Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬЛӘР ИҖАТЫ

Унберенче классны Азнакай мәктәбендә тәмамладым. Бүген Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укыйм. Мин үткән гасыр кешесенә сокланам. Бүген яшәвемә шатланам. Киләчәк кешесеннән көнләшәм. Без туганчы Жир өстендә күп ачышлар ясалган. Анда әле күпме ачылачак ачышлар, васыятьләр, ядкарьләр... Кеше биеккәрәк күтәрелә барган саен, поззия матурлыкны җирдән эзли». Мин — дәвамы булып... Еллар аша бала чакка кайттык, Туган нигез инде үзгәргән. Безгә акыл биргән ил картлары Мәгънә көтә безнең сүзләрдән. Сынап карап барысын сорашалар, Килешәләр микән, икеле. Ә күзләре моңсу елмаялар, Баеп барган кояш шикелле. Сагыш кебек ачы тәмәкене Салмак кына тәмләп суырып, Алар сиңа тагын киңәш бирә Ата булып, якын, үз булып... Дары исен ерак яшергәннәр... Хәрби кием кайсы кимәгән! Изүләрдә хәзер калган бары Җиз йолдызлы ялтыр төймәләр. Җир шары да инде алар өчен Түбәтәй күк гади бер нәрсә. Илләр иминлеген иңгә салып, Алып килгәч шушы көнгәчә, Тынычлыкны, изгелекне әле һаман әзер алар якларга, Мин — дәвамы булып башым иям Мондый гади-бөек картларга. гләхәоьәт Төнне үртәп кычкырасы килә: Без кавышкан урын шушында-у! Иң кадерле сүзләр сүнәмени,— колакларда рәхәт пышылдау. Ышанасы килә, инде безне аерасы мизгел юктыр ул. Ә мәхәббәт үзе ерак якты, без алданган матурлыктыр ул. Кошлар кебек язлар алып Килде күпме хатларың. Зәңгәр гөрләвектәй юллар,— Ак кәгазьдә — антларың. — Хатларым саклама,— дидең,— Еллар кунса — саргайтыр. Без очрашкач үткән көннәр Хатирә булып кайтыр.— Сары ялкыннарга салды Миндәге бар хатларың. Кара күбәләкләр булып Җилгә очты антларың. Чегәннәр Бар мөлкәтен, тарихларын салып Кызу, дәртле җырга, атларга, Китеп бара әнә шаулы табор Бәхет эзләп чит-ят якларга. Табигать күк хәрәкәттә алар, Охшап моңга, җилгә, болытка. Аларда да сагыш булыр икән, Җыр шикелле бәйсез булып та... Соңгы җайдак шәфәкь ялкынында... Бөдрә чәчле чегән егете, Гитараның күкрәгенә ауган, Өзелгәнме әллә өмете? Шашып җырлый-җырлый илсез табор Күчеп йөри — калмый ятларда. Кешелекнең узган бала чагы Кайтып килгән гүя атларда, Юлы аның кайсы якларга?!.