Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җөмләләр

Берәүләр эшчәнлеккә күнегә, берәүләр эчкечелеккә... * » * Аз гына булса да ялгышмауның аз гына булса да кызыгы бар микән? * ' * Сумлап бурычка алганчы, тиенләп сакларга гадәтлән. Берәүләр «эшләргә ашык» дигән сүзләрне «тешләргә ашык» дип ишетәләр. һәркем үз бәхетенә лаек... әгәр дә булса аек. * * * Иярмә төлкегә, калырсың көлкегә. Кеше бакчасына карама, кеше акчасын санама. — Үзем бетсәм бетәрмен, сезне бетереп бетәрмен,— ди икән аракы. ■ Миниләнмә! (Хәзергечә «вакланма» дигән сүз.)