ҺӘРБЕР ТЕЛӘК— ЯКЫН КИЛӘЧӘК
КамАЗ КӨНДӘЛЕГЕ 1
Көмеш очкыч Казан өстеннән кыйгачлап бер әй—. А ләнде дә илебез башкаласына юл алды. Салонда гы пассажирлар таныша-сөйләшә башладылар, |= LflF I Ж Мәскәүдә күпмедән буласын сораштырып алу- 1= Д чылар да булды. Аннары һәркем үз шөгыленә | кереште. Кемнәрдер, юл кыскарак булыр дип, BFFIO У кып барырга аэропорттан алган газета-журнал битләренә текәлде> пассажирларның беришесе, дөнья хәлләрен уртага салып, әңгәмә куертты. КамАЗ төзелешендәге зур подразделениеләрнең берсендә — төзелешне механикалаштыруның икенче идарәсендә эшләүче Ольга Плотникова исә каерылып тәрәзәдән карап баруында булды. Самолетка беренче утыруы түгел аның, байтак очканы бар. Биеклек өркетми дә, гаҗәпләндерми дә. Хезмәте дә биектә бу кызның. Кранчы булып эшли: күтәрелеп килә торган автогигант корпусларын, Чаллы шәһәренең мәһабәт яңа торак массивларын җир- дәгеләргә караганда ачыграк та, якынрак та итеп күрергә күнеккән. Күк гөмбәзе дә якынрак төсле аңарга. Төнге сменада эшләгәндә егет-җилән халкы кайчак шаярта: — Оля, Олина, Олечка! Сүзебезгә колак салсана! Чаллының кайсы бәхет йолдызы астында корылганын тиз генә күрсәт әле. Син бит йолдызларга якынрак эшлисең... — Йолдызларны берәм-берәм чүпләп кесәгезгә салмыйммы тагын?! Чуалмагыз кран угы астында. Грамоталы кешеләр бит сез, укыр идегез. Нәрсә дип кисәтелгән? «Кран астында торма’» дигәнме?.. ОЧЕРКЛАР — Оля, Олечка! Минем бәхет йолдызымны төртеп күрсәт әле! Шәп җемелдиме икән? — Бәхет йолдызың тулай торактагы урынында татлы йокыга талган инде, изрәп йоклый. Әле син тел шомартып торгач та, аның иртүк сменага барасы бар ич. Бригада алдында күңел сандугачыңның адресын кабатлатасың килсә, шуны әйтүдән йөрәгеңә ял булса, әй- тим. Йорты алты да алты, квартирасы туксан бер, койкасы ишектән керүгә уң кулда беренче... Күңелең булдымы? Бүген исә Ольга йолдызларның бүтәне хакында уйлана. Хыялында Кремль йолдызларының, рубин йолдызларның балкышын күрә ул. Эченнән шуларга елмая, кул изәгәндәй, баш пеп сәламлә- А гәндәи була. Мәскәүгә Ольганың беренче баруы әле. Кызыл мәйдан ташларына басканы булмаса да, сабый чактан ук укыган китаптагы з рәсемнәрдән, күргән кинофильмнардан киртләч стеналы чал Кремль- 2 не, Спасе манарасындагы сәгатьне, җир йөзендәге изге теләкле һәм- = мә кешеләрнең күңел күзе төбәлгән мәрмәр Мавзолейны, каршысына “ басып карагандай, күзаллый ул. Курант чыңы колагыннан китеп = тормый. Ак болытлар аша, вак болытлар аша челтәрләнеп, шакмак- 5 ланып күренгән кырлар, көмеш тасмалардай боргаланган елгалар, Т күгелҗемләнеп утырган урманнар өстеннән очканда ук уйлары, а хыяллары белән Кызыл мәйданда иде инде ул. Ил йөрәге типкән 2 изге урыннан хыял канатлары аны комсомол Үзәк Комитеты бина- “ сы янына, Богдан Хмельницкий урамындагы зур йорт янына ките- реп куйды. Ватан яшьлегенең штабына да сокланып карады ул. g Кемнәр генә булмаган бу йортта! Революция һәм гражданнар g сугышы ветераннары, Бөек Ватан сугышының легендар геройлары, халык хуҗалыгын