Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Наҗар Нәҗми Мин озатам... Мин озатам сине.. Үзем инде Көтәм синең кайтыр көннәрне. Мин озатам .. Синең белән бергә Озатам мин көзге җилләрне. Җил туздыра агач яфракларын, Җир сап-сары, һава сап-сары. Мин озатам көзне... Үзөм инде Көтәм яфрак ярыр чакларны. Олпатлана төштем кебек үзем. Сабырсызлык инде ят кебек. Ә күңелем һаман тезгеннәрен Чәйнәп өзеп чапкан ат кебек. Шагыйрьләр һәм хатыннар ТАССРның халык артисткасы Рәшидә ханым Җиһаншинәга. Кышкы Казан иде. Урамда Декабрьның иде салкыны. Чәчкә сипте шагыйрь юлына Чәчкә кебек татар хатыны. Әй шагыйрьнең берчә чалт аяз, Берчә болыт баскан язмышы!.. Шул язмышның сезгә, хатыннар, Уртак икән кайсы яртысы? Ә шагыйрьләр сезнең юлларга Нинди чәчкә икән сиптеләр? Аларныңмы сезне сөюе Калды эзсез... Эзсез үттеләр? Алардан бит сезгә төште нур... Ә соңыннан инде гомергә Сүнмәс йолдыз булып үзегез Балкыдыгыз җирдә күңелдә. Берне һәм Джин, Пушкин һәм Натали, Матильдалар ’ яшәү яменә, Мәгърур җыры булып заманның Кушылдылар Җәлил-Әминә. Җырда мәңге калыр өченме, Анна Керн, башка-бүтәннәр, Даһилар бит сезне, сылулар, Безнең өчен дә бит сөйгәннәр. Тетрәп киттем... Шагыйрь юлына Чәчкә сипте татар хатыны. Кышкы Казан иде. Урамда Декабрьның иде салкыны. Өч тел Беренчесе — анам теле — Җирем, һавам, каным теле Гомер буе кешеләргә Мәхәббәтле итте мине. Икенчесе керде аз-маз Ерак корьән битләреннән. Салды курку, итте азат Фани дөнья чүпләреннән. Өченчесе фән, мәгърифәт Дөньясына ачты киң юл. Бернәрсәсен жәлләмәде, Барсына да өйрәтте ул. Г армун «Әл дә гармунчы түгелмен, Уйнар да елар идем». Мостай Кәрим. Кулларыма алсам сине — Билләрең бөгелмәле. Бер сыздыру белән моңың Күңелгә түгелмәле. Биш яшьлек чагымның бармак Эзләре телләреңдә. Тәү уйнаган көйләр чыңы һаман да йөрәгемдә. Моңыңда — туган җиремнең Кояшлы тарафлары. Абыйларымның яшьлеге, Әнкәем карашлары. ' Матильда — Генрих Гейне хатыны. Яшьлекләр дә, карашлар да Сүнделәр инде күптән. Ә синдә һаман шул ук моң, Тик уйнаучылар бүтән. Юк синдә һич ялган тавыш — Кушылып җырлыймын да. Ярый гармунчы булганмын, Елыймын, уйныймын да. Кәкүк тавышы' Габәши каберен эзләп, Тимер Арслан белән Икәү зиратта йөрибез... Тирә як япь-яшь үлән... Еллар, еллар... Без окоплар Казыдык җирдә ул чак Ә монда бер чит кешегә Кабер казыган Чалкак. һәр кабер — җирнең ярасы,— Төзәлми калмый яра. Кайда соң ул? Кешедән бит Кабер булса да кала?1 Йөрибез урап-урап, «Кайда?» дип сорап-сорап... Янәшә кәкүк кычкыра Елларны санап-санап Ул кычкырмый, ул моңлана Татарча, башкортчалап. Әй ул моң, җыр якын кебек. Тик безгә, безгә генә. Хуш, Чалкак!.. Кәкүк тавышы Үзәкне өзә генә. Таң алдыннан әйтелгән... Таң