ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ЖУРНАЛ ТИКШЕРҮ
17 октябрьда язучыларның Г. Тукай исемендәге
клубында Татарстан язучылар союзы идарәсенең
кинәйтелгән утырышы булды Ул «Казан утлары»
журналының 1972 елгы 1—8 саннарын тикшерүгә
багышланган иде. Утырышта катнашучылар
әдәбиятның аерым жанрлары турында докладлар
тыңладылар. Яшь язучы М Млликовка журналның
сигез санын да басылган проза әсәрләре турында.
Роберт Әхмәтжанов поэзия турында нефть
районнарында яшәүче прозаик Ш. Бикчу- рин
очерклар. Алабуга педагогия институты
проректоры, филология фәннәре кандидаты Ф
Урмавчеев журналда чыккан тәнкыйть мәкаләләре
һәм рецензияләр турын да сөйләде.
Докладлар буенча фикер алышуларны Б. Камалов
башлап жибәрде. Ул доклад ларның нигездә әйбәт
тәэсир калдыруларын әйтте. «Шул ук вакытта мин
М. Маликова докладындагы кайбер фикерләр
белән килешеп бетмим,— диде ул — Докладчы М.
Мәһдиевнсң «Фронтовиклар» романын кирәгеннән
артык мактады кебек Сүз дә юк. «Фронтовиклар»
— әйбәт роман Бусы—бәхәссез. Әмма әсәрдә
йомшак урыннар да бар бит Доклздчы әсәрнен шул
якларына да игътибар итәргә тиеш иде.
А. Гыйләжсвне дә бу кадәр пьедесталга менгерү
кирәкмәс иде «Урталыкта» — нигездә жыииак эш.-
әчгән повесть. Шулай да ана динамика жнтми.
әсәрдә хәрәкәт аз. А. Гыйләжев бу әсәрендә
күпмедер дәрә- жәдә үз-үзен кабатлый. «Урамнар
артында яшел болын» нсемле романында ук әйткән
кайбер фикерен монда кабат күтәреп чыга
Докладчының «Каты токым» романына биргән
бәясе һәм «Сүзсез жыр» повесте хакындагы
фикерләре белән исә гомумән килешеп булмый. М.
Маликова аларны укышсыз әсәрләр рәтенә кертте
Мин алай димәс илем »
Б. Камалов башлаган сүзне алга таба Г. Иделле
дәвам иттерде «М Маликова «Хагы токым»
романындлы образларны бер-берсеннән аерып
булмый, диде. Мина калса, киресенчә, аларнын
күбесе тормышчан. жпнлы характер булып хәтердә
кала Алыгыз Кадермәтне Мотгәрәйие. н булма- са
Фәрхетдинне Кем аларны бер-бепсен- нән аерып
булмый, дип әйтә алыр? Җыйнак кына бер романда
язучы башта әле шактый чуар кешеләрдән торган
бригада иың ныклы коллектив булып туплануын
күрсатә алган Әсәрнен төп кыйммәте әнә шунда».
Г Бакиров белән Р. Мостафин да проза
әсәрләренә багышланган докладтагы аерым
фикерләр белән бәхәскә керделәр, журналда
чыккан проза әсәрләренә булган бәяне ачыклардай
тәкъдимнәр әйттеләр
Шагыйрь X. Туфан журналда басылган
шигырьләр турында сөйләде, докладчы Роберт
Әхмәтжановнын кайбер фикерләре шактый
бәхәсле булуын әйтте.
X. Хәйри журналның тәнкыйть бүлеге турында
сөйләде. «Тәнкыйть турындагы доклад нигездә
әйбәт тәэсир калдырды,— диде ул — Шулай да аны
тагын да кызык- лырак. үткенрәк итәргә мөмкин
булыр иде. Журналда социалистик реализм
мәсьәләләре аз яктыртыла. Сонгы вакытларда чык-
кан кайбер мәкаләләрдә бик үк төгәл булмаган
фикерләр күренеп калды. Докладчы, ни өчендер,
аларга игътибар биреп җиткермәгән».
