ГОМЕР БУЕ УКЫТУЧЫ
рамнан озын буйлы бер кеше бара. Таякка таянган. Бер аягы бөгелми. Мәктәп ишеге төбенә килеп җиткәч, ул кинәт туктап калды.
Малайлар малайлар инде. Өнә алар өелешеп ишектән чыктылар да. чыр-чу килеп бер-берсен портфельләре, ранецлары белән тукмый башладылар. Ә берсе — чип-чиста ак күлмәк кигәне — муенына таккан ал галстугын чишеп алды да йомарлап чалбар кесәсенә тыкты. Ул да булмады, портфелен үзеннән өскә ыргытты да, төшеп җитәр- җитмәс, аягы белән тибеп җибәрде. Портфель янда торган малайның аягына килеп тиде. Китте дөмбәсләшү...
Әлеге кеше таягын кузгатты, исән аягын да кузгатырга теләгән иде, протезлы аягы сызлап, чыраен сытты... Юк, бу кешенең малайлар чыр-чу килгәнгә, үзара дөмбәсләшкәнгә ачуы килмәде, әлеге малайның галстугын йомарлап кесәсенә тыгуына кәефе кырылды аның.
Квартирасы ерак түгел иде. Кайтып керде до хатынына:
— Кара әле, Зәйнәп, күргәнең бармы синең пионер галстугын кулъяулык шикелле кесәгә йомарлап салганны,— диде.— Бу бит, беләсеңме...
Зәйнәп апа иренең хисләрен аңлады. Ире әйтеп бетермәсә дә: без бит андый пионерлар түгел идек, малайда романтика юк, киләчәккә омтылу юк, дөньяга үз карашы юк, дигән мәгънәне аңлата иде аның борчулы карашы.
Шулай да урамда ни күргәнен ире аңа сөйләп бирде. Зәйнәп апа аның сөйләгәннәре белән килеште, чөнки ул яхшы белә: аның Мансурына пионер галстугы иң изге әйбер булган.
...1923 елда, унбер яшьлек вакытында, пионерга ңерергә бик күп хыялланган ул. Бу вакытта мәктәпләрдә пионер отрядлары булмаган. Балалар әти-әниләре эшләгән урыннарда гына пионерга языла алганнар. Ә Мансурның әтисе дә, әнисе дә юк.
Әтисе, Ибраһим солдат, беренче бөтендөнья сугышында башын салган. Мансурның һәм аның энесе Мәсгутьнең «әти» сүзен әйткәннәре дә юк. Әниләре Рабига апа аларның икесен дә үзе үстерә — байларның идәннәрен, керләрен юа, ә инде революция булып, гражданнар сугышы башлангач, кызылармеецлар өчен кием тегә.
1921 елгы ачлык. Алабута яки имән чикләвеге оныннан пешерелгән күмәч ашата улларына Рабига. Әмма үзенең сәламәтлеге күпкә бармый. 1922 елның башында Мансур белән Мәсгуть бөтенләй ятим калалар. Мансурны Казандагы туганнары тәрбиягә ала, Мәс- гутьне әнисенең ахирәт кызы авылга алып китә.
У
Мансурны башта татарча укыталар. Аннары рус мәктәбенә бирә* вәр. Аның белән бергә укучыларның күбесе ал галстук тагып йөри. Мансурның да пионерга бик керәсе килә. Әмма аның әти-әкисе юк. Алай гына түгел, туганнары сәүдә белән шөгыльләнә, аларга һәр кызыл нәрсә дошман.
