Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Нигә төшкә керә ул таңнар?
Магнитогорск истзлеге
Кичәгедәй генә күңелдә, Нигә төшкә керә ул таңнар? Әйтерсең лә күңел түренә Кызган тимер белән басканнар. Тимерчелек цехы шушында, Мин бер татар бөтен цехында, Мин сандаллар ясыйм, сандаллар .. Нигә төшкә керә ул таңнар?
...Металл кебек кырыс чырайлар Йокы күрми ауган чагында Нигә кирәк юк-бар сораулар, Немец тора Мәскәү янында. Брезент чалбар, брезент пинжәкле, Киез итек кигән абзыйлар, Бүрәнәдәй авыр беләкле, Үгез кебек усал карыйлар.
Аркаларда буй-буй тоз каткан, Юлбарыслар сырты шикелле, һәр нәрсәгә тузан, корым яткан, һава кызган, һава төтенле.
Җәһәннәмдәй гөрли зур мичләр, Кокс газы яна аларда. Өч тонналы чуен чүкечләр Ухылдашып суга сандалга. Ыргак белән тотып, каптырып, Сандык чаклы кызган тимерне, Кабыргасы белән яткырып, Боргалыйлар конфет шикелле. Тимер сыгыла тимер сугуга, Аңа тагын утка төшәсе, Кызыл өрлек булып сузыла * Сугыш алласының көпшәсе. Яңа хәбәр килгән фронттан — Фашист вәхши киткән Ржевтан, Кемгә кабер анда, кемгә дан, Әллә шәфәкъ нуры, әллә таң. Даң, даң, даң...
Кайсы айның кайсы числосы, Нигә аны уйлап торасы, Тәүлек тә юк хәзер, сәгать тә, Яңа йола кергән гадәткә. Тик бер кодрәт эшне ишәйтә, Тик бер кодрәт таңны киңәйтә:
— Совинформбюро ни әйтә?
— Совинформбюро ни әйтә? Таң төсеме, әллә кан төсе Кызу мичнең кызыл яктысы. Озын кыскыч тоткан шәүләләр Кабалана, ашыга барысы.
Гүя кызык уен тапканнар, Кызык өчен учак якканнар Җәһәннәмдә йөргән шайтаннар. Йомыры башлы, очлы койрыклы, Тамчы сыман хикмәт чүкиләр. Тимер шаблон белән үлчиләр. Шуның берсе төшсә тегендә, Шәһәреңнән калыр көл генә. Бик күңелле хәбәр алынган: Фашист елан киткән Орелдан. Орелдан, Орелдан, Дан, дан, дан...
Корым, сөрем кырыс йөзләрдә, Вакыт шундый: беркем елмаймый. Егетләр дә көлми, кызлар да, Тик усаллык яна күзләрдә. Яхшы хәбәр алган көнебез, Вагоннарга «товар» төйибез, Кызлар яза «товар» сыртына: «Үлем килсен фашист йортына!»
Вентилятор җиләс җил өрә, Пролетлар сөрем-төтенле. Олы этләр өргәнгә күрә. Кече этләр өргән шикелле, Чәң-чәң суга кече чүкечләр. Монда шундый хикмәт ясала. Хәтерләтә нечкә торбаны, Танк түше калын булса да, Тишеп кенә чыга торганы. ЯЦа хәбәр йөри кич-иртән: Килмешәкләр киткән Киевтән, Киевтән, Киевтән, Тәң, тәң, тәң...
Инде ташу талгын юл алды, Кабалану-каушау югалды. Сменалар эшли иркенләп, Сәгать теле кебек текелдәп. Инде һәркем көлә, елмая, Уен-көлке сүзләр кыстыра, Кәгазь суза, Янчык чыгара, Гүя гомер сиңа дус тора.
Алда юллар авыр булса да, Сөенеч бар дөнья кадәрле: — Безнекеләр инде Польшада — Совинформбюро хәбәре, Совинформбюро хәбәре.
Менә һәркем һәркемне кочты, Майга каткан бүрекләр очты, Пилоткалар, кепкалар очты. Ура! һәркем һәркемне кочты. Шау-гөр килә завод тирәсе, Моны ничек сөйләп бирәсе! Бер елыйсы килә иркенләп, Бер көләсе килә, көләсе! Мәңге бетмәс вәхшәт шикелле, Җан өстендә торган албасты Бетте, Янды, Очты төтене. Безнең корыч, Безнең тырышлык Тереклеккә иркен юл ачты. Өйдә калучыга өй яхшы, Әйдәп баручыга юл яхшы. Кичәгедәй әле күңелдә, Нигә истән чыкмый ул таңнар?! Гүя аны башның миенә Кызган тимер белән басканнар. Тимерчелек цехы шушында, Мин бердәнбер татар цехында, Мин сандаллар юнам, сандаллар. Ул сандалга ниләр салганнар... һаман төшкә керә шул таңнар.
