Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Тагын ачарбыз күк
Континентлар ачык, инде кеше урап-урап чыккан Җир шарын; беләбез дә, белмибез дә әле Җиребездә тагын ни барын.
Җиргизәрләр һаман туа тора, яңа җирләр бик тиз ясалмый. Ачылмаганнарын ачып була, ачылганын һәркем ачалмый...
Яңаларын эзләп йөрү түгел, шушысында бөтен гамебез. Ничә кабат ачылган бу Җирне тагын ачарбыз күк әле без!
Замана
Җаныңның ваклыгын сылтама заманга.
Р. Файзуллин
Яшәгән бу халык, заманнар кичергән. Өмете кырык кат ялганган, киселгән. Ансатмы, кыенмы — тормышын юллаган. Хәсрәтле булса да, ул мескен булмаган. Күтәреп заманны заманга ялгаган. Син минем бәхет дип, михнәтен алдаган. Кемнәрдер егылган, кемнәрдер үткәннәр. Аякка чалынып йөргәннәр бүтәннәр.
Борыннар каныйлар, шуларга абынып. Кем яши табынып, кем яши тагылып. Вакытлар аера барыбер аларны. Мескеннең зары бар, халыкның — заманы! Өметкә инанып, төзелеп, ишелеп егылган һәм торган бүгенге кешелек. Нык җелек, нык буын, өрекмәс, тынмас җан, киң офык — киң караш, суынмас, кайнар кан сыгылып, сыналып яхшыда, яманда ныгый һәм чистара заманнан-заманга!
Заманга ябышып зарлана мескеннәр: «Ник сытып үтәсең, кызганмый, без кемнәр?!» Замана белә ул: бик егет чаклары; чабуга тотынып, кем генә чапмады!
Кодрәтең зур икән — җилкәңә салып бар. һич юкта таягын, биштәрен алып бар. Буш арба түгел лә, ябышма, сырышма! Без киттек, калсаң кал, заманны орышма! Әйбәт ул замана, бик шәп ул замана. Замана — без бит ул, кем анда зарлана?!
Кыя
Чаян чага үтен соңгы чикте, Боркег ярдан тубан ташлана.
М. Җ9Л0Л.
Бөтен дөнья күренер иде моннан, капламаса зәңгәр томаннар.
Хозурлыкка җаным тарткан чакта еракларга карап торган бар.
Ташка басып түбән карый алсаң — шырпы кадәр генә наратлар. Әсәрләнеп куям бөркет кебек, иңнәремдә гүя канатлар.
Кояш нуры башта монда төшә, уянганда бөркет уллары.
Елга дулкыннары дулый аста, тавышлары җитми югары.
Сәлам биреп үткән пароходның тау-ташларда кала тавышы.
...Бу елгада аккан кайгыларның кыяларда микән сагышы?
Үлем баржасыннан биш әсирне чыгарганда бәйләп бер бауга, җәй иртәсе булган бу кыяда,— ярты гасыр элек бу тауда.
Ялан аяк менгән сукмаклары өзелеп калган кыя очында.
Атарга дип тезгән биш әсирне ак офицер менә шушында.
Күтәрелгән кулы офицерның, аклар тынган команда көтеп. Кычкырган ди шунда әсирләргә оясыннан чыгып бер бөркет.
Ул команда булып яңгыраган, аңлаганнар аны бу ирләр. Еракларга соңгы караш ташлап ташланганнар таудан әсирләр.
Кинәт шашып калган дошман сафы, кем булды соң монда көчлерәк: аталмыйча таудан төшкән аклар җиңелеп кайткан гаскәр төслерәк.
Бөтен дөнья күренә кебек моннан, бер таралып китсә томаннар. Большевиклар, кыя бөркетедәй, еракларга карап торганнар!..
Үземә
Елларның көннәре, төннәре үтелгән.
Берсендә сөенсәң, берсендә үкенгән.
Яшибез икән бит күптәннән, күптәннән:
яшьлегең аркылы дәверләр үткәннәр!..
Сана да, сайла да, мин яшь! дип юанма.
Киләчәк барын бар, бу көннәр юк анда.
Шатлык сүзен кат-кат әйтәм бугай, хәсрәт сүзен бик еш телгә алам. Гаепләмә, дөнья, урталыкта бәрөлә-сугыла үсте бу балаң.
