Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАРЫБЫЗ ӨЧЕН ДӘ КИРӘКЛЕ КИТАП


дипләребез елдан-ел күбәя, алар иҗат иткән әдәби әсәрләрнең дә исәбе-хисабы юк. Ләкин, шулай булуга да карамастан, моңарчы әдәбият бакчабызның бер чите сөрелмичә дә. чәчелмичә дә ята идө. Мин моны урман- кырларыбыэда. елга-күлләребеэдә яши торган кошлар, җәнлекләр, балыклар һә* бөҗәкләр, бездә үсә торган үсемлекләр турында язучы әдипләребез булмавын күздә тотып әйтәм. Ниһаять, менә шул яткын җиребез дә сөрелә башланды, һәм ул шактый ышанычлы куллы, тәҗрибәле кеше тарафыннан сөрелә башланды. Сүз инде акыл утырткан, тормышның ачысын- течесен күп күргән, бала чагыннан ук табигатькә гашыйк һәм хәзер дә кышын- җәен табигать эчендә — Казан тирәсендәге коллектив бакчаларның берсендә каравылчы булып яши торган Гарәфи Хәсәнов турында бара
Гарәфи Хәсәновның беренче китабы 1963 елда чыккан иде. «Унике матур» дигән ул китап балаларга адресланган булса да, мин аны рәхәтләнеп, бер тын белән «йотыл» җибәргәнемне әле дә яхшы хәтерлим. Китапның эчтәлеге дә истә. Елның унике ае турында сүз бара анда Бер ка-раганда, бик гади генә Чыннан да. елнын унике аен кем белми дә, ул айларның алай шаккатмады нәрсәсе бар инде? Китапны кулга алганда мин әнә шундыйрак фикердә идем. Ләкин берничә битен уку белән бу уемның дөрес булмаганына төшендем. Күрә белгән кешегә тоташ бу- ран-җиллөрдән һәм чатнама суыклардан гына торган январь аенда да искиткеч кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр була икән ләбаса( Нәкъ әнә шул утыэ-утыэ биш грэ- дуслы салкын көниәрдә кайбер кошлар күкәй салып, ояларында басып утыра, кайбер балыклар уылдык чәчә, тагын әллә ниләр, тагын әллә ниләр эшләнә икән табигатьтә Без уйлаганча, салкын һәм караңгы ай гына түгел, кайбер тереклек ияләренә тормыш китерә торган бик мөһим, көтеп алына торган ай да икән ич ело ул. Унике матурның берсе икән. Ә баш-калары тагын үзенчә матур икән. Тик ул матурлыкны күрә белергә, игътибарлы булырга гына кирәк икән
Менә шул табигатькә игътибарлы булганы өчен, аның серләрен аңлый белгече өчен һәм үзе белгәнне, үзе күргәнне безгә — укучыларга да ипләп кенә, ялыктырмыйча гына сөйләп бирә белгәне өчен яратып укыган идем мин Гарәфи Хәсәноә- ның «Унике матуроын.
Ниһаять, байтак көттергәннән соң, быел аның икенче китабы — «Җирем-суымвы басылып чыкты. Мин аны. әлбәттә, кызыксынып һәм шул ук вакытта бераз сагаеп та укырга тотындым
Нигә кызыксынуым аңлашыла булса кирәк. Ә борчылуымның сәбәбе болай автор әдәбиятыбыз өчен бик тә тансык булган табигать темасына хыянәт итмәгәнме? Әгәр шул ул табигать турында язган булса, иҗатында алга китеш бармы?
Китапны алга таба укыган саен бу шикләрем кими барды. Ә укып чыкканнан соң бөтенләй бетте. Юк. бу китабында да үз темасына хыянәт итмәгән Гарәфи Хәсәнов. Шул ук үзебезнең Татарстан табигате. Безгә таныш урман-кырлар. шул ук елга- күлләр. Шул җир-судв яшәүчә җәнлекләр.
Ә
кош-кортлар, бөҗәкләр, шунда үсә торган үсемлекләр. Без аларнын байтагын үз күзләребез белән күргәнебез дә бар. Ә кайберләрен ишетеп, китаплардан укып яки кинофильмнардан күреп беләбез Ләкии бетенесен дә түгел. Күбесен белмибез икән әле Аннары шунысын да игътибарга алыйк: безгә бик таныш булганнарының да без белмәгән бик күп хикмәтләре бар икән әле ул кош-кортларның. Җәнлекләрнең, балык һәм бакаларның да безгә мәгълүм булмаган бик күп кызыклы һәм гыйбрәтле яклары бар икән.
