АГЫМСУЛАРГА КАРАП
тарафыннан җәберләнгән сыман мескен кыяфәтле һәм эчендә ниндидер сагышы бар төсле күренә ул. Шулай күңеле үсмәгәнгә үзенең шактый ук ыктыматсыз йөрүен дә сизми иде бугай.
Үзе шундый гына күренсә дә, бу боек кызның авызыннан җыр өзелми. Учак ягамы, бәрәңге әрчиме, ит юамы, бөтен эшен гел җырлап эшли, күңел түре гел җыр белән, моң белән тулгандыр шикелле — авыл көенә туктаусыз агылып кына тора. Без көн саен аның белән бергәләп аш пешерәбез. Көн саен мин аны рәхәтләнеп тыңлыйм, хәтта рус көйләренең тәменә, моңына да төшенә башладым шикелле хәзер. Тавышы да әйбәт кенә, йомшак кына чыга анын. Башкалар төсле әче тавыш белән чәрелдәп кычкырмый ул. Кайчакта, җырлый торгач, мышык-мышык кына балавыз сыгып та алгалый үзе. Белмим, миннән тартынамы, озакка сузмый, тагын җырга керешә. Күпме җырласа да, көн саен кабатланмыйча калмый торган икс җыры бар аның.
Дәпамы Башы 8. 9 саннарда, ’ Стволын — коссын.
нгырлар туктап, аяк асты кипшергәч, безнең янга авыл кешеләре килә башлады. Алар ат-арба җигеп, азык-төлек, курмы төяп, шахта сугу эшенә килә, сәкенең бер ягы тулып узды хәзер. Шахта стволын • төшү яңадан башланып китте, алар өч сминә булып шунда эшли. Ишегалдындагы безнең учак янында тагын бер зур учак яна башлады. Анда Фрося исемле кыз, таганга ике чиләк асып, аш пешерә. Ул юантык симез гәүдәле, салынкы түшле, боек күңелле һәм шактый әкрен кыймылдаучан бер кыз иде. Усаллыгы да юк. хәтта юаш холыклы, кемдер
«С неба звездочка упала На сарайчик сеиовой, Вся любовь наша пропала И платочек носовой...»
Бу жырга мин тора-бара бөтенләй гашыйк булдым. Печән сарае түбәсенә күктән атылган йолдыз да, шул йолдыздай кинәт югалган мәхәббәт тә, шул мәхәббәт белән бергә югалган (бүләк) кулъяулыгы да шундый матур булып тоела, әз генә сагышлы да, әз генә елмаюлы да булып яңгырый иде...
Ә менә икенче җырының соңгы яртысы гына хәтердә сакланган, баштагы сүзләре нигәдер онытылган. Фрося бу җырның ахырын бик монаеп кына җырлаганда минем үлеп көләсе килә. Ник дисәң, болай дип җырлый ул.
«...Кабы я не тосковала,
Не худая бы была...»
Гәүдәсенә карыйм да кычкырып көлүдән көчкә тыелып калам. «И бичаракаем, нишләп ябык буласың ди, ике кыз юанлыгы бар ич син!» дим эчемнән генә. Көн саен ишеткәч, күңел тик тормый, мин аны үзебезчәгә әйләндереп кабатлый башладым:
«Сагынмасам-саргаймасам, Болай ябыкмас идем...»
Шулай да без аның белән көннәрдән бер көнне сөйләшеп киттек.
— Как тебя зовут,— дип соравыннан башланды. Мин авыз тутырып: «Шайхулислам» дигән идем, ул аны әйтә алмыйча аптырады да:
— А, ладно, будешь —Шурка! — диде. Каршы килмәдем, шуннан соң Шуркага әйләнеп киттем.
Әз-мәз сөйләшә торгач, аның чыннан да хәсрәтле кыз икәне беленде. Аңлый алган хәтлесенчә, болай булган: ике ел элек, уракка төшәр алдыннан гына, үзенең яратып йөргән Гришкасына кияүгә чыккан бу. Ай да торып өлгермәгәннәр, сугыш башланган. Гришканы беренче на- борда ук алып киткәннәр. Ә моннан ике ай элек кенә похоронный килгән. Шуннан бирле Фрося кара кайгыда яши икән.
— Свет не мил...— ди ул. Аталарына ияреп монда килүе дә шул авыр хәсрәтен кая куярга белмәүдән, имеш...
Билгеле, мин ул чакта сугышның шундый үзәк өзгеч якларын, үз өебездән китүче булмагач, яхшылап аңлый алмый идем әле. «Минем дә әни үлде» дип, Фросяны үземчә юатырга тырыштым, кызганыч булып китте, көлүне дә ташладым, күңел аңа таба тартылды...
Озакламый минем яңа танышлар да булды.
Бер көнне, төштән соң булса кирәк, баскыч төбендә чабата ясап утыра идем, каршыдагы бураның ишек тишегендә өч кызчык пәйда булды. Киселмәгән аркылы бүрәнәгә түшләре белән ятып, минем нишләгәнне карап тора башладылар, аннары нидер пышылдашып чырык- чырык көлгән булдылар. Ниткән чыпчыклар соң бу? Берәр нәрсә эшләп пыркытасы иде үзләрен, йөрмәсеннәр иде монда ачу китереп
— Чево ты делаешь, малайка? — дип сорады берсе. ‘
— Я не малайка! — дидем мин төксе генә. Белмим, нилектәндер үлеп яратмыйм «малайка» диючеләрне. «Ланка», «полай-ка!» дип мыскыл птәләр шикелле.
Тынып калды болар, көлмәделәр. Байтак шулай торганнан сон
— Алайса, исемеңне әйт,—диде олысы. «Әйтимме юкмьР» лигам
дәй дәшми тордым да: ’ д ән*
— Шурка! — дидем тамак төбе белән генә.
Ул көнне безнең сүзләр ябышмады. Кызлар тагын ни әйтергә белмәгәндәй терәлеп тордылар-тордылар да урманга таба китеп бардылар. Иртәгесен төштән соң тагын күренде болар. Берни булмагандай ачык йөз белән эндәштеләр:
— Здорово, Шура! .
Минем дә кичәге ачу мендәр астында калган иде бугай:
— Зрасти! — дип жавап бирдем. Аннары уртанчысы үз кулындагы =
ямь-яшел нарат ботагын миңа сузды. Нәрсәгә икәнен белмичә, алыр- £ алмас аптырап тора идем: х
— А ты попробуй вот эту шишечку,— дип, ап-ак булып йомрылан- <
ган нарат күркәсенә күрсәтте. Мин аңлап бетермәдем: нарат күркәсен £ кем ашый? Тагын көлмәкче буласызмы дигәндәй, кырын күз белән бо- < такны кире кактым. *
— Юк. син ашап кара, ашап кара! — дип. өчесе дә ялына башлады я
һәм үзләре дә берәр күркә өзеп каптылар. Шуннан мин дә бик сәерсе- 2 неп, жилкәне куырып кына, бер яшь күркәне өзеп каптым. Баллы икән! * Әз генә сагыз тәме бар, шулай да ашамаслык түгел. ф
Ясый торган чабатаны өйгә кертеп ташладым да алар белән китеп ь бардым. Олысының исеме Наташа икән. Анысы ап-ак битле, сыек сары > чәчле, гәүдәгә солы буедай гына миннән калкурак, яшькә дә шул чама = булыр. Уртанчысы белән кечесе бөтенләй аңа охшамаган: карасу йөз- “ ле, малайларныкыча кырыкмыш чәчләре дә. каш-керфекләре дә кара s соры, күзләре дә шундый ук бугай. Уртанчысы түгәрәк битле, бәләкәе _ озынча ябык чырайлы, үзе дә чыра гына. Күргән саен аптырап калыр- * лык: өчесе өч ана баласы төсле алар Уртанчысы Лнда, төпчеге Люда Е исемле иде бугай, тик мин аларны гел бутап эндәшә идем Шәһәрдә * укыйлар икән, жәйге каникулга кайтканнар.
Үзебезнең тирәдәрәк кенә жәелеп үсә торган наратлар янына алып килдем мин аларны Берсенең быелгы ап-ак күркәсе бигрәк күп. бик тәмледер шикелле салынып торалар. Сикереп карыйбыз — ботакларга буй житми. Шуннан мин табан астын, уч төбен төкерекләдем дә, бик егетләнеп, наратка менә башладым. Беренче коры ботак төбен эләктерсәм, эш хутка китәсе китүен, тик ул шактый югары шул Нарат кәүсәсен нихәтле шытырдатып кочаклап, тезләрне бик каты кысып өскә үрмәләргә тырышсам да. аска сыдырылып төшәм Бер төштем, ике төштем. «Ла-а-дно, Шура, не на-адо»,— ди тегеләр «Ладно» түгел шул, шәпләнеп тотынгач, мснәлми калсаң, бетте башың аннары!
Өченче тапкырында, бик жан-фәрманга тырмаша торгач, бер кул белән тәки теге ботакка ябыштым бит! Шактый өскә күтәрелдем дә иң эре, иң симез күркәле ботакларны гына сындырып, тегеләргә ташлый башладым.
— Хватит, хватит, Шура! — диләр астан.
— Ашагыз, ашагыз теләгән хәтле! — дип кычкырам агач башыннан.— Кирәксә, бөтен наратын ботап бирәм!..
Төшүе кыен булмады. Дәрәжә үскәнне сизеп, әз генә борынны да чөйдем бугай. Тик сагызга катып беткән күлмәк-ыштан өчен әти «арт сабак»ны бик суганлап-борычлап укыткач кына төште ул борын .
Икенче көнне мин ул кызларны каен әкәе белән сыйладым Мина аны ашарга Югары Тәкәнештә үк өйрәткәннәр иде. Каенның тулган кузактай эре булып, чук-чук асылынып торган ямь-яшел сусыл әкәен чәйнәп суырудан да татлы бернәрсә юктыр. Яз көне каен суы эчкән тәмнәр тула авызга. Кызларның исе китте, «ах, ах!» диделәр. Моңарчы шуны да белмәгәннәр икән! •
Шулай аралаша торгач, без дуслашын киттек. Бу яшеллек дөньясындагы кош-кортларга, үлән төбенә сыенган кәлтәләргә, үрмәкүч, кырмыскаларга, ничәмә-ничә төстәге бөжәкләргэ исебез китеп йөри- йөри туйгач, теге бәләкәй күл читендәге комлыкка кнлеп утырабыз
Үзебезгә калса — сүзләребез һич бетә торган түгел. Мйн'урысча лупаларга һаман шомара барам. Бик күп жан ияләренең, үләннәрнең, агачларның урысча исемнәрен белеп алдым мин болардан. Ә бер көнне уртанчы кыз сорый миннән:
— А ты читать умеешь? — ди.
— Умею,— мин әйтәм,— три клас кончил!
— По-русски? — дип сорый бу.
Татарча икәнен әйткәч, урысча укый белмәвемә бик гаҗәпләнеп куйды. Шуннан бер чыбык алды да, ком өстенә ике кырын сызык сызды, шулар арасына тагын бер аркылы сызык төшерде.
— Нәрсә бу? —дип сорады.
— Каян белим? — дидем ис китми генә.
— Это «А», буква «А»,— диде бәләкәе.
Сизми дә калдым, алар өчәүләшеп хәреф күрсәтешле уйный башладылар. Берсе яза, икенчесе сорый, ә мин белмим, өченчесе әйтеп бирә, аның артыннан мин кабатлыйм. Кат-кат әйттереп күңелгә сеңдерәләр дә үземнән яздырып карыйлар. Кайбер хәрефләрне тиз генә отып та. язып та булмый. Шулай да бу уен миңа да бик кызык булып китте. Көн саен маташа торгач, бөтен хәрефләрне диярлек аңлый башладым, кайбер кыска сүзләрне яза алам. Болай булгач, минем хәзер әдрис язарга өйрәнәсе килеп куйды. Авылга хат салганда Атиг пучта- сында өчесенә унбиш тиен биреп яздыра безнекеләр. Бер көнне болар баскыч төбенә килгәч, Себердән кайткан дәфтәрне актарып алып чыктым да:
— Әдрис язып бирегез, мин күчереп язып, үзем өйрәнермен,— дидем.
Наташа, баскыч төбенә утырып, кәгазь-карандашны кулына тотты да әйтеп торырга кушты.
— Казански губирна, Мамадышски уязь, Кабыккүперски волос, деревня Тулбай,— дип тезеп киттем мин.
Лида белән Люда, башларын аска иеп, көлемсерәп утырган булдылар, мин шулай батыр әйткәнгәдер дип уйладым. Ә Наташа бер дә йөзен үзгәртмичә язып чыкты. Ул тегеләре шикелле шыркылдык түгел шул, иха-хайга бик бирелми, уйчан кыз...
Мактадым мактавын да, ул язганны күчерә башлагач, бөтенләй аптырап калдым. Хәрефләрне берәм-берәм укмаштырып укып та карыйм, һич дөрес язмаган! «Казанская губерния» килеп чыга. Өязне — уезд дип язган. «Уезд-поезд» дигән шикелле. Кабык-күперская волость» дигән. һәй, кызкай, әллә кайда шәһәр җирләрендә укып йөргән була тагы! Иртәгесен, үзен тегеләре алдында кызартмакчы булып, дәфтәрне суздым да:
— Дөрес язмагансың, панимаеш! — дидем.— Дөрес түгел әдрис белән хат йөрми бит!
Наташа рәхәтләнеп көлеп җибәрде, тегеләре дә катышты.
— Эх, Шурик,— диде ул аннары,— син бит үзең дөрес әйтмәдең, русча алай сөйләшмиләр!..
Минем шундук борын салынды, түбән карадым, эндәшмим.
— Кирәкми, үпкәләмә син,—диде ул кичәге төсле җитди йөз белән.— Давай без сине дөрес сөйләшергә өйрәтәбез, ризамы?
Риза булмыйммы соң? Урысчаны урыс малайларының үзләреннән дә уздырып беләсе килә минем. Теге борынгы мәзәктәге солдат белгән шикелле «ипилек-тозлык» кына түгел, су күк эчәсе! Әммәдәки бу урысча тел хәтле читен тел бар микән дөньяда? Безнең телгә чүт кенә дә охшамаган. «Топтать» дигән сүзләре генә татарча. Ә бүтән сүзләренең бик күбесе авызга сыймый, боргалап әйтә башласак, телең сынао- дай була!.. Р*
Сөйләшү телемне шомартучы да, хәреф танытучы да, адрес язарга өйрәтүче дә, җәй буе бергә уйнаган яхшы иптәшләр дә—алар булды.
И Наташа, Лида, Люда! Исәннәрме сез? Урман арасыннан килеп чыккан якын дусларым, рәхмәт сезгә!
«Гөмберт» уены 2
Сәп сәер хәл- каян белгән’ Ничек тапкан?
Без бит кеше эзләп табарлык җирдә түгел идек?
Көннәрдән бер көнне безнең янга «бармаксыз Таҗи» абзый килеп u чыкты. Мин аны Ерак күмердә чакта ук күргән идем, ул анда без кит- | кәнче килеп унбиш-егерме көн эшләгән дә иде инде, күптәннән бирле £ читтә йөри торган кеше. Аның чыннан да бер кулының имән бармагы ' юк. Хәер, яртысы юк, нәкъ урта буыннан өзелгән. Барактагылар ул ♦ бармак турында болай сөйлиләр иде: Таҗи абзыйның солдатка караласы елны шахтада крепельшек булып эшләгән чагы икән. Шулай > каптилка яктысында креп агачы юнып ятканда, «Аллага тапшырдык, ~ чүтри кәмин — дүрт таш, күрсә күрсен безнең баш!» дигән дә, имән бар- < магын шул агач өстенә салып, су күк үткен балтасы белән урталай z чапкан да өзгән, имеш Читкә сикергән ярты бармагының тырпылдап = ятуын күрү белән бик кызганыч булып киткән дә, шунда ташланган бу, к тиз генә урынына ябыштырып, бәйләп куймакчы булган, янәсе. Ә ярты = бармак күз алдында юкка чыккан, әллә пәри урлаган тагы! Сукыр як- з тыда күпме карманса да тапмаган. «Пәри, бир, бир, биш баланны буар- "* мын»— дип такмаклап эзли-эзли, забойга ук кереп киткән. «Кая, бармакны күрмәдегезме?» дип сорый икән, ә кулыннан шыбырдап кан ага, имеш. Забойдагы авылдашы, ни әйтергә белми аптырап, аннан моннан бәйләү белән канын баскан да, клит төбенә илтеп, өскә күтәрткән моны.
Таҗи абзый җавабын да алдан ук уйлап куйган, нмеш: «Креп башына кыстырырга чөй юнганда ялгыш чабып җибәрдем бармакны», дигән. Авылдашы да чын дөреслек белән гуаһлык биргән: «Бармагын эзләп забойга менде, ярый әле, мин канын басып, клнткә озаттым», дигән. Эштә яраланган-имгәнгән кешегә акча чыга икән. Таҗи абзый бармак ярасы төзәлгәч расчет алган да. олы бер кесә акча төяп, туган авылы Түбән Тәкәнешкә кайтып киткән... Билгеле инде, солдатка яра маган...
Белмим, болай сөйләүләре бәлки уйдырма гынадыр, бәлки чынлап та ялгыш чабып өзгәндер, әмма ничек кенә булмасын, шуннан соң ана төрле кушамат такканнар «Таз Таҗи». «Барыаксьь Таҗи», «Алтын тырнак», «Чүтри кәмин» бар да аныкы Ул, югыйсә, таз түгел, анык башында бик матур кара чәч. үстеребрәк җибәрсә — бөдрәләнеп тә китәсе. Маңгае кин, биек бик акыллы кешенеке шикелле. Озынча йөзе, елтыравык кара күзләре дә сөйкемле генә көлемсерәп гора. Юк. гөс- биткә чибәр кеше ул Шахта бае белән патша түрәләрен кәкре каенга шулай оста терәтү хәйләсен тапканга күрә генә «Таз» дип атаганнардыр аны. Ә инде «Чүтри кәмин» һәм бүтән шундый әйтемнәре — аның авызыннан атлаган саен коелып кына тора.
Менә шул Таҗи абзый безнен янда хәзер Ишектән керә-кергәндук:
— Чүтри кәмин —дүрт таш. ниләр күрми безнең баш дигәндәй, тәки ззләп таптым бит үзегезне! — диде ул.
Чәй эчтек, сәкедән урын да күрсәттек. Әтиләр озак сөйләшеп утыр дылар. Хөснулла абыйның исән-сау эшләп ягуын әйтте Төхфәт абый тагын чыгымчылап киткән нкән Мәүләне Омскн баварында кыйнап
үтергәннәр, имеш. Адресны Хөснулла абыйдан алган икән. Әгәр анда эше рәтсез булса, монда ничек-ничек килергә икәнен өйрәтеп язган идек, Таҗи абзыйга шул бик яхшы маяк булып чыккан. Тик аны эшкә кая урнаштыру турында гына аптырап утырдылар. Безнекеләр шурфына берьюлы дүрт кеше төшеп эшләрлек түгел — тар, эше дә булмас, акчасы да төшмәс, имеш. Шахта сугучы авыл кешеләре ат-тун белән үзләре өч артил булып, өч сменада эшли, Таҗи абзыйны араларына сыйдырырлармы — билгесез. Иртәгесен әти белән икәүләп управляю- щигә киттеләр. Ул аны кучер итеп алмакчы булган. «Хакын рәнҗетмәм, кыш башына хәтле эшләп тор, ул вакытка шахта сугылып бетәчәк, теләсәң забойга, теләсәң крепленигә керерсең», дигән. Шуннан Таҗи абзый кучер булып китте, тимерхут башында кукраеп, пар атта гына йөри башлады. Тора-бара безнең яннан күчеп үк китте ул. Управляюши аңа үз йортыннан бер бүлмә сымак куыш биргән. «Атларны карау да синең өстә, төнлә китеп, төнлә кайтып кергән чаклар да еш була, шушында гына тор, кул астында булырсың, тамагың да шушында узар», дигән, имеш. Шулай итеп, Таҗи абзыйны әллә нидә бер күрә башладык без...
Шул көннәрдә Атигдагы белешебез Ларион дәдәй дә Петькасын ияртеп безнең янга килеп чыкты. Кодалар килгәндәй шатланып каршыладык, шул ук вакытта гаҗәпләнеп тә куйдык: Ларион дәдәй заводта эшли иде, нишләп монда килде икән?
— Нет сырья, завод закрыли,— диде ул.
«Сырья» дигән сүзне беренче ишетүем иде. аңламадым. Ниндидер чи әйбер күз алдыма килде: «Ул заводка нинди чи нәрсә кирәк икән?» дип уйладым Петька төшендерде: чәнечкеле чыбык ясарга тимер беткән, имеш. Монысы да гаҗәп тоелды: соң без чыгарабыз ич, нигә шуннан ясамыйлар икән? Петька да әйтә алмады. Күп заманнар узгач кына белдем: башта руданы кайнатып чуен коярга, чуеннан тимер-корыч коярга, аннары гына чыбык ясарга була икән...
Ларион дәдәй балта эшенә керде. Рудникка якын-тирәдән ат-тун белән килүчеләр һаман күбәя барып, безнең «алачык»ка сыймый башлагач, үрдән түбән юл буена тагын бер алачык әмәлләргә керешкәннәр иде. Ул такта баракны тиз җитештерделәр һәм балтачыларның күбесе, Петька белән Ларион дәдәй үзе дә, шунда күчте. Аннары балта осталары безнең каршыдагы олы баракка тотындылар. Безнекеләр дә тик ятмый. Көн саен эштән кайткач чыгып, яңа баракның аргы башындагы бәләкәй тау астына мунча урыны казый башладылар. Бер хәтле бүрәнә кисеп, каезлап та куйдылар, алар шунда мунча җиткерергә уйлыйлар. Дөрес тә шул, хәзер авылга барып юынабыз да бит, ә көзге-кышкы суыкта мунча керер өчен ничек алты чакрымга йөрмәк кирәк?
Петька белән миңа да бер «кызык» эш табылды. Тау астындагы иске шурф кырыена өелгән руданы шул ук шурфның икенче кырыена носилка белән ташый башладык һәм шундый ук итеп өя дә барабыз. Бу миңа бик сәер тоелды: комнан аркан ишкән сыман. Ни өчен кирәк булуын да аңламадык. Малайлар тик ятмасын дип. әтиләр сорады микән, әллә управляюшигә шулай кирәк булды микән? Моның өчен безгә акча түлиләрме — юкмы, анысын да белмибез.
Әй ташыйбыз эссе кояшлы көндә тирләп-пешеп, әй эшлибез, ә безне килеп караучы да юк, ничә сәгать эшләргә кушучы да юк — үз иркебез- дә. Шулай итеп, бу шурф якындагысын күчереп бетердек. Әтигә кайтып әйттем «Ярар, улым, әйбәт булган, иртәгә бүтән җирдән ташырсыз»,— диде. Иртәгесен шуннан ерак кына түгел икенче шурфны ул үзе күрсәтте. Күрәсең, Блинов белән шулай сөйләшкәннәрдер инде. Тагын тотындык. Ә тора-бара бу эш безнең «кәҗәгә» тия башлады, сүлпәнәя төштек. Ара якын гына булса да, урталыкта утырып шактый ял итәбез
Аяк очыбызда гына шурф авызы, аннан салкынча һава бәреп торга» шикелле. Иелеп карыйбыз, төбе күренми, дөм-караңгы булып тора. Утыра торгач, Петька кулларын носилкадагы рудага, аннары шурф авызына сузып күрсәтте. Шунда ук аңлашылды бу. Мин дә кулны шунда таба сузып, ым кактым. Беренче олы руда күмкәсен жнбәрдек. «Гөмбер-рт1» итеп, стеналарга бәрелә-сугыла, төшеп китте. Тагын жи- * бәрдек, тагын шулай. Ах, шәп гөмберди икән буI Куанабыз, көләбез — = кызык булып чыкты бу эш.
Шулай шурф эченә тондыра торгач, носилкадагы руда бетте. Тагын х алып килеп, тагын шулай тондырдык. Юл кыскарды, эш жиңеләйде < безнең. Ничәдер көннән соң руданы яңа урынга күчереп бетердек г Ләкин ул анда элеккесенә караганда шактый әз урын алды...
Хәзер дә гажәпләнәм әле: бигрәк тинтәк буласың икән малай чакта. * шуны уйларлык та баш булмаган! Кемнәрдер интегеп, манма тир түгеп дигәндәй, кул көче белән өскә чыгарган бит инде аны. Ә без — яңадан В аска! Ярый әле, безнең «эшчелек» шуның белән бетте, бүтән күчерәсе * булмады, юкса, тагын күпме руда «гөмбер-рт!» иткән булыр иде ф
Гөмбә, тырыс, черкиләр...?
Вакыт күп хәзер. Әлеге өч кыз белән урман гизә торгач, жиләкләр * дә пешеп өлгерде. Бер көнне ярты түбәтәй каен жиләге белән кара = жнләк жыеп кайттым. Монысын мин белми идем, кызлар өйрәтте. «Чер- | ника, бик тәмле», диделәр. Чынлап га. авызга кабып, тел белән кыссаң—үзлегеннән эри дә бетә. Гыймран абзый бик һәвәс кеше булып чыкты:
— Урманда ятып, жиләк тә ашамагач! — ди дә эштән соң һәркөнне агачлыкка кереп китә. Мин инде аның артыннан калмыйм. Кай көннәрне Җыянша абый белән әти дә иярә. Табыннан иртә-кнч жиләк өзелми хәзер. Шулай йөргәндә безгә атлаган саен бик күп гөмбә очрый башлады. Аптырарсың, безнең әти гөмбә танырга бик оста икән.
— Монысы каен гөмбәсе, монысы ак гөмбә, монысы таш гөмбә, монысы усак гөмбәсе, бу сарысы майлы гөмбә — табада кыздырып ашарга әйбәт, ә бу шәмәхә битлесен ашарга ярамый, чебен гөмбәсе — агулы,—дип тезеп китте ул. Аннары, уч төбедәй түгәрәк бер гөмбәне өзеп алды да: — Монысы инде нарат гөмбәсе. Бу — иң әгъләсе, нәчәл- суа кешесе аның өчен үлә дә китә,—диде.
Яна гына мичтән чыккан вак төче күмәч төсле өсләре кызарын юрган шушы матур гөмбәне жыеп өйгә алып кайттык Бүтән савыт булмагач, бердәнбер пыяла банкыбызга тозлап, идән астына куйдык Иртәгесен әти каен чырагачны буйаан-буйга калын итеп телде дә атач пычак төсле ике озын шыбын ясады, аларны миңа тоттырды, үзе балта белән пычкы алды урманга кереп киттек. Тәнендә ботак жөе булмаган зифа бер каенны шома тузынып югары ягыннан кисеп аудардык. Ямь-яшел каен зарлы гөжелдәп жнр өстенә төште. Безнең анда эш юк, әти шома тузның түбән ягын су күк үткен балтасы белән кнетереп-каезлап чыкты да ике шыбын белән шыбыннар!а тотындык. Кайры белән агач кәүсә арасына шул озын агач пычакны тыгын шөшкели һәм кочаклап боргалый торгач, тырыслыгыбыз агачыннан кубып, суырылып чыкты. Икенче бер юанрак каенның шома тузын балта борыны белән сызып кына салдырып алдык. Әтинең осталыгына шаккаттым бик матур «дугалы» тишекләр белән «бүрек башлы» каптыргычлар ясады да тузны тырыслык өстенә беркетте, аннары өске кырыен кайнар суда пешекләп, тыш якка әйләндереп салды, төп кидерде, капкач ясады, сап куйды. Нәкь
базарныкы төсле әйбәт бер тырыс килеп чыкты. Нарат гөмбәсен шунда тозлый башладык.
Эт чаба дип бет чаба дигәндәй, мин дә тырыс ясадым, бөтен җире килде: шомырт таяктан бөгеп, сабына хәтле үзем куйдым, тик су тотмый торган булып чыкты, төбен тыгызлап утырта белмәгәнмен. Шулай да мин ясаган дүртенче тырыс акмады, аның эченә өч чокыр су сыя иде! Тик бу эшнең күңелгә тия торган бер ямьсез ягы бар: егылган зифа каен, синең итәгеңә ябышырдай булып, елап кала төсле. Аның яныннан күзләреңне чытырдатып йомсаң гына узып китү мөмкин...
