Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕМА, ИДЕЯ, ӘДӘБИ ОСТАЛЫК

Совет власте елларында татар әдәбияты зур уңышларга иреште Лнэең социалистик чынбарлык белән, халык тормышы белән бәйләнеше тирәнәйде. идея һәм сәнгать камиллеге үсте, авторитеты бик нык күтәрелде. Татар совет әдәбияты ирешкән уңышларда проэаикларыбызның зур олеше бар Татар прозасы укучыларның ихтирамын казанды, күп кен» уңышлы әсәрләре белән бвтенсоюз аренасына чыкты. Әмма прозаикларыбыз язган барлык әсәрләр дә әдәбият алдына куелган ир таләпләргә җавап бирерлек дип әйтеп булмый Шуны истә тотып. * Казан утлары* редакциясе бүгенге татар прозасының үсеш юллары турында фикер алышу уздырырга булды Татар язучыларының роман, повестьларында һәм хикәяләрендә бүгенге чынбарлык, замандашларыбызның героик тормышы һәм пиләре никадәр тирән һәч тулы чагыла? Соңгы елларда басылган әсәрләрнең квчле һәм кячееэ яклары нәрсәдә? Проза өлкәсендә яшәп килгән кимчелекләрдән ничек котылырга? . Фикер алышу барышында күп кенә мәсьәләләр ачыкланыр дип ышанабыз Бәхәсне тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин мәкаләсе белән башлый быз. Тәнкыйтьчеләрне, язучыларны һәм укучыларны фикер алышуда катнашырга чакырабыз. РЕДАКЦИЯ ТАЛӘПЛӘР МӘСЬӘЛӘСЕ ушы елның февраль урталарында Язучылар союзы каршындагы проза секциясенең чираттагы утырышы булып узды. Аида оч яшь прозаикның 1971 елда китап булып чыккан яңа әсәрләре тикшерелде. Ипле генә башланган утырыш тора-бара шактый шау-шулы, гаугалы тес алды. Тикшерүгә куелган әсәрләрне берәүләр бетенләй тетеп, туздырып ташладылар, икенче кешеләр исә. киресенчә, яклап һәм хуплап чыктылар. Шул чак трибунага күренекле прозаик Әмирхан Еиики күтәрелде. «Сезне тыңлап утыра торгач, үзем дә буталып беттем, ахрысы.— дип башлады ул сүзен,— Бер яктан карыйсың, тикшерүгә куелган әсәрләр ярыйсы кебек, икенче яктан килеп карыйсың— начарлар. Нинди таләпләрдән чыгып якын киләсең бит. Таләпнең зурысын куеп карасаң, алар начар. Күнегелгән гадәт буенча, «ярый иидәвгә кайтарып калдырсаң, алар чыннан да түзәрлек шикелле». «Ярый инде»... 1971 елда «Казан утлары» журналында басылган проза әсәрләре белән танышканда, мин еш кына әнә шул сүзләрне искә тешердем. Чыннан да, иҗат практикабызда без ниндирәк таләп-крите- рийларга таянып эш итебез? Вакламыйбызмы без аларны. матбугатта чыга торган әсәрләрнең сыйфатына таләпченлекне киметмибезме? Әдәби әсәрләргә бәя биргәндә. без торле критерийлардан чыгып эш итәбез. Шулерның иң иык таралганы, могәен, тематик критерийдыр. Яңа китап турындагы сүзне, кагыйдә буларак, һәр рецензент әсәрнең темасын ачыклаудан башлап ж «бере Эш планнары тезегәндә. редакция һәм нәшрият хезмәткәрләре үзләренә кергән кулъязмаларның нинди темага язылган булуына карыйлар. Бу бик табигый һем аңлашыла торган нәрсә. Чәнки әсәрдә дистәләрчә, йезләрче еллар элек булып узган тарихи вакыйгалар турында сүз барамы, әллә бүгенге коннең иң меһим күренешләре тасвирланамы, язучы тормыштагы Ш вак, интим нәрсәләр тирәсендә әйләнәме, әллә заманның зур проблемаларын күтәрәме — безнең өчен барыбер түгел. Инде мәсьәләгә, әнә шулай, тематик яктан гына карап якын килсәк, 1971 елгы прозабызның хәле яхшы, хәтта бик яхшы, дияргә була. Чыннан да, узган ел «Казан утлары» журналы битләрендә ике зур роман басылып чыкты, аларның һәр икесендә республикабыз территориясендә барган гигант төзелешләр турында сөйләнә. Сөббух Рафиковның «Тын елга буенда» исемле романы Европада иң зурлардан саналган Зәй ГРЭСын тезүчеләргә багышланган. Әхсән Баяновның «Ут һәм су» романы Кама ГЭСын һәм Кама автомобиль заводын төзүчеләр турында. Мөсәгыйть Хәбибуллинның «Икмәк кадере» исемле повестенда табигатьне, табигый байлыкларны саклау мәсьәләләре күтәрелә, анда без бүгенге көн кешеләре: партия эшчеләре, нефть промыселларының җитәкчеләре, колхоз председательләре белән очрашабыз. Барлас Камаловның «Ялыкмаслар» исемле повестенда райком секретаре турында, аның тынгысыз хезмәте һәм тормышы турында сөйләнә. Фатих Хөсни үзенең «Мәйдан» исемле повестенда республикабызның авыл хуҗалыгында барган зур үзгәрешләр, барыннан да бигрәк, шул үзгәрешләрне тормышка ашырган кешеләр турында яза. Гариф Ахуновның «Чикләвек төше» һәм Габдрахман Әпсәләмовның «Идел хикәяте» исемле повестьларында теләсә нинди сынауларны һәм кыенлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле, тормыштагы һәр нәрсә өчен җавап бирүдән курыкмый торган чын кешеләр, чын коммунист образлары тасвирлана. 1971 елда журнал битләрендә басылган хикәяләрнең дә күпчелегендә бүгенге көн кешеләре, бүгенге көн мәсьәләләре турында сөйләнә. Шулай итеп, күрәсез, проза йөз белән заман темасына борылды. Әле кайчан гына язучылар арасында сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы кыенлыкларны күпертеп сурәтләргә яратучылар бар иде. Аерым әсәрләрдә рухи гарип, әхлак ягыннан тотнаксыз геройларга мәйдан бирелә иде. Бүген татар язучылары иҗатында андый кимчелекләр очрамый диярлек. Моны бары хупларга гына кирәк. Әйе, бүгенге прозаны актуаль темалардан, чорның иң зур проблемаларыннан артта калуда гаепләргә нигез юк. Аның каравы, прозаның икенче бик җитди кимчелеге — күпчелек әсәрләребезнең профессиональ яктан түбән сыйфатлы булу* лары ныграк сизелә башлады. Шулай бервакыт тегү фабрикасында инженер булып эшләүче танышымны очраттым. Ул татар әдәбиятын бик ярата, шуңа күрә яңа әсәрләрне карап-күзәтеп бара торган кеше. Әдәби әсәрләрне бәяләүдә аның үз критерийлары бар икән. «Арып эштән кайтасың да, бераз ял итү, какшаган нервларны тынычландыру өчен, кулга китап я журнал аласың, ди. Әгәр әсәр яхшы икән, аннан төн урталарына кадәр аерыла алмыйсың. Инде уртача гына булса, ике-өч бит укуга, хет үтер, йокы килә башлый. Узган ел журналда чыккан бер