УКУЧЫ БЕР ГЕНӘ ТӨРЛЕМЕ?
азан утлары» журналының быелгы 5 нче
санында тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин
китап укучыларның зәвыгын гыйльми нигездә
өйрәнү кебек гаять әһәмиятле мәсьәлә күтәрә
Әйе, нәшрият һәм язучы өчен дә, әдәби
тәнкыйтьне гыйльми нигезгә кую ечен дә
социологик мәгълүматларның әһәмияте гаять
зур.
Ләкин, ди тәнкыйтьче, ул мәгълүматларны
дорес бәяләү, дөрес яктырту да кирәк Чөнки
«укучы фикере һәм әсәрнең чын әдәби
кыйммәте, аларның үзара мөнәсәбәте һәрьяклап
җентекләп өйрәнүне сорый торган шактый
катлаулы мәсьәлә» Ягъни, әсәрнең күп яисә аз
укылуы белән аның идея-сәнгатьчә дәрәҗәсе
бер-берсе- нә туры килмәскә дә мөмкин.
Ары китеп, Р. Мостафин әнә шул катлаулы
мәсьәләне хәл итүдә ике чиккә ташлану күрә-
Берәүләр (бер төркем язучылар, билгеле),
укучыны үзләре өчен бердәнбер авторитет
санап, әдәби тәнкыйть белән санашмыйлар.
Икенчеләр исә, киресенчә, укучы фикерен
бөтенләй исәпкә алмау, читләтеп узуны
яклыйлар икән.
Бу кадәресендә тәнкыйтьче, һичшиксез
хаклы. Ләкин ул, укучы зәвыгын өйрәнү
мәсьәләсен куйганда, бер моментны күз уңыннан
читтә калдырган: китап укучылар массасы бер үк
төсле молекулалардан укмашкан монолит түгел
бит! Белемнәре ягыннан да, зәвыклары ягыннан
да. сәләтләре ягыннан да (бусы да әһәмиятле!)
укучылар гаҗәеп төрле. Р Мостафин исә бер
урында «укучы да төрле бит» дигән сүзләр язган
булса да, укучылар массасын бербетен итеп
карый, ниндидер монолит укучының фикерен
искә алу яисә алмау тирәсендә бәхәс алып бара.
Ә бит тегә ■ки бу язучының күпме укылуыннан да
бигрәк, аның нинди категория укучы тарафыннан
укылганын белү әһәмиятлерәк.
Мәкаләдә «Комсомолец Татарии» газе-
тасының бер татар прозаигының һәм бер
шагыйрьнең исемен атарга үтенеп моннан ун ел
элек укучыларга мөрәҗәгать иткән анкетасы
телгә алына. Рус укучыларының күлчелеге Г.
Әлсәләмов белән С. Хәкимне атаган икән. Бусы
ярый. Әмма зәвык өйрәнүдә шушы кадәресе
белән генә чикләнү, белмим, зур файда китерер
микән?
Нәширләр әйтер: әһә. менә кемнәргә
тиражны күбрәк бирергә кирәк икән, бүтән
шагыйрь һәм прозаикларны бераз кысканда да
ярый. Язучыларның исә, «безне рус укучысы да
белә» дип, үзләренә таләпчәнлекне киметүләре
ихтимал. Тәнкыйтьчегә килгәндә дә шул ук хәл:
бетен союз аренасына чыккан авторны ничек
инде тәнкыйть итәсең, мактарга гына кала.
Әгәр инде анкетага җавап биргән уку-
чыларның яше, белеме, профессиясе һәм башка
сыйфатлары билгеле булса, әйтик, Хәсән Туфан
һәм Фатих Хөсни, Шәүкәт Галиев һәм Әмирхан
Еники дә үзләрен аз укылучылар дип санап,
күңелләрем бик үк төшермәсләр иде.
Р. Мостафин мәкаләсендәге кайбер очы-очкә
ялганмаган фикерләр, бик үк төгәл булмаган
бәяләүләр фактларны алдан уйланган схемага
куып кертергә омтылу нәкъ менә укучылар
массасының сыйфат составын искә алмыйча,
бербетен итеп карау белән бәйләнгән.
«Чиккә ташлануның беренче тереанә караган
фикерләрне шнк астына алып булмый. Ләкин Н.
Фәттахның «Этил суы ака торур» романын
популярлык белән сәнгатьче эшләнеш
дәрәҗәсенең туры килмәвенә мисал итеп китерү.
минемчә, бөтенләй урынсыз. Роман «соңгы
еллар татар про-
К
РЕПЛИКА
засының иң популяр әсәре»дерме. әйтүе кыен.
«Китапханә эшчеләренең фикеренә караганда»
дигән сүзләр генә дәлил була алмый. Ләкин
хикмәт анда түгел. Сүз бит бу очракта сәнгать
ягыннан түбән булып та, популярлык казанган
әсәрләр турында бара.
