Логотип Казан Утлары
Повесть

КАНАТЛАР ТАЛМАСЫН


амай идарә болдырына чыкты да кесәсендә йөреп таушалып беткән «Беломорканал» пачкасыннан соңгы папиросын алды. Буынланып торган юан бармаклары белән бөтергәләп, иреннәренә эләктерде. Ике-өч тапкыр шырпы сызды, тирән итеп суырды. Ләкин папирос очы, кызарып, ут элдергәндәй итсә дә, кабынмады. Рамай, ни хәл бу дигәндәй, папиросын авызыннан алды. Соңгы папиросы да сынык булып чыкты. Ул аны ачу белән жиргә бәрде. Папирос тәрәзә каршындагы чәчәк түтәле өсте- нә төште. Әнә ул шау чәчәк саргай яран гөленең,»
Ичмаса, берәрсе килми микән дип, Рамай. болдырга менеп, йокыдан уянып килгән авыл өстенә күз атты. Әле Атлан тавы артыннан кояш та күтәрелмәгән. Рамай буа өстендәге томан пәрдәсенә карап кашларын җыерды...
Кичә райком бюросыннан соң гына кайтылды. Сәкинәсенә тәрәзә генә шакып, кайтканын белдерде дә идарәгә китте. Төн авышып барса да. колхоз бухгалтеры — мунча ташыдай кара Кәрам —әле һаман счет төймәләре биетеп утыра иде. Рамайның озын гәүдәсе ишектән күренү белән ул башын күтәрде һәм исни-исни:
— Я, тагын күпме бирделәр? — дип сорады.
нәфис сабакларына кысылып, клумбаның ямен җи-бәреп тора. «Чәчәк янына чәчәк кенә иш шул». Рамай шулай дип уйлап, болдырдан әкрен генә төште дә. сынган папиросны иелеп алды һәм аны баскыч төбендәге чүп савытына ташлады. Үтереп тартасы килеп китте. Гел шулай: кесәсендә папиросы беттеме, үч иткәндәй, тартасы килә, нәрсәдер җитми, үзе дә сизмәстән, куллары кесәләрен берәм-берәм капшый башлый.
— Өч мен...
— Күбрәк икән шул...
Бухгалтерга ул артык сүз дәшмәде, үз кабинетына үтте һәм күн итеген салып, күн диванга аякларын бөкләп менеп утырды да. куен кесәсендәге блокнотын алып, ашлык тапшыру буенча инде икенче тапкыр ♦ җиткерелгән өстәмә планны ничек итеп үтәү турында озак баш ватты. = Фуражга аз, бик аз калса да, бу өстәмә планны да үтәрлек рәт бар g барын. Ләкин элекке секретарьны обкомга алгач, аның урынына килгән < Шаймиевнең сүзе исенә төшкән саен күңеле сүрелә, ул җиткергән план- г ны үтәргә кулы күтәрелми генә бит. Барлык председательләр алдында, £ егерме елдан артык колхоз камытын бер көн дә салмын тарткан кеше- ь гә ни диде бит, ә!.. Югыйсә, Рамай киреле-мырлы сүз дә әйтмәде... £ «Планны да, өстәмә планны да арттырып үтәдек, монысын азрак < киметеп булмыймы, Рәшат Галиевич? Кышласы да бар бит әле»,— дип < кенә әйтте. Шуңа ни диде бит, ә!.. “
— Мин сезне хөрмәт нтәм, Рамай Ибраһимович. Ләкин сез хәзер ♦ аягын үз юрганына гына карап сузган кешегә охшыйсыз. Килешми бу - сезгә... Ил масштабында уйларга кирәк. Әллә дан күләгәсендә генә = яшәп политик сизгерлегегезне югалта башладыгызмы? — диде һәм. җитмәсә, бармагы белән чигәсен бораулап күрсәтте. Бик тә авырткан, бик х тә изге җиренә кагылды аның яна секретарь. Түзмәде, утырган җирен- а. нән генә каршы дәште:
— Как-так политик сизгерлек булмасын минем?.. м
Әмма Рәшат Галиевич бу репликаны ишетмәмешкә салынды һәм
берни булмагандай сүзен дәвам иттерде:
— Җиткерелгән задание удар бишкөнлектә һичсүзсез үтәлергә = тиеш. Шушы көннәрдә республика дәүләткә ашлык тапшыру буенча х рапорт бирәчәк. Безнең район да ил алдындагы беренче изге бурычын үтәгән булырга тиеш. Район партия комитеты, барлык коммунистлар алдында торган кичектергесез бурыч әнә шул.
Ул шулай дип сүзен бетерде...
«Гомуми бурычны дөрес куясын. Ә шулай да нидер җитми»,— Рамай күңелендә туган бу уйларын дәвам итә алмады, залдагылар урыннарыннан торып, ишеккә таба киттеләр. Коридорга чыгу белән аны бөтерчектәй бәләкәй генә гәүдәле оештыру бүлеге мөдире Тәлгат Шәях- метов эләктереп алды.
— Рамай Ибраһимович, сезгә калырга, диделәр. Рәшат Галневнчның боерыгы шундый... Үзең дә инде, әзрәк арттырыбрак җибәрдең,—диде. Яшь булса да холкы-фигыле, тыйнаклыгы, бигрәк тә гаделлеге өчен Рамай бу егетне үз итә иде. Анын колхозга беренче килүен әле дә хәтерли Рамай. Килде, танышты. Яз иде. Чәчү чәчәләр иде Гөнаһ шомлыгына каршы дигәндәй, икенче бригада бригадиры Әхмәтзыяның кызын кияүгә биреп йөргән чагы. Үзе дә салмыш, җитмәсә, төнге чәчүчеләрне дә сыйлаган. Кыз биргән көн бит. Тракторчылары икесе дә үз туганнары. Төне буе ике агрегат эшләмәгән. Җен ачуы чыкты Рамайнын. Әхмәт-зыяны, валлаһи, үзе кебек сау-сәламәт булса, җир башына салып таптый иде. Кулсыз кешегә кулы күтәрелмәде. Аннары, ни әйтсәң дә, янда райком вәкиле, ул белмәгән яңа вәкил бар... Райкомның оештыру бүлеге мөдире. Ул күп төпченмәде, Әхмәтзыяга йомшак кына:
— Кичке тугызларга партком утырышына килерсең,— диде. План- лаштырылмаса да, тәки партком утырышын җыйдырды. Ну, бирде Әхмәтзыяга партком утырышында мөдир. Әхмәтзыяның махмырлары ялт иткәндер. Шуннан соң Әхмәтзыя, уракны бетермичә авызга да капмадым бит, дип сөйләп йөрде. Бу «ЧП»ны Тәлгат райкомда бер кешегә дә әйтмәде, үзенә сеңдерде.
Рамайга бу юлы аның «арттырыбрак җибәрдең» дигән сүзе ошамады. Шулап да сүз куертып тормады. «Калырга дигән икән, калабыз»,—
дип, мөдир артыннан икенче катка күтәрелде. Кабул итү бүлмәсендә кеше юк иде. Рамай тәрәзә буендагы урындыкка барып утырды. Урамга күз ташлады. Шул чак кара дермантин белән тышланган ишек ачылды һәм аннан мөдирнең сары бөдрә чәчле башы күренде.
— Керегез, Рамай Ибраһимович,— диде ул һәм, көлемсерәп, бер күзен кысып куйды.
Яна секретарь килгәч, бу кабинетка кергәне юк иде әле Рамайның. Хуҗа алмашыну белән кабинетлар да үзгәргәнен әллә ничә күргәне бар иде аның. Кабинет үзгәргән иде. Элекке озын, авыр өстәлдән җилләр искән. Күн диван да юк. Бюро уздыра торган өстәлләр тәрәзә кырыена күчерелгән. Секретарь үзе түрдә, тәбәнәк кенә кечкенә өстәл янында утыра. Уң кул ягында, стена буенда, өстәл төсендәге үк тумбочка өстендә—берсе кара, берсе ак телефон. Өстә — Ленин портреты. Стенада игенчелек, терлекчелек үсешен күрсәткән диаграммаларга коңгырт пәрдә эленгән. Районда сөт савып алу барышын күрсәткән барометр гына ачык,— ул элеккечә, үз урынында.
Секретарьны яшь кешедер дип уйлаган иде Рамай. Беренче карашка гына шулай икән. Кара чәчләрендә көмеш бөртекләре ялтырый. Бер як чигәсе бөтенләй көлсулангаи. Калын кара кашларыннан да ак төкләр тыраеп тора. Күз кырыйларын җыерчыклар каплаган, йөзенә тимгел- тимгел кызыл йөгергән. Төз, юка, нәфис борыны өстендә алсулык тагын да күбрәк. Иреннәре юка, аксыл. Зур башы белән чагыштырганда кечкенә колаклары әллә ничек мәзәгрәк булып тора. Өстендә гадәти кара костюм. Капрон күлмәк якаларын ычкындырып җибәргән. «Трибунадан сөйләгәндә галстугы бар иде бит, кабинетына кергәч салып куйган, ахрысы»,— дип уйлады Рамай. Әһә, әнә, тумбочка өстендә, ак телефон янында ята.
Рамай, сүзсез генә, стена буена тезеп куелган урындыкларның берсенә утырды һәм сораулы күзләрен секретарьга төбәде. Рәшат Галие- вич та шәйләп аңа беравык карап торды. Аннары җәһәт кенә урыныннан кузгалды һәм өстәл арасыннан чыгып, Рамайга таба атлый-атлый:
— Рамай Ибраһимович, икебез дә кыздык, без бергә эшлисе кешеләр, гафу итешик. Сез мине, мин сезне,— диде һәм аның янына утырып, сөякчел кулларын Рамайның кулбашына салды. Рамай моны көтмәгән иде, ул ни әйтергә белмичә аптырабрак калды.
— Соң, соң,— диде ул, әле исенә килеп җитмичә,— мин дә бит шул бер үк йөкне тартам...— Планың үтәлсен, аның өстеиә планнан тыш ике мең центнер сат, шуның өстенә әле өч меңне дә җиткерсеннәр .. Аны да үтәмим дигән сүз авызыңнан чыкмасын... Азрак киметеп булмасмы дигәнгә, иске авызга — яңа аш, мепәтерә сиңа, кодагый, дигәндәй — политик сизгерлеген югалткан кеше исеме күтәр...
Рәшат Галиевич, бераз алга иелә төшеп, аның үпкә сүзләрен елмаеп тыңлап торды. Аннары кинәт урыныннан торды да, кабинет буйлап сузылган паластан йөри-йөри, болай диде:
— Сезнең турыда, Рамай Ибраһимович, мин монда килгәнче дә күп ишеттем. Газетадагы портретларыгыздан да таныш сез миңа. Тәҗрибәле оста җитәкче итеп күз алдына китердем мин сезне. Бу районга тәкъдим ясагач та иң беренче сез искә төштегез. Күп язды бит сезнең турыда журналист халкы. Ә менә беренче очрашу... Болай танышырга кирәк түгел иде безгә. Икебез дә тәртәне зиректән бөгеп җибәрдек бугай. Онытыйк бу инцидентны...
Ул кулын сузды. Аның нечкә салкын бармаклары Рамайның көрәк кебек куллары эчендә күмелеп калды. Рәшат Галиевич ялтырап торган өстәле артына барып басты. Рамай да урыныннан кузгалды.
— Менә бу кешечә танышу, югыйсә, күңелгә төер утырган иде... Ярар, сау булыгыз, Рәшат Галиевич,—диде ул, ишеккә таба атлап. Секретарь кулын күтәрде һәм аны туктатып:
— Рамай Ибраһимович, ә нигә теге, әзрәк киметүне сорамыйсыз’ — диде. Рамай секретарьга таба борылды.
— Нигә сорарга? Үтибез без аны. Тик кышлыйсы бар, кышлыйсы,— диде ул, авыр көрсенеп
— Мен ярым центнерны ташларбыз, канәгатьме? ♦
— Канәгать булмаган кая! Ай ярымлык фураж ич ул. =
Секретарьның сүзе бетмәгәнен абайлап. Рамай яңадан урындыкка §
утырды. Рәшат Галиевичның чыннан да сүзе бар иде. Ләкин ул бу < турыда тел тибрәтергә ничектер читенсенде. райком секретаре эш сти- £ ленә муафыйк булырмы дип уйлады. Ахырда ниятләде: н
— Колхоз председательләре турында үз фикерегезне әйтсәгез икән. о.
Рамай Ибраһимович? — диде. Рамайның озын керфекле соры күзләре < зур булып ачылды. Мондый сорауны көтмәгән иде ул. <
— Рәшат Галиевич. гаепләмәгез, .мин пәйгамбәр түгел, ал арга бәя <
дә бирә алмыйм. Аннары сөйлисем дә килми, һәр председатель үзенчә ж эшли, расмы? Бер төрле эшләгән бер генә председатель дә юк. максат ♦ бер булса да — апа килү юлы төрлечә, рас, һәр председатель үзенчә = килә ана,— диде ул. Рәшат Галиевич аны. юка иреннәрен кысып, игъ- = тибар белән тыңлады. Аннары нечкә ак бармакларын өстәл өстендә биетеп: >
— Дөрес. Әмма мин кеше буларак нинднләр дип сорыйм,— диде, ъ
— Барысы да кеше. Кешелексез кешене председатель итеп тотмый- ®
лар хәзер. Ул заманнар үтте. Ай, үзгәрде хәзер кешеләр. Рәшат Галие- к вич, колхоз җитәкләве, рас менә, ай, авырайды. Баштан сыйпап, «апа- е ем, гөлием» дип кенә эшләтәбез хәзер. Элек команда гына бирә идең, = попробуй үтәмәскә! ®
Секретарь көлеп жибәрде. х
— Их, Рамай Ибраһимович! Сез бигрәк тагын, элекке белән хәзергене чагыштырасыз. Мин дә ул чорларда эшләгән кеше бит, күктән төшмәгән, беләм. Нәрсәсе бар иде колхозның 1953 елга кадәр?
— Юк иде. Үзем эшләгән кеше ул чорда. Бүгенге көнгә кадәр килүе авыр, ай, авыр булса да, председатель өчөн хәзер эш аеруча кыен. Эшләмәгән кеше генә белми аны.
Рамай салам эшләпәсен кулына алды Яна секретарь аны ишеккә чаклы озатты. Аңлаштылар да, аңлашмадылар да кебек тоелды Рамай- га бу сөйләшү. Ул икенче каттан йөгсрә-йөгерә төште һәм урамда үзен көтеп торган «Волга»га габа ашыкты. Шофер Дамир «Чаян» журналын битенә каплап, арткы утыргычта йоклый иде. Бер дәшү белән ул сикереп торды һәм авызын тотып исни-испи
— Озак тордың, башкалар күптән китеп беттеләр инде —диде.
Юл буе беренче секретарь белән булган әңгәмәне уйлап кайтты Рамай Артыгын ычкындырмадыммы дип һәр сүзен искә төшерде. Ул күзләрен йомды. Шундук күз алдында Рәшат Галиевичның гәүдәсе лайда булды.
«Нәрсәсе бар иде колхозның 1953 елга кадәр?.. Нәрсәсе бар иде?»
Колакта аның әнә шул сүзләре яңгырап киткәндәй тоелды. «Нәрсәсе бар иде?» — Рамайның алсу иреннәре әнә шулай дип пышылдады һәм тигез юлдан җай гына элдергән «Волга»да бишектәге сабый кебек йокымсырап, ул уйлар дәрьясында тирбәлә башлады.
...Иске мәчет бүрәнәләреннән укмаштырып салынган клубта җыелыш бара. Ике-өч җирдән терәү салынган матчадагы ыргаклы тимергә эленгән җиделе лампа, һава җитмәүдән, еш-еш күз кысып ала. Халык ялыккан, кайсы керә, кайсы чыга Арттагылар, стена кырыена чүгәләп, тәмәке пыскыта Менә җыелышны алып баручы райком вәкиле — чәчләре керпе энәсе кебек тырпаен торган бәләкәй генә кеше — мәгариф бүлеге мөдире трибунага күтәрелде. Залдагылар бер мәлгә тынып калдылар. Тик артта Заман карт кына корык-корык ютәлли
6. <К У»М 1,
«5
— Иптәшләр,—диде райком вәкиле, орчык буе гына булса да, тамак төбеннән гөрелдәп чыккан калын тавыш белән,— Шэехзада абзый картайды. Председатель камыты инде аца авыр. Соңгы мәсьәлә— яңа председатель сайлау. Я. кемне тәкъдим итәсез?..
Беравык сүз катучы булмады. Президиумда, өстәл артында утыручы Шэехзада абзый урыныннан торды, за.тдагыларны берәм-берәм бөртекләп карап чыкты да.
— Җәмәгать, авылдашлар, сед нәрсә әйтерсед, тедгенне Рамайга тоттыру хәерле булмасмы3 Булдырырга охшый. Ферма мөдире, партоешма булып начар эшләмәде, күд алдыгыдда... Ә иң самые —яшь, энергичный кеше, ут-суын да кичкән иптәш,— диде. Ул урынына утырырга өлгермәде, зал, оясы туздырылган умарта күчедәй, гөжләргә тотынды:
— Дөрес, Шэехзада абзый!..
— Ибраһим малае тартачак!
— Атасы мәрхүмгә охшаса, ил җанлыклы булыр...
— Ничу сузарга, әйдә сайлыйк та, вәссәлам!
— Бергә үскән читкә типмәс әле!
— Бәхил, әйдә тавышка куй!..
Райком вәкиле кулын күтәреп, инде тавышка куям дип авызын гына ачкан иде, шул чак ишек янында басып торучы Заман картның чәрелдек нечкә тавышы ишетелде:
— Җәмәгать, постой! Вапрус бар...
Шэехзада абзый утырган урыныннан кузгала төште. Ул арада райком вәкиле:
— Әйдә, бабай, әйдә, бир соравыңны,— диде. Заман карт, бүреген култык астына кыстырып, халыкны ера-ера алга үтте. Президиум өстәленә бүреген куйды да Рамайга күз кысып (ул да президиумда иде), пышылдап кына:— Быел аткан төлкедән тегелгән бүрек, кара аны, чәлдермәсеннәр,— диде дә залга борылып чәрелдәп җибәрде:
— Шундый вапрус, җәмәгатьләр! Ник өйләнми ул Рамай?
Залдагылар көләргә тотынды. Шэехзада абзый түзмәде, торып басты һәм җиз кыңгырауны чыңлатып алды да:
- Даман абдый, кәнкритрәк кил әле, кәмит ясама, болай да соңладык, иртәгә куярсың кәмитеңне,— диде. Заман карт ана борылды, бер кулын президиумга, берсен залга таба сузып, тагын нидер әйтмәкче булган иде, Рамай кандидатурасын тавышка куйдылар. Куллар югары сузЫлды. Райком вәкиле:
— Ә каршылар? — гына дигән иде, тагын Заман карт чәчрәп чыкты һәм бүреген югары күтәреп:
— Прннцнпиан каршы, пртакулга да шулай дип яз,— диде...
— Димәк, бер каршы белән. «I Май» колхозының яңа председателе итеп Вильданов Рамай Ибраһимович сайланды,— диде. Аннары сүзне Рамайга бирделәр. Бик тә дулкынланып чыкты ул трибунага, йөзләрчә кү з аңа төбәлгән, өмет, ышаныч белән төбәлгән. Аклый алырмы ул буразнада бергә аунап үскән авылдашларының бу олы хөрмәтен?
— Ышанычыгыз өчен рәхмәт, авылдашлар,— диде ул, тамак төбенә төйнәлгән төерне көчкә үткәреп җибәреп,— көчемне кызганмам. Белмәгән җиремне өйрәтсәгез, ялгышканда сугып екмыйча ярдәм кулы сузсагыз, рас, бергә-бергә эшләрбез.— Ә Заман картка ул болай дип җавап бирде:—Заман агай, синең дә күңелең тынычлансын. Сәкинә белән безнең арадан жил дә үтмәс Мондый сүзне беркем дә җыелышта, трибунага чыгып әйтми торгандыр. Ә мин әйтәм, сер булса да әйтәм күп калмады инде, яңа елда туй ясыйбыз дип торабыз Рәхим ит Заман агай, баш кода бул, урының түрдән булыр, рас менә!
Ул сүзен бетерүгә, кемдер кул чаба башлады. Аңа Заман карт та
Кушылды, Култык астындагы бүреге идәнгә төшеп китүен дә абайламады.
— Вәт, маладис! Әй, сәркәтип, пртакулдан «каршы» дигәнен сыз!
Мин каршы түгел хәзер! Кайтышлый ук Сабир яшьти янына сугылам! — диде. ' ф
Халык тагын бер күтәрелеп көлде.
Клубтагы җиделе лампаны Рамай үзе сүндерде Соңгы кеше булып 5 клубтан райком вәкиле белән ул чыкты. Бу 1949 елның декабрь < төне иде.
Элекке председатель Шәехзада абзый белән алыш-биреш тиз ясал- < ды. Хәер, сузарлык нәрсәсе бар иде соң аның? Утыз алты баш сыер малы, тугыз баш дуңгыз, бәрәннәре белән 90 баш сарык, ике дистә < тавык, аннары хуҗалык саен таратылган ат, аз-маз фураж да чәчүлек g орлык. Мал-туар колхоз оешкач та саман кирпечтән салынган абзарга = шыплап тутырылган. Алыш-бирешне төгәлләп, колхоз печате салынган х кара бәрхет янчыкны кесәсенә салып куйгач (Шәехзада абзыйның бу ф гадәте ана да күчте), иртә таңнан шул ферма дип йөртелгән утарларга _ таба атлады. *
— Булдырып булырмы?.. Гел болай яшәп булмый бит инде Шуи- п
дый михнәтләрдән соң адәм рәтле яшәмәсэң? Яшәргә кирәк... Их, ниләр күрмәдең син авыл, туган авыл!.. £
Әнә шундый уйлар Минзәлә елгасы буена сыенып утырган бәләкәй к генә авыл, аның кешеләре язмышы төйнәлгән тарих йомгагын сүтеп £ җибәрде.
Революциягә кадәр дә, әле күмәк хуҗалыклар — колхозлар оешкан- = чы, териәкләгәнче алар авылы бөтен тнрә-якка көтүчеләр биреп торган = Рамай үзе хәтерләми, атасы мәрхүмнең сөйләгәне әле дә колакта: £ «Ишек төбенә чыпчык эчәрлек су җыела башлау белән авыл өстендәге Ясмык тавы кардан ачыла торган иде. Шунда авылның барлык ярлы- ябагае — алтмыш-җитмеш кеше җыела торган иде. Аннан китә иде. мин сиңа әйтим, кыш буе үргән чыбыркыларны шартлату. Янәсе, кемнең чыбыркысы катырак шартлый. Аннары шобага салышып авыллар бүлешә идек тә, акчарлаклар кебек, төрлебез төрле якка тарала торган идек. Кара көзсез авылга кайту юк. Мирдән җыелган ашлык хут суыклары үтүгә бетә иде. Ничек яшәлгән?.. Хәзер, аллага шөкер, тамак әпәйгә туйды...»
Колхозлар оешкач, өйалдыңдагы балчык бураларга ипи кайтып тулгач, гел шулай шөкерана итә иде әтисе мәрхүм
Тормыш дигәне рәтләнә башлагач, аны армиягә алдылар Шуннан сугыш чыкты. Кайтыр көннәре дә якынлашып килә иде, югыйсә ..
«Рамай!
Исәнме, бәгърем! Сезки Кызыл Армия сафларында хезмәт итүче бердәнберем, күз нурым, йөрәк сулышым, минем якты киләчәгем, ма- турым-багалмам! Безкн монда авылда, сезнең нурлы йөзегезне бер күрергә, балдай татлы, тәмле теллэрегездән агылган сүзләрегезне ишетергә зар-интизар булып йөзенә лимон сарылары коелган Сәкинәң дип белерсең.
Бәгърем! Бу хатларым инде соңгысы булсын, тизрәк үзеңнәр кайтсаң иде. Срогың туларга бер атна гына калды бит Юлда ике-өч көн булсаң да. сабан туйларга өйдә булмассыңмы... Ничек тә сабан туена кайтып җитәргә тырыш... Белсәң иде, сабан туй көннәрендә баласын җуйган аккошлар кебек каңгырып йөрүләрнең читенлеген! Барысы да парлы-парлы, миннән дә бәхетсез кеше бармы дип, узган ел сабан туена да чыкмадым бит (бу турыда язган идем, беләсең инде).' Их, кайталсаң иде, бәгърем, сабан туйларына... Мин хәзер ялда, укытулар бетте. Укытканда әле эш белән мавыгып, көннәрне ничек тә этеп-төр- теп булса да үткәрә идем... Ә хәзер, хәзер бер минут истән чыкмыйсың
Йөргән сукмакларыңнан көн дә синең эзләреңне эзлим. Урамга чыгу белән капка төбендәге, без бергә утырып алсу таңнар аттырган, теге сандык чаклы ташка карап, күңелләрем тула. Кичләрен анда чыгып утырып, син утырган урыннарны иркәләп сыйпыйм, синең белән серләшәм.