Вакыт ничек җитә торгандыр: аш та пешерәм, авылга барып сөт тә алып кайтам, җиләк-гөмбә дип тә чапкан булам, Лида-Людалар белән уйнарга да ара табыла, аннары да әллә нихәтле буш булам әле. Шуннан файдаланып, мондагы пермякләрчә кыек башлы мөгезсез чабата ясарга һәм юкә башмак үрергә өйрәндем. Үземә дә, әтигә дә үрдем, иртә-кич өйдә өстери башлады. Җыянша абый белән Гыймран абзый гына теләмәделәр. Шулай итеп, минем һөнәр һаман арта тора. Егет булып җиткәндә җитмешкә җиткерәчәк әле мин ул һөнәрне! Исән йөреп авылга кайтсам, шушы башмак белән шушы тырысны ясап та шаккатырам әле мин Тулбай малайларын!
Кешеләр тагып тарала башлады: печән җиткән, имеш, аның артына урак терәлеп килә. имеш. Петька белән Ларион дәдәй дә кайтып киттеләр, иртәгесен мин торуга Фрося дә юк иде инде. Икенче зур учак та сүнде, аның янындагы җыр да тынды. Сагыш баскан тол хатынның: «Кабы я не тосковала, не худая бы была» дигән моңлы-зарлы сүзләрен ишетеп булмый инде хәзер. Шау-шуга бер өйрәнеп киткәч, тынлык күңелсез була икән. Бәхеткә каршы, бу хәл озакка сузылмады: управ- ляюши безнекеләрне дә печәнгә чакырган. Түрә кешенең сүзен ничек аяк астына салмак кирәк. Берәр көннән алар өч атка төялеп килделәр дә безне дә утыртып алып киттеләр.
Печәнлекләре өч-дүрт чакрымда гына икән. Шул ук урман арасы инде — киселгән, яндырылган, ярым әрчелгән җир. Бармаксыз абзый пар ат белән печән машинасында йөрде, әтиләр — чалгыда; Блинов агай белән гимназист малае да чапкан булдылар. Аның шундый егет малае белән Галина исемле җиткән кызы да бар икән, мин ал арны беренче күрүем.
— Ай-яй, каты чабасыз, бер дә сезнең белән куышып булмый, ма- ладцы! — дигән була управляюшн Ә безнекеләргә шул җитә кала— тагын да җиллерәк селтәнә башлыйлар. Беренче көнне без бала-чагага бөтенләй диярлек эш булмады, җиләк артыннан чаптык, кичке якта гына печән кабартырга куштылар. Ялан аяк барган идем, үлән камылы бармак араларын кисә, табан астын үтереп чәнчә башлады, тәпине гел куырып кына басарга туры килә.
Блинов агайның олы кызы бик зур казан асып, бөтен әртил өчен аш пешерә. Үзе болан шәһәрчә сыманрак киенгән булса да, никтер авыл марҗа кызларына күбрәк охшый төсле. Тулы-итләч гәүдәсен артык борчымаска теләгәндәй, салмак кына атлап йөрү'е беләнме, киселмәгән табигый озын чәчләренең, гади каш-керфекләренең ясалмаган булуы беләнме, башындагы өчпочмаклап бәйләгән гади яулыгы, аягындагы гади кара ботинкасы беләнме, төскә-биткә шактый чибәр булса да, ярыйсы ук олы чырайлы күренә иде ул. Шуның өстенә ниндидер эчке боеклык та сизелә кебек иде. Шул олы чыраена караганда яше аның егерме биштән дә ким булмас, гимназиядә дә укымый калган икән, анысын Наташадан белдем. Ничектер, сүз иярә сүз чыгып, әйтә куйды:
— Г алина укып бетерә алмады... Әти белән безне караучы булып калды ул...
— Ничек? — дип гаҗәпләндем мин.—Әниегез соң?..
— Әни?.. — диде кыз көрсенеп.— Әни юк шул безнең...
— Әллә үлдеме?..
— Юк, үлмәде—
Аның бу җавабы мине тагын да әллә нишләтеп җибәрде. Озак йөрдек урманда. Лида белән Людадан аерылып киткәнбез. Бүтән чакта артык чишелергә яратмаган Наташа, белмим, мин төпченгәнгәме, әллә үз эчендәген әз генә бушатырга теләпме, минем акыл җитмәслек нәрсәләр әйтеп ташлады. в
— Әни дигән кешебез.. бер приска хуҗасына ияреп китте.. Люда ь
бишектән дә төшмәгән иде әле.. Әти белән егерме еллап торганнан х соң... Инде биш ел тулып узды... <
һич аңламассың бу дөньяны, юк, башыма сыймый! Бу әдәм баласы £ эчендә нинди генә хәлләр юк? Биш бала ташлап! Егерме ел... Вәт син 5 аны... *
Ниндидер җылы сүз әйтәсе килде Наташага, юата торган сүз... Ә £ каян алырга соң андый сүзне?.. Агач телле авыл малае бит әле мин... S Эзли торгач табылды: «Не горюй!..» дидем, кулыннан алдым... «.Чин дә * әнисез бит...» дип әйтәсе дә килгән иде, кыюлык җитмәде. Шулай ♦ тотынышкан килеш печәнлек кырыена килеп чыктык.
Кушучтай эре яфраклы, киң күләгәле юан өрәңге төбенә бик олы £ җеп палас җәйгәннәр, анын өстенә табак-савыт, кашык-аяк, нпн-тоз = таратып табын әзерләнгән. Таҗи абзый белән Галина, бакыр казанны = ике колагыннан күтәреп, палас читенә китереп куйды Галина тәлинкә- й ләргә аш бүләргә тотынды, барысы да табын кырыеннан урын алды. ' Безнекеләр аргы почмакка чүмәшкән. Җыянша абый аяк бөкләп утыра, “ ә Гыймран абзый байларча гына кырын яткан, зимагур кешенең тезләр = бөгелми башлаган, ахры. Бармаксыз абзый да аның янына килеп утыр- 2 ды, мин Җыянша абый тирәсенә кысылдым. Ашау башланды. Ә нилек = тәндер әти юк табында. Мин аптырап торганда гына управляюшн сорый куйды:
— А где Фазлутдинич?
Җавап юк. Безнекеләр үзара пышылдашып алды: «Урыс суйган иттер», дип килмәгән, дуңгызныкыдыр дип курка икән.
Таҗи абзый шундук сикереп торды.
— Тана ите бит! Тенәген кич кенә үзем суйдым! — һәм ул тиз генә безнең куышка йөгерде, әтине җилтерәтеп алып килде. Блинов агай бу хәлне аңламый да калды.
— Што опаздываешь, старина? — дип кенә куйды.
— Маленке дило было,— дигән булды ул көлемсерәп.
Аптырарсың бу әтигә. «Җүләр дисәң —акыллы сыман, акыллы дисәң — шыр тиле!» — ди ул үзе мондый чакта. Мин алай ук дип әйтергә куркам, шулай да кәмит яклары чыккалап куя аның
Ашны Галя бик тәмле пешерә икән, ничә тәлинкә менгерсәң дә туярлык түгел Табынның ике башында ике зур җиз табак түбәсеннән ит, озынча таш савытта каз күкәедәй эре-эре майлы бәрәңге — сыпыр җаның теләгән хәтле! Печәнчеләргә ике шешә «котырган сыер сөте» дә куелган. Гыймран абзый белән Таҗи абзый анысын да кырын какмый; управляюшинең үзе белән бергәләп күтәрделәр. Җыянша абый да тып- тын гына, оялчан кунак кызыдай елмаеп кына, ярты стакан чамасы кәгеп куйды йотуы белән чыраен сытып, тизрәк шурпага, иткә тотынды. Мондый чакта безнең әти читкә карап утыра, табыннан торып ук китә торган гадәте дә бар..
Юк. бу Блинов агай (монда белдем Константин Семеныч икән) ничектер простой кеше, әйбәт күңелле булса кирәк, бер дә түрәлеген күрсәтми. Шул дүрт татар белән эчкерсез чөкердәшеп, кыстап-сыйлап утырган була. Әллә печәнен чабышканга шулай игә микән? Хәер аннан гына түгелдер инде, килгәннән бирле әтиләрнең бер дә ул кешедән зарланганы юк ич. Үзе шундый гадел адәмдер бәлкем.,.
Аштан сон печәнчеләр берәр сәгать йоклап алдылар да тагын үз эшләренә тотындылар. Тагын урман эче чыңлатып чалгы янаган, печән машинасы челтерәгән тавыш белән яңгырый башлады. Без дә кояш иңгәнче печән әйләндереп йөргән булдык. Авылда печән кабартырга барган чаклар искә төште. «Шыятавы» дигән ерак болында бигрәк та күңелле була иде. Болын кырыеннан дугай-дугай бормаланып Шыя суы ага, аның ярларындагы куп-куе вак таллык эченә кереп китсәң, баш- көлләй югаласың, этең дә эзләп таба торган түгел. Ә шул таллык арасында чалгычылардан качып калган баллы какы, балтырган көпшәсе, кара-шәмәхә кабыклы йөнтәс көпшә! Валлаһи, бер дә арттырмый гына әйткәндә дә балтырганы сабый бала беләге юанлыгы була торгандыр! Кайсын гына әрчеп ашасаң да, кетер-кетер чәйни башлауга авызда эри дә бетә, тач бал үзе — шикәрең бер якта торсын! Таллыктан килеп чыксаң, каршыңда үймакланып-уймакланып аккан инеш суының май күк җылы икәнен алдан ук сизеп торасың, тирән дә түгел, артык сай да түгел, тот та сикер, чум! Рәхәтлән бер!
Монда, югыйсә, мина бер дә начар түгел, тамагым да тук, өс тә ялангач дип әйтеп булмый, артык күңелсез дә түгел, яшь ананың «татлы» тавышы да юк — рәхәтнең рәхәте инде! Тик барыбер нидер җитми... Нидер түгел, әнә шул тәгәрәп үскән мең чәчәкле болыннар газиз икән, онытылмый икән!.. «Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил» дигән жыруны бик үзәге өзелгән кеше чыгаргандыр, ахры. Дөрес чыгарган, бик дөрес әйткән...
Әкрен җилдә уйнаган куе яфраклы агач башларының бер ягын ут кабынгандай кызартып, кояш баеды. Бу йомшак ахак нурлар сүнүгә, күңелдә күбәләктәй җиңел кайнашкан сагышлар да юылып төште, туган болыннар да кояш артында калган шикелле булды. Кичке җил бөтенләй тынып, сыңар кыяк та селкенми утырганда, усак яфракларының сүзләре бетмәгәндәй әле һаман шыбырдашкан булуы гаҗәпләндерә инде мине хәзер. Чынлап та, нишләп алай икән ул? Нинди сихри көч белән лепердәшеп, көмеш койган асларын күрше каеннарга күрсәтә- күрсәтә, нәрсә сөйләшкән була икән алар? Юк, белеп бетерә торган түгел бу дөньяны...
Җиләк суы сибелгәндәй алсу-зәңгәр шәүлә әкрен-әкрен сүнде, әле генә озын-озын булып җиргә сузылган күләгәләр, барысы бергә кушылып, тоташ кара пәрдәгә әйләнеп китте, кара-күксел күктә беренче йолдызлар күренде, йоклар вакыт җитте. Печәнлектә управляюшинең агач өе булса да, бәләкәй, барыбыз да сыярлык түгел. Безнекеләр яфраклы агач ботакларыннан үзләренә шалаш корып, яшел үлән белән капладылар. эчкә дә калын итеп печән түшәлде, алдан ук кызыктырып тора: аска печән, өскә печән, ә салаш эчендә баш әйләнгеч хуш ис — йокла бишектәге нәнидәй мәмрәп кенә! Таҗи абзый да, «Чүтри кәмин — дүрт таш, кайда йөрми мескен баш»ны такмаклый-такмаклый, безнең янга кереп, иң кырыйдагы урынга ятты
Көн буе чалгы селтәгән кешеләрнең талчыгуы билгеле инде. Печән мендәргә башы тию белән Гыймран абзый гырлый да башлады, әти дә тигез, татлы гына мышнап, йокы күленә чума бара бугай. Җыянша абыйның да борыны сызгыра, иң кырыйдагы Таҗи абзый гына ничектер. Мин үзем дә инде «нәвем базары»на китеп бара идем, каяндыр бер озынборын, «энеммм!» дип, нечкә генә тавышын сузып килде дә колак яфрагына кадалды. Үз колагыма үзем «шап!» итеп китереп суктым. Инде жанын җәһәннәмгә җибәрдем дип кенә торганда, тагын икәү-өчәве чәңгелди башлады, кулны караңгыда бутый-бутый, алар белән сугышырга керештем. Ул арада булмады, берсе каракларча сиздерми генә килеп, үткен сөңгесен күз кабагына ук батырды Җан ачуым белән тагын «шап!» итеп сугуга күздән утлар чәчелде. Каян керә соң бу үләт тигерләре! Салаш авызы да каплаулы бит—Гыймран абзыйнын иске
пинжәге асылынып тора. Качты йокы дигән ин татлыдан татлы нәрсәкәй. Керфекләргә шырпы терәткән диярсең.
Шулай интегеп ятканда тыштан ниндидер кыштырдау колакка чалынды, аяк тавышы сыман тоела, ат-фәлән микән соң ул... Колакларны торгыздым: һаман ишетелә, әле бер якка, әле икенче якка әйләнеп ф йөри төсле. Шулай байтак вакыт узганнан соң кырыйдагы Таҗи абзый сак кына кузгалды да тышка чыгып китте. Озак та үтмәстән, теге кыш- < тырдау каядыр ераклашкан сыман бөтенләй ишетелми башлады. Мин черкиләр белән сугышып һаман йоклый алмадым. Тажи абзый шактый а озак торып, сак кына кереп ятты. Белмим, аның чыгып йөргәнен сизмә- < деләрме,— эндәшүче булмады. Ул кергәч күп тә үтмәде, салашның кич- | тән күренми калган тишек-тошыгыннан таң яктысы эчкә сарка башла- =: ды. Әнә каян кергән икән ул каһәр черкиләр! Инде чәңгелдәмиләр дә u хәзер, берәм-берәм сызалар бугай шул ярыклардан.
Мин уянганда куыш әллә кайчан буш иде инде. Теге кызлар белән без тагын печән кабартып, күбәләп, жыеп йөргән булдык. Без дә эшем кешесе бит! Куып эшләтүче булмагач, арган-талганың да сизелми икән. ♦ уйнаган шикелле генә йөрисең. Шулай ла икенче-өченче төннәрне кан- ь да ятканымны да белми йоклаганмын, озынборыннар да сизелмәгән. >. Аның сере бар икән: йокыга киткәнче тешләмәсәләр — берни түгел. Тик = актык төнне тагын йокы бирмичә җелекне киптерделәр, тагын, «энеммм < дә энемм!..» һәм тагын теге аяк кыштырдавы, тагын Таҗи абзый сак я кына чыгып югалды һәм тагын тан беленгәндә генә кереп ятты. Нинди _ серле кыштырдау булгандыр бу. һич аңлый алмадым. җ
Дүрт кон эчендә бөтен пакос чабылып, җыелып бетте, әтиләр олы- = олы кибән куйдылар Печәннең болай яңгыр-фәләнгә эләкмичә, әйбәт ® төгәлләнүенә Кастантин Симунич (әти шулай әйтә) бик сөенеп, тагын 3 сый табыны әзерләде. Бу юлы инде Гыймран абзыйлар күбрәк тә төшереп куйдылар. Хәтта ул үзенең картая башлаган тавышы белән бер күңелле җыру да кыстырып җибәрде;
Ночька гемна. я боюся. Проводи меня, Маруся... Провожала до вокзала. У вокзала целовала!... И слезники проливала...
Кычкырып көлешә-көлешә бар да кул чәбәкләделәр Вәт картлач, ничек сайрый, ә!.. Аннары управляюши, рәхмәт әйтеп, эчүчеләр белән чәкәшеп чыкты Безнең янга килеп әтинең кулын кысты, «молодец, маленький Фархуллнч» дип, миңа да кул биргән булды Хикмәт кеше бу Блинов агай, һәркемнең юктан гына да күңелен таба белә.
Кояш баеганда гына атларга төялешеп, печәнлектән чыгып киттек, Наташа миңа үз яннарында урын калдырган Урман эченә серле караңгылык тула бара. Юл тар җирләрдә агач яфраклары салкынча йомшак учлары белән безнең маңгай өсләреннән сыйпап кала Миңа рәхәт. Ниндидер бик якын дуслар белән, җыйнаулашып, күрше авы. «.абан туена барган шикелле рәхәт мина Наташага шуны әйтәсем килә... Хәер, кирәкми, ул бит сабан туен белми, аның матурлыгын да аңла га алмам мин... Менә, өйгә дә кайтып җиттек, арбадан төшкәндә минем кул нишләптер аның кулына тиде... Алар үз өйләренә киттеләр...
Таҗи абзыйның мәхәббәт тәүбәсе
Печәннән кайткач, каннар әллә нинди күкелсы булып китте. Ьеәнец бәләкәй иске алачык (шчпы нигәдер барак дни атыйсы килми) һаман шып-шыр буш Ишегалдына чыксак да бер әдәм таты юк. Кайсыдыр
яктан килеп, ат белән Михайловка заводына руда ташучы өч кенә кеше i бар, алар да түбәнге баракта торалар. Атна буена Люда, Лидаларныц да күренгәне булмады. Аш пешерәм дә урманга керәм. Якында гына жир жиләге тулып ята, каен жиләге бетте инде, аның каруы, ике төрле карлыган белән бөрлегән пешеп килә, кура җиләгенә дә тәм керә башлады, чәй табыны җиләксез булмый хәзер.
Бер кичне чәй эчеп утырганда, һич уйламаган җирдән бармаксыз Таҗи абзый килеп керде. Керде дә:
— Качам! Качам мин моннан! — дип куйды ул. Кулындагы биштәр капчыгын идәнгә төшерде. Без ялт борылып ана карадык. Төсе-бите алмашынган, килеш-килбәте дә бик сәер, әллә берәр чокыр төшереп алган инде, әллә болан шомланган — күз очларына ниндидер куркыну очкыны кунган шикелле. Сәлам дә биреп тормыйча, ярсынып дәвам итте:
— Чүтри кәмин — дүрт таш, бетте бугай җүләр баш! Ычкынмый бул-мый. Иртәгә палучка, шуны гына алам да сызам! Җиде төн уртасында юкка чыгам! Сизә генә күрмәсен!..
— Әйтерең бармы, кыек авызыңны чалшайтып! — диде әти, нәкъ аныңча тавыш белән ярсынган булып.
Без, бер нәрсә аңламыйча, көлешеп куйдык. Гел чәйни торган «чүтри кәминянәре колакка да кермәде инде, ә бүтән сүзләренең кай ягыннан тотынырга да белмәслек буталчык иде.
— Менә күрерсез! — диде Таҗи абзый, әтигә карап.—Көлмә әле, Пәрхулла абзый... Тычканга үлем, мәчегә көлке дигәндәй...
— Айса, ник бәрәңге пешерәсең авызыңда? — дип ачуланды Гыймран абзый.— Ябалак шурпасын чамасызрак чөмердең мәллә? Сүзеңнең атасы-анасы юк!
— Какуй монда шурпа! Белмисез сез картла-ар! — дип сузды Таҗи абзый баш түбәсен кашыгандай итеп.— Чүтри кәмин — биш таш, барысы да куыш таш дигәндәй, каткан инде тиле баш! Хәлләр кәкәй минем.
— Нәрсә? Нәрсә? — диеште безнекеләр — Ни булды ул хәтле егылып үләрлек?
Таҗи абзый тирәнтен сулап куйды да кызулыгын тыя төшкәндәйрәк итеп әйтте:
— Егылып та китәрсен шул... Марҗа кызының «кашыгы» төшкән миңа... Башың Себер китәр...
— Ха-а-ха-ха! — дип көлде Гыймран абзый гыжынкы тавышы белән.— Бик шәп! Кайсысы ул? Фроська мәллә?
— Көлмә, карт мәче! — диде Таҗи абзый, ачулы гына итеп.— Мин сезне олылар санап киңәшкә килгән, ә син авыз җырасың!.. Фруськә булса, чүтри кәмин, китәрием төкереп тә мин! Аннан хәтәррәге шул — Галә, управляюши кызы.
Барыбыз да шып булдык. Олыларның йөзе аптыраудан таштай катып калды. Мин дә гаҗәпләндем, аңлап бетермәсәм дә бик сәер тоелды. Галинага күп булса егерме биш яшьләр, ә Таҗи абзый кырыктан уза барган кеше, авылда семьясы бар, укымышы да юк... Белми микәнни соң?... Үзләрендәге хезмәтчегә гашыйк була торган бай кызлары турында укыганым бар, шундыйрак хәл була микәнни инде бу?..
— Әллә үзең андый-мондый әшәкелек эшләдеңме, җүнсез? — диде әти, кашларын җыерган килеш.
— Аллам сакласын, Пәрхулла абзый, минем андый гадәт жуклыгын үзең дә беләсең ич...
— Шулай да ничек килеп чыкты соң ул? — дип сорады Гыймран абзый да кырку гына итеп.
Ничек дип... Белмим инде...— Таҗи абзый өстәлгә сыгыла төште—Башта ун-унбиш көн әйбәт кенә эшләп йөрдем... Ашау —байдан, үлем — ходайдан дигәндәй, үзегез беләсез: чырай ачык, уен-көлке бер
капчык, тел җитмәсә дә, сукалый бирәм шунда, кара коелып йөрисенмени инде? Булдыра да алмыйм мин аны... I алә белән һаман бер тирәнрәк кайнашырга туры килә. Мин мал-туар астын карыйм, атларга курмы салам, дирбияны рәтлим, ишегалды себерәм — ялчының эше бетәмени. Ә Галә сыер сава, бозау имезә, тавык-чебеш туйдыра, кер элә, кер жыя .. Булышкан да булам үзенә. Менә сиңа, телә-теләмә: гел * бергә; юк дисәң дә сөйләшкәләп китәсең. Тора-бара гел елмаеп, нурлы = йөзен балкытып йөри башлады бу. «Тажи абын (үзе сорап, шулай әйтер- - гә өйрәнде), ты очен дубрый чаловик» дигән сүзләре дә ычкынгалап х куя. Мин уен-көлкегә алам «Син үзен дубрый кыз бит», дим. «Милый < Таджи абый, утын кертеп бирче кухнэгә», дигән була. Миңа нәрсә, £ ваклыйм да кертәм. җаның күпме телн . Ә ул кружкасы белән салкын * куас бирә, жә булмаса. савыты белән парлы сөт эчертеп чыгара. Шун- * нан, дәлше-бүлше: һаман сырпалана бу. Уйнап-көлеп кенә әйткәндәй s итеп: «Мине яратасыңмы»,—ди. Да, да. дигән булам. Ә бер көнне әйтә: S Тый красивый и милай чалавик, ди. «Я тибә лүблү» дигән сүз сезнеңчә * ничек була, дип сорый. Әйткәнием, «Мин сине суям!» —дип кабатлады ф бу. Бот чабып көлдем дә җибәрдем. «Булыр, булыр, мәйтәм, суярсың!» «Ник көләсең, ник алай дисең5» дип үпкәләгән булды бу, мин бит чын х күңелдән әйтәм: «Лүблү я тибә!» ди. Түшемә үк килеп сыенды бу. Менә х сиңа чүтри кәмин — дүрт таш! Минем дә кисәк кенә баш әйләнеп китте. - әллә нишләдем. Күңел үрле-кырлы сикерә, тыя торган түгел, күз алла _ ры томанланды . Шуннан «Бетсә, беткән тиле баш'* дидем дә. кочакла да үп мин моны! И үтен-түтен чиген дә чык та кач ат сараена' Печән- “ лейнең түренә үк менеп яттым. Нишләвем булды бу? — белмим' Коточ- Е кыч хәлдә калып, янам-пешәм, тетрим-калтырыйм. тирлнм-тунам! °
Ә күңелдә ап-ак фәрештә белән чуп-чуар шайтан сугыша. «Оят - сыз! —ди фәрештә әйтә,—өеңдә ике балан бар. катының бар, ничек кайтып аларга күренерсең? Ил эчендә ни битең белән йөрерсең? — ди.— Чүлмәк маңгай-чүбек баш булмасаң. болай ук кыланмасыеи син»,— дн. Үтерә бит гел, җон урынына тетә!
«Төкер, Таҗи дус! - дип көлә чуар шайтан. Чүтри кәмин — дүрт таш, чүбек түгел синең баш! — дн.— Бер үпкәннән кем беткән? — ди.— Чибәр бит ул,— ди.— Мисыр күгәрченедәй матур көлә бит.— дн,— сине бәк-бәк яратканын үзе үк әйтеп тора бит ул,— ди.— Ннжәли шундый чибәр, шундый һәйбәт кызның сандугач сайравыдай матур сүзе колагыңны бердә кытыкламый? — ди.— Юк. сап-сангырау кеше дә ишетми калмас аны, йөрәге таш булса да йомшар! Помшар гынамы? — Кайнар утка әйләнеп, үзе яна башлар! — ди.— Дөресен генә әйткәндә, яшереп маташмыйк, Тажи дускай, дн, синең үзенә дә ошый бит ул!» — ди.
Үтерде дә салды. Икесе ике яктан тереләй туный! Юк. бу газапка түзәр әмәл калмады. Төн урталары үткәч, сәндерә түреннән шыпырт кына төшеп, эткә дә сиздермичә, үземнең алачыкка кердем. Ут күтәрми генә тәгәрим дип, өс-башны аинан-моннан салып, тапчаныма килсәм, кулым жылы нәмәстәгә тиеп китте, шундук'аңлап алдым — ул ята! Иа алла! Инде нишләсе миңа хәзер? Ялан тәпи килеш янә чыгып йөгерәсеме? Алай да — вай, болай да — вай! .
«Таджи абый, ин сердись! — ди бу, кайнар тавыш белән пышылдап.— Мин хәзер чыгып кнтәм»,— дн. Ә үзе жен-пәри кызыныкы кук уттай беләкләре белән муенга сарылды да өянке талдай иеп төшерде мине уз янына. Үлем исереклегендә калдым Ә ул, тын алырга ирек тә бирмичә, әллә нинди ожмах татлылыгы килгән кайнар иреннәре белән убәргә тотынды, үпмәгән җиремне калдырмады. Исердем дә киттем Өнме бу, төшме бу— белмим . Шуннан ары килеп, еларга кереште б\. Юк, кычкырып түгел, мендәргә капланып елый, ятим баладан сөмсерләре коелыя елый. Нихәтле таш бәгырьле булсаң да, кызганмын гүзә алмассын.
а. «к у.» .м ю.
33
Беркаум шулай сулыгып елагач, яшь аралаш тотлыга-тотлыга пышыл дый башлады. «Син инде мине әшәке кыз дип уйлый торгансыңдыр Таджи абый. ди. бозык катын дип... Шулаймы-түгелме икәнен үзе! сынап белә аласың... ди. Шушы яшемә җитеп, гомеремдә беренче тапкы[ ир-егет янында буй сузып ятуым, ди. Теләсәң нишләт — мин синеке, ди Син мине утка салдың, теләсәң — суга сал, теләсәң — мыскыл ител ташла, теләсәң — алып кит, җир читенә хәтле китәргә дә риза! Син ач булсаң — ач, син тук булсаң—тук, барын да күтәрәм, тик син гена янымда бул, тик син генә ярат!»—дип җылый...