генә романны да ахырга кадәр укып чыга алмадым», дип сүзен тәмамлады ул. Бераз соңрак Баулы районындагы бер китапханә эшчесе белән дә шул ук мәсьәлә хакында сөйләшергә туры килде. Озак еллар укучылар белән эшләү дәвамында аның шулай ук әдәби әсәрләргә карата үз критерийлары калыплашкан. Китапханәченең сөйләвенә караганда, кызыклы яңа әсәр турындагы хәбәр, ниндидер юллар аша, көне-сәгате белән укучылар арасына тарала икән. Матбугатта ул әсәр хакында әле бернинди рецензия чыкмаган, әсәрне хәтта китапханә эшчеләре үзләре дә укып чыгарга өлгермәгән, укучылар инде журналның шул саннарын укырга чиратка язылалар, бер генә төнгә булса да биреп торыгыз, дип ялваручылар күбәя, журнал кулдан-кулга йөри башлый. Тузып, эштән чыгып бетмәсен өчен, журналның андый саннарын махсус төпләтеп алырга туры килә. «Ләкин узган ел сенсация ясарлык әсәрләр булмады,— диде ул.— Әнә карагыз: журналның 1971 елгы саннары киштәләрдә кул тимәгән килеш диярлек тора». Күрәсез, узган елгы прозабызның хәлләре алай ук шәптән түгел икән. Беренче карашка нихәтле генә мөһим күренмәсен, сәнгать әсәрен ныклап бәяләү өчен тематик критерий гына җитми, сәнгатьчә эшләнеше йомшак булган әсәрне тема актуальлеге генә коткара алмый икән. Кызганычка каршы, көндәлек иҗат практикасында кайбер авторлар тема актуальлеген әсәрләренең сәнгатьчә зәгыйфьлеген яшереп калдыру өчен калкан итеп файдаланырга тырышалар. Тагын шулай да була, актуальлектән файдаланып, иң мөһим, иң зур темаларга кайвакыт бөтенләй талантсыз кешеләр алына. Ләкин, үзләре тотынган теманы сәнгатьчә чишәргә көчләре җитмәгәнгә күрә, алар актуаль теманы бозалар. укучылар алдында аның дәрәҗәсен төшерәләр. Кайчак актуаль темаларга тотынган авторларга ташлама ясарга, аларны яклат калырга чакыручылар очрый. Партия шулай куша, дип җибәрәләр алар. Ләкин кайчан, партиянең нинди документларында мөһим, һәммәбез өчен изге темаларны тубән сыйфатлы итеп эшләсәң дә ярый, диелгәне бар? Мин андый документны белмим. Киресенчә, партия Үзәк Комитетының «Әдә- бият-сәнгать тәнкыйте турындахгы карарында матбугатта чыга торган әсәрләрнең сыйфатына карата таләпчәнлекне арттырырга, халтурага, модный тема белән спекуляция ясарга маташучыларга каршы көрәшне көчәйтергә кирәк, диелә. Л. И. Брежневның партиянең XXIV съездында ясаган докладында әдәбиятсәнгатьнең хезмәт ияләрен коммунизм рухында тәрбияләүдәге роленә югары бәя бирелә, шуның белән бергә, әдәбият-сәнгатьнең бүгенге хәленә карата җитди тәнкыйть сүзләре дә әйтелә: •■Ләкин художество иҗаты өлкәсендә, бигрәк тә иҗат ителгән әсәрләрнең сыйфатына килгәндә, бөтенесе дә әйбәт дип әйтеп булмый. Бездә әле һаман да эчтәлеге ягыннан сай, формасы белән кызыксыз әсәрләрнең дөньяга чыгуын әйтеп үтәргә рөхсәт итегез. Кайчагында хәтта шулай да була: әсәр яхшы, актуаль темага багышлана, ләкин художник үзенең бурычына артык җиңел караган, хезмәтенә уз талантының бөтен көчен салмаган дигән тәэсир туа. Без барыбыз да сәнгать работникларыннан үзләренә һәм үзләренең профессиядәш иптәшләренә карата таләпчән булуларын көтәргә хакыбыз бар дип уйлыйм». Әгәр узган елгы әдәби әсәрләргә партия куйган таләпләр югарылыгыннан торып якын килсәк, әгәр ул әсәрләрне темаларының актуальлет е ягыннан гына түгел, бәлки күтәрелгән темаларның сәнгатьчә эшләнешләре. ничек хәл ителүләре ягыннан да бәяли башласак, 1971 ел проза өлкәсендәге иң төссез һәм чырайсыз елларның берсе булды, дияргә туры киләчәк. ТЕМА ҺӘМ АНЫҢ ЧИШЕЛЕШЕ Безнең арадан вакытсыз киткән Соббух Рафиковның «Тын елга буенда» романы турында сөйләве кыен. Татар әдәбиятын үстерү өчен байтак эш башкарган а» горның фидакарь хезмәте һәм ул узган авыр тормыш юлы безнең күңелдә аңа карата тирән ихтирам һәм хөрмәт хисләре уята. Ләкин гаделлек хакына танырга тиешбез: Фатих Хөсни «Социалистик Татарстан» газетасында бастырган мәкаләсендә бу романны авторның уңышсыэлыгы дип бәяләде һәм ул хаклы иде. Хикмәт каләмдәш дустыбызның истәлеген хөрмәт итүдә генә түгел бит әле. Әсәр басылып чыккач икән, ул инде халык байлыгына, бөтен әдәбиятның уртак милкенә әйләнә, һәм без аңа объектив бәя бирергә, әсәрнең уңышлы һәм кимчелекле якларын ачыклап үтәргә тиешбез. Еш кына теге яки бу әсәрнең йомшак эшләнүен авторның үзе яза торган тормышны җитәрлек белмәве белән аңлаталар. Бу очракта алай дияргә урын юк. Автор күп еллар буе Зәйдә торды, көн саен геройларының тормышын һәм ихтыяҗларын белеп яшәде. Әйтергә кирәк, романда төгәл тотып алынган детальләр күп, төзүче хезмәтенең технологиясен белү сизелә, икенче пландагы персонажлар арасында уңышлы гына эшләнгән образлар бар. Ләкин бит сәнгать тормышны көзгедәге кебек чагылдырып кына калмый, ул аны әдәби образлар аша гәүдәләндерә Чын художник тормыш фактларын фотографияләү, аларны рәттән теркәп бару белән чикләнми, ул тышкы тәэсирләрне иҗат фантазиясендә эретеп чыгара. Тормышны тирәнрәк ачу, аңа карата үз мөнәсәбәтен белдерү өчен, язучы реаль прототиплардан ераклаша тешә, тормышта чыннан да булган фактларны үзгәртебрәк сурәтли. Борынгы акыл ияләренең берсе: хакыйкатьне әйтү өчен художник ялганнарга мәҗбүр, дигән. «Тын елга буенда» романының авторына нәкъ менә шул нәрсә: тормыш фактларын иҗат фантазиясе аша уздыру сәләте, сәнгатьче ышандырырлык, тулы канлы образлар иҗат итү осталыгы җитмәгән. Анын иҗади фикере «производство романнары» дип яман аты чыккан әсәрләргә хас, тапталгаи, әзер юлдан киткән. Тезелешкә Васил Сафин дигән энергияле яшь инженер килеп тешә. Килеп төшүе була, аңа кадәр беркем дә күрмәгән яки күреп тә исе китмәгән кимчелекләргә күзе төшә, шунда ук еларга каршы керәшә дә башлый. Конфликтның икенче очында — баш инженер Юлдашев ул Сафинның һәр яңа тәкъдименә, хәтта файдалы икәне әллә каян күренеп торганнарына да. каршы килә тора. Әсәрне укыганда, мин аның Сафинга ни ечен адым саен аяк чалуын аңлый алмый аптырап беттем. Әгәр Юлдашев, автор раслаганча, үте чь!