Логотип Казан Утлары
Мәзәк

Мәзәкләр

Беренче класста укучы бер бала мәктәптән өенә кайтып кергә дә бик ачуланып портфелен атып бәргән. Моны әнисе күреп: — Нигә болай борчылдың, нәрсә булды? — дип сораган. Бала: — Юк, әни, мин инженер да, артист та, художник та 6yj мыйм,— дигән. — Кем булырга телисең, кызым? — Укытучы. — Ник? — Укытучы үзе укымый, укыта гына. Берәү өченче тапкыр өйләнгәннән соң, дуслары: — Я, хатыныңнан уңдыңмы? — дип сораганнар. — Юк,— дигән теге кеше,— хатыным уңды. Чөнки мин аны дүртенче ире булып чыктым. Утыз яшьләреннән дә узып киткән бер егеттән күршесе очрага саен: — Кайчан өйләнәсең инде? — дип сорый икән. Егет бу бәйләнчектән котылыр өчен бер көнне: — Әллә синең кызыңа да утыз яшь тулдымы? — дигән.