ҺАВАЛАРДА ТУРГАЙ
лның елында Госман җәйләрен туган авылына бер кайтып килә торган иде.
Кем сагынмас, кем зарыкмас туган якның күңел-дәге дулкыннарны чайкап җибәрә торган җанга чиксез татлы сихри хозурлыгын!
Әмма бу юлы Госманны туган авылына ашык-тырган икенче төрле сәбәп тә бар иде. Л1онысы җанга алан нәфис канатлар үстерерлек булмаса да, күңелеңнең бер почмагына мәңге кырып алмаслык юшкын утыруын теләмәсәң, аны онытырга да, читкә кагарга да ярамый иде.
Әле күптән дә түгел, җәйге ялларында Кизелдән кайтырга чыгар алдыннан булды бу сөйләшү...
Басынкы-мыштым гына йөргән әнисе Зөләйхабануның өлкән улына нидер әйтергә теләвен сизенеп килә иде Госман. Тик карчык җаен гына туры китерә алмыйча аптырый иде шикелле.
Җайны-сәгатьне Госман үзе тудырды: бүтәннәр җыйнаулашып ки- беткә-нигә дип кузгалгач, Госман, юк-бар сылтау табып, өйдә калды. Тегеләр күздәй югалырга да өлгермәде, мондый аулакны күптәннән көткән әнисе, вак җыерчыклар яргалагап йөзен куанычлы нурландырып һәм үтә җылы, утә якын тавыш белән:
— Улым, кил әле, кер әле монда... Зур йомышым-әманәтем бар иде сиңа.— дип. Госманны үзенең кечерәк кенә бүлмәсенә дәшеп алды.
Монда ялтыравык калай челтәрләр белән бизәлгән олы гына сандык өстенә аналы-уллы янәшә утырыштылар.
— Ни йомыш, әни?
Әмма әнисенең зиһене кисәк чуалыбрак китте, ахры, карчык беравык сүзен башлый алмыйча торды. Күзләрен дым каплаган, тез башлары өстенә салган арык кулларының бармак очлары сизелерлек булып калтырый иде.
— Ни... иртәгә китәсез инде сез, улым,— диде ул, ниһаять, авыр сулап.— Күнелем тагын кителеп калырдыр инде...
— Нигә, әйдә, кайтабыз, әни! Гөлфия монда ничек тә үз җаен табар әле...
Кыскартып басыла.
— Гөлфияме? Нәние беләнме? Юк-юк, улым, анын бит, беләсен, ордым-бәрдем...
— Интегүләрен житкәндер, дим, әни.
— Алай димә, улым. Интегүен дә интекмим Озакламый яна яслеләрен салып бетерәселәр, ди. Менә шул чакны инде, ходай кушса, жил- жил кайтып та төшәрмен, улым. Сабыр төбе — сары алтын, ди, түзим ф |инде, булышыйм үзләренә...
Әни-карчыкның бу хакта сүзне куертып торасы килмәде. <
— Ә йомыш дигәнем шул иде.— дип, каяндыр мендәр-ястыгы астын- ь
нан, эчкәредән, кибет кәгазенә бик пөхтәләп төргән юкарак кына бер ь нәрсәне алды да аны ике куллап күкрәгенә кысты.— Синен анда үзебез- < йен авылга кайтып килергә юнең булырмы5 5
— Ник булмасын. 5
— Сип... ни... минем ахирәтем Нурдидә апаңны беләсен бит? Шунар- и га менә бәләкәй генә бүләк хәстәрләп куйган идем Шәльяулык бу... * Әллә нигә соңгы араларда төшләремә бик еш керә башлады. Исән-сау ф гына булса ярый ла Тапшырырсыңмы, улым?
— Тапшырмый ни... Рәхәтләнеп!.. ®
Төргәк Госман кулына күчте. Ләкин ана кешенең әманәте моның s белән генә бетмәгән икән әле, ул күлмәгенең кайсыдыр төшеннән ипләп = кенә кәгазь акчалар чыгарды. 3
— Инде монысы... Мәле, куен кеоөнә эчкәрерәк тыгып куй. <
— Нигә бу. кемгә? Миндә акча беткәнмени? a
— Хәер-сәдакага дигән акчам бу... Әйтмә, синеке кирәкми мина! ч Үз өлешемнән, үз хәзинәмнән булсын' Анда авылыбызның карт-коры- ь сына, ятимнәренә, аннан килеп, гүр ияләре — әрвахлар хакына өлә- * шәсе Нигъмәтҗан абзый сырхау түшәгендә, ди, аңа бирәсе, күршесе Хөснижамал түтәйгә бирәсе—әйбәтләп дога кылсын. Аннары тагы .
— Соң, әни...
— Кашын-күзең жимерелде, авырсынасынмы әллә? Коммунист ба шым белән сәдака өләшергәме инде, дисеңдер... Юк, күңелнең тамчы да рәнҗемәве кирәк. Син, алайсам, болай ит, улым моны да ахирәтем Нурдидә апаңа тапшыр — ул үзе чамалар кемгә нихәтле бирәсеи. Күңелләр бер бит безмен..
— Чынлап та шулай гына итәрмен, әни!
...Инде менә хәзер ул Акбалык элеваторына ашлык илтә барган автомашинаның буш әрҗәсендә оча Көрәнсу йон плащын җилбәгәй җибәреп, салкынча җилнең тыгыз дулкынын күкрәге белән яра-яра кайта. Бала чактан таныш булган биек тупыл-тирәкләрнең яшел ябалдашлары, ала-кола йорт түбәләре, зират урманы, Акай тавы ашкынып каршыга йөгерешә...
Туган авылның яме дә ямь генәме сон!
Юк, бу ямь-хозурлыкка шундук чумып, тәмам эреп киткәнче, җилкәдә зур бер йөк булып утырган әманәтне үтисе булыр. Иң әүвәл шуны
Машина, бакча артларындагы такыр юлдан дынгыр-дынгыр тузан болыты куптарып, амбарларга таба юл тотгы — Госман Олы урам башында басып калды.
Тирән сулап куйды.
Олы урамны машина-тракторлар актарып бетергән.
Койма читән буйлата сузылган шомарак сукмактан Госман нык нык басып алга атлады
Нурдидә түтиләрнең йорты Арткы урамда Әйе, тукталмаска, борылмаска — иң әүвәл шунда'
Клуб каршындагы чат башында акшарланган тәбәнәк таш баганалар. Алар үзара юан-юан чылбырлар белән тоташтырылган Эчтә аллы гөлле чәчәкләр. Уртада таштан түгел, юан тимер торбадан бик пөхтә, шома итеп киселгән һәм югарыга, шактый биеккә, очлаеп-нечкәрсп
менгән өч кырлы һәйкәл. Ул гигант штык сыман. Ин очта алсу канга манчылган йолдыз яна. Күркәм дә, үзенчәлекле дә... Бик тә башлы егет диләр бу клуб мөдире Расихны!
Ил азатлыгы өчен һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар авылда' йөзәрләгән...
Аның үз әтисе дә бар булганы белән шушы металл штыкта .мәңге-ләшкән...
Читләтеп үтә алмады, колхоз идарәсе каршында кузгалырга торган «газик» тирәсендә чуалучы ир-ат янында тукталып, хәл-әхвәл белеште Бераз гәп корып торды.
Аннары кибеткә сугылды.
Баш өстеннән инешкә таба кыйгылдашып казлар очып үтте...
Менә ул Арткы урам. Бәрәңге бакчалары инеш ярына төшеп терәлә. Кайчандыр аларның үз урамнары иде бит бу... Элгәре, бик күп элгәре, ямь-яшел чирәмлек иде — Госманнар аңарда рәхәтләнеп аунарлар, туйганчы көрмәкләшерләр иде. Хәзер монысы да буйдан-буйга каезланган... Читән-койма кырыйларында чирәм бар барын, әмма анысы да каз- күркә чемченерлек кенә...
Нурдидә түтиләрнең алты почмаклы портлары, челтәрле капкалары былтыргыдан аз гына сорылана төшкән. Зәңгәргә буялган тәрәзәләрендә исә чуклы-чуклы, аллы-гөлле чәчәкләр тагын да күбәйгән сыман...
Шактый киң, иркен ишегалды түрендә Нурдидә карчыкның кече килене Миңнур, «ти-ти» дип чакыра-чакыра, тавык-чебешкә жим сибеп тора иде. Капыл карады, бер мизгел каушап калгандай булды.
— һай, энекәй генәм! Кем дисәм, Госман абый! Әйдүк, әйдүк!
Чебеш-тавык өерен тузгытып, коштабагын җиргә атып бәрде, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, килеп тә җитте.
— Ах аллам, ничек болай?! Сезнекеләр исән-сау калдымы соң? Үзең ничек? Нигә инде тагын япа-ялгызың?..
И китте тезеп, и тотынды сорашырга!.. Үзе сыңар кулы белән тулып ашкан күкрәкләре өстендәге ачык изүен каплагандай итә, үзе үткер күзләре белән көтелмәгән кунакка төбәлгән...
— Әнкәй дисеңме? Өйдә юк бит әле ул: Лубъянга киткән иде.
— Лубъянга? — Госманның сөмсере шундук коелды.
— Әйем, өченче көнне үк әле... Тегендә лубъяннар тик ятмый икән: олы килендәшем тагы бер малай тапкан! Шуларның бәби туена бәбәй ашы апкиткән иде әнкәй... Инде алтынчысы! Әллә орденга-мазарга үрелергә дип тырыша инде килендәшем... һи-һи!
Миңнурның бу хәбәре дә, сөйкемле кеткелдәве дә Госманның кәефен кисәк күтәреп җибәрде.
— О, алайса!..
— Ә без үзебез баралмадык: Габделбәр көне-төне комбайнда, ә үзем... менә!..
Ишегалды кош-корт белән генә түгел, бала-чага белән дә тулган иде—Миңнур, канат кагарга җыенгандай, кулларын җәеп, шуларга ишарә ясады. Нәниләр кайсы кая таралышып, баскан, утырган җирләреннән таныш булмаган бу абыйның авызында елык-ялык иткән алтын тешләренә күз чекрәйтеп, бөтенләй өнсез-авазсыз катып калганнар иде. Бары да кызлар: сумала чәчлеләр, тузгыган салам башлылар... Госман, кабарган плащ кесәләрен бушатып, аларга татлы-тәмле нәрсәләрен өләшеп чыкты.
— И балакайларым, кунак абыегызга рәхмәт әйтә дә белмәдегез ләбаса!
Балалар кайсы оялчанланып. муенын җилкәсенә кысты яки, башын кыңгыр салып, читкә борылды, кайсыбере, кыюрагы, иреннәрен кыймылдатты. Ә елтыр күзләре һаман да кунак абыйларына төбәлгән иде.
— Синекеләр кайсы дип сорыйсы да юк, Миннур.
— Әйе: сары-сары сап-сары гәрәбәләр инде — тач әтиләре!
— Туктале, ничәү инде синен? Монда нкәвесен күрәм
Миннур җавап кайтарырга өлгермәде: болдыр ишеге ачылып китте дә аннан янә бер «сап-сары гәрәбә» атылып килеп чыкты һәм ачы чәрелдәп сөрән салды:
— Әни дим! Олан уянды да шыңгырдый башлады. Имезәсеңме? — Кызчык кинәт тотлыгып калды:— Ай, абый... исәнмесез!
— Тирбәтә тор, кызым Мин хәзер...
Госман болдырга таба бер-ике адым атлады.
— Саумы, сенелкәш! Мәле, чибәрем, тот әле!
Кызый, бурлаттай кызарынып, «әй!» диде дә ялт кына кире кереп китте.
— Бик тә оялчан инде. Үземә тамчы да охшамаган... Шулай, Госман ° абый, дүрткә тулдылар инде. Иң кечем бишектә... Анысы да кыз бала. s
— О, котлыйм, котлыйм! Син лубъяннарны әйткән булдык, үзегез =
дә тик ятмыйсыз икән лә. 3
— Бездәй караңгы авыл җирендә шулай инде: бала-чага үрчи. Теге «
ни... мәзәктәгечә... һи!.. х
— Караңгы? Электр кергәненә бишбылтыр, әнә телевизорыгызның
антеннасы болытка терәлгән. а.
— Телевизор, электр.. Хәзер кайда юк ул? Сезнең кала хатыннары- *
гыз гына бала табудан, бала үстерүдән шүрли, ахрысы... =t
— Бик тә шүрли, Миңнур! Имеш, артып китсәләр, үз ирекләренә ° балта чабалар.
Миңнур элек тә четердәп торган чая телле, оялу дигән нәрсәгә исе китмәүчәнрәк холыклы бер кыз иде. Хәзер, инде дүрт бала анасы булгач, бигрәк тә: ни уйласа, бары да телендә, ахры... Әмма әдәп дигән нечкә нәрсәне бөтенләй үк йолкып атмаган икән шаян сүзне ярты юлда бүлде дә, гәпне үзе теләгән якка борып, әүвәлге сабакташы һәм дусты Гөлфия хәлен төпченергә кереште.
— Ичмасам, булдырды ул Гөлфия Акбалыкта укып, китапханәче булды.
— Минем сенелкәш бераз көнләштерәме әллә үзеңне?
— Көнләштерә дип... Юк, шахта җирендә тормас идем мин. сезнең химиклар поселогында да тормас идем тузанлыдыр, сасыдыр һавасы, кирәкмәгән ыгы-зыгысы тагы... Авылга ни җитә!
— Анысы шулай. Мин үзем дә, Миңнур, Казанга укырга киткәндә, агроном-бакчачы булырга ниятләгән идем. Имеш, үзебезнең инеш буйларын, тау битләрен жнләк-җнмеш бакчасы итәм. Барып чыкмады: керә алмадым. Химик булдым. Инде менә, син әйткәнчә, сасы газ эчендә тырмашып ятам.
— һи. сиңамы үкенергә. Госман абыкаем! Көлдердең... Авылдамы, мәктәптәме зуррак җыелыш булган саен, менә кемнән үрнәк алырга, менә кемгә иярергә кирәк, туганкайлар, дип. сине телгә алмыйча калмыйлар. Бердәнбер фән депутатыбыз бит син!
— Кандидаты, диген.
— Чуртым булсын! Барыбер фән кешесе. Белеп мактыйлар. Уку зур эш инде ул. Әнәтерә. үзебезнең авылдан гына да хәзер әллә кемнәр әллә майларда* гыйлем сендсреп ята. Мин генә ул яшьрәк чакта, акны карадан аера алмыйча, жүләр сатып йөргәнмен.
— Сиңа утыз да юк бит әле. укырга керергә бер дә соң түгел. Әйтик, заочно берәр техникумга мазарга...
ҺАВАЛАРДА ТУРГАП
— Аяк-кул бәйләнгәчме? һи... Туктале, сүз боткасы пешереп ник торабыз әле монда? Әйдәче, самоварлар куеп, үзеңне бер иркенләп сыйлыймчы. Госман абый. Әйдә!
— Рәхмәт, Миңнур. Тик чәйләп тормам мин. Йөрисе җирләрем, күрәсе кешеләрем байтак әле. Салкын сөтең яки әйрәнең булса гына...
— Булмыймы соң! Күз генә тия күрмәсен, сыердан галәмәт уңдык без.
Болдыр баскычына җиткәндәрәк, Госман Миңнурны кулыннан эләктереп туктатты да:
— Минем әнием тегеннән Нурдидә түтигә бәләкәй генә истәлек бүләге биреп җибәргән иде,—дип, плащының куен кесәсеннән кәгазь төргәкне алып сузды.— Мәле, тапшырырсың.
— Үз кулың белән бирсәң соң? Әнкәй бүген кичкә кайтырга тиеш.
— Шулаймы?—дип, эченә җылы йөгергәнлеген тоеп, җиңел сулап куйды Госман.— Минем аңа тагын да зуррак әманәт тапшырасым бар иде әле. Анысы да әнидән...
— Менә, ичмасам, ахирәтләр: заманасында нужа арбасын да бергә җигелеп тартканнар, инде хәзер картлык рәхәтләрен дә бүлешәләр.
Нәүрәптән җил-җнл алып менгән сөте чынлап та тешләрне камаш-тырырлык салкын һәм гаҗәеп тәмле иде. Госман аны зур кәсадән ләззәтләнеп кенә йоткалаган чагында, Миңнур, үзе дә татлы бер рәхәттә оеган рәвештәрәк, көлемсерәп карап торды.
Миңнур капка төбендә бер өер сумала чәчлеләр, гәрәбә башлылар чолганышында, кулларын күкрәкләре өстенә салган килеш, җай гына баш селеккәләп басып калды — кунагы урам буйлап ары атлады.
Шулай инде, туган авылына кайтты исә, Госманның коргаксыган теле языла да куя. Теле белән бергә күңеле дә... Кемне очратса, кем белән сөйләшсә дә... Бу Миңнур бигрәк тә: һичкайчан зарлану-сыктану белмәс, авызында гел бал да май. Ире белән ничек икән, кайнанасы белән? Әллә ни юктыр. Иркен һәм күңелле тормышларына күләгә генә төшә күрмәсен инде...
*
* *
һава гаҗәеп саф һәм аз гына җиләс иде.
Инде кая барырга? Иң әүвәл Акай тавы башына менәргәме? Әллә басу юлы белән үз җаена иркенләп кенә урманга таба китәргәме?
Акай тавыннан авылны тузан болыты куптарып көтү кайткан чагында күзәтүе кызыклы. Кояш баер алдыннан...
Урам уртасыннан барганда, бер йорт турысына җитәрәк, адымын әкренәйтте: үз нигезләре...
Госман бик әйбәт хәтерли: ул бәләкәй чакта алар мунча хәтле генә өйдә укмашып яшәгәннәр иде. Әтисе сугыш алдыннан гына ул өйне утынга сүтеп, көч-хәл белән янасын, бераз зуррагын өлгертеп куйган иде һәм Минем гомергә җитәр», дигән иде. Ләкин аның калган гомере бик тә кыска булды...
Ә хәзер монда, аларнын нигезендә, бөтенләй яңа йорт эре-эре ак ташлардан тезелгән фундаментта биегәеп-кукраеп утыра. Түбәсе шифер, капкасы шыңгырдап торган урыс капка. Каралты-курасы тагы.
Заманасында Нужа бабай аларпың капкасын көн дә диярлек шакып, өзлексез йөдәтер-җәфалар иде, ә хәзер боларга сугылмыйча гына үтәдер. курка торгандыр. Авылда кемнәрнең бусагасын таптый икән ул юньсез бабай хәзер? Әллә аның туган авылын бөтенләй читләтеп йөри микән? «Ятим-фәкыйрьләрне Нурдидә түтиең үзе белер», дигән иде әнисе...
Капка тоткасына аркылы таяк кыстырылган иде. шунлыктан Госман бу шәп йортта торучыларга кереп хәл-әхвәл белешә алмады.
Басу юлы такыр, тузанлы. Ян якларда урылган-сугылган өем-өем комбайн саламнары тезелешеп ята. Уңыш мулдан булган, ахрысы.
Ызан башларында, чит-чатларда алабутага тикле күренми хәзер. Зәңгәр чәчәкне дә биздергәннәр шикелле.
Басу юлы аулак, тузанлы.
Озын кара толымлы, шомырт күзле буйчан һәм оялчан Дөм-дөм * кызы Әсма кайда икән хәзер? Шушы юлдай озата барган иде бит Госман аны... Әйләнә-тирәләре бил тиңентен шау арыш иде, ә баш өсләрендә шашынып тургай сайрый иде...
Аулак иде, сихерле һәм гүзәл иде дөньялары.
Үптермәде, кочтырмады, арыш арасына качты...
Күпме сулар акты инде? Ничә бала анасы булды икән хәзер нечкә билле Әсмабикә кызый?
Тургай... Госман хәтерләми: шул көннән сон дәртле кошның алай шашынып сайравын тыңлаганы булдымы икән аның? Үзләрендә, химиклар күгендә, яңгырамый шикелле ул. Яратмый, күрәсең, һавасын кошкай...
Дөм-дөм кызы үзе дә, тургай кебек, тирән зәңгәрлектә югалды лабаса...
Тургай... Инде көз. Инде яңгырамый аның зенгер-зенгер авазы. Бик биектә аксыл-соргылт болытлар гына агыла бирә.
һава тын. Дөнья моңсу...
Яшьлек эзләренә басып атлавы күңелне җилкендерә дә, яман сагышландыра да шул...
Ерактан ук сузылып килгән сырт артыннан зәңгәрсу урман очы күренә башлады.
Нияте әллә пи зурдан түгел иде Госманның: урманның бу читендәге тугайлыкта, сабан туйлары уздырыла торган төштә, тукталып тын алыр, чишмәсенең тәмле суыннан авыз итәр, аннан соң инде, кордон кырыеннан, умарталыкка сугылмыйча гына, эчкәрегә кереп китәр. Чикләвек елы түгел, диләр, алай да тәмләп карарлык кына очрамасмыни? Урманның бер почмагын кистереп үтсә, йомшак һәм тонык сулы Мәмет елгасына барып чыгар. Аида тирән һәм зур буа иске су тегермәне...
Апасы Нурҗиһанны исенә төшерде. Мәмет тегермәне юлында бер кышның зәһәр буранында адашып, өшеп, чак кына үлмичә калган иде — бәхетенә, егылган җиренә авыл агайлары килеп чыгып, кире тегермәнгә җылыга илтеп салганнар. Ачы әрем тәме килгән оны белән үрәчәле чанасын басу түреннән ике көн үткәч кенә табып алып кайттылар. Ул чакны апасына уналты да тулмаган иде бугай...
Ни дисәң дә, нужа бизмәненең саллырак ягы да, язмыш таягының авыррак башы да гаиләдә — малаймы ул, әллә кызмы — иң әүвәл олы бала җилкәсенә төшә. Нурҗиһан апасы, аз гына буй җиткерә төшкәч, әнисенә, туганнарына җнңелгәрәк килмәсме дип, укуын ташлап, колхозның кара эшенә ат урынына җигелде: көлтәсен дә ташыды, тырмасын да тырмалады, хәтта байтак вакытлар плугарь да булып йөрде. Ир-ат арасында эшләгәнгә күрәдер инде, үтә каешланып, хәтәр генә сүгенергә дә өйрәнеп алды. Әмма бер мәлне, көзнең бозлы-яңгырлы бер кичендә, колхоз келәтеннән ин азаккы тиярен алып кайткач: «Ни хәл итием, көн-төн эшләп тә, кыш буена бер ялгызымның тамагына җнтәр-җнтмәс кенә бит бу» дип, гарьләнеп елады-елады да, атна үтмәстән, берәүләргә ияреп, шахта җиренә китеп барды. Егерменче кышын кышларга...
Хәзерге заманда хатын-кызны җир астына төшертмиләр — закон кушмый, ә ул теге чакны ирләр белән янәшә кара тирләрен агыза-агыза
з. «к. у.» м> 1.