Шуңа күрә җаным мескен түгел, икесен дә татып чыныккан. ...Туңган мәчед эт баласы күрсәм, изүемә алып җылытам.
Елар чаклар, бәлки, булыр әле, елак итә күрмә гомергә. Көлеп кенә йөрүләре рәхәт, кеше елаганда көлдермә!
Гаепләмә күңелем нечкәлектә, синнән җыйган, дөнья, барысын. Мирас итеп бирдең Җиребезнең шатлыклары белән сагышын.
Җир бәхеткә чумса, бу сүзләрем чүп-чар булып бетсен сибелеп. ...Мең шатлыктан, мең хәсрәттән туа тары бөртегедәй игелек!
Кайгылары бәгырьләргә сеңгән, шатлык сүзен кат-кат телгә алам. Хәсрәтләре аз булса да җитә шатлыкларга мохтаҗ бу балаң!
Карга оялары җирдә ята. Җитмәгән күк дулый җил әле. Бала кошлар тынган күккә карап, томшыкларда калган җимнәре.
Җилләр белән очып китте микән бу бичара бала кош җаны? ...Җилләр — алар үтәүчеләр генә Үзләре дә язмыш кушканны.
Көзге күктә болыт бар, әллә яңгыр, әллә кар?
Болытлар үтәр әле, аяз калыр офыклар.
Болытлар авыр инде, бер килгәч явыр инде. Болыты үтеп китсә дә, яңгыры калыр инде.
Көзге күктә болыт бар, әүмәкләнеп агышы. Кайгылар үтә-китә, китәр микән сагышы?
Мәхәббәт
Үзең коткар бела һәм афәттән, ярдәмчем бул, ниләр күрсәм дә, Тик коткара күрмә мәхәббәттән, учагында келгә дүнсәм дә.
Нури Арсланов.
Без яратмый Җирдә кем яратсын, чиге бармы матур хисләрнең?
Сөя алсам шашып яшәп булыр, мәхәббәтем сүнсә нишләрмен?!
Йөрәгемә салкын су сипсәләр, бер көнгә дә, бәлки, чыдамам. Ярым өчен иң зур диңгез кичеп тере чәчәк алып чыгалам.
Күңел тулса тулсын, мөлдерәп торсын. Тамчысына кадәр кадерле. Без — табигать таҗы — бөре чыга, чәчәк чыга тишеп бәгырьне!
Җаным янып сөйсә күтәрермен — бер бәхетем торсын мең газап. Кол итсәм дә сиңа мин үземне, мәхәббәтем бөек һәм азат.
Әкиятләрдә — ул без.
Без — поэма.
Мин ул очам шашкын атымда.
Поэмалар әле язарбыз без
Бөек яратулар хакында.
Таһирлар да Зөһрәләр дә исән, Мәҗнүннәр дә йөри табынып. Мәхәббәткә Җирем батар иде, бу йөрәгем китсә ярылып!
Җәйге төн
Ай яктысы су кебек, нурлар төшә бөркелеп. Кызлар яна кочакта, бер елмаеп, бер көлеп.
Килә шомырт исләре, чәч исләре татлырак. Күзләрендә ни икән ай нурыннан яктырак?
Чыклар да төшеп килә, әйтелмәгән сүз генә. Күз белән күз сөйләшә; бәхетледер без генә!
Капка тоткалары ак, көмеш явып үткәндер. ...Шылтырады тимер бик: сорамыйча үпкәндер.
Килерсең дә кебек, килмәссең дә кебек. Көтәм әле, көтәм газапларга күнеп.
Ах, бу билгесезлек, ах, бу көтүләре!
Яратулар үтмәс, яшьлек үтәр әле.
Киткәннәр дә кайта, юк, син алай итмә. Тик бер генә кил дә, Бер тапкыр да китмә.
Куәт
Көч-хәл белән пычкы сабын тарта чүкеч сабы хәтле ике малай.
Тамак кырып куәт биреп тора тешен кысып туксан яшьлек бабай.
Иске йорт тәрәзәсе
Үзе тузган, үзе кыйшык. Ялгыз тәрәзә кыек.
Салам башын кыңгыр салып, иске йорт тора оеп.
Нәрсә яшәртте кич белән дисәм бу иске йортны... Ут кабынды.
Тәрәзәдә — япь-яшь кыз силуэты!