Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬЛӘР ИҖАТЫ

Татар шигърияте — куәтле Идел бит ул. Идел дигәннән, безнең авылның чишмә сулары да Караидел, Агый- делләр аркылы аңа барып кушыла. Гүзәл Башкортстач киңлеге, урманга һәм елгаларга баи Аскын районы Әмир авылы — туган бишегем дә, бүгенге дөньям да. Туган ягымның үзе кебек ук киң күңелле кешеләр яши бездә. Күз алдында бала чак хатирәләре: сабан туйлы матур җәйләр, болынга печәнгә чыгулар... Миңа егерме ике яшь. Әле Уфада университетта белем алам. Табынганы» — шигърияте. Үземнең шигырьләрем ниндидер инде... Хәер, чишмә суының тәмен белү өчен бер йотымлап карау да җитә, диләр. Шулай булгач, укучым, мин синең хөкемең алдында. Адымнар Карт солдат тәмәке көйрәтә..« Оныгын атларга өйрәтә: Өйрәтә аякка басарга, Беренче адымын ясарга. Йөрәктә үткәннәр кагышы... Урамда адымнар тавышы: Кул болгый яшь кызлар, ханымнар, Урамда адымнар... адымнар... Кешеләр бик ерак бардылар. Бардылар... Күпме юл ярдылар. Туплардан аттылар — аудылар, Утларда янсалар яндылар, Кешеләр барыбер бардылар! Батырлар Берлинны алдылар!! Карт солдат тәмәке көйрәтә. Карт солдат оныгын өйрәтә: Беренче адымны ясарга, Атларга... Җиргә нык басарга! Язгы җыр Дустым Рафаэль хулиганнар кулыннан һәлак булды. Язгы кич... Бөреләр терелә, Бөрегә бөреләр үрелә. Күңелгә мәхәббәт юл яра. Урамда күрше кыз Гөлнара, Күзләре төнмени — чемкара. Гөлнара, яныңнан кем бара? Кем бара, гитара уйнатып, Гөлләрне җыр белән юатып? Ул һаман җилләргә кагыла. Нинди моң! Кыллардан агыла, Сыймыйча Агыйдел ярына: «Йөрәкләр сөюдән ярыла-а-а». Язгы су ярлардан артыла. Ай чума агачлар артына. Ояла, тартына-тартына Кочаклар кочакка тартыла. Кайдадыр аккошлар коена. Аккоштай ак нурлар коела. О, керсез мәхәббәт! Каршыла: Дүрт егет, дүрт пычак каршында. Пычаклар... Салкын нур ялтырый. Куркудан бөреләр калтырый. — Яр юлы өеңә кайтара, Курыкма, бар йөгер, Гөлнара! Гөлнара, бар йөгер. Карама! — Соңгы сүз яр буйлап тарала.— — Күрегез, сөюем бер кочак! ...Кадала кочакка дүрт пычак. Язгы кич... бөреләр йомылган, Бөреләр кан белән юылган. Кайгыдай кара күз Гөлнара. Яр буйлап кайларга ул бара? И елый, өзелә, сызлана, Сызлана гөнаһсыз кыз бала. Күңелгә таныш җыр кагыла: «Йөрәкләр сөюдән ярыла-аа, Йөрәкләр...» Яңгыр Яшьнәде дә күкрәп, җәйге яңгыр Китеп барды таулар артына. Яңгырдан соң гөлләр уяндылар, Бер кыз чыкты капка алдына. Яңгыр үтте кинәт кенә шаулап, Тын бакчалар калды яшәреп. Егет китте, китте ерак юлга, Кыз күзләре калды яшьләнеп. Күкрәүләрме аны тетрәттеләр, Шук җилләрме кагылып үттеләр; Тамчылармы әллә елатканчы Керфек очларыннан үптеләр?! 8. <К. У.» № э. Югалту Бик кыендыр чаганга Соңгы яфрагын кою. Унлата кыен миңа Синең юклыкны тою. Сыгыла, елый чаган,— Еларга кем дә белә. Сыгылмас, сынмас өчен Күңел ныклыгы телә. Яфраклар оча бары — Югалту шушы бугай. ...Ә күктә ай дерелди Шул чаган яфрагыдай. Шаян кыз авызыннан Яратмыйсың бүлмәгезгә Шаяртып кергәнемне. «Бик чуалма монда, дисең, Бирермен кирәгеңне!» Җенең сөйми, тел чыгарып, Үчекләп йөргәнемне. «Яхшы чакта югал, дисең, Бирермен кирәгеңне!» Мин көтәм, көтәм зарыгып: Бирсәнә кирәгемне,— Күп кирәкми мин гашыйкка,— Бир генә йөрәгеңне. Бөре шәһәре кызына Бөре кызы булгангамы, Минем өчен бөре идең. Бөренең дә әллә нинди — Мин белмәгән төре идең. Бер елмайсаң, бар Уфаны Якты нурга төрер идең, Бөре генә иреннәрең! — Иреннәрдә эрер идем. Ачылмаган бөреләрнен Серлеләрдән серлесе син. Унсигез ел ачылмаган Нинди гөлнең бөресе син.