» дигән
яна бүлекләр ачылачагын белдерде.
Татарстан язучыларынын VIII съезд
трибунасы да әдәбн хуҗалыгыбызны барлауда,
осталыкны күтәрүдә ярдәм итәр, дип ышанабыз,
диде.
Язучылар союзы идарәсе председателе 3.
Нури йомгаклау чыгышында докладларның
һәрберсенә уңай бәя бирде, журналның эшен
тагы да яхшырту буенча редакция. редколлегия,
идарә һәм язучылар алдында торган
бурычларны сөйләде.
В. В. МАЯКОВСКИЙНЫҢ ТУУЫНА
80 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАП
СССР Фәннәр академиясе Казан филиа-
лының тел. әдәбият һәм тарих институты
гыйльми советының киңәйтелгән утырышында
бөек рус совет шагыйре Владимир
Владимирович Маяковскийның тууына 8U ел
тулуга карата фәнни хезмәткәр 3. Рә- миев
доклады тыңланды. Докладчы В. Маяковский
иҗатының татар шагыйрьләренә тәэсире, трибун
шагыйрь әсәрләрен татар телендә тәрҗемә нтү
проблемаларына тукталды.
ШАМУН ФИДАИНЫҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ
Оренбург шәһәренең «Россия» культура
сараенда комсомол шагыйрь. Башкорт- станда
һәм Оренбург өлкәсендә Совет власте
урнаштыруда актив катнашкан Шамуи Фидаиның
(Касыйм Шакирҗанов) тууына 70 ел тулу унае
белән әдәбн-музыкаль етчә үткәрелде.
Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә
каршындагы әдәбн-нҗат түгәрәге җитәкчесе Ш.
Шакиров шагыйрьнең иҗаты һәм революцион
эшчәнлеге турында доклад ясады. РСФСРның
атказанган артисты В. Фатихов, өч сугыш
ветераны, персональ пенсионер Ф Солтанов.
өлкән укытучы Г. Хәсәнова Ш. Фидаи турында
истәлекләр сөйләделәр. Соңыннан культура
сарае каршындагы татар үзешчән сәнгать коллек-
тивы зур концерт бирде.
ШАГЫЙРЬ ИСЕМЕН ЙӨРТКӘН
ТЕПЛОХОДТА
Габдулла Тукай исемендәге экскурсион
тегТлоход Уфа—Мәскәү арасында йөрп. Агындел
—Кама—Идел буйлап. Г. Тукай теплоходына
утырып, ял итүчеләр һәр вакыт күп. Теплоход
заманча, матур итеп бизәлгән.
Теплоход юл уңаенда, әлбәттә. Казан елга
портында да тукталыш ясый. Шундый
тукталышларның берсендә теплоход коман-
дасына һәм пассажирларга кунзкка татар
язучылары килде. Алар белән бергә Татар дәүләт
музее вәкилләре дә бар иде. Музей
хезмәткәрләре экипажга Г. Тукайның тормышын
һәм ижади эшчәнлеген сурәтләгән күргәзмә бүләк
иттеләр. Язучылар исә татар әдәбиятының
бүгенге торышы турында сөйләделәр, үзләренең
яңа әсәрләре белән таныштырдылар.
Г. Тукай теплоходының Казан елга портына
икенче бер тукталышында рәссам Җ. Булат бөек
шагыйрьнең 165x 130 см зурлыктагы портретын
экипажга бүләк итте. Тантанада Казан шәһәре
хезмәт ияләре, язучылар җәмәгатьчелеге
катнашты.