Классташлар ярдәм итә аңа. Менә ул пионер антын бирә: ♦
— Мин, Советлар Союзының яшь пионеры Мансур Абдрахманов, 3
иптәшләрем алдында үземнең Совет Ватанымны кайнар яратырга, £ ^Коммунистлар партиясе өйрәткәнчә яшәргә, укырга һәм көрәшергә 3 тантаналы рәвештә ант итәм,— ди ул башка пионерлар белән бергә. « Ә зур күзләреннән шатлык, горурлык очкыннары бөркелә. Хәзер ул л да, иптәшләре кебек үк, пионер. Ә өйдә галстукны күрсәтергә, үзең- 5 нең пионер икәнеңне әйтергә һич тә ярамый. Җитмәсә, апа да, абый _ да биш вакыт намаз калдырмыйлар. Ә унбер яшьлек Мансурны S алласызлар оешмасына язганнар... §
Ул елларда пионерлар шундый эшләр дә башкарганнар: мәсәлән, - Куйбышев мәйданына трамвай туктый. Тукталышта — пионерлар. ♦ Кулларында — кружка. Күкрәкләрендә — «Забастовка ясаучы Ан- < глия эшчеләренә ярдәм ♦ дигән язу эленгән. Алар арасында, әлбәттә, и Мансур да бар. °
Кыскасы, иң актив пионерларның берсе була Мансур. Алай гына 5 түгел, «һәрвакыт озер!» — дигән сүзләр аның өчен девиз булып әве- * релә. Менә ул, унбиш яшьлек егет, каникул вакытларында — төзе- " леш мәйданында. Хәзер бөтен дөньяга атаклы мех комбинаты төзе- _ лешепдә аның да өлеше бар. Ул анда бетон коючы булып эшләгән, я
Казан шәһәренең В. И. Ленин исемендәге дүртенче мәктәбен Ман- Z сур унҗиде яшендә тәмамлый. Чыгарылыш кичәсен тантаналы игеп ы оркестр белән үткәрәләр алар. Мансур Абдрахмановны берничә иптәше белән бергә президиумга утырталар, һәм иң яхшы укучылар □ рәтеннән ун көнлек курска җибәрәләр. Комсомол Үзәк Комитеты чакыруы буенча, ул культармеец булып әверелә.
Беренче май районы үзәгендә аңа:
— Культура эшләре белән укытучы буларак шөгыльләнерсең,— диләр.— Безгә укытучылар кирәк. Аны Яңа Ибрай авылына җибәрәләр. Зур авыл бу — 800 йорты бар. Укучылар да күп. Ә мәктәп кечкенә, бары башлангыч мәктәп.
Менә беренче дәрес. Алтмыш ике пар күз яшь укытучыга текәлгән. Буйлары белән дүртенче класста булырлыклары да бар, беренче класска килгәннәре дә күп. Соңыннан директор уңайсызланып кына серне чишә, бер класста берничә ел утырып калучыларны җыйганнар икән Мансур классына.
— Нормаль балалар түгелме әллә алар? Авырулармы?..
— Курыкма, нормаль балалар. Алар белән шөгыльләнергә кеше булмады, ә ата аналары укый-яза белми...
Унҗиде яшьлек укытучы директорга бүтән сорау биреп тормый, эшкә керешә. Ярдәм котәр урын юк. баш тартырга да хакы юк. Җитмәсә, биредә татар мәктәбе, ә ул рус мәктәбендә укыган... Язу яңалифкә күчкән вакыт. Үзе до укый, балаларны да укыта.
— Кайчан ял итә икән соң ул? — дип гаҗәпләнә авыл халкы бу яшь мөгаллимгә.
Чыннан да ял бик аз эләгә аңа. Яшьлек дәрте һәм спорт аңа кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Чиремшән елгасын боз каплау белән балаларны үзләре агачтан ясаган «тимераякта» шуарга өйрәтә. Бу хәл аны балалар белән бик якынайта, дусландыра. Аны бирелеп, күңел салып тыңлыйлар. Балаларның белеме күзгә күренеп үсә. һәм, ниһаять, алтмыш ике баланың барысы да икенче класска күчү турында табель ала.
Уку елы тәмамлану белән аны Казанга чакырып, иптәш егетләре килеп җитә.