Фикер алышуларда, болардан тыш, Ф Хөсни.
Татарстан язучылар союзы идарәсенең
председатель урынбасары Г. Каш- шаф катнашты.
Алар журналны тзгын дз яхшырту буенча кызыклы
фикерләр, файдалы тәкъдимнәр әйттеләр
Ахырдан журналның баш редакторы Г. Ахунов
чыгыш ясады Ул журнал папкасындагы яна
әсәрләр турында сөйләде, язучыларны
редакциянең эш планнары белән таныштырды.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ПАРТИЯ
ОЕШМАСЫНДА
Октябрь башларында Г Тукай исемендәге
клубта язучыларның ачык партия җыелышы булып
үтте. Ул «Язучы һәм газета» дигән темага
багышланган иде. /Кыелышта катнашучы
язучылар алдыниа «Социалистик Татарстан»
газетасының редактор урынбасары Р. Тимергалнн.
«Советская Татария» газетасының культура бүлеге
мөдире А. Авдеев. «Татарстан яшьләре» газетасы
редакторы С. Гарипов, «Комсомолец Татарии»
газетасының бүлек мөдире Н Сальтнна. «Яшь
ленинчы» газета;ы редакторы В Ихсанова
иптәшләр чыгыш ясады
Фикер алышуларда Г. Минский, X. Гу. фан, А
Шамов, Ф. Хөсни. Т. Миңнуллин, К Л зтыйповлар
катнашты.
ИЖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Көз җитүгә Татарстан язучылар союзы
каршындагы ижат секцияләренең эше тагын да
активлаша төште. Сентябрь-октябрь айларында
барлык секция.-әрнен утырышлары булып үтте.
Балалар әдәбияты һәм проза секцияләренең 27
сентябрьдә уздырылган берләштерелгән утырышы
Мәгъсум Хужнннын «Йомры тау итәгендә* исемле
хикәяләр жыентыгын тикшерүгә багышланган иде.
Кулъязма жыентык буенча фикер алышуда Б.
Камалов. А. Гыйләжев. Ф Мансуров. Л. Ихсанова.
Р Мингалимов. Р. Вәлиева. Т. Миннуллин, Т.
Нурмөхәммәтов катнашты. Алар жыентыктагы
байтак хикәяләрнең шактый уңышлы булуын
билгеләп үттеләр. Авторга хикәяләрен тагын да ях-
шырту юнәләшендә күп кенә киңәшләр бирелде.
Драматурглар секциясенең 19 октябрьда
уздырылган утырышында Шамил Бикчу- ринныц
«Тальян гармун» исемле либреттосының яна
варианты укып тикшерелде. Фикер алышуда
катнашкан иптәшләрдән М. Хәсәнов. Ә Камал. Т.
Миннуллин. Ә Бакиров либреттоның уңышлы
булуын әйттеләр.
Балалар әдәбияты секциясенең 24 октябрьда
уздырылган чираттагы утырышы Хәкимжан
Халиков ижатын тикшерүгә багышланды.
Утырышта Г. Рәхим. К Мнн- небаев, Б. Камалов.
Ш. Рәкыйпов. Г. Гобәй. А Әхмәт. Ш. Галиев. Р.
Әхмәтжанов. Г. Бакиров, 3. Туфайлова һәм Л.
Ихса- новалар чыгыш ясады. Фикер алышуда
катнашучыларның күпчелеге авторның уңышлы
ижат итүен билгеләп үттеләр. Утырыш Хәкимжан
Халиковны язучылар союзына алуны гәкьдим
итәргә дигән фикергә килде.
26 октябрьда шагыйрьләр секциясенең дә
чираттагы утырышы булып узды. Анда яшь
шагыйрьләрдән Салисә Гәрәева һәм Фәннүр
Сафиннарнын яна жыентыклары тикшерелде
Кулъязма җыентыкларны. тикшерүдә Н. Арсланов,
Ә. Исхак, X. Туфан. Роберт Әхмәтжанов, Г.