Ә мин,’ чүтри кәмин, мендәргә сибелеп төшкән көлтә чәчләрена кул тиереп бер сыйпарга да куркып ятам Курыкмаслык та түгел, минем үз гомеремдә мондый хәлне күргәнем югые шул. Йөрмәдек түгел, йөрдек егет чакларда. Үземә күрә буй-сын да, төс-бит тә барые, өс та шәрә түгел, тел дә тышауланмаган... Кызларын да күрдек, аулак өйләрдә куеннарына да кергәләдек, әммә дә ликин мондыйны белгән югые,. Әллә нәстә бу!.. Башта мең төрле сорау — тай типкәндәй чыңлап тора, а берсенә дә җавап табып булмый. Ятам чеп-чи усак кискәсе шикелле шунда — ут сулаган кыз янында...
Ай, рәхмәт төшкере,— әтәс кычкырып җибәрде шул чагында. Хуҗаның бәк шәп галан әтәсе бар. Карт бугай үзе, шпурлары кыршылып беткән, шулай да әкәмәт гайрәтле кылана... «Тетри жир-күк!» дигәндәй, яман да ачулы тавыш белән дөньяны кисеп салды бу. Кыз ут капкандай сикереп торды да шыпырт юк булды.. Мин айный алмыйчы ята бирәм- Таң шәүләсе тәрәзәдән сирпелә башлау белән атлар янына чыгып киттем. Тукмак башта туксан төрле уй, очын-кырыен таба торган түгел. Күп уйлый торгач, үземне авызлыклап-йөгәнләп дигәндәй, бәк каты кулга алып, атна буе күренмәскә тырышып йөрдем... Әз генә шәүләсе күзгә чалындымы, теге-бу бер йомыш тапкан булып, ишегалдыннан чыгып таям, кичтән үк, сиздерми генә, сарай башына үрмәлим. Җәйге төн—җылы төн, хуш исле печән — җан рәхәте...
Юк шул... уйлыйм гына шулай дип, качты ул миннән җан рәхәте дигән нәстә. Җан яна. дөрләп яна хәзер җан! Чи усак кискәсенә дә ут кабына икән? Ә күз алдында гел шуның асыл сурәте басып тора, моңлы сурәте... Як-якка әйләнәм, кырыкка кырланам — барыбер шул боек шәүлә, шул сөйкемле шәүлә югалмый...
Ә инде озын йортның иң аргы почмагындагы бәләкәй генә тәрәзәле, шәкертнекедәй тар булган «хөҗрә»мэ килеп керсәм, бөтен җире чистар-тылган, барлы-юклы күлмәк-ыштан, бүтән чүпрәк-чапрак юып үтүкләнгән, катып беткән колак күпчегенә ап-ак тыш киертелгән, иске киезле тапчан өстенә ап-ак җәймә җәелгән була. Бу ниткән хәл бу? Моны ничек аңнарга? Ул гына дисеңме әле, өстәл өстендә озынча куыш савыт,— агач тамырыннан сырлап-бизәкләп эшләнгән,— шуның эчендә ике генә сабак чәчәк. Ул көн саен алмашынып торса да, гел матур чәчәк* була. Чәчәк... Чәчәк... Ул. бичаракай, күңеле белән мине бәк югары куя торгандыр инде. Чәчәк аңлый белә торган нечкә күңелле, әйбәт тәрбияле, абразауный шәһәр егете итеп күз алдына китерәдер...
Ә мин, чүтри кәмин, мин нәстә соң?..
Мин — гомер буе җир тырнаган, тирестә аунаган, шахты прискеләрен* дә бөкре чыгарган, ә хәзер үзенең атасында ялчы булып торучы каткан мужик! Түбән Тәкәнешнең Хисаметтин малае, җитмәсә тагын — татар! «Татарин галалобый!» Ник ярата ул мине? Әйтегез әле, ник ярата?.< Син бит, Пәрхулла абзый, син дә Гыймран абзый, дөньяны күбрәк күргән, күбрәк яшәгән кеше, ниемә дип ярата ул мине? Әйтегез әле, зинһар, нәстә өчен?..
Гыймран абзый көлемсерәп куйды.
— Мин моны, парин, үзеннән барып сорамыйчы әйтә алмыйм сиңа.
Моңарчы бик әсәрләнеп тыңлаган әти дә:
һи... корт чаккыры, болай бик акыллы, бик басынкы күренәдерие бит ул кыз,—дип аптырауда калды.— Унҗиде яшьлек җилкенчәк булса бер хәлие, утырган-сазаган бала бит, югыйсә...
— Үзеннән сорыйлар аны! — диде Җыянша абый да жемиеп кенә. .
Барыбызга да сәер дә, гыйбрәтле дә иде Тажи абзыйның 6v озын * хикәясе. с
— Сорады-ым,—диде ул башын чайкап —Атна узганнан сон сән- z. дерә түреннән төшми булдыра алмадым, йөрәк түзмәде. Үзем дә әллә х нишләдем ич: үзем качкан булам, үземнең күрәсе килә шуны... Чибәр < бит ул, күгәрченкәй' Эх, җегетләр. сез белмисез аның ниндиен сөйкемле j җан икәнен! Андый бүтән юктыр бу дөньяда...
Әйе, түзмәдем, төшеп яттым. Күп тә узмады, килеп тә керде бу * минем янга шыпырт кына. Әллә, минем төшәсен сизеп, чоланда качып < торган тагы? Үзе бит ул бозык якка да каермый, вәсвәсә дә салмын £ сина, чын күңел белән кочаклап кына ята.
«Җаңгышасың ич, Галә, дим, мин сиңа бер тиенгә дә ярый торган + кеше түгел, дим. Үзең дә күрәсен, ат абзарында ауный торган күчер генә ич мин. дим. Юри генә шаярасыңдыр сия», дим. «Не говори так!» “ дип, учы белән авызымны каплый. Ә учы җофар мае белән югандай хуш = ис, сөю исе аңкытып тора—әйтеп бирә торган түгел! Авызымны гел = шулай каплап торса да, бер сүз әйтмәсием төсле. Юк шул, әйтмиче бул- - мый. Кирәкми, ташлыйк бу эшне, дип үгетләргә тотынам. Ул анын саен түшемә кысыла бара, яндырырлык итеп суырып үбүләренә нишләр- “ гә белмим, чүтри камин — дүрт таш! Иөз дә беренче кат тагын сорыйм а «Ник яратасың соң син мине, дим, ниндәен сөйкемле сөяк табасың мин » дә?» дим. Уйга калгандай сүзсез ята да, пышылдап кына әйтә б) 3 «Белеп буламыни аны... ди, жинеп буламыни йөрәкне?..» ди. Вәт, сөй ләш син аның белән! Тагын беркауым сүзсез ята да, тагын пышылдый әкрен генә: «Әйбәт кеше син, ди, матур кеше, ди. Синең жан түреңнән ииндәендер җылы, йомшак якты сибелеп тора, син аны үзең дә сизми-сең...» ди.
Ипекиләремдер, үл дә кит, чүтри кәмин; сезгә үз-үзеңне мактап борчак сибү шикелле тоелыр, ә ул — шулай ди. Алай гынамы, тагын әллә нәстәләр сөйләп китте: «Мин шушы урман эчендә коргаксып калган бер кура гына бит. ди. Язгы чәчәктәй ачылып килгән чагымда, бишебезне ташлап, мама чыгып китте, ди. Папа бу хәлне бик авыр күтәрде, бер-ике ай эчендә чәчләре чалланып, саргаеп, картаеп калды, ди. Мни аны жәлләп, укуны ташладым, бар теләкләремә, унҗидедә хыяллана торган бөтен матур өметләремә кул селтәп, ата караучы, балалар караучы, йорт-жир караучы, сыер савучы булып калдым, ди. Ярый ла, бездә хәзер күңелле әле, ди. Ә көз җиткәч?.. Алар дүртесе дә укырга кнгә, папа да мин калам, ул бер бүлмәдә, мин икенчедә. Ул үз эше белән тегендә-монда чаба, көне уза, атнасы уза, ә мин?., ди. Мин көздән алып язга хәтле япа-башым, ди. Акылдан язып үләрсең бу саңгырау урман эчендә!» ди...
Хәзер инде мин телсез ятам. Билләһи газим, бер уйласаң, гел авыр икән шул аның да хәле. Җангызлык сагышы яман да хәтәр бит ул, ходай күрсәтмәсен! Ничек итептер юатасы килә моны, ә кирәкле сүз, әйбәт сүз табылмый. Ничә әйтсәң дә шул инде: чүтри кәмин — дүрт таш. пәстә белә такыр баш?.. Ә ул, мин сиңайтнм, дальше-бүльше тагын ялгап китте. Аның сүзләрен кабатлап утыру көлке дә күк. әйтми дә булмый, бигрәк сәер тезә бит: «Менә син килеп чыктың да якты чырай белән жылмая башладың, уен-көлке сүз белән миңа эндәшә башладың, и безнең бөтен ишегалдына җан кереп китте, бу карурман эче яктырып, җылынып киткәндәй булды. Аннары син, үзен дә сизмисең бугай аны-сын, бөтен кош-корт, мал-туар белән гел сөйләшеп йөрисең, ат солы- 3"
сына ябырылган тавыкларга да, чыпчыкларга да ачуланып кычкыра^ белмисең, хәтта безнең явыз этнең дә колак артын кашып китәсең», ди. Тагын әллә ниләр — тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Менә сөйләш син катын-кыз белән! Мин кычкырып көләрдәй булып ятам Ну, нишлим, мәйтәм, кимчелек як инде ул минем, гаеп итмә, дим. Шуннан ул көлә; «Бар кешенең дә шундый кимчелеге күбрәк булсачы!» ди. Берни аңламыйм, ничек күңелен суытырга белмим. Тел тибрәтеп әйткән сүзләрнең көче юк, үземне күпме әшәке итеп күрсәтсәм дә файдасыз. «Юк, аерыла алмыйм мин синнән'» дип, тагын муенга сарыла бу. «Син мине ярат- мыйсыңмыни?»—дип җанымны суыра...
Шуннан килеп, актыккы кузырны чыгарып салам: «Мин бит симияле кеше — катыным бар, ике балам бар!» дим. Бә-әк озак эндәшмичә ятты бу. Ләм-мим бер сүз. Дажыки муенга сарылган җылы беләге дә салпаеп төште. Бәгырен ачу уты көйдерәме, эчтән җылап, эчтән сызамы — караңгыда белеп булмый. Түлке нәстәдер уйлана, тирәнгә төшепме, бәк җырактан әйләндерепме уйлана — анысын шәмсез дә күреп була, һаман телсез бу... Әмма болай да көйсез икән. Авыз төбендә генә татлы пышылдап яткан тутый кошың кисәк кенә шып тукталып калса да борчый икән... Белмим, күпмегә сузылырые бу хәл, ярый әле, шул чакта тагын теге карт галан дөньяга разбуй салды. Әйтерсең төнге каравылчы безнең куркыныч сизелә башладымы, кулындагы шакмаклы бәләген шакылдатырга тотына!..
Итәгенә ут капкандай, кузгалып юк булды Галә. Иркен бер тын алып куйдым, инде аңнагандыр эшнең барып чыкмаслыгын. бүтән тыгызламас, дип уйладым. Шуннан печәнгә китеп бардык. Актык чиләк суык суны да сипкәч, суынсын инде бу, гүпчи суынсын, дип гел читләшеп йөрдем Сезнең куышка килеп кунуым да Гыймран абзыйны кочаклап ятасым килгәннән түгелне... Әммә дә ликин булмады, котылу дигән нәстә юк икән миңа. Дүрт төннең өчесендә чалаш янына килде бу. Зыр әйләнә таптана да таптана. Ни җаның белән түзеп ятасың? Сез, кәнишне, чүп тә сизмәдегез,— үлеп йоклыйсыз, ә мин: шыпан-шыпан гына аның янына...
Таҗи абзыйның бу сүзен ишеткәч, минем күзләр дүрт булды: мечә нинди кыштырдау булган икән ул! «Юк, мин сиздем!» дип кычкырып җибәрә яздым. Ярый әле, авызны уч белән каплап өлгердем, олылар сүзенә кысылырга кирәкме соң!
— Шуннан,—диде Гыймран абзый бик сәер кыйхылдап кына,— нишләдегез инде сез?..
— Шуннанмы? — дип җилкәсен куырды бармаксыз гашыйк.— Берни дә эшләмәдек. Алып китте ул мине пакусның аргы башына, утырдык бер чүмәлә төбенә и һәм... сүз дә сүз . «Син ул катыныңмы яратып өйләндеңме?» — дип сорый бу. Нәстә дисең аңар — ялганнап буламыни?.. Мин бит, чыннап та, яратып өйләнгән кеше. Алгайның бер дигән кызын җыенның актыккы көнендә көпә-көндез тимерхутка салып чапкан егет заманында. Арттан куа да чыктылар, тоттылар пычагым!.. Әгәр дә мәгәр яратмасаммы соң? Интектерериемме мин моны? Ипекиләремдер дип әйтәм, чүтри кәмин — дүрт таш, бетсә беткән тиле баш! дип, җәһәннәмнең җиденче катына да төшеп китәрием мин моның белән! Тик бөтен бәлә дә шунда шул, җегетләр, катынны да яратам мин, балаларны әйткән дә юк инде, и шуның өстенә бу урман күгәрченен дә яратам...
Әйттем, үзенә дә шулай дидем. Тагын сүзсез калды бу. Чамасыз газап чиккәне күренеп тора мескеннең. Үзем дә көннән-көн ике ут арасында кала баруымны бик яхшы сизәм хәзер Озак кына боегып, теге бер әкияттәге үги кыздай тез өсләренә башын салып, ут йотып утырды-утырды да тагын җилкәгә сарылды бу. «Милый мой Таджи абый. ди. Әйдә без качыйк моннан, ди, ике генә елга качыйк! Курыкма, син эшләрсең, мин эшләрмен — ач булмабыз, ди. Ике генә ел бергә
торырбыз! Безнең нәкъ сиңа охшаган бик матур малаебыз булыр, ди. Бүтән бер кәстә кирәкмәс мина, синең төсең калса — шул җитә! — ди.— Аннары син балаларын, катының янына кайтып китәрсең, мин тотмам, ди. Ә малайны үзем тәрбияләп үстерем, укытып кеше итәрем»,— ди.
Менә нишләтеп көрчеккә китереп терәде ул мине! Өч төн буена шул хакта сөйләштек. Сөйләшү дигәне дә көлке генә: жүнле-рәтле бер сүз чыкмый миннән. Баш чөереп кырт киссәң дә — вай. өметләндереп маташу да — вай! Ә күңелдә тагын теге шайтан белән теге фәрештә сугыша: «Шәп бит бу! — ди берсе.— Яраткан кызың белән ике генә ел булса да торып калу — үзе бер гомер ич! — ди.— Аннары — дүрт ягың кыйбла! Үзе үк әйтеп тора — сине һичкем тотмаячак'» — ди...
«Ышанма азгын вәсвәсәгә! — ди икенчесе бармак янап.— Элмәккә бер эләксәң — ычкыну юк' Җиләк бөртегедәй ике балаңны гомерлеккә ятим итмәкче буласыңмы?.. Күзең уйнаклаган саен катын алырсыңмы5» — ди.
Шабаш. Аптыраганскн! Икесе дә шәфкатьсез, икесе белән дә көн-төн бәхәсләшәм Икесен дә бәреп ыргытасы килә, икесен дә жинә алмыйм! Икесе дә хаклы шикелле Ә Галинага һаман жавап таба алганым юк әле, һаман шушы нәләт көрчектән чыгып булмый. Шулай да бер уй көннән-көн баш була бара башка
Качарга!
Качарга'..
Шулай дип уйладыммы — күзләрен мөлдерәтеп, ул күгәрченкәй килеп баса йөрәк өстемә «Мине ташлапмы. Тажи абый?..» — ди.— Мин сина ниндәеп начарлык эшләдем?..» - ди. Вәт чүтри кәмин —дүрт таш, әйләнде дә чуалды бит ж,үләр баш'.. Менә шундый хәл. жегетләр Кайчандыр мин имән бармакны күрми чабып өзгәнием. ә хәзер, күрәләгә торып, йөрәкне урталай чабып өзәргә туры килә' . Бүтән чара тапмыйм.-
Шунда ул тынып, моңаеп калды. Безнекеләр аның бу кичерешләрен бик гажәпләнеп тыңлады. Минем малай баш өчен бигрәк тә аңлашылмый иде. Йөрәк чабу шикелле авыр микәнни сон ул эш? Алан булса, ул аны үзе дә үлеп ярата булып чыга түгелме соң? Белмим, белмим . Ә менә управляюши кызы, чынлап та, аны шул хәтле нык яраткандырмы шундый-шундый сүзләр сөйләгәндерме, барына да ышанып бетәсе килми иде, безнекеләрнен көлемсерәп утыруларыннан да шул аңлашылды, арттыра бу, дип уйладык. Әмма Тажи абзыйның качып китәчәгенә барыбыз да ышандык. Аның күз уртасында һаман әле сүнми янган иләс очкыннар шуңа тәвәккәлләвең ачык күрсәтәләр иде.
— Раччут алып китәргә булмыймыни соң? — диде әти, аптыраган төс белән — Җайсыз килеп чыга бит. син югалу белән Кастантин Симуныч бездән сораячак. Ничек дип жавап бирербез икән?..
Бар да уйга калдылар.
— Ничек дисәгез дә риза мин,—диде Тажи абзый кул селкеп — Артымнан эзлән йөрмәс әле, әйбер урлап китмим .
— Даже кызын да ташлап китәм. диген, кызын да! — дип хыйхылдады Гыймран абзый,—Э-э-эх-х!— дип сузды ул аннары —Ник мин жнрән алашага берсе дә гашыйк булмый икән!? Чуртыма да кач.ма- сыем! Җүләр син, чүтри кәмин! Бәхеттән качамы кеше5
И бишмәтем, бишмәтем...
Печәннән кайтканнан соң, әтиләр иске шурфтагы руданы алып бете pen, яңа шурф суга башлаганнар иде. Мин гел алар янында кайнашам хәзер, ашны леп кенә кайнарга куям да шунда йөгерәм. кызык бит — өстән аска таба бурап төшәләр! Бу шурфны искесенә караганда бермә
бер киң дә, озын да итеп казыйлар. Аста дүрт кеше эшләгәндә дә иркен булачак. Таҗи абзыйны да үзләре янына чакырганнар иде, ә ул койрык чәнчеде...
Хәер, мин аны шул кичтән соң күрә дә алмадым. Ул тәки үз әйткә- ненчә эшләгән: получкасын кесәсенә салгач, җиде төн уртасында килеп бездәге капчыгын жилкәсенә аскан да — син күр дә мин күр! Ике-еч адым атласаң, урман авызы — йота да куя, вәссәлам! Ә минем нәвем базарында «сыбызгы саткан» чак булган...
Шуннан соң бер көнне шурф янына Блинов агай килеп чыкты. Гадәтенчә якты йөз белән исәнләшеп, яңа эшнең ничек барышы белән танышып йөрде дә папирос чыгарып кабызды, Гыймран абзыйга да сузды, ут бирде. Аннары симез итеп бер суыргач, әйтә куйды:
— Што-то безнең Хисмуттиныч күренми әле, берәр йомыш беләв авылга-фәләнгә китмәгәндер бит ул?
Әти авыз кыймылдатырга ашыкмады. Сизеп торам аның өчен бик кыен иде бу. Ник дисәң, управляюши аңа «баш» сыманрак итеп карый — жаваплы кеше, янәсе. Гыймран абзый, моны күреп, тиз генә бер уйга килде булса кирәк: үзенең күп еллардай бирле шомарта килгән оста урысчасы белән сүзгә кереште.
— Беләсезме, Константин Семенович,— диде ул, булдыра алганча әдәпле генә итеп.— Таджи Хисмутдинович солидный крепельщик, үз эшен ярата торган кеше, шахталарда аны беләләр... Ә монда ул кучер- конюх булып йөрүенә бер дә риза түгел иде... Ясно что, моңа берәүне дә гаепләмәде ул, киресенчә, сезне бик әйбәт кеше дип сөйли иде. Без дә кыстап карадык, анда ошамаса, давай бергә эшлик, дидек... Күрәсең, көтәсе килмәгәндер, риза булмады. .
— Соң, әйтеп, расчет алып китсә ни булган?—диде Блинов, тавышын күтәрми генә.— Аның бит әле шактый гына акча аласы да калган...
— Җибәрмәс дип курыккандыр ул,— дигән булды әти дә.— Әйбәт кешедән сорап китүе дә читен, качсаң гына инде...— дип көлдерәдерие.
— Веселый был мужик,— диде управляюши көлемсерәп.— Аның белән юлда йөргәндә бер дә күңелсез булмый иде... Хәтта балалар да юксына, ә Галина арттырып та җибәрә: «Кем миңа утын ярып бирер хәзер? дип, пропадет его добрая головушка!..» дип, күзләрен дә юешләндергән була... Што поделаешь...— дип, китеп барды ул аннары. Ә мин Галяны күз алдыма китердем ничек икән ул мескен? Шулай атасы алдында ук елый микәнни? Каргамый микән чүтри кәминне?..
Әлеге дус кызлар белән көн саен диярлек очрашсак та, мин бу хакта, әлбәттә, сораштыра алмадым. Хәер, алар белән урман сукмаклары буйлап гизә башлагач, андый җитди нәрсәләр истән үк чыга, үз сүзебез, үз уеныбыз бетә торган булмый...
Агач яфракларына карт чырай кереп, өсләренә миң төсле тут төшә! башлады. Әле кайчан гына без ашаган ап-ак нарат күркәләре, яшькелт- кара төскә кереп, сагыз белән капланды. Без суырган каен әкәйләре жилдә оча хәзер. Кура жиләге, карлыгап-бөрлегәннәр дә әллә кайчан бетте, гөмбәләр дә яңгырда жебеп черде, ә куе яшел майлы буяу белән ялтыраткан төсле вак кына яфраклы нарат җиләге кызарып кына килә әле. Без шуны җыярга йөрибез. Мин аның пешкәнрәкләрен сайлап, ярты гына кружка булса да чәйгә алып кайтам. «Бик файдалы җиләк бу, зәңгеләдән әйбәт», дигән була әти.
Алар яңа шурфны сугып та бетерделәр инде. Төнәген беренче рәт динамит аттырып, яңа руданы өскә күтәрделәр. Авыл кешеләре дә, басу эшләрен бетереп, яңадан җыелды, олы шахтада тагын эш кузгалып китте.
Бер төнне мине шунда ат куарга чакырдылар. Анда эшләүче Васька дигән малай сәкенең аргы башында чирләп ята. Болай караганда ансат
кына төсле ул эт. «Өй салуның ние бар — мүкләсе дә чутласы»! Аркан чорнала торган барабаннан олы чүмеч сабы төсле шома борыс сузылып төшә. Шуның башына утырасы да, дилбегә тотып, түгәрәк сукмак буенча ат куасы. Шахта авызындагы зур бадьяны шул аска төшерә, өскә чыгара Сигналларны гына дөрес үтәргә кирәк. Тик менә шунда башла- на икән инде хәлләр: атны әле тегеләй, әле болай бор, артка чигер, * алга атлат, тагын туктат, тагын бор. Команда явып кына тора, бар хәрә- = кәтне дә тиз яса. Әйтерсең машина ул ат — кнопкасын гына басасы! < Ә мин ат тотып үскән нәрсәме? һич кенә дә кәмәленә китереп җиткерә 5 алмыйм. Шуның өстенә, кеше аты бит әле ул. аның телен белүе дә мең < бәлә! Үзем болай урысча гына кычкырган булсам да, ат хәйләкәр ул. г минем Васька түгеллекне әллә каян белеп тора жә кәжәләнә башлый, < жә койрыгын яман селтәп биткә чәпәмәкче була, җүнсез. Җитмәсә * тагын: «йоклама-а!» «Каян килгән бу җебегән!?'» дип кычкыралар. Мин г аның саен кабаланам, кабаланган саен каушыйм, каушаган саен бута- д лам,— еласылар килә, утырган борыс башыннан төшеп качардай булам * Ә качарга йөрәк житми — хурлык. Күзеңне дә ачырмыйлар инде > аннары!
Иртәнге смена килгәнче җаннар чыккандай булды, үземне генә £ түгел, кешеләрне дә җәфалап бетердем. Көчкә өйгә кайтып кердем дә = үз почмагыма аудым. Кая тәгәрәгәнне дә белми йоклаганмын Шунысы = сәер, кич белән әллә уйнап, әллә чынлап тагын чакырган булдылар * мине. Кая ул бару! Аллам сакласын, жүләр'..
Ә Васька бик каты ята, күзен дә ача алмый... Нишлисең, туры кил- = де тагы бер төн, аннары... тагы бер төн чыгарга. Инде гел егылам хәзер дип торганда, авылдан яңа малай китереп җиткерделәр. ә Васьканы п шул ат белән өйгә озаттылар. Мин дә өч төнлек «шахта сугучы»лыктан = котылдым...
Инде жәй бетте бугай, кырау төшә башлады, җилләр дә көзгә борылды шикелле — суык алып килә. Өй уртасындагы тимер мичтә кичләрен ут күренгәли хәзер, аның әйләнә-тирәсендә юеш аяк чу киптерәләр, янып челтәрләнә башлаган торбасыннан әче төтен чыга, күзгә- борынга кереп йөдәтә...
Бер көнне иртәнге якта мин аш пешереп яткан жиргә Наташа. Лида, Люда килеп чыкты. Аякларында ботинка, өсләрендә пальто, башларында бәйләгән бүрек. Мин дә оек-чабатадан хәзер Хушлашырга килгән болар, иртәгә укырга китәләр икән, сентябрь башы җиткән, имеш.
Наташа куеныннан чыгарып миңа бер китап сузды. Лидә каты тышлы дәфтәр бирде, Люда резин башлы матур бер карандаш бирде. Нишли болар? Гел күмделәр бит мине бүләк белән. «Зачем? Не надо!» дип кычкырган булам, ә сөенечтән үземнең авыз колакка җиткән!
— На память! —ди бәләкәе.—Укы, яз, өйрән! Безне дә онытма, рождествога кайткач, тагын килербез синең янга! — Чатылдата гына бу, әллә өйрәтеп килгәннәр тагы.
Рәхмәт-фәләне бәлки әйтелгәндер дә инде, ә менә бүләккә каршы нәрсә бүләк итәргә? һич пием юк! Әллә ниткән томана бугай мин: шундый чакны күздә тотып бер әйбер саклый белмим. Җәй башында үзем ясаган бәләкәй тырысларның актыккысы белән өченче көн генә учак үрләтеп җибәрдем. Ә сакланган булса, менә шуны биргән булыр идем, ичмаса! Җитмәсә, элекке шикелле урман да әйләнә алмадык, минем аш пешәргә шактый вакыт кирәк иде әле. Алар озакламый китеп бардылар. Иң элек төпчеге мина кул сүзды, аннары Лнда-кырыкмыш, аннары Наташа. Алар сузгач, мин дә суздым, сәер тоелды бу. олыларча кул биреп хушлашкан булабыз...
Аштан соң әтиләр ялга ятты, ә мин табак-савыт эшен бетердем дә әлеге китапны актарырга утырдым. Иң элек аның өч урныннан өч чәчәк килеп чыкты. Кайсысы кемнеке икән? Әгәр яшь буенча салсалар, берен-
чесе Наташаныкы булырга тиеш. Бик нәзек ләпәскәләрв Яйсу-тоныграк булып кипкән нәфис чәчәк, исемен һич белә торган түгел. Уртадагысы күз явын алырлык зәңгәр чәчәк. Нигәдер ул миңа иң матуры булып тоелды, әз генә хуш исе дә килеп тора шикелле. Лида шундый матур чәчәк кыстырды микәнни? Шул кырыкмыш? Ә иң соңгысы — шомырт чәчәге. Теге төпчек чәтертәннеке икәне әллә каян күренеп тора.
Китапның бите саен диярлек җәнлек-җанвар. кош-корт сурәте төше-релгән. Алары белән дә танышып чыккач, җәй көне комга язып өйрәнгән хәрефләр буенча сүзләр укмаштыра башладым. Кайбер урыннарына теш үтеп җитми, авызда әвәләп бетереп булмый торган күп хәрефле озын сүзләр еш килеп чыга, мәгънәләрен дә тиз генә аңлап булмый. Андый урыннарны сикертеп узам да яна биттән тотынам. Шигырьләр дә шактый очрый. Минем әле урысча шигырьне күргәнем-белгәнем юк иде. Укып-укып карыйм, аксак-туксак килеп чыга, аңлавы да читен. Ә менә берсе җиңел сыман тоелды.