дәһшәтле сугыштан соң сафка бастырган фида- ♦ карьләр... Чирәм җирләрне үзләштерергә китүчеләр, Әсгать Җиһан- х шин җитәкчелегендә рәхимсез океанда кырык тугыз көн буена таби- = гать стихиясе белән көрәшкән экипаж, Гагарин һәм Титов, совет 4 космонавтларының плеядасы, Даманский каһарманнары, дөньяга даннары таралган спортчылар, фән-техника. әдәбият-сәнгать өлкәсен- •?. дә Ленин комсомолы лауреатлары... Менә бүген. Чаллыдан килүче = бер төркем иптәшләре белән, Ольга да ВЛКСМ Үзәк Комитетына £ керәчәк, комсомолга илебез биргән алты орден саклана торган залга х аяк басачак. Алар делегациясе составында да бу бинага еш кына н килгәләп торучы кеше бар. Ул — «Жилстрой-1» нең 51 нче төзү-™ монтаж идарәсенең ташчылар бригадасы җитәкчесе Вазих Мәүли- > хов. Вазих — ВЛКСМ Үзәк ревизия комиссиясе члены, комсомолның » XVI съезды делегаты. Аңардан тыш, Чаллы яшьләре делегациясен- “ дә «Жилстрой-2» нең 61 нче төзү-монтаж идарәсенең монтажчылар бригадасы башлыгы Рәис Сәлахов, шул ук идарәдән шундый ук коллектив җитәкчесе Рафис Сабирҗанов, «Промстрои»ның 15 нче төзү-монтаж идарәсенең штукатур-маляры Валентина Задаткова, «Мннмонтажспецстрой»ның электромонтажчысы Леонид Чесноков, ВЛКСМның Яр Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре Валерий Кузьминнар да бар. Безнең чорда Казан белән Мәскәү арасы чутмыни ул? Менә алар илебез башкаласында. Хыял-канатлар реаль канатларга әйләнде ләбаса! Әнә шанлы Кремль, Мавзолей... Әнә Космонавтлар аллеясы... Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе... Күз алдында ялт- йолт килеп балкып калган метро станцияләре... Ленин таулары, университет... 1972 ел. 1 март. КамАЗчылар ВЛКСМ Үзәк Комитетында Социалистик Хезмәт Герое Мария Ивановна Виноградова. Алексей Харитонович Бусыгин һәм Иван Иванович Гудов белән очраштылар. Бу исемнәр Ольгага да, аның хезмәттәшләренә дә тарих буенча билгеле, әти-әниләренең хәйран калып каткат сөйләүләре буенча да мәгълүм. Заманында хезмәтләре белән илне шаулаткан батырлар, стахановчылык хәрәкәтенең нигезен коешкан шөһрәтле каһарманнар. Алар, Алексей Стаханов һәм Петр Кривонос белән бергәләп. Кама автомобиль заводы төзелешендәге социалистик ярыш иницма- торларына, андагы барлык эшчеләргә хат язганнар иде. Ул хат бишьеллыкның иң зур төзелешендә социалистик ярышның яңа дәрт белән көчәеп китүенә сәбәп булды. Инде менә үзләре яшьләрнең янәшәсендә... Исемнәре Чкалов һәм Байдуков, Полина Осипенко һәм Мария Гризодубова, Гыйльфан Батыршин һәм Иван Чернопятко, челюскинчылар, Мөхәммәт Зиннуров һәм Хәбибулла Галиуллинның ил шаулаткан исемнәреннән аерылгысыз булган хезмәт батырлары, инде олы яшьтә булуларына карамастан, яшьлеккә хас җанлылыкны, терелекне җуймаганнар. Кулларны каты кысып күрешүләрендә үк беренче бишьеллыкларның кайнарлыгы, шул еллардагы комсомолның дәрте сизелеп тора сыман. Очрашу Ольга күңелендә әйтеп аңлаткысыз җылы тәэсир калдырды. Анда әйтелгәннәрнең барысын да истә калдырырга теләп тыңлады ул. Шушы күрешүне башлап җибәргәндә ВЛКСМ Үзәк Комитетының эшче яшьләр бүлеге мөдире Олег Иванович Высокое болай диде: — Кадерле дуслар! Безнең өчен бу — истәлекле очрашу. Безгә кунакка беренче бишьеллыклар геройлары килделәр. Алар бүген безнең алга партия куйган бурычларны хәл итүдә комсомолның барлык буыннары туплаган тәҗрибәне уртаклашачаклар. Комсомолның данлы тарихында удар төзелешләр сәхифәсе алтын хәрефләр белән язылган. Волхов ГЭСы, Магнитка, Турксиб, Амурдагы Комсомольск, Абакан-Тайшет тимер юлы, Братск, Красноярск ГЭСлары, Волжск автомобиль заводы һәм менә КамАЗ... КамАЗ тугызынчы бишьеллыкта иң зур төзелешләрнең берсе булып санала. Шушы заводлар комплексы төзелешенә билгеләнгән капиталь салымның, төзелешнең моңарчы күрелмәгән колачы һәм тизлеге хәтта белгечләрне дә хәйран калдыра. Бүген меңнәрчә егетләр һәм кызлар — илебезнең барлык союздаш республикалары, край, өлкәләр комсомол оешмаларының иң алдынгы вәкилләре — шушы удар төзелештә эшлиләр. КамАЗ төзелешендә илебезнең 70 милләт вәкиле катнаша. Шулай булгач, бу төзелешне ничек бөек дуслык төзелеше дип әйтмисең?! Чөнки КПСС Үзәк Комитетының «Совет Социалистик Республикалар Союзы төзелүнең 50 еллыгына хәзерләнү турында»гы карарында әйтелгәнчә, «Коммунизмның материаль-техник базасын, коммунистик җитештерүче көчләрне булдыру, иҗтимагый җитештерүне һәрьяклап интенсивлаштыру... яшь кеше формалашу кебек гаять зур проблемаларны хәл итү күп милләтле Совет державасының бөтен куәтен концентрацияләүне таләп итә». Социалистик ярыш ветераннары чыннан да эшлекле, чыннан да югары җитештерүчәнлеккә китерүче ярыш җәелдерүдә үзләренең уй- киңәшләрен әйтеп, КамАЗ һәм шәһәр төзүчеләргә махсус хат белән мөрәҗәгать иттеләр. Бүген менә, яшь дуслар, алар ВЛКСМ Үзәк Комитеты бинасында. Беренче булып сүзне Мария Ивановна Виноградова алды. Иң әүвәл аның биографиясеннән берничә деталь. Дуся, Маруся Вино- градовалар Иваново өлкәсенең Вичуга шәһәрендә Ногин исемендәге туку фабрикасында эшлиләр. Дуся белән Маруся бертуган сеңелләр түгел, фамилияләре генә адашлар. Ләкин хезмәтләре буенча Евдокия Викторовна һәм Мария Ивановна чыннан да бертуган. 1936 елда Дуся һәм Маруся Виноградовалар Мәскәүгә промышленность академиясенә укырга керәләр. Каникулларга кайткач, алар искиткеч рекордлар куялар. „ *К . УНЫ тэмамлагач - Мария Ивановна Маскаүда Фрунзе исемендәге фабриканың директор урынбасары итеп билгеләнә. Социалистик 120 Хезмәт Герое М. И. Виноградова - 1963 елдан бирле сүс-тукыма Үзәк фәннитикшеренү институтының директор урынбасары. Очрашу вакытында М. И. Виноградова болай диде: — ВЛКСМ Үзәк Комитетында яшь дусларым белән очрашуга мин бик шатмын. Бала чактан бирле без бу стеналарны изге, иң ка- ф дерле дип исәпләп киләбез. Бу — безнең туган йортыбыз. Биредә х гүзәл эшләрне хуплап каршылыйлар, авыр минутларда ярдәмгә 2 киләләр. Без дә сезнең кебек яшь идек. Совет власте әле аякка гына басып 5 килгән чак. Ашарга да җитми иде. Дуся белән без ул чагында ике- ~ шәр туку станогында эшләдек. Менә Англиядән туку станоклары ~ кайтарыла башлады. Без шул станокларда эшли башладык. Башта g безнең карамакта 12 станок булса, торабара ул 26 га җитте. Шулай да әле безнең шактый буш вакытыбыз кала иде. Шимбә көннәрендә a фабрика идәннәрен дә үзебез юа идек. Малайлар шау-гөр килеп су п ташыйлар, ә без җырлый-җырлый идән юабыз. Тора-бара безнең кул н астындагы станоклар саны да 40 ка җитте. Инглизләр фабрикага ь килделәр. Бу хәлне күреп шаккаттылар. Аларча, 26 станокта эшләү £ соңгы чик иде. Илебез аякка ныграк баса барды. Безгә Ленинград шәһәреннән ■“ менә дигән туку станоклары китерелде. Шуннан соң без 70 станок- > та эшли башладык. 1935 елның 21 августы. Бу көн минем һәм дусларымның хәте- Z рендә нык саклана. Шушы көнне без «Центральная Ирмино» шах- тасының күмер чабучысы Алексей Стахановның норма буенча 7 тонна урынына 102 тонна күмер чапканын белдек. Бу батырлык 2 безне искиткеч дулкынландырды. Без дә егетләрдән калмаска дип = сүз бирдек, һәм 1935 елның октябрь аенда 100 станок-автоматта ч эшли башладык. Моңа без хезмәтне нык уйлап оештыру хисабына 2 ирештек. Шуннан соң бөтен илдә социалистик ярыш хәрәкәте көчәй- де. Стаханов башлангычы бөтен илне дулкынландырды. Безнең ре- ® кордны уздырып җибәрәчәкләре дә көн кебек ачык иде. Чөнки Ива- ново кызларының да кул кушырып утырмаячакларын сизә идек. ® Аннан соң безне Кремльгә чакырдылар. Бу вакытта инде без £ хезмәт күрсәтә торган станокларның саны 140 ка җиткән иде. Серго Орджоникидзеның елмаеп әйткән җылы сүзләре һаман да истә. «Сезгә карыйм да күзләремә ышанмыйм. Япь-яшь малайлар, кызлар, ә шулай да нинди рекордлар куясыз!» Без белә идек — ирешелгәннәр чик түгел. Тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк. Шулай итеп, үзебезнең карамакка 180 станокны алдык. Ә Тася Одинцова исә 200 не! Без шуны да белә идек: мәсьәлә рекордларның югарылыгында гына түгел. Сүз хезмәтне югары җитештерүчән итү өчен көрәш турында бара. Мин КамАЗ һәм шәһәр төзүче меңнәрчә яшьләрдән. Рәис Сәлаховтан. аның чакыруына кушылучылардан, яхшы мәгънәсендә, көнләшәм. Зур, рухландыргыч эшкә алынгансыз. Сәлахов егетләре башлангычы эшне бөтен төзелеш масштабында уйлап планлаштыруны, төзү материаллары белән даими тәэмин ителешне, хезмәтне чын-чынлап фәнни оештыруны таләп итә. О. И. Высокое: — КамАЗ төзүчеләре, Мария Ивановна, сез куйган бурычларның катлаулылыгын яхшы аңлап эш итәләр. Озак бәхәсләшкәч, барысын да үлчәп карагач, Сәлахов бригадасы егетләре эаданиене көн саен, атна саен, ай саен һәр объектта арттырып үтәргә, һәр эшнең югары сыйфатлы булуын тәэмин итәргә сүз бирделәр. Мәгълүм булганча, җиңел бурыч түгел бу. Хәтта рекорд куюга караганда да катлаулырактыр. Син ничек уйлыйсың, Рәис? Рәис Салахов: — Без үзебезнең нинди җаваплы эшкә алынганлыгыбызны аңлыйбыз. Максат җитди. КамАЗ төзелеше срогының кыска булуы планнарга төзәтмә кертә. Эшне фәнни оештыру бурычын алга куя. Безнең бригада бишьеллыкка алган йөкләмәләрне яңадан карап чыкты һәм аны дүрт елда үтәп чыгарга сүз бирде. Көнлек норманы даими рәвештә 140 процентка үтәп барачакбыз. Хөрмәтле хезмәт ветераннары! Безнең коллектив сезнең хатны җентекләп тикшерде. Сез башлаган эстафетаны дәвам итәргә сүз бирәбез. Тагын да яхшырак эшләрбез. Безгә биргән наказыгызны үтәрбез! Яшь төзүчеләр белән әңгәмәгә Александр Харитонович Бусыгин кушылды. Менә аның биографиясеннән берничә белешмә. 