Рамай!
Үзәкләремне өзгән бер яңалыкны әйтәм. Авылда ниндидер яна җыр җырлый башладылар. «Рамай» дигән. Нәкъ минем өзгәләнүләремне, төпсез күл кебек тирән сагышларымны көенә дә, сүзләренә дә мөлдерәмә тутырган. Кичке уеннан егетләр җырлап кайтканда ишеттем мин аны беренче кат. Хәзер ул минем колак төбендә өзлексез яңгырын. Җырлап күрсәтимме:
Төнгә каршы берәү Моңлы итеп, Рамай, Айрылышу көен уйнады. Тынга калды урман Буйлары да, Рамай, Чишмәләр дә акмый тынлады.
Көчкә язып бетердем, күзләремне яшь пәрдәсе каплады... Юк, тыела алмадым, иреннәремне кан чыгарлык итеп тешләсәм дә түзә алмадым... Гаепләмә, сиңа язган хатыма күз яшьләрем коелды (юньле кәгазь тапмаган дип ачуланма). Их, Рамай, Рамай!»
Сәкинәсенең өзелеп-өзелеп язган менә шушы хатын ул сугыш башланган беренче көнне укыды.
Сәкинәгә аны бик-бик озак көтәргә туры килде.
Ул Минзәлә елгасы буендагы туган-үскән авылына Берлин аша гына кайта ала булып чыкты...
2
Бер очын эләктергәч, уйлар йомгагын сүтә-сүтә, авыл ягына карап торды Рамай. Әнә техника паркына да җан керде. Кайсыдыр, «Бела- русь»ын кабызып, Атлан тавына таба китеп барды. Ниһаять, озын тыкрык башында бухгалтер Кәрамның гәүдәсе күренде. Ул, таягына таянып, чатанлый-чатанлый бара. Рамай, болдырдан төшеп, аның кар- шысына китте. Бухгалтерның сәламенә ияк кенә какты да:
— Кая, тартырга бир әле, гел баш эшләми, коточкыч тартасы килә,— диде. Кәрам «Беломор» пачкасы сузды. Рамай берне алып, бармакларында әвәләгән иде, папирос тагын сынды.
— Нәрсә соң бу, сына да сына,— дип, сукранып, ул икенче папирос алып кабызды. Иркенләп бер суыргач, Кәрамнан сорады;
— Тапшырырдай күпме ипи бар?
— Ике мең тирәсе булыр. Әле тарыны сугасы бар.
— Да-а! Тагын такы-токы кала болай булгач...
Бухгалтер идарәгә кереп китте Рамай болдырда басып калды. Кинәт тагын Рәшат Галиевичның: «Нәрсәсе бар иде соң колхозларның 1953 елга кадәр»,— дигән сүзләре исенә төште. Папирос башындагы көлне бармак очы белән җиңел чә генә кагып җибәрде дә авыз эченнән генә: «Ә бит шул колхозлар булмаса, без җиңеп чыга алыр идекмени?.. Элекке, аерым хуҗалыклар заманы булса... Сугышка чаклы колхозлар нык аякка баскан иде шул. Сугыш вакытында да халык барлык икмәкне авызыннан өзеп фронтка бирде. Үлем дигәне белән әллә ничә кат күзгә-күз очрашса да, биш ел буе ачлык дигәнен күрмәде Рамай. Кем туйдырган аны? Менә шушы авылдашлар, шушы колхоз кешеләре!.. Юк, илле өченче елга кадәр дә колхозларның ние бар иде! Шул ел-
лардан ук ныклы нигез салып килдек без бу көннәргә. Илле өченче елда безнең колхоз, мәсәлән, чынлап торып аякка басты. Ипи ашамаган бер йорт та калмады. Шул көзне, Минзәләне буып, электр станса- сы эшләтә башладык. Район колхозларында Ильич лампалары ин элек бездә кабынды...» ♦
Аның уйларын бухгалтерның ачык тәрәзәдән кычкырган тавышы = бүлде:3
— Иптәш председатель, сине сорыйлар,райкомнан!.. 5
Рамай папиросын сүндереп чүп савытына ташлады да йөгереп ч
бухгалтер бүлмәсенә керде. S
Трубкада райкомның беренче секретаре иде. Исәнлек-саулык сораш- ь кач та Рәшат Галиевич: ч
— Әллә йокладыгызмы? — диде. <
Трубкада әллә нәрсә чытырдый иде, Рамай, аңа өрә-өрә, кычкырып. <
— Йоклый торган чакмыни хәзер, сезнең яннан кайткач монда гына х
черем иткән идем,— диде. ♦
Секретарь беравык дәшми торды, аннары уенын-чынын бергә кушып - һәм «сездән» «сина» күчеп: =
— Кара, Рамай Ибраһимович, Сәкинәң колагыңны бормасын, үзен
генә идарә сакладың микән? Төнге сәяхәтләрне ярата дигән хәбәрләр > дә бар монда. Сак бул, инцидент чыкмасын! “•
Секретарьның сүзләренең мәгънәсен әллә ни аңлап та бетермәде £ Рамай, яңа гына килүенә карамастан, хатынының исеменә чаклы х белүенә исе китте. ө
— Кайтканны белдердем мин аңа... Кая безгә сәяхәт ди ул, Рәшат =
Галиевич, кызны кияүгә бирергә йөрибез инде хәзер,— диде ул секре- х тарьның ишарәсенә каршы. х
Трубкадан йөткереп алган тавыш ишетелде.
— Менә нәрсә, Рамай Ибраһимович. ашлык чыгару өчен өстәмә автоколонна килде. Сиңа егерме машина җибәрәбез. Ике көндә өч мең центнерыңны чыгарып бетер. Уңышлар телим!..
Рамай бу ни дип авызын ачарга өлгермәде, секретарь трубкасын шап итеп куйды. Председательнең калын кара кашлары ук җәяседәй киерелде, шома, киң маңгаена җыерчыклар өелде, җилдә, кояшта йөреп, бронза төсенә кергән бит очларына аксыл тимгелләр бәреп чыкты, телефон трубкасын тоткан кулы әкрен генә дерелди иде.
Председательнең яңа секретарь белән сөйләшүен тыңлап утырган Кәрам урыныннан торды.
— Нәрсә бар, Рамай? — диде ул йомшак кына.
Рамай, тешен кысып, телефон трубкасын ташлады
— Иске авызга яна аш, менәтерэ, сиңа, кодагый!.. Кичә төнлә генә үзе мең ярымын ташларбыз диде, инде кояш чыгуга ул өч меңгә күтәрелсен. Обстановка үзгәрергә дә вакыт юк, обкомнан звонок булырга әле иртә,— диде ул Кәрамга. Аннары, заманында сумаладан кара бөдрә булган, хәзер исә чаларган чәчен биш бармаклап тарый-тарый. урам як тәрәзәсенә карап торды. Торды да капыл гына телефон трубкасын алды Синең йөрәк янганда коммутатордагы кызларның йоклавын әйт әле син Дәшмиләр генә бит Рамай юан бармаклары белән мәче борыны кебек кнопкаларга ачу белән әллә ничә кат басып алды. Ахырда коммутатордагы дежурный җавап бирде.
— Әйе!..
— Кысталсаң, урыныңа кеше куеп кит, үскәнем..
— И-н-н! Рамай абый, көлмәсәнә!..
— Көләргә түгел, еларга да вакыт юк әле... Үскәнем, беренче секретарь белән ялга әле мине.
Рәшат Галиевич шундук җавап бирде.
— Беренче секретарь тыңлый.
— Рәшат Галиевич бу мин әле, «1 Май»дан Вильданов,—дип ашыга-кабалана сөйләп китте Рамай.— Кичә генә мен ярымны ташлый-' быз дигән идегез. Бүген тагын өч мен дисез. Ялгыш ишетмәдемме, әллә кичәге сөйләшүне сез .хәтердән чыгардыгызмы икән дип шалтыратуым I әле.
Трубкадан кискен тавыш яңгырады:
— Рамай Ибраһимович, ул ипи мина кирәк түгел, барысы да граммына чаклы дәүләткә! Аңлыйсызмы? Дәүләткә!
— Аңлыйм, Рәшат Галиевич...
— Аңласаң, бәхәсләшмә, кушылганны эшлә!
— Бәй, иртәнге акыл кичкә ярамаган, дия торган иде безнең әти мәрхүм...
Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, телефон мембраналары бии башлады.
— Рамай Ибраһимович, хәлләр минутлап үзгәрә хәзер... Ашлык тапшыру чоры.
— Сон, килешкән идек ич. Безнең план үтәлгән, артыгы белән. Безне кысу дөрес түгел бит инде, Рәшат Галиевич...
— Нәрсәнең дөрес яки дөрес түгеллеген ачыклауны безгә калдырыгыз Кушылганны эшләгез. Бюро алдына басасыгыз килмәсә, тапшыр әйтелгәнне. Кабатлап әйтәм, үземә сорамыйм, барысы да дәүләткә бөртегенә кадәр. Аңлашылдымы?..
Рамай үзен тыныч тотарга тырышты. Иренен кан чыгарлык итеп тешләп алды да:
— Аңлашылды, Рәшат Галиевич, партия, Ватан сорый икән, өч меңне генә түгел, бура төбен себереп тә биреп бетерербез. Ә ашлык тапшыру белән районның да, республиканың да нинди хәлдә булуын мин шәйлим. Өч .меңне миннән партия дә, хөкүмәт тә сорамый һәм сорамаячак хәзер. Сорардайлардан сорарга кирәк, Рәшат Галиевич... Ә бюро белән өркетмәгез, райком бюросы бүкәй түгел ул...
Тагын әйтәсе сүзләре бар иде әле Рамайның, ләкин секретарь аны тыңламый иде инде. Рамай микрофонга карап торды. Аннары трубканы уалып китә торган әйбер кебек, әкрен генә рычаг өстенә куйды. I
Шул чак күзләрен уа-уа Дамир килеп керде. Председательнең сөм- серләре коелганын күргәч, ишек янындагы урындыкка гына утыр* ды да: ,j '
— Рамай абый, мин әзер, кая барабыз? — диде.
Рамай аңа дәшмәде, бухгалтер каршысына килде дә өстәл өстендәге счет төймәләрен тарта-тарта болай диде:
— Кәраметдин, мин Атлан басуындагы тары жиренә кнтәм. Син хәзер үк ындыр табагына элдер. Хәзер егерме машина киләчәк. Теге, амбар алдындагы бодайны берүк төятмә. Колхозчыларга ул. Аннан да әйбәт бодай калмады хәзер Шуны тизрәк өләшеп бетерә алмадыгыз. Нишли соң сезнең бухалтериядэгеләр? Бер атна элек әйттем, исәпләгез, исемлек чыгарыгыз дип...— Ул бухгалтерны да тиргәп ташлады — Килгән машиналарга ындыр табагындагы, капканы кергәч та уң яктагы көшелдән төятегез. Аның дымлылыгы 18 процент кына. Скидкасы аз булыр.
Кәрам папкалары арасыннан бер кенәгә алып, аны председательгә сузды.
— Менә, исемлек әзер инде, кул куй...
Рамай аңа кул куйды да Дампрга, әйдә киттек дип, башы белән ымлады. Ишектән чыкканда Кәрам туктатты.
— Рамай, алган кешегә ипине бүген үк җибәрә башлыйбыз, алайса. Тик күбесе вакыт юк ди бит әле аның, алмыйлар. Бигрәк тә механизаторлар.
— Механизаторларныкын амбарга тутырт. Үзең беләсең, ындыр табагында ипи чәчелеп ятмасын. Аңа кызыгучы күзләр күп булып хәзер.
— Ярар, сводка гына бирәм дә шулар белән мәшгуль булырмын
инде мин бүген. ’ ♦
Рамай белән Дамир чыгып киттеләр Кәрам, капкач кебек кара = сакал баскан яңагын ышкып, счет төймәләре тартырга тотынды Район 3 авыл хуҗалыгы идарәсеннән сораячак оператив мәгълүматларны туп- < лады. Ул да булмады—телефон шалтырады. Кәрам телефонга үрел- ң де. Сводка биреп бетергәч, култык астына ашлык өләшү кенәгәсен н кыстырып, кәкре башлы таягын эләктерде дә ындыр табагына таба юл а. тотты. Каршысына зоотехник һәнүз килеп чыкты. Аның күз кабаклары ~ шешенгән. Кара күлмәгенең җиңнәрен сызганган. Чалбары бөгәрләнеп < беткән, салмыйча гына йоклаган булса кирәк. Дулкынланып торган 7 озын сары чәчләре тузгыган, тарап та маташмаган.
— Исәнме, Кәрам абый, кая чабасың? — диде ул, көрәктәй олы ♦
кулларын сузып. Кәрам аңа ияк какты, кул бирмәде. Бирсәң, сөякләрең- = не чытырдатып кыса —гадәте шундый. Аңа кеше кул бирми. =
— Ындыр табагына, менә күрәсеңме, колхозчыларга ипи бирәбез,— 4
диде. £
— Ә, алай икән, болай икән, нигә түбәсе калай икән?..— һәнүз &
шулай дип башына сугып алды һәм .уйнап торган соры күзләрен кы- = сып:—Кәрам абый, гүрләргә кергәндә дә онытмас идем. Ике сум гына ң сос әле. Кәгазь булса да, көмеш булса да ярый,— диде. е
— Соң, ярлы кеше тавыгы кебек, иртүк эчкәнсең бит инде. =
— Билләһи, валлаһи, Кәрам абыкаем, кичәге ул.
— Алдашма, исе бик яңа тоела. и
— Менә инде!
— Я, йөрмә әле эч пошырып, таң яралмас борын!
— Үтермә, Кәрам абый, ипидер. Бер «Анап» кына бөклим дә Бөгелмәгә китәм. Дуңгызлар илтергә. <Җирный»га тапшырмасам шуларны. күрерсең!
— Дуңгыз тощой була димени, әкият! Җитмәсә, безнең дуңгызлар’.
— Я инде, Кәрам абый, сос инде. Иртәгә үк бирәм, акча алабыз бит иртәгә.
— Юк, бирмим. Нәсимәң бирмәскә кушты Общем, зарплатыңны да хатыныңа бирергә кушты әле председатель.
Һәнүзнең күзләре зур булып ачылды, йөзенә гаҗәпсенү чыкты, кан качкан аксыл иреннәре дерелдәп кунды
— Ничек инде ул?.. Мин эшләгәнне хатынга бирергә? Хакың юк' Үзе эшләп алсын.— Һәнүзнең йөзенә кинәт мескенләнү галәмәте чыкты, күзләре кысылды.— Ярар, чорт с ним, бирерсең лә. Я, сос инде ике тәнкәңне...
Бирмәсәң көне буе артыннашияреп йөриячәген, яисә барыбер кассир килү белән аннан алачагын белеп, Кәрам ахырда аңа ике сумын бирми булдыра алмады. Акча кулга керү белән Һәнүзнең йөзе кояш чыккандай яктырды. Ул ике бармагы белән салют бирде дә авыл ягына, кибетче өенә таба китеп барды.
Эчмәсә әйбәт кенә малай үзе. Башлы малай. Эш дигәндә үлеп тора. Әз генә буш вакыты булдымы — эчә, мөртәт, көн дими, төн дими Нинди бәндәдер. Уянса, төнлә торып эчә ди Нәсимәсе, хак булса Бер стаканны каплый да гырлап йокыга китә, ди. Айлар буе яныма да ятканы юк, ди Нәсимәсе, елый, мин дә ир белән торам инде, ди.
Кәрам ындыр табагына килеп җиткәндә былтыр гына файдалануга тапшырган ашлык чистарту агрегаты гүләп эшләп утыра иде инде. Капка төбендәге будкада, киез эшләпәсен күзенә төшереп, бишмәтен иңенә салып, Заман карт йоклый. Ындыр табагында төнге каравылда
тора ул. Анда беренче олау кайткан көннән башлап, ашлыклар урнаштырылып бетмичә өенә таба борылып та карамый ул. Ун ел шулай. Иртә-кич Хупжамалы төенчек белән ашарына китерә. Ә көндезен ындыр табагында эшләүчеләр өчен пешкән ашка катнаша.
Кәрам аның борын сызгырта-сызгырта меснәвенә карап алды да ачык ишектән үрелеп:
— Ашлыгыңны урлыйлар бит! — дип кычкырды.
Заман карт сискәнеп китте, башындагы киез эшләпәсе очып төште. Ясмык кебек яшькелт күзләрен челт-челт йомгалап алдында басып торган Кәрамга кулындагы озын таягы белән кизәнде.
— Чегән токымы, аксак жен! Шундый төшемне бүлдердең!.. Хупҗа- мал әбиең белән оҗмахка кереп бара идек,—диде, саргаеп беткән алгы ике тешен ыржайтып. Кәрам көл ә-көлә амбар алдында өелеп торган бодай көшеленә таба атлады Шул чак ындыр табагы капкасы төбенә зәңгәр «Волга» килеп туктады. «Райком машинасы»,— Кәрам шулап уйлап, капкага таба юнәлде. Машинадан юка, озын гәүдәле кеше төште. Ул кара болоньи плащтан, ялан баш иде. «Яна секретарь дигәннәре шушыдыр инде»,—диде Кәрам эчтән генә. Чыннан да шулай булып чыкты.
— Рәшат Галиевич Шаймиев — сезнең яңа секретарегыз! — дип, ябык, нечкә бармаклы кулын сузып исәнләште ул Кәрам белән.
— Кәрам Фәрхетдинов — колхозның баш бухгалтеры.
Алар күзгә-күз карашып тордылар. Ул арада алар янына Заман карт та килеп җитте. Ул, эшләпәсен күтәрә төшеп, секретарьга кулын сузды.
— Заман бабаң булырбыз без, ягъни мәсәлән, дөнья куучы,— диде ул, сирәк кәҗә сакалын сәлперәйтеп. Секретарьның зәңгәр күзләренә елмаю чаткысы чыкты.
— Шаймиев,— дип, ул Заман карт белән ике куллап күреште һәм:— нишләп йөрисең монда, бабай? — дип сорады. Заман картның авызы ачылды, алдагы ике теше ыржайды.
— Бәрәкалла? Рамай олан әйтмешли, менәтерә, сиңа, кодагый, иске авызга яна аш! Заман карт нишләп йөри димени? Шуны белмәс кешеләр дә бар икән әле бу дөньяда.— диде һәм үпкәләгән кеше сыман йөзен читкә борды. Шаймиев чыннан да картның кәефен җибәрдем, ахрысы, дип, сүзенең итәкләрен җыярга теләп:
— Бабай, сез дөрес аңламадыгыз, ахры, минем сорауны... Мин: «Әле нишлисез соң?» димәкче идем,— диде. Заман карт секретарьга ялт итеп борылды һәм башын юләргә салып:
— Әңгерә шалканга әйләнгән инде баш дигәне, иптәш нәчәлник. Гаепләнмәссең. Аннары кайсы ничек сүләшкәнен шәйләп бетерәсең ул нәчәлникләрнең. Убуркы башлангач, кем килә дисәң, вәкил килә, кем килә дисәң, нәчәлник килә. Барысының да авызы әпәй белән ачыла. Ә мин берүзем. Пробуй барысының да уйнапмы-уйлапмы сүләшкәнен белергә Тавык мие чаклы гына миле башың белән һәрберсенә әтвет тап. Ишшу, Рамай олан күңеленә ярарлык итеп тап. Ул бит миннән төннә кемнәр килгәнен, ипи турында аларның ничек сүз куертканнарын әбизәтелне сорый...
Заман карт тыңлап торучы табылганга куанып, әле тагын сөйли иде. Атлан тавыннэи тары төяп кайткан машина сигнал бирде. Капка алдыннан өчесе дә читкә тайпылдылар. Машина эчкә үтте. Шаймиев, ындыр табагыидагылар белән баш иеп исәнләшә-исәнләшә, машина артыннан китте. Кәрам белән Заман карт та аның артыннан иярделәр. Кәрам, күп телеңә салынма син, дип. Заман картка йодрык күрсәтте. Тегесе исә аны бар дип тә белмәде. Үзбушаткыч машинадан шыбырдап җиргә коелган тары чиста ләйсән кебек елкылдап тора иде. Шаймиев
аиын өстенә иелде һәм, дымлылыгын белергә теләп, шыбырдап торган өемгә кулын тыкты, бер-ике-өч бөртеген тешләп карады.
Аны карап торган Заман карт кинәт кеткелдәп көлеп җибәрде һәм Шаймиевкә эндәште:
— Ибдәш нәчәлник, әллә әчегәнме? ♦
— Юк, бабай, нишләп әчесен ди, басудан әле яна кайтты бит,— диде = секретарь. Заман карт авызын ера бирде:
— Син аны, ибдәш нәчәлник, ныграк чәйнәп кара, нык пробит ит, <
тешләр амандыр бит әле,— диде ул, Шаймиевнең алдына ук килеп, үзе п керфексез күзләрен челт-челт йомды. Шаймиев тары бөртеген алып, £ тагын аны авызына якын китерде, ләкин капмады, иснәп карады да о. елмаеп: , *
— Бабай, свежий бу, нишләп әчесен! — диде. Заман карт озын < кулларын болгап җибәрде һәм:
— Әпекәй исен иснәгән кешегә охшыйсын олан, молодчина! — х диде.— Ату монда кемнәр генә килми. Бу бәбәкләрем кемнәрне генә ♦ күрмәде инде минем! — Ул кәкрәеп каткан бармаклары белән күзенә - төртеп күрсәтте дә, аяк астында аунап яткан ындыр себеркесен иелеп = алып, ике куллан аңа таянды һәм кырында торучы Кәрамга акаеп £ карады. Тегермән кавузынны яп дип, Кәрам аның бишмәт итәгеннән >. тарткан иде, Заман карт шым булды.
Шул вакыт ындыр табагы алдына автомашиналар колоннасы килеп ® туктады. Шаймиев Заман картка кулын сузды да машиналарга табан х китеп барды. Аиын артыннан, күләгә кебек, Кәрам да иярде Машина ә рулендә солдатлар иде. Алдагы машина кабинасыннан кояшта каралып = беткән бер өлкән лейтенант чыкты. Безнең як кешесенә охшамаган, х грузинмы, әрмәнме. Ул Шаймиев белән нәрсәдер сөйләште. Кәрам к секретарьның —ӘЙе, шушыннан төнисез,— дигән сүзен генә ишетеп калды. Шаймиев Кәрамга таба борылды да
— Рамай Ибраһимовичны табасы иде бит. Машиналарны көттерергә ярамый, кая, нәрсә төятәсез? — диде.
— Рамай Ибраһимович тиз генә булмас, ул каян төяргә икәнен мина әйтеп китте. Мен.) шушы көшелне озатабыз,— диде Кәрам, капка алдында өелеп торган бодайны күрсәтеп. Машиналар борылып кергәнче, ашлык төягеч тә эшли башлады Гәрәбәдәй бөртекләр белән кузовлар бер-бер артлы тулып торды. Машиналар, автоүлчэгеч аша үтеп. Чаллы юлына да чыга башладылар. Егерменче машинаны төягәндә көшелдә ашлык аз калган иде инде. Ындыр табагында кешеләр белән сөйләшеп йөргән Рәшат Галиевич та моны шәйләде Ул автоүлчэгеч янында торган Кәрамга таба атлады. Килеп җитү белән кырыс кына:
— Икенче рейска тагын каян төйнсеэ?— дип сорады. Кәрам аңа сораулы күзләрен текәде һәм:
— Шул көшелдән башка төятер әйбер юк инде,—диде
— Ә бу нинди бодай? — Секретарь амбар алдындагы бодай көшеленә төртеп күрсәтте
— Анысы, иптәш Шаймиев, симәнәгә.
— Беләм мин сезнең енмәнәләрегезне. барлык машиналар да кире монда кайтачак. Аңлагыз, бернинди инцидент чыгарлык булмасын. Төятегез, иртәгә көндезге уникегә өч мең центнер озатылган булсын. Рамай Ибраһнмовичка да шулай диегез!
Кәрам авызын күтәреп бер сүз әйтә алмады. Шәймиев кызу-кызу атлап машинасына таба китеп барды Заман карт, секретарь машинасы кузгалып китү белән, озын таягын сөйрәп Кәрам янына килде һәм кәҗә сакалын сыпыра-сыпыра:
— Иик бик кырт китеп барды ул? Кем ул? — дип сорады
— Яна секретарь шушы бит инде, райком секретаре Тагын өч мең центнер ипи чыгарырга куша, көшелдә калганы 500 центнердан артмас.
Калганын каян алырга? Менә шул турыда ми черетү,— диде аңа Кәрам һәм амбар алдындагы көшелгә төртеп күрсәтеп,— моңа тотынмый булмый. Заман абзый, ни дисәң дә диярсең,— дип сүзен дәвам иттерде.