ЭДУАРД КАСЫИМОВ ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАЙ
17
жир каезлады, күмер чапты... Апасы шулай кыз башы белән маңгаеннан кара тирләр агыза-агыза ярдәм итешмәгән булса, Госман үз язмышында юнь ала алган булыр идеме соң? «Зур кеше булдың син», диләр... Их. апа-апакай! Күпме тиешле сиңа энекәшең? Гомерендә түләп бетера алырмы, әллә мәңге әҗәтле булып калырмы?..
Инде хәзер үзенең Кизелында, кайчандыр яшьлегендә жан тирләрен агызган, җелеген суырган басу-кырларны «үлеп сагынганлыгын» әйтеп, бимазалана, мул һәм иркен тормышлы йортыннан, әүвәлге байбикәләр сыман, авылдашларына хәер-күчтәнәч җибәреп тора.
Госман шәп кенә барган җирендә капыл тукталды. Ул инде үр сыртына менеп үк җиткән иде.
Якында, каршы яктагы офык буйларын иңләп һәм күңелне чамасыз үзенә тартып, калын урман зәңгәрсулана, ә арт ягында, киң һәм озын иңкүлектә, ала-кола түбәләре, биек ябалдашлы карт тирәкләре белән җанны кытыклап, туган авылы җәелеп ята иде.
Туктале, ничек булды әле бу? Әнисе белән апасының әманәт-гозерен санга сукмаган шикеллерәк килеп чыкты түгелме? Әйе, иң әүвәл үз җаең җай, үз күңелең күңел, үз хисләрең хис. диде...
Әнә анда — туган мәктәбе. Куе сәрби куаклары һәм өрәңгеләре эчендә күмелеп үтыра. Ничек читләтеп үтте сон әле ул аны? Уйлаган- ниятләгән дә иде бит, югыйсә. Унны тәмамлагач, ана юл башы ярырга бик тә булышкан укытучысы, хәзер инде мәктәп директоры Сабир абыйсы белән күрешеп, бер иркенләп сөйләшәсе сүзе дә бар иде...
Күз алдына Хәбибрахман карт килеп басты. Заманасында Госманның әтисе белән ерак сәфәрләргә китеп, бәхет эзләгәндә аның якын дусты булып йөргән кеше... Былтыр күрешә алмады, картны Акбалык больницасында дигәннәр иде. Менә бит, аңа да сугылмады. Әлбәттә, өендә ята торгандыр ул. Монысында карт янына буш кул белән керү килешмәс. Кибеттә аның өстенә яисә башына ярардай бер-бер нәрсә бардыр әле. Рәхәтләнеп кисен — әтисенең бер ядкәре сыман булыр, ичмаса... Бүтән карт-коры тагын...
Ә ни өчен кич җиткәнен һәм Лубъяннап Нурдидә түтинең кайтканын көтәргә, ди? Әнисе-апасы кушканны үз күңеле, үзенең җылы куллары белән бнрсә-өләшсә, ни булган соң? Ә бәлкем көтәргәдер түтине?..
2
Үзәк лабораториядә әле күптән түгел генә оешкан физхимия группасына алай итеп, болай итеп бер-ике өр-яңа прибор кайтартуга ирешкәннәр иде. Аларны кичекмәстән жаена китереп, эшкә җигү чарасына керешергә кирәк иде. Госманның үз слесаре ялдан әле кайтмаган иде. шунлыктан ул ремонт-механика цехы башлыгы Груздевка шалтыратып, берәр юньлерәк һәм төплерәк кул остасы җибәрүен үтенде.
— Приборлар куеласы өстәлләр дә вак-төяк кенә—әллә ни катлаулы түгел. Тик үтә пөхтәлек кирәк, Валентинны җибәрсәң, шәп булыр иде,— диде.
— Юк, Валентин дусыннан өметеңне өз: реактив тозлар цехынын бик тә ашыгыч эшенә муеннан чумды әле,— дип гыжлады теге телефон трубкасына.— Алан да синең белән әшнәлекне бозарга ярамас: Валентин сыңарын җибәрермен. Алтын куллысын!
Менә ул егет аның кабинетында... Төз һәм калку буйлы, үткен елтыраган коңгырт күзле. Тамак төбе белән коры гына исәнләште дә, инструментлар тутырылган күн букчасын шылтыратып, бусага төбендә таптан- галап алды.
Валентинның сыңарымы бу? Төгәл эшли белерме, булдырырмы?
— Уз, утыр. Мин хәзер.
Госман карап бетерәсе кәгазенә төбәлде. Әмма ул шундук тагы* башын калкытты егетнен чалымнары ана таныш кебек иде Ләкин Госман, маңгаен җыерчыкландырып, никадәр чамаларга тырышса да, егетнен кемлеген хәтер-хәбәренә китерә алмады.
— Ни... кирәк-ярак нәрсәләреңне барын да алдыңмы?
— Алдым кебек.
Госман үзенен ахмаграк сорау биргәнлеген шундук абайлады.
— Тәк. кем дип таныйм инде сине?
— Бүгенгесе көнне слесарь кисәге Фуат Шәйморатов дигән кеше мин.— диде егет коры-житди тонда һәм ияген учлады да сгер көлемсерәп өстәп куйды.— Ә болай кайчакларда кайберәүләр «Бөдрәш» дип кенә эндәшкәлиләр.
Кылт исенә төште Госманның...
«Шул бит, үзе! Моннан ике ел чамасы элек бөтен поселокны шаулаткан Шәйморатов.. Бөдрәш! Кара син... Теге чакны хөкем залында сул кулы, иңбашыннан ук ап-акка уралып-бәйләнеп, муенына марля белән асып куелган иде. Ә йөзе-кыяфәте сап-сары, тап теге дөньядан әйләнеп кайткан кешенеке төсле иде... Алай да үзенен элеккеге әшнәләренә карата ничек кырыс та. усал да, гадел дә була белде егет!»
Шәйморатовнын, тәмам савыгып, эшкә яраклы хәлгә килгәч, кире АТХга шоферлык эшенә кайтмыйча, заводның ремонт-механика цехына урнашканлыгын Госман ишеткән иде. Инде хәзер күр: Груздев аны «алтын кулларның берсе» дигән була, «Валентинның сыңары», дн...
— Сезгә ни-нәрсә эшләп бирергә кирәк соң. Госман абый?
«Зөлфәне дәшергәме әллә? Теге чакны гыйшык-мыйшык утында янгандай кыланып, бик тә дуамалланып йөргән иде кызый... Хәзер ничек икән? Бөтенләй үк суынып беттеләр микән? Кызык: аларны менә монда Зөлфәнең эшләгән жирендә очраштырсаң, ә?»
— Эшме? Хәзер, энекәш...
Госман лабораториядәге группалар белән кабинеттан гына сөйләшү өчен җайланган аппаратның тиешле төймәсенә басты һәм, Фуат Шәй- моратовка төбәлеп караган килеш, микрофонга эндәште:
— Рәшит дим. Сәлмәнов, кер әле! Чакырган кешебез килде.
— Күптән көтә идем,— дип гөрелдәде аппарат.
Бу җәйне генә әле Казан университетын тәмамлап килгән һәм монда яңарак кына оештырылган физхимия группасына җитәкче булып алган яшь белгеч Рәшит Сәлмәнов керде. Ул Фуат Шәйморатов белән кул кысышып алгач, үзен шактый ук олыгайтып күрсәткән сары сакалын сыйпаштыргалап:
— Әйдә, алайса, дус кеше, сүтәрдәен сүтик тә ялгардаен ялгарбыз: җан керсен әле хроматограф дигән нәрсәкәйгә,—дип көлемсерәде.— Вакытың кысан түгелме?
— Түгел.
— Кара аны. Рәшит, сез анда чамалабрак маташыгыз,—дип кисәтте Госман —Синең ул нәмәрсәкәең назлы балалан да болайрак шикелле.
— Беләм, Госман Габдулыч. Әмма без аның назына биеп китмәбез, үзен биетербез. Дөрес бит, дус кеше?
Фуат Шәйморатов күн букчасын селеккәләп бусага төбенә барып баскан нде инде, ул тигез ак тешләрен елтыратып елмайды гына...
Бүген кичке бишкә парткабинетка пропагандистларны чакырткан иде бит әле Госман. Политмәгариф системасында менә-менә укулар башланырга тора, менә инде бары да әзер кебек, шулай да тиешле кешеләр белән сон мәртәбә төпле бер әңгәмә уздырмыйча һич ярамый иде.
ЭДУАРД НАСЫН MOB ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАЙ
Менә бу елны пропагандистлык вазифасыннан азат ителгән булса да, Госман Әхмеров партком секретаренен идеология эшләре буенча урынбасары буларак, политик укуларның әйбәт башлануы, уңышлы дәвам итүе өчен дә ин җаваплы кеше, димәк ки, бу моментны йоклап уздырса, соңыннан үкенеп бетә алмаячак...
Парткабинетта яңа журналлар инде килгән булырга тиешле, әңгәмәгә кадәр аларны күздән кичерү зыян итмәс дип, ул эшеннән иртәрәк китәргә уйлады.
Берәрсе юлын бүлгәнче-ниткәнче дип, ашыгып, кабинет ишеген бикләп алды. Ләкин үзәк лаборатория бинасыннан ишегалдына чыккач, моннан нихәтле тизрәк таярга омтылса да, тукталмыйча булдыра алмады: иске тоз-сульфат цехы ягыннан бирегә таба, бетон сукмакка шак- шок баса-баса, бер солдат килүе күзенә чалынды. Шундук исенә төште: кадрлар бүлеге башлыгы Мәҗитов әле иртәнге якта ук телефоннан аңа «Гөргери картның армиядән кайткан төпчеге эшкә керергә ниятләп йөри. Сиңа да сугылырга куштым. Үзегезгә бик тә кулай булуы ихтимал». дип, егет хакында кайбер мәгълүматларны да әйтеп, искәртеп куйган иде.
Госман егетнең килеш-килбәтенә сокланып карап торды: төз һәм жинел гәүдәсен туры тотып, җил-жил атлый, очып китәргә җыенгандай, кулларын хәтәр селтәнә. Менә ул бил каешын алдан артка таба сыпырып алды да, борылып, тоз-сульфат цехының бер ишеге төбенә баскан өч-дүрт кызга кул болгады. Тегеләр, дөньяларын онытып, авызларын ерганнар иде.
Шак-шок атлап килде, шып тукталды һәм, исемен-фамилиясен әйтеп, каты иттереп кул кысты. Ихтыярсыздан, шушы җилле төгәллеккә буйсынып, Госман үзе дә ничектер исемен әйтмичә кала алмады.
— Ә мин сезне күптәннән беләм бит, Госман абый.
— Шулаймы? Ә мин сине нишләптер начар хәтерлим. Киткәнче син механическийда эшләгән идең, ахрысы?
— Түгел. Реактив тозлар цехында эшли башлаган идем. КИП буенча... Ә сез ул чакны баш инженерның урынбасары идегез әле.— Егет әтисенеке шикелле үк очлы ияген угалап алды.— Хәтерлисез микән, бер чакны сез баш инженер Мороз белән икәү без тәкъдим иткән бер яңалыкны үз күзегез белән карарга цехка килгән идегез. Тәкъдимебез вентиляция системасын үзгәртү турында иде.
— Әйе, әйе...
Госманның күз алдында, томан эченнән калкып, майга буялып беткән, артык тәбәнәк һәм чандыр гәүдәле, әмма әкәмәт елгыр күзле егет пәйда булды. Ә хәзер күр инде: әтисе моның җилкәсеннән генә булыр. Килешкән үзенә солдат шулпасы!
— Завод белән танышып йөрим, диген, алайса... Я, ничек?—дип сорады Госман.
— Әйбәт! Иске цехларда да байтак кына үзгәрешләр күренә, ә яңалары турында әйтәсе дә юк: күңелләр җилкенә! Менә бит сез дә, Госман абый, мин югында ике катлы йортка кереп утыргансыз, элеккесе шикелле утын сарае түгел бу.
— Шулай, Марс туган, арбабыз, шыгырдап булса да, үргә таба тәгәри,—дип елмайды Госман.—Озакламый ике ел тула инде монда күчкәнгә... Әйдәле, күрсәтим әле үзеңә!
Вакыты бик тар, ашыга иде Госман. Шулай да солдатка аны-моны сиздермәде. Егетнең асылы завод буйлап эш караштырып, үзенә кунарга урын эзләгәндә, форсатны кулдан ычкындырырга ярыймыни?
Лаборатория бинасына кире керделәр. Госманның бәхетенә, икенче катка күтәрелгәч, аларга лабораториянең барий тозлары группасыннан инженер ханым очрады. Госман аны солдат егет белән күрештерде- таныштырды да егетне ханым карамагында калдырырга ниятләп;
— Үзем бик тә ашыгам. Алевтина Лейбовна. Сез инде, зинһар, вакытыгызны жәлләмичә, б\ иптәшкә лабораторияне күрсәтеп чыксагыз иде,— дип үтенде, һәм солдат сизмәгәндә генә ханымга күз кысып алды:— Иң азактан Рәшит янына кертерсез. Ул үзе белер...
Парткабинеттан шактый соң чыкты Госман. Кәефе күтәренке иде: пропагандистларның барысы да диярлек ныклы хәзерлектә тора, димәк ки, сынатмаячаклар...
Күк йөзе ап-аяз, караңгы. Бихисап йолдызлар җемелдәшә.
Бүген байтак эшләр эшләнде, алай да тамчы да арылмады Гәүдә- сендәтәнендә һәр буын, һәр мускул дәртсенеп, зыңлап тора сыман. Җәйге ялдан сон шулай булмый ни!
Чат башына житеп, кайтыр ягына борылырга иткәндә генә, үзәк лаборатория ягына күз салды Ни күрсен: тегендә бинаның өске катындагы өч тәрәзәсе яп-якты. Кислотачылар бүлмәсе шикелле... Зөлфә «Чулманнефть» геологларыннан кирәкле мәгълүматларны алып кайткан да шуларны тикшереп-чагыштырып утыра микәнни, тынгысыз жан? Әллә Рива Галиева кандидатлык минимумына әзерләнү өчен эштән соң утырып калган да дөньясын онытканмы? Бәлкем икесе бергәдер? Госман үзе дә кичләрен сш кына шулай эшләп калгалый бит.
Өенә шалтыратып-нитеп тормады — анда тынычтыр, хатыны Зөбәрҗәтнең больницага дежурлыкка барасы юк иде— Госман лабораториягә таба атлады.
Проходнонда балдызы белән мангайга-мангай бәрелешә язды.
— һо. Зөлфә! Инде китүең дәмени?
— Әйе, китүем, җизни.
— Тукта, Акбалыкта юлың уңдымы соң?
— Бары да булды. Тик, зинһар, иртәгә сөйләшербез, җизни Башым чатный... Иртәгә иртән, яме?! Хуш!
Госман авызын ачып аны-моны әйткәнче, балдызы караңгыда эреп югалырга да өлгерде.
• Икенче катта ут инде сүнгән, әмма ишегалды ягына түбәнге каттан якты төшкән иде. Шул, сары сакалбай Рәшит җенләнеп утырадыр, билгеле...
Юк, физхимия бүлмәсендә сакалбай үзе генә түгел икән, анын тирәсендә Гөргери картның төпчеге солдат да, «слесарь кисәге» Фуат та онытылып утыра иде. Күр, моңарчы Күзләре тонык кына гүләп утырган хроматографның әкрсн-тигез шуышкан угына төбәлгән. Лаборатория башлыгы керүен абайламадылар да...
Госманның:
— Булдымы әллә? Эшлиме? — дип эндәшүенә, өчесе дә сискәнеп, берлән урыннарыннан куптылар.
— Эшли, Госман Габдулыч! Әйттем ич биетербез дип...
— Шәп, шәп! Булдыргансыз!.. Тик ни... сез нишләп әле моннан бер төн күбәләген өркеттегез?
— Нине?
— Төн күбәләге Зөлфәне! Минем балдызны ягъни...
Фуат Шәйморатовның йөзе кырыс үзгәрде, ә Марс-солдатнын, киресенчә, тагын ла балкый төште.
— һе, кайда иде ул? Без аны күрмәдек тә...
— Ярар, күрмәсәгез... Ә монысы өчен, монысы өчен мин сезне күкләргә чөяр идем, егетләр! — дип гүләде Госман һәм чуар шакмаклы кепкасын бер кырыйдагы урындыкка таба очыртып җибәрде.— Инде дериватограф дигән шәп нәрсәкәйне дә кулга төшереп, көнләп җибәрә алсак... Их, дөньялар җимертергә булыр иде!
ЭДУАРД КАСЫЙМОВ ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАЙ
«Төнге күбәләк» турында Госман тап өстенә китереп баскандай әйтте: Зөлфә чынлап та лабораторияләренең түбәнге катында ят кешеләр барлыгын, шуларның берсе Фуат икәнен сизенгән һәм, бу хәлдән коты алынгандай, чыгып сызган иде...
3
•
Бөек Менделеев тарафыннан элементларның периодик системасы ачылуга тулы бер гасыр.
Ленинградта юбилей съезды уздырылачак.
Бөтен дөнья галимнәре купкан булырга охшый...
Заводның баш инженеры Мороз бу съездга эләгү турында күптәннән хыяллана, юк, болай дию генә аз: ул анда катнашачагына ныклы өмет тота иде. Бердән, аның заводы Россия күләмендә иң борынгылардан, илнен химия промышленностена нигез ташы салганнардан исәпләнә, димәк ки, моннан кемнәрнедер чакыртмыйча чаралары калмас, икенчедән, ул, Иван Семеныч, бу борынгы предприятиенең баш инженеры булып утыра, алай гына да түгел, Д. И. Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия жәмгыятенең биредәге башлангыч оешмасында Совет председателе вазифасын да үти... Менә боларны әйтеп, Мороз җәмгыятьнең республика идарәсе президиумына үтенеч хаты да язган иде. Моның өстенә, Иван Семеныч ара-тирә Казанга шалтыраткалый һәм, хәл-әхвәл белешкәләп, андагы җитәкчелекнең исенә төшереп торгалый иде. Ул шалтыраткан саен идарәнең җаваплы секретаре, отставкадагы подполковник Мещеряков, гадәтенчә кыска һәм шик-шөбһәгә урын калдырмаслык итеп:
— Хафаланмагыз: президиум онытамы соң? Заманасында бөек Менделеев пироколлодийны нәкъ менә сезнең заводта ачкан лабаса,— дип куя һәм шул кыскалыгы, көр тавышы белән баш инженерның күңелендәге өмет ялкынын дөрләтеп җибәрә иде.
Ниһаять, шалтыраттылар. Мещеряков үзе...
— Сез анда, Иван Семеныч, инженер Госман Әхмеровтан сөенче
ала аласыз: съездга бара егетегез! ,
Морозный күкрәк эчендә нидер өзелеп төшкәндәй булды, зиһене чатнап китте:
— Госман Әхмеров?!
— Әйе.
Баш инженерның сыкрану-ачыну аша авыр сулап куюы тимер чыбыклар буйлап Казанның үзенә үк барып җиткәндер, әлбәттә...
— Димәк, минем ишеләр бер тиенгә дә тормый.
— Нишләп алай булсын? Безнең республикадан унҗиде делегат тиешле, ә җәмгыять членнары дүрт мең ярымнан ашып китә... Кемнәрне сайлап җибәрергә кушар идегез? Дөрес, бу исемлеккә академиклар яки член-корреспондентлар керми керүен, алар махсус чакырыла.
— Алай икән... Госман Әхмеров дисез.
— Сон, сезнең башлангыч оешмада кем иң актив? Шул үзе түгелме? Без бик беләбез. Әхмеровның уйлап табулар комитеты биргән унлап авторлык таныклыгы бар, төрле журналларда дистәдән артык мәкалә бастырган. Аннан килеп...
— Бик дөрес дим, бик барсын, тик...
— Нәрсә «тик»?
— Эһем... Юк, болай гына... Ярар, хәерлегә,— дип, бик тә ясалма рәвештә кеткелдәп алды Иван Семеныч.— Ә үзегез барасызмы сон, Денис Гаврилыч?
— Бармыйча! Миңа_ бит тегесен кайгыртасы, монысын җайлыйсы.
Иван Семеныч дәү йодрыгы белән телефон аппаратына кундырыр
хәлдә иде, ләкин кундырмады, тик чәнти бармагы юанлыгындагы кара- кучкыл сөяк кысалы күзлеген, борыны өстеннән жәһәт кенә кубарып алып, өстәлендә өелеп яткан кәгазьләр арасына атып җибәрде дә таптаныр баш түбәсен сыйпаштыргалады.
Баш инженерның күз алдында Госман Әхмеров пәйда булды
— «Чын фән кешесе, инде үз өйрәнчекләре бар», янәсе... Сон, Әхмеров үзе дә әле аның шәкерте сыман гына лабаса! Әйе, шулай. Госман Әхмеров хлорлы барий цехында япь-яшь мастер булып йөргән чагында, аны смена башлыгы итеп күтәрүдә, аннары үзеннән бушап калган урынга цехка җитәкчелек постына калдырганда иң әүвәл Иван Семеныч сүзе сүз булды. Бүтән чакта тагы...
Инде хәзер тегендә президиум бизмәнендә Госман Әхмеров тәлинкәсе авыррак тарткан, имеш... Узындырмыйлармы малай актыгын! Эш болайга китсә..
Иван Семеныч үзен үтә жәберсетелгән, хәтта кыйналган сыман бер хәлдә тойды.
«Әллә идарә президиумының председателе мөхтәрәм профессорның үзенә шалтыратып караргамы-’ Юк, ярамастыр, теге сынса сынар, барыбер бөгелмәс. Марк Львович бу хәбәргә ни дияр икән? Тукта, «куандырыйк» әле үзен...»
Директор үз кабинетында япа-ялгызы гына иде
Иван Семенычның хәбәре аңа әллә ни тәэсир итмәде дә кебек: калык күз кабакларын салмак селкеткәләп, гадәти нәрсәне ишеткәндәй ваемсызрак чырай белән тыныч кына тынлап торды, ахырда чәнти бармагын мыегына тидергәләп алды.
— Әйтәм, кыяфәтең балтасы суга төшкән кешенеке төсле, Иван Семеныч.
— Соң, Марк Львович, гомер уза бит Андый съезд тагын кайчан була әле? Буласы да юк.
Директор, башын артка таба, кәнәфиенең биек аркасына ташлап, кулларын җәйде дә гамьсез генә көлемсерәде.
«Юрн кылана, сынатасы килми . Ә бит әле кайчан гына съездга эләгергә ай-һай дәртсенгән иде». Иван Семеныч, менә шул хәлне исенә төшереп, директорны чеметеп алмакчы булган иде дә телен тешләде, тик бер мизгелдән:
— Шәп чирттеләр безнең борынга, Марк Львович, ә? —дип кенә төрттереп куйды.
— Чиртсәләр сон... Тукта, син Әхмеровнын съездга баруына каршы мәллә? —Марк Львовичның чырае сагаюлы җитдилеккә таба үзгәрде.— Аны анда җибәрмәскә төплерәк берәр сәбәбен бармы әллә, Иван Семеныч?