П-и-сь-м-е-ц-о о-т вы-н-у-к-а П-о-л-у-ч-и-л Ф-е-д-о-т, Вы-н-у-к е-г-о д-а-л-е-к-о Вы -г-о-р-о-д-е ж-и-в-е-т,—
дип хәрефләп укып киттем. Монда миңа «внук» дигән сүз генә аңлашылмый иде. Гыймран абзыйдан сорадым.
— Баласының малае,— диде,— онык дип тә әйтәләр.
«Онык-внук», кара, татарчага якын икән! Бу шигырьне күп кабатлый торгач, сүзләп укырга, төртелми сукаларга өйрәндем. Шулай итеп, ул гел күңелгә сеңде. Күрми белгән беренче урысча шигырем шушы булды.
Әйбәт китап калдырган бу кызлар, рәхмәт төшкерләре. Миңа хәзер эш табылды: әз генә бушадыммы, гел шуңа барып ябышам Әтинең дә читтән-читтән генә күз ташлавын сизәм, минем урысчага ябышып яту бик ошый булса кирәк үзенә. Хат саласы булса, әдрисне дә минем кул астына китереп кыстыра ул хәзер. Кыстырмыйча соң! Аның малае әдрис яза белә бит! Урысча китап укый!..
Ә тышта инде туктаусыз яңгыр ява, кай көннәрне кар катыш була, әче җил сызгыра, чыксаң — битеңә китереп шул яңгырлы карны сылый. Безнең аш та өйдә пешә хәзер. Өсте плитәле киң тимер мич куйдылар, челтәрләнгән торбаларын да алыштырдылар, төтен чыгу да бетте, өй җылы, рәхәт. Минем мәктәп тә шушы өйдә, шул китап өстендә булыр инде быел. Юкса, кая барып укыйсың?..
Алай түгел икән шул... Безнекеләр Пирмегә чыгарга җыена башлады. өс-башларына кышкы кием алырга. Ни өчен шул хәтле еракка? Хәер, бу тирәдә каян тапсыннар. Атиг кибетендә күсе капкыннарыннан башка әйбер сатылмый ич хәзер... Ә инде көне-сәгате килеп җиткәч кенә әти болай диде:
— Әйдә, улым, җыен, син дә чыгарсың... Шуннан илгә озатырбыз-
«Шалт!» итеп баш түбәсенә чүлмәк төшкәндәй бу хәбәргә шаккатып. аларга карадым. Берсе дә минем шикелле гаҗәпләнми иде. Күрәсең. бу хакта алдан сөйләшкәннәрдер инде... Ә мин сөенергә дә. көенергә дә белмәдем. Ярар, җыенырга булгач җыенырга. Үземнең теге-бу нәмәрсәне югаргы шүрлектән алып, актара башладым, яздан бирле кулга тотмаган читек килеп чыкты. Әти аларнын башын киңәйтебрәк тегеп бирде, киеп карадым — кысмый да, баш бармакларны авырттырмый да хәзер. Резин кәлүшне кидем — алар да төртми, бик шәп! Инде килеп, ул минем өскә бишмәтне кидерде. Авылдан киткәннән бирле көндез киеп, төнлә ябынып яткан бишмәт, өзлексез «ике сминә» куа торгач шактый тузган булып чыкты.
Мине әйләндергәләп, карап-карап торды да әти:
— Элә-танагы калмаган икән шул моның, бигрәк тиз бетерәсен әйберне,— диде.
Бу сүзгә хәтер калып, борынны шыркылдатып алдым: кая инде тиз бетерү? Мин ул бишмәтнең кайчан тегелгәнен дә белмим хәзер! Шуны сизгәндәй әти бер юаткыч сүз өстәп куйды: л
— Ярар, Пирмедә берәр нәрсә карамый булмас... *
Монысы ярый, ичмаса. Дөрес әйтә, яна бишмәт бик кирәк миңа. = Яна бишмәт! Чынлап та, читтә күпме йөреп, яңа бишмәт тә киеп кайт- с. масаң, әдәм күзенә ничек күренерсең аннары?.. х
Үзем белән алырдай ни нәрсәм бар — һәммәсен рәтләп төреп биш- < тәр капчыгына тутырдым. Кич белән әти өстәге күлмәкнең инеч астына ь чүпрәк салып, эченә бер егерме бишлек, бер унлык кәгазь тегеп куйды. ~ йокларга яткач ул акчалар нәкъ уң як күкрәк өстендә генә шыштырдап * йөдәттеләр.
Иртәгесен без вак-төяк әйберләрне складка илтеп бикләттек тә 2 сәфәргә чыктык. Атигдагы Марфәттәндән юл ризыгы алып, шуннан ук поездга да утырып киттек, килгәндәге шикелле җитмеш чакрым җәяү- ♦ ләп йөрисе булмады.
Пирмегә килеп төшкәндә коеп яңгыр ява иде. Вокзалдан ерак түгел > бер Ибраһим дигән кешегә фатир кердек. Әтинең белгән кешесе икән: = «Әйдүк, Пәрхулла абзый», дип каршылады. Күрәсең, ул монда элекке “ сәфәрләрендә дә кереп-чыгып йөргәләгәыдер. Хуҗалар чәй белән сый- g лагач, безнекеләр «талчукжа киттеләр, шундый җир бар икән. Иске- яңа кием-салымны, җаның теләгән бүтән кирәк әйберне кулдан сата я юрган базар, имеш. Алар кичке караңгы төшкәндә генә әйләнеп кайт- с тылар, куллары буш — бер нәрсә тапмадык, диделәр.
Икенче көнне иртүк, тагын яңгыр астында, парахут белешергә я төштек. Пристенгә керә торган биек агач күпердән барганда әти бер кешенең җиңенә кагылды да: «Әссәламегаләйкем, Шәрифулла!» диде. Ул кеше әтине танып, сәламен алды, ике куллап күрешү, исән-саулык сорашу китте. Бу абзый Шәмәк кешесе булып чыкты, әтинең күз күргән егете, әле ундүртенче елны гына Кәтернислауда бергә эшләгән булганнар. Читтән кайтып барышы икән.
— Алайса, хикмәти хода, бик яхшы булып чыкты бит әле бу! — диде әти.куанып.— Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигәндәй, менә бу малайны да үзең белән алып кайта күр инде син, Шәрифулла!
Ул абый миңа карап куйды, әз генә елмайды да шикелле.
— Ярар, Пәрхулла абзый,— диде,— олы кешенең сүзен аяк астына салып булмас инде...
Парахут иртәгә иртән китәсе икән. Әле пристенгә дә кермәгән, йөк бушата, йөк төйи, имеш. Билит тә кичсез сатылачак түгел ди. Әтн аңа акча чыгарып бирде.
— Билитне үз яныңа бергә ал инде, Шәрифулла,— диде.
Фатирга әйләнеп кайттык, алар тагын базарга, кибетләргә дип чыгып киттеләр. Белмим, Гыймран абзый белән Ж,ыянша абын үзләренә берәр әйбер тапкандырмы, кич кайтып кергәндә арка капчыкларында нидер бар иде шикелле, ә безнең әтинең капчыгы да. кулы да буш иде. «һич ниямәрсә таба торган түгел, томалангыры», дип сукранды ул. Чәй эчкәч, бишмәтнең, тискәре ягын әйләндереп, электр яктысына тота- тота караштырды да:
— Җәле, киеп кара әле,— диде.
Кигәч, тагын ут каршына китерде дә, мине унга-сул га бора-бора, бишмэтне тагын күздән кичерде, җнн очларын, терсәк асларын, чүгәләп итәк очларын карады, чабуларны түбәнгә тарткалап кунды Vie тавышсыз гына сызгыра иде — гел тегүче шикелле Шуннан аягүрә басты да
— Кара, моның бу ягы ярыйсы гына икән ләбаса, ертык-тншеге
күренми,— дигән булды.— Итәк-җиң очларын әз генә рәтләп җибәрсәң, менә дигән булачак!
Аннары ул хуҗа хатыннан кара җеп белән бер кара почкак ’ сорап алды, ике җиң очына да тигез итеп ямау салып чыкты, читтән караганда җиң авызларына кыршау киерткән шикелле булды, кыршылган төшләрдәге мамык күренми башлады. Итәк очыларынын да мамык нык күренгән урыннарын әтмәләп чыкты. Яңадан кидерде, әйләндерә-бора караганнан соң:
— Үтә чыккан булды бу! — диде.— Кайткач, яңаны тектерерсез,— дип тә юатты—
Көрән бумаҗидан куелган бишмәт эчлеге хәзер тышлыкка әйләнде. Шулай итеп, мин «менә дигән», «үтә чыккан» бишмәтле малай булдым. Әтинең дә пошынуы бетте бугай, минем дә җан тынычланды. Кайткач яңаны тектерәсе бит!..
Иртәгесен һаман шул ук яңгыр иде. Суык яктан искән җил белән сибәли дә сибәли. Башка буш капчыкларны киеп, парахутка төшеп киттек. Пристендә Шәрифулла абыйны табып янына утырдык. Ул инде икебезгә дә билитне алып куйган, тиздән голчылар төйи башласы пара- хут та кырыйдагы чуен «түмгәк»ләргә арканланган иде. Олылар аны- моны сөйләшеп, күргән-белгәнгә сәләм әйтергә кушып утырдылар, ә минем кәеф әллә ничек шунда: ары-бире чапкынлыйсы да килми, пара- хутын да күргән, пристенен дә күргән — карыйсы әйбер юк. Әллә илгә кайтам, әллә бүтән җиргә китәм — анысы да барыбер. Башны салып утыра торгач, бишмәт чабуларына күз төште. Кара, бу бумаҗи эчлекне шакмаклап сырмаган, буйга гына сырган икән. «Болай булгач, ничава икән әле бу, әйләндергәнлеге бик беленмәс», дип уйладым. Ярлы яманыр да куаныр, дигәннәре шушыдыр инде ул—
Парахут, шактый озак сузып, беренче авазын яңгыратты. Пристен- дәге кешеләр ду кубып, ыгы-зыгы килә башлады. Без дә кузгалыштык, бәләкәй капчыкны әти җайлап аркага кигезде, дөньямны онытмаска, Шәрифулла абый сүзен тыңларга кушты. Ул абый да кутумкаларын киде, без аның белән парахутка керә торган трап янына килгәч, әтиләр кул биреп безнең белән хушлаштылар. «Шәмседоха җиңгәңә барып сәләм әйт,— диде Җыянша абый үземә генә.— Әйбер-фәлән җибәреп булмады инде, гаеп итмәсен»,— дип өстәде.
«Прхади. прхади!» дип арттан кычкыра башлагач, тагын бер кат саубуллашып, эчкә кереп киттек. Өченче класста икән безнең урын, өстәге сәндерәгә урнаштык. Җылырак булыр, диде Шәрифулла абый. Аннары мин парахут авызына яңадан килгән идем, әтиләр янына чыгып булмады.— олы-олы мичкә тәгәрәтәләр иде парахут эченә. Пристен читеннән карап торган әтиләргә кул гына болгарга туры килде. Алар да миңа кул болгап, бар кер. без китәбез инде, дигәнне аңлаттылар. Күп тә үтмәде, парахут бик моңлы итеп актык рәт кычкыртты да, парларын пошкыртып, кузгала башлады—
Бу парахутта ничә көн. нәрсә ашап-эчеп. нияәр сөйләшеп, ничек кайтканбыздыр — бер кызыгвгда булмады. Хәтта килгәндәге шикелле усал кондуктор билит тикшереп тә йөрмәде. Хәер, бу голы мин «куян» түгел шул инде, пулный билит белән кайтам! Читбиртидә дә түгел, трити класста! Тик шул үкенеч кенә калды: инде килгән чакта ук күңел бик кызыккан өске катка чыгып карамакчы булган идем. Шәрифулла абый җибәрмәде.
— Ярамый. энекәш тотыв алырлар,—диде.— Безнең ише чабаталыны йөртмиләр анда'
Минем аякта, югыйсә, читек белән резянке! Ник алай диде икән ул?_
1 П о t х а к — rfnpaa кисеп.
Караңгылы-яктылы бер иртәдә тагын шул ук Сукулкы пристененә <илеп төштек. Без ярга чыкканда тагын шул Пирмедәге төсле чи яңгыр гибәли иде. Фатир-фәләнгә төшеп тормадык бугай, яр буенда ук туры читереп, Шәрифулла абый ат яллады. Әйберләрне тимерхут артына >әйләп, минем капчыкны кузла астына тыктык, аннары юеш печәнне эйләндертәләп өстенә менеп утырдык, ат текә тау сыртындагы кыйгач юлдан үргә таба күтәрелә башлады. Яңгырдан тәма\« чебердәгән булыр = идек, ярый әле, ямшекнең запас кажаны булып чыкты. Икебезгә бер * кажан бөркәнгәч, бөтенләй шәп булып китте. х
Кайта-кайта көн кич булды Мамадышка сугылмыйча, сулга боры- < лып. олы юлга чыктык та бер бәләкәй авылда төн кундык. Утыз биш £ чакрымнан артык киленгәндер, атка да ял кирәк иде. Бетә торган яңгыр < түгел икән, иртәгесен без юлга чыкканда тагын шундый ук көн иде * Икесенә бер чапан бөркәнгән остабикәләр шикелле кайта бирәбез ике- ? без бер кажан астында. Шәрифулла абый, бер якка кыйшаеп, папирус С көйрәтеп алгалый. Ямшек тә фарт кеше булып чыкты, аяк асты лыжыр- * дык булуга карамастан, атын йоклатмый, әйбәт алып кайта Акчишмә * авылына килеп життек, бу тирәләрне мин әзрәк бсләм инде, алга таба _ Алкин, Әжмәк, Ишки авыллары булырга тиеш Безнең якта бер сүз £ бар башланган берәр эш тиз генә бетәрлек булмаса, «һи-и, Әжмәк х дәлүке әле», диләр. Каян килеп кергәндер Чынлап та. ул керәшен авы- = лы якын түгел икән, урманнар узып килә-килә күзләр күгәрде, урамын чыгып бетә алмыйча да тас булдык, әллә чакрымнан артыкка сузылган тагы. я
Аның артыннан Ишки кул сузымында гына икән. Авыл уртасыннан £ уңга борылып Тауиленә төшә башладык. Аннан чыккач — Кабык-күпер. « Болар икесе дә татарча исемле урыс авыллары Нигә шулайдыр, һаман = белә алганым юк шуны. Ә Кабык-күпердән Шәмәк өч кенә чакрым — үр генә менеп төшәсе. Ахырда ул араны да үтеп, караңгы төшкәндә шәмәккә килеп кердек. Янгыр булгангадыр инде, басу капкасы тирәсендә бала-чага күренмәде, прәнник чәчми генә узарга туры килде, ә Шәрифулла абыйның ике кесәсе тулы иде Аларның өе шушы юл каршында гына икән, урамны аркылы кисеп, капка төпләренә кялеп туктадык. Без арбадан төшүгә, өйдәгсләр дә чыгып житте, капка ачылды, ишегалдына уздык. Мондый чакта билгеле инде күрешү куанышу, ыгы зыгы башлана, мин дә күрешәм. «Тулбайның Пәрхулла абзый малае,— ди Шәрифулла абый, - читтән алып кайттым егетне »
Әле бик искермәгән нечкә бүрәнәле жыйнак бер өйгә килеп кердек. Шул арада чәй дә кайнап өлгерде. Сәкегә бнк матур кижеле ашъяулык Жәйделәр, өйдәгеләр куйган сын янына Шәрифулла абый күпереп торган бөтен калач чыгарып куйды, прәнник-канфнт, чәй-шнкәр шикелле нәрсәләр белән табын тулды. Ямшекне дә. мнне дә утыртып, үзләре дә зыр-әйләнә тезелеп чәй эчү башланды Чит сые белән чәй эчү'
Ямшекне озаткач, миңа түр почмакта бик йомшак урын салып бир деләр, чыланган әйберләрне мич каршына элделәр Күр инде бу кепи ләрне, мин аларга кем соң’
Иртәгесен сызгырып коймак пеште. Ай. кайчаннан бирле ашаган юк минем ул коймакны, кесәллек оныннан юка гына итеп, яндырмый көй дерми генә пешергән авыл коймагын' Табынга утыру белән сыпырдым гына үзен теге бер кияү шикелле Өчэрне берьюлы дигәндәй кабам да йотам, кабам да йотам! Песмелсезрәк кыланганны \ »ем лә сиздем сизү сн, тик тыелып булмады — коймагы бнк тәмле иде шул
Рәхмәтләрне күп итеп әйткәннән соң өс-башны киендем лә. мескен капчыкны аркага асып, бу яхшы кешеләр белән саубуллашып чыгып киттем. Урамнан кайтмас өчен «Бытый» Зариплар тыкрыгыннан төшеп, басма аркылы чыктым да тау астыннан атладым Моннан ел ярым гына элек күпме тапкырлар узып йоргәп чишмәләр янына жмткәч, эчәсем
килмәсә дә кызыгып, сагынып, бер генә кушуч су эчтем, рәхәт булыг китте. Чит җирләрдә мондый чишмәләрне бер генә тапкыр да очратма дым ич мин...
Шәмәктән чыгып киткәндә көн ачалак та йомалак булгач, яумас лиг уйлаган идем. Менә тагын томалап алды, тагын инә күзедәй вак кына яңгыр сибәли башлады. Тау итәгеннән борыла-сарыла бара торган та> гына сукмактан атлыйм. Болын саргайган, мал йөреп изеп бетергәш Әнә безнең зират та күренә инде, әни яткан зират... Чит җирләрщ йөреп, мин аның янына кайтам Читтән кайтучылар берсе дә бу кәад сукмагыннан йөрми. Кая ул1 Алар тимерхутка утырып, дуга башларына шөлдер тагып, тузан туздыра-туздыра юлдан юртып, «келлиң-келлиц> генә басу капкасын узганда прәнникләр чәчеп, ә кайберләре уч тутырьш' акча — гел бер тиенлекләр генә булсын, барыбер көмеш тәңкә булып күренә торган акча сибеп, авылга керәләр. Артларыннан бер көтү малай йөгереп бара!..
Ә мин?..
Мин, кеше очрамаса ярар иде, дип курка-курка гына, кәкре-бөкре урынтын сукмактан атлыйм. Тәпи-тәпи «келлиң-келлиң» читтән кайтам. Кая инде ул прәнник чәчү! Капчыгымда минем өйдәгеләрне әз-ыәз сөендерердәй күчтәнәчем дә, ичмаса, яртышар клиндерем дә юк, бүләк- салак булмавын әйтеп тә торасы түгел инде. Чынлап та, әллә ничек килеп чыкты бу. Әти Пирмедә капчыкка берәр нәрсә тыгып җибәргән булса, кайткан булыр иде инде ул. башына килмәгәндер, күрәсең...
Аллага шөкер, беркем дә очрамады, Җамалын тау башыннан авылга кереп, бакчалар аркылы гына үзебезнең каралты артына төштем, абзар капкасының биген кулны тыгып этәрдем дә ишегалдына уздым. Өйалды ишеген шып кына ачып, үзем үрмәләп үскән балчык баскычтан түбән төшәм... Мин өйгә килеп кергәндә, әни кеше йөзлек буенда җеп йомгаклап утыра иде.
— Бәлеш тагы, кайттың дамыни әле?—диде ул.
Түтәй кече якта тәрәшле ясый иде, урыныннан кузгалып каршыма килде.
— Нихәл, ылан,— дип кулларым күрешергә сузды. Бик моңлы булып күренде ул миңа. Ә түр башында уйнап утырган Шамил белән Лотфулла энекәшләрнең исләре дә китмәде. Хәер, мин киткәндә бишекте иде бит Лотфулла — танымагандыр да абыйсын...
Аяктагы читек белән резин кәлүш гел саз булганга идән пычранган, бозау бүрек җебегән, әйләндереп кигән бишмәт итәгеннән лыч лыч тамчы тама иде.
Читтән кайттым!..
Юныс байдан бай булам!
Туган авыл . Читтән караганда чокырда утырган Тулбай, «Тулы бай» дигән мәгънәдә булса, исеме бер дә җисеменә туры килми торган ярлы авыл, шулай да Туган авыл! Мин юктагы ел ярым эчендә бер да үзгәрмәгән ул: шул ук «сәҗдә»гә киткән мескен өйләр, кыйшык-тишек дигәндәй абзар-кура, буйдан-буйга салам түбә. Җитмәсә, ул өйләрнен әйләнә-тирәсенә салам-тирестән «диңгез» салганнар хәзер, кышкы суыкчан салам тун! Бу «киеме» тагын да боеграк күрсәтә ул өйләрне.
Чит җирләрдә «дөнья күреп» кайткач, туып үскән авыл бик тә җансыз, бик тә күңелсез күренде, шактый вакыт ияләнә алмый йөдәп беттем Кулга тотардай зуррак эш тә юк: утын ярам, абзардагы өч баш сарык белән кызыл тананың астын җыям, салам көлтәлим, өйдәгеләргә чабата ясыйм. «Карагайлы»да өйрәнгән җүкә башмакны да үреп кидем аякка Тик аны күреп шаккатучы гына булмады..,
Көз ахырында өзлексез яңгырлар, ниһаять, туктап, жир тунды, су өсләре боз белән капланды. «Шәрә кыш» сымак бу көннәрдә без әни кеше белән урман кисәбез хәзер. Теләсә нинди эшкә батыр ул. Пычкы тартканда, буй утынны өемгә салганда манма тиргә батыра ул мине. Җиңелен түгел, авыр башын үзе күтәрә. Ә кайтканда буй сузып буш атлауны бер дә яратмый. ' *
— Әйдәле,—ди,— бер-ике буй булса да жукагач алыйк, чабаталык = булыр — һәм өчәр буй яшь җүкә агачы жиде чакрым юлны безнең жил- 2 кәләрдә кайта. Кеше эшенә чыкканда да рыядан гына селкенеп йөрми 5 ул, имәндәй ирләр рәтендә торып, алты чабагыш белән көн буе дөп-дөп < ындыр суга — эһ тә итми. Шуның белән утын китертә, курмы кайтар- £ та. Ә кыштан алып яшел язга тикле безнең өй эченнән стан чыкмый < икән хәзер. Кемгә киҗеле ашъяулык, шакмаклы тастымал, кемгә аршин * башлы чүпләм сөлге, кемгә өч көреле нечкә чыбылдыклык, кемгә кап- g чык-тобыршалык, кемгә киндер, кемгә һәр төрле алача ыштанлык— г алар һәммәсе дә безнең өй «Фабригендә» эшләнеп чыга Әни кеше * боларны үзе генә сукмый, үз пөнәренә түтәйне дә өйрәтә Ә ул инде > уналты тутырып килә торган кыз, мондый һөнәр аңа бик кирәк булачак. __ Мин дә бер заманны «катынша»ланын киттем, стан арасына кереп £ сөлге чүпләме жыярга һәм үзем сугарга өйрәндем. Бу инде «эше юк— = эш тапкан-.» дигәндәй, бүтән файдалырак мавыгыр нәрсә булмаудан = килеп чыккандыр. Чынлап та. мин ул кышны ничек уздырырга белми аптырап беттем. Мәдрәсәгә барган булган идем, анда гел шул нскечә икән хәзер. Хәзрәт көненә бер генә тапкыр күренә, калган вакыт малай- = ларның үз кулында: ни тели, шуны кылана. Ә мин инде андыйлардан = бизгәнмен. Себердә өйрәнгән тәртип һәм өч сыйныф бетереп алган » гыйлемлек бик зур икән минем Монда миңа уку ягыннан тиң малай 3 бөтенләй юк икән хәзер. Ә мулла абзый минем берүземне генә алга таба укытырга теләвен бик күрсәтмәде. Бәлки булдыра да алмас иде, ул бит яңача укымаган. Шулай итеп, мин анда гел йөрми башладым
Әни кешенең минем мәдрәсә ташлауга бер дә исе китмәде Дөньяда уку-язусыз да менә дигән итеп яшәп булуына бик нык ышана нде ул. Ә язга таба миңа «бик әйбәт» эш табып бирде.
— Син акылсыз малай түгел,— дип, салпы якка салам кыстырудан башлап жибәрде сүзен.— Әрәм-шәрәм итүне яратмыйсың, укымышың да бар, чутны да яхшы беләсең,— син бай булыр өчен туган малай!..
Мин тавышсыз гына көлеп куйдым Ана кеше алдында ихахайларга ярамый бит. Шуның өстенә мин аның көйсылай таба каерганын да аңлап бетермим әле
— Бер дә көләсе түгел,— дип дәвам итте ул.— Шәмәктә безнең Җупыс абын белән Мнннехан абыйлардан бай кеше бармы? Юк' Бөтен Шәмәгендә юк! Алар нәстәдән башлаган? Каләмфер-бадыяннан баш даган. Менә сиңа да шулар кәсебенә тотынырга кирәк, шулардан да уздырып баерга кирәк!
Тагын бик күп сөйләде, бик күп кызыктырды ул, мин инде гел баеп беткәндәй тоя башладым үземне «Ничек итсә итте, Мәкәржәгә китте» дигәндәй, ул мине үзебездән биш чакрымдагы Чәбнягә алып барды да Фазлулла байлар кибетеннән тугыз тәңкәлек вак тавар алып бирде. Бу акча мин күлмәк инечендә саклап кайткан утыз биш сумның бер өлеше нде. Кайчандыр үзем белән чүбек җыйган Мәхмүтнең кырык тартмалы бәләкәй иске сондыгы бар икән, шуны сорап алып кырык төрле таварны эченә бик килештереп тезеп чыктым һәм киттем авыллар буйлап Капка саен, тәрәзә саен тукталам да:
— Вак таварлар кирәк түгелме-е?— дип кычкырам Өйгә чакырып кертсәләр, баулы сонлыкны йөзлек буена куеп, ачып жнбәрәм Ниләр генә юк анын эчендә! Бөтен кызыктыргыч әйберләр капкачның эч ягына тезелгән: төрле-төрле ялтыравык төймәләрдән муенсалар, «гәрәбә» кул
баулар, ефәк тасмалар, җем-җем килеп торган «балык тәңкәле» кәйтәннәр, чәчтәңкәлек киң кара тасмалар, «алтын-көмеш»тән койган йөзек, беләзек, балдаклар, түшкә кадый торган күбәләк-чнкерткәләр, әллә ничә төстәге чигү җепләре, тамбур инәләре, бияләй инәләре, тегү инәләре, ак, кара, кызыл кәтүкләр; эреле-ваклы сәдәпләр, каптырмалар, «пыртлый»лар; ислемай, гөлсирин, дарчин мае, гатырша мае, чәч мае, «мәтликәп», астагы тартмаларда кара борыч, кызлар ярата торган дарчин, каләмфер, бадыян, карчыклар өчен эмбер тамыры, татлы тамыр, тәмле сабыр, кәлгән тамыры, җиңгиләр өчен кызыл, яшел, «кугавай», зәңгәр буяулар, малайлар өчен әллә иичә төрле кармак. Кыскасы, кемнең җаны ни тели, шуның барысы да бар миндә! Хәер, алай ук түгел бугай. «Сандугач теле», «күгәрчен сөте», «фәрештә керфеге», «сөйдергеч даруы», «таракан дагасы», «жылан мөгезе» сорап, җелекне киптерә кайбер чәчрәп торган кызлар. Мин аларга җавап таба алмыйча, бурлаттай кызарып калам. Ә кайберләре, юма сүзләр белән сыйпаштырып, ислемай шешәсен алъяпкыч асларына озатырга маташалар Ике генә түгел, сигез күз кирәк икән кырык тартмачы егеткә!