Ә инде үзен хөрмәт иткән кайсы тәнкыйтьче
һәм нинди зәвыклы укучы бу романны шундый
әсәрләр җөмләсенә кертер икән? Роман
файдасына түбәндәге фактны да китерми
булмый. «Укучыларны,— дил яза Н. Фәттах,—
гадәттә, әдәби әсәрдәге теге-бу геройнын сон*ы
язмышы кызыксындыра. Укучылар: фәлән кыз
белән фәлән егет кавыштылар микән, фәлән
кеше бүгенге көндә кайда яши икән кебегрәк
сораулар биреп, авторны еш кына аптырашта
калдыралар. Бу юлы миңа андый хатлар
килмәде Бу юлы килгән хат авторларының
күпчелеген романдагы аерым геройларның
язмышы түгел, бәлки башка нәрсә —
халкыбызның бай тарихы һәм шул тарихның
романда ничек ча>ылуы мәсьәләсе
кызыксындыра» («Казан утлары» журналы. 1972
ел. 6 сан. 195 бит). Күренә ки. ■Этил суы ака
торур» романы җитди, зәвыклы һәм
хәзерлеклерәк укучылар арасында популяр
булып киткән икән.
Р. Мостафин кебек сәләтле һәм тәҗрибәле
тәнкыйтьченең Н. Фәттах романын тиешле
дәрәҗәсеннән күп түбәнәйтеп бәя- ләвен ничек
аңлатырга соң? Минемчә, ул әсәрнең
үзенчәлегенә игьтибар итмәгән: бик борынгы
чор һәм әкият-легендаларга тартым чыганаклар
авторны романтик ачкычта язарга этәргән. Ә Р.
Мостафин аны реализм таләпләреннән чыгып
тәнкыйтьли. В. Г. Белинскийның һәркайсыбыз
бәти итеп тагарлык сүзләрен онытмыйк: әсәрне
аның үз законнарыннан чыгып хөкем итәргә
кирәк, дигән бит ул.
■Чиккә ташлануның икенче төре»нә килсәк,
биредә мәсьәлә җитдирәк төс ала. Р. Мостафин,
укучының фикерен искә алырга кирәк, ди. Әйе,
кирәк. Ләкин күп кенә сораулар туа: кайсы төркем
укучының фикерен? Нинди мәгьнәдә һәм нинди
максат белән? Кем, ни рәвешле искә алырга
тиеш? Нәширме? Язучымы? Тәнкыйтьчеме?
Түбән зәвыклы укучыларның ихтыяҗын искә
алып, массовый тираж белән урта кул детектив
чыгарып ятучы нәшриятны, мәсәлән, хуплап
булмаган кебек, бу категория укучыларны күздә
тотып яза торган авторны художник дип атау
кыен. Димәк, нәшрият та, үзен хөрмәт иткән
талантлы язучы да югары зәвыклы укучыны
иүздэ тотып эш иткәндә генә уңышка ирешә ала.
лар. Тәнкыйтьчегә килгәндә исә, әсәрм
бәяләгәндә ул берсенең дә—гүбән, урта һәм
югары зәвыклы укучының да — фикерен искә
ала алмый. Сәбәбе бик гед«: бит ул әсәр турында
башлап сүз әйтергә тиеш! Аның гөп киңәшчеләре
— тормыш үзе һәм сәнгатьнең гасырлар
дәвамында кристаллашкан кануннары.
Рәсми тәнкыйть һәм тамашачы фикере
арасында туры килмәүчелеккә мисал итеп Р.
Мостафин «Моабит дәфтәре» фильмы» китерә.
Дистәләрчә уңай рецензия басылган иде, ди
(шулар арасында үзенеке дә). Әмма тамашачы
фильмны кабул итмәде, әсәр төшеп калды, һәм
сәер нәтиҗә: хәзер инде «без үзебез үзгәрергә
фильм турындагы элекке карашларыбыз
турында тагын бер кат ныклап уйланырга
тиешбе». Соң шулай булгач, Рафаэль дускай, ул
фильм турында ни өчен уңай рецеизил яздың?
Алай эшләмәгән булсаң, «үзгәрергә» кирәк
булмас иде. Аннан килеп, кем кемне үзгәртергә
тиеш? Тамашачы тәнкыйтьченеме, тәнкыйтьче
тамашачынымы?
Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы
уңае белән әйтелгән фикерләрдә д» очы-очка
ялганмау күзгә ташлана. Әсәрнең журнал
варианты буенча үткәрел:»» фикер алышуда
күренекле язучы һәм тәнкыйтьчеләр, шул
исәптән Р. Мостафм үзе, «романдагы җитди
кимчелекләр турында» сөйләгәннәр. Аннары
автор, «У» фикерләремнән мин әле дә кайтырга
*«• енмыйм», ди. Шуның артыннан ук болей дип
белдерә: «Аннан бирле узган еллар хәзер безне
бу әсәргә бераз башкачарах күзлектән карарга
мәҗбүр итә». Сәбәбе- 6—7 ел эчендә роман гаять
популяр булып киткән икән. Гаҗәп логика!