— Сәбәп дип..— Баш инженер киң җилкәсен бөрештерде.— Бер пием юк. Болай лаеклы сыман ул Шулай да
— Эш кешеләре без, Иван Семечыч! Чүп белән кәефне бозмыйк. Җигелеп тартасы нәрсәләр байтак.
— Көн-төн җигелеп тартырга дисәң, без инде...
— Ярар, уфтанмыйк..— Директор йөнтәс беләгендәге сәгатькә күз төшереп алды — Онытмагансындыр: озакламый миндә утырыш. Күңелне чүп чардан арындыру кирәгер... Уйлашыйк-кнңәшик тә төпле генә бер фикергә килик әле ул сернокислотный хакында.
— Аны уйлый-уйлый башлар тубал булды инде, жүләрләимәсә ярый кеше..
— Таякның саллы башы синең муен тамырыңа төшәмени сон, Иван Семеныч? Иң әүвәл менә кемгә...—Марк Львович үзенең калып иңбашына каккалап алды — Алай да шыңшынмыйм кебек. . Җитмәсә тагы, Мәскәүгә укырга китәсе дә бар...
— Сез чынлап та китәргә исәп иттегезмени, Марк Львович3
Баш инженер директорның Мәскәүгә җитәкче кадрлар өчен оештырылачак ике айлык курска чакырылганлыгын белә иде. Әмма Левин, төплерәк сылтаулар табып, анда китмәскә дә ниятләп тора иде кебек.
— Бармыйча булмастыр. Бүген иртүк шалтыратып тагын искә төшерделәр. Бер атнадан сәфәргә! ,
«Әнә ни өчен Менделеев съездына исе китмәгәндәй кыланды. Курсларга укырга алынгач, бик теләсәң дә, съездга эләгә алмассың шул», дип, үзалдына ачы көлемсерәп куйды Мороз. Аның кәефе тагы ла кырыла төште. Ленинградка съездга бара алмау хәсрәте өстенә монысы тагы... Ике ай буена — үзе бер гомер — кеше өчен җавап биреп утыр әле монда! Ах. яратмый иде Иван Семеныч директор урынында калырга — бигрәк тә шушындый киеренке бер чорда!
4
Зөлфәнең чынлап та башын ташка орырдай хәлгә җитеп, үтә кәефсезләнгән көннәре иде.
Барысы да шул Зәбире аркасында...
Коры куык булып чыкты, ахрысы...
Кулга-кул сугып вәгъдәләш мәсәл әр дә, хатларында бу җәйге ялларында бергәләп берәр кая — Кырымгамы яисә Кавказ ягынамы — сәфәр кылу хакында үзара ныклы сүз куешканнар иде. Ләкин хыяллары комнан ишелгән икән...
Соңгы тапкыр күрешүләре кышын Зөлфә Казанга сессиягә баргач булган иде. Эшеннән ничек ычкына алгандыр. Зәбир, аны сагынып, Тольяттидан очып килеп төште. Ике-өч көнгә генә булса да.„
Ах, нинди куанычлы, ләззәтле һәм татлы минутлар иде ул! Әйе, минутлар гына...
Дусты Сәриягә тикле:
— Уйламаган идем: бозга да ут кабар икән,—дип, Зөлфәдән мәсхәрәле көлгән иде.
Ахырда ачуланыштылар хәтта...
Олы мәхәббәтнең олы вәгъдәсе дә булмый калмый, диләр. Зөлфә моның шулай буласына ышана да, куана да иде.
Аерылышкач, хатларында да сөю-ышану ялкынын торган саен көчәйтә генә бардылар.
Жәйгә тикле ал да гөл барды.
Ә жәйгә кергәч... Юк, ялкыннары суынмады-сүрелмәде кебек: ничектер, төбенә кылыч чапкандай, капыл киселде.
Монысында, Зөлфәнең җәйге сессиясе озын-озакка сузылачагын, ягъни сөйгәненең бушрак кичләре күбрәк буласын белсә дә, Зәбир Казанга килмәде. Ул гынамы, хатларыннан да өзде...
«Бер-бер хәл булганмы әллә үзенә?» дип, Зөлфә яман пошаманга бирелде. Ахырда түземе төкәнеп, телефонга чакыртты. Юк, егеткә берни дә булмаган икән. Әүвәлгечә ал да гөл, ди. Тавышы да элеккечә көр, шук, дәртле... Тик эше чиксез күп, вакыты бик тә кысан булуыннан гына зарланып алды, хәтта уфтанып та куйды. Азактан телефон трубкасын чупылдатып үпкәндәй итте...
Зөлфәнең күңеле янә дөрләп китте. Ләкин озакка түгел: тегенең тавышы-тыны тагын ишетелмәс булды. Кыз үзен тагы да куерак соры томан эчендә калгандай тоеп, тәмам миңгерәүләнеп йөрде. Кая анда фән дип баш ватулар!
Сессиясен ничек кирәк алай тәмамлауга ук, ике уйлап тормастан, «Метеор»га утырды да Идел буйлап Тольяттига юл тотты.
Ул аңа, барып төшәчәген белгертеп, телеграмма суккан иде. Ләкин пристаньда аны каршы алучы кеше күренмәде. Кыз анда сугылып, мон-
да төртелеп байтак гомер йөрде, байтак көтте. Бәлкем, ул анып телеграммасын алмагандыр?
Зәбир хатларын почтага «До востребования»гә генә яздырта иде. Зөлфә бик теләсә, тырышса, егете торган тулай торакны, һич югы, ул эшләгән заводны тапмыйча, аның эзенә төшмичә калмас иде.
Каршы якта яшеллеккә күмелеп мәһабәт Жигули таулары калкы- ф нып утыра Горур таулар!
Түбәндә, көч-егәр туплап, диңгездәй жәйрәп яткан зур су. күкрәк тутырып сулыш алгандай, алкып-талкын дулкын тирбәтә. Якында гына олы ГЭС гүли... Зөлфәләр заводына да яктылык нурлары да. егәр- куәт тә томырылып шушыннан килә бит.
Бетон ярларын меңләгән халык чуарлаган, асфальт юллардан йөзләгән машиналар чаба. Катлам-катлам тезелешкән биек йортлар да узышка чыккан кебек, һавада кызган чуерташ исе, сумала исе. һава үзе түбәннән актарылып кайный сыман; зәңгәр күктәге аксыл-зәнгәр болытлар исә шул кайнауның пары шикелле..
Диңгездәй җәелгән елга битеннән дәү-дәү дулкыннар тәгәрәшеп киләләр дә. ярнын бетон текәлегенә бәрелеп, чәлпәрәмә җимереләләр. Бетон җансыз да, кансыз да... Әнә, вак көймә-катерларны әйтәсе дә юк. теплоходлар куптарган дулкыннарда зур-зур дебаркадерларга тикле тирбәнгәләп ала. Алар җанлы сыман: ыңгыр-шыңгыр итәләр...
Бетон ярга басып дулкыннар чайкалуын күзәткән хәлендә, хафалы уйлары кызның күкрәген тырнап-тырнап алгалады. Нәүмизлек ..
Ә каршысында мәгърур һәм гүзәл Жигули...
«Юк, уйламасын әле. Ялынып-бэйләнеп йөри димәсен әле...»
Зөлфә, күктәге алтын кояш Жигули тавының кучкылт түбәсе артына кереп яшеренгәндә, Идел буйлап югарыга таба менүче зур теплоходның тынчу карынына кереп поскан иде инде...
Ниһаять, көткән кешесеннән җавап килде.
Мескенләнә язып, гафу үтенгән. Аннан сон, эшендәге тыгызлыктан, вакыт тарлыгыннан зарланган да һич тартынмын-нитмн яңа хәбәрен кисеп салган; сөйләшенгән көннәрен көтеп җиткерә алмыйча, ялга чыгарга мәҗбүр булган һәм профсоюз путевкасы белән Үзбәкстанның борынгы калаларыннан йөреп-әйләнеп тә кайткан икән. «Путевка яна дип. бугазга ябыштылар, китмичә чарам булмады, снн кичерерсең инде мине», дигән. Азакта, татлы-купшы сүзләрен жәлләмичә, «мең-мең кат үпкәнлеген» белдергән дә шуның артына әллә ничә өндәү билгесе кадап куйган. Бу соңгысы, бәлкем, гап-гади инерциядән генәдер әле...
Күр снн аны! Яна ялгызы гына кайларга элдерткән! Куешкан вәгъдә- сүзләрен бозып, таптап... Алданрак хәбәр салырга йөрәге дә җитмәгән...
Ә сөйгәне Зөлфә монда аның бер сүзенә зар-интизар булып ятты. Бергәләп көньякка — Кырымгамы. Кавказгамы — җәннәт сәяхәтенә китәләр, имеш... Җитмәсә, Зөлфәсе монда дус-ишләрен алдалап йөрде: янәсе, завкомга путевка килгәнен генә көтә. Югыйсә, завкомга сугылып, үтенеп караганы булса икән бер ..
Ике арада тыгыз бәйләнгән мәхәббәт кылларына искәрмәстән үткен пычак йөзен сыдырып җибәрүе булдымы бу? Кулы ничек күтәрелде икән?
5
Иртәгә генә эшенә барыр да берсекөнгә, ниһаять, ялга китәр!
Баягынак, лабораториядә бетмәс анализларның берсе белән . ләнеп утырган чагында, үлеп ашыйсы килгәнлеген тойган нде. Ә хәзер менә.
ЭДУАРД КАСЫПМОВ ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАЯ
эштән бушап, проходнойдан үткәч, ул тойгынын инде басылганлыгын сизде. Әмма карынны өзлектерергә ярамастыр. Болан да аңардан үтә сәерсенеп йөриләр.
Бер көнне лабораториядә иң якын хезмәттәше Рива:
— Ике күзең тагы да зураеп утырып калды синең, Зөлфә. Сырхау- ланмыйсыңдыр ич? Әллә бер-бер хәл булдымы? — дип төпченергә кереште.
Җизнәләренә барып керсә, апасы Зөбәрҗәтне әйтерлегең юк: һаман бәйләнергә генә тора. Соңгы керүендә ул:
— Кыланма, кызый! Сизәм мин: нидер бар синдә... Яшермичә әйт: Зәбирең аркасындамы син җелек киптерер көнгә төштең, ә? — дип, бәгыренә энә чәнчергә тотынды.
Әмма Зөлфә, гамендә дә булмагандай кыланып, шукланып кеткелдәде генә:
— Бер ни дә юк, апа! Нормально!
Ә инде тегесе ачуын тагын да кабарта төшеп, тирәнгәрәк керә һәм Кукмарадан әнисен чакырту белән дә яный башлагач, Зөлфәнең дә чыгыры кирегә таба әйләнеп китте, һәм ул зәһәрләнеп:
— Кысылмагыз! Үзем белермен, сабый бала түгел! — дип кырт кисте.
Тапканнар беркатлы кешене!
Инде кая сугылырга? Тулай торагына кайтса, тумбочкасында соңгы араларда каты-коты гына... Ашханәгә кереп, бер иркенләп утырыргамы, әллә кафеда аягүрә генә ярармы?
Кырымнардан бер рәхәтләнеп ял итеп, хәл җыеп кайтсын әле, күзләре дә үз урынында булыр, җаны да үз оясында тыныч кына, ипле генә ятар... Әлбәттә, әлбәттә!
Ә завод директоры Левин кызык: җизнәсе Госман аның өстәленә полиэтилен янчыкта кардай ап-ак соданы чыгарып салгач та, күзләре шар булган тегенең.. Зөлфә белән Рива, җир астының тозлы эремәләреннән шул кардай ак кальций содасын бүлеп алабыз дип, лабораториядә көне-төне ми черетеп, аз җәфаланмадылар шул... Директорың гына түгел, министр хәтле министрның күңеле эреп китәрлек монда!
Ул җизнәсенең үтенечен кире кага алмаган, шундук йомшакланып, Риваиы Бакуга йод-бром заводына командировкага җибәрергә күнгән, тик Зөлфә хакында гына менә... Юк, каршы килмәгән килүен.
— Анысын Кырымга Сакы бром заводынамы? Ай-яй, икесен бер вакытта җибәрү ярамас та, килешмәс тә... Соңрак-соңрак, Госман Габдулыч,— дип, беравыкка кичектерергә кирәк тапкан.
Җизнәсе Госман алай ансат кына күнә-чигенә торган кешеме сон? Аңа, бер уйласа, карар итсә, көнендә-сәгатендә булсын. «Инде болай да нефтькә ияреп чыккан тозлы суларны тикшерү эше озакка сузылды, һаман да бер урында таптанып тору асыл егетләр һөнәре түгел», ди. һаман да шулай, яулыкка чапкан ат шикелле, каядыр ашкына, кабалана. Теләгәнемә өлгермәм, җитешмәм дип чын-чынлап курка, ахрысы. «Ходай тәгалә безгә вакытны бик жәлләп, бизмәнендә мыскал-мыскал итеп кенә үлчәп биргән. Син чамалыйсыңмы, сизәсеңме шуны, балдызкай?» дип, шаярту аша төрттереп куйгалаулары тикмәгә түгел, билгеле.
Әлбәттә, җизнәсе директорга баш орып ялынмаган — бусы аның холкына сыймаган иәрсә, ләкин үз ниятеннән чигенергә дә исәп итмәгән.
Зөлфәнең гаризасына кул куеп, дирекциягә приказга җибәрер алдыннан ул капыл гына:
Ярар, балдызкай, тиешле отпускаңа тагы биш көн өстәргә күндем мин. Ләкин син дә мин кушканга риза булырсың,— диде, сынаулы карашын төбәп.
— Ә ни соң ул? —дип аптырашта калды Зөлфә.
Кырымга барасың бит син. Монда боларга ялынып торганчы, әллә дим, анда Сакы заводына да сугылып чыгасыңмы? Юл уңае бит.'
— Әй, жизин, кеше анда, үзең әйтмешли, ял итәргә бара, син тагы...
— Үлмәссең. Ике-өч көнгә генә. Ул арада әллә ниләр күреп, белеп алырга була. Аларның производствосы белән танышу үзенә дә зыян итмәс. Сиваш буйларын әйләнерсең. Кызык бит. Ә инде акча ягы дисәң, анлык кына расходны үзем каплармын.
— Хикмәт акчадамыни, жизни! Хикмәт җаенда.
— Теләсәң, җаен да табарсың. Мин сиңа алар исеменә бик әйбәтләп хат язып тоттырырмын. Заводта ниләргә күбрәк күз салырга икәнен дә төшендерермен. Хәер, онытмас өчен, бусын да кулыңа язып тоттырырга була.
Җизнәсенең күз карашы бик тә инәлүле, бик тә үз иде, һәм Зөлфә:
— Ярый, алайса, Кырымга баргач, күренер... ничек тә тырышырмын,— дип, күнсә дә күнде, күнмәсә дә күнде.
Эш, эш... Вакыты-көне ул кадәр жәл дә түгел түгелен, әмма эш дигәне үзе! Инде монда да гарык булганчы туелган иде, тегендә барса, тагын шул ук эш— кадалып кына ла китсен!
Ә Зәбиргә ул ике-өч тапкыр төн буе хат язды: тегенең үз вәгъдәсендә тормавына яман ачу белгертеп, нәфрәтләнеп... Ләкин язган бер хатын иртән торуына ерта барды: үзен һаман да мескен һәм нәүмиз хәлдә тою, аннан да бигрәк бу халәтне бүтән берәүгә сиздерү авыр иде аңа. Юк, бичара дип уйламый торсын әле!
Ахырда, әле кичә генә, ул ана телеграмма сукты. Бер генә сүз белән: «Рәхмәт!» дип... Кызның бар булган ачу-нәфрәте дә, өстенлеге һәм горурлыгы да шул бер сүзгә тупланган нде. Телеграммасы киткәч, ул үзен шактый җиңеләеп калгандай хис итте.
Кафеда аягүрә генә тамак ялгап чыккач, Зөлфә Туйма аша салынган күпергә килде. Күпер яна, нык һәм биек. Аның чуен челтәрле култыксасына таянды. Түбәндә шактый саеккан елга эреле-ваклы ташларга йомшак кына орынып, бөтерелә-алкалана ыбыр-шыбыр агып ята. Ә күк йөзе зәп-зәңгәр, аяз. Тымызык һавада анда-санда пәрәвез очканы күрен- гәли. Әбиләр чуагы...
Көннең ямен хлорлы барий цехының торбаларыннан бөркелгән кара-соргылт төтен генә җибәрә. Эчпошыргыч ямьсез болыг..
Инде кая барырга? «Коммуна» кинотеатрында сеанс башланмаган кебек әле. Тик кинофильмы юньле түгел, ахры; ул тирәдә халык әллә ни күренми иде.
Тулай торагына кайтсынмы? Анда да күңел тартмый. Ерак сәфәргә әзерләнәсе бар барын да... Юк, өлгерер әле.
Анда, аның бүлмәсендә, әүвәлге ишләре —- сердәшләре юк инде хәзер: берсе сигезенче мартта, икенчесе май азагында, химиклар бәйрәмендә, бу туйдырган ояларын ташлап очты. Кияүләре белән кулга-кул тотышып, һәркайсы үз куышын һәм уртак язмышларын корырга-үрергә тотынды. Тик Зөлфә генә иске ояны саклап калды. Аянычрак хәл; бүлмә ветераны!
Җәй уртасында Красноярскидан техникум тәмамлап килгән яна бүлмәдәшләре — болай ару гына кызлар үзләре, әмма бик тә яшьләр әле: кичләрен эштән бушаган сәгатьләрендә бар уйлаганнары, бар кайгыртканнары күлмәк һәм юбкаларының итәге тирәсендәрәк чуала. Әдәп-ни дигәнгә исләре дә китми, һаман да: «Тагын да кыскарак итәргә, тагын да биегрәк, бот төбенә хәтле үк күтәрергә булмасмы икән?» дип өзгәләнәләр. Зөлфә бик әйбәт белә: аның аяклары бу сары авызларны- кынпан күп тигез, күп күркәм, ләкин алар кебек кыланырга кыюлыгы җитми. Дөньяда оят дигән нәрсә дә бар бит әле...
Күпер артта калды — кыз асфальттан шакы-шокы атлаштыргалап. Олы урам белән Революция тавына таба юл тотты. Бераздан, берәр
ЭДУАРД КАСЫИМОВ ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАЙ
таныш-белеше очрап, юк белән башын катырырга тотынмагае дип, Олы урамнан читкә, аулаграк юлга борылды.
Күз алдына Зәбир килеп басты.
Сагыну-зарыгулары инде сүрелгән, ул сөйгән егетен аеграк акыл белән бөтенләй икенче яклап нечкәли иде.
Әйе, кай ягы, ниндирәк сыйфатлары белән Зөлфәнең күңелен биләп алды соң әле ул?
Теге чакны яшьләр фестивале ачылган көнне Казанның спорт сараенда күреп алган ул Зөлфәне. Бик тырышып, бик хәтәр биегәннәр иде шул алар — халык Сашко белән икесен кабат-кабат сәхнәгә чакырды... Менә шул чакны инде хәйран тамашада Зәбирнең акылы тәмам чуалып, күкрәгендәге җене кузгалган да... Концерт бетүгә ни эзләгән ул Зөлфәне, әмма таба алмаган. Зөлфәнең эзенә алай ансат кына төшәрлек тә түгел иде: ул бер төркем үз ишләренә ияреп, япон яшьләре белән шау- гөр килә-килә, төнге Казан урамнарында яшьлегенең иң гүзәл бер таңын аттыруда иде.
Эзләгән — тапкан, ди. Икенче көнне үк яшел наратлы, алтын комлы Идел ярында — Яшьләрнең халыкара спорт лагеренда, җил ташлагандай әллә каян гына килеп чыкты да койрыгына басты ул аның...
Фестивальнең башында ук Зөлфә ерак кояш чыгышы иленнән килгән яшьләрнең берничәсе белән дуслашып өлгергән иде. Арадан берсе — балкортыдай нечкә билле, гаҗәеп җиңел һәм җитез гәүдәле, чишмә тавышлы Эким а Титоси аны аерата үз итте. Теге дә биюче, бу да...
Бер мәлне бүтәннәрдән аерылып, лагерьның аулаграк читенә киттеләр дә яшь наратлар арасында яшел чирәмлектә тотындылар һөнәр- шөгыль алмашырга. Авыз эчләреннән генә көйли-көйли... Бусы алтын чәчләрен тузгытып, бөгелә-сыгыла татар биюен өйрәтергә тырыша, ә тегесе, карлыгач канатыдай кашларын салмак каккалый-каккалын, нечкә-нәфнс хәрәкәтләр белән япон биюен, үзенекен төшендерергә ашкына. Бер-берсенең телләрен белмәүгә тамчы да исләре китми. Ләкин икесенә дә кыен әле. Өр-яңа биюгә өйрәнү алай ансат һәм тиз генә отып алырдай нәрсәме соң!
Шулай көлешә-көлешә азапланган чакларында, берәү наратлар арасыннан калкынып килеп тә чыкты һәм таза, нык кулы белән Зөлфәнең беләгеннән эләктереп тә алды. Кыз кисәк куркынып:
— Ай, ни кирәк сезгә?! — дип кычкырып куйды.
Шунда, күзләрен зур ачып, ипләбрәк караса: Зәбир...
— Ни эзләдем! Ә син менә кайда икәнсең,— диде егет, еш-еш сулап.— Саумы дим, саумы? ]
— Бик сау!.. Үзең соң ни хәлдә? —дип җавап кайтарды Зөлфә, үзенең тавышы да, гәүдәсе дә калтырануын тоеп.
— Шәп! Әле кичә иртән генә сине күрермен дип уема да китермәгән идем... Ә хәзер шатлыгым күлмәгемә сыймый! Тукта, ни дип качтың әле син монда бу Каракүз-сылу белән, ә? һе-һе, аңладым — әйтмәсәң дә була' Зәбирнең шаулап көлүендә шатлык та, дәрт-егетлек тә ташып тора иде. ^л кояшта шактый янган, каралган иде, хәтта борыны тирәсендәге вак сипкелләре дә беленми башлаган иде.— Әйдәгез, ни торабыз әле монда тораташ кебек катып? Тегендә халык катерда Иделне айкап кайтырга җыена бит! Киттек, дим, тизрәк!
Япон кызы белән Зөлфә ык-мык итеп торган арада, Зәбир аларны җәһәт кенә култыклап та алды, җил-җил йөгертеп тә китте.
Әмма текер-текер ни йөгерсәләр дә, өлгермәделәр: яшьләрнең җыр- гөрелтесенә күмелгән чибәр катер, ярдан аерылып. Идел көзгесенә дуганлатып тирән буразналар сала-сала, эчкәрегә таба юл алган иде инде.
Әмма Зәбир төшеп-югалып калырдай бәндәләрдән түгел, ашкынып бер кырыйга китеп барды һәм күз ачып йомган арада диярлек авызын ерып әйләнеп тә килде: бу ш көймә тапкан икән.
— Берәрсе килеп тыкшынганчы, әйдәгез! Бер рәхәтләндерим әле үзегезне Идел суларында! — дип, зур хәзинәгә юлыккан кешедәй гөрелдәде ул һәм, япон кызы да анласын өчен, куллары белән ишкәк ишкәндәй иттерде.— Мадмуазель каршы түгелдер бит?