Моны ишетү белән Заман картның чырае бозылды. Ул, таягын югары күтәреп, Кәрам өстенә килә башлады, чәрелдек тавыш белән кычкырып җибәрде:
— Монымы?.. Монымы?.. Аллаһе тәгалә үзе килсә дә бирмим мин бусысын! Әллә Рамай олан иртән монда кагылмадымы, миңа әйтмәде дип беләсеңме син? Бирдерермен, төятермен мин сиңа бу көшелне! Үдебеднеке бит аның бусысы. Халыкны кышлатыр әпәй!.. Якын гына килеп кара, каланчага менеп бөтен авылга каравыл салам. Теге, сиңа ни, үзеңә чут төймисе тарткан саен акча килеп торгач та! Без бит әпәйне, акчаны көн-төн эшләп, пустта торып алабыз. Иман жук синдә, камил акылым белән ант итеп әйтәм, әйтсеннәр генә, төятеп жиппәрә- сең дип, симәнәңне дә җиппәрәсең, жәлләмисең. Үзем исән чакта якын йогындыраммы соң мин бу көшелгә! Пустымда үләм, әмма ләкин, бу көшелгә тигермим. Колхозчыныкы, безнеке ул!
Кәрам, кет-кет көлеп, чыгырыннан чыгып барган Заман картныңҗи- ңеннән тартты һәм колагына гына пышылдап:
— Теге машиналар борылып кайтканда мин моннан таярмын, син килгән шоферларга моннан төятмә, кәмитлән, полный право, яме?.. Ә аңарчы мин килгән кешегә ашлык җибәрә торам,— диде.
Бу сүзгә Заман картның кәефе килде булса кирәк. Ул күкрәген киерде, башын югары күтәрде һәм Кәрамга серле генә итеп күз кысты да амбар алдындагы әлеге көшел өстенә менеп утырды.
Өйлә вакытлары узганда Чаллыга киткән машиналар икенче рейска кайтып життеләр. Икешәр күчәрле зур хәрби машиналар көшелдәге бодайны ялмап кына алдылар. Әле тагын алты машина буш тора иде. Солдат шоферларның командирмы,— теге әрмәнме, грузинмы лейтенант.— ындыр табагында чапкынлап йөрергә тотынды. Әле бер, әле икенче кеше янына килде, каян төяргә дип сорады, ындыр табагы мөдирен эзләде. Ләкин берәү дә аңа рәтле җавап бирмәде. Кайсыдыр Кәрамны төртеп күрсәтте. Механизаторларга дигән ашлыкны амбарга салдырып, ара-тирә ашлык алырга дип килгән колхозчыларга бодай җибәреп мәж килгән Кәрам башта лейтенантның ни сораганын абайлый алмый торды. Аннан, сүзнең ни турыда барганына төшенгәч:
— Председательдән башка бер сүз дә әйтә алмыйм,— диде русчалап. Лейтенант, карга канатыдай кара мыекларын кул сырты белән сыпыра-сыпыра:
— Райком секретаре шушыннан төяргә кушкан иде, соң ни эшләргә? — диде.
— Белмим шул, председательдән башка...
Лейтенант кызу-кызу атлап машиналар янына китте, шоферларны жыеп, нәрсәдер киңәште дә йөк төялмәгән машиналарның берсенә кереп утырды. Буш машиналар, бер-бер артлы, ындыр артлатып кына күрше совхозга таба кузгалып киттеләр. Кәрам аларны үр артына кереп югалганчы карап озатты. Машиналар күренмәс булгач, иркенләп сулап җибәрде.
3
Ашлык төялгән машиналар ындыр табагыннан чыгып китүгә, <Иж- планета» мотоциклына атланып партоешма секретаре Яхья Курмашов килде. Какча яңаклы, тузгыган сары чәчле бу кешене авыл халкы ихтирам итә. Менә ничә ел инде ул партоешма секретаре камытын тарта. Бер үк вакытта мәктәп директоры да. Быел, җитмәсә, сигезьеллыкны урта мәктәп иттеләр. Анда да эш муеннан. Колхоз председателе
белән бик тату эшлиләр, берсе сүзеннән берсе чыкмый. Колхоз кече белән мәктәп салдылар. Районда юк андый. Ул интернаты тагын. Күрше авылларның барлык балалары шунда торып укый. Мәктәпкә нигез салып йөргәндә колхозга обком секретаре килгән иде. Курмашов үз планнарын сөйләп, мавыктырып, обком секретарен төзелеш мәйданына ♦ алып килде. Мәктәп салуны тоткарлаган кыенлыкларны әйтте. «Баш- = касын үзебез дә ерып чыгарбыз инде аның. Менә нарат, түбәлек, цемент 5 белән ярдәм итсәгез икән»,— диде. Обком секретаре аның үтенечләрен 5 блокнотына язып алды. Ул китеп атна-ун көн үтү белән, колхоз адре- 5 сына разнарядка кайтып төшмәсенме! Колхозга аяк баскан башлыклар ь белән сөйләшергә иллә оста кеше инде. £
Атлан басуына киткәндә Рамай аңа да сугылган, хәлне аңлаткан ч һәм аңа төшкә кадәр сыерлар җәйләвендә булырга кушкан нде. Хәзер < аның әнә шуннан кайтышы. Яхъя мотоциклыннан төште, озын кунычлы < күн пирчәткәсен салып, аны мотоцикл бишегенә ыргытты да ашлык “ чистарту агрегаты янында кайнашучы хатыннар янына килеп кычкы ♦ рып сәлам бирде:
— Саумы сез, беләкләрегез талмасын, йөрәкләрегез картаймасын!
— Әйбәт кенә әле, Яхъя.
— йөрәкләрегезне май басмасын дисеңме?
— Кыш буе тик ятып май да басар.
— Урак өстендә эретәбез аны без.
Яхъяга хатыннар әнә шулай дип җавап бирде. Парторг алар белән бераз сөйләшеп торды да ындыр табагындагы агитпунктка юнәлде Андагы «молния»лэрне, стена газеталарын карады. Урып-жыю, дәүләткә ашлык тапшыру барышын күрсәткән барометрның укларын күчереп куйды. Аннары, барлык халыкны ындыр капкасы янында!ы озын колга янына җыйды һәм көзге кыр эшләре, урып-җыюның барышына кыс- кача гына анализ ясап, базык буйлы, юантык бер хатынга дәште
— Җәмилә апа, кил эле, Җәмил абый хөрмәтенә, ирен өчен күтәреп җибәр әле флагны, бүгенге көндә аннан да алдынгы комбайнчы юк,— дип, Җәмиләгә колга башына флаг күтәрү бавын тоттырды. Җәмилә ояла-ояла аның янына килде һәм тын калган түгәрәк эчендә флагны күтәрде. Флаг, колга очына менеп, талгын җилдә җилферди башлау белән, барысы да дәррәү кул чабарга тотындылар Кайсыдыр Җәмиләгә шаяртып сүз кушты
— Җәмилә, бүген иртәрәк ычкын, кичкә мунчаң өлгерсен, ул чыгуга өстәлендә бер чебиең көтсен. Кадерен бел тәкәрлегеңнең.
Хатыннар көлеп җибәрделәр. Җәмилә, бурлаттай кызарып, түгәрәктән читкә чыкты да хатыннар артына басты
Яхъя тагын туңга сөрү, салам җыю, сөт җитештерү алдынгыларын мактап телгә алды һәм ярыш алдынгылары семьяларына колхоз идарәсе, партия оешмасы исеменнән язылган тәбрикләү хатларын укыды. Аннары, болай да озын гәүдәсе өстеннән серәеп торган муенын як-якка борып болай диде
— Апалар, җиңгиләр, сенелкәшләр Хәзер биредә эш саегып бара. Үзегез дә сизәсездер Моннан штатларны кыскартырга туры килер. Чөгендергә керешкәнче, салам эскертләргә кирәк Туңга сөрергә җир җитештереп булмый. Бүген төнлә дә ике трактор тик торды Я. иртәгә кем үзе теләп салам җыярга чыга? Имчәк баласызлар булса, әйбәтрәк...
Хатыннар бер-берсенә карашып алдылар Аннары теләүчеләр үз исемнәрен әйтеп яздырды Барысы унбишләп кеше җыелды.
— Сез таң белән Атлан басуындагы бодай җиренә чыгарсыз. Кичтән наряд биргәндә бригадирга үзем әйтермен,—диде Яхъя, хатыннар белән саубуллашып
Шул чак авыл башындагы Ясмык тау итәгендә өермә күтәрелде һәм, Галәветдиннең сихерле лампасыннан чыккан төтен сыман, тузан
ХӘНИФ х ә ир у л л и н
баганасы, бөтерелә-бөтерелә, бу тарафка килә башлады. Әнә ул техника паркы өстендә айкалды, ниндидер калай кисәкләрен ялмап алып һавага күтәрде, аннары ул калай кисәкләре тирә-якны буш тимер мичкә тәгәрәткән сыман тавышларга күмеп, яңадан җиргә коелдылар, колак төбендә тимергә тимер бәрелгән чыңнар яңгырады. Хатыннар, башларындагы яулыкларын тотып, ашлык чистарту агрегаты артына йөгерделәр. Яхъя баскан урынында калды. Өермә күз иярмәс тизлек белән ындыр табагына килеп керде һәм, юлындагы һәр нәрсәне үз кочагына алып, һавага күтәреп, зил-зәбәр китерде: көшелләр буталды, амбарның бер башы салам белән ябылган иде, аның бер як түбәсе каерылып ташланды. «Иж-планета» тәгәрәп ята. Яхъя тиз генә барып аны аягына бастырды.
Ул мотоциклын кабызып, капкага таба борылган гына иде, олы юлдан авыл урамына кереп килүче райком машинасына күзе төште. Яхъя мотоциклын сүндерде һәм, кайсы икән дип, райком машинасын көтеп алды. «Волга»да Шаймиев иде. Ул, машина туктау белән, ишекне атып кына бәрде һәм туп-туры партоешма секретарена таба атлады. Аның кашлары җимерелгән, иреннәре кысылган иде. Шулай да кул биреп күреште.
— Сез нәрсә, иптәш Курмашев, инцидент чыгарасыз? — диде ул. Яхъя, берни аңламаганга салышып, секретарьның ачулы күзләренә тутырып карады:
— Нинди инцидент ул, Рәшат Галневич?
Шаймиев Яхъяга арты белән борылды һәм кешеләр ишетмәслек кенә итеп, кемнеңдер газиз ата-аналарын искә алып сүгенде дә кире ялт борылды.
— Нигә машиналарны төятмичә совхозга җибәрдегез?
— Нинди совхозга?
Шаймиев Яхъя соравына жавап бирмәде, ындыр табагын яңгыратып, амбар янындагы үлчәү тирәсендә кайнашучы Кәрамга кычкырды:
— Бухгалтер, килегез әле бирегә!..
Кәрам башын югары күтәрде һәм үзенә кул болгап торган Шәй- миевне күреп: «Менә давылның чыны килде»,— дип уйлады, тәне эссе- ле-суыклы булып китте. Ул, таягын эләктереп, титаклый-титаклый, Шаймиевкә таба атлады.
— Нәрсә дидем мин сезгә? — дип каршылады аны Шаймиев.
Кәрам сүзнең ни турында баруын шунда ук аңлады һәм:
— Бетте бит, иптәш Шаймиев, соңгысын төяттек, ә тегесе чыннан да симәнә бодае,— диде.
Секретарьның күзләре зәһәр ялтырады.
— Әллә сез мине бүген дөньяга килгән дип беләсезме? Симәнә бодаен нигә колхозчыларга өләшәсез?
Ул капкадан чыгып килүче олауны туктатты да йөк өстендә утырган үсмер егеттән:
— Каян төядегез моны? — дип сорады.
Авыл халкы хәйлә беләмени. Туп-турысын әйтеп салмасынмы!
— Әнә тегеннән, амбар буеннан,— диде, чыбыркы сабы белән төртеп үк күрсәтте егет. Шәймиев кул селтәде, олау китеп барды. Ул бераз ераклашу белән, Шәймиев тугарылып китте. Яхъяны да, Кәрамны да эт итеп сүгәргә тотынды:
Саботажниклар, инцидент тудыручылар сез, республика масштабында уйлый белмисез! Үз туныгызны бөркәнеп яшисез, ашлыкның һәр граммы өчен көрәш барганда политик сукырлык күрсәтәсез! Өйрәтеп бетергәннәр иркәләп, назлы барышня кебек. Иптәш Курмашов, кичке алтыга составыгыз белән бюрога! Бу төлкене дә ияртегез. Күрсәтермен мин сиңа беренче секретарь күзенә ничек төтен җибәрергә!
Шәймиев Яхъя белән Кәрамны утлы табада биетте дә китеп барды.
Секретарь машинасы, тыкрыкны төшеп, урамга борылгач. Кәрам кулын селтәде:
— Адәм тиресенең базарга чыкканы юк әле,— диде.
Яхъя бер сүз дә дәшмәде. Мотоцикл кабызды да Атлан тавына таба элдерде. Колхоз председателен ничек тә эзләп табарга, бюрога барган- ♦ чы киңәш-табыш ишетергә кирәк иде. =
Күптән түгел явып узган яңгырдан соң көннәр кинәт утырып китте, 5 әбиләр чуагы башланды. Тауга күтәрелә торган басу юлы асфальтыңа 5 биргесез. Мотоцикл, канатлы кош кебек, Атлан тавына омтылып, оча гына. Колак төбендә жил сызгыра. Яхъя күн перчаткасын кияргә оныткан иде. Җиң эченнән бөтен тәнгә жил өрә, комбинезонының арты =; мендәр тыгып куйгандай кабарган. Юлның ике ягында да бодай. Аның 5 уңышы әллә кайчан дәүләт амбарларында. Шәп чыкты моннан, егерме < бишәр центнер, житмәсә —ак бодай. Хәзер басу тулы салам чүмәлә- < ләре, жепкә тезгән төсле, бер генә турыга төшерелгәннәр. Алар арасы- “ на. урыны белән, сөрергә дә кергәннәр инде. Саламын басу читенә чыга- ♦ рып бетермичә, бер сабан да кертмәскә дип килешкәннәр иде дә бит. = Нишлисең, тракторларны тик тотасы килми, аннары, иртәрәк тунга = сөреп калу да хәерле. Сентябрьгә чаклы сөрелгән жнргә ни җитә. ,» Басуларга күз йөртә-йөртә, Яхъя әнә шулай уйлады һәм мотоциклының >• үрне алдыра алмыйча ухылдап, тыкылдый башлавын сизенеп, икенче - тизлеккә күчте. Атлап тавын бик җиңел менде мотоцикл. Алда өстәл о кебек тигез басу башланды. Әнә, каенлык янында, комбайннар да * күренде. Алар, кыр казлары кебек тезелешеп, болан таба киләләр, ө Шушы каенлыкта язгы чәчү төгәлләнеп, чәчүлекләрне кабул иткәч. = механизаторлар бәйрәме ясый алар: чәчү батырына, алдынгыларга бүләкләр тапшырыла. Тел ачкычлары ачыла механизаторларның. Рамай х Ибраһимовичка, Яхъяга күңелдә йөрткән рәхмәт һәм үпкә сүзләрен әйтеп бетерәләр, эч серләрен чишәләр. Киләсе елда һәркем үзенең чәчү батыры булачагына ышандыра, ант итә. Шунысы кызык, әле беркемнең дә ике сл рәттән чәчү батыры була алганы юк. Елның елында чөеп кенә торалар чемпионнарны. Тырышырлыгыц да бар чәчү батыры уракка төшкәнче жылы якларга бушлай санаторнягә бара, ул кайтуга ишегалдына ике машина каен утыны кайтарып аударылган була. Анысы да түләүсез. Ә бу кыр ягында утын дигән нәрсәнең нинди бәядә йөргәнен үзе шунда яшәгән кеше генә белә. Хәзер генә ул күп кеше өй җылытуны да газга көйләп бара.
Борчак чәчәк атканда яки кузакланганда терлекчеләрнең дә күңелләрен күрәләр. Ярты еллык йомгакны каенлык аланында ясыйлар. Бусына, сельпо белән сөйләшеп, хатын-кыз кызыгырлык товар белән әллә ничәшәр магазин китерәләр. Кичкә бөтен авыл халкы шушында менеп бетә. Башка бригадаларны автомашина белән ташыйлар Бусы үзенә күрә бәләкәй бер сабан туена әйләнә. Бу көнгә хәтта читтән кунаклар да кайтырга гадәтләнеп киттеләр Бер-ике бәйрәмнең ямен җибәрүчеләр дә булды. Аннары ансының да рәтен таптылар. Дежур машина куйдылар, тәртнн сакларга нык куллы кешеләрне билгеләделәр. Тез буыны йомшаган, тугарыла башлаган кешене шундук авылга — өенә илтеп куя торган булдылар. Үзеңне тота белмисеңме — син бәйрәмнән мәхрүм!
Мотоцикл белән тигезләнүгә алдагы комбайн туктады Штурвалда — чегән кебек каралган Җәмил абзый Ул күперчектән төшүгә, башка комбайнчылар да килеп жнтте. Исәнлек-саулык сорашкач, Яхъя яларга район комбайнчылары, колхоз комбайнчылары ярышын чагылдырган икс бюллетень сузды һәм
— Рамай Ибраһимовнчиы күрмәдегезме? — дни сорады.
— Иртәнге якта булды ул монда. Ләкин кая киткәнен әйтмәде,— диде Җәмил.
Яхъя эшләп торган мотоциклына таба китте. Ул кире борылганда комбайнчыларның берсе:
— Комиссарның нишләптер кәефе юк әле, йөзе сүрән,— диде.
Ә Яхъя башында бер уй кайный иде: кайда икән Рамай Ибраһимо- вич? .Ул салам эскертләүчеләр, камыл лущить итүчеләр янында, хәтта умарталыкта да булды. Аннары, аптырагач, сигез чакрым ераклыктагы Шыгай бригадасына китте. Бу арада председатель культуралы көтүлек белән җенләнеп йөри иде. Инеш буендагы, язын су баса торган сиксән гектарлы участокны киртә белән әйләндереп алып, шунда ясалма яңгыр яудыру установкасы да кайтарткан иде. мөгаен, шуны сынап йөри торгандыр, дип уйлады. Шыгайга таба, олы юл буйлап, очты гына Яхъя. Шыгай тавы башына җиткән иде, аста, күпер буенда, председательнең «Волга»сы күренде. Яхъя, иркен сулап, сәгатенә карады Биш туларга унбиш минут иде.
Рамай Яхъя сөйләгәннәрне тыныч кына тыңлап торды, ара-тирә аның куе кара кашлары ук җәяседәй киерелде. Алсу, чибәр битенә кызыл йөгерде. Күзләре уйчанлады. Яхъя сөйләп бетергәч, ул яңгыр яудыру агрегатын көйләүче СМУ эшчеләренә кычкырды:
— Бетерми китмәгез! Мин таң белән килеп җитәрмен, иртәгә әбизә- тельнс сыныйбыз! — Аннары Яхъяга:—Нишләп мотоцикл белән йөрисең? — диде.
— Болай җиңел бит, көн дә коры.
— Алайса, берәрсенә кертеп куй да әзрәк юынып ал, югыйсә, җен кебек булгансың.
Яхъя мотоциклын югары очтагы кырый йортка кертеп куйды да буада кулын-битен юды.
Барышлый идарәгә сугылып, Кәрамны да эләктерделәр. Район үзәгенә егерме минутта килеп җиттеләр. Әле вакыт бар иде. Беренче секретарьның тәртәне кинәт болай зиректән бөгүе Рамайның күңеленә шик-шөбһә салган иде. Ул, юк эшне бар итеп, гомер буе бергә эшләгән район Советы башкарма комитеты председателе Вәрәшовка сугылып чыгарга булды Кабинет ишеген ачып, рөхсәт сораганда, Вәрәшов телефоннан кем беләндер сөйләшә иде. Рамайга, әйдә, әйдә, дип баш какты. Рамай, гадәтенчә, Вәрәшов алдына барып утырмады, ишектән керүгә туктап калды. Вәрәшов телефон трубкасын шап итеп куйды да Рамайга гаҗәпсенеп карады.
— Син нәрсә, Рамай Ибраһимович, балтасы суга төшкән оста кебек тораташ каттың? Кил. утыр, тыңлыйм ни йомыш?
— Сездән яшерен-батырын түгел, иптәш Вәрәшов, йомышсыз кердем әле бу юлы Югыйсә, очрашабыз, йомышны йомышлыйбыз да вәссәлам. Менә ничәмә еллар дөнья камыты сөйрибез. Уйлап караганыгыз бармы? Безнең мундирларны салып, Рамай, Габделхак кына булып, һич югында, гап-гади коммунистлар булып, тугарылып, йөрәкләрне ярып салып кайчан сөйләшкәнебез бар’ Унике ел эшлибезме инде хәзер?. Бер-ике тапкыр сөйләштекме икән?
Ап-ак чырайлы, чәчен кырдырып йөртүче, какча гәүдәле Вәрәшов урыныннан сикереп торды һәм Рамай янына килеп басты, аның йөзенә иелеп карады, елмаеп:
— Соң син инде байтактан уразада, әллә төшердеңме, шайтан? — диде Рамай, кулындагы эшләпәсенең читен бөгәрли-бөгәрли:
— Төшергәннән дә хужы әле, коточкыч! — диде һәм Рәшат Галиевич белән ике арада килеп чыккан әлеге хәлне сөйләп бирде дә:
— Габделхак Шакирович, минем гомердә күп секретарьлар алма-шынды, барысы белән дә уртак тел таптым. Ниндирәк кеше соң ул Рәшат Галиевич? — дип сорады.
— Анкета данныйларыннан башка мин дә әллә ни белмим Рәшат
' Галиевичны. Обком тәкъдим итте .— Вәрәшов кулларын җәеп җибәрде һәм:
— Син Маклаков кебек кеше көткән идеи дә, андыйларны бездә күп тотмыйлар шул, хәзер югары үрләт »ләр Михаил Федоровичны ЦКга, авыл хуҗалыгы бүлегенә алганнар хәзер. Күрдекме, обкомда да ♦ озак кунакламады. Баш та. тәвәккәллек тә. оештыру сәләте дә шәп иде = аның... Ә син, борыныңны төшермә. Рәшат Галиевич, кешеләр, хуҗалык- 5 лар белән яна таныша. Ул да җаен алыр,— диде.
— Соң, Габделхак Шакирович, бу очракта мин нишлим?
— Гаеп миндә диген, сүз куертма. Беренче секретарьларның мин н дә ниндиләрен генә күрмәгән? У-у-у! — диде Вәрәшов һәм сигарет ка- - бызды.— Бюро членнары алдында сүзен сүз итү өчен акны кара дип § исбатлаучылары, әйткән һәр сүзенә бюро членнарын ярхәмикә алла < дип әйттереп торучылары белән дә эшләгән бу баш... Ә мин сине ничек < тә екмаска тырышырмын. Чөнки, үзеңнең сөйләү буенча, дөреслек х синен якта. Тагын, Рәшат Галиевич пластинканың кайсы ягын куя ♦ бит әле... ’ х
4
Рамай чыгып киткәч, Вәрәшов зиһенен җыя алмыйча, кояшка кара- х ган зур тәрәзәгә таба башын борып, беравык уйланып утырды “
Маклаков киткәннән соң, обкомның районга беренче секретарь итеп х Шаймиев кандидатурасын тәкъдим итүен ишеткәч, дөресен әйтергә ки- ө рәк, Вәрәшовның күңелендә ниндидер ризасызлык хисе дә. шнк-шөбһә = дә туды Михаил Федорович Маклаков Шаймиев турында сүз арасын п да. сүз җае белән Вәрәшовка сөйләгән иде. Михаил Федорович фикер- х ләрен төптәнрәк тагын бер кат уйлаганда Шаймиев аның күз алдына әллә ничә төрле булып килеп баса Бер карасаң, ул. ал-ялны белмичә, бер хуҗалыктан икенче хуҗалыкка чаба, эш өчен яна. дөрли Икенче карасаң, вак кына мәсьәләләр белән мавыгып китә лә сәүдәгәргә, экспедиторга әйләнеп кала, киңәшмичә генә, уйланмаган нигезсез ка-рарга килә, шуны көчләп бюро членнарына тага башлый. Әмма ул аны чын күңелдән, инанып, партия исеме белән, яхшылык кылам дип эшли.
Семья бәхете дә юк бугай
Ләкин ни булса булды. Шәймиевне Вәрәшов киң күңел белән, бер йөкне бергә, әле төптән җигелеп тартырга тнешле-кеше итеп каршылады Коммуналь хуҗалык мөдиренә генә ышанмады, беренче секретарь яшәячәк квартирга тиз генә ремонт ясатуны да үз контролендә тотты.
Беренче килгән көнне, бюро членнары белән танышып сөйләшкәннән соң, Шәймиевне хатыны белән бергә кичке чәйгә чакырды Рюмка кырына иреннәрен генә тидереп байтак сөйләшеп утырдылар Ш.шмиев- нең хатыны Сания — коен куйган чибәр — күбрәк Вәрәшов хатыны белән сөйләште. Бераздан алар иркенләп сөйләшегез дип, икенче бүлмәгә үк чыгып киттеләр.
Алар артыннан зал ишеге ябылу белән Шаймиев болай диде:
— Габделхак Шакирович, кайсы председатель нык утыра, гомумән һәркайсыиа характеристика биреп чыксагыз иде?
