Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШУЛ БИШ НАРАТ

 

Рәшитнең: «Барыбер Бишнаратка тиеп үтәм», дигән телеграммасын алгач, Сәлимә каушап калды. Аны каршы алырга барыргамы? Барса, аның күзенә ничек күренергә? Егет аңа алдакчы кыз дип караячак бит! Әллә ул килеп киткәнче берике көнгә үз урынына Җамалны калдырып, күрше Күгәрчен авылына китеп торыргамы? Алай дисәң, Сәлимәнең үзенең дә Рәшит белән очрашасы, аны күреп, якыннан танышасы килә иде. Соңгы вакытта кыз ничектер ул егетне Моны танышу дип әйтергә яраса, аларның танышуына ел ярымнан артык иде инде. Ул елны Сәлимә, унъеллык мәктәпне бетереп, өлгергәнлек аттестаты алса да, әнисе авыру сәбәпле шәһәргә укырга китә алмыйча, үзләренең авыл Советында хисапчы булып эшли башлаган иде. Бер көнне авыл Советына килгән эш язулары арасында бер хат кызыксындырды Сәлимәне. «Кадерле иптәшләр! — дип башланган ул хатта түбәндәге сүзләр язылган иде: —Минем үтенечем Сезгә сәер дә тоелыр, бәлки, шулай да хатымны игътибар белән укып чыгарсыз һәм җавапсыз калдырмассыз дип өметләнәм. Мин үзем Үзбәкстанда туып үскән егет. Хәзерге көндә Совет Армиясе сафында хезмәт итәм. Әти-әниемнән яшьләй ятим калып, балалар йортында тәрбияләнеп үстем. Аннан, армиягә киткәнче, ике ел һөнәр мәктәбендә укыдым. Баларак чакта үземнең якын туганнарым булмавын әллә ни артык сизмәгән идем. Менә хәзер үзем белән бергә хезмәт итүче иптәшләрем өйләреннән, туганнарыннан хат алганда күңелем нәү- мизләнә башлады, һәм: «Шулай ук минем беркемем дә юкмы икәнни?» дип уйлана горгач, мин биш яшьлек малай чагында, аеруча якын күрә башлаган һәм аңардан озаграк хат килми торса борчыла иде. Ләкин кешене хатларына, рәсеменә карап кына белеп булмый шул. Теге вакытта Сәлимә шукланып, алдын-артын уйламый, аны алдамаган булса, ни әйтер идең дә бит!.. Эш узган... әнием үләсе елны, икебез Татарстандагы бер авылга әнинец сеңеле- сенә кунакка баруыбыз исемә төште. Шунда ул авылның баеу капкасы янында тезелеп торган бик төз, шактый юан биш нарат агачы күз алдыма килеп басты да кылт итеп хәтеремдә ул авылның исеме дә калкып чыкты. Әниемнең сеңелесе Гөлкәй булуын ачык . хәтерлим. Ләкин фамилиясен белмим. Исән булса, бәлки, ул әле хәзер дә шунда яшидер дигән өмет белен Сезгә язып карарга булдым. < Моңарчы Сезнең авылның кайсы районда икәнен белми идем. Биредә ~ бергә хезмәт итүче иптәшем Фәрит ничектер сүз арасында Бишна- — рааны телгә алгач, шатланып сораштыра башладым. Минем бәхеткә 3 каршы дип әйтимме, Фәрит шул районныкы булып чыкты. Шуны әйтергә онытканмын, әниемнең исеме Әсмабикә иде. Анам турында берәр нәрсә белеп, миңа хәбәр итә алсагыз, чиксез 5 куаныр идем. Сезне борчыган өчен гафу итегез. Сәлам белән Рәшит Рәхимов». Кыз балага бик нык тәэсир итте бу хат һәм аның таныш булма ган ул егеткә ярдәм итәсе килде. * Сәлимә шул көнне үк хатны өенә алып кайтып әнисе Саҗидә ® апага да укып күрсәтте. Әнисе: s — Дөньяда нинди генә хәлләр булмый. Ятимлек бик читен нәрсә ® шул,— дип, егетне чын күңелдән кызганып куйды һәм: — Аның туганын эзләп кара син. кызым. Мин дә сораштырып багыйм. Тик « Гөлкәй аның тулы исеме түгелдер, мөгаен. Гөлҗиһанмы, Гөлзифа- ц. мы — шуның ишерәк исем булмагае? Шуны да исеңдә тот эзләгән- ® дә,— дип киңәш бирде. о. Шуннан Сәлимә Бишнаратта яшәүче барлык хатын-кызларның ® исемнәрен авыл Советындагы исемлек буенча карап чыкты. Авыл u шактый зур. Андагы Гөля;иһан, Гөлкамал, Гөлфагыйлә, Гөлниса кебек, исемнәре гөл белән башланган хатын-кызлар үзләре генә унҗиде булып чыкты. Гөлбакчасымыни! Кыз. иренмичә, аларның һәркайсының өйләренә барып сораштырды. Тик күбесе бик өлкән яшьтә булып чыктылар. Урта яшьләр- дәгеләре исә: «Сезнең Әсмабикә исемле апагыз юк идеме?» дигән сорауга күңел юатырлык җавап бирә алмадылар. Әгәр Сәлимәләр үзләре һаман шул авылда торган булсалар, эш башкачарак булыр иде. Саҗидә апа үзе дә белгән булыр иде, бәлки, ул Гөлкәйне. Ләкин Сәлимәнең әтисе тимер юлда эшләгән елларда алар разъездда яшәгәннәр, әтиләре үлгәннән соң Бишнаратка күчеп килеп тора башлауларына алты җиде ел гына иде әле. Ә Рәшитнең бу авылга кунакка килеп китүенә унөч-ундүрт еллар чамасы вакыт үткән булырга тиеш бит. Эзләнүләр Рәшитне юатырлык нәтиҗә бирмәсә дә, Сәлимә аның үтенечен игътибарсыз калдыруны яхшысынмады. Эш менә шулан- шулай дип аңлатып, хат язып җибәрде. Егет тә аңа тырышулары өчен рәхмәт укып язды. Шуннан соң алар сирәк-мирәк хат алыштылар. Саҗидә апаның киңәше буенча. Совет Армиясе көненә Рәшиткә кечкенә генә булса да посылка да әмәлләп җибәрде Сәлимә. Ләкин ул үзе егетнең апасын табуда ярдәм итә алмавына һаман борчылып йөри иде. һәм менә һич уйламаганда... Яз башында Күгәрченлеге, карт җиңгәсенең хәлен белергә баргач, бу вакыйганы ул җиңгәсе Фәхрия апага сөйләде. Тегесе бераз уйланып торганнан соң: — Гөлбикә булмагае ул Гөлкәй дигәнең, Сәлимә. Моннан унбер- унике еллар чамасында микән, безнең авылның Нигъмәт исемле егете Бишнараттан яшь кенә бер тол хатынны алып кайтып өйлән ген иде. Исеме Гөлбикә ие аның, хәтерем ялгышмаса...— диде. Сәлимә, күктән эзләгәнне җирдән тапкандай, куанып: — Анасы Әсмабикә булгач, аның сеңелесе Гөлбикә булуы бик мөмкин шул! Хәзер дә монда торалармы алар? — диде. — Юк. Безнең авылда озак тормадылар. Каядыр Урал ягына китеп, шунда урнашып калдылар бугай. Моны ишеткәч, Сәлимә тагын күңелсезләнде. — Бу җеп очы да өзелде, алай булгач. — Ник? Нигъмәтнең әти-әнисе Күгәрченледә калды бит. — Кайда? Биредәме? Ник башта ук әйтмәдең аны? Әйдә алып бар мине аларга! Кыз, табындагы чәйне рәтләп эчәргә дә ирек бирмичә, Фәхрия апасын җилтерәтеп алып чыгып китте. Һәм ул әйткән Нигъмәтнең әти-әнисен күреп сөйләшкәч, алар килене Гөлбикәнең чыннан да Рәшитнең туганы булып чыгуын аңлады. Гөлбикәгә анасының үлүен, Рәшитнең балалар йортына урнаштырылуын вакытында әйтүче булмаган (кеше кайгысы кешегә иртә керә, кич чыга дигән кебегрәк булган, күрәсең). Байтак вакыт үткәч, бу хәлне белгәннән соң, ул Рәшитне Үзбәкстандагы балалар йортларыннан эзләтеп караса да, таба алмаган булуын ничектер каенанасына йөрәге әрнеп сөйләгән икән. Шуларны белгәннән соң, Сәлимәнең инде бернинди дә шиге калмады, һәм ул Гөлбикәнең хәзерге фамилиясен, тулы адресын язып алып, куанычы култыгына сыймый кайтып китте. Бишнаратка кайту белән үк, Рәшитне генә түгел, аның апасын да тизрәк шатландырасы