Шулай йөри торгач, тирә-як авылларны гизеп чыктым. Бара безнен сәүдәләр! Кайтам да бакыр бишлекләрне санарга тотынам. Хәер, алар күп түгел хәзер, патша сурәте сугылган ун, унбиш, егерме тиенлек кәгазь маркалар тулган була. Патшаның үзен чүпкә чыгарганнар дип ишетсәк тә, кәгазь акчалары чүпкә чыкмый әле. Җыелган чүбек-чабык, иске бияләй, җон оек шикелле нәрсәләрне Тәкәнешнең Миргазиз байга менгереп бушатам, кирәкле таварны да шуннан гына алам хәзер.
Инде март ахырының җылы көннәре башлангач, ерак сәфәргә чыктым. Бездән унике чакрымдагы Өскебаш авылында Майтүти бар иде бит, өй борынча дигәндәй эзләп-сорап, шуларга барып кердем. Малай гына булсам да, Майтүти үзе дә, җирән чәч, сакал-мыеклы, озын чандыр гәүдәле Юлтимер җизни дә, дүрт кенә бөртек кызлары да бик туганнарча каршыладылар. Майтүтине күргәч тә, сабыйларча мин аңа сыендым. Аның тавышы, сөйләшүләре, ягымлылыгы, бөтен кыланыш- хәрәкәтләре нәкъ әнинеке шикелле тоела иде. Мин аны бик нык сагынганмын икән, култык җылысында бөтенләй эреп калдым.
— И балакаем, гел үсеп беткәнең икән син хәзер, күзләр генә тия күрмәсен! — ди.
Беркая чыгармыйча, тәүлек буе кунак иттеләр. Килгәч тә куе сөтле чәй, туйганчы ашарлык ап-ак йомшак кесәллек күмәче, капламыш1 түбәсеннән ак май. Унике чакрым юл килгән малай өчен моннан да тәмле бүтән нәрсә бар дөньяда! Ә кичен тукмачлы каз ашы, каз боты! Шуның янына ярка-ярка өреле бәрәңге. Иртәгесен тагын каз мае четердәп торган кайнар коймак. Казлары бик күп булгандыр, ахры, инде яз җиткән: ите дә, мае да һаман бар үзләрендә.
Бу хәтле зурлап кунак итүләренә ояла башладым. Кем соң мин? Юеш танау гына бит әле! Тормышлары да әллә ни түгел сыман. Ат, сыер тотсалар да, вак маллары артык күренми. Ике үсмер кызы белән минем чананы тартып бакча башындагы ындырларына печәнгә мендек. Олырак башлы кешенең бүрегедәй генә бер со»ы кибәне тора, күп дигәндә имана ярым җирне каплар. Арыш кибәне юк... Сугылган салам өеме белән бәләкәй генә печән кибәне күренә тагы. Хәер, ир затыннан җизни берүзе бит, бу мескен дүрт кызга җир тәтеми. Димәк, алар да безнең шикелле бер имана белән көн күрә инде.
Шушы хәлдә җизнинең ат-сыер тотуы мине бик гаҗәпләндерде. «Ничек асрап чыгаралар икән? Ник безнең юк?» дигән сораулар аптырата мине. Әллә безнең әтинең юри ат тотасы килмиме? Үзем читкә
1 Сеян агачыннан кырып капкачлы птеп ясалган савыт.
киткәч, кем карар дип куркамы? Ә мин нәрсәгә’ Шушы яшемә жнтеп, ат та карый алмас идем микәнни?..
Җитмәсә, бәхетсез хәерчегә жил каршы дигәндәй, асрамага алып үстергән танабыз да мин монда чыгар алдыннан гына үлеп куйды бит әле безнен. Ул алты айлык «кыдыл бодау»ны арыякнын Зәйнеттин аб зый хатыны биргән иде, инде сыер булып килә һәм жәйгә бозаулавын * көтә идек... Ә бер иртәне мал асты карарга чыксам, күхтәрем акайды да Е калды: зур гәүдәле сыерыбыз абзарның урта бер җиренә чалкан килеп х төшкән дә, аякларын өскә тырпайткан, мөгезләре тирескә батып кергән, х башын кыйшайтып, телен аркылы тешләгән, йоннары кабарган. Ята бу < мескенкәй бурадай булып... £
Йөгереп кереп өйдәгеләргә әйттем, Мактый бабайны алып чыктым. < Беребез дә берни белә алмалык. И кызганыч та булды соң!.. Мактый * бабай ат жигеп керде, җыйнаулашып сыерны чанага салдык һәм басу г түрендәге мал зиратына илтеп куйдык
Шулай итеп, «авызга сөт тия, сөт!» дип торганда гына: «Ашыкма! * Көт! Борыныңны сөрт!» диде бәхетсезлек. Әйе, көтәргә калды. Ә кан- > чанга тикле?.. Җитмәсә, шул сөт дигәнен ник шул хәтле яратамдыр. _ Күрше Һадиулла, анасы сөт ашарга кушса, «әем нә!> дип, борынын жыерган була. Ә мин чүлмәге белән эчеп бетерер идем! Хәтта көн саен х сөтле чәй генә эчсәм дә, бик риза булыр идем әле.
Күңелдә беркемгә дә әйтелмәскә тиешле бер уй туып килә. Эх, * барып чыкса, шәп тә булыр иде соң?! Ә чынлап торып тотынсаң, ник барып чыкмас икән? Менә шушылай авылдан-анылга йөри йөри кәсеп- = ләрең уң булып китсә, маяны тып-тын гына жыя киләсең дә көннәрдән с бер көнне сатудан кайтышлый сыер җитәкләп кайтып керәсең! Эшлекле » үги әнинең күзләре маңгаена менә! Әй. түтәй сөенә, гөлкәем! Ә мин. үзе- - безнең тегермәнче Сапый күк. бөйрәккә таянып кына карап торам Озак та узмый, беренче бозау, ак тояклы дүрт аягын тырпайтып, идәнгә баса. Безнең авыз-борын сөт-катыкка чума' Ә шул ел эчендә мин тагын мыштым гына акча җыеп, алмачуар бер колын алып кайтам. Әти чит-тән йөреп кайтканчы ат та бар. сыер да бар' Менә, сөйләшеп кара син хәзер Шәйхелислам дигән олы малаен белән! Баюның башы шуннан башлана!.. Биш ел эчендә мин Шәмәк Юныстан да, Чәбня Фазулладан да. Тәкәнеш Миргазиздән дә баерак булып китәм!
Кич буе уйлап яткан һәм төштә күргән шушы бәхетне өндә табарга ашкынып, иртәгесен әлеге бәләкәй сондык белән ни борынча йөрергә чыгып киттем, йорт саен диярлек чакырып кертәләр, ни дә булса алмый чыгармыйлар. Чакрымга сузылган зур авыл икән бу, әллә күпме тыкрык урамнары да бар тагы. Бөтенесен йөреп чыкканчы өч кнн узып китте, таварны да кырып алдылар. Алдагы көннәрдә якындагы Аксыбы һәм Казаклар авылына да йөреп килгәч, әйбер сондык төбендә генә калды. Төеп тутырылган өч капчык чүбек җыелды, акча пыргманнтка сыймый башлады. Бер өйдә миңа, алган әйберләре өчен, уч төбе хәтле генә яна кәгазь акча суздылар, егерме тәңкәлек — Керенскн акчасы икән. Бик теләп алыштырып бирдем — пыртманнт бүксәсе бушап калды...
Кичләрен Майтүтәйнең кече кызлары мине уйнарга алып чыга Бнк олы сымак кылансам да, малайлык бетмәгән икән әле. уйныйсы килә Урамда яз, жылы, гөрләвекләр ага инде. Түбәләрдә күгәрченнәр, чыпчыклар үзләренчә бәйрәм итә. Баксана, хәтта сыерчыклар да килгән! Табан бөгүче байларның өй кыегындагы челтәрле оя башында өздереп сайрыйлар. Әллә каян ерактан узган кыр казы тавышлары ишетелгәндәй булып китә. Иик яратам икән шул кошларны б\ хәтле' Алар ел саен мине моңайталар, куандыралар, әллә кайларга чакыралар...
Хафизә белән Таһирә мине су буена алып төшәләр Инешләре без некснә караганда бәләкәй генә икән, боз өстенә инде кызгылт-болган
чык су чыккан. Арыяк яр буенда гына, олырак печән Чүмәләседәй, ике таучык күренә. Борынгы заманда Йөзмән бабай дигән кешеләре булган, имеш. Шул бабай каты сукадан кайтышлый каршыдагы текә тау башына утырган да чабаталары эченә тулган балчыкны яр буена кагып калдырган, ике чабатадан ике таучык булган, имеш. Мондый риваятьне элек тә ишеткәнем бар иде, тик анда Алып бабай днп| атыйлар, ә боларның үз бабалары бар икән, йөзмән бабай миңа никтер якынрак тоела, безнең Тулбай басуында «Йөзмән күле» дигән урын бар,! әллә шул бабай күле булды микән?..
Инде кары беткән түбә тыкрыкта минем шикелле үк кыбырсыклар «йөгереш туплы» уйный башладылар. Ятсынып торсам да, мине дә бөтереп алдылар. Бу уенда хәлдән тайганчы йөгерергә, авыз арганчы көләргә туры килә. Иң кызыгы «санау» икән аның. Уенга керешкәнче, кем алдан туп чөяргә, кем йөгерергә тиешлекне әллә нинди ят сүзләр белән такмаклап, санап чыгаралар:
Атсый. батсый. шәмәмшүр, Мәмшурәкәй, бнтәмбүр, Мәмдухидн бнрэнтис, Кажә паю дим тнфлис!
Нинди сүзләр икән бу? Моңарчы мин белгән санауларның бик күбесе аңлашыла иде. ә монда аптырарсың. Ә үзе матур яңгырый, отып аласы килә. Тукта, авылга кайткач малайларның күзен ут итим әле бу шәп санау белән!
Бишенче көнне чанага сондык белән өч капчык чүбекне салып бәйләдем дә кайтыр юлга чыктым. Бүтән авылларга кереп йөрерлек әйбер калмаган иде инде. Соидыгыңны ачып җибәрүгә туп-тулы малың булмагач, сиңа рәтләп күз дә салмыйлар, дәрәҗәң генә төшә. Ә берәрсе: «И, ылан, өч тиеннек әйберең бар икән, ярты тиеннек песи төчкереге бир әле!» — дип мыскыл итсә, нишләрсең?..
Инде бата башлаган җепшек кар өстеннән өч капчык чүбек төягән, сондык утырткан чананы тартып, биек үрләрне менгәндә бозау бүрек астыннан пар чыга, әйләндереп кигән теге бишмәт, толыптай җылы тоелып, арканы тирләтә.
Ниһаять, ун чакрым юл кичеп, Түбән Тәкәиешкә кайтып җиттем дә җелеккә тигән капчыкларны Миргазиз байның чүбек-чүпрәк таудай өелгән лапасына бушаттым. Аннары өй астындагы таш кибетеннән сондык тулганчы тавар алдым. Хәзер чана да җиңел, күңел дә көр. Җыр- лый-җырлый Тәкәнеш үренә килеп җиттем.
Тәкәнеш үре... Белмим. Тулбайның башка кешеләре ничектер, ә мнн шушы үрдә тукталмый китә алмыйм. Алты яшемнән бирле шулай. Әни үлеп, чит авылда кышлаганнан соң, туган авылга беренче тапкыр Хөр- шит түтәй белән җитәкләшеп килгәндә, шушы урынга туктаган идек, шушындагы ямь-яшел чирәмле «димнәмир баганасы» төбенә утырып, зиратка карап елашкан идек. Бу юлы да шул багана төбенә килеп утырдым. Аның инде кояш җылыткан бер почмагы бөтенләй коры диярлек. Иң элек зират, аннары уч төбендәгедәй булып Тулбай күренә. Бу юлы миндә моңаю да юк. Бу юлы күңелдә үзем дә аңламый торган яз шатлыгы һәм «сәүдәгәр» шатлыгы. Себерчә әйткәндә, шүткемени: кесә тулы акча, сондык тулы тавар! Пыртманитны чыгарып, барлык «мая»ны санап карыйм. Иң элек Керенски егермелеге шыштырдап килеп чыга. Учка җәеп салу белән әллә ниткән ирәю хисе биреп куя. Кара, патша акчасы да сәмрәү кошлы иде, бу да сәмрәүле икән, тик моныкы’ икенче төрлерәк. Хәер, яңа патшаның яңа сәмрәве булырга тиештер инде ул. Калганнарын саныйм: маркалар, көмеш-бакырлар тагын алты тәңкәгә тула. Җәмгысы егерме алты сум саф акча. Шуның өстенә сондык тулы тавар! Туктале, бик зурга китә түгелме соң бу? Әле генә тугыз тәңкә
белән башлаган кеше бит мин. Инде бергә — биш була язган бугай. Әти күпме вакыт жир казып, минем күлмәк инеченә утыз биш тәңкә тегеп җибәргән иде, ә мин аны тулар-тулмас ике ай эчендә тапкан булып чыгам. Болай булгач, тана турында ныклабрак уйларга мөмкин ич хәзер. Тик кайсысын алдан тананымы. Алмачуарнымы? Хәер, ир-егеткэ ♦ башта ат кирәк. Бу егермелекне кайту белән әни кеше кулына тотты- с рыйм әле —ике күзе ут булсын! һәм шунда ук Алмачуар турында сүз < куертырга кирәк Анын әле кулында әти җибәргән акча да бетмәгәндер, < әллә үз саклыгы да бардыр, һәммәсен бергә кушкач, нижәли колынга ” житмәс икән? '
Исәп-хисапларны шушындый матур уйлар белән төгәлләп, юлыма ? юнәлдем Үрне төшеп зират турындагы иңкелгә җитү белән аптырап р калдым: калку басулардан төшкән гөрләвекләр монда яткан калын ~ тигез кар эченә җыелып, олы бер «быламык күле» ясаган, юл катысы 3 да ашалып беткән, кай урынга бассаң да, төшәсең дә китәсең. Моңарчы < да бата-чума кайткан идем, ә монда инде күзне йомып ерырга туры * килде. Кулга бер маяк таягын табып, оек-чабата белән тездән бата-бата, «быламык күлен» аркылы кичтем Ярый әле. чана батмады да сондык- ь тагы «мал» чыланмады. «Әт-тә-тә!» икән ул язгы кар суы — аякларың * ны мең чәнечке куырып ала! Лычкылдаган аякчу, ката башлаган биш- я мәт итәкләре, җиңнәр, бияләйләр белән лыштыр-лыштыр йөгерә-йөгерә, < шык-шык орынган тешләрне туктата алмыйча, начылый өйгә кайтып s
ганнары арыш камыры диләр, авызга ала торган түгел, имеш.
болай көтмәгәндә кайтып керүен уйлыйм Әле үктябрдә генә мине озатып җибәргән иде, април башында үзе кайтып килгән Нишләп ашыкты икән, тагын эшләре уңмады микәнни?
Хөршит түтәй мич башыннан итек китереп бирде Кыска гына кунычлы булса да, олтанлы киез итек бар бит әле минем. Кар суыннан ап-ак булып, тиреләре бөрешеп чыккан аякны майдай җылы итеккә тыккач, җаннар оҗмахка кергәндәй булды Кул юып. сөенгән сымак елмаю белән табынга утырдым, ә күңелдә бөтенләй киресе. Барып чыкмады болай булгач, җилгә очты теге матур уйлар... Мин аны берәр елсыз да көтми идем әле, ә шул бер ел эчендә бик шәп сату итеп, кайтуына колын алып, тана алып шаккатырмакчы идем үзен!..
Чәй эчкәндә чит хәлләрен сөйләшеп утырдык. Дөньялар болай үзгәреп киткәч, Гыймран абзый белән уйлашканнар да ил җиренә кайтасы иткәннәр икән, ә Жыяпша абый, көзгә хәтле эшләмәкче булып, шунда калган. Мин киткәч анда әстряяк әсирләрен китереп тутырганнар яңа баракта бергә торганнар, олы шахта да ачылган, шурфларны ташлап
4. «К. У.» № 10.
кердем. s
Өйгә кайтып керсәм, сәкедә чәй табыны, ә түр башында әти утыра * Менә сиңа кирәк булса! Мин анын читтән ничек кайтып кергәнен тагы J күрә алмый калдым. Кайчан булды икән төнләме, көндезме? Минем 3 шикелле мескен булып, тау асты сукмагыннанмы, әллә олы юлданмы? Прәнник чәчепме? Хәер, анысы булмас инде хәзер. Прәнник дип катыр
Үзем лычкылдаган өс-башны, оек-чабаталарны чишенәм, үзем әтинең
бар да шунда күчкәннәр.
— Әстриякләр бик әйбәт кеше икән,—ди әти —Үзләре кече күңелле, якты чырайлы, үзләре бик гадел, шырпыңа да кагыла торган түгелләр бпз алар белән бик тату яшәдек,—ди Аннары бер бәләкәй кесә кенәгәсе чыгарып миңа суза Ул аларныи меңгә хәтле санауларын үзара алмашырга кирәкле егсрме-утыз җөмләләрен язып алган Хәзер ШУНЫ гел үземә тапшырды: «Син дә өйрән, кирәк булыр», дигән сүзедер инде. Шулай да. бер уйласаң, маладис кеше безнең әти.
Инде килеп сүз минем хәлләргә күчә Кәсеп кылыштан исәп-хисап бирәм. Пыртманнттан яна егермелекне чыгарып, әни кеше дә күрсен ечеп кулда озаграк уРваткавдай втев, атв алдына салам. Анвары каа-
ган вак-төякләрне дә шунда бушатам. Моны кургәч, әни кешенең күзләре, чынлап та, бизәкле яңа кашык асты хәтле булып елтырый башлады. Әти дә, кулына егермелекне тотып, беравык елмаеп миңа карап торды. «Бакчи бу күн танауны, күпме акча китергән бит!» — дип уйлады бугай. Аның шул җылы күзләре үсендергәндер инде мине: тиледән сорама, үзе әйтер дигәндәй, әле шушы айларда гына эчкә оялап килә торган баю хыялларымны иреннәрне чапылдата-чапылдата сөйләп бирдем.
Түр башында аяк бөкләп утырган әти мыек астыннан гына көлемсерәп чәй эчә. Шуннан мин, башлаган сүзне бөтенләй чуалтып, гел икенче бер нәрсә турында әйттем дә куйдым:
— Әти, бу акчага бер тай алып җибәрсәк, ничек булыр икән?
— Тай? — диде ул, аңлап җитмәгәндәйрәк итеп.— һемм... тайның бер тояклыгы булган инде, улым,— дип көлеп җибәрде аннары.— Калган өч тоягын гына табасы бар икән...
— И, безнең Шәйхелсам әллә ниләр булдырыр әле ул! — дип, әни кеше дә минем салпы якка салам кыстырды. «Әнә безнен Юныс абыйлар...» дигән кыйссасын да өстәде. Аннары сөтле булабыз дип торганда гына сыерның егылып үлүе хакында бик кызганыч итеп сөйләп бирде. «Әллә башта сыер жүнәтәсе микән, бала-чагалы өйдә сөтсез бик читен», дигән зарын да әйтте. Әтинең кәефе яхшы иде.
— Була ул! — дигән булды.— Ат та алабыз, сыер да!
Гаҗәп хәлләр булды бу җәйдә
Әтинең читтән кайтып төшүе бик яхшы булды әле.
Елдагыча шаулап килгән язгы ташулар, сабан туйлары узуга бөтен кеше чәчүгә чыкты. Без аны кемгә чәчтерер идек? Ә ул мин сондык сөйрәп йөргән арада моның да җаен табып куйган. Балта остасы Шакир абзыйның үз янында калган Ибраһиме дә, башка чыккан олы малае Сөләйман да сугышта иде, икесе дә плингә эләккән. Йортта сиксәнгә җитеп бара торган карт белән карчык та киленнәре Шәмсенур җиңги генә. Атлары бар, ике имана җирләре бар, ә чәчәр кешеләре юк. Менә шул ат белән аларның ике иманасын, үзебезнең бер имананы чәчәргә килешкән ул. Мин аның янында тырмачы булып йөрим. Бу минем беренче тапкыр буразнага басуым. Атлары юаш икән: әйткәнне, чөңгергәнне, сызгырганны тыңламыйча, әллә кая сөйрәп китми. Шулай да әти минем арттан күзәтеп бара, җир башы почмакларыннан атны ничек борырга, чи калмасын өчен тырманы ничек тартыбрак салырга икәнен өйрәтә. Игенчелек гыйлеменең беренче сабакларын алам.
Безнең бу җирдәге эш беткәч. «Бүләк авызы» басуындагы Шакир абзыйлар җиренә күчәбез. Әти чәчеп барган тубалдан һич көтмәгәндә эре-эре кызгылт йомыркалар сибелә. Баксана, Шәмсепур җиңги орлык эченә күкәй салып җибәргән икән. Менә бәхет! Мин аларны әти артыннан җыя бардым, җир башына утырып ашадык та янә тырмага тотындым. Шәмсенур җиңги соңыннан да гел шундый «майтамар» куллы булды. Кай басуга гына барсак та, әбәт төенчеге кыстырмый калмый, ә ул төенчектә дучмактыр, катламадыр, тәбикмәктер шикелле «коры-сары» белән бәләкәй генә бер тәпәндә катык та була, естенә сары майлы каймак утырган куе катык!
Шәмсенур җиңги үзе «яшь килен» әле ул. Ибраһим абый никрут булып йөргән чакта ук бер-берен яратыша башлаганнар. Яратышсалар да кавышырга өлгермәстән, егеткә солдат хезмәтенә китәргә туры кил
гән. Өч ел кеткәй аның кайтканын, ә кайткач инде, ТУЙ ясап бергә тора башлаганда гына сугыш чыга да, өч айлык килен тагын утырып кала. Менә хәзер тагын дүртенче елын көтә инде ул аны. Ә Ибраһим абый герман кулында, әле кайчан әйләнеп кайтыр бит?..
Без язгы чәчүне генә түгел, кара көзгә хәтле булган бөтен атлы эшләрне бергә башкардык. Бер көнне каты сукада мин үзем генә кал- * дым. Әти беренче буразнаны салды да, каядыр барасы булыпмы, кай- с тып китте. Ул сукалаганда бик җиңел генә сыман күренгән иде бу эш. ь Үз башына төшкәч, кәҗә маенны чыгара икән. Бу «көнгер сука» дигән х агач машинаның ике сабыннан күтәреп, гел җайлап кына бару өчен < әллә нихәтле көч кирәк иде. Каты урында сука өстенә бөтен гәүдәң jr белән басмасан, төрән өстән генә җирне ертмачлап, буразнадан ук < чыгып китә, йомшак жирдә аска ук кереп кадала да ат тарта алмый * башлый. Суканы да күтәрәсе бар, дилбегә дә тартасы бар. «Нә-сәнә, s үләт тигере-е!» дип, әче тавыш белән атка да кычкырасы бар, аны туп- 5 туры гына атлатып, кәсне тип-тигез генә каплатып та барасы бар, җир < башыннан борылганда төрән борынын бөтенләй өскә чыгарып, сикерт- ф ми-нитми генә тагын эзгә саласы да бар—җан тирләрем чыкты. Кояш күренгәндә башлаган дүрт саржинлы бу җирне бетергәнче төш ауды ~ Ә сыйфаты аның ничек булгандыр — ярый әле, әти килеп күрмәде. = Юкса, укытыр иде ул миңа әлхәм сүрәсен, унөченче яшьтәге малай бит = инде мин. <
Әмма ничек кенә булмасын, ат янында миңа бик рәхәт. Юк, атланып л юырту, сугарып кайтуда гына түгел кызыгы. Ат тирәсендә кайнашу— = ана башак бирү, печән салу, астын көрәү, жнгү-тугару, чөелдерек тарту, 2 дилбегәне үзең тотып басуга бару-кайту, нөк өстендә торып печән төяү, о арбадагы әтигә көлтә бирү, бастырык бавы тартышу, төннәрен Бәкәш 3 болынына сакларга чыгу — менә шулары кызык иле Дөрес, бу кеше атын карау, кеше арбасына утырып йөрү, тик барыбер рәхәт! Шул җәйдә мин атның бик акыллы мал булуын аңладым Үзе сөйләшә белмәсә дә, ул синең бөтен сүзләреңне төшенә, бөтен хәрәкәтеңне тиз сизеп ала. Хәтта шаяра да белә, хәтта синең җилкәңә башын куеп, дус иткәндәй була, моңайгандай итә...
Сабанны шулай әйбәт кенә чәчеп бетергәч, шифалы яңгырлар теләп, имин җәйләр, тук игеннәр көткәндә, «патшасы төшкәч, сугышы да бет- сение» дип, ут эчендә йөрүче солдатның кайтып килүен өмет иткәндә, бөтенләй сәп-сәер кире хәлләр булгаларга тотынды Иң элек көннәр һаман чалт аяз торды, төннәрен an ак кырау төшеп, яңа чыккан бәрәңгеләрнең беренче яфракларын көйдерде Аннары, шундый төннәрнең берендә, басу капкасы янындагы Мәннәп абзыйларның морҗасыннан тубал хәтле ут күтәрелеп, зыр әйләнә-әйләнә очып барган җиреннән Кара чишмә болынына килеп төшкән дә, ут койрыклы, ялкын яллы кызыл арыслан кыяфәтенә кереп, Кабыккүпер авылы өстеннән бер сикерүдә Карабаш камышлыгына төшеп күздән югалган, имеш. Моны бөтен малай күргән, мин генә йоклап калганмын.
Шуннан күп тә узмады, авылда бер кеше пәйдә булды: җилкәсенә төшкән салам чәчле, шәһәрчә киемле, тезенә хәтле шнурлап менгергән сары батинкәле. Кулында озын саплы, тирән төпле агач чүмечкә охшаган бер нәмәкәе бар,— мандалин дигән уен коралы, имеш. Ул көн саен шуны тотып йөрде, бер генә тапкыр да уйнап күрсәткәне булмады, беркем белән бер авыз сүз сөйләшмәде Ничек кинәт пәйда булган булса, шулай кинәт юкка да чыкты. Без тик шуны гына белдек: Дусай очындагы Сәйфи абзыйларның ниндидер туганы, имеш, ниндидер каладан «авыл күрергә» кайткан, имеш...
Ул югалуга бер атна уздымы-юкмы, болытлар куерып, яшеннәр чатырдап йөрде дә, бездә яумыйча, кояш баешына китеп тә барды. Андагы ерак тау өсләрендә күренгән күксел урманнар артына шул кара
болытның куш имән юанлыгы бер тармагы сузылып төште Без моны кичке уңайда Җамалый абзыйлар тау башыннан карап тордык. Алсу- кызыл күк читенә кап-кара багана сузылып төшүе серле дә, шомлы да булып күренә. Нинди шомлы тоелса да, малайлар курыкмый, нинди серле булса да, малайлар барын да белә: шул күксел урманнар артында тагын да иксез-чиксез урманнар җәелеп китә, имеш. Шул иксез- чиксез урманнарның иң карурманы уртасында әллә ниткән сихерле, әллә кемең дә төбенә төшеп җитә алмастай төпсез бер күл бар, имеш. Шул төпсез күл төбендә алты башлы аждаһа ята, имеш. Әнә ул куш имән юанлыгы кара болыт шул алты башлы аждаһаны суырып алырга төшкән, имеш. Бугазыннан буып, суырып ала да Каф тавы артына илтеп ташлый, имеш, ул аны! Озак көттек бу куәтле болытның шул явыз аждаһаны суырып алып менеп киткәнен. Тик мин күрә алмадым. Шамил энекәш килеп алды, өйдә ачуланалар, имеш...
Иртәгесен Гыйльметтин белән Һади сөйләп бирде: караңгы төшеп килгәндә кара болыт тегене тәки суырып алган да күтәрә башлаган. Алты башлы аждаһа, бер дә менәсе килмичә, як-якка болгана-тулгана тыпырчынып тартыша торгач, юан койрыгын өскә борып, кара болытның куш имән юанлыгы беләгенә китереп суккан да, болытны өзеп чыгарып, яңадан үз күленә төшеп чумган. Кисәк яшен яшенләгән, күк келтерәгән, җир селкенеп куйган, малайлар өйләренә йөгергәннәр...