Яна урынга җитәкче булып килүче өчен гадәти сорау булганга, Вәрәшовның моңа артык исе китмәде, ул һәр председатель, совхоз директоры, партоешма секретарьларының көчле, көчсез якларына тукталып. аларның эшчәнлеклэрен.» үзенчә бәя бирде. «I Май» колхозы председателе Вильданов кандидатурасына җиткәч кенә Шаймиев, килешергә теләмәгәндәй, башын чайкап куйды.
— Артык шапырынмыймы? Верховный Совет депутаты, райком члены Еллар буе газет битеннән төшми Башы әйләнмиме? — диде.
— Юк, Рамай Ибраһнмовнч андыйлярдан түгел.
— Карарбыз... Сез ана просто гашыйктыр.
— Камытны нык тарта торган йөк аты.
— Арымаганмы әле, барыр чамасы бармы?
— Юк, әле ул тагын бер ун ел шул камытны тартачак.
— Күп куясын, ул бит инде кырык тугызынчы елдан бирле эшли. Вәрәшов көлеп җибәрде:
— Рәшат Галиевич, беләсезме нәрсә, ул «1 Май»ны коммунизмга алып чыкмыйча камытны салмыйм, ди.
— Колхозлап чыкмыйлар коммунимзга, күмәкләп чыгалар. Шуңа күрә дә ул коммуна дип атала.
— Нигә, Рәшат Галиевич, минемчә, гади генә, безнең җирлектә алсак, мәсәлән, авыл хуҗалыгында, коммунизмга, именно, колхозлап, совхозлап чыгачаклар. Берсе алдан, берсе арттан, әмма барысы да берьюлы түгел.
— Ә минемчә алай түгел. Коммунизмның материаль-техник базасы бишьеллыклап тагын да ныгыймы, бу өлкәдә гигант адым ясаламы, ясала. Димәк, кайсыдыр бишьеллыкта без коммунизмның тулы тантанасына киләчәкбез һәм ил буенча. Бер генә илдә социализм җиңә алган икән, бер илдә коммунизм да җиңәргә тиеш.— Шаймиев тавышын күтәрә төште, Вәрәшовка зәңгәр күзләрен төбәде һәм:—Әллә теоретик яктан дөрес түгелме? — дип сорады. Вәрәшов өстәлдәге рюмкага кулы белән сузылды, ләкин ягылмады.
— Теоретик яктан дөрес. Мин бит практик кеше, коммунизмны практик төзүче кеше буларак әйтәм. Тәҗрибә минем яклы. Аннары. Рәшат Галиевич, менә болай да уйлап карыйк әле: җир шарындагы барлык илләр, һич югында, АКШ, Англия, ФРГ, Япония социализм юлына аяк басмыйча, бер илдә, конкрет алганда безнең илдә коммунизмның тулы җиңүенә килергә мөмкинме? Дөрес, без коммунизм төзү стадиясендә. Ә ул стадия мин әйткән чорга кадәр дәвам итсә? һәм ул шулай булачак та. Җир шарындагы барлык хезмәт кешесе азат хезмәткә ия булганда гына алга киткән социалистик илләр башлап коммунизмга чыгачаклар. Ә капитал богауларын өзмәгән күпме миллионнар бар? Аларга ярдәм итү — бу безнең интернациональ бурычыбыз. Ул бурычның ниндилеген, күләмен һәм аның ничек тормышка ашырылуын сез үзегез әйбәт беләсез...
Шәймиевнең күзләре зур булып ачылды.
— Читләтеп булса да көнбатыш ревизионистлары исе килмиме мон-нан?— диде ул, нигәдер пышылдап һәм аннары болай дип сорады:— Партия сафында тагын бер чистарту кирәк түгел микән? Килде-китте интеллигенция күбәйде хәзер партиядә.
— Нигә андый чистарту? Партия сафына кабул ителүчеләргә таләп- чәнлекне көчәйтергә, кандидатлык стажын озайтырга кирәк... Интелли-генция мәсьәләсенә килгәндә, мин принципиаль каршы: алар кемнәр? Шул ук эшче-крестьян балалары. Потомственный интеллигенция вәкилләрен хәзер бармак белән генә санарлык һәм аларның да күбесе революциянең беренче көннәреннән үк совет властен кабул иткән, аңа хезмәт иткән кеше балалары. Профессор Камайны гына алыгыз. Идел грузчигы улы, беренче профессор, ә үзе кызыл агитатор...
— Шулай да партия сафларын тагын да ныгыту кирәк.
— Бу инде икенче мәсьәлә, Рәшат Галиевич, чистарту түгел... Дөрес, әле партия сафына үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, бары шуның өчен генә керүчеләр дә бар. Ләкин алар партиянең олы тормышы адымына иярә дә, җитешә дә алмыйлар. Иртәме, соңмы, андыйларның чын йөзе ачыла һәм алар, кем әйтмешли, борттан ыргытылалар...
Шаймиев Вәрәшовның бу фәлсәфәсенә кушылмады, аны куертырга теләмәде булса кирәк, өстәлдәге нечкә билле кечкенә генә хрусталь рюмкага үрелде дә:
— Соңладык та бугай, я, танышу хөрмәтенә,— диде. Алар, хатыннарына әйтмичә генә, рюмкаларын бушаттылар.
...Зеңгелдәп телефон чылтыравы аның уйлар җебен кинәт өзде. Вәрәшов телефон трубкасын алды. Рәшат Галиевич иде.
— Сәгать алты ноль нольдә бюрога! — диде ул кырт кына. ♦
X 3
Алар өчен генә җыелган булып чыкты бу бюро. Өчесе дә бюро 5 членнары белән ияк кагып кына исәнләштеләр. Стена буендагы урын- 5 дыкларга утырышып бетүгә, Рәшат Галиевич аягүрә басты һәм өстәлгә н ике куллап таянып сүз башлады: а.
— Иптәшләр, бюро членнары! Сезнең күбегез бу гадәттән тыш бю- ч роның чакырылу сәбәбен белеп тә бетермисез булыр. Таныштырам, < шуннан нәтиҗәне үзегез ясагыз. Үзегезгә мәгълүм, ашлык тапшыруның < хәлиткеч көннәре. Бүген-иртәгә республика хөкүмәтебезгә рапорт бирер- “ гә тора. Соңгы центнерлар өчен көрәш бара. Әнә шундый көннәрдә ♦ безнең хөрмәтле Рамай Ибраһимович, аның кубызына биюче партоешма х секретаре Яхъя Курмашов, баш бухгалтер Кәрам Фәрхетдинов райком = бюросы тарафыннан җиткерелгән план-заданиеие күрәләтә өзделәр. Аларга ярдәм йөзеннән бүген иртән колхозга егерме машина җибәрдем. э. Беренче рейс киткәнче үзем шунда булдым. Икенче рейсны да шуннан °* төяргә куштым. Ә бу акыллы башлар нишләде дисез? Икенче рейска ® килгән машиналарны буш җибәрәләр, ашлык була торып төятмиләр х Менә бу хәлне, иптәш бюро членнары, политик яктан ничек бәяләргә* ө
Рәшат Галиевич капыл гына урынына утырды. Нечкә ак бармак- « лары арасына кыстырган юан кызыл карандашны биетеп, бюро член* нарына күз йөртеп чыкты. Авыл хуҗалыгы производство идарәсе >; начальнигы Урмакаев башын Рамайга таба борды, күзенә төшеп торган чәчен бер якка сыпырып куйды да:
— Председательне тыңлап карыйк, пи дип акланыр икән? — диде.
Рамай исәп-хисап блокнотын кулына тотып утыра иде инде, шуны алга таба рак сузып урыныннан күтәрелде. Ул сүз башлыйм дигәндә генә, ак кәгазь битенә нәрсәдер сызгалап утыручы Габделхак Шакирович дәште:
— Икмәк балансың белән таныштыр әле. Шуннан бәлки берәр нәрсә ачыкланыр,— диде.
Рамай блокнот битләрен актарып, бүген иртәнгә булган оператив мәгълүматлар сводкасын алды (аны Кәрам һәр көн эшләп куя иде).
— Безнең бөртекле-кузаклылар,— дип сүз генә башлаган иде, тамак төбенә нидер утырды, авызын тотып йөткереп алгач кына бераз җиңеләйгәндәй булды,— бөртекле-кузаклылар барысы 1700 гектар, уртача уңыш 20дәп аз гына артыграк. Бөртеклеләрне уру бетте. Валовой сбор 34.160 центнер, тагын 90 гектар тары урасы бар. 16 шар центнер чыгып бара. Аннан 1440 центнерлар чыгар дип көтәбез Шулай итеп, барлык җыем 35.600 гә җыела. Икмәк тапшыру планы — 14 мең. Бүгенге көнгә тапшырылды 21 мең 200. Планнан тыш 7 мен 200. Бер гектардан дәүләткә тапшыру 12 ярым центнер тирәсе. Симәнәгә салынды 5100 центнер, колхозчыларга сатарга 2520 центнер, зачетный вес өчен 700 центнер китте. Чүпкә чыкты, өч проценттан, 1023 центнер. Фуражга кала 5 мең. Шартлы һәр терлеккә бер дә ике центнер Бездәге терлекнең саны сезгә мәгълүм инде. Әнә шулай такыр кала быел да фураж...
Рамай сүзен әйтеп бетерә алмады, Рәшат Галиевич сикереп торды:
— Без сездән фураж күпме кала дип сорамыйбыз! — диде ул, күзләрен елтыратып.— Ни өчен райком тарафыннан җиткерелгән задание- не үтәмәдең? Райком кушкан сиңа закон түгелмени?
— Әлбәттә, закон, Рәшат Галиевич. Әмма дәүләткә ашлык тапшыру буенча мин партия алдында да, хөкүмәт алдында да коммунист, җитәк-
в. «к. у.» м 1.
81
че буларак үз бурычымны үтәдем дип саныйм, һәр гектардан 12 ярым центнерны кайсы хуҗалык тапшырганы бар?..
Рәшат Галиевич шапылдатып өстәлгә сукты һәм ысылдап:
— Постой, постой!.. Без сорыйбыз әле монда, сез түгел. Сез конкрет сорауга конкрет җавап бирегез! — диде.
— Конкретмы? Минем партиядән яшереп бер уем да юк. Конкрет булса менә шул: хәзерге заманда, мөмкинлекләр бар чагында, минем колхозны сугыштан соңгы беренче еллар көненә төшерәсем килми. Ай, авыр булды бу көннәргә аяк басуы, Рәшат Галиевич. Уйламыйча һәр бир дигәнгә мә дип торсаң... Ә колхоздан кемнәр, ниләр генә сорамый, әле дә түзә инде колхоз сырты Ярык тагарак янында калуыңны көт тә тор. Ашлык тапшыру белән безнең вөҗданыбыз пакь. Туфрак бонитеты безнеке кебек үк булган колхозларда уңыш түбән, аларның дәүләт планнарын да тартып-сузып үтәүләренә, үти алмауларына без гаеплеме? Алар өчен без иза чигәргә тиешме? Эшләсеннәр алар да адәм рәтле итеп. Икмәк тапшыру белән без районга да. республикага да булыштык инде. Соңгы чиккә кадәр.— Рамай блокнотын кесәсенә тыга- тыга беренче секретарьның күзләренә текәлеп карады һәм сүзен дәвам иттерде:— Мин бит сезгә теге киңәшмәдән соң хәлне аңлаттым кебек, Рәшат Галиевич. Сез үзегез мең ярымын ташларбыз, дидегез. Ничек инде ул иртәнге акыл кичкә ярамый?
Аның сонгы сүзе Рәшат Галиевичны чыгырыннан чыгарды булса кирәк, ул, өстәл арасыннан узып, Рамай алдына килеп басты, күзләре белән Рамайны бораулады.
— Аңлашылды. Үзегезне генә акыллыга саныйсыз, ә без, бюро член-нары...—диде ул сузып. Аннары Яхъя Курмашевка дәште:—Ә сез нәрсә карадыгыз, партия җитәкчесе?
Яхъя торып басты, җитен кебек тыңламас чәчләрен сыпырды, бер аягын бөгә төште, костюмының итәкләрен тартып куйды.
Рәшат Галиевич.— диде ул, тамак кырып.— Рамай Ибраһимович минем фикерләрне дә әйтте. Тик бер генә нәрсәне онытты бугай. Әле безнең шактый тары бар. Аның берәр мең центнерын сатарлык рәт булырга тиеш безнең.
Рамай аңа күтәрелеп карады һәм:
— Ф\ражга кертеп исәпләнгән бит инде ул. Комбнкормага алыштым рыласы фонд ул.— дип, аның сүзен шундук өзде.
— Монысын мин исәпкә алмаган идем. Рамай Ибраһимовичның бу фикере белән дә кушылам.— дип сүзен бетерде Яхъя. Рәшат Галиевич аңа нечкә озын бармаклары белән төртеп күрсәтә-күрсәтә көлә-, башлады.
— Карагыз! Ха-ха-ха!.. Типичный карманный секретарь!.. Колхозы председателе кесәсенә салып куйган бит үзеңне, башың да күренми! — Рәшат Галиевич кинәт Кәрамга дәште:— Я. син ни диярсең икән, хөрмәтле главбух? Син идең бит айда, ындыр табагында башкомандую- шин. кәмит күрсәтүче карт белән бергә! Ни өчен машиналарны кирел бордың5 Взвод командирына син әйткәнсең бит бездә бүтән ик.мәк юк дип. Совхозга да юлны син өйрәткәнсең... Кем хокук бирде сиңа ул машиналар белән командовать итәргә?
Кәрам мондый җил-давылларны шактый күргән кеше иде инде. Ул. көр тавыш белән, куркып-ннтеп тормыйча җавап бирде:
— Юкны юк дими, ни дисең инде. Ындыр табагында ашлык югыяя уз күзегез белән күрдегез. Симәнәне төятегез дисәгез, төятер идемй^ Шоферларның башлыгы кайда икмәк бар икән дигәч, ни дим. белгәннең әйттем. Совхозда икмәк күп әле. дидем. Шунда барыгыз дип лейтенанм ка команда бирергә мин үзем дә старшина гына, отставной.
Кәрамның бу сүзләрен ишетү белән секретарьның ак йөзенә тимгелче тимгел кызыл йөгерде.
— Утыр!.. Утырыгыз’.—диде ул Яхъяга да, кулы белән ишарәләп. Аннары кан качкан аксыл иреннәрен биетеп сөйләп китте — Мәсьәлә аңлашылды кебек. Ягез, бюро членнары, кем нинди тәкъдим кертә?
Башлап Урмакаев торып басты. ф
— Иптәш Вильдановның бу поступкасы мина бөтенләй аңлашыл
мый Райком члены, республиканың Верховный Советы депутаты шун- § дый юлга бассын әле! Бик дөрес бәяли сезнең поступокны Рәшат Галиевич. Әйе, күрәләтә саботаж бу Икмәк юк ди! Уборкасы бетмәгән. * Биш мең центнерны фураж дип саклый. Акыллы баш! Монда башына 5 чүбек тутырылганнар утыра дип беләсезме әллә сез! Икмәк ашатып £ кем дә терлек асрый аны' Менә сез аннан башка, терлекчелектәге < алдынгы технологиягә таянып асрагыз терлекне! һәм без моңа өйрә- 5 тербвз. Тәкъдим шул. Җиткерелгән планны сүзсез үтәтергә. Тагын = 1400 калганмы әле?.. Менә шуны ике көндә чыгарсын, ә боларны коры 2 җибәрү ярамый Председательгә, партоешма секретарена шелтә бирер- ф гә кирәк Аннары, иптәш редактор, башкаларга сабак булыр, боларны район газетасына саботажниклар дип язарга да кирәк "булыр. Прәме ® башын шулай дип куеп, эре хәрефләр белән,— диде ул, кырында утыр- с ган редакторга иелә төшеп. Аның бу фикерен Рәшат Галиевич та хуп- ч лап баш иде. ' *
Оештыру бүлеге мөдире Шәяхметов сүзен кыска тотты. к
— Мин монда нинди дә булса партия жәзасы бирерлек әйбер »
күрмим Шушында тикшерү белән канәгатьләнергә кирәк, Рәшат и Галиевич,—диде ул. *
Пеләш башын кулъяулыгы белән сыпыра-сыпыра, Габделхак Шаки- я рович урыныннан торды «
— Мин Рамай Ибраһнмовичның икмәк балансын язып бардым һәм * үзебездәге оператив мәгълүматлар белән дә чагыштырдым. Дөрес алар. Сыгарлыгы сыгылган инде бу колхоздан. Тик мине бер нәрсә борчый: киләсе ел уңышы турында кайгырту җитми сездә, Рамай Ибраһимович. Кара инде туңга сөрүне. Урак бетеп килә. Әле 50 процент та тунга •өрелмәгән. Салам җыюның рәте юк. Бәрәңге алырга керешмәгәнсез...
Габделхак Шакирович сүзне агымдагы эшләр тирәсендә куертты, <олхозны сөтнең маплылыгы түбән булу, терлекләрне җәйләүдән фермаларга күчерүгә хәзерлекнең начар булуы, йомырка алу кимү өчен иә тәнкыйтьләде. Сизеп утыра Рамай, бюро членнарының игътибарын төп мәсьәләдән читкә юнәлтергә тырыша. Карт төлке, хәйләкәр. Беренче секретарьның фикере белән килешмәсә, гел шулай эшли ул. Рамай җиңел сулыш алып куйды. Габделхак Шакирович җәза бирү мәсьәлә- .сн кузгатмады, урынына утырды. Тик Рәшат Галиевич моны көтеп орган икән, нәзакәтле генә сорау бирде
— Ә сез нинди партия җәзасы бирергә тәкъдим итәсез?
— Мин Тәлгат Шәяхметович фикеренә кушылам...
Габделхак Шакировичның бу җавабыннан соң беренче секретарь- |ың йөзенә тагын кызыл тимгелләр бәреп чыкты. Ул тешен кысты һәм 5ашын югары күтәрде
— Тәк, икс тәкъдим булды. Берсе—шелтә, икенчесе — тикшерү бе- 1ән чикләнергә.— Ул йөткереп алды — Менә нәрсә дим мин сезгә, •юро членнары. Либеральләр без. Ә либерализмның, аеруча ашлык апшыру чорында райком бюросының либерализмы партия өчен бик ыйммәткә төшә. Ашлык фронтында инцидент тудыручыга, күрәләтә аботаж юлына басучыларга выговор!.. Выговор!.. Тикшерү белән чик- 1әнүсн әйтеп тә тормыйм! Юк. килешә алмыйм мин сезнең белән, бюро леннары —Ул йөзен каратут баскан озын буйлы икенче секретарьга аран сүзен дәвам иттерде;—Дәүләткә ашлык тапшыру чорында КПСС ■айкомы күрсәтмәләре белән исәпләшмәгән һәм күрәләтә саботаж, әйе, йе, саботаж юлына баскан өчен колхоз председателе Вильданов, парт-
оешма секретаре Курмашев, баш бухгалтер Фәрхетдинов иптэшлэрга учет карточкасына язып каты шелтә белдерергә! Тавышка куям, кем дә кем шул тәкъдимне яклыйбыз ди, шул бюро членнарының кул күтәрүен сорыйм.
Рәшат Галиевич бюро членнары өстеннән берәм-берәм күз йөртеп чыкты. Башлап Урмакаев кул күтәрде. Аңа башкалар да иярде.
— Каршылар? Юк... Ә сез?
Ул Тәлгат Шәяхметович белән Вәрәшовка дәште. Алар бер якка да кул күтәрмәделәр. Икесе өчен дә Вәрәшов җавап бирде:
— Без битараф калабыз... Андый хокук та бар бит әле безнең,- диде елмаеп.
Шул чак Кәрам урыныннан торды һәм кулын күтәрә-күтәрә сорау бирде:
— Рәшат Галиевич, ә ул каты шелтәне минем кайсы кенәгәгә язарсыз икән?
— Ничек?!.
— Тәк просто, мин бит партия әгъзасы түгел.
Кәрамның бу жавабыннан Шаймиев аптырап калды, авызы ачылды, ләкин сүзе чыкмый торды. Аннары, ишеккә төртеп күрсәтеп: I
— Олагыгыз! — дип кычкырды һәм Рамай белән Яхъяга да кул болгады:—Барыгыз, бусы акыл булсын,— диде.
Алар чыгып китү белән Рәшат Галиевич оештыру бүлеге мөдире белән район Советы башкарма комитеты председателенә ташланды, аларны либерализмда, беренче секретарь тәкъдимен якламауда гаепләде. Шәяхметов та, Вәрәшов та бер сүз дәшмәделәр. Яна килгән секретарь белән беренче көннәрдән үк конфликтка керәселәре килме иде аларның.
5
Башка районнарда эшләгәндә Рәшат Галиевич бюродан соң үзендә ниндидер бер канәгатьләнү, файдалы эш башкару хисе тоя иде. Бүген менә монда, яңа җирлектә үткәрелгән беренче бюродан соң ул канәгатьләнү тоймады. Киресенчә, авыр физик эш белән йончылгандай сизде үзен. Бюро членнары таралу белән башы авырта башлады, тамак төпләре чатнады. Графиннан салып су эчмәкче булды. Ләкин су көнозын торып җылынган иде, иренен генә тидерде дә, стакандагы суны ачык тәрәзәгә үрелеп карап урамга сипте. Ике чигәсен тотып, встал артында байтак утырды. Юк. Вәрәшов белән оештыру бүлеге мөдиренең бүгенге бюродагы кыланышлары ошамады аңа. Казан партия мәктәбендә бергә укыган дусты Иргиз Шәехович әйткән иде аңа: «Авыр булачак сиңа, Маклаков алымы белән синең эш стилеңдә күк белое җир кадәр аерма. Үз тәртибеңне керткәнче авыр булыр. Иң мөһиме — бюро членнарың авызыңнан ни чыгасын көтеп торсыннар, шуңа кул күтәрсеннәр. Онытма, бюро членнарын Маклаков алымына күнеккәйЛ Алар һәркайсы диярлек үзенчә фикер йөртергә өйрәнгән кешеләр»- Хәзер обкомның авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләүче Иргиз Шәеховия- нын шул сүзләре әле кичә генә әйтелгәндәй колак төбендә яңгырап тора. «Урмакаевыи бөгүе авыр булмас, тиз сыгыла торганнардан, редакторы да шундый кешегә охшаган икенче, өченче секретарьларны» эчендә ни барын әлегә аныклау авыр. Ә Вәрәшов белән Шәяхметов үзсүзле кешеләр булса кирәк».
Рәшат Галиевич барлык бюро членнарының уңай, кире якларын үз бизмәненә салып үлчәп карады, барысын да күз алдыннан үткәрде. Күпме уйласа да ике фигура — Вәрәшов белән Шәяхметов башкаларны күмеп китте, күз алдына калку булып килеп басты. «Күрербез. ПөКЖ
үтүен көтте. Менә ул дагаланган биек үкчәле туфлиләре белән тык-тык ♦ басып залга узды. Рәшат аңа сокланып карады. Есенин гашыйк булып я мәдхия җырлаган каен кызы кебек зифа нде аның Саниясе. Төнлә сал- = кынайтып җибәргәндер, ахрысы, анын битләре яна пешкән кура җилә- гедәй алсуланган. s.
Ул аны моннан унике ел элек күрде. Урта мәктәптә, чыгарыш кичә- £ сеидә. Рәшат, партия мәктәбен тәмамлап, алар районында идеология ® секретаре булып эшли генә башлаган иде әле. Сания урта мәктәпне тәмамлаучыларны чирәм җирләргә китәргә чакырып чыгыш ясады, э ВЛКСМ райкомы исеменә язылган гаризасын мәктәп директорына * бирде. Аңа карап, аның тау астыннан челтерәп чыккан чишмә төсле ® саф тавышына мөкиббән киткән Рәшат бер мизгел югалып калды, * Шомырт кебек кара күзле, карлыгач канатыдай озын кыйгач кашлы, сөрмәләнеп торган озын кара керфекләре, тыйнак кына елмайганда бит очларының уймакланып чокыраюы, нигә төшеп күпереп торган кара бөдрә чәчләре, һәр әйткән сүзе саен тулып пешкән алмадай зур, тыгыз күкрәкләренең дерелдәп куюы Рәшатның зиһенен бөтенләй чуалтты.
Ул да булмады, кыз итагатьле генә итеп башын нде дә, менә бүгенгедәй, кырт-кыр өздереп басып, урынына барып утырды. Рәшат аны күзләре белән озатып калды.
Мәктәп директорынын колакка: «Рәшат Галиевич, сезгә сүз бирәбез,— дип пышылдавы гына аны фани дөньяга кайтарды. Ул сөйли белә нде. Бу юлы теле матур сүзләргә аеруча бай булды.
