ШИГЪРИЯТ
Яшәү өчен!
Бу гомерем өчен мин муеннан Бурычлыдыр сиңа, ихтимал, И табигать, Нигә бу кадәр үк Аяусыз соң синең ихтыяр?
Ничә миллиард еллык хезмәтеңнең, И табигать, кая кадере? —
Кеше өчен шушы туфрак — ана, Шушы туфрак — аның кабере...
Җан өргәнсең безгә, аң биргәнсең, Җир йөзенә хаким иткәнсең;
Тик дөньяга килгән һәр кешеңне Үлемгә дә хөкем иткәнсең.
Тик һәр гомер — мәңгелеккә тамчы, Ташлар тишеп килә тамасым.
Үлемсезлек бирмәсәң дә, фәкать Үлем өчен тудырмагансың. Язгы ташкын булып, ташып тулып, Яшәү көче кайный күңелдә;
Аңым, җаным, эшем — яшәү өчен, Тәнем генә калыр үлемгә.
Бер күрерме кеше...
I
Кешелекнең кимчелегеме бу,
Әллә инде авыр хатасы:
Ифрат камил үтерү кораллары — Бармак кына кыймылдатасы.
Бер күрерме кеше Җир шарында
Атыш тавышлары тынганын?
Хиросима,
Син үткәне микән,
Киләчәге микән дөньяның?
Ничә Нагасаки, Поломорис Төшәр сыман башка ишелеп! Шушымыни синең куәтеңнең Тантанасы, әйтче, Кешелек?
Сугыш чукмары да адәмдер бит. Ник шашына, кая ашкына?
Абыныр да Кеше
Барып төшәр сыман башы белән Таш гасырның ерак ташына.
Шайтан белсен бер кешегә җирдә Ничә үлем әзер торганын. Хиросима, Син үткәне микән, Киләчәге микән дөньяның?
II
Куәт тә бар, изге ният тә бар, Акыл да бар хәзер Кешедә, Гаҗәп түгелмени: кайберәүләр Кешеләргә йөрәк күчерә.
Өметләр зур, ләкин бер уйласаң, Нинди аз бу, нинди аз әле! (Кешеләрнең тән ярасы сызлый, Минем җанда шуның газабы.)
Кешеләр бит бүген берсен-берсе Чакма тартып кына үтерә, Ә юк кына чирдән терелтергә Айлар, еллар сарыф ителә.
Бу — кешелек җитлекмәүдән микән, Көчсезлекме безнең, гаепме? Кнопкага басып кына бүген Кем кайтара ала үлгәннәрне, Кем терелтә ала гарипне?
Тыгыз сафлар уза урамнан. Ышанычлы солдат адымы.
Җир йөрәге типкән шикелле Солдатларның салмак адымы.
Өйләр каушап читкә тайпыла, Тәрәзәләр зыңлап калалар. Сафка басып кая баралар Яшел кигән газиз балалар?
Ник аналар сөртә күзләрен?
Ник ир-атлар болай көрсенә?
Ник кушылып бала-чагага Кычкырмыйлар «ура» берсе дә? —
Дошман түгел, безнең егетләр — Солдатларның атлап узганы. Артларыннан тузан ияргән — Нинди чорның соры тузаны?
Чынлап килә
Барысы ла миңа соңлап килде.
Наҗар Нәҗми
һәрнәрсә үз вакытында Кирәк тә бит бу кешегә, Ләкин көткәнең күп чакта Нигәдер һаман кичегә.
Чәчеңә чал кергәч кенә Көткән чын мәхәббәт килә, Үзе белән кайгы-сагыш, Газаплар җитәкләп килә.
Иң кирәкле сүз телеңә Инде бәхәс беткәч килә, Акыл, тәҗрибә дигәнең Көч-куәтең киткәч килә.
Кайберәүләр еллар буе Яла-ялганнан ачына. Йөрәгенә каннар саугач, Асыл хакыйкать ачыла.
Бары әрсез үлем генә һәр кешегә алдан килә.
Тик күпләргә үлгәч кенә Хөрмәт килә һәм дан килә.
Их, күп нәрсә кешеләргә Ни өчендер соңлап килә; Барыбер килә, Чынлап килә1
Кино караганда
Экранда — җигүле атлар. Чабалар ярсып тәмам. Тик сәер: тәгәрмәчләре Тәгәри артка табан.
...Мин дә чабам.
Алга табан
Гомер атында чабам. Ә хәтер тәгәри һаман, Кинодагы тәгәрмәчтәй. Артка — үткәнгә табан.
Тынычлан, дим, йөрәгемә, Ярсыма, дим. ярсыма; Барыбер, дим, син дигәнчә Булып бетми барсы да.
Җитәр, димен, тыныч кына Бер яшим әле мин дә;
Син барыбер тоткынсың, дим. Күкрәгем читлегендә.
Юк, тыңламый. Гомер буе Тарткалашып көн итәм, Мин аның әсире микән, Ул минем тоткын микән?
Үзебез камил булмаганга
Без — киләчәк көннәрнеке, Бүгенге без. кичәге без; Дөньяның бер бизәге без, Дөньяның бер кисәге без.
Безнең күзгә карый дөнья, Безгә өмет баглый дөнья;
Яхшысын да, яманын да Бездән ала фани дөнья.
Үзең сына: уй-теләкнең
Яманы да чынга чыга.
Үзебез камил булмаганга, Камил түгел дөньясы да.