Әйтәм бит, сәер әле бу җәй дип. Шуннан ике-өч көн соң бик каты давыл булып узды. Шул аждаһа күле ягындагы Нугаш урманын чалгы белән чапкан шикелле аркылы кисеп чыккан, диделәр. Безнең авыл нык да арыяк очына итәге белән генә сәлам биреп, Димеки абзыйның өй түбәсен тилкенләй 1 кубарды да алды да китте. Сыңар саламын да тапмадылар. Шундый өермәле җилләр, патша төшүгә өч ай тула дигәндә, безнең Тулбайлар күңелен дә җилкетә башлады бугай. Иң элек авыл теленә «хөррият» сүзе килеп керде, «патша төшкән» дигән хәбәр, былтыргы кар шикелле, искереп калды. «Хөррият чыккан» дигән яңа сүзне хәзер инде бик теләп кабатлыйлар. Мәгънәсе дә бик әйбәт икән аның: «Ни теләсәң — шул ирек!» дигән сүз икән. Гомер буе судан сүзсез, тигәнәктән тәбәнәк, дигәндәй яшәгән кешеләр дә көн буе урам таптаналар. йөрәкләрен теге кызыл арыслан тырнагандай, җан тынгылары беткән, ахры... Бер көнне иртәнге якта әти белән өй артына рәшәткә тотып ята идек, Ситдыйк Шакире килеп туктады. Ул әти белән бер тирәле кеше. Беренче хатыннан булган ике олы кызы — бүген кияүгә бирерлек. Икенче хатыннан тагын дүрт малае бар — сигез кашыкка бер имана җир! Җитмәсә, ат тотып азапланган була әле ул. Чүлмәге бик кызган сыман күренә, сүзне туп-туры мөгезеннән эләктереп китте:
— Ничек уйлыйсың, Пәрхулла,— диде,— аман да шулай судагы балыктай су кабып ятабызмы, әллә җир чутыннан шартлатып сөйләшер вахыт җиттеме?
Бер кулына рәшәткә тактасы, икенчесенә чүкеч тоткан, ә ирен арасына кадак кыстырган әти, авызы бушагач та әле, тиз генә җавап бирә алмады. Нәрсә дип әйтсен соң? һай, ул җир дигәнең! Көн саен диярлек безнең өйдә шул хакта сүз чыкмыйча калмый. Әле тенәген генә дә үги әни белән шул җир буенча әрепләшеп утырганнар иде.
Ниһаять, ул әйтә куйды:
— Вакыты җиткән җитүен, бик җиткән, Шакирҗан агай-эне! Түлке бит ул жир дигән нәрсә — җирле кешенең йөрәгенә бик тирән тамыр җәеп үскән имән шикелле. Шуны ничек кубарырга? Бае, хәллесе, ат-тунлысы дигәндәй, бу унбиш ел эчендә сатып алып шактый җиргә тиенгән, тиресләгән, караган, гел үзенекенә әйләндереп бетергән, үз хәләл көчем дип саный ул аны. Алар өчен ник кирәк җир өләшү? Инде
Тилкенләй — тулысы белән.
килеп, картаепмы-чирләпме дөнья куйган кешеләрнең жире дә китәргә тиеш була бит әле. Шуның өстенә, бер карыш жире китми дә. артмый да торган кешеләр күпме? Алар өчен дә ник кирәк жир өләшү? Ә сугышта үлгән егетләрнең жирен ничек тартып алырга? Менә ни төрле кәкре-бөкре бит ул тамыр! Ничек кубарабыз шуны. Тотындың исә. йөрәге-ние белән йолкынып чыгарга тиеш була! *
Шакир абзыйның да әзер жавабы барлыгы күренмәде. Җыен саен = бу хакта сүз кузгатырга кирәк, дигән фикерне генә әйтте ул.
— Ярый ла, безнең як тавышы көчлерәк булса? — диде әти. х
— Катырак кычкырырбыз, безнең ише бала баскан хәерчеләр < әзмени?.. Ә Тришкин баярынын жирен, мал-мөлкәтен нишләткәннәр £ ишеттенме’ Берни булмаган! Җыламаган балага имчәк бирмиләр! 5
Белмим, алар нихәтле кычкырганнардыр, әти мина каравыл өе тирә- £ сендә олылар арасына кысылып йөрмәскә күша иде. Әмма җирне безнен | авылда тагын бер яз үтеп, икенче язда гына өләштеләр әле.
Ә бу җәйдә көтелмәгән сәер хәлләр һаман була торды Көннәрдән < бер көнне безнең урамнан зур бер төркем малайлар узды. Башларында ф Сәхәби абзый бара Аның кулында озын бер таякка беркетелгән кызыл х комач, комач өстендә ниндидер ак бизәкләр дә күренә. Бу ниткән хәл £ икән дип. капка төбендә шаккатып карап тордык та, Гыйльметтин белән = без дә барып кушылдык. Ин элек теге бизәкләргә күз төште. Тар гына = ак бәздән комач өстенә машинада каелган кәкре-бөкре хәрефләр иде а ул. Бары ике сүз: «Яшәсен хөррият>
Йөз төрле сорау берьюлы туды башта: кем уйлап чыгарган моны? - Сәхәби абзый үземе, әллә волостьтан кушканнармы’ Комачын каян с тапканнар? Сүзләрен кем уйлап чыгарган? Кем каеган? Ник малайлар « гына йөри? Ник олылар юк икән’ Хөррият ул бе.з малайлар өчен = генә түгелдер бит? Ә Сәхәби абзый, күптәнге солдат кеше, без белә- белгәннән бирле дисәтник булып, халыкка артык катылыгы да. артык йомшаклыгы да тимәгән, ниндидер беркатлырак, бала күңеллерәк кеше, комачны югары күтәреп, горур гына атлый бирә
—■ Җырлагыз, жегетләр, җырлагыз! Һайт, дба! һайт, дба! — ди ул.
Очраган саен мине мыскыл итеп, тенкәгә тия торган Зиннәт исемле малай бераздан соң гыжлавык тавышы белән, чынлап та егетләр сымак итеп, җырлап жибәрә:
Урам үтә. киртә сүтә Пегера үрдәк күл күрсх Ике күзен сертә-сертә Жылый мескен бер күрсә.
Икенче кабатында малайлар да кушыла. Ә мин аптырап калам: ничек инде бу? Үзең хөррият комачы күтәреп урам гиз, үзең шушындый жыру җырла? Ә нәрсә җырларга сон? Белмим. Мондый жыру кирәк мәслеген ензәм, ә нинди кирәклеген белмим Бүтәннәр дә белми аны. Андый жыру бардыр, югыйсә, безнең авылга гына килеп җитмәгәндер
Уйланып бара торгач, башта нәрсәдер кыймылдый башлагандай булды. Кат-кат пышылдап түбән очка төшеп җиткәндә, иске күлмәккә яңа ямау салган шикелле, бер корама барлыкка килде Тегермән күперен чыкканчы Гыйльметтннгә пышылдый-пышылдый бардым да, оялуны җиңеп, аның белән бергәләп жырлап җибәрдек:
Ике юлиыа ерасы —без кайсыннан барасы?
Без барасы юллар булыр — херрнят иманасы!
Сәхәби абзый ялт безг- борылып карады да:
— Менә, менә! һайт, дба! һайт, дба! Тагы бер кат җырлагыз шуны! — дип кычкырды.
Ә без, ялан тәпиләр белән жир селкетердәй лап-лоп басып, шу< жыру белән алга атлаган булабыз.
Каравыл өе янына жыелган кешеләрне узып, арыякның югары очын да әйләнеп төштек, тагы жырладык, тагын җырладык ул җыруны. Бу «егетлегем»нән бик канатланып китеп, мин тагын да берәр намәкәй укмаштырырга маташып карадым, тик күпме генә көчәнсәм дә, берни чыкмады бүтән.
Бу яңа бәйрәм бик күңелле булса да, әйләнәсе урамнар бетте, Сәхәби абзый әлеге кызыл комачны каравыл өенең өйалды башына кадап куйды. Ә без, борыннарны тарта-тарта, тегермән артына су керенергә йөгерештек...
Алдагы җомга көнне тагын бер сәер хәл булды. Картлар мәчеттән чыктылар да, ни өчендер тәкбир әйтеп, кырга юнәлделәр. Билгеле, андый чакны малайлар ычкындырмый инде — артларыннан иярдек. «Иске тау өсте» дигән басуга менеп, бармак буедай гына яшел кәлшә очлары саргая башлаган сабан җирендә «истиска» намазы укыды алар. Кырга чыгып намаз укуны беренче күрүем — яңгыр намазы икән бу. Намаздан соң Гаяз хәзрәт жир өстенә тезләнгән килеш вәгазь-нәсихәт сөйләде. Аннары алла ризалыгы өчен Хужа Баһауттин рухына сәдәка бирергә кушып, бик озаклап дога кылдырды Аннары шау-шу булып алды: челемче Гаптрахман агай тәмәке утырткан, имеш, Пәтти абзыйның иске печән кибәне корылык теләп утыра, имеш. «Юк итәргә!» дип кычкырыштылар. Картлар җир өстеннән юлга чыккач, без аларны узып, шук колыннардай кешни-кешни. тау астына чаптык. Инешкә төшеп, күлмәк-ыштан белән су коендык Аннары чүмеч, чиләкләр алып чыгып, урам буенча су сибешеп йөрдек. Ә картларның аерата суфи бер төркеме авылда бердәнбер трубкачы Гаптрахман абзый бакчасына кереп, тәмәке дип кыяр кәлшәсен утап чыккан, шулар ук Пәтти агайның печән кибәнен дә ишеп ташлаган. Тик яңгыр әле һаман яумый иде...
Ә менә шуннан берәр атна узгач булган икенче бер бик тә сәер хәл бөтенләй тетрәтеп салды безне. Сәер дип әйтү дә мөмкин түгел, җан өзгеч бер хәл иде ул. кайсы баштан сөйләп бирүе дә кыен аны. Капка төбе себереп ята идем, түбән очтан ниндидер шаулашкан, барабан каккан сыман тавышлар ишетелә башлады. Бер-ике селтәнеп тә өлгермәдем. тавыш һаман якыная төшеп. Юныслар чатыннан бер төркем халык күренде. Шау-гөр килеп мәчет янында тукталдылар. Гыйльметдин капкаларыннан ашыгып чыкты да. «Әйдә, урам киздерәләр!» дип, шунда йөгерде. Себеркене рәшәткә эченә ташлап, мин дә чаптым. Нинди урам киздерү икән ул? Ишеткәнем бар. күргәнем юк. Кемне, нәрсә өчен икән?
Барып җиткәч тә һични аңламый торам: бик күбесе олы малайлар, барысының да күзләре чәйник капкачыдай булган, минем шикелле үк берни аңламыйлар бугай. Ә үзләренә кызык та тоела бу хәл. куркыныч та. Шулар арасында Камил. Хәнәфи. Тәбрис дигән берничә егет күренә, карт-корылардан да өч-дүрт кеше бар. ә төркем башында әлеге дисәтник Сәхәби абзый, аның кулында шомырт таяк. Урталыкта Самат исемле егет белән аңа үги апа тиешле Хәмдениса атлы хатын. Аларның икесен дә корым белән, күмер белән, тагын әллә ни төсле буяулар белән чуарлап бетергәннәр. Түшләренә, муеннарына, терсәкләренә, билләренә, тагын әллә кай төшләренә әллә ниткән пычрак чүпрәкләр, иске чабаталар асканнар, хәтта ниндидер корышып каткан карга үләксәсе дә бар. Битләренә, маңгайларына, муеннарына иң ямьсез төстәге тавык йоннары ябыштырганнар. Саматның башына әйләндергән иске бүрек кидергәннәр. Хәмдениса башында ямьшәеп беткән карама козау, аның түбәсен тишеп иске әрем себеркесе кадаганнар. Бу хәтле шәп таҗ баштан шуып төшеп, бөтен матурлык югалмасын дигәндәй, козау бавын ул '"ичараның тамак астыннан сагылдырык итеп бәйләгәннәр. Бу тикле дә
әшәке мыскыллауны, бу тикле дә пәри туе әкәмәтен кемнәр генә уйлап тапты икән? Боларнын гаепләре шул хәтле дә зур микәнни соң?..
Мәчет янында аларны тәүбә иттерергә теләделәр
— Тезләнегез, зиначылар, тәүбә итегез! —дип кычкырды Камил.
Самат та, Хәмдениса да баскан төшләреннән кузгалмады. Кат-кат кычкырып та үз сүзен итә алмагач. Камил аларны эткәли-төрткәли алга * әйдәде, пәри туе кузгалып китте. Кемдер иске чиләк кага башлады, с Кемдер әче итеп, буын-буын чыйнатып сызгыра барды, малайлар кыч- * кырышты, Камил гармун уйнады, әлеге егетләр аның янына тезелеп х әшәке такмак әйтте. <
Шул чакта, каяндыр чабып килеп житкән Һади, кулындагы әле г жаны да чыгып бетмәгән мәче үләксәсен, «бездән дә булсын бер сәда- < ка!» дип, Хәмденисаның җилкәсенә салырга маташты, котлар чыкты * безнең Гыйльметтин белән. Нижәли әле генә үзе үтереп алып килде а икән? Икебезгә дә күрше Һади, дус Һади, егылганны түбәлиме? Рисвай- Е ны мыскыл итәме?.. Гыйльминең иреннәре күгәрде, күзләренә ут чык- * ты: «Йөрмәле чукынып, көдер тәре!» — диде ул. зәһәр пышылдап. Анна- > ры шундук җаен китереп, тегенең арт ягына бик каты тибеп җибәрде. Һади малайлар аяк астына мәтәлеп барып төште Башкалар абайла- £ ганчы, ялт кына сикереп торды да «Суям мин сине барыбер!» дип х йодрык янап, төркем эченнән юк булды
Бу болганчык өермәне әйдәүче кеше — Сәхәби солдат түгел иде * бүген. Алдан атласа да, ничектер мескен чырай белән бер кырыйданрак л бара ул. Бу әшәкелеккә күңеле рәнҗиме, әллә үзеннән бер йорт аркылы = гына булган күршесендә ниләр барлыгын белми сизми калуы өчен * пошынамы — билгесез иде. Команда бүген Камил белән аның әшнәләре « кулында Авылның бик әтчәеннн егете ул. Әллә ни оста гармунчы бул- 3 маса да, никрут чакта ук бик шәп кынгыраулы гармуны бар иде аның. Язгы су ташулары актарылган чакларда чишмә тавы астындагы мунча артында шул гармун сайрый иде Шунда ук акчалы уйнаганда, илле тиенлек көмеш чәйгсч тә Камил кулында ялтырый иде. Шундагы бакча киртәләреннән суырган озын корык белән боз өстенә кереп, ут ягып, тегермән бөясенә хәтле агып төшүчеләр атаманы да ул иде. Мунча тирәсенә килгән малайларның тубыкларыннан күтәреп, башлары белән җиргә кадаучы да, чишмәгә килгән кызларның бөркәнчеген тартып алып, чиләкләрен өсләренә коючы да ул иде. Өс-башын егетләрчә ыктв- мат киенеп, кара хәтфә кырпу бүркен кыңгыр салып, киң урамны тар итеп, кызлар башын зар итеп дигәндәй йөрүче дә ул иде Куш түбәтәйдән тегелгән туп тәгәрәтеп, үр тыкрыкта күкәйле уйнаучы оста да ул иде. Камил бай малае түгел, атасы Хөснимәрдан агай урта тормышлы кеше, башы чалмалы мәчет карты. Әмма шул ук вакытта «Теләсә кемгә ялган гүаһ булып, башы суттан кайтмый», ди аның хакында безнең авыллар Камил үзе дә шул егетлекләренә масаепмы, әллә атасы холкы йогыпмы, бик тырбайчык, мактанчык, кыланчык иде Ул — соклангыч кыюлыкны да, әшәке явызлыкны да, акны кара дип. көчсезгә кул озатып рәнҗетүне дә бер үк чамада җиңел эшли ала иде. Аның менә бу кыланышы да малай күңелгә шик салды безнең: «Ай-Һай, чын микән бу мескеннәрнең гөнаһысы, әллә Камилләр үзләре уйлап чыгарган мыскыл итү генәме?» дигән уй туды
Төркем, мәчет янын узып, муллалар турына җитүгә, чалма чапанлы Гаяз хәзрәт капкадан чыкты Мәчеткә керә идеме, әллә шушы пәри туен ишетеп чыкканмы?
— Бу ииндәен шаулашу? Бу ниндәен хәл тагы? —диде ул. ачулы
тавыш белән төрксмдәгеләрнс күзәтеп —Кем рөхсәте белән? —дип сорады. , л
—■ Әссәләмәгаләйксм, хәзрәт!—дип, Камил белән ләнәфн аның кяршыиа килеп җитте.
— Менә бу җир йоткан нәстәкәйләр уйнаш итеп ятканда үзебез тотып, каравыл өенә чыгарып яптык,— диде Камил.
— Иртә белән картлар хөкеме урам киздерергә кушты,— дип өстәде Хәнәфи.
Башта каты сыман күренгән хәзрәткә боларның сүзе җитә калды; Самат белән Хәмдениса каршынарак килде дә:
— һи, йөзекара бәдбәхетләр! Сездәй бозык җаннар аркасында ил тулы кәсәфәт, басулар көеп ята, чишмәләр коргаксый! Бу кабахәт гөнаһларыгыз өчен хода каршында мәңгелек тәмуг кисәве булыгыз! — дип таягын төеп куйды. Инде китә дип торганда гына кабат текәлде дә тегеләрнең йөзләренә «лач!» иттереп бер-бер артлы төкерде. Аннары гына, тагын нидер тиргәнә-сукрана, үз юлына китеп барды. Самат та, Хәмдениса да сүз әйтергә теләп тел кыймылдатмады. Ник алар бер сүз дә эндәшмиләр икән? Шул хәтле җәберләнүгә ничек түзәләр икән? Әллә соң гаепле булулары чынлап та хак микән?
Аларны бергә китереп, терсәкләреннән иске бау белән бәйләгәннәр дә, буш калдырылган арага йомры ботаклы, каерылы имән каерысы асканнар: кача да алмасыннар, тәннәре тәнгә дә тимәсен, имән каерысы беләкләрен дә сыдырып бетерсен, янәсе. Шул хәтле үчлек, шундый кансызлык иясе, әдәм җәзалаудан шундый татлы тәм табучы кемнәр икән ул?
Бу ике бичараның корым-күмер карасы белән чуарланып беткән йөзендә нинди дә булса ризасызлык билгесе, рәнҗү галәмәте, гаепсезлек горурлыгы яки өмет чаткысы сыман берәр нәрсә күрү мөмкин түгел, ул йөзләр ничектер мәңгегә сүнгән, таштай суынган шикелле тоела иде Шулай да Самат буш кулының бармак очлары белән битендәге төкерекне сыпырып ташлады. Төкерек урыны, боз басып өшеткән түгәрәктәй, корымнан агарып калды. Ләкин үз гомерендә беренче тапкыр йөзенә төшкән ул төкерек — бит уртасын барыбер яндырып торгандыр аның. Никадәр генә тере мәет сыман күренсә дә, шул яндыруга түзә алмавы сизелә иде егетнең. Хәмдениса кыймылдамады. Әйтерсең белгән ул: чөнки урам гиздереп бетергәнче бу төкерек әле соңгысы булмады...
Ниһаять, аларны шулай йөртә-йөртә күпер башына алып төштеләр. «Госел коенсыннар! Госел коенсыннар!» дип этә-төртә, тегермән артындагы суга керттеләр. Бу күргәннәрдән тәмам туеп, изелеп, җан туңып өйгә кайттык.
Гомердә беренче тапкыр дөнья бик күңелсез, бик шыксыз һәм бик шомлы бер бушлык булып күренде. Аның һәр почмагы саен сине сагалаучы ерткыч киекләр бардыр, син кая гына омтылсаң да, үткен тырнаклары белән хәзер үк өэгәләп ташларга әзер торалардыр сыман тоелды...
Безнең әти каядыр киткән иде ул көнне. Ул нәрсә әйтер иде икән? Хәер, нәрсә әйтсен? Үзе гадел яшәргә тырышса да. мир каршында гаделлекне яклап йөри белми иде ул. Аларны әз генә яклапмы, жәлләпме сүз әйтүче бүтән кеше дә авылда табылмады бит. Берәү дә үзе күрмәгән, белмәгән...
Ничектер бик борынгы, бик иске заманда яшим икән шикелле тоелды миңа. Ә, югыйсә әле. бер атна элек кенә кызыл комач күтәреп, «Яшәсен хөррият» дип йөргән идек. Шундый була микәнни соң ул «хөррият заманасы?»... Шушы була микәнни соң «ни кылансаң — шул ирек» дигән-нәре?..
Сыек сары чәчле, сыек зәңгәр күзле, буйчан гәүдәле, юаш фигылле Саматны үсмер чагыннан ук беләм. Күпер башыннан Дусай урамына менгәндә аларның өе сул кулда. Бер-ике торык абзар-куралы бәләкәй генә, иске генә бу йортта ат-сыер булганын хәтерләмим. Атасы Гаптел- хәер абзыйның бердәнбер Гаптелсаматы ул. Әнисе үлеп киткәч, атасы
Иш ки авылыннан яшь хатын алган иде. Аны сазаган карт кыз дпп сөйләделәр. Бала чакта чәчәк белән авырудан бер күзе ярым йомылыбрак калган, ир чыкмавы да шуннан булган, имеш Олы яшьтәге Гаптелхәер аозыи сайлап тормаган, сайлап торырга аның көнкүреше дә фәләнчә генә бит әле. Ике ир-атны карап-тәрбияләп торса, шул ярар дип уйла- * гандыр Хәмдениса безнең авылда яши башлагач, бер дә алай телгә керерлек яманат чыгарганы ишетелми иде Гаптелхәер абзый малае = белән көтү көтте, ә бу аларның өс-башын, тамагын карый Яшь хатын а. белән ике ел торгач, Гаптелхәер абзый чигкә чыгып китте, ул элек тә х читкә йөрүчән кеше иде. Ул читтә чакта да яшь хатынның андый- < мондый кыек-мыегы беленгәне булмады. Әле читтә йөрерлек булмаган £ Самат сарык көтүе алган иде: кояш чыкканда китә, кояш батканда кай- 5 та. Шулай гади генә, тын гына яшәгәндә, кинәт шушы хәл! Менә хәзер * үр кырыендагы ул монсу йорт бикле инде. Өч тәрәзәсенә дә агай-энелә- ■= ре такта кадаклаган... 2
Этә-төртә инешкә куып керткәч, Камил белән Хәнәфи аларны сәгать < буена суда тота. Тегеләр, туңудан иреннәре күгәреп, маңгайларында ф бала йоннар кабарып чыкса да, баскан урыннарыннан кымшанып та карамыйлар. Яр буенда, күпер өстендә торучыларга бер кызык та кал- * магач, берәм-берәм таралып бетәләр Тегермән артында почмакка сөя- х леп тәмәке тартучы Камил белән Хәнәфи генә кала Кәмит караучылар = беткәч, аларга да кызыгы югала. Камил шул чакта кулындагы төпче- - ген болар өстенә чиртеп жибәрә дә:
— Менә сиздеңме инде абзаннын кем икәнен. Хәмдекн? Бер кичен- = не жәлләгәннең! — ди, имеш. Ләкин бу соңыннан ишетелгән имеш сүз с генә. Әйткәнме шулай дип. юкмы, билгесез. Тик шунысы билгеле » Камил белән Хәнәфи дә тегермән артыннан шыпан гына сытдыра. Шун- = нан сон бу ике мескен судан чыгып, шул бәйләнгән килеш өйләренә йөгерә. Көч-хәл белән кайтып керен, елый-елый үтләрен рәткә китерергә тотыналар. Шул төндә Хәмдениса үзенең туган авылы Ишкигә китеп бара Шул тайда Самат каядыр чыгып югала. Аның кая киткәнен беркем дә белми...
Бу кара вакыйганы волостьтан килеп тикшерү-фәлән булмаса да. тиз онытылмады, байтак еллар буена төрлечә сөйләп килделәр Гаепләү түгел, аклау күбрәк иде. Камил белән Хәнәфи әшәке үчлектән генә аларны шулай рисвай итәргә теләп, жәйге кыска төн буе болар лапасында тәмәке пыскытып утырганнар да, таң алдының татлы йокысы ингәч кенә, өйалды ишеген сак кына тартканнар. Ишек бикле дә булмаган, каракларча тып-тын гына керсәләр: көн буе көтү куып йөргән Самат өйалды идәнендә изрәп йоклап ята, ә Хәмдениса өй эчендә йок-лаган була. Камил кулындагы дилбегә белән күз ачып йомганчы Саматны бәйләп, авызына чүпрәк тыгалар да өй эченә ташланалар. Әзмәвердәй ике егеткә зәгыйфь бер хатынны бәйләп ташлау кыен булмый. Аннары үзләре тавыш кубарып, «зиначылар»ны дөмбәсли-дөмбәс- ли, урамга алып чыгалар да: «Тоттык, уйнаш иткәндә тоттык!» дип фаш итә-итә, каравыл өенә китереп ябалар...
Ләкин бу аларның үз теле белән расланган хәбәр түгел, авыл авызында йөргән имеш-мимеш кенә... Ә инде бу хәлдән өч-дүрт көн соң яңгырлар ява башлап, сабаннар тернәкләнеп киткәч, арыш басулары кучкыл-яшел төскә кергәч, сүз тагын икенче якка борылды
— Менәтерә, шул шайтан таякларын йолкып аткач, ходай рәхмәте булды бит! — диделәр.
Еллар узды. Бу шомлы вакыйганың төп тамырын беләсе кнлү күнел- не һаман тырнап торды. Мәжнт Гафуриның «Кара йөзләр»ен укыгач, бу теләк кабат көчәеп китте. Авылга кайттым, Камил агайны жайлап-юма- лап булса да, туп-туры үз авызыннан ишетәсем килгән иде, ләкин ул миңа һични сөйләмәде. Аның беренче кызы, авылда матур дигән кыз.
унҗиде яшен тутыруга ирсез бала тапкан чагы икән. Әлбәттә, бу кызны аның өчен берәү дә урам гиздермәгән, киресенчә, колхоз ат белән Тәкәнеш больнисына илттергән, исән-сау котылгач яшь ананы алып кайткан һәм сабыйны котлап бүләкләр биргән...
Мин Камил агайны шуннан соң күрә алмадым. Белмим, кызының ирсез бала табуын үз башына бик зур хурлык санапмы, әллә колхоз кешеләренең шул хәтле миһербанлы һәм мәрхәмәтле булуыннан оялыпмы, ул бөтен «оясын» төягән дә каядыр Урал ягынамы, Себергәме ЧЫГЫП КИТКӘИ..Д
Ал бәйлим билләреңә...
Бер имана чәчүлеккә быел без дүрт уракчы! Ә җирләрнең барысы да диярлек иңгә бер генә сажин, ничек итеп анда дүрт кеше сыймак кирәк? Әти моны бик тиз аңлап алды: бер-ике көн генә арыш урагына чыкты да кабат җир өстендә күренмәс булды. Их, әни кеше дә йөрми башласа, нинди шәп булыр иде, без ул уракны түтәй белән икебез ял- матып кына куяр идек! Яшь хатын булгач, хәйлә белән ялкауланып, әти тирәсендә сырпаланып кына ятса, ни булган! Бер сүз әйтмәс идек, рәхәтләнеп эшләр идек кенә. Басулар нинди ямьле бит: аксыл-зәңгәр нур тулган кояшлы биектән синең баш түбәңә генә тургай үзенең көмеш тавышын сибә, аны күрим дисәң, күз куәте җитми — кояш аны мең чаткылы зөбәрҗәт тузаны эченә күмә. Ниһаять, аның җыры, күңелгә әллә нинди күтәренкелек тутырып, якындарак ишетелә һәм үзе дә төклетурадай гына булып күренә башлый. Сайрый-сайрый шулай төшә дә кинәт уктай атылып арыш төбенә югала. Шуны гына көткән шикелле, бытбылдык, бик кабаланып, бик якында гына кычкыра башлый: «Выйть! Выйть!» Әйтерсең тургай аның оясына килеп төшкән: «Кит! Кит!» дип шуны куа. Алар гынамы соң, мин белмәгән бүтән кошлар да чикерткәләр, кигәвеннәр, «эт көянтәләре» һәм исемсез күп кенә бөҗәкләр дә үз тавышлары белән бары бергә кушылып, басу өстен бөек бер тантана көе белән тутыралар. Менә шул якты моң эчендә үз иркен белән рәхәтләнеп эшләсе, туктаусыз уен-көлке сөйләшәсе, сузып-сузып җырласы килә. Түтәйгә унҗиденче, миңа унөченче яшь. Юк, аның күңеле генә түгел, инде минем күңел дә үзенчә уяна башлаган чак. Туя алмый көләсе, көлдерәсе килгән, тизрәк егет булып җитәсе килә башлаган чак!