килеп, аларның икесенә дә хат язды, бер- берсенең адресларын җибәрергә ашыкты. Шуннан соң инде егет белән кызга язышыр тема да калмаган иде кебек, ләкин киресенчә булды. Ике арада хат алышу ешайды гына. Һәм Рәшит, хат белән бергә фоторәсемен дә җибәреп, кызның да рәсемен сорап язган иде. Сәлимә нәкъ менә шунда юләрлек эшләде. Төскә-биткә беренче күрүдә үк үзенә җәлеп итәрлек чибәрләрдән булмаганга, ул үзен ямьсез дип йөри, томыраеп торган зур кара күзләренең нинди сихерле көчкә ия булуын, һәрвакыт шат, ачык чыраеның сөйкемлелеген белми иде. Шуңа күрә, алдынартын уйламастан, тотты да егеткә авылдагы матурлардан берсе саналган сердәш кызы Җамалның рәсемен җибәрде. Яшьләрчә шаярту теләге дә булды бугай ул чакта Сәлимәдә. «Ул егет белән кайчан да булса очрашасыбыз юк. Хезмәтен тутыргач, туганы янына Уралга китәр»,— дип уйлады кыз. Рәшит соңгы хатларының берсендә Сәлимәне күңеле якын күрүен, хезмәт срогы тулгач, Бишнаратка килергә теләвен белдергән иде. Сәлимә, әгәр егет чыннан да алар авылына килеп төшсә, нинди җайсыз хәлдә калачагын күз алдына китереп, күңел тынычлыгын җуйды. Ничә әйтсәң дә, чибәрләргә төшә бит егетләрнең күзе! Рәшитнең дә аңа шул сылу Җамал рәсеменә карап күңел куйган булуы мөмкин түгелмени?.. Шул чакта берничә көн уйланып йөргәннән соң, Сәлимә фоторәсем белән булган вакыйганы Рәшиткә ачыктан-ачык әйтеп: «Мин синең алдыңда ни дәрәҗәдә гаепле булуымны яхшы аңлыйм, шуңа күрә үземнең сине шулай алдавым өчен гафу үтенергә дә кыймыйм». дип хат язып җибәрде, һәм аңа каршы җавап алмагач, инде егет белән иңе ара тәмам өзелгәнгә санап, шул ук вакытта күңеле нидер юксынып, ямансулап йөри иде. Менә көтмәгәндә бүген аңардан телеграмма килеп төште. Шатланыргамы моңа, көенергәме? Ул телеграмманы икенче тапкыр укыганда, Сәлимә андагы «барыбер» дигән сүзгә игътибар итте. Моны ничек аңларга? «Минем сиңа булган карашым үзгәрмәде, синнән күңелем сүрелмәде», дип аңларгамы? Ул серле «барыбер» сүзен әнә шулай аңлыйсы килде кызның. Һәм ул Рәшитне каршы алырга төшәргә булды. Телеграмма кичә Мәскәүдән җибәрелгән, димәк, Рәшит хәзер Казанда. Аннан төнлә Уфа поездына утырырга тиеш. Ул поезд иртәгә көндез Бишнараттан өч километрдагы стан- * ция аша үтәчәк. jj Шуны исәпләп чыгарганнан соң, иртәгесен Сәлимә станциягә < хатлар, посылкалар йөртүче Зиннур абзыйга: 3 — Минем анда үз йомышым да бар. Почтаны бүген мин генә э илтим, син ял ит,— дип, аның ат-арбасы белән китте. Ә инде китәр 5 алдыннан өйләренә кереп, әнисенә Рәшит киләсен әйтте. — Син тәмле генә итеп аш пешереп торсаң, әйбәт булыр иде, | әни,— диде. - Саҗидә апа: * — Тавык суярбыз, кызым. Шуннан да затлы аш булмас,— дип калды. Сәлимә станциягә барып җиткәндә, поезд килергә егерме минут ә чамасы калган иде әле. Ул үзе алып килгән посылка белән хатлар- г ны тапшырганнан соңгы вакытын перронда арлы-бирле йөреп уз- ’ дырды. Күңеле тыныч түгел, йөрәге ашкынып тибә иде. Ниһаять, ул коткән поезд килде. Төшүче куп булмады. Алар ’ шундук як-якка таралышып та беттеләр. Станциядәге азык-төлек х палаткасыннан тегене-моны алырга төшкән узгынчы пассажирлар 2 да яңадан үз вагоннарына кереп утырдылар. Бары тик гаскәри