Зөлфәдән хәтта сорамады да: мөгаен, анын эчке ризалыгы, йөзенә үк чыгып, нурланып балкыгандыр...
Әллә ни зур булмаган җыйнак кына, җиңел генә көймәгә өчәүләшеп кереп утырдылар.
Идел шаулый-гөрли иде, катерлар һәм моторлы көймәләр куптарган дулкыннарда тирбәлүе искитмәле рәхәт иде. Зөлфәнең Зәбиргә үпкәсе дә, хәтта ачуы да бар иде, һәм кыз студент егетне. «Ә ник әле син, хөрмәтле иптәш, безнең Чулман заводыннан практикадан киткәч тә, хатларыңны капыл-капыл өздең, биргән сүзлә
реңдә тормадың, эзләреңне суга салдың?» — дип, баштарак чәнчеп ° алмакчы да булган иде. Ләкин талгын дулкыннарда ипле генә тирбәл- 2 гәндә һәм бөтен Идел битендә төрле телләрдә саф җыр булып эчкерсез с хисләр өермәсе бөтерелгәндә, кызның күңелендәге андый гына вак-төяк, з бер-ике уфтануына ук, эзсез эреп юкка чыкты. °
Күрешүләре һәм кавышулары шулай булды. Аңа инде бүтәне ялганып китте. ч
Көндез күләгәләрен, ә кич һәм төннәрен сулышларын бергә куш- а. тылар. <
Ә бер төнне Идел ярында, шактый түбән китеп, хәтта таң аттырды- £ лар. Әйләнә-тирәләре серле-сихерле әкият дөньясыдай иде: елга өстендә » төрле төсләрдә бихисап утлар җемелдәшә, артларында моңлы һәм талгын бер көйгә карурман шаулый, түбәндә, су читендә, вак дулкыннар чапыр чупыр бетмәс серләрен серләшә...
Әйт: онытырлыкмыни шундый минутларны?
Фестивальгә катнашуы Зөлфәнең язмышында иң бәхетле һәм ин нурлы сәхифә булды, Зәбирнең килеп кушылуы исә ул бәхетне колач иңләмәслек итте, нурлы көннәрен меңләгән яңа төсләр белән бизәде. Моны инде Зөлфәнең күңеленнән һич ни дә җуеп ала алмас иде. Тик тагын да куанычлырак бәхет иңсә, тагын да гүзәлрәк ямьнәр килсә генә бераз тоныкланып калуы ихтимал иде.
Тегендә, үзенең Тольяттиендә, Зәбир дә ул көннәрне онытмагандыр ич? Онытырга тиеш тә түгел! Әллә ниме?..
Революция тавының түбәсенә менеп җиткән иде инде. Зөлфә артка, киң уйсулыкта төтен болытлары таратып яткан заводка, таба борылып карамыйча гына, бер мәлгә тукталып тын алды.
Кисәк эчтә нидер чәнчешеп куйды — исенә төште: Фуат Шәйморатов белән моннан ике ел элгәре шушы сукмактан бит әле ашыга-кабалана Революция тавына менгәннәр иде алар. Гөргери бабай Абуздыриннан музей өчен истәлекләр язып алырга барышлары иде.
Егетнең, үткен коңгырт күзләрен чак кына кыса төшеп, саран көлемсерәгән какча йөзе соры томан эченнән калкынып, чагылып үткәндәй булды...
Теге көннәрне Идел фестиваленнән шатлыклы, бәхетле хисләргә күмелеп кайткан чагында, ялкынлы утлардан салкын суларга керәсен уена да китермәгән иде. Үзе яшәгән химиклар каласына кайтып төшсә, Зөлфәне яман һәм хәтәр хәбәр көтеп, сагалап торган икән, ана күз агып.
ҺАВАЛАРДА ТУРГАП
гыйшык-мыйшык очкыннарын дөрләтергә йөргән егете Фуат Шэймора- тов Акбалык больницасында әҗәл якасында, ди. Әллә кемнәр түгел, караклык-явызлык юлына баскан элекке әшнәләре, нидәндер үч ялмакчы булып, сул як җилкә тамырына пистолеттан атканнар, ди... Егетнең бәхетенә, Акбалыкның атаклы хирурглары Нечаев белән Сабирова өйдә туры килеп, шулар гына аны саклап калган, ди...
Дусты Сәриядән сорашып аңышты тагы: егет Кизнер станциясеннән кайткан вакытында тегеләргә аулак басу юлында тап булган, ди, ә Кизнерга ул яшь чагында Крупскаяны күреп тә, сөйләшеп тә белгән Маһинур исемле бер карчык янына хәл-әхвәл сорашырга барган икән, ди...
Моны ишеткәч тә, Зөлфә егылып китә язды: Фуат музей эше — нәкъ менә Зөлфә йомышы белән йөргән икән ич...
Анына кайтып, сөйләшерлек хәлгә килгәч тә, сине сорашты: хәбәре юкмы, кайтмыймы әле? дип... Бик тә көтә ул сине,—диде Сәрия.— Уйласаң, күрешергә дисәң, Акбалыкка бергә барырбыз,— диде.
Бардылар.
Зөлфә калтыранган куллары белән ак япмалы тумбочка өстенә чәчәкләр утыртып куйды. Егетнең сул як кулбашы, өлешчә арка ягы һәм күкрәк тирәсе гипста һәм ак биләүдә иде. Әле кайчан гына янып торган какча йөзенә куркыныч аксыл-сары төс иңгән — мендәрләреннән әллә ни аерылмый да... Иреннәре дә күп-күмгәк. Тик беренче карашка моңсу һәм нәүмиз күренгән коңгырт күзләрендә генә әүвәлге үткенлек яши иде, һәм аларда хәтта куаныч нурлары да бар иде сыман. Хәер, Зөлфә аңа озаклап туп-туры карый алмады да...
— Ничек соң, фестивалегез әйбәт үттеме, күңелле булдымы? —дип сорады егет, күгәренгән иреннәрен хәлсез генә кыймылдатып.
— Әйбәт... күңелле үтте, Фуат... Фуат абый,— дип җавап кайтарды Зөлфә, тамак төбенә ачы төер утырганлыгын тоеп.
— Син монда Маһинур әбинең килүенә кайтып өлгермәдең бугай?
— Өлгермәдем.
Маһинур әбиләренең завод музеена гаять кызыклы истәлекләр тапшырганлыгын һәм яшьләр-укучылар белән бик тә күңелле очрашулар уздырып киткәнлеген Зөлфә ишеткән иде инде.
Тагын ни сорашкандыр, ни сөйләткәннәрдер — Зөлфә хәтеренә сеңдерә алмады: ул үзен әллә кайда төптә, тирән упкын эчендә калгандай тойган иде.
Палатадан чыгып китәр алдыннан Фуат хәлсез, әмма гаҗәп кайнар кулын Зөлфәнең беләгенә салып:
— Бик рәхмәт килүеңә, Зөлфә,— дип пышылдады,— Син дә әйбәт теләктә булсаң, тиз терелермен... Теләрсеңме?
Зөлфәнең күз төпләренә бөрчек-бөрчек яшь бәреп чыккан иде.
— Теләрмен, Фуат... абый...
Юк, Акбалыкка бүтән бармады ул, барырга теләмәде. Бәхетенә, менә шушылай ук җәйге ялы килеп җиткән иде — химиклар каласыннан тизрәк ычкыну ягын карады.
Ялыннан әйләнеп кайткач, ишетте: Фуатны Акбалык больницасыннан, туганнарына, дус-ишләренә дә якын булыр, үзенә дә җиңелрәккә килер дип, химикларның үз стационарларына кайтарганнар икән, егет тиз үк сәламәтләнеп килә, инде чыгып йөри, кәефе дә әйбәт, ди. «Болай булгач, фестивальдәге хәлләрне барып текмә-тек сөйлим әле үзенә. Сузуда, яшереп йөрүдә мәгънә юк. Гикмәгә өметләнеп ятмасын, инде үз хәлендә, ди, бит», дип уйлады Зөлфә. Күчтәнәчкә Кукмарадан әнисе биреп җибәргән бал белән карлыган вареньесы да бар...
Көзнең ямьсез-шыксыз бер көне иде. Ачы җилдә вак иләктән яңгыр берөзлексез сибәли иде. г
Больницада плащын салып, өстен-башын рәткә китергәч, халат соравына каршы санитарка апа ана:
— Ашыкма, аз гына сабыр ит, сенелкәш. Ул егет янына синдәй бер чибәр килде инде... Әнә торалар,— диде.
Зөлфә ни күрсен: коридорда тәрәзә каршысында кулбашлары ак ураулы Фуат янында, ана ингә-ин орынып дигәндәй, берәү басып тора ♦ Тигез, матур балтырлы, чем-кара күпергән чәчле. Ак' халатын да болай гына, иңбашларына гына элгән. Тукта, чегән кызларыдай үтә чибәр Асия лабаса бу! Кызый озын нәзек имән бармагы белән тәрәзә пыяласына нидер язып азаплана, ә тегесе, егет үзе, сәер генә елмаеп, баш селкә-селкә аның язганнарын укып тора.
«Ах, үзенә ия табылган да икән!» дигән уйдан Зөлфәнең күкрәк эчендә нидер чатнап алды. Ачыну да, куану да түгел, әллә ни...
— Менә, зинһар, Шәйморатовка тапшырырсыз әле, апа... Кемнән икәнен әйтмәсәгез дә була,—дип, күчтәнәчен санитаркага тоттырды да, плащын да киеп тормастан, кире ачы жил һәм поскак яңгыр кочагына атылды Зөлфә...
Егет аулакта туры килмәде, кыз булдыра алмады ...
Эчтәге, күңелеңдәге серләрдән күбенеп китүең ихтимал иде. Ике-өч көн үткәч тә, бушанды ул. Әмма егетнең үзенә түгел, сенелесе Сәриягә сөйләде. Абыйсын янә бер күңелсез һәм авыр хәлгә төшерәсе килмәгәндер Сәриянең дә. Ләкин ул дусты Зөлфәнең дә хәлен анлады
— Нишләтәсең, мәхәббәттә көчләү юк инде ул. Үзем аңлатырмын. Ә син курыкма: синдәгедәй, миндәгедәй генә ныклык бар абыйда,— Диде.
Соңрак шул ук Сәриядән ишетте: Зөлфә илткән бал белән варенье банкаларын Фуат тегендә палата форточкасыннан бакчага корыган кычыткан арасына тондырган, ди.
Уфтанырлыгың да бар шул...
...Революция тавы әллә кайчан артта калган иде инде. Зөлфә моңарчы һич аягы басмаган соргылт-яшел чирәмле әллә нинди урамга килеп кергән иде. Менә ул тагын да аулаграк тыкрыкка борылды Чү, якында гына шаулатып туп тибәләр. Стадион тыкрыгы ич бу! Миңгерәүләнгән башы менә кая китереп житкергән. Анда, стадионда чабып йөргән җилкуарлар арасында, Фуат белән Марсның да булуы ихтимал бит. Юк, юк!..
Җәһәт кенә кире борылды.
Ап-аяз күктә кояш кызарып баюга таба юл тоткан. Көзнең эчпошыр- гыч алтын кояшы...
Зәбир хакында күңелен борчыган хәсрәтен кемгә сөйләсен? Хезмәттәше Ривагамы? Әмма ул үзе дә тол, үзенең дә хәле хәл, аның юньле- башлы киңәш әйтүе икеле... Дусты Сәриягәме! Тагын жебегәнлектә, пешмәгән бәлеш булуында гаепләп, каһкаһәләп көлмәсме? Ә бәлкем аңлар? Әйе: «Ераграк берәр сәфәргә китәсе итсәң, әйтерсең әле: безнең Альбертка юньлерәк кием-салым туры килмәсме?» дигән иде бит әле ул.
Автобуска утырып, шәһәрнең Чулман якасындагы яңа өлешенә китте.
Менә ул чамасыз олы кап сыман биш катлы таш йорт. Иң биектә аларның балконы... һо, балконга Сәрия үзе чыкты — димәк, өйдә... Чуар халаты астыннан көмәне әллә каян беленә. Зөлфәнең күңел сердәше инде икенче нарасыен көтә... Бу якка күз салмады да, кулындагы чүпрәген бауга элде дә кире кереп китте. Зөлфәнең хәлен аңлар ул, аңларга тиешле!
Зөлфә капыл тукталды: йортның икенче башыннан кинәт калкып чыгып, уң кулын хәтәр селкә-селкә, сукмактан болай таба Фуат килә иде.
ЭДУАРД КАСЫЛМОВ ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАЙ
Әлбәттә, ул да сенелесе Сәрияләргәдер. Зөлфәне күрергә өлгермәде кебек.
Кыз ялт кына янәшәдәге болдыр ишеге артына сеңде: «Фуатның үтергеч-яндыргыч карашы... Юк, кирәкмәс, кирәкмәс!..»
6
Киң күңелле Ленинград каласы бу көнне химикларга узенен иң зур. иң әйбәт тамаша урынын — өр-яңа «Октябрьский» концерт залын биргән иде. Юбилейның тантаналы беренче кичәсенә моннан да зуррак, моннан да күркәмрәк игътибар булуы мөмкинме соң?
Тик менә һава гына, хәерсез, әле һаман айнып, әйбәтләнеп китә алмый, әле һаман тотрыксызлануда иде.
Иртәнге якта көн ярыйсы иде, хәтта аз гына сындырып, йомшартып җибәргән кебек иде. Күк гөмбәзендә төньяк-көнбатыш юнәлештән агылган сәләмә болытлар арасыннан мәшһүр кала йөзенә, алтын нурлары белән ягымлы елмаеп, ара-тирә кояш карап куйгалый иде. Өченче көнге шикелле, болытлар тыгызлана, ямьсез булып куера төште, жил дә көчәйде, саргайган агач яфракларын себереп-очыртып, «җен туен уйнарга» кереште. Ул да түгел, ачы һәм зәһәр җилдә кыеклатып, шәһәрнең чибәр йөзенә шыксыз, салкын яңгыр да сыдырып-сыдырып алгалады. Нишлисен, көз шул бу, көз — Ленинград көзе...
Съездның тантаналы ачылуы көндезге сәгать өчкә билгеләнгән иде.
Госман Әхмеров, әлеге билгеләнгән вакытка ярты сәгать чамасы калып килгәндә, ике урам кушылган чат башыннан «Октябрьский» концерт залына сокланып карап тора иде инде. Заманча гаҗәеп җиңел конструкцияләрдән корылган мәһабәт бина көләч йөзе белән сине ерактан ук үзенә тарта, пыяла һәм алюминийдан эшләнгән иркен ишек* канатларын ачып җибәреп, тизрәк эчкә үтәргә чакыра сыман иде.
Ләкин Госман соклангыч бина эченә кереп чумарга ашыкмады. Ул, мәйдан аша үтеп, бинаның яссы һәм шоп-шома гранит баскычыннан күтәрелде дә, берәр кеше көткән кыяфәт белән, тәмәке пыскыта-пыскыта, әрле-бирле йөренергә кереште.
Уң тарафтан да, сул тарафтай да кешеләр тоташ ташкын булып бинага табан агыла да агыла. Юеш асфальттан выжлатып җиңел автомобильләр, автобуслар килеп туктый. Боларның хәрәкәте бер мизгелгә дә өзелмәстер, һич бетмәстер кебек.
«Октябрьский» концерт залы эченә үтсәң, тагын да күркәмрәк, тагын да ямьлерәк икән. Кая гына карашыңны төбәмә, һәр нәрсә күз явын алырлык затлы-зиннәтле әйберләрдән гаҗәеп пөхтә һәм нәфис итеп эшләнгән. Бинаның көн яктысы белән нурлаидырылган иркен вестнбюль- фойеларында шома, ялтыравык идәнгә аяк басып атлап китүеңә үк, күңелнең, рәхәт кытыкланып, ниндидер саф, йомшак дулкыннарда тирбәлә башлавын аермачык тоясың.
Халык байтак җыелган иде инде. Йөзләгән-меңләгән кеше... Залларга зур тантана алдының тыелгысыз шау-шуы, гөрелтесе тулган, халык арасыннан ерып үткән-сүткән чакларда, әледән-әле чит-ят авазлар, сәер яңгырашлы сүзләр колакны чыңлатып ала. Шулай булмый ни: съездга ике меңләп делегат сайланган һәм шул тикле үк кунак чакырылган, ди.
Госман, сөйләшкәләп торырга берәр якташ очрамасмы дип, тегендә барып сугылгалады, монда килеп караштыргалады. Ләкин бу хәтле халык арасында берәр танышына юлыгуы ай-һай ла!
Ә мәһабәт сарай эчендә халык ишәйгәннән-ишәя торды. Госман буыны урта яшьтәгеләр дә байтак, хәтта аңардан шактый яшьрәкләр дә аз күренми. Ләкин, бик тә табигый, съездга җыелганнарның күпче-
алеге өлкән яшьтәгеләр иде. һәм нәкъ менә шулармын—химия дөньясында жан аямый чәч агарткан акыл ияләренең — сабыр рухы, мөхтә- .•рәм олылыгы һәм үзара итагатьле мөнәсәбәте хакимлек итә, тантаналы мәҗлес һавасына ук үзенчә күркәм бизәкләр бирә, ямь-нур өсти иде.
Тукта әле, залның аргы башыннан болай таба олы гәүдәсен төз-туры тотарга тырышыбрак һәм шома идәнгә салмак-салмак баскалап, акаде- = мик Вольфкович килә түгелме соң? Әйе, нәкъ үзе. Госманны таныр £ микән? *
: Язын, март аенда, Мәскәүгә баш инженерларның һәм үзәк лабора- Нория җитәкчеләренең зур киңәшмәсенә чакырылгач, килгән халык § и алдында бүтән белгечләр белән рәттән академик Вольфкович та чыгыш < ясаган иде. Ил күләмендә төрле минераль ашламалар җитештерүгә < ’бик зур өлеш керткән һәм химиянең бу тармагында «ата» саналган олы < галимне алар колак торгызып тирән кызыксыну белән тыңладылар. х
? Госманга академикның үз-үзен тотышындагы артык гадилеге, тыйнак- ф (Лыгы аерата ошап куйды, һәм ул «ятып калганчы атып кал» дип, жене I котырып, тегене бушрак һәм аулаграк бер мәлендә «эләктереп» тә алды. .Госманның киңәш-табыш дигәне, әлеге дә баягы, җир астындагы тозлы } эремәләрдән халык хуҗалыгы ихтыяҗларына ярардай нәрсәләрне I җитештерү-хәзерләү проблемасына карый иде.
Вольфкович аны, башын кыңгыр салыбрак һәм калын чал кашларын и куша язып, зур дикъкать белән тыңлады да:
— Бик дөрес, сөеклем! Безнең фәннең бу тармагында да колач иңли I алмаслык перспективалар ачыла. Сез, сөеклем, дәрт-сәләтегезне ! шушыңарга багышлыйсыз икән, гомергә дә үкенмәссез. Ихлас күңелдән киңәш итәм,— диде.
Ә инде Чулман заводы шартларында эзләнү-тикшерүләр өчен генә түгел, ирешелгән нәтиҗәләрне турыдан-туры производствода сынап карау өчен дә зур уңайлыклар булуын ишеткәч, карт галим бөтенләй кабынып китте:
— Соң, шулай булгач! һич кичектермәгез, хәзердән үк тотыныгыз! Алай-болай кыенлыкларга юлыксагыз, конкрет булышу кирәксә, рәхим | итәсез, мин көчемнән килгән ярдәмне күрсәтергә тырышырмын
Әнә шулай карт башы белән дә җанына яшьләрчә ялкын өрдереп җилкендергән иде ул Госманны...
Академик таныды сыман: Госманның сәламенә җавап йөзеннән гәүдәсен аз гына бөгә төшеп һәм күңелле баш кагып үтеп китте. Танымаса да гаеп түгел химикларның Менделеев исемендәге Бөтенсоюз җәмгыятенә баш булып утырган зур галим Вольфковичка Госман ишеләр аз мөрәҗәгать итәдерме? Җитмәсә, кырыкмаса-кырык төрле комиссияләргә катнаша, ди, аларынла да кемнәр белән генә эш итми торгандыр. Менә монда, шушы съездны оештыру комитетында да Вольфкович уртага җигелгәннәрнең берсе. Бу яшен.» җиткәч, дәрт-дәрман дигәне каян килә,
I барына да ничек өлгерә алгандыр инде. Академик булсаң, шулайдыр, ахры: бар булган гыйлемең өстенә кырыкмаса-кырыкка ярыла белу гыйлемен дә үзләштерү кирәктер...
Госман күз кырые белән генә бер мәл тегене күзәтеп торды.
Вольфкович үзе шикелле чал чәчле, әмма юкарак, озынчарак гәүдәле ике чибәр генә карт янына җитеп туктады да. тегеләр белән кул кысышып алгач, бик тә көләчләнеп, нидер сөйләргә-анлатырга кереште. Тегеләрнең дә күкрәкләрендә депутат значогы белән берәр икешәр лауреат медальләре ялтырын иде. Мөгаен, фән дөньясында зурдан ка- зангаи академиклардыр әле.
Озын, киң фойеның баш башларында китап сату оештырылган иде. Күпләр шунда ябырылган. Госман 4а килеп кысылды. Шунда, ни күрсен: өстәлгә җәеп салган китаплар арасында бик тә кыйммәтле, бик тә
33
ЭДУАРД КАСЫЙМOB
кирәкле кулланма әдәбият та тулып ята иде. Ах итте. Алтын бәһасе торырдай бу китапларны кочагыңа сыйган кадәр сайлап аласы иде дә кана... Шушындый тантаналы бәйрәм кичендә, шушы зиннәтле сарайда кичек күтәреп йөрмәк кирәк ал арны? Юк. бетмәстер әле. иртәгә, иртәгә...
Бу минутта Госман әлеге байлыкның бик күп өлеше инде нртәгәгә. калмаячагын һич тә күңеленә китермәгән иде. Аның ирен чәйнәп үкенәселәре алда иде әле. Хәер, җебегәнлектән бигрәк, тәҗрибәсезлек хикмәтедер: Госман шушындый зур җыеннарга йөреп шомарган бәндәмени?
Китап өстәлләре яныннан көрсенеп читләшергә иткәндә генә Госман берәүнең:
— О-о, сэ экселәң! 1 — дип, тел шартлатып, пышылдавын ишетеп алды.
Борыла төшеп, җилкә аша күз салса, янәшәдә ирле-хатынлы берәүләр баскан. Инглизләр, ахрысы, юк, французлар кебек: татарчага бик тә якын борын авазлары һәм нечкә, йомшак сузыклар белән аз гына көйләгән сыман сөйләшәләр. Алларында, өстәл читендә — зур альбом. | Аның бер битен ачкан саен, мадам белән мсье икесе беравыздан янә:
— О, сэ орижиналемаң! А ма гранд сюрприз! — дия-дия, ялтырап, нурлар чәчеп ачылган сурәтнең шоп-шома читләреннән бармакларын йөрткәләп алалар иде.
