Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАЛАЛАРГА УКЫГЫЗ


Хәерле юл!
Барабыз да без бергә, Басабыз да бер үргә, Поезд көтеп алабыз, Куллар болгап калабыз. Таныш түгел абыйлар Кайчак яулык болгыйлар, Я болгап та тормыйлар... Без барыбер киләбез, — Хәерле юл!—диябез.
Вагоннар тиз үтәләр, Җил чыгарып китәләр. Шунда киләсе килә, Поезд күрәсе килә; Кычкырып узып китсә, Әллә-әллә нишләтә... Үсеп җитәрбез әле, Үтеп китәрбез әле Вагоннарга төялеп, Тәрәзәгә сөялеп... Юлга чыгарсыз әле, Куллар болгарсыз әле!
Иң беренче сүз
Бер сүз дә булмаган чакта
Кем сүз уйлап чыгарган, Ничек бик тә дөрес итеп Исемнәр кушып барган?
Ничек «бүре» димәгән ул, «Куян» дигән куянга.
(Чыгарлар иде куяннар Бүреләрне куарга!)?
Алманы «алма» дигән бит, «Суган» диеп куймаган (Башта ашап карагандыр, Ә a .p»i уйлаган.)
Тып-тын чакта әкрен генә «Ты-ынлык» диеп торгандыр. Шарлавык тавышын басып: «Шаулый!» дип кычкыргандыр.
Мөгаен, зу-ур елга күргәч, Искитеп: «И-идел!» дигән. Чиксез урманнар, кырларны Яратып: «И-илем» дигән.
Ә иң-иң-иң-иң беренче Әйтте микән ни диеп? Ашыйсы килеп уянгач Дәшкәндер: «Әни!» диеп...
Безнең киң күңелгә...
Күп безнен Дускайлар — Яраткан Кошкайлар.
Китәләр Көз белән, Кайталар Яз белән.
Киткәндә — Бик моңсу, Көткәндә — Ямансу, Кайтканда — Күңелле!
Монсын да Күр инде: Чатнама Суыкта Ачыккан, Боеккан Чыпчык та, Песнәк тә. Ни генә Күрсәк т Илдә бит, Бергә бит. Бер туган Җирдә бит!
Моңайтып Китмәгәч, Сагынып Кайтмагач, Яшәгән Гел бергә. Юк мәллә Кадер дә?
Алай ук Түгел лә, Яраткан Күңелгә һәммәсе Оялар) Безнен киң Күңелгә Филләр дә Сыялар! Жирафлар Сыялар!

Яшьнә, яшен!
Уйлап бирсен — Аларга бит Сулыш иркен!
Күкрә син күк. Күкрә, диләр, Безне читләп Үтмә, диләр. Яшьнә, яшен, Яшьнә! — диләр.
Яшьнәп азот Ясый бит ул. Җиргә азык Ташый бит ул, Яшен җирне Ашлый бит ул!
Ак күләгәләр
Бүкән янында, Мичкә артында.
Ул урыннарны Читләтеп үтәм, Күләгәләргә Кермим мин иртән;
Кырау качырып Ята күләгә — Салкын була ул Шуңа күрә дә!
Ни кирәген мин беләм
Машина ничек чаба, Ничек тиз алга бара? Шәп йөгерсен дип аңа Шоферы бензин сала. Бетеп китсә бензине, Тукталасы билгеле — Тагын өстәргә кирәк! Машинага гел аңа Бензин эчәргә кирәк!
Ә үземә, үземә Ни^ кирәген мин беләм — һәйбәтләп сөт чөмерәм, Машина күк йөгерәм!
Килә яшен Чатыр-чотыр, Күкри күкләр Шатыр-шотыр, Бөтен дөнья Калтыр-колтыр...
Курка мәче, Курка акбай, Курка күркә. Курка атлар. Мин дә азрак Куркам хәтта.