Чыгарыш кичәсе балына ул калмады Мәктәп директоры белән, укытучылар белән саубуллашты да район үзәгендәге бердәнбер кечкенә кунак бүлмәсенә кайтып китте. Башка көннәрен соңгы сеанска кинога керә нде. Бу көнне шыксыз таш клубка таба аягы тартмады. Кайтып, бераз китап укып ятты, аннары йокы баса башлавын сизеп, утны сүндерде. Ләкин йокы алмады. Күз кабаклары авырайса да, уяу ятгы. Күз алдында һаман шул кыз гәүдәсе... Сания, Сания .. Ул ябык куллары белән үзен кысып кочаклады. «Нишләргә соң, нишләргә?» Башта әнә шул уй кайный, өзгәләнгән күңел шуңа шашынып җавап эзли. Ул торып утырды, аяклары буяулы идәнгә тиюгә сискәнеп китте һәм яңадан йомшак одеалы астына чумды, ике кулын да баш астына куеп күзләрен йомды һәм саный башлады. Бер, ике, өч... Әллә ничә тапкыр Йөзгә кадәр санаса да, керфекләр җиңелмә калтыранудан туктамады. Әле Саниянең маңгаена төшкән бөдрә чуклар, көмеш кыңгыраулар моңы таратып, чыңлап киткән төсле. Юк. алай түгел, көлә икән Сания. Әнә Сания ниндидер елга яры буенда су коену костюмыннан гына йомры янбашларын уйнатып басып тора, бит очларын упчакландырыи, ак тешләрен ялтыратып көлә, үзе Рәшатны чакыра: «Кил инде, кил, нигә куркасың?» — ди... Ул да ана таба йөгерә, үзенең зур гына дәрә-
беренче секретарь тарткан якка тартмаска башларына тай типмәгән аларның. Мин дә үземә пулат салу өчен тырышмыйм бит. Барыбыз да коммунистлар»,—диде үз-үзен юатып. Шулай да зур, якты квартирына кәефсез кайтты ул. Ишек бикле нде. Инглиз йозагын ачып өйгә керде. Барлык бүлмәләрдә ялт итеп ут * яна. Кер тимәгән, ялтырап торган мебельләр ниндидер кадерле кунакмы көтеп зарыкканнар төсле, ал арда ятимлек сизелә. Рәшат Галиевич өс-башын чишенеп, өстенә җинел яшел бәрхет халат киде дә, бүгенге почтаны алып, диванга сузылып ятты. Тамагы да ачыккан иде, кухняга керәсе, буфетка габа үреләсе килмәде. Газеталар караштыра-караш- тыра: «Кая икән соң бу Сания?» —дип уйлады. Күңеленә шик тә төште: «Әллә монда да өлгергәнме?» Шул вакыт ишеккә кемдер кагылды. Рәшат башын диваннан күтәрде. Сания кайтты. Ул ишекне ябу белән өйгә, борыннарны ярып, затлы исле май исе таралды. Рәшат урыныннан тормады, бер кулына газета тоткан килеш, Саниянең залга
КАНАТЛАР ГАЛМ4СЫИ
жәле кеше икәнен онытып, үсмер малай вакыттагы кебек ана таба ашкына. Менә ул аны эләктереп ала. Сания, башын артка ташлап, аның беләкләренә ята, үзе, ике кулы белән йөзен каплап, никтер көлә, тыела алмый көлә...
Төне буе саташып чыкты Рәшат. Иртән юынганда да, ашханәгә! тамак ялгарга барганда да күз алдыннан Сания гәүдәсе, аның көлүе; китмәде. «Ә бит ул аның әле көлүен күрмәде, ишетмәде, чыннан да,, мичек көлә икән ул кыз?» Шул исенә төшеп, үзе дә елмаеп куйды.| Кабинетына кереп, берничә урынга шалтыратты. МТСларның үзгәртеп! корылган, техниканың колхозларга сатылган чоры иде. Ремонт базасы булып кына калган РТСларда тәрбия, идеология эше аксап килгән вакыт. Элекке кызыл почмаклар онытылып, күп урында ул ремонтчылар, мың тамак ялгап алу, тәмәке тарту урынына әверелгән иде. PTC парторгы белән ул шушы хәлләрне рәткә салу турында тәфсилләп сөйләште. Ә Сания турындагы уйлар һаман тынгылык бирми иде. Әнә ул елмаеп басып тора. Рәшат кинәт кенә телефон трубкасына үрелде һәм ВЛКСМ райкомының беренче секретарен үзенә чакырды. Очып, жиллэ- неп йөрүче яшь кенә секретарь шунда ук килеп керде. Райком белән райкомол бер үк бинада иде.
— Менә нәрсә, иптәш Рәхимов,— диде ул, райкомол секретаре каршысыиа килеп утыру белән,— сез кичә инструктор кирәк дигән идегез. Бик шәп кандидатура бар. Урта мәктәптән. Сания Вәлиева...
Кызның исемен әйтү белән Рәхимовның йөзенә кызыллык йөгерде.
— Беләм мин ул кызны,— диде Рәхимов йомшак кына.
— Белсәгез, шул кандидатурага ничек карыйсыз?
— Үзе риза булса?..
— Комсомолдыр бит ул...
— Билгеле.
— Бүген төштән сон минем янга керерсез, әңгәмәгә.
Райкомол секретаре бер сүз әйтмичә чыгып китте. Шул көнне сәгать икеләрдә алар Рәшатның төшке аштан килүен кабинет ишеге төбендә көтеп торалар иде. Рәшат кызга кул биреп, нәзакәтле гена* итеп исәнләште. Сания башта бик уңайсызланды.
— Әле кичә генә барлык классташларымны яткын жирләр үзләш-1 терергә чакырдым... Ә бүген?.. Килешеп бетәрме соң?
Рәшат күкрәк читлеген тарсынып типкән тыңламас яшь йөрәгеп салкын акыл белән йөгәнләп, дулкынлануын кыздан ничек тә яшерергә теләп:
— Районның өч меңнән артык комсомолы өчен сезнең менә монда, без әйткән урында эшләвегез кирәк, иптәш Вәлиева,— диде йөзен жнт- диләндереп. Рәхимов та анын сүзен куәтләде. Саниянең сөрмәле керфекләре тирбәлеп куйды.
— Комсомол кушкач...— диде ул, алсу иреннәрен кыймылдатыр Сания белән Рәхимов ишеккә юнәлделәр. Шул чак Рәшат түзмәде: fl
— Иптәш Вәлиева, ә сез бер генә минутка калыгыз әле,— дндь Сания кире борылды. Рәхимов ишекне сак кына ябып чыгып китте. J
Рәшат Саниягә урын тәкъдим итте. Үзе дә өстәл янына утырдЫ? кызның алсу йөзенә тутырып, сокланып карады һәм:
— Сания, әгәр мөмкин булса, кыскача гына үзегез белән таныштыр-сагыз иде,— диде. Биографиясен сөйләргә өйрәнеп беткән булып чыга ул. Сәйләндәй тезелгән тешләре арасыннан көмеш тәңкә чыңнарЫ# хәтерләтеп сүзләр агылды.
— Сугыш чыгасы таңда туганмын мин. Әти сугышка киткән. УказлМ мулла була торып. Дин белән алыш-бирешен өзгән иде инде. Сугышта» имгәнеп кайткач кына тагын ни диептер шул кәсебенә тотынды. Өнне* сугыш вакытында үлгән. Мине аның апасы карап үстерде. Ә әтиег кабат өйләнмәде. Мулла диеп берүк кимсетә күрмәгез. Дөньядагы и»
ire кеше ул минем өчен. Үзем 1954 елдан комсомолда. Менә быел эта мәктәпне тәмамладым.
Ах, ничек гүзәл син, Сания! Теш арасыннан бөркеп чыккан һәр үзен күңелләрне сихри мои белән күмә, күзгә күренмәс тылсымлы ф .елләр белән үзенә бәйли. Кемнәргә, нинди бәндәләр бәхетенә тудың, инди сулар эчеп үстең син, Сания! Рәшат тәкатьсез калды, күңелендә 3 /ган уйларга исем кушалмыйча теле көрмәлде, анкавы кипте. Шулай а ул үзен кулга алырга тырышты һәм якында, менә монда, үз каби- з стында, үз каршында утырган бу бәхет кошына омтылган, тартылган < унел ярсуын чак-чак тыеп:
— Сания, сезнең бүген ашыгыч эшегез бармы? — дип сорады, нын тавышы калтыранып чыкты. Кыз да моны сизде, алсу йөзе кызыл эмач кебек булды. Ул башын иде. Кип, ап-ак маңгаен бөдрәләр кап- ады. Төз, матур борын өсләренә тир бәреп чыкты. Ул аны кулына омарлап тоткан зәңгәр ефәк кулъяулыгы белән сөртеп алды.
— Юк, имтиханнар бетте инде... Ә нигә, абый? — диде ярым
семьялы кеше түгел,— диде ул 10 минутта кинотеатр янында
онланудан:
— Рәхмәт, абый, сезгә,— дип ишеккә таба атлады. Рәшат ишек 5ылганчы аның артыннан карап торды. Сания чыгып киткәч, кабинет- з бары аңа гына хас татлы, исерткеч хуш ис аңкып калды.
Нәфис, йомшак куллар җылысы китмәгән ишек тоткасына тотынып, әшат Галневич коридорга чыгып керде. Күңеле бөтен барлыгы белән 1зрәк кояш баюын, кич булуын теләде. Эш сәгатен тизрәк үткәреп ибәрү өчен пропаганда бүлеге инструкторлары белән киңәшмә үткәр*, дөресрәге — алар белән җентекләп танышып чыкты. Алга таба иләү өчен бу да, билгеле, кирәк һәм зарури иде. Аннары район газе- 1сы редакциясенә барып килде, андагы хәлләр белән танышты. Редак- )р вәкиллектә иде, журналистлар белән сөйләште, аларның кай тирә- эрәк йөзүләрен, талантларын беләсе килде
Зарыктырып көткән кич, ниһаять, җитте. Күк шәфәкъ нурларына мелде. Ашханәдә булганнан сон Рәшат урамнардагы күргәзмә аги иия материалларына күз йөртеп чыкты Аннары район үзәгенең парк ш аталган, шаулап чаган үскән бакчасына китте. Анда яшүсмерләр, усик-майкадан гына калып, футбол тибәләр иде. Бакча зур, яшел рәм белән капланган Тик әйләндереп алган коймалары ауган-түигән: пүе белән сарык йөри, яшел чирәм өстенә яшькелт-сары каз бәбкә- ре сибелгән Алар тирәсендә ата казлар каңгылдаша «Комсомоллар лы тигәндә бер дигән күңел ачу урынына әверелдерергә була бит >ны»,—днп уйлады Рәшат һәм кинотеатрга барырга дип бакча кап- сына таба борылды. Бераз гына барган иде, уң яктагы аллеядан ipa плисссровка, җиңсез ак кофта кигән, кулына ромашкалар тоткан 1ння килеп чыкты Көтелмәгән бу очрашудан алар икесе дә каушап
Ә Н И Ф ХЭИРУЛЛИН ф КАНАТЛАР
ышылдап.
— Бүген бик шәп кинокартина диләр Бергә кино карарга чакырам.
Тамак төбенә төйнәлгән төерне көчкә йотып жибәреп әйтте бу әкъдимсн Рәшат. Саниянең сөрмәле керфекләреннән нурлар агылды, ул бер сирпеп каравы белән ул Рәшатны бөтенләй сихерләде.
— Килендерме соң, абый? Сез райком секретаре бит...
, Бөрлегәндәй иреннәр әнә шулай дип тибрәнде.
Рәшат өстәл арасыннан чыкты, кыз янына килде, аның юка кофта- зннан беленеп торган йомры иңнәренә үзенең ап-ак нечкә бармак- зры белән ягылды, бөтен тәненә кайнар ток йөгергәндәй булды. Ул /лын, утлы тимергә тидергән төсле, кинәт түбән төшерде.
— Ә нигә килешмәскә? Мин әле
эмшак кына.— Мин сезне 8 туларга этәрмен.
Сания, ризалык белдереп, башын иде һәм, ни өчендер, әллә дул-
калдылар. Рәшат аңа таба омтылды. Ләкин якын барырга кыюлыга житми туктап калды. Сания сөрмәле керфекләрен түбән төшерде, аның кояш нурларын жыйган алма кебек битендә шәфәкъ алсулыгымы, әлла үзенең дулкынлану хисләреме балкып китте.
— Мин кинога кадәр йөрим дигән идем... Иртәрәк бит әле,—диде Сания. Рәшат ана якын килде һәм иелә төшеп:
— Әйдә, миңа бакчагызны күрсәтегез әле, Сания.— диде һәм әле яңа гына Сания килгән аллеяга таба атлады. Сания дә аңа иярде Рәшат аны култыклап алмакчы булды. Ләкин Сания сак кына читкәр» тайпылды. Беравык сөйләшми бардылар. Аллеяның күләгәлерәк урынында агач эскәмия күргәч, Рәшат Саниягә кулы белән ишарә ясады.
— Әйдә, бераз утырыйк, Сания.
Кыз итәкләрен жыеп әкрен генә утырды, башын түбән иде. Рәшат аның аккош муеныдай коеп куйган муенына сокланып карады. Ләкпв моны Саниянең үзенә сиздермәскә тырышты. Ул Сания кулындагы ромашкадан кәсә яфракларын як-якка сузган бер сабак алды да: 1
— Сания, әйдә сынап карыйк, дөрес әйтә микән? — диде һәм ромашка чәчәгенең кәсә яфракларын, ярата, яратмый, дип өзә башлады. Сания дә күзләрен Рәшат кулындагы ромашкага төбәде. Ә Рәшат һаман санады, ярата, яратмый, ярата, яратмый, ярата!..— Соңгы кәсә яфрагын ул әнә шулай дип өзде, ялт итеп Саниягә карады һәм:
— Хакмы, Сания, мин ялгышмыйммы?—дип сорады.
Бу кичне дә. аннан соң да алар кинога бара алмадылар.
Айлар буе бергә булганнан соң гына Сания үзен култыклап йөрергә рөхсәт итте.
Өйләнгәнче Рәшат аңа үз бәхетенә күктән иңгән бер изге зат итеп карады. Ә шаулатып туй ясаган кичне ул кулында мөлдерәмә тулы бәхет шәрабе урынына ачы мәхәббәт газабы тутырылган кәса булуын белеп тораташ катты. Ләкин моны Саниянең үзенә әйтмәде, бу турыда Сания дә сүз кузгатмады. Санияне беренче күрү белән туган хисләренә, үз антына хыянәт итәсе килмәде аның, йөрәгендә мәңге эреых таш утырса да, изге хисләрен юшкын сарса да, ул барыбер Саниясе белән горурланды. Аның белән кешеләр алдында күренүе үзе бер хозур, бәхет булып тоела иде аңа. Бергәләшеп кая гына барсалар да, күзләр аларга төбәлә, дөресрәге — Саниянең чибәрлегенә, сылулыгым кемнәр генә хәйран калмый иде.
Өйләнешеп алты ай торганнан соң аларныц кыз балалары туды. Ләкин ул гомерле булмады. Шул кызчыкны җирләгән көнне Санияне беренче тапкыр кызмача хәлендә күрде. Баланы җирләп кайтуга, ух ишекләрне бикләп, йоклаган иде. Көчкә ачтырды. Килеп керүенә Саим аның иңнәренә сарылып елап җибәрде.
Алар беренче тапкыр икесе ике урында төн чыктылар.
Шуннан башланды.
Кеше алдында итагатьле, бер-берсе өчен үлеп торучы ир бела! хатын булдылар алар. Юк, Саниягә укытучы түгел, артист булырга кирәк иде. Саниянең үз тормышын да талантлы артист кебек үтяЯ сен, Рәшатның үзенең дә шуңа әкренләп күнегүен кемнәр белгән! Сея1 тормышында ике төп рольне уйнаучылар булып калдылар алар: ик» бергә ялгыз бүлмәдә калырга, бер түбә астында йокларга читенев ятсына, юк, курка башладылар. Рәшат килеп орыну белән Сания сискәнеп китә һәм сөрмәле күзләрен зур итеп ачып:
— Рәшат, кагылма, бәгърем! — дия Канаты каерылган кош хәлем кала андый минутларда Рәшат, ни уйларга белми гаҗизләнә һа», салкын мендәргә башын төртеп, куырылып төн уздыра...
Ул Санияне атаклы невропатологларга күрсәтте, ял итсен, күяе1 ачсын дип санаторияләргә җибәрде. Алай да рәт чыкмагач, ике аран эленгән кара пәрдә аша аз гына өмет бирерлек мәхәббәт нурлар»!
үткәреп булмасмы дип, аптырап, Саниянең әтисе янына да барып кабады. Кеше сизмәсен дип, төнлә барды. Инде нык таушалган, сакалы җитен төсле агарган мулла абзый аны сузсез генә тыңлады. Аннары, серфексез күзләрен челт-челт йомып: ф
Тән керләнсә, ана мунча бар,
Хәстәгә дә табыла дәвалар, 5
Сүнгән мәхәббәтне кабызырга <
Нинди чара, нинди дәва бар?— ~
1иде, башын игән килеш түр сәкедәге киез өстендә бер мизгел уйланып ь тырды. Рәшат аннан җавап көтте, яшь чагында, сабый вакытында 5 ’аинянең берәр шаукымга эләгүе, куркуы турында сүз көтте. Ләкин £ гарт авызыннан шуңа юрарлык сүз чыкмады... 5
Ә гомер йомгагы тәгәри бирде. Педагогия институтындагы таныш- < иелешләре аркылы Санияне шунда укырга кертте. Сессияләрне көтеп 1лды ул. Сания имтиханнарын тапшыргач та унар-егермешәр көн * .айтмады. Акчасы бетсә генә шалтыратты. Ләкин җир астыннан йөргән •= лайны да сизәләр бит, үзе сизенеп йөргән, инде чынлап инанган нәр- ~ :әләр халык теленә дә керә башлады. п
Семьядагы низаг обкомга да барып ишетелде. Берсен дә яшермичә >• әфсилләп аңлатма язарга туры килде. Хәленә керделәр, аны икенче £ •айопга күчерделәр. Авыл хуҗалыгы производство-территориаль ида- ш <әсе Начальнигы итеп куйдылар, зур власть бирделәр. к
Рәшат башта авыл хуҗалыгы производство идарәсендә эшләде, о ншары, ел ярымнан сон, аны Кама буе районнарының берсенә райком- = ыц икенче секретаре итеп тәкъдим иттеләр. Бирегә килгәнче шунда » шләде. Сания дә берникадәр тәртәгә кергән кебек булды. Әйбәт кенә х кытып йөрде. Ләкин ике арадагы боз һаман эремәде. Икесе ике дөнья ешесе булып яшәделәр алар. Сания квартирга кергән кеше кебек шэде. Рәшаттан акча сорамады. Ул кайтарып куйган акчага тимәде. 1атлы киемнәр алып бирсә, кире какмады. Елмаеп, рәхмәт,— диде, һцтән кайту белән дәресләрен хәзерләп, каядыр чыгып югалды. Ял өне өйдә кунмады. Рәшат, аптырагач, авылдан әнисен алып килде. Солхозда эшләүче ике энесе бик каршы килсәләр дә, хәлне сөйләп жргәч, күнделәр тагын. Энесе Ибраһим эт итеп сүкте сүгүен... «Шундый хатын белән торалар димени!.. Куып чыгар да икенчегә өйлән! Ир teine бит син. Күрерсең абый, мин әйтте диярсең, ләкин соң булыр...» — .иде. Энесенең бу сүзләреннән сискәнеп китте ул һәм шикләнеп тә уйды... «Әллә Вера Александровна белән бәйләнешне сизгәнме?» — ип уйлады.
Рәшат көзге каршында чәчләрен төзәтеп торган Саниягә сокланып ярады да күзләрен йомды. Очраклы рәвештә генә танышты ул Вера шександровна белән. Ниндидер киңәшмәдән соң <Казан* гостиницасы есторанында бераз утырып чыгыйм дип кергән иде. Менюны караш- ыргалаганда аның өстәленә, рөхсәт сорап, бер ханым килеп утырды, ур гына гәүдәле, коңгырт бөдрә чәчле, Саниянеке кебек бөрлегәндәй ренле,— тик аскы ирне бераз калынрак,— чалт аяз көнге күк йөзедәй аңгар күзле, утыз-утыз биш яшьләрдәге хатын иде бу. Башта Рәшат вказ бирде, аннары ханым шуларны ук кабатлады. Пөзәр грамм оньяк икесенең дә йөзләрен алсуландырды. Рәшат ханымга сүз куша лмын гаҗизләнде. Сүтелергә торган әзер йомгак очын табарга ирәк иде.
— Командировка беләнме, кая килдегез? — диде ул, беренче блюда елән исәп-хисапны бетергәч.
— ГИДУВка. белем күтәрергә, безгә, врачларга, гомер буе укырга ирәк бит,— диде ханым, елмаеп.
Ходавәндә! Аның да бит очлары Саниянеке кебек уймакланып эра. Рәшатның йөрәге чәнчешеп алды.
Сүз шуннан ялганып китте. Өстәл артыннан кузгалганда алар йод бер-берсе белән шактый танышып алырга өлгергәннәр иде. Хәтерл салмак кына кар яуган караңгы төн. Рәшат аны Бауман урамы буй.^ озата барды. Икенче трамвайның «Вузовец» янындагы тукталышын; чыкканда Вера Александровна кинәт таеп китте. Рәшат аның пальтосы аша сизелеп торган юан беләкләреннән эләктереп алды. Вер; Александровна аңа сыенып, кат-кат рәхмәт әйтте һәм: «Мин егылсаң Казанда жир тетри иде инде, бәхете бар икән»,— дип урам яңгыратщ рәхәтләнеп көлде. Маяковский урамындагы ике катлы агач йорт яныш житкәч, Вера Александровна туктады һәм күн перчаткасын салыд буынланып торган бармаклы кечкенә кулын сузды
— Менә шушында яшим мин, онытмагыз, йорт номерын дим,— диде Рәшат аның йомшак кулларын жибәрмичә, йорт номерына күз төшер де дә:
— Квартирдамыни? — диде.
Вера Александровна кулын ычкындырмады, һавалы гына нта күкрәген киерә төште һәм елмаеп:
— Әйе, апам белән, мин бит Казан кызы,— диде, үзе Рәшатны ябык кулын кысты. Рәшатның хатын-кыз белән булмаганына күп, a күп гомерләр үткән иде инде, ул бу якынлыкны үзенчә аңлады. бөт& тәненә егет вакыттагы кебек ниндидер тылсымлы кайнар җылылы йөгерде. Ул Вера Александровнаның бераз дымыгып торган йомша; нәфис бармакларын каты итеп кысты. Алар йорт каршында байта; тордылар. Өсләренә ябалак кар сарды, ләкин алар аны сизмәдер Вера Александровна, салкын керә башлаган аякларын җылытырга ти ләп, тыпырдап алды һәм:
— Әйдәгез, сез дә өшедегез бугай, җылынып китәрсез,—дип өйг чакырды. Аларга өлкән яшьтәге бер ханым ишек ачты.
Ул бу төнне шунда үткәрде. Гостиницага иртән генә кайтты Д! әйберләрен алып, аэропортка китте. Казанга һәр баруында ул Вер Александровна янында булды. Вера Казан больницаларының берсенд балалар врачы булып эшли. Ире дә врач булган, автомобиль аварш сендә үлгән. Ир кадерен белә торган акыллы, ягымлы хатын Вер Александровна. Рәшат аңа үз фаҗигасен түкми-чәчми сөйләде. Вер аны уйга калып, игътибар белән тыңлады һәм, нишлисең, мәхәббәт! закон юк, диюдән башка сүз әйтмәде. Нык ияләштеләр алар бе| берсенә. Көн аралаш диярлек телефоннан сөйләшеп тордылар. Mom килгәч тә шалтыратты инде Вера. Яна район, яңа шартларга ННЧЕ күнегәсең, авыр түгелме? дип хәлләрен сорашты. Ә Саниянең бу туре да ләм-мим сүз кузгатканы булмады. Аңа син әллә эшлисең, әллә ю Юк, яшәү түгел аның бу тормышы. Әнисе дә озак тормады, миңа ыш; нып, гомер буе шушылай хатынлы буйдак булып яшәр идең дип, та районда чакта ук, авылдагы малайларына кайтып китте. Әллә |н* тапкыр Саниягә уралган өметсез мәхәббәт җепләрен өзәргә, күңеле! мөлаем да, кадерле дә булган Вера Александровыаны, аның якты, м тур образын беркетергә теләде. Ләкин шул уй килү белән Санияж коеп куйган сылулыгы Вераның елмаеп, көлеп торган йөзен, аңа бу тан хисләрне, бөдрә болытларның җир өстеннән шуып барган күләге төсле, караңгылый, каплап китә...
Рәшат уйларыннан арынырга теләп, башын селкеп куйды, торь утырды һәм әле һаман көзге янында бизәнеп торган Саниягә дәште
— Сания, әзрәк тамак ялгарга иде бит,— диде.
Сания, алсу иреннәренә эләктергән приколкасын да алмыйча, ai таба борылды да:
— Кухняда, үзең җылыт инде,— диде.