Әйтик менә авыл җирендә үсә торган, һәр кешегә яхшы таныш булган төнбоек. Без аның турында нәрсәләр беләбез? Тәлинкә итеп су естенә җәелгән ямь-яшел яфракларын һәм яфраклары арасында әллә кайдан ук күзгә күренеп, талгын дулкында тирбәлеп утыра торган зур һәм ак чәчәкләрен. Ә алар холыкларын белгән кешегә моннан тыш та күп нәрсә «сөйли» алалар икән: «Төнбоекларны өркетмик без,— дип яза китапның авторы.— Көннең нинди буласын шуларга карап беләбез. Куш йодрыктай чәчәк төймәләре бергәләп өскә калыкса — көн менә дигән булачак, күтәрелми торса — көн бүген йөзен чытачак, яңгыр башланачак._»
Шул ук төнбоекның тагын мөһим гадәте бар икән әле: кырау төшәсе булганда хәтта көннәр бик нык җылыткан язларда да аның яфраклары су өстенә калыкмыйча тора, ә яфраклары күтәрелдеме — ул язда инде бүтән кырау төшми икән!
Яки менә язучыларыбыз җае туры килгән саен үз әсәрләренә кыстырып җибәрергә ярата торган артышка игътибар итик. Без аны шул артыш куагы, артыш таяк буларак кына беләбез. Гарәфи Хәсәновка аның тагын бик күп хикмәтләре таныш икән. Беренчедән, артышның, кайда үсүенә карап, буе ике-өч кенә метрлылары да, унбиш метрга җиткәннәре дә, ике йөз генә ел яши торганнары да, ике меңгә җиткәннәре дә була икән Аннары тагын: «Артыш җиләген кышын безнең якларда үткәрә торган кош-кортлар, җәнлекләр ярата. Төньяктан кайткан чәрелдәвек, карабүрек, корташар ярата. Баркылдык, боҗыр. көртлек һәм урман тавыгы ярата. Төлке һәм бүре халкы да, поши да читләтеп үтми бу татлы җиләкне. Бу хикмәтле куакның сихәтен без дә күргәли торабыз. Артыш җиләгеннән ясалган баллы суга чак кына спирт кушыл, тәнеңне шуның белән уасың икән — буыннарыңның сызлавын бетерә. Ник дисәң, ул кырмыска маена, һәртөрле кислоталарга да бай икән Серкә һәм алма кислотасы, кырмыска кисло-тасы. аның өстечә чәер һәм балавыз да бар икән анда... Ашап та ашың сеңмөсә, шул инде булыша. Тәнеңне бизгәк калтырата башласа, я нервларың какшаса, шул инде савыктыру китерә Әле тагын корчаңгыны бетерә... Ләкин җиләге генә димәгән: кыяр я гөмбә тозлыйм дигәндә, артышның мунчаласы ни тора! Мичкәне шуның белән юсаң, бөтен күксегәнең юк итә, төрле яман исләрне куып чыгара. Итне һәм балыкны артыш төтененә ыслыйлар. Иткә һәм балыкка шул татлы тәм бирә. бозылудан саклый... Сөткә ул әчергә ирек бирми, бүген сауган кебек тота...»
Бу «Артыш» дигән бүлектән нибары бер абзац кына, ә шунда укучы өчен никадәр яңа мәгълүмат бирелгән. Китапка кертелгән башка хикәяләр дә менә шушылай информацион яктан тыгыз, ягъни аз сүз белән күп мәгънә аңлатып язылган.