Инде шактый олы яшьләрендәге бу парлы кунакны данлы кала кү-ренешләре бер җилкендерсә, альбомның искитмәле һәйбәт эшләнүе икенчеләй сокландыра иде шикелле. Дөнья меридианнарын аз гизмәгән- нәрдер болар, алай да... «Сезнең Париж гынамы? Менә көн генә бераз ачыла төшсен, безнең Ленинград каласында барын да үз күзегез белән күреп, хәйран хәлләрдә акылыгызны җуеп йөрерсез әле бер».— дип, күңеле бик тә хушланып, үзалдына мыштым гына көлемсерәде Госман.— Ә инде кәгазенең шәплегенә исегез китсә... Анысы инде, анысы... Әйе. дөньяга тел шартлатып сокланырдай кәгазь тусын өчен, иң һәйбәт бланфиксны әллә кайда түгел, нәкъ менә безнең Чулман ярларында, ерак-еракларда, сез белмәгән, сез ишетмәгән борынгы заводта җитештерәләр дә инде. Ә бәлкем, ул завод хакында ишеткәнегез дә бардыр, хөрмәтле мсье белән мадам? Моннан бик күп әүвәл, теге гасырга бу гасыр ялганган чакта ук әле, безнең завод, сезнең Париж хәтле Парижыгызга үрелеп, үзендә эшләп чыгарылган продукциянең шәплеге белән дөнья күләм күргәзмәдә Алтын медаль яулап алган ич».
Госман борын чөяргә, мактанырга әвәс кешеләрдән булмаса да. күр, юк кына сәбәптән һавалы бер горурлык белән әнә ниндирәк уй-хис I дулкынына чумып алды. Ә нигә, аз гына һаваланса, мактанса да, хакы бар: чын дөресе шулай лабаса...
Альбомның бик тиз арада сатылып бетәчәге көн кебек ачык иде: әнә бит чит-ят илләрдән килгән халык аңа ничек ябырылган — өстәлнең теге башындарак каратут йөзле әллә һиндлылар, әллә гарәпләр сатучы кыз алдында һавада кул уйнаткалап, ишарәләп азаплана, ә мондарак французлар, немецлар («Битте, битте шён, фрауләйн!» — боларын Госман j шундук аңлап алды), тагы әллә кемнәр...
Үзе дә абайламастан, әлеге парлы француз кунакларына ияргәндәй вәкарьле генә ым каккалап һәм йомшак-төче тавыш белән Госман да сатучы туташтан альбомны матурлап төреп бирүен үтенде.
Бик тә зур эшне булдырган кеше кыяфәтендә канәгатьләнеп, уч төбе- ] нә йөткергәлн-йөткергәли, берөзлексез кайнашкан халык арасына янә '
• Гаҗәеп, искитмәле (французча).
ысылырга китеп барган чагында, Госман, һич көтмәгәндә, профессор 'ыйле.м Камай белән йөзгә-йөз бәрелешә язды.
— һо, Әхмеров! Кем... Госман энекәш! — дип, ягымлы күкрәк тавы- JU белән гөрләп алды профессор һәм, җылы туганлык-якынлык хислә- ен аермачык сиздереп, Госманның кулын бер мәл ычкындырмыйча орды,— Я, дускай, сөйлә, хәлләрең ничек? Кәефләр шәпме?
— Шәп, Гыйлем ага... Әкәмәт!
— Молодец, алайса... Ә мин. Госман энем, синең дә безнең деле- ациягә
эләгүеңне ишеткәч, чын-чынлап куандым. Ихлас!
Беравык шулай күңелле генә хәл-әхвәл сорашкалап, тегесе-монысы •урында сөйләшеп алгач, Гыйлем Камай әйләнә-тирәсенә күз йөртә- 1өртә:
— Ә бина гаҗәеп,— дип баш селеккәләп торды — Моның тамаша алында акустика искитмәле, ди, архитекторларга бүгенге көннең иң кыллы киңәшчесе электроника булышлык күрсәткән, ди. Дөньяда иң һәйбәт концерт залларыннан исәпләнә икән бу хәзер. Фән, техника, .угаикай!
— Бүген азакта зур концерт буласы бит. Тәмләп карарбыз, Гый- чем ага... Концертка Аркадий Райкин да катнашачак, имеш.
— Әйе, Райкин... Монда, бик беләсең килсә, сәнгатьнең иң атаклы >сталары атлыгып кына тора, шушында чыгыш ясауны үзе өчен зур Зәхеткә саный, ди.
— Октябрь юбилеена Ленинград халкы өчен менә дигән бүләк булан шул бу.
— Искитмәле!
Профессор, гәпне капыл гына съезд хәлләренә күчереп, сорап куйды:
— Син программа белән таныштыр бит?
— Әлбәттә.
— Мин үзем бу съездда нинди дә булса зур ачыш турында хәбәр ителер дип өметләнмим. Алай да докладларда кызыклы фикерләр, Дулкынландыргыч сүзләр аз булмастыр. Ни дисәң дә. безнең алда фән-' ,нең китлары чыгып сөйләячәк бит, аннан килеп, төрле министрлар... Алар инде,
үзең дә беләсең, чүп белән башны катырмаслардыр, шәт, ә?
— Кем белә бит. Тыңлап карарбыз!
— Ах сине, энекәш! Син әле аз гына скептик та икәнсең! — Гыйлем Камай гәүдәсен шактый арткарак ташлап, янә бер рәхәтләнеп кеткелдәде.— Әмма шунысы да бар: кайчакны шушындый җыенга килеп, өйдә гл буе күз дөмектереп укыганнан да күбрәк белеп, ишетеп кайтасың. Димәк ки, йоклап уздырмыйча, барын да к\целеңә дә, миеңә дә сеңдерергә тырышып утыру әйбәт булыр, дим. Дөресме?
— Әлбәттә, Гыйлем ага,— диде Госман, профессорның беркатлырак .киңәш-нәсыйхәтенә елмаеп.
Ул да түгел, профессор халык арасында берәр танышын күреп алды, рахрысы, Госманның терсәгенә ипле генә орынды да:
I — Ярый, Госман энекәш, әле күрешкәләрбез, сөйләшкәләрбез... Яратам синдәй яшьләрне! Тик үзең читләшмә, яме! —дип, көләчләнеп .ым какты.
1 — Читләшмәм, Гыйлем ага.
Бер мизгелдән профессорның тап-такыр шома башы ыгы-зыгы килгән халык арасында күренмәс үк булды.
Госман мөхтәрәм якташы белән аз гына сөйләшеп алудан да күңеленә чамасыз җиңеллек һәм рәхәтлек дулкыны җәелүен тойды. Нинди сихри көчкә ни бу профессор Гыйлем Камай? Күңеле кояш нурыдай саф һәм җылы булгангамы?
Госман әкрен генә залны әйләнергә кереште,
ЭДУАРД НАСЫНМОВ ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАЙ
Сәхнә түрендә даһи галимнең зур портреты.
Рәсемнен түбәнге өлеше гөлчәчәкләргә күмелгән.
Сәхнәнең алгы өлешендә өстәлсез-иисез генә рәт-рәт тезелешка шома, ялтыравык урындыкларга президиум кереп утырышты. Академий лар. министрлар. Ленин каласының җитәкче кешеләре...
Залда тынлык урнашты. Басынкы тантаналы тынлык.
Сәхнә түрендә Менделеев акыллы күзләрен зур ачып, уйчан карашып каядыр читкә, еракка төбәгән. Әмма, бөек зиһен иясе нурлы карашын читкә, еракка төбәсә дә, җитди киеренкелектә колак сагайтып, залны, тыңларга җыенган сыман иде.
Академик Кириллин салмак тавыш белән, залдагы тынлыкны тирбәл-дереп, үзенең кереш сүзен башлады.
...Госман инде хәзер тынычлана төшкән, күңелен баягы шөбһәле уңайсызлану-ятсыну тойгылары бимазаламый иде. Ул хәзер сәхнәдән, яңгыраган сүзләрне зур игътибар, тирән дикъкать белән тыңларга тиешле иде, һәм ул шулай итәргә, чын-чынлап колак сагайтырга тырышып утыра да иде.
Ләкин — аптырамаслык та түгел — кайчакны күңел дигәнең ихтыяр көчен күрсәткән ерганактан да тыныч һәм ипле генә агып китәргә бик үк теләми икән. Госманның җанында хәзер бөтенләй бүтән төрле дулкыннар күтәрелеп айкалырга, зиһенендә моңарчы һич көтелмәгән уй- фикерләр кайнашырга керешкән иде. Шуңа күрә залда яңгыраган бик күп сүзләр, кайчакны үтә кызык, үтә әһәмиятле фикерләр дә Госманның колак төбендә әллә тоткарланмыйча, аңына барып җитмичә, узып кына китәләр иде.
Залда Үзәк Комитетның котлау сүзләре яңгыраганда, съезд, дәррәү кубып, аягүрә басты — һаваны бер мәл салмак, әмма куәтле алкышлар тетрәтеп торды.
Ә сәхнә түреннән Дмитрий Иванович, һаман да карашын ерак киңлек-ләргә төбәгән хәлдә, тыңлавын гына белә, чалым-кыяфәте һич үзгәрми. Юк, дәррәү алкышлар купкач, йөз чалымын җылы яктылык нуры балкытып узды шикелле. Эчтән, күкрәк түреннән тулышып күтәрелгән куанычның яшерен бер дулкыны сыман...
Татлы-баллы сүзләре күбрәк булганга күрә микән, съездны оештыру комитеты җитәкчесе академик Семенов сөйләгән чагында, даһиның йөз- кыяфәтендә әлеге куану-балку нурларына аз гына көлемсерәү чалымы да кушылды кебек. «Күкләргә алай ук чөймәсәң дә ярар иде, энекәш! Алла да түгел, пәйгамбәр дә түгел, заманасында, нәкъ менә сезнен шикелле үк, гап-гади кеше иде. аның кыйпалу-җәберсетелүләрен дә аз татымады ла бабакаегыз!» димәде микән ул?
Әмма Ленинград университеты профессоры Щукарев һәм янын соңында академик Флеров докладларын тыңлаганда инде, Дмитрий Иванович янә җитди уйчанлыкка чумып, колак сагайткан, аның хәтта киң. ачык маңгаенда җыерчыклар да ишәйгән сымак иде. Инде сүз нәкъ менә аның бөек хезмәте, химия дөньясында, юк. фәннең бик күп тармакларында да революциягә китергән даһи ачышы турында бара иде. «Ягез. я. тагын ниләр булды, тагын ни белән сөендермәкчесей Бик әйбәт, бик дөрес, дусларым: фәндә эзләнү-ачышларның чиге бер кайчан да булмаячак...»
Химия. Табигатьнең серле могҗизалар дөньясы...
Андагы ачышлар, анда ирешелгән казанышлар. Соңгы еллардагы зур сикереш...
Жнр йөзендәге халыклар хәленә аның йогынтысы азмы әллә? Тор-мышның җиңеләюе. Яңару, яшәрү... Аерата үзебезнең Туган илдә. МонН һәркем үз яшәешендә дә көн саен, адым саен сизәдер ләбаса. Ә кил?
чәктә, хәтта иртәгә-берсекөнгә, химия тагы нинди могҗизалар тудырмас, дисен!
Менделеев үз гомерендә нибары элементларның периодик законын — бу бөек, революцион ачышын гына иҗат иткән булса да, анын исеме фән һәм халыклар теленнән мәңге төшмәс иде, әлбәттә. Ләкин, даһи акыл шуна күрә даһи дадыр инде, ул химия фәненең кайсы гына тарма- * гына күз салмаган да анда, төпле уй-фикерләр йөртеп, зур ачышлар = ясамаган. Юк, андый зур ачышлар һәм андый титаник эшчәнлек турын- £ да Госман хәтта хыяллана да алмый — моңа тик сокланырга һәм гаҗәп- > ләнергә генә мөмкин. <
Госманны шунысы җилкендерә һәм куандыра иде. Менделеев сирәк L* очрый торган даһи акылга гына түгел, бәлки зур ихтыяр көченә дә ия £ булган, күкрәгендә янган ут-ялкынны һичкайчан, тәмам хәлдән таеп, S җан биргәнче, сүндермәгән-сүрелдермәгән. Әнә ул Баку нефтен өйрән- 2 гәп чагында, аны чагыштыру максатында ялыкмый-нитми Америка хәтле Америка җирләренә аяк басып, Пенсильвания нефтен дә тнкшереп-белеп кайта. Илле өч яшендә кояш тотылган бер көнне, һаваның югарыгы ® катламындагы газлар хасиятен тикшерү өчен, егетләрчә кыюлык-батыр- g лык күрсәтеп, аэростатка күтәрелә. Ә гомеренең ахыргы өлеше якынла- = шып килгән бер чакны Чулман ярларында утырган Ушков заводына 3 озын-озак сәфәргә юл тотуы? Кая монда иреиү-иитү?! Ялкынланып үзенә махсус лаборатория кордыра һәм төтенсез дарыны уйлап та таба, эшләп и тә чыгара! Бу соңгысы белән бөек галим ачышларны фән үзәкләрендә, ч зур калаларда гына түгел, бәлки сәләтең һәм тырышлыгың җитәрлек с. булганда, ерак провинциядә, «җәһәннәм тишегендә» ran гади завод < шартларында да эшләргә мөмкин икәнлеген исбат итеп күрсәтә. Монысы ч инде Госман кебекләр өчен үтә кызыклы да, гыйбрәтле дә...
Чулман заводының баш инженеры Иван Семеныч еш кына үзен буразна атына тиңли. Бик тә сәер. Битарафлык гамьсезлекме бу? Әллә бүтән берәр сыйфатның чагылышымы? Камчылаудан куркып, кемнеңдер әмер-фәрманы белән генә буразна ерт> Ләкин кем һәм ни хакына? Буразна атының монарда гаме булганы бармы? Ә бит кеше.
Юк, Госман буразна аты түгел, ул фәндә үз тармагының гади бер солдаты. Дөрес, ул зур ачышларга исәп тотмый, чөнки ходай биргәне бик тә чамалы. Әмма аның да яулап алынырга тиешле үз үрләре, үз биеклекләре бар, күкрәгендә куәтле типкән утлы йөрәге бар. Әйе, Госман да үзенең бар булган сәләтен, көчен-тырышлыгын җигәчәк һәм үз максатларына һичшиксез ирешәчәк! Димәк ки, һаман да һөҗүмдә, атакада булырга кирәк, һаман да җан аямый эшләргә, эшләргә!..
Тәнәфес игълан ителде. Ләкин халык урыныннан купмады: залны тутырып музыка яңгырый башлады. Бөек галим Менделеев яраткан музыка: үлемсез Бетховенның илаһи аппасионатасы...
Съезд рухына гаҗәеп тә кулай һәм хуш килде, бигрәк тә Госманның җанына һич көтелмәгән татлы һәм куандыргыч азык булды бу.
...Фойеда Госман янә Гыйлем Камай белән очрашты. Ләкин монысында профессор үзе генә түгел иде, ул Харьковтан килгән доктор Нур Сафнуллипны култыклап алган иде. Шушындый да җирдә өч якташ очрашса, авызлар ерылмыймы соң!
— Саумысыз, Нур Шәфигуллович! Кәефләр изгеме, ал да гөлме?
— Изге, туган... Үзендә соң?
Сафиуллин шактый ук бирешкән кебек. Моннан дүрт-биш ел әүвәл Госман диссертациясенә өстәмә материаллар туплау нияте белән Харьковка барып чыккан иде һәм анда Сафнуллиннан киңәш-табыш алын утырганда, абзыйның җитен чәчләрендә энже бөртекләрен күрмәгән дә иде, ә хәзер бөтенләй бәсәргән ич бу! Әмма коңгырт күзләре әүвәлгечә жлтез үткенләнеп һәм сынаулы сөзеп карыйлар иде.
Икесе дә болгар-татар йортының Иделгә Чулман кушылган чатыннан килеп, фән дөньясында зур абруй-дәрәжә яулаган галимнәр. Берсе— Гыйлем Камай— гомумән, химия фәнендә татарның беренче профессоры булса, Нур Сафиуллин химиянең ТНВ I тармагында беренче доктор. Тик менә Госман гына... Ә нигә, Госман да үз туган авылы Мортның беренче һәм әлегә бердәнбер фән кандидаты лабаса!
Янә халык арасына кысылып, тегесе-монысы хакында күңелле генә сүз алмашкалап йөргән бер мәлне Нур Сафиуллин, әйләнә-тирәләрендә шактый еш яңгыраган сәер, ят авазлар тәэсирендә, ахры, капыл гына:
— Якташлар, әйтегезче: үзебезнең халыктан без ничәү соң әле монда? — дип сорап куйды.
— Безме? Казан делегациясендә без дүртме-бишме татар. Сине дә кушсак, Нур Шәфигуллович... хәзер, ашыкма...— Гыйлем Камай атлаган жирендә туктады да беркатлыланып, әмма бик тә җитди кыяфәттә белгән кешеләрнең исемнәрен әйтә-әйтә, бармак бөгәргә тотынды. Бер кулы тулгач, икенчесенә күчте.
— Ә теге кем... Новосибирскидагы академик егетебез? Ул да, бәлки, мондадыр?
— Әйтә алмыйм. Танымыйм шул мин аны, гәзиттә бер тапкыр сурәтен генә күргәнем булды. Алай-болай президиумда утырмады микән?
— Утырса да, гажәпләнерлегең юк. Тик бик яшь диләр бит үзен. Менә Госман дус тирәләре, ахры.
— Ә тагын кемнәр юктыр дисез? Без белмәгән, без ишетмәгән, ә? Үзебезнең химия фәненә эз сала башлаганнарны гына әйтәм әле мин...— Гыйлем Камай тирән итеп сулап куйды.— Ниһаять, килде, житте заманалар!.. Әле бая соңгы докладны тыңлаганда уйлап утырдым. Бөек Менделеев, Бутлеров кебек корифейлар, жиң сызганып, зур ачышлар ясаган бер дәвердә, йөз ел әүвәл генә әле, безнең татарда ни булган да ни көтелгән? Кара урманның да дөм караңгысында адашкайдай, ачлыктан, бетмәс золымнардан жәфа чиккән, наданлыктан интеккән мескен бер халык... Юк, мескен үк түгел түгелен. Кыю да, тырыш та, фидакарь дә халык... Әмма, гафу итәсез, шул караңгылык, наданлык сөреме эчендә дә һәр якгылык нурын дошман итеп, ана кылыч-балта чабучылар көн саен туып кына торган лабаса! Жәл безнең бабайлар, бик тә жәл! Соң Дмитрий Иванович үзенең әлеге даһи ачышын ясаган дәвердә безнен караңгы татар күгендә янар йолдыз булып кабынган кемнәрне ойтә аласыз? Хәлфиннәр, Шиһап Мәржани, Фәезхановлар диярсең инде Ә безнең үз фәнебез дөньясында? Бердәнбер Каюм Насыйри түгелме?
— Әйе, аны бердәнбер дисәк тә, зур хата булмастыр,— дип ияк какты Нур Сафиуллин.— Ә бит аның да хыялында...
Каюм Насыйри... Йөз ел әүвәл.»
Әмма бу мизгелдә Госман Әхмеровның уй-хәтере алай еракка, бер гасыр ук артка чигенмәде. Аның күз алдыннан капыл гына үз әтисенең шәүләсе узып киткәндәй булды.
Нибары чирек гасыр гына элгәре... Тап шушында, Ленин каласы төбендә, дәһшәтле ут эчендә данлы шәһәрне явыз илбасарлардан саклап яткан чагында, аның әтисе солдат Габдулла Әхмеров еракта басу капкасы янында әнисе, апасы-сеңелесе белән бергә кайнар яшьләрен мыштым гына агызып басып калган юеш авызлы улының кайчан да бер зур фән юлыннан ныклы адым белән атлап китәсенә өмет тотты микән, андый хәлне хыялына китерә алдымы икән һәм улының нәкъ менә алар саклап калган данлы калага олы бер съездга делегат сыйфатында
I ТНВ — (технология неорганических веществ) — органик булмаган матдәләр технологиясе.
иләсен, ичмасам, төшендә генә булса да күрү бәхетенә иреште микән? Эктыр. ул заманда ут эчендә сина... Әллә
һаман да хәтерендә Госманның: сугышка чыгып китәр алдыннан лна әтисе, аны үз янына дәшеп, беравык сөйләшеп алган иде. Өр-яңа 'йләренең әле ясалып та бетмәгән өр-яңа болдырына утырышканнар де алар. Шунда, азаккы сүзләре итеп, әтисе: «Ярый, бәхил бул инде * лым... Нишлисен, ут эченә керәсе дә килми, китмичә дә булмый. «Ил = .әхете — ир бәхете», дигәннәр шул бабайлар. Значитсы, синең, сезнең S әхеткәйләр өчен дә китәм инде, яман булма, акыллы була күр инде. > лым»,— дия-дия, күкрәгенә кысып, аның колагына җылы пышылдавын ргән иде. Димәк... ?
5 — Туктале, ни уфтандың әле син, Госман дус?
Госман иибашына салынган кулның ныклыгын да. җылылыгын да < : ермачык тойды. <
— Юк ла. болай гына. Гыйлем ага... Ни Берәү бер вакыт: «Ил х әхете — ир бәхете ул» дигән, ди... ж
■ — Бик матур әйткән. Сон, андый сүз исеңә төшкәч, уфтаналармыни, некәш?... Әйдә!
Халык ашыкмый-кабаланмый, җай гына ачык ишекләрдән утырыш- ар залына агыла башлады. Җир йөзендәге дистәләгән телләрнең төрле вазлар гөрелтесенә кушылдырып, үз туган телләрендә матур сөйләшә- айраша, безнең өч агай да ул агым эчендә айкала иде.
8
Химиклар каласының кояш баешы ягында— җирдән калкынып күтәрелгән дүртәр-бишәр катлы игезәк таш йортлардан әллә ни ерак та ! үгел — дугайланып, сөзәгрәк кенә үр сузылып китә. Түбәндә исә шакый ук тигез һәм киң үзәнлек. Анда әле уңга, әле сулга каерылып, урыны Челән талгын, урыны белән шашкын сулы Тойма агып ята. Елга да. аны очагына сыендырган киң үзәнлек тә еракта Акбалык юнәлешендә , үгелҗемләпеп торган урман итәгенә орынып уза да. ерагайган саен |> калкулыклар кысрыклавында һаман да тарая тарая, зәңгәрсу рәшә чендә, мәгърур Чулман-дәрья киңлекләре җәелгән тарафларда күк “клан тоташып, күздән югала ’ Бик борынгыда әлеге үр битләрендә калын нарат урманы шаулап гырган, ә түбәндә, уйсу җирләрдә исә балтасыз-нисез ерып үтә алмас |ык әрәмәләр һәм алар арасында бил тиңентен печәнле, хуш исле тугай lap булган..
Хәзер хәл бөтенләй үзгә.