— Юк, егетләр, Казанга кайтмыйм мин,— ди Мансур аларга.
Культармеец егетләр гаҗәпләнеп бер-берсенә карашалар. Ничек инде? Аларны бер генә елга районга җибәргәннәр иде бит. Казанда аларны урта мәктәпне тәмамлау турында таныклык көтә.
— Мәктәптән хәзер һич тә китә алмыйм, егетләр. Безнең мәктәпне киңәйтәләр. Миңа бишенче классны бирәләр,— ди Мансур.
Шул вакыт бүлмәгә зифа гәүдәле яшь кенә бер кыз килеп керә.
— Таныш булыгыз, егетләр, минем иптәшем Зәйнәп.
— Күптән шулай диләр аны,— дип көлешәләр егетләр.— Димәк, авылга тамыр җибәргәнсең.
Яшь кияү белән яшь киленгә каникул вакытында да ял итәргә туры килми. Мансур яңа мәктәп салу эше белән йөри башлый, районда аның тәкъдимен хуплыйлар. Яңа уку елын яңа мәктәптә башлыйлар. Шунда ук — интернат. Анда 35 бала яши.
Колхоз оешкан еллар. Мансурның куен дәфтәрендә шундый юллар саклана. «Сыйнфый көрәш. Колхоз төзелешенең беренче җитәкчеләре: Федор Беркутов, Шәрифулла Хәмидуллин, комсомолка Фатыйма Газизова, Филипп Пушкарев кулаклар кулыннан һәлак булды».
— Колхозыгыз тараламы, мөгаллим? — дип көлә кулаклар, Мансурны урамда очратып.
— Иртә шатланасыз. Таралмас, үсәр,— ди Мансур, иренен кысып.
һәм тырышлык бушка китми. Колхоз көннән-көн ныгый. Мәктәпкә дә 25 гектар җир бүлеп бирелә. Аны укучылар үз көчләре белән эшкәртәләр. Уңышны да үзләре җыеп алалар. Өстәвенә, башак җыеп колхозга да ярдәм итәләр.
♦Балык бистәсе районында куш йодрык тикле помидорлар үстерәләр икән»,— дип ишетә Мансур. Барып карый. Дөрес. Тәҗрибәләрен өйрәнеп кайта. Чыннан да бик хикмәтле. Помидор үсентеләрен камыштан үргән матылар белән каплыйлар, ә матының бер читен канаудагы суга батыралар. Кырау да сукмый, дым да җитәрлек. Мәктәп бакчасында август аенда эре-эре помидорлар өлгерә. Тирә- күрше авыллардан да килеп карыйлар. «Шул рәвешчә карбыз үстереп карасак?..» Әйткән сүз — аткан ук. Яңа уку елы алдыннан укучылар карбыз төялгән йөкләр белән базарга юнәләләр.
Базар халкы гаҗәпләнеп йөкләрне сырып ала.
— Кайдан килгән карбыз бу? Әстерханнан дисәң, безгә су юлы ерак инде?..
— Үзебез үстердек,— ди озын буйлы егет горурланып.— Яңа Ибрай мәктәбеннән без...
«Үсәр» колхозы 1930 елда ук республиканың алдынгы хуҗалыклары рәтенә баса, һәм шул елны социалистик кырлар ударникларының Татарстан съездына делегат итеп колхозчылар мәктәп директоры Мансур Абдрахмановны да сайлыйлар.
Цирк бинасына җыелган ударниклар йотлыгып Бөтенсоюз старостасы Михаил Иванович Калинин речен тыңлыйлар. Кара чәчле, озын буйлы егет, укытучы гадәте буенча, аның һәр сүзен блокнотына язып барырга тырыша. Ә утырышлардан соң Черек күл бакчасында оештырылган күргәзмәне карап йөри. Дранча ясый торган станок янында озак кына басып тора ул.
— Үзебездә булдырасы иде шундый станокны,— дип уйлана ул.— Илья Дмитриевич шатланыр иде.