Башкача- рак күзлектән карау элекке
фикерләрнең кайберләреннән генә булса да баш
гарту түгелмени?
Мәкаләдәге әнә шундый, йомшак »те"
әйткәндә, сәер фикерләр — автор Р’ телиме,
теләмиме — укучыны ике ялгый нәтиҗәгә
китерергә мөмкин.
Беренчесе. Әгәр укыла икән, теләсә нинди
әсәр дөньяга чыгарга хаклы ДөРес- Р. Мостафин
бу кадәресен үк әйтергә теләми. Ләкин укучылар
массасын дифФ* ренциацияләмичә, бербәтен
итеп каравы әнә шул монолит укучының фикере
бела» хисаплашырга чакыруы шуңа китерә. Ws"’
аның, мәсәлән, X. Вахит пьесаларын •** дидер
бер театр белгеченнән яклап »"'■
ROH фикерләре. «Әгәр.— ди тәнкыйтьче,— X.
Вахит сәхнә законнарын шәп белә, комедиячел
ситуацияләр таба, тамашачыны киеренке хәлдә
тота, үз артыннан ияртә ала икән, бу начар
сыйфатмыни? Инде еш кына аның әсәрләренә
тормышчан тирәнлек, зур иҗтимагый
мәсьәләләр күтәрү, безнең чынбарлыкның яңа,
кызыклы якларын чагылдыру җитми (ассызык
минеке — И. Н.) икән, бусы бөтенләй башка
мәсьәлә». Әйтегез инде, соңгылары булмагач, X.
Вахитның сәхнә законнарын белүеннән ни
файда? Кызык яклау! Тәнкыйтьче X. Вахит
пьесаларын, үзе дә сизмәстән, бетереп ташласа
да, алариы сәхнәдән күрсәтүне хуллый. Чөнки,
ди, тамашачы йөри. Тик бу урында да Р.
Мостафин үз-үзенә бер сорау бирергә оныткан:
нинди тамашачы, тамашачыларның кайсы
категориясе?
Икенчесе. Р. Мостафин — үзе телиме,
теләмиме — әдәби тәнкыйть арбасын әлеге «киң
катлау укучылар массасы» дип аталган
монолитның койрыгына та ып куя. Әсәрне
бәяләүдә тел рольне укучы башкарырга тиеш, ө
тәнкыйтьче, укучы фикере формалашканны
көтеп алып, шуңа бер мөһер сугып куярга тиеш
була. Башлап сүз ойтсо, ялгышуы мөмкин һәм
беренче фикерен үзгәртергә туры киләчәк.
Юк, чын әдәби тәнкыйть мондый роль белән
килешә алмый, һәр вакыт ул алдан барды, һәр
вакыт ул укучыны тәрбияләде, укучыны үз
дәрәҗәсенә күтәрергә тырышты. Бер генә
фактны искә төшерик. Рус укучысы Бенедиктов
дигән шагыйрьне ябырылып укыганда һәм аны
Пушкиннан югарырак куйган бер вакытта, В. Г.
Белинский чыга да бу авторның шигырьләрен
итен-иткә, сөяген-сөяккә аерып анализлый һәм
әйтә: «Юк, Бенедиктов шагыйрь түгел»,— ди.
Партия Үзәк Комитетының «Әдәбият- сәнгать
тәнкыйте турында»гы карарында тәнкыйтьнең
«хезмәт ияләрен идея-эстетик яктан
тәрбияләргә» тиешлеге мәсьәләсенә басым
ясалу шулай ук очраклы хәл түгел.
Мәкаләдәге төгәлсезлекләрне күрсәтү белән
бер ә, Р. Мостафин күтәргән төп мәсьәләгә
кайтып, тәнкыйтьчене кат-кат яклыйсы килә.
Әйе, укучыларның фикерен һәм зәвыгын
социологик планда өйрәнергә керешергә күптән
вакыт! Бу юнәлештә, минемчә, иң элек Татарстан
Культура министрлыгы һәм Язучылар союзы
мөһим чаралар билгеләргә тиешләр. Газета-жур-
нал редакцияләре исә, социологик лабо-
раторияләр оешканны көтмичә, үзләрендәге
мөмкинлекләрдән файдаланып, кичекмәстән
шушы эшкә керешсеннәр иде. Ләкин укучыларны
өйрәнү гомуми төстә барса, кемне күлме
укуларын ачыклауга гына кайтып калса, моннан
файда аз булачак. Укучылар массасының
сыйфат составы өйрәнелергә тиеш. Кемне нинди
укучы укый, кемгә нинди тамашачы йөри — без
менә нәрсәне белергә тиешбез. Гомуми-
ләштерелгән мәгълүмат исә һәм нәшриятка, һәм
язучыларга үзләре өчен тиешле нәтиҗә ясарга
мөмкинлек бирәчәк. Ә инде әдәби тәнкыйтькә ул
мәгълүмат идея-эстетик тәрбия эшен ничек,
нинди юнәлештә алып барырга кирәклекне
күрсәтә торган компас булыр иде.
И. НУРУЛЛИН.