Ике-өч чакрымга сузылган үр битләре, ялап алгандай, шәп-шәрә. 1зын биредә, үр кашында, беренче булып ямь-яшел химиклар шәһәр егеиең баласы-чагасы туп тибәргә иң әүвәл шунда ябырыла. Карт- ортка да калышмый кышның озын айларында муртайган буын-сенер әрен язгы кояшның шифалы нурларында җылыту һәм азрак яңару, ыгу өчен, үр кашының аулаграк, шау-шусызрак төшләренә чыга. Үр- ^алкулык язмышында иц күңелле, иң хозур чак бх . Әмма җәй уртасы .АНТМӘС борын ук. бигрәк тә каннар һавалы атналар тоташтан ялганын •а китсә, сөзәк үр йөзе танымаслык булып үзгәрә, ул. әҗәл түшәгендә '...выр чәчәк* зәхмәтен кичереп яткандай, көеп-саргаеп бетә, шадраланып ; .ала.
Киң үзәнлектәге хәл дә күзгә ямь биреп, күңелне әллә ни куандыра ;лмын. Язгы ташу вакытында ярый әле: Тойма ташып ярларыннан ыккач, су үзәнлекнең байтак өлешенә, кай елларда үр итәкләренә үк <итеп җәелә дә үзенең ялт-йолт җемелдәве, нурлы балкышы яисә чулы йөз чытулары. моңсу дулкыннары белән күңелләрне кытыклый. Дакиц бу хәл дә озакка сузылмый бер-ике атнадан елга үз ярларына
ЭДУАРД КАСЫЙМ ОВ
кайта һәм үзәнлек тырналган, каезланган кара-кучкыл йөзе белән як калкып чыга...
...Бүген дугайланып сузылып яткан үр битендә йөзләгән, меңләгэ! халык.
Бөтен завод купкан.
Бүген зур өмә. Юбилей алды өмәсе...
Кулларда көрәк, чиләк, носилка. Йөзләрдә нур.
Сөзәк үр битендә парк кормакчылар, аны яшеллеккә күммәкчеләр.
Әле монда тукталгалап, әле теге очка җитеп, кызу-кызу Васил Землянов йөренә. Ул партком члены, зур өмәне оештыру штабынын башлыгы ул. Кай арада апа Фәрит Бәдриев тә ияреп киткәли. Икесе дя ялан баш, икесе дә янып пешкән. Барысы да җиренә җиткерелеп эшләнсен, алдан уйланганча төгәл һәм матур булсын, бигрәк тә аллеялар тигез һәм килешле чыксын дип кайгырталар. Шуңа күрә аларга тыз-быз йөренмичә булмый да торгандыр.
Төп киңәшчеләр — тәҗрибәле карт бакчачы Тиунов. Бусы алай кабаланмый. Берәрсе янында тукталып,— гадәттә, ул яшьрәк бер кыз була —муен артын сөртештерә-сөртештерә, аңа сабыр һәм ипле генә киңәш бирә, кайчакмы картраклар янында акыл сатып та алгалый, тик әләй-вәләйрәк кыланучы берәр булдыксызны күрсә генә, бармак янап:
— Син нәрсә?! Әбиең бакчасы дип белдеңме моны?! Әллә үзең исерек. әллә утырткан агачларың исерек! —дип, тегене иптәшләре алдында кызартып китеп бара.
Күк йөзе ап-ак. Кояш инде үзенең иң югары ноктасына менеп җитте кебек. Ул жәйгечә шаян һәм ягымлы елмаеп, ярыйсы гына әйбәт кыздыра. Зыңлап торган саф һавада пәрәвезләр оча Октябрь аена кергәннәренә дә инде атнадан артык. Әбиләр чуагының азаккы көннәредер.» һәм менә шул пәрәвез җепләре очып торган тын һавада башта әкер- тен, аннары торган саен куәтләнә барып, калын гөрелте авазы ишетелә башлады. Күпләр аны шундук танып алды: вертолет! Ялгышмаганнар: галәмәт зур бүксәле, озын койрыклы чикерткә корыч канат-калакларын зыр-зыр әйләндереп һәм дәвәеп, болар өстенә килеп җитте дә аз гына түбәнәя төшеп, салмак кына әйләнә башлады.
Йөзләгән кеше, эшләреннән бүленеп, күккә төбәлде.
— Энекәй генәм! Баш өстебезгә кинога төшерүчеләр килде микән әллә?
— Ә нигә, төшерсәләр дә...
Бу авазлар яңгырауга, бериш кыз-кыркын ихтыярсыздап чәч-яулык- ларын төзәткәләп алды.
— Бик исләре китте, ди.
— Ахмак булмагыз, кызлар. Буровикл арның вахта вертолеты гына бу.
— Шулайдыр, ниткән кырмыскалар җыйналган икән монда, бу ни гажәп бу дип, бик тә беләселәре килгәнгә күрә генә әйләнәдер алар.
— Ә бәлкем бөтенләй алай түгелдер дә... Арадан берәр чибәребезне урларга йөрмиләр микән? Чамалагыз, кызлар!
— Минедер! Мине урларга ниятләп килгәннәрдер әле! —дип, бот чапты чүмәләдәй төптән юан бер апа.
Үр буен шаулатып көлгән авазлар яңгырады...
— Без утыртыйк та. татлы булмасын, имеш!
Әллә ни озак маташмадылар, миләш кызын тез тинентен чокырга батырдылар да тамырларын ян-якларга рәтләштергәләгәч, кара туфрак алып, аны мул иттереп чокырга сиптеләр һәм, ипләп кенә таптый-тап- тый, яшь агачны өр-яңа нигезенә шыплатып та куйдылар.
— Булды бу!.. ♦
Шул чакны ни күрсеннәр: утыртасы агачлар өемендә бер генә төп = тә калмаган, якында казынган иптәшләре алып та бетергән. Болар £ тавыш куптарып тормады, тик куанычлы елмаешты гына: икәү генә £ утырткан агачлар да дистәдән артып киткәндер инде, бераз тын алганда < да зыян итмәстер, шәт Кагындылар-ииттеләр, чәнти бармакларын ты- ч гып кына яулык кыегы астыннан чәчләрен рәтләделәр.
— Карале, Надечка, монда тагын агач китерерләр, аңарчы мин бер < карап әйләнеп килим әле. Бүтәннәр ничегрәк эшли икән. Кызык бит. <
— Кызыгын кызык та, кара аны, киткән жирендә батып ятма! Үзем x дә ул арада әнә пожарниклар сиптергән суда кулны чайкап килом дә ♦ тамак ялгап алам әле. Иртән валчык та капмаган идем, коры чәй генә.. о
— Әй, алдашмасана: кул гына чайкамакчы, имеш! Пожарниклар 2
янына кемне чамалап баруыңны беләм лә мин... £
— Үзең соң! Әнә теге очта, жаным, синең дә...
Асияның күңеле тыныч түгел иде. Ул баядан бирле иң аргы башта о эшләүчеләрне, Надяга сиздермәскә тырышып кына, күзли иде. Тегендә < ремонт механика цехы агач утырта. Күбесе ир-ат, егетләр. Ләкин, кызын ” күз нурларын нихәтле генә нечкәртеп карамасын, алар арасында Фуат- £ ны абайлый алмаган иде. Әллә чыкмаганмы? Югыйсә, әле кичә кичке < мәктәптән кайткан чакларында гына «Андый да өмәгә бармасац, яшен * сугар!» —дип сайраган иде ич. Ялга каршы берәрсенә юлыгып, тагын ? бер-бер хәл булганмы әллә үзенә? Юк, әнә теге колгадай озын буйлы, зәңгәр беретлы иптәше Юриктан барып сорашмыйча, белешмичә, жаны тынычланмастыр, ахры ..
Асияның заводта таныш-белеше аз түгел иде, әмма аннан да бигрәк, әллә каян балкып торган шул чибәрлеге аркасында, аны тагын да күбрәк халык таный да, белә дә иде. Кызый моны үзе дә бик әйбәт чамалый иде. Шул сәбәпле, ягъни тиктомалга йөренүе белән, андагы агач утыртучыларның күзенә кылчык булып кадалмас өчен, башыннан яулык кыегын суырып алды да, сумала чәчләрен аз гына тузгыта төшеп, у тә эшлекле, җитди кыяфәт белән, читләтебрәк, яшь агач үсентеләре арасыннан атлап китте.
Бераз киткәч тә адымын әкренәйтте: якында гына, үр бите буйлап аңардан бераз түбәидәрәк. үзәк лаборатория халкы чыр-чу килә. Болар матур һәм тигез иттереп юкә үсентеләрен тезеп чыкканнар — бер өлеше үзәккә таба кыеклап сузылган аллеяга да охшаган. Килештергәннәр. Ләкин боларпыц да утыртыр агачлары беткән, болар да урманнан яңа үсентеләр кайтканын көтәләр, ахры: көрәк, чиләк, кәрзин ише нәрсәләрен кайсы кая ташлаган да, урталыкка башлыклары Госман Әхмеровны алып, шарык-шырык көлешеп торалар. Тегесе бер кулын һавада бол- гаштырып. авызындагы алтын тешләрен елтырата-елтырата, ниндидер кызыклар сөйли кебек.
Асия күз карашы белән әлеге төркемне кармалап алды. Юк, арада Зөлфә күренми иде. Аны каядыр көньякка олаккан дигәннәр иде, димәк, әйләнеп кайтмаган әле. Эх, шул сары ябалак Фуатның баш өстендә бөтерелмәгән булса, дуамалрак холыклы егет Асияның нәфис канатларына күптән үк сырпаланмас идемени соң?
Адымын кызулатты, ләкин бик тиздән туктап ук кала язды. Монда да аның әүвәлге хезмәттәшләре, фармакопея хатын кызлары, мәш килеп, бәләкәй бәләкәй ак чыршылар утыртып азаплана иде. Булачак паркның үзәк тирәсе, шушында, ахрысы. Белгәннәр аны бизәүне кемгә тапшыра
сын' Шулай итми ни. фармакопея цехы күптәннән үк әлеге заводта бердәнбер коммунистик хезмәт цехы исемен йөрткән ләбаса... Әле кан чан гына Асия үзе дә алар арасында иде. Тукта, күрче. Вероника Борисовна үзе дә шунда икән бит. Парткомга сайланып, анда секретар» булып эшли башлавына инде ел тулып килә торгандыр, әмма шулай де әле һаман үз кешеләрен, үз коллективын оныта алмын, һаман да күне- ленә якынрак тота, күрәсен. Югыйсә, аңа. партком җитәкчесенә, кайда казынса да барыбер түгелмени? Эш кызуында тир бәреп чыккан буган, бер мизгелгә генә тураеп, кул аркасын ачык маңгаена тидергәләп алды да янә иелә-бәгелә тимер көрәге белән түгәрәк чокырдан кызгылт-көрэа балчыкны ыргыткаларга кереште.
Кисәк Асияның әүвәлге хезмәттәшләренә кушылып, алар белән бергә әнә шулай тирләп-пешеп җирдә казынасы, актарынасы һәм тын алырп туктаган араларда туйганчы сайрашасы-көлешәсе килеп китте. Ни дисәң дә. бик тә күнегелгән, күңеленә бик тә якыннар иде шул Юк. ярамый: әнә анда бер кырыйда Фуатның әнисе Рабига апа. тураеп, билен язарга азапланып маташа. О. аның күзләрен бер агартып караулары...
Ремонт-механика цехы егетләре, буй-буй сарылы-кызыллы яулыа кыегын кулында ипле генә селеккәләп, терт-терт атлап килгән кызны, эшләреннән бүленеп, көтеп алдылар һәм. кызый якынлашкач, анык зәңгәр трико кигән зифа гәүдәсенә, иңнәренә сибелгән жете кара чәч тәлгәшләренә чиксез сокланып утлы карашларын төбәделәр. Кайсыдыр тел шартлатып та алды. Бу асыл сөякнең иясе кем икәнлеген алар бик әйбәт белә, ул егетне якын һәм үз итә, алай да беришесе кызга төбәп чәнечкеле укларын атмыйча түзә алмады:
— Каян иңде әле бу фәрештәкәй?
— Асыл кош. кил әле бире, шушы өрәңгене икәүләп, бик әйбәтләп кенә утыртып куйыйк әле! Алмагач булып үсмәсме?
Асия, тигез, кара кашларын бөгеп, аларга кул гына селтәде һәм. колгадай озын буйлы Юрик янына килеп, аңа туп-туры текәлде: 1
— Юрик, ни... Фуат кайда? Өмәгә чыкмадымы әллә?
Монысы да, көрәк сабына таянган килеш, гәүдәсен чалышайтты да, мут көлемсерәп, кызга баштанаяк сөзеп карады.
— Ә нигә ул? Соң мин аны үзем дә бик шәп алыштыра алам ла...
Асия кырт кисте:
— Син дә теш ыржайтмасана1 . Фуат кайда дим мин сиңа?
Егет, капыл шиңеп, гәүдәсен бөтенләй икенче якка чалышайтты:,
— Улмы? Ул ни... урманда ул! Урманнан безгә агачлар җибәреп тора. Әнә тегесен дә Фуатлар казып озатканнардыр.— Юрик бер чип» тукталып торган автомашинага таба ым какты. Автомашинаның әрҗәсеннән ике егет соңгы үсентеләрне җиргә биреп тора иде,— Монда иртәрәк килгән ир-атның жыенысын урманга озатканнар... Жәл. име?
— Алайса, урманда?..
Асия тынып калды, күкрәген тагы да калкуландырып, уфтанып алды һәм аз гына уйланып торганнан сон. баскан җиреннән ялт кына кубып, инде кузгала башлаган автомашинага таба элдертте. Авыз ачып торган егет, ис-аңына килеп, чәнечкеле сүзләрен сиптерә башлаганчы, кызый автомашина әрҗәсенең арткы бортына барып ябышты да бераз гына йөгергәч, гаҗәеп бер җитезлек белән селтәнеп, өскә атылды...
9
Юл читендәге түгәрәк аланга, агач куелыгыннан иң әүвәл, аз гына аксабрак, Мирыч килеп чыкты. Аның артыннан бүтәннәр күренде. Биш-алты кеше, һәркайсы өчәр-дүртәр үсенте күтәргәч. Алан читенд» үсеп утырган карт юкә күләгәсенә байтак кына үсенте өеп-сөяп куелган иде инде. Әле чыгарганнарын да шунда китереп тезделәр.
— Тагы да шулай бер-ике керсәк, янә бер машина тулыр да, шәт,—диде Мирыч, куе төк баскан ияген сыпыргалап.— Ярар, ашыккан—ашка пешкән, ди, кабаланмыйк... Тәмәкечеләр, бер көйрәтеп алсагыз да була.
Урманга агач казырга киткәннәрнең бу төркеменә, беркем әйтмәсә дә, Мирыч баш булып алган иде. Анын тәкъдименә каршы килмәде- * ләр. Аланның кояшлырак төшенә чыгып, бәләкәй генә зелпе куагы төбенә, йомшак үләнгә утырыштылар.
— Урманны шәп тазартабыз бүген, ә? — диде Фуат Шәйморатов, һавага
төтен көлтәсе бөркеп.
— Тазартуын тазартабыз да, урман хуҗасы бәйләнмәсә ярый инде,—дип. шөбһә белдерде аның дусты Марс Абуздырин, ләкин шундук үз шөбһәсен үзе үк таратырга итте: — Бәлкем, бәйләнмәстер дә: бёз, ул әйткәнчә, җиренә җиткереп эшлибез кебек лә. Инде ул кушканнан юанракларын да алгалыйбыз икән, аннан гына урман бөләрмени?
— Шулай. Алар ешлыкларны үзләре акча түләп тә чистарттыралар әле. Урманга файдага гына ул. калган хәтлесенә иркенәеп үсәргә жай,— диде Маркел Сысоев, кулын колак төбенә куеп тыңлаган хәлдә. Ул, хлорлы барий цехында пичәмә еллар инде калын барит плитәләрен авыр чүкеч белән вата-вата, аз гына саңгыраулана төшкән иде.— Менә безнең Чувашиядә ул карый беләләр урманны!
Мирыч, кырын яткан җирендә уң аягын кымшандыргалап алгач, жимерек-төксе йөз белән үги улы Фуатка төбәлде:
— Синең ничек, Фуат, калак сөягең сызлаштырмыймы?
— Юк. Аның сызламый башлавына инде биш былтыр. Хирургларга рәхмәт: әйбәт ямаганнар.
— Ә минем, җен алгыры, ранный аяк тагын сулык-сулык итә. Үтерә инде, һава бозылыр, ахрысы.
— һава? —Марс ап-аяз күккә күз йөртеп алды да. үтә аптыраган кыяфәттә, армийский фуражкасын баш түбәсенә үк эшереп куйды.— Сон, өмәне ике көн рәттән буласы дигәннәр иде, көн бозылса, димәк... Ох, әллә
ничә мең үсенте дип лаф органнар иде бит.
— Кайгырма, һава да иртәгә үк бозылмастыр әле. Минем аяк ике-өч көн алдан хәбәр сала башлый ул.
— Хәбәрен хәбәрдер, әмма ләкин, туганкайлар, яшеллек эчендә утырсаң шәп инде ул. Калабызның эче аз-маз рәткә керде керүен, анысы ярый,— диде Маркел һәм, ике кулын да күкрәгенә салып, тирән итеп сулап куйды.— Тик әйләнә-тирәбез әле һаман да яман сугыш давылы үткән кебек ләбаса! Дөресме, Ваня?
Иренчәгрәк Иван Юрлов, җиргә капланып яткан көенчә, боларнык сөйләшүенә бөтенләй гамь белгертмичә, авызыннан үлән арасына төтен җибәреп азаплана иде. Ләкин колаклары сакта булган икән: егет, авызын бөрештергән шәйгә, аз гына көттереп торды да, бу юлында төтен белән бергә сүзләрен дә бөркеп чыгарды:
— Йөргән кызыңны кая алып барырга белми йөдисен кайчакны...
Үзалдына мыштым гына көнбагыш ярырга керешкән киң, калын җилкәле Гыйрфан да телгә килде:
— Хак сүзгә җавап юк, нәкъ өстенә басып әйттең, Ванюша. Мин үзем бер вакытны шулай...
Гыйрфан — тел бистәсе. Ул Мирычның кордашы һәм хезмәттәше, ягъни икесе бергә тара цехында мичкә ясыйлар. Аның бер ябышса, бигрәк тә хатын-кызларга бәйле маҗараларын тезәргә тотынса, кай- ларга кереп кнтәсен бик әйбәт белгән һәм гәпнең бу сикәлтәле сукмагын бик үк өнәп бетермәгән Мирыч Гыйрфанны баштук капыл бүләргә ниятләде:
— Ашыкмачы, кордаш, анысын сөйләп бер көлдерерсең әле.
ЭДУАРД КАСЫЯМОВ ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАЙ
— Көлкеме соң!.. Кызганыч хәл: якын тирәдә шул урман-куаклык булмау аркасында, Казанның үзеннән килгән яшь кенә бер апай әрәмгә китте. Мин әнә ни хакта...
— Ярар, дим, бер сөйләрсең әле... Урман турында, яшеллек турында сүз купкач, син мина ни элек шуны әйт әле: гәжит алдырасыңмы син? һич югы. радио яисә телевизор тыңлаштырасыңмы. карыйсыңмы?
— Син бигрәк, Мирыч, бу заманны гәҗит тә алдырмагач...
— Алайса, күзеңә яисә колагыңа чалынмыйча калмагандыр... Завод-фабрика корам дип. дуамалланыбрак ябышсаң, бик тә аяныч хәлләрнең дә килеп чыгуы бар икән. Яман хәлләрнең... Мин сиңа һаваның, ягъни атмосфера катлавының бозылуы хакында әйтәмен. II шулай ук табигатьнең зарарлануы турысында.
— Җыеп әйткәндә, биосфера турында. Шулапмы, Мирыч?
— Менә-менә, биосфера. Рәхмәт, Марс энекәш! Узган атнаны гына телевизордан шул хакта галәмәт шәп тапшыру булган иде. Карый алдыгыз микән? Урман — яшеллек дигәнебез, ул сиңа, бар булган файдасы өстеиә җир йөзенең һавасын индустрия агуыннан да тазартып, сафландырып тора икән.
— Иске авыздан яна сүз!..
— Инде дә шул ачылды миңа: Америка, Япония кебек индустрия- ләре дуамал үскән бериш илләр, яшеллек дөньялары бик нык кимегәнгә күрә, кислородка хәзердән үк зур мохтаҗлык кичерәләр, ди... Үзләре эшләп чыгарган агудан үзләре үк тончыга башласын әле! Бөтен бер илең, бөтен бер дәүләтен белән шулай, ә!
— Көнбатыш Германия тагын,— дип кыстырды Сысоев.
Мирычнын кучкылтрак ябык йөзендә баягы авыртыну чалымнары югалган, ул аягы сызлавын бөтенләй онытты да. ахрысы, һәрхәлдә, эчтән нурланып балкыган кыяфәте абзыйның инде бөтенләй бүтән халәттә икәнлеген аермачык сиздерә иде. Менә ул чүгәләде, аннары үз җаен белеп кенә янтаеп утырды һәм. йомшак үләнне сөялләнеп каткан тупас бармаклары белән сыйпаштыра-тараштыра, күңелендә күптән өлгереп, күптән ныгыган уй-фикерләрен бер җепкә тезә башлады.
— Учакта янган ут-ялкынны кайсыбыз гына яратмый торгандыр. Җылысын да җылы, матурын да матур... Әмма, дускайлар, шул ялкын менә шушы чибәр урманны яларга керешсә яки анда берәр1 йорт-мазарны урап алса, матурмы? Дәһшәтнең дә дәһшәте!.. Ярый, андый ук куркыныч нәрсәне мисал итмик әле... Шулай басу юлыннан барасын, ди. Әйләнә-тирәдә иген кырлары. Арышмы анда, бодаймы. Инде тәмам өлгереп, пешеп җиткән... Күңелләрең хушлана: хозурның да хозуры! Ярый, тагы да бер-ике атнадан шунда ук юлыктың, дн. Игеннәр һаман да алтынланып, дулкынланып тора. Әмма ләкин матурмы? Юк, ямьсезнең дә ямьсезе, күңелне әрнетә үк башлый... Ник дисән, җыелмаган, әрәм булып ята . Кешегә файдасы булмаса, коры матурлык кына әле ул сина пүчтәк шул! Яки менә...
— Белмәгән идем: син, Мирыч. аз гына философ та икәнсең әле...— Моны, дустанә көлемсерәп, Марс Абуздырин әйтә куйды.
Кочкан тезләрен ычкындырып, Гыйрфан, ниһаять, кымшанып куйды һәм зәһәр көлемсерәп авызын җәйде. Ана чеметтереп алырга җай чыкты, ахрысы...
— Матурлык дип, фәлән дип борчак сиптергән буласыз, ә үзегез җыен яман хәлләр турында, җыен афәт турында... Таптыгыз!