Рәшат иренеп кенә кузгалды. Көндез үк пешереп куелган ашлар! җылытып ашады. Ул чыгуга, Сания яңадан өс-башын алыштыра
■гагын каядыр барырга җыена иде. Хатын ишеккә таба атлый башлау •5елән Рәшат анын каршысына төште һәм
— Сания, бәгырем, сон бит инде, йокла.— диде. Сания сөрмәле күз- тәре белән сирлеп карады:
— Рәшат, каршы килмә миңа, үтенәм,—диде ул, сөттәй ак муенына *
злсу кимоно сала-сала Рәшат тиз генә ишекне бикләп алды һәм ном- = лак кына итеп: d
— Йокла, бәгырем... Беренче көннәрдән үк минем авторитетны сат- •= ма инде... Мина эшләргә дә кирәк бит,— диде инәнел. Хатын бер сүз 5 дәшмичә анын алдында басып торды Аннары кырт кына борылды, өс- н 5ашын салып ыргытты һәм җыештырып куелган карават өстенә шул < килеш менеп ятты, ятты да үксеп, ачыргаланып елап җибәрде. Рәшат, р 5ер кулына каяндыр эләккән газет тоткан килеш, аны карап торды. Ә 2 Сания елый, сабый балалардай өзгәләнеп, үрсәлеп яшь коя. Ул. ап-ак 5 мендәр тышларын күз яшьләре белән юып. йокыга китте Рәшат шун “ нан сон гына япмалары идәнгә шуып төшкән салкын диванга барып * яты... Күзен йокы алмасмы дип тагын саный башлады. Әллә ничә тап- = кыр йөзгә җитте, тагын, тагын башлап карады, ләкин керфекләр тирбә- ® •пүдәи туктамады... Күз алдына әле Вәрәшов, әле <1 Май» колхозы пред ч гедателе Вильданов, әле тешләрен ыржайтып, шул ук колхозның ындыр * табагында очраган Заман карт килде Вильданов каты чикләвек булыр- £ дай күренә. Ләкин ватылмый калган чикләвек юк. Шелтәне кабул ит ® мәде, йөзе, кыяфәте шуны сөйли иде. Соң, мина җиңел дип беләсеңме и әллә син шелтә бирүләрне, Рамай Ибраһимович!.. Әйткәнне үтәргә иде ® Минем урында үзен булсаң, син нишләр идең? Беренче секретарь үз d сүзен үткәрмәсен әле!.. Ни була ул? Кая партия, кая дисциплина?.. э
. Өлкә комитетыннан яладан звонок булуны, икмәк мәсьәләсенең ка- * быргасы белән куелуын белмисен бит син. Шуннан соң теге мең ярымга да барып ябышырга туры килде. Ә бит синдә ипи бар, бар... Хәллегә таянмыйча, гел беткәнне ничек бетерәсең?
Кинәт Сания ыңгырашырга тотынды Рәшат торып аның янына барды. йөзтүбән яткан, тыны кысыла. Ул Санияне сак кына борып яткырды, өстенә үз одеалын китереп япты.
6
Урам чатындагы карт чаганнар күләгәсендә машинада гамьсез йоклап яткан Дамир, ишекне ачып, касыгына ике-өч тапкыр төртмичә күзен ачмады. Әмма исенә килү белән, шундук торып утырды һәм стартерга да басты, бер кулы белән күзен уа уа. икенчесе белән тизлек рычагына тотынган килеш:
— Нәрсә булды, Рамай абый, бик соңладыгыз? — диде.
Яхъя белән Кәрам артка кереп чөнкәйделәр, Рамай ишекне каерып ачып кереп утырды да аны яба-яба
— Нишләп ябылмый сон бу? Ничә әйттем замогын кара дип, берсен төшереп үтерәсең әле син моның белән Ярар мин генә булсам, котылырлар иде,— диде.
Машина, район үзәгеннән чыгып, Чаллы трассасы буйлап чаба башлагач, «Менәтерә, кодагый, иске авызга яна аш диген, ә... Күп йөрсәң шул була ул, чәпеделәрме яңа аш, бугаздан килерлек булды»,— диде. Аның сөйләшәсе, күңеленә төйнәлгән уйларны таратасы килә иде Ә парторг белән Кәрам, авызларына су канканнармыни, буш чүлмәк кебек тирбәлеп кайталар. Рамай Кәрамга кычкырды:
— Кәраметдин, сипа ла строгач чәпәргә мәтәшә.ме?
Кәрам алгы утыргыч сыртына ябышып ана таба иелде һәм:
— Гел чәпәрие! Кэрам абзац белән шаярма, утта янмый, суда батмый ул!.. Мин судан коры чыктым, менә сез генә аяз көнне яуган яңгыр- I а эләктегез...— диде.
Сүзгә Яхъя да кушылды.
— Рамай Ибраһимович, кайгырма, биргән әйберне алалар аны. Алырлар, ялгышсак, эш белән акларбыз. Ләкин минем йөрәк тәки ул нәрсә белән ризалашырга теләми, очып чыгып китәм дип тилпенә.—Ул күкрәк кесәсеннән флакон алып, тел астына нидер кыстырды. Бераздан машина эченә валидол исе таралды,—Ә мин, Рамай, ул әйткән центнерны барыбер тапшырмаска, дим. Үзебез утырган ботакны үзебез кисәбез булып чыга бит алайса.
Рамай авыр сулап куйды.
— Юк, Яхъя, син әле яшьрәк, аңлап бетермисең... Беренче секретарь белән сөзешеп булмый. Тапшырабыз... Ул әйткән санны үтибез... Әмма бер әйберне кулдан ычкындырмаска кирәк. Районга кварталлап комбн- | корма җибәрелә, разнарядка белән. Өченче һәм дүртенче квартал разнарядкаларына кармак салырга кирәк. Тавыклар, дуңгызлар өчен ул барыбер кирәк. Бер ике-өч ел шулай кыланган бар минем. Иртәгә 1 болан эшлибез: Рәшат Галиевич, менә әйтте диярсең, таң белән я үзе 1 килеп җитә, я тагын колоннасы белән машина җибәрә. Ә мин үзебезнең | ике-өч машинаны райсоюзга озатам. Аларның товар кайтара алмый | гаҗизләнгән вакыты хәзер. Күптән түгел райпотребсоюз председателе j инәлә-инәлә ялынды. Беренче мөмкинлек белән дип вәгъдә дә бирдем. | Аннан кимендә ике кварталга ике-өч йөз центнерны каерырга була. ; Аннары Вәрәшов аша идарәне кысам. Чаллы элеваторы директоры белән дә сөйләшенү бар: ул бер 500 центнер отход бирердәй әйтте. | Бергә уйнап үскән малай бит.— Рамай йөткереп алды да сүзен дәвам ' иттерде: — Кыскасы, Яхъя туган, икмәк амбарга кереп беткәнче, алар- ; ның ишекләре пломбалангаичы икмәкне тотарга да, Шәймиевчә тузды- | рырга да була. Бу заман председателенә бер кулың белән бирә, икенче | кулың белән шуны ук ала белергә дә кирәк. Авырайды, үтә катлауланды хәзер эш... Әллә йокладыгыз дамы? Йоклатмыйм мин сезне бүген, тамырларымнан кара кан ага башлады, чамалагыз!—дип кычкырды. Яхъя белән Кәрамның: «Юк, юк, Рамай Ибраһимович»,—диюләрен әллә ишетте, әллә юк, Дамирга уң якта күренгән күпергә таба боры- | лырга кушты: — Шәкүр абыйга кагылыйк әле! — диде ул, кычкырып. | «Волга» Минзәлә елгасы аша салынган күперне чыкты да яр аслатып сузылган җәйге юлдан җай гына элдерде. Су буе тулы каз. Алар утрау- | утрау булып кунаклаганнар. Машина яктысына эләгү белән муеннарын сузып каңгылдашып алалар. Яр өстендәге әле яңа яшелләнеп килгән уҗымда ике ат йөри. Аларны күргәч, Рамай йөзен чытып куйды. 1
— Габдерәүф белән Миргасим атлары, эләктерермен әле мин сезне!—диде. Яхъя белән Кәрам да тәрәзәгә карадылар. Атлар тышау- | ланмаганнар да иде, Дамир сигнал бирүгә, уҗым буйлап югарыга i таба чаптылар.
Колхозның бер бригадасы булып калган бәләкәй генә авылга килеп керделәр. Капка төбе саен карт өянкеләр, һәр йорт алдында диярлек колонка. Алты почмаклы, калай түбәле зур гына йорт янына килеп туктадылар. Күперне күрсәткәч тә Дамир председательнең кемгә баруын белгән иде инде, хак та шуңа — колхозның элекке баш бухгалтеры( хәзер пенсиядәге Шәкүр картка булып чыкты. Рамай машинадан төште, юлдашларына кул болгады, Дамирга да калмаска кушты. Капкадан ишегалдына керделәр. Рамай өй алды ишеге янындагы звонокка басты. Башта түр өйдә, аннары верандада ут кабынды. Менә кемдер кыштыр- кыштыр ишеккә килде, тамак кыра-кыра келәне ычкындырды һәм ишекне ачып:
т- Кем йөри анда жиде төн уртасында, оя тапмаган әрвах кебек? — диде.
— Ач әле, Шәкүр абзый,—бу мин,—диде Рамай.
Карт бераз дәшми торды, әллә йокылы-уяулы иде — тавышны танып ф җиткермәде. Юк, таныган икән, сукрана-сукрана өйалдына чыкты һәм _
— Үзе дә йокламас, кешегә дә тынгы бирмәс. Карт сөякләремне з җылытыйм дип карчык янына гына менеп яткан идем... Син икәнсен әле, < төн убыры. Нишләп йөрисен, иртәгә житешмәсиенме? — дип, ишекне § ачты. Рамай артында басып торучыларны да күргәч, сызгырып жибәр- £ де —Фи-у-у! Нигә аны кунаклар да бар димәдең, струкланмаган! ь
Рамай кулын селтәде дә: <
— Нинди кунак ди, үзебезнекеләр генә алар,— дип, болдырга күтә- <
релде — һии, син, Шәкүр абзый, оятсызлар болар, төн уртасында басып = керәләр дип гаепләмә инде. Өйгә кергәч әйтергә калдыр аларын,— * диде һәм эре-эре атлап кереп тә китте. Барысы да ана иярделәр. Өйгә ф кергәч, Рамай алдында ак ыштан, ак күлмәк белән генә басып торган = Шәкүр картка күз кысты һәм тамак төбенә чиертеп күрсәтте. s
Шәкүр карт көмеш тешләрен ялтыратып көлеп жибәрде һәм: «s
— Җиде төн уртасында юньле кеше йөри димени, әйттем бит, я оя > тапмаган әрвах, я сезнең кебек оятсызлар,— диде. Үзе тыз-быз йөгерер- а. гә тотынды: олы табаны газ плитәсенә утыртып, Рамай алдына бер * иләк йомырка куйды.— «Жәркн ясый тор, мин тозлы кыяр, казылык, сөт м өсте апкерим әле»,— дип, аягына кунычсыз киез ката гына элдерде дә $ ялан өс, ялан баш тышка чыгып китте Зур гәүдәле, эре сөякле, инде = яше җитмешнең өстендә булуга карамастан, Шәкүр карт барлы-юклы ~ егетләреңә генә биргесез әле. Дөп-дөп басканда стенадагы сәгать теллә- х ре уйнаклап китә. Тәбә куырылуга өстәлгә казылыгы да, табагы белән тозлы кыяры да, мискисе белән яна аертылган сөт өсте дә менеп утырды. Көмеш тешләрен ялтырата-ялтырата, Шәкүр карт бер ярты да китереп куйды.
— Кабат сорамагыз! — диде бармак янап.
Яртыны бишкә бүлеп эчтеләр. Рамай ипи генә иснәде, башка ризыкка кагылмады, шытыр-шытыр кыяр чәйнәүче Шәкүр картның касыгына төртте:
— Бар әле, саранланып утырма, кабереңә алып китмәссең,—диде.
— Бусысы соңгысы, чамала аны!..
Шәкүр карт тагын түр өйгә кереп китте, жиң эченә тагын бер шешә тыгып чыкты.
— Әбиегез сизде, башын күтәрде Т-с-с-с!..—диде үл, авызын ерып. Дамир кабат тотмады, дүртесе шешәне ектылар. Шуннан сон гына Рамай ашарга кереште Тамак ялгап алгач, эчендә кайнаган ут ялкыннарын сүндерергә теләп, Шәкүр картка зарланырга тотынды
— Шәкүр абзый, әй белсәң хәзер эшләүләре ничек авыр икәнен... Синең белән эшләгән вакытта да жиңел булмады, ни тотсаң шул юк нде. Ни дисәң дә бер авыл. Бөтенесе күз алдында. Хәзер элекке дүрт крлхоэны сөйрәргә кирәк...
Шәкүр карт Рамайнын иңнәренә көрәктәй кулы белән сукты һәм көмеш тешләрен ыржайтып:
— Җилкәң калын, сөйрә, синдәнләр сөйрәмәгәч, кем сөйрәр аны, зарланма!.. Хәзер баш дигәнендә дә мәкинә генә түгел Техникум бетергәнсең дип ишеттем озын колаклардан, шуны юарга да кермәдең... Ьеләм мин сине, эшен тәгәрәп барса, Шәкүр карт нипочум. ә койрыгың бозга ката башласа,— каравыл, Шәкүр абзый! — дип төн уртасында булса да басып керәсен. - диде
— Хак, пәйгамбәр сүзе сөйлисен, кем. Шәкүр абзыкайларым, вакыты белән баш эшләми башлый. Элек ничек иде. нәрәг бирдең, үтәлеш-
һе тикшердең и вәссәлам! Игенчелектә кайгың юк: МТС сөрә, чәчә, ура. Барлы-юклы терлекчелек белән мәж килә идең. Ә хәзер...
Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, якаларын ычкындырып, костюмын җай гына җибәргән Яхъя сүзгә кушылды
— һәр чорның үз авырлыгы була инде аның, Ра.май Ибраһимоввч. Элек идарә итәргә җиңел булган. Сәбәбе? Идарә итәр нәрсә юк. Техника синдә түгел, кулыңда вак-төяк инвентарь да кешеләр. Правление болдырына чыгып бер кычкырсаң, эш бетте диң.
Парторгның бу сүзләре Рамайның авырткан ^җиренә тиде, ахрысы, күзләре зур булып ачылдылар. Ул Яхъяга сәерсенеп карап торды да:
— Эш бетте бер кычкыру белән дисеңме? — диде ул пышылдап һәм Шәкүр картның касыгына төртте.— Шәкүр абзый, ни ди бит, ә? Чепуха булган икән элек. Эшләп йөрисе дә калмаган... Ну, брат, постой, хәзерге яшьләргә генә сөйләве җиңел... Каккан казыксыз калган, бөтенесен җиңү шәрәфенә биреп, җанын гына саклап калган колхозга тән кундыру, аягындагы чабатасын салдыру әллә җиңел булды дисеңме? Ә былтыр сез дүрт авылдан эзләп, музейга куярга да бер кием чабата таба алмадыгыз. Бәхетегез, Заман карт ясап бирде. Тамагы туйгач, өс-башын карарга, аннан йорт-жирпе адәм рәтенә кертергә кирәк булды. Аннары гына башны күтәреп, башкалар нишли икән дип, тирә-юньгә күз салдык без... Аякка басуы авыр, аякка! Аннары атлап китәсең аны...
— Рамай Ибраһимович, сез мине дөрес аңлап җиткермәдегез бугай, мин ул чорда әнә шул идарә итәр әйбернең нигезе — кесә сай, тэпн кыска булу турында әйтмәкче идем.
Парторгның бу сүзенә Рамай кул селтәде һәм Шәкүр картка дәште:
— Шәкүр абзый, сөйлә әле шушы яшел борыннарга,— диде казылык чәйни-чәйни һәм Яхъя белән Дамирга төртеп күрсәтте.— «! Май»ны1 тәпиен*ничек озайтканны.
Шәкүр карт йомыры төбендә калган аракысын йотып куйды да кул аркасы белән иреннәрен сыпырды:
— Ниен сөйлисең инде аның, кем, Ра.май туган? Булган —буявы сеңгән, барыбер Рамай белән Шәкүр карт эше димәсләр. Кем генә хәтерли аны хәзер.— диде, әмма бу турыда ул сөйләргә ярата, жае гына чыксын да тыңлаучы гына булсын. Яхъяның да, Кәрамның да, Дамир- нын да үзенә текәлеп карап торуларына һушланып, ул көрәктәй кулларын таза ботларына куеп сөйләп китте: — Шәехзадә картның җилеген сугыш еллары сыкты. Минем баш эшли дә бит, карт йөри алмый . Ярар, анысы калсын... Рамайны председатель итеп куйдык. Анда сугыла, монда сугыла, бәгырькәем. Моннан тартып ала, тегеннән бүселеп чыга. Шушы Рамай эшли башлаган елны мин Әлмәт районына кунакка бардым. Никифор дус янына, икебез бергә Азии дивизиясендә булган идек. Гомерлек ахириләр булып калдык, сүләсәң, историясе күп инде аның. Ярар, анысы калсын. Шул акча сугу җаен тапкан бит, мин сяна әйтим. Киндерчелек бригадиры булып эшли икән. Ул чакта киндер орлыгы бик кыйбат чак. Центнеры 800—1000 сум, иске белән. Мин барган елны гына бу карт колхозга 600 мең табыш биргән, унике ат, егерме хатын белән эшләп. Минем күз дүрт булды моны ишеткәч. Төне буе кәгеп, сүләшеп чыктык. Теләндем, ялвардым, ике центнер итәк астыннан, биш центнер колхоздан киндер орлыгы алмыйммы мин! Рамай белән киңәш-табыш юк әле. Кайткач, бу тоз күзгә сөйләдем. Куанды, центнерына ике мең белән ундүрт мең сум акча,— искечә инде,— хәстәрләргә кирәк булыр, хәзер үк өч олау чыгарып җибәрергә дигәч, тоз күзләре аларды. «Каян алыйм мин ул акчаны, болай да арестта утырабыз, бирәчәк муеннан!» — ди бит бу. Күп киңәшә торган мин дә, Рамай да үзебезнең сыерларны саттык, ун мең җыелды. Калганын кешедән үтечкә җыйдык. Озын сүзнең кыскасы, шул язны инеш буендагы су баса торган болынга чәчтек без моны. Хәзерге кебек
юньле агрономы бармы эле аның ул чакта. МТСның баш агрономы белән кинэштек. Аннан ике китап алдык. Берсе миндә, берсе менә монда. Чын фән кушканча үстердек бит моны Гектардан уникешәр центнер орлык чыкты. Киндерен вак көлтәләргә бәйләп, яр өстенә тараттык,— кыш кышларга. Икенче җәйгә ул тапшырырлык була, анысын да ♦ сораштырган идем инде Никифор ахиридән. Шул елны йөз гектарга = җитәрлек симәнә салдык. Әле егерме центнер дәүләткә дә саттык. Теге d үтечләрне түләдек. Икебез дә яңадан сыерлы булдык. Шуның акчасына. 2 яшь булса да. үсә бит ул, нәсел үгезе алдык 5
— Бозау диген,— дип бүлдерде аны Рамай
— Үсә бит ул, дидем бит, бүлдермә әле. Шуннан китте бит безнең даннар Беренче тапкыр йөз гектар чәчкән елны аресттан чыктык, төрле П оешмалардан алган үтечләрне түләдек. Шуның акчасына электр стан- < циясе корып җибәрдек, пилорам сатып алдык. Бәхеткә, ул елны ипие дә <j уңды Ну. ул вакытта ярты ипи МТСка китә, дәүләткә сатудан да кол- “ хозга рәтле файда юк, ипи сатып тернәкләнү турында сүз дә йөртеп ♦ булмый иде. Колхозчыларның авызы ипигә шул елны туйды. Законлы = итеп бер кило бирдек трудоденьга —Шәкүр карт Рамайга карап алды = һәм —Бусын да сөйлимме? — диде Рамай кулын болгады, сөйлә, янә- ч се. Рамайның хәер-фатнхасын алган Шәкүр карт үткән көннәр истәле- * ген тагын яңартты.— Атлан басуында бер яр бар. хәтерләсәгез. Аны £ хәзер күмдерделәр, тигезләделәр, шунда салам сыдырттырып, ару гына в ипи яшергән идек. МТСның ике комбайнчысын көйләдек тә. давай м төнлә урырга. Берсендә мин, икенчесендә бу тоз күз. Бункер тулу ө белән, әллүр теге ярга, шунда агызабыз да тагын урырга китәбез. Шун- * нан тагын трудоденьга яртышар кило рәт чыгардык. Исәпсез генә шак- ә тый ярым фураж, ашлык калды. Исәпсез дигәч тә, биргәннәр икән ” кирәгеп икесе бер булып дип уйламагыз тагын. Кара кенәгәдә килосы да учетта. Ике данәдә, берсе монда, берсе миндә. Ашлык иң үтемле товар ул чак. Шуны төртеп, әле агачын, кадагын, пыяласын алдык Хәзерге детсадны шуның белән җиткердек без. бик беләсегез килсә. Ул елларны бу детсадны Мәскәүдән дә килеп карадылар бугай әле
— Казаннан диген...—дип мыгырданды Рамай. Аның башы кинәт- кинәт төшеп китә башлады. Шәкүр карт ана күз генә төшерде дә Яхъяларга карап сүзен дәвам иттерде:
— Озын сүзнең кыскасы, икенче елны да чәчтек без теге акча янчыгын. Миллионер булдык. Районда беренче булып рәсемнәребезне гәҗитләргә бастырдылар. Мәскәүгә күргәзмәгә кадәр барып җиттек. Барган җирдән буш кайта торган гадәт юк бит минем Чөнки барысы да учетта. Әллә никадәр юл расходлары тотып Мәскәү тинелте Мәскәүгә кил дә дн син, шуннан колхоз өчен берәр җай чыгарма, ди. Минем карактирга ябышмас ни бит ул. Күргәзмәдә тора, мин сиңа әйтим, безнең киндер көлтәләре! Петр патшаң буе да җитәрлек түгел көлтә бавы турына. Пичәмә миллион кеше авызын ачып карады аны. Мин дә кукы- раен торам шунда, сораучыларга енбәм генә борчак.
; — Син мачтак инде аңа. иске авызыңа яна аш түгел.— Рамайның шулай дип мыгырдануын Шәкүр карт сизмәмешкә салышты.
— Кичен эш юк. Ятам гостиннарында бүрек белән киңәшеп. Шәкүр, мин әйтәм. болай булмый бит, күрәсен күрдең, үзеңне күрсәттең, юкка иш» черетеп ята башладың түгелме? Кайткач ни диярсең колхозчыларга? Кунак булдым да вәссәлам, диярсеңме? Син бит отпускыда түгел, ял йортында да. дим. Кулда командировочный, күргәзмәдә катнашу мандаты — мондый хәтәр документлар белән әллә ниләр кырырга була, мин әйтәм. Ә портфельдәге безнең файдага җырлап тора торган кыя газ-мнагазлар тагын күпме? Гәүдә бар. Күкрәк дигәнен дә хода ким-хур итмәгән, киттем бер көн шулай Авыл хуҗалыгы министрлыгына вәжнин господин булып. Ул көнне иснәнеп йөрдем. Безнең кебек килуче-китү^че-
нен чуты юк икән анда Тик берсе дә мә дип килмәгән, барысы да минем кебек теләнүче. Пензадан бер мишәр картын очраттым. Аларда да киндер белән җенләнәләр икән Председатель бу, шомарып беткән, пеләш башы кебек Теге өйрәтте бит мина юлларны. Икенче көнне кабул итәргә сорап, язу яздырып, кайтып киттем. Алла галәмәте, билгеләнгән сәгатькә мине Авыл хуҗалыгы министры кабул итмәсенме! Зур начальник бит, башта тез буыннарының рәте китте. Әллә шуны сизеп, <Садис, старик», ди бит бу мина. Кәнәфиенә барып утырдым. Әкрен генә сораштыра башлады бу, каян, ни йомыш белән? — ди. Ми-нем дә тел ачылды, сөйләп бирдем Мин әйтәм, менә шулай, шулай... Иң үтергәне — транспорт җитмәй. Без киндер сабагын Бакалыга— Башкириягә илтәбез. Ә ул йөз чакрымга җыела безгә. МТСтан, башка колхозлардан да алабыз машина аны ташыганда, алар белән генә дә чыгып булмый положениедән, машина кирәк безгә, мин әйтәм, кимендә өч машина! Арттырып җибәрдем бугай, министр көлеп куйды.
Дамир, Кәрам, Яхъя да көлеп җибәрделәр.
— Син бигрәк, сразы өч! — диде Кәрам, яңагына таянып.