ккан карьерист икән, логика кануннары буенча фикер йерткендә. ул Сафин керткән тәкъдимнәрнең берничә- сен генә булса да якларга тиеш иде ләбаса. Чөнки тезелештә эшләрнең уңышлы баруы аңа файда гына бит. Юлдашев исә атлаган саен Сафинга каршы төшә, әйтерсең аның тезелешкә үзе чакырып китергән шушы талантлы яшь инженерны сагалап йөрүдән башка эше дә юк. Ахыр килеп, ниһаять, аңлашыла башлый: Юлдашевнын амплуасы шундый икән ләбаса. Авторның алдан корып куйган планы буенча ул консерватор булырга тиеш, шуңа күрә һәр яңалыкка каршы төшеп бара да. Роман дәвам итә, конфликт кискенләшә бара, Сафинны җитди күңелсезлек- ләр көтә, аңа каршы көрәштә Юлдашев кайбер райком кешеләрен үз ягына аударып өлгерә. Әмма мәсьәләгә партком секретаре Сабировның килеп катнашуы була, барлык кыенлыклар җиңел генә хәл ителә дә куела. Әшәкелек (Юлдашев) җәза ала, гаделлек (Сафин) тантана итә. Дөрес, Сафинның шәхси тормышында күңелсеэлекләр килеп чыга. Хатыны, шәһәрдәге уңай квартирасын калдырып, төзелешкә күчеп китәргә теләми. Эш аерылышуга кадәр барып җитә. Ләкин автор Сафинга алдан ук сөйкемле һәм чибәр яшь кыз хәстәрләп куйган икән. Шулай итеп, роман ахырында төп героебызның шәхси тормышы да рәткә салына. Гадәтләнгән сюжет алымнары, үзәк геройларның шаблонлыгы, тормышчан, җитди конфликтларны җиңелчә хәл итү — менә нәрсәләр боза бу романны. Шундый сорау туа: әсәр үзе әдәби яктан зәгыйфь булгач, аның идеяләре һәм проблемалары мөһим булырга мөмкинме икәнни? Бу сорауга ничек җавап бирү әсәрнең идея юнәлеше дигән төшенчәне ничек аңлауга бәйләнгән. Нәрсә ул идея юнәлеше? Авторның яхшы ниятләре генә- ме, әллә шул ниятләрнең тормышка ашырылуы — әдәби әсәр үземе? Марксистик әдәбият белемендә бу сорауга күптән төгәл җавап бирелгән. Сәнгать әсәрендә идеологии категорияләр эстетик категорияләр аша тормышка ашырылалар. Шул рәвешчә, язучының идея позициясе аның теге яки бу әсәр аша нәрсә әйтергә теләве белән генә билгеләнми. Хикмәт, барыннан да элек, әсәрнең укучыларга ничек тәэсир итүендә, аларда нинди хис-тойгылар уятуында икән. Автор идеясе ул — әсәрнең ахырында бирелгән мораль, алдан уйлап куелган әзер тезислар гына түгел. Сәнгать әсәренең идеясе ул — әлеге әсәрнең укучы аңына ясаган тәэсире, хикәяләүнең бөтен барышы, сурәтләү чараларының бөтен арсеналы белән укучыларның игътибарын җәлеп итәргә тиешле фикер һәм нәтиҗәләр дигән суз. Димәк, сәнгатьчә эшләнешә ягыннан зәгыйфь әсәр югары идеяле була алмый. Романдагы төп уңай образны тикшереп карыйк. Ул авторның иң яратып тасвирлаган образы. Әсәрнең буеннан-буена язучы аны гел яхшы яктан күрсәтергә тырыша, ул аның булдыклы булуына, кешеләр белән сөйләшә белүенә, кыюлыгына, принципиальлегенә, мәхәббәттәге тугрылыгына басым ясый, башка бик күп уңай сыйфатларын саный. Ләкин әлеге уңай сыйфатлар кәгазьдә генә калалар, образ белән бер бөтен булып кушылмыйлар. Хикмәт, күрәсең, шундадыр: С. Рафиков сәнгатьнең бер мөһим закончалыгын искә алмаган. Ул укучыларның аңына һәм йөрәгенә эмоциональ тәэсир ясарга тиешлеген хәтердән чыгарган. Сафин образына сәнгатьчә ачыклык, калкулык һәм тулы канлылык җитми. Ул ничектер сүлпән, төссез чыккан, шуңа күрә безнең күңелдә тирән мәхәббәт тә, артык зур симпатия дә уята алмый. Менә әсәрдән кечкенә бер эпизод. Катгый сөйләшү, гаилә мәсьәләсен тәмам хәл итү өчен, Васил хатыны Нурзилә яшәгән шәһәргә килә. Аның үз сүзләре белән әйткәндә, хатыны белән соңгы тапкыр сөйләшү, «көймәне урталыктан алып, я уң якка, я сул яккач чыгару өчен килә. Әле подъездда ук аңа «төз гәүдәле, борын астыннан гына калдырып мыек җибәргән» бер шикле бәндә очрый. Квартирасына килеп керсә, анда балта асып куярлык төтен, көл савыты тулы тәмәке төпчекләре- Дерес. Нурзилә үзем тартам дигән була һәм шунда ук папирос кабызып җибәрә. Ләкин моны ул шулкадәр рәтен белми эшли, кабуга йөткерә, тончыга башлый. Эшнең шикле икәнен хәтта бала да сизәрлек. Нурзилә төнге дежурга китә. Ул киткәннән соң ире кием шкафын ачып караса, анда ят әйберләр: саргылт төстәге болоний плащ һәм соңгы модадагы сай гына ирләр эшләпәсе. Актарына торгач, ул гаилә альбомыннан нечкә мыеклы, төз гәүдәле бәндәнең курортта Нурзилә белән төшкән фотосын да таба. Шуларның һәммәсе Василга нинди тәэсир ясый соң? Менә карагыз: «Очына барып чыкмаслык әллә нинди ааыр исәпләр башын кайнатудан ул озак кына йокыга китә алмын ятты. Әмма күзен бер йомгач, йокысы татлы булды» («Казан утлары» журналы. 1971 ел. 5 сан. 65 бит.). Шушы бер җөмләдән үк, автор телиме- юкмы, Василның үз йортындагы хәлләргә артык борчылмавы сизелеп тора. Шулай булмаганда, ай-һай, аның йокысы болай татлы була алыр идеме икән? Иртә җитә. Нурзилә тиешле вакытта дежурдан кайтмый. ...Васил нәкъ иртәнге алтыда сикереп тора. Мәскәү радиосы командасын тыңлыйтыңлый, физзарядка ясый. Бер дә ашыкмыйча, бер дә исе китмичә генә озаклап салкын су белән бил тиңентен тәнен юа. Чәй эчә. Вакыт-вакыт сәгатенә күз төшереп алырга да онытмый .. Автор Васил хатыны беләи булган хәлне бик авыр кичерә дип ышандырырга күпме генә тырышмасын, укучы моңа ышанмый. Ярый, мәхәббәт хисе сүнсен. Васил күңелендә башка хисләр уянсын ди. Ә бит ул шушы хатын белән ничә ел бергә яшәгән, шул хатын аның яраткан улының әнисе дә бит әле. һәм төп геройның бу салкынлыгы укучыларны да Василның язмышына карата битараф калдыра. Партком секретаре Сабиров образы тагын да төссезрәк чыккан. Автор безгә аны һәркемне үтәли күрә торган, беркайчан да ялгышмый торган кеше дип тәкъдим итә. Сабировның бер күреп сөйләшүе була. Карчыга кебек иң ялкау, иң начар кеше дә шунда ук тезәлә, адәм рәтенә керә. Ләкин образга мөлаемлык, кешечә җылылык җитми. Ул күңелгә ятмый, шуңа күрә хәтердә дә калмый. Романдагы Сабиров автор хыялындагы образдан, ул күрсәтергә теләгән образдан нык аерыла. Соңгысы күпкә кайтышрак. Художникның осталыгы һәм идеялелеге. барыннан да ачыграк булып, нәкъ менә әдәби образда чагыла. Әйтик. Г. Бәширов- иың «Намус» романындагы Нәфисә образы характер бөтенлеге, күңел сафлыгы. Ватанга чиксез бирелгәнлеге белән дә аерылып тора. Әгәр Г. Бәширов аны шундый осталык һем сәнгатьчә нәфислек белән иҗат итә алмаган булса, образның тәэсир көче нык кимер һәм аның иҗтимагый яңгырашы да кечерәер иде. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестендагы Галия образы. М. Җәлилнең «Моабит дефтәре-ндәге лирик герой образы турында да шул ук сүзләрне әйтергә мөмкин. Димәк, сенгать есәренең идеясе үзенә аерым хәлдә яшәми һәм аның укучыга теэсир кочо дә форма ягыннан никадәр камил булуына бәйле икән. Югарыдагы мисаллар тагы» бер тапкыр әнә шул фикерне раслыйлар. ЯҢА ЗАМАН. ЯҢА ТАЛӘПЛӘР Алда бер талкыр әйтелде: хикмәт әдәби әсәрләрне бәяләгәндә тәнкыйтьченең нинди критерийларга таянып эш итүендә Бездәге тәнкыйть мәкаләләрендә, бигрәк тә рецензияләрдә, әдәби әсәр еш кына гомуми әдәби хәрәкәттән аерым тикшерелә Мондый алым иң яхшы дигәндә укучыга «сернең эчтәлеге турында хәбәр итәргә, аның ниндидер уңай һәм җитешсез якларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Әсәр әдәбиятка нинди яңалык алып килә? Ул сәнгатьчә сурәтләү чараларын һәм образлар галерея, сын нинди яңалык белән баета? Ниһаять, автор кайда башкаларны «абатлый. китаптагы кайсы яклар аның үзенеке? Әсәрне әдәби процесстай аерып тикшергәндә бу сораулар җавапсыз кала. Еш кына яңа китап шул ук авторның элекке әсәрләре белән чагыштырып тикшө- реле. Мондый алымны бер адым алга китү дип санарга була. Ул язучының үсеш перспективасын күрергә, язучы үсәме, әллә бер урында таптанамы — шуны билгеләргә мөмкинлек бирә Әмма безне бу алым да канәгатьләндереп җиткерми, чәнки урта кул авторның үз иҗатында бер адым алга китүе ботен әдәбият ирешкән югарылыктан чыгып караганда күлмедер артка китү булып чыгарга мемкин. Кайбер чакта язучылар үз әсәрләрен башкаларныкы белән чагыштырганга ризасызлык белдерәләр. Янәсе, бу чагында авторның индивидуаль йөзә югала. Ләкин бит әсәрне бәяләү —бу инде үзе үк чагыштырыл карау дигән сүз. Шунсыз әдәби әсәргә төгәл, дерес бәя биреп булмый. 1971 елда «Казан утлары» журналында басылып чыккан икенче романга — Әхсән Баяновның «Ут һәм су» романына мөрәҗәгать итик. Әгәр аны авторның үз иҗат рамкасы кысаларында гына алып карасак, шикләнми әйтергә була, заманның актуаль мәсьәләләренә мөрәҗәгать итү Ә Баянов- ка үз палитрасын баетырга һәм төрләндерергә ярдәм иткән. Моңарчы язган әсәрләрендә кимчелекле геройларга, тормышның кара якларына күбрәк игътибар бирелә иде Бу җәһәттән «Ут һем су» романын Ә. Баянов иҗатында борылыш этабы дип санарга була. Анда без бүгенге көн кешеләре, зур төзелештә эшләүчеләр, кызыклы һәм үзенчәлекле характерлар белән очрашабыз. Инде шул ук романны үзебезнең һәм бетен совет әдәбиятының казанышлары белән чагыштыра башласак, «Ут һәм су» романының зур таләпләрдән шактый ерак торганын күрербез. Кызганычка каршыД Ә. Баянов та әзер штамп һәм схемалардан котыла алмаган. Бер ел дәвамында бер үк журнал битләрендә басылган әлеге романнарның хәтта сюжет төзелешендә дә уртак әйберләр байтак. Тегесендә дә. бусында да төп герой — эшкә атлыгып торган, энергияле яшь инженер. Сөббух Рафиковта ул участок башлыгы, ә Әхсән Баяновта — СМУ башлыгы. Тегесендә дә, бусында да төп герой төзелешнең баш инженеры белән конфликтка керә, һәр ике романда сюжетның югары ноктасын бәхетсез очрак — бер эшченең биектән егылып төшүе билгели. Аерма шунда гына. С. Рафиков романында егылып төшкән кеше үлә, Ә. Бая- иовныкы могҗиза белән исән кала. Тегендә дә, монда да гаепне төп герой өстенә аударырга тырышалар. Әмма ахырдан төп геройларның гаепсез булуы ачыклана. Яңалыкка аяк чалучы баш инженерлар эштән алына, төп геройларны исә тагын да югарырак яңа постлар көтә. Романнар редакциягә бер үк вакытта диярлек кергәннәр. Хикмәт шунда гына, ике авторның да фикере бер юнәлештә- рәк эшләнгән, алар әзер схемалар кысасыннан котыла алмаганнар. Әмма моннан укучыга ни җиңеллек! Билгеле, Ә. Баянов романын югарыда сөйләнгән сюжет калыбына гына кайтарып калдырырга ярамый. Әсәрдә катлаулы, тормышчан проблемалар да, кызыклы тотып алынган образлар да бар. (Безнең әдәбият өчен, мәсәлән, Борис Филинов шактый кызыклы образ, ул аерып алып, махсус тикшерүгә лаек.) Ләкин күтәрелгән проблемалар һәм конфликтлар ахыргача чишелмәгән, образларның эчке логикасы эзлекле сакланмаган. Ә бит Ә. Баянов — сәләтле һәм өметле язучы. Аңа карата таләп тә зуррак. Шуның өчен романда адым саен очрап торган төгәлсезлекләр белән һич кенә дә килешәсе килми. Гаделлек йөзеннән әйтергә кирәк, минем бу романга биргән бәям барлык кешегә дә ошап җитмәде. Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш узып, күп тә тормады, проза секциясенең чираттагы утырышы булды. Әлеге утырышта язучы Б Камалов «Ут һәм су» романын авторның җитди уңышы дип бәяләде Белмим, әсәргә бәя биргәндә ул нинди критерийларга таянып эш йөрткәндер? Әмма факт факт булып кала: бу мәсьәләдә ул минем белән килешмәвен әйтте. Мин үзем тәнкыйтьченең бурычы авторга дусларча мәдхия җырлаудан бигрәк, аннан тулы көчкә эшлә- вен таләп итүдә дип уйлыйм. Татар әдәбиятының зур һәм бай традицияләре бар. Совет власте елларында уп культурабызның алтын фондына керерлек әсәрләр белән баеды, безнең үз классикабыз барлыкка килде, һ. Такташ шигырьләре һәм М. Җәлилнең «Моабит дәфтәре», X. Туфан һәм Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи һәм С. Хәким шигырьләре, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатларчы һәм М. Әмирнең «Агыйдел»е, Г. Бәшировның «Намусмы һәм Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» шундый әсәрләр рәтенә керә. Кызганычка каршы, соңгы елларда шушы исемлекне тулыландырырлык, һич югы, шулар югарылыгында торырлык әсәрләр язылмады диярлек. Безнең язучылар начаррак яза башлады, дип әйтергә җыенмыйм. Хикмәт анда түгел. Тик заман, таләп һәм бурычлар үзгәрде. Шуңа күрә дә классиклар югарылыгына күтәрелү өчен аларны кабатлау гына җитми, башкача язарга, заманга хас сурәтләү чаралары эзләргә һәм табарга кирәк. Безгә хәзер заманны тулы һәм сәнгатьчә дөрес сурәтләгән әсәрләр, идея көче һәм фәлсәфи тирәнлеге ягыннан да, әдәби эшләнеше ягыннан да иң зур таләпләргә җавап бирерлек әсәрләр кирәк. Аннан соң күркәм традицияләр зур бурычлар да йөкли, алар, барыннан да элек, бездән таләпчән булуны, халтурага, чиле-пешле әсәрләргә юл куймауны сорый. Татар совет классикасының иң яхшы үрнәкләре басылган журналда. Ө. Шаминның «Өметле шайтан», С. Сабировның «Фирдәвес» хикәясе кебек, җитди әдәбият белән бернинди уртаклыгы булмаган әйберләр дә урын алып килә икән, бу безне борчымый кала алмый. Соңгы вакытларда бездә художникның пафосы, аның ялкын көче кебек эстетик категориягә игьтибар кими төште. Художникның пафосы — ул аның нәрсәгә бирелгәнлеге, нәрсә өчен көрәшүе, үз әсәрләрендә нинди идеяләрне яклавы дигән сүз. Димәк ки, язучының пафосы аның идея юнәлешеннән, әдәбиятның партиялелеге һәм халыкчанлыгы кебек төшенчәләрдән аерым яши алмый булып чыга. С. Сабировның шул ук «Фирдәвес» исемле хикәясен укыйсың да, шушы хәтле озын хикәя ни ечен язылды икән, аның төп идеясе нинди икән, дип аптырап утырасың. Хикәянең төп герое, елгачы егет, пляжда ятканда бик чибәр һәм сөйкемле бер кызны очрата, шунда ук аңа гашыйк та була. Ахырдан бу кыз бик очраклы төстә егетебез практика уза торган пароходка эшкә урнашкан булып чыга. Автор хикәясенең сюжетын примитив алымнар белән төзи, очраклык өстенә очраклык өя. Әйтик, әлеге кызның «кияү егете» һәм, өстәвенә, баласы бар икән. Автор ихтыяры белән, кияү кеше шулай ук әлеге пароходка эләгә. Шуннан пароходта очраклы төстә пожар чыга. «Кияү», әлбәттә, куркак булып, төп образ исә, киресенчә, герой булып чыга, суга бата язган баланы коткарып кала. Кыз аңа үзен һәм йөрәген ышанып тапшыра Ниһаять, иң ахырдан гына ачыклана: бала аның үзенеке түгел, ә үлгән апасыныкы икән... Әгәр без таләпләрне болай киметә башласак, әдәбиятны примитивлык һәм халтура басып китәчәк. Кызганычка каршы, бездә анык идеясе һәм тирән фикере булмаган, сүллән, хиссез язылган әсәрләр күп басыла. Ә бит чын ялкын белән сугарылган әсәрләр генә сәнгать әсәре була ала. ЯҢА ГЕРОЙЛАР ЭЗЛӘГӘНДӘ Билгеле, мин прозаның хәле бөтенләй үк начар дияргә җыенмыйм. Бу нигилизмнан һәм булган кадәр байлыкны әрәм- шәрәм итүдән башка нәрсә булмас иде Миңа бары сүзне безнең калын журналыбыз таләпләренә җавап бирә алмый торган бу хәлендә укучыларга тоттырырга ярамый торган әсәрләрне тикшерүдән башлап китәргә генә туры килде Алар белән янәшә журнал битләрендә чын сәнгать әсәре дип курыкмый сөйләрлек әсәрләр дә урын алган. Әлбәттә, ул әсәрләрнең дә үзләренә хас кимчелекләре. бәхәсле урыннары бар. ләкин болары инде башка характердагы, һәр сәнгать әсәрендә табылуы мөмкин булган кимчелекләр. Даими төстә уңай герой, бүгенге көн кешесен эзләү — совет әдәбиятындагы иң матур традицияләрнең берсе. Коммунизм җәмгыяте тезүче замандашыбыз ниндирәк кеше? Аның характерында нинди үзгәрешләр бар? Аның интеллектуаль дөньясы ничек байый? Талант һәм сәләт дәрәҗәсенә карап, һәр язучы оно шул сорауларга җавап табарга тырыша. Алдынгы замандашыбыз образын гәүдәләндерүнең уңышлы бер мисалы төсендә, Гариф Ахуновның «Чикләвек теше» исемле повестена тукталасы килә. Исеме очраклы сайланмаган, язучы совет кешесенең рухи ныклыгын, партиячел принципиальлеген, идея ягыннан ышанганлыгын күздә тота. «Чикләвек төше» повесте исеме белән үк инде рухи гарип, чери башлаган яки эчен корт кимергән геройларны тасвирларга ярата торган әсәрләр белән бәхәскә керә кебек. Язучы оригиналь алым сайлаган: хикәяләү повестьтагы төп геройның хатыны — Рокыя исеменнән алып барыла. Баштарак ул үз мәнфәгатен генә кайгыртып яшәргә гадәтләнгән тар тынчу даирәдә үскән гади бер хатын булып күз алдына баса. Рокыяның бәхетне мещаннарча аңлавы белән иренең җәмәгать интереслары очен кайгыртып йөрүе арасында кискен конфликт туа. Ире кылган гамәлләрнең күбесен Рокыя аңламый, хәтта аны битәрли, гомер буе аерылырга җыенып йөри. Рокыя сөйләгән сүзләр, аның ирен хөкем итүе аша, дөресрәге, аның хөкем итүенә капма-каршы буларак, безнең алга һәр минут үз өстенә иң авыр эшне алырга әзер, кыю һәм принципиаль кешенең образы килеп баса. Әнә шундый гадәттән тыш шәхес тәэсирендә, акрынлап. Рокыя үзе дә үзгәрә, аның иренә булган мөнәсәбәте яхшыра, гаепләү, хөкем итү. соклану һәм чын мәхәббәт хисләре белән алмашына. Соңга таба инде ул югары оешмаларга, баштагы кебек, ире өстеннән жалоба белән түгел, ө аңарга ярдәм итү. аны хаксыз ялалардан яклап калу нияте белән йөри башлый. Повестьның ахыры да көтелмәгәнчә тәмамлана: райком секретаре белән конфликтка кергән ечен. алдынгы колхоз председателе Саматовны эшеннән алалар. Беренче карашка, гаделлек аста кала, әшәкелек җиңел чыга, тантана итә кебек. Ләкин бу — сюжет канвасының тышкы ягы гына. Председательне эшеннән алу мәсьәләсе каралган колхоз җыелышы безне нәкъ менә Саматов алга сөргән принципларның дөрес булуына ышандыра. Игътибар итегез: колхозчылар аның турында ничек яратып һәм үз итеп сөйлиләр, залдай ташланган һәр репликада Саматоәка карата күпме мәхәббәт сизелә! Аның файдасына сейли торган теп дәлилләр—колхозның уңышлары, ул бирегә килгәч ирешелган