Тик болай куанып эшләү никтер насыйп түгел безгә. Әни кешенен теле үч камчысыдай минут саен сыдырып тора. Үзе ул ару-талуны белми торган җен шикелле эшли, урталыктан сыпырып бара: камылын тип-тигез кисеп, артын чип-чиста калдырып, көлтәсен таштай тыгыз бәйләп, һаман алга үрли. Түтәй аннан калышмаска тырышса да, миннән булмый. Сул кырыйдагы минем кишәрлек мескен булып артка сузыла.
— Әйдә-ә, кыймылта-а! Кәҗәң калды би-ит! — дип, тамак төбе белән кырдырып ала ул. Чикләнмәгән нәфрәт тә бар бу тавышта, көл иткеч мыскыл да бар. Күп тә үтми, түтәйгә дә эләгә. Урагын җилкәсенә салып көлтә бавы ясаганда, ярты гына минут озаккарак сузды бугай.
— Катма тәре баганасы шикелле буйтоташ! Әллә күрмәсләр дип куркасыңмы ул сантай гәүдәңне?!
Минем көләсе килә. Каян таба бит сүзләрен дә! Әллә гел шундыйны уйлап кына тора микән ул? Хәер, табигате шундыйдыр инде аның. Өйгә кайткач, түтәйгә яңадан эләкте әле.
Алтыбаш Гасыйм дигән егет, чишмә башында түтәйгә бәйләнеп, бөркәнчеген ерткан, чиләген суга батырган. Түтәй моны әни кешегә
белдермәскә тырышып, бөркәнчеген өйалдында ук салып төрә дә кнш- тэгә кертеп куя. Ләкин очлы күз барыбер күреп ала, кичке табынга утыргач кына тотына бу:
— Әнәтерә кызың нишләп йөри, чишмә башында жегетләр белән әүмәкләшен, җаулыгын жыртып кайткан!.. Бөркәнчекне әтигә таба таш- . лыи. Табын тып-тын. Түтәйнең ипи сындырганда кулы дерелдәвем * сизәм, иренен тешләве дә күренеп куя. Әти әле бер сүз эндәшми, чәй = эчә. Әни кеше генә һаман чыжылдый, һаман өсти тора. Әти бу хәлне 2 шул көйгә калдырыр дип курка бугай ул. Калдырмады, ашап туйгач х түрдән төште дә өйалдымнан саржин таягыдай бернәрсә алып кереп, < түтәйне ишекле-түрле сыра башлады. Түтәй ләм-мим бер жавап кайтар- £ мыи, өзелеп үкси генә. Мин хәтта шиккә калдым: әллә чынлап та түтәй < гаепле микән, миңа дөресен сөйләмәде микән’..
Тик бу шигем озакка бармады, өч көн узгач шундый ук хәлне үзем « татыдым. Кичен кырдан кайтып керүгә капка ачык, ишегалдында нин- 2 дидер сыер йөри, баскыч төбенә пычратып та өлгергән. Мин аны-моны к абайлаганчы, әни кеше амбардан килеп чыкты да: «Ник кумыйсың!» — ф дип кычкырды. Ул арада түзмәде, стенага кыстырылган янавычны алып, малның арт санына шак итеп китереп сукты. Бер сукты, ике сук- £ ты — каты сөяккә эләккән янавыч сабы «чырт!» итеп төптән үк сынып х та чыкты. Сыер чыгып чапты. «Ну, эләгә инде әнигә бу янавыч өчен!» — ® дип елмаерга да өлгермәдем, каяндыр әти кайтып керде. Сынган яна- s выч та, сабы да чирәмдә ята иде.
— Кем сындырды моны? — диде әти, бик ачуланып. Ул аның =
печәнгә төшкәндә генә алган яңа янавычы, ә базардан хәзер андый с нәрсәне табу үтә кыен нде. »
— Кем булсын? Әнә зимагурыңнан сора! — диде дә өйгә кереп кит- 3 те әни кеше.
Әтигә шул житә калды: чирәмдәге сынык янавычны алды да шуның белән унлы-суллы яңаклый башлады мине. Бер сүз әйтә алмадым, әдәм акылы җитез булуына хәйран калып, тик тордым «Ак эт бәласе кара эткә...»не дә шушында төшендем.
Ничек кенә булмасын, ике уракны да кешедән алда бетереп, агай- энегә кулалмашка да йөрдек. Хәер, бер имана уракның алдан бетүе белән мактаныр урын юк инде, ике басуга уртача бер дисәтинә җир дигән сүз бит ул. Шулай да эшең алдан беткәч, өмәгә чыккаларга да мөмкинлек була.
Өмәләр...
Җире күп булып та, эш кулы әз булган кешеләр ясый нде урак өмәсен. Байтаклар сугыш җиреннән һаман әле кайгмаганлыктан, быел өмә ясаучылар тагын да күбрәк булды. Яшьләр дигәнең усаллана бара икән хәзер: Сапый белән Гатаулла байлар берсе арыш урагына, икенчесе сабан урагына өмә җыйганнар иде, унлап кешеләре булды микән? «Игеннән амбарлары шартлый, түләп урдырсыннар!» дигән сүзләр ишетелде.
Ә менә безнең күрше Монасыйп абзыйлар ясаган иде, җир өстенә кеше сыймады, әйтелмәгәннәр дә килгән хәтта! Аларнык өч малае солдатта, биш имана җиргә ике генә уракчылары бар. Түтәй белән мин дә катнаштым, күрше хакы бит.
Урак өстенең моннан матур көне була микән? Иртүк, кояш белән бергә дигәндәй, җыеп яшь-җилкенчәк олы бер төркем булып, гармун белән, җыр белән авылдан чыгып китәсең. Җир өстенә барып кергәнче дәвам итеп, үзенә бер бәйрәм төсен ала ул Юк, җиңсәләр киелеп, итәкләр ыктымат кына кыстырылып, ураклар чишелеп, камылны кырт-кырт кистерә башлагач та бәйрәм яме югалмый әле. Шаян сүзләр агыла тора, тапкыр такмазалар ява гора, көлү-көлдерүләр гөлдери тора, күңелләр ашкынуы, кояшлы күз җемелдәүләре уйный тора. Бер-бере
белән узышып урулар. «кәжә калу» көлкеләре, берәүләрнең янәшәдә серле пышылдаулары, нкенчеләрнен үртәшкән булулары арасында Сапаның «фииию!» дип озак сузып, әче итеп, матур итеп, тибрәндереп сызгыруы дөньяны ярып сала, һәркем үз сәләтен күрсәтә белү, башкалардан калышмау теләге белән дәртсенеп-жилкенеп эшләү аркасында, күрми дә каласын, биш-алты саржинлы жир урыла да бетә. Тагын жырлап, гармун сайратып, өмәче егетләр-кызлар, юлга сыймас умарта күче булып, яна жиргә китә. Басудагы бөтен кешенең күзе бездә. Яшь-рәкләр кул болгап, нидер кычкырып кала. Без дә аларга кычкырабыз:
— Армый эшләгез!
— Сары май тешләгез!
— Кисмәгенә төшмәгез!
— Кырына ябыш!
— Сөйгәнең белән кавыш!
Күңелле бу дөнья!
Рәхәт бу дөнья!
Матур бу дөнья!
Минем өчен бигрәк тә соклангыч: беренче тапкыр кеше арасына кереп барам, җиткән егетләр арасына!
Берәү дә әрләми, жәберләми.
Берәү дә таштай каты тырнаклары белән синең борыныңа чиертми. Әллә түтәй булганга микән?.. Ул бит хәзер багалмадай пешеп килә. Ләүхия җиңги шулай ди. «Күз тимәсен, балакаем», дип, түтәймен аркасыннан сыйпый.
Кичләрен гармун телләре дә безнең тирәдә ешрак тибрәнә төсле хәзер. Өченче көн бугай, жырлап та уздылар.
Капка төбендә торасын, Билләреңне борасын.
Борып нечкә билләреңне, Кемне көтеп торасын?..
Ай-яй, шәп! Кайсы мескеннең йөрәгенә шундый кырмыска җибәрде икән ул?
Шул нечкә биле тирәсендә бүген дә берничәсе бөтерелгәли. Тик үзен бик тезгендә тота түтәй. Яшь булганга оятсынамы — берсе белән дә иһаһайланмый...
Төштән соң кыңгыраулы гармунын үкертеп, жир өстенә Камил килеп керде. Басу түрендәге «янык»та ук урып ята идек. Аны Бәбекәй абзый Миңзифасы белән йөри диләр. Ул кыз безнең белән өмәдә иде, Камил якын-тирәдә эштә булганмы, әллә шуны күрер өчен басу түренә үк менәргә дә иренмәгәнме? Алар, межа буендагы куакка чыгып, берхәтле сөйләшеп тордылар да, Камил шул ук межа буйлатып, гармун уйнын- уйный, Шылаңгыр чишмәсенә таба төшеп китте. Бактың исә, аның йөрәге дә таш түгел икән. Ә куе кара кашлы, әз генә зәңгәрсу күзле, зифа буйлы Миңзифәттәй йөзенә бәхетле ялкын тутырып жир өстенә йөгереп килде дә урагына ябышты. Күрәсең, ул да Камилне ярата. Мондый хәлләр минем малай башка сыеп бетми. Мина калса, кешеләрне үчлек белән урам гиздергән әдә.мнең бәгыре таш булырга, сөю-ярату дигән нәрсәне белмәскә тиеш. Андый егетне кызлар да яратмаска тиеш. Шуңа күрә Миңзифәттәйнең Камил яныннан балкып килүен бер дә хуп күрмәдем мин. «Белми микәнни шуның әшәкелеген?» — дип уйладым. Ә дөнья мин уйлаганча гына түгел, күп тапкыр аңлаешсызрак икән... Бәлки мәхәббәтнең күзе сукыр дигәннәре шушы була торгандыр?..
Кояш кызара башлаганда актык җирнең аргы башына чыгып, актык көлтәләрне бәйләп, җыеп, урта сыртка сосланнар тездек тә, өс-башларны кагынып, уракларны җиңсәләргә төреп иңбашына салгач, юлга төшеп, авылга юнәлдек. Тагын гармун моңы түгелә, тагын җыр яңгырый баш-
лады. Көн буе уен-көлке эчендә бер-береннән уздырырга тырышып эшләү шактый арыткан булса да, күнел тулы рәхәтлек аны сиздерми, иитерсең, без, бөтен авыл яшьләре, жыйнаулашып, күрше авылдагы жыен бәйрәменә барабыз. Иртәдән кичкә хәтле бергә булу — кызлардагы тартынуны да киметкән шикелле, алар да безгә кушылып иркен =йла₽. ^°Ң тагыи да көчлеРәк күтәрелеп, бөтен басуларны *
Ал бәйлим билләренә. <
Гөл бәйлим иңнәренә.
Син булмагач, серләремне <
Сөйлим тан «илләренә.. £
Ә кайтып керүгә, ишегалдының яшел чирәмендә киң-озын итеп жәел- 5 гәп өмә табыны, уртадагы зур-зур табаларда ө.мә бәлеше!
Чырык-чырык көлешә-көлешә, су сибешәсибешә, аннан-моннан 2 гына юынабыз да шул табынга ябырылабыз. Бер заман бөтен дөнья * тын кала: табынга килгән ашны, ит-бәрәңгене, бәлешләрне тып-тын ф сыпырабыз! Ниһаять, тагын шау-гөр башлана; кемнеңдер чәенә тоз салалар, кемнеңдер ипи йомшагыннан күмер килеп чыга... Ишегалдына £ караңгылык төшүе сизелми дә кала. Табындагы ризыкларны ялт итеп з куйгач, тамаклар тәмам туйгач, иң элек кызлар кузгалып, таралыша = башлый. Егетләр, яңадан гармун күтәреп, урам әйләнергә чыгып китә- * ләр..,
S
к
Әйләндерәләр икән... а
Кыр эшләре беткәннән сон мине тагын «сәүдәгә» чыгарып җибәрделәр. Шулай йөри торгач, көзнең ахыры килеп җитте. Диләнке кисеп, туң юлдан урман ташулар, асты калайлы шудырма белән яна боз өстен сыгылдыра-сыгылдыра узышулар, арганчы шара сугулар да үтеп китте. Кар явып кыш керде. Шул көннәрдә ике куаныч берьюлы килде. Каяндыр тышлык, эчлек, мамык юнәтеп, өнгә үзебезнең авыл тегүчесе Галәттин абыйны керттеләр дә мина бишмәт тектерделәр. Былтыр Пир- медә эләкми калган яна бишмәт! Төсе бик матур яшькелт-зәңгәр иле аның. Галәттин абый аны кайтарма якалы, туры билле итеп, янача тегеп бирде, һай, яраттым мин ул бишмәтне! Ничектер кинәт бер буйга үсеп киткәндәй булдым Шул ук атнада Жамалый абзый итек тә басып бирде. Дөрес, кунычы балтырдан гына, бала-чага итеге төсле ак йоннан гына, шулай да, оек белән кигәч, гел фәкыйрьдән түгел Нишлисең, сарыгы әз бит аның, ә Шамил белән Лотфулла чират көтәләр әле.
Бер булгач - булсын инде дип уйлады микән, Тауиле базарыннан әти яшел постау тышлы бер бүрек тә алып кайтып бирде. Эче бәрән түгел, ниндидер жәилек тиресе. Ул ала белә инде әйберне! Шулай итеп, баштанаяк киендереп куйдылар яшел бүрек, зәңгәр бишмәт, ак итек — менә нинди хәзер абзагыз! Инде чалбар дигән нәрсә дә эләксә, бөтенләй күпис малае булам да куям!
Бактың исә. болар берсе дә тикмәгә генә түгел икән Көннәрнең берендә әти төп йорттагы Мөхлис абыйлар атын жнгеп кайтты да, китап-коръәпем. мендәр-киезем белән чыпталы чанага төяп. Дусай мәдрәсәсенә алып китте. Менәтерә, вәт: ни төрлерәк егеткә әйләнде хәзер абзагыз! Тулбай белән Дусай арасы бер чакрым шунда чыпталы чанага утырып укырга бара! Жнтмәсә, кеше аты. кеше чанасы' Fla алла, минамы шундый пачут? Сон бит мин анда, укырга булгач жәяү дә йөгереп кенә барган булыр идем! Юк, монда әти үз дәрәжәсен дә сак-
лыйсы килгәндер: атлы-тунлы, рәтле-башлы кеше булып күренергә теләгәндер ул. Ничек инде малаеңны җәяү җитәкләп, башка авыл мәд-рәсәсенә барып керәсең? Җитмәсә, кайчандыр ул анда Латыйп хәлфәдә үзе дә укыган булган. Хәзерге Нәҗип мулланы да, мәдрәсәсен дә мактап, дәрәҗәле күрсәтеп сөйли. Шулай булгач, үз битенә үзе кызыллык китерергә кем теләр?
Туп-туры ишек каршына килеп туктадык та чанадан төшеп таш мәдрәсә эченә кердек. Тәбәнәк парталар арасына тезләнгән шәкертләр «геж-ж» килеп сабак укыйлар иде. Әти кычкырып сәлам бирде. Алгы парта каршында мендәрдә утырган зур чалмалы, каратут чырайлы мулла аның сәламен алды.
— Хәзрәт, без сезгә килгәниек...— диде әти.
Калын кашлы, калын иренле, дүрт почмаклырак битле, киң гәүдәле ул кеше сул почмактагы бәләкәй такта бүлмәгә күрсәтте.
Без шунда кереп идәнгә тезләндек. Озакламый үзе кереп, каршыбызга утырды.
— Хәзрәт, мин сиңа угылымны гыйлем үгрәнмәккә китердем,— дип башлады әти бик китапчалатып.— Ушбу мәдрәсәдә бала чагымда үзем дә шәкерт булган идем...
Аннары ул, эчке кесәсеннән алып, минем Себердән кайткан шәһадәт- намане аңа тоттырды. Хәзрәт кеше күз йөгертте дә:
— Хуп, хуп, тырыш бала икән, әхлякы гүзәл икән,— дип куйды.
— Әйе, хәзрәт, углым тырыш, тагын да тырышып укысын. Ите сиңа, сөяге миңа,— диде әти.
Минем әле мондый сүзне ишеткәнем юк иде, шуңадырмы, колагыма бик рәхимсез булып ишетелде. Аннары әти, бумажнигыннан ун тәңкәлек микулайски акча чыгарып, хәзрәткә сузды, өчәүләшеп бик озак дога кылдык. Монысы да мине шаккатырды ун тәңкә сәдака биргән кешене, бигрәк тә минем әти кулыннан шул хәтле акча ычкынуны беренче күрүем. Әйтерсең ул Тулбай авылының чергән бае! Нишләгән ул? Башка вакытларда сәдакәлек акчаны миңа ике тиеннән артык бирми иде бит. Хәер, бу юлы ул бәлки уку хакы түләү итеп тә шулай күп биргәндер. Ничек кенә булмасын, аның бу кыланышлары бары да бик шома, бик дәрәҗәле килеп чыкты.
Шулай итеп, мин бу мәдрәсәнең дүртенче сыйныф шәкерте булып киттем. Урын-жирне сәндерәдәге бер буш почмакка куйдык та фатирга киттек. Бу авылда безнең Кәмәли абзый белән Әсхәпҗамалттәй дигән якыннарыбыз бар икән. Шуларда торып укый башладым. Хәер, тамак туйдырырга гына кайтам, тәүлекнең калган өлеше мәдрәсәдә уза...
Бу җәдит мәктәбе ничектер икегә ярылган сыман иде.
Иртүк караңгыдан торабыз да боз өстенә йөгерәбез. Без тәһарәт алганнан соң андагы бәке тирәсе чуп-чуар нәҗес булып кала. Боздай инеш суында өшергә җиткән ботларны уа-уа, кире йөгереп кайтабыз, шундук бөтенебез тезелешеп иртәнге намаз укыйбыз. Моны Вафа мулла укыта.
— һай, ишәкләр, шыңгырашмагыз! — дип безгә кычкырганда анын озын киң борыныннан чыга торган үз тавышы шыңгырап ишетелә. Үзе белә микән ул аны? Намаз-нияз беткәч, ашап киләбез. Иң элек коръән белән тәҗвид керә. Аларны безгә әлеге олы чалмалы Нәҗип хәзрәт укыта. Коръәнне шәрик белән парлап укыйбыз. Минем шәригем Чыршы арты авылыннан Котдус Хаффаз углы Шаммазов. Бик әйбәт малай, кыланчык түгел, мактанчык түгел, сабакны да бер дәрәҗәдә тигез укыйбыз. Хәзрәтебез бик кырыс, бик таләпчән кеше, кечкенә бер төгәлсезлекне дә кичерми. Алла сүзен мәкам белән, тәҗвид кагыйдәләре белән генә укырга куша. Дөньяда Мисыр мәкаме, Мәккә мәкаме, Мәдинә мәкаме дигән көйләр дә бар икән Без аларны тиз генә өйрәнеп алып, ул кушканча укый башладык. Иң мөһим дәрес санала иде бу.
Икенче дәрес «Гыйбадәте исламия». Монысын Вафа мулла алып оара Дин кушканча гыйбадәт кылунын бетен ниргәләрен, кайсы намазда нинди сурәләр, нинди догалар укырга, һәр төрле төкләрне ничек китәрергә, ничек госел коенырга, ничек тәяммим' сугарга, мәсих’ тартырга кирәклеген һ б. һ. б ятлыйбыз Монысы да бик мөһим сабак Ьоларга киткән көч. зиһен, вакытның күпмелеген искә төшергәндә. ♦ кычкырып елыйсы килә хәзер!
Төшке тамакны туйдырып, урамда әз-мәз тырай тибеп килгәннән < соң кичке ут алгач, мәктәп тормышының нн кызыклы икенче яртысы < башлана. Хәзер безне шул ук авылның гади игенче малае Хөсәен абый ~ Габитов укыта Без имля, инша, хөснехат язабыз Хәзергечә: диктант, S сочинение, матур язу дигән сүз Ул безне бер генә дә хата җибәрмичә < дөрес язарга мавыктыргыч итеп өйрәтә белә. Хисаптан дүрт гамәл > чыгарта, тарих укыта, җәгърәфия укыта аннары, кара тактада русча ~ хәрефләр күрсәтеп яздыру, шигырь әйттерүләр дә була. Дөньяда болай 3 башланып китә торган бер шигырь барлыгын мин шунда белдем; <
Мужик бара басуга, ♦
Ашлыкларын ташуга. -
Агы арык, бөрмәгәч.
Бер кычкыра, бер суга. я
Яңгыр ява кар катыш, я
Килеп җитеп килә кыш. <
Яланда ямь калмаган, 2
Күренми һнч очкан кош...
Бу шигырьне ишеткәч, минем күз алдына ин элек үзебезнең авыл- † ‡ ның Хисамби абзый килде. Ул гел шул беренче дүрт юлда язылган- ® ча иде. Аннары үзебезне хәтерләдем, һаман да шул ат юклыгы аркасын- 3 да безнең көлтәләр кар катыш яңгыр ява башлаганчы басу түрендә үреп утыра иде.
Бу шигырь шундый җиңел агышлы итеп, нәкъ безнең як теле белән язылгангамы, күңелгә бик тиз сеңеп калды.. Шактый еллар узгач, Казанда гади бер кеше белән таныштым бәләкәйрәк кенә, юка гына гәүдәле, олырак уч төбедәй генә озынча йөзле, кара мыеклы, әз генә чал төшә башлаган чәчле иде ул. Бер дә һаваланусыз ачык чырай белән тиз генә аралашып китә торган бу кеше — Мәҗит абзый Гафури булып чыкты. Шатлыгым эчемә сыймагач, шушы шигырьне бала чактагыча итеп укып чыктым, тагын бик күп шигырьләрен белүем, ә «Нигъмәт ариясе»н авыздан төшермәвем белән мактандым. Кече күңелле Мәжит абзыйны бик яраткан идем мин, ләкин ул гомерле булмады, без кабат күрешә алмадык ..
Хөсәен абый без авыл малайларына мөмкин хәтле күбрәк белем бирергә тырыша, ә без ул биргәнне бик үк сеңдереп тә бетерә алмый идек. Җәгърәфия дәресе керә башлагач та китаптан: «Җир әфлисун кебн түгәрәктер, аның өсти дә лимун кабыгый төсли кабырчыклыйдыр»... днгәнрәк сүзләр укыдык. Бу безнең барыбызны да шаккатырды, берәү дә ышанмады, кич буе бәхәсләшеп утырдык. Ә Хөсәен абый һаман үзенекен итте.
— Җирнең түгәрәклеге бәхәссез,—диде — Үсәрсез, ил күрерсез; әгәр диңгез ярына барып чыксагыз, карап торыгыз ерактан килүче корабның иң элек төтене күренер, аннары торбасы күренер, аннары үзе күренер. Кояш баешына таба чыгып киткән сәяхәтчеләрнең кояш чыгышыннан кайтып кергәннәре инде күптән ук мәгълүм. Алай гынамы соң әле: җир кояш тирәсендә әйләнә, шул ук вакытта, бөтереп җибәргән туп
• Сусыэ чүлдә калгон гарәп нас учын комга сугып, бнт-күзлэрем сыпыру белән тәһарәтләнеп намаз укый з «
‡ Юеш бармаклар белән читем йэзев сыпырып алу.
шикелле, үз тирәсендә дә әйләнеп бара Үз тирәсендә бер әйләнгәндә көн белән төнне тудырып, бер тәүлек хасил итә. Кояшны бер әйләнеп чыгуы 365 көндә булып, елны хасил итә...
Х^онысы инде бөтенләй кеше ышана торган нәрсә түгел, әкият, хәтта көфер сүз иде! Кояшның пәр көнне җирне әйләнеп йөрүен үз күзебез белән күреп торабыз ич! Ә Хөсәен абын көлә генә: безгә генә шулай тоела, имеш, дөреслектә, Җир әйләнеп йөри, имеш! Бу бәхәс тагын да кызыбрак китте һәм ул кичтә генә бетмәде. Икенче кичне Дусайның Әһели малае кесәсенә бик зур һәм түп-түгәрәк бер сары бәрәңге тыгып килгән. Шуның бер башындагы нечкә сабагыннан һавада бөтерә-бөтерә, кичәге бәхәсне яңартып җибәрде.
— Менә без хәзер бу бәрәңгенең астына, төн ягына кереп барабыз инде,— дип китте ул.— Сак булыгыз, озакламый без мәдрәсәбез-ниебез белән астагы караңгы бушлыкка коелып төшәчәкбез! Әгәренки безнең таш мәдрәсә җирдән купмаса, барыбыз да аның түшәменә лап итеп ятачакбыз. Ә инде агач өйләр, ындырдагы салам, печән кибәннәре, ниргәләреннән кубып, түбәнгә очачаклар, менә сиңа җәгърәфия!
Бөтен мәдрәсә шаркылдап көләргә тотынды, Хөсәен абый да елмаеп куйды.
— Бик хәтәр сөйлисең. Фазылҗан,— диде ул.— Ләкин һич нәрсә очмый да, коелмый да шул. һәммә нәрсә җиргә ябыштырып куйгандай нык тора, чөнки җир аларны үзенә тарта...
Ул бик озак аңлатты. Галилей дигән борынгы бер галимне «Җир әйләнә» дигән өчен хөкемгә тартып, тәүбә иттерүләрен сөйләде. Тәүбә итеп чыккач, галим түзмәгән: «Ә шулай да Җир әйләнә!» дип кычкырып җибәргән, имеш. Без тагын көлешеп алдык. Хөсәен абый көлмәде. «Ә инде Җордано Бруно дигән галимне шул сүзләре өчен утта яндырганнар», дип өстәде ул. Монысы бер дә көлке түгел иде. . Без шулай итеп, тагын берничә кич буе Җир. Кояш, Ай һәм башка сәйярәләр § турында кызыклы сөйләшүләр алып бардык. Миңа бу яңалык бик гаҗәп тоелса да, ышанмау мөмкин түгел иде Шулай да бу хакта әтигә бер сүз дә әйтмәдем. «Анда сезне көферлеккә өйрәтәләр икән!» дияр дә мәктәптән алыр да китәр.
Менә шушында инде «ахирәт» гыйльме белән «дөнья» гыйльме арасында ничектер аерылыш барлыгы мәгълүм булды, һәм бу хәл күңелгә беренче тапкыр ниндидер эз сызып калдырды.
Озакламый безнең таш мәдрәсә эченә дөнья хәлләренең өр-яңа бер хәбәре килеп керде: әлеге теге уч төбе хәтле егерме тәңкәлек яңа акча чыгарган Керенски дигән яңа патшаны бәреп төшергәннәр, имеш. Бәлшәвикләр дигән халык бәргән, ди, эш башында хәзер Ленин дигән кеше тора, ди. Бәлшәвикләриең һәм Ленинның кем икәнен без малайлар ачык кына белә алмадык. Бу хакта Хөсәен абын да безгә ни өчендер бернәрсә дә аңлатмады, безнең таш стеналар эчендәге тәртипләр дә үзгәрмәде әле. Шулай да безнең башка сәер бер уй керде: Җир әйләнү генә искитмәле түгел икән, дөньяның үзен дә әйләндерәләр икән бит әле! Ничәмә йөз еллар буена тәхет тотып килгән патша хәтле патшаны әйләндереп төшерделәр, аның урынына утырганын, «шул ук карачкы» дип, тагын чөеп кенә ыргытканнар, имеш Менә бу хәлләрне аңлап бетерүе Җир әйләнү бәхәсеннән күп өлеш кыенрак иде безнең малай башларга...