— Өчне сорасаң, берне бирми тәкате юк аның дигәннең уе инде,— диде Шәкүр карт.— Киндернең сүсе әрәм була, дәүләткә күпме зыян, ничә машина чери шуның аркасында дип, хисаплап та күрсәттем, прәме, өстәле кырына килеп, сөяк төймәле счетында! Карап тора бу елмаеп, әһә, мин әйтәм, чит итми бу мине. Шуннан икенче зарларны сүттем. Әйбәтләп тыңлады бу мине. Өстәлендәге мәче борыны кебек бер нәрсәгә басып-басып алган иде, берьюлы ике кеше килеп кермәсенме! Министр тегеләргә ниндидер язулар язып бирде һәм: «Бабай, менә шушы иптәшләр ярдәм итәр, мөмкин булганның барсын да эшләдем»,— дип, кулларымны кысып, ишеккә чаклы озатты бу мине.
Министр язуын укыгач, теге кешеләрнең берсе: «Оһо!» дип куйды. Кичкә чаклы министерствонын мин ачмаган ишеге калмагандыр. Тәки ике машинага, Татарстан фондыннан 600 центнер сортлы бодайга, тагын 200 фесметр наратка язу алып, печатен, кулын куйдырдым бит. Министерствонын тышкы ишеген ябып, урамга чыккач кына авызга бер тәгам ризык капмаган искә төште. Кая ди ул тамакны уйлау... Әнә шулай йөри-йөри язвә желудок эләктердем дә инде мин,— дип сүзен бетерде Шәкүр карт.
Рамай башын күтәрде.
— Ә шулай да хәзер авыррак тоела миңа, Шәкүр абзыкаем,— диде Рамай,— Ай, күп уйларга, әллӘ ничә еллар алга карап эш итәргә кирәк эшлим дигән колхоз председателенә Ә минем әле эшлисе килә. Әнә шундый вакытта барасы юлларыңа, тәгәрмәчеңә таяк тыкмасыннар иде, бүгенге көн белән генә яшәүчеләр дим,— дип сыкранды Рамай, тешләрен шыгырдатып, һәм өстәлгә әкрен генә сугып алды.
Шәкүр карт сагая калды, Рамайдан:
— Я, ни булды? — дип сорады.
Рамай Яхъяга ишарәләде һәм:
— Әнә Яхъя сөйләсен, я мин бутап бетерермен,— диде. Яхъя өстәмә планны үтәү, яна секретарьның сүзендә тормавы, бүген менә шуның өчен бюродан каты шелтә эләктереп кайтуларын сөйләде, Кәрам да анЫ тулыландырды.
Шәкүр карт аларны тын гына, күзләрен кыса төшеп тыңлады, аннары киң маңгаен кул аркасы белән кат-кат ышкыды:
— Әле андый секретарьларның һаман орлыгы корымаган икән, үз сүзенә хуҗа булмаучылар диюем. Ә планны үтә син, Рамай, беренче үтәвең түгел. Минем сүзне онытмагансыңдыр бит: колхоз шундый ул— бер кулың белән бир, икенчесе белән алу ягын каер. Әле ашлык урнашып бетмәгән...
Рамай сикереп торды, Шәкүр картны кочаклап аллы, өстәл янында утырган иптәшләренә карап:
— Күрдегезме? Кайтканда мин сезгә ни дигән идем? Аңа инанып
житми, әле шикләнеп әйткән идем, сез дә авызыгызга су капкандай ләм- мим!.. Молодец, Шәкүр абзый, икебезнең дә бер төсле уйлый безнең * башлар! —диде дә чөйдәге костюмын барып алды, аны кия-кия:— = Аннары менә нәрсә, управлениедән безнең колхозда тавык фермасын з бетерергә кушалар, быел ук, нишләргә икән, Шәкүр абзый, ә? — дип 2 сорады. “
— Ник бетерәләр? £
— Кошчылык өч-дүрт колхозда гына кала ди бугай, специаллашты- % ру йөзеннән бугай.
— Ә ул колхозлар специәлләшкәнме соң?
— Юк, кая ди әле. <
— Алайса менә шул, Рамай улым Ул колхозлар специәлләшсен. “ синнән йомырка сорамый башласыннар, шул чакта бетерү ягын карар- ♦ сын. Булганны бетерергә мачтаклар күп булыр ул. Булганны бетермә. = Аның нигезе бар, чүпрәсе салынган, әз генә акча төртү белән күперергә ® тора ул.
— Монысын да синеңчә уйлаганмын икән, рәхмәт, Шәкүр абзый, без > китик, керделәр дә китә белмиләр, бу нинди оятсызлар, ди торгансың- t дыр инде.
Рамай шулай дип ишеккә юнәлде. Башкалар да урыннарыннан куз- * галдылар. Шәкүр карт кет-кет көлә-көлә в
— Үзегез дә беләсез икән оятсыз икәнегезне, әле таң атмады бит, ~ утырырга иде бераз,— диде.
Рамай вйалдында борылып аның касыгына төртте һәм: *
— Әллә картая-картая хәтерең дә чуала инде. Кая, юл аягына? — диде.
— Әнә, веранда тәрәзәсе төбендә, салып ук куелган, үземне дә кимсетмәдем әле... Минем хәтер белән ни шали син, брат,— диде Шәкүр карт...
7
һәнүз фермага килгәндә ревизия комиссиясе председателе шунда иде инде. Ул дәүләткә озатыласы үгезләрнең сыртларына акбур белән сызып тамга салып йөри иде. Ник туганына үкенгәндәй, сөмсерләре коелып йөри торган бу кешене һәнүз өнәми Ләкин эшкә үҗәт үзе. Мал тапшыруны гына ал. Тапшырып кайткан квитанцияләрне кабул итү актларын икешәр кат күзлек киеп тикшереп чыга. Ике-өч кило аерма чыкса да, теш төпләрен суыра, не может быть мни ялгышырга, күзеңне ачып тормагансыцдыр, я тегеләйрәк булгансыңдыр, дип башын бармагы белән бораулап күрсәтә. Һәнүзнең ферма яңгыратып биргән сәламенә ул күтәрелеп кенә карады, ләкин иренен дә кыймылдатмады, һәнүз гиз-тиз аның янына килде һәм
— Ничә башны высшийга китәр дисең? — дип сорады Ревком ике кулын җәеп күрсәтте. Бер кулының баш бармагы бөкләнгән иде.
— Тугызмыни?
Ревком ияк какты. Ул арада бер-бер артлы өч машина килеп туктады. Үгезләрне үлчәп, төяп бетерүгә, колхоз председателенең дә «Волга »сы күренде. Рамай шоферлар, терлекчеләрнең барысы белән дә кул биреп исәнләште. Һәнүзгә карап торды һәнүз дә аннан күзен алмады. Әллә ничек борчулы 65лып күренде аңа председатель Рамайны бу яшь зоотехникның азып-тузып, тәртәгә керә алмый йөрүе күптән борчый «Менә б^ген дә саф түгел моның башы, ни җитми бу малайга? Алма
7 «К у» 5» 1
97
кебек хатыны бар»,— дип уйлады ул. Аннары Һәнүзне җитәкләп чит- кәрәк алып китте дә:
— Үскәнем, барышлый я сельпога, я райпотребсоюзга кагыл. Товарлары булмый калмас. Бер машина да‘ буш кайтмасын, смотри! һич тэ булмаса, урау булса булыр, делянкага сугылып, көтүчеләргә утын алып кайтыгыз,—диде һәм тешләрен кысып Һәнүзне сүгә башлады —Син, катык буяп эттән ялатасы нәрсә, ташлыйсыңмы бу элек-селек йөрүеңне! Үзең симпатичный, сөлек кебек егет. Бүген тагын өйдә кунмагансың. Кайда эт сугарасың? Койрыгыңа басам мин синең, чамала! Терсәгеңне тешләмәкче булырсың да, соң булыр. Управлениедән ничә әйттеләр инде сине алып ташла дип, ялан мин алып калмам сине!..
Һәнүзнең кинәт башы чатнап китте, сулышлары кайнарланды:
— Нишлим соң, абый?.. Үзем дә беләм дә бит,— диде кызарып.
— Ыштаныңны салдырып яручы юк синең, ыштаныңны! Әтиеңне чакыртам, бел, малай!
— Рамай Ибраһимович, берүк чакырта күрмә... Ифрат кызу кеше, мине дә, үзен дә харап итәр...
— Анысын карарбыз, тугарылма!...
Председатель китеп барды, һәнүз аны машинага кереп утырганчы күзләре белән озатып калды. Зәңгәр «Волга», артыннан төтен алкалары сүтеп, ындыр табагына таба китте.
Авыл башындагы буаны чыгып, таш юлга күтәрелгәч тә, Һәнүзнең кинәт күңеле йомшады, председатель әйткән сүзләрне кабатлады: «Ни ди, үзең симпатичный, сөлек кебек егет»,— диме?». Әйе, төс-бит, буй-сың зарланырлык түгел аның. Әтисе кебек, беләкләре, буыннары нык. Сугыштан соң зарыгып, көтеп алган бала булып дөньяга килә ул. Әти-әни- се икесе дә колхозчылар. Әнисе инде эшләми, пенсиядә, ә әтисе әле һаман төзелештә йөри. Ни тотса шуны коеп куя торган оста ул. Җил- яңгыр тигерми үстерделәр алар Һәнүзне. Ветеринария институтында укыганда стипендия өстенә ай саен илле сум акча җибәреп тордылар, Фронтовик малае дип тулай торактан урын да бирделәр. Башы да эшләде, җиңел укыды һәнүз. Зоотехника факультетын бишлегә генә тәмамлады. Аспирантурага да тәкъдим иттеләр үзен. Риза буласы калган да бит. Тик Ася эшли торган районны тәкъдим иткәч, (икенче курста укыганда ук һәнүз ул кызга үлеп гашыйк булган иде) аспирантурага кул селтәде... Тигез юлдан җай гына элдергән машина кабинасында тирбәлеп барган килеш, һәнүз күзләрен йомды. Асянын шома биек маңгаен, үзенә бер матурлык биреп торган курнос борынын, ефәктәй йомшак коңгырт чәчләрен, шулар арасына кереп югалган юка, кечкенә колакларын күз алдына китерде. Әнә ул тигез тешләрен елтыратып көлә, йомры, ләкин егетләрнеке төсле каты кулы белән Һәнүзнең иңнәренә суга:
— Кайчан акыл керә инде сиңа, нигә бәйләнәсең син минем колак-ка?»— ди. һәнүз аның колаклары белән шаярырга ярата һәм: «Менә тешлим дә, үземнеке буласың»,— дия иде. Колагын да тешләде, ләкин, ләкин аңа гына насыйп булмады Ася. Әле дә хәтерендә: студентларның тулай торагында Яна ел бәйрәмен каршылаган төн. һәнүз ул вакытта зәм-зәм суы белән тамак чылатырга яратып бетерми иде. Бүлмәдәшле ре икенче каттагы залда бара торган маскарадка төшү өчен берәр стакан тотарга булдылар, кыюлык өчен, янәсе. Берәр сум җыешып алып кайттылар. Инде бүлмәне бикләп чыгабыз дигәндә генә һәнүзней курсташы Вася килеп керде. Кысык күзле, бөтен битен сипкел баскан бТ чуваш егете алпамша гәүдәле булса да, бик тә юаш, сүзен дә күбрэй пышылдап сөйләшә торган егет иде. Ул исәнлек-саулык сорашу белэй Һәнүзне култыклап коридорга алып чыгып китте. Ишекне япкач та Һәнүзнең колагына:
— Хапуз, сиңа пер кыс влюбилась...— дип пышылдады.
һәнүз кызыксынып:
. — Китсәнә» кем ул, Вася? — дип сорады.
— Минем якташ, өченче курста укый, Асюта, Ася.
— Соң, соң? .
— «Мине бүген шул егет белән, именно, менә синең белән, таныш ♦
jp әле»,— диде. Үзе көлә.— Шәп кыз, чамала, ычкындырсаң, гомер = уе үкенерсең — ди... 5
Каршыга ашлык төягән автоколонна килә иде. Район үзәгенә кер- 5 ждәге тар күпер алдында туктап, шуны үткәреп җибәрделәр. Ә колак- * 1 һаман Васяиың: «Чамала, ычкындырма, гомер буе үкенерсең... үке- ь ерсең»,—дигән сүзләре яңгырап торды. Машина тагын кузгалып итте. г
...Маскарад башланган иде инде. Вася парлап биючеләргә күз йөр- < 2П чыкты һәм түрдә ниндидер егет белән сөйләшеп торган кечкенә < ,»ИЭ буйлы, ак күлмәкле, коңгырт чәчләрен тасмалап баш түбәсенә х йгән бер кызга күз кысты һәм ике бармагы белән аны үзенә чакырды ♦ кызның түгәрәк, мөлаем йөзенә алсулык йөгерде. Ул шундук аларга = аба атылды. Күбәләкләр кебек әйләнешкән парлар арасыннан бөтер- = ек кебек бөтерелеп, алар каршысына килеп тә чыкты. Вася, зур башын J (инелчә генә иеп:
— Таныш бул, Ася, Хануз,— диде. Ася Һәнүзгә кулын сузды һәм: £
— Ася Митрофановна,— диде, һәнүз аның кайнар, ләкин егетләр- „ ске кебек каты кулын кысты, йөзенә текәлеп карады Аның йөзе уен- >< ык магазиннарында витринага куелган курчак кебек. Кашлары сызы- ө ип киткән, ләкин каралтылмаган да. эскәк ише әйбер дә тимәгән. = laryp борыны астында җиңелчә генә шыткан кара төкләр. Иреннәре “ фтәнге чык төшкән кура җиләгендә таң нурлары уйнап торган төсле. * 1әч арасыннан күпереп торган кечкенә, юка колакларында тамчы лка.тар. Кечкенә булса да. гәүдәсе сылу Шул чак оркестр танго уйный «ашлады. Ася коеп куйгандай түгәрәк, тулы балтырлы аяклары белән
' ыпырдап куйды һәм Һәнүзне залга таба җитәкләп алып китте. Алар ми башладылар. Асяның һәр хәрәкәте килешле, җиңел. Ул кечкенә .улларын аның иңенә куйды, һәнүз, һәр әйләнеп алган саен, аны үзенә ысарак төште. Кыз тартынмады, юка күлмәге аша кайнарлыгы снзе- ien торган гәүдәсе белән аңа елышарак төште. Гүзәллек белән мөлде- >әмә тулы бу кыздан аңкыган яшьлек хисе исерттеме. Һәнүзнең башы кнцелчә генә әйләнә башлады. Ул Асяның колагына:
— Ася, ифрат кызу, әйдә, саф һава сулап керик...— дип пышылдады.
Лея күтәрелеп карады һәм аны бәхет нурлары белән коендырды.
— Әйдәгез!..
Алар, җитәкләшеп, залдан чыгып киттеләр. Бу сәгадәтле мннутлар- а күн күзләр шаһит булып калды. Алар башта Һәнүзләр бүлмәсендәге 5алконга чыктылар. Тын гына тирбәнгәләп ябалак кар төшеп тора, тәиүз Асяның иңнәренә үз пальтосын япты, үзе свитердан килеш, ялан 5аш кына һава алды, һәнүз аны кочакламакчы булды. Ләкин Ася, кечкенә бармаклары белән янап, аны якын җибәрмәде.
— Ашыкма, егет, ут күбәләге булма, көярсең,—диде.
Аннары бүлмәгә керделәр, һәнүз аңа үзе турында, Ася үзе турында .өйлэде Таныштылар. Ася да колхозчы кызы икән. Чувашиядән. Батыр районыннан. Башта Буада ветеринария техникумын бетергән, аннан соң монда — Казанга укырга килгән. Әтисе—Бөек Ватан сугышы инвалиды — моннан өч ел элек, Ася институтка укырга кергән елны, дөнья куйган.
— Сыңар кулы белән алты пот күтәрә торган кеше иде... Сугыш яралары күпмегә сузыла. Егерме ел буе сыкрады... Үләргә тиеш түгел ндс әле ул... Әни дә анын кайгысыннан хәстәгә сабышты. Өйдә бер
сенелем белән яши... Укып бетерсәм, үзебезнең колхозга кайтырга кири миңа. Председатель белән дә сөйләштем. Әнине кем карар, сеңелем»; кем укытыр? Хәзер дуңгыз карын, ә кичен урта мәктәптә укый, ннчэмз еллардан соң да сугыш җиле кемнәргә генә кагылмый...— Асяның кр ләре уйчанланды. Ул урыныннан торды һәм;
— Әйдә, һәнүз, урамда йөреп керәбез,— диде. Алар төне буе йөрделәр. Яна ел тууын хәбәр иткән Кремль курантлары тавышын, Үзд Комитетның халыкны Яңа ел белән котлавын алар Максим Горький исемендәге культура һәм ял паркы янындагы Бөек Ватан сугышынц һәлак булучылар истәлегенә салынган, пьедесталендә мәңгелек ут янып торган обелиск янында тыңладылар. Ася Һәнүзнең куенына сыенды. Левитаниың көчле тавышын ишетү белән дерелдәп кунды һәм:
— Йөрәкләр әллә нишли, бөтен гәүдә чымырдап китә шуның тавы- шен ишетсәм,— диде.
— Ә миңа алай түгел, Левитан да бер артист, сугышта гүя булмаган, киноларда гына булган кебек,— диде һәнүз. Ася аңа тагында елыша төште һәм:
— Их, һәнүз, чыннан да син уйлаганча гына булса,— диде әрнеп.
...Машина райпотребсоюз правлениесенә килеп туктагач кына һәнүз исенә килде. Шоферның, монда керәсе бар дигән идең бит, диюен ишетү белән ул кабинадан сикереп төште, йөк бетәме соң, өч машинага да шикәр комы төяргә «доверенность» алды. Район үзәгеннән чыгып,| машина тәгәрмәчләре асфальтка эләккәч, Һәнүзнең күз алдына тагын. Ася килде.
...Ул елны җәйге каникул вакытында һәнүз Ася белән Батыр районына китте. Авыл хуҗалыгы идарәсенә кереп, Асяның танышлары аша, кызның туган авылыннан өч кенә чакрымдагы колхозга ветфельдшер штатына практикант булып урнашты. Ә Асяны үз колхозларыма билгеләделәр. Ж,әй буе маллар арасында булды һәнүз. Ә кич Җитү белән Ася янына ашыкты, һәр җәйне алар шулай үткәрделәр AVeiw Ася институт белән саубуллашты. Үз колхозларына баш ветврач булып урнашты һәнүз дә инде соңгы курста иде. Дәүләт имтиханнары алдыннан Ася янында кунакта булды. .Бик тә ияләшкәннәр иде инде бер- берсенә. Асяга ул гомер юлларын бергә бәйләргә тәкъдим дә ясады.
— Ашыкмыйк, һәнүз, киңәшик, туганнар ни дип әйтер бит әле,- диде Ася. Шул килүендә алар Асяларның исэпсез-хисапсыз туганнарында. өйдән-өйгә йөреп кунакта да булдылар, һәнүз өлкәнрәкләренә үп уйларын, теләкләрен дә чишеп карады. Ләкин аларның берсе дә туры җавап бирмәде. Ул турыда авыз ачу белән сүзне икенчегә бордылар.
Яхшы укыды һәнүз. Аспирантурага калырга димләделәр. Ләкин эшкә билгеләү комиссиясендә Чувашиянең Батыр районында буш урын булуын ишетү белән бөтенесенә кул селтәде. «Батыр районына китәм»,— дип кырт кисте. Тиешле документлар кулга кереп беткәч, авылга кайтып, атна-ун көн генә булды да, әтисенең, әнисенең ах-ухла- рына карамастан, Батыр районына китеп барды. Аны авыл хуҗалыгы идарәсенең өлкән зоотехнигы итеп билгеләделәр. Анда терлекчелек® алып бару җиңел. Бөртекле ашлыкны республика дәүләткә аз сата. Күпьеллык, берьеллык үлән мул. Аннары өскә ишелеп торган урманнар күпме. Ж.иң сызганып эшлә генә иде дә бит. Дәртләнеп тотынган иде дә, ләкин Ася — өзелеп сөйгән кызы — барысын да челпәрәмә китерде.
Беренче танышкан көн истәлеге итеп. Яна елда туй ясарга вәгьда- ләштеләр алар, һәнүз барлык хезмәт хакын шуңа җыйды. Район үзәгеннән әйбәт кенә квартир да вәгъдә иттеләр. Ася да шунда күчеп килергә булды. Эш ягыннан да хәстәрлек күрделәр.
Яна квартирга күченеп, диван, өстәл, урындыклар урнаштырып йер- гән кичне капка төбенә кара айгыр җиккән чана килеп туктады Аннан
•олы пл ы бер кеше төште Толыбын салып чанага куйды. Караса, Ася' 1Энүз йөгереп урамга атылды. Дилбегәне койма баганасына бәйләп •орган Асяны арттан кочаклап алды, үрелеп аның салкын ирененнән /пте. Ася аңа таба борылды... Аның иреннәре дерелди иде.. һәнүз 5ерни аңламыйча тораташтай катты. «Ни булды, кем рәнҗеткән минем ♦ \сютканы?»— дип уйлады ул һәм, Асяны биленнән кочаклаган килеш, х 1рым пышылдап: з
— Асютка, ни булды? — дип сорады. Асяның сөрмәле күз керфеклә- < ренә яшь тамчылары эленде, ләкин ул аны сөртмәде.
— Керик әле, һәнүз,— диде. Кочаклаган килеш, ул аны үзләре туй ь
ясаячак һәм аннары күгәрченнәр кебек гөрләп гомер итә башлаячак ике бүлмәле квартирына алып керде. Ишекне ябу белән Ася, буылып тор- g ган күз яшьләрен тыя алмыйча, үксеп елап җибәрде һәм юлда күшек- 5 кән йомры, кечкенә куллары белән аның муенына сарылды: — Әни. < әнием риза түгел, һәнүз!, — дип үрсәләнде ул.— Син беренче тәкъдим ясаганнан бирле үгетлим инде... Юк. якын да килми... Чит канга риза- ♦ лыгым юк. тыңламасаң, күкрәк сөтем тотсын, ди, каргый... =
Һәнүзнең сулуы куырылды. Ул каушап калды. «Ася, Асютка! Ни ® сөйлисең син? Томана карчыкның шул сүзләре белән безнең икебезнен ч дә бәхетне җимерәсеңме’ Син бит югары белемле кеше, комсомолка! £ Кая атлаганыңны беләсеңме син?» —дип уйлады, ләкин теле икенче с әйбер сөйләде. °
— Не может быть! — диде ул каударланып.— Хәзер элекке заман- к мыни ике мәхәббәткә алай каршы торырга! Бездә синең әниеңнең дә, 2 туганнарыңның да ни хакы бар? Син алар белән, мин алар белән тора- Z сы түгел!.. Иртәгә үк язылышабыз!...
Ул, шулай дип, Асяның өсләрен салдырды Кочаклап диванга илтеп утыртты. Асяның юлда туңганлыгын күреп, электр чәйнеген электрга тоташтырды. Аннан Асяны кочагына алып диванга утырды. Ася ислемай исе бөркеп торган башын аның күкрәгенә салды, кечкенә кулъяулыгын бөгәрләп, еш-еш күзләрен сөртте һәм -Нишлибез инде, һәнүз бәгырем? — диде пышылдап, һәнүз аны тагын да ныграк кысып кочаклады, җылыда алсуланып киткән, тозлы күз яшьләре белән юылган иреннәрен шашып-шашып үпте, ак муенын, түгәрәк кул башларын иркәләп туктаусыз сыпырды.
— Язылышабыз, иртәгә үк язылышабыз.— дип пышылдады һәнүз
— Ә әни? Әни каргышын алыйммы’.. Ул бит бу кайгыны күтәрә алмаячак . Аннары бөтен авыл, туганнар әнисен үтерүче дип мине каргарлар. төртеп күрсәтерләр... Юк. безгә кавышу насыйп булмаган икән...
Ася Һәнүзнең муенына сарылды, яшьле күзләре белән ана озак кына тутырып карады һәм сөлек кебек аның иреннәренә капланды by кайнар сулыштан Һәнүзнең тыны куырылды, Асяның тыгыз, йомры күкрәкләренең еш-еш тирбәлүеннән бөтен гәүдәсенә ниндидер, тыеп тормаслык кайнар ташкын дулкыны таралды. Шушылай шашып яратып та үз бәхетеннән ваз кичүче бу кызга, я, ни дип әйтәсең? Һәнүзнең уйлары чуалды
— Син, син. Асютка, чын күңелдән яратмагансың, яратсаң мондый сүзләр сөйләмәс идең,— диде ул калтыранган тавыш белән һәм Асяның яңакларыннан тотып, башын күтәрде Асяның яшь пәрдәсе каплаган күзләре гаҗәпсенүдән зур булып ачылдылар.