Зәйнашева, 3. Маликов катнашты.
СССРныц 50 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАП
1972 елның декабрь аенда СССР тезелүгә 50 ел
тулды. Бу олы бәйрәмне илебез халыклары
хезмәттә зур уңышлар яулап, әдәбият-сәнгать
әһелләре исә яңа әсәрләр ижат итеп каршы
алдылар.
Бәйрәмгә хәзерлек барган көннәрдә ижат
оешмаларында күп төрле чаралар: җыелышлар,
конференцияләр, киңәшмәләр үткәрелде.
Шуларнын кайберләре белән укучыларны да
таныштырып узарга булдык.
ГАЛИМНӘРНЕҢ БӨТЕНСОЮЗ
КИҢӘШМӘСЕ
«Кешеләрнең яна тарихи гомумнлеге- совет
халкы һәм социалистик реализм ода- бияты»—
30—31 октябрьларда башкалабыз Мәскәүдә булып
үткән фәнни конферен- циянец темасы әнә шулай
атала иде. СССР Язучылар союзы. А. М. Горький
исемендәге дөнья әдәбияты институты һәм КПСС
Үзәк Комитеты янындагы Иҗтимагый фәннәр
академиясе тарафыннан оештырылган бу
киңәшмәдә дистәдән артык доклад һәм бик күп
чыгышлар тыңланды.
Татарстан язучылары исеменнән конфе-
ренциядә тәнкыйтьче Рафаэль Мостафш катнашты.
ӘДӘБИЯТ ГАЛИМНӘРЕ КИҢӘШӘ
Узган елның октябрь урталарында Әзер-
бәйжан СССРныц башкаласы Бакуда «Со. вет
Көнчыгыш әдәбиятларында реализм мәсьәләләре»
дигән темага багышланган фәнни киңәшмә
үткәрелде. Конференция эшендә Татарстан
галимнәре дә актив катнашты. Филология фәннәре
докторы, профессор X. Госман «Критик реализм
әдәбиятларында тарихилык принцибы», фило-
логия фәннәре докторы, профессор И. Нуруллин
«Төрки телле әдәбиятларда критик реализмның
асылы һәм формалашу шартларына карата»,
филология фәннәре докторы П. Ннгъмәтуллнна
«XIX йөз ахыры, XX йөз башындагы татар
әдәбиятында реализм һәм аның башка ижат
методлары белән мөнәсәбәте», филология фәннәре
кандидаты А. Әхмәдуллин «Реалистик татар
комедиясенең формалашуы» днгән темалар* га
докладлар ясадылар.
ТЕЛ ГАЛИМНӘРЕ КИҢӘШӘ
Татарстан тел галимнәренең СССРньМ 50
еллыгына багышланган фәнни конференциясе 9
октябрьда ачылган иде. Ул өч көз буена барды һәм
анда утыздан артык кеви чыгыш ясады. Галимнәр
татар тел белем узган юлга йомгак ясадылар, туган
теле безнең байлыгы, үсеш тенденцияләре турында
фикер алыштылар.
Профессор Д. Тумашеванын «Сове: чорында
татар тел белеменең үсеше Һо» аның бурычлары»,
профессор М. Зәкие»-, ның «Төрле социаль-
экономик шартларда әдәби тел үсешенең
үзенчәлекләре», фил» логия фәннәре докторы В
ХаковнЯ «Татар әдәби теленең үсешендәге кайбер
тенденцияләр турында» дип исемлангМ
докладлары тыңлаучыларда аеруча зур IB11
зыксыну уятты.
Сынлы сәнгать музеенда «1917—1971 Л ларда
Татарстанның сынлы сәнгате» дНГй темага
конференция булып үтте. Анда бф лыгы 8 доклад
тикшерелде. Алар арасында «Татарстан сынлы
сәнгатендә Леннн образы». «Татарстанда В. И.