Безне кышкы каникулга тараттылар Өйгә кайтып керсәм, өр-яна бер яңалык: безнең әти мәдрәсәдә «гыйлем үгерәткүче» булган! Әйе, әйе, нәкъ шулай! «Иртәгә үләсем исемдәе, әмма бүген мондый хәлне күремен дип уйламаганием». диләр безнең авыл телендә. Мин дә уйламаган идем шул, башка да килерлек түгел бу. Ә менә булган! Җыенда
§ Сәйярәләр — кояш иярченнәре.
халык сүз күтәргән, имеш «Гаяз мулла үзе ялкау, үзе надан, рәтләп укытмыйча, балаларны да надан калдыра, хәлфә нтеп бүтән кешене куярга кирәк!* дигәннәр.
Корт иледәй гөжләшкән Тулбайлар каравыл өендә: «Кемне дә кемне? Малайларга гыйлемне манный бутка күк итеп кенә йоттырырдай кешене каян табарга?» Уйлаша торгач, кемдер әйтә куйган: ♦
Андый кеше, әнә, Пәрхулла абзый,—дигән.— Гыйлеме дисәң — капчык-капчык Холкы-фнгыле, тәүфыйгы-инсафы дисәң — ике муллана < житәрлек. Каты куллылыгы дисәң—малайларыннан сорагыз... Бала- < чаганы бер дә тырай типтереп, эт сугартып йөртмәс. Шуннан да кулай х кеше табылмас, жәмәгать! <
Шаулаша торгач, бүтәннәр дә бу сүзгә кушылып, әтинең үзен * чакыртканнар — риза булган. Вәт җүләрне' Бу хәлләрдән бот чабып £ көләсе килде минем Указлы мулланы яраксызга чыгарып, янәсе, бәләкәй генә патша төшерү ясаганнар авылда. Ни дисәң дә, хөррият зама- з насы шул! Ә безнең әти ниткән «гыйлем иясе» инде ул? Моннан кырык < ел элек өйрәнгән ижеген дә әллә кайчан онытып бетергәндер. Шулай да халык аңа ышанып, балаларын мәдрәсәгә тутырган. Бер-ике көннән сон * анда баргач, шаккаттым: юеш борынлы, күзенә төшкән лыпсый бүрекле иң кечеләрдән алып, минем яшьтәгеләр генә түгел, миннән олыраклар да укырга җыелган Малайлар шундук сырып алды мине
— Җә, ничек, Дусайда шәп укыталармы, чыбыгы баллымы’ — дигән сораулар китте.
— Әле мина эләккәне юк, белмим,—дигән булдым. Аннары үзебезнең нәрсәләр уку белән мактанырга тотындым. Мин әйткән яңалыкларны ишеткәч, малайлар аңкау шартлатып куйды.
— Ә без Салсал ләгыйн белән Сәет Баттал газыйны укыйбыз,— диде Сәмикъ.— Ну сугышалар да, ну көч тә соң үзләрендә!
Ул тагын нәрсәләрдер әйтмәкче иде әле, теге гыжлавык тавышлы, төптән юан чыккан Зиннәт бүлдерде аны.
— Ә син нишләп кайттың әле, Шәйхыл? Әллә куып чыгардылармы’— диде ул, мыскыллы гыжлау белән.
Ачу килде, бүртенеп кызарганымны үзем дә тоеп торам Гел мыскыл итәргә генә тора шул Зиннәт, хәлфә малае дип тә курыкмый.
— Кумасла-ар,— дидем мин, бик ирәеп кенә,—гел бншлегә укыйм. Кышкы тагтилгә кайттым...
— Ничек, ничек, «тагып килгә» дисеңме? Ә-ә, белдем, белдем, «тавык тәпие» тагып килергә икән! Җәндит укыталар ди бит анда, тәһарәтсез намаз да ярый ди!..
Юк, чыдарлык түгел бу Зиннәткә. Үзе кайсыдыр яктан кода тиешле әле ул безгә, үзе шундый әшәке. Турсаеп, бүтән малайлар янына киттем. Шунда ишектән Вәгыйз белән Гыйльми бер кочак дигәндәй чи тал чыбыгы күтәреп килеп керде, берсе-берсе чыбыркы сабы юанлыгы бар. Туңын эретер өчен мич өстенә тезеп салдылар. Шул хәтле күп чыбыкның нәрсәгә икәнен аңлап бетермәдем.
— Шәп чыбыклар икән бу, әллә чуман үрергә өйрәнәсезме? — дип сорадым Гыйльметтипнән. «Ниткән чуман тагы?» дигәндәй күзләрен зурайтып, ул да аптырап калды минем акылсыз сорауга. Аның өчен Вәгыйз җавап бирле
— Болар, агай-эне, гыйлем кертә торган чыбыклар,— дип башлады ул.— Синен атаң безгә көн саен шуларны кимертеп, аркага белем мае кундыра Сабагыңны «ык-мык» итеп тордыңмы —ят күлмәгеңне ачып! Берәр малайның колагына чиерттеңме — ят күлмәгеңне ачып! Мендәр белән сугыштыңмы — ят'
— Көрәшкәндә хәрәмдәләшсәң дә—чаж бер бишне аркага! —дип өстәде Гыйльми.
— Анысы ничек тагы? —дидем мин аптырап.
— Ник. Пәрхулла абзый атнакич үз күз алдында көрәштерә безне,— дип аңлатты ул.— Менә шунда инде аяк чалсаңмы, екмаганны ектым дип маташсаңмы, көт тә тор — чыжлый башлый чыбык аркада. Үзебез ашыйсы чыбыкны үзебез алып кайтып куябыз әле!..
Кычкырып көләсе килде минем. Егет чагында безнең әтине көрәшче булган диләр. Тәбәнәк буйлы, тыгыз-итләч гәүдәле «Пазый Пәрегын» берәү дә ега алмаган, имеш. Шул «гыйлемлеген» малайларга да «үгрәтә» микәнни соң хәзер?
Тик хәлләр көләрлек түгел иде шул. Әтинең тәртнп-тәрбия эшендә таяк көченә бу хәтле таянуы бер дә ошамый, күңелне рәнжетә, үз балаларын гына түгел, мир баласын да җәберләүче шәфкатьсез кеше итеп күрсәтә иде. Ә бит ул андый ук кансыз түгел, әйбәт яклары да барлыгын үзем күреп беләм ич. Аны яклыйсы килә, иптәш малайлар уйнап кына сөйләгәндәй итсәләр дә, елап сөйләгәннәрен дә аңлыйм, яклап әйтер сүз генә таба алмыйм. Хәер, «ите сиңа, сөяге миңа» дигән «закон» яши иде бит ул заманда. Мин укыган җәдит мәктәбе дә оҗмах түгел, Вафа хәзрәтнең «хәсис ишәкләр!» дип «мактый-мактый» аркаларда чыбыркы уйнатуы мондагыдан әллә пи ким булмас. Шулай да әтн кешене мондый «укытучы» итеп бер дә күрәсе килми.
Минем бу теләк озакламый кабул булды тагы...
Кышкы каникулдан сон Дусайга җыелып, укуларны дәвам иттердек. Яз килеп җитте. Имтиханнар да тапшырдык. Иң шатлыклы көннәр иде бу. Тагын мактанмыйча булдыра алмыйм бөтен билгеләре гел бишле- дән генә торган, «әхлякъ гүзәл» дигән шәһадәтнамә алып, иптидаи (башлангыч) мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлап чыктым. Язуны әтигә кайтарып биргәч, күз читләренә чаткылар чыгарып, әз генә җемиеп куйды. Мактауга саран иде ул.
Җәй урталарында аны Мамадышка чакырдылар, укытучылар өчен хәзерлек курслары ачыла икән. Ап-ак оек-чабата киеп, өстенә буй-буй күлмәк белән кара яшькелт казаки, башына яңа түбәтәен киеп, кулына бәләкәй генә төенчек тотып, утыз биш чакрымлык юлга җәяүли генә чыгып китте Укып та кайтты, әмма нинди «гыйлемнәр» алын кайткандыр, ул хакта берни дә сөйләмәде, алдагы көздә яңадан «чыбыклы хәлфә» булу турында сүз дә кузгатмады...
Ә көз көне Тулбайда беренче баскыч эш мәктәбе ачылды һәм авы-лыбызга беренче мөгәллимә килде. Ул көзне мин Шәмәктә укый башладым. Юк, «ите сиңа...» дип илтеп бирмәде бу юлы әти, үзем тәпиләп барып язылдым. Тубал чалмалы хәзрәте булган мәдрәсә дә түгел (хәзрәтләр, хәлфәләр кинәт кенә сәхнәдән төштеләр, гомердә булмаган, булыр дип уйламаган хәл), «икенче баскыч эш мәктәбе», совет мәктәбе иде бу! һәр төрле дин сабаклары да юк монда хәзер, шуны белә торып та минем анда укуга әти каршы төшмәде. Әни кеше генә
— Кыйтап-хөркәнсез нинди сабак инде ул? — дип шыгырдаган була.
— Укысын,— ди әти.— Әдәм баласына дөнья гыйльме дә бик кирәк.
Бу «денсез мәптек»ләр ачылгач, авыл арасында гомумән төрле сүз күбәеп китте. «Сәвит денне бетереп, урысча укытып, балаларны урыс итмәкче икән, кызларның яулыгын салдырып, чәчен кистереп, кыска җүпке киертеп, марҗа итмәкче икән» һ. б һ. б.
— Юк сүздер ул,— ди әти, бәхәскә кереп — Төртендерүчеләрне Микулай патша тотадырые. Ә хәзер аның үзен төртепдерделәр...
Шуннан ул безнең авылда сәлам хаты яза белүче бары ундүрт-унбиш кеше булуын, наданлык — сукырлык икәнен, кайсы гына телдә булса да гыйлем алу фарыз булуын сөйләп китә дә түш кесәсеннән бәләкәй генә календарь бите чыгара һәм: «Урысча да уку — уку, кытайча да уку-» уку»... дигән шигырьне көйләп җибәрә...
Шәмәктәге бу яңа мәктәптә укыган ике кыш ин бәхетле көннәрем булды минем Мәктәп бинасы үзе генә дә нинди бит кызыл кирпечтән шәһәрчә итеп салдырган зур, биек йорт, тәрәзәләре капка хәтле диярлек, бүлмәләре яп-якты, бөтен жире сап-сары буяулы, кара парталары өстәл рәвешендә ясалган, кара савытлары эчкә беркетелгән, һәркемгә аерым утыргыч Мин моңарчы күрмәгән кызык бу. Ә ишегалдына чык- * саң турник, брус, «үгез», боҗралы баулар. Болар һәммәсе дә «физ- с культура» дигән уен дәрес өчен ясалган икән, тик аны безгә укытучы * гына юк шулай да без ул «дәрес»не үзебез дә бик яхшы алып бара- ~ быз — тәнәфескә чыккан саен ниләр генә кыланмыйбыз без анда. Куып < кертмәсәләр — бүтән сабак онтыла. -г
Барыннан да бигрәк, шунысы гажәп: бу бинаны Нигъмәтулла дигән £ бер бай әле үткән елны гына салдырып бетергән. Аның Шәмәк халкы У өчен эшләгән яхшылыгы ул гына түгел, элекке елларда зиратларын таш 3 койма белән әйләндерткән, яшел калай түбәле, стеналары «такта тегү- < ле», сары буяулы мәчет салдырып биргән, авыл ятимнәренә, ярлы карт- карчыкларга Бытый Зарыйп дигән «ышандыклысы» аркылы ел саен * күлмәк-ыштанлык ситсы өләштереп килгән. Ул үзе кайчандыр шүшы а. авылда көтүче булган, имеш. Аның хакында сүз кузгалганда, бигрәк тә * олы-карылар, ул кешене әллә ни төрле әкият серләренә урап, кызыктыр- = гыч бер кыйсса итеп сөйлиләр. Имеш. Нәмәт ятим малай чакта, озын < чыбыркы сөйрәп авыл малын көтеп йөргән дә, егет булып җиткәч, авыл- = дан җәяүләп чыгып киткән, шулай җәяүле баштан дөнья гизә торгач, - әллә кайдагы Чалкар күле якларына, кыргыз дигән халык арасына * барып чыккан. Шундагы бер елкы баена ат көтүчесе булып ялланган. ~ Мең елкылы байның ип яхшы көтүчесенә әйләнеп, тора-бара дәрәҗәгә 3 менгән. Бәхет бер килсә—алды белән дә килә, арты белән дә килә, диләр түгелме? Нәмәткә дә бәхетнең тагын да зуррагы аяк астыннан гына килеп чыккан. Җәйләүдән җәйләүгә мал әйдәгәндә, юлдан бер кәрбән генә күн янчык табып алган, имеш. Кеше югында гына янчыкны чишеп караса, эче тулы алтын да көмеш акча. имеш. Әмма ләкин Нәмәт ул чактук гадел кеше булган икән, янчыкны тиз генә куенына яшермәгән, ә кулында болгап, һәр тарафка өч тапкыр аваз салган «Хәзинәле янчык таптым, кемнеке-е-е?.. Кемнеке-е-е-е?. » Буш даладан җавап килмәгән. Шулай итеп, бу янчык, ходай кушуы буенча, аның үз хәләл малы булып калган. Шуннан соң Нәмәт тау арасындагы бер өяз каласына күчеп, үз кәсебен ачып җибәргән кыргызыннан, казагыннан тере мал, тире-яры җыеп. Рәчән ялына озаттыра башлаган. Көтүче Нәмәттәп Нигъмәтулла байга әйләнеп киткән. Элекке елкы баеның бик сылу бердәнбер кызы бар икән. Бу сораган, бай биргән, туй булган — кияү кергән. Киткәненә унбиш ел узуга менә шундый бәхетләргә, дәрә-җәләргә ирешкәч инде ул, кыргыз сылубикәсен ияртеп, Шәмәккә кайтып килгән кунак булып. Ул чәчкән прәнннк-кәнфнтнең, исле сабын, исле май ише нәрсәләрнең, ул тараткан комач малының чуты-чурты булмаган. Озакламый елкы бае үлеп киткән, бөтен мал-мөлкәте моңар калин, шуннан ул мелияпир булып киткән... Кара син аны. шундый байлыкларга ирешкәннән соң да туган җирен онытмаган бит. И шуннан ары да, читтә үлгәнче, авыл халкына гел-гел ярдәм игеп торган. Вәт ни төрле кешеләр була дөньяда!..
Әнә шулай сөйлиләр аның хакында. Ул бай. үз вакытын бик белгән шикелле, революция еллары башлану белән үлеп киткән һәм бик дөрес иткән. Хәзер инде байларсыз да яшәп була торган заман килде Ә күңелендә гыйлемгә мәхәббәт тотып, авыл балаларына ул заманда шундый әйбәт мәктәп салдыра белгәне өчен — авыр туфрагы җиңел булсын! Хәзер ул яңа бинада Шәмәкләр генә түгел, бөтен тирә-як балалары яңа сабак укый, бөтенләй яңа дөньяга аяк басу өчен яна белем
ала. Ул «көтүче-бай»нын менә бу хакта, әлбәттә, башына да килмәгәе» дер...
Бу мәктәптә без хәзер татарча гына түгел, шаулатып урысча да укыйбыз. Әтинең мине урысча өйрәндерү өчен Себер түренә хәтле алып барулары нинди сәер хәл булып калды хәзер Бактың исә, бер азапсыз, гади генә рәвештә тормышка аша торган теләк икән ул, әгәр дә дөнья куласасын зыр әйләндереп җибәрсәң...
Монда без «Табигыять» дәресләре буенча жануар-жәнлекләрнец, кош-кортлар тормышының күп кенә кызык якларын «ачып» хәйран калдык. «Елан агачка асылынып балалый», дип сөйлиләр иде. гел ялган икән. Күкәй сала икән ләбаса ул! Әйтерсең Пәрхиттәйнен җиз башлы тавыгы!.. Чакмый торганнары да була икән әле! Менә бит, елан булсын да чакмасын, имеш. Ярканат та кош түгел икән, күзе төнлә генә күрә торган яры канатлы тычкан икән!.. Тереклек дөньясындагы бу хикмәтләрне белеп бетерер өчен дистә еллар укырга кирәктер, ахры...
Әмма хикмәт боларда гына түгел иде әле. Алдагы кышта безне тел-әдәбият дәресләреннән Фарукъ абзый Билалов укыта башлады. Ябык-җыйнак гәүдәле, жирән чәчле һәм җирән чырайлы, бервакытта да сабырыннан чыкмый торган тыныч холыклы бу укытучы, белмим, нәрсәсе беләндер, барыбызны да үз авызына каратты да куйды. Ул безгә «балалар» дип түгел, исем-фамилиябез белән олыларча эндәшә. Чынлап та, безнең күбебез инде унбиш тутырып, уналтыга киткән. Баласытып эндәшсәләр, шундук каш җыерыла башлый.
Икенчедән, ул берәүне дә какмый, иркәләми. Шактый туң маңгайлы кайбер мулла балалары дәрес белмичә «ык-мык» килеп утырганда да чыгырыннан чыкмын, гел кул күтәреп утыручыларга да бик исе китми.
Ә инде әдәбияттан сөйли башласа, вакыйгаларның без бөтенләй белмәгән әллә кай якларына кереп китеп, безне шул хәтле кызыктыра, әйтерсен дөньяда әдәбияттан, шигърияттән дә гүзәл бер нәрсә дә юк! Әллә ни ялкынлы итеп тә сөйләми ул. Шул үзенең тыныч холкы белән тыныч сүзен генә төртелми-кабаланмый агылдыра бирә, шулай да аны тыңлап туеп булмый.
Хикәяләр буенча инша яза башласак, без ничек тә аңа ошарлык матур итеп, «сурәтлерәк» итеп язарга тырыша идек. Уңышлырак чыккан иншаларны икенче дәрестә класс алдында укытып күрсәтә, бер-ике мактау сүзе әйтеп, күңелне күтәреп җибәрә. Шулай өйрәтә торгач, ул безне үзебез язарга, класста әдәби журнал чыгарырга тәмам «котыртып» җиткерде. Өч кешелек һәйәт тәхририя (редколлегия) сайланды, «Яна юл» дигән кулъязма журнал чыга башлады. Ул чакта «стена газеты» тумаган иде әле. Таш басмада чыкмаган «журнал» уен гына тоелса да, кызык иде, байтаклар языша башлады.
Журналга килгән материалның иң күбесе шигырь булып чыкты. Арада: «Тау биекме, син менәмсең...» дип язылган «кеше самаварлары» да очрый иде. Фарукъ абзый безне җыеп, тагын сөйләште. Чын шигырь язар өчен йөрәктән чыккан ялкынлы сүзләр кирәклеген әйтте, ә башкалардан үзләштерүнең «әдәби караклык» дигән хурлыклы исеме барлыгын аңлатты. Хикәяләр дә язарга кызыктырды ул безне.
— Хикәяләрне без бик язар идек тә, ул бит шигырьгә караганда чи-тенрәк, вакыйга кирәк, аны уйлап чыгарырга баш җитми!—дидек без. Шуннан ул тагын сөйләп китте: хикәя, роман, сәхнә әсәре язучы әдип үз әсәрләрендә күрсәтелгән вакыйгаларны, кешеләрне уйлап кына чыгармый, тормыштан ала, ә тормыш эчендә һәртөрле гыйбрәтле дә. көлке дә хәлләр, төрле сыйфатлы кешеләр, яхшысыдыр-яманыдыр тулып ята. Менә әдип шуларны сайлап ала да үз күңеле аша уздырып, үзенә кирәгенчә итеп язып чыгара Сезнен тормышта да. уйлап карасагыз, шундый хәлләр тулып ятадыр әле. Менә туларның башта бер
бәләкәйрәген алып, язып карагыз, дигәнрәк сүзләр әйтте, берничә мисал да китереп күрсәтте.
Редколлегиядә без (Разия Гайнанова, Мәрьям Максудова, мин) өч укучы. Ләкин «баш мөхәрриребез» Фарукъ абзый иде. Ул бөтен материалны карап, төзәтеп чыга, кайсын кая, ничегрәк итеп урнаштырырга . икәнен өйрәтә. Без төсле карандашлар белән (ул чакта чын буяулар юк иде әле) үзебез булдыра алганча төрле бизәкләр, «чачаклы» хәрефләр = ясап, керәсе әйберләрне дәфтәр битләренә чиста-ачык итеп язып чыга- ь быз. Шулай өч-дүрт дәфтәрне бергә теркәп, калынрак чүбек кәгазе ж белән тышлыйбыз да, артына «һәйәт тәхририя» дип куйгач, журнал < әзер була. «Тиражы» бер данә' Ул ике класс эчендә кулдан кулга йөри г башлый, күп кенә шау-шу кубара, язучылар тагын да күбәеп китә. £
Журнал чыгару белән генә калмадык, декламацияләр, жырлар өйрә- и неп, «әдәбият кичәсе» дә ясадык әле без. Малайлар ишегалдында яткан £ туп такталарны кертеп, классның бер почмагына тәбәнәк кенә «сәхнә» корды, ә кызлар усал булмаган карчыклардан чаршаулар китереп, аны җиһазлап алды. Шулай «әртис» булып, үз һөнәребезне күрсәттек. ♦ Җиңги-түтиләр, әби-бабайлар дигәндәй, бер егерме-утыз кеше тынлап х утырды. ' >
Иртәгесен Шәмәк урамыннан кайтып барганда Заһи абый (үги әни- | нен күп еллар зимагурлыкта йөреп кайткан олы туганы) тотып < алды да: s
— Әй, син, малакасус, ни кыланып йөрисен анда?—дип, якадан - җилпи дә башлады.— Ботыңнан тотып баганага бәрәм хәзер! «
Берни дә эшләмәдем, югыйсә. Фарукъ абзый үзе кушкан «Ачы £ хакыйкать» дигән декламацияне генә сөйләдем. Ни гаебе булсын инде a аның? Шулай да котлар алынды Җилпүеннән бигрәк әтигә ишеттерер дип курыктым. Атна буе шүрләп йөрсәм дә, өйдә ул-бу булмады тагы. Күрәсең, зимагур абый ул хәтле үк түбән төшәргә теләмәгәндер
Әдәби мавыктырулар белән генә чикләнмичә, Фарукъ абзый безнең күңелләрне дөньяның, заманның икенче якларына да бик оста юнәлтә белә иде. Ул безгә, каникулдан килгәч, беренче дәрестә «Канлы якшәмбе» турында сөйләде. Башкаларга ничек булгандыр, әмма минем өчен тетрәткеч бер яңалык иде бу. Ул үзенең тыныч тавышы белән ашыкмый гына сөйли бирә, ә минем колакта ату тавышлары яңгырый, ә минем күз алдымда; патша күрергә дип агач ботакларына менгән малайларның үле гәүдәләре җиргә коелып төшә. Керфек төпләрен яндырган яшьне яшермәкче булып, башны парта өстенә иям, барыбер тама. Олуг патшаның үз сурәтен күтәреп, бер телем икмәк сорап, кешеләр аның каршына килә... Ул аларга кургаш буткасы ашата... Шуңарчы мин бай белән ярлыны да, эшче белән хужаны да әллә ни артык аера белми идем әле. Ә патша инде, ходай нинди биеклектә һәм күзгә күренми торган зәңгәр сафлык эчендә булса, ул да шундый ук из>е урында яшидер кебек иде. Җомга намазларына бара башлагач, падишаһ әгъзам хәзрәтләренең исәнлегенә дога кылып йөргән малайлар бит без .. Шушы дәрестә бөтенесенең көле килде. Шул көннән башлап дөнья кинәт кап урталайга бүленде. Бер ягында без. икенче ягында алар икән. Шуны белгән көннән алып минем күңелдә ул якка нәфрәт туды. Соңыннан ачыграк төшендем сыйнфый аң дигән, һнч тә сүнми торган изге бер ут икән бу...
Әнә кайлардагы ераклардан килә икән бу ике арадагы авыр тартыш. Әнә күпме канлы, төрмәле, сөргенле заманнардан соң гына халыклар ярсу давылдай күтәрелеп, үз язмышын үз кулына алган икән... Әнә нинди кара еллар арасыннан юл ярып атлый-атлый килеп чыккан икән ул Ленин!.. Ничектер халыкның үзе төсле бик гади дә. акыллы да булып һәм давыллар кубарырга көче җитә торган баһадир да булып.
шул ук вакытта, мин кайчандыр Себердә күргән Гайнеттин абый шикелле бик якын да, үз дә булып гәүдәләнә ул күз алдымда минем_ Сәер икән бу унбиш яшь тулып узу. Итәк-жнннәре кыскарып, иңбашлары тараеп беткән буяк’ күлмәгең кабат кияргә ярамый башлаган шикелле, малайлыктан чыгып китү чоры башлана икән. Ничектер үзең дә сизмәгән көннәрнең берендә күз күремендәге дөнья чикләре киңәеп, кызыктыра торган әллә канларга ерагаеп киткәндәй була икән. Уйларың да, тойгыларың да колач киеребрәк йөзәргә, билгесез чоңгылларга да чумып карарга, бик мавыктыргыч күренгән шул билгесез еракларны әйләнеп чыгарга омтыла башлый икән. Күңел тулы уйлар, моңнар, теләкләр, хыяллар, кабынырга торган күкерттәй дәртләр, беренче тапкыр кичерелә торган сагышлар. Төрле төстәге күбәләкләр болын чәчәкләрендә уйнашкандай, боларпың күңелдә кайнашкан чагы — Шәмәк белән Тулбай арасы. Бу бер чакрымлык юлны мин көн саен ике тапкыр узам. Көннәрнең нинди генә чагы булмасын, дөньяның ин тыныч урыны бу, йөрәккә алтын канатлар үстерә торган иң матур жире, көнемнең иң татлы минутлары, кичерешләрем ташкынында тик берүзем кала торган уртаклык бу. Дөнья уртасы! Әйләнә-тирәмдәге ап-ак диңгез дулкыннары өзлексез чайкый мине, әллә ничә якка чайкый...
Берьюлы өч дөньяда яшим бугай мин. Хәер, беренчесендә торам гына. Кояшка жир астыннан карый торган чокыр өй. Шунда тамакка ашыйм, йорт эше карыйм, кече як сәкесендә йоклыйм — өч малайга бер иске толып астында татлы йокы. Мин анда ямьсез, боек уйларымнан башка берни уйлый алмыйм, хыялларым кача, хәтта дәрес хәзерләү мөмкинлегем дә булмый, мәктәптә хәзерлим...
Әле тиз генә төшмәячәк бәләкәй патша бар анда. Шул чокырдагы барлык жан иясенең баш хөкемдары ул. Бер чеметем тозны биш көнгә житкерү, бер телем ипине артык ашатмау, булмаган байлыкка табыну олы максат итеп куелган бәләкәй бер дөнья бу. Мин шунда торам, ә мәктәптә яшим. Ул икенче дөньям. Аның тәрәзәләре зур, карашы колачка сыйгысыз. Анда көн саен бер яңалык ачыла миңа, фән яңалыгы, тормыш яңалыгы, ил эчендә барган давыллар гөрелтесе ишетелә... Тизрәк каурыйларны житлектереп, шул куркыныч матур тарафларга очасы килә...
— Революция иске дөньяны җимерүче давыл гына түгел, революция— яшьлек ул!—диде бер көнне Фарукъ абзый.— Кешеләр бәхетле, ирекле һәм тигез яшәсен өчен яңа дөнья кора, шәһәрләр гыймарәт кыла, гөлбакчалар ясый. Сез шул бөек революциянең солдатлары, ташчылары, бакчачылары, мәгърифәтчеләре, җырчылары булырга тиешсез. Өйрәнегез, көрәшче булырга әзерләнегез, каләмнәрегезне очлагыз —яңа шагыйрьләр кирәк бу дөньяга!..»
Дәвамы бар