— Минме, минме, һәнүз бәгырем? — диде ул еламсырап — Мөмкин булса йөрәгемне ярып күрсәтер, аны мәңгелеккә сиңа бирер идем,— дип. ул яңадан Һәнүзнең иңенә капланды
Һәнүзнең үзенең дә йөрәге сулкылдап-сулкылдап куйды. Ул Асяны кочаклаган килеш тын калды. Беравык шулай, очар канатлары каерылган ике кош кебек, каңгырып, бер-беренә нинди сүз кушарга белмичә
гаҗизләнеп утырдылар алар... Парларын атып чәйнек капкачы чылтырый башлады. Ася башын Һәнүзнең иңнәреннән күтәрде һәм чәйнек өстендә биегән капкачка бер мизгел карап торды. Аннары капыл гына сикереп торды. Чәйнекне электрдан чыгарды да:
— һәнүз, чәй эчәрлек берәр савытың бармы соң? — дип сорады, һәнүз сүзсез генә урыныннан торды. Өстәл тартмасы эченнән ике пар чынаяк, чәй савыты һәм бер кап шикәр алып бирде:
— Бөтен байлыгым шушы, ипи дә юк... Мин бит столовойга йөрим, Ася,— диде. Ася аңа күзләрен мөлдерәтеп карады. Нидер уйлады, ахрысы, кинәт, бурлаттай кызарды. Чәй бөртекләрен чынаякларга салып, су агызды, шикәр тартмасын ачты да:
— Әйдә, утыр, бәлки, соңгы тапкыр утырып чәй эчүләрдер. Иртәгә инде утыз бере бит,— диде.
Ясалган чәйләрен алар көчкә эчеп бетерделәр. Ася ике чынаякны да чайкап, суын стена кырына сиптерде. Аннан Һәнүзгә дәште:
— һәнүз, син атны урнаштыра алмассыңмы? Кумасаң, мин бүген кайтмас идем,— диде, үзе колак яфракларына кадәр кызарды. Мои, хәсрәт белән тулы күзләрен баеп барган кояшның тәрәзәдән сузылган сүрән нурларына төбәде, һәнүз шундук киенеп алды һәм:
— Ветлечебницага илтәм, аның мөдире безнең институтны тәмамлаган кеше, ифрат акыллы бәндә,— дип чыгып та китте. Асяның атын урнаштыргач, ул ашханәгә сугылды, кәгазьгә төреп котлет, тавык ите, ярты икмәк алды. Тозына хәтле онытмады. Аннары магазинга керде, бер шешә кыйммәтле шәраб алды. Ул кайтып кергәндә квартир эче инде караңгыланган, Ася ут алып та маташмаган, диванга йөз түбән яткан да йокымсыраган, һәнүз керүгә, ул башын күтәрде. Тагын елаган булса кирәк, яңакларында яшь эзләре бар иде. Ул кулъяулыгы белән күз төпләрен сөртте, һәнүз чишенеп бетү белән, аны үз янына, диванга чакырды, һәнүз аны кочагына алды. Ася аның куенына эреп югалырдай булып сыенды, Һәнүзнең чәчләрен биш бармаклап тарады, яңакларыннан иркәләп сыйпады һәм пышылдап:
— һәнүз бәгырем, утны сүндер... Ишегеңне биклә... Берәү дә борчы-масын,— диде. Үзе диван өстенә аякларын бөкләп менеп утырды, бер кулы белән диван башына таянды, һәнүз өстәл өстендә торган кичке ризыкларга, шәраб шешәсенә күз төшерде, ишекне бикләде, утны сүндерде. Әле ул кадәр караңгы түгел иде. Зур тәрәзәләрдән өй эченә кар яктысы төшеп тора, һәнүз диван янына килде. Аның читенә генә утырды һәм кулын Асяның йөргәндә уйнаклап торган йомры янбашына куйды. Ася сискәнеп китте, таза беләкле куллары белән Һәнүзнең муенына сарылды һәм күзләрен йомган килеш пышылдады:
— һәнүз бәгырем, башкача кавышулар насыйп булмагач... нишлим, башка кешеләргә мәңге күңелем барачак түгел минем... Синең өчен, бары синең өчен үскән чәчәк бит мин...
Кызның куллары, бөтен гәүдәсе дерелди, яңа диван шыгырдап, сөйләшеп ала. Һәнүзнең миенә кайнар ут йөгергәндәй булды, ул Асяның уйларын шундук аңлады. Ләкин тиле яшьлек, аның минутлык дуамаллыгы, әле яхшы, аңын томаламады. Ул өстәлдә япа-ялгыз кукраеп торган шәраб шешәсенә күз төшерде һәм аңа кагылмавына сөенеп бетә алмады, һәнүз Асяның колакларына иелде, аның башыннан сыйпады, уттай янган алсу яңакларыннан үпте һәм:
— Ася, Ася бәгырем, син бит минем өчен үгә кадерле, изге җан- Синең саф. пакь күңелеңә кер булып кунасым килми. Иртәгә, иртәгә... Язылышкач... Гомер китабының битләрен берәмләп актарганда мондый көн очрамасын иде,— диде. Ася Һәнүзнең бу сүзләрен үзенчә аңлады булса кирәк, капыл гына торып утырды һәм башын артка ташлап, куллары белән йөзеп каплады;
— Бу сүзләрне дә ишетәсем бар икән, ник бәхетсез, ник үз иреген- !Ә түгел, үзе теләгәнне эшли алмын бу кыз бала? Әллә күңелләрең башкадамы, һәнүзкәем?
— Лея бәгырем, әйтмә андый сүзләрне! Артык изге син миңа..
— Изге булгач?.. ♦
— Изгеләр гөнаһ кылмый, ярамый... =
Ася урыныннан сикереп торды, чөйдәге киемнәренә ташланды: 3
— Ветлечебницада дидеңме әле атны? Китәм мин, һәнүз,—диде 5 /л, пальтосын кия-кия. һәнүз утны яндырды, Асяны кочагына алды, й иркәләп, юатып пальтосын салдырды. Өстәл кырына илтеп утыртты ь 1әм үзләрен көткән ризыкларга, иясен таба алмыйча моңаеп утырган ь иәраб шешәсенә төртеп күрсәтте. Ася, башын өстәлгә салып, тагын үкси р Зашлады. һәнүз шешәне ачты, чынаякларга тутырып, бал кебек сыла- < <ып торган шәраб салды, Асяның дерелдәп-дерелдәп алган иреннәренә < :ак кына кагылды да:
— Ася, Асютка, тот әле, ясалма кайгылар баштан китсен, иртәнге *
гаң белән безнең кояшыбыз чыксын! — дип, кулындагы тустаганын = югары күтәрде. Ася башын калкытты, Һәнүзнең елмаеп торган йөзенә = карап. мөлдерәмә тулы чынаякка үрелде, һәнүз үз өлешен тотты, күз- ң ./-күз карашып чәкештерделәр. Икесе дә төбенә хәтле эчеп бетерделәр * Энә шул татлы шәраблар кебек мәхәббәтне авызына кергәч тә йота “ алмады бит ул. Бер тамчы шәрабсыз исертә торган мәхәббәт хисләре о дә аның өермәле уйлары белән тулы миен томалый алмады. х
Ул төнне алар бергә үткәрделәр. Дөресрәге, Ася диванга йөзтүбән £ ятып, төне буе балавыз сыкты, һәнүз аның янында утырып чыкты. = Күпме генә үгетләсә дә, Ася икенче көнне язылышырга риза булмады » Каткан күңел, сүнгән рух белән озатты ул Асяны. Шуннан сон ул Ася- ' иы ике тапкыр районда үткәрелгән ниндидер киңәшмәдә күрде. Асяның йөзләре сулган, күз төпләре утырып калган иде. һәнүз аңа ничек кенә якын килергә тырышса да, ул аны читкә тибәрде.
— Насыйп ярлар булмагач, нигә йөрәк яраларын кабат кузгатырга, йөрмә, һәнүз бәгырем,—диде дә китеп барды.
...Сабан туй алды иде бугай. Аны күзләре ут уйнап торган, озын зифа буйлы, кара чәч толымнары ике иң өстеннән янбашына кадәр салынып төшкән Нәсимә белән таныштырдылар. Ул музыкаль училищены бетереп яңа гына эшкә килгән иде. Аның өздереп баянда уйнавына, тау башыннан, чуер ташлар арасыннан челтерәп аккан чишмәдәй саф тавыш белән җырлавына бик нык әсәрләнде һәнүз. Кыз гел ана карап җырлады. Соңыннан ул аны озата китте. Урамда шактый йөргәннән соң, һәнүз уенын-чынын бергә кушып:
— Әйдә минем квартирга, мин өйләнә алмый калган тол егет,— диде. Кыз каршы килмәде. Иртән сабан туйга алар ир белән хатын булып чыкканнар иде инде. Моны ул беркемнән дә яшермәде. Дусларын, белешләрен сабан туенда кәләше белән таныштырды. Аны котла- дъцар, тәбрикләделәр. Кичен кемдер аны яшел печән җәелгән арбага сузып салып квартирына илтеп куйды. Ә иртән күзен ачканда янында Нәсимә елап утыра иде.
Батыр районында эшләрлек әмәл калмагач, менә бу районга килеп чыкты. Колхозның шәһәрдәге культура сараена да биргесез клубына Нәсимәне директор иттеләр. Бөтен авыл халкын сихерләп бетерде, аягына басканыннан җитен сакаллысына хәтлесе үлеп тора, яраталар Нәсимәне Менә һәнүз берүзе, бер башы килеш күңелен утырта алмады инде Нәсимәгә.
Малларны тапшырганчы, Татсоюз базасыннан товар төяткәндә дә әнә шундый уйлар китмәде һәнүз башыннан. «Ике җөмләлек гомер юлында да нинди хәлләр булмый»,— дип уфтанды ул.
Урып-җыю чорында ире Рамайның кайда ашаганын, кайда йоклаганын белмәүгә гадәтләнеп беткән иде инде Сәкинә. Бүген таң алдыннав кызмачарак кайтып авуы гына тәшвишкә салды. Сәкинә, эчке күлмәктән, буяулы салкын идәнгә ялан аяк баскан килеш, иренә аптырап карап торды. Аннары караватына барып ятты. Көтү куарга әле шактый вакыт бар. Аз булса да черем итим дип, ул күзләрен йомды, ләкин йокы алмады. Рамайның бу хәлгә төшүе аны борчуга салды.
«Дүрт елдан арткан иде бит инде, авызына да алганы юк иде. нәрсә булган? Тагын тотынса?..» Әнә шул уйлар, бер-берсенә чорналып туган уйлар аңа минут та тынгылык бирмәде. Инде яктырды. Күршеләрнең капкалары елап ачылды. Сәкинә урыныннан торды. Көтү куарга кирәк иде. Бура кебек куа сыерны иренеп кенә сауды, утардан сарыкларын чыгарды, кече капканы ачып, малларны урамга куды. Тирестә казынган чеби анасы кебек, ишегалдында юк эшне бар итеп йөрде, үзе һаман күзен ишектән алмады. Тик Раман уянмады. Аптырагач, әкрен гена басып өнгә керде, алгы өйнең пыяла ишегеннән карады. Рамай, йөзтүбән ятып, һаман йоклый иде әле. Бер кулы идәнгә салынып төшкән, авызы мендәргә капланган, авыр итеп тын ала. Сәкинә аяк очларына гына басып түр өйгә үтте һәм Рамайның инде чал кергән башын ипләп кенә күтәрде, борып яткырмакчы булды. Шул чак Рамай күзләрен ачты һәм Сәкинәнең беләкләреннән сыйпады.
— Сәгать ничә әле? — дип сорады.
•— Дүртенче китте инде.
Бу сүзне ишетү белән Рамай җәһәт кенә торып утырды, күзләрен йодрыклары белән уды.
— Баш чатный, кая, берәр әйбер юкмы, ичмаса,— диде ул аннары, башын селкеп. Сәкинә, бусы нәрсә инде тагын дигәндәй, аңа сәерсенеп карап торды һәм калтыранган тавыш белән:
— Ни булды соң, Рамай? — дип сорады.
— Шәп булды!.. Кичә строгач чәпеде әле яңа секретарь. Менә сиңа, кодагый, иске авызга яңа аш!..—дип мыгырданды Рамай.—Соң берни дә юкмыни? — диде.
— Булыр, булыр. Бар, юынып кер, хәл алырсың бераз... Шул кадәр ни эшләдең соң? — дип сорады Сәкинә, Рамайга текәлеп.
Рамай кулын гына селтәде дә ишегалдына чыгып китте. Веранда янында яткан гантельләрне эләктереп, егерме бишкә кадәр күтәргәч, алмагач төбендәге юынгычта биленә чаклы юынды, башын да юды. Тәннәрендә буй-буй кызыл калганчы ышкынып сөртенде. Кәефе шактый әйбәтләнде. Өйгә кергәч, киенә-киенә, Сәкинәгә ни өчен строгачка юлыгуын сөйләде. Аны тыңлагач, Сәкинә уйга калды.
— Минемчә, синдә хилафлык булмаган кебек, аңламыйм,—диде, калын иреннәрен турсайтып.
— Минемчә дә шулай да бит. Рәшат Галиевич алай түгел икән шул,—диде Рамай, үрсәләнеп.—Ну, баш авырта, җитмәсә! — дип маңгаена сугып алды.
— Кайда эчтең соң?
— Шәкүр абзыйда ла...
— Шулайдыр дип уйлаган идем аны, гәүдәңне күрү белән... Рамай^ берүк ычкына күрмә инде. Олыгаеп барабыз. Бүген-иртәгә бабай булыр-, га торганда, килешми.
— Нәрсә, әллә Сәвиянең хәбәре бармы?
— Кичә хаты килде. 1
— Кая, бир әле.
Сәкинә Рамайга яшел конверт китереп тоттырды, үзе табын хәзерли башлады. Рамай бик тә үлеп ярата кызын. Бердәнбере бит ул апын.
Хатны ул тиз укып чыкты. «Киләсе атнада кунакка кайтам, практикабыз бетә. Укулар башланганчы бераз хәл алып калырга кирәк. Әти, Дамир абый килеп ала алмасмы икән?» — дип язган. «Дамир абый. Дамир абый!.. Юк, кызым, ул бармас, бара алмас, ә барса ни булган соң? Юк, аның синнән читтәрәк йөргәне хәерле». Чәй эчкәндә дә уе ♦ гел Сәвиясе, аның хаты, Дамир турында булды. Төпле бер фикергә кил- х гәнче, үч иткәндәй, әнә Дамиры да килеп җитте, өзек-өзек итеп өч тап- § кыр сигнал бирде. Рамай кабалана-кабалана, яна-пешә өч стакан чәй 2 эчте. Маңгаеннан кайнар тир бәреп чыкты. ч
— Вәт, булды, карчык, пәхмил, махмырларың очты,— диде ул, н
урыныннан кузгалып. Тик Сәкинә аңа яңадан утырырга ымлады, үзе % көлә. Рамай утырды да: ч
— Я, нәрсә бар? — диде. <
— Махмыр дигәч исемә төште әле,— дип сөйләп китте хатыны.— 3 Кичә Һәнүзнең Нәсимәсе елап килгәнне. Тагын йөгәненнән ычкынган ф бит егет. Зар елый, эчмәгәндә дәшми, эчсә йоклый, мин дә яшим инде * ир белән, ди. Укыт әле шуның арт сабагын...
— Булмый, карчык, мин Һәнүзнең ник эчкәнен беләм. Яратмый ул ч
Нәсимәсен, тегесе үлеп тора да бит, нишлисең... ул бит җаваплы эш 4 тапшырганда авызына да алмый, эшен эш итмичә. Я үзен, я Нәсимәсен * югалтып кына котыла ул эчүдән. Андый типларны күргән бар х инде. »
Сәкинә кинәт көлә башлады. Рамай, салам эшләпәсен кулында әй- ләндерә-әйләндерә:
— Әллә пәри кияүлиме, иске авызга яңа аш дигәндәй? — диде. х
— Махмыр дигәч исемә төште дигән идем бит. Нәсимәсе дә бер £ катлы инде аның,— диде Сәкинә һәм көлэ-көлә сүзен дәвам иттерде: Бер көн бик нык махмырлаган һәнүз. Душта коенып та кергән. Аягын юарга оныткан. Нәсимәсе тазга җылы су таманлап биргән, ятар алдыннан, кич ди инде бу. һәнүз ике аягын да тазга тыгып идәнгә утырды да күзен йомды, ди Нәсимә. Мин дә, суы ла бик мул, юыйм әле дип, бер аякны тазга тыгып торам ди. һәнүз башта бер аягын юды, ди, аннары минем аякны югарга тотынды, ди, эчсә дә күңеле изге шул аның дип куанып, канатланып торганда, һәнүз башын күтәреп мина карап тора бит. Күзләре кысык. «Минем аяк түгел икән лә бу»,— дип, бер аягын юмаган килеш кузгалып китте, ди. Үз аягы белән кеше аягын да аермас хәлгә кил әле син...
Рамайның да йөзенә елмаю чыкты. Ул башына эшләпәсен киде дә:
— Махмыр әллә ниләр эшләтер, ышанам, көлмә кешедән,— днп ишеккә юнәлде.
Әнә машина кузгалып китте. Сәкинә түр тәрәзәне ачып җибәрде. Өй эченә көзгә тартым салкынча һава таралды Сәкинә эшкә киткәнче днп Урын-жнрләрне, өйне җыештыра башлады. Аннары, күптән кулы тигәне юк иде, китап шкафын тәртипкә китерде. Рамай күп укый, Казанга- мазарга барса, һәрвакыт яна чыккан китапларны төяп кайта. Үзе укып чыккач, ошаганнарын Сәкинәгә бирә. «Шәп китап, уйландыра торган, кешеләр дә укысын, китапханәңә алып кит. Рамай абыегыз укырга кушты моны днп әйт»,— ди. Ул укыган китаплар еллар буе кеше ку- чыниан кайтып керми. Китаплар арасына, нишләптер, Рамайның егет чакта ук төзи башлаган альбомы килеп кергән. Гади генә, юка катыргы тышлы бу альбом аларның икесе өчен дә кадерле, бәхетле яшьлек ’ллары көзгесе ул. Сәкинә альбомны алып өстәлгә куйды да китаплар- |ы тезеп чыкты, шкаф пыялаларын дымлы чүпрәк белән сөртте. Стенадагы сәгать суга башлагач, аңа күтәрелеп каралы. Иртә икән әле, Җидене суга. Сәкинә альбомны алып диванга утырды. Аны тез өсләренә куеп беренче битен ачты.
Анда елмаеп, егет дисән дә, малай дисәң дә хәтере калмаслык кеше басып тора. Бер кулы белән урындык аркасына таянган, чалбар балаклары киң, аяк йөзенә төшеп тора. Өстендә — кыек якалы кара сатин күлмәк. Муеннан чалбар каешына кадәр, баян сәдәфләре кебек, ак сәдәфләр тезелгән. Бөдрәләре чукланып маңгаена төшкән башын һавалы гына итеп артка чөйгән. Янәсе, менә кем ул абзац. Күзләре чекерәеп тора, иреннәре килешле генә кысылган, өске ирене карчыганың канатларын какмый очкандагы чагы кебек. Аның очлары, ялкынланып торган яңакларына сузылып, эзсез генә югалгандай. Рәсемнең астына латин хәрефләре белән «Вильданов Рамай — 1938 ел, сентябрь» — дип язылган. Сәкинә рәсемнең күзләренә тутырып карады.1 Анда һавалык та, юксыну да, моң да чагыла кебек. «Сине уйлап, сиңа бүләк итеп бирү өчен төшкән рәсемем ул, Сәкинә»,—ди Рамай бу фотосы турында. Армиягә китәргә каралып йөргән чакларында төште | ул аны. Сәкинә альбомында да бар бу рәсем. Ул икенче битне ачты.1 Менә Сәкинәнең район үзәгендә тугызынчыда укып йөргән вакытта төшкән рәсеме. Эре зәңгәр парчалы күлмәге зифа гәүдәсенә сыланып тора. Ул күлмәген хәзер дә саклый әле Сәкинә. Яшьлеген сагынып, ана бер генә минутка кайтып киләсе килгән чакларында аны сандык төбеннән ипләп кенә ала, көзге каршына басып иңнәренә салып карый.
Фотодагы зәңгәр парчалы күлмәге Сәкинәне яшьлегенә алып кайтты. Ул күлмәген урындык башына элеп куйды, диванга утырды һәм, | альбом битләрен актара-актара, уйлар бишегендә тирбәлә башлады. |
Рамай белән бергә укыдылар алар. Ул укуын дәвам итте, ә Рамай җидене бетергәч тә колхозда ат җигеп эшли башлады. Аннары учетчикi иттеләр. Сәкинә тугызынчыда укыган чакта җәйләрен кайтып йөрде,: квартирда кунмады.
Май ае иде, шомыртлар, катык белән коендыргандай, шау чәчәктә| чак. Сәкинә авылга якынлашкан, тегермән буасына җиткән иде. Ул елны яз иртә килде. Шомырт чәчкә атканда пыр тузып су коеналар' иде. Җәяү кайтып Сәкинә бик нык эсселәде. Тегермән буасына җитү белән бөдрә таллар арасына кереп китте. Гел үзе су керергә ярата] торган урынга килде. Чишенде, киенер өчен дә бик кулай җир иде ул. Күгелҗем-яшелләнеп торган чирәмле ярны өч яктан таллар урап алган.' Сәкинә як-ягына карангалап әкрен генә чишенде, тирләве беткәнче,, тәне бераз сулу алганчы, аягын суга тыгып утырды. Аннары, толымнарын башына урап, суга сикерде, рәхәтләнеп йөзде, әллә ничә тапкыр чумарга омтылды, ләкин чәчен чылатудан курыкты. Су коенып туйгач, ярга чыкса, исләре китте: киемнәре дә, сумкасы да юк. Ул, нишләргә белмичә, җиргә чүгәләде, үзе дер-дер калтырый. Озак керде шул суны. Инде нишләргә дип торганда таллар арасыннан кемдер: «Сәкинә!» Сәкинә!..» дип эндәште. Сәкинә сискәнеп китте, гәүдәсен турайтты 11ЭМ тавыш килгән якка таба карады. Агачлар арасында Рамайның йөзе кү-i ренде. Ул Сәкинәнең зәңгәр косынкасын башына бәйләгән, авызы ерЫда ган иде.
— Ничек кайтасың инде, Сәкинә? Киемнәреңне тилгән апкиш бит,— диде ул көлә-көлә. Сәкинәнең йөзенә алсулык йөгерде, ул күкрәкләрен кулы белән каплады һәм ачуланып:
— Рамай, бир күлмәкләремне, катып үләм бит,— диде.
Рамай башта косынканы сузды һәм:
— Бер биесәң бирәм,— диде. Сәкинә аңа телен чыгарып күрсәтте Рамайга бу җитә калды, ул таллыклар артыннан атылып чыкты. Күл-мәкләрне, сумканы култыгы астына кыстырган иде.
— Әле син алаймы? Хәзер әнә шул телеңнән үптерсәң бирәм,- дип, Сәкинә өстенә килә башлады. Сәкинә күп уйлап тормады, сугг сикерде. Рамай култык астындагы әйберләрен җиргә куйды да җәһә!
кенә күлмәген салып ташлады Һәм чалбар каешын ычкындырды. Ләкин, нидер исенә төште булса кирәк, ялт итеп кире эләктереп куйды. Хәзер дә исенә төшкән саен тыела алмый көлә әле Сәкинә. Рамай да суга сикермәкче булган, ләкин трусигы юклыгы исенә килгәч кенә тыелган... Туңдырып үтерә язды Рамай Сәкинәне суда. Сүзен сүз итмичә тәки китмәде, судан чыгармады. Шул көнне кичке уенга чыгарга вәгъдә биргәч кенә китеп барды. Инеш буендагы карт өянкеләр арасындагы аланлыкта кичке уен була иде ул чакта. Яшьләр җәй җитсә иске мәчеттән укмаштырып салынган клубка таба борылып та карамыйлар иде. Шул кичне Рамай аны беренче тапкыр озатты. Аннан соң сш очраштылар алар. Сәкинә Рамайга гашыйк булды. Акылдан шаша барган кебек тойды ул үзен башта. Күз алдында гел Рамай гәүдәсе йөрде. Үзен Рамайның хатыны итеп күз алдына китерә дә бурлаттай кызара иде. Аның шулай кинәт-кинәт ут янып китүен әнисе дә, әтисе дә сизделәр. «Әллә чирлисенме, кызым?»—дип, теңкәсенә тиеп беттеләр. «Их, әни, әни( Әти, әти! Чир генәме сон, чирләрдән дә яман минем хәлләр»,— дип уйлый иде ул андый минутларда. /Кәен кояшлар баемас, кичләр җитмәс кебек тоелды аңа. Аптырагач, көн тизрәк узар, ичмаса, дип, әнисе белән ындыр артындагы яшелчә бакчасына эшкә йөри башлады...
Стенадагы сәгать сугып алды. Сәкинә ана күтәрелеп карады. Сигезенче ярты иде. Ул тиз генә урыныннан торды, һәм башына зәңгәр косынкасын бәйләп, ишеккә юнәлде. Өйалды ишеген бикләгәч, ачкычны куяргамы, юкмы дип икеләнеп торды. Аннары, мина чаклы кайтмас әле дип, ачкычны үзе белән алды. Китапханә ишеген ачып кергәнче Сәвиясе турында уйлады. «Дамирның колагына тагын бер кат төшерми булмас әле, барып алырга онытмасын»,— дип пышылдады иреннәре.
Дәвамы бар.