Ленин һәйй* ләре». «Республика рәссамнарының
30 м- лардагы ижаты», «Бөек Ватан сугышы *
рында Татарстанның сынлы сәнгате»,
«Татарстанның бүгенге сынлы сәнгате» да гән
темаларга язылган докладлар бар иде.
Конференция эшендә әдәбият белгечләре,
рәссамнар, гомуми белем бирү мәктәпләренең
укытучылары, жәмәгатьчелек вәкилләре
катнашты.
НӘШРИЯТ РЕДАКТОРЛАРЫ КИҢӘШӘ
17 октябрьда Казан шәһәрендә Идел буе китап
нәшриятлары редакторларының зона киңәшмәсе
уздырылды. Анда Татарстан китап нәшриятының
политик әдәбниг редакторлары. Башкортстан,
Чувашстан. Удмуртстан, Мари АССР, Мордва
АССР, шулай ук Югары Идел, Түбән Идел, Идел-
Вятка һәм Куйбышев нәшриятларыннан килгән
кунаклар катнашты. Редакторлар тәҗрибә
уртаклаштылар, халыклар дуслыгы һәм пролетар
интернационализм мәсьәләләренә багышланган
әдәбият чыгаруны тагын да яхшырту турында
киңәштеләр.
Киңәшмәдә катнашучыларга КПСС Үзәк
Комитеты лекторы, филология фәннәре кандидаты
М. X. Хаммухаммегоз «СССР тезелүнең 50
еллыгына әзерлек һәм илебез үсешенең кайбер
актуаль мәсьәләләре» дигән темага лекция сөйләде.
ЯЗУЧЫЛАР—УКЫТУЧЫЛАР АЛДЫНДА
Казан педагогия институтында <50 ел эчендә
татар совет әдәбияты» дигән темага семинар
уздырылды Аңа рус мәктәпләрендә татар телен
укытучы педагоглар чакырылган иде. Семинар
эшендә татар язучыларынпан Г. Баширов. Г.
Әпсәләмов, С. Хәким, Ш. Маннур, Г. Гобәй, Л.
Ихса- нова, Г. Ахуновлар катнашты. Алар 50 ел
эчендә татар әдәбияты ирешкән казанышлар
турында сөйләделәр, сорауларга җаваплар
бирделәр.
ТУГАНЛЫК ҖЫРЛАРЫ
Оэсрбәйҗанда РСФСР әдәбияты һәм сәнгате
көннәре булып узды. СССРның 50 слльныиа
багышланган бу бәйрәмдә безнең республикадан
эстрада җырчыларының Бетеш оюз конкурсы
лауреаты Зиннур Нурмвхәммәтов катнашты. Ул
тугандаш республика тамашачыларын татар совет
композиторларының дуслык турындагы көйләре
һәм татар халык җырлары белән таныштырды.
ТӘҖРИБӘ УРТАКЛАШУ ӨЧЕН
СССР Язучылар союзы секретариаты,
тугандаш социалистик илләрдәге язучылар
оешмаларының эшен өйрәнү һәм тәҗрибә
уртаклашу өчен, әледән-әле аларга үз вә- кмлләрен
җибәреп тора. Күптән түгел шундый бер делегации
Польшада булып хайт- ты. Аның составында СССР
язучылар союзы идарәсе секретаре шагыйрь Зәки
Нури да бар иде.
«Наш современник» журналының баш
редакторы Сергей Викулов белән бергәләп алар
поляк азучыларының Варшавадагы бүлегендә,
Лодзь һәм Краков воеводст- ЕО.тары
оешмаларында булдылар, алардагы нжадн-
оештыру эшләре белән таныштылар.
Алар, шулай ук, «Поэзия көзе» бәйрәмендә
катнаштылар, Варшава театрларында һәм
музейларында. Краков киностудиясендә
тамашачылар һәм укучылар белән очраштылар.
Поляк китап нәшриятларына һәм «Әдәбият»
исемле атналык газетага илебезнең тугандаш
әдәбиятларыннан н.ч яхшы әсәрләрне, шул
жөмләдәи, татар әдәбиятының күренекле
әсәрләрен тәкъдим итү турында фикер алыштылар.