атарга калды өч сәгать, Өч сәгатьтән инде китәсең. Өч сәгать — ул миңа өч минуг, Өч минуттан ялгыз итәсең. Син китәсең... Кала якты кен. Якты көндә калам көн күреп, Кала кояш, ләкин китәсең Йолдызларның барын сүндереп; Кояш баер, янар йолдызлар, Кабатланыр таңнар яңадан; Кабатланыр көннәр, сәгатьләр, Булыр ай, ел шулар саныннан; Кабатлана барыр мизгелләр, Кабатланыр гореф-гадәтләр — Кабат килеп, кабат китәрсең, Ә тик Кабатланмас шушы сәгатьләр — Гомернең бер алтын кисәге, Иртәгә ул инде кичәге... Кичәге хәлдән соң дуска әйтелгән сүз Чәнчелеп китсен барсы да — Барсына төкер. Табигатьнең үз законы — Аллага шөкер. Сиңа бит күбрәк бирелгән — Шуны белсеннәр, Сиңа түгел, үзләренә Үпкәләсеннәр. Кешеләр әле һаман да Мәкерле, усал — Берсенә-берсе ачалар Рәхимсез кыйтал ’. Ә җирдә күпме яхшылык — Нинди саф һава! Бернинди мәкерсез-нисез Җилләп кар ява. Чәнчелеп китсен! Җирдә бит Кар бар, җилләр бар! Алда әле кар астыннан Чыгар гөлләр бар. Шул гөлләр өчен генә дә Яшәргә мөмкин. Киң булса әгәр күңелең, Дөньялар иркен. Булсын яшәү таянычы — Акыл һәм йөрәк. Явызларга яшәр өчен Мәкерлек кирәк. Чәнчелеп китсен! Булыйк без Табигать яклы! Гомер бакый булган адәм Эреле, ваклы... Гөлшат Зәйнашева оооаоаооопоаасоппоапооооооаопоаопааооиоаасааооо» Сөләйман абзый Күлбай-Mopaca авылында Гаҗәп бер абзый күрдем. Шүл абзыйның чиста, такыр Ишек алдына кердем. Кердем курчак өе кебек Жыйнак, матур өенә. Сәгать сәлам бирде миңа. Сайрап күке көенә. Күкеле сәгатен абзый Төзәтә икәк үзе. Кием шкафы ясаган, Шкаф ишеге — көзге! Мичләр дә үзе чыгарып Куя икән бу оста. Күпләрнең өе май кебек Җылы була ди кышта. Сез әйтерсез: «Нәрсәсе бар?! Була инде андыйлар! Балта, чалгы саплаучылар, Мич чыгарган абзыйлар! Ашыкмагыз, хикмәте бар: Килеп керсәң сарайга,— Дөм караңгы шул сарайда Эшләр абзый бер җайга. Дөм караңгы бу сарайның Хуҗасы икән күзсез. Бу күзсез остага карап Мин күзле калдым сүзсез!.. Түзмәдем, сорап куйдым мин: — Ничек эшлисең шулай? Бик авырдыр, бик кыендыр, Берни күрмисең бугай?!. — Янымда күзле кешеләр Яшәгәч, мин дә күзле!..—• Диде дә Сөләйман абзый, Елмаеп куйды үзе. Яңа елда яңа яуган карга басып, Кайтып киләм тыштан балкып, эчтән ярсып, Ватык гармун уйнагандай кар шыгырдый, Яңа елда иске көйгә җилләр җырлый. Җилләр алар һаман бер көй суза гына, Кеше гомере искән җилдәй уза гына..< Яңа елда яңа шатлык килер әле, Иске кайгым, бетмәсә дә, кимер әле. Юк-бар кайгы өчен башлар иелмәсен, Ил иңенә авыр кайгы өелмәсен!.. Шулай уйлап кайтып киләм бер ялгызым. Ялгызларга Яңа елның төне озын. Таңга кадәр тәрәзәмдә ай нурлары, Төн йокымны нуры белән ай урлады. Моңсу җилләр һаман бер көй суза гына, Кеша гомере искән җилдәй уза гына...