Алда китерелгән өзекләрдән чыгып, бу китап җир-су һәм андагы тереклек ияләре турында шулай коры сөйләп чыгуга гына кайтып калган икән дип уйлый күрмәгез тагы. Юк, һич тә алай гына түгел. Дөрес, «Җирем-суым» билгеле бер сюжетка корылган китап түгел. Ләкин ул барыбер әдәби әсәр. Әдип каләме белән язылган, әдәби әсәрләргә куела торган таләпләргә җавап бирә торган әсәр. Чөнки андагы бүлекләрнең һәркайсында авторның табигатькә, андагы күренешләргә үз карашы, үз мөнәсәбәте бар Шуның өстенә авторга кирәк чакта ярдәмгә аның «үзенең» өч улы бар. Табигать турында, андагы җәнлекләр. кошлар һәм үсемлекләр турында шулар сөйли. Китапта бәян ителгән һәр нәрсәне мин шулар күзе аша күрем. Рас шулай икән — бу инде чын мәгънәсендә әдәби әсәр дигән сүз. Чөнки фәнни китапларны укыганда да, дәреслекләрне һәм һәртөрле белешмәлекләрне укыганда да әнә шулай геройларны күзаллап, аларча фикер йөртеп уку мөмкин түгел. Бу китапка кергән әсәрләрне мин үзем табигать турында хикәяләр дип атар идем. Хәер, ахыр чиктә, эш аларның исемендә түгел, җисемендә ләбаса. Ә Гарәфи Хәсәновның бу китабындагы әсәрләренең җисемнәре әйбәт, нык нигезгә корылган һәм алар, минем күңелгә хуш килгән кебек үк, бүтән күп кенә китап сөючеләрне дә канәгатьләндерер дип уйлыйм.
Әле күптән түгел генә, шушы китабы
басылып чыгу уңае белән һем Га- рәфи Хәсәиовның гомумән иҗаты турында сөйләшүне күздә тотып, Язучылар союзының проза секциясе утырышы үткәрелгән иде. Анда Гарәфи Хәсәнов- ның иҗаты һаман үсә, камилләшә барганлыгы бу китабы элеккесенә караганда әдәби эшләнеше ягыннан әйбәтрәк икәнлеге өлкән әдипләребез тарафыннан да, яшьләр тарафыннан да бердәм рәвештә билгеләп үтелде. Ләкин шул ук вакытта Гарәфи Хәсәнов акрынрак, азрак яза тизлеген арттыра төшсә шәбрәк булыр иде, дигән фикерне әйтүчеләр дә булды. Иптәшләр белән нигездә килешсәм до, мин үзем авторны ашыктыру ягында түгел. Әдәбиятта ашыгып эш итүнең уңышка китерүенә шикләнәм мин Ә Гарәфи Хе- сәнов яза торган елхәдә ашыгып эш игүнең зарарлы булачагы алдан ук билгеле Теге яки бу җәнлек, теге яки бу үсемлек яисә кош турында оч-дүрт битлек әйбер язу өчен генә дә иң элек ул кош яки җәнлекнең тормышын, гадәтләрен бик җентекләп өйрәнергә кирәк бит аңа. Аннары шул кош яисә җәнлек турында язылган фәнни әдәбиятны, аңл кадәр башка әдипләр язганнарны укып чыгарга кирәк. Шунсыз ул хәзерге заман укучысын канәгатьләндерерлек хикәя яза алмаячак. Көч саен газета-журнал укып, радио тыңлап, телевизор карап бик күп яңа мәгълүмат алып бара торган бүгенге укучының күңелен җәлеп итәрлек әсәр язар өчен, бигрәк тә табигать турында әсәр язар өчен, әлбәттә, әдип ул укучыдан күбрәк белергә гиеш Ә моңа җиңел генә, ашык- пошык кына ирешүне мин күз алдыма да китерә алмыйм.
Әлеге проза секциясе утырышында үзенең әйтүенә караганда, Гарәфи Хәсоноа хәзер шушы «Җирем-суым» дигән китабының дәвамын языл утыра икән. Бик әйбәт, хуплауга лаек эш бу Табигатътә-е барлык файдалы җан ияләрен һәм үсемлекләрне саклап чалу эчен илебез күләмендә генә түгел хәтта бетен дөнья күләмендә эш башланган хәзерге чорда бу хезмәтнең әһәмияте икеләтә артык булачак Алдан ук ышанып әйтеп куя алам: Гарәфи Хәсәновнын «Җирем-суым» исемле китабының инде басылып чыккан шушы беренче кисәген генә укып чыкса да, таш йөрәкле үк булмаса, ул кеше табигатькә бөтенләй башка күз белән аны яратып, үз итеп карый башлар Китап шума өйрәтә, аның кыйммәте эчә шунда.
Сүземне йомгаклап, тагын шуны гына өстисем килә: герчә титул битенә зур хәрефләр белән «Кече яшьтәге мәктәп балалары эчен» дип язып куелган булса да, «Җирем-суым» балалар эчен генә түгел, барыбыз эчен дә кирәкле, барыбыз ечеч дә кызыклы китап