ЯҢА КИТАПЛАР
оңгы елларда татар хатын-кызларының
Бөек Октябрь социалистик
революциясенә кадәрге һәм Совет властеның
беренче елларындагы иҗтимагый эшчәнлегенә
багышланган фәнни хезмәтләр еш күренә
башлады. Әле 1971 елда гына В И. Ульянов-
Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
ассистенты А. Мәхмүтова үзенең кандидатлык
диссертациясендә татар хатын-кызларының
нинди авырлыклар белән укырга тырышула-
рын күрсәтеп биргән иде. Бераздан тари-
хыбызның бу өлкәсе шул ук югары уку йорты
доценты В. Смирнованың докторлык
диссертациясендә тагын да тулырак ачылды.
Күптән түгел генә әлеге хезмәтләргә «Татар
хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан» 1 исемле
яңа китап өстәлде.
Бу хезмәтнең авторы Заһидә Бурна- шева —
олы тормыш юлы үткән карт большевик. Ул
1895 елда хәзерге Рязань өлкәсенә кергән Әҗе
авылында сәүдәгәр семьясында туа, семьяда
хөкем сөргән патриархаль тәртипләрне, иске
гореф-гадәтләрне җиңеп, рус мәктәбендә
укырга ирешә. Капиталистик тормышка көчле
протестын яшь Заһидә үзенең шигырьләре аша
белдерә 1915—16 елларда аның «Гыйффәт
туташ шигырьләре» исемле китабы дөнья күрә.
Революция елларында исә Заһидә Бурнашева
азатлык өчен ялкынлы көрәшчеләр сафына
баса. Ул елларда аның Совет Урта Азиясендәге
революцион эшчәнлегенә Үзбәкстан Компар-
тиясе югары бәя бирә. Совет властен ныгыту
чорында Заһидә Бурнашева укытучы, совет
органы хезмәткәре була, партиянең төрле
органнарында, шул исәптән РКП(б) Үзәк
Комитеты аппаратында, эшли һәм бөек
Ленинны тыңлау бәхетенә ирешә. Егерменче
елларда ул Коммунистик Интернационалның II
нче конгрессында катнаша-.
Элекке тормышның бөтен ачысын татыган,
Октябрь революциясенең алгы сафында булып
яңа тормыш өчен көрәшкән һәм илдә халык
власте урнашкач җиң сызганып эшкә тотынган,
тарихның зур вакыйгаларын үз башыннан
кичергән ялкын-
1 Заһидә Бурнашева. Татар хатын-кызлары
хәрәкәте тарихыннан. Казан. 1971 ел.
НУР ӨСТЕНӘ НУР лы
йөрәкле бу большевикның яңадан кулына
каләм алуы — шатлыклы күренеш. Аның «Татар
хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан» дигән
китабы кечерәк-кече- рәк дүрт бүлектән тора.
Менә «Патша Россиясендә хатын-кызлар» дигән
беренче бүлек. Монда автор, ул вакытта чыгып
килгән газета-җурналларга, соңрак басылып
чыккан кайбер фәнни хезмәтләргә таянып,
патша заманындагы татар хатын- кызларының
аяныч хәлен, демократик язучыларның аларны
яклап, еш кына деспотизмга каршы чыгуларын
яза. Шул ук бүлектә әдәбиятка омтылган һәм
анда берникадәр эз калдырган хатын-кызларга
багышланган язмалар да бар. Китапның икенче
бүлеге укучыларны татар хатын-кызларының
1905 елгы революция чорындагы эшчәнлекләре
белән таныштыра. Анда Зөһрә Таһироса,
Фәрхәнә Алушева, артистка Сәхипҗамал Г
ыйззәтуллина-Волжская- лар кебек ялкынлы
көрәшчеләр турында да күп нәрсә белергә була.
Заһидә Бурнашева хезмәтенең өченче бүлеге
«Революцион күтәрелеш һәм Февраль буржуаз-
демократик революциясе елларында хатын-
кызлар хәрәкәте» дип исемләнгән. Бу бүлектә
китерелгән биографияләр, матбугат хәбәрләре
татар хатын-кызлары хәрәкәтенең шушы чорын
шактый тулы ачалар. Соңгы дүртенче бүлек
Бөек Октябрь социалистик революциясе
вакытында һәм Совет властен ныгыту өчен
барган көрәштә татар хатын-кызларының ролен
күрсәтүгә багышланган. Бу бүлектә авторның
Абруй Сәйфи, Әминә Мөхетдинова, Гыйз-
зениса Таҗетдиновалар турындагы язмалары
кызыксынып укыла.
Заһидә Бурнашева үзенең бу китабын
тулысынча дип әйтерлек документлар ни-
гезендә язган. Бу, билгеле, китапның әһәмиятен
арттыра. Ләкин аны укып чыкка^ бер теләк тә
туа. Заһидә апа китабындв истә калган кызыклы
эпизодларны, үзенең, кичерешләрен,
замандашлары тормышының әлеге
документларда чагылмаган ке- рәш
моментларын күбрәк язса, китап тагын да
отышлырак булыр иде. Хезмәтнең киң катлау
укучыларга адресланган булуын да искә алсак,
бу бигрәк тә кирәк.