«ДАВЫЛГА ТАБАН» —ЗАВОД
СӘХНӘСЕНДӘ
Лихачев исемендәге автозаводның культура
сарае каршындагы халык драма театры үзенең яңа
сезонын татар драматургы Рнза Ишморатның
«Давылга табан» исемле әсәре белән ачты.
Спектакльдәге төп рольләрне завод үзешчәннәре
һәм кайчандыр шушы коллективта тәрбияләнгәч,
хәзер инде танылган сәнгать осталары булып
җиткән профессиональ артистлар башкарды.
Әсәрне сәхнәгә РСФСРнын атказанган сәнгать
эшлеклесе, режиссер С. Штеин куйды.
ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР, ОЧРАШУЛАР
Мәскәүнең Дөнья әдәбияты институтында М.
Горький исемендәге РСФСР дәүләт премиясе
лауреатлары ижатына багышланган әдәби кичә
уздырылды. Кичәдә татар шагыйре С. Хәким
шигырьләре яңгырады. Мәскәү шагыйре М. Львов
тамашачыларны шагыйрьнең нжаты белән
таныштырды
Татарстан язучылар союзының матур
әдәбиятны пропагандалау бюросы СССР төзелүгә
50 ел тулу уңае белән заводларда, цехларда, торак
йортларда кызыклы очрашулар уздыра, менләгән
әдәбият сөючеләрне язучыларның иҗатлары белән
таныштыра.
Оргсинтез заводының торак йортларында
яшәүчеләр өчен тәнкыйтьче Р. Мостафнн һәм
шагыйрь М. Хөсәен ижатына багышлап авторлар
катнашында музыкаль кичә үткәрелде, Р.
Мостафин Муса Җәлил эзләреннән йөреп язылган
китабының нжаг ителү тарихын сөйләде һәм герой-
шагыйрь язмышына кагылышлы күп кенә
сорауларга җаваплар бирде. М. Хөсәен үзенең
сонетларын укыды
Кичәдә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт
филармониясе артистлары К. Басый- ров. Л
Хангильдина, Ю. Михайлов та катнашты.
Гндроспеострой мехкомбннат яшьләре өчен
уздырылган кичәдә шагыйрьләребез- дән М.
Горький исемендәге РСФСР дәүләт,
республнкабызнын Тукай премияләре лауреаты С
Хәким. Н. Дәүлн. Г Латыйп. Г. Рәхим. Р
Мингалимов, Р Валиевлармыч илгә, партиягә,
яшьләргә, замандашыбызга
багышлан! ан шигырьләре, прозаиклар М.
Маликова. X. Сарьяннарның яна әсәрләре
яңгыравы әдәбият сөючеләр күңелендә жылы
хисләр калдырды.
Соңыннан жырчылар Г. Рәхнмкулов, Ф
Сөләйманова. Р. Ильясов, нәфис сүз осталары Ф
Юсупов. М. Шиһаповлар авторларыбыз сүзләренә
язылган яна жыр- ларны, рольләрне башкардылар.
Сентябрь-октябрь айларында язучы Ш.
Рәкыйпов. Ялта, Симферополь. Минск һәм Гродно
шәһәрләрендә булып, 1942—45 елларда атаклы 46
нчы авиация полкы үткән юллардан сәяхәт итеп
кайтты.
Гродно шәһәрендә аны 2 нче мәктәп
укучылары каршыладылар. (Бу мәктәпнең өченче
пионер отряды данлыклы якташыбыз. Советлар
Союзы Герое О. Санфирова исемен йөртә. Польша
жирләрен фашистлардан азат иткәндә һәлак
булгач, аның гәүдәсе Гроднога кайтарыла, шәһәр
уртасындагы паркка—туганнар каберлегенә
күмелә). Ш. Рәкынпов укучыларга М. Сыртланова
һәм О. Санфироваларның батырлыклары, яшьлек
еллары турында сөйләде, батыр очучыларга
багышланган «Кызлар-йолдызлар» исемле повесть
язачагын әйтте, мәктәп музеена «Чәчәкләр сөйли
белә». «Кайдан син, Жан?» исемле китапларын
бүләк итте.