— Әһә, ахры, сиңа да үтте бугай!—дип кеткелдәде Мирыч, әмма шундук тавышына янә җитди төсмер бирде.— Ямь-матурлык хакында уйласаң, аның теге ягын да — яман хәлләрен, афәтен дә — истән чыгарасың бармы? Мин үзем кара акылым белән шулай дим: матурлык
ул буш та. кысыр да булмасын!.. Әллә әнә анда дөнья читендәге япуниар кебек, үзең чыгарган сасыны сулап, агуланып, саргаеп яшәр иденме?
Ул. башын аска иеп, бераз гына дәшми торды, аннары янында беркем дә юк төсле, үз күңеле белән сөйләшкәндәй, әкрен генә сөйләп китте: ♦
— Безнең илдә көн дә саен диярлек төрле-төрле карарлар чыгып Е кәгазьгә язылып тора. Ягъни әйтергә теләгәнем: хөкүмәт хез.мәт иясе S сыйныфының хәле, тормыш-көнкүреше яхшырсын дип тырыша. Сугыш- >• ларда интеккәннәребезне истә тотуыдыр, мөгаен. Әнә шул әйбәт карар- лар арасында иң әйбәте дип мин табигать дөньясын саклау хакындагы ? карарны әйтер ием. Югыйсәң, азмыни әле бездә кайнар башлар, үзбел- < деклеләнеп китүчеләр? Ул белеп тора, әйтик дамбаны урман ярып тү- < гел, бераз гына читтәнрәк салып була. юк. алай мәшәкатьле, алай итсә. < аның вакыты китә... Менә хәзер шундый үтә дә белдекле кайнар баш- " ларның кулыннан тотып алды хөкүмәт: тукта, тәти абзый, балтаңны ♦ куеп тор, диде, әйбәтләп торЫп уйлап кара, күршең белән киңәш-табыш и ит, диде... Агачны аударырга, хәзерге төсле техника заманында, биш 2 минут җитә, үстерергә йөз сл кирәк.
— Син, Мирыч, ялгышып кына минем белән бергә мичкә ясап ята- - сын икән лә,—диде Гыйрфан, тагын бер чәнчеп алырга ниятләп.— и Бу акылың белән сиңа министр гына буласы калган!
— һе, министр, имеш! Ә нигә, ул да кеше, мин дә кеше. Хәер, хата юлдан китсә, министр кебекләргә таякның саллырак башы £ төшәргә тиеш кебек. Ә миңа калса, мин..
Урман авызы ягыннан янә машина гөрелтесе ишетелә башлады. * Мирыч, кисәк айнып киткәндәй, кул сәгатенә күз төшереп алды һәм „ ирексездән көлеп җибәрде:
— У-у, егеткәйләрем, байтакка сузганбыз икән. Ярый, аңлаштык кебек, инде дә кузгалышыйк! Бусын уздырыйк та икенче машина безнеке булсын...
Өлкәнрәкләр басынкы тынлыкта урман ешлыгына таба алдан атлады, яшьләр — Марс белән Ваия — этешә-төртешә аларга иярде. Түгәрәк алан уртасында тик Фуат кына калды. Ул. яфракларына соргылт төс иңдереп утырган яшь чибәр имән үсентесенә текәлгән хәлдә, уйларына бирелеп, кымшанмыйча кырын ята бирде. Моны абайлап алган Гыйрфан, иптәшләреннән аерылып, кире килде.
— Син нәрсә? Мирычның тәмле теленнән оеп, йокымсырап киттеңме әллә?
Егет җәһәт кенә сикереп торды:
— Кая, көрәгеңне бир әле! Син анда минекен алырсың. Мирыч күрсәтер.
Абзыйның тимер көрәген тартып алгач, Фуат әлеге имән үсентесе янына килде һәм аның төбеннән ярыйсы гына ара чамалагач, таза аягы белән нык басып көрәкне җиргә батырды.
— Син нәрсә? Моны казып ялмакчы булдыңмы? Лесник килеп чыкса, кирәгеңне бирә бит.
— Пошынма, лесникны гына җайлый белербез анысы... Бик Мртур имәнкәй бу. монда олтан булып утырганчы, безнең паркта солтан булып үссен әле. Төшендеңме?
— Күр. тилене...
Гыйрфан, башын сслкэ-сслкә. урман эченә керен китте. Ә Фуат, коңгырт беретын башына кысыбрак батырды да >һ1ләп кенә үсенте- нең төбен казырга кереште. Ашыкмады, кабаланмады, алай да маң-
таена тиз арада тир бәреп чыкканлыгын тойды. Дулкынланганга күрәдер, ахры.
Бер мәлне, тын алырга дип тукталса, исе китте: каршысында, энҗе тешләрен елтыратып. Асия басып тора! Дәшми-нитми үзе... Ангы-минге хәлдә калды егет. Бер мизгел аптырау катыш сокланып күз чекерәйтеп карап торгач, үзе дә авызын ерды.
— Син ничек монда?..
— Килдем менә... Машина... Кызык бит.
— һе, кызык... Тегендә авыр булдымы әллә? Дезертир димме инде үзеңне?
— Нишләп алай булсын,—диде кыз. иреннәрен турсайтып, һәм тузгый төшкән чәчләрен артка таба ташлады.— Без Надя белән икебезгә дистәдән артык утырттык инде. Тик җибәргән үсентеләрегез генә бетеп китте, ялкаулар! — Аннары Асия матур һәм үз итеп ке- ле.мсерәде.— Сиңа булышмага килдем.
— Кара син... Ярый, бик рәхмәт!
Кыз янәшә үк килеп басты.
— Күрче, имән бит бу, име. Фуат? Ә тегендә нишләптер бер генә имән дә юк... Үсәр дисеңме?
— Тамырларына зыян китермичә, әйбәтләп казып алсан, ник үсмәсен, ди? Үземнән аерым бер истәлек булсын, дидем инде. Үзем казып алам, үзем үк утыртам да... Юк, көлмә син!
— Ә ни өчен үзең генә? Мин дә монда бит, яныңда, Фуат... Икәү утыртыйк.
Егет кызның назлы-иркәле, ягымлы йөзенә текәлеп тора алмады, карашын түбән күчереп:
— Алайса, ярый, Асия... Әйдә, ябышыйк., — диде, һәм көрәген янә җиргә батырды.
Кыз җиңнәрен терсәк тиңентен сызганды да, чүгәли төште һәм:
— Берүк тамырларын саклый күрик инде, берүк әйбәт үсәрдәй булсын.— дия-дия. Фуат казып йомшарткан туфракны нәфис бармаклары белән актара башлады.
10
Җиргә аяклары ничек басканлыгын да тоймады диярлек Асия. Шулай булмый ни!
Бүген ул Фуат белән бергә агач утыртты.
Бергә!
Бик күпләр моны үз күзләре белән карап торды.
Фуат иң башта яшь имәнне паркның урта тирәсендәрәк сузылып китәсе берәр аллея почмагына утыртырга ниятләгән иде. Ләкин Асия:
— Зинһар, алай итмик инде. Ул бит тик безнеке генә... Берәр ау- лаграк, тынычрак төшкә утыртыйк. Соңыннан, имәнебез зуп-зур булып үскәч, аның күләгәсенә килеп, ямь яшел чирәмендә рәхәтләнеп юаныр- лык булсын,—дип үтенде.
Егете берсүзсез күнде моңа...
Агачны бик әйбәтләп утыртып куйгач һәм төбен суга мул итеп туендыргач, алар аның каршысында беравык тын гына басып тордылар. Өмәгә җыйналган халык инде таралыша башлаган иде. Үр итәкләрендә көлешкән авазлар, күңелле шаян җырлар яңгырап тора иде Коя1н инде түбәнәюгә юл тоткан һәм аның байыйсы төшендә, офык читендә. кабарынып-кучкылланып бүре-бүрек болыт өемнәре калкынган иде. Нәкъ менә шул яктан аз гына салкынча, дымлы җил исә башлады. Егет тирән итеп сулыш алды да чак кына калтыранулы тавыш белән: |
— Шулай, Асия, бергә-бергә караштыргаласак, ник үсмәсен, ди!
Бик әйбәт, бик матур булып үсәр әле, менә күрерсең,— дип куйды.
Бергә-бергә...
Өйгә таба жил-жил атлаган шәпкә, кыз үзенең хыялы белән к\з алдына китереп бастырды: менә ул бәләкәй имән үсентесе зуп-зур булып үсеп, буйга да җитте, ди, инде. Ябалдашы шундый киң, шундый күркәм — дөньяда бер. Имән төбендә ямь-яшел йомшак үлән, әйбәт * күләгә... Менә бер дә бер көнне алар Фуат белән икәүләшеп шунда ки- = ләләр. Яннарында нәниләре дә бар. Малай булса да ярый, кыз булса £ да... Юк, берәү генә дә түгел, икәү-өчәү, дүртәү инде . Бөтерчекләр * кебек кенә, ямь-яшел үләндә тәгәрәшәләр, көрмәкләшәләр бала кайла- < ры. Ә Фуат белән ул, җиргә кырын ятып, яшелле-кызыллы ашъяулыкка мул итеп сибелгән ризыктан авыз иткәли-иткәли, йөрәк парәләренең < уйнавына сокланып туя алмыйлар. Ә көн аяз. кояшлы, купшы имән < күләгәсендә исә рәхәт . Менә бер мәлне, яшьлек елларын исләренә < төшергән бер чакны. Фуаты аны кочагына кысып ала да калын күк- ~ рәк тавышы белән тирән хис, зур куану аша әйтеп сала: ж
— Көзнең матур бер көнендә икәүләшеп утырткан имәнебез, безнең бәхеткә, күр. нинди шәп булып үсте бит, ә! —ди...
Ә нигә, килмәсмени шундый бер көн, шундый матур бер заман? Үз бәхетләренең дә тамырлары, шул таза имәннеке кебек, бик тирәнгә үтеп, кинәеп-жәелеп китәрдер әле...
Асияларның өйләре Тойма аръягында, каланың Можга юлына чыккан башында иде. Аулаграк тыкрыкта утырган иске баракның үзенә аерым болдырлы бәләкәйрәк ике бүлмәле почмагында торалар. Әнисе белән икәү генә. Фатирлары әллә ни шәптән булмаса да, үз куышлары!.. Гадәтенчә, әнисе өмәгә чыгарга исәп итмәде, ул нишләптер кешс- кара арасында буталып йөрүне бик үк өнәми, үзе өчен авырга саный иде, ләкин, аның каравы, кызынып андый зур эшләргә катнашуына чиксез куана, аны һаман да җилкендереп торыр иде.
Бүген дә иртән Асия җыенып чыгып китәр алдыннан:
— Бар, кызым, бар. Ичмасам, син кеше алдында сынатма инде! Кайтуына үзең яраткан джемнан ни дә булса әмәлләрмен. Хәзер менә камыр куям,— дип калган иде.
Инде ике күзен дүрт иткәндер. Самовары өстәлдә чыжлап утырадыр. Асия яраткан җир җиләге джемыннан кызартып сумсалар пешергәндер, һәм ул тәмле нәрсәкәйләр аш табагында, чхар тастымал астында аны көтеп парланып яталардыр
Тоймавың тыгыз, каты агымлы сайлыгында эре-эре ташлар. Ярдан ташка, таштан ярга тар гына такталардан басма салынган. Ашкын су эреле ваклы ташларга бәрелә-сугыла ага да ага. Асия басма уртасында бер мәлгә тукталып, тынлап торды: һай. матур да бу Тойма-сылу- ның менә болай чылтыр-чылтыр килүләре' Бүген бигрәк тә!
. Асия, басма тактасын су битенә чыпырт-чыпырт бәрә-бәрә, берара тирбәнгәләп алды.
Фуат инде үз өенә кайтып та җиткәндер алар өенә буласы парк якынрак бит. Әнисе Рабига апа табын әзерләргә керешкәндер. Фуат бу минутта, бәлкем, юына торгандыр. Пырх-пырх юынганда. Асиясын бер мизгелгә генә булса да күз алдына китерде микән? Ә кыз шашкан күңеле белән әле һаман да анын янәшәсендә... Менә басма тактасында тирбәлгән чагында да егетнең таза кул җылысын, иңбашларыннан ныгытып кысуын әле һаман да тойган кебек, ике колагы белән дә аның кайнар пышылдавын әле һаман ишетә кебек .
Тик егетнең әнисе Рабига апа соңыннан ниләр китереп чыгарыр да ниләр яудырыр өсләренә? Хәер, Фуат череп ямьшәйгән бәрәңге түгел ләбаса. Ул белер...
Каршы яктагы сөзәк үрдән әкрен генә күтәрелде, урамга кергәч, адымын янә кызулата төште.
ЭДУАРД КАСЫИМОВ
Менә инде аларныц искереп кучкыллана төшкән шыксыз зур, тәбәнәк бараклары, менә чалышайган үз болдырлары... Тышкы ишекне шыгырдатып ачмас борын ук, Асия һавага мул булып таралган тәмле исне аермачык тонды, хәтта кипшенгән иреннәре җәелде дә китте. Димәк ки, әнисе чынлап та пешеренгән, димәк ки, сүзендә торган!
Бусаганы җиңел генә атлап, эчкә үтте.
Күр, әнисе табынны да бүген түр яктагы өстәлгә әзерләгән. Ак самовары да чыжлап утыра, төсе килгән матур сумсалары да... Ләкин кызның иреннәре капыл бөреште, нәфис борын яфрагы тартышып ук куйды: табын түрендә кукраеп аракы шешәсе утыра һәм, аңардан да бигрәк, өстәл башына бер ир заты кереп кунаклаган иде. Баш түбәсе шома, такыр, колакларыннан өстәрәк, чигә тирәләрендә, учма-учма чәч бөтеркәләнеп тора, күз кабаклары салынкы... Кыз аны шундук таныды һәм тануыннан бусага төбендә өнсез-иссез дә калды.
Баеп барган кояш, офык артыннан калынаеп килгән болыт өерләре артына кереп яшеренгәнгә күрәдер, ахры, өйләренә кичке эңгер канатын җәя башлаган иде инде, әнисе тизрәк ут кабызырга кузгалды. Ә теге бәндә исә утырган җиреннән капыл гына купты да. авызын киң җәеп, калтыранган кулларын алга сузып, тамагын кыргалый-кыргалый, кызга таба атлады.
— И кызым, менә инде син дә... Кара инде, нинди булып үскәнсең... Кая, күрешик... Саумы, кызым!
— Бик сау!..
Дерелдәгән йөнтәс ябык куллар хәлсезләнгәндәй түбән таба салынып төште.
— Я инде, кызым!..
Асия үз караваты янына чаршау артына кереп посты да нечкә, озын бармаклары белән муенына ябышты. Бу мизгелдә аның үзенең дә бөтен гәүдәсе, электр тогы тоткандай, дер-дер килә иде. Менә теге бәндәнең куллары инде чаршауны кармалый башлады, үтә мескен, бөтенләй беткән тавышы кызның күңел кылларына үрелергә итендез
— Алай ярыймыни инде? Аз гына да кызганмыйсыцмыни әтиеңне? Җанын өшемәгәндер лә синең, Асия акыллым?
— Кагылма мина!
Кыз, бөрешеп, нәүмиз бер кыяфәттә кул кушырып торган әнисенә яман күз атып, алгы бүлмәгә чыкты. Монда юкә чапчактан калай кружка белән чумырып салкын су алды. Эчкән чагында тешләре калайга шыкыр-шакыр бәрелгәләде. Гәүдәсенә сеңгән салкын су белән бергә миен дә үтә салкын, рәхимсез уй ярып үтте: йомшарга ярамый, ярамый!..
Калай кружка чапчак капкачы өстенә зыңгылдап килеп төште.
— Әһә, килдеме көнең? Инде миһербанлык сорап, кызгандырырга ябыштыңмы?! Ә теге заманнарны үзен соң кызгана белдеңме? Ә хәзер яланырга чыктыңмы? Әти, имеш... И хәерче җан!
— Дөнья бит. кызым... Ниләр килмәс, ниләр үтмәс адәм башыннан... Мин сезне бөтенләй борчымас та идем, билләһи, кызым...
— Ышандылар, ди. сиңа! Кирәгебез төшмәсә. күзгә күренер идең, ди. Бездән дә, бүтәннәрдән дә качып йөргән чакларыңда, ай, рәхәт булгандыр да, безгә бик ачы иде шул.
— Тәүбә инде, мең тәүбә!..
— һе, тәүбә, имеш... Инде хәзер мин үзем кеше булгач, әни дә адәм рәтле тормыш кора башлагач кына... Юк инде, әни теләсә пи әйтсен, ә мин тагы да мәсхәрәләнергә юл куймам, ишеттеңме?!—Асия-
иын йөзе башта көл төсенә кереп агарынган иде. ә хәзер кан чәчрәп чыгардай кызарынган, бүртенгән иде.— Ишеттеңме, юл куймам! Бар, бездә эзең дә, исен дә булмасын! Поселокта ук булмасын! Инде муеннан гарык синең аркада күргән мыскыллардан...
— Бу тикле үк кыланмасана, кызым. Синдә генәмени нерва? — дип
куркынып пышылдады әнисе. *
Кая монда тынычлану!.. Асия усал-ярсулы карашы белән әнисен = дә яндырып алгач, аягы белән тибеп ишекне ачып җибәрде дә сулы- £ шына буылып эндәште: - >>
— Алдыңнан артың матур! Я, ник каттың? Эһе, шулаймы, чыкмый- <
сынмы, сыдыртмыйсынмы? Алайса... алайса, мин үзем!.. g
Асия җәһәт кенә чөйдә эленеп торган плащын йолкып алды. Җен- < ләнеп тышка ыргылган кыз артыннан ишек шапылдап ябылды. Мон- < дагылар, Асияның үз әтисе Корбан Сәләхов белән үз әнисе Мәүҗидә < Таипова, өнсез бер хәлдә, тораташтай катып калдылар.
II
Асияның гомер юлы шактый кыска әле. Алай да, шул яшь кенә гомерендә дә кызый, җанын әрнетеп, күңелендә авыр җәрәхәтле эзләр калдырган нәрсәләрне бер генә тапкыр кичермәде.
Шуларның күбесе әтисенә бәйле. Юк, әнисенә дә...
Сабый вакыты, ягъни тормыш дигәннең кырлы-мырлы якларын белмәгән, аның әчесен әле татып карамаган рәхәт бер чагы иде. Ләкин рәхимсез, мәкерле дөньяның аны алай озак кинәндерәсе, хәтта мәктәпкә барып керәсен дә көтәсе килмәгән...
Җәй уртасының галәмәт кызу бер көнендә Тойма буенда чыр-чу килә-килә су кергәч, кояшта кызынып яталар иде. Әнә шунда чебеш басарга ауга чыккан козгын шикелле, Тойма буендагы ашъяулык ка- , дәр комлыкка әллә каян гына эре сипкелле җирән Рәхилә килеп чыкты. Үзеннән бәләкәйрәкләргә һич рәхим-шәфкать күрсәтми торган бер кызый шунда. Нишләптер, әллә курчак кебек артык матур булганы өчен, әллә берөзлексез чырык-чарык көлеп йөргәнгә күрә, ул Асияны аерата кыерсыта иде.
Килеп чыкты да кулындагы сыек тал чыбыгы белән тамызгалап бер-икесен елатып алды, аннары тагы да усалланып:
— Ягез әле, маймычлар, тезелешеп утырыгыз да ике күзегезне ' дә зур ачып кояшка карагыз,—дип әмер итте.—Кайсыгыз, күзен йоммыйча, озаграк карый ала микән?
Буйсынмый чаралары юк. Асия, баш өстендә чыжылдап бөтерелгән 1 тал чыбыгыннан курыкканга, барын да уздырмакчы иде. Ләкин булдыра алмады. Кояшка аз гына текәлеп карагач ук. күзләрен челт- мелт йомгалый башлады. Күз төпләренә бөрчек бөрчек яшь бәреп чыкты. Рәхилә аны гына күзәтеп торган икән, төксренә-төкеренә җиргә Чүкте:
— Я. ннк йомасың? Сөртмә дә! Икесен дә зур ачып кара!
— Булмый бит...
— Нишләп булмасын? Сине бит җиллән туган, диләр. Ә җилдән 1 тугай бала, бик беләсең килсә, ике күзен дә зур ачып, кояшка би...
■ и... ик озак карап тора ала, ди... Я!
— Нишләп мин җилдән туган булыйм? — Асия, ярдәм эзләп, иптәшләренә күз салды. Тегеләр комда кайсы ничек утырган булса, шулай, авызларын ачып катып калганнар иде.— Минем әнием дә бар, әтием дә болган...
— Әтиең? Ә кайда сон ул?
4. <к. у.» м 1,
ЭДУАРД КАСЫПМОВ
— Сугышта үлгән. Анык картычкасы да бар әле. Комод өстендә генә. Мин аны көн дә саен күреп торам Тузанын да һаман-һаман сөртәм...
— Сугышта үлгән, дисенме, чәчрәп китим, дисеңме? Картычкасы тагц... Хи-хо-ха!.. Соң сиңа ничә яшь инде? Әһә. тагы бер айдан җиде тула. Ә сугыш беткәнгә ничә ел? Бик беләсең килсә, унбер ел булды инде, маймыч! Алайса, син әтиең үлгәчтен. дүрт ел узгач кына тугансың икән... Ха-хи-хи! Шулай булгач, җилдән тумыйча, каян тагы?
— Син үзең җилдән тугансың! Шуңа күрә җип... җип... җип җирән дә син!
Ул көнне Тойма буеннан елап, бүртенеп кайтып керде Асия. Җирән- баш Рәхилә кулындагы сыек тал чыбыгы яндырган балтыр итләре әрнүе бер хәл иде. Тән җәрәхәте ни — әрни дә бетә, әмма тегесе.„
Әнисе кайчаннан бирле сузган ялганының менә болай капыл гына тотыласын уена да китермәгән иде. ахрысы, бөтенләй коелып төште. Ләкин кызына күңелен ачып салырга, чын хәлне аңлатып бирергә ашыкмады. Үзен тиз үк кулга алды, төче генә елмаеп:
— Нишләп инде, кызым, кеше җилдән туа димени? Юкны, булмаганны лыгырдаган ул жнрән саескан. Синең әтиең бар иде, нишләп булмасын! Сугышта да йөргән ул, тик исән генә түгел инде... Ә син ул җирәнбашлар белән уйнама, алар тирәсендә йөрмә,— ди-ди, кызын үзенчә юатмакчы, юмаламакчы булды.
Әмма Асияның саф йөрәгенә кан саварга өлгергән иде инде, ул мондый гына юмалауга эреп китмәде, дымсу, җете кара күзләрен әнисенә төбәгән килеш:
— Әтием сугышта үлгән булгач, мин нишләп әллә ничә ел буе тумыйча торган ши. алайса? Мин бит зур инде, әнием, син мина ялганламыйча гына әйт инде.— дип, үз сүзен тәкърарлады. Аннары комод өстенә бәләкәй рамга куелган фоторәсемне күтәреп алып килде.— Ә бу минем үз әтиемме? Ул сугышта үлдеме?