Хөрмәт итә бу кешене Мансур. Кызыл агач остасы Илья Куреев- ны директор күрше авылдан чакырып китерә. Менә ул хәзер укучы
ларны агач эшләренә өйрәтә. Укучылар аның җитәкчелегендә мәктәпкә кирәк булган барлык мебельне ясадылар. Бу станокның да мәктәпкә кирәге бар. һәм Мансур, төрле оешмаларга йөреп, бу станокны мәктәпкә кайтару чарасын да күрә.
— Ну, Мансур Ибраһимович, рәхмәт сиңа.— дип каршы ала аны
Илья Дмитриевич.— Эшләр рәтләнә безнең болай булгач... ♦
Алтын куллы, олы йөрәкле бу кеше 1941 елга кадәр мәктәптә 3 эшли. Бөек Ватан сугышыннан да Яңа Ибрай авылына кайта. Авыл 2 кешеләренә дә. мәктәп өчен дә бик кирәкле кеше булып кала бирә, г Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Мансур Абдрахманов белән дус- х лыгын өзми...
Ударниклар съездыннан соң Абдрахмановлар семьясы Яңа Ибрай S авылыннан китәргә мәҗбүр булалар. Мансур Кызыл Армия сафла- “ рына чакырыла, ә Зәйнәп халык мәгарифе бүлегендә эшли башлый. □
Мәктәп елларында Мансур математика фәннәре белән нык кы- S зыксына. Бу фәннәр буенча белеме программа күләменнән дә ашып “ китә. Шуңа күрә контроль эшләр вакытында классташы Рәшит Нәҗ- ♦ метдинов белән икесенә укытучы: <
— Барыгыз, яраткан шахматыгызны уйнагыз. Биредә сез кома- => чаулыйсыз гына,— дип, дәрестән үк чыгарып җибәрә торган була. 2
Яңа Ибрай мәктәбендә дә ул математика укыта. Шулай да аны т җәмгыять фәннәре буенча курсларда укытып кайтаралар. Армиядә 2 хезмәт иткәндә Мансур тарихчы булу турында хыяллана. *
...1936 елның җәе. Арча кырындагы матур бинаның ачык тәрәзә- х ләреннән юкә яфраклары исе бөркелә. Аудитория эчендә институтка ~ ■керергә теләүчеләр бик тырышып инша язалар. Араларында зур я кара күзле, җитди карашлы, киң җилкәле, төз гәүдәле (оста спортчы £ икәне әллә кайдан күренә) бер егет тә бар. Яше белән дә ул башка- < лардан аерылып тора — аның иптәшләре инде күптән кесәләрендә а югары белемгә ия булулары турында диплом йөртәләр.
Вестибюльдә дүрт күз белән Зәйнәбе көтеп тора. Мансурның тыныч йөзеннән күренә: беренче имтиханны уңышлы тапшырган!
— Әйдә Казанкага! Көн бик эссе...
1 ...Институтның соңгы курсы. Әмма дәүләт имтиханнарына хәтле зур тормыш сынавын үтәсе бар икән әле. Институтның иң яхшы чаңгычылары үзләре теләп ак финнар белән сугышка китәләр...
...Үзәк культура һәм ял паркы. Профсоюзларның республика кроссы бара. Мең метрга старт. Иң оста җиңел атлетлар соңгы әйләнештә. Финиш тасмасын Мансур иң беренче булып өзә. Курсташлары котлыйлар, фотога төшерәләр, кочаклыйлар, һавага чөяләр. Институт директоры да шунда. Ул да килеп котлый.
— Әйдә, Мансур, сыра эчәбез...
Директор булып директор спортчыны эчәрго чакыра... Мансур гаҗәпләнеп күзләрен аңа теки. Директорның йөзе каралып киткән, күзләр кайгылы.