казанышлар. Алга таба ул бу колхозда эшләмәсен дә ди. ләкин ул һәрчак халыкка, партиягә кирәк кеше. Нинди генә урынга куелмасын, без аның һаман да талантлы оештыручы, принципиаль һәм кыю коммунист булып калачагына шикләнмибез. Гариф Ахунов әсәрендәге мәсьәләләр күпмедер дәрәҗәдә Ч. Айтматовның «Хуш, Гелсараисы белән аваздаш яңгырый. Ләкин бу — тышкы охшашлык кына түгел. Буйке авторның да, ул никадәр генә ачы булып тоелмасын, хакыйкатьнең күзенә карарга омтылулары турында сейли. Г. Ахуновның повесте материалының дөреслеге, тормышчан булуы белән игътибарны тарта. Авторның үз сүзләренә караганда, аның нигезенә реаль кешенең чыннан да булган тормыш юлы салынган икән. Ләкин автор чынбарлык фактларына артыграк ияреп киткән кебек, бу исә повестьның сәнгатьчә бөтенлегенә зыян иткән. Әсәрдә вакыйгалар чамадан тыш күл, повесть герой тормышының артык зур чорын иңли. Халикъны без әле милиционер, әле юрист, өле тәрбияче, әле кадрлар бүлеге хезмәткәре, әле председатель буларак күрәбез. Укучының игътибары таркала башлый, бер пландагы эпизодлар бер-берсен кабатлыйлар, әсәрне хәтергә сеңдерү кыенлаша бара. Әгәр автор уңышлы табылган һәм тормышчан героен таррак участокта, герой тормышындагы кирәксез ваклыкларны төшереп калдырып, аны борылыш моментларында ачса, әсәр әдәби яктан отар гына иде. Фатих Хөснинең «Мәйдан» повестендагы «Алсу алан» колхозы председателе Сәлим Ахунҗанов та эчке җылылык белән һәм ягымлы итеп тасвирланган образ. Язучы аны пьедесталга бастырмаган. Шулай да талантлы, сөйкемле, беренче карашка гади күренсә дә. бик үк гади дә булмаган җир кешесенең хәтердә калырлык җанлы образын тудыра алган. Сабан туе күренеше гаҗәеп шәп язылган. Менә татарча көрәшне бик ярата торган председатель үзе дә көч сынашып карарга була. Дөресен әйтим, мин ул күренешне шактый шикләнеп укый башлаган идем. Хикмәт шунда, безнең кайбер язучылар, уңай геройларының дәрәҗәсен күтәрү өчен, аларны физик яктан да ифрат көчле кешеләр итеп бирергә яраталар. Андый герой бернинди әзерлексез сабан туенда көрәшеп батыр кала, берүзе унлап хулиганны тукмап ташлый, мәйдан буйлап тегермән ташы күтәреп йөгерә ала. Ләкин нәтиҗә киресенчә килеп чыга. Чама хисе булмаганлыктан, укучының авторга һәм әлеге геройга булган ышанычы какшый. Фатих Хөсни бу юлдан китмәгән. Аның герое болай көчсез кеше түгел, ләкин сабан туенда батыр калу, ул хәтта бер колхоз буенча гына уздырылса да, җиңел эш түгел икән. Инде батыр калам дип ышанып беткәч кенә Сәлимгә каршы Таш елга авылыннан беркем белмәгән тракторчы егет чыга. «Белгән кеше дип тә тормады Таш елга, биш баласы бар дип тә исе китмәде, ниһаять, «Председателем бит ул минем, соңыннан йомышым төшүе бар!» — дип тә курыкмады, Ахунҗановның үзе кебек, култык астына чумып, югалып та маташмады, алды биленнән кысып, чөеп күкрәк өстенә менгезде, бер мәл мәйданга күрсәтеп селкеп йөртте һәм... сау бул, председатель Ахунҗанов! Сау бул, ике йөз сумлык келәм, мәйдан «ух!» итеп гөжләде, ә председатель. бөтен мәктәп штангасын күтәреп җыйган мускуллары һәм батыр калырга чамалаган исәпләре белән бер якка чәчрәп барып төште» («Казан утлары» журналы. 1971 ел. 7 сан. 66 бит). Шунысы мөһим, хурлыклы хәлгә калган председатель үзенең көндәшенә ачу сакламый. Киресенчә, колхозда таза, көчле егетләр үскәнгә чын күңелдән шатлана гына. Менә шулай башкалар шатлыгы өчен шатлана белү, бүтәннәр кайгысы өчен кайгыра белү, ихтимал, Сәлим образындагы төп сыйфат, аның характерының умыртка сөягедер. Истә калырлык тулы канлы образ тудыру — сәнгать әсәре алдына куела торган беренче шарт. Ф. Хөсни позесте бу шартка, һичшиксез, туры килә. Әгәр без әсәргә тагын да зуррак таләпләр куйсак, бу характер никадәр типик икән, дип сорасак, повесть андый таләпләргә җавап бирә алырмы? Әсәрне укыганда мин гел бер хистән аерыла алмадым, анда гүя сүз сугыштан соңгы еллардагы колхоз авылы турында бара кебек. Хәзер, хуҗалыклар эреләндерелгәч, колхоз председательләренең эш- чәнлеге башкачарак төс алды. Бу эштәге кешегә бер тырышлык, энергия һәм намуслы булу гына җитми. Хәзерге колхоз председателе кул астында югары белемле дистәләрчә белгечләр эшли, аның карамагында көчле техника. Бүгенге куп тармаклы хуҗалык белән идарә итү өчен, председательдән күп белем, даими уку, политик әзерлек сорала. 0>. Хосни иҗат иткән образ исә күбрәк кичәге көнгә карый. Моңа кадәр безнең күп кенә язучыларның әсәрләрендә партия җитәкчеләре образлары ничектер тессез һәм таркау чыга иде. Бу образларны иҗат иткәндә язучылар гадәттә ике генә төрле буяудан: я дегет кебек кара, я сөт кебек ак буяулардан гына файдаланалар иде. Мондый алым белән ясалган геройларда чын тормыш сулышы булмый, алар укучыларны да ти- рөитен дулкынландыра алмыйлар иде. Узган елгы прозабызның коммунист образларын тасвирлаудагы уңышлар шуңа да безнө икеләтә куандыра. Бу хактагы сүзне Б. Камаловның «Ялыкмаслар» повестендагы райком секретаре Хафиз Кадергулов образыннан башлап китәсе килә. Хафиз Кадергулов — чәйнәлеп беткән схематик образ да, йөз проценты белән уңай, идеаль герой да түгел. Шул ук вакытта аның характерында кайбер авторлар уңай геройларын тормышчан итү өчен юри кертә торган ясалма кимчелекләр дә юк. Кадергулов барыннан да элек әйбәт кеше. Юк, ул бөтенесен гафу итә, кеше белән мөнәсәбәтләре бозылудан куркып яши торган юаш кеше түгел, ә эшлекле, принципиаль, кирәк чакта рәхимсез һәм каты куллы да була белүче чын коммунист. Үз янына килүчеләрне кабул иткәндә, ул һәркемнең гозерен зур игьтибар белән тыңлый. Әмма һәркемгә ярарга, яхшылык зшлөргә генә тырышып утырмый. Кайбер очракларда, бик теләсә дә, ярдәм итәргә кулыннан килми. Әйтик, яслеләрдә һәм балалар бакчаларында урын җитми икән, моны бер көндә генә хәл итеп булмый. Мондый чакта Хафиз