«Казан утлары» редакциясендә тәнкыйтьче Р.
Мостафнн белән очрашу булды Ул Олимпия
уеннарында алган тәэсирларе белән уртаклашты,
очрашуда катнашучыларның сорауларына жавап
бирде.
«Казан утлары» журналының очерклар бүлеге
мөдире Малик Хәмитов Чаллы якларында йөреп
кайтты Ул шул якларда яшәүче яшь язучылар
белән очрашты. Чаллыдагы әдәби ижат
берләшмәсенең чираттагы утырышында яшь
авторларның яка әсәрләрен тикшерүдә катнашты.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ әлмәт
БҮЛЕГЕНДӘ
Әлмәт язучыларынын чираттагы утырышы
яшь язучы Газетдин Фәрхегдиновяцц «Кеше
кабызган йолдызлар» һәм «Иртәгә дә дуслар
кирәк» исемле пьесаларын тикшерүгә
багышланды. Фикер алышуда катнашкан Ю
Эминов, С Сөләйманова, С. Кальметов. Р
Тө.хфәтуллин. Р Файзуллин. С. Өметбаен, Ф
Гыйльметдинов иптәшләр авторның укучылар
тормышын! багышланган «Кеше кабызган
йолдызлар, исемле пьесасын чагыштырмача
уңышлы эшләнгән дип таптылар һәм әсәрне
яхшырту юнәлешендә файдалы киңәшләр бирде-
ләр.
Пермь язучылар союзы һәм профсоюзларның
үзешчән сәнгать йорты чакыруы буенча, татар
язучыларыннан В. Нуруллин. Р. Гатауллин. Р.
Мингалнмов һәм Татарстан язучылар союзының
пропаганда бюро сы хезмәткәре М. Шиһапов
Пермь шәһәрендә булып кайттылар.
24 октябрьдә шәһәрнең Калинин исемендәге
культура сараенда дуслык кичәсе уздырылды
Аны, кыскача кереш сүз белән. Пермь язучылар
союзының секретаре урынбасары Н Домовитое
ачты. Пермь шагыйре Радкевич татар
шагыйрьләренең шигырьләрен үз тәржемәсендә
укыды. Татар язучылары тамашачыларны
үзләренең яна әсәрләре белән таныштырдылар.
Кичәне Пермь журналисты Я- Камалов алып
барды.
Татарстан кунаклары шулай ук шәһәрнең
тегү фабрикаларында чыгыш ясадылар. Киров
районындагы 70 нче мәктәп укытучылары белән
очраштылар, андагы М. Җәлил музее белән
таныштылар.
Бүлекнең сентябрь урталарында уздырылган
утырышында Әдип Маликовны» «Яшьлек
утравым» исемле әсәре тикшерелде. Мемуар
характерында язылган бу әсәрдә Бөек Ватан
сугышы чорындагы солдат тормышы сурәтләнә.
Фикер алышуда нефп районнарында яшәүче
язучылардан М Ха- сәнов. Р Төхфәтуллин. Ю
Эминов, Г Афзал. С. Сөләймановалар катнашты
Алар авторның яңа әсәрен нигездә яхшы һәм
тәрбияви яктан әһәмиятле дип таптылар, аны
тагын да камилләштерү максаты белая, байтак
киңәшләр, тәкъдимнәр әйттеләр.
МАКТАУЛЫ ИСЕМ
РСФСР Верховный Советы Президиумының
1972 елның 22 сентябрендә игълан ителгән Указы
белән, совет сынлы сәнгате» үстерү өлкәсендәге
казанышлары өче» республикабызның өлкән
рәссам- Баки* Идрис улы Урманчега РСФСРның
атказа» ган художнигы дигән мактаулы исем би-
релде.