— Сугыш, Мансур. Фашистлар басып кергән. Әле яңа гына радиодан тапшырдылар. Институтка ашыгыйк, халык митингка җыела...
Беренче булып партбюро секретаре, институт китапханәсе директоры Мансур Абдрахманов фронтка китәргә языла. Бергә ак финнарга каршы сугышкан чаңгычылар да аңа иярә.
Куйбышев шәһәрендә хәрби-политик училищеда укыганда Мансур элеккеге комсомол газетасы редакторы Саттаров белән дуслаша. Олак еллар үткәч кенә ул дусты Рәхим Саттарның, герой шагыйрь Муса Җәлил оештырган яшерен патриотик оешманың актив члены булганы хәлендә, антына тугрылыклы калып, һәлак булуын ишетә.
Еллар үткәч, һәлак булган дустының улы — Иль Саттаров профессор Абдрахмановның шәкерте булып әверелә.
Абдрахмановның үзе өчен сугыш 1943 елның 4 июлендә тәмамлана. Белгород шәһәрен фашистлардан азат итү хөрмәтенә Мәскәү- дә салют яңгыраганда пулемет ротасы командиры Мансур Абдрахманов команда пунктына чыга. Күзенә бинокль китерергә дә өлгерми, якында гына мина төшеп шартлый. Өлкән лейтенант ерак Әрмәнстан шәһәрләренең берсенә госпитальгә китерелгәч кенә аңына килә. Төрле госпитальләрдә сигез ай дәвалана ул. Казанга култык таякларына таянып кайтып керә...
...Мансур Абдрахмановны мин беренче тапкыр 1946 елда күрдем. Ул вакытта университетның барлык факультетлары өчен икенче курс студентларына марксизм-ленинизм буенча лекцияне Мансур Ибраһимович Актлар залында укый иде. Зур зал тулы студентлар, кырыс йөзле, җитди зур күзле, ябык гәүдәле бу галим ишектә күренү белән, тынып кала торганнар иде. Кереш сүзгә вакыт әрәм итмәстән, фәннең асылын студентларга сөйләргә керешә. Ике сәгать лекция укыганнан соң, еш кына аның йөзе агара, кафедра урнашкан сәхнә баскычыннан аксый-аксый акрын гына төше. Кай көннәрдә лекцияне башка укытучы укый. Сорамасак та беләбез: димәк, Мансур Ибраһимовичның яралы аягы тагын борчый башлаган.
Без өченче курста укыганда Мансур Абдрахманов «Крестьяннар хәрәкәтен оештыруда РСДРП Казан комитетының роле» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклады. Хәзерге студентлар философия фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, профессор Мансур Абдрахмановның лекциясен генә тыңлап калмыйлар, ә ул язган «Диалектик материализм» дәреслеге буенча имтиханнарга әзерләнәләр.
Күп еллар дәвамында Мансур Ибраһимович университетның фәнни эшләр буенча проректоры булып эшләде, бик күп фәнни тикшеренүләргә җитәкчелек итте. Бүлмәсендә үзен генә очрату кыен аны. Рәсми эш буенча гына түгел, шәхси эшләрендә киңәш сорап та керәләр аның янына. Чөнки ул Татарстан Верховный Советы председателе.
Шәкертләре дә күп аның. Мансур Абдрахманов җитәкләгән философия кафедрасында хәзер унөч аспирант. Виктор Комаров аның җитәкчелегендә докторлык диссертациясен тәмамлый. Доцент Марат Садыйковның да хезмәте тәмамлану алдында. Кыскасы, аның шәкертләре Казанның һәрбер югары уку йортында диярлек бар. Аларның инде күбесе үзләре кафедра җитәкли.
Шәкертләре өчен Мансур Абдрахманов зур галим, остаз гына түгел, кеше буларак та үрнәк.