булмас вәгъдәләр белән алдамый, бу хакта турыдан-туры әйтә. Икенче бер очракта ул үзендә кешеләрнең гозерен принципиаль тәстә кире кагарлык көч таба. Шулай бервакыт аның янына бик кыен мәсьәлә белән авылдан каенатасы Исрафил киле. Хафизның үлгән хатынының энесе Иршат авылдагы хәбәрче малайны кыйнап ташлаган. Каенесен суд скамьясы көтә икән. Иршатны коткарып калыр эчен райком секретареның бер шалтыратуы җитәр иде. Хафиз моңа бармый. Бармый, ченки аның исеме һәм авторитетына аркаланып, туганнарының начар эшләр эшләп ятуларын теләми. Менә шундый кискен ситуацияләрдә Хафиз характерындагы топ сыйфат — аның партиячел принципиальлеге ачыла да. Б. Камалов герой күңеленең иң тирән почмакларына күз сала, аны эшендә, гаилә тормышында күрсәтә, мәхәббәт маҗараларына китерел кертә. Нәтиҗәдә күре-еш- тән-күренешкә безнең геройга булган ышанычыбыз арта бара. Дәрес, повестьның композицион төзелешендә эчне пошырырлык кимчелекләр калган әле, алар әсәрнең тәэсир көчен шактый киметәләр. Габдрахман Әпсәләмов — безнең иң популяр язучыларыбызның берсе. Шуңа күрә аның «Идел хикәяте» исемле яңа повестен, автор укучыларның өметен аклый алдымы икән дип, шикләнебрәк укый башлаган идем. Дөресен әйтергә кирәк, тулаем алганда, автор безнең өметләрне аклаган. Повестьта зур заводның баш инженеры булып эшләгән коммунист образы алына, әсәрдә аның тормышындагы иң кыен, иң фаҗигале момент сурәтләнә, каты авыру аның сәламәтлеген какшата, нәтиҗәдә ул яраткан эшеннән, коллективтан аерылырга мәҗбүр була. Ләкин повестьның герое авыруны җиңәрлек көч таба һәм яңадан эшчеләр сафында үз урынын ала. Повестьта автобиографик моментлар сизелә. Рушат характерында без авторның үземә хас тырышлык, үз профессиясенә чиксез мәхәббәт һем сынмас ихтыяр көче күрәбоэ. Әсәрнең таргу кече, бәлки, нәкъ менә шуның белән аңлатыладыр да. Шулай да бер ризасызлык белдерәсе килә: мин әсәрнең жанрын билгогәү белән килешеп җитә алмыйм. Дәресен әйткәндә. ул повесть булып түгел, ә озын хикәя булып чыккан. Әсәрдә күтәрелгән проблемалар тирәнлек һәм күләм ягыннан повестька тартмый. Әгәр хикәя жанрына туры китереп, автор артык озынга сузылган һәм коры санал чыгу рәвешендә генә язылган тасвирлауларны бераз кыскартса, моннан әсәр бөтенәер генә иде. Г. Әпсәләмов повесте кебек үк, Ә Баянов романы да икенче дәрәҗәдәге, артык мәҗбүри булмаган сюжет сызыклары, төп геройларга турыдан-туры мөнәсәбәте булмаган тасвирлаулар хисабына кирәгеннән артык калынайган. Мәсәлән. Фәезнең, авылга барып, Гөлнисаттой белән очрашып йөрүләре бик озынга сузыла. Кәрим һәм аның гаилә тормышына караган сызык та сюжәт белән турыдан-туры бәйләнми. Укучыларның игътибарын читкә алып китә торган мондый эпизодларны кыскарта төшкәндә, әйбәт кенә повесть килеп чыгачак. Ләкин эш әдәби информациянең күләмендә генә түгел. Роман шәхесне җәмгыять тормышы һәм башка кәшәләр белән күп төрле бәйләнешләрдә күрсәтергә тиеш. Шуның өчен романнан хәтердә ачык булып калырлык образларның бөтен бер гале- реясе таләп ителә. Ә. Баянов әсәре исә бу яктан романга куела торган таләпләрне күтәрә алмый. Биредә Фәез һәм Борис характерлары гына чагыштырмача калку итеп эшләнгән, ә калган персонажлар шактый төссез чыкканнар. Әдәби жанрларның табигате хакында сүз барганда, әсәрнең күләменнән һәм башка тышкы билгеләреннән чыгып түгел, әсәрнең социаль яңгырашына карап фикер йөртергә кирәк. Дөрес, әсәрнең социаль кыйммәтен, психологик тирәнлеген, яңалыгын һәм эчтәлегенең әһәмиятен төгәл билгеләү җиңел эш түгел. Әмма, ни генә булмасын, нәкъ менә шулардай чыгып эш йөртергә кирәк. СӘБӘП НӘРСӘДӘ СОҢ! Прозаның артта калуын, аның йомшак һәм төссез булуын әйтү генә житми. Шушы хәлне китереп чыгарган сәбәпләрне ачыкларга кирәк. Бу — артталыктан чыгу өчен кирәк, чын мәгънәсендәге көчле сәнгать әсәрләре, заманыбызга, героик халкыбызга лаек әсәрләр иҗат итү өчен кирәк. Башта ук әйтеп китим, безнең прозаның үсешен тоткарлый торган ниндидер объектив сәбәпләр юк. Балтик буе әдәбиятлары (бигрәк тә литва һәм эстон прозасы) тәҗрибәсе, шулай ук кыргыз һәм казакъ әдәбиятларының кыэу темплар белән үсүе талантның чын-чыннан чәчәк атуы өчен объектив шартларның һәр җирдә булуы турында сөйли. Бары ул шартларны файдалана белергә, ирешелгәннәр белән тынычланып калмаска һәм үз кабыгыңа төренеп яшәмәскә генә кирәк. Кайберәүләр бөтен эш талантка бәйләнгән дип котылмакчы булалар. Янәсе, Пушкин, Тукай яисә Леа Толстой кебек талант туса, әдәбият шунда ук алга сикерәчәк. Бу да дөрес караш түгел. Алар юк, нишләргә соң! Кул кушырып, талантлар килүен көтеп утырыргамы? Даһилар шуңа да даһи, алар күп булмый. Йөз елга бер, хәтта анна^’ да сирәгрәк туа^Әгәр без әдәбиятыбызның алга китүен телибез икән, без аны булган .. кадәр көчләр белән үстерергә тиешбез. Миңа калса, эш барыннан да эләк бер-беребезгә булган таләпчәнлекне күтәрүгә кайтып кала, классиклардан, совет һәм дөнья әдәбиятының иң яхшы казанышларын иҗади өйрәнүгә, әдәби осталыкны күтәрүгә, язучыларыбызның дәньяга карашларын киңәйтүгә кайтып кала. Әдәби осталык һәм тормышны тирәнтен танып-белү кебек мәсьәләләр бер-берсен- нән аерылгысыз. Берничә еллар элек укучылар арасында Ф. Хөснинең «Ләззәт тә бирәме?» дигән мәкаләсе зур кызыксыну уяткан иде. Ф. Хөсни бик дөрес язганча, безнең тәнкыйть мәкаләләрендә, мәктәп дәреслек- ләрендә, әдәбият дәресләрендә китапның эчтәлегенә, образларына, анда күтәрелгән мәсьәләләргә шактый киң урын бирелә. Әмма игътибардан бер мәсьәлә читтә кала килә: әсәр эстетик ләззәт тә бирәме соң? Укучыларның әсәргә мөнәсәбәтен, аны ничек кабул итүләрен искә алырга кирәк, дип чыгуы белән Ф. Хөсни һичшиксез хаклы иде. Әйдәгез, алга таба китик һәм уйлап карыйк: нәрсә соң ул эстетик ләззәт? Ул форма камиллеге, тел матурлыгы һәм стиль