Айкап йөрсен, Чайкап йөрсен, Игеннәр ник
Күрәсең кайчак Көтү куганда — Ак күләгәләр Төшкән урамга;
Ак рәшәткәләр. Ап-ак капкалар, Әй мыеклары. Юлда яталар...
Ак таплар, әнә. Арба астында,
Телевизор булды баш
Әти-әни кунакта, Калдык та без аулакта, Әй карадык киноны! Кинонымы, киноны Бик яратам мин аны!
Карый торгач каралган, Тәмам зиһен таралган — Төш узган да кич булган, Инде сәгать биш булган! Ашарга да онытылган, Эчәргә дә онытылган, Торып китеп карасам — Йөрергә дә онытылган! Телевизор шикелле Баш үзе гүләп тора — Авыз йомык, күз йомык — Күрсәтеп, сөйләп тора... Кино белән тулды баш, Телевизор булды баш!
Әйе, карый торгачтын Караганбыз шул кадәр — Күренер күк сезгә дә Авызны ачсам әгәр!.. Утырып — укый алмадым, Ятып — йоклый алмадым, «Чама кирәк!» дигәнне Шунда гына аңладым...
Миңа дигәне кайда?
Салават белән Илгиз Агалы да энеле.
Ни алсаң да аларга, Тигез була, билгеле.
Тигез өлеш тигәнгә
Тәмам күнегеп беткән — «Салават күпере» дип Төртеп күрсәткәч күктән,
Бәйләнә калды Илгиз, һич кенә килми җайга: — Салаватка бирдегез, Миңа дигәне кайда?
Чага торган күчтәнәч
Килде безгә посылка, Эчләрендә ниләр бар? Бигрәк
тәмле исләре — Әллә җимеш, әллә бал?
Бик әкәмәт тартмасы, Шундый тишек-тишекле, Якын
килсәң — безелди! Әллә ялгыш ишеттем?
Ачкач тизрәк сузылсам, Ботыма төште котым:
Җимеш тә юк, бал да юк, Тартмада бит бал корты!
Миңа рәхәт булмады, Ә бабакай шатланды:
— Исән генә килдеме
Җылы як кунаклары!
Китмә, улым, күр әле, Безгә нинди мал килде. Карый
белеп карасаң — Тәпән-тәпән бал килде!
һауһауэтдин белән Мыекбикә
Эт белән мәче очрашты...
Калганы сезгә таныш — Бер-береңне өнәмәсәң,
Юктан да чыга тавыш.
Маэмай әйтә: — Мыекбикә,
Мияулыйсың бик нечкә, Мин авыз тутырып әрәм,
Син көчәнәсең көчкә!
Дугаланып куйган мәче, Мыекларын тырпайткан:
— һауһауэтдин йоклап ята, Мин тычкан тотып
кайтам!
— Ах, ялагай-ябышкаклар, Тычкан, имеш, кит әле
— Без каракны да тотабыз, Мактанмыйбыз бит әле!
Карап-карап торамын да Тагын бер карап куям,
Икесен дә ачуланып, Бармак та янап куям:
— Ә бит мин сезне яратам, Сез яратасыз мине.
Уртак дусың булган -.акта Дошманлашалар диме?!
«Ерткыч»
Уйнап йөри Нәни песи,
Чынлап баксаң, Бәби
песи.
Кире сызды Шома
гына... Песи һаман
Шунда гына —
Нарасый шул, Дугаланып
Бик бәләкәй. Баскан көе,
Кайдан чыкты Авызын зур
Бу бала, әй! — Ачкан көе —
Килә маэмай — Тураерга
Бозау хәтле, Чамасы юк.
Башкайлары Кузгалырга
Кызау хәтле! Чарасы юк...
Дугаланып Аңга килгәч
Басты песи, Йомшап төште —
Авызын зур Тими тора
Ачты песи. Тешкә теше...
Гайрәт чәчте, ...Маэмай кайта!
Усалланды. «Котылдым, дип,
Бозау-маэмай Алдь ерткыч
Узалмады. Котымны...» дип.