— Бу, кызым, синең үз әтиең буласы иде дә булалмыйча калды шул,— диде әнисе, уфтанып.— Сугышка кабат киткәчтен, ул хәбәрсез югалды... Ул минем беренче ирем иде, мин аның белән нибары ярты ел гына торып калдым, аның исеме дә Корбан түгел. Хөрмәтулла иде. Синең үз әтиең Корбан да сугышта булган, күкрәген медальләр белән тутырып кайткан кеше иде. Тик ни... мин аның белән дә әллә ни озак тора алмадым: әтиең Корбан бик еракта, алтын чыккан җирләргә акча эшләргә дип киткән җиреннән кайтмады, үлеп калды. Ул чакны син туган идеи инде, тәпи дә йөри башлаган идең, кызым... Аңладыңмы?
Ләкин хакыйкатьнең ярым-йортылысы гына булган икән әле бу. Шулай да ул көнне кызга «җилдән тумагаилыгын» төшендерү һәм аның сабый күңелен тынычландыру өчен шушы хәтлесе дә җитә язды шикелле.
Тик шунысы аяныч иде: җирән чәч Рәхилә авызыннан чыккан әлеге яманатны бала-чага эләктереп алган иде инде, сирәк-мирәк булса да, ачулары килгән чакларда ул сүзне тутырып әйтәләр, канвакытларда тагын да яманрак, ямьсезрәк иттереп: «Әй. син. кысылма, чикылдама әле. уйнаш калдыгы!» дип тә ычкындыргалыйлар иде.
Бәхетенә каршы, беренче классны тәмамлавына ук, әнисе Казагы- стаига чирәм җирләргә китәргә ният итте һәм Асияны да үзе белән алды. Монда, яна җирдә, дала иркенендә оешкан совхозда кызның колагы теге сүздән тынып, җаны тыныч йөрде. Ике-өч елдан соң. әйләнеп кайтуларына инде пионер галстугы тагып алган әүвәлге «маймыч» иптәшләре дә чүплектә актарынып, аннан иске-москыны казып чыгармадылар.
Әүвәлге сөйләвендә әнисе үзенең беренче ире Хөрмәтулласы турында тамчы да алдамаган икән. Сугыштан яраланып кайткан лейтенант
булган икән теге. Әнисенең заводта көнне төнгә ялгап, фронт өчен кислота җитештереп яткан чагы, дәртле-җилле чагы. Танышканнар, күпмедер бөрешкәннәр дә язылышканнар. Әмма Хөрмәтулласы, аягындагы жөе тәмам төзәлеп беткәнен дә көтмәстән, кикриген хәтәр шә- бәртеп:
— «Инде Германның үз җиренә керделәр... Монда ятып булмас. Ба ♦ рып, бетерешеп кайтыйм әле хәшәрәтләрне. Аннан инде тынычта сай- с рашып гомер итәрбез, түземенне җый, сөеклем»,— дип, үз теләге белән 5 янә фронтка китеп барган.
Ләкин шул китүеннән эзсез югалган... Әйе, Хөрмәтулласы — сөекле * ире, законлы ире! Тикмәгә генә әнисе аның фоторәсемен комодның ин «с күрекле төшенә утыртып, әлегә тикле саклап-кадерләп тормый тор- < гандыр. тикмәгә генә бөтенләй бүтән кешедән туган кызына да «Тан- < нова» дип аның фамилиясен яздыртмагандыр...
Ә менә Асияның әтисе Корбан белән бөтенләй бүтән хәл. Күңелсез яисә ямьсез генә дә түгел, бер уйласаң, җирәнерлек тә...
Сугыш бетеп, икеме-өчме ел үткәч, килеп төшә бу Чулман буена. Монда күкерт кислотасы цехына эшкә керә. Асияның әнисе дә шунда...
Үзе җете күмер күзле, сумала чәчле — чегән кебек чибәр, ди. Теле тагы: елгыр шома, былбыл телләре, ди... Монда үзенен Хөрмәтулласын көтә-көтә гаҗиз булган һәм өметен җуя башлаган яшь хатын тирәсендә бөтерелергә тотына. Тора-торгачтын, тегенең башын-күзен тәмам әйләндерә. Әмма ул чибәр ир Казан каласының Пороховой бистәсендә алмадай хатынын, җиләктәй ике кызын калдырып-ташлап килгән икән.
— Юк, мин ул бәдбәхет, ул себерке белән судлашып, барыбер араны өзәчәкмен,—дип гайрәт чәчә бу.—Аның соңында инде без дә законлы булырбыз, кайгырма,— ди...
Ләкин өчме-дүртме ай торуларына ук, эшендә ниндидер кыенлык килеп чыкканга күрәдерме, әллә бүтән берәр сәбәптәнме, нәниенең тууын да көтмәстән, читкә шылу ягын карый...
Соңрак белде Асия: теге вакытта беренче сөйләвендә әнисе алдаган икән: кызның әтисе Корбан, зур акчаларга кызыгып, алтын чыккан ерак җиргә дә китмәгән, анда үлеп тә калмаган... Ул исән икән! Исән!.. Боларны ташлап киткәч, бер-ике елын Чулман суында ниндидер пароходта кем хезмәтендәдер йөргән-йөргән дә Сталинград каласында тагын берәүгә сарышкан, әмма андагы өнендә дә озак ятмаган, янә каядыр олаккан...
Әнә шулай, үз әтисе бар көенчә, сугышта хәбәрсез югалган лейтенант фамилиясен йөртеп һәм бер үк вакытта «Корбановна» дип тә аталып, тормышта үз сукмагын сайларга да, аннан үз җае белән генә атларга да тиешле иде Асия.
Асия моңарчы әтисен бер генә тапкыр күрү «бәхетенә» ирешкән иде. Тегенең юл уңаеннан гына сугылуы идеме, әллә монда тагын да эшкә кереп, бераз торырга ниятләгән идеме,— ни уйласа да уйлагандыр, әмма ул болар һич көтмәгәндә килеп төште. Чынлап та чибәр генә икән үзе. Ул җемелдәп торган җете кара күз-каш, елкылдаган күпертмәчән — тап Асияныкыдаи. Авызында гел бал да май.
дүрт-биш көн кундыргач, әнисе аны бер заман җиде төн уртасында күршедәге тол хатыннан, яртылай чишенгән килеш әче бал ч^ мерен утырган җиреннән, җилтерәтеп алып чыкты. Шуның танында ук «шома вбзаң» кире пристань юлларыннан табан ялтыратты.
Инде менә тагын килгән. Инде тәмам бетешеп килгән кебек: сумаладай чәчләреннән җилләр искән, күз төпләре шешенке, куллары дер-дер... Тик теле генә һаман да «эт каешыныкы»; татлы-баллы .
ЭДУАРД к А с ы н м о в
Ләкин кызы Асия аның теленә елан агулары кушылганлыгын белмимени?
Соңгы вакытта алар аның Казанга иң әүвәлге хатыны һәм буй җиткергән кызлары янына кайтып, ярыйсы гына тора башлаган дип ишеткәннәр иде. Аларны тагын ташлап китте микәнни? Ә монда ник килгән, тагы нинди ниятләр белән йөри? Әлбәттә, юньлегә түгелдер.
Ичмаса, Асияның шушындый куанычлы бер көнендә, завод өмәсендә сөеп йөргән егете Фуат белән бергә-бергә агач утыртып, аралары үтә якынаеп, нечкәреп киткән бер көнендә юл каршысына, тешләре үтмәсләнгән карт бүре булып, чыгып утырмаса икән!
Асияның үз әнисенә дә үпкәсе дә, ач^ы да бәләкәй түгел иде.
Ярын, Хөрмәтулласы сугыштан кайтмаган, эзсез югалган, ли. Ләкин кабаттан кемгә, ни хәлдә чыгасын нигә бер генә дә абайламады микән? Хатыны, алмадай балалары бар икәнен белгән килеш, жылы куенына шул юха еланны сыендырган бит. Кайчакларда: «Шул сугыш зәхмәте аркасында гына инде»,— дип, үзенчә акланмакчы була.
Аннары килеп, бер авызы пешкәч, нишләп инде бөтенләй жебеп, туарылып каласы итте икән? Теге бәндәсенең азгынлыгы әнисен дә намус һәм вөҗданыннан биздергәнме әллә? Бик бәләкәй вакытында, дөнья хәлләрен әле аңламас, танымас чагында, Асия әнисенең ничек яшәгәнлеген белми, әлбәттә. Ләкин соңыннан, үсә төшкәч, аз күрмәде, аз ишетмәде. Казагыстанга баргач та, ул пи сәбәптәндер ир-атның көмешен түгел, хәтта бакырын да эләктерә алмады. Анда һаман да ир- атның күгәргәнрәкләренә юлыкты шикелле... Ә монда кайткач, шушы иске баракның бер почмагында тора башлауларына? Төннәрен ниндидер ят ирләр белән пышын-пышын сөйләшүләрен, ниндидер чит-ямьсез авазларны ишетеп/ уянган чаклары аз булдымыни Асияның?
Гыйшык-гашрәткә чумды дигәч тә, әнисе, дөрес, артыгын тузынмас, киңәймәс, эшне бик сак рәвештә яшертен тотар, итәк-чабуын бик ипле җыеп, бик ыспай йөрергә тырышыр иде. Ләкин уты барның төтене чыкмый каламыни?
Менә инде байтак еллар Асияның әнисе Мәүҗидә Таипова инсаф- лылар юлыннан атлый. Әүвәлге гөнаһлары булмаган да кебек. Карчык-корчыкны ашка чакыргалый, кемгәдер нидер өләшкәли...
«Алма агачыннан ерак төшмидер... Җимешнең, һай, татлысыдыр бу!» дигәнрәк мәгънәдә мутланып янган әрсез күзләрне Асия аз очрат- калынмыни? Кайберәүләр кыек-мыеклап торуларны да кирәксенми хәтта...
Әмма әнисенең вөҗданы да, намусы тик ятмаганлыгын, һаман кымырҗып торганлыгын Асия бер мәлне тагы да ачыграк сизде. Бусы инде, киресенчә, күркәм һәм нәфис бер хәлгә бәйле иде.
Былтыр җәй азагындарак булды ул. Бер кичне клубта аны кип, таза күкрәкле, төз гәүдәле ярыйсы гына күрекле егет белән таныштырдылар. Диңгезче, ди, Мурманскидагы сәүдә флотында хезмәт итә икән. Дөньяда күрмәгән иле калмаган шикелле. Ләкин аз гына да мактанмый, һаваланмый, бик тә тыйнак һәм ыспай тота үзен. Бераздан Асия аңлап алды: утыз тирәләрендәге бу егет химиклар каласында яшәүче туганнары янына кыз күзләргә һәм үзенә гомерлек юлдаш алып китәргә дип кайткан, имеш. Асияны өч-дүрт кич өенә кадәр озатып куярга тырышып каралы, тик бусы гына, бүредән өреккәндәй, тизрәк читкә шылу җаен чамалый белде Егет, кызга артык тыйнак һәм ыспай күренсә дә, вакыты бик тар, бик кысан булгангадыр инде, бер көнне ул кыз югында әнисе белән турыдаи-туры сөйләшкән, өстәвенә, әйткән сүзенең ныклыгын расларга исәп итептер, мөгаен, аңа шәп бер бүләк тоттырырга итенгән: һиндстан илләренең үзендә затлы тукымадан эшләнгән гаҗәеп нәфис ашъяулык, ди...
Бүләгенә әллә ни исем китмәде... Малай чагыннан ук беләм
мин аны. Үз акылындагы, төпле егет кебек... Нәсел-нәсәбе дә әйбәт,— диде әнисе, кызына кыюсыз гына текәлеп.— Үзе тагы, укытыр идем, зур белемнәр бирдерергә ризамын, ди... Әллә нитәсеңме, кызым? Яшең шактый бит инде...
— Булса сон... Егете, бәлкем, чынлап та әйбәтлеккә әйбәт тәдер, әмма... Юк, бармыйм! Миңа монда да үз ишем чыгар әле. Укуны да
1 үзем җайлый белермен, кешегә салынмам,— дип кырт кисте Асия.
Дөрестән дә, кызның күз атып йөргән һәм күңеленә инде тәмам кереп урнашкан егете Фуаттан калышмас өчен, кичке мәктәпнең тугызынчы классына керергә әзерләнеп, җенләнгән чагы иде.
— Мин үзем дә алай жәелеп китмәдем, сузган кулларын кысарга ашыкмадым,—диде әнисе һәм, өстәл янында терсәгенә таянып утырган жирендә тирән уйга чумып, озак кына тын торгач, сызланулы тавыш белән янә әйтте; — Ирең диңгезче булса, аның шунысы да бар бит ; әле: ул чыгып китәр дә айлар буе дөнья гизеп йөрер, ә син аны япа- ялгызың көтеп ятарга тиешлесен. Ирсез тормыш — ярым-йорты тор- ! мыш. Ачы язмышымда мина үз гыйбрәтем дә бик җиткән! Инде сиңа күчә күрмәсен, сиңа язмасын!
Әнисенең пошаманлы уйларга бирелеп, кызы хакында һаман да | хафаланып торуын Асия, әлбәттә, юньлегә, аның, олыгая төшкәч булса да, яңаруы-сафлапуыдыр дип юрады. Бу инде кызны бер мәлгә генә куандырып калдырмады, әнисенә таба араны бик нык якынайттырып, аны бөтенләй үз иттерде.
12
Ә жил шәбәйгәнпән-шәбәя барды. Менә инде вак иләктән кыеклатып яңгыр да сибәли башлады.
Әле кичә генә яңгырны Мәскәүдә дигәннәр иде. Шул арада монда да килен җиткән.
Ярый әле, өмәләрен уздырырга өлгерделәр. Иртәгәсен «Яшьлек» паркына агач утыртырга чыгарга тиешләр, мөгаен, чыга алмаслардыр инде.
Урамда байтак кына буталып йөргәч, иптәш кызы Надяларга сугылды. Ләкин ул өйдә юк иде. Аның әнисе ни елмаерга, ни зарланырга белмәстән, бот чапкалап торды:
— Надюшамы? Ул акайганыбыз аинан-моннан гына капкалады да тагын чыгып сызды. Әллә кинога шунда, әллә танцыга... Ә синең, акыл- лым. ни йомыш иде? Ышансаң, үзем әйтермен ана...
11адя, тәгаен, үзенең пожарнигы белән сүз куешкандыр.
Кичке мәктәптәге классташы Вералар өе турысыннан адымын да әкренәйтмичә узын китте: болариын бар тәрәзәләре дә яп-якты, җитмәсә тагы, эчтә радиола акырталар иде. Мәҗлес корып яталар, ахрысы. Бүген ял бит — күпләр күңел ача. Әнә Гассар клубы ягында джаз музыкасы яцгырап-янгырап куйгалый, тегендә «Коммуна»да да тапныдыр... Анда аның Фуаты да килеп, тикмәгә генә аны күзли-эзли торгандыр әле...
Асияның химиклар каласында дус-ишләре аз түгел иде. Аларның кайсы да аны кундырып чыгарыр иде. Ләкин... тукта, үз өе, үз куначасы булган килеш, пигә инде менә шушылын нәүмизләнеп йөрергә соң? Алымнары үзеннән-үзе әкренәя төште, зиһенендә бөтенләй бүтән төрле уй купты. Өеннән дуамалланып чыгып китүе — ахмаклык, әлбәттә. Менә хәзер кире кайтырга да әтисе Корбанга үз хәлләрен ипләп- иечкәләп төшендереп бирергә... Жаны тәмам катмаган булса, аны үз кызы дип таныса һәм, ичмаса, аз гына якын итсә, әтисе хәлне аңламыйча калмастыр, шәт... Тели икән, бик әйбәтләп сыйларлар, кунак игәрләр, ни сораса, кулына шуны тоттырырлар, аннан инде, билгеле:
ЭДУАРД КАСЫЙМ OB ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАП
«Мондагыларны, зинһар, борчыма инде син Үз ирекләрендә тыныч кына торсыннар. Рәнҗесәц-рәнҗемәсәң дә, инде дүрт ягын —кыйбла»,— диярләр...
*
* *
...Түр якларында ут янмый иде. Әнисе кухня өстәленә терсәк салып утырган җиреннән авыр гына кубып калкынды да ишек яңагына килеп сөялде. Әүвәлен еш кырылгалавы сәбәпле, хәзер инде нык калынайган кашларын җыерып, кызының күзләренә түгел, түшенә төбәлде:
— Шәп сибәли, ахры: әйбәт чылангансың... Әйдә, чишен дә...
— Нәрсә, теге киттеме әллә?
— Синең арттан ук диярлек. Шешәсенең төбенә төшкәч, капыл гына җыенды да китте... Акча сорап алды. «Можгада бераз төшергән ием, кесәне бушатканнарын сизми дә калганмын, соңыннан җибәрермен», дигән булды. Җибәрмәгәе!.. Әй, ник кадалмый акчасы, име, кызым?
— Әйе. Ә кая китте соң ул?
— Күмертауга, ди.
— Аның анда да бармыни?
— Бар бугай... Ашыйсыңмы? Бөкәннәрне томалап, кире мичкә тыккан ием.
— Капкалармын... Ә ни пычагыма дип килгән соң?
— Ни... Зарарлы производствода эшләү стажы туларга ел да ике ай гына калган булган икән. Монда шуны тутырып булмасмы дип... Ул илленең теге ягында бит инде. «Шахтыга китәр идем, алмаслар дип куркамын», ди. «Их, шул зарарлыкны тутырып булса, эшләмичә дә әйбәт кенә пенсия акчасына үз көнеңне үзең күреп, түшәмгә төкереп ятып булыр иде, ичмаса!» дип шапырына...
— Казанда җанына ярардай эш калмаган икән, алайсам. Бер куылгач кабаттан алмыйлардыр шул. Инде исенә килгән дә... Соң, син үзең дә, аның кебек үк, зарарлык стажын тутырмакчы булып, картая башлагач кына киредән күкерт кислотасына барып ябыштың ич.
— Ябышсам сон... Син миңа бәйләнмә. Яна контактныйда ул хәтле үк зарарлы түгел кебек. Тик менә аппаратларының бөтенләй бүтән төрле булуы гына бераз комачау. Күнегеп җитә алмыйм әле.
Тышта эч пошыргыч ямап тавыш белән җил сызгыра, тәрәзә өлге«! ләрен зецгер-зеңгер китереп яңгыр тамчылары чыбыркылый иде.
— һай, кызым, бу караңгыда, бу җилле яңгырда, кем... әйбәт хуҗа этен дә урамга куып чыгармас, ди... Можгага барасы юлында машина тиз генә туры килгән булса ярый ла... И ходай!..
Асияның да үз күңелендә әтисенә карата кисәк кызгану хисе купты, хәтта ниндидер сәер калтырау бар гәүдәсен кымырҗытып үткәндәй булды. Ләкин кыз шундук үзен кулга алды һәм, әнисе бөтенләй мәлҗерәп китмәсен тагы дип, моңардан да бигрәк үз бәгыренең йомшаруын басмакчы булып, мыскыл катыш шелтәле бер тавыш белән тешләре арасыннан сыгып кына:
— Инде жәлли дә башладыкмы? Аның синең белән мине берәр чакны шулай бер генә минутка булса да кызганып караганы булдымы икән соң? — диде.— Без дә җебеп төшмик. Гомере буена үзе эзләгән, үзе тапкан өлеш...
Йокларга яткач та әле Асияның күз алдыннан әтисе китмәде. Күңелен һаман да әрнетеп, пошындырып торды. Төшенә дә шул керер дип уйлады. Әмма көндезен дә, кичеп дә алҗу-талуның чигенә җиткән тән һәм җан озакламый тирән йокыга чумды. Тик уяныр вакыты житеп килгәндә генә бугай, бер төш күрде. Ләкин әтисен түгел, Фуатны...
«Имештер, кичен дәрескә килгәннәр. Кул биреп күрештеләр дә шулай кулга-кул тотышкан көенчә класска керделәр. Әле бер кем дә юк. Фуат гадәтенчә партага менеп кунаклады. Үзе һаман шул көрәнсу
костюмында, кардай ак күлмәгенең изүен ачып, якасын кайтарып салган. Конгырт күзләре исә, ягымлы нурланып, бик сөйкемле карый.
— Нигәдер төсен юк кебек, Асия, авырмыйсындыр бит? — дип сорады хәлгә керүчән йомшак кына тавыш белән.— Өмәдә жил бәргәнме әллә үзенә?
— Нишләп бәрсен, ди. Үзем бер ни сизмим,— дип кеткелдәде Асия һәм, кинәт исенә килеп, уфтана башлады.— Син, егеткәем, алгебрадан теге мәсьәләңне чишә алдынмы?
Фуат жилкә тартып сызгырып кына куйды.
— Уйламадым да. Вакыт тимәде.
— Минем дә... Сон нишлибез инде? Берәрсеннән күчермичә булмастыр. алайса,— диде Асия, тәмам хафага калып.
— һе, әйттек сүз! Икеле алсак алырбыз, әмма ялынмабыз. Бергә- бергә бит! — диде Фуат, аңа таба иелә төшеп.
— Әйе, бергә-бергә! — дип пышылдады Асия да һәм, кайнар иреннәрен дымландырып, егетенә таба үрелә башлады.
Ләкин класска, галәмәт шаулашып, кемнәрдер килеп керде — болар үбешергә өлгермичә калдылар.
Уянгач, бераз вакыт кузгалмыйча уйланып ятты. Төшен ничек юрарга да белмәде. Аннары иреннәрен жәйде: тәрәзәгә әле һаман да жил бәрә, шыбыр-шыбыр яңгыр сибәли иде — әнә ни өчен үбешә алмаганнардыр әле...
Капыл акылына килеп, йомшак түшәгеннән сикереп торды: бәй. алгебрадан чыннан да бик авыр мәсьәлә биреп жнбәргәннәр иде ләбаса!
Эчке күлмәктән, чәчләрен иңбашларына тузгытып сибелдергән килеш, өстәл почмагында өелеп торган китап-дәфтәрләрен актарырга кереште. Бераздан, кулын маңгаена куеп, жинел сулап жнбәрде: алгебра иртәгә икән лә... Әмма, аның каравы, бүген... тригонометрия дә бар. немец теле дә... Ах, аллам!
Әнисе, әлбәттә, торган иде инде. Ул кухнядан бу якка чыкты. Кызының кай иртәләрне мендәрдән баш калкытуына, бичура сыман рәтләнмәс, юынмас борын ук. менә шушылай китап-дәфтәргә төртелеп утыруларына күнегеп беткән иде инде. Авыртынгандай аваз белән ярым пышылдап кына эндәште:
— Сиңа да беренче сменага бит, кызым, име?
— Әйе.
Мәүжидә Таипова бу төнен, бөтенләй дә керфек какмыйча, ачы сызланып үткәргән иде Ул кызына тагын нидер әйтмәкче иде дә әйтмәде, тик аның кипшенгән иреннәре генә бер мәл сизелер-сизелмәс кыймылдап торды.. Хәер, бу иртәне, бу минутта Мәүжндәнең үзе тудырган фәрештәсе алдында аз гына да сыкранырга хакы бар идеме соң?
Дәвамы бар