нечкәлекләре генәме? Юк, эстетик ләззәт танып-белү шатлыгын да, эчтәлектә, образларда, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрдәге яңалыкны ачу шатлыгын да үз эченә ала. Иң зур ләззәтне үзебезне эчтән баета торган әсәрләрне укыганда алабыз бит. һәм, киресенчә, стиль ягыннан әсәр никадәр генә шәп күренмәсен, әгәр ул эчтәлеге ягыннан сай, буш икән, тормышның яңа катламнарын ачмый икән, андый әсәр туйдыра гына. Ф. Хөснинең үз әсәрен — «Мәйданмын алыйк. Әсәр өлгергән, тәҗрибәле художник, менә дигән стилист кулы белән язылган, моны беркем дә инкарь итә алмас. Әмма, алда бер тапкыр күреп узганча, повестьта чын мәгънәсендәге ачышлар аз, ул безнең әдәбиятта күп тапталган коллизияләрне кабатлый. Бу исә әсәрне эстетик кабул итүгә дә тискәре йогынты ясамый калмый. Әлбәттә, сәнгатьчә эчтәлек белән гыйльми трактат эчтәлеге икесе бер нәрсә түгел. Сәнгать әсәре иң элек безнең эмоциональ дөньябызга тәэсир ясый, шуңа күрә аның теле дә бай, образлы, ачык һәм лаконик булырга тиеш. Ч Укучыларны борчылырга мәҗбүр итә торган мәсьәләләрнең тагын берсе шул: соңгы елларда стильләрнең бер төслегә әйләнү тенденциясе көчәеп бара. Бу бигрәк тә урта һәм яшь буын прозаиклар өчен хас күренеш. Менә М. Хәбибуллин- ның «Икмәк кадере» исемле повестеннан бер характерлы мисал: «Ул белә иде, идарә файдаланган нефть ятмасы вакытсызрак сүнә: геологлар планлаштырган запасны тулысынча бирми. Лә- кии моңа Вәкилнең исе китмәде. Скважиналарны электрлаштыру, автоматлаштыру батырма насослар төшерү хисабына айдан- айга планны арттырып утәп килде. Бу эшкә ул чатыр ябышты. Югары басымга көйләнгән яңа куст насос станцияләре салдырды. Бу хәл катламга су тутыруны бермә-бер арттырды. Шуның хисабына меңләгән тонна өстәмә нефть алынды». («Казан утлары» журналы. 1971 ел. 1 сан. 29 бит.) Менә шундый коры, газета стиле битләр буена сузыла. Башка авторларның әсәрләреннән дә мисаллар китерергә булыр иде. Теленә карап кына күбесенең кем әсәре икәнен дә белеп булмый. Ә бит сәнгатьчә индивидуальлек нәкъ менә стильдә аеруча ачык чагыла. Мәсьәләгә бу яктан якын килгәндә, безнең яшь прозаикларга өлкәннәрдән өйрәнер әйбер бии күп әле. Соңгы елларда безнең әдәбиятта тышкы охшашлыкка нигезләнгән традицион хикәсләу стилендәге проза өстенлек итә. Дөнья әдәбиятында проза жанры туплаган бай тәҗрибәдән без аз файдаланабыз. Безнең әдәбиятта төп геройның язмышын сурәтләүгә корылган романнар өстенлек ала. Безнең иң яхшы әсәрләребез нигездә шушы жанрда эшләнгән (Ф. Хөснинең «Җояүле кеше сукмагы», М. Әмирнең «Саф күңелне. Г. Бәшировның «Намус»ы һ. б.). Вакыйгаларга корылган роман бик сирәк очрый, Заманында аның менә дигән үрнәген Г. Ибраһимов (-Тирән тамырлар») биргән иде. Күптән түгел «Иностранная литература» журналында Артур Хэйлинең «Аэропорт» дигән романы басылды. Бу әсәр роман-вакыйго жанрының ахырга кадәр файдаланып бетермәгән зур мөмкинлекләре булуы турында сөйли. Татын әле роман-хроника, роман-репортаж докумен- тальбиографик роман (Ш. Маннурның «Муса» романы), новеллалар чылбырыннан торган роман (Г. Ибраһимоаның «Безнең көннәр»), эпистоляр роман, шигъри роман (С. Батталның «Чирмсшән якларында» романы), детектив роман, фәннифантастик һәм башка төрле романнар бар. Повесть, хикәя, новелла кебек жанрларга мөрәҗәгать итсәк тә шундый ук төрлелек күрербез. Кызганычка каршы, безнең язучылар шушы зур байлыкның бик аз, кабат- лый-кабатлый туйдырып бетергән өлешен генә файдаланалар. Язучыларны совет һәм дөнья романы туплаган бай тәҗрибәдән кыюрак өйрәнергә чакырасы килә. Соңгы чорда күп кәнә әдәбиятларда фәлсәфи 11 «К. У » № 9 роман активлашып килә (япои язучысы Кабо Абэның «Женщина в песках», «Сожженная карта», «Чужое лицо» романнары, рус язучысы Михаил Булгаковның «Мастер и Маргарита» романы һ. б.). Бу әсәрләрдә, реаль алымнар белән бергә, реаль булмаган, фантастик алымнар да киң кулланыла. Ләкин алар үзмаксат өчен кертелмәгән, үзләре теләгән идеяне укучыга җиткерерлек башка чаралар тапмаганда, авторлар фантастик алымнарга мөрәҗәгать итәләр. Моңа кадәр без фантастиканы үзенә аерым, саф бер жанр дип йөртә идек, аның җитди, реаль әдәбият белән бәйләнеше юк дип уйлый идек. Баксаң, бу ике алым үзара якыная бара икән. Нигә аптырарга, әле Бальзак кебек баштанаяк реалист язучы да, кешенең теләкләре һәм мөмкинлекләре арасындагы каршылык турындагы фикерне укучыларга җиткерү өчен, «Шаг- роновая кожа» романында саф фантастик образларга мөрәҗәгать иткән иде ич. Хәер, мисал эзләп ерак барасы да юк: Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» повестен алыйк. Минем уемча, ул үз заманы кешеләре турында язылган тирән реалистик әсәр. Инде автор героен киләчәк тормышка күчереп сурәтли икән, бу — Фәтхулла хәзрәт кебекләрнең чикләнгәнлеген, артталыгын. үлемгә дучар ителгәнлеген күрсәтү өчен кулланылган шартлы алым гына. Үткәндәге мираска игътибар һәм саклык болан мөрәҗәгать итсәк, без анда Г. Колох- метовның «Ике фикер»е кебек тагын бер үзенчәлекле әсәр очратырбыз. Монда язучы чынбарлыктан бөтенләй ераклаша, ул идея һем фикерләрне кеше кыяфәтенә керте. Юк, мин язучыларны шартлы һәм фантастик алымнар белән генә язарга чакырмыйм. Мин стиль һәм алымнарның күп төрле булуы ягында. Бу җәһәттән яшь прозаик М. Мәһдиевнең уңышлары кызыклы. «Без — кырык беренче ел балалары» исемле бәләкәй генә повестенда ул безнең прозаны юмористик, чая хикәяләү алымы белән баетты. «Фронтовиклар» романында М. Мәһдиевнең стиле яңа сыйфатлар белән баеган, юмор тирән лиризм белән кушыла. Мондый юнәлештәге эзләнүләрне бары хупларга гына кирәк. Нинди дә булса бер генә алымга өстенлек бирүе кыен, билгеле. Тик бер нәрсә бәхәссез: иҗади төстә даими эзләнү процессында гына безнең проза торгынлыктан чыга һәм ышандырырлык уңышларга ирешә алыр.