1930 елның көзендә шаулап урман үскән Ветлуга якларыннан Нижний Новгородка Бусыгин исемле малай юл тота. Ул кемнәндер бу якларда автомобиль заводы төзелә башлавын ишеткән була. Фамилиясе урынына бары тик тамга гына куя белә торган егет башта балта остасы булып эшли, 1932 елда заводның тимерчелек цехына җибәрелә. 1935 елда ук инде Горький автомобиль заводы эшчеләре хезмәт җитештерүчәнлеге буенча Франциянең атаклы «Рено» фирмасының үкчәсенә басалар. Чиратта Америка белгечләре билгеләгән норма кала. 10—17 сентябрьдә тимерче Александр Бусыгин дөнья автомобиль промышленностенда моңарчы күрелмәгән рекордлар куя. А. X. Бусыгин: — Мин, иң элек, безнең чакыруны кабул итүегез өчен сезгә рәхмәтебезне белдерәм, дуслар! Без — төрдәш машина төзелеше кешеләре. Шулай булгач, бер-беребезне аңлау кыен булмас. Безнең завод төзелешендә авырлыклар күп булды. Палатка, бараклар... Ә сезнең кулда менә дигән төзү техникасы. Без заводны көрәк, тачка һәм «кәҗә» белән төзедек. «Кәҗә» озынлыгы бер метр булган эскәмияне хәтерләтә. Шуны аркага куеп кирпеч ташыйсың. Мин дүрт ай буена үз җилкәмдә шул «кәҗәне» йөрттем. Завод 18 ай эчендә төзелеп бетте. Төзелешкә Горький өлкә комсомол оешмасы, ВЛКСМ Үзәк Комитеты бик зур ярдәм иттеләр. Комсомол рухы төзелешнең һәр участогында сизелеп торды. Шундый вакыйгалар истә әле: син аяктан егылырлык булып арып-талып эштән кайтасың, ә төнге сәгать икеләрдә комсомол оешмасы секретаре килеп ишек кага. Кирпеч килгән, бушатырга кирәк, ди. Коеп яуган яңгыр астында таң атканчы кирпеч бушатабыз. Яңгырны да, аруны да сизмибез. Тимерчелек цехында эшли башлагач, беренче көнне үк мин норманы бер ярым тапкырга арттырып үтәдем. 625 урынына 800 терсәк валы эшләдем. — Хуп. Иртәгә ничегрәк булыр инде? — диделәр иптәшләрем, бу хәлгә ышанырга теләмичә. — Тагын да күбрәк ясыйбыз. Төн буе уйланып яттым. Һәм иртәгесен 901 вал чүкедем. Бу көннәрдә Стаханов турында газеталарда шаулатып язалар иде. Бездә дә аңа иярү теләге көчле иде. Тора-бара мин 1200 вал чүки башладым. Шуннан соң тукталыш булды. Чөнки мичнең мөмкинлекләре чамалы иде. Безне Мәскәүгә чакырдылар. Серго Орджоникидзе кабул итте. Миңа ул чакта 23 яшь булса да, ябык һәм кечкенә идем. ҮзеГетмаяК0НИКПАЗе: * Б ° Лар кешеләР түгел, автоматлардыр»,—ди. Америка эшчеләре бер терсәк валын чүкүгә 36 секунд сарыф итсәләр, безнең заводта бу норма 50 секунд тәшкил итә иде. Мин бу 122 операцияне 30,8 секундка калдырдым. Аннан сон бер сменада 1о70 терсәк валы җитештерә башладым. Бу — нормага әйләнде. Америка белгечләре моңа һич тә ышанырга теләмәделәр. Икенче сменадан кайтып йокыга гына киткән идем, бүлмәгә бер төркем кеше килеп керде. Мине