Прометейга үпкә
Без ул чакта шактый нужа күрдек, Ачы җилләр үтте җелеккә.
Билдән түбән тире каплап йөрдек, Ыштан да юк, малай, жилет тә. Аңсыз халык бик күп микроб йотты — Кайнамаган суда күп алар.
Эчәкләрне бөтереп эч авыртты, Язын-көзен үтереп бизгәк тотты, Булды инде күргән нужалар.
Тормыш авыр.
Чи ит ашадык та
Елгаларга ятып су эчтек.
Шул чагында Прометей исемле Башлы егет барын ишеттек.
Аны-моны уйлап чыгарырга Син бик маһир егөт булгансың,
Аллаларның кухня учагына Авыз ачып карап торгансың.
Прометей, син елгыр егет идең, Кулың тик тормады чүтеки; Шыпырт кына Зевс өенә кердең, Шырпыларын... эһем... һи-һи-һи...
Син бик оста хәйлә уйлап таптың, Бик җилле мал кулга төшердең; Кырын-ярын ятып учак яктың, Чәй кайнаттың, Кәтлит пешердең.
Синнән күреп без дә учак яктык, Аю ите пешә учакта.
Әбәт көтеп ут янына яттык, Кәефләр шәп иде ул чакта. Бер мамонтны бәреп үтердек тә Бифштекс пешереп ашадык. Мамонт өендәге коры мүктә Коллективный тора башладык.
Аннан тирмә кордык,
Культура юк,
Каян килсен әле культура!
Тирмә уртасында мөлкәт булып Уты пыскып яткан көл тора. Авыр әле тормыш, Бирешмибез, Безнең хәзер ут бар, якты бар. Мамонт юкта күсе-фәлән тоттык, Казан асып учак яктылар. Бу — прогресс дидек, Алга бару. Прометейга ура, яшәсен! Иң симезен итнең сиңа бирдек, Башлы мужик, дидек, ашасын!
Ләкин Зевс эшне сизгән икән, Үзе килгән безнең ояга, Җилтерәтеп сине алып киткән, Кадакларга кушкан кыяга.
Синең эшләр хөрти иде, парин, Ләкин без дә йоклап ятмадык. Кадакларны йолкып аттык барын, Богавыңны өзеп ташладык.
Син качтың да
Тагын учак яктың,
Шак-шок итеп нидер кыландың,
Тимер чүкеч таптың, Кадак кактың:
Хәтәр мылтык уйлап чыгардың.
Бу — прогресс дидек,
Җилле нәрсә,
Дөнья булгач, дус бар, дошман бар. Безнең кулда мылтык гөрселдәсә, Килеп карасыннар дошманнар!
Шуннан китте... һәр малайда мылтык, Президент та чыкмый урамга. Берәүнең дә башы ике түгел, Почмак саен атып торганда.
Кешеләргә төбәп мылтык атты, Кешеләргә төбәп туп атты. Үзәннәргә кара төтен ятты, Кызыл елга булып каннар акты, Миләр чәчрәп калды ничаклы!
Син, Прометей, чаптың чор артыннан, Син остардың, хәтәр шомардың: Полкларны кырып ташлый торган Пулеметлар уйлап чыгардың.
Мин булдырам аны, мин беләм, дип, Атом утын тоттың кул белән.
Дөнья китте хәтәр юл белән...
Синең утта үкереп илләр янды, Дөньяларны ялкын-ут алды. Ут сүндереп йөреп куллар талды, Сарайлардан сары көл калды. Прогрессмы бу?
Нагасаки көле,
Хиросима көле бизәкме?
Җанны үтерә торган агу җиле, Прометей, әйт, сиңа кирәкме?
Җәһәннәмдәй утлар уйнасын дип, Тере җаннар ялкын суласын дип, Дөньяң белән күмер буласың дип, Ясадыңмы атом бомбасын? Дөнья күкләрендә йолдыз булып Куандыр син безне, куандыр!
Таш кыяга сине бәйләп куеп, Зевс, бәлки, хаклы булгандыр...
Акыл булган җирдә өмет бар дип Ышанса да яшел офыклар Гөмбөсыман зәһәр болытларга Карап тора синең оныклар. Да, Прометей, Сино хурларга да, Зурларга да акыл ояла.
Сине
кабат
тимер кадак белән Кадакларга, бәлки, кыяга!
Карт солдат
Ярты гомер ут эчендә үтте Дошман белән пычакка-пычак. Күңел сабыр, өмет итми күпне, Мактау кәгазьләрем бер кочак.
Дан өчен дә, мал өчен дә түгел, Үлем белән яшәү көрәште.
Метр белән үлчәп җирен, күген, Корыч булып басты көрәшче.
Ал таңнарның ямен күрер өчен, Гасырлардан килгән өн өчен, Башны текә тотып йөрер өчен, Менә шушы якты көн өчен,
Безнең буын усал, кырыс халык, Гөнаһлы да булдык, изге дә; Үзебез өчен генә тырышмадык, Юксынырлар әле безне дә.