кием- - ле зифа буйлы бер егет кенә перронда торып калды. у — Бишнаратка килүче Рәшит түгелме сез? — диде Сәлимә, аның янына килеп. Егет талпынып куйды, сызып куйгандай кара кыйгач кашларын сикертеп, кызга текәлеп карады. — Әйе. Сез мине каян беләсез? Шунда Сәлимә, аның үткен коңгырт күзләренең гаҗәпләнү дә, кызыксыну да чагылдырган карашыннан югалып калгандай булып, үзенең кем икәнлеген турыдан-туры әйтергә кыюлыгы җитмичә: — Сәлимәнең дус кызы мин. Ул үзе килә алмады. Миңа сезне алып кайтырга кушты. Станция артында җигүле ат тора. Шунда таба бара торыгыз. Мин хәзер бүгенге почтаны гына алып чыгам,— дип, станция бинасына кереп китте һәм биш-ун минуттан, иңенә хатлар, газета-журналлар белән тулы почта букчасын элеп, килеп тә чыкты. Рәшит аны ат янында көтеп тора иде инде. — Әйдәгез, утырыгыз! — диде Сәлимә егеткә арбада урын күрсәтеп.— Чемоданыгызны менә бирегә куйыйк. Ат кузгалып киткәннән соң, Рәшит кыздан: — Сез үзегезне Сәлимәнең дусы дидегез. Мин белгән дусына охшамыйсыз. Хәер, яхшы күңелле кешенең дуслары да күп булырга тиеш анысы. Шулай да исемегез ничек сезнең? — дип сорады. Кызга хәзер чигенер урын калмаган иде. Беткән баш беткән, ни булса ул булыр дип, теленә килгән беренче исемне әйтте: — Гөлсем! Аннары егетнең юлда ничек килүен. Мәскәүдә һаваларның әйбәтме булуын сораштыра башлады. Үзе аз сөйләде, күбрәк егетне сөйләтергә тырышты. Үзен Рәшиткә вакытыннан алда белдермәс өчен, әйтер сүзен чамалап әйтте. Ләкин шулай да. авылга җитәрәк, башлары күккә тиярдәй биек карт нарат агачлары күренүгә: — Әнә шул инде кайчандыр сезнең хәтерегезгә сеңеп калган биш нарат! — дин әйтүен сизми калды. Рәшит: «Минем Сәлимәгә язган сүзләрне каян белә икән бу кыз?» — дин, әсәренеп Сәлимәгә борылып карады. Шул мәлне аның күңелендә ниндидер томанлы бер шик тә туган иде тууын. Ләкин бала чак истәлекләре белән дулкынлану аркасында шиген шундук онытты ул. Авыл уртасына җитәрәк, кыз: — Сәлимәләр әнә шул чаттагы өйдә торалар. Сез бер дә тартынмый аларга барыгыз. Сезнең киләсен Саҗидә апа белә. Сәлимә үзе дә озакламый кайтыр. Ярый, хәзергә хуш-сау булыгыз. Күрешербез әле. Мин киттем,— дип, Рәшитне төшереп калдырды да атын кире борды. Рәшит, ул күрсәткән өйгә үзе генә туп-туры барып керергә базмыйча, кулына чемоданын тоткан килеш, уңайсызланып торган арада, ян капкадан башына ак яулык бәйләгән Саҗидә апа килеп чыкты. Егетне күптәнге танышы кебек үз итеп, якты чырай белән: — Абау, ник болай капка төбендә генә торасың, улым? Исән- сау гына килеп җиттеңме? Әйдә, өйгә керәбез,— дип алып кереп китте. Аннан: — Бәй, Сәлимә үзе кайда соң? Сине каршы алырга бармакчы ие бит ул...— диде. — Белмим шул. Мине аның дусы Гөлсем алып кайтты станциядән. Саҗидә апа аптырый төште. — Гөлсем дисеңме? Нинди Гөлсем булыр икән соң ул? Ярый, кем булса да булсын. Исән-сау килеп җиткәнсең. Юлдан килген килеш юынасыңнитәсең булса, җылы су бар... Рәшит кече якта бит-кулын юганнан соң, Саҗидә апа аны пөхтә итеп җыештырылган җыйнак кына бүлмәгә алып керде дә: — Әйдә, түрдән уз. Укыйм дисәң, газета-журналлар бар әнә. Карточкалар альбомы да бар. Шуларга исе-акылы китә инде безнең Сәлимәнең. Шәһәргә барган