Үзеңнең коммунистик бурычыңа тугрылык. Үзеңә тапшырылган эшкә җаваплы караш. Кешеләргә карата игътибарлылык. Болар — матур сүзләр генә түгел. Ул сыйфатлар барысы да Мансур Ибраһимович характерына тулысынча хас. Менә шуңа күрә дә 1972 елның январенда үткәрелгән аның алтмыш яшь тулу юбилее шәкертләре, дус-ишләре, хезмәттәшләре өчен зур бәйрәм булды.
Профессорлар, министрлар, зур предприятие җитәкчеләре котлады аны. Менә трибунага колхоз председателе күтәрелде. Әйе, Яңа Ибрай авылында үзе оештырган «Үсәр» колхозы кешеләре дө онытмаган аны. Колхозның исеме җисеменә бик туры килгән — ныгыган, зурайган ул. Яңа мәктәп — ике катлы таш мәктәп салганнар...
Юбилейдан соң берничә көн үткәч, мин Мансур Ибраһимович- нын. өендә булдым. Өстендә спортчылар костюмы, күзлеген салып куйган. Бу кыяфәтендә ул яшәреп киткәндәй күренде. Фоторәсемнәр карап утырабыз. Еллар үтүдән алар инде саргая төшкәннәр.
Менә Мансур авыл малайлары, кызлары арасында. Куе кара чәчләр, кыю караш, калын кара каш. Әле балалык сизелеп торган калын иреннәр кысылган. Ә менә бу рәсемдә ул салдырган мәктәп бинасы.
— Ягымлы йөз, иркә карашлы бу чибәр кыз кем соң?
— Зәйнәп ул,— ди Мансур Ибраһимович.— Туй алдыннан төшкән идек.
Зәйнәп апа көлә. Яшьлеген искә төшерү аңа да күңелле.
Инде олы яшьтәге Мансур Ибраһимовичка һәм Зәйнәп апага карыйм да әчтон уйлап куям: кайгыларны һәм шатлыкларны уртаклашып, гомер буена бер-береңә тугры булып калу нинди бәхет ул! — дим.
Кайчандыр алар мәктәп чарлагындагы бер кечкенә генә бүлмәдә тормыш башлаганнар. Кечкенә генә киштәдә балаларны укыту өчен кирәкле китаплар гына булган. Ә хәзер менә Мансур Ибраһи- мовичның зур бүлмәсенең стеналары китаплар белән тулы. Бу зур китапханә Яңа Ибрай авылында укытканда колхоз бүләк итеп бирюк китаплардан — В. И. Ленин әсәрләре томнарыннан башланган.
Аның кайсы гына рәсемен карама — барысында да ул китап белән. Китап аның өчен бик кадерле. Шуның өчен дә шул ул, госпиталь өчен педагогия институтын бушатырга кирәк булгач, бүген- иртәгә сугышка китәргә торганда, берничә көн эчендә институт китапханәсен университет китапханәсенә тапшырып өлгерә.
— Бер генә китап та югалмады,— ди ул горурланып.
Икенче көнне мин Мансур Ибраһимовичны консерваториянең концерт залында күрдем. Чехословакия белгечләре куйган органны тантаналы ачуга багышланган җыелышка килгән иде ул.
Менә сәхнәгә ал галстук таккан пионерлар чыгып басты. Алар җыр башладылар:
Кузгал, уян, ләгънәт птелган
Коллар һәм ачлар доньясы. Кайный ачу белән безнең кан. Соңгы сугышка ул ярсый.
Беренче куплетны җырлап бетергәч, хормейстер залга борылырга мәҗбүр булды. Залдагы кешеләр барысы да аяк өсте баскан иде.
Партия гимнының икенче куплетын XXIV съезд делегаты Мансур Абдрахманов башлады. Аңа бөтен зал кушылды. Пионер антына гомере буена тугрылыклы булып калу, комсомол, партия эшенә чын күңелдән бирелгәнлек җыры булып яңгырады бу гимн.
М. ХӘЫНТОВ торҗемэсо.