Җыелып килгән ачу чиктән ашкан, Җир йолдызын ташка бәрерлек, Гомер-гомер кайнап кристаллашкан Явызлыкка каршы — гаделлек.
Кылыч йөзе кебек күз карашы, Яшен уты поскан шушында. Ике дошман тора кара-каршы, Җир әйләнә штык очында.
Тынлыкта
Кайвакытта шау-шулардан аерылып ялгыз калам, Җаннарым арып шулардан, мин тынычлап уйланам.
Җил дә исми, шылт та итми, юк комачау, мең шөкер;
Җан димен мин, ян димен мин, юк күңелдә бер фикер.
Данмыни бу, ялмыни бу, эшмени бу тик яту, Буш хыяллар болгату да юк чебенгә туп ату!
Бар һөҗүмгә, бар үлемгә, ян, йөрәк, сызлан, йөрәк!
Хөр күңелгә һәр көнендә дау кирәк, шау-шу кирәк!
Сагыш
Бакый Урманчега
Агачтан киселгән сын ул, Иңе-буе ике карыш, Түбән очның Тимерҗаны— Йөзе-бите яхшы таныш, Түбәтәен кыңгыр салган, Күзләрендә ачы сагыш.
Тимерҗан абзый утыра, Читәнгә аркасын терәп. ...Көннәр гаять коры тора, Кемгә ялын, кемнән сора: Икмәк кирәк!
Акча кирәк!
Түрәләр, байлар симерә, Бар син, алар белән ярыш! Келәтне тычкан кимерә, Бер подаука калды арыш, Сагыш...
Түбәтәен кыңгыр салып Сабан туйда мәйдан тоткан, Бер төенчек бирнә алып, Бибиәсма ябышып чыккан Әтәчле таңнар кайларда!
Уйласаң исләрең китәр Тимерҗанның егет чагын; Кара камзул, кызыл билбау, Килеш, ыспай кием-салым. Аулак өйләр, уен-көлке, Йөзек салыш, алка салыш...
Сагыш!
Каюм хәлфәдә укыган Малае солдатка китте, Хаты юк күптән.
Ничә айлар, еллар үтте Сәлам көтел көн дә иртән! Сагыш!
Бер капчык кипкән җимешкә Кызын байларга саттылар, Битне сыйпап, Дога кылып, Ят җирләргә озаттылар.
Бала — бәгырь, бавыр ите, Үзәк өзеп, елап китте, Булгандыр, шәт, ак өмете — Күз тотып йөргән егете. Рәнҗеп китте, елап китте, Бала — бәгырь, бавыр ите... Сагыш...
Бибиәсма гүр иясе, Урыны оҗмахта булсын, Баш очында каен үсә. Налог түләргә акча юк, Өтермән диләр, югыйсә. Бер подаука чүпле арыш... Сагыш.1
Агачтан ясалган сын ул, Буе-сыны ике карыш. Йөзе-бите яхшы таныш — Түбәтәен кыңгыр салган Түбән очның Тимерҗаны, Күзләрендә сагыш, Сагыш...
Судан чыккан да баскан яр башына,
Алтын чәчләре төшкән иңбашына,
Канаттай кулын куйган каш өстенә,
Алтын болытлар ага баш өстендә.
Күк күзләре — чалт аяз җәй иртәсе,
Табигатьнең иң гүзәл бер иркәсе.
Кызыл гөлләр үстерер зәңгәр бозда;
Бөтен галәмнең сере шушы кызда.
Җил-яңгыр тимәсен, ах алла, диделәр, Өф-өфләп, кадерләп килделәр;
Җил-яңгыр тимәгәч агачны корт баса, Нишләр ул тамырдан кортласа!
Уен-көлке сипкән сүзе була, Көлеп торган гамьсез йөзе була, Тормыш сәхнәсендә көн дә — артист. Ялгыз калгач кына үзе була.
Хак сүз, нык сүз тамырларга үтә, Тимер иман кебек була сүз.
Күп сөйләнгән сүзнең кадере китә, Иске чүпрәк кебек уңа сүз.
Дөнья нурлы, күңел изге иде. Әйтерсең лә аппак көзге иде. Ак аһәңнәр иңүен көтә иде, Сабый сулышы кебек иртә иде.
Кара эчле мәнсез адәм килде, Өстәлемә тау-тау тирес өйде. Каралып һәм ямьсез уйлар уйлап, Күңел калды гарьләнеп һәм елап...
Алга китү
Кирәк чакта ярамый бит дип тормаган. Борынгылар ат урлаган, кыз урлаган; Культуралы заман буры алга китте — Фикер урлау, сүз урлауга барып җитте.
Аймылыш
Ул акыллы иде һәм яхшы да, Юлларыбыз никтер аймыл булды;
Ул карьера артыннан чапты да Трибунага менеп маймыл булды.