саен бер кочак алып кайта шул карточкаларны. Син шунда утырып тор. Мин аш хәстәрлим,— дип чыгып китте. Егет, почмак тәрәзә турысындагы язу өстәле янына барып утырып, иң элек шунда өстәл өстендә яткан зәңгәр тышлы альбомны карарга тотынды. Кемнәр генә юк иде ул альбомда: атаклы кино артистларының рәсемнәре дисеңме, татар язучыларының рәсеме дисеңме! Шунда уртадагы бер биттә Рәшит үзенең армиядән Сәлимәгә җибәргән фотокарточкасын да күрде. Һәм шуның белән янәшә ике кызның рәсеме игътибарын җәлеп итте аның. Аларның берсе, һичшиксез, Җамал иде. Сәлимә рәсеме дип, ничә айлар куен кесәсендә кадерләп саклады бит Рәшит ул кызның фотосын!.. Ә икенчесе?.. Егетне станциядән алып кайткан Гөлсем ич!.. Рәшит шунда, кашык-тәлинкәләр күтәреп кергән Саҗидә апага борылып: — Гөлсемнең карточкасы да бар икән монда...— диде. Саҗидә апа кызыксынып: — Кая күрим әле...— дип, килеп рәсемне карагач, гаҗәпләнеп: — Бәй, ниткән Гөлсем булсын?.. Сәлимә ич бу!—диде. — Шулаймыни?.. Рәшит, көлемсерәп, альбомны урынына куюга, Сәлимә үзе дә кайтып керде һәм, ишек яңагына сөялеп, сүзсез туктап калды. Егет, аның каршысына килеп, ике кулын берьюлы сузып: — Я, таныш булыйк, Гөлсем-Сәлимә! — диде. Сәлимә аңа ни дип җавап бирергә белми каушап торганда, миски белән аш күтәреп кергән әнисе аны җайсыз хәлдән коткарды. — Әйдәгез, утырыгыз, ашны суытмыйк. Табын янына утыргач, Сәлимә бераз үз хәленә кайтты. Саҗидә апа Рәшитне кыстый-кыстый сыйлаган арада: — Гөлбикә апаңнан хат алып торасыңдыр инде? Исән-саулармы? Балачагасы бармы? — дип сораштыра башлады. — Исәннәр. Рәхмәт. Бер улы, бер кызы бар икән. Шулай сүзгә сүз ялганып китеп, аш янында алар күңелле генә сөйләшеп утырдылар. Аннан Сәлимә Рәшитне авыл күрсәтергә алып чыгып китте. Саҗидә апа аларга сокланып карап калды. Авылның югары очына клуб янына барып җиткәч: — Бүген кино бар, әллә керәбезме? — диде Сәлимә. — Кино һаман булыр ул...— дип, серле генә әйтеп куйды Рәшит. Алар клубка кереп тормадылар. Урамда йөреп кайткач, капка төбендәге эскәмиядә сөйләшеп утырдылар. Бала чакларын, яшүсмер чакларын, мәктәптә укыгандагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Бишнаратка килгәндә, Рәшит бер генә көн торырмын да китәрмен дип уйлаган иде. Ләкин Саҗидә апа: — Ул ниткән сүз? Шул чаклы җирдән кил дә... Булмаганны! — дип авыз ачарга да ирек бирмәде. Рәшитнең үзенең дә китәсе килми иде... Уралга сәфәр чыгасы көннең элекке көнендә Сәлимә белән алар икесе авыл читендәге биш нарат янына бардылар. Март аеның аяз көне. Һавада яз исе аңкый. Асфальтлы юлдагы кар эрегән булса да, әле кырлардагысы ап-ак булып, кояш нурында җем-җем итеп тора иде. Шул күренешкә һәм үзе өчен истәлекле мәһабәт наратларга сокланып, байтак вакыт дәшми карап торганнан соң, Рәшит: — Мине синең белән таныштырган наратлар бит болар, Сәлимә. Шулар хәтеремдә сакланмаган булса һәм син булмасаң, апамны да таба алмаган булыр идем,— диде.— Мин ел ярым буена синең йөрәк җылыңны тоеп яшәдем. Рәхмәт сиңа. Синнән дә якын кешем юк хәзер дөньяда. Син теләсәң, мин, Гөлбикә апамны барып күргәннән соң, бөтенләйгә Бишнаратка кайтыр идем,— диде. Сәлимә дулкынланып, оялып, башын түбән иде.