чеметеп карыйлар. Күрәсең, болар да автомат * дип уйлаган булганнардыр. Юрган астыннан кеше килеп чыккач, S шаккаттылар. - Иван Иванович Гудов Рәис Сәлаховка сорау бирде: Сезнең йөкләмәләрегез бик югары, аларны нәрсәләр хисабы- " на үтәргә уйлыйсыз? Рәис Сәлахов: — Техникадан нык файдалану, төзү материаллары беләп тәэмин I итешне вакытында булдыру исәбенә. О. И. Высокое: — Бүгенге төзелештә, әлбәттә, техника зур роль уйный. Ләкин х эзләнүләр һәрвакыт кирәк. Шулай бит, Вазих? Вазих Мәүлихов: — Дөрес әйтәсез, Олег Иванович. Менә мин Чаллыда өченче ел ~ эшлим инде. Безнең бригада беренчеләрдән буларак комсомол-яшь- ♦ ләр коллективы исемен алды. Ике дистәдән артык яңа объект төзе- _ де. Даими рәвештә призлы урыннарны алдык. Безнең девиз: 3 «Ике-өч кеше өчен эшләргә!» Яңалыкны эзләнү дигәннән, шуны ч әйтергә телим: бригадада хезмәттә катнашу коэффициенты уңышлы 2 файдаланыла. Әйтик, бер үк разрядка ия булган эшчеләрнең төрле- - се төрлечә эшләргә мөмкин. Хезмәт коэффициенты әнә шуны билге- = ли. Һәр эшчегә, хезмәт активлыгына карап, балл куела. Шушы £ баллар нәтиҗәсендә хезмәт хакында да аерма була. Бу адым хәзер - барлык бригадаларда да кулланыла. Балл чыгару нәтиҗәләре брига- н да советы утырышында раслана. Хуҗалык исәбе, нарядсыз эшләү » кебек алымнар да үзүзен аклыйлар. М. И. Виноградова: £ — Төзелешкә кайчан килдегез? Кайда яшисез? Палаткалар бармы? Вазих Мәүлихов: — Моңа кадәр Казанда органик синтез заводында аппаратчы булып эшләдем. Шәһәр комсомол оешмасы чакыруы буенча. КамАЗ төзелешенә килдем. Семьям белән квартирада яшим. Бездә палаткалар, гомумән, юк. Торак күп төзелә, мәктәпләр салына. А. X. Бу с ы г и н: — Төзүчеләр кайсы яклардан киләләр? Аларны нинди хыяллар тарта? Валя Задатков а: __ Урта мәктәптә укып чыкканнан соң КамАЗга килдем. Мин үзем Ярославль ягыннан. Бригадабыз бик тату. Шуннан соң хезмәт ветеранына җавапны Мәскәүнең яшь төзүче- ларе Галя. Зоя һәм Володя бирделәр. Алар өчесе да КамАЗ төзелешенә барырга җыеналар. Зоя инде зур төзелеш романтикасын бела. Тольяттида ешлап кайткан. Володя да Воскресенск шаһарендо химия заводы төзелешендә катнашкан. Ә мено Галяяың читкә беренче тан- кыр чыгуы. — Авырлыклардан курыкмыйсызмы? (Бу сорауны А. X. Бусыгин бирде.) — Ю-у-к... О. И. Высоко с: — Валерин, төзелешкә килгән комсомолларны сез ничек каршылыйсыз? Валерий Кузьмин: — Яшь иптәш үзен туган коллективта итеп сизсен өчен без барысын да эшләргә тырышабыз. Яшь эшче бер-ике көн эчендә коллективка урнаша. Ветераннар белән очрашулар, завод шәһәренең киләчәге турында сөйләү, яшь кеше алдындагы перспективаларны күрсәтү — болар барысы да үз рольләрен уйныйлар. Сүзгә Леонид Чесноков кушылды: — Комсомол-яшьләр коллективын бердәмлек, дуслык ныгыта, үзенә булган хөрмәтне һәр коллектив члены тырыш хезмәте белән яулап ала. Безнең бригадада 11 кеше эшли. Без барлык мәсьәләләрне дә киңәшеп хәл итәбез. Егетләрнең яртысы диярлек эшче яшьләр мәктәпләрендә укый. Укучылар белән дә дус яшибез. Шефка алынган мәктәптә