Поэзия
Заһирә Гомерова
Яфрак-парашют Көз. Яфраклар коелалар Көнгә ялтырап, Талгын гына төшеп килә Әнә бер яфрак. Башкаларга бәрелми дә, Ялгыз — бер читтә: Үрмәкүч төшә тирбәлеп Яфрак бишектә. Барча яфраклар торалар Моңа карашып: Үрмәкүчне алып төшә Яфрак-парашют. Синнән дә матур итеп Әй оста соң бу Рәсим, Ясады ул бер рәсем Чын әтәч гөсле итеп, Белсә әтәч карар иде Үзе дә исе китеп. Тик югалды бу рәсем, Тәрөзне җил ачтымы? Әтәче чын әтәч булып Шуннан чыгып качтымы? Кунган да ул Тик Рәсим дә — Синнән дә Ясармын,— ди Чакырсыннар — Кикрикүк,— дип кычкыра, киртәгә. сер бирми: матур итеп иртәгә. Еракларда туңганнардыр, Кунганнардыр кыяларга... Кайтсыннар инде кошчыклар Без ясаган ояларга. Җылы, иркен өйләрендә Бик рәхәтләнеп торсыннар. Ләкин оя туйларына Башта безне чакырсыннар