балаларга профессиональ ориентация бирү буенча эшлибез. О. И. Высокое: — Леонид дөрес әйтә. Яшь кеше коллективта тәрбияләнә. Моңа мисалны без комсомолның барлык буыннарыннан да таба алабыз. Иван Иванович Гудов та аны үз тормышы мисалында аңлата алыр иде. И. И. Гудов сүзләрен тыңлар алдыннан аның биографиясенә күз салыйк. Ваня исемле егет 1934 елда Калуга өлкәсенең Дебри авылыннан Мәскәүгә килә. Бөтенләй укый-яза белмәгән егет авылда сабан сөрә, торф чыгаручы, көтүче, кочегар, каравылчы, хәтта тәрбияче булып та эшли. Мәскәүнең Орджоникидзе исемендәге станок төзү заводында ул кара эшче булып урнаша. Ә бер елдан соң менә дигән фрезерчы булып җитешә. Немецлар билгеләгән технологиягә каршы чыгып, И. И. Гудов кисү операциясенә киткән вакытны бермә-бер киметә. Бу «тәртипсезлеге» өчен аны заводтан чыгаралар. Ләкин стахановчыны яклаучылар да табыла һәм И. И. Гудов төнге сменаларның берсендә заданиене 410 процентка үти. Металл эшкәртүдә югары тизлеккә нигез әнә шулай салына. И. И. Гудов: — Мин беренче бишьеллыкларның биш герое арасында булуыма шатланам. Эшче намусы дигән төшенчә һәрвакыт югары бәяләнде. Минем яшь дусларым да аны шулай дип аңларлар. Уңышлар телим сезгә, дуслар. Валерий Кузьмин: — Сезнең мөрәҗәгатегез, хөрмәтле ветераннар, КамАЗ һәм шәһәр төзүчеләрдә искиткеч омтылыш һәм көч тудырды. Мин барлык яшь төзүчеләр исеменнән сезгә зур рәхмәт әйтәм, исән-саулык телим. М. И. Виноградова һәм башкалар: — Рәхмәт сезгә. О. И. Высокое: — Без ышанабыз, КамАЗ төзү турында партия һәм хөкүмәт карары уңышлы үтәлер. Сез, кадерле ветераннар, Кама елгасы буенда җәелгән зур төзелешне үзегез дә барып карагыз. Мин сүземне сезнең хатта әйтелгән сүзләр белән төгәлләргә телим: «Сезнең инициативагыз, кадерле дусларыбыз, үз үрнәгегезгә КамАЗ төзүчеләр- чәк!» РЫСЫЫ ДИ ИЯ₽ТӨ алган очРакта гына яхшы нәтиҗәләр бирә- ...Очрашудагы һәр сүз, һәр аваз, магнитофон тасмасына язылган сыман, Ольга Плотникованың күңеленә теркәлә барды. Бүтән иптәшләре дә аңардан ким дулкынланмый иделәр. Казанга очканда Ольга үзен кранында итеп күрде, бәхет йолдызларын төртеп күрсәтүне үтенеп сагызланган егетләрнең көр тавышларын ишеткән кебек булды. Татар халык шагыйре Һади Такташның «Киләчәккә хат»ларын русча укыганы бар аның. Андагы берничә юл хәтергә уелып калган: ...Хыял — безнең өчен чит бер нарсэ, һәрбер теләк — якын киләчәк! Шагыйрь, канатлы хыялны түгел, мәгънәсез, тузга язмаган буш хыялны кире кагып әйткән бу сүзләрне, тормыш чынбарлыгына нигезләнгән якты омтылышхыялны яклап әйткән. Бишьеллыкның бөек гигантлары Һаман үсә. Һаман күккә таба үрелә. Башларыннан инде сез яшәгән Коммунизм кыры күренә... Әйе, ул гүзәл кырны күңел күзе белән ачык күргәнгә күрә дә, Ольга һәм аның кебек меңнәр, миллионнар һәр көнне, һәр сменада кулларыннан килгәннең һәммәсен эшләргә ашкыналар. Беренче бишьеллык баһадирларының тәҗрибә уртаклашып, яңа казанышларга рухландырып әйткән сүзләре, биргән киңәшләр киеренке хезмәткә уңышлар яуларга биргән хәер-фатиха булып яңгырым.